Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘР ЯЛТЫРАГАН АЛТЫН ТҮГЕЛ

1552 елдан бирле әсирлектә яшәп килгән татар халкының үзаңын бутау, тарихи хәтерен югалту юлында Русия туктаусыз эшләп килә.
Татар дәүләтләре буйсындырылгач, урыс хөкүмәте халкыбыз тарихына, мәдәниятенә тиңе күрелмәгән эзәрлекләү сәясәте уздырды Алтын Урда. Олы Урда. Казан. Хажи Тархан. Себер. Касыйм. Кырым ханлыкларынын дәүләт документлары соңгы битләренә кадәр юкка чыгарылды. Гажәп. хәтта бәйсезлеген югалткан Польша дәүләте дә татар ханнары белән булган аз санлы дипломатик документларны саклап калган (мәсәлән, Туктамыш ханның Польша короле Ягайлого 1392 1393 елларда язган бер ярлыгы һәм бер хаты). «Описание царскою архива»1 дигән китапта Казан ханлыгының йөзләгән дәүләт документлары урыс падишаһлары архивында саклануы күрсәтелә, ләкин ул исемлектәге Каганнан алып кителгән китаплардан урыс дәүләтендә бер бит язу да юк
Яулап алучыларның тырышлыгы белән тагар халкының формалашу, тарих кичү дәверенә караган документлар кеше кулы житәрлек урында калмаган диярлек Халыкның гарихи аңы телдән яшәгән «Чыңгызнамә». «Идегәй». «Чура батыр». «Гайсә углы Амәт». «Каһарман» кебек дастаннар сюжетларында гына сакланган
Бу дастаннар гасырлар кичеп килгән һәм аларда узганга мөнәсәбәт реаль чагыла. Санап үтелгән әсәрләр һәм аларныгг герле вариантлары, нәсел шә-җәрәләре белән берлектә, милли тари-хыбыз белән кызыксынучылар әчеп ил һамлы чыганаклар системасын тәшкил иткәннәр
Татар халкының 1552 1775 еллар дәвамында милли азатлык һәм бәйсез лек өчен алып барган кораллы каршы
лыгы колонизаторларның татарларга карата уздырылган милли сәясәтенә үзгәрешләр кертергә мәжбүр иткән. Тупас хәрби көч. икътисадын һәм социаль изү юлы белән генә басып алынган халыкларны буйсындырып тотуга ирешмәячәкләрен аңлыйлар һәм коллык урнаштыру өчен булган агрессияне идеологик яссылыкка күчерәләр
Милли изүне саклауга хезмәт иткән кануннар тезмәсе, дини хурлаулар өстенә дәүләтнең рәсми идеологиясен чагылдырган урыс тарихы татар халкы үткәнен иң оятсыз хурлау юлына баса
Христиан уку йортларындагы пра-вославие галимнәре татар халкына каршы уздырылган геноцид сәясәте өчен яңа «рецептлар» әзерли Моның нечкәлекләре Е Малов көндәлекләрендә бик тулы чагыла (lltk.t. 1993. Ns 5 8)
Шушы дәвердән Русия шартларында милли изүнең идеологик юнәлеше алга чыга. Идеологик юнәлешнең асыл максаты халыкның тарихи аңын югалту һәм урыслашуга юнәлтү була
Миссионер Ильминский даирәсе тә-эсирендә үскән В И Ленин һәм аның рус шовинизмы чире белән «жәфалан ган» коммунист-большевиклары 1917 елдан соң милли сәясәткә Русиянегг әүвәлге «кадерле» багажын ала. Комму нистлар партиясе, милли мәсьәләдә бик тирән һәм еракка кигә торган планнар белән мавыгып, бу эшкә СССР Фәннәр Академиясе институт ларын да жәлеп итә.
Әлеге фәннн оешмалар урыс коло-ниаль империясе тырнагына эләккән һәр халыкның тарихларын үзләре өчен өйрәнеп, куелган бурычка хезмәт күрсәтә башлый
Тарих тулаем сәясәтчеләрнең ма-ксатларын аклау коралына әйләнеп бетә Коммунистлар партиясе тара фыннан уздырылган бөтен канлы җинаятьләрне тарихи «хакыйкать»не торгызу итеп белдерәләр.
Төрле халыкларның тарихларын фальсификацияләү башлана. Русия па-тшаларының мәкерле яулап алу сугы-шларын бөтен СССР халыкларына иң гадел һәм прогресска хезмәт ит кән эшләр дип ышандыралар. Дагыстан азатлык хәрәкәтенә 30 сл җитәкчелек иткән каһарман Шәех Шамилгә «инглиз шпи-оны» дигән ярлык тагалар.
Урыс коммунистлары, һитлер белән килешеп, 1939 елнын сентябрендә Польша дәүләтен өзгәләп ташлый. Шул көннәрдә басылган «Правда» газетасы мәкаләләре Польшаның җимерелүенә эчке шатлыгын яшерә алмый.
Икенче империалистик сугыш тын-ганнан соң да СССРда урыстан башка милләтләрне җәберләү сәясәте дәвам итә һәм әлегәчә туктаганы юк. Җәбер- золым торган саен арта гына бара. Тарихлары бозылып, халыкларны бер-бс- ренә каршы кую сәясәте дә торгынлык елларында чәчәк атты. Татар халкына карата башкортны, чуашны, марины, удмуртны һ. б. котырткан материаллар басылды
1973 елда Чабаксарда чуаш телендә басылган «Палнай» (Чуаш халык бал-ладалары һәм җырлары җыентыгы) китабы бу җәһәттән аеруча кызык Анда татар, урыс һ б халыклар исемен дә белмәгән «Вутла тавал пек килче Супетей» («Утлы давыл кебек килче Сүбүдәй») исемле жыр бирелгән. Бу җыентыкта «карак нугай», «Мамык хан», «Истанбул». «Пугачев» кебек тарихи темаларга, шәхесләргә бәйле тарихи балладалар бар Ләкин аларның халыктан чыккан булуы гына шөбһә уята. Җырларның тел гөбе татарга дошманлык арттыруга хезмәт итә
Мәскәү властьлары тарафыннан тата-рларның бабаларын, тарихларын бутау өчен чьп арылган «болгарчылык» концеп-циясе Идел буе халыкларының берсен дә канәгатьләндерерлек түгел иде Бу кон-цепция татарларга каршы чуашларны, мариларны, удмуртларны котырту өчен шәп табылдык булды, аның хәзер дә көн тәртибеннән алынганы юк.
Әлбәттә, бу мәсьәләне әле саналган барлык халыклар тарихына кагылышлы рәвештә чишәргә мөмкин. Ләкин иң элек этник тарих хронологиясе анык куелырга тиеш.
Болгарларның бүгенге чуашларга та-рихи мөнәсәбәте. Чуаш халкы формалашу тарихы XIX гасыр башында гына төгәлләнә. Аңа хәтле. XII г асырда хәзерге Чуаш республикасы төбәгендә яшәгән мәҗүси (өлешчә мөселман) болгарлар өстенә килеп утырган күпсанлы мари ыруларын авыр шартларда ассимиляци-яләү барган. Бу процесста катнашкан болгар ырулары аздан гына юкка чыкмый кала һәм. үзләренең күп мирасларын югалтып, яңа этнос тәшкил итә. Алар үзләренә марилар кушкан суас (чуаш) этнонимын кабул итеп ала Марилар аларга карата, тарихларын хәтерләп. «суаслы мари» (чуашлы мари) этнонимын бүгенге көнгә кадәр кулланалар. Бүгенге чуаш җирендә булып узган бу гарихиболгар-мари тел контакты XII— XVIII гасырлар дәвамында барган. Вла- димир-Суздаль князьлеге кул астына эләккән угыр-фин халыкларын көчләп чукындыру башлангач, алар XII гасырда болгар дәүләте җиренә күчеп утырганLIX Бүгенге мари һәм удмуртлар соста-вына болгарларның төньяк тармагы — бисермәннәр (татарча почырманнар) аз кермәгән Бисермәннәр шулай ук Нократ буйларына утырган татарлар арасында да очрыйлар.
1236 елда, монгол һөҗүмнәре вакы-тында. болгарларның бер өлеше Ука елгасы буйларына күчеп утырган һәм алар анда урыс халкы арасында эрегән.
Бу этник процесслар барган җирләр ул вакытларда Русия дигән дәүләт би-ләмәсен тәшкил итмәгән, киресенчә, ул җирләр тагар дәүләтләре карамагында булган Этнос мәсьәләсенә килгәндә, мөселман болгарлар инде XV гасыр башында аерым берәмлек тәшкил итүдән туктыйлар, Идел-Чулман буенда- 1 ы халыклар составына кереп эриләр.
Татарларга карата уздырыла торг ан икенче зур бер провокация аларнын РСФСР өлкәләре һәм республикалары составында калган этник төркемнәренең үзаңнарын бутау.
Бүгенге көндә Башкортстан республи-касында калган милләттәшләребезне ба-шкортлаштыру. Себер татары белән Идел буе татары арасына чөй кагу. Әстерхан өлкәсендәге татарларны аерым ну- г ай халкы итеп тәрбияләргә тырышу һәм башкалар бара Бу эшләрдә элеккеге партократия чиновниклары башлап йөри.
Моннан тыш. Татарстанның үзендә һәм һәр өлкәдә, республикада татар тарихын ваклап бозу туктаусыз дәвам итеп килә Андый бозуның иң соңгысын филолог Леонид Арсланов язмала- рында күрергә була'. Ул бернинди тән-кыйть күтәрмәслек фикерләре белән фәнни җыентыкларга килеп керә. Бу кешенең тел төбе яхшы мәгълүм: имеш, татарлар мари җиренә утырган. Л Арсланов Татарстанның Казан арты һәм Кама аръягы төбәкләрендә, бу җирләрдә, урта гасырлардан бирле яшәгән угыр-финнәрнен гидронимия атамалары калг ан дип расламакчы була, ләкин дәлилләре көлке дәрәҗәсендә генә. XVII 1асыр уртасына кадәр нугай далалары составына кергән Кама аръягында нинди чирмеш, ар. коми хантылардан калган топонимнарны сакла) ан «Академия» яшәде икән'’ Ник дигәндә, бу төбәкнең утраклык тарихы XIV )асырларда бетеп. XVII гасырның уртасыннан яңадан башлана Казан арты исә XI XII гасырлардан бирле болгарлар җире була
Бүгенге татарларның Алтын Урда тарихы белән бәйләнешләре лә күп дистә еллар дәвамында бозылып күрсәтелде. Бу өлкәдә әдәбият, тел галимнәре хезмәтләрендә уңай фикерләр күренсә, эзәрлекләнделәр (проф Әмир Нәҗип язмышы гыйбрәтле).
Совет тарих фәненә татар халкының Алтын Урда дәүләтенә мөнәсәбәтен ачтырмау өчен, түбәңдәге ялган кон-цепцияләр килеп керде 1. Бүгенге тагарлар гурыдан-ту- ры Болгар дәүләтенең халкы, ул татар түгел. Казан ханлыгы Болгар дәүләтенең гурыдан-туры варисы
Әлеге концепцияне ныгытырга теләп көчәнүчеләр соңгы елларгача ипләп килә Ләкин дәлилләр башка нәрсә хакында сөйли Тагар шәҗәрәләре борышы гатарлар. кыпчаклар, угызлар белән кардәшлекне күрсәтәләр Соңгы елларда уздырылган г|к)пггн анализлар Идел-Урал буе татарларының килеп чыгышында гөп рольне Нугай урдасы халкы уйнаганын ачыклый1
Болгар дәүләте һәм халкы өчен төп тарихи чыганаклар булып хезмәт иткән болгар эпиграфикасы материаллары XIII—XIV гасыр дәвамында болгарларның татарлаша бару процессын гына күрсәтә. Ул чорда болгарларда «икетеллелекинең ни белән беткәне ачык мәгълүм Ташъязмаларда болгар теле югала бару процессы күренә
Алтын Урда 1243 елны төзелгәч, аның идарәсе бөтен баскычларда да Чыңгыз нәселеннән булган хан һәм солтаннар кулында була Батый хан башкаласы Болгарда тагы нинди булса да (җиңелгән) ханның утыруына юл куйган дип ышанып булмый Әүвәлге Болгар дәүләте милли автономиясен Алтын Урда составында саклый алмаган Болгар дәүләте улус статусында калып, анын белән Чыңгыз нәселеннән булган солтаннар улус биләре идарә иткән 2. Болгар улусын «Алтын Урда фе-одаллары килеп талаган» дигән сүз бер мантыйкка да сыймый Болгар улусын урыс ушкуйниклары һәм князьләренең талаулары 1229 елда туктап калганнан соң. 1359 елдан яңадан башлана һәм бик гиз көчәя бара XIV гасырның соңгы 40 елында алар Болгарны тәмам бөлдерә Аксак Тимер исә 1395 елны Идел буеның Казаннан түбән бөтен татар шәһәрләрен нигезенә кадәр җимерә Болгарларның калдыклары яна оешып килгән Нугай урдасы кул астындагы тагар ыруларына кушыла һәм Идел-Урал буенда яшәгән урман эчендәге ыру-кабиләләр арасына кереп эри Казан тирәсендәге болгарлар үзләре чакырып кигергән тагарлар белән кушылып китә Әлеге процесс XVI гасыр урыс әдәбияты ядкаре «Сказание о ца-рстве Казанском» әсәрендә дә чагыла’
Урга Иделгә килгән татар отрядлары чыгышлары буенча Кырым һәм Кара диңгез буйларыннан була Шунлыктан Кырым һәм Идел-Урал буе татарларының этник кардәшлеген инкарь итеп язучы тарихчылар шулай ук ялганлау белән шөгыльләнүчеләр исәбенә керә
3. Тарих фәнендә: «Татар этнони- мын безгә урыслар таккан, безнең ба-баларыбыз болгарлар булган», дип лаф орып йөрүчеләр бар. Урыс колониаль изүе астына эләккән халыкның бердәм милли этнонимын сакларга дүрт йөз ел дәвамында мөмкин булмады. Асыл болгарларның безнең өчен телләре дә. китаплары да, фольклорлары да. эзлекле тарихлары да сакланмаган. Алар Алтын Урда татар халкын барлыкка китерүдә өлеш булып катнаша. Шунлыктан бүгенге халкыбызның «татар» дип аталуына бер шөбһә дә булырга тиеш түгел. Татар исеме абруйлы, без аның абруен тагын да күтәрү юлы белән !енә бүтәннәр алдында мәртәбә казана алырбыз. Болгар исемен яңартырга тырышып йөрү татар милләтенә карата уздырылган геноцид сәясәтенә риза булу дигән сүз. Исемнәрен алыштырып кына бүгенге украиннар, үзбәкләр, алтайлылар. марилар һ. б. бәхеткә тиенә алмадылар. (Неоколонизаторлырның урыстан башка бер халыкны да хөрмәт итмә- гәнлекләре соңгы алты ел эчендә Ру- сиядә бик ачык күренде. Русия башында утыручы идарәче даирәләрнең фашистик рухын кемнәр күтәргәне дә узган елның декабрендә Думага сайлаулар вакытында яхшы күренде).
Шушы максат белән әвәләнгән «Шан кызы дастаны». «Бараж дастаны», «Җәгъфәр тарихы» кебек зур күләмле кеше ышанмаслык тарихлар, дастаннар татар тарихын бутауның ифрат тирәнәя барганын күрсәтәләр Ләкин бу әсәрләрнең фальшивкалар икәнлеге дәлилле рәвештә матбугатта кире кагылды'.
Тарихыбызны бозу, әлбәттә, аның һәрбер почмагына кагыла. Бу очракта бүгенге татар халкының иң мөһим тарихи мәсьәләсенә килеп чыгышына багланышлы фикерләр бәян ителде.
Этник тарих, кайберәүләр уйлаганча. әйберләрнең механик кушылмасы гына түгел, ул гаять катлаулы һәм дәвамлы процесс. Шунлыктан аны өйрәнүгә намуслы һәм житди тикшеренүчеләр алынуы кирәк Бары алар гына дөрес юлга басып, яңа чыганакларга таянып, хакыйкатьне ачар. Алтын Урданың этник тарихын барлау өчен, татар, кырым татары, башкорт. Кече жөз казакълары, каракалпак, нугай, үзбәк шәҗәрәләре комплексын өйрәнү гаять мөһим ачышлар ясарга мөмкинлек бирер иде.