Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘНКЫЙТЬ РЕАЛИЗМЫ БУЛГАНМЫ?


. вропа XIX йөз әдәбиятына жил ди сыйфат үзгәреше алып килде. Сүз Вч’ сәнгате реализмның югарырак баскычына күтәрелде, аеруча зур казаны
шларга иреште
Монын өчен ул барыннан да бжрэк эстетик азат рухлы даһи талантлар!а бурычлы идс. Алар элекке казанышларны, шул исәптән, романтизм, сентиментализмның кайбер мөмкинлекләрен ижади үзләштерделәр, бәгъзе методларның тышауларыннан арындылар Яна методның төп максаты дөреслеккә, хакыйкатькә |у|ры калу, реалистик сурәтнең поэзиясен ачу. чынбарлыкның гүзәл, камил образын гәүдәләндерү идс Җиһан үзе һич тә саекмый торган матурлык чыганагы булганлыктан, моңа ирешүдә ул үзен берни белән дә чикләмәде, хәятнын бсгмәс-төкәнм»к бизәкләрен иркен файдаланды. Тазар әдәбиятында мондый сыйфат үзгәреше XX йөз башында барлыкка килде
Сове! әдәбият белеме исә бу чор ижат методын «тәнкыйть реализмы» .иш атады, ягъни анын тискәре күренешләрне фаш итү хасиятенә басым ясады Реализм сәшате. прокурор кебек, тәнкыйтьләү. !аспләү вазифасы белән чикләнгән ысул дип тәкъдим ителде. Шулай итеп, бу методны, исеменә карап, кимчелекләрне.Юрмышның кара Iөсләрен, ягъни ямьсезлек гүзәллеген чагылдыру сәнгате дип аңлар!а урын кала иде. Совет эстетикасы бу чор әдәбиятын әнә шулай иген күрергә теләде
Сорау туа: тормышта! ы. кеше холкында! ы алама якларны бәян итү тәнкыйть реализмына !ына хас күренешме әллә? Алай түгел, әлбәттә Кара эчле явызларны. тискәре типларны инде без. антик дәвердән башлап, барлык методларда, шул исәптән, романтизмда да очратабыз Шул ук вакытта бер 1снә «критик ре- алист»ның ижаты да тик караш ы төсләрдән генә тукылмаган. Бальзак. Диккенс. Теккерей. Пушкин. Толстой. Достоевский. Тукай. Ф Әмирхан әсәрләрендә, киеренке кичерешләр белән бергә, кеше рухының бик күркәм яклары да гәүдәләнә.
Кайбер хезмәтләрдә «Критик реализм тормышта!ы аерым кимчелекләрне генә түгел, бәлки жәмгыятьнең нигезләрен тәнкыйтьли торган реализм ул» дигән фикер уздырыла Я| ьни әдәбият, эстетик вазифасын онытып, сузышчан иж- гимагый фәнгә әверелгән кебегрок аңлатыла Ләкин шулай да XIX XX йөз классиклары ижатында без «жәмт ыягьнен нигезләрен гәнкыйтьләү»не очратмыйбыз Бу мәсьәләгә Н А. Гуляев саграк карый. Ул бодай ди «Бальзак. Диккенс. Теккерей. Флобер тормышны революцион үзгәртү методларын кабул итмәделәр» ГӘДюичш теориясе М Югары моктап 1977. 233 6 Гәрчә большевиклар Л. Толстой исемен инкыйлабка әзерлек максатында файдаланырга, ижатын ре
волюция көзгесе итеп күрсәтергә тырышсалар да, бу әдип явызлыкка көч белән каршы тормауны мәслихәт санады, әсәрләрендә әнә шул идеяне үткәрде. Достоевский да җәмгыятьне үзгәртү карашын, революцион хәрәкәтне хупламады.
Ләкин шулай да монда сүз «критик реализмлда чынбарлыкка тәнкыйть мөнәсәбәте булу-булмау хакында бармый Хәятның гарип якларын фаш итү пафосы анда, әлбәттә, шактый көчле. Кискен сыйнфый каршылыклар сүз сәнгатенең тәнкыйть карашын үткенәйтүгә, тирәнәйтүгә нык кына йогынты ясады. Монда криз ик мөнәсәбәт башка методлар! а караганда да аньпрак сизелә, ягьни бу җәһәттән дә ул башка ысулларны бераз узып китте. Ләкин шулай да. аеруча азат рухлы реализм, тышауларның бер төреннән котылып, икенчесен бәйләргә, ижа- тын кара буяулар белән генә чикләр! ә омтылмады, берьяклылыкны һичкайчан үзенең программасы дип игълан итмәде. Шуңа күрә «критик реализм» кушаматы методның табигатен дөрес билгеләми кебек, чөнки ул аерым күрсәткечне, бер генә кисәкне бөтен дип. күренешнең асылы дип тәкъдим итә. Димәк, хәзер бу ысулны теоретик берьяклылыктан арындыру, аңа төгәл исем кушу сорала. Мин аны. әдәбият үсешендәге урынын, биеклеген истә тотып, «җитлеккән реализм» дип атау ягында торам Бу исем методның офыкларын тарайтмый тәнкыйть пафосын да инкарь итми, аны үз эченә ала. башка билгеләрен дә үз канаты астына сыйдыра, шул ук вакытта казанышлары турында да әйтеп тора. Аңлашыла ки. әгәр тагын да төгәлрәк, уңышлырак исем табыла калса, уртак фикергә килеп, аны үзгәртергә дә мөмкин булачак.
Җитлеккән реализмның иң мөһим үзенчәлеге шунда ки. ул чынбарлыкның, кеше харакзерының, гамәл, хисләренең асылына тирәнрәк үтеп керә алды, җиһанны сәнгатьчә камил, гүзәл образларда сурәтләп бирде. Ул тормышны дөрес гәүдәләндерүнең чиксез эстетик мөмкинлекләренә таянды, аларга ихлас ышанып карады
Яна чор реалистлары, эстетик кысанлыктан азат булган кебек, каһарман характерын да бер генә тарафтан, калку бер сыйфаты белән генә яктыртмадылар, киресенчә, аны тормыштагыча, бар байлыгы, универсальлеге, бар төсләре, бизәкләре белән балкыттылар. Моңа мисал итеп Галиябануны күрсәтергә була. Ул чибәр, рухи бай, поэтик табигатьле, тирән хисле, тәвәккәл, батыр йөрәкле, мәхәббәтендә тугрылыклы, аны байлыктан өстен куючы, көчле кешенен-байның җинаятен фаш итәргә сәләтле Менә болар һәммәсе персонажны җанлы итеп яшәтә, кичерешләрен тамашачыга якын, аңлаешлы итә.
итлеккән реализм — аеруча киң офыклы иҗат методы. Ул типларны сайлауда ук үзен бернинди нормалар белән дә чикләмәде, барлык катлам вәкилләренә дә әсәрләрдә капканы киереп ачып куйды. XX йөз башы татар әдәбиятында без крестьян, бай игенче, сәүдәгәр, шәкерт, студент, мулла, эшче, интеллигент, морза, офицер, артист, шагыйрь, полицейский, хезмәтче, саилче, музыкант образларын күрәбез. Рус. Европа әдәбиятында типлар тагын да күбрәк горле. Татар әдәбиятында тик, үз дәүләтчелегебез булмагач, соңгы дүрт ярым гасырдагы ил башлыкларын гына очратмыйбыз. Рус. Европа әдәбиятларында исә король, патшаларның да күптөрле образлары тасвир ителә. Моңа кадәр! с бер ысул да әле типларга шулкадәр бай түгел иде Моңа бәйле рәвештә җитлеккән реализм, мөһим вакыйгалар белән беррәттән. көндәлек тормыш күренешләренә дә бердәй дикъкать белән карады, аларны характерның теге яки бу төсмерләрен ачу, калку итеп күрсәтү өчен файдаланды Уильям Теккерейның «Ярмарка Тщеславия» романында Мисс Кроули аш өстәле янына ничегрәк килеп утырырга кирәклеге хакында сөйли «Мисс Кроули сэр Хадлстон ярдәменнән баш тартты һәм шундый приказ бирде: моннан ары Родон Кроули ана кулын суза һәм, култыклап, аны өстәл янына алып бара, ә Бекки, мендәр тотып, аның артыннан иярә, йә булмаса ул Бекки кулына таяна, ә мендәрне Родон китерә» Күрәсез, сүз арасында әйтелгән шушы бер-ике җөмлә герой характерының аерым бер ягын көтелмәгәнчә балкытып ала.
Көндәлек тормыш картиналарын уртачалык, төссезлек дип аңларга ярамый. Оста язучы кулында һәр деталь нәтиҗәле ялзырый. күркәм образ гәүдәләндерүгә хезмәт итә.
Критик һәм социалистик реализм теориясендә, каһарманнарның эш-гамәл- ләрен нигезләү турында сүз барганда, аеруча иҗтимагый дәлилләүгә басым ясала иде. ягьни геройның адым, хәрәкәтләре башлыча социаль хәлләр белән билгеләнә дигән фикер хакимлек игә Ул караш совет эстетикасының иң җитди җиңүләреннән санала иде. Бәндә, әлбәттә, тирәлектән, иҗтимагый-сәяси хәлләрдән бәйсез яши алмый Ләкин шулай да әсәрләрдә ышандыру, исбатлауның башлыча шушы ягына игътибар юнәлтү теоретик нормативлыкны китереп
Җ
чыгарды, безнең дәвер әдәбиятын зәгыйфьләндсрү. имгәтүгә сизелерлек өлеш кертте, кайбер әсәрләрне ижтимагый-тарихи хезмәтләргә якынайтты. Әдәбият белемендә!е вульгар социологизмның тамырлары да әнә шуңа барып тоташа иде
Чынында исә җитлеккән реализмда социаль детерминизм һич тә хәлиткеч нигезләү буларак кулланылмады. Әдипләр, барыннан да бигрәк, характерның эчке куәтенә, күңел хәрәкәтенә, тормыш лотикасына өмет багладылар. Әгәр дә ижтимаг ый-сәяси мәсьәлә:ә кагыла икән, алар аны гыйльми, тарихи планда түгел, ә бәлки персонажның ничек кабул итүе, ягьни күңел хәрәкәте аркылы яктырталар. Инглиз язучысы Тсккерей. мәсәлән, җиткән кыз Эмилиянең Наполеон сугышына һәм сөйгәне поручик Осборн язмышына бәйле кичерешләрен менә болай тасвирлый «Аның аңында Европа язмышы поручик Джордж Осборн язмышы белән бәйләнгән Осборн өчен барча куркынычлар үтеп китте һәм Эмилия моның өчен ходай! а шокерана кыла иле Осборн анын Европасы, императоры, аның союздаш патшалары һәм таҗлы принцы иде» Бу юллар социаль детерминизмның хәлит кеч әһәмияте турындагы фикер белән бәхәс кебег- рәк тә яңгырый.
Күңел хәрәкәтен сурәтләү җитлеккән реализмда, бигрәк тә аның прозасында аерым урын биләп юра Гәрчә хисләр ташкынын чаг талдыруның тәүге үрнәкләре яңарыш чорында, хәтта аннан да иртәрәк күренә башласа да. прозада психологизм! а Iышкы хәлләр белән тигез хокук бирү турындагы таләпне нәкъ менә җитлеккән реализм вәкилләре күтәреп чыкты Бальзак тойгы, кичерешләрдән башка кешене аңлау мөмкин түгеллеген күрсәтте. Чернышевский. Л. Толстой (һәм. әлбәттә, башка күренекле реалистлар) үзләренең иҗатында күңел диалектикасы чагылганын расладылар Психологизм герой гамәлләренең пружинасын эчке яктан яктырта, теге яки бу хәрәкәтнең нинди кәеф, нинди караш җирлегендә барлыкка килгәнен, икелснү очракларында кайсы уйның, кайсы карарның өстенлек алганын күрсәтә
Әнә шундый эчке балкыш ни хикмәт' укучыны ныграк ышандыра, кайчак хәтта гамәлнең, билгеле бер хәгәр адымның гомуми нормадан авыша төшүен дә аклый, эстетик җәһәггәп социаль нигезләүгә караганда да нәтиҗәлерәк була. Тормышчан психологизм исә аеруча җитлеккән реализмда тирән гамыр җибәрде, әсәр сюжетында үзенә лаеклы урын алды, тышкы хәлләр кебек, сюжетка хәрәкәтчәнлек бирүче мөһим факторга әверелде. Ул. әйтик, сентиментализмда!ы берьяклылыктан арынды, реаль хис-кичерешләрнең матурлыгын чагылдырды Психологизм әдәбиятка, бигрәк тә эпик төргә, лирик ягымлылык алып килеп кенә калмады, әсәрнең ышандыру, нигезләү куәсен дә бермә-бер арттырды Шу на күрә җитлеккән реализм классиклары әдәби дәлилләүнең бер гснә горенә өстенлек бирмәделәр, тормыш һәм сәнгать кануннарына ярашлы рәвештә, һәммәсен дә кирәгенчә файдаландылар Җит леккән реализм сәнгатьчә нигезләүнең тормыш- чанлыгына, универсальлегенә омтылды Ф Әмирхан повестеның баш герое Хәяг тормышындагы барлык борылышлар күңелендә туган үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килә Пушкин. Лермонтов. Гоголь. Толстой. Достоевский. Тургенев каһарманнары, бер сыйныфтан булсалар да. характер-холыкларына карап, төрлечә фикер йөртәләр, төрлечә хис игәләр һәм эш-гамәлләре белән бер-берсеннән шактый аерылалар. Алар хәгта, авгор ихтыярыннан тыш. күпмедер дәрәҗәдә мөстәкыйль тормыш белән яшиләр, кайчак хәтта хәвефле адым да ai ran куялар. Бу хак га Пушкин. Л. Толстой. Короленко. А. Толстой һәм башка әдипләр язып чыктылар
Ф Энгельс 1888 елда М Гарнесска җибәргән мәгълүм хатында реализмның оч билгесен күрсәтеп китә: беренчедән, ул типик характерларны дөрес игеп сурәтләүне, икенчедән, аларны гипик хәлләргә куеп яктыртуны, оченчедән. детальләр дөреслеген күздә тота. Мәгърифәтчелек реализмы образларны башлыча аң-бслем ноктасыннан карап якгыргканлыктан, каһарман яшәешендәге башка яклар искә алынмагаклыктан, бу ысулда әлеге сыйфатлар гулы кү ләмендә күренми. анда әле характерларга да. тормыш күренешләренә дә кайчак типиклык җигеп бетми. Димәк, ул билгеләр, барыннан да бигрәк, җитлеккән реализмның табигатен ачыклый булып чыга, ягъни бу ысул әсәрләрендә персонажлар теге яки бу катлам кешеләренә, профессия, белем ияләренә, яшь аермасына аеруча хас булган холык-гамәлләрне, тойгы-омгылышларны гәүдәләндерәләр 11Һ г ук вакыт га алар кабатланмас индивидуаль шәхесләр, җанлы кешеләр булып күз алдына килеп басалар, гормышның теге яки бу тармагына хас иң характерлы, шул ук вакытта үзенчәлекле шартларда яшиләр Автор хәгта сурәтләү чараларын, детальләрне кулланганда да чынлыкка, дөреслеккә хилафлык китермәскә
омтыла. Ләкин болар гына да әле җитлеккән реализмның йөзен тулысынча сыйфатлап бетерә алмыйлар Моңа тагын әле бик мөһим дүртенче билге—төзү материалының—телнең типиклыгы өстәлә. Классицизм каһарманнары, алдарак күреп үткәнчә, нигездә бер стильдә, салон теле белән сөйләшәләр иде. Моннан үзгә буларак. Ш Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Акчарлаклар», Ф Әмирханның «Хәят», «Фәтхулла хәзрәт», Г. Камалның «Банкрот», «Беренче театр» әсәрендә һәр персонаж характерына ятышлы үзенчәлекле, шул ук вакытта типик, төгәл тел белән сөйләшә, барысы бергә милли телнең бик күптөрле төсмерләрен, бизәкләрен чагылдыра.
овет әдәбият белемендә «критик реализм»ны тагын да югарырак ысул — «социалистик реализм» алыштыра дигән фикер ныклап урнашкан иде. Исеменнән үк күренгәнчә, бу методның күз карашы социализм җәмгыятенә төбәлгән, ягъни ул социализм дөреслеген яктыртуны вәгъдә итте Хуш. бу чынбарлык нәрсәдән гыйбарәт иде соң? Социалистик борылышка әзерлек елларында большевиклар карап торышка бик кешелекле лозунглар күтәреп чыктылар: җир, азатлык, тигезлек, тынычлык вәгъдә иттеләр. Шулар белән алар халыкны революция эшенә җәлеп итә алдылар. Әдәбият, сәнгать тә шул идеяләр белән рухланды. Ләкин чынлыкта тигезлек дигәне җәмгыять членнарының күпчелеген. һәрхәлдә, җитәкчелектә булмаганнарын. ярлылык ягыннан тигезләү булып чыкты, рәсми документларда, әсәрләрдә фәкыйрьлек озак вакытлар буена горурлык күрсәткече дип саналды. Ярлылыкны тотрыклы саклау юнәлешендә җәмгыять дөнья күләмендә сизелерлек уңышларга иреште. Тигезләү мөлкәтне тартып алу, талау юлы белән барды. Нәтиҗәдә, тынычлык урынына, гражданнар сугышы кабынып китте Авыл кешеләре җирдән мәхрүм калдылар, азатлык урынына партия, хакимият диктатурасы урнашты.
Болар иҗади илһамлану, дәртләнү өчен бәрәкәтле җирлек түгел иде. әлбәттә Әмма, таш арасыннан шытып чыккан үсемлек кебек, талант та үзенә юл ярырга тырышты. Утызынчы еллар башында совет әдәбиятының иҗат методы «социалистик реализм» дип игълан ителде, аның норматив эстетикасы эшләнде. Гәрчә иҗат тибының асылын төсмерләгәндәй фикерләр Аристотельдә үк күренә башласа, элекке дәверләрдә кол биләүчелек, феодализм, капитализм реализмы төшенчәләре булмады. Иҗат ысулының хасиятен җәмгыять исеме белән билгеләүне без совет чорында гына очратабыз. Әдәбиятның офыгы социалистик чынбарлык, коммунистик идеология белән чикләнде. Тарихи тематикадан искене яманлау, сыйнфый бәрелеш, сугыш күренешләрен, диктатор патшаларны, империя төзүчеләрне генә сурәтләү хупланды Хәятнең башка төбәкләренә ныклы йозак салынды Шуңа охшаш хәлләр турында Бомарше персонажы Фигаро бер монологында болай дип сөйли: «Казна икмәген ашап ятканда, диделәр миңа, Мадридта теләсә нинди әйберләрне, хәтта матбугат әйберләрен дә ирекле сату хокукы бирелде Үземнең мәкаләләрдә минем бары тик хакимияткә, дингә, сәясәткә, әхлаклылык- ка, дәүләт эшендәге кешеләргә, ышанычлы корпорацияләргә, Опера театрына һәм гомумән башка театрларга, шулай ук нәрсәгә дә булса мөнәсәбәте булган кешеләргә генә кагылырга хакым юк икән,— ә калган барлык әйберләр турында ике-өч цензор күзәтүе астында иркенләп яза алам икән»
Бу сүзләр ике гасыр элек совет әдәбияты турында әйтелгән кебек яңгырый. Аның сулышы ни дәрәҗәдә кысылган булуы Гаяз Исхакый иҗаты фонында ачык сизелә. Чит җирдә яшәгән бөек язучы, фидакарь көрәшче әдәби һәм публицистик әсәрләрендә үзе кирәкле, әһәмиятле дип тапкан барлык темаларны иркенләп яктыртты, татар милләтенең элекке һәм хәзерге тормышының бик күп. мөһим тармакларына сәнгать нуры төшерде Ил эчендә калганнар исә алар хакында уйларга да базмыйлар иде. Хакимиятнең зур масштабта золым кылырга хакы булса да, әдәбиятның аны күрсәтергә хокукы юк иде.
Рөхсәт ителгән олы иҗтимагый күренешләр дә тик бер төрле—хакимият бәясе яктыльи ында гына бәян ителде. Шуңа күрә гражданнар сугышының нилектән килеп чыгу сәбәпләре ачылмады, кызыллар көрәше тик романтик төсләргә манып тасвирланды Г Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романында данлыклы ишанны шул болгавыр елларда бер гаепсезгә, тик абруйлы, тирә-юньдә йогынтылы булганы өчен генә кызылларның судсыз-нисез атып китүе сурәтләнә һәм шуннан соң. кансызлыкны аклагандай, кануннан маддәләр эзләп торырга вакыт юк иде, рәвешендәге аңлатма бирелә Совет власте, миллионнарга җәбер-золым чәчеп йөрсә дә, мәсләге гадел булмаганлыктан. түшәк өстендә яткан рухани затның абруеннан да шүрли иде. Революция юлы белән дәүләт төзелешен үзгәртүне, сыйныфлар бәрелешен, көч ярдәмендә хакимияткә үрләүне максат итеп куш ан коммунистик сәясәт әдәбияттан әнә шул рәвешчә гуманизмны кысырыклап чыгарды
С
Устав язучылардан тормышны революцион үсештә яктыртуны таләп итте, ягъни аны хәрәкәттә чагылдырырга кинәш итте Бу мәсьәләдә менә нәрсәне искәртеп үтәсе килә. Чынбарлыкны үз рәвешендә, агымда сурәтләү һич тә социалистик реализмга гына хас күренеш түгел. Рәсем, сынлы сәнгатьтән аермалы буларак, бер әдәби ысул да яшәешне тик тору хәлендә күрсәтми һәммәсе дә аны. хәятнын үзенә хас булганча, динамикада, процесста чагылдыра Асылда әлеге кинәш язучының төп игътибарын «коммунистик яралгылар»га туплауны, аларны инде яралгы хәлендә итеп түгел, кип таралган типик күренеш итеп гәүдәләндерүне аңлатты, ягъни ул да чынбарлыктан читләшүнең, нормативлыкның бер чагылышы иде. Шуңа нигезләнеп әсәрләрнең түренә уңай геройлар, аеруча коммунист җитәкчеләр менеп кунаклады Шулай итеп, социалистик ре-ализм эстетикасы бик гади схемага корылган иде: совет әдәбиятына ул хуплау вазифасын йөкләде, җитлеккән реализм өлешенә кимчелекләрне сурәтләү бурычы калды, берсе мактаучы, икенчесе тиргәүче ысул итеп күрсәтелде Социалистик реализмда барлык әсәрләр тик бер карашны коммунистик идеяне расларга. әдәбият үзе дә, кешеләр кебек, партияле булырга тиеш иде
Төрле характердагы чикләүләр әдәбиятның сулышын кыса, габигый үсешен тоткарлый иде Сәнгать тарихында социалистик реализм бер урында таптану гына түгел, мәгълүм дәрәҗәдә чигенеш тә булды Ул кешелекнең бик мөһим, җитди кыйммәт ләреннән баш тартты, аларны санга сукмады, сәнгать әһелләрен дә шу на өндәде
улай да. совет чорында язылган әсәрләр ниндирәк иде7 Аларга карата нинди бәя гадел булачак7 Иң әүвәл бу дәвер, электәге кебек, бик зур талант ияләренең исемнәре белән бәйләнгән Совет чорында М Шолохов «Тын Дон». М Ауэзов «Абай». Ч Айтматов «Гасырдан озын көн». И Гази «Онытылмас еллар». Ф. Хөсни «Йөзек кашы». «Җәяүле кеше сукмагы». Г. Бәширов «Туган ягым яшел бишек». Ә Еники «Әйтелмәгән васыять». «Гөләндәм туташ хатирәсе». Н Фәттах «Итил суы ака торур». «Сызгыра торган уклар» исемле повесть, романнарын. А Твардовский. Ф Бурнаш. һ Такташ. М. Жәлил. С. Хәким. X. Туфан. Н Исәнбәг.Т. Миннуллин матур-.матур поэтик, драматик әсәрләр яздылар Аларнын һәм тагын шундый бик күп гүзәл әсәрләрне рухи тарихыбыздан сызып ташларга берәүнең дә кулы күтәрелмәс дип у йларг а кирәк
Хәзер безнең әдәбиятта җитлеккән реализмның өзелеп торг агг буынын ялгап җибәрү, азат рух белән аны дәвам иттерү омтылышы сизелә башлады Шушы арада, мәсәлән. Р. Батулла «Сөембикә» романын бастырып чыгарды Кереш сүзендә автор бу темага ничек курка-өркә тотынуы турында искәртеп үтә. Әдип Сөембикә образына соңгы вакытта иҗтимагый карашларның үзгәрүе җирлегендә мөрәҗәгать итте һәм гүзәл ханбикәгә лаеклы бик матур әсәр язды Халкыбызның ерак тарихында күңелдә ихлас горурлык хисләре уятырдай андый асыл затлар хәтсез җыела
Әгәр дә без элегрәк язылган әсәрләрдән М Гафуриның «Ачлык тырнатында». Г. Ибраһимовның «Адәмнәр». Ә. Еникинең «Саз чәчәге». «Рәшә». «Әйтелмәгән васыять». Н Фәттахның «Арпа калган юллар». «Кичү». С Баггалның «Сигезенчесе кем7», «Батый ханга ачык хат» кебек әсәрләренә текәлебрәк карасак, без аларнынсоциалистик реализм кысаларыннан шакгый чыгып торганлыгын, мәгълүм дәрәҗәдә әлеге җитлеккән реализм рухына тартым булганлыгын күрербег Үз вакытында аларнын усал тәнкыйтькә юлыгуы да әнә шул хакта сөйли булса кирәк Хикмәт монда гына да түгел, әлбәттә Аларнын җитлеккән реализмга якынлыгы, барыннан да бигрәк, югары сәнгатьлелегендә күренә Гәрчә совет чорында күп кенә әйбәт әсәрләр язылса да. социалистик реализм, тулаем алганда. дөнья күләмендәге җитлеккән реализм үсешендә чагыштырмача зәгыйфь буын булды Шуңа күрә ул. идеология белән бергә, үз позицияләрен бик тиз югалтты Хәзер инде ул җитлеккән реализм белән ярыша алмый Ул аңа юл бирергә мәҗбүр Безнең бүгенге әдәбият, шулай итеп, табигый үзәненә кайтып төшү, дөнья күләмендәге сәнгать ат ымына кушылу алдында тора
Күчеш дәвере, гадәттә, үзе белән кайбер югалтулар да алып килә. Әгәр дә буа ерылса, гашкын беләгг бергә чүп-чарлар, балчык, ташлар ла агып китә, суы болгана Шуның кебек, сәнгатьчә иркенлек шарт ларында кайбер елгыр каләм ияләре язмаларының тематик зат.тылыгы белән мөхәррирләр, укучылар күзен камаштырмакчы булалар, тәнкыйть хезмәтләреннән күренгәнчә, каралама хәлендәге чи әйберләрен г азета-журналларда бастырып чыгаралар Андыйларнын бер ысул беләгг дә алыш-биреше. уртаклыгы юк. әлбәттә Сәнгать тарихында халтура методы дигән ысул туганы юк әле
Ш