Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Казан белән серләшү
Төнге Казан зеңли, чыңлый, сыкрый Казан. Кемдер кемнедер чакыра сыман төштә. Гаҗиз тавыш. Газиз Казан. Ниләр язган?! Йоклый кеше. Тик адашкан аваз күктә.
Юрган төсле җир өстендә шәмәхә күк. Сакта торган сакчы кебек ай, йолдызлар. Яши өмет: кеше торыр иртән иртүк, Җәйрар, агар дулкынланып шат авазлар.
Килер дуслар, дусларының хәлен белер, Нур сибәрләр урамнарга тәрәзәләр... Гел шатлыкта кичсен иде безнең гомер!.. Тик әҗәлләр аша киләдер әзәлләр...
И. Казаным! Әгәр миңа бәла орса.— Кем белә бит тәкъдиренә ниләр язган?! — Зиндан эчен нурга күмеп иман кунсын, Ислам нурың булып синең. Бөек Казан!
Таңгы Казан зеңли, чыңлый — сыкрый Казан. Кемдер сәлам юллый сыман илаһ күккә. Газиз тавыш. Газиз Казан. Ниләр язган?! Ниләр бүләк итәр безгә яңа иртә?!

Тимер йөрәк булса иде.
Безне алга куса иде
Юллар буйлап, еллар буйлап...
Тимер йөрәк булса иде'
Үтәр идек җилләр аша, Үтәр идек җирләр аша Агар иде безнең тормыш. Ап-ак сөтле елга булмыш!
Тимер йөрәк булса иде!
Уй-фи керне куса иде...
Алга-алга. туктамыйча.
Бер мизгелгә йокламыйча!
Без башкарган эш — тау кадәр. Безнең җиңеш! Күрсәң әгәр! Тимер йөрәк булса иде!
Тимерне дә тормыш изде
1993.
Көз коя алтыннан мул итеп урманга.
Бар җирне төрә ул шул алтын юрганга
Нигә соң. нигә соң юк аның җылысы?!
Йөрәгем җылысын ничек соң дөньяга юллыйсы?!
Хак икән, хак икән: җир өши, йөрәкләр суынса. Кояш та елмая, кешеләр яшәү дип куанса.
Сагыну-сагышлар кимесә, җир йөзе гөлләнә.
Хәрәкәг тизләнә, җир исә ятерәк әйләнә.
Йә, нигә кешеләр шуларны аңламый?!
Көз инде Күк елый. Кешеләр нигәдер еламый
1992.
Кан
Мәскәүдәгс вәхшилекләрдән соң.
Асфальтта ут-балан..
Юк!
Тамчы-тамчы кан!
Әрнегән кемнең җан?!
Нинди рух тәненнән вакытсыз аерылган?!
Асфальтта тамчы кан...
Тамчылап, тамчылап түгелгәнме заман?!
Тамчылап, тамчылап югалганмы иман?!
Асфальтта кызыл кан...
Бу илдә «утлы су» һәм шайтан хөкеме.
Күзләрдән моң качкан —
сәрхүшлык төтене.
Рух авыру, иманны бастырыклый авыр хач: Йә арын яшәүдән, йә илдән чыгып кач!!! Асфальтта кыйммәт кан...
һай. күп тә тамчылар!..
Ничә яшь пакь йөрәк хаинчә чәнчелгән!
Өметләр шартлаган, күкләргә очканнар. Шайтаннар туй итә!
Мәләкдәр качканнар!..
Асфальтта изге кан...
Гөнаһлар юыла...
Шайтаннар бер заман тәмугка убыла!
Кан аша - ут аша оча рух, китә җан... Асфальтта мөкатдәс, бәһасез кыйммәт кан!
1993.
Татар — һәйкәл
Бөтен татар иле
Хаҗи Тарханнан алып. Обь ярларындагы Меңгазыйга тикле кабер!!!
Буҗактан Татар Бугазына кадәр — кабер!!!
Әйтерсең лә бирелә та гар сөякләре тота бөтен җирне... Татар биргән исемне йөрткән урыс авыллары, чиркәүләре белән, татар сөякләре өстендә!!!
Әйтерсең лә Яратучы каберләргә күкне күпсенә.
Туна буйларында. Идел. Җаек. Ука.
Ерак Себердәге Зөя ярларында Төннәрен, кабер ташларыннан корылган диварларны аерып. Без оныткан мәетләр якты дөньяга, рухларын эзләп,
чыга.
Алар Хачлардан торган читәннәрне кичә алмый иза чигә.
Рух — җан бер якта, тән икенчедә...
Әгәр иртән үләннәрдә, чәчәкләрдә көмеш чык күрсәгез, алданмагыз! Бу -чык гүгел. үлгәннәрнең кайнар күз яшьләре...
Дүрт йөз елдан артык Казан шәһит киткәннәргә һәйкәл!
Исән калган әби-бабалар —һәйкәл.
Без —һәйкәл.
Балаларыбыз — һәйкәл! һәй. син, мескен, хәтере урланган татар баласы! Каян гына табыйм чарасын.
Ничек кенә уятыйм син былбыл баласын?!
Үзең дә, нигә икәнлеген белмичә, җыр ишетсәң моңланасың, һушыңнан язасың...
Беләсеңме соң изге Ибраһим каласын?/
Ак Тураны?!
Тотма Ныгырны?!
Таш Кирмәнне?!
Бал Тавын?!
Бел һәм яшен булып камчыла күкне, гөлт кабын!
Күңелләрдән юасы иде яла карасын
Килмешәкләр аегында калган тарихны ничек йолып аласы'.’!
Башкаларга нигез булган безнең тарих!
Ә без татарлар — татарларга һәйкәл!!!
1993.
ЮЛЧЫ җыры
Сер гулы тормышның юллары.
Күңелнең түрендә башыгыз Хисемнең давыллы уйлары Ташкайдай киң җәйрәп, ташыгыз.
Ташландым хыялга диңгезгә.
Упкыннар әзер юк итәргә.
Яшьлеккә кайтам мин нигезгә Тырышам ничек тә җитәргә!
Юлдашлар минем чын дусларым Чәчелеп калдылар елларда Бар микән ашасы ашларым Ямь-яшел бакчалы гөл-ярда?!
Аллага тапшырдым үземне: Тәкъдирдә ни язган шул булыр?
Сабырны бир. ходам, түземне.. Дәһшәткә юлларым ыргылыр!
1994.