Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘТИЕМ

НӘСЕЛ АГАЧЫ
Мөхтәрәм укучы!
Сез кулыгызга сирәк очрый торган истәлек алдыгыз. Ул — мөһаҗирлектә туып үскән Сафия ханым Имренең сөекле әтисе, якташыбыз, чит илләрдә танылган кәсепче Әхмәтвәли Ибраһим Мәңгәр турында язган хатирәләре.
Сафия ханым безгә әдәби әсәр дә, тарихи язма да, гыйльми хезмәт тә тәкъдим итми. Катлаулы һәм катмарлы язмыш кичергән, болгавыр заманада кесәсендә нибары бер доллар акчасы булган гади татар кешесенең танылган кәсәбә- челәр дәрәҗәсенә күтәрелүе, аның милләттәшләребезгә ярдәмчел булуы хакында дулкынланып язылган юллары безне уйландыра вә гыйбрәт алырга чакыра.
Сафия ханым исеме чит илдә яшәүче милләттәшләребез белән аралашкан кешеләргә бераз мәгълүмдер, һәрхәлдә, «Ватан» җәмгыяте әгъзаларына аның гаиләсе яхшы таныш. Беренче чиратта, Сафия ханымны һәм аның балаларын, килене Назлы ханымны, Вәли әфәнденең табибы, Мәңгәрләрнең гаилә дусты Мәхмүт Әлүкәйне без мәрхәмәтле, ярдәмчел кешеләр дип беләбез.
1991 ел. Фетнә көннәре. Татарстаннан өч яхта. Кара диңгез кичеп, беренче тапкыр Төркмягө сәяхәт кылдылар. Капитан Алмаз Алиев үзе белән әле Югары Совет тарафыннан расланмаган Татарстан байрагын алып китте, һәм ул байрак халыкара ярышларында җилкәнле көймәләр өстендә башка байраклар белән бергә җилфердәп торды. Истанбулда безнең яхтачыларны баштанаяк киендереп, аларга ярдәм итеп торучыларның берсе Сафия ханым, аның балалары һәм гаилә дусты Фәрит Бичурн булды.
1993 ел. Апрель ае. «Ватан» җәмгыяте беренче тапкыр бер төркем балаларны Анкарага Халыкара фольклор фестиваленә альт барды. Истанбулда балаларны «Татарстан» дип язган «Мерседес» авто-бусы каршы алды. Безнең балалар уңышлы чыгыш ясадылар— 35 мөстәкыйль дәүләт байрагы янында бу юлы да Татарстан байрагы эленеп торды.
Нәни артистларыбызның сәяхәтен оештыруда Төркиядә яшәгән милләттәшләребез зур ярдәм күрсәттеләр. Бу юлы да беренче булып ярдәм кулын Сафия ханым һәм аның туганнары сузды.
Мондый мәрхәмәтлелек, олы җанлылык, милләтебез хакында кайгырту кебек гүзәл сыйфатларны Сафия ханым, аның балалары, күрәсең, данлыклы Вәли Мәңгәрдән сеңдергәннәр.
Кайчандыр Вәли әфәнде утырткан «алмагачлар» бүген күркәм уңыш бирә. Кечкенә генә мисал. Бүген Казан урамнарында йөгергән зәвыклы «Отомарсан» автобуслары Мәңгәрләрнең ширкәтендә эшләнә. Вәли әфәнде үзе татар җиренә аяк басмаса да, анын игелекле эше әнә шулай Татарстанга ярдәм булып кайта.
Әхмәтвәли Мәңгәрнең нәсел-нәсәбә- се — Арча төбәгеннән. Мәгълүм ки, Арча ягы, ягъни Казан арты — халкыбызның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен йолаларын, яшәү рәвешен һәм башка за-тлы хәзинәләрен саклап калган гүзәл төбәк. Ул як халкыбызга Тукайны, Мәр- җанине һәм башка бик күп күренекле шәхесләрне биргән. Дөнья кәсәбәчеләре арасында танылган Әхмәтвәли Мәңгәр дә шул йолдызларның берсе.
Дамир ГЫЙСМЕТДИНОВ.


Сафия Имре
ӘТИЕМLVII
Адәм баласының эчке дөньясын аңлау һәм аңлату бик авыр эш. Бигрәк тә ул олы талантлы, күпкырлы шәхес булса. Бигрәк тә аның яшәгән көннәре давыллы бер чорга туры килсә.
Әтием үзе турында бары тик кечкенә генә кулъязма калдырган һәм бу хатирә-ләрнең күп өлеше кәсеп, бизнес, сәяхәт хакында.
Аны яхшы белгән кешеләр берәм-берәм бу фани дөньядан китеп бардылар. Ә вакыт кеше йөргән эзләргә ком сибә Мин әтиемнең бердәнбер баласы язучы булмасам да. кулыма каләм алырга ниятләдем. Билгеле инде, мин әтием кебек олы
LVII төрекчәдән Ф Бичури. Д. Гыйсмстдин тәрҗемәсе.
бер шәхесне тирәнтен тасвирлаган хезмәт язарга алына алмыйм. Укучы бу язмамны әдәби әсәр итен түгел, якын кешем, свекле әтием хакында уйланулар. аны1/ күпләргә билгеле булмаган сыйфатларын азрак яктыртып киткән хатирәләрем. истәлекләрем дип кенә кабул итсә иде.
АВТОР
1. ә™.™.,. ИбрЛш м,к.Р (mi -1979) ачк-1ы ком..а.»-
тирлары Рахманинов, Римский-Корсаков, язучылар Аксаков, Тургенев, Го- толь һәм Распутинны үтерүчеләрнең берсе кенәз Юсупов чыккан. Заманында христиан динен кабул иткәннәрнең исемнәрен барлап, бер китап та чыт арт аннарLVIII. Христианлашкан татарларны «крошен» дип атый башлатаннар. «Ике мәчет арасындагы намаз» дигән төрек мәкале крәшеннәртә рас килә. Билгеле инде, ал арны татарлар яратмаган, урыслар да үз итмәгән. Вакытлар узу белән, кайберләре белем алын, сәүдә лиенә керешкәннәр, төрле һөнәр ияләре бу.тын киткәннәр. Христианлыкны кабул итмәтәинәрие күпләп Иделгә, Казапсута батырганнар, очлы катык башына утыртканнар, кү зләрен чокып чыт арт аннар1.
Татар халкы Иван натшат а «явыз» атамасын менә шушы залнмлекләреннән, кан коюларыннан соң биргән. Ләкин безнен бабаларыбыз тезләнмәгәннәр, диннәре өчен җаннарын фида кылт аннар, йөрәкләрендә басып алучыларга карата нәфрәт нортән. Әле бүген дә, ничә т асыр үткәч тә. кайбер славян илләрендә. мәсәлән. Босниядә, мөселман каны коела. Кызганыч, мондый җәберләүләрне урыс классиклары. мәшһүр Лев Толстөйдан башлап Солженицынга кадәр, аклап килделәр.
Византия империясе төрекләр тарафыннан яулап алыш ач, урыслар үзләрен Византиянең варислары, православие дөньясының башлыты дин игь.тан иткәннәр. Зат арларны патшалар тарафыннан җәберләү сәясәте бигрәк тә Петр I вакытында аеруча көчәеп киткән. Каганда 45.3 мәчет, мәдрәсә җимерелтән, яндырылган: алар урынына монастырьлар, чиркәүләр салыш ан. Татарларга Казаша .30 чакрымнан да якынрак урыша төпләнергә рөхсәт ителмәгән. А.тарза хәтта затлы ташты йөзекләр, кыйммәтле әйберләр киен йөрү тыелтан булган. Урыс алпавытлары басып алыптан халыкны кол рәвешендә эшләткәннәр, җае чыккан саен җәберләп килт әннәр.
LVIII X А Баскаков «Төрек нәселеннән килгән урыс гаиләләре»
’ М Э н I и и . Ф Аги. II Дәүләт. А А к ы in «Казакъ һәм тагар төрек-
Әтием — Әхмәтвәли Ибраһим Мәнгәр, үтенең әйтүенә караганда, 1891 елның 8 декабрендә, ә паспорты буенча 1892 елда Казагыстаннын төньяк чигенә якын Петропавловск Кызыльяр шәһәрендә туган. Әтинен ата-бабасы Татарстан җөмһүриятенең башкаласы Казан арты, төгәлрәге, Мәш әр авылыннан. Әниемнең нәсел очы Казан губернасы Сабаба- шы авылыннан.
Татарстан, татар иле. урта Идел белән Урал таулары арасында урнашкан бер төбәк. Атаклы тюрколог венгр Ра- шони әйткәнчә, татарлар борын таманнардан иген игү, аучылык, балыкчылык һәм умартачылык белән шот ы.тьләш ән. тынычлык яраткан бер халык бу.нан.
1552 елда Явыт Иван тарафыннан яулап алыш аннан соң Катан халкын кө-чләп христианлаштыра башлат аннар. Христианлыкны кабул иткәннәргә дәүләт оешмаларында ми, урын, дәрәҗәле исемнәр һәм җир биртәннәр. Соңрак
Даими гаскәре булмаган төрки халыклар күп тапкырлар урыс паннасына каршы баш күтәрсәләр дә. азатлыкны яулап ала алма!аннар.
1773 елда башланып. 5 ел дәвам иткән канлы Пугачев фетнәсеннән сон урыс пагшасы Екатерина II Салават Юлаев белән очрашуы хакында болай дип язган, имеш (әгнемнен әйтүенә караганда). Екатерина II: «Пугачев — талаучы, үтерүче, нигә анар кушылдыгыз?»—дигән сорауга Салават: «Без урыс хакимиятенә каршы булган һәр адымны хуплыйбыз һәм ана һәрвакыт кушылачакбыз!» — дип җавап биргән.—«Без монда 16 кеше. Безне асарлар. Ләкин миллионлаган татарлар һәм башкортларны үтереп кенә бетерә алмассыз. Сез безнен милли һәм мәдәни тормышыбызга балта чаптыгыз, дини китапларыбызны яндырдытыз, мәчет .тәребезне, мәктәпләребезне, мәдрәсәләребезне юк иттегез. Ләкин без китапларыбызны яшереп саклап калдык, аларны кулдан язып меңләрчә кешеләргә тарттык. Без бу эшебезне дәвам иттерәчәкбез».
Әби патша, татар-башкортларга каршы көч куллануның нәтиҗәсез икәнен күреп, Казанда агач мәчет салдырткан һәм Коръән-Кәримне бастырырга рөхсәт биргән. Ләкин бу кыска вакытлы мәрхәмәтлелек кенә булып кала. Җәберләнгән татарлар, изелү һәм мәсхәрәләүдән кача-кача, күрше Башкортстан далаларына таба күченә бара. »
XIX гасырнын икенче яртысында. Россиянен халык саны бик нык арта башлагач, хөкүмәт кешеләрне яна җирләргә күчерә башлый. Ул дәвердә Россиянен башында бу.пан патшалар Себернен кара туфраклы җирләренә меңләгән халыкны китереп утырталар. Биредәге табигать байлыгының, төрле җәнлекләрнең, бигрәк тә кыйммәтле кеш җанварынын зур табыш китерәчәтен урыс патшалары бик яхшы аңлаган. Әлбәттә, очсыз-кырыйсыз дала-урманнарда тормыш корып җибәрү бик авыр булган. Бу юлы да ин беренче итеп яна җирләргә татарларны сөргәннәр.
Әтиемнен кайсы бабасы Себергә күчеп киткәнен белмибез, ләкин дәү әтиебез Мөхәммәтҗан Ибраһимның Петропавловскига барып урнашканы мәгълүм. Әтием Мөхәммәтҗан Ибраһим белән Аден Банунын унөченче, ягъни актык баласы булган. Янә бер дәү әтиебез җиде килене белән бергә торган. Әгнемнен әйтүенә караганда, киленнәр чиратлашып кер юганнар, аш пешергәннәр, бала караганнар һәм атнага бер тапкыр үз гаиләләре янына барып йөрн торган булганнар. Бу дәү әтиебез Мөхәммәтҗан Ибраһимның әтисе идеме, әллә Кытай һәм Төркестанга кәрван йөртүче дәү әтиебез Озын Шаһ идеме — анысын төгәл әйтә алмыйм. Унөч баланын унөчесе дә исән калганмы, яисә бала чакта үл!әнме, бу хакта да хәбәрем юк. һәрхәлдә, әтиемнен аналарының исемнәрен a i аг анын ишетмәдем.
2 Әтиемнең абыйсы Халил Ибраһим
Ике абыйсы бар иде — Хәлил белән Сабнрҗан. Апаларыннан ин зурысы булган Шәһәрбану беренче баласына узганда, дәү әнием дә әтиемнән йөкле булган. Башка апалары арасында яше белән әтигә ин якын булганнары — Хәтиҗә белән Айны апа икән. Әтием, үзеннән 14 яшькә олы булган Хәлил туганын бик яратса да Сабнрҗан абыйсын үз итмәгән. Күрәсен, бик кире, тар фикерле бер кеше булгандыр. Җитмәсә, ул кияү булып йортка кергән булган. Андый кешеләр хакында әтием һәрвакыт болай дип әйтә торган иде: «Үзем тапкан мал түгел, әтинеке жәл түгел». Дәү әтием Мөхәммәтҗан Ибраһим әфәнде укымышлы кеше бу.пан, озак вакыт яһүдләр белән эш иткән. Ул Ка- загыстан һәм Төркмәнстаннан җыйган малларны Англия, Италия, Германия кебек көнбатыш илләренә җибәргән. Ләкин әтием 12 яшендә чагында дәү әти ревматизмнан вафат була, г аиләнен хәле бөтенләй кыенлаша. Тормышны алып бару, балаларны үстерү әнисе Аден Бану ханым белән Хәлил туганы ө + стенә төшә. Хәлил абый урман-агач
эшләре белән шөгыльләнгән. Аден Бану ханым зур гаиләне. балаларны кырыс итеп тәрбияләгән. Үте саран да бу.пан. һәрнәрсәне санап, берәмтекләп тоткан. Авыр чакларда аш өстеннән асышан ореяе ихата алдындагы мичкәгә салып барган. Сонрак аны сабынчыг а биреп, сабын ясаткан. Әти әйтә иде: -Шешә саен чирек тиен габыш алыр очен әни хәтта серкә дә ясап сатты». Аден Бану ханымнын каты холыклы булуы хакында әтием болан дни искә тошерә иде. Бергаман Хәлил туганының жиде яшьлек олы кызы Әшрәф иоргнын өстәге катыннан егылып төшә. Ходаймын рәхмәте, бала озын итәкләре белән бакчадагы алмаг ачка эленеп кала. Егылып төшкәндә Әшрәф дәү әниемнен тәрәзәсе төбендә үсеп угырган яран гөлләрен аударган була. Дәү әнием: «Йа. Ходаем, яран гөлләрем харап булды!» — дип бик уфтанган, имеш.
Кайчак әтием, җәмәгать эшләре белән мавыгып, кичләрен өнгә сонрак кайта торган булган. Дәү әнием әтиемнең әйткән сәгатендә кайтмавын күреп, өйнен ишеген бикләп куя икән. Андый чакта әтием төнне печәнлектә уздырырга мәжбүр булган.
Әтием балачагында урысча белмәгән, сонрак үзенең яшьтәшләре, урыс гим-назиясендә укыган татар яшьләре ярдәмендә бу телне тиз арада өйрәнә алган. Урыс классиклары белән мавыгып, аларнын китапларын төннәрен, яшерә-яшерә. шәм яктысында укыган. Дәү әнием моңа бик борчылган Инде кяфер булып бетәсең» дип ачулана торган булган.
Алты яшендә әтием «Ысулы кадим» мәктәбенә укырга кергән Башы бик яхшы эшләгәнгә ул үзеннән 7 8 яшькә олырак шәкертзәр укыган шәригать хокукын һәм Коръән тәфсирләрен бик тиз өйрәнгән Бу мәктәптә канәгатьләнерлек белем ала алмагач, әги Истанбулга элеккеге исеме «Мсктсби Султани». бүгенгесе «Галатасарай» лицсенә укырга китәргә хыялланып, ике иптәше белән өйдән качкан. Боларггы Одессада тотып алганнар һәм Петропавловскяга кайтарыл җибәргәннәр Шуннан соң ул Сабиржан абыйсының тырышлыгы белән аның кибетенә булышчы булып эшкә урнашкан Мәктәптәге хатирәләрен әтием елмаеп искә төшерә иде Кайчак ул дәресләрдә үзен укытучы итеп «Хуҗам. мин бу эшкә сезнең кебек өйрәнә алырмынмы’» дип сорый икән. Укытучысы да елмаеп, күзлеге белән әтиемнең башына суга икән -Син юкка гына таз түгелсең икән» (Таз чәч сырхаулыгы. Халык арасында «Тазларның башлары яхшы эшли» дигән әйтем дә бар) Ул вакытларда татарлар хәзерге кебек чәчләрен пәке белән алганнар. Бритвадан электерелгән сырхаулык аркасында әтиемнең башы һәрвакыт бозыла торган була, чәчләре дә үсми диярлек Шәһәрдәге бер герман докторы әтиемнең башын һәр көн гарәп сабыны белән юарга, ә чыккан чәчләрне кайчы белән кисә торырга киңәш иткән Апалары моны файдасыз эш дип уйласалар да. Рабига жинг и һәр көн баланың башын юып. чәчләрен кисеп торган Кер юу очен дәү әнием, саран кайнама буларак. Рабига жингигә бер генә кисәк сабын бирә икән Билгеле инде, ул чакларда күп балалы гаиләдә сабын җиткерү шактый кыен бер эш булган Шуңа күрә Рабига жинги үзенең акчасын яшереп кенә әтигә баш сабыны алыр өчен биреп барган Кыскасы, ярдәмчел вә иг елекле Рабига җиңгине әтием бик ярага, һәрвакыт сагынып искә ала иде
Әтием - бала яраткан сирәк ирләрнең берсе иде. Ул Хәлил абыйсының Рабиг а ханымнан туган 5 кызын һәм 1 ир баласын бик иркәләгән. Күп фоторәсемнәрдә бу балалар, йөзем тәлгәшләре кебек, әтиемнең йә башына утырып, йә җилкәсенә атланып төшкәннәр
Әшраф апаның теле ачылган чорда әтиемә «Апут абзый» дип әйтүе аңа гомер буена кушамат булып тагылып калган булса кирәк Бәләкәчләр иркәләнеп әтигә шулай дип дәшәләр иде
Балалар арасында әти Әминә апаны һәм төпчек Шамил абыйны (әниләренә бик охшаганга, күрәсең) барысыннан да артыграк ярата иде. Әшраф апа бик зирәк һәм тиктормас булганга, үзеннән бәләкәйрәкләрне үчекли торган булган Бервакыт Әминәне бик ачуландыргач ул Әшрәфкә -Дуңгыз* дип әйткән Моны ишеткән әтием бөтен балаларны җыеп, бер урысның дуңгыз абзарына илткән, үзләренә пычракта аунаган хайваннарны күрсәтеп; «Син туганыңа әнә нинди әшәке сүз әйт ген» диг ән Ләкин күп тә үтмәг ән Әшрәф Әминәне янә нык ачуландырган «Апут абзый» рөхсәт итмәсә дә, син дуңгыз, дуңгыз, дуңгыз», дип кычкырган ул Әшрәфкә
Рабига ханымнын барлыгы 9 баласы туган Алтысы исән калган, өчесе үлгән Соңгы баласына йөкле чагында Рабига жинги аннан котылырга теләгән һәм бу эшне габигг ярдәменнән башка гына хәл итәргә тырышкан Әмма бәла аяк астында дигәндәй, эшнең ахыры фаҗигале була Үлгәндә Рабига ханым әтиемне янына чакырып «Вәли, балалар сиңа әманәт».— дип васыять иткән Әйтергә
кирәк, әти аларны үз канаты астына алды һәммәсенә чит телләрне укытып, югары белем бирдерде. Ә Шамил абыйны хәтта «Калифорния Беркелей» университетында укытып чыгарды.
Әти бала чактан ук сату-алу эшләрен яраткан һәм мона маһир булган Мәктәптә укыганда балаларга карандаш, каләм, дәфтәр, бозгыч саткан. Тапкан акчаны әнисенә биреп барган. Сабактан буш вакытта тирә-юньдәге кешеләргә жеп. энә, резинка, төймә кебек кирәк-яраклар саткалаган. Моннан кергән табышны да әнисенә кайтарып биргән Кибеттә ярдәмче булып эшләгәндә җыйган 400 алтын рубльне әнием «Бусы да Вәлинең өлеше»,— дип, әтинен абыйларына биргән Әтием кибеттә өстәл астына одеял җәеп, шунын өстендә йоклаган. Туганыбыз Ибраһимовның кибете Кызыльярдан 40 чакрымнарда урнашкан Мә- үләт авылында икән. Себергә ишелеп-ишелеп килгән кешеләр бөтен кирәк- яракны шул кибеттән сатып алганнар. Яна күчкән кешеләр бигрәк тә икмәккә мохтаж булганнар Шуңа күрә алар өчен әтием туганнары белән бергә тиз генә пекарня салып биргән. 1909 елда Сабиржан абзый өйләнгәннән соң. Хәлил абый әтием белән кибеттән китеп, үзләренә яна эш башлыйлар: чит илләр өчен тире, йон, чәй җыялар Гомумән, Россиядә татар, башкорт, казакъ сәүдәгәрләре ботен тире, йон һәм йомырка сәүдәсен үз кулларында тотканнар. Ул елларны Казагы- станнын эчке төбәкләренә, Шәркый Төркестанга чит илләр, шул исәптән урыслар да бик керә алмаганнар. Чөнки алар өчен мондагы халыкның дине, яшәү рәвеше аңлашылмаган, чит булган. Фәкать банк хужалары гына чит ил кешеләре булган. 1938 елның көзендә мин. очраклы рәвештә, Австриянең Инсбрук шәһәрендә Миланда мех эшкәртү «Пачетти» фирмасында эшләгән сеньор Риззи белән таныштым Бу сеньор әтием белән бергә эшләгән кеше булып чыкты Хәтта алар бик якын дуслар да икән. Ял иткән вакытларында велосипедка утырып. Ишем елгасына су коенырга йөри торган булганнар
Әтием мал табар өчен төрле төбәкләрдә, ярминкәләрдә күп йөргән, азмы- күпме табыш алган. Ләкин киң жәелеп китә алмаган. Бәлкем шуңадыр, ул хәтта тәжрибәле сәүдәгәрләрнең сүзләренә колак салмыйча. Россия һәм Монголиядә ачылган Германиянең йон туплаучы «Штукен К» фирмасы бүлекчәсе белән эшли башлаган Кайбер вакытта сәүдә эшендә тәвәккәллек таш яра 22 яшьлек егеткә Штукеннын Монголиядәге вәкиле булып эшләү, алман сәүдә системасын, ниме- скә хас булган төгәллеккә һәм тәртипкә өйрәнү, әлбәттә, зур бер мәктәп була. Әтием ул чакларда керемнәрдән тыш зур гына премияләр алганын да үз хатирәләрендә язып калдырган. Бүген дә «Штукен» фирмасы Көньяк Африкадан йон жыя һәм Торкиядә «Алтын йолдыз» («Бойнерлар») фирмасы белән эшли. Кызык. 2 ел әүвәл бу фирманың кешесе, киләчәктә дә бергә эшләү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен булса кирәк, безне эзләп килгән иде... Димәк, әти тарафыннан яулаш ан абруйлылык әле дә аның компаньоннарының хәтерендә яхшы саклана.
Татарлар, үзләренең телләрен, диннәрен саклап калу йөзеннән, урыслар белән бик аралашмаганнар — кыз алмаганнар, кыз бирмәгәннәр. Урыслар белән кушылганнарны безнең халык читләштергән Кайбер гаиләләрдә уллары урыс кызына өйләнергә теләсә, аны. бердәнбер бала булуына карамастан, өйдән куып чыгарганнар Югарыда әйтелгән сүзләр профессор Ласло Рашониның «Төркиләр- тарихта» дигән китабында язылган. Татар хатыннарының гыйффәтле һәм гаиләгә нык бирелгән булуларын Рашони мактап яза Ә инде бүген Төркиянең Кара диңгез ярларына чемодан туризмы өчен килгән урыс хатыннарының секс әхлагы ни дәрәҗәдә түбән булуы хакында язып та торасы килми.
1860 1905 елларда Россиядә Дума эшләгән чорда татарлар үзләренең төрле җәмгыятьләрен төзегәннәр, кайда яшерен рәвештә, кайда рөхсәт алып, театрлар оештырганнар, бихисап гәзит-китап бастырганнар, халык арасында концертлар, горле сәяси бәхәсләр уздырып, аның үзаңын үстерергә тырышканнар Әлбәттә, Мәскәү чиновниклары тарафыннан ошбу милләтне кузгату, күтәрү эшләренә һәрдаим басым ясалган, киртәләр куелган Мәркәздәге һәм урындагы чиновникларны та гар байлары акчага, дөресрәге, ришвәткә сатып алганнар. Әтием дә 16 яшеннән башлап татар җәмгыятьләрендә катнашып йөри, төрле спектакльләрдә уйный. Әлбәттә, инде шул чорда ул татар яшьләре белән нык аралаша Алар арасында гимназиядә укыган матур татар кызлары да була. Шуларның берсе — Сафия исемлесе, минем аңлавымча, әгисмнсң беренче мәхәббәте булган ахрысы. Бу сылукай әтиемне жәлеп иткән. Инде күп еллар үткәч, әти вафат булганнан соң аның кәгазьләре арасыннан бу кызның зурайтылган бер рәсемен тапкан идем. Әтием Сафиягә гыйшык тотса да, мәдрәсә шәкерте генә булганга үзен ана тиң дип санамаган, күрәсең. Алар аерылышканнар Бәлки минем исемемнең килеп чыгуы да шул яралмаган мәхәббәт истәлегенә бәйледер...
Ул вакытларда Кырымлы Исмаил Гаспралы әфәнденең «Телдә, фикердә, эштә берлек» дигән өндәмәсе астында төрки халыкларга багышланган «Тә- рҗүманы Хакыйкать» исемле газетасы Россиядә кин таралган Аны төрле җәмгыятьләрдә укыганнар, алдынгы фикерләрне халыкка җиткерергә тырышканнар Бу гәзит дини темага язылган мәкаләләре белән кайбер дин әһелләре гади халыкка җиткерә алмаган тәгълиматларны оста һәм аңлаешлы итеп яктыртып барган Османиянсн күренекле мәгърифәтчесе Исмаил Хаккы Ма- настырлы тарафыннан язылган вәгазьләрне җомга намазларыннан соң татарларга сөйли торган булганнар
1917 елда патшаны бәреп төшергән Ленин халыкларга азатлык вәгъдә итеп, төрек кавемнәрендә киләчәккә өмет уята. Татар халкының байтак өлеше бу сүзләргә ышанып, коммунистларга булыша башлый Моны аңлап була Тик залим Сталин большевистик өндәмәләргә бизәлгән империя сәясәтен бик оста тормышка ашыра Ленин. Троцкий һәм башка көрәштәшләрен юк итеп, ул. Көнбатыш тарихчыларының исәпләүләренә караганда. 25 миллионга якын совет гражданнарын лагерьларга озата Аларның күбесе шунда һәлак була Россия тимер пәрдә артында кала Миллионлаган кеше моны аңласа да бернәрсә эшли алмый (Солженицын язмаларыннан алынды.)
Мәгълүм ки. 1917 елда большевистик инкыйлабтан соң Рәсәйдә гражданнар сугышы кабынып китә. Бу хакта күп язып тормыйм Шунысын гына әйтәм. Колчак армиясенә американнар ярдәмен җиткерүдә әтиемнең дә өлеше булган. Соңрак. 1923 елда әгисм. эш буенча. Маньчжуриягә барып чыккан Анда ул әнием Гайшә Сатылган белән танышкан һәм ярәшкән Әниемнен энесе Хәсәнҗан Сатылганны урыс гимназиянең соңгы сыйныфында укыганда солдатка алгШмар Гайшә дә гаиләсе белән бергә ак армиягә ияреп. Ерак Көнчыгышка китк.нг Бу вакытта әнием 19 яшендә, ә иң кечкенә туганы 3 яшендә булган. Әнием дәү әтием Илмүхан һәм дәү әнием Маһпәрвәрнең алты балалы гаиләсендә икенче бала булган. Илмүхан бабай. Каһир һәм Җиһангир Уфадан ерак түгел Бирск шәһәрендә ашлык һәм йомырка алып-сату белән шөгыльләнгәннәр Бу гаиләнең ата- бабасы Явыз Иван заманында Казаннан Башкортстанга качкан булган. Дәү әнием Агыйдел буендагы бер авылда туып үскән. Дәү әтием кыз сайларга барганда, яшь кызлар арасында дәү әниемне күреп алган. Шундук ана күзе төшкән һәм аны сораткан. Дәү әниемнең өе Бирскиның иң күркәм биналарының берсе икән Ул заманнарда ук йортта электр уты. җылы бәдрәф. Венадан кайтар- тылган затлы кәнәфиләр, утыргычлар булган. Инде әтиемә килсәк, ул гражданнар сугышыннан соң Россиягә кайта һәм ак гаскәрләргә ярдәм кылганы өчен коммунистлар тарафыннан кулга алына. Соңрак бер татар сакчысының ярдәме белән ул әсирлектән атка атланып кача Аның артыннан куа чыгалар Ләкин әтием Монголия һәм Кытай якларында күп сәүдә иткәнгә бу тирәләрне бик яхшы белгән. Өстәвенә, оста җайдак та булган Кыскасы, бәхетенә күрә, аны куып тота алмаганнар.
Росәйдәге инкыйлаб әтиемнең кәсеп эшләренә дә зур зыян китергән «Штукен» фирмасы белән дә элемтәләре өзелгән. Владивостокка килгәндә әтиемнең кесәсендә бер доллар акчасы калган була Урамда бер аяк киеме чистартучыны күреп, ул үз-үзенә. «Кәсеп кешесенең капиталы булырга тиеш» дигән «Ә синдә исә
I доллар, нәрсә эшләргә җыенасын? Ярый әле шушы аяк кисме чистартучы һөнәрен башкара алсан», дигән. «Шул чакта, дип әйтә иде әтием, мин үземә сүз бирдем Өйләнеп, балам булса малаймы, кызмы, бер нәрсәгә карамыйча, аңа югары белем бирәчәкмен»
Әнием әтидән 2 ел буена хәбәр ала алмаган, яраткан һәм ярәшкән кешесен һаман көткән Ниһаять. 1925 елның 27 апрелендә Маньчжуриядә әнием белән әтием өйләнешкәннәр Туй мәҗлесенә бик күп милләттәшләребез җыелган Никах укыганда дәү әтием: «Кызым, син гыйффәтле, улым, син мәрхәмәтле бул», дигән Әтием бу сүзләрне бик ярата иде һәм никах укыганда аларны еш кына кәләш белән егеткә әйтә торган иде Шул ук елнын май аенда Тетин шәһәренә килгәндә, әтиемнең кесәсендә 200 кытай доллары була (1 кытай доллары 25 амернка центы.) Ул 120 долларны торакка түләп, калган акча бе тән эш башлап җибәрг ән.
Ул чакта Тензиндө биш-алты татар гаиләсе була Бер миллион халкы булган Тензин шәһәре диңгезгә коя торган бер елга буена урнашкан Шәһәрнең бер районы Англия. Франция. Бельгиядәге кебек идарә ителә икән Шәһәрдә Россиядән качып килгән яһүд кәсеп ияләре яшәгән. Бу районда күбрәк иш лизләр идарә иткән Шәһәр ике телдә иш тизчә һәм урысча сөйләшкән
II .К У .М7. 161
1927 елда, мин дөньяга килгән вакытта, безнең гаилә француз районында «Ру де Пастер» дагы бер өйдә яшәгән. Хәтеремдә, өй ниндидер бер йортның почмагы иде Астагы катта амбарлар, өстәге катта — торак һәм конторлар урнашкан иде. Йон һәм мех эше белән шөгыльләнгәнгә өйнең чардаклары шул мал белән тулы иде Йортның иң өске катында әтигә булышучы яшь хезмәткәрләрнең йокы бүлмәсе бар иде. Аларның берсе Исхак Арслан, башкалары Габбас белән Вагиз Сөләймановлар. Али белән Хәсән Ибраһимовлар һәм Алимжан иде.
Әтием яшьрәк чакта эш белән Мәскәүгә бик еш йөргән. Буш вакыты калса, опера һәм балет театрына бара торган булган. Ул Ауропа музыкасын бик ярата иде Бала чагымда бүлмәмнең ишегенә элгән таганны селкетеп әтием еш кына «Цыганский барон». «Принцесса Чардаш» арияләрен әкрен генә көйли иде.
Яшьлек елларында татарларның иреге өчен бик күп хезмәт куйган әтинең исеме Ерак Шәрыкта билгеле иде. Татар моһажирләре (Япониядә 25 —30 мен кеше бар иде) аны Корылтай җитәкчесе итеп сайлаганнар. Корылтай, кызганычка каршы, бер тапкыр гына Маньчжуриянең Мукден шәһәрендә жыела алды Бөтен Кытай. Маньчжурия. Япония һәм. хәтта. Монголиядә яшәгән татарлар бу Корылтайга делегатлар җибәргәннәр. Анда мәктәп, мәгърифәт, яшьләр, балалар тәрбияләү һәм башка бик күп сәяси мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителгән. Бу хакта «Милли байрак» газетасында күп тапкыр язып чыкканнар Шул ук вакытларда Истанбул университетының тюркология бүлеге профессоры Рәшит Рәхмәти Аратның төрекчә әлифбаларны зур бер посылка итеп әтиемә җибәргәнен дә хәтерлим
Профессор Рәшит Рәхмәти әфәнде Берлин университетында тюркология бүлеген тәмамлаган иң зур галимнәрнең берсе иде Рәшит Рәхмәти «Котадгу белек»не тәрҗемә иткән галим, әтиемнең якын дусты булды. Төгәлрәк әйткәндә. Рәшит әфәнде безнең җиңгәбез Рабига ханымның туганы, ә чыгышы белән ул Арча районыннан Мәңгәр авылы белән күрше Иске Әҗемнән иде
Әтием мәдрәсәдә укыганга күрә Коръәнне, гомумән, динне бик яхшы белә иде. Аның никах, җеназа, җомга һәм бәйрәм намазларын да башкарганын хәтерлим.
Мәгълүм булганча. 1930—1932 елларда дөньяда икътисадый кризис башланды. Әтиемнең яңа гына корылган эше шушы кризис аркасында унышсызлыкка дучар булды. Ул вакытта без шәһәрнең француз бүлемендә тора идек Йортыбыз хакында инде әйтеп узган идем. Әти төшке ашка өйгә кайтканда сул күзенә алтын акча зурлыгында монокль кебек бәләкәй түгәрәк шоколад кыстырып куя иде.
Мин ул бүләкне алыр өчен һавага сикерергә тиеш идем. Шоколадны эләктергәч, әти креслога утырып: «Кил яныма!»—дип мине кочагына ала иде. Кайчак чәч алучыга барганда мине дә үзе белән алып бара иде. Рикша арбасына утырып, чәчтарашка бару, чәчемне кистереп, шампунь белән юдыру минем өчен бик зур куаныч вә бәхет була иде. Чөнки сәяхәтебез чәчтараш бүлмәсендә генә тәмамланмый, дәвам итә Чәчтараштан чыккач, без бер бик зур кибетнен уенчыклар бүлегенә керә торган идек Әти «Кызым, нәрсә телисен9» дип сораганда, мин. 4 ягпсмнән бирле укый-яза белгән бала буларак, курчакларның бәяләренә карап. 6 доллардан арзанракларын гына сайлый идем. (Ул вакытта 6 кытай доллары 1.5 американ долларына тиң иде). Мондый әдәплелек әтиемнең күңеленә хуш килә иде МәкТәптә укыганда яхшы билге алып кайткач. «Ай. рәхмәт, кызым, бүген мин тагын бер сөямгә үстем», дип мине мактый иде
1932 елда, акча ягыннан шактый кыенлыклар кичергән чорда, җәйге йортыбызга, ягъни дачага йөри алмый идек. Хәтерлим, ул елның җәендә әнием белән аның апасына. Монголия чигендә урнашкан Хайлар шәһәренә киттек Бала чактан ашказаным авырту сәбәпле күп ризыкны миңа ашарга рөхсәт итмиләр иде.
Хайларга баргач, бер көнне иптәш кызларым белән урманга чыктык Алар ниндидер жиләк ашый башлагач, мин дә кызыгып, шуны авыз иткәнмен Эт корсагына сары май килешми, дигәндәй мин. кинәт хасталанып, аяктан егылдым Ул елны Хайларның тирә-юнен су баскан иде Шул сәбәпле шәһәрдә телефон, телеграф эшләми, тимер юллар өзелгән иде. Әтиемнән бернинди хәбәр ала алмыйча бер ай чамасы сырхаулап яткач, ниһаять. Харбинга бара алдык Шунда әтием белән күрештек. Ул миңа: «Аша. кызым, аша. күңелен ни тели, шуны аша». дигәч, мин бер персик алып ашаганымны хәтерлим.
Гаиләнең матди ягы мөшкел булу сәбәпле ул чакта әнием миңа әгиемггең иске киемнәреннән күлмәк тегә иде Мин Танышларыбызга өстемдәге күлмәкнең калдык-постыктан тегелгәнен аңлатканда, әниемнең оялудан бите кызара иде
Ниһаять, әтиемнең эшләре җайлана башлады. Ул Америкадагы «Чейз Манхеттен Банк». «Ферст Нэйшнл Сити Банк оф Нью-Йорк» белән уңышлы эшли башлады, алар белән тыгыз элемтәләр урнаштырды Әтием янә зур күләмдә чит илләргә мал җибәрүгә кереш гс Торкиядән китеп. Америкада ургышкан әрмән эшмәкәрләре Караг өзянларга дөя. сарык йоны. Монголиядән җыештырган көме- шсу төлке белән бәрән тиреләрен Англиядәге «Лидл Бразерс» фирмасына сата башлады
Һәр сугышның нигезендә сәяси генә түгел, икътисадый сәбәпләр дә яга Беренче дөнья сугышында җиңелеп. Африкадагы колонияләрен югалткан герман индустриясе соңрак аякка нык баса башлый Ә колонияләре хисабына көн күреп яшәгән Англия һәм Франция Ге-рмания белән индустриаль яктан узы- шалмаслык хәлдә калалар Гитлер ха-кимияткә килгәч, әтием дөньяның янә бер сугышка йөкле булуын аюлап алды Шуна күрә 1935 елда мине франну г лицеена әзерләгән булсалар да. герман мәктәбенә укырга җибәрделәр Әтинең фикеренчә. урыслар Германиягә каршы торырлык хәлдә булмаган Ошбу бәрелеш тән сон Рәсән империясе таркалыр дип өмет иткән .пием Кытайдагы алман «Мелчере К» фирмасы белән эш башлап җибәрде Бу вакыг та ул Кыгай. Маньчжурия һәм Кыгай Төр- ксстанында үзенең 43 сатып алу мәр-кәзен корган иде Аның инде йон юа торган өч ширкәте дә бар иде.
1931 елда японнар Маньчжуриягә гаскәр кертәләр, ә 1937 елнын ж.кндә Кытайны басын ала бантлыйлар Без бу хәлне белеп, дачадан кайгырта
4 ///*></«• ■ *'/’ /‘•ччтп l‘.nihiinn 1/><ип
чыкгык Тензин тимер юлы станциясен бомбага тотып җимергәннәр иде. Торган җиребезгә көчкә генә кайта алдык Ул чакта без инглиз районында тора идек. Кайткач та «Фалкланд Виллас» дигән кин бер коттежга күчендек һәм контор өчен аерым бина алдык. Эшкә йөрер өчен әтием бер автомобиль юнәтте һәм шофер яллады Йортка яңа зәвыклы мебель кайтартты һәм зур келәм эшләтте.
Банк директорлары белән нык дуслашып китеп, әтием инглиз ягында! ы «Рэйс Курс Клуб»та әгъза булды һәм ат чабышларына йөри башлады. Хәтта үзенең бер аты да булган диләр Кәсеп әһелләренең берләштергән «Бридж Клубы»нда да әгьза булып торды.
Ул елларда СССРда Сталин, империячел сәясәтне яңадан көчәйтеп җибәреп, мәчетләрне, мәдрәсәләрне яптыра башлады. Дистәләгән милләтләрнең тамырын корыту эшенә кереште. Совет концлагерьларында миллионлаган кеше һәлак булды. Алар арасында 2 миллионга якын татарлар да булган, диләр. Әтием ул вакытта радио янына утырып, төннәр буе тоткынга сөрелгәннәрнең, һәлак булганнарның исемнәрен тыңлап чыга иде
Японнар Маньчжурия һәм Кытайны яулап алгач, бөтен кәсеп эшләрен хөкүмәт карамагына күчсрмәкче булганнар. Әлбәттә, бу кәсепчеләрнең хәлен нык кыенлаштырган Көн саен кайсыдыр эшмәкәрнең соаль алыр өчен японнар тарафыннан кулга алынуын ишетеп тора идек Шуңа күрә әтием, тиз генә бөтен эшләрен бетереп, Мелчере ярдәмендә «Нансен» (дөнья Мөһаҗирләрен яклау) ассоциациясенең паспорты белән 1938 елның 2 февралендә бөтен гаиләбез белән Кытайдан киттек. Әлбәттә, безнең ниятебез Торкиягә бару иде. Чөнки Төркия төрки дәүләтләр арасында үзенең бәйсезлеген саклап калган бердәнбер ил иде Әтием ассимиляциядән һәм чит халыклар эчендә юкка чыгудан куркып, бигрәк тә минем киләчәгем турында кайгырту сәбәпле, Япония һәм Америка аша Германия! ә килгәч тә. Берлиндагы төрек илчелегенә виза артыннан йори башлады Ләкин аның мөрәҗәгатьләре җавапсыз калды. Виза көтеп торганда, вакы-тымны бушка уздырмас өчен мине Берлинда! ы кызлар мәктәбенә яздырдылар Сугышка хәтле Германиядә бөтен ашамлыклар карточкага сатыла иде. Карточкасыз яшелчә-җимеш һәм икмәк алырга мөмкин түгел иде Германиягә, башка дәүләтләр я!ыннан игьтисадый эмбарго салыну сәбәпле бернинди чимал килми иде Кытайдагы игелекле эшләренә рәхмәт йөзеннән Мелчере әфәнде әтиемә Герман армиясе әчеп йон хәзерләү нияте белән Багдадта бер фирма төзергә тәкъдим итте. Әтием үзе белән йон эксперты итеп Исхак Арсланны алып (ул Хәлил абыйның кечкенә кызы Рәшидәгә өйләнде) 1939 елның көзендә Багдадка китте.
Ниһаять. 1938 елның ахырында төрек илчелегеннән сөенечле хәбәр алдык һәм 1939 елның 14 гыйнварында Истанбул шәһәренә килеп төштек.
Икенче Бөтендөнья сугышы башланып китү сәбәпле. Багдадтагы эш нәтиҗәле булып чыкмады. Инглизләр һәм американнар герман капиталына һәр җирдә эмбарго салдылар Әтием капиталын гына югалтып калмады, хәтта «кара» исемлеккә эләкте Мерчерсның Швециядәге Лузерн шәһәрендә «Ульрих Мейер Зоне» исемле бер фирмасы бар иде. Багдадта германнар белән бергә алып барылган эшнең зыянын кире кайтарыр өчен Мелчерслар фирмасында компаньон итеп алдылар һәм «Ульрих Мейер» фирмасында генераль директор урынын бирделәр. Сугыш уты эчендә кайнаган Аурупода кәсеп эшләре алып барырга авыр иде. Әтием сугыш аркасында ачлык, хәерчелек кичергән шәһәрләргә. авылларга тәмәке кәгазеннән башлап, лимонга хәтле табып китерә иде. Без аны Истанбулда җидешәр ай күрә алмый идек. Хәтта хәбәре дә булмый иде Моңа әнием дә, мин дә бик борчыла идек Яныбызда туганыбыз һәм якын кешеләребез булмаганга бу көннәрне кичерү тагын да кыенлаша иде Әтиемнең Кытайдан Ульрих Мейер ярдәмендә алып чыккан акчалары белән тугыз ел!а якын яши алдык.
Әтиемнең ул вакыттагы ике бүлмәле офисы Истанбулда! ы Банкалар Җад- дәсендә. ягыш урамында, «Ассикуразиони Генерали» (бүгенге «Умум Сигор- талар») йортында урнашкан иде. Ул вакытта әтием Миландагы «Пачетти» фирмасы өчен сеньор Риззигә куй тиресе сата иде. Аннан соң Чехославакиядәге «ТКД» фирмасыннан радиоалгычлар кайтарта иде. Сугыш елларында әтием. Швециядәге Ульрих Мейер фирмасының генераль директоры булып эшләгәндә. «Кызыл хач» җәмгыяте аша Мелчерста эшләгән дусларына ашамлык әйберләрен посылка белән җибәреп торган. Мелчерсның идарә хәяте башлыгы Карл Лин- жеманн ул чакта бик абруйлы фирмаларның («Норддойчер Ллойд». «Фабер Кастелле». «СКФ» һәм «Отто Вольф») идарә әгъзасы булган Әйтергә кирәк, ул әтиемне бик хөрмәт итә иде.
Сугышның беренче көненнән башлап әти Алман армиясенең Россия буйлап хәрәкәг итүен картада билгеләп барды. Күпләр урысларның җиңелүенә ышана иде Бу вакытта нимес армиясенә әсир төшкән төркиләрне азат итү өчен аларны Германиянең Миттенвальд шәһәрендә һәм башка мәркәзләрдә туплаганнар. Шул әсирләрдән гаскәр төзү һәм аларны урыс-алман фронтына җибәрү хакында әти өебездә җыелышлар уздыра иде Антикоммунистик оешмаларның җитәкчеләре Кырымлы Джафер Сейдахмәт, Гаяз Исхакый. Зәки Вәлиди. Рәшит Рәхмәги Араг һәм Фоат Казак әфәнделәр дә бу очрашуларда катнашалар иде Мостафа Чакайуглы, Сәгыйт Шамил. Рәсүлзадә. Хәйдәр Бәмат. Галимҗан Идриси һәм Эдиге Кырымал кебек мәшһүр кешеләрнең исемнәре өйдә еш ишетелә иде. Кырымлыларнын «Әмәл», татарларның «Яңа милли юл», төрекмәннәрнең Яшь Төркестан» һәм «Шимали Кавказия» белән «Куртулуш» журналлары өебезгә даими килеп торды.
Германнарнын сугышны оттыруы белән әтинен төрки халыкларның азатлыгы хакындагы хыяллары юкка чыкты дияргә була Янә көн күрү кайгысы, тормыш өчен акча эшләү кебек мәсьәләләр беренче чиратка баегы. Сугыш барышында әтием төрки әсирләр оешмасы эшләре белән Германиянең тышкы эшләр министрлыгына асат кына кереп йөри иде Инде алманнар тар-мар ителгәч, әтием Америка армиясе генералы Вильсон белән дуслашып китте Әтиемнең сүзләренә караганда. Вильсон алман халкын эшсезлеккә. рәхәт тормышка өйрәтсәң генә, җиңеп була дип сөйләгән һәм, чыннан да. сугыштан соңгы Германиядә әхлак таркаулыгын искә алсан. Вильсонның сүзләре чынбарлыкка туры килгән дип әйтеп була.
Әтием сугыш елларында хезмәттәшлек иткән Мелчере Нюрнберг трибуналы тарафыннан ирегеннән мәхрүм ителә. Ләкин 5 ел узгач, бу хөкемне нигезсез дип табалар һәм Мелчсрсны иреккә чыгаралар Линдеманн әфәнде. Кытайда намуслы эшләгәнен искә алып, әтиемә сугыштан соң таркалу хәлендә булган «Бош». «Мерседес», «ВДО». «Руд Каттенфабрик». «Кейбл». «Гмейндер» кебек атаклы герман фирмаларының филиалларын Төркиядә ачарга тәкъдим иткән Яхшы хәтерлим. 1948 елның 31 маенда, ягъни миңа 21 яшь тулган көнне, безгә кичке ашка «Мерседсс-Бенц» фирмасыннан Беккер һәм «Роберт Бош» фирмасыннан Карл Зсхендер әфәнделәр килде Бу очрашуда мин тәрҗемәче булдым Ул кичне яратып йөргән кешем Иззәт әфәнде белән күрешеп, ниндидер кичәгә барырга вәгъдәләшкән идек. Әмма әтием катгый рәвештә. «Утыр утырган урынында», дип әйткәч, тыңламый булдыра алмадым
Шул ук елның җәендә бу ике фирманың да Теркиндәге филиалларын без алдык Конторабыз Таксим мәйданындагы «Калмис» йортына күченде Ләкин, әтиемнең акчаларына американнар тарафыннан эмбарго куелу сәбәпле, һаман да эшләре авыр барды Бигрәк тә «Мерседес» филиалын уңышлы эшләтеп җибәрү өчен зур капитал кертергә кирәк булды. «Мерседес» үз филиалларына бик зур таләпләр куя иде 1951 елда әтием Ульрих Мсйсрдан аерылды Бурычларын Мелчсрсның Кытайда үз итеп күргән Клаусен әфәнденең ирегенә калдырды, эшне зурайту өчен Мелчерстан беркадәр акча алды Әти үлгәннән соң гына белдек Мелчерсның үзенең Кытайда эшләгәндә әтигә бурычлары булган икән Бизнес эгиендә ип мөһиме тугрылыклы компаньон табу Бу юлы да әги озак уйлап тормады андый кешене татарлар арасыннан сайлап алды Казан бай ларыннан чыккан мөһаҗир доктор Фоат Казак әтием белән бергә эшли баш лады Нәкъ шу г башлангыч чорда әтиемнән ярдәм сорап, мөхтәрәм профессор Рәшит Рәхмәги әфәнде мөрәҗәгать иггс. Ул төрек мәдәниятен өйрәнү институты төзергә һәм «Казан» журналы чыгарырга җыена иде Ләкин ул вакытта, герле сәбәпләр аркасында, огнем шешле ярдәмне күрсәтә алырлык хәлдә гүгел иде Соңрак. Рәшиг әфәнде вакытсыз үлеп киткәч, әтием сөекле профессорга үэ вакытында ярдәм итә алмаганы өчен бик борчылды Моңа гомере буе үкенеп яшәде Төрек мәдәниятен өйрәнү институты баш га Төркия президенты карамагында иде Бүләнг Эжевитнын премьер-министр булуы белән бу ярдәм тукталды Соңрак әтием институтка да. Исганбулда һәм Анкарада төзелгән татар җәмгыятьләренә дә булышу йөзеннән бер Фонд төзергә теләгән иде Ләкин горек кануннары Төркиядә яшәгән барлык халыкларның файдасына эшли торган фондларны гына салымсыз оештырырга рөхсәт итә иде Ә тагар җәмгыятьләре бу канунга туры килмәү сәбәпле әтием фонд оештыруны башкарып чыта алмады Җитмәсә, безнең фирма ларыбызның ул чакта җитәрлек матди көче дә юк иде
Икенче Бөтендөнья сугышы азагында Сталин. Рутвелы һәм Черчиль катнашында узган Я тта конференциясеннән соң Балкан илләре Советлар Союзының көчле йогынтысы астында калдылар. Төркия до коммунистик ил басымына
эләкмәсен дип, әтием һәм аның кебек зур кәсепчеләр бу илгә Ауропадан капитал кертүне тизләтергә өнди килделәр. Әтием беренче чиратта германнарга зур күләмдә заводлар төзергә, капитал салырга тәкъдим итте һәм 1958 елда бу эшне үзе үк башлап җибәрде. Тормыш иптәшем доктор Иззәт Имре. 1984 елда вафат булган доктор Фоа1 Казак һәм 1991 елда дөнья куйган Исхак Арслан әфәнделәрнең ярдәме белән 1967 елда «Отомарсан Отобүс вә Моторлу Арачлар» һәм 1970 елда «Роберт Бош Моторлу Арачлар Ян Санай» фирмалары төзелде. Әйтергә кирәк, инде күп еллар буена бу фирмалар шактый уңышлы эшләп киләләр. «Мерседес-Бенц Төрек» фирмасының хәзерге урыны әтием тарафыннан заманында «Бош» фирмасы өчен сатып алынган иде. «Бош» фирмасы контракт төзергә сонга калганга күрә, бу жир «Мерседес» белән ясаган килешү нигезендә «Отомарсан» фирмасына бирелде Анда бүгенге биналарны инженер доктор Фоат Казак төзеткән иде. Сугышның азагында «Мерседес» шактый уңышлы эшли башлады Моның өчен әтиемне германнар бик хөрмәт итәләр иде. Соңрак алар бик әйбәт эшләп китеп, зур акчалар казангач, ике арада ниндидер ризасызлык, аңлашылмау барлыкка килде Әтием тора-бара алманнарга үпкәләде.
1950 елларда Төркиягә Кытайдан күпләп татар Мөһаҗирләре килә башлады. Ул заман Мао Цзэ Дуи башлаган мәдәни инкыйлаб кешеләрне җәберләүгә, меңләгән гаепсезләрне төрмәләргә утыртуга, үтерүгә китерде. Азиат коммунистларының Сталин юлыннан барып, халыклар өстендә янә бер зур канлы эксперимент үткәрүләре бөтен дөньяны тетрәтте. Меңләгән кеше шушы башбаштаклыктан, тәмугтан куркып, чит илләргә кача башлады. Татарларның күбесе, әлбәттә. Төркиягә килде. Шул мөһажирләрне эш белән тәэмин игү йөзеннән әтием Тракияда (Торкиянең Ауропа өлеше) Силиври дигән кечкенә шәһәргә якын бер җирдә ферма сатып алды. Ул Бөтендөнья чиркәүләренең эмигрантларны яклау комитеты белән бергә биредә бер лагерь төзергә ниятли иде. Ләкин бу оешма лагерьның беренче чиратта мөселманнар өчен булачагын белеп, ярдәм күрсәтмәде. Минемчә, бу ферманы сатып алу, икътисадын яктан караганда, акчаларны ялгыш сарыф игү иде. Чөнки әтием игенчелекне дә, терлекчелекне дә бик үк белеп бетерми иде. Шуңа күрә хата җибәрде. Үзләрен бу эштә зур белгеч итеп йөргәннәргә бушка әллә ни хәтле акча түләп торды. Озак та үтми Төркиядә эшчеләр һәр җирдә үз профсоюзларын оештыра башладылар. Монысы да әтиебез өчен көтелмәгән бер борчулы хәл булып чыкты.
Дөрес, баштарак бу эш шактый уңышлы вә өметле булып күренде. Әти Ауропадан, Америкадан яхшы нәселле сыерлар кайтартты Моңа хәтле Тракияда һәм Адапазары тирәсендә андый нәселле терлекләр үрчетелмәде. Бу яктан караганда әти максатына өлешчә булса да иреште дип әйтергә була.
Төркиядә әтиемнең дуслары бик күп иде Алар арасында Берлинда. Мәскәүдәһәм Токиода илче булып эшләгән Феридун Җемал Эркин белән Казым Ташкент әфәнделәр бигрәк тә якыннары иде. Казым әфәнде Ташкент төрек бизнес дөньясына ярдәм итәр өчен «Хезмәттә чикләү юк» дигән өндәмәсе нигезендә «Япьг Кредн Банкасы» дигән банк төзеде. Әтием дә бу эштә катнашты. Казым әфәнденең банкасы Музаффер Өзсой һәм Оуз Карахан әфәнделәр вакытында эшләп килде Ләкин соңрак банк бер гаиләнең кулына күчкәч, барлык акцияләребезне сатып җибәрдек.
Әтиемә 65 яшь тулганда ул әле бик таза, калын сөякле, озын буйлы, йөз килограмм таргкан бер матур ир кеше иде. Аның чәчләре куе коңгырт, ә йөзе ак иде. Шуңа күрәдерме, аны кояш алмый иде. Иггде кызарса да. икенче көнгә аннан берни калмый иде
Әти Беренче Бөтендөнья сугышына катнашмаган. Чөнки авырлыгы белән патша гаскәренә алына торган солдатлар үлчәменнән артык булган. Икенчедән, аның башкарган кәсеп эшләрен хөкүмәт өчен файдалырак дип тапканнар.
Әтием әниемне бик ярата иде. Хәтеремдә, мин 8 яшемдә чакта әнием бик каты авырып китте. Хастаханәдә аңа бик катлаулы операция ясадылар Әтиемнең шул вакыттагы борчыл улары аркасында бер атна эчендә чәче агарды.
Тормышта әтием бик гади иде. Ашау-эчүгә дә бик исе китмәде. Ләкин рәхмәтле иде. Өстәл яныннан торганда һәрвакыт «Алаһ әкбәр. әлһәмдүлиллә, бик шокер»,- дип әйтер һәм өстәп куяр иде — «Хатынымның куллары сызлаусыз булсын, ни хәтле гәмле ашлар пешергән бит». Тәмсез бер аш ашаса да, һичбер вакыт чәпчемәде. Шулай да ит ашларын күбрәк ярата иде: «Үлән ашарга мин бит сыер түгелмен», дип шаярта иде.
Әтием туганнарына, дусларына бик игътибарлы булды. Якыннарының туган көннәрен, өйләнешү көннәрен һичбер вакыт онытмыйча гаиләне җыеп, матур итеп коглый иде. Татар милли җырларын матур тавышы белән җырлый, кайчак әнием дә пианинода уйнап ана кушыла иде. Төнге сәгать унике тулгач, әти
урыныннан кузгалып: «Йә. балалар, инде ашадык, эчтек, кырладык, көлдек, китәргә вакыт житте». дип җырлый башлый иде 29 яшенә хәтле хәмерне авызына да алмаган әтием, сонрак ни хәтле эчсә дә. исерми иде Шунысы кызык, аракы эчкәч ул. төчкерә-төчкерә. анын тәэсирен киметә белә иде Әтием гомере буе сигара тартты. Өйнең залы һәм әтинен кабинеты һәрвакыт, йә зәңгәр, йә коңг ырт төтен эчендә була иде
Әтием ачык кеше иде. Беркайчан да уй-фикерләрен яшереп сакламады һәр нәрсәне әниемә әйтеп, анын рөхсәтен алырга тырышты «Чирен яшергән үләр, бурычын түләмәгән банкрот булыр», дип әйтә торган иде Янә бер матур вә мәгънәле мәкальне ярата иде: «Сото һәм сагыну гаилә эчендә башланыр Чит кешеләр килер ди китәр, ләкин гаилә кешеләре һәрвакыт бергә калыр», -дия иде
Чит илләргә барганда, мөмкинлекләре иркен булганга, ин яхшы кунакханәләрдә туктала һәм ин яхшы рестораннарда ашый иде «Мерседес» фирмасы аңа һәр барган илендә машина һәм шофер бирә иде
Әтием чит илдән килгән кунакларны йә ресторанда, йә өйдә сыйлады. Өстәлендә күгәрчен сөтеннән гайре һәр нәрсә була иде Бүләк биргәндә дә әтием юмарт иде Нужалы кешеләргә ярдәмчел булды, бик күп шәкертләрне укытып кеше итте.
Әтием үз-үзенә бик таләпчән һәм гайрәтле кеше булды Саф шөһрәте һәм исеме белән горурлана иде Эш иткәндә һәрвакыт бик җитди бутлы Җитдиятсез эшләрне яратмады Бер нәрсә хакында ике сөйләмәде. Икенче кат әйткәнне жене СӨЙМИ иде Конторда кычкырып сөйләшкәнне яратмады Андый вакытта анын кан басымы күтәрелә иде. Кызып киткән чакта компаньоны доктор Фоат Казак белән әйткәләшеп тә ала иде
Дини мәктәпне тәмамлаганга күрә, әтием бу өлкәдә бик белемле һәм хәбәрдар иде. Динне дөрес юлдан алып баруны хуплап яшәде, бу мәсьәләдә наданлыкны, халыкны алдауны кабул итмәде Ә динне үз мәнфәгате өчен кулланып. Алла белән иман арасында арадашчы булып йөргәннәргә нык ачулана иде
Төркиядә бернинди клуб га әгъза булмады, бернинди фиркагә кермәде Соңгы көннәрендә бик хәсрәтле булды, чөнки туган якларын ифрат сагына, юксына иде Россиягә кире кайтырга өмет итте, тагар китапларын, фильмнарын алыр өчен урыс консуллыгына еш кына барып кайта иде
Алман докторлары, артык юаная башлагач, йөрәге начар эшләгәнне исәпкә алып, әтигә диета тотарт а куштылар. Ләкин ун килограмм! а якын ябыккач, ул диабег белән авырый башлады. Гомере буе аз хәрәкәт иткәнгә, аяк буыннарына тоз утырган иде Шуңа күрә т омеренен coin ы елларында йөрү аның өчен газаплы бер эшкә әверелде
Ул көннәр буе китап укыды Төркиләр хакында нинди китап булса, дөнья китапханәләреннән шуларны кайтарта иде һич булмаса. күчермәләрен алдыртты. Үлгәннән соң бу китапларны төрек мәдәниятен өйрәнү институтына җибәрдек Ләкин уку бәхете озакка бармады Кызганыч ки. күзләре начар күрә башлады Алманиягә барып дәвалану да файда бирмәде Күзләре коннән-көн начарайды. Укудан мәхрүм булгач, әтием соңгы ике елда дөнья белән бөтен элемтәләрен өзде Бернәрсә белән кызыксынмады, ин яхшы дусларын да танымас булды
Әтием бик күркәм кеше иде. олы тәҗрибәле, дөньяга гашыйк, көчле бер кешенең сүнеп баруын күрү минем өчен зур бер кайгы һәм фаҗига булды
1978 елның 10 ноябрендә. Корбан бәйрәменең Гарәфәсендә. 87 яшен тутыруга бер ай кала, әтием дөнья куйды.
Кызганыч, ул үзенең гомерлек хыялын СССР империясенең таркалуын күрә алмады Этәр дә исән булса, йөри алмаса да. бу хәбәрне ишетеп, ул чиксез шатланыр иде Бигрәк тә бөтен дөньядагы тагар халкы мөкиббән китеп яшәгән Казанның. Татарстанның үзенең мөстәкыйльлеген ит ьлан итеп, хөррият юлыннан бара бантлавы эшемнең йөрәк яраларына шифалы бер дәва булыр иде Ул үзенең сөекле док торы Мәһмүт Әлүкәйне кочып күңеле белән т омере буе сат ынып яшәгән изге ватанына барып кайтыр иде
Бу язмаларны укыган һәрбер кеше әтиемнең хәләл көче белән тапкан акчасын гаиләсен байлыкта яшәтер өчен генә түгел, ә халкы мәнфәгатен кайт ыргу йөзеннән. аның бу дөньяда гаип булмавы һәм киләчәк азатлыгы өчен сарыф иткәнен дә аңласын иде
Истанбул. Май. 1993 ел.