Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


ХӘТЕР КОНЕ
15 октябрьдә Казан. Чаллы. Алабуга һ б
шәһәрләрдә, республикабыз авылларында.
татарлар яши торган байтак кына төбәкләрдә
«Хәтер көне» (күмәк-оешкан төстә инде алтынчы
мәртәбә) дистә меңләгән Милләттәшләребез
катнашында билгеләп үтелде Мәктәпләрдә һәм
гимназияләрдә, әлеге көнгә багышлап, махсус
дәресләр үткәрелде. Татарстан милли
китапханәсендә шул дәһшәтле чорны яктыртучы
китаплардан һәм рәсемнәрдән торган күргәзмә
ачылды 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәр-
ләреннән саклаганда һәлак булган шәһитләр
рухына багышлап, мәчетләрдә һәм Сөембикә
манарасы янында намаз-дога укылды
Аннары Хәтер көне уңаеннан Казан Кре-
млендә уздырылган халык җыены карары игълан
ителде Әлеге карарла Кремльне ре-
ставрацияләгәндә аны XVI гасырның беренче
яртысында булган хәленә кайтару, моннан 443 ел
злск Казанны саклап, яу кырында дгрһлт
киткәннәргә һәйкәл куюны тизләтү. Колшәриф
мәчетен янадан торгызу кирәклеге басым ясап
әйтелә.
УФАДА ТАНТАНА
10 II октябрь көннәрендә Татарстан
Республикасы Президенты М Шәймиев җи-
тәкчелегендәге делегация Башкортстан Рес-
публикасында Дәүләт сувсрснн гсты турын да
Декларация кабул ителүнең биш еллыгына
багышланган тантаналарда катнашты
Җөмһүриятебез Илбашы Башкортстан
Республикасы Президенты М Рахимов белән
бергә. Дуслык аллеясына агач утыртты Бер үк
вакытта ул бәйрәм тамашаларын карарга да.
Уфадаг ы кайбер предприятие- лор эшчөнлеге
белой танышырг а да өлгерде
КОН ТӘРТИБЕНДӘ —
ТАТАР МИЛЛИ УНИВЕРСИТЕТЫ
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының II
12 октябрь көннәрендә булган дүртенче пленар
сессиясендә, ниһаять. «Татарстан Республикасы
халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү
буенча ТР Дәүләт программасының Татарстан
дәүләт милли университетын булдыруга кагылыш-
лы өлешен үтәүнең барышы турында»! ы мәсьәлә
тикшере i ге Аның буенча IP вицепремьеры И
Хэйру длин чыгыш ясагы Депутат шрган Ф
Шәймәрдлнов. Ф Сафиуллин. Р Мох.тммадисв һ б
бу проблемага карата үз фикерләрен белдерделәр
ТР Мн нистрлар Кабинеты алдына Каган дәү гэг
универе гнеты каршында Загар гуманитар
институтын булдыру эшенә керешү һәм аны
киләчәктә мөстәкыйль югары уку йорты Татар
дәүләт милли университеты итү бурычы куелды
АЗНАКАЙДА —
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ КӨННӘРЕ
18 21 октябрьдә җөмһүриятебезнең Азнакай
районында «Татар әдәбияты көннәре» үткәрелде
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р
Мөхәммәдиен җитәкчеле тендо Казаннан килгән
бер төркем каләм ияләре (алар арасында Г Ахунов.
Ш Галиев, Т. Минну.тлин. Р Фәйзу длин. Г Зәй-
нашева. Ф Гыйззету длина. М Маликова. Ф
Галимуллин. М Галиев. 3 Мансуров. Ф Зөлкарнай.
Н Гыйма гдннова. 3 Хөснияр. Хәйдәр. Р Әймәт һ. б
бар иде). Әлмәт Ьом Азнакай төбәгендә иҗат итүче
ягучылар (И Гыйләжсв. Н Әхмәлисв. Р Валиуллин
Ф Исмәгыйлова. С Вильданова һ б) белән берлектә,
районный төрле прелприятие-ое- шмаларында.
мәктәптнмназияләренлә. мәдәният сарайларында
онытылмас !ык очра шулар үткәрделәр Әсой,
Уразай. Тымызык. Урманай. Әлкәй авылларында
яшәүче әдәбият сөючеләр, игенче-терлекчеләр. мө-
галлимнәр. мәктәп укучылары ла язучылар белән
аралашудан бик канәгать калдылар
ЖУРНАЛИСТЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ
18 октябрьдә Казанда Пресса йортында
Татарстан Республикасы Журналистлар
берлегенең киңәйтелгән пленумы булды Анда
республика күләмендәге газега- журналларның
баш мөхәррирләре, радио- тслевидение
җитәкчеләре һәм Казан дәүләт университетының
журналистика, социология һәм ПСИХОЛОГИЯ
факультеты галимнәре катнашты Доклад белән ТР
Журналистлар берлеге идарәсе рәисе «Молодежь
Татарстана» газетасының баш мөхәррире Р Раз
никова чыкты
Пленум Татарстан Журналистлар берле ге
идарәсе Президиумының ТР Журналист лар
берлеген Россия Журнал wet тар берлеге белән
тигез хокуклы буларак һәм вокал.» тлорие тиешле
бүлү шарт зарында берләшү турындагы карарын
бергавыштан яклады Бу устав бурычларын
тормышка ашыру өчен кирәк ТР Журналист зар
берлегенең «Татарстан Республикасының атка-
занган журналисты» дигән мактаулы исем һәм
Матоутат көне булдыру турындагы инициативасы
яхшы тип табылды Мзтбх- гат көнен исә ел саен Н
майла бәйрәм итү тәкъдим ителде (1902 елда бу
көнне беренче татар газетасы һәм |9|| елда рус
газетасы чыккан)
ИЖАТ БӘЙРӘМНӘРЕ
9 октябрьдә Г Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театры бинасында Татарстанның
халык язучысы, җәмәгать эшлек- лесе Гариф ага
Ахуновның 70 яшьлек юбилеена багышланган зур
тантана булды Юбилярны котларга республикабыз
җәмәгатьчелеге, Казан халкы, арчалы якташлары,
шулай ук башка төбәкләрдән дә бихисап кунаклар
килде Ин әүвәл Гариф аганы Татарстан
Республикасы Президенты М Шаймиев шәхсән
кайнар тәбрикләде һәм, җөмһүриятебез халкы
исеменнән дә кайнар рәхмәт белдереп, аңа Мактау
грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды Баш-
кортстанның халык шагыйре М Кәрим, Казан
шәһәре хакимияте башлыгы К. Исхаков.
«Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль
директоры Р Галиев һ б бик күпләр юбилярга һәм
аның хәләл җефете — язучы Шәһидә ханымга
үзләренең иң җылы сүзләрен җиткерделәр
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р
Мөхәммәдиев исә Гариф агага, «Идел кызы»
романы һәм соңгы еллардагы публицистик
эшчәнлеге өчен, Гаяз Исхакый исемендәге
премияне тапшырды Аннары юбилярның әсәрләре
файдаланып төзелгән әдәби-музыкаль тамаша
булды.
10 октябрьдә Г. Ахуновның якын ка-
ләмдәшләре һәм килгән кунаклар аның туган
ягында үткән иҗат бәйрәмендә катнаштылар.
Танылган татар язучысы һәм җәмәгать
эшлеклесе, Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыяте
президенты, Татарстан Республикасының һәм
Россия Федерациясенең атказанган мәдәният
хезмәткәре Мәдинә ханым Малико- вага 60 яшь
тулу уңаеннан, Татарстан Язу- чыларының Г Тукай
исемендәге клубында хөрмәтләү кичәсе үткәрелде.
Кичәне танылган галим-язучы һәм диктор Фоат
Галимул- лин алып барды. Юбилярны иң элек
туган ягыннан килгән кунаклар — Сарман районы
хакимияте вәкилләре, каләмдәшләре, җырчылар,
артистлар котлады.
ТУКАЙДА КУНАКТА
Башкалабызның Г Тукай музеенда «Казан
утлары» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы
хезмәткәрләре Укытучыларның белемен күтәрү
институтында укып норүчс мәктәп директорлары
һәм Казандагы мәк- тәп-гимназияләрнең
укучылары белән очраштылар Әлеге очрашуны
«Казан утла- ры»ның бүлек мөхәррире -язучы Т
Әйди һәм «Мәдәни җомга»ның баш мөхәррире
урынбасары -шагыйрь Г Морат алып барды. Анда
шулай ук шагыйрьләрдән «Казан утлары»ның
даими авторлары М Әгъләм, Н Акмал, язучы Ф
Яхин, танылган баянчы һәм композитор М.
Макаров, татарларга кагылышлы чыганакларны
өйрәнүче Кытай галиме, профессор Г.
Гыйләҗстдин әфәнде дә чыгыш ясады.
ТАТАРСТАН СӘНГАТЕ
ИЛЧЕЛӘРЕ — ГЫЙРАКТА
Татар Дәүләт җыр һәм бню ансамбле, махсус
чакыру буенча. Гыйракта, VII Халыкара Вавилон
сәнгать фестивалендә (22 сентябрь—6 октябрь)
булып кайтты Унбишәр мең тамашачы
сыйдырышлы амфитеатрларда уңышлы чыгышлар
ясап, Татарстан сәнгате илчеләре, бик күпләрнең
күңелләрен яулап алдылар
Хәзер ансамбль «Төрки дөнья» дип исе-
мләнгән тамашада катнашу өчен Төркиягә җыена.
ИСКӘ АЛУ КИЧӘЛӘРЕ
Заманыбызның мәшһүр композиторы, җырчы
Сара ханым Садыйкованы халык онытмый 13
октябрьдә Казанның Татарстан урамындагы 13
йортка, аның якты истәлеген мәңгеләштереп,
мемориаль такта куелды 27 октябрьдә «Мәләни
җомга» газетасы һәм С. Садыйкованың хәйрия
фонды аның быелгы беренче мәжлес-табынын
оештырды. Бирегә Татарстан Президенты ап-
параты җитәкчесе X Низамов. Татарстанның халык
артистлары җырчы Р Билалова, нәфис сүз остасы
А Арсланов, танылган шагыйрьләрдән Ә Баян, Г
Зәйнашева, Р Фәйзуллин, Л. Шагыйрьжан,
«Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире 3
Мансуров, галим-язучы Н Хисамов. Уфадан
күренекле шагыйрь 111 Бикколның хатыны Рәйсә
ханым, композиторның якын дусты Р Исмәгыйлов,
хәйрия фонды җитәкчесе Ә. Хөсәснов һ. б килгән
и де.
1 ноябрьдә исә С Садыйкованың туган көнендә
— аның татар зиратындагы изге каберенә тере
чәчәк бәйләмнәре салынды