Логотип Казан Утлары
Шигърият

МОҢСУ ШИГЫРЬЛӘР

Әйтә алмыйм гомеремнең 11ичә елы, ае барын Тегендә дә car ынырмын Казансуның каеннарын. Кәккүкләр дә юрый алмас Ничә козем, язым барын. Рәхәтләнеп суладым бер Наратларның озоннарын Читкә кактым иблисләрнең Котыртуын, азуларын. Гомеремне озай I кандыр Илһам белән язуларым. Әйтмәссезме: «Каен, нарат... Кабат-кабат яза шуны...» Момкин түгел ташлан китү Бу доньяны. Казансуны
20.1.94. Крутушка.
Хәерче. I арин-т орәбә... Кем генә юк урамда Хәер бирергә омгылын, Кесәмә тыгылам да... Кулны кире тартын алам. Сез омет иткән кеше — Ул да Казанның билгеле Рухи бай хәерчесе. Кесәләр буш... Күңелем хуш Акчасыз-нисез җырлыйм. Гармун уйнап, бүрек готын, Урамда гына тормыйм. Юбилейгә бүләк булган Тунымны киеп йөрим Салкында туңып утырган Баланы сөеп йөрим. Мин дә заман байларына Кызыгып карап калам Кил әле, кер тун эченә, Кил, җылын, таҗик балам.. Бу бабагыз—пенсиядә Йөрергә вакыты бар. Илдән, җирдән куылмаган,— Бер генә бәхете бар.
30.3.94
Китәбезме әллә?
Рядифкә
Астрономнар ничә еллар инде Җан иясе эзли Марстан.
Анда Рәдиф Гаташ туганлыгын Күрми яшәп алар ялгышкан. Синдәй Мәҗнүн җанлы хыялыйга Ходай үзе бирсен сабырлык Хыялыннан киткән Җир йөзендә Тоеп торам, энем, авыр бик...
Туганчы ук тәкъдир языл куйган: Шагыйрьләргә Җирдә гел кысан. Хыял саклап яши алулары Җиңел түгел, энем марсиан! Без алдандык кайбер хыялларда: Киләчәккә — алга барышта. Китәбезме әллә, чигенү ясап, Мин — Ямады.
Ә син — Марска!
Туган җирдә-—хыял баш очында. Аяк аста — аңлаешлырак.
Анда—әнкәй кабере.
Туфрак — җылырак.
Кызыктырмый инде безне мираж — Киләчәкнең балкышлары да. Җаныбызда әрнеп яна әле Остазларның ялгышлары да. Гомумән дә, бүген биг рәк тә Җырчы бульш калу — чиген ул.. Җир хыялын югалтмыйча гына. Ясыйк мәллә лирик чигенү?
Әмма шушы Җирдә туган өчен Сөенеп кенә яшик, үкенмик, Хыялларны тыен, шунда калыйк. Башка планетага сикермик' Кайбер хыялларда чигенсәк гә. Шигърияттә —тик бер карыш та! Ялгышмаска, ялгышмаска иде Киләчәккә—алга барышта...
5.4.91
Мин сындырган таллар, зинһар, рәнҗемәгез.
Казга оя үргән идем мин.
Каенкаем, татлы ширбәтеңне аныру
Әнкәемә биргән идем мин
Болар өчен, белам, мине бәхилләрсез.
Бала таллар искә төшермәс...
Тик каргалар, тик каргалар гына, гоя.м
Гөнаһымны мәңге кичермәс.
Үргән ояларын бер туздырган идем
Кара сагышлары күчкәндер.
Кайчак ослсп-ишелен кара кайг ы килә.
Карга каргышлары төшкәндер
1993.
Ычкынырмын акылдан дип, Уйланудан куркам, Газапланып йоклап китсәм. Уянудан куркам Сош ы сулышымдыр, бәлки Тын алудан куркам, Вөҗданым керсез булса да. Сыналудан куркам Хәерлсгә булмас бу. дип, Куанудан куркам. Шырпы уты күргәндә дә, Гел янудан куркам. Мактап юмам исертүдән Сый танудан куркам. Нахак сүзләр ишетүдән - Кыйналудан куркам Дөреслектән читкә таба Юл алудан куркам. __ Аклау өчен сәбәп габып. Юанудан куркам. Куркуымнан курык.мыйм һич.
Кыланудан куркам, Үз юлымнан каерылып Югалудан куркам...
3.9.93.
Фәрештәләр китте ике иңемнән, Карлы-бозлы болыт килә Иделдән. Күңелемдә — копә-көндез—кара төн. Шайтан жәйде ике кара канатын. Йөрәгемнең ямаулары ертылды. Әллә кая очты илһам... җыр тынды. Башны авыр күтәрүе—Җир тарта, Әллә язмыш, әллә инде гүр тарта. Ярдәм сорап Күккә карар әмәл юк. Салкын дөньям, җылы җилдән сәлам юк. һәр адымда һәр танышым ят сыман. Якын иткән дусларымнан ятсынам. Яшәвемнән гарьләнәм һәм оялам... Аңласаң тик син аңларсың, и Аллам! Кире төшсен фәрештәләр яныма, Бир сабырлык, бир җылылык җаныма!..
3.9.93.
Юл буена чыгып көтәр инде Әнкәм сыман боек муел да: «Ниләр генә булды бу балага, Кайталмады,— диеп,— быел да...» Башын иеп тып-тын басып торыр Әткәм сыман сабыр карама: «Кайтып килсә дәва булыр иде Сугышларда алган ярама...» Бәлки, быел кайта алмамын да... Муел, карамалар үпкәләр...
Шигъри догам булып җырым кайтыр, Әткәм-әнкәм каберен иркәләр. Өзгәләнгән еллар-яфракларым Күмсәләр дә йөргән эземне. Урамнарга сеңгән таныш моңнар Хәтерләтер, бәлки, үземне. Әткәм сыман сабыр карамага, Әнкәм сыман боек муелга, Зифа каенына Уралымның Мин моң булып, сөенеп, уралырмын «Калам,— диеп,— Гәрә буенда...»
1993.
Яңавыл әтәче
Әтәчләрең иртә-таңда уята, Ике сәгать мине алда уята Әткәм-әнкәм төшкә кереп уята. Авыр чакта киңәш биреп уята Дәү әнием дога укып уята. Ата казың талап-чукып уята. Назлы җилең чәчтән сөеп уята. Поездларың «Кайт1 Кайт!» диеп уята. Сандугачың таңны сайрап уята. Егетләрең чалгы кайрап уята. Гүзәлләрең суга китеп уята, Шоферларың «сулга» китеп уята. Каракларың төнлә талап уята. Акбайларың кулны ялап уята. Бураннарың адаштырып уята. Хаталарым саташтырып уята Әтәчләрең иртә-таңда уята. Икс сәгать мине алда уята. Рәхмәт уяу әтәчеңә, уята, Алып кайта, елата да юата..
15.12.92. Яңавыл.
Кемнәрдер әйтер «Фәрештә, имеш...» Җырладык җырны һәм аек килеш, һәм кызган килеш.
Карамадык без Имеш-мнмсшкә. Аек булдык без Изге һәр эштә!
Елап тусак та, Җырлап китәрбез. Шул булыр безнең Килсш-китсш тә
1.2.93.