Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЯДАГЫ ЧӘЧӘКЛӘР


—- икем үземнең кыядагы чәчәкләрне күргәнем юк Язмыш шактый гына алкыса-(алкыса да. алай кырыс-хәтәр кыяларга илтеп ташламады мине Укыган-ишеткәннөремнән генә белом искиткеч матур диләр ул чәчәкләрне Ышанам, шулайдыр Табигать кыенлык-мәхрүмлекләрйе кыю жиңеп чыгучыларга матурлыкны мулдан бирә Андыйлары Ходайның рәхмәте дә киң.
Тукта, мин әйтер сүземне иң ахырыннан готынмы, әллә ур (асыннан эләктереп алыпмы сөйли башладым бугай Сүзем «Кыядагы чәчәкләр». «Ьатырша» романнары. «Өлешемә тигән көмешем». «Девон хәбәрчесе». «Тәвәккәл таш яра» һәм башка повесчьлар. күп хикәяләр, йөзләгән очерклар авторы Җәмит Рахимов турында Язучы турында сөйлисен икән, аның (уган я(ы. балача! ы. яшьлеге хезмәт юлы турында әңгәмәдән башлау мәхкүл
Алтмыш яшьләрен тутырып, хәзер берәм-берәм пенсия!ә китүчеләрнең бала-чаклары авыр сугыш елларына туры килә. Җәмитнең сабый җилкәсенә дә бик мулдан куна андый нужа йөге Йөк авыр, ә инде сут ышкын беренче көннәреннән үк яу кырына чытып киткән әтисенең мәңгегә шунда ятып калуы гурындагы кара хәбәр кайгысы бернинди бизмәннәргә дә сынмый
Ләкин балачакның үз хасияте хасият. Йөк-хәсрәт никадәр авыр булмасын, сабый күңелендәге хыял-фаразларны баса-сыга алмый ул
һәр сабыйпын үз хыял канатлары Язмыш ул канатларны һәр сабый!а үзенчәрәк бирә Алар авылы Иске Шөгср халык күңелендә .тоенда булып йөргән Шандор Iавына сыенып утырган Шунда. Җәмитләрнең бәрәңге бакчасы артында гына, «нефтеразведка» дигән биек вышка көне-төне гөрләп утыра. Татарстанның зур нефтенә юл ачкан беренче тарихи буровой бу.
Әнә кайдан көч-куәт ала нәни Җәмитнең хыял канатлары1
Хыялына таба беренче адымнарын да бик иргә атлый ул Бер көнне олылар сөйләшүеннән шуны белеп ала жир асты хәзинәсенә катламнар тишеп төшүче абыйларының лие тоткарланыбрак тора, имеш Бораулары хутлырак эшләсен өчен үзле балчык кирәк икән, андый балчык ерак та түгел. Баллы үлән тавында бар. ди Тик шуны алып кайтырга атлар, кешеләр ICHO жнтмн икән Hpioieccii герле зурлыктагы оржәләр утыртылган ку т арба лары кәрваны шундч кузгала Җәмит тә үзләренең күпне күргән «уфа i та» тарына яна бушап калган каз оясын утырта да. о тын кәрванга килеп кушыла
Хыя I һәм тш I әмер юлында болар икесе гьпыз үрелеп барганда гына Максатчан көчкә әверелә Җәмит Рә.химовның ягучы булу хыялы кайчан пландыр. әйтүе кыен (Үземнән белом андый хыят башта бик зәгыйфь һәм кыюсыз туа) Ә менә нефтьче булу хыялын Җәмиткә язмыш у те бирә
Алар бакчасы артымдагы әлеге буровой, ниһаягь. Девон хәбәрчесе булып, жир аны хәзинәсенә кадәр төшеп жигә Moi ьлүм ки. шушы көннәрдән башлап
Татарстанда нефть чыгару эше искиткеч тизлек һәм киң колач ала Җәмитне дә бөтереп кенә ала бу көчле өермә Урта мәктәпне тәмамлауга, ул Әлмәт промыслында нефть чыгару операторы булып эшли башлый «Кара алтын» чыгаруның серләренә ныграк төшенү өчен Лениногорскидагы кичке нефть техникумына укырга керә Илленче еллар ахырында тырыш һәм инициативалы егетне комсомолның Шөгер райкомы беренче секретаре итеп сайлыйлар.
Ә язучы булу хыялы? Кече яшьтән үк китапларга, әдәбиятка мәхәббәттән туган бу хыял аз гына да сүрелми, дөрләгәннән-дөрли генә бара. Бу хыялына габа да кыю адымнар атлый ул. Казан дәүләт университетының филология факультетына читтән горып укырга керә Әлбәттә, каләмен дә сынап карый Район газетасында аның шигырьләре, нефтьчеләр тормышыннан кызыклы язмалары күренә башлый. Ә Шогер һәм Яна Писмән районнары берләшкәч, аны яна ачылган шәһәр газетасына эшкә чакыралар Монысы да әдәбиятка таба яна зур адым.
Нефтьче дуслары, якын танышлары турындагы очерклары республика газета- журналларында бер-бер артлы күренә башлый, әдәби конкурсларда бүләкләр ала.
Җәмит Рахимовны язучы итеп таныткан беренче әсәре «Өлешемә тигән көмешем» повесте булды. Әсәрнең гаять тормышчанлыгы. үзен яхшы белгән, даими аралашып йөргән кешеләрдәй жанлы образлары, халыкчан теле мине чын- чынлап әсир иткәнлеген яхшы хәтерлим. Ул елларда әле «соцреализм» дигән нәрсә язучыны туктаусыз камчылап тора, ә инде «партия җитәкчелеген күрсәтү» дигән әдәбияттагы катгый таләп каләмеңне ирекссздән фальш юлына этәреп тора иде.
«Өлешемә тигән көмешем» әдәбиятыбызда мондый богаулардан азат булган әсәрләрнең берсе иде.
Тормышның үзеннән каерып алынган бу хак әсәрне әдәби тәнкыйть күрмәмешкә салышса да. укучылар аны яратып кабул иттеләр, үз иттеләр.
Җәмит Рахимов эзләнүчән язучы, армас каләм иясе Анын шуннан соңгы һәр әсәре әдәбиятта әле аз чатылдырылган яки бөтенләй таныш булмаган яна образлар алып килә, яңа географик киңлекләр ача Бу яктан анын 'Кыядагы чәчәкләр» романы бик характерлы. Әсәрдә без ерак Себер җирендә, бик авыр шартларда нефть магистрале салып йөрүче якташларыбыз тормышын күрсәк. «Сагыш» повестенда ачы язмыш тәкъдире Әфганстан җиренә үк илтеп ташлаган милләттәшебез Галләметдин картның фажиг асе белән тетрәнәбез «Тәвәккәл таш яра» повестенда укучыга яхшы ук таныш булган нефть чыгаручылар турында сүз барса да. аның геройлары яңа яклары белән ачылалар. Биредә беренче чиратта әхлакый-вөждан сыйфатлары алга куела.
Яңа образлар, яңа географик киңлекләр, дидек Шушы урында кылт итеп язучының яңа романы «Батырша» искә килеп төшә. Бу роман исә укучыны тарихи тирәнлеккә алып китә Юк. соңгы елларда яңгырдан соңгы бөреләр сыман шытып кына торган Болгар-Казан ханлыгы чорын чагылдырган әсәрләрдән түгел бу. «Батырша» XVIII йөз урталарында татар һәм башкорт халкын милли-азатлык өчен көрәшкә күтәргән каһарман турында Моңарчы без Батыршаны сирәк-мирәк тарихи язмалардан гына укып белә идек Җәмит Рәхимов милли каһарманның тарихи һәм милли шартларда туган жанлы образын күрсәтеп биргән. Моның өчен ггикадәр эзләнү, күпме архив материалларында казыну кирәклеген күз алдына китерү кыен түгел Шунысы ха-рактерлы. язучы үз героеның дини, фәлсәфи нигезләрен күрсәтеп бирүдә дә шактый уңышка ирешкән.
Сүзебезне кырыс-хәтәр шартларда чәчәк аткан кыя чәчәкләреннән башлаган идек Күргәнебезчә. Җәмит Рәхимөвнын барлык әсәрләре дә әнә шул авырлыкларны кыю жиңеп чыгучыларга багышланган Мина калса. Җәмит Рәхггмовнын үзен дә мин. геройлары кебек, кырыс-матур кыя чәчәгенә охшатыр идем.
Авыр голларың янадан-яна иҗат шатлыклары алып килсен, кадерле каләм-дәшебез!