Логотип Казан Утлары
Повесть

ДӘРЬЯ БАШЫ

к кар яткан дала дәрьядай кии, очсыз-кырыйсыз булып тоела иле Күк йөзе аяз, кояш тарау яктылык белән өретелеп кенә күренә Ак моңсулыкта салмак кына кыңгырау чыңлавы, чана табаннары чыжылдавы, кар шыгырдавы, ара-тирә ат пошкырганы, кешеләрнең өзек өзек сөйләшкән, көлеп куйган тавышлары ишетелә.
Чигендә сирәк-мирәк шәрә куаклар тырпаешкан. ялгыз агачлар басып торган кышкы ат юлы буенча дистә чамасы җигүле ат о лавы көнчыгышка таба бара иде. Тәбәнәк кар көртләре кашында җәяүле буран көдрәләре бөтерелә, сыртлары бәсләнгән атларның т .шауларыннан пар бөркелеп чыга, җил атларның ялларын тузгытып җибәрт әли. чана чыбылдыкларына. йөкләр! ә учлап кар сипкәли Уң яктан искән җилгә каршы, канатларын авыр кат ына-кагына. олауга аркылы юнәлештә ялгыз козпан очып үтә, аның коңгылдавы ишетелеп кала
Олауның урта бер өлешендә туры ат җигелгән чыбылдыклы чана бара Ул чана ар гына тагын бер затлы чана тагылган Аңа төенчекләр, тулы канчыклар, әрҗәләр төян бәйләнгән, аларны кар сарган Башына колакчыны бәйләнгән бүрек, кулына тире бияләп кигән, якасы һәм җиңе камалы төлке туны өстеннән голын бөркәнгән, сакалы-мысты бәсләнеп каткан, дилбегә’тоткан Сафиулла «казанчы Алты-биш Саный» козгынны карашы белән озагын калганнан соң:
һи. үләт кыргыры! Кем башына каркылдый бу. ә? дип куйды Аңа каршы бер хатын-кыз салкында карлыкканрак тавыш белән
Алла сакласын! дип авыз салды
Сафиулла, юлын якасын кайтара төшеп, артка каерылып карады Чыбылдык ас I ында әрҗә һәм төенчекләр белән у раты н ан яше т печәнне чокырлан ясаган урыша яртылаш күмелеп, аның хатыны Фатыйма
' Әхәт ГАФФАР (1*>49) прозаик, драматург. публицист Дистәдән артык китап авторы, күп кенә әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителде Татарстанның атказанган сәнгать эшлек лесс Казанда яши
А
ДӘРЬЯ БАШЫ
ПОВЕСТЬ
утырган. Ул да толып бөркәнгән, бүреге өстеннән бәсләнгән, чуклы йон шәл япкан Аның куены турысында башына сырган бүрек кигән бер баланың зур. кара күзе елтырап тора иде.
Ат пошкырып җибәрде. Чана кинәт тартылып кипе Дуга кыңгыравы чыңлады. Бер генә мәлгә әйләнә-тирәне тынлык басты. Ләкин шундук җанлану сизелде, тавыш күтәрелде. Сафиулла юлчылар өстене егылудан дилбегәгә генә тотынып калды. Аты. колагын шәңкәйтеп, янга каерылып карады. Аның сулышы тирәнәеп, танавыннан чыккан тыны киңәеп киткән. Сафиулла, чыбылдык астыннан сузылып, аты каерылган тарафка караш ташлады.
Ул якта -утыз сажиннар ераклыктагы үр кашында бүре утырып юра иде Ялгызы гына ул танавын күккә чөеп, кыска гына итеп улап куйды. Алла, аннары артта каударланып ике эт өрергә тотынды.
— Бүре бар! — диде Сафиулла.
— Ләхәүлә вә лә куәтә.— дип укынды хатын.— Үзең сакла, Ходаем!..
Аларның туры аты алдындагы чанада утырган көрәк сакаллы урыс чукынып куйды.
Сафиулла ятып диярлек үрелеп, чана алдындагы печән арасыннан авыр чылбырлы чукмар суырып чыгарды да, бияләен салып, аның тимер сабын җайлап тотты. Ул арада елтыр күзле малай ни торырга, ни посарга белмәгән хатынның куеныннан шуып чыкты да. үрәчәгә ябышып. якты кар өстенә күләгә салып торган бүрене карашы белән эзләп тапты.
Олау башындагы пар атка җигелгән яхшы кошевкада ике хәрби утырып бара иде.
- Попридержи коней! — дип кычкырды аларның сакал-мыегы боз-ланып каткан өлкәнрәге кучер солдатка.
Атларны тыйгач, олау туктап калды.
Ул арада хәрбиләрнең яшьрәге нечкә генә мыегына фәкать юка бәс кенә кунарлыгы елгыр гына сикереп төште дә шундук винтовкасының затворын коргач, җәһәт кенә бүрегә төбәде.
Ату тавышы яңгырады. Өлкән офицер янәшәсендәге хатын-кыз. күзен йомып, колагын томалады. Тик, аткан чакта әллә шинель бөркәнчеге, әллә шул мәлдә йөзенә сибелгән учма кар комачауладымы, яшь хәрби бүрегә тидерә алмады.
Янәшәдәге куаклыктан бер көтү кызылтүш пырылдап күтәрелде дә. түбәнтен генә очып, әрәмәлектә күздән югалды Ә бүре, акрын гына аякларына күтәрелде дә. ашыкмый гына үр артына төшеп китте Анда аны тагын икесе көтеп тора иде.
— Ах. черт! Промазал!—диде яшь офицер җилгә кырын төкереп.
— Растяпа ты. однако. Михаил Семеныч!
Поземка.—диде яшь офицер һәм. җилдән ышыкланып, папирос кабызды. —Уж не обессудьте.
— Смотри, милостивый государь! Как бы супруге так же не промазал по приезде.—диде өлкән офицер гөлдерек тавыш белән көлеп. Аннары, кучер солдатның иңенә кагылып: Трогай, голубчик:—дип боерды.
Тук пар атлар, пар бөркеп, гаярь генә кузгалып киттеләр. Алардан соң берәм-берәм арттагылары да купты. Яшь офицер, папиросын соңгы тапкыр суырып алгач, читкә атты да. барган шәпкә винтовкасын урнаштырып. кошевкага сикереп менде.
— Вожак был. ваше благородие, диде ул үкенечле тавыш белән һәм 1агын бүре күренгән якка борылып карады.
Думаешь, со своей стаей пожаловал?
Непременно-с.
- Вожак, да не наш!..
Мәми авыз, - диде Сафиулла. Тигезә алмады.
Аларнын алдындагы йөк хуҗасы аңа таба борылып сүз катты Коленки, кажись, задрожали, а, Сафи! '
га «.ит/У*1 я .?ИЛе СаФиулла а?‘а чукмарын күрсәтеп, һәм. аны печәнгә яшергәч Я шесть волк оил. Кузьмич, дип өстәде
Кузгалырга аларга да чират җитте
— Слыш-ка сюда, Сафи! диде рус йөкчесе Чава ышшы?
— Что-то стало холодать.
Скуры дума будем. Алла бирсә Во I именно. Поди, пересядь сюды.
- Зачем?
Дак ведь промазал, будь он неладен! А нам бы малость и мазнуть не грешно. •
Сафиулла бер хатынына, бер малайга карап алды.
Мәле, Габдуллаҗан, шәкерт булсаң да, ат тота беләсеңдер?
Белми ди. бар! диде малай һәм, куанычын яшерә алмыйча, дилбегәне тизрәк кулына алды
Ни диюең, тозсыз? диде хатын канәгатьсез төстә Баланы туңдырасың ич! Җизнәсенә ничек җавап тотарсың? Урынына кереп утыр. Габдуллаҗан'
Әй лә! Анда аяк ойый Минем тышта, җәяүләп йөгерәсем дә килә әле.
Йөгерер чагың алда әле бала. алда, .тиде хатын моңсу тавыш белән һәм печәнгә чума төшеп утырды
Сафиулла толыбын иңеннән төшерде дә. малайга җайлап япкач, үрәчәгә тотынып тышка сикерде һәм урыс чанасын куып кипе
На. малкай! диде малай көр тавыш белән дилбегәне кагып.
Дөнья, әйләнгән кебек, акрын һәм тын гына артка таба шуа бирде Җил кешеләр тавышын өзеп-өзеп. бер калкулыкта тибрәлгән кылганнар арасыннан шудырып чыгаргач, җәяүлс кар белән бергә далага тарата иде. Малай, шул кылганнарны карап бара торгач, үзен шулар арасында күлмәкчән, чалбардан гына яланаяк каядыр йөгерә дә йөгерә, тыны бетеп егыла, аннан гагын йөгереп китә, ауный, торып, аларны бәләкәй кулы белән иркәли, нәрсәгәдер сөенгән сыман көлә, аннан ары. тезен кочаклаган килеш, шулар арасында тын гына уйланып утыра, күзеннән бите буйлап яшь тәгәри игеп күрде. Күрәсең, очсыз-кырыйсыз тоелган офыксыз карлы даладагы әлеге кылганнар уентыгы, әлсдөн-әле учма-учма кар тузанының йөзенә сирпелеп, күзеннән яшь китергәне шундый хис кичерт- кәндер Чыннан да, чана башында печәнгә һәм толыпка төренеп утырган бу малай үзе дә җилгә һәм кар себерүенә һәркайсы үзенә аерым каршы торучы әлеге кылганнарны хәтерләтә иде.
«Казанчы» Сафиулла белән олаучы Кузьмич салмак кына агылган олауның уртасында барган чанада стаканнан бер-бер артлы «ачы су» эчеп куйдылар Сафиулла урыс олаучысы сузган дуңгыз маен капмады
Аг иге харугпа. диде ул куенына тыгылып Казылык'
Бля-ям! дип сузды Кузьмич Отведал В русско-турецкую войну Впрямь яхппг. С кониной холод нипочем
Шулай гәпләшеп, аларнын һәркайсы үз ризыгын чәйнәде.
А малайка яхши. диде Кузьмич Габдуллага ымлап. Дай Бот ему здоровья
Рәхмәт. Сабилий Кузьмич
Сафиулла артсыз чанадан ашыкмый гына төште дә. агын уздырып җибәргәч, тәртәләреннән артка тагылган затлы чанадагы гөенчекләрне ураган бауны тарткалап карады һәм үз чанасына менеп утырды
Бүре куркытмадымы соң? дип сорады ул малайдан дилбегәне алып. _ -
Әй лә! диде Габдулла Бүре күргәнем бар инде минем Кайда?
— Әтнәдә.
Нишләп йөридер ие соң ул анда? Бүрене әйтәм
— Базарда ие ул.
Сафиулла көр тавыш белән көлеп җибәрде:
Берәр сарык сатып алырга килгән мәллә?
Аның үзен сатарга апкилгәннәр ис. Бер урыс.
11игә алмадыгыз соң? Сиңа бүрек тектергән булыр идегез.
Сәгьдетдин әти миңа анда бүрек алып биргән иде инде. Аннары бишмәт. Киез ката да.
Сафиулла үз-үзенә сөйләнеп:
Сәгьдетдин әти, Сәгьдетдин әти. дип кабатлады Мөхәммәтгариф әти. Мөхәммәтвәли әти... Күрсә дә күрер икән ятим башы. Инде менә Галиәсгар... Нишләр анда? Бусы җизнәсе генә...
Тын гына барган Фатыйма толыбын ачты да:
Җәле, карт! Баланың башын катырма әле! дип үрелде дә малайны үз алдына тартты.
Карап барасым килә,—диде малай аңа карышып.
— Тунарсың,—диде Фатыйма кырыс кына.— Җизнәң Галиәсгар ту-ңдырмаска кушты.
Монда шулай бүреләр күпмени? дип сорады малай. Казаннан чыкканнан бирле... дүрт тапкыр юлга төштеләр ич инде.
Әй. Габдуллаҗан! Дөньяда бүре бетә димени? Аның ике аяк- лылары күбрәк. Шулары инан саклан син. шул арыннан...
Малайны Фатыйма үз алдына төреп утыртты. Ул арыган, талчыккан иде. ахрысы. Җай гына барган шәпкә, кыңгырау чыңлавына, кешеләрнең тонык кына булып ишетелгән сөйләшүләренә, кар шыгырдавы авазына изрәп йоклап китте.
Каршы килгән атлылар күренмәс булды: олау юл тоткан урынга — Җаекка якынлашты.
Олау башында барган хәрбиләрнең пар аты тояклары астыннан кар чәчә-чәчә юыртып ук китте. Сафиулланың туры аты бер .мәлгә колагын шәңкәйтеп алды да. адымнарын кызулаткан башка атлардан калышмаска теләгәндәй, елгыррак атлап китте.
Алда шәһәр чалымнары күренде. Әле шактый ерак булса да. чиркәү һәм мәчет манаралары төсмерләнә иде инде. Бер үргә күтәрелгәч, аның эреле-ваклы йортлары да ачык күренә башлады.
Ай җанкай! диде Сафиулла атны тыеп. —Кайтып җиткәнне сизә, малкай... Сиңа әйтәм, Габдулланы да уятсаң ярар.
Йоклаган баланы уяталар димени?
Йә. хатынланма. Кая җиткәнен карап калсын.
Малай уянып китте, тире бияләе белән күзен угалаганда, шәһәр урамына җиткәннәр иде инде. Олау берәм-берәм аркылы урамнарга, тыкрыкларга тарала башлады. Малай каршыга якынлашкан һәм артка чигенгән катлы-катлы агач һәм таш йортларга, урысча, гарәпчә хәрефле кибет язуларына, морҗалардан чыккан төтеннәргә, урамдагы халыкка, җигүле атларга, биек манаралы мәчеткә карап барды.
Олы капкасы шәрран ачык (ни ачылмас, ни ябылмас хәлдә карга күмелгән), асты — таш, өсте агач булган бер йорт яныннан узып баралар иде. Алариың юлын бүлеп, әлеге капкадан бер төркем малай-шалай йөгерешеп чыкты. Сафиулла атын туктатып торырга мәҗбүр булды. Кайсы кай тарафка чәчелгән малайларны карашы белән озатып калгач, малай Сафиулладан:
— Болар кем була? — дип сорады.
Танымадыңмыни? Шәкертләр ләбаса!
Ә бу — мәдрәсәмени?
Мәдрәсә шул. «Мотыйгия» мәдрәсәсе, диләр аны.
Син әйткән хәзрәтнекеме? Кем әле...
Шуныкы шул. Мотыйгулла хәзрәтнеке.
— Мине шунда бирәләрмени?
- Белмим тагы. Җизнәң шулай дип әйткәние-әйтүен.
Кузгалып киттеләр. Бераз баргач, бер йортка камчы сабы белән төртеп күрсәтеп, Сафиулла:
Ә менә бусы Галиәсгар җизнән белән Газизә апаңиар йорты булыр, диде.
— Мине шушында илтәсеңмени инде син. Сафиулла абзый"’
— Башта үзебезгә төшәбез әле. Аннары, аннары
Ниһаять, туры ат чаттан бер тыкрыкка борылды да. җыйнак агач йортның капка төбенә җитеп туктады
- Әлхәмделилла! диде Сафиулла һәм. авыр гына кузгалып, чанадан төште, бияләйләре белән шап-шоп иттереп, өс-башын какты.
Анын сүзен Фатыйма
— Аллага шөкер, дип куәтләде.
Баппа малай, аннары хатын чыбылдык астыннан иелеп чыгып, карга аяк бастылар. Аларнытт аяк астында кар шыгырдады
Малай кар сарган утыртма куак читәнне, аның буена көрәп өелгән кар көртен, түбәсез, кыйшайганрак капканы, аның нәкышлы келәсен, бер тәрәзә төбендәге яран гөлен күзеннән кичерде.
Ай Алла, күрче, бар дип тә белмиләр, дип сөйләнде Сафиулла: Кая олактыгыз"’ дип кычкырды Ачыгыз җәтрәк! Ул кече капканы шыгырдатып ачты һәм тагын риза булмыйча Җүннәп карын да көрәп куймаганнар, дип сукранды
Ачык капкадан бер эт йөгереп чыкты да аяк астында буталырга тотынды, чананы иснәштергәләде дә, малайга карап, юаш кына өреп куйды. Малай, ятсынып кына аның сыртыннан сыйпады
Тәрәзәдә хатын-кыз йөзе чалынды. Шундук ишек ачылган, кар шыгырдат ан авазлар, хатын-кыз. ир-ат тавышы ишетелде
И-и...
- Кайттылар!
Сөбханалла!
Көтә-көтә көтек булдык инде
Кече капкадан иң әүвәл ялан-өслс. башына шакмаклы чуклы шәл генә бөркәнгән бер хатын килен чыкты да
Нихәл кайттыгыз соң? дип эндәште аннан өйгә әйдәп кереп кит те
Башына камалы бүрек, әстенә җилбегәй җибәреп кайры туп кигән бер ир-ат. авыр тына күтәреп, олы капканы ачып куйды да. йетәяеняан тотып. Туры атны эчкә әйдәде ......
Ну, Гатаулла, бу карны көрән куйсаң, кулын тартышыр идеме диде Сафиулла. _
Көрәгән инде аны. әти. Гагын салган и т
- Сала инде ул. салмый ни!
СатЬиулла әлеге хатынга
Нәрсә син ялаттос" йерисен монда? Суык тисе. синен җафан кирәк чи' тип эндәште до ку тыннан сачтан бия тас белой ................................ .. артына
шшыгттын алды Бар. чеенне куя тор Аннан ары кара аны ат тамнан сопта мунча елгерген бу ...................................... ' ........... о тыЬыт. с.т тытт ку тын
“тед тн -әле тты белән җта лытталый-җы патка тын йек бауларын чи-
Сафиулла аңа кырыс кына
Ару гына әле. дип җавап бирде.
Иншалла. иншалла. дип сөйләнде әлеге хатын һәм. малайны абайлап Фатыймага Шәкерт малай шушымыни инде’ дип сорады
Кем булсын гагын? диде Фатыйма аны баштанаяк күзәтеп.
Берәр биләмгә жыендын мелла чулпы чыңлатып йәрисен?
Ә-э биләм кайгысые! Йортны кем готтан лип белесей’
Әйдә Габдуллаҗан, диде Фатыйма һәм малайны ишегалдына.
итәргә кереште
Apirarw чананы чишеп, янга урнаштыргач. Гатаулла олы капканы эшерен япты да. аннары атны тугарып, абзарга кертеп чыкты.
— Турыга солыны кызганма,—диде аңа Сафиулла Туенгач, көрпә туглап сугарырсың. Тоз салырга онытма. Аннары өсгенә чыпта яп — тирләде.
Япкан. Ярар инде. әти. Шуларны да белмәскә бала-чага мәллә мин? диде Гатаулла һәм яңа чанага ымлап: Кыйммәткә төштеме соң? — дип сорады. Хутлы күренә.
— Кеше малын чутлама, яме. Казаннан хәтле сөйрәтеп кайткач, очсыз булыр димени? Галиәсгар кесәсе генә күгәрмәслек түгел,— дип, Сафиулла болдырның тәбәнәк баскычыннан өйгә кереп китте.
Йөкләр тирәсендә Гатаулладан кала бишмәт кигән яшь кенә хатын (йөкле күренә) һәм бер кыз белән бер малай кайнаша калды.
— Күпме әйтергә сиңа авыр күтәрмә дип9 диде Гатаулла яшь хатынга. Көчәндермәстәйләренә генә тотын. Арттан кумыйлар ич — өлгерелср.
Фатыйма чишенеп өлгергән иде һәм хәзер малайның билбавын чишеп, бишмәтен, аннары киез каталарын салдыра иде инде. Сафиулла да чишенеп, киемнәрен чөйгә элде, сакал-мыегына каткан бозны йолык- калагач. башындагы түбәтәен салып, башкасын киеп куйды.
Ишекне әледән-әле киң итеп ачып, өйне буга күмә-күмә әрҗә, төенчекләр ташылып беткәч, барчасы өйгә җыелып торган бер арада Сафиулла сандыкка утырды да:
— Дога кылыйк.—диде.
Утырышып, дога кылып алдылар.
Әгүзе биллаһи минәшәйтан ирраҗим...
— Йа аллаһы иллалаһы...
— Өй суынды, диде Сафиулла кузгалып.— Син. килен, мичкә ягып җибәр... Кызым, сип яңа оекбаш китер, ә син. такырбаш, читек китер,— диде ул һәм. шуларны кигән арада, самавыр куеп йөргән яшь хатынын астан гына күзәтә-күзәтә: - Чәйгә Казан ризыкларын ла куегыз, диде.— Чәйдән соң Габдуллаҗанны җизнәләренә илтәсе булыр. Бераз күчтәнәч җыеп төйнәрсез... Син бар. кызым. Газизә апаңнарга хәбәр итеп куй...
Кайсысына — әнинең абыйсы Галиәсгар абыйдагы Бибигазизәгәме? Әллә хезмәтче Габдрахман абыйның хатыны Газизәгәме? Ә?
— Минем әни ниме дип монда килсен икән, аңгыра? Габдуллаҗанны шуларга үзебез илтеп бирергә булгач, диде Фатыйма.
— Минем кызым аңгыра икән, үзегезнең чатаныгызны йомышлагыз алайса, диде Җәмилә.
Сез нәрсә? —диде Сафиулла ярсып Инде балалар бүлешәсез- мени? Әйткәнне эшлә!—дип кычкырды ул кызына, һәм тегесе, тиз тотып, чыгып та китте.
Ә син. Җәмилә,—диде ул. мич аралыгыннан коры утын алып, тамызлыкка чыра телгән яшь хатынына, чабынырга яңа себерке куй. Рәтләп (тамагын кыра) чабынмаганга айдан артык Юл газабы—гүр газабы ул.
— Бар. мунчага коедан су китерә тор,—диде Җәмилә киленнәренә, һәм Сафиуллага:—Аның каравы бер михнәттә, бер рәхәттә, диләр,— диде. Ул мичкә утын тыгып, бер-бер артлы сызса да. шырпысын кабыза алмый тора иде.
Фатыйма аның кулыннан шырпы кабын тартып алды да. кабызып, чырага элде.
— Рәхәткә тәкатен калмагандыр шул. диде ул төксе генә.
Бу арада Гатаулла ишек төбендәге тәпәнгә агач кисмәктән су салып, он. тоз өстәп т углады да атны эчертергә чыгып китте. Ә Габдулла, түрдә өйдә нишләргә белмәстән. тын гына өй җиһазларын күзәтеп тора иде.
Мичко ягып җибәргәч, түрге өйдә Фатыйма бер теенчепге чишәргә керешкән Җәмиләгә иелеп
- Рәхәткә тиенәсең килгәч. Казан юлын таптыйлар аны диде һәм
төенчекне үзе чишә башлады Әйтмәгәнне димә, мунчаның беренчесенә үзебез керәбез J г
— И-и. исем бик китә инде, диде Җәмилә, тыенкы гына көлеп һәм. күлмәген 1өзәткән булып, билен сыпырып-сыпырып КУЙДЫ Икенчесе күпкә кайнаррак аны пәрәми!
Кайберәүләргә кеше калдыгы да тансык шул. диде апа Фатыйма. зәһәр пышылдап.
— Ай-Һай! Кайберәүләрне калдырасы итмәсә. Сафиулла яңаларын башларые микән дип торадырыем әле мин!
Эчтән ярсый башлап. Фатыйма төенчектән урындыкка исле сабыннар алып тезде.
- Аң бул.— диде әл Бу Гөлҗиһан сабыннарын үз кулларым белән сезгә дип җыймаган! Гобердәтсп. үзебез юынабыз. Аллаһы теләсә!
Сафиулла бая гына бер дә алай юыну кайгысында булмады шикелле. Безнең икебезгә ике себерке дә хәйран таман! Биргәненә шөкер, бүген бер-беребезне әлсерәшеп бетенгәнче чабындырасыбыз бар әле дип көтеп алганнарым рас килмәгәе!
Ике өй арасындагы ишектән, кулында сөлге ишә-ишә. Сафиулла килеп кергәнен күргәч, алар басынкыланып калдылар һәм икесе берьюлы төенчеккә иелделәр.
Ни бүләсез? дип сорады Сафиулла
Шундук йомшап. Фатыйма үз төенчеген чишеп, түрдәге сәкегә берсе кызыл, икенчесе яшел юрган таратып салды.
Менә, карт, диде ул. Җәмиләгә юрганнарны күрсәтмәкчнем
- Гаптерәүф.
Ә мин Габдуллаҗан
- Беләм инде. Сине күп сөйләделәр монда
Минем хактагы сүз гел шулай инде ул: л шике т те. бер алга чыга бер артка төшә. дип көлде Габдулла. Син бу апаларның кайсысыны кы соң? Олысыныкы бугай, име? ,
Әй1 диде Габдерәуф кул сел гәп Шул өлкәнснскс оулам
Агаңның' га Казанда чакга сүз арасын га «Мин өлкән кеше тик». лии куйгалаганы бар «Ө ик> ............................... . ......резне «л крв > ■1
И, шуны да белмәскә* «Олуг» дигән сүт
Алай икән-ән. дин сузды I абдулла
әле.
Күрсәт соң
Алган чак га монау сатинына нар булмады ич. хәерсез Ничек дисең. Сафиулла, безгә монау кызыл атласы гына да ярап тормасмы'*
Анысын мин белмим инде аның, үзегез карагыз тагын Минем үземә чиратлаштырып та ярый дип, Сафиулла ишкән сөлгесен таратз- гарата аргка чигенде Кайчан кайный инде бу самавыр'*
Ә менә мин... Ә менә мин диде Фатыйма Җәмиләгә тоглыга- тотлыга Мунча себеркесе генә чиратлап була ул. Безгә агласы да ярап торыр, дип. юрганны күтәреп, такга белән бүленгән бүлмәгә кереп
Әй. сезгә әйтәм! дип кычкырды Сафиулла Суынышыгыз Са-мавырыгыз кайнап чыкты монда!
Хатыннар кече өйгә чыгып киттеләр.
Габдулла бу вакытта сәкедән аягын салындырып, тәрәзә янын га утыра иде Үзе генә калгач, ул. сабыннар төреп кайгы п.ш бер гәҗит биген алып, караш гыргал арга кереште Аның каршысына ничектер чатанлабрак атлап йөрүче теге малай килеп басты
Габдулла аңардан
Син кем атлы? дип сорады
Ә миңа икесе дә—ике тиен бер акча,—диде Габдерәуф өзелгән сүзгә кире кайтып — Икесен дә «әни» дип йөртәм.
Синең әниләрең әзрәк икән әле!—дип елмайды Габдулла.- Ә минекеләрне бергә санасаң, өчкә тула. Үземнеке Бибимәмдүдә булган. Аннары соң Кырлайдагысы Зөһрә әнкәм. Аннан соң Казандагысы Газизә анам.
— Бер атаңа өчәүме?
Аталарым да шул тиклем! Үземнеке — Мөхәммәтгариф. Кырлай-дагысы — Сәгъди. Казандагысы— Мөхәм.мәтвәли.
Бай икән син! — диде Габдерәүф. тел шартлатып.
Ие шул.— диде Габдулла һәм. уйчанланып, тәрәзәгә борылды да: «Бие. бие. Гайнулла, биегән кеше бай була».— дип көйләп куйды. Бии торгач, хәзер монда килеп җиттем инде. Син минем Галиәсгар җизниләрне белмисеңме?
Нигә белмим ди? Минем әни — шуның кызы ич инде. Әти — кияүләре була... Алар—б-ә-ә-әк байлар. Кыргызлардыр, урыслардыр — барчасы белән эш йөртә. Бә-әк шәп урынга төшәсеңне бел.
Кайда да бер. — диде Габдулла уйчан гына һәм гәҗитне төргәкләр өстенә ыргытты. - Мин Кырлайны сагындым инде, мәдрәсәне. Фәтхерахман мөгаллимне...
Мәдрәсәләр бездә дә күп ул, Габдулла малай. Дүртәү! Мин «Рәкыйбия»гә йөреп сабак алам.
Бергә йөрмәбезме әле.
Юк. сине бүтәнгә бирәләр. «Мотыйгия»гә. Шулай колагыма ча- лыпганые. Минем бабай, ә синең җизнәң Галиәсгар бай Мотыйгулла хәзрәт белән әшнәлек йөртә.
Шунда аларның сүзен алгы өйдән Сафиулланың:
Әй. малайлар! Табынга чыгыгыз! — дигәне бүлдерде.—Аннары хәерле сәгатьтә кузгаласы булыр.
Ярар, бергә-бергә уйнаган чаклар булыр әле.—диде Габдерәүф.
Мин уеннарга бик катнашмыйм.—диде Габдулла.
Ник алай?—дип сорады Габдерәүф гаҗәпсенеп.
— Килешми дия торганнарые. Мулла баласы диптер инде.
Эшләрен бетереп, өйгә Гатаулла белән аның хатыны да керделәр. Сафиулланың кызы да кайтып җитте.
Газизә апай бәбәй имезә, йоклатам да килеп җитәм. дип әйтте.— диде ул, кемгә дә атамастан.
Табын хәстәрләнгән иде инде. Бит-кул юып. сәкегә утырыштылар, «бисмилла» әйтеп, тын гына ашарга, чәй эчәргә керештеләр.
- Алай бик иркенлисе түгел.— диде Сафиулла.—Ахшамга хәтле оланны илтеп тапшырган яхшы.
— Бәлкем, шәкерт егетнең юлдан соң кунып китәсе киләдер? — диде яшь килен.— Мунчаны да тансыклагандыр.
Синнән сорамаганнар!—дип бүлдерде аны Фатыйма —Әниләргә агап алган Казан күчтәнәчләрем бар. Бүген үк тапшырганда саваплы булыр.
Әле кайтып җитмәгәннәр, инде әниләр дип торган булалар.— диде Җәмилә һичкемгә карамастан. Минем әниләргә бармаганга биш былтыр инде.
Үзем генә тапшырганда да җарап торыр.— диде Сафиулла кырыс кына.
Үземә хәләл доганы кешегә калдырасым юк әле, — диде Фатыйма катгый итеп.- Атап алганны тапшыруның үз йоласы аның. Анысы, шөкер, үз дәүләтләре дә җитәрлек, тик көтмәс төштән иңгән күчтәнәчне беркемнең язык иткәнен күргәнем юк әле моңарчы Бер генә кадак как-төшкә бал. төшлесеннән дә. төшсезеннән дә тагын берәр кадак бәлеш җимеше илтүдән генә бөлмәбез. Шул как-төш өстенә эресеннән, вагыннан чәчәкле кәнфиттән дә бер кадак тирәсе өлеш чыгарганда да ярап
1°РЬ1.?баРгань1мда әни иг-аш арасында күнеленен болганып- фәлән игеп куйгалаганына зарланып торгаиые. ике-өч данә генә шмон- нан да өлеш чыгармасаң, килешеп бетмәс
Җәмилә түземсезләнеп:
— И-и-и! -дип куйды
Сафиулла гамагын кырып алды: әллә Фатыймага, әллә Җәмиләгә риза түгел иде. ахрысы.
— Монын белән генә бетмәде әле. дип дәвам итте Фатыйма, өреп чәй эчә-эчә. Аш артыннан тәмле суга дип. киптерелгән чиям лә бар. аннан да чирек кадагын тәгаенләп куйган идем, бер адарынганны кире уйлауның гөнаһысы бар аның. Шуннан ары шулай ук чирек кадак кадәрле генә каг ын да бүлгән идем, биргән нәрсәләрем ишле күренсенгә анысын да куйсаң, таман булыр. Тагын
Җитеп торыр, диде Сафиулла. Монда әллә әндри казнасы бар дип белдеңме?
Минем дә күңелемә шулай тоелган иде анысы, карт. Бәлкем как-төш өстенә дигән чәчәкле кәнфитне ярты калакка калдырып, аның урынына сумсага, катламага дигән майдан берәр кадак өстәмәскәме дип тора идем. Безнең дә гөшеп калганнардан түгел икәнне белеп торсыннар дигәнне белгертеп, янына оч әфлисун да куйганда ярап торыр иде
«Ишле», имеш»! Әллә монда без бик ишсезме’’ лиле Сафиулла табындагыларга ымлап.
Анысы үз нәфесен пие инде.
Ние, ние? Телеңне тыйма әле монда, жәмс?!
Килеп:
Ул тиклем нәрсә Җаек кибетләрендә лә бихисап ич. әни Казан каласыннан шайлы дип башлаган иде. Фатыйма аны
Син тик кенә гор. Өйрәтеп торучың булмагач, эш җаен беләсеңме соң син? Менә, карап карарбыз әле. мунчаны узган юлыдагы ише ис фәләнле игеп якмадың микән .
Әни. ул юл ысында мин әниләргә барып калгач, син үзен юмала ганыең ич аны диде яшь килен үпкәле гавыгп белән.
Каршы сүз әйтере калмаганга күрә Фатыйма.
Карале, карт, аннан ары болар, Казан хәтле Казаннан кайгын. буш кул белән килеп кергәннәр, димәсеннәр өчен теге өч ак сәрпинкә яулык янындагы зәңгәрсу сатин яулыкка гареп бер-икеие генә б\ гса » Гөлҗиһан сабыны да куймасак. әллә ничегрек чыкмас микән ул ’ тиде Үзе Җәмиләгә каш астыннан гына карап куйды
Габдулла, бу сөйләшүләрдән кызык табып, әллә кайчан көләсе килсә дә, үзен тыеп тора иде. Инде чыдамады, бәген өйне тутырып көлеп җибәрде.
Җыеныгыз! дип боерды Сафиулла һәм. сүзне оетерергә кирәк табып, алгы өйгә узды да буфетның аскы өлешенә ис ггәч, әллә канлан «чүлли» аракысы чыгарып, куен кесәсенә яшерде, капшап, беленмәс гегсн чамалап горды.
Фатыйма исә үзалдына сөйләнгәндәй кыланса да. көндәше Җәмилә белән яшь киленне котыртасы килеп
Аллаһы тәгалә боерса. Казаннан үземә алган кырык итәккә жи- терлек илле ипле унике аршш. пшшмир ку .мәк .екгергач киеп барып аинпеп сөенчесен алып кайтасыларым да бар еле минем' кип. жыена башлады
Жете кызарып кояш баюга авышкан, баш очында ай ы калыккан иде инде Әле караңгы гошмөгои. шгер мешер ген.. Карга .авы ........................................
ишетелде, кайдадыр .. open алды. .......... ............... ' очып . . ....
III,., ..... ... ачы пан ишек .......... 1 ' ы ки ап чыкш У , оер каным
ишегалдындагы чаналары, ке.ш шварыпа һпм ............... ............ .... ме ......
сбруйлар ..... .... карап .ор .... һам. кая барырга белмастөн. кое янына кн.еп
басты, аннан капканы ачып, түбән текәлде. Кое төбеннән ана ай карап тора иде. Аймы соң? Нәрсә? Үз әнисе Бибимәмдүдә йөземе? Әллә икенчесе Газизәме? Ә бәлки өченчесе — Зөһрә әнкәседер бу? Әнә шулай үз хәтерен барлап торганда кое төбендәге ай чагылышы Сафиулланың өлкән хатыны Фатыйма булды да куйды: тирләп-пешеп чәй эчә. үзе туктаусыз нидер сөйли дә сөйли. Габдулла артка чигенде дә кое капкачын шапылдатып ябып куйды. Ул ни капка ягына юнәлергә, ни өйдән чыгучыларны көтәргә белмичә, мунча почмагына елышты да, нигә икәнен үзе дә сизмәстән, әкертен-әкертеп генә һәм тын гына, сабыр гына еларга кереште.
Болдырдан Сафиулла килеп чыкты. Бер әрҗә тоткан. Ул кече капканы барып ачты, капка төбен һәм урамны карашы белән барлады да ишегалдына борылды, һәм ул, Габдулланы күреп, аның ни хәлдә икен- леген ачык тоеп алды.
Ул арада ишектән кулына төенчеген тоткан Фатыйма да күренде.
— Әйдә,—диде ул Сафиулла турысына җиткәч.
— Хәзер. Син бар. атлый тор.
— Бу малай кайда соң?—дип сорады Фатыйма. Габдулланы эзләп, як-якка каранды.
— Монда гына ул.
— Тышка чыгамыни?—дип, Фатыйма ипләп кенә атлап ки тте.
— Нишләп торасың монда? дип сорады Сафиулла, малай янына килеп.
— Болай гына, диде Габдулла, сулкылдавын тыя алмыйча.
— Әллә елыйсың инде шунда? И, юеш борын, юеш борын! Ни булды сиңа?
— Берни булмады ла...
— Әйдә алайса, кузгалыйк.
— Әйдә, диде Габдулла һәм кинәт Сафиуллага сыенды.
— Җә, җә. борчылма. Бар да әйбәт булыр.
— Борчылмыйм мин.
— Курыкмыйсыңдыр ич?
— Курыкмыйм да. Уйлыйм. Нишләрмен инде. дим. Нигә гел болай йөртәләр мине. дим. Әле анда, әле монда. Әле авылдан авылга, әле каладан калага. Нигә мин бер генә җирдә тормыйм, дим Нигә бер генә мәдрәсәдә гыйлем алмыйм, дим. Нигә мин гел юлда. дим. Нигә мин... дим...
Мунча почмагындагы куе ботаклы карт миләш агачыннан аларның өстенә саллы гына кар ишелеп төште. Габдулла моңа илтифат итәр дәрәҗәдә түгел иде -күрмәде, сизмәде. Ә Сафиулла әллә көтелмәгән авырлыктан, әллә якасы астына эләккән карның эрү салкыныннан, әллә малайның бар җанын—үткәнен, хәзергесен, күрәчәген — ачып әйткән рәнҗүле, каргышлы сүзләреннәнме зиһенен җыя алмый торды Аннары, гаярь җилкенеп, иңеннән карны кагып төшерде: авыр-авыр игеп сулады, әле аяк астына, әле күккә карады Аның авызы судан чыгарылган балыкныкыдай зур ачылган, салынып төшкән ирене калтырана иде. Ул чыгарга юнәлде, малайның үзенә тын гына, кыймый гына:
— Сафиулла агай...—дип эндәшкәнен ишетмәде әле.
— Сафиулла агай, - диде малай тавышын көчәйтә төшеп һәм. аны кое турысында куып җитеп, сак кына тун җиңен тартып куйды.
— Әү,— диде Сафиулла. Тагын атлап китте, ләкин, коены узып. Габдуллага каршы басып туктады. Алар икесе ике якта калды.
— Сафиулла агай дим...
Әү. Габдуллаҗан, әү.
— Безнең күрешкәнгә егерме көннән артык бит инде, әме?
Җегерме икс көн... Өч көн шикелле дә тоелмый'үтте дә китте.
— Миңа күбрәк тоелды.
— Күпме?
— Белмим инде.
— Төгәл жегерме ике көн дим ич
. I - Мина үз өтигәниларемне белгән вакы, шикелле
Син аларны бик кыска арала гына белеп ка тдың шу г
— !үгел. Озак. Бик озак.
— И бала Күргән-кичерганнарен җанына сыешмый синен, шүна озак тоелгандыр ул.
Минем ул озакны тагын бик озак иттерәсем килә Ничек итеп?
— Кемнәрнедер тагын «әти» дип, «әни» дип дәшеп.
— Алла рәхмәтеннән ташламады ич әле. Әйтерсен. Менә Галиәсгар җизнәңнәргә илтеп куярмын да әйтерсен
Габдулла уйланып, йөзен чигкә борды
Сафиулла агай диде ул. сүзен башлагандагычы сак кына итеп.
Әү. әү
— Илтмә син мине бүтән җиргә, Сафиулла агай.
— Илтмичә нишләтәсең белмим шул. улым.
Мин белом, диде малай аның ягына килен Нәрсәне?
— Син мине анда илтмәсәң нишләссмне
— Соң? Нишләрсең?
Син миңа әле генә «улым» дигәнчә, мин дә сиңа «әти» диярмен Миңа?!
Ие. диде малай, аңа таба борылып Озак диярмен. Бик озак Бик!
Габдуллага карап-карап торды да. нишләргә, ни дияргә белмичә, җавап эзләгәндәй. Сафиулла кос капкачын ачты, иелеп түбән каралы
Аларга да диярмен
Кемнәргә тагын?! диде Сафиулла, коедан аерылып
Фатыйма белән Җәмилә апайларга. «Әни» диярмен Үз игәрмен Бәлки., яратырмын да әле.
Дөрләп янган җан учагының соңгы ялкыннарын, соңгы утлы күмерләрен таптап сүндерергә теләгән шикелле, Сафиулла баскан урынында таптанып алды да. иренен гешлән чигкә атлады, бая малай поскан мунча почмагына сыенды һә.м бүрәнә! ә ки герен сукты. Аркасына тагын бу гол ысында түбә кыегыннан бөгелеп торган мул кар ишелеп төште. Ул, малай алдында тыелырга кирәклеген дә оныгын, елый иде инде
Нигә елыйсың? дип сорады малай, аның янына килеп
— Еламыйм мин... Габдуллаҗан Үзем еламыйм, җаным елый
Ә үзең нишлисең соң?
Үзем уйлыйм. Нишләрсең инде, дим Нигә гел шушылай йөртәбез без сине, дим Авылдан авылга, каладан калага Нигә сине бер генә җирдә тотарга, бер генә мәдрәсәдә сабак алдырырга җай жу к икән, дим. Нигә син дим
Сафиулла кинәт борылды да. малай алдына тезләнеп, аны кочып аллы.
Уйлама. Сафиулла агай. Берни уйлама Алайса, мин сиңа «әги» димәм. Әйдә, илт I а шәсгар җизниләргә и г i I ик мин бик кыска вакыг- ка да бүтән кешегә «әти» димәм инде.
Нигә алай. . Габдуллаҗан?
- Үз атап сснлесе иренә «әти» димиләр.
— Бусы нигә?
Шәригать кушмый, диде малай, турларча, кырыс игеп һәм. тирән итеп тын алгач. Сафиулладан аерылды да ачык капкага габа ат тан китте. - ~ .
Авып йөк гаргкан агәын башы ................,йкагәны кебек I афик i ы үз
иңендәге'карны. үзепен күз яше белм, бергә күнмен зузыргаи авыр
уйларны да кагып төшерердәй булып, башын әллә чайкап, әллә кая куярга белми айкап алды да малайга иярде. Хәзер инде ул малайны түгел, ә нәни Габдулла дәү Сафиулланы каядыр илтеп куярга алып китте кебек тоелды. Сафиулла кое яныннан узышлый аның капкачын ябып куйды: буласы эш булды, бүтән чарасы калмады. Ул, иелеп, әрҗәне күтәрде.
Капкадан чыккач, малай аңа:
Әрҗәмне үземә бир,— диде — Авыр түгел ул. Миңа инде берни авыр гүгел.
Мә алайсаң. диде Сафиулла, аңа әрҗәне сузып.— Ис, авыр түгел. Аның каравы . язмышың авыр Җәле әйтеп бак. безгә кай тарафка барасы?
Габдулла, чаттан борыласына ишарәләп:
Кайтканда күрсәттең ич.—диде.
Карале, Габдуллаҗан, анда барганчы бераз гына сөйләшеп алсак ярармы?
Нигә ярамасын икән, Сафиулла абзый?
Ирләрчә сөйләшсәк, дигәнием.
Белмим инде тагын. Мине мулла малае дип. шәкерт дигән булып, гелән күп сөйләштерәләр. Торган авылларда да. Казанда да.
Анысы... Монда кайтышлый мин дә ким куймадым. Сөйләшергә, сөйләштерергә мин дә оста Алты-биш Сапый! Җиңелчә кеше мин. Күп сөйләшәм, һы — «Алты-биш Сапый», дин. ә? Кем беренче шулай дигән, кем таккан, ничек ияреп киткән — Алла белсен!. Ярар, сүз бу хакта түгел. —дигәч, ул капка төбендәге такта утыргычның карын эшереп гөшерде дә. тәмәке янчыгын алып, шунда утырды.—Туңмассыңмы?
Рәхәт кенә ич әле.
Утыр алайса, диде Сафиулла, бераз уйланып торгач, тәмәке янчыгын кире кесәсенә тыгып куйды.
Габдулла, әрҗәсен кочаклап, аның янына утырды.
Өйрәтә димәссең, җәме?
— Йә.
Мин. шулай, «җ» дип сөйлим инде. Син. әнә. укыган булгач, бүтәнчә әйтәсең.
— Китапча ул.
Китапча шул. Ә тормышның сабагы бүтәнчә аның, Габдуллаҗан. Сиңа шуна әйтмәкчием—тормыш сабагын.— дип. Сафиулла тукталып калды.
Анысын да алмаган түгел инде..
Ие. Күрмәгәнеңне күргәнсең анысы Ә күрәселәрең алда әле.
Син. Сафиулла абзый, әрләмә инде.—диде Габдулла, алда әй- тәсенә алдан үзе көлеп — Син ал гыдан бишкә күчмә инде Нәрсә аны — Iурысын әйтәм дигәч, әйт.
Менә маладис, ә? Әйтәм җирле ишеттергәннәрне — син дә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел икән шул. Хәер, ни әйтмәкчием әле мин'’. Ие Менә. Габдуллаҗан, сиңа тагын чит-ят бер йортка аяк басарга туры килә инде. Чит-ят йортка гына, ә чит-ят кешеләр тарафына түгел, ие Анда сине беләләр.
Мин дә беләм лә инде, -дип уфтанып алды Габдулла.- Кырлай бик ерак калды бит. Кайтып китәм дисәң дә... Әллә ничә көн кирәк...
Туган җирләр кемгә дә бәһасез кадерле инде у i Тик нишләмәк кирәк: татар башын язмыш йөртә шул. язмыш. Шуңа күрә торган җир дә ул хәтле ачы тоелмый. Алла җүн кылса, шөкер итәсең... Син бер дә нитмә бәгыреңне көйдермә. Болай да көйгәндер Минем каннага, синең жизнәң бик ипле кеше ул. Синең хакта яхшы хәбәрдар Ни хәл итәсең: син анда каңгырап җөрисең. ул монда каңгырауда. Быел, җыл башында, алдан кызлары Мәрзия, аннары уллары Гобәйдулла вафат булдылар. Бер атна дигәндә, бер-бер арглы.
— Белом. Бәдретдин абый сөйләде инде.
— Сине алдыруы да менә шуна. Бәдретдин абыеңа сине жә бер килгәндә үзен ала кил. диде, жә берәү белән җибәрергә кушты. Ул «берәү» менә мин булып чыктым инде, рәхмәт төшкере' дип. Сафиулла көлеп куйды Әгәр тиз генә ияләтеп китәргә авыр булса, ятсынмассың, үзебезгә килеи-китеп йөрерсең. Габдерәуф янына Бар күк киңәшем менә шулые. Габдуллаҗан.
Рәхмәт яусын. Сафиулла абый
■ Әйдә Фатыйма апаң барып җитте инде Көтәләрдер
Алар икәүләп чатка таба атлап киттеләр
Ул якта су мичкәсе салынган чана тартып узган ат күренде. Ә аларның каршысына. япкан яшел чапанын жил-җил китереп, чаттан кызларга тартым җыйнак кына яшь бер хатын килеп чыкчы
Нихәлләрегез бар9 дип эндәште ул тыйнак кына Ә игътибарын читтән үк малайга юнәлтеп якынайды
- Аллага шөкер. Исән-сау кайтып җиттек. Газизә, дип. Сафиулла Габдулланы аркасыннан алгарак этәрде Күреш. Габдуллаҗан Бу апаең Газизә була.
Габдулланың күңеле күтәрелеп китте Аның көр тавыш белән Таныдым, таныдым! Нихәл, апай9 дигән шат тавышы аңа иелгән һәм кочаклап алган, аркасыннан кагып сөйгән хатынның кочагында күмелеп калды.
— И наным. Үскәнсең, сөбханалла! диде Газизә, аны үбә-үбә Сине соңгы күргәнемә күпме инде ике ел. дип, ул еламсырап алды. Кырлай белән Казандагы туган-тумача ни хәлләрдә калды9
Шөкер генә. апай, шөкер генә. дип. малай Газизәнең кочагын* нан тарсынып чыкты Бик күпләп сәлам әйтергә куштылар
И-и. наным дип сузды Газизә, аның саен ни елмаерга, ни еларга белмәстән Шулай да куанычына караганда Габдулла энесенең лә. үзе кебек, чит-ят җирләргә китерелүенә ачынуы басарак төште, елыйсы килә иде
Сафиулла аның аркасына сак кына кагылып
Куанырга кирәк. Газизә сеңел, дип. юаткан булды, гик үзенең дә күңеле тулып бугай, башкача сүзе булмаганга Юл өстендә тормыйк инде, дип өстәле.
Газизә малайның әрҗәсен үзенә алмакчы иде дә. Габдулла бирмәде.
тугарып тора иде. .... ,
Әссаламегалвйкүм. Гыймадетдин, диде аш Сафи, с.а
BotawftKTM ..CW KIM’ 1ИИ. .'IC.e ир ее. Kill.НГК I... ОШ1.Ш, Сафие I IU белен күреште, аннары Газнэего ла кул окр le Мен... кунак е, .,1 ей жи.кш. нк..-aii! дин еузлы ' . Ьаышы кор. м, шп. ............................................................ е
елмаюлы «да. Башына сырма бүрек, оеш... кайры .ун кш« -P rai ii.ui I абдуллажаи бит аде? Низал сон. Габдуллаҗан
үзе күтәреп китте.
Авыр түгелме сон9 дип сорады Газизә
Юк. диде Габдулла. Укырга гына авыр ул.
Ни соң анда синең?
Укыган вә укыр сабаклары, диде Сафиу .ла
Утыз адымнар атлагач, асты таш. өс.е агач булган ике камы йортка килеп җиттеләр Аның капкасына керер алдыннан малай, артка каерылып, апда-монда караштырып аллы Әйтерсең лә. билгесе «леккә габа тагын бер алым атлар алдыннан, нәрсәнедер барлап каласы
килә иде. ,, ,
Кече капканы ачып, ишегалдына уздылар Чылбырлап куе пан йөнтәс п тынычсызланып өреп алды, арлы-бирле йөренер, ә кереште Анда бишмәт кигән бер ир-ат баягы мичкәле чанага җиккән а.ны
Әйбәт әле. диде малай
Сафиулла тамагын кырып
Кунак булырга—ул өч көнгә төшмәгән лә! дип елмайды.
- Шулай, Сафиулла абый, шулай. Төкле аягы белән үтсен инде,— дип. Гыймади атны түрдәге корылмаларга таба җитәкләп китте. Баскыч ишегендә алъяпкычлы, почмаклап яулык япкан бер яшь хатын күренеп алды, тик ул. исәнләшеп тормастан:
- Сөенче, сөенче! дия-дия, баскычтан өскә менеп китте.
Өчәүләп шунда күтәрелгәндә ул хатынның эчтән тагын:
- Сөенче, байбикә! — дип кабатлаганы ишетелде.— Килеп җит-теләр!
Габдулла апасына күтәрелеп карады да:
Кәгәләр икән әле! — дип елмайды.
Көтми ни! диде Газизә, куанып.
Нихәл. Гайниҗамал, дип, Сафиулла әлеге хатын белән исәнләште дә өйгә узды һәм. ишек чаршавын кайтарып. Габдулла белән Газизәне эчкә үткәреп җибәрде.
Алар ян-якларда, түрдә берничә бүлмә ишекләре күренеп юрган алгы бүлмәгә аяк бастылар. Шуннан соң булган хәлләрдә— күрешүләрдә. танышуларда, аңлашуларда, сөйләшүләрдә Габдулла игътибар үзәгендә булып, ул әле куанды, әле уңайсызлану, әле тарсыну, әле ятсыну, әле тагын көр күңеллеләнү хисләре кичерде.
Бу Габдулланың атасы Мөхәммәтгарифның бертуган сеңлесен (ул да Газизә а1лы) алган. Уральскида уртача саналган сәүдәгәр Галиәс- гар Госманов йорты иде.
Алданрак килеп өлгергән Фатыйманың хәбәре белән аларны биредә көтеп торалар иде инде. Ул үзе чишенеп тә куйган. Иң алда, затлы яулыгың гөзәткәләп. Галиәсгар байның хатыны Газизә1 Габдулланың атасының сеңлесе тора. Кичке ашка әзерләнүеме, әзерләнеп бетү вакытымы булганга, өйдәге хатын-кызның кайсысы савыт-саба, табак, чынаяк- тәлинкә. самавыр, чүлмәк, кайсысы сөлге-тастымал. кайсысы тагын нәрсә тоткан. Галиәсгарның ирдән аерылып кайткан өлкән кызы Зөһрә - озынча буйлы. 1уры кашлы, нечкә борынлы, тар иренле хатын да шунда: Габдуллага, бүлмәгә яңа килеп кергәннәргә артык исе китмәгән ише. ничектер, өстән, ят итеп караучан. Читтәрәк— йорт хуҗаларының тагын бер кызлары — ул да Фатыйма атлы бар. Ә Гайниҗамал. кызыксынуын басып, ишек төбеннән узмады әле. Тере хатын булса да. хуҗалар сүзеннән чыгарга күнекмәгән
Габдулла, килеп керү белән, бүреген салды да менә шундагы җиде хатын-кыз һәм Сафиулла арасында бәләкәй, ят, оялчан, куркынган, рәнҗегән бер малай булып калды.
Ботын чабып, иң әүвәл өлкән Газизә телгә килде:
И-и!.. дип сузды да. күзенә яшь килеп, аны яулык очы белән сөртеп-сөртеп алды.
Бер кавым ирексез тынлыктан соң кыскача гына, мәгәр тиз-тиз — аннан башлап, моннан очлап дигәндәй бүлмәдә сүз өс генә сүз. хәл- әхвәл белешү авазлары яңгыраттылар:
Узыгыз, уз!..
Нихәлләрегез бар соң?
- Аллага шөкер!
Мактап йөрисез икән. Нәкъ аш-су өстенә туры килдегез..
Хәзер, хәзер.
Сафиулла белән Газизә чишенеп, аларга ара-тирә булышкалап тор-дылар.
Өлкән Газизә, башкалар ишетмәслек итеп. Гайниҗамалга:
Нәрсә уклау йоткандай торасың инде? Күрмисең мәллә ишәйдек. Кунак самавырын да куеп җибәр, затлырак чәй әйберләрен чыгар.
Ары таба ике Газизә бергә туры килгән күренешләрдә Өлкән Газизә дип язылыр Фатыйма да — шулай ук. (Автор искәрмәсе )
ла. Менә кем ләбаса ул «самавыр», менә кем1 ланын инснә кулын куйды да алгарак этәрде
И-и!.. дип сузды тагын Өлкән Газизә лкм-тмииш-м
Өс-башыңны сал әле. Нишләп торасың болай моңайган шикелле? Зөһрә. Фатыйма1 дип эндәште ул кызларына. Куегыз пестәләрегезне. Ниме дип карап торасыз? Өс-башын салдырыгыз, үрнаштырыт ыз. аягына яңа оекбаш, ката кидерегез...
Үз кулым да бар ла! диде Габдулла. Нигә мине һаман, һаман...
Нитмәде, Габдуллаҗан. дип. әйтер сүзен әйтеп бетермәстән. Сафиулла малайның шарфын, биленә салынган чуклы гзәрне, аннары бишмәт төймәләрен чиште. Куеп тор инде шул әрҗәңне, җә!
Малай әрҗәсен аягы янәшәсенә куйды да әкрен генә, ләкин эчтән янганын сиздереп:
Мин кайда да ирекле түгел инде. диде.
Ничектер шундук бердәм төстә, зиратта хәер биргәндәй ымсынышып һәм шуның белән саваплы булырга теләгәндәй, аны чиратлашып чишендереп тә куйдылар
Өлкән Газизә малайны баштанаяк күздән кичереп чыкты Кызганып та куйды кебек, ошатмаган да сыман булды Тик моны һичкемгә сиздермәде. Алай да. аның киемнәрен әйләндергәләи карагач, коштабак тотып чыккан Гайниҗамалга.
Аскы өйгә төшереп куй. Аруларсың, лиле. Гыймадига җиткер: мунчаны карасын, су җылытырга куйсын. Габыннан куп алганнан соң. мунчалалан коендырып чыгарырсыз Аннары у т. малайның күңеле үсеп китсен динме, әллә үзенең аңа карата илтифатлы бу нанын һәм буласын белдерәсе килепме Әй. канатым! Менә әйбәт Ки леп кергән сәгатең фәрештәләрнең амин дигәненә туры килсәчс1 Аллаһы Гәгалә җиде оҗмахның ишеген ачып керткәндәй итсен1 тип тс тә к
Малайның күзенә нур керде. Тирән игеп тын a in.i да
Рәхмәт, гута. Сүзеңә каршы Аллаһы Сөбханә »■> Гәгалә йор-тыгызны бәрәкәтле, бәла-казадан имин итсен! дип. җай тына алгарак узды, иркенәеп, рәхәтләнеп кипе
Амин1 диештеләр.
Малайның җавабы ян ишекнең ачылган һәм анда чиккән түо<нәй. утыртма якалы яшел күлмәк өстеннән тире тон җылыткычы, аягына читек кигән Галиәсгар I османов күренгән чакка туры ки ис Малайга канәгать икәнлеген, әйткәнен хуплавын белдергән сыман, ул пөхтә мыегын сыпырып куйды, тамагын көр игеп кырып алды
Бәрәкалла! Нинди тавыш дисәм, кеше бар икән тәоаса тип. ул иң әүвә т I абду тлата ике ку тын күрешерт.» суны Ничә • сон чичафир мс.иа кем Габдуллаҗан? дип күрешкәч Оилүк әйдүк каениш дип. аркае ............................. катын, башыннан сыт .......... ... a 1 ты I а ти.ч-ар шу тай ук
якты чырай, кор кәеф күрсәтеп. Сафиу тла бе тән дә исән төште Аннары соң Дога кылыйк1 диде
айтсп'мен баз ла? AR яияРгв онытмады baiu га Гыймадига төшеп әйтеп мен баздан бер чирек кымыз кертеп чыксын
ТӨШС" k""e Лв- аш^
Ничекләр кайтып җиттегез сок? тип сорады Ө ткән Газизә
Ьср самавыр симасича торып, сейләп бетермәде түте тлер Дүрт кон Казан каласында кундык, бер кон Чистанла. бер кон Ырымбур- да. Татын әллә ниткән пучты стансыл арында. авылларда Җәмгысе унсигез кон тоташлаи юлда, диде Өлкән Фатыйма
Сату-алулар ун булдымы сон?
— Бик уң. бик уң! Анысын тагын бер самавыр екмаенча торып.
— Синеке шул самавыр төбеннән узмас инде, диде ана Сафиул- дип. ул арттан Гаодул-
Каяле. эием-җанашым!
Догадан соң Сафнулла
— Аллаһы Тәгалә сезгә дәүләтегезне киң, бәрәкәтле итсен, кыямәт көнне иманыгызны, йөзегезне нурлы кылсын, дин. битен сыпырды.
— Амин!—диештеләр.
— Сиңайтәм,—диде Галиәсгар хатынына.— кунакларны бусага төбендә аягөсли тотмыйк алайсаң. Аш-су белән мөшәррәф (кадер-хөрмәт- ле) булыйк
— Озакларбыздыр. — диде Сафиулла, кыстаткан булып.
Хатыны да:
— Ие шул, ие,—дип, җөпләргә кирәк тапты.- Без табыннан яңа гына куптык Төн кергәнче мунчада буласыбыз бар әле.
Кече Газизә дә:
Ирем Габдрахман югалтыр.— дип куйды.
И-и!.. Бер самавырлык кына урыныгыз калгандыр әле.— диде Өлкән Газизә.
Ярый соң. Аштан олы булып булмас,— диешеп, җай гына, бер- берсенә юл куеп, кул-битләрен юыштыргалап, кызыл башлы сөлгегә сөртенгәч, җанланып, сөйләшә-көлешә дигәндәй, берәм-берәм бүлмәләргә кереп киттеләр.
— Әйдә, монда узыйк,— дип, Галиәсгар Сафиулланы бая үзе чыккан бүлмәгә әйдәде. Хатын-кыз, Габдулланы ияртеп, каршы якка узып бетте. Фәкать ара-тирә Гайниҗамал гына күренгәләп, ул әледән-әле ул-бу ризыкны, савыт-сабаны ташыштырып йөренде.
Галиәсгар байның бүлмәсе затлы мебель белән җиһазландырылган, асылмалы лампа белән яктыртылган иде. Иң әүвәл эш өстәле күзгә ташланып тора: анда — кәгазьләр, төрле кенәгәләр өеме, язу-сызу әсбаплары, тәсбих; бизәкле урындык турысындагы диварга кечерәк һәм чын зурлыктагы ике счет элеп куелган. Өстәлнең ике ягында китап тулы пыялалы шкафлар тора. Аяклы зур сәгатьнең ялтыратылган җиз теле һәм авыр герләрендә ут нурлары чагыла. Тирәсенә алты урындык тезелгән самавырлы аш өстәле әзер иде инде
— Йә. сөйлә,— диде Галиәсгар. һәр икесе бисмилла әйткәннең соңында чынаякларга чәй ясап
— Адәм сөйләр, тәкъдир көләр инде ул,— диде Сафиулла, ашыкмый гына чәй эчә башлап һәм кинәттән башлаудан читләшебрәк. Ил белән киселгән бармактан кан чыкмый дигәндәй, түзәсең инде Акчаң меңлек булса, хәл иминлек анысы
— Ярар! Тәкә башы күрсәтеп, эт ите саткан ише итмә инде син. Алты-биш Сапый дигән атың Казан белән Җаек арасында койрык болгап чабулап йөри. Телең күздән күләгә алырлык. Ә монда Галиәсгар бай булып, Галиәсгар бай алдында тел яшермәк булып маташасың тагын!..
Соң, җизни, табынга утырып җитмәстән телгә кан төшереп тә булмый инде ул.
— Алла бәндәсе! Ярар дим бит инде, ә! һаман үз туксаны туксан... Мә, кымыз тотып куй соң,— дип, Галиәсгар агач җамаякларга чүлмәктән кымыз салды.
Сафиулла җамаягын күтәреп:
— Менә бусы бүтәнчә!—дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
Эчеп куйгач, тамакларын кырып һәм мыекларын сыпырып алдылар.
— Тешкә килешә бу! — диде Сафиулла.
Галиәсгар тынычланып калды
— Син. Сафиулла кияү, меңлеген миңа калдыр аның. Иминлегең шунда булыр.
— Менә рәхмәт! Дөнья фани, хакыйкать бакый Дөрес әйтәсең. Сөттә коенгандай була алмасак та, болай, Аллага шөкер, кәсеп бәрәкәтле булды.
- Чана алып кайттыңмы?
- Әлбәттә. Әйтергә оялмыйм дисәң, кушканны кылмыйммы соң! Бик хутлысын, затлысын гына сайлап алдым
к ,...п.Рп?\.БаЯСе""Э" тормам х"ср. шиәтесе дәар> тына идеале. Тик сп башында далага кыргызларга чыгып керәсем бар Ә сәүдәдә, үзен беләсең, барлык яраштыра, юклык орыштыра ул.
- Бәясе димәктән Эсселәтеп җибәрде әле. дип. Сафиулла камзулын салды да урындык аркасына элеп куйды Ишек ачылып. Гайниҗамал аш. иг кертеп чыкканны көтеп алгач кына, кулын артка каерып, түш кесәсенә үрелде:
Монда бер Казан күчтәнәче түземсезләнеп тора иде әле бәләкәй генә «урыс малае»
Хатын-кызлар утырган бүлмә дә зәвыклы, ипле иде. Төрле җирдә һәм тәрәзә төпләрендә гөлләр күп. Күренекле урынга шулай ук бер өем китап куелган. Алар өстендә икс тәсбих ята. (Бер-очтан шуны да әйтеп китәргә кирәк һәр бүлмә ишеге турысына нәфис шәмаилләр эленгән һәм аларның кысалары^ кызыл башлы яисә чиккән сөлгеләр белән бизәлгән иде.) Бу як сәкеле булуы белән аерылып тора, урын-җир. мендәр-түшәккә, намазлыкларга бай.
Табын да шушы бүлмәгә әзерләнгән идс Габдулла башта, ятсынганга күрә, аягын салындырган килеш сәкенең чигенә генә утырган иде. Этәреп тә күтәреп дигәндәй, аны сәкенең iүренә үк менгерделәр
- Йә. Алла белән юллашкан ише. итәгеңә карап утырма.
Без сине монда тиклем читкә кагар өчен чакыртып китерттекмени? диде Өлкән Газизә.
Ие! Мулла баласы лабаса син. Үз урыныңны белеп, чамалап кына йөрисе, бел аны! дип ярарга тырышты Өлкән Фатыйма
Карасана! Өебезгә бала яме керен китте, күз тимәсен, тьфү. тъфү. диде Өлкән Газизә, аягын бөкләп утырган малайга сокланып Аша әйдә. аша. Менә, каз ите.
Катнашуны кирәк һәм урынлы санап, шунда Зөһрә телгә килде
- Бер дә ялындырып торыр сыман күренми әле, дип куйды Тора-бара кеше өендә идән себерергә тотынмаса ярын тагын
Алдыбызда уйнап йөрсә, сабагын укыса, мәрхүм Гобәйдуллабыз кайт ысын басмасмы, ходай кушып. Безгә артыгы кирәкми, диде ана
Габдулла ялындырып тормады.
Кем дә кем «Бисмиллаһи-р-рахмани-р-рахим»ны гаими әйтеп, ашарга утырса, ул кеше белән бергә шайтан ашый алмас Шайтан «Бисмилла» әйткән кешеләрдән качар
И-и! Алай икән дин сузды Өлкән I азизә.
Каян бс тен бетердең моны? дип сорады Кече I а ти тә
Сәгъди атам Мәш әр базарыннан бер китап сатып алып онргән иде Кулдан тына язылган «Фазаилеш-шөһүр» гнп атала > т китап 1ШЫН би.ый ............................................ 1м “Т«м ы ,см “Ьикми i.lahn р p.i.M.iHH-
р-рахим» дип әйтеп нчрч. >л кеше утта янмас суда батма.. аны чан чакмас вә атулар зарар бирмәс».
Амин! ДИН битен сыпырды Кече Гаши Кая к. паным, чәен
каршы анасы.
Малай, бу сүзләргә әлләни илтифат итмәгәндәй, тыйнак кына утыр- ды-утырды да алдына куйган икмәк телеме белән иткә үрелде
Бисмиллаһи-р-рахмани-р-рахим!
Ай. рәхмәт, балам! Өй яктырып киткәндәй булды табаса. дип мактады аны Өлкән Газизә.
Атабыз госле булырлыгы теленнән саркып тора шул аның, диде Кече Газизә.
Бигрәк мәгълүматлы, инсафлы бала икән, дип җөпләде Өлкән Фатыйма
— Алай күп белгәч, әйтеп бирсен әле менәтерә: «Ьисмил.та»ны нигә гел әйтешле? диде Зөһрә төксе игеп.
не яңарт мим
Шулпага да вакыттыр.—дип. Өлкән Газизә малайның алдына чүлмәктән аш салып бирде. Ул «Бисмилла»ның хикмәте бихисап дип. беркөн ашта да сөйләп утырганнарые аны..
Бихисап, бихисап! — диде малай Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә әйткән: «Үземнең гыйззәтем вә олылыгым белән ант итәмен ки: кем дә кем Мөхәммәт өммәтеннән берәү ихлас белән «Бисмиллаһи-р-рахмани- р-рахим» дип әйтсә, аның ләүхе-л-мәхфүзенә җиде йөз еллык гыйбадәт савабын язармын», дигән.
Кече Фатыйма ашавын да онытып:
- Тагын, тагын,—дип сорады.
Ярар. Аптыратмагыз. Тынычлап ашасын.— диде Зөһрә.
Күтәргән кашыгы өстеннән малай аңа туп-туры карап:
Ашаудан вакытында туйсаң, савап була, «Бисмилла»дан тую гөнаһ.—диде һәм Кече Фатыйманы җавапсыз калдырмыйча:—«Бис- миллаһи-р-рахмани-рахим» унтугыз хәрефтер. Газап фәрештәләренең дә олылары унтугыздыр. Кем дә кем «Бисмиллаһи-р-рахмани-рахим» дип әйтсә, унтугыз газап фәрештәсеннән котыла, газап кылынмый. дип өстәде.
Зөһрә малайның үзенә читләтеп әйткән җавабын ошатмады: үзалдына дигәндәй, әмма барчасы да илтифат итәрлек һәм ишетелерлек рәвештә:
Бу килмешәк өч көн торса, бөтен йортны үзенеке саный башламагае әле,— диде.
Авызыңнан җил алсын ла, Зөһрә апай,— диде Кече Газизә.— Әйтергә оялмаган кылырга оялмас дигән шикелле, бу ятим баланы кага-нитә калсаң... дип. ул әйтеп бетерүне уңайсыз күрде.
Малай тыныч калды. Ул инде сүзен һичкемгә юнәлтмәстән:
Кем дә кем ихлас белән «Бисмиллаһи-р-рахмани-р-рахим» дип әйтсә. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә шул кешенең шушы егерме дүрт сәгатьтә булган гөнаһларын гафу итә.
- Кайлардан шулай бакыйлык сыман отып бетергән диген, ә? - диде Өлкән Фатыйма, ихлас гаҗәпсенеп.
Безнекеләр шулай зиһенле булды ич инде, тута,— диде Кече Газизә, тыйнак кына мактанасы килеп.
Өлкән Газизә Габдулланың тәлинкәсенә бүтән ризык салып:
Менә, бисмиллаһи-р-рахмани-р-рахим. каз аягы белән бүтәкәсеннән пешкән бәлешне ашап кара әле.—диде.
Урыным калмады ич инде’ —диде малай, җайлабрак утырып. Аңа кинәт рәхәт булып китте. Гыйлем иңдереп, савап калды. Үзенең дә чегән арбасыннан төшеп калмаганлыгын ипле төшендерде Гел кагылырга да_сугылырга димәгән!
Йомышы бар кебек. Зөһрә бүлмәдән чыгып китте һәм бу юлы инде фәкать үзалдына, чынлап ышанып, зәһәр итәргә тырышып
Ничек карыны ярылмыйдыр,— дип пышылдады Ни әйткәненә үзе дә өркеп китеп, тиз генә: Әстәгъфирулла! дияргә тиеш тапты, һәм ул көтмәгәндә: Бисмиллаһи-р-рахмани-рахим. -дигәнен сизми дә калды.
Тагын бер генә чынаяк чәй эчеп куй әлс. наным, дип. Өлкән Газизә Габдуллага тагын чәй ясап бирде - Сөтләп, күрәгә белән! Әнә. әфлисуныннан да авыз ит. Җаныңа ял бирсен. Ә тәнеңә ял —мунча булыр. Гыймади абзаң юындырып чыгарыр да йокларга салырбыз Ә без монда өс-башыңны яңартып көтәрбез
Яңартылган инде ул. Кырлайдагы Сәгъди атам белән Зөһрә әнкәм монда чыгып китәр алдыннан гына яңартып озаттылар Кирәкми мина бер пиегез дә!.. Әнә. сабакка йөрергә асылмалы киндер букчалы итсәгез, шул җиткән. Сезнең киндерегез дә юктыр әле. Байлар киндер сукмый ул...
Җә. җә, киреләнмә,—дип кисәтте аны Өлкән Фатыйма. Ул ни көләргә, ни еларга белми торды Табарбыз, тапмыйни' Киндер генә тапмаска без әллә!...
Ишек чыбылдыгын кин ачып һәм бүлмәне ЧУЛПЫ ЧЫНЫ белән ТҮТЫ- рып, юантык кына бер хатын килеп керде Бала итәкле күлмәген сыпыр- галады. яулыгын төзәткәлөде. һәм. әлбәттә, сәке гүрендәге чит-яг малайны шәйләми калмады
— Бәрәкалла' Әллә бу теге миңа кода тиешле шәкертме0 Исән-сау килеп җиткәннәр дә мени. Ходаем0 Шулай, гамак тәмугка җиткерер ди ул. Ьу теләккә, тугыз корбан суйсаң да. ирештермәс' лиле ул. суык майның кайнар iабага салынуы кебек чатыр-чотыр килеп
Аның соңгы сүзләрен Өлкән Газизә көтеп кенә торган диярсең. Ул Габдулладан да^ яшереп торырга кирәк санамыйча:
Кеше суйган мал ашы ашап кына теләккә ирешеп булмый шул’ диде. Бик ирешер идең дә кана, бәдәл-хаҗга йөреп кенә кияү синең ни теләп тә тулмаган карыныңны тутыра алмас шул Таныш соң. Габдуллаҗан: бусы жизнәңнең сеңлесе Газизә җиңгән булыр Бездә торалар
— Аллага шокер! диде ана Газизә, түшен киереп Аштан ашка гына йөргән көннәребез әле' Аннары ул Габдулладан дорфа сүзе өчен үкенгәнен белдереп: Син шул Габлу глаҗан мыни инде, бәгырькәччәем0 Әйттем исә кайттым, яме. наным, яме? диде
Малай сәкедән шуып төшеп, аптыравыннан күрешергә дә оныткан кыяфәттә оч Газизәгә дә карап алганнан соң;
Монда башың адашырлык икән: берьюлы икс Фатыйма, өч Газизә! дип көлде. Әллә дөньяда бүтән исем беткәнме? Бер казанга ике тәкә башы да сыймый, дигән булалар тагын!
— Кара, кара, диде яна кергән Газизә, аңа күзен тутырып карап һәм чигенә-чигснә. Бусына тиклем артыксынып ө ггергән инде әллә ’
Хатын-кыз тыенкы гына, ләкин кинәнешеп бердәм көлеп җибәр
мага: _
Бар. кызым. Гайни апаңа чыгарып бир әле. яңартсын, диде
Хәзер, әни Бу самавыр бик гиз каннан чыга ул Аннары ник гер тиз сүрелә тагын _
Чат минем төсле инде' диде яна кергән Газизә. елмаерга тырышып. Чат минем төсле...
Ә Габдулла ишек гурысындагы шәмаилгә күтәрелеп каралы һәм аның пыяласында Кырлайдагы ага анасы чагылып киткәндәге шнкел ге тоелгач, артка чигенде, китап өеменнән берсен алып актарырга, туктап- туктап укырга кереште. . ......
’ Бувакы. w шпс.е шамай |С пыяласын ы Кече Фа.ыймш ......................... ни
аып.ы күренеп узды Ә Галилар Г.км, .................. .....
...... .... vaeneu һ..м Сафиулланың гирлап-пешаан йо.ырс камырым иле Зип. пле шәп сәгагснсн зур 1« са .мак ... ............................. ко..ерс-n диярк-я
чайкшк' д" чайкала Тия почмактагы .ур к.пгеда .агып береү башына
деләр.
Гыйлемлеге өстенә җор телле дә икән әле үзе! дип сөенде Өлкән Фатыйма.
Кече Газизә дә канәгать калын:
Әйтәм ич, чат әти инде менәтерә! дип өстәде.
Башына төшсә, сыясың икән аны. диде яңа кергән Газизә, кинәт мескенәеп калып Кырыгына бер иман, угызына бер комган булса да. сыярга туры килә Ни хәл игәсең шундый гозлы су сипкән жир ин те бу минем бертуган абыем Галиәсгар йорты. Үзенең генә бәхете бу гмалы б.п bipi.K.i'iM.icMiicii бер-бер артлы күз унында тоткан yt ш белән кызы дөнья куйсын әле. ә?! Ярар. Габдуллаҗан бәгырькәччәем. шик гәнмә сине дә монда пи торган авылларына, ни Казан каласына сыймаган корбан тәкәсе итмәскә генә хәлебездән килер Алла жүн кылса ничек го сыешырбыз, дип, ул сәке чигенә утырды да яулык очын күзенә тидереп тидереп алды
Өлкән Газизәнең дә күңеле гулышты бугай у г самавыр битенә учын куеп карады да. аның суынып беткәненә тәгаен ышангач. Кече Фатый
кара хәтфә кәләпүш, өстенә казаки кигән, пөхтә генә еакал-мыеклы кеше күренеп тора иде. Күрәсең, ул салкыннан әле яңа гына кереп чишенгән, йөзе кызарынган, кулын әледән-әле мич йөзенә куеп-куеп ала. Күз читләре әллә күләгәдән, әллә сөрмә тартканга каралыбрак, гирәнәебрәк күренә.
Галиәсгар бай аңа кырын гына карап:
Табынга уз, кияү.— дип эндәште.— Самавыр суынып бетмәгән әле. Хәер, сиңа тансык нәрсә башка инде башкасын...
Тәкъдирдә шулай язган, күрәсең, -диде Фәтхетдин -«Әл-әмер әмриллаһ», диләр аны. Ягъни, «әмер иясе Аллаһның әмере» дигәнне аңлата.
- Белмәгән эшең юк, кинәндергән төшең юк дисәм, ничек инде?. Аштан-ашка йөрисең дә, әллә кайда гына төшереп алырга да өлгер үзең. Каян килгән байгура!
— Алай димәле, жизни! Менә тагын җәренгә бәдәл-хаҗ килешеп кайттым. Кәсебе ташкүлчим булса да, тынчу мәдрәсәдән соңра, кеше хаҗы саналса да. бер җир гизеп, әзме-күпме савапка ирешеп кайту булыр. Дөнья гизүнең тәмен беләм мин.
Анысы җае чыкканда тәмен белүләрне әйләнеп үтмисең инде үзең. Кая. Сафиулла, булмаса, пычак калынлыгы гына Казан күчтәнәчеңне салып бир шуңа. Бездән калмасын.
Өстәл аягы төбендәге яртылаш бушаган «чүлли» шешәсеннән җамаякка эчемлек салып. Сафиулла Фәтхетдингә таба этәреп куйды.
Гаеп итмә, кияү. Безнең эш бетмәгән әле монда. Бар әнә, өлешеңә разый бул да яңа шәкертең белән күрешеп чык.
Руза-намаз туклыкта, иман качар юклыкта,—дип, Фәтхетдин салып биргәнгә үрелде.— Иртәгә кайгы китерәсе бүгенге шатлыкның мәгънәсе юк-югын да... дип. эчкәч һәм нидер кабып куйгач, ул сакал- мыегын сыпыргалап чыгып китте.
Менә шуңа ышанып, үз балаң урынына алдырган, мирасчың булуны күз алдында тоткан баланы сабакка бир инде, ә?—диде Галиәсгар ризасыз кыяфәттә.— Ярар, күз күрер тагын. Аннан башка да хәлфәләр бетмәгән. Бср-икеел ияләшкәч, Габдуллаҗанны урыс сыйныфына бирми булмас, ахрысы... Булды, бусын калдырып торып, ары таба киттек,— диде ул һәм кулына алган каләмен тел очына тидереп юешләде дә алдындагы кәгазьгә язарга әзерләнде. — Югыйсә, бу минем күршем Ат барышник Бәдри байга бик үк ышанып та бетеп булмый. Товар бәяләре хакында әйткәннәре әллә хак, әллә ничек... Миңа карата зыянлы эш йөртмәсә дә, чабуы астыннан ут йөрткәли, диләр. Әнә. кызыл малчы Ишәк Хәсәнҗанның да көймәсен коры комга утыртып калдырган. Анысы ул Ишәккә типкәләп алуы да ярый-яравын. Бу атнада даладан олау белән Җомагул килеп төшәсе. Атлар куып, куй мае туңдырып. Миннән җурна булыр дип, килешенгән иде. Казаннарда поты күпме юра да. монда күпме шуның аермасыннан берәр тиен отсаң да. чутла! ач. хәйран гына җыела ул... Әйдә, Казанда кибет арышының хакы күпме дә. базарныкының хакы күпме? —дип сорады ул кибеп өлгергән каләмен тагын юешләп.
Поты кырык җиде тиеннән. диде Сафиулла алдындагы кәгазенә карап. Оны алтмыш бер тиеннән. Суккан арышның Чие!айныкы белән аермасы бер. йә ике тиен. Ырымбурда — поты кырык тугыз тиен.
— Базарда?
Алтмыш. Мин булган дүрт көн арасында ике тиенгә күтәрелде. — Солы?
Яңа сукканы утыз җиде тиеннән бара. Әвеннеке кырык. Базарда утыз сигез-утыз тугыз. Шул дүрт көндә өч тиенгә арны.
Җомагул белән карабодай ярмасы да әзерләп куярга килештем. Анысы күпме юра?
Поты бер сум да җегермс. Борайлысы алтмыш биш тиеннән бер тәңкәгә хәтле.
— Хәзер май бәһасен әйт инде.
Тар гына ачылган ишектә Гыймадинын түбәтәйле башы пәйла булды Филтәсе басыларак төшкән фонарь тоткан. Бүлдерергә кыймастан, ләкин үзенең барлыгын белдереп, ул учына иөткертәләпалды:
{. — һым
Ишеккә каршы утырганга. Сафиулла аны шәйләде-шәйләвен. Шуна күрә Галиәсгарның соравына жавабыннан бүленебрәк катлы
Май дим!
Гыймади тагын:
— һым!. . дин йөткергән атлы кыланган булды.
— Ни кирәк? - диде Галиәсгар. ана борылып тормастан.
Ни ие. бай абзый Теге шәкертне алмага менгәнием. Анарга мунча өлгерттем
Мунча! дип кычкырды аны үртәп Галиәсгар. тирләгән битен сөлге белән сөртә-сөртә Мунча менә монда у г гем Гыйма ICI.IHH Тегеләр ягында ул. тегеләр!. Майга җиттекме әле"’ Ие. май хакы күпме’ Сафиулла.
Сөт мае унбер сум жегерме тиен тора дип башлагач, ишекне сак кына ябып. Гыймади эчтәгеләрнең сүзенә колак салып горды. Идел буеныкы унөч сум, двәрәнски дигәне ундүрт, парижские унбиш
Өем сездән читтә, ишегем чыпта, дип. Гыймади каршы бүлмәгә юнәлде. Андагы ачылыбрак калган ишектән Габдулла тавышы ишетелә һәм үзе дә күренеп гора иде
«Иман шартьгян үткәч. «һәфтияк»кә күчтек инде. дип. ул Фәг- хетдингә җавап тота иде. Анын соңында «Бәлавам»ны көйләдек Шуннан ары «Кисекбашмка кереп калганыек
Хуп. хуп. дин мактады аны Фәтхетдин
Боларлан ары «Рисаләи Газизә»гә чыктым.
И-и! диде Өлкән Газизә, аларга кушылып Анын кияү, теге карасана, оныпым да инде ие! «Фәзаилеш-шөкер»
— ... «ш-шөһүр», дип төзәтте аны малай
Ие. Менә шул «шөкүридән әйтеп биргәннәрен ишетсән дә әле. кияү!
Фәтхетдин канәгать калганлыгын белдереп
Болай булгач, кода шәкертне үз сыйныфыма алмый булмас, диде Мин сине Мотыйгын хәзрәткә чисти хәлфә булуга җиткереп тот-
Хәлфә?! диде Өлкән Газизә, ботын чабып Ишкән хәлфә ди ул гаг ын? Кара бу малны! Ишәйгәннән-ишәя. Аллага шөкер' Иншалла. сәүдәгәр булыр. Ниндис геггә әле. әйеме. I абдуллажан’
- Җиткереп тоттырам, имеш, диде Уртанчы I азизә. Фәтхетдинне мыскыллап Тоттырыр нәрсәләрен бигрәкләр дә кешнәп гора шул синен! ,, _ in
Җәг ез инде, дип туктатты аны Кече I азизә Шәкерт алдында исәп-хисапларыгызны калдырып горыр илегез инде аны
Гыймади. ниһаято. бу ю ,ы кыю ровешто 6ү IM.II.I килеп кер |е
Мена кайла икон але ул! 1иле ул Габлу юага карап Кизсп җитмәгән көенчә малайдан мулла-сауднгәр ясамакчы булып гормасагыз сон Әйдо. малай, жысн жотрок!
Малай Газизе апасына таба елышып, шик. ......төстә
Тагын кая? дип сорады
Мунчагадыр, диде Кече Газизә аны юагып
Имынный! Килгән шәпкә кая оулсын ш г агын лиле ый мала Ипме. бикә, a IM.IIHK.I кигезергә тетесе-бусы әзердер HI У . иене ҮЗеЙОлкон" Газиз™тана чыгып, калай бизәме сандыкларның берсен ачы™ дә кием-салым арасыннан м.. ,.пп а ирарлаи к;
.... ... n:igi hi it.ii par ' гыннан ка чан «at шмж эзләргә керешге. Әлеге дә оаягы пацт
булгандыр, күрәсең: соңгы тапкыр үзенә якын исен иснәп калырга теләгәндәй, аларны битенә тидереп-тидереп алгалады.
Бар. диде Кече Газизә, малайны алга этәреп.
Мә, наным. Сау-сәламәт тәнендә туздырырга насыйп итмәде инде үзебезнең улыбызга. Сиңа язган икән, дип, Өлкән Газизә кием- салымны Габдуллага тоттыргач, Гыймади аны җитәкләп алып чыгып китте Артта әллә Галиәсгарның, әллә Сафиулланың:
— Куй җоны хакы...—дигәне ишетелеп калды.
Баскыч басмаларыннан төшеп, ишегалды карын шыгырдатып үткәч. мунча алачыгына килеп керделәр. Караңгы иде. Гыймади фонарь филтәсен күгәргәч, яктырып китте, эчтә булган нәрсәләр ачыгаеп калды.
- У-у, сезнең монда-а! дип сузды малай баш турысында! ы колгаларга эленгән каен, имән себеркеләренә күтәрелеп карап. Кырлай урманы шикелле!
Тышкы киемнәрен салырга керешеп, Гыймади:
Сездә әзрәк иемени?— дип сорады.
Бездә җитәрлек итеп кенә бәйлиләр.
Бездә дә артыгы җук аның.
Кырлайдагы Сәгъди абзый да шушылай мул әзерли торганые, базарда сәүдә итәргә.
Мунча себеркесе белән вакланып горырга Галиәсгар жизнәңнен өресе сыек дип белдең мәллә? Җаек байларындыр, казакъ, кыргыз бай-ларындыр шушы себеркеләр белән өтәм инде мин. Пешеп беткәнче чабыналар, малай. Ишегалды себерерлек чыбыгын да калдырмыйлар... Чү. нигә чишенмисең? Шикләнмә, малайларны алай ук каезламыйм мин.
— Оялам мин. диде малай тыенкы гына.
Кит әле. булмаганны! -дип, бил тиңентен шәрә, ә түбәнтен ак ыштаннан калган Гыймади малайның тышкы киемнәрен салдырып ташлады Болары җатсын шушында. Иртәнчәк Гайниҗамал апаң җуып. киптереп, сырлы бәләк белән язып бирер. Ә боларын эчкә алып кер Чыгышлый кияргә җылынып торсыннар, дип. Гыймади фонарен кулына алды.
Пар көдрәләтеп, эчкәре уздылар. Мунча ак. чиста, пөхтә иде. Гыймади гәрәзә пәрдәләрен тартып куйды, фонарьны матчадагы чөйгә элде, себерке пешекләнеп яткан агач тагаракны, комганны ләүкәдән түбән төшерде, шунда ике чүмеч су йөгертте, мич капкачын ачып, ташка да чыжлатып җилпеде.
— Ләүкәгә менеп җа1. Бер кавым тирләп ал.
Эссе,— диде малай ләүкәгә йөзтүбән яткач.
— Булмаенча!.. Сине кем диләр әле?
— Габдуллаҗан...
— Кушаматың җукмыни?
— Булды ди сиңа! Мулла малае ич...
Ә минем бар. Кырыкмыш Гыймади мин.
— Кырыкмыш тай гына була ул.
Шул-шул менәтерә! Әллә миңа Алаша Гыймади дияр иеңме?
— Дигәнем юк ич әле Ярый алайса, мин дә Кырыкмыш Гыймади диярмен.
— Диярмен мин сиңа! — дип көлде Гыймади —Матри аны!
— Миңа «Апуш» диләр. Син дә шулай диген. Тик үчекләп түгел. Мулла малаен үчекләү- гөнаһ!
Күнгән шулай диләр аны. амакай! -дип. Гыймади пешекләнгән себеркене алып селеккәләде дә. мич авызына чүх ечтән 1агын су җибәреп, шуның кайнарында себеркесен корылата төшкәч, малайның аркасына (идермичә генә буйдан-буйга җилпеп узды.
Габдулла эсселеккә чыдамыйча дугадай бөгелеп:
— Уй! — дип куйды.
Гыймади рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
Ә! Син әле алаймы? Кем Кырыкмыш? Әле бер генә үткән, ә ул инде «кырык» дип мышкылдый!
— Җитәр. Гыймади абзый! Үтерәсең! Арыйсында Нигә арыйм ди?
Минем әниләр —өчәү! Әтиләр дә' Бөтенесе өчен дә чабындырсаң. хәлдән таеп бетәрсең.
Гыймади әллә нишләп китте Хәлсезләнгән кебек, себеркеле кулы түбән салынды. Аннары ул себеркесе белән маңгай тирен сөртеп алды.
Алай икә-ән... Алайса, Апуш. өч әнкәң өчен менә бер. дип үткәч, малайны аркасына әйләндереп салды. Алайса өч атаң өчен менә тагын берне.
Синеңчә, шәп нинди була инде ул?
Каян белим'.’.. Шундый... очасы килгән күк
- Очсаң, кая китәр иең соң?
Шунда инде... Кырлайга.
Шулай Туйдырган җиргә караганда, тудырган җир гаргарак шул.. Мәле, себерке иснә. Мәтрүшкәле ул.
Малай утыргычка утырды да себеркене йөзенә каплады. Ул. йөзен аермыйча, тагын
Уй! Нинди тәмле! диде. Мәт рүшкә сездә дә үсәмени ул?
Менә инде! Үсмичә ни' Татар бар җирдә мәтрүшкә булмый хәл алып кер.
Шәрә килеш караңгы алачыкка чыгып баскач. I абдулла кинәнеп кулын җәеп җибәрде, киерелеп алганда колгадагы себеркеләргә орынды Алар исә. күңелле генә итеп, кыштырдашын кундылар Малай, күзен йомган хәлдә, аларны тагын, тагын кыштырдатырга югынды, хыялында үзен киң ябалдашлы бер ак каен аегында Hieii күр ге Ат ач көч ie җилдә тирбәлә, ябалдашы тузгый, гүя очып китәргә җыена и гс кеоек.
Җитәр инде, кер! дигәнен ишеткәч, ул. уйларыннан айнып, эчкә
Кызлар чәчемени, .>' лиде ул чаган е пас ................... .... ч к-ч ... .
кап IOKO кабыкларыччччччи бч Жив квас чнчн ча ... .ар к.к-.иырыр.а *..рер- без әле. жамс?. Каяле. «Гелжиһан» сабыны .......... ....... еберлече... чкр чын-
дырып җибәрим әле үзеңне. Апуш'
” ™ар“"“с"ме3 куй' Л"" «ДМ Гыймади һәм малайны калер- бу^ыХу, ҮКНЭ ТЭМ та6ыл- ’Дбындарырга кереште Менә
дигәнен №миДдэекалд”Й Та™" ҺЭМ V3C"e1' - *итәр. Кырыкмыш'
Малай карышмый иде инде. Аны пар, эсселек изрәгте. себерке иркәләде. Тәне шуңа тәмам күнекте Ана рәхәт иде
— Ә менә бусы үзең өчен. Апуш. Күне ICH пакъ. җанын ИМЙЯ ПИ, тәнең сау-сәламәт булсын өчен, киләчәк бичәң чибәр, сөйкемле, балаларың тәүфыйклы булсын өчен!
Шуннан соң Гыймади ишек төбендәге агач кисмәктән чүмеч тутырып су алды да, малайның аркасына шулай ук буеннаи-буена җилпеп җибәрде. Малай тагын:
- Уй! дип куйды да исен җыеп торып утырды. Салкын ич!
- Җылыга салкын, салкынга җылы килешә ул. Апуш Йә. төш. дип. Гыймади комганга таманлап су салырга тотынды. Булдымы сон'.’ Шәп! диде малай.
димени? Кәҗә сыртын саргай гигәнәк ише. мэгрушкэнен орлыгы laiap кешесе узган аланнарга уч-уч чәчелеп кала ипле ул Син бар. алачыкта
’’ "''гыймади агач танецча башча кайнар, a .............чры чаманчый-гама ......чй
салкын су тутырды да колчага эле............... урыннан яна мунчала үрелеп
Үзем, үзем! Син аркамны гына у.— дип карышса да, Гыймади малайны көчле кулы белән уртага бастырды да, китәрелгән башын сабынлап югач, буйдан-буйга сабынлы мунчала белән ышкып чыкты, артыннан тәпәндәге су белән юды. Тәпәнне түкте, чайкады, кулына комганны алды.— Кая. коендырыйм инде дә чыгарбыз.
Малай аның игелегенә тәмам ышанып бетеп, ни әйтсә дә үтәргә әзер иде инде. Комганнан су бетмәс-төкәнмәс булып акты да акты, акты да акты...
Хәзер сөртеник,—дип, Гыймади колгадан сузылып чиккән сөлге алды, малайны сөртеп чыкты. Киен, Апуш.
Малай эчке киемнәрен киеп куйды да нишләргә белми басып калды.
Бар. тышкы киемнәреңне киенә тор. Мин хәзер,— дип, Гыймади комганга тагын су тутырды, малайның чыгып киткәненә ышангач, ыштанын салып, үзе дә коенды, сөртенде...
Кергәндәгечә үк ишегалды карын шыгырдатып, алар баскычтан югары күтәрелделәр. Алар кергәндә хатын-кыз чәйдән торган да савыт- саба җыештырып йөри иде инде. Берара малайга «Мунча сихәтле булсын!» дип, Гыймадины мактап тордылар.
Шәкертне кая салабыз соң?—дип сорады Гыймади.
Әнә, әнә. урын-җире җәелгән дә инде.- дип. Өлкән Фатыйма сандыкларның киңенә ишарәләп күрсәтте.
һи!—дип куйды Гыймади, канәгатьсез төстә. Кунакны шунда кундыралар димени инде аны?
Алай димәле, Гыймадетдин. Бик җайлы урын ул! Бөтенесе чип- чиста. үтүкләнгән...
Юк инде. Болай итик әле!—дип, Гыймади Галиәсгар бүлмәсен барып ачты.
Ә анда һаман саныйлар, чутлыйлар, язалар иде әле.
Ат ите күпмедән? — дип сорады Галиәсгар.
Бер сум да туксан...
Алар тәмам тирләгән, кызарышып чыкканнар иде инде.
Бетмәдемени әле. бай абзый?—диде Гыймади һәм аларга һич исе китмәгән кыяфәттә, диванга урын-җир китереп салды, җайлап җәйде дә Габдуллаҗанны ияртеп керде.—-Кая! —дип аваз салды ул ишектән күренеп торган хатын-кызга - Чәй кертегез дә. йокласын әле шушында кинәнеп.
Безнең эш бетмәгән ич әле, Гыймадетдин! диде Галиәсгар ки-лештермичә.
— Сезнең бетәрлек тә түгел инде ул.
Җарар инде алайсаң. Әйдә соң. Сафиулла, залга чыгып дәвам итик булмаса.—дип. Галиәсгар алдындагы кәгазьләрне җыйнады, чутын култык астына кыстырды да. кымыз уртлап алгач, бүлмәдән чыгып китте.
Гыймадетдин...—диде Сафиулла тын гына һәм, чокырга баягы чүлли шешәсендәге калган нәрсәне салып җибәргәч, ияген какты: тот. янәсе. Китәсе булыр... Безне оныта күрмә тагын. Габдуллаҗан. Кил. җәме! дигәч, алар малайны ялгызын гына калдырып, чыгып киттеләр.
Кече Газизә кереп, малайга чәй эчертте, сүзсез генә карап торгач, җайлап яткырды һәм эленгән лампаны сүндерде. Бүлмәдә малайның ачык күзе генә күренеп, сәгать тавышы гына ишетелеп калды.
Юка гына боз парчалары белән бизәлгән ике тәрәзә пыяласы ай нурында көмешләнеп, идәнгә, җиһазларга шуның зәңгәрсу яктысы сузылып яткан да көзгегә әллә кайларга кереп киткән. Габдуллага йокы урынын җизнәсенең җыйнак эш бүлмәсендәге күн диванга җәеп бирделәр. Урыны йомшак, җылы булса да. аның күзе һаман ачык әле. Салмак кына итеп, сәгать йөри. Менә ул берне сугып куйды Ничәнченеңдер яртысынадыр инде. Малай ничәнче икәнен белми Үзен аның булачак
хәлфәсе лип таныштырган, ниндидер кода абзый тиешле кеше, күрәсен. тонык кына булып, шуның гырылдавы ишетелә. Ул монарчы белешле булмаган Газизә җиңгәсенең аңадыр инде сукранып эндәшкәнен танып ■ала: «Синайым. борылып яг, борылып дим!» Гырылдау тынып кала Ә кайдадыр ялгыз чикерткәнең тигез, күңелле зыңлавына малай рәхәтләнә үк чикерткә тәр кайда да бир икән
Идәнгә сузылган яктылык кинәт тәрәзәгә таба шуышкандай була, аннан Габдулланың күңеле аша тышка чыгып китә һәм малайның күз алдында Җаектан Ырымбурга. аннан Чистайга. тагын. Казанны үтеп. Кырлайга гиклеп барып җитә. Ялгыз бүренең моңсу улавы ишетелгәндәй була, бу улау бераздан ниндидер бер этнең шат өрүенә әйләнә сыман Кемдер гөлдерек. тук тавыш белән көлә, ниндидер бала авыл йортының ишегалды уртасына баскан килеш сабыр гына елый Бу ул Габдулланың үзе инде. Ялгыз берәүнең аяк астында кар шытырдавын боз астында аккан су чел терәве баса. Әллә кайдагы бик срактаг ы ниндидер өй эчендә сәкегә яткан икәүнең сулавына корама юрган тын тына калка да төшә, калка да төптә. Габдулланың иң соңгы атл анасы Сәгъди белән Зөһрә һәркайсы үзалдына аны Габдулланы уйлап, аның менә шушылай йомшакта, җылыда ятканын күз алларына кигерәләр дә көрсенешәләр бугай... Җил исә. җәяүле буран йөгерә һәм Габдулланы шушы ят өйгә, таныш та. таныш та түгел кешеләр арасына кигереп җиткергән очсыз-кырыйсыз юлга әкренләп кар сала, аны күмә, югалта. Габдулла аяк астында каты юл тоймый, әллә кая читкә кереп китә, башта кара ноктага, аннары югарыдагы бер йолдызчыкка әверелеп кала
Габдулланың, ниһаягь. күзе йомылганның соңында кысылып чыккан икс тамчы фирүзә яшыте һичкем күрми инде