Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХИ ДӨРЕСЛЕКНЕ КАЙТАРЫЙК!


Татарлар — бик күп төрле ыруг-кабиләләр катнашында барлыкка килгән Т милләт Алар арасында болгар, кыпчак компоненты бар, хазар, угро-фин компоненты да яши, шулай ук татар, монгол компоненты да көчле.
Милләтнең күп өлешләрдән формалашуы—бер татарларга гына хас күре-неш түгел Бүгенге рус милләте дә бер кабиләдән генә барлыкка килмәгән. Ул элеккеге «полян», «вятичи», «кривичи», «словен»... кебек кабиләләрне үз эченә ала Хәтта «татар-кыпчак»лар да тора-бара рус халкын «төзүдә» актив катнаш-кан Бүгенге көндә русларның шәҗәрәсен тикшерә башласаң, адым саен татар-ларга килеп төртеләсең, дип юкка 1ына әйтмиләр бит Бу җәһәттән караганда татарлар белән русларның милләт булып формалашуында охшашлык та күренеп гора Ләкин милләткә исем бирүдә аларнын һәркайсы үз юлы белән киткән Руслар, мәсәлән, бу очракта конкрет бер компонентны — әйтик «кривичи», яки «вятичи» компонентын нигез итеп алмаган, аларга алмашка бөтенләй башка исем — «рус» исемен кабул иткән. Ә менә безнең халык бер компонент исемен — «татар» сүзен — милләтне формалаштыруда катнашкан барлык кабиләләр өчен уртак исемгә әйләндергән. Бу исем —«татар» исеме — безнең халыкны нәсел башына кайтара. Алтын Урда дәүләте нигезенә тоташтыра.
Дөрес, зыялылар арасында бу фикергә каршы чыгучылар да юк түгел. Аларча уйлаганда, безнең халыкка «татар» исеме, янәсе, көчләп тагылган, милләтнең формалашуында татарларның катнашы юк, Алтын Урда дәүләте безнең уртак нигез түгел Бабаларыбыз, янәсе, тикмәгә генә «татар» исемен йөртүдән читенсенмәгәннәр. тикмәгә генә үзләрен — без «татар» түгел, без — «болгар», яки без — төркиләр, яки без — мөселманнар, дип йөрергә тыры-шмаганнар. Алар, янәсе, шул рәвешчә үзләренең татарлар белән уртаклыклары булмауны раслаганнар
Дөрес фикерме бу? Тикшерәбез алыйк татарларның үз исемнәреннән читен- сенү. читләшү мәсьәләсен Әйе, читенсенү, читләшү булган һәм ул хәзер дә яши Моның сәбәбе нидә соң?
Мәгълүм ки, татарлар рус илендә, алар аша Ауропа илләрендә дә үтерүче, кан эчүче, вәхши итеп күз алдына китерелә Чиркәү әһелләре, башбаштак патша түрәләре татарлардан дошман образы тудырдылар. Татар куркыныч, дәһшәт, үлем символына әйләндерелде. Өстәвенә әлеге хурлаулар тора-бара рус пат-шалары тарафыннан татарларга каршы юнәлтелгән теләсә нинди җәбер-золым һәм сугыш өчен акланырга сәбәп итеп файдаланыла башлый. Мәсәләң, «Казан. Әстерхан, Себер ханлыкларында яшәүче татарлар рус дәүләтенә куркыныч тудыралар» дигән сылтау белән әлеге ханлыклар Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан басып алына. Ләкин татарлар өстенә гаеп ташлау моннан соң да бетми, дәвам итә Җәбер-золымнан тәмам аптыраган татарлар эзәрлекләүләрдән котылу нияте белән «без — татар түгел», «без -теркиләр», «без — мөселманнар», «без — болгар», дип йөри башлыйлар Нишләмәк кирәк, башка чара юк! Уңнан да, сулдан да, арттан да, алдан да кычкырып торсыннар әле: татар — үтерүче, татар — вәхши! Мондый хурлауларны, җәберләрне баштан кичергәнче, жиде кат жир астына керерсең! һәм бу аңлашыла да. Әле безнең көннәрдә генә бер гыйбрәтле факт теркәлде «Вечерняя Казань» газетасы (26.09.88) хәбәр иткәнчә, ирле-хатынлы немец коммунистлары безнен илдә эшләгәндә кулга алыналар.
Бердәноер уллары Клаус Вилле балалар йортында үсә. Көннәрдән бер көн бу үсмер үзенең немец булуын белеп ала Анын фикеренчә «немеп» сүзе «фашист» төшенчәсенә бәйле саналганлыктан, малай нишләргә белми «Минем немец буласым килми», дип кан-яшь түгә
Татарларга да элек таманда Клаус Вилле башына төшкән газапларны гына кичерер!ә туры килми. Алар туган жир-судан куылалар, диннәрен алыштырырга, «татар» исемен кулланмаска мәжбүр ителәләр Мондый хәл бер көчәеп, бер йомшарып Октябрь революциясенә кадәр дәвам итә Хәер, бүгенге көндә дә татарларны үз исемнәреннән «татар» исеменнән - биздерергә теләүче борынгыдан килгән сәбәпләр кайтавазы өзлексез ишетелеп тора Дәлил итеп, академик М. Зәкиев сүзләрен китерергә мөмкин: «Хәзерге чорда, дип яза галим, милләтләрнең аралашулары татарларга «татар» этнонимы йөртүнен күп читенлекләрен ача башлады» («Соц. Татарстан». 19.08.88)
Менә шуның очен татарлар «татар» исемен йөртүдән читенсснгәннәр һич кенә дә яратмаудан түгел, хуп күрмәүдән түгел Изелүдән куркып, жәбер-золым- нан куркып читенсенгәннәр алар
Инде килеп «татар» исеме көчләп «тагылган» дигән сүзгә тукталыйк. Беренче сорау: «татар» этнонимы руслар арасында кулланышка канчан кергән? Мәгълүм булганча. 1223 елда Чыңгыз хан яулары кыпчаклар белән берләшеп. Калька елгасы буенда Киев князьләренең гаскәрләрен тар-мар итәләр Шушы вакыйга уңаеннан Н М Карамзин үзенең «Предания веков» исемле хезмәтендә болай яза «Россиялеләр. котлары очып, бер-берләреннән - кемнәр соң бу килгән кешеләр», дип сорашалар. Берәүләре, таур.мәннәр. икенчеләре, печенег- лар, ди Ә күбесе, юк. алар тагарлар, ди» (Н М Карамзин Предания веков М.. ит-во «Правда». 1989 г . сгр. 259). Шушы вакыйгадан башлап руслар арасына «татар» сүзе килеп керә Хәер, сүзе генә түгел, татарлар үзләре лә Димәк, «татар» исеме кайбер татар авторлары раслаганча. XVIII XIX гасырлар дәвамында түгел, бәлки XIII гасырда ук ку танылышка керә Чөнки Чыңгыз хан гаскәрләренең төп массасын «Төньяк Кытай Татарстаны» .тип аталган каганаттагы татар исемле кабилә кешеләре һәм аларга бәйле монголлар тәшкил итә.
Калька елгасы янындагы сугыштан сон тарих ничек дәвам игә сон? 1227 елда Чыңгыз хан үлә. Аның варисы Октай үзенең оныгы Батыйга өч йөз менде гаскәр калдырып. Төньяк Кытай Татарстанына кайтып китә Батый житәкчелегендәге татар-монголларның бер өлеше хәрби походларны тәмамлагач, рус җирләреннән чыгып китә, көньяк кыпчак даласында үзләренең тугандашлары буттан кыпчаклар җирләрендә төпләнеп кала. 1243 елда Алтын Урда дәүләтен төзи
Шушы дәүләт шартларында бергә яшәү һәм бергә эш итү барышында кыпчак, болгар, татар, монгол, хазар, угро-фин компонент ларын үз эченә алган бер төрки халык барлыкка килә һәм «татар» исеме бу гомумнлекнен уртак атамасы булып әверелә Ни өчен «татар» исеме соң? Сәбәп шул ул заманда татарлар җиңүләрдән җиңүләргә баручы каһарман халык, батыр халык булып дөнья күләмендә таныла «Татар» исеме һәр тарафта киң яңгыраш, зур дәрәжә ала. Аны ишетү белән мактанчыклар тЫнып кала, тәкәбберләр баш ияргә мәжбүр була, көчсезләргә коч керә, кыюсызларга тәвәккәллек, куркакларга батырлык рухы иңә Шушы хәл «татар» исемен Алтын Урдадагы төрки телле халыкка да үз иттерә, якын иттерә Көчләп тагылмый Ул гарихи үсеш барышында үзеннән-үзе гамәлгә кергән, халык тарафыннан ирекле рәвештә кабул ителгән исем
Кыскасы милләтнең формалашу процессында татарларның катнашы юк дип. үзебезне ул компоненттан аерып маташу дөрес түтел Тагар гар да. кыпчаклар да. болгарлар да. халкыбызны төзүдә катнашкан компонентлар Алтын Урла дәүләте аның уртак нигезе
Бу фикерләрне раслап торучы фактлар аз түгел Алыйк тагар халык моң-нарын Аларда сизелеп торган монгол, кытай аһәңнәреннән кергән мон-би зәкләр- нс. охшашлыкны кем инкарь итәр икән’ Каян килгән аларга мондый охшашлык’ Бу борышы гагар-мошолларнын кыпчак даласына килеп, татар милләтен формалаштыруда катнашу нәтиҗәсе түгелме сон’’
Икенче факт галимебез С Исхакова раславынча, бүгенге көндә Себер татар-лары сөйләмендә борышыдай МОНДЫЙ сүзләр сакланып калган цац (чәч), най (чәй) цал (чал). ңана (чана). Шул ук сүзләр, шу з ук мәгънәдә монт ол телендә дә кулланыш га йөри икән Каян килгән бу уртаклык’ Безнеңчә шуннан С ебер татарлары Кучум ханзыгы төркиләре, ә Кучум ханлыгы Алтын Урда кый пылчыгы Димәк, әлеге уртаклык ул бүгенге татарларның Батый нәселе белән
тугандаш булуын раслый. Тагын шунысы да игътибарга лаек, югарыда китерел-гән сүзләр хәзерге мишәр сөйләмендә дә актив кулланышта йөри. Шулай итеп, бу җәһәттән караганда да, бүгенге татарларның узган чорларда формалашуында борынгы татар катнашы бәхәссез булып чыга.
Аннары «Идегәй» дастанында сурәтләнгән Идегәй белән Туктамыш без, татарларны, Алтын Урда дәүләте нигезенә тоташтырмыймыни?
Шуңа да карамастан, татар зыялыларының кайберләре үзләренең Төньяк Кытай Татарстаныннан килгән татарлар белән якын кардәшлекләрен танырга теләмиләр. Сәбәбе шул: кардәшлекне тану — ул татар-монголлар өстенә төшкән барлык хурлауларны, гаепләүләрне үз өстенә алу дигән сүз. Ничек моңа риза буласын, ди9 Ләкин менә ул татарларны бетереп хурларга нигез бармы соң? Чыннан да, китапларда язылганча, русларның татарлар тарафыннан изелүе, жәфа чигүе, кайгы, бөлгенлек кичерүе хакмы? Рус китапларының болай раславында Уйдырма, бозып күрсәтү, ялган юкмы? «Татаро-монгольское иго», чыннан да, булганмы? Әйдәгез, жавап эзләп төрле басмаларда булган мәгълүматларга игътибар итик Барыннан да элек, немец җәмәгать эшлеклесе, Муса Җәлил язган «Моабит дәфтәре» шигырьләрен беренче булып немец теленә тәрҗемә иткән Франц Лешницер сүзләре игътибарга лаек. Үзенең «Моабит дәфтәре» безнең өчен дә язылган» исемле мәкаләсендә ул болай ди: «Ауропада татарларны вәхши, үтерүче, кан эчүче дип йөртү гадәткә кергән иде. Татар шагыйре Муса Җәлил үзенең шигырьләре һәм каһарманнарча үлеме белән әлеге шовинистик уйдырманың көлен күккә очырды». («Зоннтаг», 34 сан, 1964.)
Әйе. татар исеменә бәйле буяуларда «шовинистик уйдырма»ларның өлеше юк түгел, бар.
Менә рус галиме, тарихи романнар авторы Михаил Каратеев фикере: «Русские летописцы были далеко не беспристрастными судьями. Для них татарин был поганы и для его описания существовала только одна краска: черная». (Михаил Каратеев. Русь и Орда М., из-во «Современник». 1992 г., ст. 159).
Өченче мисал. «Князь Игорь» операсының икенче пәрдәсендә кыпчак даласы сурәтләнә. Кончак Игорьга: «Син — минем кунак, әсирем түгел. Син —ирекле. Китәсең килә икән, тотмыйм, теләсәң, хәзер үк»,—ди. Кончак Игорьның кәефен табу өчен күп кешесен эшкә җигә. Алар җырлыйлар, бииләр.. Әгәр дә татарлар, әйтик, монахлар язып калдырган елъязмаларда сурәтләнгәнчә, вәхши, ерткыч... булсалар, ул сыйфатлар, шөбһәсез, Кончак образында да чагылыш тапкан булыр иде. Чөнки XIX гасыр рус реалистик сәнгате тормыш дөреслегенә хыянәт итмәде. Бу факт Кончак образында да ачык чагыла. Әнә бит ул ничек сурәтләнгән: ул нинди кунакчыл, нинди игътибарлы! Шулай булгач, татарны бетереп хурларга нигез каламы соң?
Мәшһүр рус тарихчысы Н. М. Карамзин хезмәтләрендә дә татарлар турын-дагы уйдырмаларны фаш итә торган мисалларны күп очратырга мөмкин. Мәсә-лән, шовинистик пропаганда болай бәян итә: «Татар басып алуы,— 240 елга сузылган татар изүе, Русьны Көнбатыш Ауропадан артта калуга китерде». (Кратка история СССР Ленинград, 1978, 63 бит.)
Игътибар итик: биредә ике факт күрсәтелә — «татар игосы», аның нәтиҗәсе— Көнбатыш Ауропадан артта калу Болай раслау тарихи дөреслеккә туры киләме сон9 Тикшерәбез. Мәшһүр рус тарихчысы Н М. Карамзин: «Ярославтан алып Батыйга кадәр узган чорда Россия канга батырылды. күз яшьләрендә коенды. Князьләрнең үзара сугышлары, кылыч һәм ут тормыш тәртибен, тынычлыкны өзлексез бозып торды. Нәтиҗәдә без XIII йөздә үк инде Көнбатыш дәүләтләреннән артта калган идек». (Н. М. Карамзин. Предания веков. М., из-во «Правда», 1989, 423 ) Аңлашыла ки. Россиянең Ауропадан артта калуы татарларга кадәр үк барлыкка килгән һәм аның сәбәбе татарлар түгел, бәлки рус князьләренең үзара талашып, сугышып, кан коеп яшәве.
Рус китапларында һәм аларга ияреп язылган бүтән милләт әдәбиятларында татарлар Россия тормышына төрле әхлакый бозыклыклар, эчкечелек, сүгенү, шәфкатьсезлек, вәхшилек кертүдә гаепләнәләр. Мондый гаепләүләр дә тарихи дөреслеккә туры киләме? Тикшерәбез. Шул ук Н. М. Карамзин: «Хатын-кызларның иреген кысарга, кешеләр белән сату итәргә, судларда ришвәт алырга безнең бабаларыбызны татарлар өйрәтмәде. Мондый гадәтләр славяннарда, урысларда күптән — татарларга хәтле үк яшәп килде». Аннары тарихчы болай дип өсти: «Татар хакимлеге астыннан чыкканда, россиялеләрдә азиялеләр тәэсиренә караганда күбрәк ауропалылар йогынтысы сизелә иде. Алардагы төп сыйфатлар артта калган кыргый славян гадәтләренең немец гадәтләре белән кушылуыннан барлыкка килгән булып чыкты» (430 бит).
о„^вГИАаПЛарЬ1НДа һөм кайбеР кинофильмнарда (мәсәлән. А. Тарковскийнын «НуЬ » фильмында) татарлар чиркәүләрне ватучы, кимерүче вәхшиләр итеп сурәтләнә ьу тарихи дөреслеккә туры киләме? Тикшерәбез Н М Карамзин «Россиядә татар хакимлегенең унай нәтиҗәләреннән берсе дин әһелләренең хәле яхшыру, монахларның ишәюе, чиркәү җирләренең артуы булды Ханнар сәясәте чиркәүне һәм аның хезмәтчеләрен яклауга юнәлтелгән иде Ханнар аларга даими рәвештә теләктәшлек күрсәтеп килде, митрополит лар, епископлар бигрәк тә зур хөрмәткә ия иде» «Ханнар, ди Н М. Карамзин, сүзен дәвам итеп.— монастырьларга кул тидергән өчен үз гражданнарын үлем җәзасына тартканнар, чиркәү биләмәләрен салымнардан бөтенләй азат иткәннәр». (430 бит)
Рус түрәләре һәм алар җырын җырлаучы шовинистик пропаганда татарлар-ны Россия өстеннән «и г о» урнаштыруда гаепли. Татарларга мондый iaen ату-ның тарихи дөреслеккә туры килмәве турында Л Гумилев үз хезмәтләренең берсендә әйтеп киткән иде инде Тарих галименең бу фикерен раслаучы дәлилләр Н. М. Карамзин хезмәтләрендә дә күпләп табыла Укыйбыз «Ханнар, дип яза Н. М. Карамзин,- читтә. Алтын Урдада яшәгән килеш, эчке эшләребезгә тыкшынмыйча гына безнең өстән идарә итәргә омтылдылар Акча сорадылар, буйсынып, сүз тыңлап яшәүне таләп иттеләр Бары ние шул > (424 бит)
Нидән гыйбарәт була соң ул «буйсыну», «акча таләп итү»? Шуннан икән Князьләр үз керемнәренең ун процентын хан казнасына кертергә тиеш була. «Тынычлык телисез икән, бар табышыгызның уннан бер өлеше безнеке!» диләр татар илчеләре (267 бит)
Зур салыммы бу? һич юк! Коммунистлар хакимлеге чорында Татарстан үз байлыгының 98 процентын Мәскәүгә җибәреп торды түгелме сон? Ә теге заманда әнә шул ун процентны хан казнасына керт тә. эшен бетте, вәссәлам!
Әйе, башка һични таләп ителми! Әйтик, хан гаскәрләрендә хезмәт итү соралмый, рус телен кысрыклап татар телендә генә сөйләшергә мәҗбүр итү юк. көчләп ислам диненә инандырмыйлар Хәтта рус иленә хәвеф-хәтәр килгән очракларда әлеге ун процент салымны түләүдән дә князьлекләр бөтенләй азат ителгән Мәсәлән. Үзбәк хан. Олуг Мөхәммәт хан шундый мәрхәмәт-шәфкать күрсәтә Инде килеп хан-князь мөнәсәбәтләренә күз салсак, бу өлкәдә до «и г о» дип атарлык бернинди нәрсә күренми. Киресенчә, князьләрнең тәхет өчен, хакимлек өчен, җир. мал-мөлкәт өчен барган талаш, ызгышларында ханнар арбитр вазифасын килештерүче, татулаштыручы ролен үтиләр Сүз белән, үгет-нәсихәт юлы белән Гаделлек урнаштыру өчен ул гына җитмәгәндә, теге йә бу князьгә ярдәмгә сугышчан отрядлар җибәрелгән Мәсәлән. Мәскәү князе Георгий белән Тверь князе Михаил арасындагы низагны чишүдә шушы юл сайланыла Ә мондый мисаллар хан князь мөнәсәбәтләрендә аз булмый Гомумән, татар ханнары рус князьләренә карата мәрхәмәт-шәфкать күрсәтеп эш итәләр Сугышта батырлык күрсәткән руслар татарларда аерата зур хөрмәт казанг ан Андый- лар әсир төшкәндә тоткын ителмәгән, иреккә җибәрелгән
Хан-князь мөнәсәбәтләрен тулыландыру йөзеннән Н М Карамзин хезмәтен-нән тагын бер мисал кигерик «Тагарлар, дип яза ул. сугыш кырында князь Василийны әсир итәләр. Хан аны хөрмәт белән каршы ала. аннары князьдән рәхмәт әйтүен һәм коткарган өчен бераз акча бирүен таләп итеп, аны әсирлектән азат ңтә. Василий, князь Михаил һәм боярлар белән бергә. Курмыштан М.ккәугә юл ала Аларггы тагар илчеләре башкалага хәтле олылап озата баралар» (405 б ).
Татар ханнарында үч алу гадәте дә булмаган, ә бит югыйсә моның өчен сәбәпләр адым саен чыгып торган. Мәсәлән. Үзбәк ханның абыйсы Шәүкәлне ясак җыярга баргач, руслар үтерәләр Үзбәк хан моның өчен руслардан үч алмый, җәза отрядлары җибәрми Киресенчә, князьләрне ясак гүләүдән вакыт тыча азат итә. Үзенең бертуган ссңслссен Кончакны Мәскәү кнәзе I еорг ийг а кияүг о бирә Әйтелгәннәрдән аңлашылса кирәк, кыпчак далаларына үзләренең кардәшләре җирләренә килеп Алтын Урда дәүләтен төзегән гагар гар рус җир гаренә «та- тар-монгол игомсын түгел, бәлки руслар өчен гаять әһәмиятле, актуаль булган бердәмлек идеясен китерә. Бу җәһәттән Н М Карамзин болай яга «Багый гаскәрләренең Россиягә китергән яхшылыгы бәхәссез Элсктәгс кебек княгь белән князь сугышып тагын 100 яки аннан да күбрәк ел у гарга мөмкин иде Ә бу нн белән беткән булыр иде икән? Ватаныбызның һәлакәте белән, билгеле Шуңа күрә дә Мәскәү үзенең югарыга күтәрелүе өчен ханнарга бурычлы» (429 б )
Ләкин Батый нәселе һәм татарлар Россиягә кигергән уңай нәтиҗәләр әйтел-гәннәр белән генә чикләнми әле Бирелә тагын шуны өстәргә кирәк рус җирләре бары XV гасырның икенче яртысыннан XVI гасыр яртысына кадәр чорда г ына да алты мәртәбә арта, халкы исә биш-алты миллионнан тугыз миллионга җитә
Алтмыштан артык яна шәһәр барлыкка килә. («Краткая история СССР». 86, 92 бб). Шул ук вакытта рус князьләре Көнбатышта ничаклы сугыш алып баралар. Швед, Литва... илләре җиңелә, төрле рыцарь орденнары тар-мар ителә һ б. Әгәр дә татар-монголлар рус җиренә торгынлык, артталык, иго китергән булсалар, Россиядә әлеге уңай үзгәрешләр барлыкка килә алыр идеме икән? Юк, мөмкин түгел' Чөнки «иго» — ул халыкның рухи көчсезлегеи, хуҗалыкның җиме-релүен. һәлакәт, үлем китереп чыгара. Ә биредә — үсеш, алгарыш! Дөрес, рус князьләре үз ватаннарында ызгышып, сугышып яшәмәгән булса, үзгәрешләр бәлки тагын да зуррак булган булыр иде. Әнә бит Н. М. Карамзин ни яза: «Князь князьгә каршы баш күтәрә, энесе абыйсын үтерергә җыенып, кылыч кайрый, онык үзенен бабасын суям дип, корал ясый» (384 б.) Нәкъ менә шушындый хәл рус иленең көчен, байлыгын, акылын суыра, әрәм-шәрәм итә. Нәкъ менә князь белән князь талашлары рус җиренә сагыш, кайгы, фаҗига, күз яше, үлем китерә. Татарлар түгел! Явыз Иван патшалык иткән еллар халык өчен әрәмгә киткән гомерләр, кан коюлы, борчулы, тынычсыз көнкүреш белән аерылып тора Аның . Новгородка каршы походын гына алыйк. Максатына ирешү өчен патша нинди канлы, һәлакәтле юл сайлый бит!
..«1569 елның декабрендә,—дип яза Н М. Карамзин,— Иван Грозный улы Иоанны һәм барлык сарай кешеләрен ияртеп үзенең яраткан дружинасы белән Клин шәһәренә килә. Биредәге кешеләрне Мәскәү дәүләтенең яшерен эчке до-шманнары, ^ип санап, Иван аларның берсен дә калдырмый үтереп бетерергә әмер бирә. Йортлар, урамнар үле гәүдәләр белән тула. Беркемгә, хәтта хатын- кыз, бала-чагаларга да рәхим-шәфкать күрсәтелми. Аннары Клиннан Тверыа илтүче юл үлем, кан-яшь кырына әйләнә. Тверь үзе талана, җимерелә, кешеләре үтерелә, асыла Илмен күленә хәтле урнашкан барлык авыллар, шәһәрләр шушындый ук язмышка дучар була. Шаһитлар калмасын, дип, бу канлы поход турында беркем белмәсен дип. очраган һәр кеше үтерелә, туры килгәндә бәкегә ташлана» (5916).
Ниһаять, менә Новгородны буйсындыру эпизодлары. «1571 елның икенче гыйнварында.— дип яза Н. М. Карамзин,— патша дружинасы Новгородка килеп керә. Бер генә жан иясе дә качып котыла алмаслык итеп, шәһәр бөтен яктан камап алына. Чиркәүләрне биклиләр, монастырьларны ябалар. Чиркәү хезмәтчеләре кул-аякларыннан бәйләп ташлана. Аларның һәркайсы 20 шәр сум акча түләргә тиеш була. Түли алмаучылар иртәдән кичкә кадәр кыйнатыла, сук-тырыла. Сәүдәгәрләрне, кунакларны, эшкуарларны чылбырлап куялар, бога-улыйлар. Ни өчен? Ни сәбәпле? Моны беркем белми. Тирә-юньне фаҗига һәм дәһшәт чолгап ала» (591.).
Явыз Иван үзе ничек эш итә соң? Н. Карамзинны укыйбыз: «Ул чиркәүгә керә, чукына. Аннары архиепископ янына килә, барлык боярлар белән бергә өстәл артына кереп утыра, ашау-эчү башлана. Кинәт патша кулы белән өстәлгә бик каты сугып, күкле-яшелле тавышлар чыгарып, вәхшиләрчә кычкырып җибәрә. Шунда ук патшаның сугышчылары җыела. Алар архиепископны, чиновникларны. хезмәтчеләрне тотып алалар. Талау башлана: акча, савыт-саба, иконалар, кыңгыраулар., барысы-барысы җыеп алына. Моннан соң патша кешеләрне хөкем итәргә керешә Көн саен аның янына 500 дән альт мең кешегә кадәр нов- городлылар китерелә. Аларны кыйныйлар, җәзалыйлар, ниндидер матдә кулланып утка тоталар, аннары һәркайсын йә башыннан, йә аякларыннан чанага бәйләп Волхов елгасына өстерәтәләр. Биредә аларны күпердән елгага ташлыйлар. Судан тере килеш калкып чыкканнарны көймәгә утырган сугышчылар үтереп йөриләр: сөңгеләр белән кисәкләргә турыйлар». Ләкин фаҗига болар белән генә бетми әле. Н. М. Карамзин тагын мондый мәгълүматлар китерә: «Үтерүләр тәмамлангач, шәһәрдә киң колач белән талау, җимерү, вату башлана. Иван үзе атка атланган килеш урамнан урамга чаба, үз солдатлары ничек капкаларны җимерүләрен, тәрәзәләрне ватып, эчкә ыргылуларын күзәтә. Солдатлар исә патшага ярарга тырышалар: ерткыч хайваннар кебек ефәк тукымаларны, мехларны үзара тарткалаша-тарткалаша бүлешәләр, дуңгыз мае. балавыз елгага ташлана, алып китәргә читен булган хәзинәләр яндырыла. Новгородтагы вәхшилек 6 атна дәвам итә. 60 мең тирәсе кеше һәлак була» (592 б.).
Китерелгән эпизодлар Иван патшаның нинди явыз, шәфкатьсез, канэчксч. вәхши кеше булуын күрсәтәләр. Кайда гына булмасын, ул шунда фаҗига, кан кою. үлем, җимерү, вату китерә. Иван патша — тиран, палач Кагыйдә буларак, андый шәхесләр, кешеләргә никадәр авыр золым, явызлык эшләсәләр, аларда үз гомерләре өчен курку, калтырау шулкадәр арта, һәркемгә шикләнеп карау гадәткә әйләнә. Күңелдә аз гына шик-шөбһә уяндымы, ниндидер шикле сүз колакка
кердеме, тиранның жәзалау инстинкты шунда ук хәрәкәткә килә Иван пат-шаның шиге төшкән кешеләргә жәзасы аерата шәфкатьсез, куркыныч һәм вәхшиләрчә була. Кешене газаплап үтерү анын.өчен ләззәт чыганагы, күивл ачу, тамаша кылу булып тора Биредә гиран портретын тулыландыру өчен тагын бер эпизод китерик «Кигайгородтагы сәүдә мәйданы'уртасында —дип яза Н М Карамзин. 18 дар ясап куялар, бик күп жәзалау кораллары китерәләр Янәшәдә үк зур учак ягып җибәрәләр, анын өстенә казан-чан асып куела .. Ак атка атланган патша үзенең яраткан өлкән улы белән мәйданга килеп туктый. Боярлар, кнәзләр аның тирәсенә тупланалар Алардан соң тәмам хәлсезләнгән гаепләнүчеләр көчкә-көчкә аякларын өстерәп мәйданнан урын алалар
Ниһаять, җәзалап үтерү башлана «Бер гаепләнүче өстенә башта кайнап торган су. аннары салкын су коялар Түзә алмаслык газаплар эчендә гаепләнүче, ниһаять, жан бирә. Калганнарын чәнчеп, асып, кисәкләргә тураклап үтерәләр Г розный үзе атка атланган килеш бер картны сөңге белән чәнчеп үтерә Жәзалау 4 сәгать дәвам игә һәм 200 тирәсе кеше үтерелә. Эшне бетергәч, үтерүчеләр патша каршына килеп басалар һәм «Гойдя! Гойдя!» дип. кычкырып, патшаның хөкемен тәбрик итәләр» (597 б)
Иван патшаның халыкларга карата кулланган жәзалау. изү. үтерү ысуллары әйтелгәннәр белән генә чикләнми әле Н. М Карамзин аның тагын шундый ысулларын күрсәтә: «Грозный яшь Федор Басмановны үзенең туган әтисен үтерергә мәжбүр итә»
«Иоанн үзенең гаскәр башлыгын бер мичкә дары белән шартлатырга куша Схимниклар фәрештәләр Алар күккә ашарга тиеш. ди. Шаярткан булып кылана»
«Бер чиновникның хатыны бик чибәр икән Патша аны тотып ала да. ире күз алдында көчли, мыскыл итә. соңыннан асып куйдырта Моны карап торырга мәжбүр ителгән иренең исә башын кисеп ташлата»
«Ачудан да, мәзәк өчен дә патша кешеләр өстенә аюлар өстертә. Аюларның кешеләр өстенә ничек ябырылуын күзәтеп, кешеләрнең куркудан, авыртудан кая качарга белми акыра-бакыра чабуларын күреп, патша рәхәтләнеп көлә»
«Бервакыт Грозный янына гаскәр башлыгы килә, жиргә кадәр иелеп сәлам бирә Патша: сәламәт бул. сөекле воевода, син бүләккә лаек, ди һәм тегенең колагын кисеп алып, кулына тоттыра» (600 б )
«Вакыт-вакыт тиран кинәт кенә аш-су мәҗлесен калдырып атына атлана, кычкырып дружинасын чакырып китерә дә. кан эчендә йөзәргә Мәскәү төр-мәсенә китә. Анда 100 дән артык әсир төшкән литвалыларны үтереп «Гойдя1 Гойдя!» авазлары астында сарайга кайтып. Лич ни булмагандай ашау-эчүне давам in терә» (600 б >
Россиядә кешеләрне жәзалау ысуллары, кораллары да бик күп гөрле була Бу турыда Н М Карамзин болай яза «Күп төрле жәзалау кораллары кулланыла иде. Кызу табага утырту, махсус мичләргә тыгу, тимер кыскычлар, үткен эскәк-ләр. озын инәләр, менә аларнын кайберләре шулар Моннан тыш кешеләрне тураклау, тиреләрен салдыру, арка тиресен бил каешына файдалану кебекләре дә киң кулланыш тапкан» (595 б )
Менә шушындый күп төрле жәзалау кораллары, акыл ирешмәслек газаплап үтерү ысуллары рус илен кан-яшь. изү үлем белән тутыра Боларга тагын рус князьләренең ызгыш-талашлары, рус патшаларының башбаштаклыгы, идарә итүдә кулланылган вәхшилек килеп кушыла һәм алар барысы бергә халыклар өстенә. шул жөмләдән рус халкы җилкәсенә дә коточкыч фаҗига булып төшә Кабат Карамзинга мөрәҗәгать итик «Тиран ачуы гаиләләр өстенә төшкәндә, ир-хатын бала-чага гына түгел, хәтта аларнын туган-тумачалары га бетмәс- төкәнмәс газапларга дучар ителә иде Кешеләр андый газапларны кичергәнче, тизрәк үлеп китүне сорап, аллага ялваралар иде» (599 б )
Игътибар итик бүгенге көндә рус шовинист тары үзләренең таркалуга дучар ителгән империяләрен геш тырнаклары белән саклап калырга тырышалар, гасы рлар буенча төзелгәнне таркатырга безнең хакыбыз юк», дип лаф оралар
Хәлбуки әле генә китерелгән өзекләрдән күренгәнчә, рус империясе Явы. Иван патша тарафыннан әнә бит ничек кан кою. үтерү, жәзалау вату-жимерү ысулы белән төзелә башлый һәм шул ук рәвештә алдагы гасырларда да дәвам тле Казан штыгына ла « ггоход «сала бит' Моннан сон да басып ал, сугышлары тылын тормый 1556 емг> Әстерзан га.пыгын- к>« «егудан алын. 1940 елдагы фнн сугышына кадар узган чорларда олеге нмнерн.не зурайту
максатыннан чыгып алып барылган буйсындыру-талау сугышлары 39 мәртәбә кабатлана.
Бүгенге көндә шундый сугышлар бәрабәренә төзелгән империяне саклап калырга тырышканчы, яна Россия федерациясе — халыклар дуслыгына, тигез-легенә, бәйсезлегенә нигезләнгән федерация төзү отышлырак түгелме сон?
Тагын бер гаделсезлек яшәп килә рус халкы кичергән җәбер. золым өчен гаепне бүген дә татар-монголлар өстенә ташлыйлар, янәсе алар гаепле.
Кызганычка каршы, үзеңне аклап, гаепне күршегә ташлау, аны бетереп хур-лау бүгенге көндә дә гамәлдән чыкмаган әле. Әнә бит Кырымтатарларын ата-баба җиренә— Кырымга кертмәс өчен Кырымны татарлардан тартып алучылар тарафыннан нинди явызлыклар эшләнә! Ә сылтау шул: янәсе алар гаепле. Идел буе немецләре дә гаепсездән гаепле булып, үз жирләреннән сөрелделәр. Бүген дә аларга үз җирләренә кайтып, автономия төзергә ирек бирмиләр. Шикләнеп карау, чит кешеләрне посып торучы дошман итеп күрү нәтиҗәсендә 21 мен 857 поляк хәрбие Катын урманында мәңгелеккә ятып калды. Тагын калмыклар, чечен, ингушлар нинди авыр язмышка дучар ителделәр!
Бүген Ичкериядә яңа фажига. Ул да бит чечеинәрне дошман итеп каралтудан башланды Имеш, чеченнәр — җинаятьчеләр өере, имеш, чечен Республикасы законсыз коралланган бандитлар оясы, имеш. Ичкерия — җинаятьләр эшләп, качып йөрүчеләрне сыендыру урыны; имеш, анда кеше хокукларын аяк астына салып таптаган кораллы җинаятьчеләр хөкем сөрә. Бу хурлауларның максаты бер: Берләшкән Милләтләр Оешмасы раслаган хокукларга таянып, үз телендә сөйләшүне, үз традицияләрен дәвам итүне, үз баласын, үз жир-суын, үз йортын яклап көрәшкә тупланган талантлы, батыр чечен халкын юк итү, үтереп бетерү.
Без хәзер үз тарихыбызны рус патшалары кулланышка керткән ялганнан һәм субъектив карашлардан арындырырга тиеш. Тарихыбыз — чын тарих, дөрес тарих булсын. Шушы рәвешчә эш иткәндә, татар халкы күп компонентлар кушылып формалашкан милләт дип, татар этнонимы — тагылма түгел, законлы исем дип, Алтын Урда—без татарларның үз дәүләте, хокукый дәүләте дип танырга тиеш булабыз Нәкъ менә шушы караш тарихи дөреслекне чагылдыра да. Тагын бер документ: «Сокровищница документов прошлого». Укыйбыз: «Покорение Казани -одного из осколков и правоприемников Золотой Орды...» Күрелә ш. Казан ханлыгы —ул Алтын Урда кыйпылчыгы, шулай ук Себер ханлыгы Әстерхан ханлыгы да Алтын Урда кыйпылчыгы булып тора Чөнки алар бер нигездән— Алтын Урда нигезеннән килеп чыкканнар.
Бүгенге көндә татар бабаларыбызны эштән чыгарып яманлыйлар икән, бу хәлдән котылу өчен халыкның дәрәҗәсен, абруен күтәрү буенча барыбызның да бер жан, бер тән булып, фидакарьләрчә эшләвен сайларга кирәк Әйе. халкыбыз арасыннан күбрәк академиклар чыксын, талантлы шагыйрьләребез, әдипләребез, драматургларыбыз, рәссамнарыбыз, архитекторларыбыз, композиторларыбыз, җырчыларыбыз, артистларыбыз күбәйсен Зирәк юристларыбыз, педагог-тәрби- ячеләребез. оста-үткен дәүләт эшлеклеләребез, дипломатларыбыз, хужалык җитәкчеләребез барлыкка килсен һәм арта барсын. Данлыклы механизаторларыбыз. терлекчеләребез, игенчеләребез күтәрелеп чыксын! Нәкъ менә шундый юмарт талант ияләре халык данын күтәрә, арттыра. Берләшкән көчебез шундый олы максатларны гамәлгә ашыруга юнәлсен.
Ә халкыбызның килеп чыгышы мәсьәләсенә килгәндә, ул—ачык һәм бил-геле.
Шагыйрь Нури Арслановча әйтсәк:
Татар дигән исем йөртәбез без —
Татар каны ага тамырда!