Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ДӘРЕСЛЕКЛӘР НИ СӨЙЛИ?


әреслск-хрсстома г ияләрнең әдәбиятны мәктәпләрдә заман кушуынча укытудагы әһәмиятен һәркайсыбыз яхшы белә. Дәресләрдә әдәби әсәрләр, магурлык тойгылары бала күңеленә уелып сеңә Ә күңелгә балачакта уелган нәрсә гомер буена саклаиучан була. Шулай икән, бер яктан, балаларның күңеленә керерлек әсәрләр сайлауга, икенче як ran, балаларның аларны яратып үзләштерүләренә ярдәм итәрлек чаралар табу һәм куллануга аеруча җитди ит ътибар сорала Моңа кадәр бу ике нәрсәнең берсе дә тиешле югарылыкта үтәлмәгән иде Ик аянычлысы Боек Ватан сугышыннан соң тезелгән дәрсслск-хрссто- магияләрдә шул чорга кадәрге тарихи yn.ni традицияләр М Ивановтан ба шланып, К Насыйри, Г Тукай. Г Иб- раһнмоп, X Бәдигый 1 Сәгъди. Г. Нигъмәти, 1> Майсур, Г. Кашшаф- лар тарафыннан дәвам ителгән һәм күпмедер баетыла килгән тәҗрибәләр тиешенчә исәпкә алынмады Исемнәре әйтелгән мәгърифәтчеләр тарафыннан уку китаплары очен зур күләмле, авыр аңлаешлы әсәрләр түгел, ә балаларның зәвыгына, ихтыяҗларына, мәдәни һәм психологик мөмкинлекләренә җавап бирерлек әсәрләр балаларның үз рухи дөньясы сайлана иде Әдәби әсәрләргә кытлык тур булса да, уку китаплары авыр аңлаешлы, зур күләмле әсәрләр исәбенә катлаулаидырылмады Балалар очен уңышлырак әсәрләр язы лса, алар уңышсы гракларын кысрыклау һәм уку-укыту программасын г>- лылаидыру рәвешендә дәрсслек-хрс- стоматияләрнсң яңа басмаларына кертелә иде. М Ивановның «Татарская хрсстоматия»сен. С Кукляшсвнси «Ди-ване хикәяте тагар», К Насыйриныгг «Фәвакггһел җоләса фггл әдәбият», Г. Тукайның «Яна кыйраәт», «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре». Г. Иб- раһимовнын «Яңа әдәбият». Г Нгиъ- мәтгг. Б Мансурларның «Азат мәктәп» кебек уку китапларын үзара чагыштырып карагыз. Соңга таба тезелгән дә- рсслек-хрсстоматпяләрдә укучыларның кызыксынуларын уята алмаслык әсәрләр шактый зур урын алды («Мактаулы заман». «Язгы җилләр». «Давылга таба» һ. б ). сәнгатьчә йомшак әсәрләр дә тәкъдим ителде. Аларның методик эшкәртелешендә әдәби әсәрне, нигездә, фикерләр җыелмасына кайтарып калдырып, ягъни социолог ияләштереп һәм идеолог ияләштереп өйрәнү остсилек итте Соңгы елларда гына, заман таләбенә буйсынып, әдәбиятны мәктәптә яггача укыту программалары һәм дәреслск-хрестоматняләре басыла башлады Аларда элгәрсләреннән аерма. алга китеш бармы'1
Хәзерге татар әдәбияты бик бай һәм күпкырлы. Шу.гарның бср-бсрсснә тыгыз үрелгән оч аспекты мәктәп очен беренче чиратта кирәкле. Берсе әдәби әсәрләр сайлау, икенчесе шулармын асылына, үзенчәлекләренә аңлатмалар бирү, очснчссс шул ике тор- ксмнс анализлаучы, күңелгә сеңдер.) алучы методиканы файдалану Боларның берсе генә тиешенчә шгләнмәсә дә. әдәбиятны үз асылында ойрәиү-үзләш- герү тиешле югары гыкта булмаячак Болар һәр дәреслек авторына маг ълү- мдер Ләкин, ходаның ни хикмәтедер, тиешенчә исәпкә алынмыйлар Зур җитешсезлек ләр әнә шул хакыйкать белән исәпләшмәүдән килеп чыга. Димәк, туларның һәр очесе аерым игътибар сорый.
1. Әдәби әсәрләр сайлау. Балаларга кочлс тәэсир ясау, аларныц хыялый үстерү җәһәтеннән әкиятләр аеруча кызыклы һәм мавыктыргыч материал Мәгълүм ки, алар: 1) тылсымлы; 2) хайваннар; 3) конкүреш, дигән оч төркемгә бүлеп өйрәнелә. Боларнын соңгы ике торс тормыш дөреслегенә якынрак торулары белән тәрбияви яктан гаять зур әһәмияткә ия Ләкин М. Җәләли- ева, Г. Әдһәмовалар тарафыннан бишенче класс өчен төзелгән дәреслск- хрестоматиядә (Татарстан китап нәшрияты, 1991) хайваннар турында бер әкият тә бирелмәгән. «Таңбатыр» әкияте, артык күләмле булуыннан тыш, эчтәлеге белән күп вакытны ала, бишенче класс баласы өчен психологик кат- лаулылыгы белән дә гайре табигый- рәк-авыррак, педагогик максатларга билгеле дәрәҗәдә ярашсыз Ул югары класс укучыларыгшан ойдә укытып, класс лекцияләрендә анализлау ысулы белән өйрәнү өчен отышлы.
Бу дәрсслек-хрестоматиянсн калын-лыгы 236 бит Шуның 34 битен, ягъни җидедән бер өлешен, Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» комедиясе биләп тора. Шуңа зур күләмле «Таңбатыр» әкиятен дә өстәсәк, башка язучыларның әсәрләрен өйрәнүгә нибары дүртнең оч олешс генә кала. Комедия яки әкият, шгкадәр генә яхшы күренмәсен, аларныц максатка ярашлылыгы исәпкә алынырга тиеш Дәреслекнең дүрттән яки җидедән бер өлешен били икән, димәк, алар, беренчедән, әсәрләрнең комедиядән һәм тылсымлы әкиятләрдән башка горле жанрларын кысрыклаган; икенчедән, класс дәресләре итеп үткәрүдә сәгатьләр санын умырып алган. Ләкин сарыф ителгән со1атьләр мәгънәви һәм эстетик яктан үзләрен аклыйлармы сон9 Дәрсслск-хрссзома- тнядә «Хуҗа Насретдин» комедиясен рольләргә бүлеп укырга кушылган. Пьеса буенча шуннан да уңайрагы, бәлки, юктыр да Ләкин бу эш асылда, әсәр зур күләмле булганлыктан, тиешле нәтиҗәне бирми. Пьеса, әзерләнеп, персонажларның эчке доньясына тиешенчә үтеп кереп, уйнап күрсәтүне ярата Шушы хакыйкатьне исәпкә алганда, дәреслск-хрестоматияләргә «Беренче театр» кебек һәм аннан да кыскарак пьесалар, чәчмә әсәрләр, ә зур күләм- лсләрсннәи аларныц аңлашыла торган озекләре генә сайланып бирелергә тиешле. А. Яхин, мәсәлән, бу педагогик кагыйдәне тиешенчә саклаган. Ул бн- шснчс-алтынчы класслар өчен хәтта Г Ибраһимовнын «Безнең коннар» ро-маныннан, М. Әмирнең «Агыйдел» по-вестеннан да үзалларына аңлашылыр-лык бик кыска өзекләр генә тәкъдим иткән. «Хуҗа Насретдин» комедиясендә дә андый кыска-кыска озекләр күп инде ул, югыйсә. Ә болан бу комедияне тулы күләмендә класс ian тыш ойрәнү отышлы булыр иде. Аны шулай тиешле югарылыкта әзерләргә һәм күрсәтергә дә, фикер алышу үткәрергә дә мөмкинлек бик зур. Шулай иткәндә комедия дә, аның авторы да бөеклеген ныграк сиздерә алыр иде.
Әсәрләр сайлауда тозүчеләр нинди таләпкә таянып эш иткәннәрдер, мәгълүм түгел, әмма гаҗәпләнерлек сәер хәлләр бар әдәбият үсешенә зур өлеш керткән, халык тарафыннан яратылып укылган бик күп абруйлы әдипләребез, шагыйрьләребез тулы булмаган урта мәктәпнең әдәбият программаларында әдәби дәреслск^хрестоматняләрсндә йә бөтенләй өлешсез калган, йә бер-ике әсәрләре белән, күлчелек очракта, класстан тыш уку өчен дип кенә тәкъдим ителгәннәр: Г. Афзал, Г Зәйнәше- ва һ. б. Хәзта аеруча киң һәм тирән өйрәнүгә лаеклы Г Исхакый, Ә. Еники, Г. Бәширов, X. Туфан, С. Хәким кебек классикларыбыз да тиешле бәясен ала алмаган. Ә менә Ш Галиев, Р М и гигуллнн шигырьләрен өйрәнүгә хәтта Г Исхакый һәм Г. Тукайларга караганда да мулрак урын бирелгән. Мәсәлән, башлангыч мәктәпнең иксн- чс-өчснче, тулы булмаган урта мәктәпләрнең бишенче класслары өчен торлс авторлар тарафыннан төзелгән дәрсс- лск-хрсстоматияләрдә Г Исхакыйныц икс әсәре, Г. Тукайның 23 әсәре, ә менә Ш Галисвнын 43 үз әсәре һәм 10 шигъри табышмагы урын алган Аннары бер үк әсәрләрнең (Дәрдсмәпднсң «Кораб», С. Ромисвиыц «Уку» һ. б.) торлс класслар очен тәкъдим изелүләре дә аңлашылып бетми Боларнын барысы бергә, дәрсслск-хресзомазия авторлары арасында иҗади бәйләнеш һәм хез-мәттәшлек булмаган икән, дип нәтиҗә ясарга нигез бирә.
М Җәләлпсва, Г. Әдһәмованың дә- рсслск-хрсстоматияссндә кыр казлары турында икс шигырь бирелгән. Берсе һ Такташныкы Шагыйрь анда кыр казларын күлгә тошәргә өнди, аларны шунда тотын суярга ниятләвең белдерә. Икенчесе Ф Кәримнеке. Анда авторның каләм ясар очен, каздан бер каурый соравы чагыла. Бу шигырьләрнең кайсысы тәрбияви мәгънәгә ия? Җитмәсә, беренчесен яттан өйрәнергә кушылган Укучы «Суярмын» дип казларны куркытырга, әсәр бала-
ларла, гомумән, ерткычлык инстинкты тудырырга тиешме сон?
II. Әдәбият теориясен аңлату аеруча игътибар сорый торган өлкә. Бишенче класс дәрсслск-хрестоматияләрсндә бу тсманын ачылуы сан һәм әһәмиятләре ягыннан канәгатьләнү тойгысы уята Ләкин алтынчы-җиденче класслар очен авторлар коллективы төзегән дәрес- лек-хрсстоматияләргә карата бу җәһәттән уңай караш белдерүе шактый кыен Бу классларның элекке дәреслек- хрсстоматияләрсндә әдәби әсәрнең те-масын, идеясен, сюжетын, композици-ясен, лирик героен, шигырьнең рифма-сын һәм ритмын, жанр буларак повесть, роман, драма турындагы мәгълүматны, образлы сөйләм үзенчәлекләрен һ. б. өйрәнү каралган иде. Шушы классларның соңгы яңа дәрес- лск-хрестоматняләрсндә боларның эзе дә калмаган. Бу инде элеккеләрдән дә артыграк тәкмәчләү дигән сүз. Әдәбият укытуның сан ягы әсәрләр санында, ә сыйфат ягы тирән фикер белән мавыктырырлык сәнгать чарасының үзара үрелүендә чагыла. Днмәк, әсәрнең сыйфат ягын аңлау һәм бәяләү әдәбият теориясе мәсьәләләрен тиешенчә үзләштерүдән башка була алмый Тел, математика кебек фәннәрне өйрәнү дә-ресләрендә шул фән төшенчәләрен, ка-гыйдәләрен, теоретик мәсьәләләрен ойрәнү беренче планда тора. Мәсьәлә-ләр чишү шул кагыйдәләрне ныграк, тирәнрәк үзләштерү чарасы, күнегүе итеп карала. Кагыйдәләр өйрәнелми, үзләштерелми икән, телне вә матема-тиканы үзләштерү гамәлгә ашырылмый дигон сүз. Соң, нишләп әдәбиятны ойрәнү программаларын һәм дәрсслск- хреегоматнялорен төзүчеләр шушы ха-кыйкатькә бармак аша карый? Монда да укучы әдәби процессның, күренеш һәм төшенчәләрнең кагыйдәләрен белми икән, ул әдәби әсәргә образлы фикерләү, кинаяле, күчерелмәле мәгънә күзлегеннән анализ ясый, бәя бирә ал-мый инде. Укучылар һәм, хәтта, күп кенә укытучылар үзләре дә сюжетның нәрсә икәнен шаклап белми Шулай икән, укытучы укучыларга әдәби әсәрдә сабак яки үрнәк булырлык персонажлар тормышының образлы, кинаяле фикерләү, гомумиләштерү һәм индиви-дуальләштерү нәтиҗәсе икәнлеген ничек аңлата алсын?!
Ill Методик яктан эшкәртү мәсьәләсе өйрәнелә торган әдәби материалның һәртөрле тармагына бертигез кагыла. Башта шул ук әдәбият теориясе мәсьәләләренең методик ятын алып ка-рыйк Бишенче класс өчен А Яхин та-рафыннан төзелгән дәрсслск-хрсстома- тияләрдәге аңлатмалар кызыклы, күп-челеге хәтта мавыктыргыч Әдәбият теориясе мәсьәләләрен өйрәнүгә урын бирелмәгән дәреслек-хрестоматияләр, әлбәттә, шушы мәсьәлә буенча тән-кыйтькә дучар ителә. Игътибарга лаек- лырагы М Җәләлисва, Г Әдһәмо- валар төзегән дәреслек-хрестоматия. Монда өйрәнелә торган материалны методик эшкәртү омтылышы ясалган, лирик герой, чагыштыру, эпитет турында. нигездә, канәгатьләнерлек мәгълүматлар бирелгән. Әмма әдәбият теориясенең башка мәсьәләләрен аңлату, методик тәэмин итү буенча да алга китеш юк, буталу бик зур. Мәсәлән, хикәягә билгеләмә элекке дәреслектә ничек бирелсә, янасында да шул ук торып калган «Тормышта булуы ихтимал берәр вакыйганы сурәтләгән кечкенә күләмле әсәр» дип аталган. Алай гына да түгел, шул ук авторларның карашынча. гипербола да, литота да вакыйга яки күренеш икән, аерма тик шунда: берсе артык зурайтылып, икенчесе бик кечерәйтелеп сурәтләнгәнне аңлата икән Әлеге билгеләмәдә хикәя бер вакыйганы чагылдыручы әсәр иде.
Шуннан сорау туа гипербола һәм литота күзлегеннән әнә шул, әйтик, ав-торлар зарафыннан мисал итеп китере-лгән «Нәҗип» хикәясендәге вакыйга артык турайтылганмы, әллә бик нык кечерәйтелгәнме9 һәр оч очрак та ва-кыйганы сурәтләү дип аңлатылгач, укучының шулай дип сорарга хакы бар
Жанр буларак хикәя, суретләү ысулы буларак гипербола һәм литота арасында аерма юкмыни соң? Язучы әзер вакыйганы сурәтләмимени9 Теге яки бу вакыйгадан аерым ө зешләрне генә сай-лап алып, аларны образлар тормышын күз алдына бастыру очен бер фикер эзлеклслегснә салып сюжет төземимени9 Вакыйга әдип очен төзелеш материалга түгелмени? Әдәби категорияләр бср-берссннән үзләренә хас яклары белән аерылмыймыни? Менә бит балаларга аңлату өчен никадәр сорауларны ачыкларга кирәк. Ә алар ачыкланмаган Җитмәсә, элекке дәреслек-хресто-матияләрдә дә әсәрнең темасы, эчтәле-ге, жанр буларак повест ь, роман да бер яки берничә вакыйгаша сурәтләү дип теоретик билгеләнгән иде. Укытучыны, бигрәк тә укучыларны аптырашта кал-дыра ич болар, хакыйкатьтән читкә этәрә. Дөрес, дәрсслек-хрсстоматнялә- рдән өйрәнә торган материалны методик яктан тулы эшкәртү таләп ителми Шулай да аларда «дәреслек» дигән төшенчәне күтәрерлек мәгълүмат булырга тиеш Ул һич югында әсәрләрнең катлаулырак үзенчәлекләре
проблемалары буенча кыскача аңлат-малардай, методик тәкъдимнәрдән, биремнәрдән һәм сораулар куюдан тора. Бер шарты шул аларның барысы да методик принципларга нигезләнеп, мәгълүм рәвештә эшкәртелгән аңлат-малы уку, әңгәмә, сәнгатьле укырга өйрәтү, телдән бәян итү, өйрәнчек тик-шеренү, өйрәнчек иҗат ысулларына, шуларның үзләренә хас һәм универсаль алымнарына таянып файдаланырга тиеш. Бу җәһәттән дәреслек-хре- стоматияләр турында үкенеч, әрнү бел-дерүдән башканы әйтеп булмый Әлеге дәреслек-хрестоматия авторлары тарафыннан дидактика, методика олкәсендәге казанышларның берсе дә берничек тә исәпкә алынмаган. Дәрес- лек-хрестоматияләр өчен дип басты-рылган өстәмә кулланмаларда да бериш ди фәнни методик һәм дидактик чьпанакларга таяну юк. Хәтта эшкәр-телгән дәрес үрнәкләрендә дә аларның берсе дә әдәбият исемлегенә кер-телмәгән. Бу, бер яктан, дәреслек-хрс- стоматия авторларының мин-минлеккә юл кунгаклыкларын расласа, икенче яктан, аларның укытучыларны шушы дәреслек-хрсстоматияләр, ә иң зур ди-гәндә, әлеге үзләренең үк өстәмә ме-тодик кулланмалары белән чикләнергә этәрүләре дигән сүз. Әйс, дәреслск-хрс- стоматияләр укытучыларны үз профес-сиональ белемнәрен күтәрү өстендә эшләргә берничек тә этәрми. Бу бит гаять зур җавапсызлык. Татарстан халык мәгарифе моңа ничек һәм ни өчен юл куя9 Редакторлар кулыннан мондый гайре табигый хәл ничек җиңел үтеп китә? Башка галимнәр төн йокыларын калдырып, кемнәр өчен фәнни хезмәтләр яза икән соң? Мәктәптәге һәм югары уку йортларындагы дәрес- лекцняләр фәнни нигезле булсын дип түгелмени?
Яңача укыту ни дигән сүз ул? М Иванов, бигрәк тә К Насыйри. Г. Тукайлар тарафыннан кадимчелеккә каршы җәдитчелек, җәдитчелеккә каршы мәгърифәтчелек күтәрелде. Болар да яңача укыту хәрәкәте иде. Җәдитчелек, мәгълүм ки, турыдан-туры яңачалык дигәнне аңлата. Аның яңалыгы нәрсәдә? Ул бит дин тәгълиматын өйрәнүгә каршы булмады. Ул дәрес материалын аңлап укуны, аңлап ятлауны һәм кешеләр укырлык итеп яза белергә өйрәнү һәм өйрәтүне алга сөрде. Ә болар бит асылда ысул-алым мәсьәләләре. Әйтергә теләгәнем шул заман рухына җавап бирерлек, укучыларның белемен һәм әхлакый йөзен камилләштерерлек әсәрләр сайлау мөһим нәрсә, яңалыкның төп тематик һәм идся-эстстпк чыганагы Әмма әгәр! андый әсәрләр үз асыллары белән ти-, ешенчә фәнни нигездә өйрәнелми икән,| бу чыганак яңалык буларак бслем-тә-5 рбия бирүне гамәлгә ашыруга хезмәт! итми. Яңача уку-укытунын аеруча мө-^ һим үзенчәлекле асылы дәрес мате-. риалын өйрәнгәндә алымнарны кирә- клс принципларга таянып логик бәй- 1 ләнешле, логик эзлекле, ягъни фәнни' нигезле итеп файдалана белүдән тора. Моңа еллар буе бик авырлык белән чигенешләр, тайпылышлар ясый-ясый^ килеңде Хәзер заман рухына жавапь бирерлек җитди дидактик һәм методик!! казанышлар бар инде. Аларны исәпкәИ алмаган дәреслек авторы яки укытучы, ’ гомумән, үз профессиональ бурычын 1 үтәми дигән сүз. Әгәр дидактик-ме- тодик принциплар һәм алымнар буенча дәреслек-хрестоматия авторларының аларны алыштырырлык, фән дөньясында расланган, гамәлдә хупланган, файда китерә алган фәнни казанышлары бар икән бусы икенче мәсьәлә. Рәхим итеп куллансыннар. Ләкин әлеге дәреслск-хрсстоматияләр- дә мондый казанышларның ялкыны юк. Вакыты-вакыты белән гөтене генә күзне әчеттереп ала. Әйдәгез, шул төтенне таратырга тырышып карыйк Бн- шенче-җиденче класслар өчен төзелгән дәреслекләрдә сораулар һәм биремнәр бер генә әсәр буенча да фәннн кри-терийга җавап бирерлек түгел. Аларда әсәрнең идея-сәнгати үзенчәлекләре бу-енчамы, әллә аерым бер проблемасы буенчамы каралганлыгы аңлашылмый. Сораулар бср-берсен тулыландырмый, берәүләре үтә авыр, катлаулы; ике-нчеләре үтә җиңел, беркатлы; өчен-челәре үтә гомуми, абстракт Мәсәлән, Г Әдһәмовалар төзегән дәреслск-хре- стоматняләрдәгс әсәрләргә карата би-рем һәм сораулар: Ф Кәримнең «Үлем уены» поэмасы буенча «Шигырьнең (?) стиле турында фикер алышыгыз!» (147 б.) «Мәгънәне дөрес әйтүдә «Җырларым» шигыренең форма элементлары нинди роль уйный?» (134 б.) дип куелган. 37 38 битләрдә биш мәзәк бирелгән. Шулардай чыгып, «Мәзәкнең үзенчәлекле сыйфатларын билгеләргә» (38 б.) кушылган һ. б.
Әдәби стиль һәм форма буенча ди-стәләрчә диссертацияләр язылган Ләкин стиль һәм форма проблемалары теш үтмәслек «каты чикләвек» булуларын дәвам итә Бишенче класс укучысы шушылармы ничек чишә алсын? Мәзәк үзенчәлекләре дә шундый ук авыр мә-сьәлә. Аларны чишү өчен берссн-берсе ачыкларлык һәм тулыландырырлык
итеп, ягъни җиңеләйтеп берничә сорау куярга кирәк Ә Еникинең «Курай»хи- кәяссн дорсс итеп укырга һәм аның эчтәлеген җентекләп сөйләргә» кушыл-ган (116 б.). М Җәлилнең «Кызыл ро- машкамсына, һ Такташ иҗатыннан «Караборыииың дусты» на карата да биремнәр «эчтәлеген сөйләгез» дип ку-елган. Болар башлангыч класс укучы-лары өчен яраса да, бишенче класс уку-чылары өчен үтә гади, артка чигенү булып тора
Әсәрне сәнгатьле укуның матурлык төшенчәсе тәрбияләүгә, әдәби күрене-шләрнең нечкәлекләрен аңлауга ярдәм итүдәге роле гаять зур икәнлекне беләбез. Сәнгатьле уку ярдәмендә укучыларда әдәбиятка карата мәхәббәт уятып була. Ләкин әдәбият-хрес- томагияләрнең берсендә дә сәнгатьле укырга өйрәтү күренми Шул ук дәрсслск-хрсстоматиянсң берничә урынында «әсәрдән сурәтләү чараларын, чагыштыруларны яки эпитетларны та-быгыз», дигән таләпләр куелган Укучы эзләгәнен тапты, ди Шуннан ни файда? Кирәклесе, мөһиме бит анда түгел, ә шул сурәтләү чараларының фикерләрне сурәтле-кгшаяле ясауга, персонажларны образ итеп тудыруга ярдәм итүендә. Димәк, сорауларны да әнә шуларны ачыклау максатында куярга иде
Алда бәян ителгәннәрдән нинди нә-тиҗәләр ясарга мөмкин?
1 Татарстан фәннәр академиясенең әгьза-хәбәрчссс Азат Әхмәдуллин «Дә- рсслскләрсбсз ini хәлдә?»- исемле мәка-ләсендә: «Дорсслскләребсз хакында мәктәпләрдән әйбәт кенә хәбәрләр килә башлады», дип язды Тынычланырга чамалыймы галим? Ләкин әле моңа бертөрле дә нигез юк. Укытучыларның зур бер өлеше элекке дәреслск- хрсстоматияләр буенча да уңай фикердә иде ул, алайга китсә. Бу болганчык авыр заманда аерым укытучыларның үз өсләренә авырлык алырга теләмәүләре булырга бик мөмкин Шуңа күрә ул хәбәрләрнең нинди уңай белән һәм ни өчен әйтелгәненә анализ ясап карарга кирәктер, мөгаен. 2. Дәрсслск-хрсстоматияләр өчен әсәрләр сайлауда язучыларның теге яки бу жанрны ншегләүгә. үстерүгә нинди өлеш кертүе, әдәбиятыбыз тарихында Нинди дәрәҗәле тәрбияви роль уйнавы бик гадел исәпкә алынырга гнеш Бу җәһәттән дә яка дә- рсслек-хрсстомат ияләр хупланыр тык биеклеккә күтәрелә алмаганнар әле Әдәбият теориясе мәсьәләләрен читләтеп үткән дәрсслск-хресгоматияләргә бу бәя аеруча кагыла. 3. Дәреслек-хрестоматияләрнең ме-тодик эшкәртелеш дәрәҗәсе мактаны-рлык түгел. Бу хәлләрендә алар әсәрләр җыентыгын гына хәтерләтә Икенең берсе
«дәреслек» дип атыйсың икән, анда шул атаманы күтәрерлек методик эшкәртмәләр бирелергә тиеш, бирмисең икән, «хрестоматия» сүзе алдына «дәреслек» дигән сүзне өстәү хокукы югала, үзен аклый алмый. Методик эшкәртелеш дәреслск-хрсстомати- яләрнен үзләрендә генә түгел, аларга ярдәм рәвешендә эшләнгән кулланма-ларда да йомшак. Иң аянычлысы ала- рда фәнни дәлилләнгән уку-укыту при-нциплары да, алымнары да исәпкә алынмаган, интуитив һәм стихияле кү-рсәтмәләр. кшгәшләр бирү белән чик- ләнелгән Бу күрсәтмә-киңәшләрдә логик бәйләнеш, фикер эзлеклслегс сак-ланмаган
А Яхин дәреслск-хрсстома г ияләре һәм аларның ярдәмчел кулланмалары әдәби әсәргә идея-төзелеш, идся-сәнга- тьчәлск берлегендә анализ ясауны, әдә-бият теориясе мәсьәләләрен үзәккә куеп өйрәнүне алга сөрүләре белән хуплауга лаек Ләкин аларда да җиренә җиткерелми калган нәрсәләр күп әле Җөмләдә берсе әдәби әсәрләрне структур яктан икегә генә бүлеп карау, икенчесе аларны бер, күп дигәндә, икс сорауга гына таянып анализлап бетерү Болар фәнни-методпк яктан акланмый Структур яктан икегә генә бүлеп карау, әсәрләргә характерлы тсоре- тик-методик сәбәбе күрсәтелмәгәч, укытучы өчен шундый эшләрне башка әсәрләр буенча ничек башкарырга юнәлеш бирми, юл ачмый, аңлашылмау- чыл ык-кыенлык тудыра Ә бит әсәрне идея-художество, идся-структур берлегендә анализлауның башкаларга юнәлеш бирерлек фәнни-методик үрнәкләре минем «Мәктәптә татар әдәбиятын өйрәнүнең гыйльми-мстодик нигезләре» дигән китапта эшкәртелгән инде Беренчедән, әдәбият теориясен, икенчедән. әдәбият укыту методикасын, өченчедән, алар турындагы фәнни чыганакларны санга сукмаган дөреслек-хрестоматияләр белән генә укытучыларга иҗади эшләрлек ярдәм күрсәтү, юнәлеш бирү, мәктәптә әдәбият укыту сыйфатын яхшырту мөмкин түгел.
4 Дорсслск-хрсстоматияләр турында киң катлам белгечләр, язучылар белән берлектә Татарстан халык мәгарифе министрлыгы җитәкчелегендә җитди сөйләшү, дәрсслск-хрсстоматияләр төзүнең гомуми критерийлары фәнни юнәлешләрен, концепцияләрен конкрет билгеләү бик тә мөһим мәсьәлә булып кала бирә