Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ай тулган төн
Ай тулган төн.
Әгәр элек булса.
Әгәр өмет өзелмәгән булса. Әгәр канатларым исән булса. Иңнәремә хыянәтләр әгәр

Тау-тау булып өелмәгән булса. Мин утырып шигырь язар идем Җир өс генә ай тулган төн туса.
Мин уйларга куркам
Синең хакта
Уйларымны кинәт чуалтырсың.
Югалтырмын уңны. Югалтырмын сулны — Бүгенгемнән артык ерактыр син.
Мин уйларга куркам Синең хакта.
Ә уйларым һаман Синең якта!
Ләззәтме бу, Газапмы бу — Белмим.
Алдым, артым - Юлым тулы хата.
Мин уйларга куркам Синең хакта. .
Мин мәхәббәт эзлим җирне буйлап. Яратасы иде. шашасы.
Кара урманнарда адашасы.
Җан җылыңнан сине табасы.
Урманнарга керсәм, адашыйм дип. Адашалмыйм сирәк агачы. Аяк асты тулы шыксыз төпләр. Чебен-черки төпнең патшасы.
Канатланып күтәрелер идем. Чиксез иркен зәңгәр күкләргә. Тап булырга мәгърур бөркеткәйгә. Киң I аләмне бергә гизәргә.
Юк шул! Юк шул: Мәтърур бөркетләр дә. Гүзәл лачыннар да калмаган... Хәер Мине генә менә язмыш шулай Зәңгәр күт е белән алдат ан?!