ТӨСЛӘР ЯҢГЫРАШЫ

Узган елда Казанмын сәнгать сөючеләре «Алтын Урда» дип исемләнгән күргәз-
мәне тамаша кылып, рухи ләззәт кичергәннәр иде Бу күргәзмәгә Ча тлы шәһәрендә
яшәүче, татар милли нәгышен яна алымнар белән баетырга омты нан фикердәш,
аваздаш рәссамнарның эше куелды. Әлеге яшь ижат көчләре тагар сәнгатенең
агасы Бакый Урманче салып калдырган юлны дәвам итәләр һәм татар рухын ачып
бирүдә яңа сәнгати алымнар эзләүдә үзенчәлекле тос-яшырашлар табуга
ирешәләр.
Әлбәттә, һәр рәссамның үз күңел дөньясы бар. Шулар арасында татар орнамен-
тын бик нечкәләп тоючы, бизәкләрнең тос-аһәңен сизгер тотып алучы, борынгы
символик сурәтләрнең эчке мәгънәсен буяулар «теленә» сала белүче рәссам Хәмзә
Шәрипов булыр Картиналарында ул чиксез мәңгелекне символик сурәтләр аша
туплап ачарга омтыла Шартлы сурәтләнгән авыл манзараларында ул татарның
декоратив-сынлы сәнгатендәге символик алымнарын үзенчә куллана һәм аларны
әсәрнең тукымасына табигый шәкелдә кертә белә. Шуңа ла карамастан Хәмзә
Шәриповның һәр рәсеме композицион яктан камил төгәл теккә ирешә. Чөнки ул
картинаны очраклы шәйләр белән чүпләми, бары тик кирәклесен генә сайлап,
урынына куя белә.
• Ноябрь» дип аталган авыл күренешенә игътибар итик Урам... өйләр, ә күктә ай
авыл өстендә чайкалган шикелле. . һәм шул мизгелдә стенага сөяп куелган
тәгәрмәчкә күзен төшә Күңелгә уй-моң, гамь инә. Бу тәгәрмәч Вакыт һәм хәрәкәтне
белдерүче мәгънәви түгәрәк Шуңа уралып, кайтмаска киткән еллар, буыннар
алмашуы... тагын әллә ниләр хакында искәртә бу тымызык манзара. Кеше килә дә
китә жиргә. ә вакыт мәңгелек һәм ул тәгәрмәч булып тәгәри дә тәгәри
Рәссам ислам галәменә еш мөрәҗәгать итә. мөселман символы Ашты акыл
нуры таратучы, жылы ягымлы итеп сурәтли, кеше күңелендә мәрхәмәт, изге хисләр
уятыр лык тосләрдә бирә белә.
Тормышның я пара баруын чагылдырган борынгы бабаларыбыз символы лалә
чәчәге Хәмзә Шәриповның күп кенә әсәрләрендә урын таба, рәссамның андый
картиналарында төсләр же теләнеп, кайнап ачыла һәм ул табигатьнең уянуы
мисалында халкыбызның да йокыдан торып, чор таман агымына яна колач салып
керүен белдерә
Аның күп кенә әсәрләренә оч төрле төснең кара, күкшел һәм ак төсләрнең
чиратлашуы хас. Гәрчә у т ту рыдай-туры тарихи әсәрләр язмаса да, бу төсләрнең
ритмик чагылышында татар халкының язмышын күзалларга була.
Аның нәгышенә бизәкләр-орнамент.тык хас. шуңадырмы у i күн очракта тупас
киндерне җирлек итеп ала, кайбер очракта бер өлешенә бөтен т.<н буяу тидермичә,
җепләр үрелешен искәртеп, табигый халәтендә махсус калтыра Хәмт • Шәриповның
әсәрләре татарның суккан паласларын, күтт-тире. тукыма бизәкләрен хәтерләтә.
Үзеннән яты бизәкләр, төсләр, шәкелләр кертсә дә. барыбер аның тулаем иҗаты
ми.лли традицияләргә тугъры рухта кала бирә.
Миңа аның мәктән өчен эшләнгән триптихы бик мәгънәле тоелды Үзәктә кеше
биеклегендә лалә сурәте Бу чәчәк бала туу тойгысын у я га Тормышның самимн-
саф, якты башлангычы керсез чәчәк асылына тиң Ә инде як-якгагы сурәт ләр, күнгә
эшләнгән мозаикага охшап, жиргә туган кешене гомере буена акыл нурында
коендыручы борынгылар символын хәтерләтә.
Хәмзә Шәриповның әсәрләре бик т.э үзенчәлекле Күнләргә ошамаска да мөмкин
Ләкин ул үз караң.......... т. үзе генә ачкан дөньяны, төсләр аша. йөрәге аш» үткәреп,
тамашачыга юллый, ү з-үзен расларлык яңа аһәңнәр таба белә

Реклама