Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


РЕСПУБЛИКАБЫЗ
ЖУРНАЛИСТЛАРЫ
КОРЫЛТАЕ
7 февральдә Казанда, Матбугат йортында
Татарстан журналистларының XIV корылтае
булып узды Анда ике корылтай арасында ТР
Журналистлар берлеге эшчән- легснә
жентекле анализ ясалды «Молодежь
Татарстана» газетасыннан Р Ратникова,
матбугат ветераннары Ш Байгильдин, Р
Валиев, «Ватаным Татарстан», «Казанские
вести» газеталарыннан И Хайруллина, А
Андронов, Л Агеева, «Татарстан» журна-
лыннан А. Хасанов. Татарстан радиосыннан
Э Кудрецкая. Казан дәүләт университе-
тының журналистика факультетыннан С
Шәйхетдинова, язучы Ф Баттал, Аксубай,
Бөгелмә газеталарыннан Р Хәбибуллина, В
Изергин һ. б. үз чыгышларында үзәккә үткән
мөһим мәсьәләләрне күтәрделәр. Ко-
рылтайда җөмһүриятебезнең Мәгълүмат һәм
матбугат министры И Әхмәтжанов чыгыш
ясап, журналистлар эшчәнлегенә киң
тукталды, киләчәктә тагын да бердәмрәк,
кыюрак эшләргә чакырды.
Корылтайда Татарстан журналистлары
берлегенең яңа уставы кабул ителде, оеш-
тыру мәсьәләләре каралды ТР Журналистлар
берлеге рәисе итеп «Молодежь Татарстана»
газетасының баш мөхәррире Римма
Ратникова, ревизия комиссиясе рәисе игеп
Гарәф Шарафетдинов сайланды
Корылтай эшендә ТР Югары Советы Рә-
исе вазифаларын башкаручы 3 Вәлиева.
Премьер-министр урынбасары И Хәйрул-
лин катнашты.
ФЕВРАЛЬ —ИЛҺАМ ШАКИРОВ АЕ
Татар халкының бөек җырчысы Илһам
Шакировка февраль аенда 60 яшь тулу җөм-
һүриятебез күләмендә аеруча зурлап билге-
ләп үтелде Ана «Ватаным Татарстан»,
«Шәһри Казан», «Татарстан хәбәрләре»,
«Татар иле» кебек газеталар үзләренең ае-
рым саннарын багышладылар. «Казан ут-
лары» журналы исә махсус сәхифә бирде
Татарстан китап нәшрияты «Илһам» дигән
махсус сувенир-китап (төзүчесе язучы Разил
Вәлиев) бастырып чыгарды
2 февральдә Татарстан Республикасы
Президенты М Шаймиев халык җырчысы И.
Шакировны Казан Кремлендә, үз ре-
зиденциясендә кабул итте Чәй табыны яны-
нда дәвам иткән дустанә, җылы әңгәмә
барышында сәнгать һәм мәдәният мәсьә-
ләләре хакында эзлекле һәм эчтәлекле сөй-
ләшү булды
28 февральдә исә М Җәлил исемендәге
Татар дәүләт опера һәм балет академия
театры бинасында И Шакировның олуг
юбилеена багышланган тантаналы кичә үт-
кәрелде Атаклы җырчыбызны Татарстан
Президенты, күп санлы дуслары, хезмәттә-
шләре. җыр сәнгатен сөючеләр кайнар кот-
лады. аңа тере чәчәк бәйләмнәре, истәлекле
бүләкләр тапшырылды
Әлеге тантаналар барышында И Шаки-
ров. халык җырларын аеруча зур осталык,
кабатланмас табигый аһәң белән башкарып.
милләтебезнең кадерлс-газиз улы. искиткеч
зур талант иясе икәнлеген тагын бер мәртәбә
бар тамашачыларга танытты.
ТАТАРСТАН —ФРАНЦИЯ:
ЭЛЕМТӘЛӘР НЫГЫЙ
Татарстан Фәннәр академиясе делегаци-
ясе (җитәкчесе академик Мансур Хәсә- нов)
Франциядә булып кайтты Делегация
әгъзалары бу илнең алдынгы фәнни уку йо-
ртлары белән якыннан таныштылар. Сар-
бонна университетында Академия Президе-
нты Жандро-Массалу ханым һәм сәяси фән-
нәрнең милли фонды Президенты Роне
Фомон әфәнде белән очраштылар.
Татарстан Фәннәр академиясе академигы
М Хәсәнов һәм Р Фомон әфәнде икс ил
арасында бәйләнешләр булдыру турында
килешүгә кул куйдылар.
ТАТАРСТАН
ИЧКЕРИЯГӘ БИТАРАФ ТҮГЕЛ
Җөмһүриятебез Президенты М Шаймиев
Указы нигезендә. Татарстан Республика-
сының Ингуш Республикасында гуманитар
мәсьәләләр буенча тулы вәкаләтле вәкиле
билгеләнде. Моңарчы Түбән Кама шәһәр һәм
район хакимияте башлыгы урынбасары
булып эшләгән Рәшит Мөхәммәт улы Була-
тов ул. Әлеге вәкиллек Чечен Республика-
сындагы (Ичкериядәге) сугыш хәрәкәтләре
районнарында гуманитар эшчәнлекне гамә-
лгә ашыру белән шөгыльләнәчәк.
Татарстанда яшәүчеләрнең Ичкериягә
туганнарча ярдәме дәвам итә Әлмәттән 7
«КамАЗ» автомобиле чечен халкына азык-
төлек. кием-салым, дару-прспаратлар (бар-
лыгы 358 миллион сумлык әйберләр) илтте.
Гуманитар ярдәмне «Татнефть» акционер-
лык җәмгыяте (генераль директоры Р Га-
лиев) оештырды
ДӘҮЛӘТ БҮЛӘГЕНӘ
ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕЛӘР
7 февральдә Татарстан Язучылар берлеге
идарәсенең чираттагы киңәйтелгән уты-
рышында .әдип Рабит Батулла («Сөембикә»
романы өчен) Һәм шагыйрь Ренат Харис
(«Көзге мәхәббәт» һәм «Солнцепоклонник»
шигырь ки таплары өчен) җөмһүриятебезнең
Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә (1995
ел өчен) тәкъдим ителделәр.
Татарстан китап нәшрияты коллективы
шагыйрь Разил Вәлисвнын «Бер алманы би-
шкә бүләск» җырлар китабын һәм Кышкы
учак» сайланма шигырьләр җыентыгын Та-
тарстан җөмһүриятенең Аксакаллар Шура-
сы. халыкара «Мирас» журналы редакциясе.
Татарстан «Мирас- китап нәшрияты «Са-
быйга» балалар журналы редакциясе һәм
Татар «Мирас» фонды советы хезмәт кол-
лективлары шагыйрь, прозаик һәм драматург
Фәнис Яруллиннын «Җан авазы» шигырьләр
җыентыгын. «Чәчәкләр моны». «Гамьле
дөнья» исемле китапларын шулай ук Тукай
бүләгенә тәкъдим иттеләр.
Бөтснтатар мәгариф берлеге Президиу-
мы исә мәгърифәтче галим Рәшит Ягъфәро-
вны, 1993 1994 елларда чыккан «Балалар
фольклоры» һәм «Кәҗә-мәкәрҗә» фольклор
тупланмалары һәм «Шәһри Казан» га-
зетасында басылган «Күңел җәүһәрләре»
дигән цикл язмалары өчен. Г Тукай бүләгенә
Кандидатларның берсе иген күрсәтте.
Г. ИСХАКЫЙ ПРЕМИЯСЕ —
ИҢ ЛАЕКЛЫЛАРГА
Татарстан Язучылар берлеге һәм Халы-
кара коммерция берлеге идарәләре үткән
елда дөнья күргән ин яхшы әсәрләрне би-
лгеләделәр Шулар арасыннан Татарстанның
халык язучысы Аяз Гыйлоҗевныц <Йә- тез.
бер дога!» романы һәм Чаллы каласында
яшәп иҗат итүче Вахит Имамовнын «Сәет
батыр» китабы мәшһүр әдибебез I а- яз
Исхакый исемендәге бүләккә лаек дип
табылды.
БУАДА —ӘДӘБИЯТ КОННОРЕ
8—9 февральдә Буа шәһәрендә һәм рай-
онында әдәбият көннәре булып узды Тата-
рстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р
Мөхәммәдиен, Татарстанның халык язучысы
А. Гыйләҗсв. Тукай бүләге лауреаты 11.1
Галиев, танылган прозаиклардан М Мали-
кова. В Корчагин, шагыйрьләрдән Р Харис.
Ә. Рәшитов. X. Әюпов. Э Шәрифу т- липа. М
Га тиев Р Зәй iy г ш М Шиһапов һ. б. район
мәктәпләрендә, колхоз-совхоз ларда әдәбият
сөючеләр белән очраштылар
ЯЗУЧЫЛАР —БАЛЫК БИСТӘСЕНДӘ
Бер төркем язучылар -Казан утлары»
журналының баш мөхәррире Р Файзуллин.
«Ялкын- журналыннан М Әгьләмов, «Та-
тарстан яшьләре» Iакчасыннан Ф Низаме- ва
(Гадел Пи ым >. 23 26 февраль көннәрендә
Балык Бнсом-С районының Котлы-Бө-
КӘШ, Ба пач (Ю кубино). Бнектау. Әшнәк.
Корноухово кебек авылларында булып, әдә-
бият сөючеләрне үзләренең иҗат үрнәкләре
белән таныш парлылар
ЯШЬ АВТОРНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ
Актаныштагы мәдәният сараенда яшь
шагыйрь Илфак Ибраһимовнын беренче
китабын тагъднр итү кичәсе булды. Анда
Татарстан Язучылар берлегеннән Р Мин-
галимов. Р Батулла һәм Р Миннуллин
катнашып, яшь автор адресына үзләренең
җылы сүзләрен әйттеләр, теләкләрен бел-
дерделәр.
Казан кунаклары мөмкинлектән файда-
ланып. Актаныштагы һөнәр мәктәбендә, үзәк
китапханәдә, гомуми белем бирү мәк-
тәпләрендә дә чыгышлар ясадылар. районла
эшләп килүче «Агыйдел дулкыннары» иҗа т
берләшмәсенең чираттат ы утырышында ла
катнаштылар.
БҮЛӘКЛӘР ТАПШЫРЫЛДЫ
Лениногорск районында танылган про-
заик Ш Бикчурин исемендәге премия ел саен
иң яхшы тезмә һәм чәчмә әсәрләр,
публицистик язмалар, мәдәният һәм сәнгать
өлкәсендәге уңыш тар өчен бирелеп килә.
1994 ел йомгаклары буенча быел әлеге
бүләккә Моэмин-Каратай мәктәбе директо-
ры. шагыйрь Г Шәмсуарен. «Ильич васы-
ятьләре» газетасы мөхәррире урынбасары,
публицист 3. Тсрегулов һәм район мәдәният
йорты баянчысы К Мөхәммәтжанов лаек дип
табылдылар.
Хакимият башлыгы И Садриев яна ла-
уреатларга дипломнар һәм акчалата бүләк-
ләр тапшырды
ШӘЕХЗАДӘ БАБИЧКА БАГЫШЛАП
Февраль аенда мәшһүр шагыйребез Шә-
ехзадә Бабичнын тууына 100 ел тулды Шул
унайдан. Татарстан Фәннәр академиясе. Г
Йбраһимов исемендәге Те т. әдәбият һәм
тарих институты. Казан дәүләт университе-
ты һәм Татарстан Язучылар берлеге 20 фев-
ральдә фәнни конференция үткәрде Анда
Россия гуманитар фәннәр академиясе акаде-
мигы Т Галиуллин. филология фәннәре
докторлары В Хаков. Р Ганиена, филология
фәннәре кандидаты М Гайнетдннов һ б.
чыгыш ясады.
Шул ук көнне К Тинчурин исемендәге
татар дәүләт драма һәм комедия театрында
якты галант иясе Ш Бабичның олуг юбиле-
ена батыш танган тантаналы кичә бутлы Аны
кереш сүз белән Татарстанның халык
язучысы I Чхунов ачып җибәрде Татарстан
Язучылар берлеге идарәсе ранее Р Мө-
хәммәдиен һәм Татарстан китап нәшрия-
тының бүлек мөдире, әдәбият талиме Г
Гыйльманен» шагыйрьнең тормышы, нжаты
һәм фаҗигале язмышы турында сөйләделәр.
Кичәдә Ш Бабичның туганнары да кат-
н ашты.
Соңыннан .әдәби я т-сәнга ть
осталарының зур концерты булды