Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ТУРЫНДА ЗАМАНДАШЛАРЫ


Замандашларының фикере язучының исемен һәм иҗатын киләчәк буыннар- •-« га илтеп җиткерүдә генә түгел, ул яшәгән чорның әдәби тәнкыйтен, әдәбиятның идея-эстетик үсеш юнәлешен сиземләүгә дә ярдәм итә, шул чорның тәнкыйтьчеләре даирәсен күз алдына бастыра. Г Исхакый кебек зур язучы турындагылары бигрәк тә шулай.
Г. Исхакый XIX йөз бетеп, XX йөз башланганда әдәбият мәйданына килә, әсәрләре белән әдәбиятыбызны да, иҗат эше турында җәмәгатьчелекнең тәнкыйди фиксрләвен дә җанландырып җибәрә Октябрьгә кадәрге каләм әһелләре арасында җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә иң нык җәлеп иткән әдипләрнең берсе — Г Исхакый Аңардан Г. Тукай да, Ф. Әмирхан да күпмедер калыша. Г. Ибраһимов исә күбрәк Октябрьдән соң гына күтәрелеп китә. Октябрьгә кадәр чыккан татар газета-журналлары арасында Г Исхакый исеме кермәгәне сирәк калгандыр «Аң», «Тәрбиятел әтфаль», «Ак юл», «Хокук вә хәят», «Дин вә мәгыйшәт» журналлары. «Йолдыз», «Таң йолдызы», «Кояш», «Тормыш», «Идел». «Ил». «Казан мөхбире» — барысын да санап чыгыйм дисәң, бу исемлек шактый озынга сузылыр иде.
Замандашларының Г. Исхакый турындагы фикерләрен аның биографиясенә һәм иҗатына бәйле язмаларга бүлеп карарга мөмкин. Әдип матбугат битләренә беренче мәртәбә рус вакытлы матбугаты аша, XIX йөзнең ахырында, үз биографиясенә караган мәгълүматлар белән килеп керә Моның сәбәбе: ул елларда татар телендәге вакытлы матбугат ныклы булмый әле, бездә газета-журналлар 1905 елгы революциядән соң гына иркенләп чыга башлый «Казанский телеграф» газетасының 1898 елгы 15 январь санында Г. Исхакыйның Казанда Яңа Бистәдә Зариф хәзрәт мәдрәсәсендә укыта башлавы, яшьләрне яна аваз ысулы белән грамотага өйрәтүе, моны шәкертләрнең хуплап күтәреп алулары турында языла.
Татар вакытлы матбугаты барлыкка килгәч, монда аның исеме беренче мәртәбә үзе эшли торган «Таң йолдызы» газетасының 1906 ел, 28 июль санында күренә Язучы фатирына тентү ясалу уңае белән әлеге газетада хәбәр басыла.
1906 елның 30 октябрендә ул беренче мәртәбә кулга алына һәм хибестән 2 ноябрьдә чыгарыла, 24 сәгать эчендә аңа Казаннан китү шарты куела. Бу хәбәрләр «Казан мөхбире», «Таң йолдызы» газеталарының 1906 елгы 5 ноябрь саннарында басыла Төрмәдән төрмәгә йөри торгач, ниһаять. Г Исхакыйның сөргенлек биографиясе башлана. Сөргенлек чоры 1907 елның 24 октябреннән башланып, 1913 елның 4 апрелендә төгәлләнә Шуннан соңгы гомерен ул үз иркендә үткәрә.
Әдипнең сөргенгә хөкем ителү хәбәрен татар газеталары зур борчылу белән һәм дәррәү күтәреп алалар. Аның Архангель губернасының Пинега шәһәренә озатылуы, сөргенлек чорының Пинега. Петроград. Истанбул, Мезень еллары татар газеталарында яктыртылып бара, тик сөргенгә ни өчен җибәрелү сәбәпләре генә караңгы кала Моның сәбәпләре исә Казан губерна жандарм идарәсе яз
маларында әйтелә. Г Исхакый исеме Казан губерна жандарм идарәсе язмалары-нда 1905 елның 5 февралендә искә алына. Ул Казан. Вятка. Уфа. Самара. Оренбург губерналарында татарлар арасында самодержавиегә каршы көрәшкә чакырып агитация алып баручы хөкүмәт жинаятьчесе итеп гаепләнә Язмаларда ул «социалист-революционерлар эссерлар партиясе әгъзасы» дип. кайбер урыннарда гына бу мөһер янәшәсенә «анархист» сүзе өстәлә Күрәсен. жандарм идарәсе хезмәткәрләре Г Исхакыйның мәсләген дөрес аңлаганнар Ул җитәк-ләгән «Тан йолдызы» газетасы да «татар эсерлары органы» дип бәяләнә бит
Г. Исхакыйнын сөргеннән кайтуы кин күләмдә билгеләп үтелә. Ул үзе дә Казанга, туган авылы Яуширмәгә. Уфа һәм Әстерхан. Самара. Түбән Новгород шәһәрләренә килеп, җәмәгатьчелек белән очрашулар үткәрә. Анын килүе хөр-мәтенә мәҗлесләр оештырыла, пьесалар сәхнәләштерелә, әдипне хөрмәтләп, кыйммәтле бүләкләр бирелә
Замандашларының мәкаләләрендә әдипнен шәхесенә караган кызыклы хәбәрләр бар Г Ильяс (Әхмәтгәрәй Хәсәни) «Гаяз әфәнде Казанда» («Идел». 1913. 28 май) исемле мәкаләсендә шундый бер факт китерә Г. Исхакый. бик теләсә дә. Г Тукай белән шәхсән очраша алмаган. Үзенең әйтүенә караганда. Тукайның Казанга килеп житү көне Исхакыйнын сөргенгә чыгыл китү көненә, тоткынлыктан азат булу көне исә шагыйрьнең дәфен көненә туры килгән Бу урында берникадәр ачыклык кертү сорала. Дәфен көне туры килсә дә (алда әдипнен 4 апрельдә азат ителүе турында әйтелде. Тукай да шул көндә күмелә), сөргенгә озатылу көне Тукайның Казанга килү көне белән кисешми Әдәбият белгечләре шагыйрьнең Казанга килү көне итеп 1907 елның 10 октябрен күрсәтәләр. Г Исхакый исә Казаннан 1907 елның 24 октябрендә чыгып киткән Хәзер, озак вакытлар үткәч, төгәллекне табу да кыен инде. Шуны да исәпкә алырга кирәк Г Исхакый 1907 елның 4 июненнән бирле төрмәдә утыра, көн исәбен ул үзе дә саташтырырга мөмкин
Г. Хәсәни исеме чыккач, тагын бер нәрсәгә тукталмый булмый: Ш Мөхәм- мәгьяров «Гаяз әфәнде мохәрриремезнен соңгы еллардагы тормышыннан » («Вакыт». 1919. 2 май) дигән мәкаләсендә Г Исхакыйнын сөргенлек елларында күп язуын, язганнарын Казанга җибәрсә дә. наширләрнен ул әсәрләрне бастырып чыгарырга бик үк атлыгып тормауларын Искәртеп үтә. Әдип мохтаҗлыкта, зур хафада яши. Шушы авыр вакытында Г Хәсәни аңа ярдәмгә килә Әдипнен «Мәҗмугаи асәр»ен чыгаруны, өч ел дәвамында аны матди яктан тәэмин итүне үз өстенә ала Дөрестән дә. «Тормышмы бу?». «Фамилия сәгадәте». «Җәмгыять». «Ул икеләнә иде» кебек китаплары Г Хәсәни җитәкләгән «Гасыр» нәшриятс аша дөнья күрә.
Г Хәсәни шәхес буларак та Г Исхакыйга хөрмәт белән караган Әлеге мәкаләсендә дә: «Аның белән утырышкан саен утырасы, күрешкән саен күрешәсе килеп гора. Ул бер сүзе, бер карашы белән кешене сихерләндер.). үзенә карата, үзен сөйдерә», ди Бантка кайбер мәкаләләрдә дә Г Исхакыйның аерым характер билгеләре турында әйткән сүзләр очрый Замандашлары аны бер урында гына басылып яши алмый торган эзләнүчән. тынгысыз җан, кызу темпераментлы кеше итегг сыйфатлыйлар Шул ук вакытта авырлыкларны җиңеп чыгу голында түземле, киләчәккә өмет белән караучы көчле рухлы шәхес булуына да басым ясыйлар «Безнең урамда да бәйрәм булыр әле» аның яраткан афоризмы булган Туры сүзле, теләсә кемгә тәнкыйть сүзе әйтергә уңайсызланып тормаган «Гаяз бер нәрсәгә ышандымы ул инде аны башка һичбер нәрсә белән дә хисаплаш- мастан әйтә бирә шуның аркасында үзенә нәрсә ишетергә вә нәрсә күрергә туры килсә килсен, ул инде аны куллана Менә шунда «I аязлык», ди Ф Әмирхан «Йолдыз» һәм Гаяз Исхаков» (1916) исемле мәкаләсендә. Тынгысыз характеры белән ул вакыт-вакыт кирәкмәгән бәхәсләр дә китереп чыгарган «Йолдыз» газетасының 10 еллык юбилее уңае белән «Йолдыз» юбилейсы («Сүз». 1916. 20 январь) исемле мәкалә бастырып, ул әлеге газетаны мәслөксезлектә гаепли Чынлыкта исә Г Камал. М Гафури. Г Тукай. Г Ибраһимов. Н Думави. С Рәмиен кебек галантлы демократик язучылар катнашкан бу газетаны үз чорынын иҗтимагыи һәм әдәби көзгесе дип атарга мөмкин Шул кирәкмәгән бәхәс аркасында һәр икс газетаның хезмәткәрләре матбугат аша бер-бсрсснә шактый ямьсез, шәхесне кимсетә торган сүзләр әйтешәләр.
Матбугат битләрендә Г Исхакыйнын кешелекле кеше булуы турында сөйләүче мәгълүматлар да теркәлгән Бер мисал шагыйрь Минһаҗ Мәннафның «Тагарга» дигән шигырен бастырганы өчен «Ил» газетасының 1914 елгы 6 декабрь саны конфискацияләнә, мөхәррире Г Исхакый судка тартыла Судта мөхәррир бәген гаепне үз өстенә ала Суд тикшерүчесенә Мәннафның кем
икәнлеген әйтми. Әгәр дә ул кешелекле кеше булмаса. шулай эшләр идеме. Бу гына да түгел, үзенен шәхси тормышы турында кайгыртмыйча, бөтен i омерен татар халкының якты киләчәге өчен багышлар идеме? Төрмәләрдә, сөргеннәрдә, илдән-илгә күчеп йөреп, газап чигәр идеме? Ул бер гажәп шәхес булган! Анын хәтта шәхси тормышы да, үзенең фатиры да булмаган. Хатыны Мәрьям Фәтхул- лина белән дә бик аз гына гомер сөрә ул.
Дуслары С Рәмиев һәм Г Хөсәенов, Г Хәсәни, Ш Мөхәммәтьяров мәкалә-ләре биографик мәгълүматларга бай һәм әдипнең шушы шәхси сыйфатларын белеп язылган булулары белән аерылып торалар.
Матбугатта Г Исхакыйның биографиясе турында шактый мәгълүмат туп-ланса да. фикерләрнең зур өлеше аның ижатына карый Бу — табигый дә Г Исхакый гаять күп һәм нәтижәле эшләгән «Чыңгыз». «Япанчы» яшерен им-залары белән дә язган Беренче әсәре «Тәгаллемдә сәгадәт» 1899 елда басылып чыккан Шуннан альт 1917 елга, ягъни Октябрьгә кадәр егерме сигез исемдә китабы дөнья күргән Моның өстенә ул газета чыгарган, күпме мәкаләләр бастырган, революцион эшләр белән шөгыльләнгән. Әйтергә генә ансат: болар йокысыз төннәр, үзен кешечә ял итүдән мәхрүм итү хисабына эшләгәндер. Бу хакта газеталарда да искә алына. «Гәзитәмезнең мөхәррире Гаяз әфәнде Исхаков бу көндә сырхаулап тора. Баш авыртуы, кәефсезлек һәм хәлсезлектән зарлана. Докторлар, сырхавы күп эшләп баш арыганнан, диләр һәм берникадәр вакыт ял итәр өчен санаторийга барып торырга мәслихәт итәләр («Ил», 1914, 27 апрель).
Әлеге чорда Г Исхакыйның ижат юлын бер бөтен итеп альт, гомумиләштергән, теоретик нәтиҗәләр чыгарган зур хезмәтләр күренми Мәкаләләр исә күп язылган Анын ижатына беренче игътибар итүче —театр тәнкыйтьчесе Г. Кәрәм Ул әдипнең Н В Гогольдән тәрҗемә иткән «Борынгы алпавытлар» хикәясенә «Йолдыз»ның 1906 елгы 25 март санында рецензия бастыра. Шуннан сон Ф Әмирхан. Г Ибраһимов. «Яшенче» (Г. Камал), Ж Вәлиди. Г Газиз (Г. Гобәй- дуллин). Ш Әхмәдиев кебек, үз чорының абруйлы зыялыларыннан алып исемнәре бик үк билгеле булмаган авторларга кадәр, аның әсәрләренә карата мәкаләләр. рецензияләр бастыралар Г. Исхакый әсәрләре чыгу уңае белән матбугатта рекламалар биреп барыла. Замандашлары үзләренең мәкаләләрендә мондый популярлыкның сере турында да уйланалар.
Г. Исхакый әсәрләрендә бирелгән бәяләрдән чыгып караганда, XX йөз башы татар әдәби тәнкыйтендә, эстетик фикерләүдән бигрәк, социологик анализ өстенлек итә Әсәр үзенең эчтәлеге, иҗтимагый тормышта тоткан урыныннан чыгыбрак бәяләнә. Тәнкыйтьчеләр, әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше турында әллә ни сүз куертмастан, аннан тормыш белән тәңгәллек эзлиләр. Бу образ типмы, ул бүгенге тормыштагы кешеләр арасында бармы, тормышка туры киләме, үз алдына заман куйган вазифаны үти аламы? дигән сорау куялар Алар әдипнен күп кенә геройларында тормыш белән тәңгәллек табалар
Татар язучылары XIX йөзнең ахырына кадәр күбрәк Көнчыгыш әдәбиятына йөз тоталар Гади халыкка аңлаешсыз гарәп-фарсы сүзләре әдәбиятта мул кулланылды Күп кенә әсәрләр Көнчыгыштагыча чынбарлыктан шактый ерак булган дини-әхлакый могҗизалардан тора иде. XX йөз башларында исә Көнчыгыштагы фантастик сюжетлар татар зыялыларын канәгатьләндерми башлый. Бу бигрәк тә торек әдәбиятына кагыла. Татар зыялылары төрек әдәбиятының вазифасын бер төркем югары катлау сыйныфына хезмәт итүдә күрәләр Үз вакытында бу хәлгә борчылып, Киевтән Ф. Кәримигә язган хатыңда Г. Ибраһимов болай ди: «Төрек әдәбияты диләр дә кул селкәләр Хәлбуки, бу — балалык. Берничә косуры кимчелеге өчен бөтен шәйне инкярдыр»
Дөрес. Г Исхакый яшьлегендә төрек әдәбияты белән кызыксына, тәржемә дә итеп карый. Бер мәкаләсендә Төркиядә укучы шәкертләребез турында җылы итеп искә ала. Чөнки дин берлеге, тел якынлыгы нәтиҗәсендә төрекләр белән татарлар гомер-гомергә аралашып яши Әмма, гомуми тенденцияләргә бирелеп. Г Исхакыйның да төрек әдәбиятына карашы үзгәрә. Ул госманлы һәм татар әдәбиятын бер-берсенә чагыштырып карый, «Русия мөселманнарының тәрәккый һәм тәмәдден (мәгариф) юлын да төрекләргә караганда күп җитди һәм төплерәк таба». (С. Рахманколый, «Төрек әдәбияты», 1911.) Әдип төрек әдәбиятын халыктан аерылган француз маҗаралы романнары белән бәйли. Сәнгать сәнгать өчен түгел, сәнгать билгеле бер идеологиягә хезмәт итәргә тиеш, дигән карашны алга сөрә Ул төрек әдәбиятында моның киресен күрә һәм рус әдәбиятына тартыла. Гоголь. Тургенев иҗатларын үзләштерә. Толстой фәлсәфәсе белән аеруча нык мавьпа Кайбер чордашлары аны драматург Островский белән дә чагыштыралар.
Билгеле, карашлар бер урында гына тормый. Хәзерге вакытта гарәп-фарсы. госманлы әдәбиятының йогынтысы уңай күренеш саналса да. XX йөз башларында Г Исхакыйның рус әдәбиятына борылыш ясавы уңышлы адымы булып хисаплана.
«Гаяз әфәнде дөньяга чыгу белән, татар әдәбият ынын агышы бөтенләй икенчегә борылды. Ул татар әдәбиятына яңа төс. яна тәм. яна мәнзарә бир-де»,— ДИ Ш Әхмәдие в «Татар әдәбиятына лаир» (1913) исемле мәкаләсендә Әдәби-публицистик «Ике йөз елдан сон инкыйраз». патша хөкүмәтенең урыслаштыру сәясәтен фаш иткән «Зөләйха», кыерсытылган татар дөньясында мөгаллим язмышын күтәргән «Мөгаллим». «Мөгаллимә» пьесалары татар әдәбиятында мона кадәр күренмәгән яналык итеп каршы алына. Теләсә кемгә аңлаешлы гади халык телендә язуы да популярлыт ының бер сере итеп бәяләнә Шәкертләр, муллалар, остазбикәләр. бай угыллары көнкүрешен эченә кереп, дөрес сурәтләүдә Г. Исхакый. суда йөзгән балык кебек, үзен иркен сизә.
Әдипнең байтак проза әсәрләренә карата әдәби тәнкыйть үз сүзен әйткән. Шулай булса да. замандашлары прозаик Исхакыйга караганда драматург Ис- хакыйны өстенрәк куйган булсалар кирәк, пьесалары игътибарны ныграк җәлеп иткән. «Исхакый театры» дигән төшенчә йөргән. Чөнки пьесалары Г Камал драматургиясе белән янәшә XX йөз башы татар театры репертуарын тотып тора, драматургиябезнең үсеш дәрәҗәсен билгели Г Исхакый пьесалары сәхнәгә беренче мәртәбә Уфада менә. 1906 елның 21 апрелендә Уфада аның беренче пьесасы «Өч хатын берлән тормыш» тәүге мәртәбә уйнала «Ике гыйшык» (1903), «Мөгаллим». (1907). «Алдым-бирдем» (1907). «Тартышу» (1917). «Зөләйха» (1917), «Кыямәт» (1910), «Мөгаллимә» (1914) пьесалары төрле елларда Казан, Оренбург. Уфа. Түбән Новгород. Әстерхан. Мәскәү тамашачыларына күрсәтелә. Аларны «Сәйяр». «Ширкәт». «Нур» кебек профессиональ театр группалары да. һәвәскәр яшьләр дә куялар. Мохтаҗ шәкертләр «Җәмгыяте хәйрия» файдаларына спектакльләр кую өчен дә сайлап алалар. Спектакльдән соң газеталарда «керем шактый җыелды, зал тулы иде» дигән хәбәрләр басыла
Тәнкыйтьчеләр әдипнең аеруча уңышлы пьесалары итеп «Зөләйха» белән «Мөгаллимәмне атыйлар. Мәсәлән. «Мө1аллимә» турында 1914 елда гына да сигез авторның мәкаләсе чыга. Җ. Вәлиди «Мөгаллимә» (1915) исемле мәкаләсендә, әлеге пьесага бәйләп, әдипнең иҗат методын билгеләү юнәлешендә берникадәр омтылыш ясый «Гаяз әфәнденең бу ел «Мөгаллимә» исемле яна драмасы нәшер ителде. Аның бу әсәрендә без народниклыкның яңарак бер шәкелен, романтизм буявына буялган хәлен күрәмез». ди. Мәкалә иясе үзенең бу фикеренә аңлатма бирми, монда ул драмадагы мөгаллимә Фатыйма образын күздә тота булыр, чөнки пьеса язылган 1913 елларда Фатыйма кебек иҗтимагый мәнфәгагьләр белән янып, салкын Себертә балалар укытырга китүче тагар кызлары безнең мөхитгә сирәк була әле. алар күбрәк хыялда гына яши
Гадәти. күнегелгән булмавы белән мөгаллимә Фатыйма образы бәхәсләр дә китереп чыгара. Әминә Мөхетдинова «Кем ул мөгаллимә Фатыйма»? дигән мәкаләсендә «Сәхнәнең максаты түгел тормыш көзгесе, бәлки йөрәк, күңел көзгесе булудадыр Мөгаллимә Фатыйма хәзерге татар тормышыннан ерак булса да. ул күңел тормышына якын», дигән фикердә тора Г Ибраһнмов Ә Мөхетдинова фикеренә кушылмый («Мөгаллимәмнең Уфа сәхнәсендә уйналуы мөнәсәбәте белән» исемле мәкаләсе. 1915 ел). Ул «Фатыйма типмы, бүгенге татар тормышында Фатыймалар бармы?» дигән сорау куя һәм болан дип җавап бирә «Мөхәррир әфәнде мөгаллимәләрнең хәятын. табигый вә гади язмышларын тасвир итеп, укучыларны алар хакында уйларга мәҗбүр итәчәк бернәрсә бирү кайда, хакыйкый мөгаллимә язмышына гаид бер ишарә дә юк». Г. Ибраһнмов «Мөгаллимә»не реаль тормыштан ерак тора торган әсәр итеп күрсәтә.
Гомумән алганда. «Мөгаллимә» татар әдәби тәнкыйтендә уңай яктан бә-яләнә. Г. Исхакыйның Октябрьгә кадәр иң күп уйналган пьесаларыннан санала.
Мәгълүм нәрсә «Зөләйха» 1911 елда язылган булса да. патша хөкүмәте вакытында цензура аны сәхнәдә куярга рөхсәт итми Пьеса 1917 елгы Февраль революциясеннән соң гына уйнала «Сәйяр» хөррият көннәрен Г Исхакыйның шушы ин көчле пьесасы «Зөләйха» белән котлый, пьеса Февраль революциясе нәтиҗәсендә сәхнәгә менә Ул 1917 елның маенда Мәскәүдә үткән Русия мөсел-маннарының Беренче съезды гетег атларына да күрсәтелә.
«Зөләйха» сәхнәдә «Мөгаллимә» кебек озак бара алмый Дөнья бугала. Октябрь революциясе була Г Исхакый исә властька килгән коммунистлар идеологиясе белән килешми Аның Уфада узган Милли мәҗлес тарафыннан
Версаль солыхы конференциясенә сайланган делегат буларак, чит илгә чыгып китүе, шуннан кире әйләнеп кайтмавы турында матбугатта язылды инде Ул совет хөкүмәтенең кан дошманына әйләнә Күп куелмаса да, «Зөләйха» татар драматургиясе тарихына классик пьеса булып кереп кала. Үз вакытында ук Ф Әмирхан. Ш Әхмәдиев. Г Кәрәм, Г Гыйсмәтиләрнең югары бәясен ала.
Г Исхакый драматургиясе турында сөйләгәндә «Сәйяр» труппасын аерым искә алып китәргә кирәк Әдипнең пьесаларын халыкка иң күп куючы «Сәйяр». Г. Исхакый пьесалары буенча уйналган спектакльләргә язылган мәкаләләрдән әлеге труппаның күп артистларына карата бәяләр табарга мөмкин. Труппаның артистлары үзләренең бенефисларына да аның пьесаларын сайлыйлар: Г Бол-гарская «Мөгаллимәмне, Г Карцев «Зөләйха»ны. «Зөләйха»ның беренче мәртәбә уйналуы да (1917, 17 март) Кариев бенефисында була. Г Кариев, Г Болгарска- яның мәшһүр артистлар булып танылуында Г Исхакый пьесалары аз роль уйнамый Әдип үзе дә «Сәйяр»леләрне тәкьдир иткән.
Г. Исхакый «Зөләйха»ньг «Сәйяр» группасының икенче куюында (1917, 7 апрель) Мәскәүдән Казанга килеп, үзе дә карый һәм бу драманы сәхнәгә кую хокукын өч елга фәкать «Сәйяр» труппасына гына тапшыра, башкаларга аны сәхнәгә куярга рөхсәт ителми Труппа өч ел дәвамында Идел буе, Кавказ. Төркестан якларына гастрольгә чыгып, пьесаны егерме мәртәбә тамашачыларга күрсәтүне үз өстенә ала Заманалар болганып, «Сәйяр»ның 1918 елның июнь аенда таркалуы, пьеса авторының халык дошманына әйләнүе нәтиҗәсендә бу план тормышка ашмый кала.
Г. Сәгъди «Тел вә әдәбият мәсьәләсендә файдалы агым» (1912) исемле мәкаләсендә болай ди. «Мәгънәнең тәэсирен, куәт вә нәфасәтен арттырыр өчен һичбер хезмәт итмәгән хәлдә, бер сүзне әллә ничә кабат тәкрар кылу, бер юл язарга тиеш урында ике-өч юл. бер бит белән аңлашыла торган фикер вә мәгънәне ифадә итү өчен дүрт-биш бит язу кебек кимчелекләр Г Исхакый әсәрләрендә тулып ята».
Замандашлары Г. Исхакыйның тиз язуын билгеләп үтәләр. Г. Гыйсмәти әдипнең «Мөгаллимәмне Финляндиягә ял итәргә баргач, өч көндә төгәлләп кайтуы турында яза. Мәкалә иясе пьесаның кәгазьгә төшүе өч көндә генә булса да. аның сюжеты әдипнең башында байтактан эшләнеп килүе турында да искәртә.
Г Исхакый сюжетны башында билгеле бер рәвешкә китереп, төгәлләгәч, кәгазьгә тиз төшереп, тиз язганлыктан булса кирәк, кайбер әсәрләрендә сүзгә талымсызлык, илтифатсызлык шактый сизелә. Шулай да Г Сәгъди артык каты әйткән Тулаем алып караганда. Исхакый әсәрләре җиңел укыла. Үз вакытында Г Сәгъдинең бу тәнкыйтенә Ш. Әхмәдиев. А. Бикташев та каршы чыга.
Ләкин бу кимчелекләр генә Г. Исхакыйның абруен төшерә алмый. Татар халкы аны XX йөз башында, төгәлрәк әйткәндә 1906 еллардан алып, талантлы язучы, актив җәмәгать эшлеклесе итеп таныган. Ә инде сөргеннән кайтканнан соң. Г. Исхакыйны милләтнең якты киләчәге өчен көрәшүче юлбашчы дәрәҗәсенә күтәргән. Аның турындагы мәкаләләр дә ул сөргеннән кайтканнан сон. 1913 еллардан күзгә күренеп ишәя.
Г Исхакый сөргенлек елларында качып, икс мәртәбә. 1909 — 1911 елларда Төркиядә торып кайта. Төрек зыялыларының төрле мәҗлесләрендә булып, алар- га татар әдәбияты. Русия мөселманнарының тормышлары, сәяси-иҗтимагый хәлләре турында нотыклар сөйли. Ул вакытта Истанбулда укучы татар егете Н. Гасрый әдип Г Исхакый белән таныша, аның шул нотыкларын туплап, тәрҗемәи хәлен язып. Истанбулда «Шимале төрек әдипләреннән Гаяз Исхакый» исемле китап бастырып чыгара. (Бу турыда «Мирас» журналының 1994 елгы 7 — 8 нче санында киң мәгълүмат бирелгән) Китап төрек телендә язылган. Күрәсең. Н. Гасрый Г Исхакый исемен төрек халкы арасында да популярлаштыруны максат иткән. Замандашлары Г Исхакыйның иҗаты белән рус укучысын да таныштыруны максат итеп куйганнар. «Заветы» (Петербург) журналының 1914 елгы 6 нчы санында әдипнең «Алдым-бирдем» пьесасы «Брачный договор» исеме белән тәрҗемә итеп урнаштырыла Иҗатын гәкъдир итеп, рус журналларында мәкаләләр чыга Башка әсәрләреннән дә аерым өзекләрнең тәрҗемәдә басылып чыгуы турында мәгълүматлар бар «Галош» исемле хикәясе. 1913 елда эсперанто теленә тәрҗемә ителеп, эсперанто телендә чыга торган «Шәркый алманах» та (Orlitnta Almanako) басылган
Кыскасы. XX йөз башы вакытлы матбугатында Г Исхакыйның шәхесе турында да. иҗаты турында да шактый мәгълүмат тупланган.