Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ


Заһидә Бурнашеваның тууына 100 ел
Аның әдәби псевдонимы — «Гыйффәт туташ». Шул имза белән басыла беренче шигырьләре, әдәби җәмәгатьчелектә һәм халык хәтерендә шулай кала Үз вакытында көндәлек матбугатта, замандашларының язмаларында шактый чагылып кала бу исем. Әйтик. Ш Бабичның «Китабеннас»ында Татар шигырендә ул беренче Гыйффәт туташ. Икенчесе — Сания Гыйффәт. Октябрьдән соң эмиграциядә яшәгән шагыйрә, мәгълүм галим 3. Кадыйри хатыны Шулай, гыйффәтлелек (пакь. таза, ару булу) татар хатын-кызларының күркәм сыйфаты.
Гыйффәт туташ- Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева 1895 елның 19 октябрендә Рязань өлкәсенең Әҗе авылында туа. Бай сәүдәгәр кызы Яшьтән белемгә омтыла, әдәбиятка тартыла. Нәтиҗәдә, 1913—1915 елларда Мәскәүдә олуг әдип Г. Исхакый мөхәррирлегендә чыгучы «Ил», «Сүз» газеталарында әлеге псевдоним белән шигырьләре басыла
Әти-әниләренә бу ошамый һәм яшь кыз өен ташлап чыгып китә. Бу турыда матбугатта үз вакытында шактый шаулыйлар... 1915—1917 елларда бер-бер артлы «Гыйффәт туташ шигырьләре» исемле өч китабы дөнья күреп. ша>ыйрә шактый ук популярлык казана. Шигырьләрдә ул Тукай мәктәбе укучысы, аны дәвам игүче Татар хатын-кызлары язмышын җырлаучы Лирик шагыйрә
1917 елдан соң ул Урта Азиядә Башта Самарканд шәһәрендә, аннан Төрк- мәнстан. Кыргызстан илләрендә. Партия һәм мәгариф, матбугат эше. кардәш халыкларда мәдәни эшчеләр, укытучылар тәрбияләү «Почет билгесе» ордены, медальләр, грамоталар белән бүләкләнү...
Менә болар инде шагыйрәнең иҗтимагый тормышы, совет заманы «иҗат җимешләре» Дөрестән дә, бу чорда ул аз яза. 1919—1921 елларда Казанда татар һәм урыс телләреңдә хикәяләр китабын гына бастыра. Шигырьләре күренми
1952 елда.'пенсиягә чыккач, ул Казанга күчеп кайта. 1971 елда аның «Тагар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан» исемле китабы дөнья күрде
Заһидә Бурнашева Гыйффәт туташ 1977 елның 5 ноябрендә Казанда вафаг
Шигырьләре «Татар поэзия антологиясе»нсң икс басмасында да бар