ШИГЪРИЯТ АША ТӘРБИЯ


Татар кебек үз-үзен сакламаган һәм ассимиляция!ә нык бирелә торган тагын нинди халык
бар икән бу дөньяда? Ә биг Урта Азиядә. Кавказда. Балтьгйк буе илләрендә, хәтта
Украинада да мондый хәл юк'
Фаҗигагә тиң бу бәла белән милләт үзе. иң беренче чиратта, аның зыялылары көрәшергә
тиеш! Әлбәттә, Татарстан һәм туган ил турында без соңгы елларда шактый яза башладык. Ә
бит моннан дистә еллар гына элек күренекле әдипләребез «Мәскәүдән нур алдылар», «Ленин
белән сөйләштеләр» «Нефтебез бөтен дөньяга ага».— дип (үзебезгә файдасы түгел, зыяны
гына тиде) күкрәк кактык, «боек рус халкына дан» җырлауны бисмилла дәрәҗәсенә җиткердек
Ә менә Хәсән Туфан исә, дөньяның ачысын-төчесен күп татыган шәхес буларак, болай дип
язган иде.
Алтын куллы халык булсаң да. син
Бәхет йөзе күрә алмадың Эткә
ыргытылган сөяк кебек. Аяк
асларында аунадың
Сан ягыннан байтак булсак та без.
Сансыз халык идек Рәсәйдә
Бу юллар 1937 елда язылган!
Нинди зур хаклык ята аларда! Ә күпләр моның урынына: «Без бәхет илендә яшибез»,— дип
җыр текстлары яздылар. Нишлисең, һәркем дә замана баласы шул' Ләкин Хәсән Туфан шул
заманныкы булмаганмыни” Әйе. озак еллар буена әдипләребез «Татарстан — туган илем, туган
җирем».— дип язарга батырчылык итмәделәр. Чөнки бу зур гөнаһ саналды. Украина шагыйре
В. Сосюра «Минем Украинам» дигән кечкенә күләмле бер шигыре өчен, тәмуг газаплары күрде.
Шуңадыр. Татарстанга кунакка яки эш белән килүчеләрне җитәкчеләребез «Приветствуем вас
на казанской земле» (бу Казан губернасына ишарә ясау иде). - дип сәламләделәр. Курыктык
шул, курыктык...
һәм моны кемгәдер сылтадык та әле. Андыйларга Равил Фәйзуллинның афоризмга тиң
түбәндәге дүртьюллыгы белән җавап бирергә кирәк:
Җаныңның ваклыгын
Сылтама заманга.Куркырга, өркергә Җай бар ул һаман да.
Шагыйрь Рәдиф Гатауллин исә болай дип яза
Тирә-якта тынлык. Ә куркаклар шаулый... Яу шау-шуы купса Куркак
якын бармый
Куркаклык дигәннән, бу сыйфат үзеннән-үзе генә тумый, тормыш шартлары аркасында,
катлаулы психологик компонент буларак формалаша ул Ин аянычы шул: бу стреотипны вату,
юкка чыгару бик тә кыен Шамил Маннапов бу турыда ачынып болай ди.
Тел яшергән яшь килендәй күпме еллар дәшмәдек Ил нужасын тарта-
тарта, сабыр гына эшләдек.
Дәшәлмәдск яман сөлек каныбыз суырганда, яла ягылган халыклар
җиреннән куылганда.
Әйе. тарихта «бөек» исеме белән хөрмәтләнгән татар халкы әнә шул хәлгә төшкән иде.
Бүген үз асылыбызга кайту юлында очраган күп кенә каршылыклар җиңелсә дә. тынычланырга
бик иртә әле Тырышсак, берләшсәк, бер халык икәнлегебезне аңласак, һәртөрле тарих
сынауларын уңышлы үтәчәкбез
Ләкин бүген Казан кебек күп шәһәрләрдә татар балаларының ин зур күпчелеге туган
телдән, мәдәнияттән аерылган Республикабызда татар теле дәүләт теле дип игълан ителсә дә,
әлегә бу кәгазьдә генә кала Моңа җәмәгатьчелек тә гаепле: бездә чын мәгънәсендә татар теле
өчен көрәш җәелгәне юк. Туган телне сәхнәдән пропагандалау урынына, кайберәүләр һаман да
әле катнаш никахка мәдхия җырлыйлар. Нию. мәсәлән. Гамил Афзалның түбәндәге юлларын
һәрбер сәхнәдән һәм радио-тслевиденис аша яңгыратмаска икән:
Ана телем, сине өзелеп яратканга.
Очам дисәк, безгә булдың канатлар да.
Дошман белән көрәшкәндә үткен кылыч. Балдай татлы дуслар белән
сайрашканда Җырларның ла ин татлысы синдә генә.
Уйларның да иң татлысы синдә генә. , Туган илнең, туган телнең
матурлыгы Як ты илһам бирми икән кемгә генә
Телләрне сортларга бүлү килешмәс иде, һәркемгә үзенеке кадерле Равил Файзуллин әнә
ничек яза
Гавами ул. бик гади тел.
Минем телдә иген үсә.
сөт парлана, җеп эрләнә.
нефть чыга, тире нләнә. .
Әйе. үз телендә беренче аваз салу. «әттә». «әннә» дип үрелеп кулларыңны сузу мәңге
онытылмаслык сәхифә Әмма, югарыда әйткәнчә, соңгы вакытларда ата-ана телен санга сукмау
ниндидер чиргә әйләнеп бара Кайберәүләр «кухня телен» (ата-ана телен) белмәү белән,
мактаныша ук башладылар. Янәсе, алар мәдәниятле, шуңа татар телен белмиләр.. Хәсән
Туфан шундыйларны истә тотып, гүбәндәгечә язды
Тукай абый туган телне «Әнкәм гсле» дисә да. Безнең өйдө шул ул телдә
Әби генә сөйләшә
Мин бу юлларга өстәп, бүгенге әбиләрнең дә шактые оныклары белән вата-кыра чит
телдә сөйләшүен әйтер идем. Телен югалтучыларны Зөлфәт «имансызлар» дип атый һәм
халык өчен ачынып:
Бездән башка кем гаепле булсын Башка
төшкән мондый гарьлеккә?! — Без су
сибеп үстергәнгә күрә Гөрләп үсте
рухи гарипләр,
— ди. Ә бит шагыйрь хаклы: ни чәчсәң, шуны урасың. Ә динен, телен, халкын югалткан
манкорттан да җирәнгеч, куркыныч тагын кем бар икән? «Татар барда —хәтәр бар» дигән
әйтемнең бер сәбәбе шул түгел микән? Инде тел тарихына килгәндә, ул үзенә күрә—ил тарихы.
Урысның иң беренче туздырган дәүләте — Казан ханлыгы. Бу бөтен дөньяга мәгълүм. Дөресен
генә әйткәндә, күп яктан, мәсәлән, мәдәният, әдәбият, экономика, мәгариф өлкәсендә, татар
дәүләте күпләргә үрнәк булып торган. Бүген дә татар теленең дөньяда иң мөһим 14 халыкара
телгә керүе дә һич очраклы түгел: ул җитлеккән, үскән, бай тел. Әнә шул хәл басып
алучыларның ачуын кабарткан. Алар үзләренең стратегик планы итеп татар халкын һәм аның
телен ассимиляция юлы белән — бетерергә омтылганнар 1870 елда Россия империясенең
мәгариф министры Д. А Толстой бу турыда ачыктан-ачык әйткән: «инородецларны укытуның
төп һәм хәлиткеч бурычы булып аларны урыслаштыру — урыс халкы белән кушу тора»,— дигән.
Әмма рус хөкүмәте бу юлда әллә ни зур уңышларга ирешә алмады. Ләкин, патшалар йөз еллар
буе хыялланганны, большевиклар хөкүмәте берничә дистә елда ныклап тормышка ашыра алды.
Мәсәлән, СССР дип аталган империядә 50 ел эчендә 194 милләтнең 93 е юкка чыкты. Шундый
ук язмыш башка халыкларга да киләчәк иде. Бу фараз итү түгел, ачы хакыйкать. Әнә Зөлфәт
бер дә юкка:
Сау була күр,
милли яшь-җилкенчәк,
Денең дә юк синең, көнең дә.
Туган телдән йөзен чөергәннең
Сукыр йолдыз янсын күгендә,—
дип каргамый Әмма, беренчедән, әлеге яшьләр татар телендәге каргышны аңламыйлар,
икенчедән, динсез, денсез, телсез булып алар күктән төшмәгәннәр. Моңа — без гаепле. Чөнки
бертуктаусыз бары тик «бөек рус халкы», «бөек рус теле» хакында гына яздык, сөйләдек. Шул
юлда профессорлар булып, халык җилкәсендә утырдык. «Милләтче» булып гаепләнүдән
куркып, ана теле турында җылы сүз әйтүдән тартындык. Бу хәл бүген дә дәвам итә Күптән түгел
бер шагыйрьнең шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Мин аңа бәя бирергә җыенмыйм. бәлки
анда әйбәт әсәрләр дә күптер. Әмма китапта татар теле һәм халкы турында сүз юк Әйтерсең
лә кайбер әдипләребез башка мөхиттә яшиләр инде Кемдер бәлки, «поэзия, лирика — хисләр
дөньясы ул, ә тәрбия белән педагогика шөгыльләнсен»,—дияр Ләкин моны надан гына әйтер
«Үз үземә» шигырендә Тукай:
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дө чын татармын, —ди.
Аның «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» шигыре болай тәмамлана:
Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар.
Бәйчә, бунда ямь дө бар. ләззәт тә бар, тәм дә бар
Мондый юлларны бөек әдибебезнең һәрбер шигыреннән табарга була. Аның балалар өчен
язган әсәрләре үзләре — бер олы белем һәм тәрбия мәктәбе
Такташны мин дуслар белән очрашканда, дошманнар «тешләгәндә», күңел күтәренке
чагында, кайгыга дучар булганда, буш вакытым булганда, болай гына да укыйм Чөнки Такташ
поэзиясе — үзенең теле, нечкәлекләре, аһәңе һ. б белән нәкъ татарныкы! Ул үз халкының
уйларын, теләкләрен бик тә яхшы белгән һәм шуларны поэзия теле белән әйтеп биргән. Дөрес,
шагыйрьдә идеологик ялгышлар бар. әмма ул яшәгән чорда алар кемдә юк иде соң? Такташ
әсәрләрендә гомуми сүзләр, битарафлык юк «Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне
яклап» шигырендә юмор белән:
Урыс теле инле урыс белән Сөйләшергә, әйтик, яраса. Татар теле ул бит
татар белән Аңлашырга ярый ләбаса.—
дип әйтә.
Әдипнең «Мәхәббәт тәүбәсе». «Җырым сиңа булсын», «Алсу». «Мокамай», «Таныш түгел
елмаючы», «Тун трагедиясе» кебек бик күп шигырьләре бүтен дә искермәгәннәр. Аңлашыла ки,
һәркем дә Тукай. Такташ була алмый, моны таләп итү урынсыз булыр иде. Ләкин инде шигырь
өчен генә шигырь язу — егетләр эше түгел... Туган халкына, аның теленә, туган як табигатенә
мәхәббәт тәрбияләү — ин изге таләпләрнең берсе. Рәдиф Гатауллин әйтмешли
Әткәй мине бик бай кеше иткән:
бар дөньяны миңа калдырган.
Якты булсын өчен юлларымда
баш очымда кояш яндырган
Әтиләр, әниләр, гомумән өлкәннәр, безгә олы өметләр багълап, һәммәбезне дә жиргә нык
басып йөрергә өйрәтеп киткәннәр. Әнә шундыйлардан шагыйрь ләр, язучылар, сәнгать
кешеләре, галимнәр үсеп чыккан Мин үзем, шәхсән, һәркем дөньяга шагыйрьлек галәмәте
белән туа дип уйлыйм Чөнки мәхәббәт белән поэзия бертуганнар. Сәбәбе—галәм үзе мәхәббәт
үрнәге. Кояш жирне иркәли Гүзәл табигать көчле хисләр уята. Ә без- табигать балалары. Рәдиф
Гатауллинга кушылып күпләр
Үләннәргә ятып иркәләнәм,
елгалардан уема жавап эзлим, көн агышын тойган күзем белән һаман
Җирне комсызланып иңлим,—
дисә, бик урынлы булыр. Хәер, шагыйрьләрнең мәхәббәт турында язмаганы бар микән?
Әлбәттә, юк Йөрәгебездә бөек табигатькә мәхәббәт уты мәңге дөрли Л. Н Толстой Кояшның
Җиргә, табигатькә булган мәхәббәтен балалар өчен язылган кечкенә хикәясендә болай
тасвирлый: «Кояш жиргә жылылык (мәхәббәтен) биреп, үләннәрне, агачларны үстерә.
Үләннәрне ашап, сыерлар безгә сөт бирә, кырда икмәк үсә, агачларны кисеп, утын итеп ягып,
жылы өйләрдә яшибез .» Кыскасы, мәхәббәтсез тормыш та, яшәү дә юк Мәхәббәтнең ин
көчлесе исә ата-ана) а, туган жиргә, халкына, яраткан кешегә багышлана Роберт Миңнуллин-
ның «Әнием догалары» үзе генә ни тора! Гамил Афзалнын «Дөнья матур, дөнья киң» шигырен
укыганда да, мөгаен, һәрбер адәм баласы үзен бәхетле сизәр һәм шагыйрь артыннан:
Күктә кояш, жирдә гөлләр.
Алда юллар, юлда — мин. Күктә йолдыз, жирдә ярым. Сөйгән ярым
гөлгә тиң.
Дөнья матур, дөнья киң,
- дигән юлларга ике куллап мөһер сугар. Шаг ыйрь өчен туган ана белән туган жир синонимнар
Туган жирем белән туган анам, Сезнең өчен көенеп, утта янам. Мирас
булып сезгә жырым калсын, Рәхмәт яусын.
ДИ ул.
Ана балага жан өрүче генә түгел, халык традицияләренә таянып, аны кеше итеп
тәрбияләүче дә Шуңа күр») аиаг а ихтирамсызларны елан балаларына ошату тәгъбире бар
Халык әйтсә, хак әйтә шул һәммәбез дә Анага ихтирамлы булыйк, ул исән чакта аның
фатихасын алып калыйк. Анага булган изге мәхәббәт уты бер вакыпа да сүнмәсен Әнә шагыйрь
Шамил Маннапов дөрес әйтә:
Вак ыт, ара. үлем аерса да.
Күңелемнән, әнкәй, китмәссең,
Син булганда чәчәк-гөлләрем сау. Имин тора күнелем чишмәсе, ди.
Гөлшат Зәйнашева ижат иткән шигырьләрне мин үзем хисләнеп, тәм табып укыйм Чөнки
аларда сәнгатьчә эшләнеш тә. менә дигән эчтәлек тә бар. Менә шуның бер үрнәге:
Кояш, кояш мәңге балкый.
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин Әнием сиңа!
Нәкый Исәнбәтнең туган илне ана образына бәйләве дә ышандырырлык:
Китми күңелемнән минем һич
Шул сөекле илкәем;
Анда сөйгән ярлы халкым. Анда сөйгән әнкәем.
Татар шагыйрьләре арасында Роберт Миңнуллин кадәр аналарга мәдхия җырлаучы, ал
арны олуглаучы башка берәү бар микән? Мин белгәннәр арасында— юк «Әнкәйнең ак чәчләре»
җыентыгында әнкәйләр турында ике дистәгә якын бик яхшы шигырьләр бар. Күбесенә бик матур
көйләр ижат ителгән. Алар эстрададан төшмиләр, һәммәбезнең дә әнкәбез булган яки хәзер дә
бар. Алар — олуг җаннар Анасын хөрмәт иткәнне ил дә, халык та үз итәчәк Әнә шуңа күрә
балалар да, өлкәннәр дә Роберт Миңнуллинның түбәндәге юлларын үзенеке итеп кабатлыйлар:
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан.
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җыры көйләп төннәр буе Без үскәнне көткән тилмереп
Әлбәттә, әниләр — мәңгелек тема. Чөнки алар үзләре дә җирдә тереклекне, мәңгелекне
дәвам иттерүчеләр. Сүз уңаенда, шуны гына әйтәсем килә: әтиләр турында шигырьләр
бөтенләй юк дәрәҗәсендә Моның сәбәпләрен өзеп кенә әйтүе дә кыен. Фән теле белән әйтсәк,
бу — дисбаланс һәм аңа иң беренче чиратта, ир-ат шагыйрьләр үзләре гаепле Ә менә Равил
Фәйзуллинның «Минем әти» дигән шигырь юлларын укыгач, күкрәгем киңәеп китә, газиз атамны
сагынып искә алам:
Син алла да түгел, әти.
фәрештә дә түгел, әти.
Син бары әти, әти!
Бу өч юллыкта тирән мәгънә ята: әти бер генә була, аны беркайчан да. беркем дә алыштыра
алмый!
Сүз уңаенда булса да. гаҗәпсенүемне әйтеп үтәсем килә: шагыйрьләрнең күпчелеге—ир
затыннан. Ә әтиләр турында — ә бит үзләре дә әтиләр әле — шигырьләр юк дәрәҗәсендә. Бу
бик зур хата. Онытмыйк: дөньяның тоткасы— ирләр кулында. Моны безнең өчен илаһи көчләр
хәл итеп куйган..
Җәмәгать, онытмыйк: әтиләрсез дөнья булмый. Әтиләрсез бала-чага дөрес тәрбия алмый!
Әти тәрбиясе алмаганнарга дөнья океаннарын хәвефсез үтүе, кыенлыклар белән көрәшүе авыр
Чөнки әтиләр авырлыкларга баш имәскә өйрәтәләр. Әйе. әтиләрен өзелеп яратучылар бар.
Андыйлар ерак җирләрдә, сугыш кырларында ягып калган аталарының каберен зыярат итәргә
Польша. Чехия. Словакия. Венгрия. Польша, Югославия, Германиягә барып җиттеләр. Бу
«күрешү» дистәләрчә еллар буена туганнар каберлегендә яткан шаһитлар өчен түгел, вөҗдан
кушуын үтәү, яшь буынга үрнәк бирү өчен кирәк иде Әтиләр, абыйлар, бабайлар безнең
бүгенгебез өчен башларын салганнар һәм аларга мәңгелек рәхмәтле булырга тиеш
түгелбезмени? Әти әти инде ул. Мин шагыйрь дә түгел, үзем хакында нәрсәдер сөйләргә дә
җыенмыйм Әмма әнкәй бик кадерле булган кебек, әткәй дә гомер буена йөрәгем түрендә утыра!
Ул булмаса. мин булмас, тиешле белем, тәрбия алмас идем Б ез үскәндә (ә ул сугыш елларына
туры килде) тормыш гаять авыр иде Тормыш булгач, һәммәсе дә булгандыр, әмма әткәйнең,
безгә — 5 баласына — кул күтәрү түгел, авыр сүз
әйткәне, кырын караганы да булмады Тыйнаксызлык булса да. әйтим инде мин дә. әткәй
үрнәгендә, балаларыма каты бәрелергә тырышмадым
Аңлашыла ки. поэзия гел тәрбия кодексы гына була алмый. Әмма кешенең дөньяга
карашларын формалаштыруга хезмәт итмәгән «кысыр чәчәк» әсәрләренең кемгә һәм нәрсәгә
кирәге бар икән9 Берәү мина «лириканы сиземли белергә кирәк, аның бурычы матурлыкка
мәдхия җырлау', дигән иде. Кем матурлыкка каршы сон’ Көнчыгышның классик үрнәкләре,
газәлләре беркемне дә тыныч калдырмый. Урысның Феты. Майковы. Тютчевлары ла әнә
шундыйлардан. Әмма алар заманны, гирә-юньне мактап җырлаганнар Ьез дә төшеп калганнар-
дан гүгел. та гарда да лириклар бар. Әмма бу хакта махсус сөйләшергә кирәк Шулай да
Зөлфәтнең «Димәк» дигән кечкенә шигыреннән түбәндәге юлларны китерү артык булмас кебек
тоела:
Шундый эре төннең йолдызлары!
Торып бассак,
башын бәрелер.
Ага күктә йолдыз ташкыннары — Шул ташкынга кушыл, и гомер!
Гамил Афзалның «Көзләр җитә» шигырендәге:
Сары төскә кергән як-якларым.
Җилгә сибелә алтын яфракларым
Пидер эзли күңел, нидер көтә...
Көзләр җитә. ахры, көзләр житә.
дигән, беренче карашка гади генә булып тоелган, шигъри сүз тезмәләре күңелгә моңсулык
өстиләр, дөньяның галилеге һә.м фанилыгы турында уйланырга, күңелне сафландырырга
мәҗбүр итәләр.
Туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләүдә поэзиянең мөмкинлекләре зур. хәтта
көндәшләре дә юк бугай. Әлбәттә, һәр шаг ыйрь туган илен, туган халкын, аның үзенчәлекләрен
үзенчә җырлый. Хәсән Туфан «И татар» әсәрендә болай ди:
Синен төп сыйфатын
Батырлык, кыюлык Синен бу гадәтен Байрагын булырлык
Әйе. татар халкы үзен сугыш га да. тыныч тормышта да ин уңай яктан күрсәтте һәм күрсәтә
Республикабызның бәйсезлеге өчен көрәш барганда, бик күп яшьләребез үзләрен кыю.
максатчан итеп тоттылар Хәсән Туфан бүген исән булса, алар алдында чал башын ияр иде
Халык тарихсыз булмый Әмма үз тарихын белмәгән халык үлемгә дучар ителә. Моңа юл
куярга ярамый. Шугга күрә тарихи үткәнебезгә багышланган шигырьләрнең әһәмияте гагын да
арта Бу бигрәк тә Гамил Афзалның «Идел башы». «Алгым бөртек». «Китаплар язмышы».
«Сарматлар». «Тарих мен дә. ». «Болгарлар». «Болгар бәете». «Сөембикә сылу», «Кол Гали».
«Салават батыр». «Шәехзадә Бабич» шигырьләрендә ачык чагыла.
Татарның бер төп фаҗигасе - туган илне ташлап, бәхет эзләп китүе Урыс ларда
андыйларны «перекати-поле» дип атыйлар Ә бу инде һич тә мактау билгесе түгел. Рәсәйдә
татар кебек сибелгән башка халык юк Кайда авыр, агу гы урыннар тик әйбәт акча г ыпа
түләсеннәр татар кешесе Алар күпләп Якутия Сахада. Красноярскида. Иркутскида, Омскида.
Хакассия. Бурятиядә. Көнбатыш Себер киңлекләрендә, Урта Азияда яшиләр. Сибелгәннәр генә
Тора-бара алар телләрен, мәдәниятләрен, кыска гына итеп әйткәндә, татарлыкларын
югалталар Башка милләтләр эченә кереп, эреп бетәләр, ассимиляцияләшәләр Гамил Афзал
аларга мөрәҗәгать итеп
Беркайда ди оҗмах түгел. Туган илеңнән китмә син, Изге җиреңнән
китмә.
Ярларыңны ятим итмә.
Талларыңны ятим итмә.
Туган җиреннән китмә,—
ди Ә кем-кем. әмма Афзал ага читкә китүнең, андагы тормыш итүләрнең ни икәнен яхшы белә..
Мәсьәлә әле башкада да: әгәр бүген Татарстанда татар халкының ике миллионы гына яшәсә
дә, Солженицын кебек үтә шовинистлар безне зт итеп мәсхәрәләмәсләр иде. Менә шулай,
Америкада яшәп, коммунистларны сүгеп, кайбер держимордалар «Татарстан суверенитетка
лаеклы түгел, чонки төп халкы күпчелекне тәшкил итми», дип кычкырмаслар иде... Шулай итеп
милли ан зәгыйфьлеге халыкның таркалуын көчәйтте. Таралу -таркалу. үз чиратында, милли
аңның тагын да түбәнәюенә китерә.
Туган якның чишмәләре, күлләре, елгалары, урман, кырлары, аларда яши, үсә торган ж ан
ияләре, жимеш-жиләк — болар һәммәсе безгә дә кадерле. Зөлфәтнең «Туган туфрак». «Ык
торналары». «Коры кул», Шамил Маннаповның«Урман шавы». «Чишмә», Роберт
Әхмәгжановның «Тургай жыры». «Иделдә жәй», «Кичке кошлар». «Көзге бакча». Гамил
Афзалның «Кышкы урман». «Кышкы иртә». «Идел ага». «Сабан тургае», «Көзләр житә»
шигырьләренең тәрбияви әһәмияте бик зур. Ул әсәрләрне укыган малайлар кош ояларын
туздырып, песиләрне утка ыргытып, агачларны сындырып йөрмәсләр дип ышанасы килә
Аңлатмалар бирми генә, туган якка багышланган тагын берничә шигырьдән өзекләр китерик
әле:
Туып-үскән шушы җирнең ямен
Алмаштырмый икән һич нәрсәң.
Башка берни дә кирәкми, Үзем чапкан печәннәрне Бер туйганчы иснәсәм.
(Сибгат Хәким. «Берни дә кирәкми» )
Әй. Туган җир! Туган җир! Барлыгыма сыйган кадәр Бар яхшылык
җыйган жир!
(Равил Фәйзу I.IUH. «Туган җир» )
Син бит әни безгә.
Син бит изге.
Кем кулында соң, син. и Ватан? Мин үземне, бәлки, килер буын Ятим
итмәс диеп юатам.
(Мөдәррис Әгьләмов. «И Ватан!»)
Нәрсә җитә үзең туып үскән
Чирәмнәрнең тәмле исенә!
Кыйгак-кыйгак диеп каңгылдашып Йорт казлары керә төшемә.
(Рәшит Гәрәй, «Мендәр» )
Бу шигырьләргә уртак нәрсә туган якны эчкерсез сөю. шул илдә тууың, яшәвең белән
горурлану, шул хакта поэтик образлар тудыру
Татарның атка гашыйклыгын бөтен дөнья беләдер кебек Зөлфәтнең «Ат йокысы». «Ике ат
турында баллада», «Атлар чаба», «Ат карагы». Салисә Гәрә- еваның атлар турындагы бик
матур шигырьләре — моның ачык мисалы Аларны тыныч кына укып та булмый. Бу -безнең
каныбызда Шулай шул: туган якның чыпчыгы, саесканы, ала каргасы да газиз. Чөнки без
аларнын мәңгелек күршеләре. юлдашлары. Аларсыз Ватан төшенчәсе дә тулы булмый.
Җырлагыз шагыйрьләр шул жан ияләренә мәдхия! Исегездәме. Кытайда бервакыт Мао- цзе-
дун кушуы буенча, илдәге бөтен чыпчыкларны юк иткәннәр иде. Янәсе, кырдагы икмәкне
ашыйлар. Әмма берничә ел үтмәде, күрше илләрдән күпләп чыпчык сатып алырга туры килде
кытайлыларга Чыпчык бер килограмм ашлык ашаса, ун-йөз килограммны (кортларны юк итеп)
саклый икәнен белделәр алар ахырда.
Татар милләтенең йөз елларга сузылган империя золымы астында да исән калуында
диннең роле зур Дин ул белем алуга чакыручы бөек көч тә. Ләкин бу сүздә генә калмаган: һәр
татар авылында мәктәпләр, мәдрәсәләр эшләгән. Большевиклар моны бик яхшы белделәр,
халыкны, телләрне бетерү өчен, иң беренче чиратта, диннәрне юк итү юлына бастылар.
Үкенечле ки. берничә буын
яшьләре динсез булып үсте. Ә динсез кешегә урлашу, кеше үтерү, эчү һ б. берни дә тормый
Әгәр татар яңадай кеше кыяфәтенә керәм дисә, ислам динен аякка бастырыр! а тиеш. Моңа
зыялылар да өлеш кертсен иде Хәзергә әле бу өлкәдә аз эшләнә. Шулай да Шамил
Маннаповның «Картлар кайта жомгадан» дигән шигырен укып чыккач, күнел сафлана башлаган
кебек булды Шагыйрь
Вәкарь белән, горур атлап.
Карт лар кайта жомгадан.
Гүя алар чыгып килә
Узган авыр еллардан.
дип бик төгәл әйткән. Картлар болай диләр:
Иншалла. инле бар халык
Яңарта хак иманын.
Иң яманы имансызлык.
Шуннан сакла, ходаем
Гамил Афзал югары дәрәжәдәге лирик шагыйрь. Әмма ул шул ук дәрәжә- дә юмористик
һәм сатирик шигырьләр ижат итә Әгәр миннән торса, күренекле әдибебез. Татарстанның халык
ша. ыйре Гамил Афзалның юмор-сатира шигырьләрен күп тираж белән аерым китап итеп
чыгарыр һәм бөтен тагар дөньясына таратыр идем Чөнки әлеге әсәрләрнең тәрбия көче,
потенциясе бик зур Әмма бу аерым сөйләшүне таләп итә торган мөһим мәсьәлә.
Нәгижә тул: яшьләрне гулы канлы шәхесләр итеп тәрбияләү эшендә, полня әсәрләрен бик
укышлы файдаланыр! а момкин. Әйдәгез без алариы та үзебезгә хезмә! илерик.

Реклама