Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНГЛИЯГӘ СӘЯХӘТ


(ИНГЛИЗ МИЛЛӘТЕНДӘ КУНАКТА)
1909 нчы санәдә Аш .тия халкының бетен сыйныф вә тәбакаләренә 1 мәнсуб л кешеләрдән морәккәб 4 бер һәйьәт • Дума во Совет әтъталарыннан егермел.ю кешене ботен Аш дия халкы исеменнән рәсми кунаклыкка чакырганнар иле. Депутатлар арасында мөселманнан мин барган идем. Бу китабым шул р.кми сәяхәттә күрг әннәремнен тәфсынләтедер 1 2.
Бу сәяхәтнамә вакытында «Йолдыт» гәзитәсендә тәфәррыка сурәтендә ' басылып чыккан иде; минем очен кыйммәтле хатирәләрне укырга теләүчеләр очен әле дә интересыны т анб нтмәт ән " бәгьзы мәгълүматны хави * бу.паш а. хәтердә китап шәкелендә нәшер игәргә уйладым. Ләкин тәртип җәһәтеннән дә. өслүб вә ифадә'* Жәһәтепнән дә «Йолдыз»да чыккан рәвештән үзгәртмичә бастыруны муафикъ таптым.
( адретднн Максуда
1914 мне ел. 17 февральБу сәяхәтнамәне ник язарга уйладым?
ин Англиягә бер хосусый кеше булып түгел, Русия мөселманнарының бер нөмаиндәсе 1 булып, Русия мөселманнарының бер нәмүнәсе 3 4 5 6 булып барганга, минем бу сәяхәтемнән асыл максуд — зур бер мәкләкәтнен төрле жирләрене, кешеләрене, мәдәниятене, әхвалене вә хәяте ижтимагыясене күреп, үземнең генә мәгънәви ләззәт алуым түгел, сәяхәттән асыл максуд- - дөньяның иң куәтле бер халкына үзеңнең милләтең хакында тугъры вә күркәм фикер бирү, үзеңнең милләтеңне инглиз күзендә күтәрү, күтәрә алмасаң да. һич булмаса. төшермәү иде. Бу сәяхәттән максуд — инглизләргә Русия мөселман- нарыны мөмкин кадәр мәргуб рәвештә ’ танытмак булса, вазифа сәяхәт илән генә бетмидер. Мин милләт вәкиле булып баргач, бу сәяхәт әснасында * кылган эшләремнән, сөйләгән сүзләремнән үз милләтемне хәбәрдар итәргә тиеш буладыр Садәрәк 7 итеп әйткәндә, ниләр кылып йөргәнемне халыкка белдерү минем өсткә бурыч буладыр. Бу фикерләргә бинаэн, Англиягә сәяхәтемнең, үз фикеремчә, әһәмиятле булган тарафларыны язарга булдым.
Әлбәттә, бу сәяхәт эчендә булган бөтен вакыйгаләрне, күрелгән һәрбер кеше вә шәһәрләрне, сөйләшелгән һәммә сүзләрне язу мөмкин түгел; буның өчен әллә ничә жилдләр 8 9 10 11 лязем булыр иде. Буның кирәге дә юк. Минем бу язачакларымда әһәмият бирәчәгем нокта вә мәсьәләләр югарыда тәгьриф ителгән ’ сәяхәттән, максудтан табигый сүрәттә килеп чыгалар.
Югарыда минем Англиягә барудан максуд, икенче төрле итеп әйткәндә, Англиягә ватандашларымыз руслар барганда алар арасында бер мөселман да баруыннан максуд —инглизләргә Русия мөселманнары, төрек вә татарларның барлыгыны белдерү вә алар хакында мөмкин кадәр яхшы фикер бирүдер, дигән идем Димәк, беренче бу сәяхәтнамәмдә минем — инглизләргә вә инглизләрнең миңа каршы күрсәткән мөнәсәбәтләрене язарга кирәк буладыр.
Әлбәттә, буны язу өчен әүвәл гомумән Дума вәкилләренә булган истикьбаль ' вә илтифатлардан бәхәс итү кирәк буладыр
Аннан сон, мин милләт вәкиле булып барганга күрә, безнең Русия мө- селманларыннан бу рәвештә бер мәмләкәткә рәсми кунакка бару беренче мәртәбә булганга күрә, бу кеби сәяхәттәге зур Кабулларны, истикъбаль- ләрне тәфсыйлән тәгьриф итү дә файдалы булыр дип уйлыйм. Бәлки киләчәктә бундый зур миһманлыкларда ’ булачак яшьләремез буннан истифадә12 13 дә итәрләр.
Бу гына да түгел, бундый зур мәдәниятле бер мәмләкәттә сәяхәт иткәннән сон, буны халык өчен язган вакытта, инглизләрнең ничек кабул вә илтифат итүләрене генә бәян итү җитмидер, зур бер мәдәнияте хакында да бер фикер бирергә тырышу тиеш буладыр. Бу мәдәнияттән бәхәс иткән вакытта да. әлбәттә, бер сәяхәтнамәдә озын тәгърифләргә кереп булмый; бу мәдәниятнең ин мөһим тарафларыны. иң диккатемне жәлеп иткән тәгажжеб" вә тәхсинемене. мужиб булган14 хәлләрене генә бәян илә канәгатьләнергә кирәк буладыр.
Сүзне күп озайтмыйк, асыл сәяхәтне язарга башлыйк.
3 Нөмаиндәсе — дәрәҗә күрсәткече
4 Нәмүнәсе - үрнәге
1 Мәргуб рәвештә- әйбәт сыйфатта.
6 Әснасында — арасында.
’ Садәрәк—гадирәк
‘ Җилд — том
’ Тәгьриф ителгән - сөйләнгән, аңлатылган.
* Истикьбаль - хөрмәтләп каршылау
’ Миһманлыкларда — кунак булуларда
12 Истифадә итү — файдалану
" Тәгаҗҗәб вә тәхсинемене — гаҗәпләнү һәм мактавымны.
14 Мумсиб булган —сәбәпче булган.
11
Англиягә сәяхәт фикере каян чыкты?
нглиядә «Русия әхвалеме өйрәнү» жәмгыяте исемендә жәмгыять бар икән Мәгълүмдер ки. Яурупада. хосусән ' Англиядә, жәмгыятьтән күп нәрсә юктыр
Ьу жәмгыять әгъзалары Англиянең Русия илә дустлану вә якынлануыны бик күп жәһәттән бу ике мәмләкәт өчен файдалы дип табалар, һәрвакыт бу якынлашуга ярдәм итә торган һәрбер васитадан 1 истифадә итәргә тырышалар икән Русиядә идарәи мәшрута ’ башланганнан. Дума ачылганнан бирле мәм-ләкәт идарәсенә халык вәкилләре катыша башлагач. Русия идән Англиянең якынлануы. дустлануы өчен Русиядәге Дәүләт Думасының вәкилләренең Англияне яхшы танулары вә. таныганнан соң. мәхәббәт итүләре ярдәм итәчәк дип уйлаганнар да. Думаның һәрбер мәшрутият 4 тарафындагы партияләреннән берничә кешене кунакка чакырырга ният иткәннәр Ләкин болай хосусый жәмгыять тарафыннан гына чакырылса. Дума вәкилләренә Англияда зур вә мәһабәт бер истикъбаль булмас дип. бу дәгъвәткә мөмкин кадәр парламент һәм хөкүмәт кешеләреннән байтак кешене катыштырырга уйлаганнар, таки дәгьвәт рәсми сүрәт алсын; шул фикер илә байтак зур кешеләргә мөрәҗәгать иткәннәр
Вә һәр жирдә һәртөрле табәка ’ кешеләре арасында бу дәгьвәт фикереме бик хуш кабул иткәннәр Шулай итеп, тиз заманда «Русиянен Дума вә Совет вәкилләреме дәгьвәт комитеты» исемендә бер комитет ясалган Бу комитетка профессорлардан, әдипләрдән, депутатлардан, хөкүмәт кешеләреннән, төжжардан 15 16 ин зур кешеләр кергән, таки дәгьвәт Англиянең һәр табәкасе тарафыннан жибәрет- гән булсын Бу комитетта Англиянең мәшһүр кешеләреннән харижня ’ министры Эдуард Грей, иске министр мәшһүр Бальфур, лорд Уирдэль. иске Мисыр валисе * лорд Крумэр, болардан башка әллә никадәр депутатлар, профессорлар, төжжар- лар бар иде
Комитет ясалганнан соң чакырырга бару. Думадан кемнәрне чакыру. Лондонга килгәч, рус депутатлары кай көн вә кай сәгатьләрдә ниләр эшләячәк вә кайда булачакларынын программасы тәртип итү, кунаклар килгәч, аларны идарә итү Англиядә Ливерпуль шәһәрендә рус тарихы мөгаллиме профессор Псрскә тапшырыш an
Профессор Перс. Англиядә эш оешып беткәч. Русиягә килде Үзе русча бик яхшы белгәнгә, Русия әхваленә бик вакыйф ’. Русиядәге партияләрнең фиркаләреме бик белә. Думада кайсы партия нинди роль уйнаганымы бик аңлый иде Комитетның әмере буенча, профессор Перс. Думада булган һәрбер партиядән кеше чакырмаенча. бары идарәи мәшрута тарафыннан булган партияләрнең кешеләреме генә чакырырга уйлатам
Шул сәбәптән, бу дәгъвәткә Думаны тәсдикь итмәгән уңлар да кермәгәннәр, жөмһүрияг тарафында булган социалистлар да кермәгәннәр Перс кадетлардан башлап мөселман. поляк, прогрессист, октябрист вә урта уңлармы шамил” алгы партияләрнең һәрбереннән берничә кеше чакырырга муафикъ тапкан
Думадан унбиш кеше. Государственный Советтан биш кеше чакыру ният ителгән. Дума эчемдәге унбиш урын да бу рәвештә бүленәчәк булган рәис Хомяков гам башка октябристлардан икс кеше Кадетлардан оч кеше, прогрес-систлардан бер кеше Поляклардан икс кеше Мөселманнардан бер кеше Урта уңлардай вә националистлардан өч кеше
Профессор Перс РУСИЯГӘ килгәч үк бу хакта ин әүвәл Хомяков иләм мөша- вәрә" итеп, югарыда мәзкүр'1 партия вә фракцияләрнең
15Хосусән бигрәк то
’ Васипш аралашлык
• Идарәи мәшрута конституцион монархия
• Мишрути.чт конституциялелек
’ Табәка катлау
• Тоҗҗар еоүдогәрлор
’ Хариҗич чит. тышкы
• губернатор, валайәт башлыгы.
’ Вакыш/i белүче. төшенүче
16 Шамш эченә алган
" Мошчворо кннәш
11 Мәзкур телгә алынган
А
нөмаиндаләреннән
мөрәккәб 1 Думада бер комитет ясарга кирәк тапканнар. Бу комитет, озак вакыт үтмәде, ясалды. Бу комитетка безнең мөселманнардан фракциямезнен рәисе Котлыгъ-Мөхәммәд мирза Тәфкилев дахил иде 17 18 19.
Англия сәяхәтенең бөтен тәфсыйләтене шул комитет Лондондагы комитет илә хәбәрләшеп тәгаен иттеләр. Бу комитетка әгъза булып Котлыгь-Мөхәммәд мирза кергәнгә кадәр комитет эчендә кызыклы, без мөселманнар өчен әһәмиятле бер сахнә 1 булган Бу вакыйгәне миңа соңыннан юлдашларымнан берничәсе сөйләде. Миңа сөйләүчеләр яшерергә лязем күрмәгәнгә вә бу вакыйга безнсц өчен бик гыйбрәтле булганга, бу урында язу кирәк дип уйлыйм. ~
Сахнә буннан гыйбарәт. Югарыда мәзкүр комитет эчендә кайсы партияләрдән кеше чакыру кирәклеге мөзакәрә 20 21 22 23 24 25 ителгән вакытта профессор Перс сораган:
— Мөселман фракциясе кеби кечкенә бер фракциядән һәм бер кеше булу кирәк микән? —дигән, моның кирәклеге хакында шөбһә иткәнлегенс күрсәткән, аның өстенә гыйлавә ’ иткән: — Безнең һиндстан мөселманнарынйан депутат сайланмаганлыгы җәһәтеннән дә Русия Милләт мәҗлесеннән бер мөселман килүе безнен Англия өчен гаҗәбрәк, уңгайсызрак булмас микән,—дигән.
Мин бу урында шәрех итмим, сүзнең кая барганы аңланса кирәк.
Буңа каршы иң әүвәл ачык фикерле сул октябристлардан А. И Звегинцев болай җавап биргән:
— Без чакырылачак кешеләр арасында мотлака ‘ мөселман булуыны лязем дип беләбез. Сез, инглизләр, Русия Милләт мәҗлесенең депутатларын чакырасыз, Англиядәге комитет үзе кайсы партияләрдән кешеләр чакыру тиеш булганыны белмәгәнгә, дәгъвәткә кайсы партияләрдән кешеләр иштирәк итәргә ’ тиеш, бу. җәһәтләрне комитетка тапшырадыр. Инде бу җәһәтләр Дума эчендәге комитетка тапшырыла торган булса, без мәшругият тарафыннан булган һәрбер партиядән бер кеше кертелүне бурычымыз дип беләмез Хосусән мөселман фракциясеннән бер кеше чакырылуыны мотлака лязем дип беләмез Чөнки бу фракция гадәд ' җәһәтеннән зур булмаса да. һич шөбһәсез, егерме миллион мөселманның хакыйкый вәкилләредер. Думада һичбер башка фракция үзене хәкыйкатән егерме миллион Русия әһалисенең ’ вәкиле дип игълан итә алмас. Без яңа Русия әһлс ватаиый мөселманнарга үзебез илән мосави тайне26 27 хәл вә хокукка малик булырга тиеш ватандашлар дип карыймыз. Безнең Русия зур мәмләкәт, анда төрле милләтләр бар. Әгәр бер җирдә Русиянең нөмаиндәләре бара торган булса, анда мөселман да булырга тиеш Чөнки Русия рус. поляк, мөселман вә башкаларның мәҗмугыннан гыйбарәттер.— дигән.
Звегинцевның бу фикерене Хомяков, Милюков. Гучков вә Ефремов тәкъвия иткәннәр".
Бу сүзләрдән соң профессор әйткән
— Мадамки28. Русиядә сезнең мөселманнарга нәзарыңыз бу рәвештәдер, мадамки аларның Русия эчендә бундый зур әһәмиятләре бар. моңа каршы минем һичбер сүзем юк Билгакес29, кунаклар арасында бер мөселманның булуы бөтен Англия өчен гыйбрәтле булыр Безнең һиндстандагы мөселманнар сайлауларга катышмыйлар, Русиядәгеләр катнашканыны күреп, бәлки, безнең хөкүмәт әс- хабы30 буннан бер гыйбрәт алып, бер нәтиҗә чыгарыр, -дигән.
Шулай итеп. Дума комитетында мөселманнан бер кеше кертүгә карар бирелгәч, профессор Перс безнең фракция рәисе Котлыгъ-Мөхәммәд мирзага мөрәҗәгать итде. Котлыгъ мирза үзенең бәгъзы хосусый эшләре җәһәтеннән
1 Морәккәб - төзелгән.
1 Дахил иде — кертелгән иде
2 Сахнә—сәхнә, куренеш
20 Мөзакәрә — фикер алышу
21 Гыйләвә — встәмә.
* Мотлака — һичшиксез.
’ Иштирәк итәргә — катнашырга
I Гадәд—сан
’ Әһалисе — халкы.
Мөсави гайие—тулы, бердәй тигез (хокуклы).
27 Тәкъвия иткәннәр — яклап чыкканнар
28 Мадамки—әгәр шулай икән
11 Билгакес — киресенчә
30 Әсхабы — ияләре, хуҗалары.
бара алмавыны сөйләгәч, мөселман фракциясе үзенең актык җыелышында, Котлыгъ-Мөхәммәд мирза үзе бармагач, мотлакан аның урынына мөселман фракциясеннән бер кеше барырга тиеш вә бу кеше Садри әфәнде булырга тиеш, чөнки
ул гомуми тел булган французчаны беләдер, лязем булганда сөйләр. Русмя мөселманнары хакында ляэем булган жирдә мәгълүмат бирер-фәлән. дип. төрле дәлилләр китереп. Котлыгь-Мөхәммәд мирзадан комитетка мөрәҗәгать итеп, үзе бара алматаныны. үзенең урынына фракциянен сәркятибе Садретдин Мак- судины тәкъдим иткәнене әйтергә үтенделәр Ләкин сайлау ихтыяры булганга, комитетның минем оаруыма ничек каравы мәгълүм түгел иде
Иртәгесен Думада Котлыгь-Мөхәммәд мирза мина килеп әйтте
'Мин сезне комитетка тәкъдим иттем, бөтен комитет бер сүздән сезнен баруны хуш кабул иттеләр, диде
Ләкин мин. Хомяков. Гучков вә Милюковларның һәрберенен минем бару-ыма хөсне нәзар 1 кыйлу ларын мәмнүн 31 32 33 34 вә мөтәәссир ’ булсам да. бару тарафына карар биреп бетерә алмый идем, тәрәддед 35 итә идем Буның сәбәбе, бердән, йөрисе килмәү, арыганлык, икенчедән, мәсарифнын ’ бик күп булуы, өченчедән, бу сәяхәтнең ул вакытта бу кадәр ук зур әһәмиятле бер сәяхәт б\ ласыны бөтенләй алдан күреп булмау иде
Галимәрдән бәк Тупчибашев. ул көннәрдә Петербургта булган Исмәгыйль бәк Гаспринскийнын. иптәшләремнән Котльпъ-Мөхәммәд мирзаның. Сыртла- нов. Мәхмүдев. Тукаев вә Хәйдәревләрнсн. фракциядә хезмәт иткән Исмәгыйль Лимановнын хосусый мәҗлесләрдә: баруым милләт өчен мөһим, файдалы, дип димләүләре соңында гына барырга карар бирдем
III
Китүгә хәзерләнүләр. «Донон»да мәҗлес. Баручылар арасында танышулар
умадаты комитетка кемнәр баруы мәгълүм булгач, комитет һәрбер баручы- 7| ны бергә җыяр өчен өченче июньдә Петербургның мәшһүр «Донон» реего-
рамында, бакчада, бер мәжлес ясады Бу мәҗлестән максуд. бердән, баручыларны бер-беренә таныштыру, икенчедән, ни вакыт Петербургтан китү, ничек бару, кайдан бару мәсьәләләреме киңәшү иде
Бу мәҗлестә чакырыл! ан кешеләрнең һәммәсе килмәде. Кайсы мә!шуль. кайсы иртә белән үк Петербургтан киткән Мәҗлестә хаэнр * булганнар Хомяков. Шидловскнй. Звегнннев. граф Бобринский, граф Олсуфиев. Стахович, кенәз Волконский. Маклаков вә Садри Максудов иде Хомяков илә Думада рәсми сүрәмә бик күп мәртәбә күрешкәнем булса да. болай якыннан бер мәҗлестә булганым юк иде Хомяков фөүкыльгадә ’ мәжлесн күңелле;, ачык, простой бер кеше икән Башкаларны. 1раф Олсуфисвтан башкасыны. һәрбереме бер монәсәоәт нтән бик яхшы таный идем, күрешкәнем, мәҗлестәш булганым бар иде Михаил Стахович иләп Икенче Думадан бирле якын ганыш. Маклаков вә Бобринский илә һәм Икенче Думадан бирле таныш идек
Мәҗлеснең ибтидасында ' сәфәр мәсьәләсенең вак тәфсынләгенә керешмәй. сәрбәст мөкяләмө ’ илән башланды Рәис мөгавине” кенәз Волконский минем илән хосусый сүрәттә танышты Беләсснез, без Думадагы танышлыкны хисап ламыймыз. бу рәсми танышлык Танышкач, безнең мөселман фракциясенә берничә мөдаһәнәле” сүзләр сөйләде
- Сезнең фракция кечкенә генә булса да. иң үз-үзенс тота бе.иөн (хр фракция, диде Бу сүзне Хомяков ia күтәреп алып, мөселман фракциясенә булган хөсне нәзарыны аңлатты.
Граф Бобринский бик егет табигатьле, көлдерергә яраткан бер кеше, үзе
' Хосшг 1ЮЛ1Р яхшы караш
32 М,1чнүн шат, канәгать
’ Мшпмссир тотсирләигон
4 Тороддед икеләнү
’ АЛхериф чыгым
• Ха tup хәзер, шушы вакыт
’ Фә) кыль.'ә<*<> iадәттән тыш
• ИйтиРасышһ! башлангычында
35 С'лрбм-m мекя^омо ирекле гәп. сөйләшү
10 Магаты ярдәмче
" Mo<>ah.iua ялагай танып мактау
оер дә көлмичә. Хомяковтан сорады
— Николай Алексеевич, безне син Англиягә алып барасың, шулай бит? Анда барырга булгач, ул мәмләкәтнең тарихыны-фәләнене азрак белергә кирәк булыр, мин бу хакта азрак үземнең мәгълүматымны яңартасым килә.
Хомяков. — Бик яхшы, яңартыңыз.
Бобринский:—Ул Англия бер җәзирәдә 1 түгелме? Шулай бит. Күрәсеңез, мин җәгърафияне онытмаган әле.— Бобринскийның бу мәзахтан 1 максуды Англия хакында мәгълүматы кяфи 36 37 38 булмаганына, бу хакта калган берничә көн эчендә уку лязем булуына бер киная иде.
Бу сүздән соң Шидловский һәрбереннән сорады:
— Сез Англия хакында бу арада берәр нәрсә укыдыңызмы? — диде.
Хазирун 39 һәрбере, яртылай уйнап, яртылай чынлап, укыган нәрсәләрене санадылар. Хомяков:
— Мин мөтәвәффа 40 атамның Англиягә сәяхәтене яңадан укыдым,—диде.
Мәгълүмеңез Хомяковның атасы мәшһүр рус әдибе Алексей Хомяковтыр. Аның Англия хакында язган «Сәхифәләр»е гаять әһәмиятле имеш.
Нәүбәт миңа килде. Звегинцев миннән сорады:
- Хуш, Садри Низамович, сез ниләр укыдыңыз? — диде.
Мин:
- Мәгаттәәссеф 41 42 43 44, сезнең кеби барсын алдан белеп тормадым, шуның өчен хәзергә бик күп нәрсә укып өлгермәдем. Ләкин алай булса да, әүвәлдән Англия тарихы вә Англия мәдәнияте хакында берничә төрле нәрсәләр укыганым бар. Бу мәгълүматымны яңарту вә куә*гләү өчен ике көннән бирле Сеньобос вә Лавис (икесе дә мәшһүр француз мөәррихләреннән) ’ тарихларында янә Англиягә гаид • кыйсемнәрне ашыгып-ашыгып күздән кичердем Аның өстенә, бу көн мәшһүр Тэнның «Англиягә сәяхәт» исемле китабыны Вольф дөкәненнән * таптым, моны да юлга укырга өмид итәм,— дидем.— Шуларны укыгач, инглизләргә мәмләкәтләре хакында бөтенләй наданлыкны сиздермәскә мөмкин булыр дип уйлыйм,— дидем.
Болай дигәч, граф Бобринский:
— Болай булгач, нинди наданлык? — Сез мине болай хәрап итәсегез-фәлән дип. уйнап көлде дә: — Менә нишлик, Максудов, сәяхәттә сез минем белән янәшәрәк йөреңез, мин кирәк булганда сездән тарихларны сорармын,— диде.
Мин тиз генә:
— Билгайен вәррәс45 46, мин сезнең илән бергә йөрергә хәзермен. Сезгә тарих үгрәтергә түгел, бусы бер мәбаләгаи ләтыйфә, һазмы нәфес"; билгакес, мин сездән истифадә итәргә, чөнки сез инглизчәне ана теле кеби беләсеңез имеш, һәр жирдә инглизчә кирәк булыр, күп җирләрдә, бәлки, нотыклар да инглизчә булыр, әгәр мин яныМда сезнең кеби мәгълүматлы тәржеманга малик булсам, бик шат булырым,—дидем.
Звегинцев: •
— Алай булса, Бобринский вә Максудовны бергә язам,—диде.
Звегинцев сәяхәтне оештыручы Мөдәббирләрнең47 берсе иде.
Буннан соң мәҗлеснең ахырына таба эшлекле сүзләр сөйләнде. Мөдәббир хазирунга түбәндәге планны сөйләделәр. Вә бу планга каршы хазир булганнар тарафыннан игътираз13 булып-булмаганны сорадылар. Игътираз итүче булмады һәркем муафикъ тапты.
План буннан гыйбарәт
Сәяхәт бишенче июньдә (1909) башлана. Сәгать 11дә Варшау вокзалыннан кителәчәк Алдан киткән кешеләр булса, бунлар Франциядә. Ла-Манш диңгезе буенда Кале шәһәрендә көтәләр. Аннан диңгезгә бергә
36 Җәзира—утрау.
37 Мәзах — көлке, юмор.
I Кяфи — җитәрлек, кирәк кадәр.
‘ Хазирун - шунда булучылр.
40 Мотәвәффа — вафат булган.
41 Мәгаттәәссеф— кызганычка каршы.
’ Моәррих тарихчы.
‘ Гаид - кагылышлы.
’ Докән — кибет
45 Билгайен вәррәс — баш өсте (бик риза)
" Мәбаләгаи ләтыйфә, һазмы нәфес — гүзәл арттыру, нәфесне канәгатьләндерү.
46 Мөдәббир — оештыручы, башкаручы
13 Игътираз — каршылык.
утырыла. Аерым билет алырга хаҗәт юк. Мөдәббирләр һәркемгә билет алырлар Ләкин алдан билет вә
башка мәсарифлар өчен баручылар Мөдәббирләргә берәр йөз сум акча биреп куярга тиеш. Петербургтан Германия границасына кадәр махсус бер вагон биреләчәк Бу вагонда бүлмә күбесе икешәр кешелек Б\ v рында кем белән кем бер бүлмәдә булачагы да тәгаен ителде.
Бу мәҗлестә шу1 карарлардан сон бишенче июньдә сәгать уннарга якын Варшавский вокзалда очрашачак булып таралдык
Бишенче июньдә сәгать тугызларга якын фракциядә кятиб мөгавинс Ис-мәгыйль әфәнде Лиманов илән бәрабәр Варшава вокзалына юнәлдек Исмә-гыйль әфәндедән башка мине озатырга бераз соң мөхтәрәм Галимәрдән Туп- чибашев. фракциядә! е рәфыйкләремнән1 Галиәсгар мирза Сыртланов (мәрхүм). Ибраһим Хәйдәрев һәм төштеләр. Башка рәфыйкләремнсн күбесе Петербургтан киткән иделәр.
Мин вокзалга иң элек төшүчеләрдән берсе булдым Поезд китүгә байтак вакыт булганга, Исмәгыйль әфәнде илән буфетка барып, каһвә1 эчәргә уйладык
Без буфетта каһвә эчкән вакытта Германиягә бара торган кызыны озатырга төшкән депутат Родичев. минем өстәлемә якын килеп, миннән ике нәрсә үтенде берсе — Англиядән кайтышлый Франциягә рәсми сурәттә кунак булырга керәчәк булсаньгз. мина телеграм җибәрегез. диде. Икенчесе «48 49засн илән бер поездда минем кызым Германиягә барадыр, риҗа итәмез4. ана күз-колак булыңыз. Әгәр границалардан үткәндә кирәк булса, ярдәмнән ташламаңыз, диде
Без Исмәгыйль бәк белән каһвәләрсмезне бетереп торганда, китәр вакыт та якынлаша башлаган иде. Буфеттан вокзалның китү тарафына чыктык Китүче депутатларны һәр яктан халык чорнап алган иде. Халык арасында «Милюков кайсы?». «Граф Бобринский кайсы?» дигән сүзләр ишетелә иде. Ул арада бер фотограф та килеп җиткән. Хомяковтан китүчеләрнең рәсемнәрене алырга рөхсәт сораган
һәрберемезне чакырдылар, мин дә китүчеләр тезелгән җиргә кердем Фотограф «Тәмам булды».--диде, рәхмәт укыды Халык та тарала башлады Әле китәргә берничә минут калган иде Шул арада мине Родичев табып, кызы илә күрештерде. Кызына:
— Әгәр берәр ярдәмгә ихтыяҗың булса. Максудовка мөрәҗәгать итәргә тартынма, диде.
Родичевның кызы икенче вагонда иде. Буннан сон тиз генә үз вагонымызга кайттым. Үз вагонымыз янында торган Галимәрдән бәк Тупчибашев:
Родичев сезне кая алып китте? диде
Мин сәбәбсне сөйләдем. Ул аңа кәефе килде дә. көлеп
Күрәсеңме, мөселманга ышаныч һәркемнән артыграк, диде
Ләкин буның сәбәбе ул көн китүчеләр арасында кадетлардан башка кеше булмавы булса кирәк Маклаков бик сон килеп җитте. Милюков вә Челноков алдан киткән иделәр. Шунлыктан мин мөселманны кадетларга ин якын кеше хисап иткәндер
Вагонга менәргә куштылар Мине озата килгән мөселманнар илә күрешеп, вагонга утырдым Күп вакыт узмады, поезд бер гайрәт илә сызгырды һәр тарафтай «хуш», «хуш» дигән тавышлар ишетелә иде Кузгалып киттек.
Китүчеләрне карарг а төшкән халык, гәзитәдә язучылар яулыклар селкиләр иде. Петербург калды
Бу поездда безнең илән кемнәр баргапыны әйтү лязем Без бу вагон илән бишендә китүче 14 адәм идек Хомяков. Хомяковнын кызы (Мария Николаевна) Звегинцев вә аның хатыны. Гучков, граф Бобринский Стахович. Шидловский. граф Олсуфисв һәм Садри Максудов иле Болардан башка оч гәзитә мөхбире бар иде. Берсе «Новое время»дән Сувориннын кече угылы Борис Суворин, икенчесе «биржевые ведомости» гәзитәсеннән С генбу вә өченчесе "Петербургский телеграф» аг снтсгвосы илчесе Александровский иде Бу өч кеше сәфөрсмезнеп башыннан ниһайәгеггә' кадәр безнең илән йөрделәр, һәрбер әхвальне телеграм яхуд хат илән үзләрене җибәргән гәзитләргә язып тордылар
• Uh шул.
1 Ряфыйк иптәш
’ Каһк.1 кофе
4 Рн.җә и/п) үтенү, омег итү
’ Ниһайвтена ахырына
49Мостосна аерым
Бу язучылар һәр җирдә диярлек без кабул ителгән җирләргә каоул ител-деләр (Әлбәт гә. Англия падишаһына күренү шикелле нилар местәсна* ) Мәдәни галәмдә гәзнтөчеләргә илтифат бик зур Аларны һәр җиргә кабул итәләр, һәр
жиргә кертәләр вә шул сайәдә ‘ һәр шәй 50 51 52 матбугатка чыга, һәр эш, һәр вакыйга матбугатта үлчәнә, хөкем вә ннтикад ’ ителәдер. Шулай итеп, әфкяре гомумия 53 хасил буладыр.
Юлда баручылар бик тиз бер-беремез илән танышып беттек. Берлингә кадәр артык эш булмады. Берничә мәртәбә станцияләрдә Хомяковның кызы Мария Николаевна үзенең фотограф аппараты илән рәсемнәремезне алды. Аннан кала һәркем үз бүлмәсендә укый иде. Гучков инглизчә зур бер китап укый иде, аңлавыма күрә. Англия тарихы иде. Минем илән бер бүлмәдәге граф Бобринский «Англиянең конституциясе» дигән бер’китап укырга тотынды. Графның кулында бу китапны күргәч. Маклаков уйнап:
— Ай-яй. граф, син Русиядәге конституциядән курыккан булып маташасың. Петербургтан китеп тә житкәнең юк, үзең Англиянең конституциясене үгрәнергә тотынгансың,— диде.
Граф:
— Мин ул конституциядән һич курыкканым юк. Мин сез кадетлар Русиягә кертергә тырышкан конституциядән генә куркам,—диде.
Маклаков:
— Алай булса, син курыкмый торган конституцияне Русиягә кертик, разый буласыңмы? — диде.
Граф буңа тугъры жаваптан качты. Бәхәснең ниһайәтендә Маклаков көлеп:
— Дөрест. син хөкүмәт кешеләре белән яхшы таныш, алай булса да. грани- цадан-фәләннән үтеп киткәнче бу китабыңны бер жиргә төребрәк тот. Белеп булмый, ихтираз 54 55 56 57 яхшы,— диде.
һәрберемез көлештек.
Баручылар төрле партиядән булганга, һәрвакыт уен-көлкеләр шул пар-тияләрнең фәрекъләренә даир иде.
Границага килеп життек. Андагы чиновниклар начар мөгамәлә итәрләр дип уйлаучылар күп иде. Ләкин аларның мөгамәләсе гаять назиканә булды. Белмим, бу көн китүчеләр арасында Дума әгъзалары булганыны белгәнгә күрәмедер, түгелмедер.
Границадан үттек. Германиягә чыктык. Хөдүдтән * үтеп, бераз киткәч ук мәдәниятнең башка икәне күренә карьйәләр ’ төзек, юллар матур, басуларда адәм кулы тимәгән жир юк; әле Литва полякларының басуларына татбикан'* фәрекь 58 бу кадәр, әгәр Германия юлларыиы, басуларыны безнең Урта Русия басуларына, юлларына, авылларына чагыштырылса, фәрекъ инсанны тагы да озын төшенчәләргә сәвекъ итәр59 60 иде.
Хөдүдтән иртә белән иртүк үткән идек, кич сәгать жидедә Берлингә барып керәчәк идек Бу көн бердә артык вакыйга булмады, һәркем йә укый, йә сәхраларны карый иде. Маклаков инглизчә үгрәнә иде. Көн бик матур, һава яхшы иде Биш-алты айдан бирле Дума залының, комиссия бүлмәләренең начар һаваларында утырып, кычкыра-кычкыра, сөйли-сөйли арыган башларга эштән туктап, яхшы һавада матур сәхра вә мәгьмүр" карьйә вә шәһәрләрне карап бару бик рәхәт тоела иде. Үземезне гуя имтиханнан муаффәкыйәт61 белән котылган таләбә" кеби хис итә идек.
Кич Берлингә килеп кердек; Берлиндә ике сәгать кадәр торып, поездны алыштырып, тиз генә киттек Бу урында Берлинне тәгъриф итмәячәкмен Чөнки бу юлга кереп китсәм, мин сәяхәтнамәне тиз генә язып бетерә алмам.
Берлиндә безне көткән Мәскәү депутаты. Икенче Думада думаның сәр- кятибе булган Челноков белән Совет әгъзасы Глебов безгә кушылдылар. Милюков вә Ефремов Каледә безне көтәчәкләр иде. Буннан соң вагоннарымызда йокладык Иргә белән уянганда Германиядән узып, Бельгиягә
50 Шул Сайәдә— шул күләгәдә, ышыкта
51 Шәй — нәрсә, әйбер.
’ Интикад - тәнкыйть.
53 Әфкяре гомумия — гомуми, уртак фикер (жәмәгатьчелек фикере).
’ Ихтираз саклану.
‘ Хедүд чик
’ Карьйә - авыл.
“ Татбикан чагыштырганда.
’ Фәрекь аерма.
59 Сәвекь итү юнәлдерү
" Мәгьмүр төзек.
60 Муаффәкыйәт— уңыш, яхшы нәтижә.
” Таләбә шәкерт, укучы.
җитәргә озак
калма! ан иде. Озак вакыт та үтмәде, Германиянең шимали 62 63 шәһәреннән Кельн шәһәренә җиттек. Вагоннардан төшеп карарга вакытымыз булмаса да, ул шәһәрдә мәшһүр католик кәлисәсенен 2 тышкы ягын күреп уздык. Буниан сон озакламый Бельгиягә чыктык.
IV
Бельгия вә Франция. Диңгез һәм Лондонга килеп керү
ельгия хакында берничә фикер язарга мәжбүрмен. Чөнки бу кечкенә мәм-ләкәтнең хәле мине бик озын төшенчәләргә салды; буйларны бунда язу файдасыз булмаса кирәк Бельгиянен бөтенләе безнен Русиянен бер зуррак өязе кадәр зурлыкта бер мәмләкәттер Шунда җиде миллионга якын адәм яшидер Иң әүвәл фикергә киләдер: бу кадәр күп кеше бу кадәр кечкенә сатхы арызда ’ ничек яшиләр? Ничек буйлар бунда ачтан үлмиләр9 Бунда безнең Русия мужиклары торса, һич шөбһәсез, бик күп ачлыклар булып, халык үлеп бетәр иде
Ләкин бу гайрәтле халык, үзенең тәкъдиренең, язмышының тарлыгыны күргәч, тиз генә чара вә әсбаб эзләргә тотынган. Әллә кайдан ярдәм көтмәгән, бушка вакытны үткәрмәгән Мөселман булмасалар да, «ләйсел-нисан әл-мәса- гый *» айәте кәримәсе муҗибенчә ’ гамәл итәр! ә уйлаган Мәмләкәтемез кечкенә, бунда үскән ашлык, богьдай безнең һәрберемезне туйдыру ихтималы юк. Инде нишлик, җыелышып-кычкырышып үликме? Ярдәм кайдан көтик? Хөкүмәттәнме9 Хөкүмәт үзе кайдан алсын? «Мәдәт» ходадан көтмәле. ләкин гадәте алла шулай җари ки *, һичбер вакыт хода, бәндә үзе тырышмаенча, адәм кулына бер нәрсәне дә китереп бирмидер. Алай булгач, нишләргә? Белый я кешесе буңа болай җавап биргән: «Инсан үзенә үзе ышанып, ярдәмне үзеннән генә көтәргә тиешледер Әүвәлдә, җир иркен вакытта, бабаларымыз аз-маз эшләп тә көн күргәннәр, ләкин инде хәят тыгызлык, читен, әгәр бу тыгызлык хәяттан куркакланып качарга, үләргә уйламасам, Инсан буласым килсә, бабаларым кадәр ике кат. өч кат эшләмәлемен, таки хурлык булган ачлык хәленә калмыйм», дигән Менә Бельгия халкының уе-фәлсәфәсе дөньяда тормыш нә кадәр агырайган саен, шул дәрәҗә эшчәнлекне арттырып, хурлык, ачлык хәленә калмау
Бу фикер, болай уйлау бу көндә бөтен Яурупа халкына кереп урнашкан Бу фикергә бары безнең Русия кешеләре вә Шәрекъ кавемнәре генә барып җитмәгән Җитәрләр, хәят безне дә тиздән чыбыркылар Ләкин куркылачак хәл будыр
Хәятның читенлекләре яурупалыларны чыбыркылый да фәг алиятләрене. эшчәнлекләрене, гайрәтләрене арттыра Безнең исә бу хәят зарбәләре ’ бик тиз хәлдән тайдыру, үлтерү ихтималы бар Алла сакласын! Минем фикеремчә, без русиялеләр гомумән, шәркый Русия халкы хосусән * белергә тиешмез ки, дөньяда тору коннән-кон читенләнә барадыр, истикъбальдә * хәят дәһшәтле бер моҗадә- лә‘° хәлене алачактыр.
Без бу «мөҗадәләи хәят»ка хәзердән үк хәзерләнә башларга тиешмез Әлбәттә, иске тормыштан аерылу читен, Русиядә авыл халкы җәйне бер-икс ай эшли дә, кыш буенча пич башында ята иде Безнең төрки кабиләләрдә исә ирләре бөтенләй бер эш эшләми иде диярлек хатыннары суккан киезләр! ә утырып, хатыннары сауган сөттән ясалган кымызны эчеп тик рәхәтләнеп утыралар иде Ара-тирә күрше кабилә илән суг ышып алалар иде Бу бик күңелле иде эш юк. һәрвакыт бәйрәм иде Бу көн авылга җырчы килә, иртәгә такмакчы килә Уен да көлке. Әлбәттә, бу хәяттан аерылу, бу рәвештә
62 Шимали төньяк
1 Калиса чиркәү, собор
I Сатхы арыз жир өсте
* Лзйсел-нисан ал-масагый тырышмаган алам түгел
’ Муҗибснчә гәртибенчо
• Шулай җари ки шулай ага, лавам игә кн
’ Зарбә тукмак, удар
• Хосусан бигрәк тә.
* Истикбалъдо киләчәктә
10 Моҗада лә бәхәс
" ЛябеМә котылгысыз
63 Әл-видагъ хуш, сау бул
Б
тормышка әле лябеддә «хуш. сау бул» дип әйтү бик читен. Ләкин, әгәр дөньяда торасымыз килсә, шәркыйләр гомумән, без русиялеләр хосусән, бу иш «аз эшләү» тормышына әл-видать12
дияргә тиешмез. Инкяр итмим, бу әл-видагь бик авыр. Дөньяда һәр видагъ, һәр аерылышу бик читен, ләкин лязем Балалыктан чыгып, атаң эшкә җибәргәндә дә балалыктан аерылу бик авыр буладыр. Ләкин буңа карап гомергә бала булып булмыйдыр, бер бөлугь 64 65 заманы киләдер. Инсан булырга тиеш буладыр. Шуның кебек үк. милләтләргә дә сабавәттән 2 чыгып, балигъ булырга тиеш буладыр. Эшкә тотынырга вакыт килеп житәдер.
Бу вакыт безнең Русия әһалисенә килеп житте. Аграрный мәсьәлә диямез, рабочий мәсьәлә диямез, һижрәт мәсьәләсе диямез. Буйлар һәрбере, әгәр тирәнрәк уйлап каралса, «артык эшләү яки күбрәк эшләү» мәсьәләсенә кайтып калалар. һәр шәй бу мәсьәлә әтрафында 2 тулаша.
Гамәл, сәгый 4 вә гайрәт. Вә бу сайәдә хәятның агыр. үткен тешле чарык-ларына килеп кысылмау.
Менә бу хәлне яурупалылар аңлаган. Менә бу Бельгиянең хәленә бераз дикькать итик: 11 375 квадратный миль кадәр җирдә жиде миллион кадәр кеше яшидер һәм дә ничек яшидер! Имин булыңыз, ач кеше юк Простой эшчегә кадәр көндә ике мәртәбә итле аш ашыйдыр; мәмләкәт шулкадәр бай, иң гади эшчегә кадәр аенда кырык сумнан ким казанмый.
Ничек итеп болар бу хәлгә килә? - Бик күп эшләп; Бельгия халкы гүя үз-үзенә дигән: «Иген игеп кенә бу кадәр аз жир илә без һәрберемез туя алу ихгималымыз юк. Без башка кәсеп итик. Без башка мәмләкәтләргә кирәк нәр-сәләрне ясап сатыйк, бу акчага үземезгә лязем ашау нәрсәләрене алырмыз,— дигән Без сату вә фабрикачылык юлына керик» — дигәннәр. Бәхетләренә каршы, фабрикачылыкка лязем булган жир күмере дә мәмләкәтләренең астында тулы икән Затән 5 жир күмере күп булу бу халыкны фабрикачы иткәнме, яки халыкның күплеге фабрикачылыкка сәвекъ 6 иткәнгә, бельгиялеләр жир күмеренс эзләргә мәжбүр булганмы?
Бу хакта бер мөбахәсә 7 ачарга да мөмкин Бундый мәсьәләләрдә сәбәп бер генә булмый, галә-гайне заманда мәгълүл була *. Мәгьлүл галә була. Гомумән, иҗтимагый мәсьәләләрдә бу хәл ярыйдыр.
һәр иә исә, бу мәмләкәт дөньяның иң эшчән, иң бай бер мәмләкәтедер. Бу мәмләкәтнең фабрикалары вә бу фабрикаларда эшләнгән маллар — өмтәга ’— дөньяның һичбер мәмләкәтенә юл куймыйдыр.
Бу мәмләкәттә ясалган маллар мәдәнияткә иң кирәк нәрсәләрдер. Машиналар, комачлар, постаулар вә һакәза10 Буннан башка, Бельгия үзеннән арткан жир күмерене дә бик күп сатадыр Буңа карап иген тарафыны бөтенләй ташлаган дип белмәңез. Иген игүдә дә Бельгия беренче урынны тотадыр. Шул кечкенә жир өстеннән мөмкин кадәр иң күп ашлык алалар, әллә никадәр хайваннар үстерәләр. Хөлясан", ничек кенә итеп җирнең өстеннән-астыннан файдалану мөмкин булса, шуны эшлиләр Шулай тырышу аркасында бельгиялеләр мәмләкәтләрене беренче бай мәмләкәт дәрәҗәсендә тоталар. Бу мәмләкәтнең акча вә капиталлары бөтен дөньяда эшлидер. Бу мәмләкәтнең кешеләре дөньяның һәр тарафында мәдәният тараткан хәлдә кесәсене тулдырадыр. Бу хәл ничек мөмкин буладыр? Тәкрар әйтәм. бу мәмләкәт халкының армый-талмый бик күп эшләве аркасында.
Бельгия бер баштан икенче башына кадәр бер завод вә фабрика хәленә килгән дисәм, мөбаләга12 аз булыр.
Бельгиядән үткәндә, Германиядә вә Франциядәге кеби, авылсыз басулар һич юк. Ун^унбиш сажинда бер йорт булмаган бер жир дә юк. Дөрест, без үткән җирләр бик тәҗарәт вә сәнагать" мәркәзе булган җирләр иде Алай булса да, бу мәмләкәтнең кувәи мәгъмүрияте14 дикъкатьне җәлеп итми калмыйдыр.
64 Болугъ— җитлегү, балигълык.
I Сабйват сабыйлык.
’ Әтрафында—тирәсендә.
* Сәгый тырышлык.
’ Затән — үзе
‘ Сәвекь итаәнгә — этәргәнгә
’ Мөбахәсә— бәхәс, сүз көрәштерү
• Галә-гайне заманда мәгълүл була үз заманы сәбәпләренә нигезләнгән була.
’ Өмтәга —сатыла торган мал, әйбер.
Вә һакәза — һәм башкалар.
" Хөлясан - җыеп әйткәндә, кыскасы.
65 Мөбаләга— арттыру, күпертү.
” Тәҗарәт вә сәнагать сәүдә һәм промышленность
14 Кувәи мәгъмүрият — төзелеш куәте.
Бу кадәр фабрикачылык, бу кадәр эшләүнен уңгайсыз тарафлары да бар. Социализм вә гамәлә 1 мәсьәләләре шушы уңгансызлыклар эченнән килеп чыгадыр. «Мал» илән «гамәл» мөжадәләләре шундый фәгалийәт әүжбиләгә 66 67 68 69 70 71 житкән вөсталарда туадыр Бу жир буйларны тәфсыйль урыны түгелдер. Ләкин шул кадәресспс әитим. без. әксарийәть 2 нәзары илән әйткәндә, пич башында ягучыларга, хозур гына кымыз шапыручы кавемнәргә мал вә гамәл мөжадәләсе. хәл вә нәзариясене нә тәнкыйть итәргә вә нә тәкълид итәргә иртә вә ояттыр Буннан дәм өрәсе килгән кешегә: «Уңмаган, ялкау, ни сөйлисең'’ Эшлә әүвәл» — дигән фикер авызга киләдер
Франция хөдүденә життек.
Франциягә керү. Франциянең мәгъмүрияте. Бу хактагы җаһил фикерләр. Диңгездә. Франциягә Дума сәяхәте.
Милюковның тырышлыгы. Лондонга җитү
—. ранциягә кергәндә поезд алыштырмадык. Шул ук поездга Бельгия
Мәэмүрләре • җиренә француз Мәэмүрләре менде Германия вә Бельги- янең акрын вә салкын табигатьле Мәэмүрләреннән соң сөемлс. ачык, сөйләшер! ә ярагучан мәэмүрләр һәр каюмызга гаять хуш тәэсир итте Хосусән ул матур француз лисанында сөйләшү тавышлары күңелгә гаять хуш килә иде Германия вә Бельгиядән үтеп Франциягә чыкканда хис ителгән хисне нигә кыйас итим 72 73 74 икән?
Бик яхшы танымаган. гакылы салмак бер кеше белән азрак эчпошып сөй-ләшеп утырганда, искедән таныш, шат. якын бер дустың килеп кергәндә ничек мәмнүн булсан. Германиядән яхуд Бельгиядән соң Франциягә кергәндә һәм шундый бер шатлык хасыйл буладыр Бу хәлне бу сәфәрдә генә хис вә тәҗрибә итмәдем, буннан башка вакытта Франциягә килгәнем вакытларда һәм гайн хәлдә ’ булган идем.
Поезд бик каты соргать ’ илә Франция жиреннән тәгәри башлады һава кичә Германиядәге кеби матур, саф. ачык иде. Эссе түгел иде Франциянең шимале шәркыйсеннән үтә идек
Франциянең бу кыйсеме игенчелек, хайван асрау илә көн күргән кыйсемедер.
Алдымызда матур игенлекләр, мәгьмүр карьйәләр, яшел болыннар, зур һәм вак. ике тарафы тезелеп, агач утырткан бик матур таш юллар күренә иде Бу юллар һич шөбһәсез Германиядөгсдән һәм Бсльгиядәгедән матуррак иде Безем Русиянсң күп җирендә матур юл дигәч, нә икәнен дә аңламыйлар Яурупада юл көпчәк эзе төшкән, арбалар уза торган, басуның бер кырында чокырланган сызыклр дигән сүз түгел. Яурупада юл ясалган, төзелгән, тәгъмнр ителгән75 76 бер нәрсә. Яурупада ике иң кечкенә карьйә юктыр ки. арасында икс тарафы агач илә зиннәгләнгән. тигезләп таш җәелгән, һәр лязем җирендә күперләр ясалган бер юл илән берләшкән булмасын. Яурупа көзге былчырак, язгы юлсызлыкның нә икәнен белмидер. Хосусән бу хакта Франция юлларының пөхтә вә матурлыгы гаҗәсптер. Франция үзенең юллары матурлыгы илән искедән ифтихар итә" килгән бер мәмләкәттер Франция юлларының шулкадәр матур җирләре бар ки. үзеңне бер бакчада зан итәрсең77
• Галюм эшләүче, гамәл итүчеләр (ипчеләр) 67 Фнгсыийәт оуҗбиаогә эшчәнлек югары ноктага
’ Әксарийот күпчелек
69 Нозарич теория
• Дом сулыш
• Моэмүр чиновник
’ Кыйас итү охшату, чагыштыру
• Гайн хллдо шул хәлдә.
• Соргать тизлек, ашыгычлык
'° Гогьмир ите I.OH тезекләнлерелгон
" Ифтихар итү мактану, горурлану
•» Зан итү уйлану, хис итү
Юлның ике гарафыны. зур күләгә бирә торган агачлардан башка, башыны тигезләп киселгән акация илән зиннәтләгән буладыр
Поезднын тиз баруы һәркемне йокымсырап барудан уяткан иде Иптәш78 79 ләремезнең күбесе вагонның коридорына чыкты. Болар да Франциянең мәгь- мүриятенә дикькать иттеләр.
Граф Бобринский миңа:
— Менә, Максудов, сезнең сөйгән мәмләкәтеңез,— диде.
- Аны якыннан белсәңез, сез дә сөяр идеңез. Бу французлар яхшылап танылганда сөймәслек бер халык түгел. Анларнын мәмдух1 сыйфатлары косур- ларыннан2 артыграк,—дидем.
Мин буны әйтеп бетерер-бетермәс граф.
— Мин үзем дә французларны фәүкыльгадә яратам Минем бу мәмләкәттә бала вакыттан бирле хатирәләрем бар,—диде
Графның бу фикеренә Шидловскнй һәм тагы берничә кеше катышты, гомумән, хор илән Франция вә французларны мактарга тотынды.
«Новое время» мөхбире Суворин да безнең илән басып тора иде. Мин аңа да карап дидем:
- Бездә юкка Думада уңлар Францияне җай чыккан саен кагалар,—ди-дем - Бу сәнә бер уң депутат: «Харап булачак Франция», диде; менә карыйк инде, бу мәмләкәт харап булып барганга охшыймыдыр? Карыйк бу Матур карьйәләрне. карыйк бу юлларны, карыйк бу игенлекләрне, карыйк басуларны сугара тортан су каналларыны — арыкларны, карыйк бу үсеп яткан бәрәкәтле богъдай басуларыны. карыйк чәчеп үстергән мул печәнлекләрне, карыйк бу симез хайваннарны, карыйк менә бу һәр авылның уртасындагы мәктәпләрне. Ничек итеп бу мәмләкәтне харап була дияргә кирәк? — дидем. Бу мәмләкәтнең мәгарифенең алда икәненә һичкем бер сүз әйтү ихтималы юк Байлыклары исә галәмгә мәшһүр; безнең Руснягә 13 миллиард кадәр акча биреп тора алалар. Бу Францияне бетә дию безнең Германияне яраткан ун матбугатның эшедер,— дидем.— Асылда уңларның харап була-фәләннән Максудлары Франциянең хөрри- ятене күрә алмаудан башка бер нәрсә дә түгел,—дидем
Бу сүзләрдән соң граф Бобринский:
— Сез нинди Франция мөдафигысеңез!*—диде.
Шидловский, зирагать4 жәһәтеннән Франциянең алда булуыны авылларда милекнең хосусый булуыннан, дип бәян итте (Шидловский 9 нчы ноябрь законының докладчигы иде). •
«Новое время» хужасының угылы Суворин диде:
— Мин Максудов рассуждениеләрене дөрест табам; Франция дөресте дә дәүләт вә байлык ягыннан замечатальный бер мәмләкәт, мин бугенге фикер- ләремезне үземезнең гәзитәгә һич шөбһәсез язарым, диде.
Шулай сөйләшә-сөйләшә барганда диңгез кырыендагы Кале шәһәренә килеп життек. Кале тугърысында: Англия илән Францияне аерган Ла-Манш диңгезенең иң тар жиредер. Диңгездә озак йөрергә яратмаган кешеләр һәрвакыт Яурупадан Англиягә Кале аркылы чыгалар.
Каледә безне көтеп торган Милюков вә Ефремовны таптык. Поезддан төшү илән тугъры пароходка мендек. Диңгез пароходларыны бу урында тәгьриф итүтә хажәт юк Диңгез тыныч иде, пароход бик аз селкенә иде Шуның өчен диңгез авыруына мөбтялә5 кеше күренмәде. Диңгездән кичү илле дәкыйка* кадәр дәвам итте.
Бу мөддәттә Думада бәйнәлмиләл’ группасының рәисе Ефремов миңа үзенен ике көннән бирле Парижда булганыны, Парижда байтак парламент әгьзаларыны күргәнене, үткән сәнәдән Берлиндә танышкан француз депутатларының мина сәлам әйткәнене сөйләде вә Лондоннан соң бер генә көнгә булса да Парижга сутылуымызны үтенгәннәрене белдерде.
— Бу ел Парижга керү чын сәяхәт саналмый, шул. Дума әгъзаларыннан чын сәяхәтене ничек ясарга, кайчан ясау хакында бер киңәш зиярәте булып кына саналачактыр,— диде.
Бу Думаның бәгьзы кешеләренең Парижга бару вә француз депутатларының Петербургка килүләре мәсьәләсене асылда үткән сәнә
1 Моидух — мактаулы.
1 Косур — кимчелек
' Мөдафигь -саклаучы.
' М,>бни нигезләп.
’ Са.чсате хирилсич 1 ышкы сәясәт
■ Ктиеф итү ачу. төшенү
• Сахилем диңгез ярына
• Moiuah.uk> итү күз белән күрү
Берлиндә Ефремов белән мин кузгаткан идек Мин бу хакта Думада бәйнәлмиләл группасының икенче
кятибе булу мөнәсәбәте илә француз депутатлары илән хатлар да язышкан Ид5М БУ хатлар язышу хосусый булса да, буны бәйнәлмиләл группа рәисе Ефремов тан башка Милюков. Гучков вә Хомяков кеби кешеләр һәрберсе белә иде. Без Франциягә чакырылган идек. Әгәр дә кинәттән Англиядән чакыру-дәгьвәт төшмәсә. без бу сәнә Англиягә бару урынына Франциягә барачак идек.
Ләкин Англиягә бару Франциягә бару фикерене бетерде түгел, билгакес. куәтләде Француз депутатлары әүвәл Англиягә баруга бер дә үпкәләмәделәр, дөньяның иң иске парламентына ин әүвәл бару бер дә гажәп түгел, табигый, диделәр
Шул сәбәпләргә мәбна1 Ефремов мина:
— Лондоннан соң берничәмезгә Парижга керергә тугьры килер, -диде Бу мәсьәләне бездән ерак түгел укып утырган Милюковка да сөйләде
Милюковның укыган китабына дикъкать иттем Франциянең ин зур гәзит- ләреннән «Тан» гәзитәсенең зур мөхәррирләреннән мосье Тардьенын «Сәясәте хариҗия»2 дигән китабы иде Бу Милюковка хәйран калмау мөмкин түгел. Бертуктамый укый. Карый, тикшерә; бертуктамый үзенең мәгълүмат чемоданы- ны тутыра, мәгълүматыны яңарта барадыр; һич арымый, һәрвакыт сәяхәттә, бүген Америкада, соңра — Болгариядә, тагы бераз соң —Төркиядә Нйндәй генә мәсьәләдән сүз ачсаң, ярты, кайчакта берничә сәгать сөйләрлек мәгълүматы бар. Нә кадәр куәтле бер баш! Нинди каты бер гайрәт! Нинди арымас бер фөгалийәг!
Никтер, шул көн Милюковның, игътибарының, шөһрәтенең вә хәкыйкый игътидарының сәбәбене хис вә кәшеф итәр’ кеби булдым, үз-үземә Милюков тикмәгә Милюков түгел, дидем
Диңгез пароходы Англия сахиленә4 килеп туктады. Пароходтан Дувр шәһәренә төштек. Бунда һәм Каледәгс вокзал илә пристань бер җирдә үк. мәшәкатьсез күчеләдер
Безгә махсус хәзерләнгән вагон илә Лондонга юнәлдек Бик арыганга күрә, вагон тәрәзәсеннән күп карый алмадык Алай булса да. күз салгаладым Яше г- яшел болынлык вә басулар күренә иде Әллә кайдан башыма кереп калган. Англиядә яшел басулар көннән-көн юк була бара, дигән сүзнең ялган икәнсне мөшаһәдә’ итдем.
Буген якшәнбә булганга, якшәнбә көн Лондонда һәр шәй ябык булганга, вокзалда рәсми кабул булмас, диделәр. Арыган идек Фәбиһа вә нигамә§§§§§§§§§§§§§§§§§§§§. дидек Алай булса да. вокзал төрле гәзитә мөхбире, фотографлар илә тулы иде Аннан башка профессор Перс вә башка берничә, югарыда мәзкүр комитет кешеләре дә каршы (алырга ped.) төшкән иде Безне вокзалдан автомобильләргә утыртып. Лондонның иң зур миһманханәсе «Вестминстер палас һотел» (Westminster palase hotel) дигән һогелгә алып киттеләр
VI
Лондонда килгән көн кич. Ирландияле-ләр табигате.
Тәрәкъкыйпәрвәрләр клубы. Англиядә клублар хәяты.
Лондонда беренче көн Рәсми кабул. Ло-ндонны карау
илг әч үземә тәгаен ителгән бүлмәгә нәрсәләремне бераз урнаштырт ач ук. frZ* IBOHOK басып. хадимне чакырдым Французча тиз генә «Ванна хәзерли -IX аласызмы», дидем Хадимә бер сүз аңламады.
§§§§§§§§§§§§§§§§§§§§ Флииһа м ншама бик хуш.
I I -К У-№ и
Мин Германиядә, Швейцариядә миһманханәләрнен һәрберендә хадим вә Хадимәләрнең французча белүләренә өйрәнгән идем. Англиядә эш бүтән икән. Англиядә простой халыкта әжнәби лисан 1 белү бер дә мәгьруф 1 түгел икән.
Мин бервакыт Франциядә вакытымда җәй көне бераз инглизчә үгрәиергә маташкан идем, шул вакытта үгрәнгән берничә йөз сүз вә җөмлә тәркибе рәвеше әле дә хәтеремдә иде. Шул белгән сүзләремнән кушып: «Хәзерләргә мөмкин буламы?» — дигән сүзләрһе оештыра алдым. Ләкин «ванна» кәлимәсене белмим. Тиз генә чемоданымны чишеп, лөгатьнамәне алдым. «Ванна» кәлимәсене һәм таптым «Бат» икән. Ләкин аның белән дә хадимә оештырган жөмләне тиз аңламый кәефне җибәрде.
Шулай хадимә илә бәйләнешеп торганда каршы бүлмәдән безнең мөкяләмә- не ’ ишеткән Милюков килеп чыкты:
— Сез «бат» кәлимәсендәге «һ»ны «т» кеби тәләффыз итәсенез *, бу — француз тәләффызыдыр. Буны «тс» кеби сакау тәләффыз итәргә тиеш,-—диде. Вә тиз генә кызга минем морадымны аңлатты.
Рәхәтләнеп «бәтс»дә юынганнан соң, якаларымны ^ә пиджәкләремне алыштырып. түбәнгә, кичке тәгамга төштем. Тәгамнан соң комитет кешеләреннән бер яшь егет:
— Әфәндем, әгәр арыган булып, ятарга теләмәсәңез, эстәсәңез, сезне тәрәкъ- кыйпәрвәрләр клубына алып барам Сез ул клубта бу көннән игътибарән 81 82 83 84 85 бер айга кадәр әгъзасыныз.—диде.
Ваннадан соң рәхәтләнеп киткән идем Йокласым килми иде, кабул иттем. Миңа җитәкчелек итүче яхшы гына французча сөйли белә торган бер егет иде. Тиз генә үзенең кем икәнене сөйләде. Гәзитә мөхбире икән. Күптән түгел Ираннан, Тәбриздән кайткан Анда байтак заман «Таймс» вә аннан башка бер гәзитәдә язып торган икән. Үткән сәнә Төркия вакыйгаләре заманында Салоникада булган икән. Ираннан вә Төркиядән бәхәс иткәч, мин мөселман вәкиле икәнемне әйттем.
— Мин аны беләм,—диде.— Комитет мине, сез мөселманнар илә мөгамәлә итә беләсеңез, французча да беләсене^ дип, сезгә тәгаен итте. Комитетка сезнең безнең телне белмәвсңсз дә мәгълүм иде,—диде.
Егет — шатырәтле 86 87 88 Үзенең башына килгән бөтен хәлләрдән озын бәхәсләр итәргә башлады. Табигате инглизләр хакында минем белгәнемгә бер дә охшамый иде. Ачык, уйный-көлә Ахыры үзе дә минем баштагы бу сөаль хәзерләнгәнне сизде бугай:
Минем тип сезгә бәлки гаҗәп күренә торгандыр. Инглизләр хакында әҗнәбиләр ’ арасында мәшһүр булган мисалга тугъры килмим, шулай бит89 Мин бу жәзирә инглизе түгел, мин ирландияле,—диде.
һәм дөресте дә, буннан соңра мин байтак ирландиялеләр күрдем. Алар бер дә салкын түгел Бик сүзчән, көлүчән, ачык. Сима * җәһәтеннән һәм зур фәрекь бар. Ирландиялеләр күбесенчә кара, хәлбуки инглизләрдә иң таралган тип сары типтыр
Шудай сөйләшкәндә клубка килеп җиттек.
Кердек. Клуб— бер «Сарай». Клуб хәятынын фазыйләтләрене ’ күптән ишетсәм, бу хакта укысам да, бүгенгә кадәр буны хис иткәнем юк иде. Без килгән клубнын рәсми исеме Натионал либерал клуб («Насионал либерал клуб»), бунцн әксәр әгъзалары — парламент әгъзалары, депутатлар имеш Аннан кала әдип, журналист вә сэрлар да дахил имеш.
Иң әүвәл барып кердек икенче каттагы укый-укый чәй яхуд башка нәрсә эчә торган җиренә Бер дә безнең Русия клубларына охшамыйдыр Бунда үзеңне хосусый йортка кунакка килгән кеби күрәсең, һәр җирдә йомшак палас жәелгән. һәр җирдә уңгай-уңгай, йомшак сәхтиян белән капланган урындык-креслолар; һәр җирдә вак, түгәрәк өстәлләр Дикъкать итәчәк бер хәл: урындыклар да. өстәлләр дә бик тәбәнәк. Боларның болай булуы клубка тагы
81 Әҗнәби шсан — чит тел.
1 Мәгъруф билгеле, мәгълүм.
’ Мокяләмә—сөйләшү, гәп.
84 Тәләффыз итәсеңез— әйтелештә бңрәсез
85 Игътибарән — башлап.
* Шатырәтле—җитез, шаян
’ Әҗнәбиләр — чит-башка милләт кешеләре.
• Сима — чырай, төс
’ Фазыйләт — өстенлек.
да бер хуш рәң90 бирәдер.
90 Рәч — төс. рәвеш.
Аннан сон уку бүлмәсенә кердек, һәртөрле инглиз гәзитәләре илә залнын әтрафы тулы Әжнәби гәзитәләр аз күренә, бер-ике француз гәзитәсе күрдем Буниан башка дикъкать ителәчәк нәрсә өстәлдә бюджет проектлары вә башка әллә никадәр закон проектлары ята иде Күренә ки. әгъзалар арасында депутат күбрәк, юкса бу күңелсез нәрсәләрне укучы күп булмас иде
Уку бүлмәсенең өстәле бик уңгай. һәр укучыга махсус, вак электрик лам-палары бар. Шуннан ерак түгел бер кечкенә бүлмә язуга махсус
Буннан соң биллиард бүлмәләрене. уен бүлмәләренс карагач, янә каһвә эчә торган бүлмәгә кайттык Җитәкчем мина бу клуб вә гомумән кдуб хәяты хакында мәгълүмат бирә иде.
Лондонда бундай зур клублар җитмешләп бар имеш Бунларга әгъза булу бик асат түгел имеш Бердән, әгъзалыкка кабулдан әүвәл бик каты бер сайлау бар имеш Буннан башка, кергәндә 25 фунт стерлинг кадәр, ягъни икс йөз илле сум чамасында бер мәбләгъ' түләгәннән башка, бердә һәр ел илле сум кадәр <<сәнә- вия»1 түләргә кирәк була икән Ләкин әгъза булгач, һәртөрле уңайлыклар бунда мәүжүд чәйханә, көтебханәсе. кыйраәтханәсе1, уснханәсс Ашханәсендә Лондонның ин яхшы рестораннардан яхшырак ашарга мөмкин була имеш Бәһасе төшкән бәһасенә бирелә имеш.
Инглизләр буш булдымы, клубка чаба имеш, клублар инглиз хәятында бик зур роль уйнаганыны шунда да күрергә мөмкин күбесенчә визит картасына кайсы клуб әгъзасы икәне язылган була Кызыꇇ‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡‡ §§§§§§§§§§§§§§§§§§§§§§§ һәр мәмләкәттә бер җыелып сөйләшә торган бер җир буладыр. Французларда күрешү, сөйләшү каһваханәләр- дә була, немецләрдә сыраханәләрдә була, төрекләрдә һәм каһвәханәдә Безем Казан исламнарында — чәйханәдә вә һакәза; һич бер мәмләкәт юк ки. кешеләр өендә генә утырсын
Безнең русларда акрынлап клуб хәяты модага кереп барса да. клублар күңелсез, рухсыз, әксәрия рестораннарга, эчке җирләренә охшыйлар Клублар тыныч кына барып, дустлар белән сөйләшеп утырып, сөйгән гәзитәләрне укып, бераз дөнья әхваленнән хәбәрдар булып, теләсәң, аз гына берәр уен уйнап эчпошканыны бетереп кайта торган булырга тиеш. Безем Петербург клубларын да ин әүвәл клубка керсәң, күзгә төшкән тау кадәрле мөскират4 и лә тулган буфет була Ләкин инде Петербургта һәм яңа тәртиптә берәр кружок, оик күне тле клублар ясадылар буг ай
VII
Лондонда беренче көн. Килүемезне рәсми тәб-рик. Лондон хакында берничә мәгълүмат. Лон-донны тамаша. Лондон Биржасы. Англия бан-
кысы
герме беренче июньдә иртә белән торып, миһманханәмезнең йимәк’ са Елонында каһвә эчкәннән сон. һәрберемезне «Мөдәббирләр» (мөдәббир дип комитет тарафыннан куелган кунакларны алып йөртүче кешеләрне атыймын Инглизләрдән профессор Перс вә саир. безнең арадан Эвегиннев) безгә махсус тәгаеи ителгән салон бүлмәгә чакырдылар Бет. һәр депутат в<> Совет әгъзалары, салонга җыелып озак утырмадык Безне рәсми кабул игәргә берничә кеше килде Боларнын башында Англиянең безем Государственный Советы кабиленнән* булган Лордлар палатынын әгъзасы вә бәйнәлмиләл группасының рәисе лорд Унрдэль иде Лорд Уирдэль безгә оезне чакырырга кл тышкай бөтен Англия халкы исеменнән инглизчә «Хуш килдеггег йогыш сон ләп буңа Хомяков рәхмәт укыды Буннан сон Лондон дарелфөнүне профех сорларыннан берсе ген., бер кечкенә нотык сөйләп, буңа Милюков җавап бнр к Хомяков та Милюков та инглизчә беләләр Ьолардан башка
' Мәбләгъ сумма, акча күләме
• «ССМҺММЧ* еллык (взнос)
• Кыйраәтханә уку бүлмәсе
• Мткират исерткеч эчемлек
• Йимәк -ашау
§§§§§§§§§§§§§§§§§§§§§§§ Кабиленнән төркеменнән, даирәсеннән
' Даре иренун университет
II*
Шидлоэский.
Бобринский. Звегинцев инглизчә бөтенләй яхшы сөйлиләр. Калганнары сөй-ләшерлек белмиләр. Бу кечкенә нотыклардан соң лорд Уирдэль безнең көн эчендә ниләр кылачагымызны. кай җирләрдә булачагымыз хакындагы програ- мны укыды Буннан соң бер почмакка оештырып, һәрберемезнен рәсемнәремезне алдылар. Бу рәсем, мәгаттәәссеф1. начар төште. Шул начар көенчә бөтен Англия рәсемле гәзитләрендә сәяхәт итте Арамыздан бары бер-ике генә кешене яхшылап танып була иде Кем белсен, бәлки рус гәзитәләренә дә күчкәндер.
Бу мәрасимдән2 соң, Мөдәббирләр игълан иттеләр ки, буген ике төрле эш бар. берсе Лондон дарелфөнүн профессорлары мәгыйтендә’ Лондонны карап йөрү, икенчесе Лондоннан ерак түгел бер шәһәрдә булачак бер тарихи бәйрәмне карар!а бару, диделәр. Депутатларга икегә бүленергә кирәк була, диделәр. Минем авылга барасым килмәде. Лондон караучыларга кушылдым.
Профессорлар илән бәрабәр урамга чыктык Автомобильләр көтеп тора иде. Миһманханәмезнен коридорында гәзитә мөхбирләре тулган кеби, урамда һәм рус депутатларыны карыйсы килгән кеше тулы иде. Рәсми кунак булганга, без һәрвакыт урамга чыкканда башта цилиндр кияргә мәҗбүр идек Өстебездә иртә белән пиджәк. өйләдән соң — сюртюк, кичке мәҗлесләрдә һәрвакыт фрак кия идек.
Автомобильләргә утырып Лондонны карарга киттек.
Иң әүвәл мөһим урамнарыннан узып, бер дәрәҗә зур урамнарының ничек салынганы хакында вә Лондонның гомумән мәүкыйгы4 хакында бер фикер хасыйл иттек. Янымыздагы профессор вә кичәге ирландияле егет французча һаман кирәк бәйанәтне сөйләп кенә торалар иде. Мин дә аларнын Лондон хакында безгә сөйләгән тәфсыйләтләреннән, үзем күргәннәрдән җыелган мәгъ-лүматымны сезгә язам
Лондон
ондон —дөньяның иң зур шәһәредер. Бу көндә Лондонда биш миллион чамасында халык яшидер 1891 иче сәнәнең тәхрире нөфүсенә’ күрә, Лондонның үзендә 4.211.056 торучы кеше бар имеш. Хәлбуки, дөньяның иң зур шәһәрләреннән Парижда мәҗмугъсы өч миллион кадәр генә кеше яши.
Лондон әһалнее. халык күплегеннән киная итеп. Лондонда Шотландиянең пайтәхете булган Эдинбург шәһәрендәгедән күп Шотландия кешесе булганыны. Фәләстыйндәгедән дә күп яһүди булганыны, Румадагыдан да күп католик булганыны. Ирландия мәркәз идарәсе Дублиндагыдан да артык ирландияле булганыны сөйлиләр.
Ләкин Лондонның зурлыгы хакында бер тасхих6 лязем. Лондон Париж кеби бер шәһре вахид7 тү1ел. Лондон зурая-зурая бер-беренә килеп кушылган дүрт шәһәрдән мөрәккәб. Шуның өчен әһәмиятле булган, мәркәз булган җире Париждан бер дә зур түгел Билгакес.
Лондонның беренче тәэсире бик яхшы түгел: Лондон, шөбһәсез, Париждан да. Берлиннән дә ямьсез. Лондонда Париждагы кеби мәһабәт мәйданнар да юк. Берлиндә! е тәмизлек’ тә юк һәр шәйдән әүвәл күзгә төшкән нәрсә—зурлык. Зурлык вә күплек. Урам, урам, тагы урам Урам тулы кеше, извозчик, кеше, извозчик Автомобиль белән чабамыз Янә урам, янә кеше. Магазин, кантор, банкы Бу тулы кешеләр һәрбере кыймылдый Әллә кая бара, килә Җөмләсенең бер планы, уе бар тикмәгә чапмый. Бөтен шәһәр гөжелди Автомобилемез һаман бара.
Мин янымдагы яшь профессордан сорадым:
- Лондонның һәр җирендә шулай тыгызлыкмы, әллә бу кыйсьме генәме?— дидем.
Башка әтрафы бу кадәр тыгыз түгел. Сезне без хәзер иң галәбәлек93 булган, сәүдә вә тиҗарәт мәркәзе булган Сити (City) дигән җиренә китердек.
• Тары лшгъиарачсешһ гөзү-архигсктура ысулында 1 Ихтиаи белгечлек.
• Ла.ишю»! соклану дәрте
4 Кяги<) кыйммәтле когазь.
’ Әүракы салюни.ч акча язулы кагам, (акция)
Менә хәзер Биржага килеп житәмез. Биржаны кереп карармыз.— диде.
Озак үтмәде, автомобильләр Биржага килеп туктады Тыштан бер дә мөһим бина булып күренмидер. Тәбәнәк бер бина. Алдында курант, тарзы мигъмаримә- сендә таш баг аналар. Фасадның өсте кагында кинаяле рәсемнәр
Тижарәттән киная бер кеше үзенең имгиязларыны (привилигяяләрене) кулына тоткан, аның әтрафында, аның уң тарафында шәһәр головасы (мохтары) вә башка шәһәр Мәэмүрләре. бер гарәп, бер һиндстанлы, бер дә госманлы горки, сул тарафта инглиз сатучысы, бер кытайлы, бер кара негр. Болар һәммәсе бу Биржаның бөтен дөнья тиҗарәтенә мөнәсәбәте булганына бер галәмәт имеш . Биржаның эченә кермәстән әүвәл бер кечкенә даирә (двор) бар Бу данрәнсн әтрафында зур картиналар. Арада берсе мәшһүр Англия короличәсс Елизавета-ның рәсеме, ат өстендә. Бу рәсем алдында җитәкче профессор безгә диде
- Караңыз безем Елизаветаны, нинди матур рәсемлнләр. Ул андый матур хатын түгел иде. диде.
Мин буңа каршы
Билгакес. бу тарихан һәм матур хатыннардан санала түгелме’’ дидем Профессор көлеп: ,
Тарих га ялганнан күп нәрсә юк Минем үземнен дә ихтисасым- тарихтыр. Хәзерге яна тарихилык ысулы шул иске тарих ялганнарыны арчудан гыйбарәт - тср. Истикьбальдә бик күп тарих потларыны җимерергә тугьры килү ихтималдыр. диде
Безнең илә бәрабәр булган поляк депутаты Монтивил бу сүзләрне яратмады: Нигә тарихны җимерергә кирәк? Милләтләр тарихның матур сәхифәләреннән рух аладыр. Тарихның матур мисалларыны күреп, гайрәт вә хәмийәт94 хасыйл итәдер һәм милләт үзенең милләте тарихының матур сәхифәләрендә күңел юата, иегикьбале өчен өмидләрснс арттыра, диде.
Буңа каршы яшь инглиз профессоры:
Дорсст. ләкин шул ялган мәхәббәтләр, ялган мисаллар аркасында мәдәният юлыннан сабд, ялгыш юлларга кереп китәдер.
Яшь профессор шул юлда дәвам итәчәк иде Ләкин ул арада башка иптәш-ләрем килеп
Әйдә, тизрәк, өйләгә кадәр башка берничә җирне дә күреп өлгерик, диделәр.
Биржаның чынлап кягадләр4. әүракы сәмәния' сатуы була торган бүлмәсенә кермәдек. Ләкин ишектән карадык. Шау-шу җитәрлек иде.
Биржаның рәсми исеме Королевский Биржа Royal Exchange иде Буггнан соң Англия банкысына килдек
Минем фикеремнән яшь профессорның «тарих потлары» дигән сүзе чыкмый иде Бу егет ник болай үз мәмләкәте тарихына ямьсез карыйдыр9 Бу буның шәхси фикереме .’ Тарихта хәкыйка г ь эзләү ысулы булса да. бу ысул әсхабидә* бөтенләй үк искедән килгән тарихи олугьларны агып ташлаганга охшамыйлар Мисал фрагшу з мөәррихләреннән Сеньобос
Монда нә сер бар. дидем. Шөбһәсез, бу егстнеи бөтен тарихка нәзары. гарихс мәдәнияткә нәзары башка, дидем Моны белер өчен ерактан ки герен сорадым
- Сойләсәңезлә. профессор әфәнде, дарелфөнүн даирәләрендә Карл Маркс фәлсәфәсенең абруе бармыдыр9 дидем.
Егетнең чырайлары яктырды. Маркс фәлсәфәсендә тарихка нәзарнын әһәми- ятене. ләкин, мәгаттәәссеф. дарелфөнүн даирәләрендә бу тарихка маддиюианә әһәмият бирмәгәшгәрене сөйләде
Буннан соң банкыга бардык.
Бу Аш лпя банкысы дөньяның иң зур банкысыдыр Ьу да искедән калма бер бина булганга буның да харижн рәвеше бер дә мәһабәт түгел бер генә каг гы бина 1.IKHH эчендәге алтыннары гышкы япаны гафу терә Ш\ кечкенә өер бакча эчендәге банкы дөньяның иң зур акча хәзинәседер Банкы 1691 ыи...» тәэсис ителгән1 Вильям Патерсон дигән шот ландияле оер кеше төкне иткән У т вакытта банкының бар капиталы 1200000 фунт стерлинг булган Бүген анын капиталы буның кадәр 12 өлеш булган имеш Банкыда бар хезмәт игүче »И)0 юп
94 ӘсдябиА» ияләрендә (белгечләрдә)
’ МаМиюнана материалистик
• Том ис ит• г.'Ә" төзелгән.
вар имеш. Банкының базларында һәрвакыт 15—20 миллион фунт стерлинг кадәр, ягъни 200 миллион (рубля) кадәр сугылмаган алтын ята имеш Вә шуның кадәр кыйммәтле кәгазьләре бар Банкы фәкыйрь түгел, һәр көнне 20 миллион кадәр оборот ясый имеш Бу банкы бер. акционерный общество Бу формада ачылган банкыларның беренчесе имеш. Англиядә кәгазь акча чыгару бары бу банкыга махсустыр.
Банкыны өстән-өстән генә карап бетергәч, өйгә кайттык. Күчердән килгән юлдан кайтмай, башка җирдән алып кайтырга үтенгән идек. Ләкин буның бер дә фәрекы булмады Янә урам, урам. Янә кеше, арба, кеше, арба... һәр шәй кыймылдый.
Өйлә тәгамене ашагач, янәдән йөрергә чыгачаксыңызмы? дигәннәр иде. Ефремов илә мин сәфәрдәй арыганымызны бәһанә итеп', бераз ялгыз буласымыз килә, дидек. Дөресте, бүгенге ярты көнне бу бәйанчылардан башка Лондонны үземез генә сәер итәсемез килә иде. Йимәктән соң, чынлап та бераз ял иткәннән соң, Ефремов илән икемез, кешедән башка, мөстәкыйль, Лондонны карарга киттек.
VIII
Пикаделли. һайд Парк. Англиянең сәрвәте95 96
__ ешесез-йөртүчесез, Ефремов илән икемез Лондон карарга чыктык. Мәгълүменез, бундый зур шәһәрдә җәяү йөреп бер нәрсә дә күрер хәл юк, бик тиз адашылачак Лязем булды арбачы алырга. Лондонда нке төрле арбачы бар Берсе ике көпчәкле арба җиккән арбачылар. Икенчесе—дүрт көпчәкле. Бу соңгылары коннән-көи азая бара имеш. Алар урынына атсыз арба — автомобильләр йоридер. Ике көпчәкле арбалар Лондонга махсус бер нәрсәдер. Бу ике көпчәкле арба гадәттәге пролеткага охшамыйдыр. Бу үзе көймәле. Көймәнең артында күчертә бик биек бер урын ясалган, таки күчер утыручыга шәһәрне карап барырга манигъ булмасын Яурупаның бөтен шәһәрләрендәге кеби, ат, әлбәттә, дугасыз җигелгән. Бу Лондонның хосусиятләреннән булган бер нәрсә булганга, шуны ялларга уйладык. Менеп утырдык. Арык нәселдән җиңел бер ai чаба Аның тиз баруы да, арбаның кыяфәте дә әллә ничек көлдерәсе китерә иде Миңа һаман арба күчер утырган якка таба чүйкәлеп китеп, йә ат егылыр да, без алга тәгәрәрмез шикелле була иде Ләкин бу хәтәрләрнең берсе дә булмады.
Озакламый Пикаделли дигән иң бай, зур мәгазәләр’ булган җиргә килеп җиттек Бунда берничә хаҗәт нәрсәләр алачак идек Күлмәк, яка вә галстук кеби нәрсәләр Лондонда, Парижга вә Берлингә караганда, бик кыйммәт Ләкин маллары тазаракка охшыйдыр.
Парижда һич сатулашу юк. Мин күлмәкләр алган мәгазәдә уйнап сатулашкан идем, ун шиллинглык нәрсәгә бер шиллинг төшерделәр. Сатулашу бөтенләй үк юк булмаса кирәк.
Пикаделлидә нәрсәләр алып, бераз мәгазәләр карап йөргәч, Лондоннын мәшһүр паркларыны карау фикеренә килдек. Бу паркларны атлы арба илән карап йөрсәк, бик күп вакыт лязем булачакка, автомобиль алырга уйладык. Буйда автомобиль гади арбачы бәһаседер Автомобильгә менеп утырып, иң әүвәл Лондоннын иң зур паркларыннан һайд Парк (Hyde Park) дигән паркны күрсәтергә куштык һайд Парк Лондонның ифтихар иткән бер нәрсәсе, һәм ифтихар итәргә дә урыны бар Лондон уртасында 158 дисәтинә чамасында бер парк вә болын. I
һайд Паркны Лондоннан бары гимер рәшәткә аерадыр. Тугыз җирдә зур арба илә кереләчәк зур капулары бар. Буниан башка җәяүлеләргә бик күп вак капулары бардыр һайд Паркнын иң матур капусы Веллингтон сараена кар-шыдыр Бу Веллингтон сараеннан киләчәктә бәхәс итәрмен.
Бу капудан кергәч үк ике тарафыннан зур-матур агачлар тезелгән ике зур аллея аерылып китә Бу ике аллеянең уртасында озын, матур, киң бер күл башланадыр. Яшел чирәмлек уртасында су ялтырый Веллингтон сараеның эченнән күрелгән бу манзара минем дөньяда бер шәһәр эчендә күргән ман-зараларның иң матурыдыр
' Бәһаиә итү сылтау.
2 Сәрвәт — байлык, хәзинә.
96 Мәгазә — магазин.
һайд Паркның уртасындагы бу су байтак озын Буның әтрафы паркның ин гүзәл җире Табигатьне нинди матурлый торган нәрсә булса, һәрбсресе бар Агач, яшел чирәмлек, су. Су әтрафы өйләдән сон Лондоннын иң кнбарларының ' тәфәрреж! яһедер ’. Бунда күргән кадәр матур арбалар, киенгән дамалар, бундагы кадәр туалетлар, бундагы кадәр энже. мәржән вә бриллиант зарны дөньяның Һичбер жиреидә күрмәдем. Арба артыннан арба һич туктамый Арбалар, атлар бере беренән тәмиз бере береннән матур һәр берендә цилиндрдан лакейлар һәр берендә бер-береннән уздырырга киенгән, ясанган, ефәкләргә, муслиннар!а чорнал! ан, бриллиантларга күмелгән хатыннар, кызлар. Әллә чакрым кадәр жир бер мәгьрузәи сәрвәт 4 хәленә китерелгән
һайд Паркның бу жире хәкыйкатән бер зиннәт вә нәфасәт вә сәрвәт мәгь- рузәседер. сус вә тәфахир 5 мәйданыдыр Гажәби. бу сәрвәт. бу малнын мәнбагы 97 98 кайдадыр? Ничек итеп ишлизләр бу кадәр баеганнар? Хәзер генә Пикаделлн урамында булган идек, андагы мәгазәләр. кичә Биржада булган идек, сонра банкыда һәр җирдә күзгә төшкән мал. миллионнар. Бу көн бу паркта бу кадәр арбалар, бу кадәр бриллиантлар, бу кадәр ничә меңнәр, арбаларда бриллиант эчендәге хатыннарның гизүе шәһәр эчендә булган зәнгин ’ кешеләрнең 1аять мокьтәлир * булуыны телидер. Бу сәрвәт кайдан килгән? Иш тизләр ничек бу кадәр бай? Бу ике сөаль һайд Парктагы бу мәгьрузәи сәрвәтне тамаша иткәндә һич башымнан чыкмадылар Бу сөальләргә сонра күргән, аңлаган әхваль бер дәрәжәдә жавап бирәчәктер
Берничә көн соңра шул һайд Паркның үзендә буна байтак жаваплар таптым Укучым! Бу көн сезгә инглиз мәдәниятенең уң якларын гына күрсәтәм. Бу ун я:ы нә кадәр ялтыравыклы, нә кадәр Шәүкәтле булса, сул тарафында шулкадәр кара, күңелсез вә гүя өмидсез хәлләр бар. Ләкин жавап шунда уң тарафының жалисе * шулкадәр тирән ки. тиздән сул тарафтагы караңгылыкны һәм яктыртачагы мәэмүлдер"'
Буннан сон калган Сен Жемс Парк вә Реженс Паркларны тиз генә карап үттек, һәрбере хәкыйкатән матур Бу Лондоннын парклары зур шәһәрләрдә һич гадәттә күрелми торган бер мәнбагы сәгадәттер" Бигрәк тә бу паркларны тәрбияләүләре, тотулары шаян тәхсиндср" Мин һичбер җирдә инглиз парк-ларындагы кадәр күләгәле матур агачлар күрмәдем. Агачлар, болай матур булу өчен, бик карт булып, озак вакытлардан бирле яхшы тәрбия күргән булырга тиеш имеш Чирәмлекләр дә шулай ук магур. гип-тигез. ямь-яшел Бу чирәмлекләрнең һәм болай кус-тигез булуы өчен берничә гасыр чирәмлекләр тәрбия ителергә тиеш имеш, кем белсен
Ләкин инглиз паркларыны яратмау һич мөмкин түгелдер Хосусән бу кадәр матур бакчалыкларның шәһәрнең гам” уртасында булуы бөтен шәһәргә бер сәгадәтдер Башка шәһәрләрдә бу һайд Паркка охшар урманнар, парклар булса да. алар шәһәрнең гам эчендә түгел Анда барырга вакыт кирәк һәм акча да кирәк Парижның Болонья урманында гади көннәрдә бары кибарлар14 гына бара аладыр. Гади Париж кешеләре бары якшәнбә көннәрдә генә вакыт табадыр.
Хәлбуки. Лондонда бай булсын, фәкыйрь булсын һайд Паркка кереп, чирәмгә сузылып ятарга һәрвакыт һәркем!ә момкиндер Укучы, моны укыганда һаман бу паркның 158 дисәтинәлек жир икәнсне онытманыз Бу асылда бер парк кына да түгел. Лондонның кыл уртасында бер урман вә зур бер печәнлек Агым су да бар. Уртасына барып җиткәндә Лондоннын шау-шуы да ишетелми баш-лыйдыр Аркадашым Ефремов илә шәһәр зчендә бундый бер җирнең фазыйләт- ләреннән бәхәс иткәндә, мин әйттем
' Кчйр.1арыны11 олы-бөекләрнсн
’ Тафәрреҗгчһ күнел ачу урыны
■ TBMUI чиста, пакь
4 Ма.ърумн сарват байлык күргәзмәсе
• С|< л» тмахир горурлык һәм мактану
• Мвибагь чыганак
' Зенгин пай даүют иясе
• Мокъпмдир коч.И. са.нип.н
98Җанне урыны тиен
'• Л/.гзи) н>ср ихтимгидыр
" Маноч.-ы Madam бәхет чы.-анп.-ы
•> Шаян maxcuudep иаюпауга инктыр
" 7н,и пакь nio.ni
14 Кш>чр олы topuufaxe кеше, ариспишрат.
— Бу парк никадәр Лондон бичараларыны интихардан1 котылдырды икән, чөнки шөбһә юк ки, бик күп бичаралар, өмидсезләр бу бакчага кереп кайгы вә хафаларыны мувәкькатән99 100 101 булса да онытканнардыр,—дидем
Аркадашым һәм тәсдикъ итте1. Берничә көннән сон Лондонның мәшһүр адвокаты мистер Барклай илән һайд Парк тарафыннан үтеп барышлый, янә сүз чыгып, бу фикеремне сөйләгән идем, мистер Барклай диде:
— Белмим, шәхесләрне интихардан котылдыргандырмы, ләкин һич шөб-һәсез берничә мәртәбә Англияне революциядән коткарды.—диде.
Барклайнын фикрене аңлар өчен якшәнбә көн бу паркта, чирәмлек өстендә, ачык һавада булган собраниеләрнең ни икәнене белергә кирәк. Бер якшәнбә мин бу гаять мәргуб җәмгыятьләрне карарга бардым. Киләчәктә буны да язарым.
IX
Англиядә бер рус кызы. Англиядә бер гади ханә. Квартирларның хосусияте, һәр ханәгә бер мәдхәл102 103
рклар зиярәтеннән соңра өйгә кайттык. Йимәктән соң мин бер әманәтне Т тапшырырга хосусый бер ханәгә бардым. Бу да моннан гыйбарәт иде.
Казан земствосыннан Государственный Советка сайланган әгъзасы Трубников минем бик танышым. Аның ханәсе Петербургта. Минем баргалап йөргән ханәләремнән берседер. Господин Трубниковның үзене таныган кеби. гаилә әгъзаларын да таныймын Бу сәнә өч ай Лондонда җәйне торып. Лондон хәятына ашна булыр өчен вә инглиз лисанын да истикмаль итәр’ өчен Трубниковның бер кызы Александра Юрьевна Трубникова Лондонга киткән иде. Мин китәсе көннәрдә Трубников миңа кызына тапшыру өчен бер мәктүб биргән иде. Мин шул хатны илтер өчен бу ханәгә бардым. Мадмуазель Трубникова, инглизләрчә мисс Трубникова, өйдә икән Бүген генә Лондон гәзитәләреннән руслар килгәнене, кайда төшкәнене һәм белгән. Минем дә килүчеләр арасында булганымны белә икән Үзем килмәсәм дә. ханә сахибәсе мине бер көн чәйгә чакырасы икән. Көннәремез фәүкыльгадә тулы булганнан, буш булу мөмкин булмаячагыны сөйләдем.
Бу ханә — искедә һиндстанда инглиз мәэмүре104 булып торган бер кешенең тол хатынының ханәседер. Моны язудан максудым — бик бай булмаган бер инглиз гаиләсенең тормышы хакында бер фикер бирүдер. Иң әүвәл дикъкатьне җәлеп иткән нәрсә -хосусый йортларның парадныйлары, һәр парадный гаять мәһабәт. юнан мәгьбүдханәләренең’ алды кеби таш баганалар илә зиннәтләнгән: бу озын урамнарда тезелеп бик матур булып торадыр.
Килгәннән бирле Трубникова илән русча сөйләшә идем. Трубникова диде:
— Мосье Максудов, французча сөйләшсәцез лә, өй сахибәсе французча беләдер. Аңа күңелле булыр, аңласа.— диде.
Мин тиз генә буңа кадәр нәзакәтсезлек иткәнем өчен гафу үтендем. Сәбәбе — үзем инглизчә белмәгәнгә, мадамның французча белгәнене белмәгәннән иде. дидем
Бераз сөйләшкәч, ханә сахибәсе ханәсене күрсәтергә башлады. Кабул салоны беренче катта иде Зур салон икенче катта имеш Ятак бүлмәләре өченчедә имеш.
— Бу нидән болай?—дидем. - Юкса сез бу йортның һәр этажыны билисенез- ме? — дидем.
— Әлбәттә, үземезнең квартирның һәр катыны билимез, дип җавап алдым.
— Бүтән квартирчылар кайдан йөри соң?—дидем.
— Аларның үзләренә аерым ход,— диделәр.
_ Аңланды ки. Лондонда һәр квартирга аерым-аерым ход икән. Бу мөмкин булсын өчен һәр квартирга төрле этажда бүлмәләр ясарга тугьры килә икән.
99 Интихар үз-үзенә кул салу.
’ Мувәкькатән - вакытлыча
’ Тәсдикь итте раслады.
102 Мәдхәл—ишек, керү юлы.
103 Истикмаль итү — төгәлләү
* Мәэмүр— чиновник
’ Юнан мәгьбүдханәләренең борынгы грек гыйбаләтханәләренен.
Квартирлар жәелми. күккә таба сузыла икән. Бу иттифакый' бу йортта, бу мәхәлләдә генә шулай түгел, бәлки бөтен Лондонда, бөтен Англиядә шул кагыйдәдер
Бу ханәнен түшәлмәсе гаять хушыма китде Бик бай булмаган бер мәэмүр ханәсендә иң әүвәл бу кадәр китап булуына гажәпсендем. Түбән каттагы кечкенә салон дигән бүлмәләре бер көтебханә хәленә килгән Бөтен дивар китап өчен махсус шкафлар илә тулы иде Аннан башка калган мебельләр һәм нәфис акава агачыннан Урындыклар бик уигай. йомшак Камин өсте дә вә башка өстәлләр дә төрле мәмләкәтләрдән килгән хатирә нәрсәләр илән тулы иде. Бу салоннан туп-тугьры бакчага чыгарга мөмкин Бик бай булмаган бер гаиләнен бодай матур тора белүенә гаять тәхсин иттем.
Өй сахибәсе ханәсене күрсәтеп йөргәндә, хужасыннан калган һиндстан хата- ратыньН күрсәтте Арада бер матур һиндстан мылтыгы күрсәтеп, хатын диде
— Бу мылтыкны ирем иясен үтереп алган.—диде
Бу сүз мина бик агыр тәэсир итте Чәһрәмдә1 бер тәгьйир4 пәйда булуны хатын сизде булырга кирәк.
Бу мылтык, асылда, бер әфганлынындыр.— диде Ирем һиндстанда әф-ган хөдүдендә сәяхәте заманында бер әфганлы иремне үтерәчәк булган Әфганлы атып өлгермәгән, ирем элек аткан да. афганлыны үтергән дә мылтыгыны алган.— диде
— Алай икән, дидем.
Бу сүз бөтен бу кичәмне агулады. Өй сахибәсе вә Трубников кызы илә күрешеп, кайтырга чыктым Ханә сахибәсенен угылы Лондонның иң зур көтеб- ханәсендә хезмәт итә икән. Минс жир астыннан йөри торган тимер юл стан- сасына кадәр озата килде.
Ханәдән чыкканда дикъкать иттем: вакыйган’ һәр йортнын алдында безнен Русңядәге, яхуд Франциядә! е кеби бер генә ход түгел, бәлки йортта никадәр квартир булса, шулкадәр ход икән Мин килгән йортта дүрт таш баганалар илән ясалган парадныйлар, һәркем үз квартирында хан Затән105 106 инглизләрнең бер мәкале дә бар икән, «һәр инглизнең ханәсе бер къәлгадер» Мәгълүмегез, кьәл- га крепость дигән сүз. Бу да Англиядә шәхеснең вә мескеннең хөррият вә месунийәтеннән7 кинаядер.
Җир аегы тимер юлы илән кайтканда уйлый идем Әллә ни бер нәрсә)ә кәефем киткән иде, нидер дип эзләдем. Эзләп таптым Күз алдымда бичара бер инглиз кулыннан һәм хәятыны. һәм мылтыгыны жуйган әфганлы кил.» иде Өфганлыны үтереп алган мылтык күз алдымда тора иде
Тимер юл белән кайткач, безем һотелгә кадәр бераз жәяү барачак жир бар иде Аннан барганда матур урамнар, зур хәрби вә гаскәрия нәзараты даирәләре һәрбере бик мәһабәт, ләкин ул көнне болар һәрбере өфганлыны үтереп алган мылтык шикелле тоела иде Бу мәдәният һиндстанны сыгып-кысып җәбер-ләүдән хасыйл булган кеби күренә иде Бу кадәр мөгәәссирийәт кайдан килә9 Әгьсабым* бу көн бик арьпан булыр) а кирәк, тизрәк кайтып ятырга кирәк, дидем
X
Лондонда икенче көн. Ламбас сарае. Англиядә руханиунның дәрәҗәсе Бунын әһәмияте. Парламент бинасы. Парламентта өйлә тәгаме Нотыклар безем тарафтан Инглизләр тарафыннан — баш министр Асквит. Иске министр Бальфур нотыклары
‘ Иттифакый очри.лм
1 Хатират хатирәләр, истәлекләр
• Члһро йөз. бит
• Гә.чшмр үзгәреш
’ Вакыйган чыннан ли
106 Запын үзләрендә, асылда
’ Mtn унийкчп саклык, иминлек
• Әгьсай нервлар
абах 1 йокыдан торуга Лондонны күрсәтүче профессорлар килеп җиткән иде. Автомобильләр дә хәзер иде. Утырып киттек. Ин әүвәл Англиядә иң зур руханиуннан Кентербери (Canterbery) архиепископның сараены зиярәт итәчәк идек.
Сарай — Лондонның бик матур җирендә, Темза нәһре 107 108 үзәрендә, зур бер бакча эчендә искедән калмыш бер бинадыр Сарайның хәваләсенә 109 кергәч, шулкадәр тынычлык ки, Лондонда икәнең бөтенләй онытыладыр, әллә кайда, коруне вөстада 110 111 бер хикәя сараенда булган кеби тоеладыр: шулкадәр сокүнәт ’ вә тарихи бер искелек.
Сарайны карап йөрдек, һәр җирдә гайн тәэсир 112 иде. Шактый зур әксәрият үзрә дини китаплардан мөрәккәб бер көтебханә дә бар. Пыяла эчендә ящиктә беренче сәхифәсене ачып куйган бер Мосхәф 113 114 115 шәриф тә күрдем. Бундый бер җирдә Кәлям шәриф булуы бер мөселман күңеленә бер гаҗәп төрле тәэсир итәдер. Мосхәфне алып үбәсе киләдер. Сарайның бер башында манарасы да бар. Чыктык. Аннан бик матур Лондонның бик күп җире күренәдер Манарага менгәндә бер җир зиндан аталадыр. Бу җирдә әүвәлдә руханиуннан гаепле булган кешеләрне хәбес итәләр • икән. Багьлап куя торган тимер элмәләр әле дә торалар. Безгә күрсәтеп йөрүче баш руханиның каим мәкамләреннән * берсе икән. Архиерей үзе өйдә юк имеш, өйдә була алмаганнан гафу үтенәдер Архиерейнен үзе тора торган жирләрене һәм зиярәт иттек. Бик матур Сарай бары бер квартира. Зур салонның тәрәзәләре зур бер бакчага чыгадыр. Архиерейнен җәмагате вә бала-чагасы да бар имеш.
Англиядә руханиларга хатынлы-җәмәгатьле булырга мөмкиндер. Бу хакта, ка голик вә ортодокслык мәзһәбләрендәге кеби, зур дәрәҗәле руханилар өчен «хатынсызлык» шарты юктыр. Бу Кентербери—зур архиерей, бөтен Англия руханиларына баш хисап ителәдер Дәрәҗәсе вә игътибары шулкадәр имеш ки, теләсә кай вакыт корольгә барып күренә имеш, һәр эштә, мәмләкәтнең ин зур мәнсаб ияләре116 117 кеби, гъәд ителә" вә фикере вә киңәше сорала имеш. Англиядә руханиларның игътибары бик зур. Безем Русиядә һәм ортодокс руханилары әһәмият алырга тырышсалар да, дөньяви эшләрдә артык игътибар вә икътидар- лары юк.
Хәлбуки, бунда һәр эштә, дөньяви эшләрдә һәм руханиуннан зурлар киңәш-ләре дә хазир була имеш, бер нәүгъ мөдаҗәләләре118 була имеш. Ләкин бу модаҗәлә табигый, һичбер вакыт халык хилафына, хөррият вә тәрәкъкый хила-фына булмый имеш Затән Англиядә бүген дә хөррият хилафында булу һичкем-нең хәтеренә килми торган бер хыялдыр. Безнең Русиядә һич чәй эчүгә хилаф булу фикеренә килмәгән кеби, Англиядә һәм теләсә ни язу, уку вә сәер хөррият-ләр зарурына тырышу фикеренә бары тиф белән авырганнар гына төшсә төшә торгандыр Буннан тугьры һотелгә кайттык.
Бүтен сәгать 12 дә парламентта парламент әгъзалары тарафыннан безгә бирелгән өйлә тәгаменә чакырылган идек. Тиз генә пиджәкләрне алыштырып, сюртюклар кидек тә парламентка бардык Парламент без төшкән һотелгә бик якын иде Иң әүвәл, мәҗлескә керүдән әүвәл, мәҗлесе мәбгусан'119 бннасыны күрсәттеләр. Бу бина гаять зур вә фәүкыльгадә кыйммәткә төшкән бер бинадыр. Утыз миллион рубля чамасына төшкән. Бина иске түгел. 1840 сәнәләрендә эшләнгән бер бинадыр. Парламент әүвәл һәм шул урында булган. Тарыз мигъ- марисы120 121 готик дигән тарыз мигьмаридыр Бундый зур бинаның бөтен матур- лыкларыны тәгъриф бик читен. Зурлыгы шулкадәр ки, 32373 квадрат метр морәббәгь” кадәр җир ишгаль итәдер16. Эчендә унбер ачык холла. Иөз кадәр
‘ Сабах—иртә
‘ Нәһер елга.
* Хәвалә— әйләнә-тирә, ихата.
110 Коруне воста - Урта гасыр.
’ Сокүнәт— тынлык.
‘ Гайн тәэсир - шул тәэсир
’ Мосхәф — Коръән.
* Хәбес итү — төрмәгә ябу
’ Каи м мәкам — урынбасар
116 Мәнсаб ияләре дәүләт хезмәтендәге кешеләр
" Гъәд ителә —санга сугыла (алына).
117 Бер нәүгъ модаҗәлә— аерым бәхәс-киңәш
” Мәбгусан —депутатлар
14 Тарыз мигъмари төзү стиле (архитектурасы).
" Морәббәгь — квадрат, дүрткел (мәйдан)
16 Ишгаль итү—биләү.
баскыч. 1100 бүлмә, яхуд даирә бар имеш Бинанын өч жирдә манарасы бар Б\ манараларның иң биегендә бер зур сәгать бар Сәгатьнең дүрт якка дүрт циферб-латы бар һәр циферблатның котры' жиде метр кадәр Шуннан чамалап манара-ларның зурлыгы хакында бер фнкер хасыйл итеп булыр Башняләрнсн берсендә бер зур кышырау бар Бу кыңгырау дөньяның ин зур кыңгырау ларыннан имеш, һава тыныч вакытта сукканда бөтен Лондонга тавышы ишетелә имеш
Англия Парламснгынын террасасын.ы Алгы рәтта утырганнар < > пЮн ч/.ч I Глебом. Маклаков. Стахович, Уирдэль. Бенжамин Стон. Шилловский. Гучков Артта басып торучылар арасында, ургала Садрн Максуда (башыма цилиндр ки.әи кеше ам>ы»әа
Англиядә һәм, мәтълүмеңез. бездәге кеби ике палата бар Бере әһатн тара-фыннан сайланган палата Палата общин бу безнең Ду мата мөкаби.т Икенчесе безнең Советка мокабил Англия әтрафының’ мәҗлесе Палата лордов Бу ике мәҗлеснең һәр икесенең дә җыела гортан җирләре Зал заседании шул бер бинададыр Мәҗлес була торган даирә бинаның тышкы яты нисбәтендә мәһабәт вә зур түгел. Хәтта беренче палатаның мәҗлес бүлмәсе, ат әр һәрбер әгъза мәҗлескә хазир булса, сыячак түгел имеш Бер иш тиз көлеп
- Ләкин хәтәр бу бер дә ихтимал түгел, һичбер вакыт бөтен әгъзалар хазир булганы юк. диде
Буны ишеткәч, безнең Дума әгъзаларында инглиз әгъзаларына караганда вазифашинаслык4 артыграк икән дип уйладым Чөнки бездә һәр әгъза хазир булт ан мәҗлесләр булгалады.
' Мәҗлес бүлмәләре дә готик зәвекъ мигъмарисс үзәренә ясалган
Зал түгәрәк гүгсл Урындыклар ике яктан ясалган Уртада у тып йорертә буш урын бар. Түрдә мәҗлес рәисе, мөтавнннәр вә кягибләр. аның ун ягында министрлар урыны Депутатлар утырган җирләреннән сөйләргә ихтыяр ты Рәис, мәһабәтрәк булыр өчен, ак парик киеп утырадыр мөтавнннәр һакәта' Бу искедән калган бер гадәт Англиядә һәр зштә искедән калган гадәт вә горефләрне сакларга яраталар
Беренче палата мәҗлесе даирәсеннән сон. кулуар аркылы чытып икенче палата Лордлар палатасы мәҗлесе даирәләренс каралык Моның та ты әүвә-лгедән кечрәк. ләкин аннан матуррак вә яктырак Бунда бер хосусият бар Коро ть вә короличәт ә махсус бер урын бар һәр сәнә парламен т ачытт анда но ябы и анда король үзе дә хазир була имеш Тәхет нотыгы дигәнне (тройная речьне) шуннан сөйли имеш Бу тәхет нотыгыны беренче палата әгъзалары залга кермәенчә, бер рәшәткә аркылы гына тыңлыйлар имеш. Искедән калган бер гадәт булганга., буны беренче палата әгъзалары тәхмил итә бер дә кимчелеккә санамыйлар- имеш Бундый бер эш Франциядә мөмкин булмас иде.
Бу Лордлар мәҗлесе залында урындыклар кызыл сәхтиян белән капланган. Бу зал бик матур. Диварда унсигез кечкенә статуялар бар Бу Англия падишаһ-ларыннан Җирсез Иван дигән падишаһны Англиягә беренче конституцияне бирергә көчләгән бароннарның һәйкәлләредер. Бу Җирсез Иван дигән король биргән конституция, мәгълүмеңез, Европаның тарихе хөрриятендә мәшһүр бер сәнәд кәгазедер 1 Бу инглиз милләтенең иң элек алган хөррият мокавәләседер Исеме «Бөек хөррият хартияседер» (Великая хартия вольностей)—1215 нче елда бирелгән Англиядә бу беренче хөррият вәгъдәсе буннан җиде гасыр әүвәл бирелгән иде. Хөррият манифесты Русиядә 1905 нче елда 17 нче октябрьдә чыкты Шуннан чамалап Англиягә нисбәтән ничә гасыр артта икәнемезне аңлап булыр.
Залның югары тарафларында бик матур фреска картиналар бар. Холясән, бу зал матур, бик җайлы бер жир Безнең иптәшләрдән байтак кеше урындыкларына утырып залны карадылар. Мин дә бер урынга утырып карадым. Бер инглиз лордының дөньяга «ноктаи нәзарыны» чамаласым килә иде.
Ләкин болай утырып кына лордларның дөньяга нәзарыны белү читен Чыннан буны белер өчен миллионнар тора торган әмляк сахибе 122 123 124 125 126 булырга. Лондонда сарайлы вә ничә гасырдан бирле әҗдадтан ’ лорд булып килгән ирси рухка 127 128 129 130 131 малик булырга кирәк. Болар мине, чынлап әйтәм, бер дә кызыктырмыйлар: идеалларым икенче төрле; ләкин яраткан кешегә мәүкыйгы ’ сафасыз бул- маса кирәк.
Мәжлес палатаның йимәк бүлмәсендә- буфетында хәзерләнгән иде. Буфет бинаның иң түбән катында, Темза нәһере буендагы парламентның зур террасы илән янәшә, тәбәнәк, ләкин гаять хуш күңелле бер бүлмә Йөздән зиядә ’ парламентның иң мөгътәбәр кешеләре хазир иде. Либераллар партиясенең рәисе, бу көндә баш министр Асквит (Asquith) вә мөхафәзәкәрләр (консерваторлар) партиясенең рәисе Бальфур (Balfour) да хазир иделәр. Бу ике кеше Англиянең иң зур сәяси кешеләредер дияргә мөмкиндер. Буннан калган кешеләре дә Англиянең иң мөһим сәяси кешеләре иде Әүвәлдә министр булган, йә киләчәктә министр булачак адәмнәр иде. Бинаән галәйһи ’ бу мәжлес безнең шәрәфкә ясалган мәжлесләрнең иң зуры иде.
Буфетка җиткәнче бу даирәдә килгән көн безне тәбрик иткән лорд Уирдэль һәрбсрсмсзне беренче палатаның рәисенә тәкъдим итте, һәрберсмез берәм-берәм рәис илә күрештек Башка хазир депутатларга баш илә селкедек, һәркем белән аерым лязем түгел имеш.
Мәжлес булачак өстәлләрдә һәркемнең урыны язылган иде Мин дә үз урыныма утырдым. Безнең аркадашлар да. инглизләр дә гаять хуш вә кәефле күренәләр иде һавада бер шатлык вә мөгамәләләрдә самими бер дустлык заһир иде Инглиз депутатлары әле беремез, әле беремез илә килеп күрешәләр иде. Мина да берничәсе сүз кушты. Инглизчә белмим дигәч, французча сөйләшергә башлыйлар иде Берсенең французчасы бик сай икән, туктадык. Ләкин күз ишарәсе илә симпатиясене белдерә иде.
Бальфур илә Асквит та урыннарына килеп утырдылар. Мәжлес башлана иде Мәжлес бер зур өстәлдә булмай, вак өстәлләрдә иде Мин булган өстәлдә руслардан минйән башка Челноков иде. Мәжлес башлана дигәндә бик матур Темза тарафыннан кояш төште. Терраса ишеге ачык иде Нәһер күренә иде Нәһернен аргы тарафында иртә белән күргән Лямбас сарае, аның бакчасы вә саир” зур биналар күренә иде . •
Йимәк башланды. Янымда утырган депутатлардан икесе илә таныштым.
' Тәхмил итә күтәрә, кабул итә.
’ Сәнәд кәгазедер документтыр.
’ Мокавәлә — килешү.
* Әмляк сахибе — милек иясе
’ Әм(дад— ата-бабалар.
127 Ирси рух — нәселдән килгән рух
’ Мәукыйг— урын.
’ Зиядә—күбрәк, артыграк.
’ Бинаән галәйһи шуның өчен
131 Саир —башка, үзгә.
Берсе. Русиядә берничә мәртәбә сәяхәт иткән бер кеше, мөкәммәл французча сөйләшә иде
Бүген, бу мәҗлес соңында. Асквит вә Бальфурнык нотык сөйләячәге мәгълүм иде. һәркем боларнын нә сөйләячәгенә әһәмият бирә иде.
Мөгамәләләрдә, һавада самимият илә бәрабәр бер нәүгъ тантаналы рәсмият бар иде Йимәк озакка бармеды. Шампанскигә килеп китте Ин әүвәл бәйнәл-миләл парламентлар игтифакы группасының рәисе лорд Уирдэль безне тәбрик итеп бер нотык сөйләде Буна каршы безнен Думала шул ук группа рәисе Ефремов буна жавап бирде. Ефрсмовнын нотыгы һәр каюымызнын тәхсинене җәлеп итте, һәм хәкынкатән. җиренә муафикъ. гакыллы булу илә бәрабәр гаять хөррият пәрвәранә иде.
Мин бүген дә. буннан сон башка мәҗлесләрдә сөйләнгән нотыкларны да тәфсыйлән бу сәяхәтнамәмдә нәкыль итмәм ' Чөнки боларнын һәрберене нәкыль итмәк лязем булса, язуларым бик озаер Вакытында, зан гпәм ;. бу нотыклар урыс матбугатында басылды бугай. Мин сәяхатнамәне Русия харижен- дә 1 язганга, буны белмим Ләкин бунда үзем сөйләгән нотыклар мөстасна 4 булачактыр. Ягъни үзем сөйләгән нотыкларның тәфсыйләтене язачакмын Бунын сәбәбе үзем өчен бер истисна ’ ясау түгел. Буйый сәбәбе ниләр сөйләгәнемне укучыларга да. халкымызга да белдерүдер. Затон 132 133 баштук әйттем: бу сәяхәтнамәне каләмгә алудан максуднын ин беренчесе бу сәяхәтемнән хисап бирүдер, дидем.
Уирдэль вә Ефремовтан соң Асквит вә Бальфур сөйләде һәр икесе Думаны тәбрик иттеләр. Истикъбален ’ теләделәр. Инглизләрнең нотык сөйләү формасы бик хушыма китте. Гаять салмак һичбер гөрле кул берлән жест ясау юк Болай сөйләү безнен Думада да юк, французларда да юк һәрберемез гәкълид итү * лязем дип уйладык. Ләкин бунын очен суык канлы булырга кирәк Тәмамән мәүфикыятьлә гәкълид читен булса кирәк Ләкин ногык заманында салкын канлы булу гаять кибари вә килешәдер. Хосусән бу кеби рәсми нотыкларда. Бер инглиз депута гы илә бу хакта сөйләштем
Болай һич хәрәкәтсез сөйләшү безем инглизләрдә һәм габшый түгел, акрынлап, практика илә генә хасыйл буладыр, башта депутатлар бездә һәм кулларыны селкеп, жестлар ясаучан буладыр, диде
Асквит та, Бальфур да нотыкларында Думаны тәбрик иттеләр. Истикъбалсне теләделәр, Русиядә яңа бер куәг булган Милләт мәҗлесен.» мәхәббәтләрене. симпагияләрене белдерделәр Нотыкларының холясасене 4 гиз генә янымдагы депутат гәржемә итте Затон аннан башка да мәзмунене"’ аңлаган илем Маг ь- лүмеңсз. инглиз телендә сүзләрнен яртысы француз сүзләредер Француз сүзе дигәнне инглизләр яратмас, ике телдә гомуми сүзләр дггп әйтик Хосусән бундый сәяси нотыкларда французча белгәч вә бераз да инглизчә гәркибләрснс" белгәч. тәкърибән'2 аңлап буладыр Инглизчә илә французча фарсы илә гарәби кебндер Фарсыда нә кадәр гарәпчә сүз булса, инглизчәдә һәм шулкадәр француз кәлимәсе күптер.
Бу ике инглизнең иң зур кешеләренең нотыкларына безнен Хомяков »ui Стахович жавап бирделәр Хомяков нотыгы җитди, мәкяненә" гаять муафикъ иде Стахович французча сөйләде. Нотыгы бер дә сәяси булмай. бик әдәби иде Мәҗлес ннһайотенә муафикъ иде
Мәҗлестән соң каһвә эчәр очен террасага чыктык Бу терраса Англиянең сәяси хәятында бик мөһим бер җирдер. Англиянең сәяси хәятында күп киношләр шунда оеша имеш
1 //әкы.гь итмәм сойломәм
’ Зчи ипюм уйлыйм.
' Хариҗсндә тышында ('ini илдә)
• Мостчспч аерым.
’ Ичпич/а чыгарма, аерып алу
• Затән шуны шулай ук
’ Истикъба ten киләчәгсн
■ Тәкъ tud иту иярү
133 Хочясасене кыскама мәгънәсен
10 M.ttuwtcm могьноссн
" 7'о/жт'б сүзләр гезмосс
•> Такъ/шгми якынча, чама ran
■■ Мәкяненә урынына.
XI
Парламент тирәсендә сөйләшүләр. Лондон. Англиянең куәт вә шәүкәте, мәдәнияте хакындагы уйларым
у терраса парламент бинасының эчендә, Темза нәһере буенча сузылган В-2 бер жирдер Безнең татарча буңа мокабил1 сүз булмаганга, тәгъриф читен.
Парламентның Темза суына караган тарафында бер зур балкон дисәк, бер дәрәжә якынлашкан булырмыз. Йимәктән соң һәрберемез шул балконга чыктык, балконда бик күп жирендә вак-вак өстәлләр бар иде. Хадимнәр һәркемгә каһ- вәләр өләштеләр Теләгән кешеләргә ликерлар да тәкъдим иттеләр. Хомяков һәрберемезне аерым-аерым баш министр Асквиткә, сонра Бальфурга тәкъдим итте һәрберемез янына берәр инглиз министры, яхуд депутат килеп сүз ача иде. һәрбере әүвәл: «Ишлизчә беләсеңезме?» — дип сорый иде Бу хакта французлар кеби түгел. Французлар һичбер вакыт әжнәби кешедән французча беләсеңезме дип сорамыйлар. Гүя һәркем алар телене белү лязем дип уйлыйлар. Бәлки, кунак булгангадыр, инглизләр миннән һәрвакыт әүвәл: «Инглизчә беләсеңезме?» - дип сорыйлар иде. «Юк, французча гына беләм»,— дигәч кенә французча сөйләшә башлыйлар иде Бу урында шуны да әйтеп китим: Англиядә хөкүмәт вә парламент кешеләре арасында французча бер дә белмәгән кеше бөтенләй юк дияргә мөмкиндер. Кайсы, табигый, начар беләдер. Ләкин яхшы белгәннәре күбрәк дип уйлыйм.
Мин террасада бераз лорд Уирдэль илән сөйләштем. Үткән сәнә Берлин конференциясендә булганыбыздан бәхәс иттек. Шул тирәдә генә Бальфур кешесез тора иде. Янынарак бардым Минем инглиз түгел икәнемне тиз белде булырга кирәк, французча:
Лондонга элек килүеңезме? — диде.
Элек.—дидем.
Лондон хакында хәтеремә килгән баш фикерләремне сөйләдем. Соңра, фор-саттан истифадә итеп, бу көн аның илән танышканыма бик мәмнүн булганымны сөйләдем.
Мин Сезне шәхсән мөгарәфә ясап134 135 булмый торган бер тарихчы гына кеше дип уйлый идем,— дидем —гәзитәләр укый башлаганнан бирле Сезнең исемеңез, бөтен тасырдашларга мәгълүм булган кеби, мина да мәгълүм иде,— дидем.
Бу сүзне әйтеп бетерер-бетермәс шиккә төштем. Бу сүз картлыгына ишарә булып, кәефе китә күрмәсен, дидем күңелдән. Ләкин бер дә кәефе китмәде. Билгакес, бу гарихчы булу мәсьәләсе хушына китте кеби тоелды. Минем хакта: «Сез бик артык зур фикердәсеңез-фәлән»,— диде Ләкин кәефе киткәнгә охшамый иде. Бик кәефләнеп, парламент бинасы хакында мәгълүмат бирә башлады. Мин бинаның зурлыгы, зиннәтләре хакында хәкыйкый тәхсинемне ифадә иттем136.
һава һаман матур иде Аяк өстендә көенчә каһвәләремезне эчтек. Темза нәһере алдымызда сузылып ята иде. Ике тарафтан матур, зур-кибари биналар. Бераз тынып булса да Лондонның гөжелдәве ишетелә иде. һәркем кәефле, шәтаратлы137 138 иде Бальфурдан аерылып, балконның ак таш рәшәткәсенә таянып, нәһергә карап, еракта шау килгән Лондонга колак салып, тирән уйларга чумдым. Буның кеби хәятның надир дәкыйкаләрендә’ баштан үткән фикерләрне, мәгаттә- әссеф. язып булмыйдыр, бундый заманнарда башка фикерләр ташу дулкыннары кеби тулып киләдер вә яшен кеби тиз үтәдер. Бу кеби дәкыйкаләрдәге тәхвилате рухия вә фикрияне139 нә сәхифәләргә кыйль итеп140 буладыр, нә сәяхәтнамәләргә язып буладыр. Алай булса да, фикерләрем, төшенчәләрем нә кеби мәсьәләләр әтрафында әйләнгән кадәресене языйм Иң әүвәл Лондонның зурлыгы, сәрвәте хакында уйлап, буннан бөтен Англиянең сәрвәт вә куәтенә күчтем, бу куәтнең мәнбагы тамәл-сәгый вә мәдәниятенең искелеге Кувәи бәхрия’. Англиянең чиксез, ниһайәтсез тижари вә хәрби
' Мокабил ярашлы, тәңгәл.
135 Могарәфә ясап — танышып
136 Ифадә итү—аңлату
137 Шәтарат — шуклык-шаянлык.
’ Надир дәкыйкаләрендә — сирәк очрый торган минутларында
139 Тәхвимте рухия вә фикрия рух вә фикер үзгәреше.
’ Кыйль итү — әйтү
* Кувәи бәхрия — диңгезчелек куәте.
көймәләре. Флот. Англия Сахиленнән, Бәхре
Сәфидтән Бәхрс Әхмәрләрдән 141 142 143. Бәхре һиндиләрдән ’ та 144 145 146 147 148 149 150 151 Австралиягә кадәр диңгезләр сатхы ’ Англия кувәи бәхриясе илән тулган Бу куәтене кем вә нә вөжүдкә чыгарган? — Инглизләр вә боларнын армас-тукталмас сәгый-пәрвәр- леге ‘. Эчемнән: «Яшәсен сәгый’» -дия идем. Бу Англия кувәи бәхриясеннән фикерем Аш лиянең гакылларга сыйгмаз зур мөтагаддид ’ мөстәмләкятенә * (колония) китге. Фикрән һәрберене саный идем Канада. Африканың яртысы. Яна Зеландия. Австралия вә никадәр вак жәзирәләр ’! Вә һиндстан! Ботен гасырлардан бирле ботен фатихларның һовәсләрене яндырган һиндстан' Бу да Ингле- терәнең! Бу мәмләкәтләрнең әксәре тәмамән мәдәниятләндерелеп беткән, күбесе мәдәниятнең әүжбиләсенә'0 җиткән, калганнары тәдрижән" мәдәният юлына куелган, һич шөбһәсез, мәдәниятләнәчәк Бу мәмләкәтләрдә дә һәрбере бер дөнья, һәрбере бер аерым галәм Ләкин һәрбере инглизнеке
Бу мөтәгаддид Икълимнәрдә152 153 мөтәгаддид шарайт”, хәят эчендә булган бөтен мәдәниятне, әсбабе тәрәкъкый вә вәсаиге тәмәдденне154 155 156 157 158 кем кертте159 Кем хәзерләде? Янә шул сәбатлы. житди. эшчән инглиз гонсыры” Төшенә идем. Австралиядә. Африкада. Канадада, һиндстанда вә. белмим, кайларда әллә никадәр күперләр, тимер юллар, магур шәһәрләр, мәктәпләр, дарелфөнүннәр, театрлар. банкылар. фабрикалар, заводлар, плантацияләр- һәрбере шул инглиз инженерлары. шул инглиз архитекторлары, инглиз галимнәре, инглиз төжжары. инглиз капиталы, инглиз колонлары саясендә вөжүдкә килгән Сәмәрәләрдер'4 Дөньяда кайсы милләт бу кадәр Хәйрәтләрдә” калдырачак зур бер мәмләкәт- империя вә бу кадәр житди сагълам бер мәдәният тәэсис итде иске румалылар? Зан идәрем ки, юк. Алар да бундый бер сәрвәт. бундый бер икътидарга малик булмадылар Бу мәдәниятнең мадди тарафлары
Инде мәгънәви гарафыны алыйк. Бу җәһәттән беренче булмаса. кәнә нн бөек бу мәүкыйгны ишгаль итәләр, фәлсәфәгә, әдәбиятка, фөнүнгә хезмәттә бу милләт кайсы милләттән калышты? Бу милләт Шекспирләр илән әдәбияттагы икъ- тидарыны". Ньютоннар илән фәндә кувәи кәшфиятенс” күрсәтте Байроннар илә хиссилектә. Бэконнар илә фәлсәфәдә нә кадәр бара беләчәгене күрсәтте, дидем
Башымда бу фикерләр таралган саен гыйндемдә160 инглиз милләте зурая бара иде. Фикерем янә Лондонга кайтты.
Әле генә фикеремне сихерләгән шулкадәр зур. куәтле бу дәүләтнең мәркәзе шул Лондон түгелме, дидем. Әле генә фикеремнән кичергән мөтәгаддид Икълимнәрдәге васигъ161 мөстәмлөкәтнең мәркәзе әмре бу шәһәр түгелме'' дия идем Болай уйлаган саен Лондон фикеремдә зурая иде Каршымда нәһер. күреш ән күпер һәрбере тагы да мәһабәт күренә иде Ерактан ишетелгән Лондон шау- шуы да гүя бер җанлы Лондонның тавышы кеби тоела иде Гуя бу тавыш Лондонның куәтеннән, әһәмиятеннән кинаяле тавыш кеби килә иде Ничек әйтим бу дәкыйкада инглизләрнең вә Англиянең куәт вә шәүкәте тәэсире астында изезә идем Бу дәкыйкада Англиянең хәкыйкатән бөсклегенс гаять каты бер хис итү илә хис итә идем.
Бу төшенчәләрдән фикерем бу кеби бер мәмләкәтнең идарәсе. тәшкилятенө китте. Буны идарә итмәк нә кадәр мәһарәт. нә кадәр җиддият телидер, дидем
141 Бәхре Сәфид Урта диңгез
142 Бәхре Әх.иар Кызыл диңгез.
143 Бахре Һинди һинд диңгезе
144 Ти кадер, чаклы
’ Сатхы өсте, мәйданы
* Сәлыйпәрвәр ик тырышлык
’ Мотәгаддид күп санлы, исәпсез
• Мәстәм.юк.чт колонияләр.
’ Җәтрә утрау.
'• Әүҗбимсенә - югары ноктасына
" Тәдриҗән эзлекле, эволюцион рәвештә
13 Икъ.ш.и континент
" Шарайт шартлар
14 Васаите тәмәдден модоният чаралары.
'• Гонсыр элемент, гокым
“ Сә.мп/м җимеш
” Хәйрәт сокландыру
'• Икъпшдар сәләт
•• Кувәи кәшфият ачышлар ясау куәте.
30 Гыйнде мА» каршымда
31 Васигъ кин. иркен
Үземнең парламент балконында булганымны оныткан идем Кинәттән менә шул
идарәнең мәркәзе—шул булындыгым бина икәне, бу мәһарәте сәясиянең мән- багы —шул булындыгым жир икәне, бу кодрәте сәясия әсхабы янымда, уң тарафымда — шау-шу сөйләшкән сакалсыз-мыексыз шул арык кешеләр икәне хәтеремә төште; бу кадәр зур бер мәмләкәт идарәсенең башында бу кадәр грандиозный бер куәтнең мәркәзендә шул кара киемле, заһирән' гади кешеләр булуына ышанасым килми иде, ләкин бу хәкыйкать иде
Бу сәгатьтә балконда булган йөзләп депутат үзләренең Англия парламен-тының иң иң нөфүзле2 кешеләре иде. Ышанмаска мөмкин түгел иде Янымызда парламент кешеләре генә дә түгел иде. Парламентның әксәрият3 тарафыннан сайланган, әксәриятнең әмният вә игьтимадына4 лаек булган хөкүмәт башын-дагы баш министр Асквит һәм безнең илә бәрабәр иде Әле генә төшенчәләрем-нән сон Лондонның әһәмияте нә кадәр зурайган булса, бу дәкыйкадә Асквитнын да шәүкәте гыйндемдә шулкадәр арткан иде.
Ләкин бу простой, сакалсыз-мыексыз, ак сачле карт бер дә үзенең әһә-миятеннән, мәүкыйгыннан5 хәбәрдар түгел кеби иде. Мөгамәләсе гаять садә, нәзакәтле, самими, сөйләшүләре риясыз иде. Менә бу да иске, тирән бер мәдәниятнен нәтиҗәседер, гасырлардан бирле ирси4 килгән бер тәрбиянең мәхсулыдыр’, дидем.
Иптәшләремнән Ефремов яныма килде:
Максудов, нинди уйга калдыңыз? Әйдә, рәсемнәремезне алалар, мин сез рәсемгә керми кала дип курыктым,—диде.
Бер карт депутат үзе рәсем мөхибләреннән икән. Рус депутатлары илә инглиз депутатларының берәр рәсемнәрене алырга уйлаган. Рәсем ала башлагач, алты урындыклар! а Уирдэль, Хомяков, Тучковлар утырды; икенче рәттә калган рус депутатлары аяк үзрә тордылар. Алар артында хазир булган һәрбер инглиз депутатлары аяк үзрә тордылар.
Карт бер кат рәсем алгач:
— Тик торыңыз. дәхи бер кат төшерәм,— диде.
Бу сүздән сон нәзакәтән Хомяков аңа:
— Сез мннем урынга утырыңыз, мин чыгарыйм,—диде. Карт депутат кабул итте
Икенчесене Хомяков төшерде. Хомяковнын инглиз парламентының террасы- нда фотограф аппараты артында маташуы бик кызык тоела иде.
Мәҗлес шуның илә тәмам булды Буннан соң янә парламентның буңа кадәр күрелмәгән җирләрене күреп йөрдек. Сәгать биштә беренче палатаның рәисе ханәсенә (спикер аталадыр) чәйгә чакырылган идек. Бу чәй мәҗлесеннән башлап Лондонда кунаклык башланадыр, ягъни «светская жизнь» башланадыр. Ләкин кунаклык хәятыны башлаганчы, парламентка якын вакытта, инглиз парламентындагы партияләр хакында, Англиянең осуле идарәсе хакында кыска берничә сүз әйтүне лязем саныймын. Буннан хәбәрдар булуның, бәлки, киләчәктә булачак мөкяләмәләрне162 163 аңларга файдасы булыр
XII
Англиянең осуле идарәсе хакында берничә сүз. Англиядә партияләр: хөрриятпәрвәрләр, мөхафә- зәкярләр. Ирландия милләтчеләре, гамәлә фиркасе. Асквит вә Бальфур. Бүгенге хөкүмәт—хөр- риятпәрвәр. Киләчәк сайлаулар.
нглия берничә гасырдан бирле идарәи мәшрутага маилдер’. 1688 сәнәдән бирле идарәи мәшруталы ул мактан башка парламентлыдыр Ягъни ми-нистрлар даимән парламент эчендә әксәрият булган партиядән сайланадыр.
' Заһирән— тыштан караганда.
’ Пофүзле—абруйлы
1 Әксәрият — күпчелек (халык).
• Әмният вә игьтимадына — иминлек һам ышанычына
’ Мәүкыйгыннан — урыныннан.
163 Ирси мирас булып
’ Мә хсу зыдыр — нәтиҗәседер
• Мпк.чләмә—сөйләшү, гәп кору.
’ Маил -тартым, һәвәс
Англиядә һәм әүвәлге дәрәҗәсендә Конституция бу көнге кадәр үк мөкәммәл түгел идс.
Хөррият вә мөсавәт ' ноктаи нәзарыннан бик күп косурлар бар иде. Мәсәлән, сайлау хокукы һәр инглизнең хакы булмаенча. бер таким мәхдүд 1 дәүләт сахибләренә махсус иде Аннан башка вәкилләрнең микъдары внлайәт вә шәһәрләрнең сәкәнәсенә ’ мөтәнасиб 164 165 166 167 168 169 170 171 172 түгел иде Бәгъзы кечкенә генә шәһәрләрдән берничә вәкил сайланып, зур бер вилайәттән һич кемсә сайланмаган җирләр бар иде
Сайлауларның да башта бер дә тәртибе юк иде. Бу бабта сүн истигъмальләр * ниһайәтсез идс. Бу соң гасыр эчендә бу косурларның күбесе бетерелде Бу гасыр эчендә берничә мәртәбә Англиядә сайлау кануннары үзгәртелде һәр үзгәртелү һәрвакыт халык файдасына иде. көннән-көн күбрәк кешене сайлау хакы Мөкаддәсенә катыштыру фикеренә мөстәиид * иде
Әлбәттә, бу сайлау хокукының киңәйтелүе, мөсавәтнсн җәелүе, конституциянең мөкәммәлләнүе үзеннән-үзе булмады, хокуктан мәхрүм кешеләр, авызыны күтәреп, алма пеш. авызга төш. дип торуларыннан хасыйл булмады, билгакес. хокуктан мәхрүм инглизләрнең бик күп тырышулары, бертуктамый һиммәт итүләре, мөмкин булган саен, һәр жирдә үзләренең хокуксызлыкларыны халыкка аңлатулары, мөнәсәбәте килгән саен кычкыру-сөйләүләре аркасында гына бу мөсавәт хокукы вөҗүдкә чыкты Бу мөсавәт хокукы һәр милләттә, һәр мәмләкәттә шулай озак заманнар тырышу саясендә алынадыр Безнең төркичә бер мәкаль бар «Егьламаган балага имчәк бирмиләр», диләр. Бу мәкальнең мокабиле ’ һәр лясанда бар Русларда «Дитя нс плачет, мать не разумеет», диләр Бу мәкаль сәясәттә һәм ярыйдыр. Егьламаган балага сөт бирмәгән кеби. сорамаган кешегә дә хокук бирмиләр Сорагач та тиз генә бирмиләр Сәбат гайрәт вә үзеңнең хокукыйның мөкаддәслсгенә. газизлегенә тирән бер иман тязем Үзенең теләгәненә үзе ышанмаган кеше инсан түгел кеби. үзенең мәтлабларына • кызу бер ышану илән ышанмаган милләтләр дә милләт түгелдер
Ничә генә мәсьәлә хакында уйлап карасаң, һаман шул «ләисел инсан әлә мәсаг ый» аять кәримәсе хәтергә төшәдер Бу аять вә гамикь173 174 175 бер аятьдер Әгәр бу аятьне яхшы уйласак, къәдәр" мәсьәләләрен яңлыш аңлаулардан коты-лыр идек Французлар инсан үзенең язмышының тимерчесе булыр!а кирәк диләр Инсан гына түгел, милләтләр дә шулай ук. Хәрәкәтсез, гамәлсез, ходадан ялваручылардан, кулыны ба|ълаган ялкау зарланучылардан мәккярәви1’ кеше юк
Нә исә. инглизләр ялкау булмадылар Унтугызынчы гасыр гчендә гайрәт, ижтиһад. сәбат саясендә инглиз демократлары вә инглиз тәхет идарәсендәге ирландиялеләр дә байтак зур хокукларны алдылар Бүгенге көндә Англия кон- сгитуциясе иң хөр мәшруталардан берседер Сайлауларга иң бай аристократ лордлар катышкан кеби. иң фәкыйрь рабочий да катышадыр Бу нң мөһим мәсьәләдер Бу хокукка чынлап малик булып алган бер кешегә гәдрижән башка һәр хокукны алырга ишек киң булып ачыладыр Иң мөһим хокук һәр мәм-ләкәттә сайлау хокукыдыр
Искедән бирле Англиядә мәшһүр зур ике партия бардыр Берсе мөхафозәкяр- ләрдер (консерваторлардыр) Икенчесе хөрриятпәрвәрләрдер (либераллардыр) Мәгьлүменез. һәр мәмләкәттә мөхафәзәкярлек һәр шәйлә маүжүд хәлне саклау тарафдарлыгыдыр Шуның өчен буйларга саклаучы партия мөхафәзә- кяр дип исем бирәләр, һәр мәмләкәттә искедән калма хәл (ят ьни кифайог идарә вә кануннар) идарә башында булган югары габәка14 кешеләре файдасына ясалган булганга, мөхафәзәкярләр һәр мәмләкәттә югары табәканен аристократлар-
164 Масавәт тигезлек
’ Бер такыч чәхдүб чикле бер геркем
» Сәкәно билгеле бер урынла яшәүчеләр
167 Мотәнасиб тигез. бер чама
’ Сун истигьча и> урынсыз куллану
• Мостонид таяныч, нигез
’ Мокабиле охшашы
• Сәбат ныклык
• Мәпиаб теләк, максат
'• Га.чикъ I иран
" Кьәдәр язмыш, тәкъдир
•* Мәккчрәәи алдакчы, хәйләкәр
'• Кифайәт җитәрлек, булган кадәре.
14 Табәка катлау, дәрожә
175 «К У •!* н
ның вә мал сахибләренен мәнафигыны1 сакларга, мөдафәга' итәргә тырышучы-лар буладыр Мөхафәзәкярләр кулдагы бәрәкәтле кулдан ычкындырмау тарафы-ндагы кешеләрдер. Хөрриятпәрвәрләр—либераллар исә бер туктамый исляхат- реформа ясау, һәрвакыт хөрриятне көннән-көн нәшер итеп, мөсавәтне көннән-көи фигыльгә чыгару тарафындагы кешеләрдер. Бунлар югары табәканеи кулындагы бәрәкәтне саклаучы түгел, бәлки бәрәкәт вә рәфаһ’ хәлне милләтнең һәр табәка- сенә гам итү176 177 178 179 тарафындагы кешеләрдер.
Менә Англиядә иң зур партия бу ике партиядер; парламент эчендә болар һәрвакыт тигез булмыйлар. Сайлаулар да партиянең бәхетенә карыйдыр. Бер сайлауда мөхафәзәкярләр җиңәдер, икенче сайлауларда исляхпәрвәрләр галәбә итәдер Парламент эчендә кайсы партиянең кешесе күбрәк булса, министрлар шул партия кешеләреннән сайланадыр. Министрларның әксәрият булган пар-тиядән сайлануы бер мәмләкәттә идарәнең парламентлы булуыдыр Идарәи мәшрута булу парламентлы булу түгелдер.
Бер мәмләкәттә идарәи мәшрута булыр, ягъни кануннар милләт вәкилләре тарафыннан чыгарылыр, ләкин министрлар парламенттагы күп партиядән бул-мас. Буңа мисал Германия. Германиядә министрларны сайлап кую Германия императорының ихтыярында, ул теләсә кемне сайлыйдыр, теләсә кайсы пар-тиядән сайлыйдыр. Ләкин Англиядә идарәи мәшрута булудан башка һәм пар-ламентлыдыр. Ягъни, тәкрар әйтәм, министрлар мотлака парламент эчендә күбрәк булган партия кешеләреннән сайланырга тиештер. Бу ник болай? Чөнки парламент эчендәге күбрәк партиянең фикере мәмләкәт эчендәге халыкның күб-рәгенең фикере дигән сүздер.
Бу соңгы гасыр эчендә Англиядә бу ике партия әле берсе, әле икенчесе җиңә килде. Искедән гәзитә укып килгән кешеләргә Гладстон, Солсбери исемнәре мәгълүмдер. Бу ике кеше унтугызынчы гасырның соңгы яртысында әле берсе, әле берсе нәүбәтләшеп баш министр булып килделәр. Гладстон бер дәрәҗә хөррият- пәрвәрләрдән иде, Солсбери мөхафәзәкярләрдән иде Буннан өч сәнә мөкаддәм идарә башында мөхафәзәкярләр иде. Баш министр Чемберлен иде Англиядә буннан өч сәнә мокаддәмге сайлауларда хөрриятпәрвәрләр галәбә чалдылар. Бүген дә парламентта әксәрият — хөрриятпәрвәрләр. Бу соңгы сайлаулардан хөрриятпәрвәрләр икътидарга кичкәч180 181, бу партиянең башлыгы Кампал Банерман баш вәзир булган иде. Ләкин үткән сәнә ул вафат булып, анын урынына хөрри- ятпәрвәрләрнең башлыгы булып калган Асквит баш министр булды. Әле генә безнең мәҗлестә нотык сөйләгән карт — шул Асквит иде Асквит урта буйлы, калынча гына, бик көлүчән түгел, байтак озын вә куе ак сачле. кызгылт чәһрәле, сакал-мыегы кырган, заһирән простой табигатьле бер карттыр, сөйләве салмак, күз каравында бер тирән, үзенә ышану хис ителәдер.
Хәлбуки аның рәкыйб сәясисе4—мөхафәзәкярләр башлыгы Бальфур бөтен-ләй башка типтагы бер кешедер. Бальфур озын буйлы, карарак йөзле, нәхиф182 бер адәмдер Йөзенең һәр галәмәте гаять инҗн рухлы, зәки" бер адәм икәнене күрсәтәдер Нотык сөйләү формасы буның да салмак исә дә, утлы бер табигать сахибе бер кеше икәнене белдерәдер.
XIII Милли Ирландия партиясе вә гамәлә” партиясе
_ , арламентта бу олугъ ике партиядән башка дәхи берничә партия
11 бардыр, болардан мөһим булганнарыннан ике группа хакында бер-ике сүз
' Мәнафикъ — мәнфәгатьләр.
1 Модафәга иту — үз-үзеңне саклау.
’ Рәфаһ— муллык, иркенлек
179 Гам иту — күмәк итү.
180 Икътидарга кичкәч — куәтләнгәч.
181 Рәкыйб сәясисе - сәяси конкуренты, көнләше.
182 Нәхиф — ябык. арык.
* Инҗи рухлы. зәки—ачык рухлы, зирәк.
’ Гамәлә — эшчеләр.
■ж- лязем. Иң әүвәл Ирландия милләтчеләре фракциясе. Ирландия национали-стларыннан бәхәс итик Мәгьлүменез. асыл Англия ике җәзирәдән мөрәккәб. Бу жәзирәләрдән берсе үзе икегә бүленәдер: Британия вә Шотландия, икенче җәзн- рә — Ирландиядер. Асыл инглиз исемендәге халык Британия дигән җәзирәдә
сакин кавемдер '. Әүвәлдә Шотландиянен бөтенләй үзенә махсус мәдәнияте, падишаһлары булган. Бу Англия падишаһлары идән Шотландия падишаһлары-ның мөгагаддид 183 184 185 сугышлары Англия тарихының иң зур бер кыйсемен аладыр Шотландиянен хатын падишаһы Мария Стюарт бөтен галәмгә мәгълүмдер. Нә исә, нә булса булган. Шотландия Англия кулына гөшкән Бу көндә Шотланднядә лисан во мәдәният, дин һәрбере Англия мәдәнияте вә динедер Иске Шотландия лисаны мәдәниятләнеп җитмәгән, яки. тагы да тугьрысы. инглизләнеп бетмәгән. тауларда мужик авылларында гына калган Ләкин алай булса да. Шотландия халкы үзенең табигатене жуймаган. табигатьләре асыл инглиз халкына караганда ачыграк, үткенрәк; киләчәктә Шотландиягә сәфәремез заманында бу хакта берничә сүз язарым
Инде килик Ирландия әхваленә. Ирландиянең хәле бөтенләй башка Ин әүвәл Ирландия Шотландиягә караганда байтак заман сон Англиягә кушылган Аннан сон, ирландиялеләр һәрвакыт католиклыкларыны ташламаганнар. Хөкүмәт динене нә кадәр таратырга тырышсалар да. бу хакта һичбер эш эшли алмаганнар. Затән динене, милләтене сөйгән бер милләтнең диненә нә кадәр тәгъриз ’ кыйлынса. шулкадәр хәмияте динийә вә миллиясе 186 арта гына барадыр
Моннан йөз сәнә мөкаддәм бөтен Ирландиядә хөкүмәт мәэмүрләре арасында һичбер ирландияле кеше юк иде Ирландиядә бөтен мәнсаблар 4 һәрбере инглизләр кулында иде. Башка һәртөрле мәнсабларда инглиз булган кеби. хакимнәр дә инглиздән иде Бу хакимнәр арасында бер дә ирландияле кеше булмавы ирландиялеләрнен иң эчләрене пошырган мәсьәлә иде. Ирландиялеләрне мәхзүн иткән * бер хөкем вә хакимнәр мәсьәләсе генә түгел иде. Аннан тагы да мөһимрәк жир мәсьәләсе - Аграрный вопрос бар иде.
Ирландия Англия кулына төшкәннән сон Ирландиядә бөтен җирләр инглиз байларының, лордларының кулына төшеп беткән иде Бунын ничек төшеп беткәненс безнең Кырым мөселманнарыннан һәм башкортлардан сорарга кирәк Аларда һәм акрынлап җирләр башка милләт байларының кулына китеп бетәдер Тиз көннән Төркестан әһалисенең һәм җирләренең үз кулыннан китеп беткәнсне карап тору фәнендә остару ихтималы бардыр Бөтен Ирландия халкы инглиз байларының иген игеп хезмәт итүчесе булып калг ан иде Ирландия халкы дигән бер халык юк иде. Ирландия дигән Англиянең бер кыйсеме бар иде. Андагы бөтен мал вә әразый ’ инглиз байларының кулында иде Авылда җаһил, надан вә фәкыйрь католик динендәге Ирландия мужиклары бар иде.
Инглиз байлары бик тыныч иде Ләкин һәрбере инглиз лорд һәм байлары кулында җир хезмәтчесе көненә калган бичара Ирландия мужикларының хәле бик начар иде. Хезмәтче булмаганнары инглиз жир хуҗаларыннан кечкенә жир кисәге арендага алып, шуны игеп тамак туйдырырга тырышалар иде
Ирландиядә халык үрчегән саен жир сахнбләре аренда бәһассне арттыра баралар иде Эш хакыны арттырмыйлар иде Шулай итеп, көннән-көн Ирландия кәйлеләренең * тормышы читенләнә бара иде Фәкыйрьлек ниһайәтсез дәрәҗәгә җиткән иде. Мужиклар бары бәрәңге ашап торырга калган иде . Өстләренә кигән киемнәре дә калын киндер иде Ул да искереп беткән була иде
Ул заманда Ирландиядә булган сәйяхлөрнен ’ тәг ърнфенә нәзарән, дөньяда һичбер вакыт авыл халкы бу кадәр мескенлек, фәкыйрьлеккә калмагандыр, диләр Бәлки, тикшереп карасаң, тагы да бардыр Аларга каршы инглиз жир сахибләренен. управляющийлоренен гадәләтсезлекләрс тәгьрифгән хариж'“ иде һичбер вакыг хөкем илән гадәләт алырга хәл юк Бөтен хакимнәр иш тиз булганга, һәрвакыт жир сахибләренен сүзене өсткә чыгаралар иде Җир сахиб- ларе вә аларның кешеләре мужикларга ачулары килсә, аларның бердәнбер сьпы- рларыны агып үгерү кирәкме, өйләрене ут төртеп яндыру кирәкме, һнчбереннән чиркәнмиләр иде
' Сакин кавем жирлс халык
184 Mtnna.-иМш) күп санлы
’ Тогьри/ каршы тору, ризасызлык.
186 Хамияте диншю ва ми&шчее дин һәм миллилеген саклавы
’ Мансаб дәүләттә хезмәт урыны
• Момүн иткан кайгырткан
’ Әтиый жнрләр
■ Кой.и-мр авыл ксгпздорс
• Сәй.чх сәяхәтче
Пприфпһш хариҗ аңлатудан тыш.
1829 нчы сәнәгә кадәр Ирландия халкы һичбер мәэмүриятләргә ' керә алмаган кеби. мәҗлесе мәбгусан 187 188 189 190 191, парламентка сайлауга да катышмыйлар иде. Ләкин 1829 сәнәдә Ирландия халкына сайлау хакы бирелгән иде. Бу да матур күзләре очен түгел, бәлки җир сахибе байларга депутат булып сайланырга бер вәсилә ’ булсын өчен иде.
Шул сайлау хакына малик булу Ирландия халкының терелә башлавының ибтидасы * булды.
Югарыда һәм әйткән идем Ирландия халкы католик динендәдер; хәлбуки, беләсеңез, инглизләр протестантлыкның бер нәүгысе ’ англикан мәзһәбендәдер- ләр Ирландия халкы арасында диндарлык, үзләренең попларына хөрмәт бик зур иде Диннәрендә үзләренең өмидсез хәлләренә якянә 192 бер жуаныч күрәләр вә попларда үзләренең дин вә милләт мөдафигьлары 193 194 195 күрәләр иде. һәрвакыт мәҗбүр милләтләр дин голәмасына ихтирам итәләр вә шул голәма әтрафына килеп укмашалар. (Бик яхшы итәләр!)
Католик булсалар да, Ирландия мужикларыннан англикан поплар файдасына гошер (иген бәрәкәтенең уннан берене) җыялар иде. Бу үз диненнән башка бер дин попларына көчләп гошер җыю фәкыйрь Ирландия халкына бик агыр тоела иде Ирландия сайлауларга катыша башлагач, тәсадефан ’ берничә асыл ирландияле депутат булып сайландылар. Бу хәл Ирландия бичараларының күңелене күтәрде Акрынлап гошер түләмәү өчен хәрәкәтләр күренә башлады. Ул арада араларыннан бер сүзгә оста О’Коннол исемле яшь адвокат килеп чыкты. Төрле жирләрдә җыюлар ясап, халыкны вәгазьләргә башлады. О'Коннол католик диненә хөррият вә Ирландия әһалисенә мөсавәт, хокукта тигезлек теләүгә өнди . иде, бу исә ул вакыт һич көтмәгән хәл иде. О'Коннол ясаган җәмгыятьләргә халык һәр җирдә меңләп җыела иде.
Англия хөкүмәте, бердән, хөррият исеменә, икенчедән. Ирландия халкыннан һичбер эш чыгар дип ышанмаганга, бу иҗтимагь, собраниеләрне ясаудан мәнгъ ’ итми иде. Бу җәмгыятьләрдә О’Коннол фикере акрынлап тарала иде. Күп жирләрдә гошер жыярга килгән кешеләрне куып җибәрәләр иде Халык котырып гошер җыючыларны һәлак иткән җирләр дә була башлады.
О Коннолның собрание, нотык мәҗлесләренә (митинг) кеше күп җыела иде Аның Дублин шәһәрендә ачык һавада ясаган бер собраниесендә утыз биш мен кеше булган иде. Тарихка мәшһүр О’Коннол гыйсъян196 197 тарафында түгел иде Ул һәрвакыт әйтә икән «Без бервакыт максудка ирешермез, жинәрмез. ләкин солых илән, идарәи мәшрута вә канун даирәсендәге васиталар илән жинәрмез, башка васитага ихтыяҗ калмас; әфкяре гомумиянең электригы кяфи" булыр»,— ди икән. Алай булса да. Англия хөкүмәте чыдый алмады. 0’Коннолны тоттырып яптырды. Аннан соң котылдырдылар. Ләкин ахырында О'Коннол сыйххәте начарланып, озакламый үлде Ул үлде, ләкин исеме, шәрәфе вә ул мәйданга аткан фикер үлмәде. Инде Ирландия халкында хөррият вә мөсавәт фикере туган, бик матур булып үсәчәк иде һәм шул вакыттан башлап һич үлмәде Хокук, мөсавәт, гадәләт вә тәрәкъкый фикерләре бер тугъдымы, буны үлтерү һич мөмкин түгелдер. О’Коннол үз исәнендә үк бер бик зур партия ясап өлгергән иде. Партиянең исеме «Яшь Ирландия» иде Шулай ачылып кына барганда, Ирландиядә берсе артыннан берсе берничә ачлык еллар булып, бик күп халык үлеп, күбесе Америкага күчәргә мәҗбүр булдылар. Шулай итеп, бу хөррият хәрәкәте янәдән берничә вакыт туктап торды. Кинәттән бөтен Ирландиядә ике миллионга якын кеше берничә ел эчендә кимегән иде.
1848 нче сәнә Франциядә революция булганыны ишеткәч, янә Ирландиядә фикерләр кузгалып, янә бераз күтәрелеп карасалар да, эш күрә алмый байтак вакыт тукталып торырга туры килгән иде. 1870 нче сәнәләренә таба хәрәкәт янә баш күтәрә Янә бер милләтпәрвәрләрне янына җыярлык ут йөрәкле бер кеше
' Мәэмурият tap—дәүләт ндарәханәләрс.
188 Мәҗлесе мәбгусан— депутатлар мәҗлесе
’ Вәсилә чара, әмәл.
190 Ибтидасы башлангычы
’ Нәугысе төркеме, өлеше.
• Якянә— бердәнбер
193 Модафигь саклаучы.
‘ Тәсадефан көтелмәгәндә, очраклы рәвештә
'* Мәнгъ — ка ршылык
Гыйсьян баш күтәрү, фөтнә.
197 Кяфи җитәрлек (кадәр).
зоһур итте 1 Парнелл дигән бер ирландияле сүнмәгән, бары томаланып яткан хөррият вә миллият хәрәкәтене янә алга чыгарды
1875 сәнәдә Парнелл депутат булып Лондонга килде Буның депутат булуын-нан сон инглиз Думасында Ирландия мәсьәләсенә нәзар башкарды Буна кадәр Ирландия депутатлары булса да. аларга инглиз депутатлары бер дә әһәмият бирмәй. түбән күрә иде. Сөйләгәндә ирландиялеләрнең хәмиятеннән көләләр, истиһза 2 итәләр иде. Ләкин Парнелл, мәгълүмат сахибе булуы өстенә. Лондонда тәрбия күргәнгә, гаять назик ’. тәмиз 4 иде Шуның өчен аны бөтен палата бердән-бергә хөрмәт итәргә мәҗбүр булды.
Парнелл, үзе җелекләренә кадәр халык тарафында демократ булса да. өст- башына әһәмият бирә иде. һәрвакыт бик пакь, тәмиз вә матур киенергә тырыша иде. Чөнки буңа инглизләр әһәмият бирә иде. Хәлбуки, буна кадәр ирланди-ялеләр начар киенүне гадәт иткәннәр иде. Парнелл нотыкларында гаять назик рәвештә инглизләргә иң ачы хакыйкатьләрне әйтергә осталыгы илән мәшһүр иде. Аның «-Ирландия бер кәлимәи җәгърафиявия 5 түгел, бу бер милләтдер». — дигән сүзләре тарихи сүзләрдер. О’Коннол партиясе Ирландиянең бөтенләй аерылуы тарафында иде Парнелл, билгакес. Англиягә мөлхак • калып, бары Ирландиянең үзенә башка бер мәхәлли парламент сорау тарафында иде.
Парнелл парламент эчендә һич башка кешеләргә катышмый торган, хәтта иң хөрриятпәрвәрләргә катышмый торган бер аерым Ирландия милләте фракггиясе ясарга тырышып, шуны ясарга муафикъ булды.
Шул көннән башлап һәрвакыт Англия парламентында бу Ирландия милләт- челәреннән мөрәккәб ’ бер фракция була киләдер Бу фракциянең тырышуы, кычкырулары, бу фракция депутатларының нотыклары, ижтиһадлары с/ясендә бу гасыр эчендә Ирландия халкы файдасына бик күп исляхлар ясалды. Хәзерге көндә һәм Ирландия депутатлары тырышуларыннан һич туктамыйлар Болар- нын сораган мәтлабларының иң мөһиме Ирландиягә махсус бер парламент (һәм роль) тәэсис итдерүдер. Әлбәттә, бу на малик булгач, бүтән калган дахили 198 199 200 эшләр асат ислях и теләчәктер.
Инглиз парламентында моннан башка мөһим партия гамәл партиясе Labour parti дигән партиядер. Бу партия исеменнән үк билгеле г амәлдән мөрәккәб. безнең Думадагы Трудовая партия кеби бер партиядер Затән безнен Трудовая партия дигән исемне бу партияне Русиядә тәэсис итүче Аладьин һич шөбһәсез шул инглиз партиясенең исеменнән тәрҗемә иткән иде Аладьин бик күп сәнәләр Англиядә торган, хосусән шул гамәл партиясе кешеләре арасында катышкан икәне һәркемгә мәгълүмдер
Бу эшчеләрнең дә сайлауга катышулары бик күптән түгел, болар да күп заман сорау, кычкыру, собраниеләр аркасында гына сайлау хакларына барып җитте Тарике сәясәтне теләсәң генә кайсы заманда, теләсәң генә кайсы мәмләкәттә тикшерсәң тикшер, һәр җирдә бер хакыйкать козге кеби заһирдыр; бу хакыйкать буннан гыйбарәт, хөррият вә хокукларны бер дә сорамый-кычкырышмый алып булмый Бердәнбер генә кычкырып та эш чыкмый, озак заман, сәбат илә. белеп кычкырырга кирәк; сәбат-гайрәт булдымы, теләгән хокук, теләгән хөррият, мөсавәт алынмый калмыйдыр
Әле генә Ирландияләрдән бәхәс иткән илем Инде Англия рабочийларыннан бәхәс итәмез. Бу ике таифә ’ һәр икесе гайн васиталар10. гаЙн сәбат илә мөсавәт. хокук әмре мокаддәсснә васыйл булдылар"
Англия эшчеләренең хокук наменә булган мөҗадәләләрене" язарга тотын-сам. бу баб зураер, икенчедән, сез дә арырсыныз Туктыйк' Ләкин шул кадәрссене әйтәм: Англиянең соңгы гасыргы хәяте сәясиясенен иң мөһим вакыйгаләре сайлау хокукларыны арттыру хакында булган мөҗадәләи мәгънәвняләрдер. Бу гасыр эчендә сайлау кануны ике-өч мәртәбә үзгәртелде 1832 до. 1867 дә Сон
■ Зоһур итте барлыкка килде
‘ И. тиһза хурлау, мыскыл итү
199 Назик нечко. гүзәл, нәфис
• Т> чи I саф. чиста
• Кәзимои җәгърафиявия ‘ географик сүз
• Мәлхак кушылган
’ Мв/мккли тезелгән.
11 Дахили эчке.
• Таифә г әркем
'• Гайн васиталар шул ук чаралар
" Па, ыи I (о »<»ы мр ирештеләр
200 МоҗаАәлә.юр бәхәсләр
үзгәртү 1885 тә вакигъ булды. Бу канун буенча сайлауга малик булырга йорт
сахибе булу, яхуд елында йөз рубля чамасы квартир түләү житәдер. Күрәсенез,
Англиядә әле һич тә гомуми сайлаулар юк Ләкин хәзер Англия парламентында
шактый куәтле гамәлә партиясе булган кеби. мәмләкәт эчендә һәм көннән-көн
гамәлә партиясенең әһәмияте арта барадыр Англиядә гамәлә җәмгыятьләре—
бөтен дөньяда иң бай гамәлә җәмгыятьләредер.
XIV
Түбән палата рәисе ханәсендә кунакта. Англия
хатыннарында сәясәттән хәбәрдарлык. Русиягә
нәзарлары.
үген сәгать биштә түбән палата, ягъни Англиянең әһали тарафыннан
сайланган мәҗлес мәбгусанының рәисе чәйгә чакырганыны язган идем.
Рәиснең ханәсе парламент бинасында; гаять мөкәммәл зур-зур бүлмәләрдән
мөрәккәб бер квартир, бу квартирдагы зиннәтләрне, картиналарны тәгъриф
итеп тормыйм, ләкин шул кадәресене әйтәм: стенада кыйммәтле
картиналарның күплеге, ханәнең һәр тарафының гаять нечкә бер зәвекъка
муафикъ түшәлгәнлеге ханәгә кергәч үк күзгә төшә иде. Мәгьлүмеңез.
Лондонга килгәннән бирле бу безнең беренче хосусый ханәгә керүемез иде
Бинаән галәйһи1 һәр шәйгә дикъкать итә идек Мин кичә кич бер ханәдә булсам
да. бу ханә бер гади инглиз ханәсе иде Бу исә Англиянең зурларыннан беренен
мәскәнедер201 202 203.
Ханәгә кергәч, безнең илән бәрабәр булган лорд Уирдэль һәрберемезне
рәис хатынына, соңра кызына таныштырды, тәкъдим итте Рәисә гаять сәрбәст’
французча сөйләшә, кызы тагы да яхшы сөйли икән. Рәискә һәрберемезне
тәкъдим итеп беткәч, кабул салонында һәрберемез төрле тарафка таралдык.
Салонда кырыктан зиядә204 205 дамалар вә беркадәр ирләр бар иде. Кунаклар
һаман килә иде. Лорд Уирдэль безнең рус депутатларыны кеше арасыннан
эзләп табып, әле беремезне, әле беремезне кунак дамаларга тәкъдим итә иде.
Мине һәм табып бер дамага тәкъдим итте Тиз генә әйткәндә даманың
фамилиясене ишетмәсәм дә, сөйләшергә тотындым. Мадам тәмам мөкәммәл
французча сөйли Думада ничә мәбгус’ булганыны, нә кадәр партияләр
булганыны, партияләр арасындагы фәрекъләрне206 сорады, бу сөальләрне сүз
югында сүз булсын дип кенә сораганга охшамый иде, беләсе килеп сораганга
охшый иде. һәр сөаленә тәфсыйләткә кермәенчә, бер әжнәби аңларлык
рәвештә итеп җавап бирдем Сөйләшә торгач, минем Русиянең кайсы
тарафыннан мәбгус икәнемне сорады. Кайдан икәнемне әйттем Заграницада
Руси я жәгърафиясене бик томанлы беләләр. Казаннан, дидем; Казан исә Волга
нәһере буенда бер шәһәрдер, дидем. Бу да җитмәде; Урал тарафларыннан,
дидем. Алай Себертә якын, дидем Бик ерак түгел, тимер юл илән ике көнлек
юл. дидем. Мөселман икәнемне әйтергә тугъры килде. Мөселман һәм татар,
дидем. Ана мадам фәүкыльгадә гаҗәпсенде Мин татар халкыны бөтенләй
башка төрле тәсаувыр итә’ идем, диде Татарлар һәммәсе дә сезнен кеби
мәдәниятлеме, диде Укыганнары, тәрбия күргәннәре һәрбере миннән мәдә-
ниятлерәк, дидем Алай булса да. гаҗәпләнүеннән туктамый иде.
— Сезне ничек татар дип белергә кирәк, сезнен французча сөйләвенез
бер француз кеби, фәлән дигән булып, бер такым мәдехләргә* кереп китте.
— Бу артык мәдехләреңездән мөтәәссирмен,—дидем Мактаганга каршы
мин дә аны мактадым. Мин дә анын французча сөйләвенә чынлап тәхсин
иткәнемне белдердем.
— Минем сөйләшүем гаҗәп түгел,— диде — Мин кечкенәдән
Франциядә тәрбия алдым һәм бүген дә безнең имениямез Фраанцнядә Луара
нәһере буенда. — диде — һәр сәнә ике-өч ай Франциядә үткәрәмез, бөтен
' Бинаән галәйһи— шуңа күрә.
202 Мәскән—тору урыны, өй
’ Сәрбәст — ирекле.
204 Зиядә— артык, күбрәк
’ Мәбгус— депутат
‘ Фәрекъ— аерма, үзгәлек
’ Тәсаувыр иту — күз алдына китерү
• Мәдехләргә мактарга
хадим вә хадимәләремез француз булган кеби, бөтен йөрешкән кешеләремез
һәм
күршедә! с шату сахибләре французлардыр,—диде.— Минем ирем бик кунак
сөядер. әгәр Франциягә килергә тугъры килсә, безгә .рәхим итенез,— диде.—
Җәй көне бик күп кунак буладыр,— диде.— Тиздән минем ирем һәм бунда
киләчәктер. Мин сезне иремгә таныштырырым,— диде.— Мин сезнен илән
озак сөйләп кигтем, сезгә бүтән кешеләр белән танышу мәглубтыр. әйдәңез.
мин сезне берәр кеше белән таныштырыйм,—диде. Якында гына торган бер
дамага тәкъдим итте; — Мадам, менә сезгә бер татар депутаты.
• тәкъдим итәм, диде.
Бу дама да французча ярыйсы сөйләшә Бу дама Лондон хакындагы фикер-
ләремне сорады. Бер дә рыясыз мактадым.
- Дөрест, ләкин сез болай сәяхәттә безнең мәдәниятнең матур тарафларыны
гына күрәсснсз. безнең мәдәниятнең бик күңелсез тарафлары да бар. диде
Лондондагы фөкараның207 208 дәһшәтле хәленнән бәхәс итте
Мин бу хакта бер генә төрле дә фикер сөйләүдән качтым. Кунакның
вазифасы—күңелсез тарафларга күз йому, күрмәгән булу түгелме? Буннан
сәясәткә күчте:
— Сезнең Дума нинди исляхлар ясады?- диде
Янә кыска итеп, гыилаучы арымаслык итеп бер-ике мөһим кануннан өстән
генә бәхәс иттем. Мадам Англиядә бу көннәрдә һәр ике палатада каралачак җир
налогыннан бәхәс итте.
— Без халыкка, оһалигә файдалы бер налог кертер! ә гырышамыз.- диде
Хатын бу налогның нидән гыйбарәт икәнене яхшы гына, аз гыйбарәт илән
аңлап ы. Затән1 мәсьәләне белә иде
Бу ике хатынның сөйләшүләрендә бер шәй дикъкатемне жәлеп ите. Хатын-
нар һәр икесе сәясәттән яратып бәхәс итәләр һәм аңлап сөйләшәләр Бәхәсләре
гадәттә Франция вә Русия салоннарындагы дамаларның политикадан бәхәс
итүләренә охшамый. Дөрест, буйлар сәяси кешеләрнең жәмагатьләредер. Ләкин
мин Франциядә һәм Русиядә байтак депутат хагыннарыны таныймын Боларның
политикадан бәхәс итүләре бик сатхи* буладыр. Хәтта бәгъзан нә дахнли. нә
харижи сәясәттән бер шәй аңламат аклыклары белән бер нәү!ъ нәзакәт
күрсәткәннәре дә буладыр.
Без болай сөйләшеп торганда, беренче сөйләшкән дама үзенең ирене алып
килеп таныштырды, исеме мистер Пәри, беренче
палатада икән Соңра белдем, палатада ярыйсы гына
кувәи нотыкиягө4 малик бер депутат имеш. Мистер
Пәри мине бик каты Франциядәге шатусына’ жәйгә кунакка чакырды Җәмагате
Лондонда булган мөддәттә ханәләренә килер! ә үтенде Кабул көннәрсмез
пәнжешәмбе көннәредер, диде. Бу хатын ирене алып килеп тәкъдим иткәндә
икенче дама да безнең якыннан китмә! ән иде.
Мистер Пәри минем илән күрешеп киткәчтән, янә бу дама килде
Мин сезгә әйтергә оныттым, әгәр Лондонда вакытта минем кабул көн-
нәремдә босрсаныз. зиядә мәмнүн булырым Юкса аерым мәҗлескә дәгъвәг
итәр!ә жәсарәГ итмим, чөнки беләм, сез фәүкылыадә мәшгульсенез. һәр көнс-
ңез, һәр сәгатеңез алдан гәгъийн ителеп бетерел! ән. диде Әгәр кабул көн-
• нәрендә килә алмасаңыз. башка бер буш булган көнеңездә рәхим итегез.
Өйләдән соң сәгать икедән бишкә кадәр ханәдә булам.--диде. Вә адреслары
язылган иренең визит картасымы бирде.
Шул сәгать укыдым: «Бироль, Ирландия эшләре нәзарәте министры»
;әггән иде. Аңланды ки. бу хатын бер министр хатыны икән Буннан соң.бу дама
миннән аерылды. _ ,
Мә! ьлүменез, бер салонда бер кешегә тугьры килеп сөйләшә башлап озак
тору мәкъбуль түгелдер, бераз сөйләшкәч, аерылырга лязем буладыр Әгәр
сөйләтүчеләрдән берсе дама булса, һәрвакыт дама аерылып кнгәргә тиеш була-
дыр Чөнки ир кеше даманы ташлап китү әдәпкә могаирдер
Әгәр бер салонда танышып сөйләшүчеләр икесе лә ир кеше булса, бераз
сөйләшкәч, һәр икесе бик оста итеп аерылып китәләр, йә мөкяләмәне* оста
' Фока/xi фәкыйрьләр
’ Затпн нигездән. төптән
• Camiu беркатлы, сай мәгьнолс
• Kveou ноты кич нотык сөйләү салаге
’ Шапп шмок
208 Х-и a/мт батырлык, кыюлык
’ Мч. аир үзгә, каршы
• Микчмма сөйләшү, гәп
нотыкиягө* малик бер
кисәләр. Йә берсе әйтә: «Сезгә башка дустларыңыз илән сөйләшүеңезгә манить '
булмыйм»,— ди
Бу адәбе могашәрәт 209 210 211 минем фикеремә бик муафикъ, чөнки, шөбһәсез,
бөтен кабул заманында бер генә кеше белән сөйләшеп утырудан берничә кеше
илән сөйләшү күңеллерәк һәм кызыклырактыр.
Ирландия министрының хатыны мадам Бироль илән сөйләшеп торганда
иптәшләремнән барон Круднер-Струве килде. Миннән сорады:
— Г Максудов, безнең Русия сәфире — посол хатыны илән таныштыңыз-
мы?—диде. «Юк»,— дидем Якын алып барып мадам Бенкендорфка тәкъдим
итте.
Мадам Думага хөрмәтене изһар итде ’:
— Бөтен аркадашларыңызга да сөйләдем, ватаным мәгбусларының Англи-
ягә бу рәвештә килүләре илә фәүкыльгадә ифтихар итәм 212 Бунлар өмид ител-
мәгән хәлләрдер,— диде. Лондон хакындагы фикеремне сорады. Сонра диде: —
Мин сезнең унбиш көнлек програмыңызны карадым. Кичке тәгамәләреңез һәр-
берсе тәгъийн ителеп беткән Ләкин буш калган өйлә тәгамләреңез бар, рижа
итәм, бер көн буш булдыңызмы, ресторанда йимәк йимәңез, тугьры сәфарәт-
ханәгә 213 рәхим итеңез, капуымыз ачык, тәрилкәләреңез хәзер булыр, диде. Тә-
шәккер иттем 214. Бу сүзләрдән сон: — Берәр дама белән таныштырыйммы? Сез
монда һәркемне танымый торгансыңыз,— диде.— Килегез бире, мин сезне Лон-
донның матур хатыннарыннан берсе илән таныштырыйм.— диде дә, мадам Лэг
намендә бер депутат хатыны белән таныштырды.
Мадам Лэг асыл ирландияле имеш, һәм хәкыйкатьтә гаять жәмилә 215 216 217 218
219 бер хатын икән. Куе сары сачләре, зур гакыллы күзләре. Бөтен симасында ’
таралган зәкяэ вә җәмал ’ һәркемнең дикъкатене җәлеп итә иде. Мадам Лэг матур
французча сөйләшә; кечкенәдән французча сөйләшеп үскән имеш Аннан магада'0
бик еш Италиядә вә Швейцариядә була имеш Мадам Лондонның салон вә
мөсамәрәләр" хәятыннан бәхәс итте. Лондонда бу заман тамм220 мөсамәрәләр
заманы булганга, һәркөн берничә җирдә булырга тугьры киләдер, диде.
— Бу мөсамәрә вә салон хәяты Петербургта бик модадамыдыр? — диде.—
Сез бу хәятны яратасыңызмы? — диде.
Петербургта һәм бәйлә” бер хәят булганыны, ләкин без. Дума әгъзалары,
моңа иштирәк итәргә” вакытымыз булмаганыны сөйләдем. Мадам Лэг диде:
— Бездә депутатлар мөмкин булган кадәр бу хәятка — Светская жизньгә
катышырга мәҗбүрдер,— диде.— Салоннан бөтенләй качкан депутат вәхши
саналадыр,—диде.
Бу арада кунаклар килеп беткән иде. Кабул салоныннан чәй эчү булмәсенә
чыктык Чәй бүлмәсе бик зур бер зал, залның түрендә зур буфет, буфет өстендә
бик күп чәшкә вә бер такым йимәк нәрсәләре хәзер; һәркем, теләгән кеше, барып
чәшкә алып, хадимнәргә бирә дә, хадимнәр теләвеңә карап кофе, чәй, йә шиколад
салып бирәләр
Моны тәгьрифтән максудым — бу кеби зур Кабулларның нидән гыйбрәт
икәнене белдерүдер. Бу кеби зур кабуллар Петербургта, Берлиндә, Париж һәм
монда Лондонда һәм бер рәвештәдер Бик күп халык килеп җыела, һәрбере аяк
үзрә торып, бер-бере илән таныша, сөйләшә; соңра бер бүлмәдә чәй. шиколад
хәзерләнгән буладыр, кич белән булса, азрак ашый торган суык нәрсәләр дә була.
Чәй бүлмәсендә мадам Лэг һәм үзенең кабул көненә адресыны биреп миннән
аерылды. Моннан соң яныма якын килеп, Стахович мадам Лэг илән таныштыру-
ымны үтенде. Таныштырдым
' Манигъ - киртә, комачау
I Адәбе могашәрәт—әдәпле, дустанә яшәү
’ Изһар итү—ачып салу, күрсәтү
212 Ифтихар итү — мактану, горурлану
213 Сәфарәтханә — илчелек.
• Тәшәккер иттем—рәхмәт әйттем
’ Җәмилә матур, гүзәл.
’ Сима — йез. чырай
• Зәкяэ вә җәмал — сафлык вә гүзәллек.
218 Магада башка, бүтән, гайре
" Мөсамәрә кичке утырыш, мәҗлес.
219 Тамм — тулы.
11 Бәйлә — шундый.
“ Иштирәк итәргә — катнашырга
. Чәемне эчеп бетердем Ул арада аркадашларымнан берсе килеп әйтте, кай-
тамыз. диде, һәм күренә ки. кешеләр киткәли башлаган иде Ханә сахибәсе илән
һәрберемез аерым күреште Ханә хужасы үзенен көтебханәсене вә эш
кабинетыны күрсәтте, бераз беренче палатанын
тәнзыймәтене************************** күрсәтте, буннан сон күрешеп
кайтып киттек
Бу кадәр сөйләшүләр, күрешүләр, бу кадәр төрле тәэсирләрдән сон бик
арьпан идек Мин бу көн бер җиргә дә бармадым Теләгән кешеләргә ике жирдә
акшам тәгаменә дәгъвәт бар иде. Бәгъзы аркадашлар илән төшкән миһ.ман-
ханәмездә генә йимәк йидек тә. ятарга уйладык Ләкин тиз генә яту мөмкин
булмады
Бер такым гәзитәчеләр төрлемезне төрле яктан сөальләр илән күмәләр иде
Сәгать тугызларда ашка киткән кешеләремез һәм кайтты Болар кайткач, һәр -
бсрсмезне мөдәббирләр2 безгә махсус куелган салонга жыеп. иртәгесен
күрәчәк нәрсәләрне вә булачак мәҗлесләрне аңлаттылар. Нә вакыт кайда
җыелу лязем булачагымы белдерделәр. Соңра булмәләремезгә чикелдек.
Бүлмәләремез матур, унгайлы, жайлы. караватларымыз ял итү өчен муафикъ
иде
(Ахыры киләсе санда)