Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


1 А IАРС I ЛИ РЕСПҮ БЛИКАСЫНЫҢ
ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ СЕССИЯСЕ
26—27 апрель көннәрендә Казанда ТР Дәүләт
Советының икенче пленар сессиясе булды.
Анда Дәүләт Советындагы 7 даими ко-
миссиясенең персональ составы каралды,
рәисләре сайланды. Шулай ук республика
парламентында даими эшләүче халык де-
путатларының 37 кешелек составы да сайланды
Сессиядә 1995 елга Татарстан Республи-
касының бюджет системасы, Дәүләт Советы
регламенты проекты. Чечен Республикасындагы
хәлләр турындагы һәм республикабыз
тормышына кагылышлы тагын бик күп мәсьәләләр
каралды
Утырышларны ТР Дәүләт Советы Рәисе В.
Лихачев алып барды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы
Президенты М Шаймиев катнашты.
ТАТАРСТАН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ —
ГЕРМАНИЯДӘ ҺӘМ ДАНИЯДӘ
Татарстан Президенты М Шаймиев җи-
тәкчелегендәге делегация апрель башында
Германиядә булды Казан белән тугандашлык
урнаштырган Брауншвейг шәһәрендә узган
тантанада ике тугандаш шәһәрнең мэрлары А
Ленц әфәнде һәм К Исхаков тәбрик сүзе әйттеләр,
алты ел буе дәвам иткән дуслык элемтәләренең
үзара хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итүен
билгеләп үттеләр.
2 апрельдә делегация Ганновер шәһәр
ярминкәсен рәсми ачып җибәрүдә катнашты
Биредә дөньяның 71 иленнән 700 дән артык
экспонат куелган иде. Ярминкәне ачу
тантанасында Индонезия президенты Сухарто
һәм Германиянең федераль канцлеры Г. Коль
катнашты. Соңыннан М Шаймиев Г Коль әфәнде
һәм ярминкә җитәкчелеге белән очрашты
Татарстан делегациясе шулай ук Ганновер
шәһәре ратушасында булды.
Германиянең гомуммәгълүмат чаралары
Татарстан Республикасының бу визитына зур
кызыксыну белдерделәр. М Шаймиев
Германиянең төп информация чараларына
берничә интервью бирде
Татарстан делегациясенең Европага визиты
Даниядә дәвам итте. Шул көннәрдә Президент
Шаймиев корольлекнең тышкы эшләр министры Н.
Петерсен әфәнде белән очрашты
М Шаймиев Татарстан дәүләтчелегенең
тергезелүе аның мөстәкыйльлеккә катлаулы юлы.
Россия Федерациясе белән үзара мөнәсәбәтләре,
республикабызның дөньядагы бик күп илләр белән
үзара файдалы сәүдә-иктисади элемтәләр
урнаштырырга мөмкинлекләре хакында әйтте Н
Петерсен әфәнде белдергәнчә. Россия һәм
Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе
башка илләрдә дә кулланыла ала
Очрашулар вакытында агропромышленность.
уртак предприятиеләр булдыру, ала- рга
инвестиция мәсьәләләре дә тикшерелде.
Татарстан делегациясе шулай ук «Ниро»
фирмасында булды Анда республикабыздагы
кайбер сөт һәм шикәр заводларына реконструкция
ясау проектлары тикшерелде.
МӘСКӘҮ ТАТАРСТАН КӨННӘРЕНӘ
ӘЗЕРЛӘНӘ
Русия башкаласында 30 майдан 4 июньгә
кадәр үтәчәк ТР Мәләнияты көннәренә әзерлек
мәсьәләсен бу юлы Мәскәү дә РФның беренче
вице-премьеры Ю Яров рәислегендәге оештыру
комитеты тикшерде. Аннан аңлашылганча.
Татарстан көннәренә бик ныклап әзерләнәләр.
Кунакларны кабул итү (аларның саны 800 гә якын
булыр дип көтелә), урнаштыру, аларга хезмәт
күрсәтү, сәнгать коллективларының кайларда чы-
гыш ясаячаклыгы һәм башка күп кенә мәсьәләләр
инде, нигездә, хәл ителгән.
ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ
25 апрельдә Татарстан Язучылар берлеге
рәисе Р Мөхәммәдиев җитәкчелегендәге бер
төркем әдипләр Арчада. Тукай-Кырлай авылында
булып, чыгышлар ясап, әдәбият сөючеләр белән
очраштылар
26 апрельдә иртән Тукайның татар зира-
тындагы каберенә чәчәкләр салынды Ә көндезен
М Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм
балет академия театры янындагы шагыйрь
һәйкәле алдында шигъри бәйге башланып китте
Бәйгене алып баручы шагыйрь 3 Мансуров
Президент М Шаймиевнең 1995 ел өчен
Татарстанның Г Тукай исемендәге премиясен
язучы Фәнис Ярул- линга бирелүе хакындагы Указ
белән таныштырды, яңа лауреатка сүз бирде.
Тантанага җыелган халык алдында ша-
гыйрьләребездән Р Фәйзуллин. Р Вәлиев. Ш.
Галиев. Л Шашйрьҗан. Р Гаташ, Ш Маннап,
Зөлфәт. М Әгьләмов һ. б. чыгыш ясады.
Тукай көненә багышланган шигырь бәй-
рәмнәре Әлмәт. Чаллы Балтач һәм гагын күп кенә
төбәкләрдә дә үткәрелде.
ОКОП ЕЛЪЯЗМАСЫ
Татар әдипләре Боек Ватан сугышы ел-
ларында каләм белән дә. штык белән дә
фашизмга каршы көрәштә актив катнаштылар 17
апрельдә Казанның Г Тукай музеенда Җинүнсн 50
еллыгына багышлап ачылган күргәзмә дә әнә шул
хакта бик ачык сөйли
Бу күргәзмә фронтовик әдипләребез- нең
дәһшәтле сугыш кырларында, окопларда язылган
китаплары һәм шулай ук сугыш чоры плакатлары
хакында М Җәлил. А Алиш. Ill Мөдәррис. Ф Кәрим.
Г Ку- туй, С. Хәким. X. Мөжәй һәм башка күп кенә
татар азучыларының китаплары, хат лары инде
күптән фронт әләбиятынын алтын фондын тәшкил
итә. Әле тагын сугыш елларында күпме
әдипләрнең төрле фронт ларда чыгып килгән 16
татар газетасында ипләүләрен дә искә алсак, окоп
ельязмасы- нын колачы тагын да киңәя төшәчәк.
ҖӘЛИЛГӘ ҺӘЙКӘЛ ОЧЕН
1996 елның 15 февралендә Муса Җәлилнең
тууына 90 ел тула. Шагыйрь буларак, аның Наганга
бирелгәнлек ру хы һәм батырлыгы Оренбург
җирендә формалашкан Шуңа да Оренбург шәһәре
хакимияте. «Туган тел» татар мәдәниятен яңарту
өлкә иҗтимагый үзәге, сәнгать әһелләре һәм
иҗади интеллигенция, шәһәр җәмәгатьчелеге
Җәлил истәлеген мәңгеләштерү һәм аның юбилей
көненә кадәр Оренбург шәһәрендә һәйкәл кору
турында карар кабул иттеләр Каһарман шагыйрьгә
һәйкәл салу тагар халкыннан лаеклы өлеш һәм
ядкарь булыр иде
Бу зштә чыгымнарның күп өлешен ша
гыйрьнси якташлары үз өсләренә ала
һәйкәл коруга маг ди ярдәм итәргә теләгән
ватандашлар һәм оешмалар акчаны «Туган тел»
тагар мәдәниятен яңарту Оренбург өлкә үзәгенә
җибәрә алалар
Адресы түбәндәгечә р е 000700304 МФО
284019 в Ленинском филиале ОрИндБанка г
Оренбурга, к,с № 800161113 с пометкой
«ПАМЯТНИК ДЖАЛИЛЮ- Валки ный счет
020070001 МФО 284019 К с 800161113 в
Ленинском филиале ОрИндБанка
ПЕН-ҮЗӘК ОНП IЫ
19 апрельдә Татарстан Республикасы ның
милли китапханәсендә Тагар ПЕН-үзә- ген
оештыру җыелышы булды
1921 елда язучы Голсуорси оештырган
халыкара язучылар оешмасының төп үзәге ПЕН-
клубы Лондонда урнашкан Төр ле илләрдәге
язучыларны сәяси һәм маг ти яктан яклауны
максат итеп куйган бу клуб ЮНЕСКО канаты
астында ипләп килә Ут ган ел бу клубка Расой
ягучылары әгъы булып кергән иде Быелның
апрелендә ис ■ • Кыргызстан һәм Казахстан
язучылары әгъза булып керде Гатар ПЕН-үзәгс
ггрегн деггты итеп ягучы һәм драматург Тхфан
Мнңнуллнн сайланды Могтәбәр рәис иген
Миргазиян Юныс ниңе-презклентлар игеп Рашт
Велиев. Рафаэль Хокимов. җаваплы сәркатип
итеп Әхәт Мушинскнй сайланды- rwu Осш,ыР>
Җыелышында шулай ук ИЕН-үзәкнен башкарма
комитеты да сайлап куелды.
Җыелышта Татарстан Республикасы
президенты М. Шәймисвнен яна оешкан Татарстан
әдипләрснен ПЕН-үзәгсиә ю.глан- ган
телеграммасы укылды Анда бодай ди елгән
«Республикабызда ЮНЕСКО канаты астындагы
Бөтендөнья язучылар оешмасының состав өлеше
сыйфатында ПЕН-үзәк оешу белән тәбриклим
Үзәк Татарстанда иҗади процессны ак-
тивлаштырыр һәм татар халкының мең еллык
мәдәниятен дөньяга чыгаруда мөмкинлек
тудырыр, дөнья халыкларынын ру хи хәзинәсен
тагын да баетуга хезмәт итәр, дип өметләнәм
Сезнең белән хезмәттәшлеккә әзер торам ■■
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ — ТӨРКИЯДӘ
Апрель аенда Төркиядә халыкара төрки
яшьләр берлеге киңәшмәсе булып узды Бу
абруйлы киңәшмәдә Татарстаннан «Азатлык»
яшьләр оешмасы җи ык че легендәге ж- легация
катнашты Аларны Торкия җөм һүриятс
парламенты рәисе Хисаметдин Җнндорур кабул
итте Республикабыз вәкилләре программада
булган чыгыш-кичә- ләрдә актив катнаштылар,
шулай ук. Й Акчура һәм Г Исхакый каберләрен дә
зыярәт кылдылар
ФОЛЬКЛОР ГАЛИМЕНӘ ХОРМӘТ
Апрель аенда күренекле галим Татарстан
Республикасының Г Тукай исемендәге дәүләт
бүләге лауреаты. Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре Илбарис На лнровка 70 яшь
тулды Шушы уңайдан 25 апрельдә Татарстан
фәннәр академиясе Г Ибраһимов исемендәге Тел.
әдәбият һәм тарих институтының киңәйтелгән
гыйльми советы ут ырышы бу лып утлы Юбилярны
фәнни оешма, иҗат берлекләре вәкилләре һәм
хезмәттәшләре котладылар, галимгә ижадн
укышлар теләделәр
ТАГАР ҖЫРЫ-95
Апрель аенда традицион «Татар җыры-
конкурсы тәмамланды Бер атнага якын дәвам
иткән әлеге бәйгедә 200 дан артык җырчы көч
сынашты Конкурс 22 апрельдә М Җәлил
исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм
балет театрында җиңүчелөр һәм үткән атлардагы
конкурсларның лауреатлары катнашында тала
концерт белән тәмамланды «Татар җыры '>5-
халыкара кон курсында җиңеп чыктылар I урынла
профессиональ башкаручы лар арасында Резила
Галимова (Түбән Кама). Җалн г Ә6- делманов
(Уфа), ү тешчән башкаручыларга н Хәйдәр I ый
тьфанов (Екатеринбург) бс гәп <о гфия Агимбәком
(Уфа) >• II һәм III премия лауреат тары арасында
җиңүче гәр булып Закир Шаһбанов (Казан). Фәния
Халикова (Ә.гмәт). Рети ь» Афзалова (Бөгелмә).
Зөһрә Смакова (Уфа). Фердинанд Фәгтрахминов
(Казан) һ б танылды