Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖӘҮДӘТ ДӨРЗАМАНГА 50 ЯШЬ


Җәүдәт Харис улы Дөрзаман 1945 елның 13 октябрендә Татарстанның Леннногорск районы Сугышлы авылында туа. 1964 елда Иске llloiep урга мәктәбен юмам дан. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Шул ук елны Совег Армиясе сафларына алына. Хезмәтен төгәлләп кан ■ каннан сон. ул университетта укуын дәвам иттерә һәм аны 1972 елда тәмамлан чыга. Озак еллар Татарстан радиосында эшли һәм «Ялкын» журналында баш редактор вагифасын башкара. Җәүдәт
Дөрзаман — нигезлә балалар шагыйре: ул алар өчен «Ирбатыр». «Солдат булдым», «Төше мажара». «Гөлназ мәктәпкә бара». «Безнен әлифба», «Җир авазы». «Айбулао», «Бизмән йолдызлыгы» кебек әкият, шигырь китаплары, повестьлар бастырып чыгарды. Шулай ук аньгн «Ник керәсез төшләремә» һ. б. проза әсәрләре дә укучыларыбыз! а яхшы таныш. Юбилее белән котлап, бу санда шаг ыирьнен бала-лар өчен төрле елларда ижат иткән ши-гырьләреннән бер бәйләм тәкъдим итәбез.

Иц зур ХИКМӘТ
Әйтерсең лә кайнар мичтән Яңа чыккан икмәк. Җылы бөркеп тора Кояш. Ичмасам бу хикмәт!
Аның нуры төшкән җирдә Гөлләр чәчәк ата.Уҗымнары шытып чыккан Кырлар җәйрәп ята.
Көн тудымы, көнбагышлар Аңа багып тора. Елгалар да сөенешеп, Дулкын кагып тора.
һәркөн иртән баш иеп мин Сәлам бирәм аңа.
Иң зур хикмәте дөньяның Күктә Кояш яна!
Аҗаган
Бик еракта, күк читендә Аҗаган уйнап китә. Алсулыгы болытлардан Офыклар буйлап китә.
Әйтерсең лә карт тимерче Өйрәнчеген өйрәтә.
Ә тегесе, күрек тартып. Мичтә күмер көйрәтә.
Булачак юрга
Дөнья кемгә рәхәт дисез.— Рәхәт безнең тайга.
Канат кына чыкмый калган, Очар иде айга!
Ник очмасын, бик оча ул. Оча болын буйлап, Сабантуйда узышасы Чабыш юлын уйлап.
Оча гына —тояклары Тими кала җиргә. Әй чаба ул. әй ашкына Төшеп шабыр тиргә.
«Сабантуйлар юргасына Җитми болын гына!» Әнә ниләр уйлап чаба. Үзе — колын гына...
Умырзая
Тауда умырзая таптым, Таптым да кире чаптым. Чәчәкне тоткан көйгә.
Йөгереп кердем өйгә. Йөгереп түргә уздым. Әбигә кулым суздым:
Мә, ал, дип,— умырзая! Ул, юкса, никтер боек. Утыра озак оеп. Ачсын әле күзләрен бер. Сөендерим үзен бер! Сөенмәде, нишлисең... Әйтте тартып дисбесен:
— И балам, гомер зая...
Ялгыз сандугач
Бер сандугач һәр гаң саен Җыр суза өзсп-өзеп, Бер моңлана, бер зарлана Сүзләрен тезеп-тезеп.
Моңын аңлыйм, сүзләрен юк. Аңлый алмыйм зарын да Чү, әнием белми микән.
Аңлый бит ул барын да.
Соравымнан моңсуланды Әниемнең күзләре Миңа гуры караса да. Мөлдерәмә үзләре
Сөеклесен югалткан ул, Шуңа моңлана, балам Менә мин дә синең белән Ялгыз ни эшли алам.
...Ә сандугач инде елый, Сүзләрен тезеп-тезеп.
Моңсу сүзләр тезеп-тезеп. Минем үзәкне өзеп
Бабам сүзе
Җиде Чишмә дип кушканнар Безнең авылга исем «Җиде Чишмә» булганга да Китә шул акыл-исем.
Нибарысы бер чишмә бар. Суы I ик сызык кына Чиләгеңне тутырасың Тик тартып-сузып кына
Калган алты чишмә кайда, Кая киткән шулары?
Кая киткән көмеш кебек Чыңлап аккан сулары?
Әгәр соңгы чишмә кипсә. Күчеп китәрме авыл? Авыл кадәр авыл бетсә?! Алай начар була ул...
Калган алты чишмәнең мин Берсен булса да табам.
«Чишмә башы гомер башы»,— Дип белми әйтмәс бабам!
Уйлану
Шәһәр асфальтларын бизәп, Утыра өрәңгеләр.
Өрәңгеләр асфальтта да Үсәргә өйрәнделәр. .
Үссәләр дә.. Мин аларны Кызганам шул. кызганам Ничә еллар һаман ташка Төшәләр дип сызланам: Салкыннарда чыныккачтын. Яңгырларда коенгач.
«Көч тупладым. Инде хәзер Яшәргә!»—дип җыенгач. Җилфер-җилфер коелгач...
Таш юлларда таптап узу Безгә генә уендыр. Орлыклары шыталмаган Өрәңгегә кыендыр.
Өрәңгегә кыендыр...
Бәрәңге бакчасында
Әти белән әни казый. Ә мин күз салып барам. Әни әйтә: «Өскә карат Күзәнәкләрне. Кәрам!»
Моңарчы гел дөрес салдым, Ялгыш салдым бары. . бер. Туфрак белән каплап куйгач. Күрми лә ул барыбер!
«Чабата»
Әтиемнең ин яраткан
Бию көе «Чабата»
— «Чабата»га тимәгез, ди.— «Чабата» безгә бата!
Биеп китә, мин сиңайгим. Вак атлап, тыпырдатып. Аю кадәр гәүдә белән Идәннәр шыгырдатып
Үзе көлеп такмак әйтә
— «Чабата» безгә бата.. Вәт әкәмәт, читек киеп. «Чабата» биеп ята!
Беренче яңгыр
Күрше кызы Ләйсән кергән. Кергән сулышы кабып Шул. урамга дәшүедер Тагын бер сәбәп табып.
Дөрестән дә!
— Тизрәк! ди бу Ләйсән күрми каласын' Бүтән сәбәп табалмаган.
Ну бу адәм баласын
— Үзең йөгереп ксртонсең ич. Ничек күрми калыйм ’ дим. Кил. алайса, битеңдәге Сипкелләрне саныйм! дим
Ләйсән көлә:
— И тиле, ди
Сипкелне кем санасын'.’ Минем белән тел озайтып. Яңгыр күрми каласын!
Рәхмәт. Ләйсән, рәхмәт сиңа' Ярый син бар күршедә Синең кебек маг>р итеп Дәшми миңа берсе дә'
Күзле кычыткан
Кычытканмы? • Кычытканның Беләм мин ике төрен Берсен озак сөйләп тормыйм. Яхшы беләсез серен
Анысының тылсымы бар — Яфрагы сырлы-сырлы. Кире булсаң, үжәт булсаң. Сикертә үрле-кырлы!
Ыштаныңны төшерә дә Йомшак җирне «пешерә»: «Моннан соң сүз тыңлар идем!» - Дияр көнгә төшерә.
Икенчесен әйтмим дә мин. Анысын мин санламыйм. Санламавын да санламыйм. Тик шунысын аңламыйм:
Ник әйттеләр икән аңа Сукыр кычыткан диеп? Әллә «өтмәгәнгә» микән. Китсә дә тәнгә тиеп?
Ул, ичмасам, кагылсаң да Сыйпап иркәли генә... Ә тегесе бакчаларга Юлны киртәли менә!
Җиләк, кыяр күптән беткән. Белмим, нәрсә карыйдыр? Күзле булгач, күрәләтә Чакмаса да ярыйдыр!
Төнбикә
Зәңгәр күлмәк киеп. Кара шәлен ябып, Колагына сынар Ай-алкасын тагып.
Энҗе-мәрҗән тулы Тырыс алып кулга, Менә Төнбикә дә Чыкты ерак юлга.
Аны күргәч, Кояш Янып, тирләп, пешеп, Китте шыпырт кына Тау артына төшеп.
Ә Төнбикә туктап. Кара шәлен салды. Шомырт-кара чәче Бөдрәләнеп калды.
Аннан шәле белән Томалады күкне.
Абынды да шунда, Энҗеләрен түкте.
Энҗе-мәрҗәннәре Чәчелделәр чыңлап, һәм ул күзен йомды Алар чыңын тыңлап.
Йоклап утырмый шул, Таң кошы да наян! — Энҗе-мәрҗәннәрне Күрде әллә каян.
Салмак кына сөйрәп Кара шәлнең читен. Кабат каплап куйды Төнбикәнең битен.
Аннан чүпләп төште Мәрҗәннәрне күктән.- Ә Төнбикә күрми — Йоклый инде күптән!