Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ХАННЫҢ ХАЛЫККА АНТЫ»


Ыругдаш төрки кавемнәр тормышы сурәтләнгән бу киндернең уртасында тантаналы гүзәл
ырым: бизәкле киез келәм өстендә акбүзат. анын өстендә чандыр гәүдәле, зариф сынлы, тәхеткә
утырасы яшь хан Ханнын муенына аркан сальшган, аның икс очын кабиләнең ышанычлы
вәкилләре готып тора Булачак хөкемдар бөтен халык алдында киләчәктә инсафлы илбашы
булырга, үз халкының мәнфәгатен кайгыртып яшәргә, ил белән акыллы вә гадел идарә итәргә,
миһербанлы-шәфкатьле булырга сүз биреп, шушы кайнап торган мәйдан уртасында аксакаллар,
гаскәриләр, ир. хатын-кыз. яшь җилкенчәк алдында ант эчәргә тиеш
Әгәр бу сүзләре хак булмаса. ул үзенең ил алдында биргән антын акламаса. начарлык-
залимлек кылса. —яшь ханны борын-борыннан килгән, халык үзе тудырган гадел йола көтә аны
бүген зурлаган һәм өстене җаваплы вазифа йөкләгән халык-ыруглашлары. шушы аркан белән
ат өстеннән өстерәп төшергән кебек, тәхеттән төшерәчәкләр
Бу кинаяле әсәрнең авторы рәссам Канәфи Нәфыйков гаҗәп тирән эчтәлекле. гыйбрәтле,
игәрекь сәнгате нигезләренә таянган, сынлы-рәсемлс гүзәл кыйсса- риваять тудырган Төрки-
күчмә тормыш җиһазларын — җемелдәп торган ефәк ак чатырларны, эре-алсу җимешле
алмагачларны, гөллс-чәчәкле тау-калкулыклар астындагы кеше тулы якты үзәнне, күчмә
халыкларның кием-салымын биргәндә рәссам миниатюра сәнгатенә хас күптөслелекне һәм һәр
төенен символик эчтәлеген файдалануны алга сөрә Мона ышану өчен дәүләт бөеклеген,
халыкның мәдәни-сәнгать дәрәҗәсен, аның акыл-тәҗрибәсен. канун белән эш иткәнен аклау
өчен үзәктәге манзара, кызыл-сары, алтын төсендәге киемнәр кигән яшь хан сурәте вә ана зур
өметләр баглаган һәм аны бу югарылыкка күтәргән «якты образлар» системасын барлау һәм.
моңа капма-каршы буларак, кара киемнәр кигән, композиция эченә берән-сәрән сибелгән
«скептикларның» шөбһәле йөзенә игътибар бирү дә җитә
Бу әсәрнең остасы — нәкышьче. театр рәссамы Канәфи Афзалетдин улы Нәфыйков безнең
сәнгатебездә тарихчы сәнгатькяр буларак аерым урын алып тора Әле 1970 елларда,
рәссамнәребез тукымаларында тарихи тема бик зәгыйфь хәлдә, бары тик совет чоры
сәхифәләре формасында сурәтләнеп килгән чорда. Канәфи Болгар. Казан тарихы төпләренә
төшеп, безгә кыйммәтле сәнгать хикмәтләрен алып чыкты; безнең тарихыбызны да зур вә
эшлекле, мәдәни, каршылыклы һәм мәгънәле бер тәрәккыять мәрҗәне цивилизация үзәге итеп
сурәтләде
Очсызлы сәясәткә сатылмыйча, дөресрәге, сәяси уеннан качып, тарих фәне һәм
археология казанышларына нигезләнгән сәнгати эзләнүләре, ниһаять. Канәфи Нә- фыйковны
олы юлга алып чыкты. Йөздән артык әсәрне берләштергән - Канәфи Нәфыйковнын тарихи
әсәрләре» дигән мөстәкыйль-тсматик күргәзмә моның ачык мисалы «Ханнын халыкка анты». «А
Нсвскнйнын Батый төрбәсенә килүе». «Болгар мунчасы». «Чуен кою».^«Бачман». «Борынгы
Казанда сабантуй». - Чичәннәр ярышы». «Сөембикәнең саубуллашуы». «Батырша» кебек күп
фигуралы полотналары. «Алтынчәч» операсына. «Шүрәле» балетына ясаган эскизлары аша ул
татар халкының тарихи һәм ру хи үсешенең өзлексез һәм туктатып булмаслык күренеш идеясен
чагылдырды Ә композицион яктан камил, нечкә зәвыклы «Йосыф китабын уку». «Казан Мәчет»
«Триптих Китап». «Мөхәммәдьяр» кебек әсәрләрендә. Акмулла. Утыз Имәни. Мәрҗани Һ б
мәгърифәтче язучыларның портретларында рәссам халыкның әхлакый сафлыгын һәм аның
китапка булган чиксез мәхәббәтен гәүдәләндерде.