Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

һаман әле хыялында гизәсеңме?
Җаның инде таштай каткан, сизәсеңме?
Язың үтте, җәең җитте, беләсеңме?
Ә син әле көләсеңме?! Көләсеңме?
Мәңге язда үтәр минем еллар, дидең. Көзең җитте — елар идең, елар идең. Яңгырларың тутыктыра җан келәсен һаман әле көләсеңме? Көләсеңме...
Ап-ак бәстә инде дөньяң—күрәсеңме?
Кышыңа да көлә-көлә керәсеңме? Беләсеңме җаннан карлар көрәсеңне? Өмет сула—сулышыңны өрәсеңме?
Гомер буе сине көттем беләсеңме? Әллә һаман көләсеңме? Киләсеңме...
... Елар әле, дидегезме, Үксеп-үксеп, үкенеп — Белдегезме, сиздегезме, Көттегезме бу көнне?!
Инде көтәсездер, ахыры. Мескен башын игәнне.
«Җүләр булдым. Гөнаһларым Ярлыкагыз»,— дигәнне.
ЛӘЙСӘН—яшь шагыйрә. Шигырьләре көндәлек

Үксегг-үксеп елауларым Ү кенүдән түгел лә Ачы яшем җүләрлекне Юксынудан түгелә.
Аңгырайдым яңа гына Яңа гына Язмыш сукты яңгыратып яңагыма. Яңгырлардай шыбырдады күз яшьләрем. Өлешемнән көмеш көтеп күп яшәдем. «Күп сорама аз алырсың», диде аллам. Ярар, ярар Синнән башка яши алам
Күңелләрем йодрыкланды. Күкне каргап. Басып торам балбал сыман алга карап
Учлап-учлап, ашыкмыйча, уйчан гына Яңгыр сибә тамчыларын учагыма. Утырам мин җиде юлның бер чатында. Җиде г өннең, җитмеш уйның кочагында.
Бер җилкәмнән җиде җилнең кулы какты. Басып торам җиде илнең җиде ягы.
Бер узгынчы мин дөньяда кемдер атыМ? Җитмеш күзгә, җитмеш җанга барып бактым
Җиде йозак күңелләрдә, җитмеш тозак Дәрвиш сыман йөрим Җирдә, бер ялгызак Җиде юлда адашканмын, кай чырак?
Җидегән йолдыз күкгә дә соң. Йолдыз ерак
Көзге этюд
Тагын килдем, кайткан сыман үз ягыма, Алтын моңнар, кызгылг-сары сагыш иле Мин ят түгел монда әнә. аягыма Килеп ятты, чиный-чиный сукбай җилең.
Синең балаң, җанда саклыйм сагышыңны Язмышымның җиле тисә әз генә дә. Синең соңгы сары ертык яфрагыңдай Бәргәләнәм, теткәләнәм. өзгәләнәм.
Елыйм әле. яңгырларга бер иш булып. Бушанганчы, ышанганчы бушлыгыма Шундый рәхәт елый синең яңгырларын. Дөнья елый әкрен генә, кушылып кына
Исергәнче сулап калыйм салкыныңны. Озак тормам, тора алмам кунак булып. Кошлар киткән якка таба, алгысынып. Томырылып-томырылып китте болыт.
Торсын шулай агачларың мине көтеп. Алып китәм күңелемдә сары көзне. Озатырга чыккан юеш сукбай җилең Саклап калды яңгырлардан минем эзне.
Шигырь-шыгыр
Шыгыр-шыгыр— ачык ишек. Шыбыр-шыбыр— түбә тишек.
Яраларда ярсый җилләр. Яңгыр елый: җүләр, җүләр...
Җилләр түгел, җеннәр түгел — Яши монда ялгыз күңел.
Шыгыр-шыгыр ватык йозак... Шыгыр-шыгыр — вакыт тозак.
Шыгыр-шыгыр — ишек ачык...
Тик шигырьдән булмый качып.
Шунда...
...Таң көтә-көтә кич җиткәннәрем.
Ашыгып барып
кичеккәннәрем...
Булган икән бит
югалтканнарым —
Шунда икән бит бар тапканнарым.
Тормыш ярып барам. Язмыш ертып — Йолдызыма таба ашыгам Офыкларсыз дала булып, әнә Җәелгән биг гомер Каршыга.
Мизгел булып өзелеп төште сары яфрак Гомеремнең сары көзе житкән икән. Усал җилләр йөрәгемне үтә тырнап. * Бәхет кошы киткән икән, читкә киткән
Мизгел кебек тынып кына тамды тамчы - Күрмәгәнмен, болыт сарган тормыш күген. Кояшымның соңгы нуры, ашыкмачы!
Яңгыр булып елый икән күңел бүген.
..Мизгелләрдәй җемелдәшеп карлар ява. Юлларыма ап-ак бәхет салган икән.
Күктән иңгән шатлык ала күзнең явын Сабыр кошым китмәгән шул, калган икән