Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


ТЕЛ
ЯЗМЫШЫ—
ҮЗӘКТӘ
18—21 июль
көннәрендә
Казанда Татарстан Югары Советының XXI
сессиясе эшләде. Анда дәүләткүләм байтак мөһим
мәсьәләләр каралды. «Татарстан Республикасы
халыкларының телләре турында»гы Законны
гамәлгә ашыру буенча Дәүләт программасын
тикшерү мәсьәләсе исә үзәктә булды.
Әлеге мәсьәлә буенча төп докладны Та-
тарстан Республикасы Премьер-министры
урынбасары И. Хәйруллин ясады, өстәмә доклад
белән Югары Советның даими комиссиясе рәисе,
язучы Р Вәлиев чыкты Фикер алышулар
барышында депутатлардан А. Зыятлинов, Ф.
Сафиуллин, А. Ефремов һәм башкалар татар телен
чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү
буенча эшлекле тәкъдимнәр керттеләр.
Сессия, депутатларның тәкъдимнәрен
тикшергәннән соң, Татарстанда телләрне
үстерүнең Дәүләт программасын нигездә кабул
итте. Программада Татар милли университетын
ачу да каралган.
ИДЕЛГӘ УРАЛ ЯКЫНАЯ
4 5 июль көннәрендә Свердловск өлкәсе
Думасы Рәисе, Урал төбәге өлкәләре һәм
республикаларының үзара икътисади элемтәләр
ассоциациясе Президенты Э. Россель
җитәкчелегендәге делегация Казанда булды.
Визит барышында Татарстан Республикасы
Президенты М. Шаймиев, Югары Совет Рәисе Ф.
Мөхәммәтшин, Татарстан вице-президенты В.
Лихачев, республикабыз хөкүмәте һәм Югары
Совет Президиумы әгъзалары белән очрашулар
һәм рәсми сөйләшүләр уздырылды, һәр ике якны
да кызыксындырган күп мәсьәләләр буенча фикер
алышулар булды. Урал төбәге һәм Татарстан
арасындагы багланышларны җайга салу турында
уртак фикергә киленде.
КЫРЫМ — ТАТАРСТАН
КИЛЕШҮЛӘРЕ
4—6 июльдә Премьер-министр М. Сабиров
җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы
хөкүмәт делегациясе дуслык визиты белән Кырым
Республикасында булды. Биредә Татарстан һәм
Кырым Республикалары арасында сәүдә-
икътисади һәм техник хезмәттәшлек, һава
транспорты, банк эше һәм финанс-кредит
мөнәсәбәтләре өлкәсендә хезмәттәшлек
турындагы килешүләргә кул куелды.
Севастопольдә Татарстанның Кырымдагы сәүдә-
икътисад вәкиллеге ачылды.
ПРЕЗИДЕНТЛАРГА —
КОЛ ГАЛИ БҮЛӘГЕ
Узган ел «Мирас» фонды тарафыннан татар
халкының Кол Гали исемендәге халыкара
премиясе булдырылган иде. Әлеге премия
комитеты җитәкчесе итеп Татарстан
Җөмһүриятенең Аксакаллар Шурасы Рәисе
Рәфикъ ага Хәмидулла билгеләнде.
Татар халкының күп гасырлык тарихи-
мәдәни мирасын барлау, кайтару һәм про-
пагандалау өлкәсендәге казанышлары өчен, 1994
елда Кол Гали премиясен Татарстан Президенты
Минтимер Шаймиевка, Татарстан Фәннәр
Академиясе Президенты, язу- чы-академик
Мансур Хәсәновка, «Дегере Энтсрпрайзес групп
А Ш.» фирмасы Президенты Эртерек Дегсргә
бирү турында карар чыгарылды.
«ТАТАР ИНФОРМ»НЫ
ДӨНЬЯ БЕЛӘ
Мәгълүм булганча. Татарстан Президенты М.
Шәймисвның 1993 елгы 27 март Указы нигезендә,
«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы
оештырылган иде. Әлеге агентлык (генераль
директоры — Гомәр Богдалов)
Җөмһүриятебезнең, Россия Федерациясенең. БДБ
илләренең һәм чит ил дәүләтләренең массакүләм
информация чараларында Татарстанның сәяси,
икътисади, иҗтимагый, мәдәни тормышын
чынбарлыктагыча яктыртуны үзенә төп максат
итеп куйды Хәзер аның Мә- скәү. Санкт-
Петербург. Ташкент. Улан- Удэ, Төмән, Саратов
шәһәрләрендә үз хәбәрчелек пунктлары бар.
Төркиядә исә «Татар-Информ»ның үз хәбәрчесе
— Жанна һидиятудлина эшли.
Агентлык үз эшчәнлеген көннән-көн киңрәк
җәелдерә: «Татар иле». «Татарские края»
газеталарын чыгара, инглиз телендә «Татар
яңалыклары» газетасын нәшер итеп, аны барлык
илләрнең илчелекләренә җибәреп тора...
1 июльдә «Татар-Информ» агентлыгын
тәкъдим итү кичәсе (презентация) булды. Анда
Татарстан Югары Советы Рәисенең беренче
урынбасары 3. Вәлиева, Премьер- министр
урынбасары И. Хәйруллин, республикада һәм
татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә чыгучы
газеталарның баш мөхәррирләре, район
хакимияте башлыклары урынбасарлары
катнашып, тәбрикләү сүзләре белән чыктылар,
агентлык хезмәткәрләренә хак сүзне дөнья
халыкларына җиткерүдә нәтиҗәле эшчәнлек телә-
деләр.
ТАТАРСТАН
ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ
Татарстан язучыларынын июнь башында
булып үткән XII корылтаенда Язучылар берлегенә
структур үзгәрешләр кертү турында Декларация
кабул ителгән иде Шул уңайдан. Язучылар
берлеге идарәсенең 30 июньдә узган утырышында
оештыру мәсьәләләре каралды Анда моңарчы
эшләп килгән иҗат секцияләре урынына 4
остаханә төзелде. Поэзия, проза һәм драматургия,
балалар әдәбияты, рус одәбиягы остаханә- ләре
җитәкчеләре итеп танылган язучыла- рыбыздан
Илдар Юзссв. Гариф Ахунов. Шәүкәт Галиев.
Владимир Корчагин сайланды
Идарә утырышы язучыларның Аксакаллар
Шурасы җитәкчесе итеп Татарстанның халык
язучысы. «Казан утлары» журналының
редколлегия әгъзасы Аяз Гыйләҗевны. яшь
язучыларны берлеккә кабул итү Коллегиясе рәисе
игеп «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш
мөхәррире, шагыйрь Ренат Харисны билгеләде
«Казан утлары». «Салават күпере» журнал
чарының баш мөхәррирләре игеп яңадай Равил
Фәйзуллин һәм Зиннур Хөснияр расланды
Утырышта шулай ук нәшрият эшләре һәм
китап тарату, ижа! яшьләре белән эшләү,
мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту,
әдәби мирас, мәдәни багланышлар. юбилей-
бәйрәмнәр үткәрү, ветеран язучылар һәм аларның
гаиләләре iурында кайгырту, көнкүреш
мәсьәләләре һәм башка юнәлешләр буенча аерым
әдипләргә җаваплы вазифалар йөкләнде.
19 июльдә Татарстан Язучылар берлеге
урнашкан бинада (Комлев урамы. 14 йорт) проза
һәм драматургия осгахаиәсенсң беренче утырышы
булып үтте Аны. кыскача кереш сүз белән,
остаханә җитәкчесе Гариф Ахунов ачты
Утырышта остаханә эшчән- лсгснә җитәкчелек
итү өчен 5 кешедән торган Шура (Г Ахунов. Р
Мингалим. Ә Баян. М Хуҗин. Р Низамиев)
сайланды, якын киләчәктә башкарылырга тиешле
мөһим эшләр барланды
Татарстан язучыларынын Г Тукай исемендәге
клубында «Төрки дөньяда милли аңның үсеш
проблемалары» дигән темага гыйльми-практик
конференция булып үтте. Аның эшчөнлегендө
Терек дөньясын өйрәнү фонды директоры.
Истанбул университеты профессоры Туран Язган,
галимнәрдән Хөсәен һадиүзәл. Шабан Караташ
кебек чит нл кунаклары белән бс|» •>. Татарстан
Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиен.
Татарстанның халык язучылары Ә Еники. М
Мәһдиен, академик М Зокисв. Гат аретан Фәннәр
Академиясенең гамәли әгъзасы А. Әх.мәдуллин.
филология фәннәре кандидаты. шагыйрь Н.
Хнсамов һ б катнаштылар
М. СОЛТАНГАЛИЕВ
ЯШӘГӘН ТӨБӘКТӘ
15 16 июльдә Башкортстаннын Кырмыскалы
районы үзәгендә халкыбызның атаклы улы
Мирсәет Со.ттангалиевнен бәйрәмен тууына 102
ел тулу көнен билгеләп үттеләр. Кырмыскалының
үзәк урамы. ••Социалистическая» исемен
үзгәртеп. Со.тган- галиев урамы, дип йөртелә
башлады М Солтангалиев туып-үскән йортка
мемориаль такта куелды Киләчәктә исә Кырмы-
скалыда Солтангалиев музеен булдырырга
җыеналар
Әлеге тантаналы чараларда Татарстан
Язучылар берлеге рәисе. М Солтангалиев
турындагы «Сират күпере - романы авторы Ринат
Мөхәммәдиев. Кырмыскалы районының
хакимият башлыгы Юрнй Садыйков. «Кызыл тан»
газетасының баш мөхәррире Расих Ханнанов.
Башкортстаннын татар иҗтимагый үзәге рәисе
Кәрим Яушен. М Солтангалнсвнең туганнары һәм
якташлары катнашты
УКМАСКА УКМАСЫЙ КАЙТТЫ
Җөмһүриятебезнең Балык Бистәсе райо-
нындагы Укмас авылында быелгы Сабантуй
бәйрәме бик эчтәлекле һәм истәлекле булып узды
Нәкъ шул көнне бу авылда үз чорының алдынгы
мәгърифәтчесе, шагыйрь Миргазиз Укмасый
(Зөбиров) туган йортка (хәзер анда кибет
урнашкан) мемориаль такта куелды Шагыйрьнең
110 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән бу тантанада
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р
Мөхәммәдиев. Татарстан халык язучысы М
Моһлисв. шагыйрь М Шиһапов. танылган
галимнәр Н Юзнев. 3. Ромисв һәм район
хакимияте башлыгы X Газизов катнашты.
Тантанадан сон табигатьнең матур урынында
1UHI ьри Сабантуй дәвам итте Мәйданда М
Укмасыйнын шигырьләре, жыр- музыка
яңгырады.
БАШКОРТ АРТИСТЛАРЫ КАЗАНДА
Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия
драма театры сәхнәсендә бер ай дәвамында М
Гафури исемендәге башкорт академия драма
театрының гастрольләре гөрләп барды Теапэның
танылган артистлары Нурия Ирсаева белән Филан
Гафаровка. Та гарстан Президенты ||н>рманы
белән. «Татарстанның халык артисты» дигән
мактаулы исем бирелде Ә театрның баш
режиссеры Рәфкат Исрафилов. татар
драматургиясен пропагандалаганы һәм бу
өлкәдәге уңышлары өчен. «Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мәртәбәле
и семгә лаек булды
Башкорт дусларга олы бүләкләрне сау-
буллашу кичәсендә Татарстан Премьер-министры
М Сабиров тапшырды