Логотип Казан Утлары
Шигърият

АЛТЫН БӨРТЕКЛӘР ЮГАЛМЫЙ


Җитмешенче елларда миңа Себер
якларында, татар туганнарыбыз янында
булгаларга туры килде Бер бардымда Төмән
өлкәсеггсн Чикча авылын да яшәүче
мөгаллимә Һаҗәр апа Алишкина мина
шактый таушалган, еллар тузаны саргайткан
аерым китап битләрен тотып килде
Менә тынлап карагыз әлс. нинди
матур шигырьләр, тик авторы гына билгеле
түгел, бәлки сез беләсездер диде.
Гарәп хәрефләре белән басылган
әсәрләрне тыңлат аннан соң. аларнын авторы
Тукайлар. Дәрдсмәндләр таманлашы икәнен
чамаларга мөмкин иде Әмма тәгаен генә әйтү
кыен Шигырьләре таныш та. таныш түгел дә
кебек Болай шәкли яктан Шәехзадә Бабичны
да хәтерләткән шикелле, урыны-урыны белән
Мәҗит Гафури чалымнары да бар сыман
Мен манаран остенә. хәсрәтле жырчы. әйт
азан' Моң белән яңрат. уят тизрәк татарлар
дөньясын!
«Габдулла Тукаевка багышлыйм» дип куелган «Азан» шигыре әнә шулай башлана. Яки
менә Дәрдемәндкә багышланган «Мәхәббәтем» шигыре
Тормыш синсез Җилле диңгез.
Күз карам!
Ялгыз калдым.
Тон күзалдым,
Сарг аям.
Миннән ник качтыгГ Күккә ник аштын? Пик сөйден лә ник
Тәмугка аттың.’
Җитмешенче еллар өчен колакка ятрак, әмма күңелгә бик якын бу шигырьләрне мин
күчереп язып алып кайттым Билгеле аларны безнең матбугатта бастырып чыгаруның
мөмкин >ш түгеллеген аңлый идем Болай үзем өчен генә алып кайттым Аннары мондый
татлы шигырьләрне кем япанлыгын беләсе килү дә көчле иде Әмма бу эш алай җиңелдән
булып чыкмады Тагар шигъриятен өйрәнеп азау ярган кайбер галимнәргә күрсәтмәләп
карасам да. ггәтнҗә булмады Алао га «Шәехзадә Бабичныкы, яки Сәгыйть Рәмиев әсәрләре
түгел микән’*» шгг әйтүдән ары уза алмадылар Мин әлеге «алтын бөртекләрен» архивыма
са гып куйдым Әмма алар г урында онытмадым, мөмкин гек чыккан саен кемгә дә булса
укып, авторын ачыкларга тырыштым
Беркөнне шулай үзебезнең «Казан утлары» редакциясенен поэзия бүлеге мөдире,
шагыйрь Рәдиф Гаташка күрсәттем мин бу шигырьләрне
— Кызыклы шигырьләр, диде ул.— Сүнчәләй йә Ченәкәй гүгелме? Тукта әле. Әмирхан
ага белмиме икән бу шагыйрьне? Анардан сорыйк әле.
Шалтыраттык.
Башкаларын әйталмыйм, әнә тегесе Дәрдемәндкә багышланганы — Сә- 1ыйть
Сүнчәләй шигыре,— диде Әмирхан ага Еники
Булды, аңлашылды! Чыннан да «Мәхәббәтем» шигыре Сәгыйть Сү- нчәләйнең 1961
елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Сайланма әсәрләре»ндә дә бар икән.
Тик «Дәрдемәндкә багышлыйм» дигән сүзе генә юк. Күрәсең, цензура кайчысы кисеп
калдыргандыр. Шулай булгач, бу сайланмага татарлар дөньясын уянырга, үз хәленә карап
уйланырга чакырган шигырьләрнең кертелмәвен аңлавы кыен түгел. (Гәрчә алар Октябрь
инкыйлабына кадәр үк язылган булсалар да.) Әлеге шигырьләр 1992 елда нәшер ителгән
«Татар поэзиясе антологиясе»ндә дә юк.
Хәлбуки. Дәрдемәнднең тууына 120 ел тулу уңаеннан гәзиткә (мин ул вакытта
«Социалистик Татарстан» редакциясенен әдәбият-сәш ать бүлегендә эшли идем) Сибгат ага
Хәким мәкаләсен әзерләп бирүем өчен «югарыдагы иптәшләрдән» үземә дә кисәтү эләккәне
хәтердә әле.. Чөнки ул мәкаләдә Сибгат Хәким бүгенге яшь шагыйрьләрне язу осталыгына
нәкъ менә Дәрдемәндләр буыны әдипләреннән өйрәнергә чакырган иде.
Әйе, хәбәрдарлыкның сулышы кысылган ул елларда:
Бар. булыр, бетмәс татарлар: бар теле тәмле теле.
Бар жаны. бар яшьләре, үлмәс татар, үлмәс, диегез,
кебек ялкынны ничек инде кабынырга торган күңелләргә чыгарып бөркесеннәр!
Инде шөкер, авызларны бәйләп куйган кызыл чүпрәкләр алып ташланды. Шигъри
хәзинәбездәге әлегәчә тыелып киленгән алтын бөртекләр дә берәм- берәм көн яктысына
чыгарылып, карашыбызны нурлый, күңелләребезне баета башлады Якын киләчәктә,
ихтимал. Сәгыйть Сүнчәләйнеи дә сайланма әсәрләре тулырак, күркәмрәк булып дөнья күрер
Ихтимал, ул китапны төзүчеләр Себер якларыннан табылган менә бу әсәрләргә дә игътибар
итәр. Хәлбуки, алар әле бүген генә язылган шикелле, гаять заманча яң- 1ырыйлар.
Шагыйрьнең никадәр алдан күрүчәнлегенә сокланмый мөмкин түгел...
Шамил МАННАП.
Сәгыйть Сүнчәләй
Азан
(Габдулла Тукаевка багышлыйм)
Мен манараң өстенә, хәсрәтле җырчы, әйт азан!
Моң белән яңрат, уят тизрәк татарлар дөньясын!
Үтте төн, бетте, кояш чыгышында инде атты таң. Җитте йоклау! һәммәсе
торсын да тизрәк уйлансын!
Бар авылларга, калаларга азаның янрасын.
Бер кагын беткән татар күңеле зарыннан йомшасын'
Әйт азан! Тан атты, кошлар да уянып сайрасын' Кычкырып
моңлан: һава. җир. күк-аһыңны тышчасын!
Изге рухлар, изге җаннар бер сөенсен таушыңа!
Кычкырып, торгыз баен, ярлы гавамен. мулласын!
Изге тәкбир янрасын. барсын Ходайның каршына! һәм матур таң
атканын һәркем ишетсен, аңласын!
Моң белән әйткән азанны ишеттер халкына.
Әйт! Азаның яктылык җиткәнне сөйләп чыңласын!
Төнге золмәт утлары сүнсен, аларның урнына Милли рухлар нурга
чумдырсын татарның дөньясын!
Әйт азаныңны, шагыйрь! Таңга калсын бар галәм!
Таулар-урманнар. сулар, кырлар азаннан янрасын!
Бер гаҗәпләнсен кояш. таң. җен, фәрештә, җир. адәм!
Бар да торсын, мактасын тәңрен. яраткан Алласын
21 гыйнвар.
Җырларым — күз нурларым
Әй, минем күңлсм ярасыннан чыгучы җырларым' Әй. җәһәннәм-
тормышымпы ожмах иткән хурларым! Таңдагы моңлы азан илне
уяiкан төс ге үк.
Яңрагыз сез дә! Туган җирдә, минем күз нурларым
Бар татарның күңеленә дуслык кояшы кертегез.
Ул да якгы дөньяда барлыкны сез белгертегез Бар. булыр, бетмәс
татарлар, бар теле тәмле re ге Бар җаны, бар яшьләре, үлмәс татар,
үлмәс, лиегез.
Күп өметсезне юатып, кайгылыга кул сузып, Күн үлекне тергезеп,
сансыз читенлеккә түзеп. Күн катып беткән күңелләрне төбеннән
йомша 1ып. Яктылык җырлап, халыкка тан туасын белгезеп.
Моң белән сез җырлагыз! Тик үз тагар халкым өчен Җырлагыз сез.
янрасын тормышны баскан вәхши төн! Җырлагыз, атсын ганы,
чыксын кояш, бетсен га ran' Җырлагыз, күз нурларым' Бик бит
кыен, бик бит чиген'
Ялгызлык
Ялгызым тормыш күрергә талпынам.
Ялгызым иркен йөрергә талпынам Бу
хәзерге тормышым ямьсез, кара. Бит
хәтер мин һәр газапка буйсынам
Ямь табалмыйм тын гомердә, саргаям.
Әкрен-әкрен яшь. кызу дәрттән таям.
Тоткын охшашлы зарыктым, кайгырам.
Тик өмет бар, шул өметкә янтаям
Шик тә тотмыйм: мин кайчан да бер заман Кулны селтәп,
айрылырмын дөньядан. Яшь таңым шул чакта тик атса-атар.
Әйтелер шунда минем танга азан.
Чәчәкләрне өзмәгез
Бетте кыш. яз да үтә. җәйге җылы җилләр исә.
Кыр. болын, урман яшәрде, бакчада гөлләр үсә.
Бар үлән, гөлләр, чәчәкләр һәм уҗым бар дөньяга Ямь
бирәләр; ялтырап күктән кояш нурлар чәчә.
Шул җылы, ямьле табигать шатланып торганда сез. И
туганнар, бер дә зинһар, бер чәчәк тә өзмәгез!
Тотмагыз, пычратмагыз, өйгә алып та кайтмагыз!
Тимә, үссен! Булмасын корбан! Бүтән ямь эзләгез...
Тәңресен мактаучы көчсезгә тупас кул сузмагыз. Өзмәгез,
сындырмагыз дөнья канунын бозмагыз!
Ул елап та ялваралмый; бәгъренә кан коймагыз. Әй туганнар!
Тыңлагыз, зинһар сүземне, тыңлагыз!
24 март.
Мәхәббәтем
(Дәрдемәндкэ багышлыйм)
Йолдыз нуры.
Оҗмах хуры
Син. бибкәй!
Таҗым, даным,
Гомрем. җаным —
Син. бибкәй!
Мине ник үптең?
Үптең дә үттең;
Ник күп сөймәдең?
Үптең дә киттең.
Кайдан килдең.
Кайдан иңдең.
Бибкәем?
Ник сөйдердең.
Ник көйдердең.
Бибкәем?
Мине ник үптең?
Үптсн дә киттең;
Ник кул селтәдең. Ник ашыгып очтың?
Тормыш синсез
Җилле диңгез.
Күз карам!
Ялгыз калдым.
Төн күзалдым.
Саргаям.
Миннән ник качтың? Күккә ник айның? Ник
сөйдең дә ник Тәмугка аттың?
Киттең миннән.
Күктән иңгән
Бибкәй нур!
Киттең, сеңлем
Үлде күңлсм.
Булдым хур Инде мин сүндем. Хәсрәттән үлдем;
Сөешү тәхтеннән Төштем, сөрелдем.
2 гыйнвар.
Өзек
(«Варяг» кое)
Бетәр, күн тормас караңгы тормышлар. Күчәр күңелдән
бар каралар!
Төшәр күкрәктән авыр түр ташлары.
Китәр йөзләрдән тан. каралар...