Логотип Казан Утлары
Шигърият

САГЫШЛЫ ХУШЛАШУ

Язлар көлгәндә
Язлар килә. Гөлләр көлә. Тирбәлә зәңгәр рәшә Таңнан торып бакчаларда Сандугачлар серләшә.
Язлар килә.
Гөлләр көлә.
Шаярып җилләр исә;
Чәчкә чаллар кунган саен Яшь чаклар искә төшә
Язлар килә.
Гөлләр көлә.
Җәелә кичке эңгер.
Яшьнәп яшисе иде дә Кыска шул. кыска гомер.
Шул кыска гына гомердә Без яна. шаулый белдек; Хыял белән үрләрнең дә Иң биегенә мендек.
Биек үрләрдә уелып Калды як I ы эзебез. Ул-кызларыбыз алдында Кызармаслык йөзебез!
Әле кайчан гына жәй иде
Кайчан җәй иде лә.
Кайчан I ына
Көз кызлары килен җиткәннәр?
Җәй сылуның яшел яулыкларын
Сары ефәк белән чиккәннәр Кайчан җәй иде дә,
Кайчан гына
Көз кызлары килеп җиткәннәр, Кылганнарны чыңлы кыллар итеп /Көз маршын уйнап киткәннәр.
Кайчан җәй иде дә,
Кайчан гына
Көз кызлары килеп җиткәннәр: Янып торган шомырт чәчләремә Ап-ак итеп карлар сипкәннәр.
Җиргә төшкән карлар язын эрер, Гөлчәчәкләр күмәр тугайны, Чәчтәгесе эремәс шул инде: Ерак очкан яшьлек тургае.
Күпме чакырсам да килмәс инде, Килмәс инде яшьлек тургае;
Әйдә, көлеп торсын һәм мул булсын Без яшәгән алтын көз ае!
Шаулый урман
Шаулый урман, Гөрли урман, Көчле җилләр искәндә; Без дә урмандай шауладык һәм гөрләдек үскәндә.
Шаулый урман, Гәрли урмай, һаман—җилләр искәндә; Юксыну баса күңелне Яшьлек искә төшкәндә.
Шаулый урман, Гөрли урман, Ник мин шауламыйм микән? Шаулы урманнар шикелле Яшь чакларыммы үткән?!
Тик, ник әле моңаерга? — Шауладык шаулар чакта; Төкле эзләр җәйрәп ята, һәйкәлдәй, безнең артта!
Кичер мине, кичер Болгарым
Әллә инде үзем акрын булдым, Әллә тотып торды сырхавым, Моңа кадәр сиңа киләлмәдем Кичер мине, кичер Болгарым.
Уяу әле Синең ул-кызларың. Озын йокыларга китмәдек, Исән әле гадәт-йолабыз да Тоташ манкортланып бетмәдек.
Көтү генә йөргән зиратларны Тәртипләп киләбез тоташтан. Яңа мәчетләрне калкытабыз Нигезләрен салып нык таштан.
Сибелсә дә татар, чәчелсә дә Хур булганы юк бит бер җирдә. Син бит безнең рухи кыйблабыз. Син бит безгә Мәккә-Мәдинә.
Рәнҗемәче, зинһар рәнҗемәче Шулай кичегүче улыңа.
Изге туфрагыңа башны иеп Сәҗдә кылам синен рухыңа.
Зарланмыйкмы
Зарланмыйкчы татар йоклаган дип, Инкыйраз дип сукмыйк сөрән дә. Йокламаган татар һәм йокламас. Тамырлары аның тирәндә.
Сибелсә дә халкым, чәчелсә дә Онытмаган телен, йоласын; Эшен башлый бисмилласын әйтеп. Юлга чыга укып догасын.
Язларында гөрли Сабан туе. Көзләрендә казлар өмәсе, (Ат ялында уйный чиккән сөлге. Көянтәдә казлар түшкәсе )
Ир-атлары төзи, чәчә, ура. Гөл үстерә хатын дигәне; Нәрсә то гса шуны коеп куя Кыз-кыркыны, егет-җиләне
Сокланырлык корган авыллары Төзгән йорты аның чын сәнгать; Тышы балкый аның пайтәхеттәй. Эче тулы аның бәрәкәт