Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


Малай чакта язган шигырьләрем. Кайсыгызны кайда ертып аттым. Күбегезне сезнен утка яктым,— Яшьле күзем белән утка бактым. Чәчләремнән көлегезне кактым.
Чормаларда чорнап калдырганга, Яндырганга - берүк кичерегез! — Чит җирләргә чөйле туган нигез. Чүлгә әйләнгәндә үз җиребез. Ак күбеге итте мине диңгез.
Каргышыгыз төште: суда актым, Үз-үземне кыяларга аттым. Балык сыман яр башында яттым, Кат-кат тагын упкыннаргй баттым, Йөри-йөри чуерташтай каттым.
Ишет гем дә илнең илергәнен,— Кемнәр елый анда, йә кемнәрем. Кемдер вага читлек тимерләрен, Тимерләрне нәфрәт кимергәнен. .— Сизмәдем дә шулар җан өргәнен.
һәм атылып кайттым үз өемә.
Эзлән таптым исән калганнарын: Болар чормалардан алганнарым, У1 яңадан бирле янганнарын.
Җир мәң|сгә упкан ялганнарын...
Малай белән бабай очрашты. Уян. күңел, сорау булып уян. Ә рухымны өндәү игеп куям. Эзләп йөрмә инде әллә каян — Йөрәгемнән ике нокта уям:
Үлем белән яшәү арасы бар. Барасы бар әле. барасы бар. Янасы бар әле. янасы бар. Шигырьләрнең меңләп яңасы бар. Берсе белән гүрне ябасы бар. Тик соңрак. Мин көрәшәм яклап. Теге чакта миңа җан өргәнне: Ватам читлек булган тимерләрне; Җырлыйм нәфрәт тимер кимергәнне. Яза йөрәк... илем илергәнне.
1994.
Кемнәр кая китеп бара, кем кала? Бәхет кемдә, кайгыларны кем ала?..
Менә шундый көзге моңсу көннәрдә.
Фәкыйрегез яши башлый гөлләрдә.
Сагыш уты сулыйм - гөлләр яшиләр.
Күзләрендә яшь... зарланып дәшмиләр.
Җилфер-җилфер килә-килә җил көлә.
Алда нинди көннәр көтә - кем белә?
Капшый җанны, барлый канны — ни кирәк?
Кит әле. җил. мин гөл түГел. мин — йөрәк!
Алдан сайлап чәчәкләрнең акларын.
Берәм-берәм өзгәли яфракларын.
Күчә зәңгәр чәчәкләргә аннары.
Чират көтеп тирбәлә калганнары...
Уңнан килә, сулдан килә... өзгәли.— Китәр вакыт җитте инде сезгә, ди.
Беләм. җилләр барын өзеп алачак. Дүрт-биш яфрак кына исән калачак.
Менә шулай, көзләр килгән көннәрдә. Өзгәләнеп яши башлыйм гөлләрдә.
Яшеннәр яңгырашыннан Ниләрдер көтәм һаман һавалар әйбәт кенә дә. Бозылды менә заман.
һавалар әйбәт кенә дә. Хәтерләр калган никтер. Узган гомерне тагын бер Күз алларына китер.
Күземнән төсләр югалган Калган ак белән кара. Берсе яшәргә, ә берсе Каядыр алып бара
Карасы күгемне каплап, Кичкырын килә мина. Төн буе имтихан ясый Җандагы иманыма.
Мөмкин мине яшәтергә.
Мөмкиндер үтерергә Курыкмыйм Мин бит әлегә Иманым белән бергә
Тагын таң ата. Бер Аллам. Аермый мине актан Яңгырлар көтәм. кап-кара Болытлар килгән яктан
Яшеннәр яңгырашыннан Сискәнеп куя йөрәк. Сискәнә этләр талыйлар Исән калырга кирәк.
1994
Җаныңның гомерлек догасын Бүген дә кабатлап торасың
Дөньяда дөреслек калганмы’’ Кайчан соң җиңәрбез ялганны’'
Бу галы нәселне, хәтерне
Кайчан соң җиңәрбез мәкерне’
Өем таш кермәс дип сөенмә. Сугар да үтерер өеңдә.
Мәкернең бәйрәме башланыр.
Балаңа, халкыңа г ашланыр
Тор, егет, каршы сук шуларга — Җинмәсән. ник җиргә туарга!
Син күреп торасың: алдашып, Иманын ыштанга алмашып.
Денсезләр саталар бу илне. Корабы белән үк Иделне...
Гарьлектән башны хет суга сал — Сатыша саташкан аксакал.
Үзебез тудырган балалар Акыртып җаныңны алалар.
Ә инде ятларны әйтмә дә,— Без — балык. Тоталар ятьмәдә.
Хурлыкны күтәрми бу халык! Җир белән, күк белән кузгалып.
Уянып ут белән, су белән. Мәкергә сугарга өлгерәм!
Кабатлап җанымның догасын.
Яндырам!—илемдә тормасын...
Без — илнең алдагы гомере, Баскан җир — мәкернең кабере.
Догамның дәвамын күрерсез: Бу халык барыбер үлемсез. Бу халык — үлемсез!
1994.
Күңелем — күл. Күлдә йөзә алтын балык. Ни телисең, дәрвиш бабай, шуны сора. Тик зинһар әйт: җирдә дә юк. күктә дә юк — Минем сөйгән асылъярым кайда тора?
Уйларым — җил. Аны эзлим. Дәрвиш бабай. Унҗиденче җәем, менә, җилдәй уза.
Думбраңа чиртә-чиртә җыр белән әйт: Сөйгән ярым кавышуны нигә суза?
Күзем—көзге. Көзгеләрдән бер караса Җил үтәрлек булмас иде безнең ара. Кайнар дала җиле белән килә дә ул. Төшләремә керә дә бер. китеп бара.
Болай булгач, безнең күлләр кибәр инде, Дәрвиш бабай, юл өйрәтеп җибәр инде!
Бозлар гына китсен әле, бозлар гына. Бу дөньяда ни булганын күрерсең Белмисендер: гөлләр көнгә багу белән. Сагыныша башлый икән бер-берсен
Мин гөл түгел, син генә гөл. син генә бел Җаным күккә менде бүген тургайда. Кагына ул, талпына ул, сагына ул: «Син кайда соң. сөйгән ярым, син кайда?»
Кояш баеп, җырчы тургай җиргә төшсә.
Җаным төнлә тулган айга әйләнер «Бозлар гына китсен әле» диюләрем Күз яшенне сөртә торган хәйләмдер.
Язлар г и грок килсен диеп бу якка. Бозлар булып агып киттем еракка
1994
Уяныр идем әле
Син инде моны үзең лә Күптәннән беләсеңдер. Бергә яшәүләр булмаса. Бүген үләргә әзер.
Син ерактамы? Бу соңгы Сулышта соңгы гавыш. (Сиңа да соңгы мәртәбә Ялваруларым, язмыш!)
Айсыз калган аккаен күк.
Күмелдең кара гоню Кайтсаң бөгеп кайгыларым Күз йомар иде синдә.
Йоклатыр идем. Ә үзем: Ничек дип моның хәле? Тагып бер генә күрим дип. Уяныр идем әле
1992
Әби
Язлар килде Гөл орлыгы эзлим
Я р г га базар са г а ал г ына
Чәч тә үстер җитмеш җиде төрен Әби тезеп куйган алдына.
Бөртекләрен капшый керфекләрем, Ә карашым барлый, аралый Чәчәкләре җанга якыная, - Юк. боларны алмый ярамый.
Телсез икән әби. Ымлап сата. Ымлап кына мактый үз малын. Күреп алды, аның шул хәленнән
Бер малайның көлеп узганын.
Туктатты да гөл орлыгы бирде:
— Бар, юлында бул,—дип ымлады. Телсез калды малай Йомарланды Гүя кара кайгы йомгагы.
Йомгак сыман тәгәрәде малай. Бу дөньяның кайсы ягына? — Үзе... чәчәкләрдән кайлардадыр Аерылып калган җан гына.
Теләкләрен теләп калды әби: «Гөлләр сыман, балам, өшемә. Гөл орлыгы тиде өлешеңә Гөлләр керсен бүген төшеңә
Гөлләреңә кунган сандугачлар. Иртән сине сайрап уятсын. Гомереңә язлар килгән саен. Гөлгә яшер кошлар оясын.
Сөйләр телең—гөлләр теле булсын, Гөлләр илендә кал— мин үлгәч. Минем ничек телсез калганымны Гөлләр сөйләп бирер, гөлләр чәч...
Соңгы балам, соңгы сулышында «Әнкә-ә-әй!» диеп әйткән мизгелдән. Җырдан гына торган моңлы телем. Гомерлеккә инде өзелгән.
Сезнең белән түгел, мин бит бары Кара язмыш белән сөйләшмим Язлар килә, язлар Бу көннәрдә Бөтен дөнья белән сердәш мин.
Балам, балам, дөнья буйлап йөри
Гөлләр башын кисәр хәбәрләр,— Ул-бу булса, гөлләр башы белән Синең башың бергә тәгәрәр.
Өйнең-илнең изге туфрагына Гөл орлыгын инде салдыңмы? — Якла, балаларын югалтудан Телсез кала язган халкыңны...»
Гәрли базар Берәү генә тыныч. Ымлый гына бары, сөйләми. Дөньядагы телле телсезләргә Тылмач була ала бу әби
1992.
Дәшәрмен теге дөньядан: «Без һаман дамы бергә'.’ Бергәме?! Үлмә, бәгърем. Мин кердем синең гүргә»
1994
Денен сатты. Йөзендәге карасын Инде хәзер, әйдә, юын карасын!
Күпме юса да карасын, юк. бетмәс. Юар өчен Иделнең суы җитмәс.
1994