Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЙДА МИНЕМ ИЛЕМ?!


ЛЕГИОНГА кайтып икс-оч кон тордык микән, Берлиннан Гумеров әфәнде белән сәркатибе Фәтхуллпн артыбыздан килеп тә җиттеләр Аларнын тел төбеннән шул аңлашылды ннмссләр легионда милли идеология лиләрен кылдыра башлаганнар шикелле.
«Солдаткасмида күргәзмә әсбапларын якадан буш залларга тезеп куйдык. Монда Идел-Урал төбәгендә яшәгән гатар-башкортларнын көндәлек тормышта кулланыла торган әйберләрен, эш коралларын күрергә мөмкин Эрслс-ваклы картиналар татарларның өй-кураларын. милли киемдәге хатын-кыз гарны. уклы сугышчыларны, сабан туйларын чагылдыра иде Бу рәсемнәрне Җәүдәт Шл- мбазов, Хәмисв һәм тагын бер чибәр, каратут йөзле егег эшләделәр Аш залына зур итен Сөембикә манарасын ясап куйдылар Аегына мондый юллар язылган иде
СоембИхә манарасы кебек Күкләргә ЧЫКМЫШ башын Белом, татар, яшерсәң дә. Юкка түгелә яшен
Кичләрен «солдаткаем» да мәҗлес үткәрүләр ешайды Элек Берлиннан кунаклар килгәндә генә зурдан куба идек, «камрадшафт»ны хәзер гади легионерлар комсостав белән аралашып үткәрә башладылар Гадәти кичләрдә дә «солдатка см»да кайнар чәй белән ром бирелә, ягыш бер йомры чәйгә егерме биш грамм ром салына Теләт он кеше егерме биш пфенниг ка сагын а га да эчә һәр гегиопер- га ун кон саен поляк акчасы белән ун злотых хезмәт хакы түләттә Тагын бер литр шнапс, нимсс солдаты белән бер итеп, көнгә оч сигарет яисә бер сигара бирелә Ашау-эчүдә дә аерма юк 300 гр ипи. икс йомырка, май-шикәр, кофе. беренче, икенче, өченче порцияләр
Шунысы хәтеремә уелып калган бер мәҗлестә ниндидер татар офицеры Гумеров әфәндегә мөрәҗәгать итен
Әфәндем, әйтегез әле, Сөембикә манарасы астына язылган шигырьнең мәгънәсе нәрсәдә? дин сорады Гумеров аңа елмаеп каралы да
Аны. иркәм, үт илен яраткан һәр кеше үзенчә айларга тиеш инде, диде Баштагы чорда «Идсл-Урал гимныин («Тукай маршы») оркестр гына уйный иде. хәтер шул көйгә җырлар өчен сүзләре дә язылды
Туган илем, Идел-Урал. син, Кояшым, бик гадел
Бәйсезлек син алсын очен улларын сафта хәзер Гасырлардан сине буган богауларны ватырлар. Ил дошманын тар-мар итеп, туган илгә кайтырлар. Идел-Ура г син матурсын. тугансың, бик якынсыц. Киләчәктә бетмәс шатлык белән тормыш корырсың!
Легионерларга фронт хәлләре турында лекцияләр сөйлиләр. Муллалар вәгазь укый пропаганда бара. Гайнан Курмашныц «Үч» дигән пьесасын сәхнәгә куярга әзерләнеп йөрибез Премьерага «митгсльштслле»дан (комитет) кунаклар килеп төште. Клубка легионның идеология бүлегеннән бер-ике нимес офицеры да кереп утырганнар иде дә, бераздан чыгып киттеләр. Аларга кызыгы булмады, ахрысы.
Бу спектакльдә мин баш ролыге уйнадым Әсәр совет солдатларының хокук- сызлыгын. исерек командирларның тупас кылануларын һәм төрле әшәкелекләрен чагылдыра. Гади солдатларны легионерлар килеп коткаралар, имеш.
Концертлар, гадәттә. Салих Сәйдәшев, Заһид Хәбибуллин маршлары белән башлана, аннары җыр-биюләр китә. Шул чорда үзем җырлаган йозләрчә җырлар әле дә хәтеремдә.
Без кайтырбыз туган илгә
Таулар-елгалар аша
Йә җиңәрбез шушы юлда,
Йә үләрбез шушы юлда.
Йә ясарбыз тамаша..
Сугыштан соц бик күп җырларны Ташкентның яшь бер композиторына яздыртып алдырттым. Әмма Казанда кызыксынучы табылмады Мондый җырларны ишеткәнебез юк, диделәр белгечләр. Ишеткән булмагач, язып алырга кирәк иде бит югыйсә...
Гумеров әфәнде, озакка сузмыйча гына, үзенең «Шүрәле» дигән музыкаль пьесасын язып бетерде. Эчтәлеге гади генә, күбрәк ул татар-башкорт җырларыннан, такмакларыннан тора иде. Сюжетка Тукайның «Су анасы» да кертелгән иде. Дөресен әйткәндә, Гумеров әфәнде моны безнең кебек «артнстлар»га чамалап язган булса кирәк. Ләкин әсәр гади генә булса да, аны сәхнәләштерү безнең өчен авыр булды. Күп җырларны «артистларыбыз» Әстерхан Нижгар, Себер, Алма-Ата татарлары белмиләр иде Җитмәсә, спектакльдә биш-алты кыз да катнашырга тиеш. Аларны каян табасын9
Әмма без. бернигә дә карамыйча, репетицияләр алып барабыз Үз арабызда язучы-шагыйрьләр булгач,' композиторлар да табылды. Яңа көйләр чыгара башладык. Туган гглебез еракта, сөйгән кызларыбызны өзелеп сагынабыз, үзебез коллыкта... Шушы бетмәс-төкәнмәс сагыш-әрнү, күкрәкләрдән җыр-моң булып, үзеннән-үзс бәреп чыга.
«Шүрәле»нс куго озакка сузылды Музыка һәм җырларны өйрәтүне Гумеров әфәнде үз остснә алды һәр көйне ул мандолинада үзе уйнап күрсәтә иде. Беркөнне ул капеллага биш-алты кыз китереләчәген белдерде Ул кызлар каядыр Берлин янындагы эшчеләр лагеренда икән. Әсиргә төшкән Тазарстан-Башкорт- стагг кызлары үз милләз тәшләрсбсз. ди Аларнып тиздән легионга киләчәкләрен белгәч, без чиксез шатланыштык, әкиятгг гүзәлләр итеп, төшләребездә күрә башладык. Безнең күзләрне каплаган куанычны сизеп, Гумеров әг|юндс, җитди итеп:
Әгәр кызлар монда килгәч, берәр ярамаган эш кылсагыз, алар киредән лагерьга озатылачак, диде. Әлбәттә, без инде ярамаганны кылмаска антлар иттек, ә үзебез эчтән генә: «Килсеннәр ие әле, йөзләрен генә булса да күрсәк не... кулларын гына тотып карар иск, чәчләрен генә иснәп карар иек И Ходаем, кайчаннар күрергә насыйп булыр икән ул кызларны...» лип. Фатих Әмирханның хикәясендәге гашыйк Габделбасыйр хәленә калдык Кызлар да киләсе булгач, дәртләнебрәк эшкә тотындык, рольләр дә җиңел бирел.) башлады.
Сәхнәгә торлс табигать күренешләре, кос сиртмәсе, чалгыдыр-чиләктер. чы-быктан үргән кәрзин*әр, гула оек-чабаталар, гүбәтәй һәм эшләпәләр кирәк иде. Мондагы осталарга хәйран калырлык иде юкны бар итәләр. Китте эшләр
герләп, әйтерсең лә каядыр ашыгабыз, бөгел культура хезмәткәрләренә, макет-чыларга, рәссамнарга, тегүчеләргә бетмәс-төкәнмәс эш табылды
Идеология эшләрен жайга салгач, Гумеров әфәнде сәркатибе Фәтхуллни белән Берлинга китеп барды. Их, икенче килүендә үзе белән кызларны да алса икән, «солдаткасмода менә дигән «камрадшафт» үткәрер идек
Чулпан йолдыз күктә яна,
Айлы тонда кыз бала
Бик сагынсак мине, жанкан,
Якгы Айга син кара
Гумеров Ә(|юнде китеп озак та тормастан, капеллага комитеттан кара чемоданлы офицер кгглде. Барыбыз белән дә күрешеп чыгып, дустанә сөйләшеп утырды Артистлар кичке ашка әзерләнеп, «солдаткаем»га чыгып барганда Гайнан Курмаш мине алып калды. Ишек янында күз-колак булып торырга кушты. Мин күз кырыс белән генә боларны күзәгә.м Чемодан эчендә төргәге белән «Идсл-Урал» газетасы иде.
Мина оч-дүрт кеше бирсәгез яхшы булыр иде, шоферлар булса, бигрәк тә әйбәт, диде Кур.машка әлеге офицер Алар пышылдашып тагын нггләрдер хакында сөйләштеләр дә, чемоданны ябып, нар астына тыгып куйдылар Шуннан сон без өчәүләп кичке ашка киттек. Ашап алгач, кайнар чәй белән ром да төшердек Икенче көнне теге чандыр татар офицеры безнең баракта юк иде инде Аны «миттельштелле» хадггме Габдслсаттар диделәр. Хактырмы, аггын белән бергә дүрт-биш кеше легионнан качып киткән дип ишеттек
Атна-ун кон үткәч, Гайнан Курмаштан мин шул офицер хакында хәбәр юкмы, дшг сораштым. Ул мина «Анардан хәбәр алырг а икс ай вакыт бар әле», дип кенә куйды
Легионда әзерләш он икенче батальонны фронтка озатырга әзерләнә баш-ладылар. Ләкин бу юлы гшде Көнчыгышка түгел, ә Көнбагышка җибәрәчәкләр икән Анда Икенче фронт ачылачак, дшг ишеттек. Көнчыгыш фронтка озатылган беренче батальонный язмышы, ниһаять, ачыкланды Исән калганнарын кнрс кайтарып, легион киемнәрен салдырып алып, концлагерьларга озаттылар «Милли батырлар» аз булып, аггдыйларны тәре һәм башка нимсс орденнары белән бүләкләделәр. Бер төркемен, «цвайтс большсвистси» (икенче большевиклар) дил сүгеп, штрафнойг а озаттылар.
Гумеров ә<|)әидс, ягъни Муса Җәлил турында, исемдә калганнар шул концерт белән башка шәһәрләрдәге батальоннарг а барганда ул һәрчак сәркатибе Фәтхул- линны ияртеп йөрде. Кайда да аггын таныш командирлары бар, концерттан сон «камрадшафт» уздырып, күнсл ачын алуларыбыз хәтердә калган. Соңгы килүендә, артистлар кичке ашка киткәч, мин тагын тышкы якта күз-колак булып тордым Эчтә Курмаш, Гумеров, Хәсәнов. Хнсамстдиновлар нидер сөйләштеләр Мин шунда гына ниндидер яшерен оешма барлыгын чамаладым
Күнмедер вакыттан соң Абдулла Баттал берәү белән Берлинга барып, комитетта басылган прокламацияләр алын кайткан икән. Гайнан Курмаш чакырган алып миңа укын күрсәтте Шатлыгы йөзенә чыккан иде Шуны әйтергә кирәк, мин бу яшерен эшләрнең үзем сизгән, чамалаганын гына ягам Чөнки бик каты конспирация булганга, анык кына сорашу момкии түгел иде.
Яшерен оешма барлыгы тора-бара тулысы белән ачыкланды Бердәнбер көндә Гайнан Курмаш мине үз бүлмәсенә чакыртты Легионның баш күгәрәчәге турында әйтте. Ул чакта синең урынын казинода, диде Андагы рацияне кулга төшереп, нимсс хезмәткәрләрен сак астына алу эше белән Мичурин җитәкчелек итәргә тиеш икән Ә бөтен легион белән командалыкны Знннәг Хәсәнов башкарачак, диде Бег Польша партизаннарына кушылып, үзебезнен Кызыл армиягә ярдәм итәргә тиеш, шулай эшли алмасак, илдә безне кичермәсләр, диде Курмаш
Легионны күтәргәндә кем кайда, нәрсә эшләргә тиешлеге алдап тәгаенләп куелган, күрәсең Элеккеге офнцср-полпт руклардан рога командир ларына кадәр билгеләп чыгылганын да белдем Минем авылдаш Гомәр абзый Сәйфиен политрук булып хезмәг 111КӘН кеше, аны бер ротага ко.мнссар итеп билгеләгәннәрен Гайнан Курмаш үзе мина әйткән иде Соңыннан. Гомәр абзый исән-аман илгә кайта алган, уп елга хөкем итен аны Себертә озатканнар
1944 елның II август көнендә капелланы «солдаткаем»га чакырттылар Без. музыка кора г гарыгг алып, көндәлек репетициягә барган шикелле, берни сизмичә атлыйбыз |’снетгщня талына барын керүебез булды, барлык тәрәзәләрдән дә автомат көпшәләре сузылды Нимсс гәр безне чолгап а наннар икән Гылмач
ияртеп кергән нимес офицеры иц әүвәл Гайнан Курмашны икенче бүлмәгә чакыртты. Аның артыннан Зиннәт Хәсәнов, Рушад Хнсамстдинов, Абдулла Батталларны чакыртып, чишендереп тентеделәр дә, сак астында машиналарга утыртып, каядыр алып киттеләр. Аннары нимес офицеры Хайст (шулай исемдә калган) безнең янга кереп
Дизе аллс большевистен! дип төкрекләрен чәчеп сүгенде.
Алар һәммәсе дә большевиклар, илен сатканнар, алар сезгә дә каршы Хыянәтчеләргә үлем! дип тылмач аның сүзләрен аңлатып бирде
Берничә сәгатьтән безне баракларга кайтардылар. Бөтен җирдә тәртипсезлек, тентү узган, матрац-ятакларның һәр саламына кадәр санап чыкканнар иде.
Кулга алу вакытында Гумеров әфәнде легионда күренмәде. Башлап йөрүче күпләрне нимесләр кулга алып, Варшава төрмәсенә япканнар, дип ишеттек. Шулай итеп, билгесезлек болыты баскан көннәр башланды «Шүрәле» пьесасы* ның кулъязмасы Курмашта китү сәбәпле, репетицияләргә йөрмибез. Берлиннан көткән кызлар да килмәде, чукынып китсеннәр инде, койрыксыз әтәч кебек калдык Нимесләр хәзер безгә кырын карый башладылар. «Цвайтс большевистен, коммеи!» дип бармак төртеп кычкыралар. Җитмәсә шундый хәбәр таралды: фронтка җибәрелгән легионерлар, нимссләрнс кырып, партизаннарга кушылганнар икән.
Кулга алынганнар урынына капеллага Демблин лагереннан өстәмә «артистлар» китерелде. Араларында чыннары да бар икән. Киев солисты Борис Попов тенор тавышлы, неополитан җырларын әйттерә генә Милләте яһүд, татарча чуртым да белми, нимесләр өчен «әнисе татар, әтисе урыс». Без аны Барый Кәримов дип моселманлаштырдык. Скрипкачы Розенштейн Ленинград артисты, ата-анасы «чын татар», имеш. Без аңа Хабибуллин фамилиясе бирдек. Аларның яһүд икәнен нимесләргә бер татар да сатмады, шулай итеп, борынгы халыкның ике улын крематорий юлыннан саклап калдылар.
Әкренләп капелланы яңадан-яңа артистлар белән тутырып, репертуар төзеп, концертка әзерләнә башладык. Барый Кәримов миңа неополитан, ә мин аңа татар көйләрен ойрәтәм һәркөнне ул миңа күпмедер вакытын бүлеп, пианинода уйнарга өйрәтә башлады
Берлиннан Гумеров әфәнде урынына куелган яңа «культура министры» Ягъ- фәрев Кыям абзый легионга килде Ул үзе язган «Ирексездән табип булган» дигән пьесасын алып килгән икән. Барыбыз белән дә танышып чыккач, ул пьесасын кычкырып укыды. Кыям абзый бик гади кеше иде, ачык чырайлы, пөхтә киенгән Яше буенча бездәй күпкә өлкәнрәк. Пьесасын сәхнәләштергәнче режиссер вазифасын башкарып, ул гел безнең арада булды «Казан артисты» буларак, баш рольне, әлбәттә, миңа бирделәр Минем уйнаудан Кыям абзый канәгать калды.
Әнә шулай капелланың эше тагын җанланып китте. Киев яһүде Барый миңа нсополстан көйләрен өйрәтә. Сүзләрен татарчага аударып чыгабыз «Санта Лючиа» җырын да татарчалаштырдык.
Көймәм бик җиңел, авыр ишкәгем.
Санта Лючиа, Санта Лючиа...
Барый моңа кадәр татар җырларын ишеткәне булмаган икән Көйләрсбсзнец моңлылыгына, киңлегенә хәйран кала Үзе өчен ул яңа дөнья ачып, йотлыгып татар көйләрен өйрәнә башлады. Язмыш китереп кыскач, татар телен дә тиз үзләштерә икән адәм баласы...
ФРАНЦИЯ 1943 елның көзендә безне, легиондагы калдык-постыкларны, вагоннарга утыртып, Варшава һәм Алманнянең төрле калалары аша Көнбатышка алып киттеләр Имеш, без поляклар зелен белә башлаганбыз, иркен сөйләшеп, якыннан аралашып китмәгәек дип, безне белмәгән-күрмәгән җирләргә илтеп ташлыйсылары икән. Вагоннар! а нимес сагы куелса да тәрәзәдән карап баруны беркем дә тыймый иде. Германия кырлары бик күркәм, пөхтә, бездәге кебек ташландык җирләр күренми иде. Авылмы ул, шәһәрме җыйнак, матур, беркайда фәкыйрьлек, пычраклык күрмәссең. Арабыздан кемдер:
Коммунизмга җиткәч, безнең дә менә шушындый кырлар булачак, дип куйды. Көләргәме, еларгамы бу сүзләргә . Нишләп соң әле дошман җиренә сокланып барган булабыз..
Франция кырлары да кортикка кебек икои Матурлыктан күз ара, кая ул бсзнсц кычытканлы, алабуталы чокыр-чакырларыбыз Безнең стансаларда, гадәттә, мазутка баткан шыксыз цистерналар тезелешеп тора, ә монда шәраб тутырылган имән цистерналар адым саен Тукталышларда безнекеләр бу затлы эчемлекне чиләк-чиләк чәлдереп менәләр Франциянең коньягы гел йөзем кырларыннан тора икән Хуш исле йөзем согында «йөзәбез» генә, су эчүне бөтенләй оныттык
Шулай итеп, без кайчандыр китапларда гына укып белгән Францнянен Югары Луара департаментындагы Ле-Пюи дигән шәһәренә килеп төштек Үзәктән ерак түгел генә «Испали» дип аталган хәрби казармага легионны урнаштырдылар Культвзводны бөтенләй бүтән урынга, икс катлы бинага китереп керттеләр. Күрәсең, нимссләр һәммәбезис бер урында тотарга шикләнә иде
Поляк партизаннарыннан ераклаштырып, француз партизаннарына каршы сугышырга алып килделәр безне, дип ычкындырды пропаганда башлыгы Мичурин.
Тыштан гына беркатлы күренгән татарник карурманлы күңелен тиз генә ашкай алам димә. Татарга тылмач кирәкми, диләр бит Без ачык йөзле французлар белән икенче көнне шатырдатып сөйләшә башладык. Алар бсзнен кем икәнне белеп алгач. «Парти маки*» (качыгыз партизанга!) дни кенә елмаеп сүзен бетерәләр. Без элек нимссләрнс «чебен» дин атый ндск Французлар аларны «алэмэн» дип йөртәләр икән. Болардан күрмокче, без дә хәзер ггимесләргә «алама» дигән кушамат тактык. ,
Легионерларга нимссләр Наполеон мылтыгы тараттылар Бу шөкәзссз нәрсә колга озынлыгы булып, магазинына баш бармак юанлыгындагы оч патрон сыя икән. Атамы-юкмы, анысын Ходай үзе генә белә Ян.» һәр ротага иске француз пулеметы бирелде
Капелла эшне кабат башлап җибәрде Концертларны хәзер легионерларга дщ французларга да күрсәтәбез Яна пропагандистлар билгеләп, культура-идеолог ия эшен тагын җайга салдылар. Муллалар, Коръән үптереп, вәгазь сөйләп, MOUJ киләләр Болар барысы да элеккеге сонет командирлары иде бугай М гчу га эшне алып бара, йоклап ятмый, күрәсең
Менә легионның берничә ротасын француз партизаннарына каршы беренче операциягә җибәрделәр Шунысы хикмәтле бу һөҗүмдә нишләптер HJIMCC гәр үлеп калды, легионерлар исән-сау кайтып төштеләр
Легионерлар берән-сәрән геггә булса да француз партизаннары ягына тая башлагач, Берлиндагы комитеттан ниндидер әфәнделәр ияртеп, «тышкы эшләр министры» Гариф Солтанов үзе килеп төште Арадан кайберләре безне конц-лагерьдагы сыман тезеп, барлап, күзгә сынап карап, «бу большевик түгел микән», дигән сыман, сафлар буйлап йөрделәр Бу чорда да «Идсл-Урал» газетасы чыга һәм күпләп таратыла иде.
Нпмссчә дә, үзебезчә дә сөйләнгән нотыклардан сон шундый ритуал китә муллалар һәммәбезгө чиратлап Коръән сузалар Аны да. «Идел-Урал»ныи яшел байрагын да үпкәннән сон, кылыч үптерәләр. Кайбер усал телле легионерлар «Бу чебеннәр моны үптергәннән соц асгагысын да үпгсрмәсәләр ярый инде » дип колеи куйдылар
Легионерлар өчен махсус фахеш йорты ачылды Нимссләр аны «пуфф» дип йөртә, французлар «бордель». Яхшы хезмәт иткән «чын татарина аусванс (увольнительный) бирелә, апа очәр гуми (презерватив) тоттыралар һәм алар бордельдә шампанмы, ром-коньякмы, төрле сорт лы сырамы эчеп, аяк бармакларын селкетеп кайталар.
Культвзводны нимссләр янына казинога күчерделәр Хәзер без шунда ашап, мәҗлесләрне шунда гына үткәрә башладык Казиноны милли рәсемнәр белән бизәп куйдык Мондагы милли эшләр белән бер шгмее ханымы җитәкчелек итә ндс. һәртөрле лекцияләрдән сон мин шундый уйга кала гнем «милләтче» игеп безне болар бик соцга калып тәрбиялиләр түгелме сон'' Халыкларның тигез Хокуклы лыгы турында без бөтенләй бүтәнчә уйлаганбыз лабаса
БИШ1-НЧ1- КОРЫЛТАЙ 1944 елның яз башы иде Хәрбиләрчә тиз генә җыенып. «Идсл-Урал» ныгг бишенче корылтаена катнашырга дип, «Гросссн Дойчлаггд»ка (Боек Германия) китеп бардык
Берлин бусагасында поездыбыз биш-алты сәгатькә тукталып торды. Англия самолетлары башкаланы бик каты бомбага тотканнар икән.«Җиңелмәс» нимес- ләрнең шәһәрне мондый хәлдә безгә күрсәтәселәре килмәде, ахрысы, урау юл белән безне Балтыйк диңгезе ягына, Грейфсвальд шәһәренә алып килделәр Шул ук көнне Берл1шдагы комитеттан да делегатлар килде
Корылтайны Гариф Солтанов ачты. Гимн уйналды. Көчле алкышлар яңгырады Менә мөнбәргә «президент» Шәфи Алмаз күтәрелде. Габдерахман ага алдагы корылтайларның Кытайда, Торкиядә, ә бу бишенче корылтайның Ал- ман илендә ачылуы хакында әйтте. Халкыбызның тарихына тукталды. Илебезне кызыл чүпрәклеләрдән азат итәчәкбез, мөстәкыйль дәүләт тозиячәкбез, яшәсен Идел-Урал дәүләте, дип сүзен тәмамлады. Президиумнан гшмее кунаклары да чыгып сүз әйттеләр. Соңыннан инде Гариф Солтанов татарча һәм нимесчә нотыклар сөйләп, корылтайны япты. Тагын гимн уйналды.
Корылтайдан соң зур концерт булды, интермедияләр уйналды. Берлин коми-тетыннан килгән татар Хадимнәренең күбесе хатыннары белән иде. Теге вакытта капеллага килергә тиешле татар кызларын комитет хадимнәрс үзләренә бүлешеп алганнар икән. Бу ханымнар затлы киемнән бик матур күренәләр (кеше хатыны күркә булып күренә инде ул), араларында фрау Гайшә ханым тутырган тавык кебек, үзе һаман элеккечә, сигарет төтәтә.
Икенче көнне безне, Дойчланд культурасын күрсәтергә дип, Дрезден каласына алып киттеләр. Анда без атаклы картина галереясын күрдек. Аннан соң Чехословакиягә барып Прага шәһәрен тамаша кылдык. Нимес артистлары белән бергә шәһәр казиноларында концертлар бирдек Сәхнәдә мина бер яшь татар ханымы белән бию бәхете эләкте. Репетиция вакытында кулга-кул тотынышып, тәннәрне якынайтсак та бер үбәргә дә насыйп булмады үзен Миннән алда Мичурин ул ханым алдында «әтәч» булып өлгергән иде инде. Кайда да шул инде хатын-кызы да беренче җитәкче кешегә эләгә...
Чехлар белән аралашып, без фронттагы хәлләрне белдек Кайтышлый Берлинга кергәч, Рейхстаг алдында «Сталинград матәмс»н чагылдырган күргәзмәне тамаша кылдык.
Безне Берлиннан тиз генә Подстамга китерделәр. Бу шәһәргә әлегә бер генә дә бомба төшмәгән иде. Хәтта безгә нимес марҗалары янына барырга да рөхсәт ителде. Элекке закон буенча, немка белән тотылган башка милләт кешесен концлагерьга илтеп тыгалар иде. Хәзер инде хәл башка нимес тә күл кырылды, кеше санын арттыру кирәк. Татар орлыгы кайсы гына милләттә дә тук башак бирә шул.. Нишлисең бит, Потсдамның нимес марҗалары белән танышып, кинолар карап, бассейннарда коенып, аяк бармакларын селкетеп йөргән булдык инде... Хәзер инде без кая гына барсак та нимесләргә җыры җырланган милләт вәкиле итен, җиңеп килгән ил вәкиле буларак, аларга өстәнрәк карый башладык. Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, дигән мәкаль бар татарда. Нигә аны кем арбасына утырсаң да үз җырыңны җырла, димәгәннәр икән? Югыйсә бит башка милләт кешеләре кайда гына булмасын, кем белән генә аралашмасын, үз горурлыгын саклап, үз җырын җырларга тырыша
Урал таулар, биек таулар.
Ерак таулар, кар таулар.
Ир-егетләр корал алып,
Мәйданда ирек даулар
ЮГАРЫ ЛУАРА. Алманнянец культурасы, сәнгате белән танышып, булачак «Идел-Урал» дәүләтенең бишенче корылтаен үткәреп, сәяхәтләр кылып, ниһаять, Франциянең Югары Луара департаментына кайтып төштек. Кайту белән Идел- Урал төбәгендә яшәгән татар-башкортлар тормышын, көнкүрешен чагылдырган әсбаплардан Ле-Пюи шәһәре кешеләре өчен күргәзмә оештырдык, концертлар бирдек Аннан соң Леон шәһәренә күчеп декада үткәрдек. «Шүрәле» Ш1гермсди- яссн французлар бик тә яраттылар.
Буш вакытларыбызда шәһәр белән танышып йөрдек Ничек булса да французлар белән якынаерга, партизаннарга кушылып, фашистлардан үч алу теләген гамәлгә ашырырга иде.
Көтмәгәндә Рушад Хисаметднновны төрмәдән чыгарып легионга китерделәр. Ярзы ел дәвер эчендә ул бик нык ябыккан, бетеренгән иде Шуңа күрә аны
легионның лазаретына салырга туры килде. Имеш, Рушад Хисамстдиновнын большевиклар белән бернинди дә элемтәсе юк икән, аның куеныннан чыккан прокламация дигәне дә догалык булып чыккан икән. Имеш, ул хәзер дә бөти тагып йори Ходай каршында иң ышанычлы бәндә икән
Гариф Фәхретдинен (сулда) һәм Рушад Хисаметдинен 19X6 ел.
Чынлыкта, Хисамстдиновнын илдә хатыны, улы барлыгын белгән яшерен оешма әгъзалары аны яклан калганнар.
Капеллада тагын көтелмәгән хәл булды. Жонглер Абдулла, кыска вакытлы ялга чыгын, шәһәрдә йоргән вакытта моңа нимсс офицеры бәйләнә, ни сәбәп табыптыр яңагына суга. Солек кебек егет бу җирән ннместән нишләп суктырып торсын соң әле, татар кайнарлыгы бәреп чыга Абдулланың, киерелеп торып ул офицерның яңак төбенә утырта, кобурасы-ние белән револьверын каерып ала да күтенә тибен җибәрә тәкәббер фашистның Бераздан Абдулланы эләктереп алалар. Карцерга ябын бераз тотканнан соң. шәһәр читенә алып чыгалар да, баганага бәйләп, осгснә керосин сибен, ут төртеп яндыралар
Янә бер егетебез корал алып, легионнан качарга уйлаган, таш коймадан сикергән вакытта аягын каймыктырган да аны нпмесләр тотып алганнар. Дарга астылар егетне. Бу хәлләр безгә бик каты тәэсир итеп, чиксез нәфрәт тудырды Егетләрнең түземлеге соң чиккә җитте. Җитмәсә, «Наполеон колгасы»н кичкә җыеп алып, нпмесләр көчле сак-каравыл куя башладылар
Баш пропагандист Мичуринның аерым бүлмәсе бар. шунда ул нимсс прнсм- нигыниан төннәр буе якалыкларны тыңлый, ярдәмчеләре Ма тиков белән Сәнфи- евләр яңа хәбәрне легионга тараталар иде. Шуңа күрә без Икенче фронтның кайчан ачылачагын да белен тордык
Шул чорда тагын бер куркыныч хәбәр таралды француз партизаннары нпмесләр белән легионерларга бер үк карашта тора икән Безгә кичекмәстән француз партизаннары белән ныклы элемтә урнаштырыр!а кирәк иде Шуны күздә тотып, яшерен оешма iiapiniainiapia парламентарийлар җибәрде Тиз афада мин, Мичурин булышлыгы белой, капелладан ротага күчтем Анда рота писаре Әмир Үтәшен белән дуслашып киттек. Үтәшен французлар белән аралаша, телләрен дә әйрәнен маташа иде Аның планы буенча бөтен ротаны күгәрергә дигән исән барып чыкмады Нәкъ шул качу коне билгеләнгән көндә рота каравылга куелды. Әмма Үтәшен югалып калмады, гайрәтле егет икәнлеген күрсәт те.
Китәр алдыннан мин, лазаретка барып. Рушад Хнсамстдннов белән хушлаштым Ул. бичара, мине дә үзегез белән алыгыз, дип үгсндс. Аның хәле мөшкел иде шул, савыга гор, бераздан ки icii алырмын, дип аның белән саубуллаштым
Тон лә без. ачкыч яратып, складтан кораллар алып (миңа француз пулеметы эләкте), унсигез егетне тревога белән күгәрдек тә үзебезне көтеп торган партизан
отряды тарафына юл алдык. Болам күмәкләп качу нпмссләрис аптырашта калдырган икән. Соңыннан качкан егетләр: «Дим Алиш, синен баш очен нимссләр уи мен марка тәкъдим итәләр, рәсемен шәһәр диварларында эленеп тора», диделәр Ярый инде, әлегәчә бер тиен тормаган башны шулай бәяләгәч...
Әмир Үтәшеп белән бик дуслашсак га мин аның яшереп оешмадагы эше, Муса Җәлилләр белән бәйләнеше хакында берни дә әйтә алмыйм Французлар аны капитан Александр Николае дин беләләр иде Командир буларак ул күп батырлыклар күрсәтте, француз партизаннарының нимссләргә каршы корәш тарихында күренекле эз калдырган шәхес иде ул (Бүгенге коидә Әмир Үтәшев Казанда яши).
Мин үз отрядым белән нимссләрнс кысрыклап барып, Дижон шәһәрен азат итүдә катнаштым Аннары безне француз отрядына куштылар Парижга бәреп керер алдыннан безне урыс отряды дип түгел, ә французлар дияргә тәкъдим ясадылар. Без моңа риза булмадык, сыртларыбызны кабартып, тизрәк туган илебезгә җибәрегез, дип даулаштык. '
Югары Луара партизаннары Ле-Пюи, Cora, Банис, Ружак. Клермон-Ферран. Капурони кебек авыл һәм шәһәрләрне азат итүдә катнаштылар. Француз коман-дирларыннан капитан Сегсль (Баинс шәһәрендә ул шоферы белән нимссләр кулына эләгә һәм аны җәзалап үтерәләр), тагын капитан Коала, Антогиг, Христиан. Тарзаналар истә калган.
Икенче фронт ачылгач, без таг ын да кыюлана тошгск. Илгә кайту турындагы таләпләрне катгый куя башлагач, французлар безне үз машиналарыбызда (нпмсс- ләрдән кулга тошергән биш машинабыз бар иде), Испания чигенә үк илтеп ташладылар. Алар вакытны сузарга, контрактка кул куйдырып, үзләренә хезмәткә күчүебезне тәгаенләргә телиләр иде. Ләкин без тиз арада яңадай Дижонга кайтып гоштск Чит җирләрдә сугышып туйдык, алгып бирсәгез дә ризалыгыбыз юк, илебезгә кайтып, үз армиябез составында сугышны тогәлләргә телибез, .иш кистереп әйттек
Шулай итеп, без американнар кулына эләктек. Елмайса елмая, колсә колә белгән американнарның һәркайда иркенлек, хорлск сизелә иде. Алариыц киң күңеллслсгс урысларныкы кебек сүздә генә түгел, гамәлдә дә чагыла иде. Безне хәйран кунак иттеләр. Сыйлап, >з солдатлары кебек шәп киендереп, менә кайтасыз, менә кайтарабыз, дип күпмедер тоттылар да бер коинс инглизләр кулына тапшырдылар Тегеләр дә кимеп куймады Марсель шәһәренә алып бардылар, кунак итеп, ашатып-эчертеп, үзләренчә әйбәт киендереп, ял иттерделәр дә тагын безне Америка атташесы кулына тапшырдылар. Союзппклар әллә юри инде безнең белән футбол 1убы кебек уйныйлар. Илеңнән бер аерылгач, кайтулар тиз түгел икән шул
Поляк Иванны тәрҗемәче иген алып Марсельдән Дижонга, аннан Парижга барып совет консуллыгын эзләргә тотындык. Ләкин эзләвебез бушка булды, сугыш бетмәү сәбәпле, консуллык әлегә Италиядә икән Шуннан сон без ике машинаны французларга саттык та, кесә тулы акча белән, шәһәрләр шәһәре Парижда бер-икс кон «әйттереп» алдык.
Марсельга кайткач, калган оч трофей машинаны, автомаг-нистолстларыбыз- ны французларга сатып, кайту ягына күз гоби башладык. Патриот буларак, оч урыс карабинын үзебездә калдырдык. Чит нлпец культурасы башка икән шул кулында нинди әйберең бар ул синеке, ана беркем кагыла алмый. Совет илендәге кебек артык әйбереңне тартыл алмыйлар
1944 елның ноябрь башы иде. Американнар безне Марсель портына кигерделәр. Монда эшләүче элеккеге легионерлар шактый икән Алар контракт белән американнарга хезмәт игәләр иде. Безнең илгә кайтасыбызны белгәч, затлы шоколадтыр, конссрвалардыр әллә нинди тәм-томнарны сумка тутырып китерделәр. Кайсылары «Остсгезго җылы киемнәр алыгыз, Ссбсрдә бик суык диләр», дип шаярткан булдылар Буржуйлар коткысы сеңгән боларга, дип андый- ларны кызганып саубуллаштык
Марсель портыннан Англия корабына утырып Урта диңгезгә кереп киттек Корсика белән Сардиния арасыннан үтен, бишенче ноябрь иртәссидә Неапольгә килеп туктадык Шуннан безне егерме биш чакрым ераклыктагы, Урта диңгез буена урнашкан Салерно шәһәренә китереп, урыс консуллыгына тапшырдылар. Безне каршы алган консул Богомолов ачык чырайлы адәм иде. Ул без урнашасы палаткаларны күрсәтте. Уналты кеше икс палаткага бүленештек. Күпләр кайтмыйча Франциядә калдылар
Диңгез яры буйлап ак палаткалар тезелгән Iкресельной пункт икән бу Ауропаныц ботсн тобәкләреннән җыйналган совет «хсирләрс шушы «курорт» аша
үтә икән Инглизләр «Кызыл хаж» күчтәнәчләрен таратып йөриләр Пөхтә капларда нинди генә тәмле ризык юк, хәтта кырыну приборыннан алып кулъяулыкка кадәр сыйдырганнар.
Икенче көнне Богомолов күпсанлы әсирләрне җыеп HOI ык сөйләде:
...Кадерле туганнар, илдәшләр1 Сез фашист коллыгында күп жәфалар күрдегез Тиздән менә туган нлгә кайтырсыз. Ата-аналарыгыз, хатыннарыгыз, сөйгәннәрегез, бала-чагаларыгыз белән күрешерсез Анда сезне зарыгып көтәләр дип ул кулъяулыгын чыгарып, күз яшен сөртте Мондый да жылы сүзләрдән сон безнең дә күңелләр тулды.
Кем элек совет офицеры булган, аларга погоннар тактылар Безгә ун көнгә ун доллар бирелсә, аларга командирларча Үткер күзле «особист»лар да күренә башлады Берәм-берәм чакыртып, кая кайтасыңны. ни эшләячәгенне йомшак кына сорап, язып алалар болар. Кайбер легионерлар шиккә төшеп, лагерьдан гая да башладылар. Күбебез ни күрсәк тә илдә күрербез, дип чарасыз хәлдә, сугымга әзерләшән маллар кебек ятабыз.
Инглизләрнеке булгач ашау шәп, тәмле тамакка әйләнеп йокы симертәбез, футбол уйныйбыз. Неаполь шәһәренә сәяхәт кылабыз. Всзувшшы карынбыз Помпей ул вакытларда археологлар тарафыннан күп казылмаган иде әле. шулай да анда кон уздырырга була иде Шоферлар дәртле неополитан җырларын җырлап кына безне гсләсә кая илтөләр. Шаулы рестораннарда кочак җәеп кенә каршы алалар. Италиянең борынгы урыннарын карап йоргәндә Корсика марҗаларына гашыйк тотын алырга да була. Тик акчаң гына җитсен
1944 елның 2 декабрендә безне пассажир поездына утыртып Италиянең коиг.яг ындаг ы Торонто шәһәренә китереп төшерделәр
Анда озак тоткарланмадык, Англия корабы безне бортына алып Александриягә юл тотты Аннан Иорт-Сәиткә тукталып, аннан инде Каһирә каласына килеп төштек. Бу союздаш илләр безнең ватанга кайтуны һаман сузалар, алда коточкыч михнәтләр күрәсебезне белгән шикелле, төрле мәмләкәтләр күрсәтеп, безне рәхәттә йөздереп калырга уйлыйлар иде бугай
Күпләребез ятып калды французлар җирендә.
Ана баласын көткәндер, белмичә каберен д<> Ул илләрдә булсагыз, берәр кабер күрсәгез Тезләнеп дога кылыгыз, ул бит тагар белсәгез Калтаймыйча Туган нлгә. бик күп җирләр кичтек без. Франция. Италия, Мисырга да җиттек без
Кашырга ашкыну, күңелдә сулкылдаган билгесез сагыш әллә нинди шигырь юлларына этаро дә кулы каләм аласын
Әй энем, энем Кайда минем Илем?!
МИСЫРДА Каһирәнең көнбатыш ягында, очәр-дүртәр кешегә бүленеп, палаткаларда яшәп ягабыг Безне батальоннарга рота һәм отделен исләргә бүлеп, әсирлектән чыккан офицерлар командалык игәләр. Каяндыр алтын погонлы чын офицерлар да күренеп a га. боларныгг кайсЫсын тотып ашарга микән, дигән сыман бик сыпан, караштырып йөриләр. Алар теге хәтәр оешмадан иде, ахры.
Шулай да әлегә кысу сизмибез, автобус алып шәһәргә чыгабыз, паркларны пиләп буйлыйбыз, серле пирамидаларны тамаша кылабыз Монда төпләнгән Россия һәм Но гына иммгп ран г ларына кунакка баргалыйбыз Туп тибәбез, үзешчән сәшлы. түгәрәк гаренә катнашабыз Шәһәрдән инглиз һәм гарәп артистлары ки леп безгә концерт күрсәтеп китәләр
Каһирә чуар халыклы шәһәр Гарәп гәрнен күбесе бик ярлы яши Шәһәр Читендә кон күрүчеләре бигрәк гә сәләмә Ойләрсиә керсәң шып-шыр ялангач, күз з гәгерлек бер нәрсә тәре дә юк Идәнгә җәйгән камыш өстендә таракан кебек яталар Әмма үзләре кунакчыл, кабарына ризыгы булмаса да мөселманча хөрмә! игәргә тырышалар Ул вакытта Мисыр Англиянең колониясе иде Мөстәкыйль гәүләг гс буланмаган милләтнең миләгән кочс җилгә китә, ул иртәгесен кашырга атмын диләр Мин моңа үз күтләрем белән күрегг ышандым Әлбәңә бу безнең бәхет re coirci итен гә яшәгән халыкларга кагылмый иде...
Шәһәрдә гарәпләрнең байлары да күренә. Кызыл фәсле, тук чырайлылар. Болар инде ак виллаларда гына яшәп, үз машиналарында гәүдәне вәкарь тотып кына йориләр иде.
Без дә үзебезгә күрә әйбәт шартларда яшәп, шәп киенеп йөргән булабыз, асылда исә сират күперен кичә алмыйча азапланган әрвахларны хәзерләтәбез. Күңелләр нидер сизенгән кебек пошынулы Каһирәнең кадими музейларын, могҗизаң зоопаркларын карап, бордельләрдә аяк бармакларын селкетеп йөрсәк тә болай яшәү туйдыра башлады. Туган якка тизрәк кайтасы килә иде.
Әй энем, энем .. Кайда минем Илем?!.
НИҺАЯТЬ, ЮЛГА. Инглизләр безгә өр-яңа киемнәр, һәр кешегә икешәр киндер капчык (анда шешәр йон одеал, артык киемнәр, затлы продуктлар тутырылган иде) биреп, 1945 елның март азакларында поезд белән Порт-Сәиткә китерделәр Англия корабы безнең шәйле ике мең ярым кеше төялгәч, кырмыска оясына охшап калды. Янәшәдә тагын бер Англия корабына нәкъ безнең шикелле үк инглиз хәрбиләре формасы кигән поляклар тояләләр иде Күбебез полякча белгәнгә, якын арадан сүз ыргытышып алдык.
Кая юл тотасыз’’ диләр поляклар
Илебезгә кайтабыз. Ә сез кая? ди безнекеләр.
Без дә илебезгә кайтабыз, диләр поляклар
Сезнең илегез хәзер безнең якта, әйдәгез бергә! ди безнекеләр.
Ссбсрегсзне күрдек, рәхмәт Колыманы сезгә калдырдык, диләр поляклар. Шунын белән сүзебез озелә. Кузгалабыз.
Урта диңгезне кичен. Дарданелл бугазына җитәбез. Аннары Босфор. Корабыбыз Истанбул йортында ремонтка туктала Без мәчет манараларын күзәтәбез, колакка азан тавышлары ишетелә.
Иртә белән рота командирлары барлау үткәрделәр Кемнәрдер, калырга теләп, суга сикергәннәр, имеш Халык чуар. Берәүләр тизрәк кайтып җитеп, сугышның соңына эләгеп, үзен акламакчы Икенче берәүләр бар булган әйберләрен бүтәннәргә өләшкәннәр, чиста кырынып, ике кулын кесәсенә тыгып кына палубада йөренәләр. Болар инде эшафотка менәргә мораль яктан әзерләр. Минем шикелле ачыгавызлар, тыгын ни күрербез икән, дигән шикелле, билгссезлск- тән башларын кашып кайталар
Менә төрек боцманы безнең корабны Кара диңгезгә «этеп» кертә дә, үзенең кечкенә хәрби көймәсенә утырып кайтып китә. Үзебезнең күпме зарыгып көткән йозаклы чиккә керер алдыннан соңгы гапкыр артка борылып карыйбыз. Озакламый совет хәрбгг көймәсе каршы ала, кич белән кораб Одесса портына килеп туктый Икенче көнне иргә белән, ягыш, 1945 елның 30 мартында безне, оркестрның тантаналы маршы астында, исемлекне барлап, траптан төшерә башладылар Җиргә аяк баскан беребез ятып туфракны үбә, җылый иде Баксаң, безнең корабка бер Мисыр эте дә адашып эләккән булган икән Безнең белән бергә ул да җылый. Бөтен тәне калтырый, мөлдерәп караган да: «Нигә мине мондый да салкын илгә алып килдегез?!» дипме, әллә безне кызганын, әллә карган, богәр- ләнсп-бөгәрләнсп үкси иде ул. .
Одессаның ншгдггдер мәйданында бер депутат, трибунага менеп, шактый тәэсирле нотык сөйләде. Аның сүзләре озек-озек булып хәтердә калган.
« Кадерле туганнар!.. Сезне өйләрегездә көтәләр Тиздән сугыш бетә. Илгә эшче-нгепче куллары җитешми. Җимереклекләрне торгызып сез илне кабат аякка бастырырсыз Хуш кайттыгыз!!.»
Без аның сүзләрен чиксез куанып, авыз ачып тыңладык. Алкышларга күмдек Бер-беребезне кочакзкш, сөенечле елашып алдык Оркестр дәртле көйләр уйный менә ул безнең гугаи ил!
Бераздан кулдагы әйберләребезне машиналарга төяделәр, үзебезне җәяү генә алып барасылары икән Әлеге депутатның сеңдереп сөйләгәнен тынлап ашау кайгысы да онытылды Ул турыда кайгыртучы да юк иде. Хәер, илгә кайткач, нинди тамак кайгысы ди ул, тиздән өйләрегездә булачаксыз, дни депутат кистереп әйтте бит.
Карашы төшә башлагач кына кузгалдык. Әллә нипдн тимер капкалар аша үтеп, кирпечтән салынган калын стеналы казармаларга кертен урнаштырдылар безне. Тамак ач иде Кулдагы бәләкәй сумкаларда калган инглиз, американ шпикларын, шоколадларны, көнсерваларны бүлешеп атадык Иттә кайту шат-
дыгыннан күпләр тамактан язган иде. Соңгы вакытта чит илнен йомшак мендәр-ләрендә генә ягып бозылганбыз икән. такта сәндерәләрдә йокы алмын, сөйләшен ятарга гына жай калды.
Иртән юынырга дип тышка чыксак, ни күрәбез Йә Хода' Ихатабыз икешәр катлы тимер чыбык киртәләр белән уратып алынган лабаса' Вышкалардагы пулеметлы сакчылар да таныш Бу бит Гүя без таг ын фашистлар концлагеренда..
Ашханәгә алып барын әче кәбестә суы бирделәр Кап-кара ипиләре ләчтә кебек, кыссак суы чыга. Тамактан үтми генә бит каһәр төшкере' Калган ризыкларны үзебезне саклаучы яшь солдатларга бирдек Рәхмәт әйтеп ташландылар бичаракайлар, болариы да туйганчы ашатмыйлар икән бит
Махсус бүлектән килгән алтын погонлылар тагын күренә башлады. Сораштыралар, хәлгә кергән булалар. Барлык әйберләребезне дә гартын алдылар. «Сез хәзер сонет солдаты булдыгыз, кулыгызда аргык әйбер булырга тиеш түгел. .» днлрр. «Өйләребезгә алып кайтасы күчтәнәч бит ул, дигәч, сез үзегез күчтәнәч», дпЛәр
Италиядә, Мисырда безнең белән җитәкчелек иткән командирларыбыз берәм-берәм югала башлады. Кулларын артка куйдырып алып китәләр дә . берсе дә кире әйләнеп кайтмый
Нигә безне фашистлар кебек сак астында тотасыз? дип сорыйбыз.
Чит кешеләр кереп таламасын очен. диләр.
Ботен әйберләребезне алып бетердәгез бит инде, дибез.
Өстегездә яхшы киемнәр, кесәләрегездә бәлки кыйммәтле нәрсәләр дә бардыр Алтын-комеш.. диләр
Сакчылар да тупасланды Яныбызга килеп сөйләшмиләр. «Молчать1» дип кенә кычкыралар Шулай игеп, әкренлән сонет тәртипләренә күнегә барабыз.
Бер когшс безне стапсага илтеп, мал нагоннарына гоягг. көнчыгыш тарафка алып киттеләр. Беребезнең дә әйберләрен кайтарып бирмәделәр Чукынып китсен лә әйбере! Без бит туган илдә хәзер, кая a run барса rap да бер түгелмени, донья күреп калабыз ичмасам
АЛКИН ЛАГЕРЕ. Уфага житмәегән, Башкортстаннын бер стансасынла тон уртасында вагоннардан төшерделәр. Бетне зарыгып «көткән» лагерьда зур-зур землянкалар казылган иде Шуларга бүлеп чыктылар да Кулларны баш астына мендәр итеп салып нарларга тезелешеп яттык
Иртән йомрай шикелле чыгасын да гсмлянкалардан, чәнечкеле тимер чыбык киртәләргә, автоматлы сакчыларга шаккатып карап торасын Фашист лардан ойрәнгаинормс сон әллә9 1Ок. киресенчә, фашистлар егерменче елларда ук боль-шевиклардан өйрәнгәннәр лагерь корырга, ди бер акыллысы Әйе. тәртипләр монда катырак. Аерма шунда фанердан барабан ясатып, шуны каккан тавышка маршировать итеп, «Сталин гимпы»н ойрәгеп җәфалыйлар
Тора-бара анладык бу Алкин лагереннан бәхет теләр генә исән-аман котылачак икән Кон буена дыкынны чыгарган эшләтәләр, ашарга арпа болгат ы лган кәбестә суы Кичен богәрләнен ягуга, уятып, допроска алып китәләр Аннан иртән генә кайтып егыласын Сораулар гел бер юнәлешгә, аларта җавап бирә- бирә үҗәтләнә барасын
Ник кайттың?
Сине күрергә дип
Нишләп үлмәдек?
Мина үләргә иртә әле.
Кемнәрне беләсең, сатлыкҗан9
Кемне күргән булсам, барсын да белом'
Исемнәре"
Кәлимулла, Иван. Әхмәты. Федор. Сидор. Иидыр
Фамилияләре?!
Белмим Анда фамидиниең кирәге юк'
Сип аферист
Мин офицер түгел, мин простой солдат
Акчанны чыгар' Сәгатен, а ггынын нәрсәң бар'
Барысын да тартып алын бетердегез ич
Молчать'
Бет эзләгән кебек, ботен киемемне тагын бер кат капшап чыгалар Ә бер конне, аерым взводларга тезеп, остсбсздәгс инглиз киемнәрен салдырып алдылар да совет солдаты киемнәрен тараттылар. «БУ» (бывшие в употреблении) дип аталган иске, ямаулы бу киемнәр яшел буяуга манылган иде Чиркан: ыч нәрсәләрне оскә кигәч, яшел буявы тәнгә күчә.
Бухенвальдларыц бер кырыйда торсын, Алкнп лагерендагы изүгә, мәхшәргә түзә алмыйча акылдан язучылар булды, кемнәрдер асылындылар, кан тамырын кистеләр, вышкадагы пулеметка каршы барып, күкрәгенә пуля алдылар Ә минем яшисем килә, кайтып туганнарымны күрмичә үлү егетлекмени, мина бит әле нибарысы егерме дүрт яшь.
Сугыш без үс турындагы хәбәр лагерьга яшен тизлеге белән килеп җитте Комендант һәм аның яраннары тантаналы нотык сойләделәр Алар җиңү коне белән бер-береп котлашып, кочаклашып үбешкәндә безнең яңаклардай үкенечле яшь тәгәри иде фронтка барып олгәшә алмадык, акланмаган килеш, фашистлардан үч ала алмыйча, «сатлыкҗан» сыйфатында яшәргә язган микәнни безгә?..
Инде килеп сугыш беткәч, плис аякка бастыру очен миллионнарча арзанлы, хокуксыз эшче кочләр кирәк иде. Безнең кебек репатриантларга, суд мәрәкәләрс ясап тормыйча г ына, 5Х статья чәпәп, шахталарга күмер чабарг а, тайгаларга агач кисәргә, тимер юл салырга, нефть чыгарыр! а менәрлән-меңәрләп җибәрә башладылар. Шулай итеп, тугай йортка кайгу турындагы омеглар киселде. Сәләмә ос-башларыбыз да адәм күзенә күрсәтерлек гүгел. Анысына гына түзәр дә идең. Муса Җәлил әйтмешли, тик булса иде ирек.
Язмас иде бу каләмем.
Акка кара таммаса.
Таммас иде җиргә яшьләр. Тамдыручы булмаса.
Өметсез шайтан гына, диләр. Үрмәләп кенә булса да әткәм-әнкәм, туганнарым янына кайтып җигәсе дә, башны газиз туфракка куеп үләсе иде...
Әй энем, энем, Кайда мггнем Илем?!.
БАКУ Кочлс сак астында, кызыл вагоннарда Баку шәһәренә китерделәр. Французча «баку» «өлкән» дигән сүзне аңлата. Әлбәттә, очраклы рәвештә генә яңгырашлары тәңгәл килгән сүздер бу Апт ырагашган уйлануым гына Безне ротага асрый, Бакунин бер чигендәге поселокка кигереп ташладылар Икенче конне тезеп, санап, кемнең нинди honopia ггя икәнен белешен чыктылар. Боларны бигрәк тә балта осталары, слесарь кебек кул белгән адәмнәр кы зыксындыра икән. Мггнем кебек һөнәрсезләрне бурильщик иген билгеләделәр Шулай игеп, буровойда бер тәүлек эшлән, икс тәүлек ял итен алабыз. Ашарга галон бире гә, иг урынына балык, паспорт урынына белешмә. Бакудан ары беркая китәргә рох- сәт юк. Ун кош ә бер «кунакка» чакыр гып. тикшереп торалар
Франциядә бергә булган Норлат егеге белән бер сменада иплән йөрибез. Бер коиггс шыпырт кына килеп әйтә бу
Мин бер балалы хатынга вакытлыча өйләнергә булдым. Син баш кода булып барырсың, сүзгә осталы: ыц бар, җырлый да беләсең Хатыншаң самогоны шәл, ашау мулдан. Туй сыман нәрсә ясап алырбыз, ди.
Ярый, мгшәйтәм, рохсәг алырбыз да. Буйдак булсаң да. паспортын юк ич синең, ничек ышана ул хатын? дим.
Аңа паспорт түгел, бүтән нәрсә кирәк, ди бу.
Алда икс тәүлек ялыбыз бар иде, рохсәг алдык га электричка белән ки иск без Бузавны поселогына 1уйда кеше күп түгел, очәү генә идек Гонс буе ду килдек. Туй йокысы шәп була биг ул, икенче конне юш вакытларында хуҗабикә безне төрткәләп уята:
Торыгыз! Әнә сезнең кебек .гсир-солдагларны мылтык тогын җыйнап йөриләр, дип шом салды. Бер дә 41.111.111 китәсе килми биг Остәл тутырук ризык, самогон Бу ншьмәтис ничек инде гашлагг кгпәсск. «Кияү балакай» да елмаеп кына остәл янына килеп утырды Кул селтәдек тә тотындык. мпнегщай- тим, бераз төшереп алгач, дөньялыкның мәшәкатьләре оныгына бит ул Янә бер кичкә кунарга калдык Иртән баш юзәтеп, эшкә килсәк, безне «особист» арлы- бирле йорснеп көтеп юра иде. Тиз генә машинага утыртып алып та киттеләр.
Без туйлап утырган коннарда КГБнын ашыгыч мероприятиссс булып узган, бетнең кебек меңнәрне җыеп, егерме биш елга каторгага хөкем итеп, Карело-фин округына урман кисәргә озатканнар Түрәләребез дә боларны озата киткән Безнен икебезне генә аерым сак белән җибәреп мәшәкатьләнмәделәр, шушында эшләргә калдырдылар. Бәхетебезгә булгандыр, күрәсең, чөнки урман эшенә киткәннәрнең бик азы гына исән кайта алган.
Бәла аяк ашында, диләр. Минем баш очында булып чыкты Җнл-яшырлы бер көндә вышкада электр лампасы беркетеп азапланганда ток сугып, егылып төштем. Башым тишелеп, кабыргам сынган. Мине ашыгыч ярдәм машинасы белән алын киткәннәр, болыншада оч ай ятып чыгарга туры килде.
Аннан савыгып чыккач мине «сторож» итеп кундылар Монда акчасы бик аз төшә икән, гариза язып, трестның коммунал бүлегенә күчтем Кайчандыр әнкәйгә мичкә ягарга утын ваклаганда тына балта тоткалаганым бар иде, монда мине «балга остасы» иттеләр. Аннары маляр һөнәрләрне бер-бер артлы чикләвек урынына вата торам
Бервакыт мине бер ое га белән мич тозәтергә җибәрделәр. Тона буе мона кирпеч биреп, итмә ясап горам Шунысы кызык, оша мичне сүтте сүтүен дә ... тан атып килә, киредән җыя алмый гына бит. Ашханә миче бит бу, иртәнге ашка ике мең ярым ипче килеп керәчәк, анынчы ничек тә өлгерергә кирәк Ое га һаман азаплана, шунда мин түзмәдем, прорабтан «Рөхсәт итсәгез, үзем эшләп карар идем?» дин сорадым. Ул ым какты Сәгать ярым эчендә хәл иттем мичне, чөнки оста сүткәндә бнк игътибар белән карап торган идем Шуннан соң кемнең миче бозыла, ваграк түрәме, министр өенәме мине алын китәләр. Шулай төрле һөнәрләрне үзләштереп, эт тибенгесендә яшәп ятканда «белгечләрне армия хезмәтеннән бушатыр!а» дигән приказ чыкты Минем дә педагог икәнемне искә төшергәннәр. Ходайның рәхмәте 1947 ел иде бу Июль аенда канттан төштем Үзбәкстанга. Менә шатлык1 Әти-әнием исәннәр, 1924 елгы энем дә яраланып, сутыннан әллә кайчан әйләнеп кайткан. 1910 елда туган энем үссп-буйга җиткән, армиягә китәргә әзерләнә. Мине инде күптән тормыштан «сызган» булганнар. Исән икәнемне күргәч, шаккатып торалар
Мин тагын элеккеге эшләгән җиремә барып, үзбәк балаларына белем бирә башладым Миңа егерме җиде яшь Буйдаклыкның тәмен татып каласым килә, тоткынлыкта үткән елларыма үч итеп Ә мина тизрәк өйләнергә кушалар Биром дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләр бит Бик матур кызны дим ләп тә куйдылар үземә Озакка сузмыйча, туй ясап өйләнештек 1949 елнын 15 февралендә кызыбыз дөньяга килде. Atta PHIа исеме куштык
Инде шулай матур гына яшәп киттек дигәндә. 1949 елнын 10 маенда мине эштән чыгарып ташладылар. Әсирлектә булган «саткын»нарга тәрбия япе ярамый икән Минем кара күләгәм хатыныма да төште, аны да япеннән бушаттылар Икебезне дә беркая да ипкә алмыйлар Аптырагач, ачка үлмәс өчен, вакытлы ян алып шөгыльләнергә туры кил» иде. Хатыным өйдә тегү машинасы белән фуфайкалар тегә. гнуны базарга алын чыгыл сага, мин аида-саила тозү- кору эшләрен тапкан булам Безне һәр көнне «теге» йортка чакыртып сорау алалар Ачтан үлмәвебезгә аптырыйлар «Урлау хисабына яшисенме?!» дип, юк бәла такмакчылар 1951 елда малаебыз туды. Үт илем булмаганга күрә, малаема Ил дигән исем куштырдым
Кайчан килен алып китәрләр дип курку астында болай яшәп булмый тиге. гаиләм белән саубуллаштым да. кая барасымтгы үтем дә белмичә, берннндн документсыз китеп бардым Күрмәгән, ттмәтәи җирем калмады, тау араларындагы рудникларда да эшләдем
Хатынымны кон ара таш чакыртып, мине таптырып, гаҗиз иткәннәр гәмам Шулай итеп, мин үземне генә түгел, хатыным, базаларымны да бәхстссзлеккә дучар ит ICM Сабырлык бир син мина. Ходаем 1952 елның январь ае иде Бер таңда яшеренеп кенә ойгә кайтып төштем Таныш нербовщик аркылы язылып, шуннан Алмалык шәһәренә киттем Ташкент тан сиксән чакрым ераклыкта. Курамтнт тау тары эргәсендә төсле металлургия комбинатлары һәм шунда ук А тма тык шәһәре салына икән. Минем кебек документ сыг коллар мои да шактый иде, арзанлы яп өчен иң ку тае без булып чыктык Мине арматурщик иген ипкә алдылар Ярый, кул белә, эштән курык- мыйбыз Бераз хәл а нач. саман кирпечләр сутын үтемә куыш өлгерттем Бик шауламыйча i ына хатыным һәм балаларымны да китерттем Гөж килеп яши башладык
1953 елда «атабыз боек Сталин» үлде. Наркайда кайгы митинглары, ә безнең кебекләр эчтән генә аңлап, шатланышып күз кысыша. Хәлләр үзгәрәчәк болай булса!..
Чынлап та шулай булды: хәрби комиссариатка чакыртып, безгә хәрби билет, паспорт, хәтта «За победу!» медале дә бирделәр. Паспортка әсирлектә булган, яралы түгел, дигән сүзләр язылган язылуын да Хәер, анысы вак мәсьәлә Шатланып, кәҗәгә кыңгырау таккан шикелле, медальне тагып, гаиләм янына тупылдап кайтып кердем агай..
Өем бар хәзер, бакчам бар, тавык-кәҗә асрыйбыз, батырып эшләп йөрим, миннән бәхетле кем бар дөньяда! Нәрсә ди әле казахлар? «Казах халкы җәйлә- үдән-җәйләүгә кымыз эчеп, ит ашап йоргән халык, җир остендәге эшне татарлар гына бетереп йоргән», диләрме? Ә урыс нәрсә ди? «Лопата, кирка и лом, вот тебе татарский диплом!» диме? Ярый, колсеннәр, сабыр итеп эшләсәң, бер рәхәтен барыбер күрәсең аның...
Кичләрен эштән бушаган арада эч пошмас өчен мин Германиядә «артист» булып йөргән чакларны искә тошерәм, кайбер шигырь-җырларны язып Казанга, Язучылар союзына юллый торам. Аннан да миңа хатлар килә башлады Гази ага Кашшаф, хат белән генә чикләнеп калмыйча, Алмалыкка ике мәртәбә үзе килде Тоннәр-коннәр буе мине сөйләтеп, Муса Җәлил хакындагы хикәятләремне язып алып китте.
Бераздан минем исемне дә кертеп газета-журналларга яза башладылар. Кор-респондентлар килә, фотоларга төшерәләр, Мусаны күргән, аның янәшәсендә булган дип, экспонат итеп, мине телевизорлардан күрсәтәләр. Хатыным Халидә каршында да дәрәҗәм үсеп китте:
Син саткын түгел, патрит икәнсең, ди. «Патриот» сүзен шулай кыскартып әйтә...
КАЗАН. Муса Җәлилнең үтерелүенә 15 ел тулганда (1959 елның августы) миңа Казаннан, Язучылар союзыннан чакыру кәгазе килде Ниһаять, үз гомеремдә беренче тапкыр Казашш! күрү бәхетенә ирешәм икән Ял алдым да тизрәк аэропортка юнәлдем. Җәлилчеләр турында белгәнемне сойләргә дип самолетта юл буе хатирәләргә бирелдем.
Самолет башта Куйбышсвка төште. Аэропорт кунакханәсеннән мин рейс номерын әйтеп, Казанга хәбәр җибәрдем. Икенче коннс генә Казанга очтык. /Хэропортта мине Гази ага Кашшаф бер торкем иптәшләре белән каршы алды. Язучылар союзының «Победа» машинасында шәһәргә кереп киттек.
Без сине тәгаенләп чакырмаган идек, фәкать әзерләнә торырга гына кушкан идек Ярый, килеп төшүең әйбәт булган, диде Гази ага.
Соң... Язуны кулга алгач . күзгә ак-кара күренмәде. Тизрәк юлга чыктым... дип мыгырдандым мин.
«Казан» кунакханәсендә ял итеп алганнан соң, икенче копне Гази ага мине үзләренә кунакка алды Фатиры иске бер йортның аскы катында иде Хатыны, улы ачык чырай белән каршы алдылар Гази аганың хатыны да Мусаны бик белеп, кызыксынып сорашты
Чәйләп алгач, Гази ага мине үз бүлмәсенә алып керде һәм нәрсәдер язарга утырды. Мин бүлмәне күздәй кичердем. Стена буенда китаплар күп, бер иске тимер карават та язу өстәленнән башка мебель күренми Бу бүлмә студентларның утызынчы еллардагы тулай торак бүлмәсенә охшаган иде
Казанда Муса турында торлс урыннарда чыгыш ясарга туры килер, ниләр сойләмәкчс буласың? дип сорады Гази ага.
Күргән-белгәннәремне сойләрмсн инде, дидем
Алай да Менә сиңа киңәш йөзеннән, чама белән шгләр сойләргә икәнен яздым, шуңа карабрак сойләргә тырыш, рамкадан чыкма! дип кисәтте Гази ага.
Казанда очрашулар күп булды Мин кәгазьгә карап сөйләгәндә, гәҗигтән укыган кебек, уңайсызлык тоям. Ачыктан-ачык сойләр идем, Муса белән бергә үтерелгәннәр iурында да әйтергә иде халкыма.. Ләкин ул хакта’ кәгазьгә язылмаган Монда бары тик Муса гына «один в поле воин» Халык минем «чамалы кәгазьдән» карап сөйләвемне чын күңелдән тыңламыйдыр шикелле иде.
Партия мәктәбендәге чыгышымнан соң залдан берәү торып
Илгә кайткач, «шәхес культы» чорындагы язмышыгыз ничек булды? дип сорау бирмәсенме! Кәгазьдә мона жавал юк иде, мин аптырап, Гази агага карадым Ул елмаеп: «Әйт дөресен», дип пышылдады
Репрессиягә эләктем...
«Бик яхшы әйттек...» дип Гази ага соңыннан кулымны кысты. Шул очрашуда мин, ниһаять, беренче тапкыр үз сүземне әйттем.
Татар язучылары мине, якын итеп, Аккош күлендәге дачаларына алып киттеләр Кон магур иде. Уртада түгәрәк гөмбәз түбәле беседка. Әдипләр мине терсп алып, Муса Җәлил турында сораштылар. Гази ага
Син, Гарәф иптәш, бар белгәнеңне яшермичә сөйлә, монда чит кеше юк, диде. Әлбәттә, мин «рамкадан» чыгып сөйләдем, әмма барыбер чаманы югалтмадым, язучы халкы да бертөрле генә түгелдер, араларында «тегеннән» кем дә булса бардыр, дип уйладым.
Шул көнне Афзал Шамов мине, бер төркем язучылар белән бергә, үз өенә кунакка чакырды. Апып хатыны, икс кызы бик хөрмәт белән безне татар ашлары белән сыйладылар Ашап-эчкәннәи сок, чәй алдыннан тәмәке төтәтергә дни болдырга чыктык Шунда берәвесс күршедән килеп
Афзал абый, кайчан получка була9 дип сораша
Иртәгәләргә булыр, диде Афзал ага. Язучыларның акча турында сөйләшүе мина мәзәк тоелды, болар да безнен кебек хәерчеләр, ахрысы, дип уйлап куйдым эчемнән.
Шулчак ерак түгел генә дача жирендә кулы лайга баткан, ап-ак түгәрәк йөзле, зур күзле бер ханым тураеп басты да: «Ник кайтмыйсың, Сибгат?!» дип, Сибгат Хәкимгә эндәште Кемдер минем колакка. «Сибгат хатыны » дип пышылдады. Их, минәйтәм, эчемнән генә, Снбгатнсн акчасы мул булса, мондый матур хатынын балчыкка батырып эшләтмәс иде... Ул чорда язучылар дачасында бик каты тозелеш бара иде шул.
Казанны икләп-буйлагач, без Арчага киттек. «Нобеда»да Сибгат Хәким. Гази Кашшаф, тел остасы Фәйзи Йөсыпов һәм мин. Арттагы икенче машинада артистлар.
Арчада укытучыларның август конференциясе барган вакытлар иде. /Хлар Каршында чыгыш ясарга туры килде. Тәнәфестә Фәйзи Йосыпөв белән басып торабыз шулай, берәү яныбызг а килде дә кинәт
Аягыгызга ничәлсис киясез?! дин сорау бирде Мин сискәнеп киттем «Монда сүзне генә түгел, аякны да үлчиләр, ахры » «Кырык икеле» дигән җавабымны алып ки ген барды да теге, бераздан әйләнеп килен, кулыма чгггүлс кәвеш тоттырды. Бүләк бирмәкче икән, бахыр, сон аны йомшаграк итеп сораса ни булган, бигрәк кистереп куйды бит...
Аннан соң Чүпрәле районына, бер миллионер колхозга баруыбыз хәтердә калган. Тош вакыты иде Кырда хатын-кызлар сугылган борчак чүмәләсе тирәли тезелешеп ягалар. Без килгәнне күргәч гә урыннарыннан кузгалмадылар, «ни пычагыма йориләр инде болар», дигәндәй, күз кырыс белән генә безне күзәтеп яталар.
Колхозның председателе элеккеге укытучы икән, яшь егег ндс, безгә өчәр метр биеклектә үскән кукуруз басуын күрсәтеп йөрде Бер ара ла мин янәшәмдәге колхозчыдай
Колхозыгыз миллионер булгач, барыгыз да миллионердыр инде9 дгш колагына иелебрәк сорадым
Персидәтсл белән бухалтир миллионер, калганнар чабата ямый, диде <>у. , .
Колхозның мактанычы булган кукуруг кырларын каран кайткач, авыл үзәгендә бер карчык килеп.
Түбәдән яктыр үтә, үземнең ябарга көчем жигмп, ирем дә, малаем да сугышта үлеп калдылар Тиздән көз житә. беркем ярдәм итми, /иш Сибгат Хәкимгә мөрәҗәгать иг гс.
Рәисегез карамыймыни? диде Сибгат Хәким.
Аның сөйләшергә дә вакыты юк шул. диде әби Ул арада председатель яныбызга килен «Барысын да эшләтербез'» дигән булып, әбинең иңеннән кагып озатты.
Концерттан сон. авылның кунакханәсендә чәйләп алдык Председатель бот арасына кыстырып шешәләрне җәлт кенә ача да, стаканнарга койгач, шешәне аяк аегына куя ндс Бусы мина мәзәк тоелды.
Икенче көнне мин Ташкентка очтым Шуннан бирле Муса Җәлил юбилейларына мине чакырып торалар, китапларга исемемне кертә башладылар
1954 елда туган кызыма Хәлфия дип леем кушкан идем. Хәзер инде балаларым үстеләр, икесе инженер, берсе экономист, оныкларым очәү, барысы да янымда Әйтегезме, миннән бәхетле кем бар тагын бу дөньяда! Чү, күз тидерә күрмә бүгенгедә... Әйе, донья куласа, әйләнә дә бер баса, дип юкка гына әйтмәгән икән борынгылар.
1975 елда мине Ташкентның хәрби комиссариатына чакырттылар. Сугышта катнашканлыкка бирелгән ганыкламәнс дә, медальләремне дә китереп тапшырырга куштылар. Мин «үзем теләп әсир төшкән, больгПевикларга каршы көрәшкән» икәнмен 58 статья яңадан «телгә» килде, мин яңадан «сатлыкҗан»га әйләндем Минем очен тагын кара көннәр башланды. Язучы-корреспондентлар тирәмдә күренми башлады, якын дусларым да суынды. Элек хөрмәт белән караган күпләр кырын карый башлады Мин аларга үпкәләмим, һәркем үз тереклеген карый, һәркемгә үз күләгәсе кадерле, шундый тәрбия бирелгән җәмгыятьтә яшибез.
1989 елның 29 июненә кадәр, тулысыңча акланганчы, мин тагын хокуксыз яшәдем. Ходай сабырлык бирсә бирә икән кешегә
Сындырып сыный донья Үз гомеремдә күпме лагерьлар күрмәдем, адәми затлар тарафыннан күпме иәхпшлекләр татымадым. Кеше дигән зат җиргә сөяр-соелср очен, иген үстереп, киләчәккә варис-балалар калдыру очен яратылган. Әмма төрле сәясәтләр уйлап чыгарып, гиг башында торучы бер төркем бәндәләр халыкларны изү-сытуның яңа төрләрен уйлап чыгара, буйсындыра торалар Димәк, аерым кешенең кочссзлсге белән халык кочссзлсге бердәй дәрәҗәдә. Ул үз өстеннән һәртөрле экспериментлар ясауны туктата алмаячак Безнең ик зур хатабыз ил ияренә менгән очраклы юлбасарларны Аллага тиңләп, сукырларча табыну булды Хак Тәгалә моны кичермәс, ашап җәмгыятькә иңдергән җәзасы бу гасырга гына сыя алмас әле.
Иң хәтәре, мең ел буена җир йөзендә миллиардлаган кешеләрнең әхлак чисталыгын, пакьлеген, әдәплелеген, ап-белсмсн саклап һәм үстереп килгән дине-безне бер төркем явыз хакимият ияләре рәхәт яшәсен очен уйлап чыгарылган идеологиягә алмаштырдык, һәм «канлы мәхшәригә кушылып киттек
Әмма шунысы хак пртәме-сокмы, рухи чистарыну юлына чыгарга тиешбез. Изгелек канатын сындырганбыз икән, аны тозәтә-саныктыра да белик Шунсыз без кеше дигән атыбызны җуячакбыз. .