Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЭДУАРД МОСТАФИНГА 50 ЯШЬ


Эдуард Мосгафнн IUHI ырыә алтмышынчы еллар азагында килде. Зөлфәт, VI. Әтъләм, X. Әюп, Л. Шатыйрьҗан кебек ша!ыйрьләр белән берю. аның IUHI ырь.ыре дә X. Туфан. С. Хәким. Н. Арслан кебек аксакалларыбыз һәм әдәби жәмә! а гьчелек тарафыннан хупланып. җылы каршыланды. Алар башта «Беренче карльп ачлар» исемле күмәк китап та басылды; аннары шагыйрьнең мөстәкыйль китаплары да («Елнын бишенче фасылы». «Туасы көн». «Ут. Кәтазь. Каләм» һ. б.) дөнья күрде. Алар һәммәсе дә Э. Мостафинны үзенчәлекле, .шрик-фәлсәфи пландагы кызыклы фикерле шагыйрь игеп танытты: әдәби тәнкыйтьтә дә бу шулай билгеләп үтелде.
Coin ы елларда шагыйрь берничә поэма да язды («Чулман төбәге». «Багыр- ша», «Мнн бәләкәй чакларда» һ. б.), иҗади активлыгын да арттыра төште— быел юбилеена анын күләмле сайланма китабы дөнья күрәчәк.
Илле ише белән котлап, бу санда укучыларыбыз! а талантлы ша!ыйры!ен бер бәйләм шигырьләрен гәкьднм итәбез.
Эдуард Мостафин
ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН
Һәрбер гөләп, һәрбер былбыл саен Берәр җырчы, берәр шагыйрь бар һәрбер шигырь, һәрбер җыр юлына Күбәләкләп ява ап-ак кар...
Ә моңнарың саклап кадалдымы Берәр былбыл, берәр гөләпне? Бер ярату гына җитә микән Гел матурны, яки гел акны?
Гомер кайдан башлана?
Дулкын гомере җилләрдә, Җилләр йөри илләрдә.
Таш гомере тауларда.
Батыр гомере -яуларда.
Ут гомере- учакта.
Үч гомере пычакта.
АI гомере - чабышта.
Чишмә гомере - агышта.
Көч гомере - беләктә. Бәхет гомере йөрәктә.
Сагыш гомере — буйдакта.
Караның гомере акта.
Сүз гомере калыпта.
Шагыйрь гомере — халыкта.
Ак каеннар сөгтәй ак булмаса, Mai ур кызлар көлеп тормаса. Канатында язлар алып килеп. Пар-пар кошлар оя кормаса. Тол хатыннар ялгыз юксынмаса. Чәчкә бер чак кырау кунмаса. Көз көннәре яфрак саргаймаса. Салкын сугып гөлләр сулмаса, Кайдан алыр идек бу моңнарны?!
Аулак җирдә ярлар гын булалар. Ә тын ярны бик гиз ком баса.
Иң беренче дулкын
Салкыннары белән томалый да. Бикләп ioia кышкы ют кынлык Нинди көчләр үзенә туплаган соң Боз астында булган бу 1ыклык?.. Асты өскә килеп җимерелер Дулкыннарны изгән боз-төрмә Дулкыннардан, безне сискәндереп. Калыр давыл, калыр өермә Язны көтеп кенә сабыр алар Коч туплыйлар озын кыш буе Уянырлар бөтен дөнья буйлап. Уздырырлар азатлык туе Алар бар да тигез. бар ла бер зат Туган алар бар да җилләрдә Бер үк теллә давыл белгән телдә Сөй мим тор төрле илләрдә Әй. бу ирек. oil. бу көрәш тәме! Нинди тойгы аннан «атлырак?! ЯI тудырган иң беренче ду кын.
Безнең телдә җырла диңгезләрдә: Чал дулкыннар калсын аптырап.
Көймә
Көтә көймә үз хуҗасын ярда. Көнләшәдер аккан саллардан. Тыныч кына тирбәлә ул шунда. Как күкрәген төреп талларга. .. Ташланасы килә давылларга Акчарлаклар очкан тизлектә. Шул кошлардай, их. очасы иде! Канатларны җәеп киңлектә... Көтә көймә, бәйдәге эт сыман, Көннәр буе көтә хуҗасын. Ярны ташлап давылларга чумса. Онытылыр иде нужасы... Коч алгандай шунда ярсып куя. Ишкәкләрен җәя канаттай — Дулкыннарда дулап йөрер иде. Үрләр аша атылган аттай.
Давыл тынды кагып дулкыннарын. Көймә һаман бәйдә, комлыкта. Тавыш-тынсыз гына давыл көтә, Ирек көтә үле тынлыкта.
Олы җанга—зур кайгылар. Зур көймәгә — зур сулар. Кораб кадәр күңелләргә Диңгез хәтле борчулар. Ничә баллы борчу була Күңелләр сынган чакта? Кораблар да моңаялар Диңгезләр тынган чакта.
Вак җаннарга вак нужалар. Кемдә нинди музалар?
Еллар белән санаганда Гомер бик кыска.
Әгәр сәгатьләргә салсаң.— Ул озын кыйсса.
Кылган яхшылыклар белән
Үлчәсәң аны,—
Сыеп бетмәсме гомергә Күбәләк җаны.
Ник аңламый?
Гомср буе кеше ачыш ясый, Гомер буе эзли, чокына. Үче һаман биш намазын укый. Йә почмакка барып чукына. Табигатьнең кануннарын яза. Яна йолдыз таба күкләрдә... Кеше өлешенә гигән ипне Тавык өлгералмас чүпләргә. Күпне белә кеше, күпне күрә. Тик аңламый үзен күп чакта. Утпы-суны кичкән гайрәтле зат Башын җуя ят бер кочакта. Ә бер заман айнып уяна да Хыялына чума яңадан. Үзе ачкан йолдыз урынында Ә шулай да дөнья яңарган.
Чапмаса да иярләнгән атлар
Дулый-дулый чапты атлар.
Ук сызгырды, сөңге сынды;
УI ялмады бар тарафны
Утта калып бар да тынды
Кара шәлен япты ана..
Ире ятып калды кайда?
Кулларында елый бала.
Атлар тагын иярләнде.
Ир кулында кылыч сыза;
Туплар актарган җирләрдә
УI белән кан бергә кы та
Кара шәлләр ятты ишә Ир кайда да, улы кайда? Йорт урыны гына илдә.
Кими төшкән атлар саны
Җирдә, күктә корыч яна; Күпмесе юк булганнарның?
Күктән йолдызларны сана
Илләр киде кара кием.
А га. ана. бала кайда?
Ил байлыгы кара төен
Атлар ялда йә чабышта.. Ник тоям соң үлем күзен? Җир шарында аек Акыл Әйтер микән сонты сүзен'1
Көн дә кара шәлен яба Кайсыдыр бер илдә Ана Акылыңа кил син, бала! Кара кием кия Ана.
Сүгеләләр ирләр
Җыелыштамы, кибет янындамы. Гаиләдә, мәҗлес-табындамы Сүгеләләр ирләр, чәйнәләләр ирләр — Кабан күлдә чайкалгандай пычрак керләр.
Сүгеләләр ирләр ирләр тарафыннан. Хатын сүгә, түзеп кара шуннан; Күңел сүнә сүзләр ярасыннан. Хет төшеп кал тормыш арбасыннан. Ни файда соң тагын алласыннан! Ирлегегез бетте мәллә, ирләр0 Сезсез дә яшиме инде илләр? Кемнәр хәзер эштә бөгә билләр. Кырлар буйлап иссә зәһәр җилләр’.. Белми генә халык әйтеп йөрми «Ир белән ат башы ниләр күрми» Илләр буйлап, әнә, ялкын үрли. Кем төрткәнен әллә ирләр күрми! Этләре дә белми генә өрми. Сүгеләләр, чәйнәләләр ирләр Кырлар буйлап иссә усал җилләр. Ут эчендә калса-нитсә илләр. Ирне көтеп бөтен иле чирләр.
Ир җилкәсенә таяныр ирләр
Иртәнге урам
Кеше
Уяна да тәрәзәгә карый: Нинди хәлләр икән урамда? Гәзитләрдән укып белә инде Ни бар Европада, Уралда
Кеше
Уяна да тәрәзәгә карый Халык бүген ничек киенгән? Күз күрә шул, ят ир чыгып килә Күрше тол хатынның өеннән
Кеше,
Уяна да тәрәзәгә карый: Чират бармы икән кибеткә? Катафалка кемне алып китә Чык өлгермәс борын кибеп тә.
Кеше
Уяна да тәрәзәгә карый: Нәрсә күреп халык җыелган? Урам уртасында көчек ята. Ә урамда яту тыелган.
Кеше
У'яна да тәрәзәгә карый: Шау-гөр килеп узды балалар Чистарынып калган кебек күңел Ярый әле җирдә алар бар.
Кеше
Уяна да тәрәзәгә карый: Күнме язмыш тик бер урамда1 Күпме урам, күпме тәрәзә бар Европада яки Уралда.
Турыдан-туры сөйләшү
Дулкын булып җыр сузармын диңгездә. Йә iaui булып моңаермын тауларда. Урманнарга кереп шунда калырмын. Давылларда агач булып шауларга. Мин чайкалган диңгез кибеп корыгач. Мин сыенган тау ишелгәч, тетрәп, Чайрап янгач мин шаулаган урманнар Кабат кайтып җитәрмен мин күкрәп Диңгез булып җәелермен дулкыннан. Күтәрелеп чьи армын бер тау булып. Көлдән калкып урман булып үсәрмен һәм кайтырмын давыл булып, шау булып Диңгез булып алдансам да түзәрмен Таулар булып алдансам да күнәрмен. Урман булып алдансам да бирешмәм. Шагыйрь булып та алдансам. . үләрмен