Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘДХӘТ СИНУГЫЛГА 60 яшь


Каләмдәшем Әдхәт Синугылны мин башкалардан шактый аерылып торучы. беркадәр сәер характерлы, бала- сыман йомшак күңелле, үпкәчел, әмма шул ук вакытта үҗәт, максатчыл бер шәхес, барыннан да бигрәк милләтпәр- вәр җанлы замандашым итеп күрәм. Башкортостан буенча якташым ул (Стәрлебаш районының Кутанакбаш авылында туып үскән), һәм универси-тетта бергә укыган сабакташым да. .
Хәтеремдә, без ул чакта универси-тетның әдәби түгәрәгендә шактый кызыклы төркем идек (күз алдына китерегез: без укыганда «Әллүкиидә М Гос- манов. Р Фәйзуллин. X Миңнегулов, Ш Маннап, Г Рәхим. Р Мингалим кебек булачак галим, әдип-шагыйрьләр бергә булды). Арада Әдхәт —бездән өлкәнрәк, бик ыспай-шома чибәр егет, тик тормышта күпне күргән-кичергән. ятим үсеп, михнәт ашап, инде солдатта да булып, аннан соң редакцияләрдә эшләп, укытып, шактый «каешланган» да абый иде. Уфада башкортча чыга торган «Яшь көчләр» альманахында без бер елда басылганбыз икән (1960) Әдхәт ул чакта юмор-сатира белән мавыга, Г. Афзалны бик яратып, аның- чарак яза иде. Әмма студент елларында ул күбрәк тәрҗемә белән шө1 ыль- ләнде кебек: ай саен диярлек радио-телевидение аша Куба, Вьетнам, Африка шагыйрьләре шиг ырьләрен яңгырата. . һәм әҗере дә әйбәт була иде бугай Үз шигырьләре, җырлары да кү- ренгәләде (студентлар турындагысына Нәҗип Җиһанов көй язгач, шактый популяр булып китте!). Шунысы кызык. Әдхәтне ул чакта безнең «суык» Казаннан бигрәк җылы Көньяк—Кавказ, Кырым яклары тарта, ул шунда сәяхәт тә итә, һәм үзе дә шул як кешесенә бик охшаш иде. Әмма күңелендә аеруча үзебезнең төрки кардәшләребезгә мә-хәббәте зур иде. балкар, карачай, нугай һәм кырымтатарлар турында гел мавыгып сөйли, аларның газеталарын алдыра -димәк рухи сәяхәте дә бара иде. Юкка булмаган икән: соңыннан Әдхәт Ташкентка барып төпләнеп, кы- рымтатар кызына өйләнеп, күпне күргән ул горур кавем белән тормышын ук бәйләде. Дөресен әйтик, бу халыкнын иң авыр чорларында да шул хискә тугры булды ул: ачы язмышын уртаклашып. шигырьләр язды, кырымтатар шагыйрьләрен, халык иҗаты җәүһәрләрен тәрҗемә итеп матбугатта чыгарырга тырышты Җөмләдән, «Казан утлары» да бу мәсьәләдә читтә калма дьг.
Әдхәтнең үз тормыш юлы төрле яклар, илләр белән бәйләнеп, шактый катлаулы булган кебек, иҗаты белән дә шулай килеп чыкты: аны йә кырымтатар, йә Казан шагыйре итеп тану озакка сузылды. Әүвәл Казанда балалар өчен һәм тәрҗемә китаплары белән күренсә дә лирика китабы кырымтатар телендә Ташкентта чыкты, шунда ул Язучылар берлегенә алынды...
Казанда басылган китаплары ара-сында Әдхәтне тулырак ачканы — аның «Җыр төбәген сагынып» (1984) китабы. Быел, юбилее мөнәсәбәте бе-
лән дә сайланма китабы әзерләнә дип беләбез «Татар поэзиясе анто- логиясеинә дә кертелгән аның шигырьләре. Иҗат активлыгың да арттырды ул: шигъри бәйләмнәре газета-журнал- ларда еш күренә, хәтта Ибн Синаның шигырь белән язылган атаклы «Тыйбб китабымн да тәрҗемә итеп бастырды. Димәк, каләмдәшебез, татар шагыйре эштә, хәрәкәттә. Соңгы елларда Үзбәкстан татарларының иҗтимагый эшендә дә Әдхәт актив катнаша. аннан вәкил булып Казанга, корылтайларга да килде. Бүген ул—Урта Азия регионыннан — атаклы «Азатлык» радиосының штаттан тыш хәбәрчесе.
Менә шундый бер милләтәшебез яши безнен — Ташкентта. Диаспора дип атаргамы'’ Әмма халыкның үз моңнары, үз язмышы баласы. Бу — бәхәссез.
Рәдиф ГАТАШ
Әдхәт Синугыл
Көзге бакча
Коз.юр кебек сагыш күзмремдо.
Г. Афзал
Картлык конем минем көзге бакча.
Җыеласы уңыш җыелган, Яшьлегемнең яшел тирәкләре Тынып калган кошлар җырыннан
Картлык көнем минем көзге бакча. Казыласы җирләр казылган.
Бәйгеләрдә менеп чабар ничек?
Ярыш толпарларым арыган...
Картлык көнем минем көзге бакча. Коеласы яфрак коелган.
Көзгегә дә үпкә гота алмыйм. Матурлыгы йөзнең җуелган.
Картлык көнем минем көзге бакча.
Саргаясы төсләр саргайган, Сөлге готып димче юллыйсым юк. Сайланасы ярлар сайланган.
Картлык көнем минем көзге бакча.
Җыйналасы бар да җыйналган Кыш кунаклар тиздән бу бакчага. Көзнең инде җыры җырланган.
Октябрь. 1994
Лайлага
Валчыгына кадәр охшашсын син
Үзен туып-үскән җиреңнең, Ялбыр чәчле кара толымнарың Дулкыныдай кичке диңгезнең.
Тавышларың өзелеп сөйли кебек Чишмәләрнең җырга байлыгын. Мөлдерәмә корым-кара күзен. Зәйтүнедәй Кырым багының.
Карашларың көп-төн эзли төсле. Акчарлагын зәңгәр ярларның, Чатыр-Дагның бөркет ояларын, Карурманын Аю-Дагларның...
Тамчысына кадәр охшаш син бик. Кара кашым. Кара диңгезнең.
Чулпанымы атар таңнарның син. Зөһрәсеме Кырым күгенең?
Күктүбә. 1980
Мәхәббәт бураны
Карлар сарган сахра юлларында Бураннарда нәрсә калган соң? Кемең юлда? Вокзалларга килеп Сөяләсең, арган-тапгансың. Зур составлар алып килмәс әле Авылыңның моңлы баласын. Бураннардан тальян чыңын эзләп. Сагыш каплый юллар арасын. Сагынсаң да артык өзгәләнмә. Исән-сау бит яшьлек юлдашың. Буранга да тимә, бурый бирсен. Бөтен җирне акка урасын. Имин еллар гаҗәп тиз үтәрләр, Мәхәббәттә еллар онтыла. Әй. гүзәл кыз, вокзал яннарына Юксынырга ялгыз омтылма. Еллар үтәр, поезд составлары Сөйгәнеңне сиңа кайтарыр. Ник онытсын егет яшьли сөйгән Кызы калган туган якларын! Тиңсез сөю белән, тиңсез янып Көтә белә кызлар шулай да... Дулый буран, да лаларны урый. Мәхәббәтләр чыныга буранда.
Стәрлетамак — Уфа.
1972
Курайлар аланлыгы
Өздереп лә уйный бүз курайлар, Җилләр генә иссен илереп... Урал дәрьялары акмый тыңлый. Курай моңнарына бирелеп
Җилкендереп уйный, әй. курайлар. Үзәкләрне генә өздереп.
Туып-үскән илләр сагындыра. Йөрәккәйләр генә өзелеп. Җиз курайлар уйный таулар җырын. Моңлы итеп уйный сыздырып Курайларга кушылып җырла, күңел. Былбыл тавышларын уздырып!
Июль. 1975
Халкым бар
Шикзанмибез дошманнарның кочендин без. Буген.-е кон Гази. Роста мнар.-ә тиң без.
Г. Тукай
Үз илем бар минем якын күргән, Татар дигән туган халкым бар. Йөрәгемдә аңа гына булган Мәңге сүнү белмәс ялкын бар.
Тукайларны биргән халкым бар.
Куркыталмый аны дошманнар да, Өркетәлмый хәтта атомнар...
Хөкем итеп атомнарны җирдә Яшәр өчен мсң-мең хакын бар.
Такташларны биргән халкым бар.
Илем белән халкым икесе дә Кояшка тиң булып балкыйлар Ялкын кебек якты халкым әчеп Хезмәт итен яшәр антым бар.
Сәйдәшләрне биргән халкым бар.
Бу дөньяның күпме халыклары
Безнең өчен кардәш, якыннар Күпме гасыр авыр сынау үткән. Сынатмаган батыр халкым бар
Җәлилләрне биргән халкым бар.
Март 1975
Чинар тамырлары
Куптарып ук ташлар иде да. Йде дә бит та мыр тирәндә' X. Туфан
Тамырларын казып төшкәнем бар.
Тамырлары бигрәк тирәндә..
Булса иде шундый тамырларым Халкым йөрәгенә миндә дә.
Җәен-кышын, жилбер-жилбер исеп.
Чинарлардай жәеп күләгә.
Кара урман булып шаулар идем. Үлми яшәп хәтта меңдә дә.
Өсләремә алып афәт көнне Барлык булган салкын, ялкынны. Чинарлардай нык ышыклар идем Бәлаләрдән туган халкымны.
Төшкәнем бар тамырларың казып.
Тамырларың, чинар, тирәндә...
Булса иде синдәй тамырларым Халкым йөрәгенә
миндә дә!
Арген. 1977
Кул бирик
Кояш белән торып юлга чыга Кешеләре бу жир йөзенең. Беркем сиңа куймаган юл салып, һәркем юлын сала үзенең.
Уң да. сул да киткән юллар була, һәркемнең тик юлы аерым: Берәү сайлый көзгелесен юлның. Берәү шиксез кичә авырын.
Диңгезләргә сәяхәткә чыксаң.
Җил кирәккән кебек җилкәнгә. Кешегә дә ярдәм кулы кирәк. Максатына барып җитәргә.
Абынганда аяк чалганнарны
Кем дияргә, ничек аңларга? Юл бирик без юлга чыкканнарга. Кул бирик без абынганнарга
Ноябрь. 1978
Дүртьюллыклар
* ♦ ♦
Күпме «Алла»га бит хезмәт иттек. Ышанмадык тик — бер Аллага. Алладан да изге, бөек күреп. Табындык без фәкать., ялганга.
Дөньялыкта ике яман чир бар, Кендекләре бергә ялганган. Бер-берсенә туган бу ике чир — «Ялган мактау» белән «ялган дан».
* ♦ ♦
Гыйшык — ничек безнең көннәрдә? Гашыйк Гомәр гыйшкы кемнәрдә9 Унбиш яшьлек бала — бала таба, Гыйшык — кыйшык безнең көннәрдә!
Күпме генә туйдырмасын. Көн дә күргән үз йөзеңнән Барыбер син качалмыйсың — Гомер буе үз-үзеңнән.