Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЗӘҢГӘР КЫЯЛАР


Җаным минем, әйтерсең лә. күшән Таулар арасында югалган Салкын җилләр аны шашып үпкән. Йә. җилләрдән бүген ни калган?..
Карлар явып, күрәсеңме, үткән. Үзем түгел эзем югалган!
Тәнемә мин кайнар сулыш бүтән. Юк. алмам! ..
Гомер төргәгемне, сизәсеңме, сүтәм Ү гкәннәргә юллар югалган
Ялкын түгел, салкын' үзәгемә үтә. Бу учакны, әйтче, кем яга’..
Җаным минем күшән, инде күптән Таулар арасында югалган.
Җирдәгессн үтеп. ахры, күккә Таба юл алам
Ах. чәчләрең бигрәк йомшак!
Җил сыйпый җиллән көнлим Сөясеңме? дидең, каушап.
Сөймичә мөмкин мени!
Килдем «гаиб ирәннәрдәй »
Шаһ кызы, йолдыз, дидең.
Күкрәгемә иренеңнән
Гөнаһ таммасмы инде91
Яшькслг күзләр, алма битләр.
Оны I ма үзең генә!
(Сөләйман бит «Бар да үтәр»
дин язган йөзегенә.)
Сөясеңме? дидең.
Сөйдем.
Әй I мичә гүздем генә.
Мәҗнүнме син. ялгыз чүлдә ятып калган9 Эссе комга күз яшьләрең әллә тамган. Күлмәгеңне тишеп үскән чөнки камыш Камыш түгел! Сине җиргә теккән сагыш
Ә мин — Ләйләң. Ак дөядә уйга талган. Бүгеннән соң синсез (ә син — минсез!) калган. ...Күпме гасыр комнар булып агар сагыш? Чүлдән түгел,—синең аша китеп барыш.
* * *
Караңгы төндә, мәңгелек төндә Ялгыз ай дәшә, йолдызлар, сезне. Караңгы төндә, мәңгелек төндә Җаным — бер үзе.
Тынгысыз жил дә, өзлексез җил дә Гасырлар буе кемнедер эзли...
Тынгысыз җирдә, ярсыган җирдә Югалттым кебек үземне үзем...
Тезләремнән кочып алды салкын карлар Үткәннәрдән миңа бүген ниләр калган?
Үкенечләр, рәнҗү... Әллә ваемсызлык?
Алай дисәң, нидән күңел әрни, сызлый?
Үкенечләр, рәнҗү, сөю —бар да ялган.
Күптән узган, күптән әллә кайда калган
Сине эзлим
Чит-ят күзләр күрмәгәндә генә, качып. Битләремне инде күптән кояш үпкән. Чәчләремдә иртәнге чык тамчы-тамчы. Иңнәремә болыт алып салдым күктән.
Ай юлыннан йөрим сине эзләп һаман. Күзләремә җыеп йолдыз сагышларын Иңнәремдә кара болыт... киләм санап Тамчы кебек тамган мизгел агышларын
* * *
Ярсыз дәрья кебек йөрәк. Талпына да. бәрелә дә. Нидән алай, нәрсә кирәк? Белми дә ул һәм белә дә...
Кара шәүләм, я гып җиргә. Кызу тәнен карга күмә.
Бу моңны кем мина биргән? Башкаларга бирә күрмә..
Күзләреңнән үпкән иреннәрем Хәлсез, сүзсез.
Учларыңны тойган бу иңнәрем И иде үксез.
Нинди явызлыклар күрдең миннән.
Соң нишләдем?
Әкрен генә шуа иңнәремнән
Кара шәлем
Алмагачтан алма өздем...
Алмагачтан алма өздем. Көтмәдем кызарганын. Елгаларда ялгыз йөздем Күрмәдең, кызганмадың.
Юлга чыктым кемне эзләп. Тузгытып чәчләремне'.’ Инде елап туйды көзләр Минем күз яшьләремне
Җаным салып тирбәтергә Тапмадым бишегемне.
Бер күрергә тилмергәндә Какмадың ишегемне .
Алмагачтан алма өздем. Көгсәмчс кызар)анын! Белмәс идем жир йөзендә Барльп ын моң-зарларның. Безгә Мәхәббәтнең күкләр Биргән иде олысын Инде нәрсә әйтим? Үткән Онытыла мыни соң!.. Сулар үргә акмый, диләр. Таулар имәс башларын Күңелемнән генә көйләп. Сиңа жыр багышладым Алмагачтан алма өздем. Көтмәдем кызарганын. Гаепледер, ахры, үзем Беркемнән дә зарланмыйм
Чиксез бәхет иде.. Әллә күктә очтым, Әллә йөрдем синең белән бакчаларда. Ярларыңны аккош булып килеп кочтым, Камышларда качам хәзер дошманнардан.
Ике канат биргән аллам, ак пар канат! Салкын-салкын җилләр исә... тик нишләргә? Сине генә эзләп, диңгез аша кабат Оча алмам инде башка чит җирләргә.
Белсәм иде, нинди яңгыр, нинди томан. Нинди таулар кисте икән юлларыңны? Салкын җилдә боз бәрелә канатыма, Камышларга гына сөйлим моң-зарымны.
Тик, табылыр, кайтыр әле, дигән өмет Саклый һаман серләремне башкалардан. ...Канатлары каерылган аккош кебек, Мин адашып калдым көзге бакчаларда.
Бусагаңда узды ярты гомерем Коштай кунып. Башка борчымам. Үлде дисәләр, син һич ышанма. Бусагаңнан гына очтым ла!..