Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЯШЛЫ ТАУГА КҮТӘРЕЛҮ


«Бүкән» янында сөйләшү
Сынчы Фәһим Фәсхетдинов үзе
иҗат иткән сыннар арасында.
Сынчы рәссам Фәһим
Фәсхетдинов- ның остаханәсендә
колачка сыймаслык бер мәһабәт имән
(әллә нараттанмы сон?) Бүкән бар.
Күпне күргән, күпне ишеткән,
күпләрне «үз күзе» белән танып
белгән тарихи бүкән ул. Тарихи дим.
чөнки анын янына еш кына атаклы
шәхесләр — Фәһимнең дуслары—
рәссамнар, сәнгать белгечләре,
галимнәр, язучылар, артистлар һәм,
гомумән, ос- таханә хуҗасын якын
иткән кешеләр түгәрәкләнеп җыелып
утыралар да эч серләрен сөйлиләр
Сүз, әлбәттә, тор- мыш-яшәешнең
асыл мәгънәсе, әдәбият- сәнгать
яңалыклары хакында бара. Кыскасы,
әлеге Бүкән - эчкерсез әңгәмәләрнең,
кызу-кызу бәхәсләрнең дә. аһ-за-
рларнын да шаһиты ул. Шуңа да аның
бу язмага үзәк «персонажлар»ның
берсе булып кереп китүе гаҗәп
тоелмасын.
Шулай бервакыт, Бүкән янында
жай гына гәп корып утырганда,
арадан берәү:
— Ижат кешесе ялгызы гына тау
түбәсенә күтәрелүче альпинистны
хәтерләтә, дип әйтеп куйган иде.
Без бүкәндәшләр — сагаеп кал-
дык: йә, ни өчен ялгыз альпинист, көт-
термә. тел төбендә ни ятканын аңла-
тып бир. янәсе.
Әңгәмәдәшебез сүзен болайрак дә-
вам итте:
— Шуңа ялгыз альпинист дим,
Ижат күмәкләшеп тауга күтәрелүне
күтәрә алмый. Бу мөмкин түгел
Безнең кыска гына гомердә дә моңа
мисаллар күп булды инде Бер
бәйдәгеләр, иртәме-соңмы. күр дә
тор. киеренке ситуация тудымы,
страховкасын өзә дә кача Ә ялгыз
альпинист исә нинди тауга
күтәреләчәген дә, маршрутын да, ки-
рәк-ярагын да үзе сайлый, үзе хәл итә.
Кыскасы, Ижат — индивидуаль
хезмәт ул. Ә инде нинди биеклектәге
Тауга күтәрелә аласын, монысы
талант һәм бәхет эше. Мина
ышанмасагыз, әнә, Фәһимнән сорап
карагыз.
Фәһим — ялгыз альпинист?! Үзен
сырып алган дус-ишләре булыптамы?
Бу чагыштырунын хаклыгына мин
Фәһимнең тормыш юлы һәм ижаты
белән тирәннәнрәк танышкач
төшенеп життем кебек. Чөнки Фәһим
Фәсхетдинов. нәкъ менә берьялгызы
озын һәм хәвефле сәфәргә кузгалган
альпинист кебек, һичбер тормыш
ваклыкларына бирешмичә, михнәт-
авырлыкларга баш имичә түбәннән,
авыл клубында рәссам булудан
башланган хезмәт юлын дәвам итеп,
үр артыннан үрләр, үткел артыннан
үткелләр яула!ан, хәзер инде сынлы
сәнгатьнең «Альп болынлыклары»
итәгенә күтәрелеп җиткән шәхес Әйе,
ул «таулармны түбәннән күтәрелеп
яулады. Фидакарь хезмәте белән. Чын
альпинистларча.
Бүкән Янында журналист һәм
язучы Эльс Гаделнең Фәһим иҗатына
багышланган бер язмасын укып
чыккач, хәтердә мондыйрак юллар
уелып калган.
Озынрак булса да. автор рөхсәте бе-
лән. шуннан бер өзек китереп үтәсем
килә Чөнки биредә, безненчә. Фәһим-
нен холык-фигыле бик тә ачык чагыла
к ебек
— Мина Фәһим белән бу Бүкән ар-
тында бик күп тапкырлар киңәш-та-
быш итешеп утырырга насыйп булды
«Исемдә калганнармдан бер-ике генә
хатирәгә тукталып үтим әлс.
«Сәнгатькә юлың кайдан
башланды».— дигәч: «Озынрак һәм
әйләнчегрәк юл булды шул ул».— дип
искә ала Фәһим Мәгълүм булганча,
булачак сынчы 1944 елда Апае
районының Аюкөйдергән авылында
туа. Шулай, язмыштан узмыш юк ди.
һөнәр училищесын тәмамлап, авылга
кайткач, аны тракторга утырталар.
Уттай урак өсте Көннәрдән бер көнне.
«Сталинең» комбайнын тарттырып
йөргән вакытта, тракторы
Аюкөйдергән елгасына батып эштән
чыккач, «синнән механизатор
чыкмас, ахры, клубта эшләп кара әле»
дип. мөдир итеп куялар. Хрущев
вакыты, коммунизмга барып җитәргә
20 генә ел калып бара Җан башына
йомырка-йон җитештерү буенча
АКШны куып җитеп, узып китәбез
дип. Фәһим авылдагы бөтен телеграф
баганаларын, иске калай кисәкләренә
язып, плакатлар белән тутыра.
Армия хәлләре үзе бер кыйссага
тин Танк батальонында Фәһим —туп-
чы һәм Ленин бүлмәсендә бизәүче-
рәс- сам. Беренче көннәрне үк.
дневальный швабра белән Ильич
башын сугып төшергәч. тегене
каталажкага озаталар, ә Фәһимгә
приказ — бер тәүлек эчендә Ленин
бюстын жыеп-я.мап куярга! Шулай
итеп, авыл малае гомерендә беренче
тапкыр скульптура һәм гипс белән
таныша.
Хезмәте бетеп килгәндә генә, төн-
нәрнең берендә 22 танк янып киткәч,
командирларны рәшәткәле машинага
утыртып алып китәләр.
«старик»ларны янган танклар белән
бергә танк ремонтлый торган заводка
төяп җибәрәләр Шул заводта Фәһим
тимердән кою серләренә тешенә.
Армиядән кайткач, күп җирләрдә
каңгырып йөргәннән сон. энекәше
Фа- ризны ияртә дә. Алабуга
мәдәният-мә- гьрифәт училищесына
юл тота. Аннары ул Апае каласының
«баш рәссамы» Шунда колхоздан
колхозга йөреп, урам-клубларны
бизәп яткан көннәрнең берендә
Казаннан килгән скульпторлар белән
таныша бу тегеләр сугышта һәлак
булганнарга таштан һәйкәл куярга
тиешләр икән.
«Бирәм дигән колына чыгарып
куяр юлына» дигәндәй, Фәһим моны
Алла бүләге дип кабул итә. Асылда
бит әле
ф.>һии кьиы .hum йс.ын
анын бер генә профессиональ сынчы
белән дә танышканы булмый, ә күңел
ш ул дөньяга тартыла.
һәм Фәһим «коллегаларын» инде
үзе бизәп бетереп килә торган
мәдәният сараена «кунакка» чакыра
Эшләве дә. яшәве дә дигәндәй,
шушында Фәһимнең бу көннәрдә,
әнә. почмакта караваты, әнә. электр
плитәсе өстендә чәйнеге, ятагында
рәсемнәр, эскиз-пла- ншетлары аунап
ята. Ә сәхнәдә яшел сукнолы
«президиум» өстәлендә бүген
кунаклар өчен бәйрәм табыны әзерлә-
неп куелган. Үзенең эшләре белән
кунакларны таныштырып чыккач.
Фәһим аларны шунда чакыра.
— Йәгез әле. ди Фәһим, почетлы
каравыл астында гына бер сөйләшеп
утырыйк әле. Әнә, ун ягыбыздан безгә
Владимир Ильич, сул ягыбыздан
Леонид Ильич карап тора.
Мәҗлесебез түгәрәк шикелле
— Ә болар безгә карамыйлар ич,
читкә борылганнар, әнә, залга карый-
лар. алар халык белән.— дип, бер ку-
нак шунда хихылдап куя.
Луиза Фәсхстдинова имсат
иткән укалы түбәтәй.
— Ә без аларны үзебезгә барыбер
каратабыз, ди Фәһим. — Үзебез яса-
дык, үзебезгә барыбер каратабыз
аларны, ди дә, көлеш эчендә сәхнәнең
ике канатындагы ике бюстны өстәлгә
таба борып куя.
— Тормышта да шулай гына
борылсаң иде ул Торсыннар әйдә
торганча,—дип кушылып китә өлкән
скульптор.—Алар күзгә карап
торганда, нишләптер, тамактан ризык
узмый, оялта. Куй, Фәһим,
урыннарына. Кстати, кем эше алар0
— Үземнеке инде..
— Чынлапмы9 Карале, малай... дип
сузып куя кунак. -Яхшы гына эшләр
бит болар! Нишләп син монда язасын
әле болай? Әйдә, энекәш, Казанга кил
син. Ятма монда. Сәнгать фондына
үзем эшкә урнаштырам. Сина
тирәнрәк чумарга вакыт җиткән.
Авыл крәстиянгә калсын Осталар бе-
лән аралашу, тәҗрибә, белем туплау
кирәк сиңа. Зур сәнгать ипиен авыз
итеп кара әле бер. Аннан үзенә карар-
сың...
Ә «зур сәнгать ипиен бер авыз итеп
караган» кеше, көнкүрмешендә ачлы-
туклы яшәсә яшәр, сайлап алган
язмышыннан ваз кичмәс. Фәһим исә
шундый фидакарьләрнең берсе. Менә
иҗат биографиясеннән кайбер сәхи-
фәләр.
Шулай итеп. 1973 елдан Сәнгать
фондының Татарстан ижади-
производст- во комбинатында эшли
башлый, һәм 1974 елдан башлап
Бөтенсоюз, республика. «Зур Идел»
зональ күргәзмәләрендә катнаша 1979
елда плакатчы рәссамнарның
Бөтенсоюз конкурсы лауреаты. 1980
елда аның «эшләре» Совет — Польша
хезмәттәшлеге уңае белән үткәрелгән
конкурста катнаша. 1980 һәм 1994
елларда Казан шәһәрендә аның шәхси
күргәзмәләре үткәрелде.
Останың осталыгын кимсетү
булып яңгырамасын берүк, ләкин
Фәһим әйбәт мәгънәдә «эш аты» (эше
юкнын ашы юк, ләбаса) Фондта 25
елга якын эшләү дәверендә ул
республиканың төрле шәһәр-авылла
рында театр һәм башка биналарының
интерьерларын бизәде. Болары, кем
әйтмешли, эш арасында эшләнгән
эшләр. Асылда ул үзенең иман-
кыйбласыннан тайпылмады. бер-бер
артлы киртләч-киртләч кыяларны
үтә-үтә яңа иҗади биеклекләргә
үрмәләде. Тарихилык—бу илаһи
кичереш анын җанында һәрдаим сул-
кылдап торды Ул Г Тукай. М Җәлил,
һ Такташ. Ф. Кәрим кебек олуг шәхсс-
ләребезнең скульптур портретларын
иҗат итте һәм, ниһаять, 1994 елның 15
ноябре килеп җитте.
Республика милли китапханәсенең
фойе-заллары, баскыч-коридорлары
халык белән шыгрым тулы. Җанлы-
лык Хәрәкәт. Рухи күтәренкелек Бү-
ген биредә рәссамның китапханә
диварларына куелган сыннарын
тәкъдир итү бара. Тарихи мизгел..
Беренче сүз, әлбәттә, татарның төп
«китапчысы» академик Әбрар Кәри-
муллинга бирелә.
Китапка мәдхия бит бу. егетләр.
дип башлый ул сүзен, гадәтенчә, җан
кайнарлыгы белән — Аңлыйсызмы
сез моның тарихи әһәмиятен. Элек
без Кол Галинең дә. Сәйф Сарайның
да, Курсавиның да төс-кыяфәтләрен
күз алдына китерә алмый идек. Фәһим
Фәсхетдинов татар әдәбияты вәкиллә-
ренең галереясын булдырган, ләбаса
Минем Молдавиядә булганым бар
Кишинев шәһәренең иң гүзәл
бакчасында борынгыдан алып
бүгенгә кадәр яшәгән әдипләрнең
сыннары тора. Га- жәп бит. Кешеләр
бу сыннар яныннан ничектер бер
инсафлык һәм горурлык белән үтеп
китәләр Алла боерса, безнең
шәхесләребезнең галереясы да ки-
тапханәләрдән урам, бакчаларга
чыгар әле. Рәхмәт сиңа. Фәһим туган!
Рәхмәт сиңа да. Разил Вәлиев әфәнде!
Шамил Закиров. Г Камал исемен-
дәге татар дәүләт академия драма те-
атры директоры
— Ташкентта, урамда, бөек үзбәк
артистларының сыннар галереясы бер
Ышанам. Фәһим, татар театры
каршындагы мәйдан да буш тормас.
Фәрит Якупов, рәссам
— Бу фидакарьлек! Ни өчен ди-
гәндә. борынгы бабаларыбызның тос-
кыяфәтләре сакланмаганлыгы
һәркемгә мәгълүм, ә Фәһимнең
сыннары ышандыра. Алар нәкъ менә
шулай булгандыр кебек тоела Тоем
сәнгатьтә зур нәрсә шул ул. Шушы
уңайдан минем бер-ике тарихи
чагыштыру китереп үтәсем килә
Беренчесе Илья Репинның Иван
Грозныйга багышланган картинасы
бар бит әле Атаклы антрополог
Герасимов Явыз Иванның баш сөяген
тикшереп караганнан соң. шундый
нәтиҗәгә килә: әйе. ди ул.
картинадагы Иван тормышта да нәкъ
шулай булган Икенчесе Әллә кайда
ерак китәсе юк Юбилей уңае белән
рәссам Байназар Әльменовка Каюм
Насыйриның портретын язарга әмер
бирәләр Яза рәссам һәм әдипне исән
чагында күреп белгән кешеләргә пор-
третын күрсәтә, тегеләр исә әйе. нәкъ
үзе, диләр Шуның кебек. Фәһимнең
сыннарын карагач та: нәкъ үзләре ке-
бек. дип әйтәсе килә. Ләкин бу әле
башы гына, минемчә
Нинди сыннар соң алар9 һәм сән-
гати яктан нинди әһәмияткә ия булып
торалар Гомумән. Фәһим Фәсхетди-
новнын ижаты кай ягы белән
үзенчәлекле. Әйдәгез, шушындый
сорауга жа- вап эзләп, сәнгать белгече
Розалина Шаһнсваг а сүз бирик
Бу ижат хакимият диварлары-
нда шытып чыккан рәсми
тенденцияләрне яки агымнарны
гәүдәләндергән иҗат түгел Фәһим
тудырган милли пластика рельефлар,
бюстлар, тулай сыннар, балчыктан
әвәләнеп эшләнгән садә-нәфис савыт-
сабалар, һәммәсе дә. борын-борыннан
килгән мөселман сәнгатенең дәвамы.
Аларда сабырлык һәм тын илаһият,
иман вә инсафлык бар. рухи -
биеклекләргә ашу. камиллеккә
омтылу кебек эчке әсәрләнүләр
тышкы яктан саран, тотнаклы чаралар
аша гамәлгә җиткерелгәннәр Сүз.
аңлашылгандыр. сынчы тудырган
татар мәдәнияте һәм фикри
каһарманнарының асыл тезмәсе
турында бара Бу галерея эч пошудан,
яисә ниндидер формаль максатларны
күздә тотып, тарихи ил-
люстративлыкка омтылудан туган
хезмәт түгел Рәссамның йөрәгендә
Бакый ага Урманче колачлылыгы.
аның киң сулышы, куәт-жегәре.
тарихи киң күңеллеге төсмерләнә
Сүз дә юк. олуг затларның сынна-
рын тергезү ижаткяр останың изге ни-
яте— борынгыны барлау, андагы кө-
рәш. мәдәният, мәгърифәтчелек
орлыкларын җыеп, бүгенге
уңдырышлы туфракка күчереп
утырту нәтиҗәсендә пәйда булганнар
Яг ьни татарның акыл бакчасы гөрләп
торсын, тәрәккый итсен, аның нигезе,
тамыры корымасын...
Дөрес, мондый асыл затларның су-
рәтләрен торгызу юнәлешендә узган
чор рәссам, сынчылары көч куеп кара-
мады түгел Ләкин алар еш кьщд Ту-
кай. Җәлил. Такташ. Мәрҗани.
Насый- ри исемнәре тирәсендә генә
бөтерелеп, анда да бары тик үзләре
яшәп килгән чор. система һәм
идеология ихтыяҗларыннан чыгып
кына эш иттеләр, нә- тижәдә
«геройларының четерекле күлә-
млелеген, фәрден. моңын һәм каршы
лыклы эчке дөньяларын, берголәшү
өзгәләнүләрен, фаҗигаләрен ачып
бирә алмадылар. Курыктылар Фәһим
академияләр дә бетермәгән, ләкин ул
үт табигатеннән, рухыннан чыгып ип
игә Ул бозылмаган, азмаган, шайтанга
сатылмаган Аның рухы милли, има
ны камил! Шунлыктан ул татар әди-
пләренең рухын барлык вөҗүде белән
тоя алган, аларны җанлы игеп
гәүдәләндергән.
Гади генә соры тактага
беркетелгән сыек-зәшәрсу. ком төсле,
фил сөяге төсендәге рельефлар,
бюстлар үзләренең композицион
элементлары алга чыгып торган
якалары, кул-әгъзалары. чәч-
түбәтәйләре ярдәмендә тирәлеккә
бәйләнгәннәр Әйтерсең лә аларга та-
рих җиле кагылган, хәрәкәтчәнлек би-
ргән
Моннан күп еллар элек Янарыш
чоры сынчысы һәм дивар бизәүчесе
Микеланджело Ватикан бинасының
түшәменә Инҗил эчтәлегенә караган
фрескалар ижат иткән Шуларның
берсе Саваоф-дсмург атабыз Адәмгә
жан са
ла... Фресканың
фоторепродукциясенә генә игътибар
итсәң дә шуны тоясың; әнә, битараф
халәттәге ир затының гәүдәсендә
ниндидер хәрәкәтчәнлек билгеләре,
чатнау-ярылу сызыклары пәйда
була... Әнә. әгъзалар бер-береннән ае-
рылып. кан тамырлары ярылып чыга
Менә ул хәзер торып басар да тәпиләп
китәр сыман...
Фәһимнең әһелләре дә шулай:
«җан керә башлаган», тоташ жанлы
массив итеп сурәтләнгәннәр. Калкулы
башлар, өмет тулы киереп ачылган
күзләр ничектер дивардан алга,
тирәлеккә ыргылган гәүдәләр жан
кергән тарих, милли-драматик эпос
булып күзалла- налар. Әллә соң бу
инкыйразга каршы протестмы?.. Әллә
башы-аягы киселгән милләтнең,
тереклек суы эчеп, бер- бөтен булып
оешуымы?
Әйе, Фәһим татар жанлы, авыр
тормыш юлы үтеп, үз-үзен
тәрбияләгән, рәссам итеп үстергән
корычтай ир-егет. Аның карашлары
киң. Белеме — тирән. Моңы, жыры
бар. Шушы сыйфатлар аны, югары
сәнгати профессиональ белем алмый
торып та, рәссам итеп танытты.
Әйткәнебезчә, ижатында Урма нче
эзләре ярылып ята Димәк, рухы көчле.
«Мәктәп» (школа) дөньяга карашка
бәйле нәрсә ул. Бу — түбәнрәк
баскыч. Ижаткяр өчен рух, күңел
беренчел. Фәһим исә бу сыйфатка ия
зат.
Калфак «Ай-йолдыз».
Фәһимнең утташ (шамот) материа-
лыннан ясалган әсәрләрен минем мә-
чет-мәдрәсә эчләрендә милли мәдәни-
ят Әһрамнарында, зур-зур китапханә
диварларында күпләп күз алдыма ки-
терәсем килә. Чөнки алар бу биналар-
ның алмаз терәге булырлык
Керамикасы — бармак эзләрен,
җил улауларын, башак чайкалуларын
сеңдергән... Табигать белән
берләшкән мәжүсилек бар аларда.
Архаик сыйфатлар ярылып ята.
Орнаменты — соклану һәм ихтирам
уята. Шәкеле буенча гади татар
йортындагы табаларны, тә- линкә-
касәләрне хәтерләтә. Җылылык бар.
Татар сәнгатендә яңа агым бу.
Алма агачыннан ерак төшми, ди-
ләр.
Бу сүзләрне Фәһим Фәсхетдинов
гаиләсенә карата да кулланып булыр
иде. Аның күз алмасыдай кадерле, чая
кызы Луиза да сәнгать юлын сайлады:
ул татар халкының борын-борыннан
килеп тә соңгы дәвердә онытылып
бара торган милли традициясен
тергезде — Луиза бәрхет жирлектә
ука белән чигү чигә. Аның турында
еш кына: «Татар сәнгатенең алтын
киләчәге»,— диләр. Бу сүзләрдә
символик мәгънә бар. Беренчедән, бу
Луизаның алтын җепләр белән чигү
чигүенә ишарә булып яңгыраса,
икенчедән, Луиза чын мәгънәсендә
алтын куллы сәнгать остасы. Эшләре
шул хакта сөйли.
Луиза 1988 елда Казан сынлы сә-
нгать училищесын тәмамлый. 1991
елда исә Бохара шәһәренең Ука белән
чигү фабрикасында эшләп тәҗрибә
туплый: ул әлеге һөнәрнен классик
үрнәкләре белән таныша һәм
дистәләгән чигү технологиясен
үзләштерә, һәм Казанга кайткач, «җиң
сызганып» эшкә тотына. Ул чиккән
калфаклар, түбәтәйләр. шамаилләр,
намазлыклар, гомумән, халык чигү
промысыле үрнәкләре күз явын
алырлык нәзакатьлелек һәм осталык
белән иҗат ителгәннәр. Әйе, нәкъ
менә иҗат ителгәннәр, чөнки алар
иш-үрнәкләре булмаган сәнгать
әсәрләре булып торалар. Луиза
чиккән көнкүреш әйберләре Төркия,
Венгрия, Алмания илләрендә
үткәрелгән халыкара күргәзмәләрдә
катнашып, югары бәя алдылар. Ул
чиккән түбәтәй, калфаклар менә шул
рәвешле татар халкының илчесе
сыйфатында дөнья буйлап сәяхәт
итеп йөри башлады. Әйе, чын сәнгать
әсәре географик чикләрне белми, ул
гомумкешелек тудырган байлыкка
ә верелә.
Менә шулай, Фәһим белән Луиза
Фәсхетдиновлар — ата белән кыз—
халык рухы белән сугарылган
хәзинәне иңнәренә салып, һәрберсе үз
юлыннан кояш нурлары яктырткан
тауга күтәрелеп баралар.