Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Нигез
Күмерләрнең чем-дөм каралары. Таралганнар нигез ташлары... Түзсә түзә бит ул ир йөрәге. Күрсә — күрә ир-ат башлары. Кош оясын тилгән туздырганмы? Давыл-афәт моннан узганмы? Еллар аша өелеп җыелган да. Хәтер бураннары тузганмы? Кемгә кирәк булган бу нигезнең Рухын сынау, җанын яралау? Кемнәр безне таралудан тыяр. Җан пакьлеген саклар, аралар? Кая кайтып баш иярбез хәзер Бик әрнегән чакта җаныбыз? Бу нигезгә тамган күз яшебез. Бу нигездә — кендек каныбыз. Өзелмәсен туган якка сукмак Таралмасын нигез ташлары! Чыдый алмас моңа ир йөрәге. Түзә алмас ир-ат башлары. Таралмасын нигез ташлары...
* * *
Маңгайларга куна тора сырлар. Җыерчыктан кала яңа эз.
Әле генә килгән идегез бит. Нигә китү якта күзегез0
Тормыш сынаулары шушыдыр ла. Җил-давылы, тайгак юллары. Үзгәртүе кыен икән, әгәр Кысып алса язмыш кулларны.
Гөрләвеккә кунган күбәләктәй. Бөтереп алгач язмыш, ни чара. Асыл түгел, мескен дөньясында Ни үзгәртә кеше, бичара?!
Көрәшләрдән мәгънә, максат алып. Яшәүләр шул сирәк эләгә Тотам диеп үрелгәндә генә һаман кача бәхет-күләг ә.
Күпме еллар үтте, нидер көтеп. Язмыш-агга чаптык җилдереп Ярты гомер узды нидер төзеп. Ә яртысы шуны җимереп
Маңгайларга куна тора сырлар.
Җыерчыклар эзли яна эз. Килгән генә идек түгелме сон? Китү якта инде күзебез
Йөрәгемнең юлда арып-талып. Егылуым болай беренче Син бит Кояш'
Болыт арасыннан
Тик бер генә кабат күренче Елмаюың мина сихәт бирер.
Елмаюың җанга сөенче
Туң күңелнең бозлы сөңгеләре
Бер эрерләр әле. эрерләр
Төн йокымны алган серле төш тәр Бер заманны сиңа керер тәр Төштә генә түгел, өнендә дә Күңелеңне назлап йөрер тәр
Горурлыкта шактый алдырсак га.
Алҗуларым болай беренче
Син бит Кояш'
Болыт арасыннан
Тик бер генә татын күренче Яратуда булмый жинслүче. Яратуда булмый җиңүче
Үкенәсеңме? Мин үкенмим. Йолдыздай атылганга. Буй җитмәс чәчәкләргә дә Ь1мсынып тартылганга Яратканыма үкенмим. Әрнимен бүтәненә Абындым., киләчәгеңә. Абындым... үткәнеңә. Үкенәмен хисләреңнең Кадерен белмәгәнгә. Сөю абынасы җиргә Юрганнар җәймәгәнгә. Яратканыма үкенмим. Әрнимен бүтәненә: Абындык бугай икәүләп Кемнеңдер киләчәгенә. Кемнеңдер үткәненә.
* * *
Атылды йолдыз. Күңелдә Эзе калды моң булып. «Соңардым», дип сулкылдады Йөрәгемнең бар кылы. Ни җитми соңгы сулышта Йолдыздай атылырга? Соңардым яшәп калырга. Соңардым яратырга Соңардым аһ, үкенечле. Күктән үрнәк алырга! Көч җитми эзсез калырга. Көч җитми югалырга... Атылды йолдыз. Күңелдә Эзе калды моң булып. «Соңардым».— дип сулкылдады Йөрәгемнең бар кылы.
Җәйге иртәдә
Иртәнге чык үләннәрнең Битләрен юа. Саф һавалан яшәү дәрте Саркылып тора.
Томан баскан яр өсләрен. Гүя ак җәймә.
Таңнары да тоташ хыял Кояшлы җәйдә.
Чык кырларга. Табигатьнең Гүзәл чоры бу Балачакның хыялларда Йөзәр чоры 6}.
Томан яткан болыннарда Чык суы коеп.
Йөрисе бар балачакның
Рәхәтен тоеп