Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Су буенда тал бөгелә
Су буенда тал бөгелә. Нигә бөгелә икән9 . Таллар бөгелгән өчен дә Үзәк өзелә икән.
Су буенда тал бөгелә, Бигрәк нечкә тал икән. Таллар булып бөгелсәң дә. Туган илдә кал икән.
Су буенда тал бөгелә. Суга сузып яфрагын Керфегемә сөрмә итим Туган җирнең туфрагын
Су буенда тал бөгелә Әкрен искән җилгә дә. Таллар үскән үз илемне Алышмам бер илгә дә.
Сарман сагышы
Туган җирең кайда дип сорасаң.
Тугаи җирем Сарман ягында Беркая да китмәм Сарманнан дип. Уйлый идем бала чагымда
Ләкин киIтем. сүнеп юкка чыкты Хыяллары бала чакларның. Балачагым белән бергә сагынам Чишмәләрен туган якларның.
Яшьлегем дә әллә ничек булды. Шатлык килсә, сөенә алмадым. Бер чишмәнең суын эчеп үскән СөГп энемнән сөелә алмадым
Күңелемдә мәңге чынлап торыр Сарман чишмәләре тавышы
Нигә моңлы син дип сорамагыз. Җырларымда Сарман сагышы...
ЯЛГЫЗЛЫК
Берәүләр ялгыз калалар. Язмыш җиле кискәнгә. Сөйгән яры бу дөньядан Мәңгелеккә киткәнгә.
Берәүләр ялгыз калалар.
Сөйгәне алдаганга
Сөйгәненең хыянәтен
Кичерә алмаганга
Берәүләр ялгыз калалар, Ирекне сайлаганга:
Буйсынмас, баш имәс холкын Үзгәртә алмаганга.
Кичералам, буйсыналам. Буйсынырлык булганда. Холкым гаепле гүгелдер. Үзем ялгыз калганга.
Ник соң мин ялгыз калдым дип. Уйланып йөрим һаман.
Миңа насыйп һәм тиң кеше Тумагандыр анадан.
Үзем парлы, җаным ялгыз...
«Парлылар бәхетле, диләр. Син ялгыз түгел, диләр. Үзем парлы, җаным ялгыз. Менә шуны белмиләр. Җанымның ялгыз булуын Гомрем буе яшердем.
Тамчысын да күрсәт мичә Яшәдем күз яшемнең...»
Шулай дип бер ханым миңа Серен сөйләп моңая.
Парлы булып та ялгызлар. Ялгызлар бар дөньяда. «Язмышлар, язмышлар, диләр. Язмышлар төрле була. Әллә соя. әллә сөйми. Парлылар серле була.
Үзем парлы, җаным ялгыз, Җаным ялгыз кош сыман. Томанлы киләчәгемнән Кемнедер көтәм һаман...»
Шулай дип бер ханым миңа Серен сөйләп моңая Парлы булып та ялгызлар. Ялгызлар бар дөньяда
Мең рәхмәт!
Алсу төс... Аннан сары төс Салды йөзгә мәхәббәт. Хәзер күксел сагыш булып. Калды күздә мәхәббәт... Бөдрә итте, сибелдердё Коңгырт чәчне мәхәббәт Хәзер сүс төсенә кертеп. Койды чәчне мәхәббәт Тиң гүгелне тиң күрсәтеп. Сукырайтты мәхәббәт Читтә тинтерәтеп йөртеп. Алып кайтты мәхәббәт. Җыр башласам, моңлы итте. Көйле итте мәхәббәг. Кайчакта акылны алып. Тиле итте мәхәббәт. Эш башласам, ярсу итте. Ашкындырды мәхәббәт. Гомерлек дип. пар сайласам. Абындырды мәхәббәт Сүз башласам, көләч итге. Гел елмай п ы мәхәббәт. Шатлыктан да. кайгыдан да Гел елатты мәхәббәт Гайбәт пычкысына куеп. Җанны кыйды мәхәббәт. Хыянәт утына салып.
Аңны җуйды мәхәббәг Бер минут та тынычлыкта Калдырмады мәхәббәг. һаман шулай яшәп-яшәп, Ардырмады мәхәббәт Кая барсам, ни кылсам да. Юлдаш булды мәхәббәт. Башым баш булмады миңа. Гел баш булды мәхәббәт!
Инде картлык килде димен. һич ишетми мәхәббәт Кит инде. дим. саубуллашыйк. Китми генә мәхәобәт!. Ничек үтәр иле гомер. Бу тмаса шул мәхәббәт? Кешене кеше игүче Мәхәббәткә мең рәхмәт!
И бер аллам!..
И бер аллам!...
Ник бәхетне өләшәсең явызларга?..
Күз сал әзрәк бездәй ачык авызларга!..
И бер аллам!..
Тигез итеп карамыйсың адәмнәргә, Адәмнәрең бик остарды хәрәмләргә!..
И бер аллам!..
Сабырлык бир вөҗданлыңа, намуслыңа,
Ялынмасын дошманына, йә «дустына!..»
И бер аллам!..
Җир өстендә хәзер, диләр, җәннәтләрең,—
Җәннәтендә яши бүре һәм этләрең!..
Таң җиле
Мин бит таң җиле, таң җиле. Таң йолдызыннан исәм.
Сине назлап уятырга Нур булып җиргә төшәм.
Нур булып керәм өеңә, Керфекләреңә кунам. Сулышларыңны да тоеп. Гел синең янда булам.
Мин шулай күзгә күренми. Очрашам синең белән. Хыялым күгендә яшим Хыялый сөю белән.
Ник җырлыйм соң җырларымны?..
Ник җырлыйм соң җырларымны?..
Барыбер җилгә тарала.
Моңы качкан ят тавышлар
Шаулый — кая карама.
Ник җырлыйм соң җырларымны?..
Карлыкты тавышым да.
Җәрәхәтли йөрәгемне Иң газиз сагышым да.
Ник җырлыйм соң җырларымны?..
Сандугачым да тынган.
Ташлап киткән дә бу җирне, Йолдызга барып кунган.
Сандугач — сандугач шул ул. Канаты бар иңендә Ә мин җирдән кая китим? - Җырлап үләм илемдә! .