Логотип Казан Утлары
Драма

АЛЛА КАРГАГАН ЙОРТ


Драма 2 пәрдәдә
Данил Салихов — соңгы елларда театр дөньясында шактый танылган яшь драматур! ларыбыздан берсе.
Ул 1958 елда Актаныш районында туган. Урта мәктәптән соң өч ел Каз.ан музыка училищесында укый, аннары театр училишесынын актерлар әзерли юрган бүлегенә күчә; училищены тәмамлап чыккач, әүвәл Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия, аннары К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театрларында артист була. Хәзерге вакытта ул—«Салават күпере» журналында баш мөхәррир урынбасары.
Беренче сәхнә әсәреннән «Туй күлмәгем—соңгы бүләгем» драмасы 1988 елда К. Тинчурин исемендәге театрда куела. Аннары шул ук театрда «Яшьлек хатам — йөрәк ярам» (1989) драмасы, «Бәйрәмгалипең сыер тышавы» сатирик комедиясе (1990), Минзәлә з агар дәүләз драмасы театрында «Никүләй дәдәйнен бөер ташы» комедиясе (1992) сәхнә күрә. Ә «Хатын түгел—аждаһа» пьесасы Әлмәт (1992), Минзәлә (1993), Оренбург (1994) театрларында куелды. Күптән түгел авторның яна әсәре, «Әти кызына әйләнәм» комедиясе Әлмәт театрында сәхнәләштерелде.
Бу санда укучыларыбызга тәкъдим ителә торган «Алла каргаган йорт» драмасы Әлмәт театрында куелып (1991 елда), 200 мәртәбә уйналды.
Данил Салихов—1992 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
Катнашалар:
Риваль Якубович — баш врач, 50—55 яшьләр тирәсендә.
Айрат Харисович Галин — Генеральный директор, 50—55 яшьләр тирәсендә.
Зилә Саматовна — Айрат Харнсовнчның яшь хатыны, 28 яшьтә.
Ләйсән Гомәровна — медсестра, 27 яшьтә.
Кадыйр — шәхес культы еллары следователе, 60—65 яшьләр тирәсендә
Исмай карт — сабый акылы чыкмаган.
Садрый — сугыш инвалиды, 70—75 яшьләр тирәсендә.
Нәгыймә әби — 70—75 яшьләр тирәсендә.
Дубинкалы адәм — тәртип саклаучы.
Вакыйг а Сүтеш е көннәрдә бара.
Беренче пәрдә
Психбольнигганын баш арачы Paaa.it. Якубович кабинеты Урда 1а «Ти хәрефе иса- лгаи өстәл. Өстәл өстендә берничә ге.гефои, селектор журналлар. Сул ак стена буена Китай шкафы, ә ун якка кутереи тортаи диван куелган. Хуҗа утыра юрган креслоиын артында, диварда Бехтерев портреты.
Риваль Якубович (телефоннан сой- ләшә) Рәхмәт, рәхмәт Рәхмәтне соңыннан әйтерсез. Нәҗип Лйтутанович' Үзегез беләсез, хәзер аптекада аналы инны да дуслык белән генә табып була Ә сез миннән Америка производствосы чыгара торган де-фицит препарат сорыйсыз! Нәрсә9 Ә. да да. Юк ла. Ул препаратны только обком аша гына алып була. Кирәкми! Кирәкми дим Аларны борчымагыз! Сез нәрсә. Нәҗип Ай- туганович. мин сезне түбән слой кешеләрдән санамыйм Үзегез беләсез, без сезнең белән обкомда ут ырмасак та. төшеп калган егетләр түгел Андый уколлар безнең өчен дә кайта торгандыр дип уйлыйм Үпкәләмәгез инде Борчылмагыз Борчылмагыз, дим Эшлим дигәч, эшлибез инде Разве сезнең кебек дусларны рәнҗетергә ярый Нәрсә. нәрсә дисез? Такта?! Ну инде, Нәҗип Айтуганович. ничек кирәкмәсен Минем кечкенә. төпчек малайның дачасы юк бит әле Әлбәттә, кирәк, сүз дә юк Менә нәрсә. Нәҗип Айтуганович, кызганмагыз биш ми нутыгызны, кереп чыгыгыз минем янга Биредә барысын да сөйләшербез Яхшы, хушыгыз Сәламәтлек телим (Ишек шакыйлар ) Да. да. керегез! IИшек бусагасында Айрат Харшнвич курено.) О-о-о. Айрат Харисович. рәхим итегез, менә бирегә диванга утырыгыз. (Айрат Харисович остәл аркылы кул сузып курешо до, бер урындыкны алып, аныч уң .чгына килеп утыра J Хәлләрегез ничек9
Айрат Харисович Әбиеңнеке кебек Нитә сорап торырга, беләсең ич инде
Риваль Я кубович Алай ук бетеренмәгез, барысы да җайланыр.
Айрат Харисович Белом инде, белем Әнә тегеләр до (бармагы белм аска mopmen курсәтеп). өстәгеләр. кулымда бай лык барында, төнлә йокларга ирек бирми ләр иде, гегене сорап, моны саран Ә хәзер шушы хәл килен чыккач, жир йоттымени үзләрен, ялгышып та шалтыратмыйлар
Риваль Якубович Үзегез гснәмс. әллә бичәгез бслонмс?
Айрат Харисович Риваль Якубович, өт әр ялгышмасам. без синең белән дуслар идек, ахрысы
Риваль Якубович. Әлбәттә, шулай
Айрат Харисович Дуслар булсак, утырган креслодан төшен «сезвдән- «безвдән «снни-мина»га күчик әле Бет бит өйдә үзара калганда «атом-матом» белән сөйләшергә яратабыз
Риваль Якубович Да. дөрес әйтәсең Нишлисең, канга сенгән I Те зефон шалтырый Риваль трубканы ала.) Да. ы. тыңлыйм' Кем9 Ә. Софья Гимерга-тиевна Сәлам. сәлам! Хәлләр Хәлләр ярыйсы Менә авырулар белән көрәшәбез. дөресрәге җен нәрсн куабыз Үзегез беләсез, миндә бит җенле авырулар Нәрсә9 Спенклиникага салырга иле9 Кемне9 Сез нәрсә. Софья Ти- мергалиевиа. сизәсезме, персстройкадан артта калгансыз, дөньядан арпа калгансыт. дим. Андый сүз юк бит хәзер Нинди9 Спсцполиклиннка дигән сүз' Күптән ул сүзне үзгәрттеләр Нәрсә, нәрсә дисез? Ха-ха-ха!. Үзегез ничек уйлыйсыз сон? Дөнья белән идарә иткән акыллы адәмнәр. көтүче Гыймадилар белән бер палатада аларның эчәк исен иснәп ятырлар дип уйлыйсызмы9 Шулай булгач, билгеле юк Исеме үзгәрде, ә ятучылары, авыру лары шулар ук Да. да. ишек янындагы алтын белән карага язылган язу гына үзгәрде. Кем сон ул. сезнен клиентны әйтәм9 Ресторанда завпроизаодство булып эшли9 Кирәк кеше икән кирәк кеше икән, дим* Яхшы, барсы да сез уйлаганча булыр Первый ята торган палатага салырбыз Софья Тимсргалисвна. сезне мин кайчан күрә алырмын? Сезнен теге пот онлы адәмнәр бе-лән связь каты иде бугай Үзегез беләсез, алар бит мине теге вакытта бик рәнҗеттеләр Нәрсә хакында сөйләвемне .ойыйсыздыр дип уйлыйм Ә хәзер малай, төпчек малай үтләреннән башын алатмый. тагын эләккән Нәрсә, кайда булсын инде' Аның бер жир бит инде, милициягә Нишләсен Бер егеткә үзенен көчен күрсәткән Шулай мени, ай рәхмәт Хәтер, хәзер сабыр итегез /Оспы 1доге бюкнотын актара Менә, менә, аның эшен Петр Николаевич Суслов дигән следовательгә тапшырганнар Ай рәх-мәт. алайса минем барып йөрисе калмады Ярый хушыгыз' (Трубканы кгч! Менә бит. шушы кешеләрсез яшәп кара инде син. бүгенге дөньяда
Айрат Харисович Риваль Якубович. йә нишлибез9
Риваль Якубович Нишлисең, ничек сөйләштек, шулай эшлибез.
Айрат Харисович Күпмеләп яткы рырга уйлыйсыз инде сез мине биредә9
Риваль Якубович Күпме телисең шул хәтле. Обстановка ничек килеп чыт а бит
Айрат Харисович Минем биредә бер сәгать түгел, бер минут та торасым килми.
Рнва.ть Якубович Анысын үзегез карыйсыз инде Йөрәгегез ничек куша Көчләп яткырмыйм Сезне яткырганга баштан сыйпамаслар
Айрат Харисович Ярар ннде. үзең не минем урыш а куеп кара Нишләр илен
Риваль Якубович Нәрсә9 Әллә һавасы кысамы9 Ә менә минем бөтен т омерем шушында үтте Ә шулай да үкенмим Җиде ел шушы кресло өчен ачлы-туклы укыдым Үз теләгемә ирештем
?\йрат Харисович Да. креслоны без барыбыз да яратабыз Тик жайлап утырырга тына ирек бирмиләр Кем уйлаган аны. миннән башлырак булыр дин Карап торуга бер селәгәй генә оит бер селәгәй, адәм көлкесе
Риваль Якубович Кайгырма, дус кеше, без синең койрыгыңны өчәү ләп яшерербез Син һәм дә мин. өченчебез әнә теге кеше I Бехтерев портретына ым сый
Айрат Харисович Ярый элс ул кеше булган Без акыллы дураклар кая илтеп башыбызны яшерер идек
Риваль Якубович Кешелек барысын да үз файдасына җайлый Даже дураклар йорты да кайчакта акыллыларга ярдәм итеп куя Йә. ярый, эшкә күчик. Нидән башлыйбыз9
Айрат Харисович (ишеккә ымлап) Биклә (Айрат барып ишекләрне бикли. Риваль акчаларга карап ) Анлап җиткермим ’ Айрат Харисович. Монда яртысы, ә яртысы мин моннан исән-сау чыккан ми-нутта сезнен кулыгызда булыр Сөйләшкәнчә инде, алты ай — алты пачка
Риваль Якубович. Куркасыз? Чыгарсыз! Биредән теле озыннар, күпне белгәндер генә чыгалмый Сез андыйлар рәтенә кермисез Үз сөягебез. Да Алты ай... Азрак инде, конешно
Айрат Харисович Мин хәзер үк бу «алла каргаган йорттан» чыгып качар идем Зинһар алты айдан артык тотмагыз инде мине биредә.
Риваль Якубович Ничек тотмагыз инде? Тотма инде, диген Культурный кыланып киттен Тегеләрне, тикшерүчеләрне ышандырып булырмы дип шикләнәм Ярый, тырышырмын. Но, только синен үзенә дә тырышырга туры киләчәк Кирәксә, мин әйтәм икән, коридор буйлап ыштан- трусиксыз, анадан тума шәрә килеш тә йөрергә туры киләчәк
Айраг Харисович Күрәселәрем алда икән әле
Риваль Якубович Шулай инде, нишлисен. Дөньяның бер рәхәте, бер михнәте, башың эшләмәсө, аягына көч килер, дигәннәрме әле? Ә хәзер менә бу акчаларны менә монда (өстәл тартмасын тартып чыгара) үз кулларың белән төртеп төшер Үзең беләсең, бу акчаларга миңа орынырга ярамый. (Айрат акчаларны тартмага сала Риваль тартманы бикли.) Синең башка шушы сво- лочьлар житте бит. Син кайгырма, алар хәзер пленда (кычкырып көлә ) Бар иде, хәзер юк Кызык бу дөнья Кичә алар синдә иле, бүген миндә. Иртәгә кемдә булыр, этем белсен Бар, ишекне ач! (Айрат ишекне ача ) Хәзер мин медсестраны чакырам Образга керә тор Чибәр кыз, күкрәкләренә, арт са-нына үрелсәң дә рөхсәт итәм Хотя сине өйрәтәсе юк Синең хәзергесе дә егерме биш яшьлек түгелме соң?
Айрат Харисович. Дуракка акыл кирәкме9 Үз башыма өйләндем Менә хәзер туйдырып кара син аны Өскә менеп мыскыл итә
Риваль Якубович. Ничего, кайгырма Сине озакламый тынычлыкта калдырачак ул. Син нигә кирәк аңа. шәлперәйгән карт.
Айрат Харисович. Син нәрсә, мине бөтенләй үтерергә уйлыйсыңмы9
Риваль Якубович Ярый инде, шаяртканны аңла. Үзе өйдә калдымы9 Ярата ул сине...
Айрат Харисович Коридорда көтә.
Риваль Якубович (селектор кнопкасына баса) Сенлсм. Ләйсән, бирегә кер әле (Айратка ) Ярый каушама, барысы ла тәртиптә булыр (Бу 1мәгә медсестра Ләйсән Гомәровна керә ) Сеңлем, менә бу авыруны җиденче палатага озат Аннары минем янга керерсең. (Айрат Харисович белән Ләйсән Гомәровна чыгып китәләр Риваль Якубович телефоннан номер җы.ч ) Алло. алло1 Бу сезме. Равиль Садриевич? Мин әле бу, Якубович Яхшы, яхшы Үзеңдә ни хәлләр бар'1 Яшь хатын борчымыймы? Аерылдым9 Кайчан9 (Кола.) Әллә картайдымы9 Әллә картайдымы, дим9 Кайчан аердың? Бер ай элек? Ну, үзең өлгер дә. Тагын өй-ләнергә җыенмыйсынмы9 Тагын кайчан әйләнәсен дим Заочно9 Ярый торган эш (Кычкырыбрак ) Ярый торган эш димен! Йомыш бар иде Бер чиборкәй! ә мутон тун кирәк иде Әйе инде, әйе. шуңа Теге синен дачага алып барганга Ярый алайса, шоферын кертеп чыгар әле, йәме Чебеш бит инде ул. 46 нчы размер, ахрысы Әйе, төсе кара булсын, кара дим! Ял көне Ял көнне кабан атарга чакырдылар Шулар инде, үзебезне- келәр Вакытың булса безгә кил Бергәләп барырбыз Юк инле. вертолет белән Ярый, көтәбез Хуш! (Бүлмәгә Ләйсән керә.)
Ләйсән. Тыңлыйм сезне, Риваль Якубович.
Риваль Якубович. Урнаштырдыгызмы?
Ләйсән. Урнаштырдым
Риваль Якубович Яхшы булган. Менә нәрсә, сеңлем, менә аның амбулаторный карточкасы. Аны дәвалау белән мин үзем шөгыльләнәчәкмен. Андагы персоналларга аңлатып куярга кирәк Ул авыру үзенә өч тапкыр кул салган. Кайчакларда нәрсә эшләгәнен белештермичә, төрле кирәкмәгән эшләр эшләп ташлавы бар Лезвия, электробритва, тимер кисәкләре, бау ише әйберләрне анардан ераграк тотыгыз. Передача- ны бары тик минем рөхсәт белән генэ'алы- гыз. Ә. онытып торам, аны озата килгән кеше киткәнме әле?
Ләйсән. Юк Сезнең кабул итүне сорады.
Риваль Якубович Керсен! (Ләйсән чыгып китә Бүлмәгә Зилә Саматовна килеп керә.) Рәхим итегез, шәһәребезнең бердәнбер курчагы Сезне күрүемә мин бик шатмы н, Зилә Саматовна.
Зилә. Рәхмәт. Риваль абый.
Риваль Як/бович Кем дисез?Сез мине кимсетәсез Риваль абый, имеш Мин сезнен Айрат Харисовичыгыздан яшьрәк бугай
Зилә Гафу итегез. Риваль Якубович.
Риваль Якубович Риваль Якубович' Сез нәрсә Риваль Менә монысы мина ошый (Барып ишекне бикли.) Зилә Нинди матур исем Бу минутта минем йөрәгем үзенә урын табалмый. (Зиләнең кулын топш / Нинди нәфис йомшак куллар!
Зилә (кулын тартып алмакчы була.) Сез нәрсә. Риваль Якубович, шаярмагыз?!
Риваль Якубович Нннди шаяру ди ул. Бу олы хис. олы тойгы Тынлагыз әле йөрәгемне. (Зиләнең м лын үзенең йөрәк турысына куч. ) Ишетәсезме? Ул бу минутларда бары тик сезнен өчен генә тибә
Зилә. Җибәрегез Риваль Якубович! Сез мине уңайсыз хәлгә клясыз Җибәрегез! Кычкырам!
Риваль Якубович (ишекне ача.)
Ярый мин сезнен сүзегезгә каршы килә алмыйм Мин сезнен кирегез ГЛо.юj Ә мен., ирсгез минем әсирем (Кою )
Зилә Риваль Якубович V.T биредә озак ятачакмы'’
Риваль Якубович Барысы ла сездән лора
Зилә Риваль Якубович мин анардан курка ук башладым Анда көчле апатия Үз-үземә кул са лам ди Төнлә саташып уяна Сез аны ныклап дәваламыйча чыгарма гыз инде Анын сәламәтлеге, гаилә өчен дә. үзе өчен дә бик мөһим
Риваль Якубовнч Мин сездән шундый сүз көткән идем дә Бары тик сездәй яхшы хатыннар, ир өчен яшәүче хатыннар гына бу сүзне әйтә ала Теләгегезгә каршы килмим
Зилә. Рәхмот сезгә
Риваль Якубович Мин сезнен батырлыгы! ызга һич шикләнми идем Шундый чибәр, яшь кызнын олы яшьтәге ирне үз куенына алуы үзе батырлык
Зилә. Риваль Якубович, моны ничек аңларга, шаярумы әллә мыскыл итү дипме*
Риваль Якубович Сез нәрсә Мин чынлап Тик мин генә ялгыз
Зилә Нигә алай дисез? Сезнен бит тормыш иптәшегез бар*
Риваль Якубович Тормыш иптәшем генә шул. Ә миңа хатын кирәк Тәнемне җылытырдай синдәй гүзәл хатын кирәк, нәкъ синдәй
Зилә. Аңламыйм Минем уйлавымча, тормыш иптәше хатын була түгелме сон инде ул?
Риваль Якубович Юк шул. акы i лым. икесе икс нәрсә Менә сезнен ирегез миңа тормыш иптәше, менә бирелә хезмәттәшләрем минем тормышымдагы иптәшләрем дип аталса, ө хатын бүтән нәрсә Хагын тән җылытучы, нәфесне басучы була ул.
Зилә Менә ничек
Риваль Якубович Шулай шул Алтмышны куган хатынның нинди тән җылысы булсын ди инде Менә шуңа күрә мин аны үземнең хатынга санамыйм Их. Зилә, сезнен пешергән камыр ашларыгыз бүген дә күз алдымда торалар, бүген дә авыг сула рын китерәләр Тагын гнуларны авыз итеп булырмы, белмим
Зилә. Нигә булмасын
Риваль Якубович Шулаймы Булырмы? Тик кайчан?
Зилә Менә Айрат Харисович кына терелеп чыксын
Риваль Якубович Гафу итегез. Зилә Сама говна, сөеклем, әле ана я i арга да ятарга Ә минем тәкатем калмады
Зилә Ярый, мин сезне чакырырмын
Риваль Якубович Менә шулай, рәнҗетмә карт абыеңны'
Зилә Риваль Якубович миңа переда- чалар алып килергә рөхсәттер бит Кабул итәрләр дип уйлыйм
Риваль Якубович Бездә яхшы аша талар Борчылган йөрмәгез Аннары Айрат Харисовнчнын аркылысы буйга ой гәнө ба шлаган Ана бераз гына диета мешать иг мос дип уйлыйм Кинога, театрга, ресторан га баргаларбыз һәм башка җирләргә Культурно ял итәргә диюем. Борчылмагыз, мин сезгә скучать итәргә ирек бирмәм Бары тик бер утырып күзгә-күз карашып камыр ашы гына ашыйк Барысы ла җайланыр.
Зилә Ярый, хушыгыз Мий китим
Риваль Якубович Туктагыз, мин хәзер машина чакыртам
Зилә Юк. рәхмәт сезгә Мин «Жигули» белән
Риваль Якубович Сез рульдә*'
Зилә Әйе
Риваль Якубович Яхшы, яхшы Бәлки, мине дә катать иттерерсез әле Сездәй ханым белән бергә-берго табигать коча г ыннан бер әйләнеп кайту үзе ни тора!
Зилә. Обязательно' Хушыгыз!
Риваль Якубович Мин сезне кө- тәм. өзелеп көтәм Менә сезгә минем визиткам. шалтыратсагыз, мин бик шат булыр идем Айрат Харисович өчен борчылмагыз Ял итегез
Зилә Хушыгыз (Чыгып китә
Риваль Якубович Чибәр шул. кабахәт. Үзе авызга өзелеп төшәргә тора Сынатма. Риваль Якубович, сынатма! Син сыната торган егетләрдән түгел'
Ут сүнә.
Пиля га. Каршы га рәшәткәләшәм ике тәрәзә. ( тснанын икс шынгя икешәр кровать. Кроватьлар янында тумбочкалар. Түрдәге кроватьларның очесендә, буйлы полосатый киемнәрдән төрле ноталар га оч авыру утыра, Садрый. Исмай, Кадыйр Алар төрмәдәге тоткыннарны хәтерләтәләр. «). бәлки. обрагларыи яхшы ачыклау, баегу йозен- нән. алар.га элек кемлекләрен ачыклаучы элементлар саклангандыр. Бүлмә тә шундый ук киемнән \йрат Харисович һәм олы гына гәүдәле, ак халаглы. 30—35 яшьләр тирәсендәге алыптай адәм килеп керә. Анын кулында дубинка.
Адәм <>» IIUHKUI ы 6е юн буш кроватька тортеп курсотеп Урнаш'
Айрат Харисович тнә >ч«-н к) - jomenJ Кая килеп каптым Төрмә дисән дә төрмә
Кадыйр (утырган җиреннән си юрга җыенган үгез кебек Айратка карап торганнан сон л Враг народа' (Икенче кроватьта утырган Садрыйга кычкыра > Немедленно кулга алырга! Допрос'
Садрый »тырган урыныннан сикереп торып 4йрат Харисович остенә таш илна За Сталина' Уничтожать врага' Урра'" (Ул арада Кадыйр егылган Айрат Харш овичнын кулларын артка каерып солге бе юн ыйли до икесе ике чктан купюреп алып, т\ ибочкага утырта tap )
Кадыйр Попался, гад! Миннән ычкы нмакчы иленме*' Кемнәргә хезмәт итткен* Чит ил агент тарынамы'' Синнән сорыйлар, гад! Кемгә хезмәт ятәсен? Дәшмисен* Ничего. әйтгерермен Синен кебекләр минем ку т- дан менәр ләп үттеләр Тел янтерәсен’ Илне сатмакчы тиенме’ Падла* Халыкны сатма к чы иленме, пара гит*1 Врат народа' На. получай' Айрат Харисовичнын чңагына китереп суга Дәшмисен’ Яхшы, тешкок теленке тешләп тете дөньяга оштканны көтосен* Мангаена бер пуля утыртканны котәссн. да** Янагына суга i
Айрат Харисович (утырган урыныннан сикереп төшә) Нишлисен жир бит. уволю! Тфү, суям!
Кадыйр. Ах, син шулай! Совет тәртип саклаучыларына, безгә, тавыш күтәрәсең?! Ксмгә-кемгә, безгә, партиянең тугры улларына Мә, гад! Мә, падла! (Яңаклый.)
Айрат Харисович Үтерәләр, үтерәләр, коткарыгыз!..
Бүлмәгә дубинкалы адәм килен керә дә, Кадыйр белән Садрыйнын жилкәләре- нә суга. Алар икесе ике якка йөгереп качалар.
Кадыйр Виноват, товарищ начальник' Действовал не по уставу, виноват! Больше не буду! (Аягын бөкләп кроватька менеп утыра.)
Адәм / Айрат Харисовичның кулын чи- шә-чишә) Ә син нәрсә карап торасын, катырак сдача бирсән, бүтән синен янга якын да килмиләр алар.
Айрат Харисович. Зинһар, мине бүтән палатага күчерегез
Адәм Синең өчен махсус люкс әзерләп куйганнар. Утыр, тынын чыкмасын! Маңгаеңа сугармын, желегең атылып чыгар Кеше рәхәтләндергән кешегә охшамагансың, корсагың бик мул күренә (Чыгып китә.)
Исмай карт (Айдар Харисовичның алдына килеп тезләнә) Абый?! (Айрат Харисович дәшми ) Абый!
Айрат Харисович (кырт кисеп). Нәрсә? Син тагын нинди асыл кош?
Исмай карт; Абый...
Айрат Харисович (ачуы чыгып) Нәрсә?!
Исмай карт Абый, минем әтине күрмәдеңме син?
Айрат Харисович. Күрдем.
Исмай карт. Кайда?
Айрат ХарисовичСкукиш ясап, Ис- майның борынына төртә). Менә монда!
Исмай карт Ә-ә-ә, алдашма, анда кеше булмый, мин беләм. Абый, кайда күрдең, әйт инде тизрәк!
Айрат Харисович. Юк. күрмәдем!
Исмай карт Кайтмый да кайтмый Төнлә ишек шакыдылар, ишек ачарга дип чыгып киткән иде, шул китүдән юк та юк. Әни тары боткасы пешергән иде, суынып бетте инде, һаман кайтмый.
Айрат Харисович. Кайть/р әле, көт' Исмай карт Кайтыр бит, әйеме, абый? Кайтыр да мине килеп алыр Минем бик өйгә кайтасым килә, абый Мин монда озак булдым инде. Врач ападан кайтырга сораган идем дә, әтиең кайткач кайтарып җибә-рербез ди. Хәзер әни дә килми, элек еш килә иде. хәзер югалды. Әтине эзләп йөри торгандыр инде ул, әйеме, абый9
Айрат Харисович. Әйе. әйе, эзлидер. (Кадыйр кулы белән Садрыйга ымлый да. икесе ике яктан Айратка килә башлый- tap Айрат Харисович моны сизеп стенага сылана.)
Садрый Буам, Гитлер калдыгы, буам! За Сталина!
Айрат Харисович Коткарыгыз, на помощь, үтерәләр! (Йөгереп чыгып китә Бераздан ду биналы адәмне ияртеп керә.)
Адәм. (Садрый картны тибеп очыра.) Кит өле, күз көеге булып утырма. Йә бәреп үтерермен! Әй, сез әрәмтамаклар, ипи чсрт- кечләр Ишетсен колагыгыз! Тагын бер генә тапкыр тәртип бозсагыз, икегезне дә кроватька бәйләп салам, ишеттеңме, «За Сталина»!
Садрый (үрә катып честь бирә) Служу Сталину!
Кадыйр /аның иңсәсенә тигезләнеп). Виноват, товарищ начальник. Действовал не по уставу! (Честь бирә )
Адәм Вольно! Хәзер үк бүлмәгезне җилләтегез!
Кадыйр. Садрый (берьюлы, үрә катып! Есть! (Икесе берьюлы кабалана-кабалана кроватька басып форточканы ачалар Адәм чыгып китә, ачык ишектә бер кулына швабра. икенче кулына чиләк тоткан Нәгыймә әби килеп керә.)
Нәгыймә әби Исәнмесез, балалар
Кадыйр (аның каршына килеп баса). Син нәрсә, ниндй мин синең балан булыйм Син минем кабинетымны җыештыручы
Нәгыймә әби (кеткелдәп көлә) Синеке инде, синеке (Кадыйрның аркасыннан сөя.) Менә шуның өчен дә синең кровать астыңны беренче юам
Кадыйр. Действуй так, как положено по уставу Идәндә бер кан табы да калмасын!! Аңладыңмы?
Садрый (Кадыйрга кычкыра) Син нәрсә, нишләп синеке булсын ди ул. Ул безнен частьның медсестрасы (Барып Нәгыймә әбинең битеннән үбеп ала.) Сугыш кына бетсен, мин сине үзем белән Рәсәйгә алып кайтып китәм Күп итеп миңа балалар табарсың
Нәгыймә әби (кеткелдәп көлә). Табармын, Садрый, табармын.
Садрый Әй, мин сина әйтәм, карт карга Әйбәтләп юасынмы син. юкмы? Кан исе килә.
Нәгыймә әби. Бер-ике сәгатьтән тагын юармын. (Айрат Харисовичка карап) Менә арабызга тагын берәү килеп кушылган Кемнең бәхетсез баласы син9 (Айрат Харисович дәшми ) Яшьли язмыш каргаган сине, улым, бик яшьли.
Айрат Харисович Әби, идәнеңне тизрәк ю да, олак күз алдымнан.
Нәгыймә әби Юам, улым, юам Мин аны гомерем буе юам инде.
Айрат Харисович Нәфесеңне баса- лмасан, акча артыннан кусаң, шул швабраң- ны кочаклап теге дөньяга да китәрсен әле
Нәгыймә әби И улым, улым, бнк китәр идем дә. күрәсең, без тилеләр анда да кирәк түгелләр Төннәр буе, көннәр буе әжәл көтеп йөрсәм дә. килми Япь-яшь егетләрнең. кызларның гомерләрен ала, ә безгә килми.
Айрат Харисович (Кадыйрга күрсәтеп) Әнә бит. газраил, аңа мөрәҗәгать ит.
Кадыйр Ах син. сволочь Дин белән халыкнын аңын томаламакчы буласынмы? Хәзер күрсәтәм мин сиңа газраилнен ничек булганын (Айрат Харисовичка таба ике бармагын алга сузып килә башлый. Нәгыймә әби швабрасы белән мал куган кебек аны кроватенә куып утырта )
Кадыйр Мулла калдыгы Аңлашылды Син раскулачивание вакытында Гер
манияга чыгып качтың да Хэзер шпион булып кире безгә кайттың ла. какшамас көчле Совет идеи дин белая агуларга'' Аңлашылды
Нәгыймә әби Калыйр энем. иманыңа кил! Тел тилермә ул илаһи затка Безнең әрвахларны бары тик бу ачы кайгыдан ул гына коткара ала.
Кадыйр Алламы?. Сия нәрсә? Мәхлук' Юк алла, юк! Сезне бары тик без генә коткара алабыз. Аңладыңмы, надан’’ Алла да юк. газраил да, фәрештәләр дә. мулла да Беттеләр алар Төбе-тамыры белән йолкып ташладык без аларны
Исмай карт Калыйр абый, өй иясе бар. әйе бит Минем үземнең күргәнем бар
Садрый. Өй иясе бар. анысы хак Ә газраил юк. Точка.
Калыйр Ә ул мине газраил лиме-’
Нәгыймә әби Газраил ул бөек зат Син дә бөек зат. Калыйр энем Ул шу на сине газраил белән тиңләде дә Ә син юкка үпкәлисен
Кадыйр. Шулай дисәгез генә
Исмай карт Әби. минем әти килмәгәнме9
Нәгыймә әби Юк шул. энем Исмәгыйль. юк
Исмай карт Бик озаклады
Нәгыймә әби (чәченнән сыйпап) Көт. Исмәгыйль знем. көт' Кайтыр ул! Гомерең буе көткәнне, азга гына түз! Күп көтәсең калмагандыр Бәлки, теге дөнья булса. ахирәттә кавышырсыз Синең кебек, минем кебек авыруларның гөнаһлары булмый диләр бит Атаң ла изге жан булгандыр, иншалла Оҗмахта исән-сау тән белән кавы шырга насыйп итсен ходай Синең белән безгә бары тик ул дөньяда гына тынычлык, жан рәхәте насыйп итәр ходай тәгалә
Айрат Харисович Әби. картайгансың бит инде, нигә эшлисең9 Балаларың юкмени?
Нәгыймә әби Йортым да шушы, балаларым да шушы Бөтен гомерем шушында үтте (Бүлмәгә. дару tap күтәреп медсестра Ләйсән /омәровна бе 1ӘН дубинка.>ы адәм килеп керәләр.)
Ләйсән Нәгыймә әби. исәнме! Исмай энем, нихәл?
Исмай карт Әйбәт, апа. синең хәср- фатнхаңда
Нәгыймә әби Исәнме, кызым' Бүген син дежурить иткәч, йортыбыз нурлы Гел син генә дежурить итсәң иде ул
Ләйсән Рәхмәт әби.
Адәм Кон лә монда сезнең янга килергә алла сакласын Үзеңнең луракка әйләнүеңне көт тә тор
Ләйсән. Нәгыймә әби. син чыгып тор.
соңрак юарсың.
Нәгыймә әби Ярый, кызым, ярый Минем вакытым күп
А д ә м (Кадыйрга) Әй син. палач, бирегә кил'
Калыйр (строевой басып ки ы <to. <>г бинкалы адәмнең каршысыни килеп үрә ката) К вашему приказанию военный исполнитель Кадыйр Нигматуллин прибыл / Авы зын зур итеп ача Ләйсән аның авылына пшб гетка tap сам -4дә.м подностан г г IN стаканны Кадыйрга суза Кадыйр < уиы дә. авызын зур итеп ачып Адәмгә күрсәтә
Аләм. Вольно'
Кадыйр Можно удалиться9 Үзенә- үзе командовать итеп Направо Уңга борыла.) Шагом марш! Раз. два. раз. два г Китеп бара .
Адәм Сталин, монда кил!
Садрый Ул да шул рәвешле дубин- калы каршына килә К вашему приказанию рядовой, сапер Гыйлфанов Садрый прибыл Таблетка зчә до Служу за Родину, та Сталина' (Китеп бара
Адәм (Бармагы белән Исмай картны чакыра) Әй син. мальчик, иди ка сюда, конфетом угошу ( Үзе шаркылдап килә
Исмай карт медсестра .чнына килеп) Апа. мине өйгә кайтарганда мина бер-ике дару бирерсең әле’ Теге конфе г кебек тәмлеләрне Юкса минем әтигә бүләгем юк
Ләйсән Бирермен. Исмай бабай, бирермен Ә менә бо тарын хәзер үзен эч
Исмай карг Әтигә саклыйм, ә апа9
Ләйсән Юк. боларын үзен эч Әтиең кайткач, мин аңар күп итеп тәмлеләрен бирермен әле
Исмай карт даруларны эчә Апа. нигә син мина бабай дисен9 Мин бит але малай гына
Адәм (шаркылдап ки ю Әйе. нигә бабай лисең? Әле үзенә өйләнеп тә куймасын Ха-ха-ха Кинәт җитди юнеп Ил май картка кычкыра Югал күземнән йә бармак белән басып сытармын' Бет. холера' Укол биреп үтерәсе нәрсәләр
Ләйсән Сез сүзегезне чамалап сөйләгез Алар бит авырулар
Адәм Ипи корткычлары, әрәмтамаклар! (Исмай картка. I Сиңа әйтәм, ычкын күз аллымнан Туйдым мнн сездән Өрәк булып төшемә керәсез
Исмай карг Китом, абый Мин озак ламый бөтенләйгә китәм инде C ai ыиырсың әле мине, әйеме. апа?'
Ләйсән Әйе. әйе
Адәм (чыгырыннан чыгып> Их. рөхсәт итсәләр, коридорда тезеп бастырып, барыгызга агу кадап чыгар идем Күземә жен булып күренәсез
Айрат Харисович Спирт азрак эч. кеше итеп күрә башларсың
Адәм Ах син аны. кара нинди акыт иясе Ярый Мин сине авызлыклармын әле Кил әле бирегә, асыл кош' Мыскыл итеп Чеп-чсп-чеп Ти-ти-ти Нәрсә, күтле бүкән кебек карап каттың" Ки г монда! 4йрат дәшми Сина әйтәләр' Хәзер үтем барам бит яныңа ( Дубинасын күтәрә
Ләйсән Дубинкага үреш Орынасы булма Хәзер үк Риваль Якубовичны чакырам Күпме авырулар өстеннән к өтергә бу ла Син тагын эчкоисеп
Адәм Кем эчкән* Минме' Мә' ./әк сәннең битенә оро Бармы миндә ис"
Ләйсән Юк. ләкин син нормаль кеше түгел, күзен атылып чыгам дип тора
Адәм Болар белән бәбәгең агызып чыгар Шулай ияле, жанкиелгем Син таблетка. укол белән лечить итсәк, минем уколым дубинка Бар. нигә Рива гь Яксбовичны чакырмыйсың'' Бар, бар' Куркасың әйеме9 Куркасың .иәр тетим икән иртәгә үк мнн
сине биредән сөрдсрәм Монда мин главный (Айратка ) Сиңа әйтәм!
Айрат Харисович Мин дару эчмим.
Исмай карт Бар, абый, эч. Алайса кыйный ул. Тәмле генә ул дару
Адәм. Бәлки сиңа спирт кирәктер?
Айрат Харисович Мин авыру түгел.
Адәм Синнән сораган кеше юк. Син авыру түгел, дөресрәге тинтәк, ягъни чынбарлыгын белән дурак, чокнутый
Исмай карт (ялварып}. Бар инде, абый, бар. Синен аркада безне йоклатмаячак ул. Коридорда бастырып тотачак.
Кадыйр Уставка буйсынмыйсын Разрешите, товарищ начальник.
Садрый Бсләм мин синен кебекләрне Окоптан кулларын күтәреп, ранен булып, өйләренә кайтырга маташканнарны Окопка барасын килми дә, сволочь, предатель, тереләсең килми Буам сатлык жанны. Буам, за Сталину!
Ләйсән. Кил, абый, жаным, кил. Син үзеңнең авыру икәнлегеңне үзең белмисең. Авыру түгел кеше биредә ятмый Без бит сиңа яхшы булсын дибез
Айрат Харисович. Главврачны чакыртыгыз!
Адәм. Бәлки сәламәтлек саклау министрын чакыртыргадыр?!
Айрат Харисович. Мин ул даруларны эчмим.
Адәм. Эчми кая барасың, мәхлук?
Кадыйр Заставим, товарищ начальник.
Садрый. Трибунал сиңа, гад! Полевой суд һәм маңгаеңа пух!
Исмай карт Барыбер эчертәләр, абый, эч!
Кадыйр. Әйтәм бит, халык дошманы дип Совет даруын эчүдән чиркана
Айрат Харисович. Мин ашаудан баш тартам.
Адәм Бик дөрес эшлисен, хәзергесе минутта дуракларга түгел, акыллыларга да ашарга юк Талон! «Гестапо», «За Сталина!» ә ну ка, кулларын тотыгыз. (Тегеләр икесе ике яктан килеп Айрат Харисовичның кулларын артка каерып тоталар.)
Кадыйр. Враг народаның соңгы сәгате. соңгы минуты!
Садрый Уничтожать предательне, сатлык жанны. (Адәм каерып авызын ача. Ләйсән таблеткалар каптыра Айрат Харисович үксеп мендәргә ава.)
Исмай карт (Үксеп-үксеп елап аның янына тезләнә.) Абый, абый, жылама, зинһар. жылама
Кабат баш врачиын кабинеты.
Риваль Якубович (телефоннан номер җыя.). Алло, алло, аптечный управлениеме9 Бу кем әле? Кем9 Валентина Сергеевна Мин андый кешене белмим Шулай диегез. Валюта. Алло. алло. Валентина Сергеевна, исәнмесез. Бу мин әле, «Доллор» абыең. Эшкә күчик Тегеләрне озаттым Сөйләшкәнчә, ампуласын элекке бәядән. Тагын заказлар бар’ Хушыгыз! (Ишекне шакыйлар.) Занято (Муены белән битен кулъяулыгы белән сөртә Ишекне чак кына ачып.
Зилә Саматовна башын күрсәтә.)
Зилә Риваль Якубович, бәлки бер генә минутка кабул итәрсез
Риваль Якубович. Сорап торасыз. Рәхим итегез, түргә, менә монла (диванга күрсәтә). Рәхим итегез, Зилә Саматовна Ниһаять, сезне дә күрер көннәр булыр икән Шалтыратмыйсыз да, өегездә дә тормыйсыз Үзегез кунакка чакырдыгыз, үзегез миннән качып йөрисез.
Зилә Зинһар, гафу итегез. Риваль Якубович. Мин әниләргә, туган ягыма кайтып килдем Айрат Харисович белән кушылганнан бирле беренче кайтуым. Үзегез беләсез. Айрат Харисович яшь кеше түгел. Үзен генә калдырып китү уңайсыз. Үзенә игътибарны күп сорый.
Риваль Якубович. Зилә Саматовна, сез бу дөньяда гүзәлләрнең гүзәле булганга күрә, сүзегездә хаклык булмаса да. мин сезгә ышанырга мәжбүрмсн
Зилә Минем сүзләремдә һич шигегез булырга мөмкин түгел.. Мин.
Риваль Якубович Анысы шулай. Әмма ләкин, минем бер кешем сезнең подъездны ярты ай саклады. Ухажерыгыз белән икегезне . Сез нәрсә, Риваль Якубович! Нинди ухожор турында сүз алып барасыз?
Риваль Якубович. Сездә кунып йөри торган
Зилә. Сез ялгышасыз, миндә һичкемнең дә кунганы юк. Сез, мөгаен, подъездны бутагансыздыр.
Риваль Якубович Белмим шул. Әлегә кадәр хәтерем яхшы иде Бер кергән жирне икенче кергәнче онытканым юк иде Әгәр дә бер үк йортта 78 нче квартира икәү булса, зинһар, мине гафу итә күрегез. Ярый инде алайса. Зилә, сеңлем, нишлисен, ул яшь симпатичный иптәшне бирегә, безгә больницага салырга туры килер.
Зилә Берни аңламыйм
Риваль Якубович Шулай. Ул иптәш бик яшьли саташа башлаган булып чыга Кич белән килеп. «Волга»сын үз йорты янына йә булмаса хөкүмәт гаражына куймыйча сезнең тәрәзә төбенә куеп киткәч, тагын ул кешедән ни көтәргә... •
Зилә Ә. Ул... ул... Айрат Харисовнч- ның личный шоферы иде Исемә төште
Риваль Якубович Менә шулай, бергәләп уйлагач, күрәсең, исеңә дә төшердек Юк мин сезне гаепләргә жыенмыйм Минем хакым юк. Сез яле яшь. чибәр, чәчәк аткан вакытыгыз. Табигать биргән хисне, нәфесне яшереп калу мөмкин түгел.
Зилә Риваль Якубович, зинһар, бу эшне Айрат Харисович сизмәсен иде.
Риваль Якубович Сездән тора инде. сездән. Бер тапкыр камыр ашы пешереп үземне чакырсагыз..
Зилә. Яхшы Болай булгач, турыдан- туры сөйләшүгә күчик Мин сезнең тәкъдимегезне кабул итәм Тик бер условие куям.
Риваль Якубович Тынлап карыйк
Зилә Мин бер айга Сочига ял итәргә китәм. Минем белән тагын бер кеше барырга тиеш.
Риваль Якубович Шуннан?
Зилә. Сез ул кешенен кем икәнен төше-нәсездер дип уйлыйм
Риваль Якубович Дәвам итегез.
Зиле. Шул кешегә өч атнага больничный эшлисез Һәм хәзер үк минем алла Айрат Харисовичка әйтәсез Янәсе, бер ай анын янынла мина күренергә ярамый
Риваль Якубович. Сез мина бик кыйммәткә төшәсез түгелме’ Ә кая гара нтия?
Зилә. Гарантия шул: әгәр дә мин ссз- нен ышанычыгызны акламасам. сез Айрат Харисовичка картаны ачып саласыз Тузлар сезнсн кулыгызда
Риваль Якубович. Сез яшь кенә булсагыз да шактый шомаргансыз
Зилә. Айрат Харисович школасы. Сөйләшү шул. Риваль Якубович Мин Сочидан кайткач, сезне камыр ашы пешереп, постель жәеп кабул итәрмен
Риваль Якубович Яхшы Мин сезнең таләпләрегезне кабул итәм Тик кисәтеп куям Сез мине яхшы беләсез Минем белән шаяру куркыныч
Зилә Риваль Якубович, сез ничек уйлыйсыз. берничә кич сезнең күңелегезне күрү мина берни тормый Минем карт кешене ничек иркәләвемдә сезнсн шигегез юктыр дип уйлыйм. Анардан минем бер җирем, кәгазь кадәр дә. юкармый.
Риваль Якубович (кем/. Шәп әйтелде Хәзер сез ачуланмасагыз. мин сезгә сонгы соравымны бирәм
Зилә. Тыңлап карыйк. Риваль Якубович
Риваль Якубович Менәсез яшь кенә булсагыз да. дөньянын тәмен, ләззәтен татыган, кулыгызга байлык тотып караган хатын Ә инде якынрак килсәк Нәрсәсен таптыгыз сез ул майга каткан, простой егетнең? Беренчедән положениесе.икенчедән
Зилә Риваль Якубович, сез хатыныгыз бар аркылы яшь кызларга үрелгәндә, нәрсә, үзегез әйтмешли, минем нәфесем юкмени’ Тән жылысы. сөягемне җылытырдай кеше мина да кирәктер дип уйлыйм.
Риваль Якубович. Аңлашылды Сүзем бетте. Мин бирсләм Сез дөньяда ничек яшәргә кирәк икәнлеген, безгә караганда. яхшырак беләсез Бәхәсләшмим Зилә Саматовна. сезнсн Айрат Харисович белән монда, ул биредә ятканнан бирле очрашканыгыз юк. ахрысы
Зилә Юк шул. Вакыт юк Дөнья, мәшәкать Үзенә ни дип җавап бирермен
Риваль Якубович. Борчылмагыз Бу юлы да мин сезгә ярдәмгә килермен Анын өчен мина
Зилә Аның өчен сезгә Белмим инде
Риваль Якубович Бер поцелуй! (Зимне куенына a ta Зим анын иңе/м к\ г- ларын сала, үбешамр Зимнең хис бемн пышылдаган тавышы ишешем
Зилә Чакырт үзен Чакырт, бәгырем Чакырт Айрат Харисовичны
Парда
Икенче пәрдә
Риваль Якубович белән 1алә ( аматовиа Jбешен торалар. Ишек шакыйлар К.тар бер- ерени.н) аерылалар. 1нлә чәчләрен. итәкләрен рөглн. бүЛММӘ сакалы уск.нг Хнраг Харисович белой дубиикалы Адәм керәләр. Зилә Айраг Харисошгмыи муеныннан кочаклап ала.
Риваль Якубович Әй сез. бераз гына сабыр итегез.
Адәм Мина чыгаргамы’
Риваль Якубович ЛӘә.мгә Берсекөнгә заказлар килә. Минем янга бераздан кереп чыгарсыз Чакырырмын' Дубин- калы Ада й чыгып кита Менә очраштыгыз да. Күрәсезме. Айрат Харисович, сезне уйлап. Зилә Саматовна чыбыкка калган Күзләре генә утырып калган Ссзнен белән очрашуны сорап, көн саен колак итемне ашады Менә вакыт җитте, очраштыгыз һәр әйбернен үз вакыты бар Мин сезне калдырып торам, тик озакка түгел. Сезгә ун минут
Айрат Харисович t Ривальга Сезгә сүзем бар
Риваль Якубович Соңыннан, кисәтеп куям. Зилә Саматовна. бары ун минут' ! Чыгып кипы
Зилә (Айрат Харисовичның яңагыннан уба чачен сыйлый/ Нишләттеләр сине’
Айрат Харисович Кая югаллын син’
Зилә Сөеклем минем, үзен ишет- тен бит Псрсдачаны алмыйлар, очрашырга рөхсәт бирмиләр Акыллап шашам бит инде. Көннәр буе шушы больницднын бусагасын саклыйм Салкын тидереп бетердем бит
Айрат Харисович Әйе Рәхмәт анд Шәп җиргә урнаштырды ул мине, прямо жәннәт Пальмалары гына юк Маймыллары җитәрлек
Зилә. Кемгә рәхмәт’
Айрат Харисович Кемгә булсын, менә бу Якубович дигән ябалакка Күпме ятып мин аны беренче талкыр күрәм.
Зилә Алай димә инде, акы.глым Әгәр ул булмаса. бүтән жирлә утыра идеи бит. янган идең, чабуына ут капкан иде Ярый әле ул булды
Айрат Харисович Төрмәдә дә очрашырга рөхсәт бирәләр
Зилә Түз. түз. бәгърем, озакламый чыгарсын
Айрат Харисович Анда ниләр сөй лиләр’
Зилә Өйгә килделәр, обыска ясадылар
Айрат Харисович Берни дә тапма лылармы’
Зилә Юк
Айрат Харисович Шигц аларга Ниләр сорыйлар’
Зилә Элек авыртканы бар идеме, диләр.
Айрат Харисович Элек авырганы бар идеме Дурак иде инде, кайтып сезне суймасын, диясен калган
Зи лә Бер-ике тапкыр сәер эшләр эшләгәне бар иле. дидем Нинди сәер ипләр диләр
Айрат Харисович Нәрсә дилен’ Зилә Минме, мин
Айрат Харисович Әйе. син
Зилә Күкрвгаю бюстгальтер киеп, иренен кызартып, дамский сумка тотып иргә белән эшкә чыгып барган җиреннән туктатып калдым Ул көнне ипкә бара алмады
Кинәт башын тотып идәнгә ауды. Көне бус идәндә аунады. Икенче бер тапкыр шундый хәл булды Мин эштән кайтуга стенага кукиш рәсемнәре ясап бөтен стенаны тутырган иде, дидем.
Айрат Харисович Арттыргансың Нигә именно кукиш рәсеме? Әгәр алар моңа мәгънә салсалар?
Зилә. Нәрсә башыма килсә, шуны сөйләдем инде
Айрат Харисович. Алар синең янга тагын килерләр, йә булмаса үзләренә чакыртырлар Азаплап бетерерләр Аларга сөйләгән бу сүзләреңне арттырма да, киметмә дә. Алар шундый халык, аларга каберең якын булмасын һәр әйткән сүзеңне уйлап, нәтиҗә ясап сөйлә Ничего, исән-сау биредән генә чыгыйм, мин ул кукишларны алар- ның стеналарына, күз кашларына әләм әле. Шалтыратучылар юкмы?
Зилә. Юк
Айрат Харисович Ничего, алай- болай эземә төшсәләр, мин аларнын үзләрен дә яндырам Тыныч кына креслоларында утыра алмаслар Бергә икән, бергә.. Сагындым мин сине, кошчыгым Кил әле, кил яныма, үбим әле үзеңне.
Зилә. Син нәрсә, кыяфәтеңә кара, үзең әйтмешли, маймылга охшап калгансың бит
Айрат Харисович Маймыл дисең инде Дурак белән үбешергә чирканасың.
Зилә Чирканмыйм. Мин сине үлеп сагындым Тик урыны түгел Моннан чыккач, иркенләп, йомшак постельдә.
Айрат Харисович Күреп булырмы ул көннәрне, белмим
Зилә. Күреп булырмы. Иректә чагында кадеремне белергә иде аны Айга бер гапкыр кочакларга, назларга түгел, көн саен...
Айрат-Харисович Нишлим соң. Дөньяда бер генә тапкыр яшибез. Рәхәтен күреп каласы килә Аңла мине. Зилә Миңа бала табып арыган, имчәге асылынган хатын кирәкми. Минем алләни яшисем калмагандыр. Ә сиңа яшисе дә яшисе әле М ин үлгәч тә сине иркәләүчеләр күп булыр Байлык ул әллә нинди яшь егетләрне сындыра Син яшьлеге-ңдә мине иркәләсәң, миннән калган байлык карт көнеңдә сине иркәләр Көт мине Исән- сау чыгыйм гына, байлыгымны синең исемгә күчерәм. Мин үземне сизәм, сүнеп барам
Зилә. Нигә синен байлыгың миңа? Нигә бар кешене дә үз бизмәнеңә салып үлчисең Байлык имеш Син үзен минем өчен байлык. Яратам мин сине (Айрат Харисови- чны кочаклап елый).
Айрат Харисович (юатып) Булды инде, булды, акыллым. Рәхмәт, рәхмәт сиңа. Әгәр бу җир йөзендә син булмасаң, үз- үземә күптән кул сала идем инде
Зилә (кулъяулыгын алып куз төпләрен сөртә) Ничек соң монда?
Айрат Харисович Сорама Җылап жибәрәм Алла каргаган йорт бу Кешеләр түгел, зверьләр монда.
Зилә. Түз, бәгырем
Айрат Харисович. Түзми кая барасын Асылынырга бау да табып булмый Арттан ун күз күзәтә
Зилә. Айрат, енна әйтер сүзем бар Белмим, син минем бу эшемне кабул итәрсеңме, юкмы анысы синең эш. Әмма...
Айрат Харисович. Сөендерерлек булса гына сөйлә Көенеч булса, билеңдәге каешыңны салып миңа калдыр.
Зилә Минем яшем бара, ялгыз утырып каласым килми. Мин авырлы. Калганын сиңа решать итәргә.
Айрат Ха рисов ич. Син авырлы?
Зилә Мина бала кирәк Синең өчен күп яшәдем Җитте. Күкрәк торгызып, фигура саклап кына яшәү туйдырды. Киләчәгебез турында уйларга вакыт
Айрат Харисович Соң бит мин сиңа сакланырга куша идем. Соң бит мин сине үзем гинекологка алып барып.
Зилә Алып барсаң, син бит минем белән врач янында утырмадың.
Айрат Харисович Димәк.
Зилә Әйе, мин син теләгән әйберне куйдырмадым Сине өзелеп яратканга мин ул эшкә бармадым Мин беләм синең чәчәктән чәчәккә кунарга яратуыңны. Син бит чәчәк кебек хатыныңны, ике баланны миңа алыштырдың. Мин тирәнтен фикер йөрттем Уйладым, үлчәдем. Минем яшь гомеремне үз файдаңа җигәсең дә, кирәгем калмагач ташлап китәсен. дип...
Айрат Харисович (шатланып) Син авырлы?! Рәхмәт сиңа, рәхмәт акыллым! Син дөрес эшләгәнсең...
Зилә. Ә мин сиңа бу турыда әйтергә курыккан идем
Айрат Харисович. Дөрес, Зилә, без ир-атлар тормышка җиңел акыл белән карарга, үзебезгә игътибар иткәннәрне күбрәк яратабыз Миннән туган бала — ул минем дәвамым Шулай булгач, ничек инде мин сиңа ачуланыйм Минем бөтен курыкканым — син Бары тик син. Әйе. әйе. мин сине югалтудан курыккан кебек, үлемнән дә курыкмыйм. Син миңа гулять итәсең кебек тоела идең Зинһар, үзеңне, туачак балабызны сакла. Нинди уйлар сине бу эшкә этәрде0 Чынлап, мине яратыпмы? Чынлапмы, Зилә?!
Зилә. Бала тугач, теге хатыннарын кебек ташлап китмәсәң ярый инде.
Айрат Харисович Мыскыл итмә инде. Зилә Нигә алай миннән келәсен Карт булгангамы? Мин бит сине кулымнан килгәнчә тәрбиялим. Кара ул өс-башынны Алтынга күмдем бит мин сине. Ә ул — безнең туачак балабыз бәхетле булачак Әйе. һичшиксез, бәхетле булачак..
Зилә. Белмим инде, хәзер аның атасы генеральный директор була алмас. Белмим, ничек бәхетле итәргә уйлыйсыңдыр.
Айрат Харисович Директор бул- масам, бүген җылы урын табылмас дип уйлыйсыңмы?
Зилә. Белмим шул, бу больница биргән справка белән кешене заводка простой эшче итеп тә алмаулары бар Исеңә төшер Син андыйларнын күбесен кире бордың Хәтерлисенме, мин синдә секретарь булып эшләгәндә. шушында яткан бер олы корсакны приемга керткән идем Син бит аны бик тиз борып чыгардың Өстәвенә ул чыгып киткәч. мин үзем дә синең кебек шулер дип, артыннан көлеп калдың.
Айрат Харисович Еллары башка иде Әмма ләкин ул бүгенгесе көндә буй
җитмәслек урында утыра Ничего, чыгыйм гына, дуслар җигәрлек
Зилә Дуслар алар үзен югарыда утырганда гына дуслар Тәгәрәп төшсән Әнә берсе дә сәлам бирми, хәтта шалтыратмыйлар да
Айрат Харисович Мин ул справканы тиз югалтырмын
Зилә. Менә бит ахирәтендә кунакта ятасын, рәхәтме сон9
Айрат Харисович. Булды, җитте! Хватит! Туйдырды! Тыңлыйсым килми Алып ташла бу кирәкмәгән мәгънәсез уйларыңны Син киләчәгебез, туачак балабыз турында уйла Ул туаргг/ һәм бәхетле булырга тиеш
Зилә Белмим шул.
Айрат Харисович Нәрсә белмисен? Кемнән туачагын беләсеңдер ич9 Шу лай булгач, миннән туган баланын бәхетле булырга хакы бар Тормыш законы шулай Генерал баласы генерал, көтүче баласы көтүче булып үләргә тиеш Шулай булганда гына тормыш без теләгән юлдан атлаячак Менә шул. Мин сиңа гарантия бирәм Ул тумаган баланың хәзергесе минутта үзе картаеп үлгәнче яшәрлек байлыгы бар Тап кына Мин аның тормышын, яшәешен алдан ук күреп, алдан ук кайгыртып куйдым Синнән бары гик бер нәрсә сорала Аны табу, бары тик аны табу'
Зилә. Кызма. Әти булачак кеше Сиңа кирәк бала мина да кирәкмимени9 Тырышырмын Көчемнән килгәнчә барысын да эшләрмен Тик
Айрат Харисович. Нәрсә тик9
Зило. Анализларым начар
Айрат Харисович. Ничек начар?
Зилә. Канын начар диләр
Айрат Харисович. Ә мин ничек итеп ярдәм итәргә тиеш?
Зилә. Диңгез буена барырга тәкъдим иттеләр Җнләк-җимеш. яшелчә ашарга, саф һавада, диңгездә коенырга
Айрат Харисович Ә мин нишләргә тиеш Путевка табаргамы9
Зилә Син нәрсә? Сиңа аны хәзер кем бирсен
Айрат Харисович Шулай шул Хотта минем хәлемне белүче дә юк
Зилә Миңа путевка обстать иттеләр
Айрат Харисович Сон. шулай булгач. тагын ни кирәк?
Зилә Син монда ят. мин берүзем анда ял итеп ятыйм Син мине кемгә саныйсың’
Айрат Харисович Минем турыла уйлама син. иң мөһиме безнең уртак туачак балабыз турында уйла Мин у темнен йокысыз, маңгай тирем белән тапкан бай лыгымны кемгәдер калдырасым килми У 1 байлык синеке һәм минем дәвамым бу лып дөньяга киләсе баламныкы булырга тиеш Акчаң бармы әле?
Зилә Юк шул Бетте дияргә була
Айрат Харисович Ничек бетте, шул араламы? Соң бит мин сини икс кисәк калдырдым _
Зило. Шулай инде, нишләтәсең 1ин юкта мин көн саен туган-тумачамны, туе ишләремне җыеп, банкет оештырып яттым бит Синең белән яши башлаганнан бирле, хәтта анамны ла күргәнем юк
Айрат Харисович Ярар инде, ярар Мин гаепле' Барысына да мин гаепле Әйе. алтмышны куган карт, кызы кебек яшь кешегә өйләнгәч, билгеле, мин гаепле Әниең шуна гарьләнә бит Килсен, кунак булсын үзебездә торсын Күпме чакырдым, күпме ялынырга була Үзе бит. үзе килми, киресенә каткан Ярдәм итмим түгел инде, ай саен җибәреп торабыз
Зилә (елый/ Мин сиңа ярдәм итмисен димим Акча саный башладың Яратмыйм ирләрнең хатын-кыз эшенә тыгылуларын Кайчакта чүпрәккә әйләнәсез Мин сиңа шул деловой булганына кызыгып кияүгә чыктым да Яшермим, көннән-көн яратуым көчәйгәннән-көчәя генә бара
Айрат Харисович /аның күзмрен сорта/ Ярый булды, барысын да жанта рбыз
Зилә Хәтта иптәш кызларым белән дә очраша алмыйм Урамда очрасалар да читкә карап, күрмәмешкә салынып узам Янәсе. мин жүләр. янәсе, ахмак бабайга кияүгә чыкканмын
Айрат Харисович Чыкса, яшәп ка расыннар алар синең кебек Аңларлар Шул үз яйгьтәшләрснә кияүгә чыкканга күрә ирләре белән озак яшиләр дә инде Атна тулуга аерылышалар Алар ла безнең кебекләргә чыгарлар иде до. шәһәр,тә безнең кебек гене- ральныйлар аз шул Бармак белән генә са-нарлык Аларны ла яши белә торган акыл лы хатын-кызлар эләктереп бетергән.
Зилә Мина нишләргә кушасың91
Айрат Харисодич Кассадан снимать итәргә туры килә.
Зилә Ә ничек9 Синен книжкадагы ак чаны миңа кем бирсен
Айрат Харисович Картаям ахрысы. онытып җибәргәнмен Минем каян килеп книжкада акчам булсын ди
Зилә Алдашма1 Килешми! Күзләрең сата! Нәрсә, беренче хатының, йә булмаса балаларын исеменә күчердеңмени9
Айрат Харисович Син нәрсә уйлап чыгарасын. Зилә' Мин аларны күргәнем, бе лгәнем дә юк
Зилә Күрергә синең хакың ла юк Сине алардан закон аерды Мин гүтсл. үз теләгең белән, гариза язып үзенең зчена mapmen күрсәтеп Менә синең балаң, киләчәгең кайда' Менә монда Ә аның дөньяга тууына да мин төп рольне башкарам Киләчәген, картлык көнебез турында уйласак. син инде боргаланма*
Айрат Харисович Ярый. Зилә, үз гомеремдә синнән яшерен бер эш эшләдем, дөресен сөйлим Бу эш килеп чыккач, мин ул акчаларны бер исерек исеменә күчердем Курыкма, ул акчаларны мин моннан чыккач. дөньялар тынычлангач синең исеменә күчерермен
Зилә Ә нигә башта ук минем исемгә күчермәлек9
Айрат Харисович Син үз акылыңдамы? Дөньябыз болганган Сиңа ул хәтле акча каян килсен ОБХСС тикшерә калса, синең акча минем акча, минем акча - синең акча' Ә ул исерекне тикшерү түгел, хәтта ул аны үзе до белми Әгәр белсә бүгенгесе минутта аннан да бәхетле реше булмас иде
Зила. Ул исерек кем һәм аның исеменә күпме акча салынган?
Айрат Харисович. Ә менә анысын мин биредән чыкмыйча белә алмассың. Нигә ул сиңа? Тамагың тукмы? Өстең бөтенме тыныч кына яши бир. мин чыкканчы. Карап карап торам да. син...
Зилә. Әйттем исә кайттым. Синең алдында шул исерек, сәрхүш хәтле дә дәрәҗәм юклыгын гына аңладым, бары тик шул гына. Рәхмәт.
Айрат Харисович. Син Зилә, үз туксаныңны тугылама. Шулай кирәк.
Зилә. Димәк, миңа санаторийга бармаска?
Айрат Харисович. Бар. әлбәттә, бар! Мин сиңа монда керер алдыннан күпме аңлаттым. «Жигулины» сат. дидем! Нәрсә, тегеләр, килеп алганны көтәсеңмени? Менә шул. машинаны сат та бар! Мин моннан чыккач яңасын алып бирермен.
Ишек шакыйлар, бүлмәгә Рнваль Якубович керә.
Риваль Якубович: Ярый, дуслар, әңгәмә тәмам. Сезгә, Зилә Саматовна. китәргә мөмкин.
Зилә (ирен үбеп елый.). Үзеңне сакла. Безнең турыда кайгырма. Айрат, без бары тик синең өчен генә яшибез.
Айрат Харисович. Исән-сау йөреп кайт Үзеңне сакла, ишетсен колагын! Миңа яман хәбәр алып кайтма!
Зилә чыгып китә.
Риваль Якубович Синең өчен генә яшибез диме? (Кычкырып кола. бераздан) Да. молодец син. Айрат Харисович
Айрат Харисович. Нигә, әйтсә... Бик кызык булдымени?
Риваль Якубович. Юк ла, шундый яшь хатынны үзеңә каратып тора алгач, димәк, әле таушалмагансың.
Айрат Харисович. Риваль Якубович. син мине шушы атна эчендә моннан чыгарырга тиешсең.
Риваль Якубович. Нәрсә дисең? Шушы атнада? Син нәрсә, медсестра биргән бөтен таблеткаларны да әллә йотып барасыңмы9 Ул дарулар синең өчен анти. Алмашына башлагансың түгелме?
Айрат Харисович. Риваль Якубович. мин биредә ятсам да. дурак түгел, акылымда. Куркам мин ул җилбәзәк кыздан, куркам Төп башына утыртып китмәсен дип куркам Аңа бит хәзер мин кирәк түгел, аңа минем байлык кирәк.
Риваль Я кубович. Да. друг, ты мой любезный. сине тормыш өркеткән Шул сабыйдан да курыккач, сиңа дальше яшәү авыр булачак.
Айрат Харисович. Дөрес, куркам мин' Без барыбыз да куркып яшибе?. Әйт әле. син еш төш күрәсеңме?
Рнваль Якубович Шуннан? Табигый..
Айрат Харисович Төшендә наручни- клар шалтырамыймы? ( Риваль Якубович кесәсеннән кулъяулыгын алып. муенын битен сорта ) Нигә тирләп чыктың? Шалтырыйлар да... Менә шуңа күрә син минем хәлне аңла инде Тизрәк чыгар мине Чыдар хәлем калмады
Риваль Якубович. Тегендә керәсең калган аны, төшеңдә түгел, өнеңдә тыңлар идең.
Айрат Харисович. Моның да аннан артык җире юк Анда ичмасам синең белән үз акылындагы башкисәрләр идарә итсә, ә монда тилеләр командовать итә Аерма зур.
Риваль Якубович. Сүзеңне чамалап сөйләш. Кайда утырганыңны онытма. Озын колаклар тыңлап тормасын.
Айрат Харисович. Әдәм көлкесе бит. позор! Шул синең итек олтаныңа, тырнак очыңа да тормаган адәм актыклары, тинтәкләр синнән издеваться итсеннәр инде Враг народа, имеш..
Риваль Якубович Ничего, дурак- лар теленнән чыгуына шатлана гына, акыл- лылар шул сүзне әйтмәсеннәр
Айрат Харисович. Шул жүләрләр. кемнән-кемнән. миннән көлсеннәр инде Ничә мең кеше белән идарә иткән, крупный заводны җитәкләгән Айрат Харисовичтан... Адәм көлкесе бит бу, позор!
Риваль Якубович. Ә менә әлеге дә баягы тегеләр янына эләксәң, бу куркаклыгың аркасында, алар синнән әллә кайчан «зона әнкәсе» ясыйлар иде инде. Ә хәзер син минем башымны себер илтеп тыкмакчы буласын. Ярый да син минем аркада булыр- булмас акчаң белән үзенә убежище таптың. Ә мин нишләрмен? Мин бит җүләргә сабыша алмаячакмын. Мина берәү дә ышанмаячак
Айрат Харисович. Мина, бәлки, үз гаебемне танырга кирәк булгандыр. Утырып чыгар идем дә котылыр идем.
Риваль Якубович. Исән чыг алсаң Сине биредә бөтенләйгә калдырырга теләүчеләр дә юк түгел.
Айрат Харисович. Кемнәр?
Риваль Якубович. Кемнәр белән эш йөрттең соң?
Айрат Харисович. Планнары барып чыкмас. Кисеп ташламакчы булалар.
Риваль Якубович. Уйланырлыгын бар.
Айрат Харисович Риваль Якубович. бар ышанычым синдә! Коткар?! Өстим! Күпме сорыйсын, шул хәтле өстим!
Риваль Якубович. Син бүгенге акчаның кыйммәтен яхшы беләсең, дорогой Акча бүгенге көндә кәгазь ул! Ул өч пачкаңны синең эшең өчен өләшә торгач, минем үземә күп калгандыр дип уйлыйсыңмы?
Айрат Харисович. Күпме телисен, өстим, чыгар гына.
Риваль Якубович. Әле теге өчесе кулга кергәне юк. Акча нәрсә сон ул. Акчадамы хикмәт Шикләнмим, өстәрсең. Тик...
Айрат Харисович. Сора, нәрсә кирәк?
Риваль Якубович. Акча урынына берәр атнага безелдәвегеңне мина бүләк итәргә туры килер дип уйлыйм.
Айрат Харисович Син нәрсә, акылыңдамы? Син нәрсә сөйлисен? Хәзер үк шушы бүлмәңдә буам үзеңне, җүләргә закон юк!
Риваль Якубович. Бар. бар. Айрат Харисович. Бары тик бер кечкенә генә укол. Аннары гомергә биредә каласың.
Рнваль Якубович Бет икебез да кх ркыныч кешедер. Бу дөньяда. бигрәк гэ бу тенге көндә, безнең кебекләр генә яши а ла Ә тегелер (идәнгә төртеп күрсәтә) ике ая- клылар. алар яшәми, алар хәрәкәт итәләр Бешен кушуыбыз буенча
Айрат Харисович Ана кагыласы булма'
Риваль Якубович Ул да хәрәкәт итүче ике аяклы, акчага, ягъни байлыкка сатып алынган кол. ягъни безелдәвекләр ни чек атала әле. ә. җария Менә шул. Айрат Харисович коллар, җарияләр злск-элсктән үк сатылганнар
Айрат Харисович. Ул җария минем хатыным Аңлыйсынмы. хатыным, ул авырлы
Риваль Якубович Менә ни өчен чыгасын килә икән Хагын кайнарланган дисен инде, ә? Ә син шулай да уйла. уйла. Айрат Харисович Минем бит бусагамны көн аралаш тегеләр, җилкәнле иптәшләр таптый. Ярар, дапустим. мин сине чыт ар-дым. ди. Син бит өеңдә бер кич тә йоклый алмаячаксың Сине бит өеңә кайтарып тор-маячаклар. гуп-туры рәшәткәле мцтнина бс лән тегендә озатачаклар Йә булмаса, җан дусларын Калганы сиңа ачык
Айрат Харисович. Зинһар, ана кагылма. Безнен балабыз туарга тора Черт с тобой, бала тугач уйлашырбыз Ничек түзәргә. ничек?
Риваль Якубович Молча.
Айрат Харисович Шул «палач» ди- тоненек күзеннән куркам Гел төнле белән яныма килеп буар төсле Төннәрен тиргә батып, саташып уянам
Рнваль Якубович Буар да. Мин ана ышанам Ул бывший Сталин заманнагомерен өзгән, ягъни тете дөньяга озаткан Бүгенгесе көнлә күкрәгенә оч совет ордены таккан, ихтирамга лаек кеше Син анын өчен ноль Ярый, җебемә. Мин тәртип сак даучыларга кисәтеп куярмын Алар сине сакларлар.
Айрат Харисович Зинһар. Риваль Якубович
Риваль Якубович (селектордан! Дежурный, бирегә керегез1 (Бүлмәгә дубин- катты адәм керә ) Хәзер бу авыруны озатыгыз да. аннары минем янт а керерсез!
Адәм Яхшы /Чыгып ллпиә !
Риваль Якубович т»} ти.» <■ т w шл ш> ри). Ничего, синен яшертән ял тыравык та рыңнан бераз өлеше булса да минем ку па күчәргә тиеш Безелдәвегеннән д.> аныт ит тсрерссң Бала кета картлач Картайган ко ненлә личный шоферының малаен я булмаса кызын карап чәчен агартасын аңла мый Синең өчен яшибез тиме әллә йоклыйбыз диме (шарны idan х« нр. •> тотына. бг.тзтәгә дубинка <ы 4<Х> и килеп керн
Адәм. Озаттым үзен. Риваль Якубович.
Риваль Якубович ко тә-к« т > чшь нгән кузен сорта) Яхшы булган Ул анда үзен ничек хис игә?
Адәм Ничек гпел әйтим, палач белән С талия күрмәгәнен күрсәтәләр аңа
Риваль Якубович Сизәсеңме. Сталинны хурлаган булалар. Ә ул бүгенге көндә да армый-талмый кеше тәрбияли Тагын шаркылдап кола. Син анда пхтачны ана каршы ныграк өстер әле Шулай кирәк, нерпаларын тикшереп карыйсы килә Арытырга кирәк андыйларны Аннары инде үз телен үзенә чәйнәткәч, безгә кирәк әйберне ул үэс көчләп бирә башлый Тормыш законы Ха- ха-ха 1 Тынычлангач җитди кычфатпы Анда сиңа тагын товар китерделәр Билгеләнгән урыннан барып ал. Тик сак эш ит Аннары менә нәрсә, соңгы вакытта мин сине ялтыраган күзен белән күрә башладым Син мине беләсең, сирәгәйт ул эшеңне Мин сина икс бүлмәле фатир әзерләдем, күченергә әзерлән.
Адәм Рәхмәт. Риваль Якубович, рәхмәт Йә. үзегездә нинди яңалыклар? Фәнни эшегез уңышлы барамы9
Риваль Якубович Опыт ясарга, тәҗри бә үткәрергә маймыл бирмиләр
Адәм Нигә сезгә маймы.)' Үз кулыгызда бит маймыллар, больница тулы
Риваль Якубович елмаеп Шулай дисеңме’ Берәрсен эшкә җигәрбез ахрысы (Телефон шалтырый трубканы ала 4<Х» УТАЛ ) Бар. эшендә бул' (Адом чыгып кит.» Да. да. мин әле бу Риваль Якубович Кем'’ Кем шалтырата дим” Ишетмим Киредән шалтыратыгыз /Трубканы куя да. оулиа буйлап йорена. Күче Бехтерев портретына тошә ) Әйбәт кеше син. карт лач Безгә уңай юл сызып калдыргансың Рәхмәт, рәхәт яши Рнваль Якубович* Базда, майла йөзә Кирәк әйберләрен кулына китереп тоттыралар Мең луракнын берсен дәвалый аямасак та. юлын табабыз Акыллыларны кертәбез, акыл биреп чыгарабыз Текфон шаты рый Да. да, мин. Рнваль Якубович Кем ИосигЬ Исакович'* Югалдыгыз, югалдыгыз. Иосиф Исакович Шулай инде, билгеле, без бит вак кешеләр Кемнәндер зависимый лар Юк ла инде, шаяртам, анлыйм. анлыйм сез ней эш кешесе икәнлегегезне Сәламәт тек' Сәламәтлек имәндәй нык Үзегез ничек’ Авырмыйсызмы* Яхшы, бирешмәгез! Тынчыйм сезне. Иосиф Исакович Нинди справ ка? Баласы учетта тора дип’ Кемнең’’ Мала сгъпныя? Ә. аңлашылды. Сезнең улыгызга квартира алу өчен анын баласы безлә учетта тора дигән справка кирәк, шулаймы? Ну инде, Иосиф Исакович, сеэнен >ш приказ бирү, ә минеке аны үтәү Ботайрак ипләр-без. мин хәзер машина белән бер кешемне җибәрәм. сез аңа барлык ганныйларны бирерсез Кирәкми, борчылып тормагыз Кичкә әзер булачак, өегезгә и илерермен Яхшы Егерме оч ел инде Мин Иосиф Исакович. шушыннан пенсиягә китәрмен инле Шушы бүлмәдән, шушы кресло,тан Нишлисен. безнен татар егетләре болайрак дип җырлыйлар нде. Сетнен халык ничек җырлыйдыр
Ай югары. ай югары.
\ftta менә көтүче.
Ьез зә айга менәр идек.
Бу лса арпаи этүче, дип.
Надеемся инде. Сеңә көч. Иосиф Исакович
Айрат Харисович Мин сине бодай ук дип уиламаг ан идем Куркыныч кеше икәнсең ләбаса син
рындагы НКВДнын исполнителе, ят ьни палачы булып хезмәт иткән, күп шәхесләрнең
Хушыгыз. Сәламәтлек телим!
Авырулар палатасы. Кадыйр белән Садрый әүмәкләшә-әүмәкләшә якалашалар. Алар янында елый-елый Исмай карт йөгереп йөри.
Кадыйр. Син падла, Сталин артына качып халык дошманын качыргансың. Үте- рәм мин сине.
Садрый. Кем падла? Минме? Мин Сталин солдаты. Мин синең өчен, синен балаларың өчен, киләчәк буын өчен сугышып йөрдем. Минем өчен халык дошманы юк Ул татар, нимес түгел. Шулай булгач, ул- безнең Сталин солдаты
Кадыйр Юк. ул дошман
Садрый. Юк, ул дошман түгел Нимес кына дошман була ала. Татарлар, урыслар, марилар — алар безнекеләр.
Кадыйр Әһә, сез бергә эшлисез. Син ана сатылдың?! Син дә ил дошманы, сатлык җан!
Садрый Күрсәтермен мин сиңа, сатлык җанны' Мин рядовой, сапер Гыйлфанов Садрый, беркайчан да туган илемне сатканым юк Мин Сталинның үзенә ант биргән карт солдат. Син үзең сатлык җан! Сугыштан качып монда ятасын
Кадыйр Син дә монда ятасың...
Садрый Мин яралы Мин бүген төнлә оч нимес «Титрын» шартлатым кайттым Шунда яраландым (Күлмәген күкрәк турыннан умырып төшерә Йөрәк турысындагы ярасына төртеп ) Менә минем ранам! Ә синеке кая?
Кадыйр (тумбочкага менеп, больница чалбарын тартып төшерә Трусиктан гына калып, бер алдын бер артын күрсәтә) Менә минем ранам! Күрдеңме? Сугышта йөрергә мин дуракмы?! Күрдеңме? Күрсәң шул. (Шулвакыт бүлмәгә Адәм Айрат Харисович- ны алып керә.)
Адәм Күтәр, тиз бул. Хәзер үзенә сульфазин кадыйм. (Кадыйр кан йөгергән үгездәй күзләрен Айратка төбәп, теләр-те- ләмәс кенә штанын күтәрә) Алла бар икән, әгәр мин сине качырган булсам, иртәгә минем үземне аталар иде.
Адәм Урманнан тотып алып кайттым Рациядән сөйләшеп ята иде
Кадыйр Да, что говоришь? Рациядән? Әйттем бит мин аны агент дип (Адәмгә) Сез аннан сорау алып бетердегезме? Бетерсәгез, сез азат, аны минем хөкемгә калдырыгыз Хәзер мин аны...
Адәм Начальник, син аның белән чамалап Әле ул безгә кирәк
Кадыйр Яхшы. (Адәм чыгып китә. Кадыйр бармагын изәп Айрат Харисовичны уз янына чакыра.) Кил әле монда! (Айрат акрын гына кроватена килеп утыра)
Садрый. Кемгә әйтәләр, тиз бул!
Кадыйр Трн ягына, арт санына утыртканны көтә ул
Исмай. Барма, абый. кач. Кыйный алар сине.
Садрый Ах син. Исмай. тоже сатылдың, шулаймы?
Исмай Юк. абый, мин сугыш уены яратмыйм, мин сут ыштан вупчем куркам
Кадыйр ' Айрат Харисович каршына килеп баса да. Садрыйга ишек төбенә mopmen күрсәтә). Урыныгызга!
Садрый. Есть (Ишек төбенә барып, үрә ката.)
Айрат Харисович (әкрен генә тора). Син, иптәш, кем белән сөйләшкәнеңне беләсеңме?
Кадыйр. Нәрсә?
Айрат Харисович Синең каршында кем басып торганын чамалыйсыңмы?
Кадыйр Враг народа!
Садрый Нимес!
Айрат Харисович Мин НКВД полковнигы Айрат Харисович Галин Смирно' (Кадыйр үрә ката Бераздан буылып ком башлый.) Смирно!
Кадыйр. Да, сине разведуправлениелә алдашырга яхшы өйрәткәннәр, подонок Үтерәм! (Айрат Харисовичны// муеныннан буып ала. )
Исмай Абыйлар, абыйлар, сугышмагыз! (Елый. Бүлмәгә Нәгыймә әби белән ду- бинкалы адәм килеп керәләр.) Абый, нәрсә карап торасың, үтерә бит!
Адәм (ишек катында елмаеп, билләренә таянган халәттә) Ничего, бернәрсә дә булмый Дурак —дурак ул, живучий народ
Нәгыймә әби Оятсыз син' Безнен чирне, безнең язмышны ходай тәгалә сиңа насыйп итсен! (Швабрасы белән Кадыйрга китереп суга ) Кит дим мин сина' Нишлисен, җир бит' Ул да синең кебек кеше бит (Кадыйр кроватена кача Үзенең буарга әзерләнгән кулына карап шашынган хәлдә.)
Кадыйр. Кан кирәк мина, адәм каны Мин ансыз яши алмыйм Ишетәсезме, кан кирәк’! (Елый башлый ) Китерегез миңа берәр адәмне! Мин аның җанына рәхәтлек әрәм! Китерегез! Китерегез! (Кроватен йодрыгы белән кыйный-кыйный елый да. арып мендәренә каплана.)
Адәм. Кеше Ялгышма, әби (Кадыйрга күрсәтеп.) Әнә бүгенге көннең льготаларыннан файдаланып яшәүче бер кешегез! Әйе, ул кеше, аңа яхшы дару, ана яхшы условия, затлы ризык, чиратсыз! Ә сез. Сез нинди кеше буласыз ди Әле безне кеше рәтенә кертмиләр. Сез бәхетле, сезгә яшәү рәхәт Ә менә безгә, безгә авыр Ай. безгә яшәү авыр Сезгә рәхәт Сезгә берни турында да уйларга кирәкми Ә безгә, үзең әйткәнчә. ходай тәгалә уй дигән, акыл дигән кабахәт нәрсәне биргән Ничек яшәргә, нр- тә-таң атса кем синең намусыңны салып таптар да. кем сине мыскыл итәр Каян ашарга табарга да, ничек киенергә?
Нәгыймә әби Бар кешене дә анын белән чагыштырма, ул шуның өчен дә берәү генә.
Адәм Биредә берәү, ә чынбарлыкта, алар меңләгән Миллионлаган халыкны, нәрсә, Кадыйр гына буып үтергәнмени’ Алар безнең арада, безнең белән яшиләр, без сулаган һаваны сулыйлар Чиратсыз ашыйлар, чиратсыз киенәләр. Ә син, үзеңне кешегә саныйсың.
Нәгыймә әби Үзебез кеше булып калыйк.
Адәм Мөмкин түгел Дөньясы мәхшәр Дөньясының тилеләр йортыннан аермасы юк Безне алдыйлар, мәҗбүр итәләр, ә без бары тик буйсынучылар
Hai ыи мо ибн. Алла бар. Аяла барысын ла күрә
Адам Эйс. Алла бар Элек бсзиен ишс жан ияләрен ожмахта яшәрссг дип алдасалар. хәзер балаларыгыз оҗмахта яшәр дип алдыйлар Сүзен дә уйлап тапканнар киләчәк буын өчен Ә без кайчан үзебез өчен яшәрбез сон? Кеше, жан иясе дөньяга бер генә тапкыр туа Анын да үзс очен яшәргә хакы бар Ә алар үзлоре дә оҗмахта яши, балалары да. ягъни киләчәк буыннары та оҗмахта яшәячәкләр
Hoi ыймә әби Ягмыштан узып булмый удым Чир ат ач башыннан йөрми
Адәм Ахмак син, <»бн Мин бирелә егерме елт а якын пилим. Бертена олы түрә- нсн дә баласы биредә, бездә ятканын хәтерләмим. Алардрн җүләрләр тумый, тусалар да бик тиз үләләр Менә шул. Бәгырь каткан. әби Җыела, менә монда, йөрәккә җыела. Гасырлар буе адәм йөрәгенә җыелса дд, тишелеп чыгардай көч табалмый Эшлисен, эшлисең теләгенә ирешә алмыйсын Ә кемдер эшләми дә. ә шулай да синнән яхшырак яши. синең өстән командовать итә Синен башын хәтле, какой, чыпчык башы хәтле мие юк Шул синен өстән командовать итә Итеп кенә калса ярын, намусыңны салып таптый Кешелегеңне бетеро Ә мин кемнән ким, син кемнән ким? Бездән көләләр икән, без дә кемнәндер үчебезне алырга тиеш (Чыгып китә.)
Her ыймә әби Мина тормыштан күп нәрсә кирәкми Бары тик намазлык җәеп намаз укырлык бер кечкенә генә почмак Гомер буе эшләп тә шуңа ы ирешә алма инде Сукыр тычкан булып, сукыр тычкан да үзенә оя кора Ә минем анысы да юк Үлгәч төрергә кәфенлегең дә булмасын инде. Алла каршына ничек барырсың.
Айрат Харисович Кайгырма, әбн. үлгәч кәфенлеге дә. күмүчесе лә табыла аның Берәүнең дә җнр өстендә ятканы юк
Нәгыймә әби (барып Кадыйрны// чачен сыпыра I Нишләвең бу синең. Кадыйр’ Нитә тиясен син ана? Ул да бит синең кебек, минем кебек язмыш хөкеменә дучар ителт ән
Кадыйр Нишлим соң? Мин тимәс тә идем Әнә бит i арткы п/анда салмак кына Сталин. Берия. Жданов портретлары купюре ю A tap ара/ ынди тагын портрет шр ■>-«- ма I I портретларны// А< мнор икәнен танып булмый алар томан арасында кебек/ .стар боера Әнә, әнә. күрәсезме, бармак яный лар. Әле сез белмисез, алар ботар тына түгел, алар күпләр Мин куркам әби. ай. мин куркам Минем кулдан йөзләгән язмыш утлы Алар, әйе. алар мина боерды лар Мин таепле бу лып калдым Әнә. әнә күрәсезме, качалар. Йөзләренә кара ябып качалар А.тарны сез таный алмыйсыз А тар кача Ә менә минем купан у нан язмышлар төрле яктан килеп мине кысалар, үртиләр, үчеклитәр. куркыталар Әнә. татын китәләр Әби. әбн җаным, коткар мине' Н./гыи мә әби. .! . /ыша Алар мине ү герертә килә лөр Әнә тәрәзәдән, ишектән керәләр Коткарыгыз' коткарыгыз' 7ә/»л>.м сике/ю шә/мэ,» /мшәшкә! ен ку / шры <>< юн кы/ ып тота Тамашачыга карап Мин гүгСЛ. мин гаепле түгел Мин алар боерыгын үтәүче тснә Коткарыгыз, коткарыгыз, минем яшисем килә!
Айрат Харисович Садрыйга кычкыра/ Нәрсә карап каттың Бар. дубинкалы палачны чакыр Бәйләп атсын үзен'
Нәгыймә әби Кирәкми. Садрый Чакырма' Ул хәзер тыныч.тана.
Исмай карт Әби. чакыртыйк теге абыйны Ул юеш простыняга төреп салгач. Кадыйр абый тынычлана иле Атна буе кроватьтан тормыйча тыныч кына ята иле Чакыртыйк Безгә дә тыныч булыр
Нәгыйх/ә әбн. Кирәкми. Исмәгыйль Шул юеш простыня аны теге дөньяга алып китә бугай инде Төш. энем Кадыйр, төш (Кулларыннан тотып тошерв Ят. ял ит Яшисен, яшисен алс.
Исмай карт Барыбыз да яшибез әле Садрый Ә мин беркайчан ла үлмәячәкмен' Мин живучим' Шума күрә тә мин дошманнан курыкмыйм Тсрезом дә тагын сугышка керәм Гитлерны Сталинга тотып бирмичә мин тынычланмыйм Сталин Гит- лерны нишләтергә кирәкле! сн үзс белер иде инде Аннары, еинс Нәгыймә апа. кияүтә Рәсәйгә алып кайтып кнтәм
Нәгыймә әби Ярый. Садрый, ярый, шулай эшләрсең
Исмай карт Ә мин сез утырган атның кучеры булырмын
Садрый Будырсын Оч җирән ат җигәрбез. яме’’ Исмәгыйль, күңелле булачак бит әйемс’’
Айрат Харисович Искитмәле, бик күңелле экипаж булачак Зинһар, җирән атларыгызны жигегсэ дә. пезрәи олагыгыз
Исмай карт Ә син гармунчы булырсың Минем яныма утырып, гармун та ртырсын
Айрат Харисович Юк име. гармуныгызны үзегез генә тартырсыз Мин әле сезнең белән гармун тартып җирән атка утырырга яшьрәк Әнә. Ка.(ыйрны алыгыз
Садрый Безнең якта кызны шулай алып кайталар, күңелле бит Нәгыймә әбн? Нинди күңелле''
Нәгыймә .гб и Бик күңелле булыр
Садрый Ә син мин сугыштан кай< канчы туй күлмәге тектереп куярсың, йәмс’
Нәгыйм.* әбн Минем күлмәгем әзер. Садрый Кияргә генә насыйп бу тмалы Туй көнен көтеп, сандыгымда саргайды Яраттым мин аны. ай. япаным һаман да булса яратам һаман да булса сагынам Әллә ничек кенә булды. Без аерылышкан тан, ай тотылган төнне хәтерләтеп, минем гомс ремне, йөрәгемне яри тал кына калмады. мәңгелек бәхетсез ипе Минем серемме, йөрәк зарымны сой.ыр.зсж кешем бу юиьяда юк Тыңласагыз бары тик сез. Ссъюи гайре ми нем бер кешем дә юк Ундүрт яшьтән ятим калып, нр назы күрергә насыйп итмәде Ә мин аны когтем Минутлар санап, сәгать-ләр Еллар буе көттем Кемем һаман да көтәм Бү тән аны күрм-кемме дә белом. Ә шулай да кетем Ул хәзер исәм булса, ба байдыр инде Оныклары бардыр Бәжстзс .дер Күптән мине оныткандыр Ә шу.тай да мин аны кетам Аның бе тон вәгъдәләр ку ешып. гуй күлмәге тектергәч, инде бергә бу гырбыз дигәндә генә, мимем цпз кичне, без очраша торган карама төбен.» беренче
тапкыр пристубым килде. Шул минуттан минем бөтен яшьлегем, тормышым җимерелде. чәлпәрәмә килде. Шул көннән ул минем янга килмәс булды Без бер-беребезне ярата идек бит, ярата идек. Ә юллар, сукмаклар бергә булмады. Безне рәхимсез язмыш аерды. Ә шулай да мин аны көтәм Көн саен, туй күлмәгемне актарып карыйм да, яшьлегемә кире кайтам. Бергә йөргән юлларымны, сукмакларымны сагынам Язмыш каһәрләде мине, балалар, ай каһәрләде Беркемне дә рәнҗетмәдем, беркемгә дә начарлыгым тимәде, заводта эшләдем, тулай торакта яшәдем Ә инде приступла- рым көчәеп, ешайгач, группа алгач, моннан соңгы тапкыр кайтуыма, әйберләремне җыеп камера хранениягә тапшырган иделәр Туй күлмәге белән, берничә күлмәгемне генә алдым да, кире бирегә килдем Рәхмәт Риваль Якубовичка, урамда калдырмады Ә ул әйтә, кешелеклелек, намус бетте, ди Бар, бар алар Риваль Якубович кебек намуслы кешеләр Ялгышмаска кирәк, гаделлек бар һәм беркайчан да бетмәячәк. Кешене ходай яраткан кебек, гаделлекне, намусны да ходай үзе яраткан Әмма аны, намусны, кешегә булган хөрмәтне, үзеңнән читләштерергә генә ярамый Ул синең белән бергә яшәргә тиеш.
Ут сүнә. Кабат шул палата. Авырулар йоклап яталар. Вакыт иртә белән. Палатага Риваль Якубович, дубннкалы адәм һәм кулына папка белән ручка тоткан Ләйсән Го- мәровна керәләр.
Адәм Авырулар, торыгыз! Хәзер сезнең белән Риваль Якубович сөйләшәчәк.
Риваль Якубович. Сез, Ләйсән, папкагызны (Адәмгә күрсәтеп) анарга бирегез дә, үзегез эшегездә булыгыз. Болай да эшегез күп.
Ләйсән. Мин өлгерәм.
Адәм Әйткәннәр икән эшләгез. (Папканы тартып ала. Ләйсән чыгып китә.)
Риваль Якубович (Кадыйр янына килеп утыра). Йә. синең хәлләр?. Тереләсеңме?
Кадыйр Мин терелдем, минем бер җирем дә авыртмый.
Риваль Якубович (Адәмгә) Бер атна элек бу имгәкнең хатыны үлгән Балалары моны бездән алырга баш тарталар Документ тутырып, тегендә, мәңгелеккә, үз ишләре янына озатырга кирәк булыр.
Адәм. Күптән вакыт.
Риваль Якубович (Садрый янына килеп) Йә. герой, хәлләр ничек?
Садрый (сикереп тора да үрә ката) Так точно, товарищ военврач! Жив-здоров! Фронт өчен, Сталин өчен сугышка керергә рядовой сапер Гыйлфанов Садрый әзер
Риваль Якубович. Утыр имгәк! Синең сугышка керүең кемгә хаҗәт Сугышып йөреп нәрсә майтардыгыз Иректә яшәгән- нәрегез әллә кайчан дөмегеп бетте сезнен. (Адәмгә ) Алдагы атнада мунча керергә өенә кайтарырсыз, юкса үзеннән сасыган йомырка исе килә
Адәм Ярар, килеп алучы булса.. Безгә кирәкмәгән кебек, ул үз семьясына да кирәкми ахрысы.
Риваль Якубович (Исмайны үз янына чакырып) Кил әле монда, егет! Йә, нишлибез синең белән, ә?
Исмай Әти килгәч, кайтып китам мин, абый.
Риваль Якубович. Кичә әтиең килеп, үз янына чакырып китте сине
Исмай (сикереп тора). Килдеме, абый, әти килдеме? Менә әйттем бит Мин сезгә Әти киләчәк дип Мин аны бүген төнлә төшемдә күрдем Җирән атка утыртып алып китте ул мине Мин хәзер, врач абый. Ләйсән ападан бер-ике дару гына әтигә күч-тәнәчкә алам да. сезнен белән әти янына барам.
Риваль Якубович Урынына утыр, кич менә бу абыен кереп алыр үзеңне.
Исмай Кич’ Ярый, абый, мин көтәм. Урра. кич мине әти янына озаталар...
Риваль Якубович Менә шушы кешедә тукталабыз Сүзнен нәрсә турында .икәнен аңладыңмы9 Врачлар кайтып киткәч, син аны теге бүлмәгә алып керерсең. Белмәссең, бәлки Риваль абыеңа бәхет елмаеп куяр
Адәм Бирсен ходай!
Риваль Якубович (Айрат Харисович янына килеп утыра). Ну, сезнен хәлегез ничек?
Айрат Харисович. Яхшы.
Риваль Якубович Аппетитыгыз?
Айрат Харисович. Яхшы.
Риваль Якубович (Адәмгә) Яз! Иртәгә иртәнге якта мина приемга кертерсең Озакламый без сезне биредән чыгарабыз. Бар әйберләр дә тәртипкә кереп бара, только соңгы бер заключениегә берәүдән кул куйдырырга кирәк Кулы бик кыйммәт тора.
Айрат Харисович. Риваль Якубович. минем...
Риваль Я кубович. Сорау бирмәгез, урыны түгел.
Айрат Харисович. Рәхмәт
Риваль Якубович (ачулы/ Рәхмәтең белән хатыныңны рәтләт (Адәмгә) Ярый, мин киттем Бүлмәләрен җилләтегез! (Чыгып китә.)
АДӘМ Хәзер урыннарыгызны җыегыз да, форточканы ачып, үзегез коридорга чыгыгыз!
Исмай (шатланып) Абыйлар, җаныйлар, минем әтием килгән Мин бөтенләйгә китәм инде Исән булыгыз, исән торыгыз! Мин анда чыккач, әниләрегезгә әйтермен, алар да сезне килеп алырлар.
Айрат Харисович. Кил әле монда, Исмәгыйль абзый Яныма утыр (Кулын Ис майның иңсәсенә куя.) Хуш, Исмәгыйль абзый, бәхил бул Рәнҗеткән булсам, кичер
Исмай Нигә рәнҗим ди Син бит әйбәт кеше Ошадың син миңа Мин бит синең дустын.
Айрат Харисович Синен өчен моннан китү, үзең өчен, бәлки, яхшырактыр да Их Исмәгыйль, Исмай, син минем әтигә килеп ал дип әйтә күрмә инде Мина әти янына барырга иртәрәк әле Дөньяда яшисем килә әле минем, Исмәгыйль абзый.
Исмай Кара моны, дус дигәч тә. абзый да, абзый, нинди абзан булыйм ди мин Атаң түгелме?
Айрат Харисович Юк ла индс, маний инде син. малай!
Исмай Тутыккан калай (кеткелдәп колеп җибәрә )
Айрат Харисович (уйчан) Миндә тутыгам микәнни9 Яшисе иде бит әле. җир җимертеп яшисе иде
Кадыйр Исән бул. Исмай Син анда үзеңнен күргән кешеләренә минем турыда сөйләмә Мин алардан куркам Шунын өчен дә менә шушы лаласатый киемнәрне киеп йөрим дә мин Татын күпме киеп йөрергә язгандыр
Айрат Харисович (Кадыйрга карап) Да, каты чикләвек
Кадыйр А как думал
Садрый. Ә минем дуслар бар анда Әйт үзләренә, тиздән рядовой сапер ГыЙл- фанон Садрый ссзнсн сафка керә Күп итеп махорка алып килермен дип әйтте диген
Исмай Ярый, абыйлар, әманәтләрегезне түкми-чәчми җиткерермен.
Ут сүнә. Риваль Якубович кабинеты. Зилә Сямаговна белән Риваль Якубович керәләр.
Риваль Якубович. Да. Зилә Сама- товна, сез тагын да тазарып, чибәрләнеп киткәнсез, диңгез. Сочи загары килешеп тора үзегезгә
Зилә. Бер ай сизелми дә үтте
Риваль Якубович. Яшь иптәш үзегезне яхшы тәрбияләгән, күренеп тора
Зилә. Яшь иптәш яшь иптәш инде, Риваль Якубович, игътибарсыз калдырмады. Җәннәттә яшәтте
Риваль Якубович Менә озакламый Айрат Харисовичны да чыгарабыз Мин анын эшен тиз арада йомдым Йә. Зилә, сөеклем, инде нишлибез9
Зилә. Нишлибез, бирегә үзен чакыртабыз
Риваль Якубович Ашыкмагыз Бсзнсн алда сөйләшкән уртак эшебез бар иде ахрысы
Зилә. Нигәдер мин хогерләмим
\Риваль Якубович Сез мине яхшы беләсез Бик тиз исегезгә төшерермен
Зилә. Тынлыйм. төшереп карагыз.
Риваль Якубович Шаяртмагыз инде. Зилә Саматовна Сезгә килешми.
Зилә Берни аңламыйм
Риваль Якубович Камыр ашы
Зилә Алып куйган оным юк Үзем до ресторанда гына ашыйм
Риваль Якубович. Ә. шулаймыни Яхшы, ярый алайса, үзегезгә үпкәләгез! Ресторан ашы тамагыгызга аркылы килергә дә бик может бит.
Зилә. Без медицинаның куйган гәдәпләренә буйсынып, үз сәламәтлегебезне. аш казаныбызны саклау йөзеннән, озак игеп чәйнәп ашарга өйрәндек инде
Риваль Якубович Мин Айрат Ха- рисовнчка карталарны ачсам ни диярсез
Зилә. Рәхмәт диярмен Именно шуның өчен килдем до. Чакырыгыз үзен'
Риваль Якубович Уйлагыз, азагы начар булып бетмәсен
Зилә Уйланган. Риваль Якубович!
Риваль Якубович Яхшы Кәкре ка онга терәттем димәкче буласын инде, шулаймы9 Ашыкма, ныклап уйла Без бит күпләр Шушы минутта үзенне югалтып куюыбыз бар
(3 и л ә. Барып чыкмас дип уйлыйм
‘Риваль Якубович. Зилә, акыллым. сезнсн белән без. ягъни мин бер кич бергә булуга Айрат Харисович та каршы түгел Бер кичтән сез бер әйбер дә югалтмыйсыз. Әйдәгез, әйткән сүзегездә торыгыз
Зилә Нет’ Сказала, нет' Слишком стары сез мина'
Риваль Якубович Сасы көзән, нәрсә сөйләгән була бит
Зилә Сез. вонючая поганка, сүзләрегезне чамалап сөйләгез!
Риваль Якубович. Стерва' Күрсә- тәм мин сиңа хәзер күрмәгәнеңне! (Селектордан кычкыра Әй син. дежурный' Галин дигән тинтәкне бирегә алып кер! /Зиләга > Сиңа бүгеннән крышка, тәти кош! Мин сина тинтәк, дурак Айрат түгел, мине Риваль Якубович диләр Покажу мин сина күрмәгәнеңне!
Зилә Карап карарбыз (Бүлмәгә Адәм белән Айрат Харисович керәләр )
Риваль Я кубов ич (Адәмгә) Бүлмәгә бер кеше лә кертмә, үзен гел ишек төбендә бул.
Адәм Я х ш ы. (Чыгып кита
Айрат Харисович Зилә' Зилә бәгырькәем. кайттыкмы? (Зиләгә якын ки лә )
Зилә Якын киләсе булма"'
Айрат Харисович Нишләвсн бу синен?
Риваль Якубович Нишләсен Сочида кызынып миен, мазгасын киптергән
Зилә Мине күпмегә саттың?
Айрат Харисович Син нәрсә. Зилә? Нәрсә сөйлисен9 Нишләп мин сине сатыйм9 Кем әйтте9'
Зилә Иң якын дустын Әнә үзе карап тора
Айрат Харисович Аһ. син паразит! Монда әҗәл ролен уйнап яту белән генә чикләнмичә хәзер минем тормышымны җимермәкче буласың9!
Риваль Якубович Җимерәсе калмаган. ул сезнсн әллә кайчан җимерелгән инде, ахмак!
Айрат Харисович Аз иде сина опыт ясарга дурак зар Хәзер мин кирәк Ү тором мин сине' (РивальгО ки ю башлый Риваль Якубович остолдәге лвончк тоймәсе- нә баса Адом керә >
Риваль Якубович Ал бу авыруны, әнә теге почмакка сыла үзен Өянәге кило башлады (Айрат Vарисочичның ичгеннән аска к у тә pen Телисенме, хәзер синен күз алдында, хатынына опыт ясыйм Юан. шәхси уколым белән!
Адәм Китәргә мөмкиимс9
Риваль Якубович Кузгалма* Урыныңда тор! Монда банда, медицинага хезмәт итәргә ант биргән Риваль Якубовичны сатып алмакчы булалар
3н лә Хәзер мин сезнсн кем икәнлегегезне ачып салам. Әгәр до үзегезнең кем икон- легегетне бүтән кеше белмәсен дисәгез, чыгарып җибәрегез бу кешегезне'
Рнваль Якубович Минем аннан яшерен эшем юк1
Айрат Харисович Зилә, син нәрсә? Мин сине нишләп сатыйм ди?! Күрәлмыйм мин аны Моннан гына чыгыйм, бар эшен ачып салачакмын Ул... Ул кеше белән кроличий опыт ясаучы фашист, наркоман! Әйе. әйе. беләм мин сине, син кеше үтерүче'
Риваль Якубович Янама! Син бит мәче авызындагы тычкан!
Айрат Харисович Күрәсеңме, нинди куркыныч кеше ул Әйе. әйе. ул мине үтерәчәк. Мин аңа ышанам Бүген алар икесе бер картка газраил булып килделәр инде
Риваль Якубович. Иртәгә сиңа килергә дип уйлап торабыз
Адәм. Дөрестән дә, Риваль Якубович, бу бәндә үз акылында түгел. Сез аны бер атнага чыгарырга дисез, нинди бер атна, гомерлеккә, особыйлар ята торганына Берәр ай «попросту сера» белән «аминазин» кадасак, какрас. бүгенге көн кешесенә әйләнә дә кала
Айрат Харисович. Калдырма мине. Зилә, кызган Мин бит начармы, яманмы синең ирең!
Зилә. Ялгышма, син минем ирем түгел! Син мине үз интересың өчен саткансың. Ә мин. синең личный шоферың Федоренко белән Сочида язылышып кайттым, Минем ирем Федоренко
Риваль Якубович. Баҗаң Федоренко.. Теге сине утыртып йөргән, хәерче, майга каткан малай, бывший кучерың...
Айрат Харисович. Ә безнең туачак балабыз?
Зилә. Син нәрсә? Үз акылыңдамы? Нишләп мин шәлперәйгән карттан бала табыйм Саташмаган ич мин..
Айрат Харисович Ах. себерке! Син мине шуңа алыштырдың? Син бездән ычкына алмассың
Риваль Якубович Әйдә, сайрасын! Ул үзе безнең тозакта! Бүтән ул бу йорттан чыкмаячак Үз аягы белән килеп керде.
Зилә. Шулаймы? Яшерә алмассыз, көчегез җитми.
Адәм Карап карарбыз, чибәркәй!
Зилә. Син. син мине егерме яшем дә тулмаган килеш, үз кабинетыңда мыскыл иттең. Минем чәчәктәй яшь гомеремне ялтыравык күлмәк, кием-салым белән мәсхәрәләдең Сигез ел мин сине, карт иблисне постельдә назладым. Назларга мәҗбүр ит-тең. Түздем Тешне кысып түздем. Сигез ел син мине үзен өчен яшәттең. Ә гомер, наз бушка бирелми Вакыт җитте. Мин узган сигез елымны синнән бүген сатып алырга килдем.
Адәм Нәрсә мораль тыңлыйсыз. Риваль Якубович, үзен кайсы палатага озатыйм?
Зилә (Адәмгә). Дәшмә, мескен! Нәрсә, сине күпмегә сатып алдылар? Иреккә чыгасың киләме? Килсә булышам, минем көчем җитәрлек.
Адәм Точно, монысы да ычкынган. Чибәркәй, тынычлан! Сыталар алар сине, бармак белән басып сыталар.
Риваль Якубович Сөйләп калсын.
Айрат Харисович Ахмак икәнсең Рәхәтеңә чыдый алмадың да...
Зилә. Ахмак син ул. Рәхәтлек, наз яшьләр куенында. (Сумкасыннан ачкыч алып остәлгә куя.) Ал! Бүлмәңне бушаттым' Җиһазларыңны саттым!
Айрат Харисович. Ничего, җиһаз акчасы белән ерак китә алмассың, тиз бетәр ул.
Зилә. Исерек исеменә салган акчаларың да минем кулда!
Айрат Харисович Эзләп таптың, сволочь! Аһ. ялгыштым Каян чыкты ул исерек сүзе минем авыздан. Шул вакытта ук сизгән идем бит. сизгән идем Син гаепле, барысына да син гаепле. Якубович. Әгәр шул вакытта чыгарган булсаң. Сизәсеңме. Зилә, бетеп барганыңны? Без бит сине биредән чыгармыйбыз?!
Зилә (сәгатенә карый) Чыгарырсыз! Өч минуттан минем телохранитель- ләрем бирегә бәрер керәчәкләр. Менә сезгә касста. Бу касетада сезнең безнең квартирада сөйләшкән планнарыгыз. Тынлап карагыз да. уйлагыз. Бу касетаның берсе ышанычлы кулларда. Ә инде. Риваль Якубович, мин сезнең белән сөйләшкән сүзләрне яздырган кассетаны алып килмәдем Ә менә бүгенгесен туктатырга вакыт җиткәндер. (Сумкасындагы кечкенә магнитофонның кнопкасына баса ) Менә шул. егетләр. әгәр дә минем белән берәр нәрсә булса ул кассета үз урынын эзләп табачак.
Риваль Я кубов ич. Да, син простой кош булып чыкмадың, молодец. '
Зилә. Шулай инде Кайбер кызлар үзләренә проститутка исемен алып, кичләрен үзләрен йөз-йөз иллегә сатсалар, мин үземне ничәдер дистә меңгә сатарга хакым бардыр дип.уйлыйм Мин дә бит чибәрләр рәтендә йөрим. Карагыз (итәген оскә кадәр күтәрә) минем бу фигурамны, бу ботлары-мны. меңнәргә торырдай бит Хушыгыз' Кабат очрашырга насыйп булмас дип уйлыйм.
Айрат Харисович Чыгармагыз! Чыгармагыз. Риваль Якубович, сезнең көчтән килә! (Адәм ишеккә ташлана.)
Риваль Якубович. Тотмагыз! Карагыз әле сез. бу язмалар күпме тора?!
Зилә. Күп тора Әмма ләкин сатылмый. Бу кассеталарда минем гомерем. Менә шул. сез минем озак яшәвемне алладан ялварып сорарга тиеш буласыз Любой, хәтта очраклы үлемем сезгә шатлык китермәячәк Хушыгыз! (Ишек ачылып китә ишекнең ике ягында милиция формасында ике таза егет басып тора.) Киттек егетләр!
Риваль Якубович Бәдрәфханә, әйбәт каптырган! (Айрат Харисовичка.) Синең аркада, подонок! Бутадың башымны!
Айрат Харисович Миңа нишләргә?
Риваль Якубович Нишлисен'! (Адәмгә) Кич җиткәч, үзенә галстук бирерсең. Бездән булсын изгелек
Айрат Харисович (Риваль Якубови- чның аягына егыла). Риваль Якубович минем яшисем килә! Яшисем килә!..
Пәрдә.
1990 Казан