Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шагыйрьгә


Булса синдә Әфләтунның акылы, Садәлеге керсез сабыйның, Дәрвишлеге Хуҗа Насретдинның, Исәрлеге Мәшрәп сафиның, Телгә оста булсаң Чичән кебек, Уйга — йөгерек, дала атыдай, Гаделлеккә Нәүширваннан гадел, Юмартлыкка булсаң Хатом-Тай... Анда да син камил түгел, шагыйрь! Җитми әле Хәйям касәсе, һәрдәм тулы шатлык шәрабына! Бар әле, бар күкрәп-яшьнәсе, Салават күпере салып күңелләргә Коясың бар хисләр ләйсәнен, Кирәк сиңа Мәҗнүн мәхәббәте һәм илһамы гүзәл Ләйләнең!..
Син кәрванбаш нар дөягә охшаш — Күпме йөкләр сиңа артыла!
Тик истә тот: иң мөкатдәс йөгең — Тугрылыклы булу халкыңа.