Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Сандугачлар
Сандугачлар көзен җылы якка Китә микән башка кош кебек? Кышның челләсендә кирәк булды Былбыл эзлим дөнья 6eiepen.
Яшәп булмый икән сандугачсыз Көзләрен дә. карлы кышта да; Әллә йөрәгемне тапшырыйммы Көйләтергә берәр остага?
Сандугачлар көзен китә икән. Безне калдыралар кемнәргә? Сандугачсыз йөрәк охшагандыр Тышы салдырылган мендәргә.
Китә микәнни соң сандугачлар? Бәлки, йөрәкләргә күчәдер? Иә, тәрәзә төпләренә кунып. Тамчы гөлләр булып үсәдер.
Китә микәнни сон сандугачлар? Бишекләргә генә күчәдер. Гашыйкларның сусау күңеленә Күктән сөю булып гөшәдер.
Сандугачлар сайрый башлыйлардыр.
Кеше күңеленә моң гулгач.
Күңел бакчагызда адашкандыр.
Җылы якка китми сандугач
Шигырь укыйм
Рифкать Закировка шигырь укыйм. Папиросын элә авызына.
Аннан папиросын әллә шырпы. Әллә шигырь белән кабыза.
Минем ярсу төя стенаны. Дуамаллык бәрә түшәмгә. Кайчак сабырлыгым идәннәргә Затлы келәм булып түшәлә.
Тәрәзәне бәреп вата сүзләр. Саесканга барып кадала. Яраланып, шул саескан сыман. Иярә дә китә язларга.
Телем, син дә кунак чакыручы Саескандай туган илендә.
Баскак булып килгән килмешәк тел Гүрдә т үгел, түрдә бүген до.
Рифкать Закировка шигырь укыйм. Шук сакалы бетә агарып. Йодрыгымда тарих, җавап эзлим. Кемгә кирәмәйләп ямарлык
Бармак арасыннан кайнап чыга Кара каннар, ачы күз яше. Тари.хымнын хәгта зираты юк. Китапларда ялган чүпрәсе.
Бармак арасыннан үлек ага.
Тәреләре ага чиркәүнең Эчүчелек, фәхишәлек. коллык «Изге» мираслары үткәннең
Мәчетләрен җуйган туган җирем Корымлы мич урыс мунчасы. Күнме татар безгә кафтан теккән Тегү машинасы сосасы
Ләббәйкә, дип юра күпме куштан Халкыбызның тамырын кискәндә. Сатлык җанга сынык-санык кала. Акмаса да гама кесәгә
Рифкать Закировка шигырь укыйм. Шигырь микән, кара кан микән Тарих кыйбласыннан умырылган. Телен өзеп алган чан микән?
Дөньяны кочам
Мин дөньяны кочам, һималае Кулларыма коя ак карын, һималайның чыңлы кыясына Бәйләп куйдым шигырь тулпарын. Мариан иңкүлеге төпләреннән Алып менеп энҗе бөртеген, Зөһрә кызның калфагына тездем, Әйтте: «Төсең итеп йөртермен». Сөйләп гормыйм сезгә Зөһрә белән Булган гыйшык-гыйшрәт турында. Тиешсезне сөйләп йөргәннәрне Җир күп йотты тигез урында. Мин дөньяны кочам, урманнары Әти яңагыдай тырныйдыр. Мин бит әтиемне хәтерләмим. Миңа болай әйтеп булмыйдыр. Мин дөньяны кочам. Океаннары Кысылып-кысылып куя йөрәк күк. Җир шары да сулый, яралана — Кеше кебек икән, кирәк бит. Мин дөньяны алам кочагыма. Кемнәр белер аның кадерен. Иркәләүгә беркем чыдый алмый. Сулык-сулык елый, бәгырем.
Белә торып
Кулга каләм алдым Белә торып Ул-бу булса башның очканын. Тарихыбыз буе халык өчен Шагыйрьләрнең каннар косканын. Төрмәләрнең мәрхәмәтле бозын Ялап, йөрәкләрне дәвалап. Күпме хаклык, ак маңгаен ярган Төрмә стенасын яралап. Кулга каләм алдым. Белә торып Кыска гомер сайлыйм үземә. Сизәм урмандагы һәрбер төпнең Килеп бәреләсен теземә. Терсәгемне тетеп ташлаячак һәлакәтнең тимер өеме. Тарих хәрабәсе арасыннан. (Исән пыяланы эзләгәндә) Мин эзләрмен Болгар-өемнс. Кулга каләм алдым. Тамак ягы Такыр басу булыр элгәре. Нихәл итим: бу фаҗигам минем һәм бәхетнең ходай биргәне. Кулга каләм алдым. Белә торып һәр адымда хәвеф көткәнен. Белеп шагыйрьләрнең бакыйлыгын. Шагыйрьләрсез дөнья беткәнен
Булмады
Яшьлеге сугыш чорына туры килгән ала һәм абыйларга
Янып көл булырлык сөя алмадык
Иә кием, йә ашау җитмәде.
Көл буласы килде, чалбарымның
Ямаулыгы рөхсәт итмәде
Янып көл булырлык сөя алмадык. Кайчак учак булып янсак та.
Көл буласы килде, өзеләм дип Тешен шыгырдатты чабата
Сөя алмадык, табындагы ризык Гәүдә йөртерлек тә булмады Көл буласы килде, эчебездә Көтү-көтү бүре улады.
Янып көл булырлык сөя алмадык Бит йөрәктә теләк бар иде.
Йөрәкләргә сугыш камытының Корыч кочагында тар иде
Көл буласы килде, әтиләрнең Үлемнәре керде арага, Чирәм өзгәч мәтәлеиләр киткән Бәбкә сыман чыктык язларга
Янып көл булырлык сөя алмадык Кайчак көч булмады еларлык. Гомеребезне язмыш аягына Якты ыштыр итеп урадык
Ә үзебез чынлап соя алмалык. Сыйпамады баштан беркем дә Көл буласы килде, яшьлегебез Калды фаҗигаләр иркендә
Янып кол булырлык соя алмалык. Көчебез юк иде ул кадәр. Хыялда!ы ипи |елеменнән Кайтышрак иле җилкәләр
Мең ел
Сырхауларга сабыш нардын ипле.
Чамасы юк япу-көюемнен.
Кыйблалары бар ла i абынырга
Чикләре юк минем сөюемнең
Очрашканга мен ел вакыт үтте.
Оч I асыр бар әле жомг ага.
Уйнап әйтмим, чынлап шулай икән.
Сөю офыкларсыз булганга
Хат-хәбәр юк, телефон да «үлгән». Ныграк яратсын дип үртәвең. Юк, белмисең, ахры, минем сине Сөю офыкларсыз икәнен.
Җанның канатлары, каерылып. Сәгать телләренә бәйләнгән. Белдем инде: синең белән яшәү — Офыкларсыз гына бәйрәмнәр.
Озак карап торам бер ноктага, Тормыш нокталарга әйләнгән; Сөюләрем офыкларсыз калды Сиңа гашыйк булган җәйләрдән.