ҺӘР СОЛДАТНЫҢ ҮЗ ЯЗМЫШЫ


ДОКУМЕНТАЛЬ ПОВЕСТЬ ( Икенче кисәк)

Кереш сумм
Әнәс ГАЛИЕВ (1920) язучы Төрм е нарда дөнья күргән шигырь, повесть Һәм романнар авторы. Казанда яши
Понес тытын беренче кисәге «Казан утлары» журналының 1991 елгы 5 санында басылган иде. Анда Боек Ватан су- тышынын беренче коненнән алып, кырык нкенец сентябрь азагына кадәр, фронтын алгы сызыгында ав горнын башыннан үгкән вакыйт алар тасвирлана. Сугыш I а катнашкан кеше яхшы белә: елдан аргык берозлексез алдат ы сызыкта булып, исән калу бик сирәк солдатка насыйп булды.
Повес тытын дәвамын ятуны сорап мина хатлар килде. Мин бу эшкә бик теләп тотындым....
Тарих шаһит: фашист.тарный баштанаяк кочле техника белән кораллантан солдатларын Кызыл Армия коры кул белән каршы алды. 1941-42 елларда Коньяк фронтнын мин бу.п ан юнә.тешендә, безнеп яктан сузышта ник бер самолет, пик бер танк катнашсын. Олы юллар һоҗүм итүче дошман кулында булды. Анын артыннан сутыша-сутыша. итен кыры остеннән бешен полк чшенде. Бүгенге кон җәһәтеннән карат анда ышанырлык та түгел: сузышка кергәндә безгә ике кешегә бер мылтык, утызар патрон тоттырдылар. Ил эченә читенлек. Авыр тупларны нцбашы белән эгә-
этә, Румын чикләреннән тоньяк Кавка- зт а кадәр читенлек. Берничә мәртәбә дошман тылында чолтанышга калдык. Бирешмәдек, сугыштык.
Сталин һәм анын кайбер сәләтсез генераллары Кызыл Армияне .шви- знясе-днвн тиясе белән чолтанышка илтеп тыкты. Сутышнын беренче елында ук бешен миллионлаган сузышчы әсирлеккә эләкте. Күбесе яралы иде. Сонтыларынын язмышына мин дә дучар булдым. Әсирлеккә эләккәндә мина нибары 22 яшь иде. 1942 е.тнын сентябреннән 1945 е.тнын март азакларына кадәр, торле концлагерь.тарда тәмуг газабына тнн авыр юл рәргә туры килде. Качтым, тотылдым. Тагын качтым, тагын тотылдым. .. Америка армиясе азаг иткәндә аякта басып торырлык та хәлем юк иде. Башта алар госпиталендә. аннан үзебезнең эвакогоспитальдә дәваланып, армиядән демоби.ти тания.тә- идем.
Әсәрдә бернинди шомартулар юк. Ба-рысын ла ничек бу.нан — шулай гәсвнр- ларга тырыштым. Ул үзенен укучыларын табар дип ышанасы килә.
АВТОР.

езне. ун меңләгән әсирне, Армавир шәһәре янындагы кырда ачык һавада жыеп тоталар. Күбебез яралы. Мин үземнең нинди хәлдә икәнемне һич төшенә алмыйм әле. Аяк-кулымны тотып карыйм, бар да исән кебек. Канга буялган җирем юк. Ләкин хәрәкәтләнергә көчем җитми, кыймылдауга, бөтен тәнем чәнчешә Шулай да газаплана торгач, торып утырдым. Халык бары да утырып тора. Шул утырып торучылар өстеннән күземне йөртеп чыктым. Иге-чиге юк. бер чигеннән икенче чиге күренми.
Без утырып торган урын иңкү җир. тирә-яктан әрҗәләренә пулеметлар көйләнгән автомашиналар белән уратып алынган Пулемет артында басып торучы солдатлар чебен дә очырмый, акыра-бакыра, тиктомалдан һавага аталар.
Минем хәлем авыр иде. Баш чатнап авырта. Маңгаемда зур шеш. Эчем януга чыдар әмәл юк. Гелем аңкауга ябышкан Бер генә минутка булса да тәнемнең сызлануын онытырга теләп, баштан узганнарны күз алдыма китерергә тырышып бактым . .
Җиргә чүңкәйтеп утыртылган әсирләр шулкадәр күп. Советлар иленең бөтен сугышчысы шушында җыелган, үзебезнең якта берсе дә калмагандыр кебек. Хурлыгы ни тора, шушы кадәр халыкны әсир итеп тотсыннар әле!
«Зинген!» -дип акырган тавышка сискәнеп киттем. Лагерьга яхшы атка атланган Кызыл Армия командиры киемендәге бер кеше килеп керде. Аның гимнастерка җиңнәрендә кызыл йолдыз, петлицаларында ике шпал. Димәк, өлкән батальон комиссары... Ат койрыгына дилбегәгә бәйләп яшь кыз белән яшь егет тагылган. Артларыннан кулына камчы тоткан немец унтере килә. Ачы тавыш белән «зинген» дип кычкыручы шул унтер икән. Егет белән кызны ирексезләп җырлаталар. Бер минут та тынып торырга рөхсәт юк икән бичараларга. Безнең арага кергәч, тегеләр тынып калган иде. унтер камчысын уңлы-суллы биетә башлады. Егет белән кыз ашыгып өзә-өзә мәшһүр «Катюша»ны җырлыйлар Аларның йөрәк өзгеч тавышы күңелнең иң нечкә кылларын сызландыра.
Атка атланган хәрби адәм лагерь уртасына килеп туктады да нидер такылдарга тотынды. Күршемдә утыручы, тешләрен кысып: «Сатлык җан, сволочь...» — дип ыслады. Комиссар нинди начар сүз бар. шуларны җиде катлап кабатлап, большевикларны һәм яһүдләрне сүкте, «Сезнең шушы хәлгә калуыгызга алар, фәкать алар гына гаепле.—диде. Алар Россияне, рус халкын саттылар. Берсенә дә тузан кадәрле дә шәфкать күрсәтергә ярамый. Беләм. монда сезнең арагызда алар бик күп. Барысын да тотып бирегез. Каты җәзага тартабыз
Мин, ирексездән, кесәмне капшап куйдым. Күкрәк кесәмдә комсомол билеты бар иде. Аңымны югалтып, дөньядан юк булып торганда шул билет белән берәр хәл булмады микән, дип шикләндем моңарчы. Мин һаман искечә уйлый идем әле, немец кулында тоткын булып утыруымны һич тә таныйсым, үз хәлем белән килешәсем килми иде. Дөресрәге, аңыма барып җитмәгән иде. Әгәр комсомол билеты югалса, нинди йөз белән иптәшләремә күренермен дип борчылдым Бүгенге аң биеклегеннән карыйм да ул вакыттагы җүләрлегемә шаккатам!
Күземне ачып, аңыма килүемә шактый вакыт үтте. Сәгатьләр генә түгел, көннәр. Тик ничә көн икәнен генә белмим Ашау турында сүз кузгаткан кеше юк. Эчәсе килү үзәккә үтә. Карыйм, күрәм: як-ягымда утыручы әсирләр флягаларын, биштәрләрен үзләреннән калдырмаганнар. Минем генә бер нәрсәм дә юк! Хәтта билемдәге каешымны да алганнар...
— Килделәр,—диде күршемдәге әсир кызылармеец. Минем нәрсә турында сүз барганлыгын аңламаганымны сизеп: —Машиналар килде,— дип өстәде, лагерь кырыена килеп туктаган әрҗәләренең өсте ябык машиналарга күрсәтеп.
— Бу техниканын монда нигә кирәге бар икән9.
— Безне алырга килгәннәр
Бу сүзләр яшен суккан кебек тәэсир итте. Минем моннан һич тә китәргә исәбем юк иде Бераз хәл керү белән качарга ныклы план корып утыра идем. Якында гына башлары күккә тигән биек таулар Шул таулар арасына кереп яшеренү җиңел булыр төсле тоела иде
Машиналар лагерь эченә үк килеп керделәр. Әсирләрне көчләп шул машиналарга төяргә тотындылар. Күренеп тора, берсенең дә анда менеп утырырга исәбе юк... Кара сукнодан тегелгән хәрби форма кигән солдатлар. әсирләрнең кай җиренә туры килде, шунда приклад белән тондыралар. Соңыннан белдем: кара сукнодан тегелгән хәрби форманы СС дивизиясендә хезмәт изүче солдатларга кигертәләр икән
Бер машина безнең төркем янына килеп туктады
Ауф' дип акырды бер унтер офицер. Акырганны ишетәм. торып басарлык хәлем юк! Әгәр урынымнан кузгалырга көчем җитсә, хәзер һич сүзсез машинага менеп утырган булыр идем. Мин әле һаман балаларча хыялланып, акылсыз фикерләр тоткынлыгында яши идем Янәсе, качарга форсат чыгарга тора юлда барганда машинадан сикереп төшеп калырга җайлы булачак! Тот канчыгыңны! Менә ике әзмәвер яныма ук килеп басты. Аларны күреп бик гаҗәпкә калдым, өсләрендә кызылармеец киеме, гимнастерка якаларындагы петлицалары гына ертып алынган Үзара урысча сөйләшәләр Унтер офицер янымда басып торган әлеге ике кешегә нәрсәдер ымлады. Сизми дә калдым, алар мине күтәреп кузовка ыргыттылар. Башым бортка бәрелеп, чак кына аңымны югалтмадым. Күз алдым караңгыланып, шактый вакыт аяк-кулларымны кыймылдата алмадым. Кузовта энә төшәрлек тә урын юк иде Бер таза әсир мине җайлап кабина кырыена кигереп утыртты. Калганнар бер-берсенә тотынып. аягүрә бастылар.
Көн гадәттән тыш эссе иде. Кояш миләрне кайнатырлык итеп кыздыра Ярый әле кузовның өсте ябык, югыйсә чыдар хәл булмас иде.
Менә безне алып та киттеләр. Кая алып баралар, белгән кеше юк. Машина соң дәрәҗәдә бара. Бераз юл киткәч, кузов өстенә капланган брезентның бер кырые һава агышына ачылып, тирә-юньне күзәтергә мөмкинлек туды. Әнә юл буенда абрикос агачлары үсеп утыра Алар миңа бик таныш. Без чигенгәндә үк җимешләре өлгергән иде инде. Абрикосны чиләк тутырып җыйган чаклар булды. Шундый туклыклы җимеш абрикос, аны ашап туйгач, солдат кухнясында пешерелгән чиле- пешле ризыкны күрәсе лә килми
Безнең полк, немец танклары белән сугыша-сугыша. шушы юллар буйлап чигенгән икән Әнә бездән калган тупларны да җыймаганнар әле. Еракка ата торган 122 миллиметрлы гаубицалар мескен булып башларын түбән игәннәр. Аларны күрү бик авыр булды. Күзләремнән яшь чыкты.
Безне беркайда да туктатып тормыйлар. Станицаларны яшен тизлегендә узып китәбез. Урамда ир затыннан беркем дә күренми. Кайбер капка төбендә казачкалар басып тора Немец машиналары күренү белән, алар да ашык-пошык ишегалдына кереп югалалар.
Менә Куропаткин станицасына килеп кердек Сугыштан сон аны шәһәр дип атап йөртә башладылар. Әйе. ул матур итеп салынган ике-өч катлы йортлары, төзек, озын урамнары белән юклы-барлы шәһәрләрдән яхшырак Мин анда февраль аенда, фронттан Краснодарга командировкага барганда булган идем. Тәүлектән артык тукталып тордык Шуңа күрә бу станица миңа яхшы таныш иде
Бәхеткә каршы булса кирәк, станицага килеп керү белән, без утырган машина йөрешен әкренәйтте. Шуннан файдаланып яшь бер хатын кузовка ике бөтен яңа гына мичтән чыккан бодай икмәге ыргытты. Шул казачканы күрептерме, озата баручы немец солдатлары, тәртипсез
рәвештә автоматтан атарга тотынды. Мескен хатын исән калгандырмы, юкмы — күрергә өлгермәдем. Машинада утырып барган әсирләр өчен дөньяда шушы безгә икмәк ыргыткан хатыннан да изге, аннан да батыр кешенең булуы мөмкин түгел төсле иде. Алай-болай фашистлар килеп алмасын дип. икмәкне бераз вакыт яшереп тоттылар. Станицаны чыгып шактый ерак киткәч, бөтен әсирләргә тигез итеп икмәкне бүлделәр. Бер кабарлыгы миңа да эләкте. Ачыгу чиктән ашкан иде. Озаклап чәйнәргә түземлегем җитмәде, йотып җибәрдем.
Машиналар бертуктаусыз алга ыргылды. Таныш юллар белән барабыз, таныш станицаларны үтеп китәбез. Менә Павловка станицасы. И. күптәнме әле без анда төн кунып калган идек. Мин ымсынып-ымсынып урамны күзәттем. Аида тыз-быз чабып йөрүче хатын-кызлар арасыннан үзебез төн кунып чыккан йорт хуҗасы Анфисаны эзләдем. Дөрес, без алар урамына кермәдек. Ничектер, ул миңа кая да булса безне күзәтеп басып торадыр төсле булып тоелды. Шул без аларда кунган көнне Анфисаның сержант Башкиров белән анадан тума чишенеп йоклап ятуы күз алдыма килеп елмаеп куйдым. Бар кыю ирләр!
Павловка станицасыннан Ростовка таш җәелгән туры юл сузылган. Хәтерем алдамаса. ераклыгы ике йөз чакрым чамасы. Ул елларда асфальт җәелгән юллар юк дәрәҗәсендә, таш җәелгәннәре дә сирәк иде.
Бара торгач, алда Дон елгасы буендагы Ростов шәһәре күренде. Димәк, безне Батайский күпере аша Донның теге ягына алып чыгачаклар. Бу тирәдә Дон аркылы чыгарга башка күпер юк. Шулай ук безнекеләр чигенгәндә ул күперне җимертмәделәр микәнни, дип авыр сулап куйдым. Әллә җимерелгән күперне төзәтеп тә өлгергәннәрме?..
Машинадагы халык бар да тирән уйда кебек күренәләр иде. Алар да минем кебек үзләренең әсир төшүләрен башларына сыйдыра алмыйлардыр, күрәсең.
Без барып кергәндә, Батайский шәһәренең урамнары тып-тын иде. Беркайда җан иясе күренми. Монда сугышлар каты булган. Йортлар кварталы-кварталы белән җимерек. Кайбер урында урам аша чыга торган түгел, бомба төшеп ярылудан тирән чокырлар барлыкка килгән. Дон елгасын вакытлыча эшләнгән күпер аша кичтек.
Ростов шәһәре дә бик нык җимертелгән иде. Шәһәрнең үзәге — Энгельс урамы белән бераз баргач, без утырган машиналар сулга борылып. Азов диңгезе ярына килеп чыкты.
Бәрелешләр бу тирәләрдә дә каты булган. Безнекеләр чигенгәндә бер карыш җирне дә сугышсыз калдырып китмәгәннәр. Юл буенда исәпсез- хисапсыз ватык машиналар, төрле калибрдагы туплар аунап ята. Сирәк- сирәк танклар да күренгәли. Шунысы кызганыч, барысы да дип әйтерлек безнеке...
Бара торгач, алда, калку җирдә шәһәр күренде. Таганрог диделәр. Хәтта, уң як борт кырыенда чүңкәйгән бер әсир шушы шәһәр кешесе булып чыкты. Ул шәһәр урамына килеп керү белән, анда йөрүче кешеләргә мөрәҗәгать итеп: «Мин шушы кала кешесе Иван Бурда булам. Әти-әнием Маркс урамында, унөченче йортта яшиләр, зинһар, хәбәр итегез!» — дип кычкырырга тотынды. Урамдагы халык аның үтенечен ишеткәндерме, юктырмы, белмим, озата баручы немец солдатларына бу хәл ошамады, автоматтан һавага ата башладылар.
Ниһаять, безнең машина тирә-ягы чәнечкеле тимерчыбык белән әй-ләндереп алынган урынга килеп туктады. Лагерь. Әсирләр лагере. Ул ачык җирдә. Кырмыска оясы кебек мыжлап тора. Димәк, безгә шушы лагерьда яшәргә туры киләчәк. Озакмы?
Капкадан кереп, йөз метр чамасы җир үтешкә машинадан төшәргә әмер булды. Мин дә бортка тотынып, көч-хәл белән аягыма бастым. Ләкин машинадан төшәрлек хәлем юк иде. Кырыйда басып торучы ике әсир мине күтәреп төшерделәр. Күз алдым караңгыланып, бер читкә 6
тайпылдым да лып итем җиргә утырдым. Кемнеңдер исемем белән эндәшкәнен ишетеп, артыма борылып карадым. Анда минем белән бергә топовзводта хезмәт иткән Найденов басып тора. Ул безнең штаб бата- реясының комсомол комитеты секретаре иде. Найденов белән якыннан аралашырга туры килмәде, шуңадырмы, исемен хәтерләмим, фамилиясе генә истә калган. Ул үзен бик эре тота, зур укымышлы кеше итеп күрсәтергә тырыша, вак кына мәсьәләләрдә беркемгә дә сүзен бирми, бәхәскә керешә. Күреп торам, хәзер бөтенләй үзгәргән, песи булып калган.
Найденов яныма килеп чүңкәйде дә.
Нихәл, яралымы? — дип сорады
Мин җавап бирмәгәч, аптырап карап торды да кулын маңгаема куйды: «Башың ут кебек, температураң бар ахры».— диде. Чыннан да, минем бөтен җирем ут кебек яна иде. Аның бил каешына беркетелгән флягасын күреп:
Суың юкмы? —дип сорадым
Нәрсә, эчәсең киләме?
Ул тел белән әйткәнгә генә ышанмас дип уйлады, ахры, флягасының бөкесен алып, авызын түбәнгә таба әйләндереп күрсәтте.
Найденовның минем янда басып торганын күреп булса кирәк, шунда тагын безнең бер полкташ пәйда булды. Ул отделение командиры сержант Привалов иде. Алар якташлар Авыллары Кировоград тирәсендә. Приваловны күрү белән шуңа игътибар иттем, ул петлицасындагы хәрби дәрәҗәсен ачыклаучы кызыл лак белән катырылган тимер өчпочмакларны алып ыргыткан иде. Найденов аңа:
-ч Әгәр суың булса, Әнәскә берәр йотым бир. диде.
Ул теләмичә генә, йөзен чытып, миңа флягадан бер йотым су эчергге.
Әнәс үзе теләп фашистларга әсир төшкән дигәч, ышанмаган идем, әнә ул нинди хәлдә.— диде Привалов.
Аның сүзләре йөрәгемә хәнҗәр булып кадалды: Кем шундый гайбәт тарата, дип сорадым. Синең белән бергә разведкага барган Среда комиссарга шулай дип рапорт язган. Әгәр мин «Качыгыз! Фашистлар!» дип кычкырмаган булсам. Среда үзе дә килеп эләгә иде бит. Мин үземнең урысча сөйләшкәнгә алданып фашистларга ничек-ничек килеп эләгүемне сөйләп бирдем
Намуссыз кеше икән ул Среда, дидем, ачуымны белдерергә бүтән сүз тапмадым.
Борчылма.—диде Найденов, яхшы атлы булыр!а теләсә дә, әллә кая ерак китә алмады. Среда да монда, безнең белән бер лагерьда Ип тешләрнең сөйләүләренә караганда, безнең армия тар-мар ителгән. Ниндидер эш белән армия штабына килгән маршал Буденный чак чыгып ычкынган икән Чолганышта калгач, аны «кукурузник» белән алып киткәннәр. Полк командиры майор Киселев үз-үзен агып үтергән.
Дөрес эшләгән, диде Привалов Әгәр исән калса, аны коточкыч җәза кәгә иде. Ни өчен немец яһүдләрне кан дошманы итеп саный торгандыр. Хәтта балаларын да а гып үтерә
Макс Соломонович милләте буенча яһүд иде Гражданнар сугышында катнашкан. Курку белми Topian батыр кеше Немецлар бик еш аның башын кигергән кешегә зур бүләкләр вәгъдә итеп листовкалар ташлый торганнар иде. Сугышның беренче көненнән алып, әсир калганчы миңа анык белән бергә булырга туры килде
Найденов, минем хәлемнең авырлыгын аңлап булса кирәк, шинелен җиргә җәйде дә ятып торырга кушты. Аннан, иңбашына аскан биштәрләрен салып, минем баш очына куйдылар да: «Без лагерьны әйләнеп килик әле, тагын полкташларны очратмабыз микән», дип китеп бардылар
Лагерь эче гөжләп тора. Минем янга тагын бер әсир килеп басты. «Сатлык паек юкмы?» — дип сорады. Аның сүзләреннән бернәрсә аңламый аптырап калдым. Минем әле паек дигән әйберне күргәнем дә юк иде Күңелемдә шик туды. Иптәшләрем калдырган биштәрләрне баш астына салдым.
Сөйләшә торгач, бар да аңлашылды тагын. Монда элегрәк китерелгән әсирләргә, көненә йөз грамм чамасы пычкы чүбе кушып пешерелгән икмәк бирәләр икән. Әсирләр арасында кызу сәүдә бара. Тәмәке төпчеге, чакматаш һәм башка шундый вак-төяк әйберләр белән алыш-биреш итәләр Шырпы булмаганлыктан, тәмәкегә утны чакма чагып кабызалар. Акча берәмлеге булып арада шул паекка бирелгән йөз грамм чамасы икмәк йөри икән. Шунысын да әйтергә кирәк, тәмәке төпчегенең бәһасе икмәккә караганда кыйммәтрәк иде.
Найденов белән Привалов минем янга бүтән килмәделәр. Көтеп- көтеп тә күренмәгәч, мин аларны качтылар дип уйладым. Әгәр сәламәт булсам, мин дә алардан калмас идем, дип уфтандым. Беләм, турыдан- туры койма аша качу мөмкин түгел. Лагерьны әйләндереп алган чәнечкеле тимерчыбык ике катлы Арасына сакчы этләр җибәрелгән. Билгеле бер ара саен пулеметлар белән сакта торалар... Таза әсирләрне шәһәргә алып чыгып, немец офицерларының хуҗалык эшләренә йөртәләр. Икенче көнне дә күренмәгәч, Привалов белән Найденов шундый командага эләгү бәхетенә ирешмәделәр микән дип уйладым.
Беркөнне кичкырын минем үземне дә лагерьдан алып киттеләр. Безне, ягъни аралы, авыру әсирләрне аерып алып, зур машинага төяделәр. Ярый әле ерак алып китмәделәр, югыйсә эш харап иде. Вокзалга гына алып бардылар. Шул якын арада да берничә әсир дөнья белән хушлашырга өлгерде. Яралы әсирләр чебен кебек үлә торды...
Вокзалда безне вагоннарга дыңгычлап тутырдылар. Аягүрә басып, бер-береңә тотынып кына торырга мөмкин иде. Мин чыдый алмадым, баскан урынымда түндем. Як-ягымдагы әсирләр мәрхәмәтле булып чыктылар Мөмкин кадәр минем өскә басмаска, кысрыкламаска тырыштылар.
Юлда озак бармадык, биш-алты сәгать узгандырмы, поезд зур бер шәһәргә килеп туктады. Бу миңа таныш шәһәр — Сталино иде. Кырык беренче елны чигенгәндә, безгә монда шактый озак тукталып торырга туры килде. Шул вакытта мин аның бөтен урамнарын айкадым. Полк белән армия штабы арасында элемтәче хезмәтен үтәдем.
Килеп туктау белән паровозны өзеп, каядыр алып киттеләр китүен. Ләкин халыкны вагоннардан бушатырга ашыкмадылар. Күпчелек кысталып, хаҗәтләрен шул баскан урынында үти башлады. Вагон эчендәге сасылыкка чыдар хәл калмады. Башка вагоннарда да шундый хәл булса кирәк, андагы шау-шуны ишетеп, безнекеләр дә. кем ничек булдыра ала. шулай вагон стенасын дөмбәсләргә тотынды Якында гына автоматтан аткан тавыш яңгырады. Ниһаять, зарыгып көтә торгач, морадыбызга ирештек. Вагон ишеген ачып: «Раус. шнелль. шнелль, швайне!» -дип акырдылар. Хәллерәкләр вагоннан чыгып китте, әлбәттә. Без берничә кеше вагон эчендә утырып калдык. Немец солдатлары акырдылар, акырдылар да, без урыныбыздан кузгалмагач, рәхимсез рәвештә өстерәп төшерергә тотындылар. Мин дә атылып җиргә барып төштем һәм чак кына аңымны югалтмадым. Ярый әле полкташларым Найденов белән Привалов калдырган шинельне өстемә киеп, биштәрләрен иңемә асып өлгергән идем. Югыйсә алар вагон эчендә калачаклар иде. Миңа ышанып калдырган әйберләрен югалтсам, бу иптәшләрне кабат очраткан тәкъдирдә, аларга нинди йөз белән күренермен дип борчылдым
Тырышып-тырмашып аякларыма бастым. Күз алдым караңгыланып күпме басып торганмындыр, хәтерләмим. Үзем кебек ике әсир ике култыгымнан тотып алгач, хәл кереп киткән төсле булды. Алар мине 8
җитәкләп читкәрәк алып киттеләр. Анда безне тагын машиналар көтеп тора иде. Әлеге ике ягымнан култыклап алып килгән иптәшләрем, мине җайлап кына күтәрен, шул. машиналарның берсенә менгерделәр. Үзләре дә минем яныма менеп бастылар. Ул арада машинабыз урыныннан да кузгалды. Машинага утырырга хәле булмаган яралы әсирләр шунда — җирдә аунап калдылар Әгәр шушы рәхимле ике бәндә очрамаса, мин дә шулар янында утырып калган булыр идем. Ә аларны алда нинди язмыш көткәнен бер Алла гына белә. Хәлбуки, немецлар авыр хәлдәге әсирләр белән озак мәшә-катьләнергә яратмыйлар иде.
Озак бармадык, мәһабәт бер бина янына килеп туктадык. Бу бина шахтерларның мәдәният сарае икән. Хәзер аның тирә-ягын чәнечкеле тимер чыбык белән урап алганнар да әсирләр лагерена әйләндергәннәр Шушы галәмәтне күргәч, немецлар бөтен дөньяны чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алганнардыр кебек тоелды, өметсезлек артты
Машинаны ишегалды уртасындагы сулы бассейн янына китереп туктатып, төшәргә боердылар. Әсирләрне чишендереп, шул бассейн аша йөздереп чыгаралар Бассейнга керергә теләмәгәннәрне төртеп төшерәләр. Бассейнның суы тирән түгел икән, югыйсә минем йөзәрлек хәлем юк иде, адымлап аркылы чыктым Икенче якка чыгу белән безгә шуны аңлаттылар, имеш, монда карантинный лагерь, бассейн аша йөздереп, агу сибелгән суда йогышлы авырулардан котылу өчен дезинфекция ясала!
Безнең беребезгә дә бассейнның теге ягын.та калдырган үз киемнәребезне бирмәделәр. Гитлер яулап алган Көнбатыш Европа илләреннән таланган, иске-москы солдат киеме киерттеләр. Миңа ямаулы яшел френч, шундый ук төстәге чалбар эләкте. Сөйләүләренә караганда, бу киемнәр Бельгия солдатларыннан салдырып алынган. Бер әсир. «Бездән салдырган киемнәрне кемнәргә киертәләр икән?» дип офтанып куйды. Иң яманы аякка киерткән агач башмаклар булды Туып-үсеп, мондый аяк киеме күргәнем юк иде. Алар аякка шундый җайсыз ки. атларга ирек бирмиләр Агач башмакны киеп маташканда, салып калдырган чалбар бөрмәсенә яшерелгән комсомол биле!ы исемә төшеп, эчем жуу итте. Нишләргә9 Ымсынып-ымсынып бассейнның api ы ягын күзәттем Хәтта кире шул якка чыгарга да талпынып куйдым Мин бит әле үземне һаман яшьләр оешмасы сафында итеп хис итә идем Шулай ук комсомол билетыннан аерылырга гуры килер микәнни? Мин бит ана чиксез зур кыенлыклар белән ирешкән идем Күпме вакыт социаль чыгышымны сәбәп итеп, мине комсомолга алмый тилмерттеләр Моннан соң инде миңа бер вакыгта да комсомол сафына басарга туры киләчәк түгел!
Булган шыр тиле чаклар, без ул заманның яшьләре барыбыз да дип әйтерлек чын күңелдән шулай уйлый идек Ахмаклык белән агулану чамадан ашкан иде. Дөресен әйткәндә, акыл ягы да «ташка үлчим» булгандыр, күрәсең. Әгәр төпле акылым булса, мин комсомол билеты гурында уйлап баш ватып торыр идемме соң? Бүгенге биеклектән караганда гына шулай уйлавымны искәртеп үтүне дә кирәк саныйм Әллә, салкын суы тәэсир итте, мин башкалар белән бергә басын зорырлык хәлгә килдем. Унар-унар кеше санап алдылар да ишегалды түрендәге агач кисмәкләр янына алып киттеләр, һәр кисмәк янында кулына озын саплы чүмеч тоткан полицай басып тора Ул әсир кулына калай җамаяк тоттыра да, чүмеч белән кисмәктән, ниндидер сыекча алып сала Әсирләр телендә бу сыекча баланда дип атала икән. Җамаякны ике кулым белән күкрәгемә кысып тотып, бер кырыйга барып утырдым. Минем ничә көн инде авызыма бер тәгам капканым юк иде. Җамаяктагы сасы сыекчага күзем гөшкәч кенә карыным чиктән тыш ачканлыкны сиздем Баланда бик сыек иде. Анда берничә бөртек ярма, һәм бер бәрәңге кисәге йөзеп йөри Җамаякны күгәреп бер-ике генә йоттым
Янымда утырган битен куе кара сакал баскан әсир: «Ничек соң, туйдыңмы?» — дип сорады. Минем җавабымны көтеп тормады, сүзен дәвам итте:— Немец әсирләргә бөтенләй ашарга бирми дип сөйлиләр иде. Ничек болай халыкны баландадан авыз иттерергә уйлагандыр, болай булса, әле бөтенләй өметне өзәргә ярамый».
Аның сүзләре бер колагымнан кереп, икенчесеннән чыкты, үз хәлем хәл иде. Карыным шулкадәр ачты, ашыйсым килеп саташыр дәрәҗәгә җиттем. Ичмаса тәмәке дә юк. Күкрәк тутырып төтен суырсам, ашау турында онытып торыр идем төсле тоелды. Ләкин тәмәке кытлыгы икмәккә караганда да көчлерәк иде. Аны беркайдан да табу мөмкин түгел. Чыдар хәлем калмагач, янымдагы немец биргән паекка канәгатьлеген белдереп утырган сакаллы әсиргә мөрәҗәгать иттем: «Тәмәкең юкмы, әгәр тартсаң, миңа да бер-ике суыртыр идең»,— дидем. Ул серле итеп, күзләрен текәп карап торды да: «Мин гәмәке тартмыйм, сиңа да ташларга киңәш итәм»,— диде. Сүзләренә минем игътибар итмәгәнне сизеп «Син әле бик яшь, үләргә ашыкма...—дип сүзен дәвам итте.— Аннан кире кайтып булса икән, теге дөньядан дим...» Бу сүзләрнең хаклыгын лагерь тормышы бик тиз исбат итте. Тәмәке тартучылар чебен кебек кырылалар иде. Тартучы әсир, бүлгәч, кулына эләккән икмәкне ашыга-ашыга тәмәке төпчегенә алмаштыра. Шулай итеп, ул үзенең аш- казанын кәгазь калынлыгы шушы ризыктан да мәхрүм итә. Өстәвенә ачлыктан зәгыйфьләнгән әгъзаларын никотин йотып агулый. Сакаллы әсирнең бик вакытлы биргән акыллы киңәше мине дөрес юлга бастырды. Ул кеше бәлки күптән дөнья куйгандыр инде, минем аны бервакытта да догадан ташлаганым юк. Мең-мең рәхмәт аңа, урыны оҗмахта булсын.
Лагерьга бертуктаусыз әсирләр агылып тора. Аларны да безнең кебек бассейндагы салкын суда чумдырып, өс киемнәрен алмаштыралар. Яралыларга бернинди ярдәм күрсәтелми, хәтта күбесенең җәрәхәтләре дә бәйләнмәгән. Ярага инфекция эләгеп, һәлак булучыларның исәбе- хисабы юк. Беркөнне бер төркем әсирләрне машина белән китереп мәдәният сарае ишеге төбенә бушаттылар. Полицайлар алар белән кызыксынучыларны акырып-бакырып, мәдәният сарае тирәсеннән читкә — ераккарак кудылар. Ул арада кешедән бушап калган мәйданда шартлау тавышы яңгырады. Соңыннан сөйләүләренә караганда, бер кызылармеецның уң кул башына кечкенә калибрлы мина эләгеп, шартламыйча терәлеп калган булган. Бу хәлгә немецлардан игътибар итүче булмаган. Ул мескен күпме вакыт шул минаны үзе белән йөрткәндер, ул турыда белмәдек. Шушы лагерьга китергәч, әсирлеккә төшкән совет хәрби вра-чы, аны мәдәният сараеның икенче катына алып менеп операция ясаган. Ул яралы әсир кулбашыннан тартып алынган минаны тәрәзәдән ишегалдына ыргыткан. Безгә шул тавыш ишетелгән икән.
Минем күңел чиктән тыш төшенке иде. Хәтта үземнең исән калуыма үкенеп куйдым. Үз-үземне юатырга теләп микән, шигырь чыгарырга тотындым.
Ни булды сиңа, кояш? — Элек син нурлы идең. Ник сипмисең җиргә нурын. Нигә соң кара көйдең?
Яшәрә иде киң кырлар Синең нурларың белән. Яши идек гөрләшеп без Шатлык җырлары белән.
Сөя идек чәчәкләрне, Чәчәкләр безне сөйде. Әйтегезче, озаккамы Җир өсте кара көйде?!
Инглизләрнең ашау теләге табынга утыргач туа. дигән тапкыр сүзләре бар икән. Бу очракта минем белән дә шулайрак килеп чыкты Мавыгып китеп, мин тагын берничә шигырь чыгардым. Кәгазем дә. карандашым да юк иде. Бераз алгарак китеп булса да әйтеп үтим, мин бу шигырьләрне кырык өченче елның язында, Польшада Демблин крепостенда гына кәгазьгә төшерә алдым. Төп нөсхәләре әле дә исән
Беркөнне ишегалды уртасына зур өстәл чыгарып куйдылар. Аның янына башына иләмсез зур картуз кигән фельдфебель белән беләкләренә ак тасма бәйләгән ике әсир чыгып басты Фельдфебель, кулындагы букчадан зур кенәгә чыгарып, өстәл өстенә куйды да урындыкка утырды.
Әсирләрне берәм-берәм өстәл янына чакырып, сорау алу башланды. Чираг миңа да җитте. Полицайларның берсе тылмач хезмәтен үти. Ватыгг-җимсреп нимесчә сукалый. Фельдфебель һәрбер әсирнең исем- фамилиясен, туган елын, адресын, нинди частьтә хезмәт итүен сорашып, кенәгәсенә теркәп бара. Мин һәрбер сорауга дөресен әйтеп җавап бирдем. Соңыннан белдем, күпчелек әсирләр алдашканнар икән. Хәтта иссм-фамилияләрен дә үзгәртеп яздырганнар
Сугышка кадәр көндәлек матбугатта, журналларда хәрби темага багышланган, эчтәлеге белән бер-берсенә ике тамчы су кебек охшашлы хикәяләр, шигырьләр бик еш басыла иде. Ил сакчылары тормышын сурәтләп язган әсәрләрнең барысында да дип әйтерлек дошман кулына эләккән Совет сугышчысы үзен ничек кенә җәзаламасыннар, бервакытта да нинди часты ә хезмәт иткәнлеген, командирларының исем-фамили- яләрен әйтми Бу хәл әдәби әсәрдә тиңе күрелмәгән батырлык итеп бәяләнеп, үлгәннән соң аның орден белән бүләкләнүе iурында хәбәр ителә. Хәтерем алдамаса. ул елларда әле герой исеме бирү белән бик мавыкмыйлар иде кебек. Ленин ордены иң югары бүләктән санала иде. Без, шушы әсәрләрне укып бозылган бала-чага, ки ran сүзенә чын күңелдән ышана һәм андагы батырларга охшарга гырыша идек. Мин үземнең кайсы полктан булуымны әйгтем-әйтүен, ә соңыннан үкенеп бетә алмадым...
Сорауларга җавап биреп бетергәч, аркама ак буяу белән зур итеп номер суктылар. Шул көннән башлап, андый-мондый кирәгем чыкса, мине исем-фамилиям белән түгел, шул номер белән эндәшеп, чакырып ала торган булдылар.
Әкренләп бөтен сәер хәлләргә дә күнегелә. Ә менә ачлыкка күнегү мөмкин түгел икән Ачлык көннән-көн ныграк үзен сиздерә башлады Яшь организм бернәрсә белән дә исәпләшмичә ризык таләп итә. Өстәвенә, когырынып гәмәке тартасы килә. Минем янга керпе инәләре кебек тырпаеп торган сакал-мыеклы бер әсир килеп басты Миңа аның куллары шүрәленеке төсле булып күренде. Ул иңенә кырык ямаулы иске капчык аскан. Сүз башлап: «Берәр сатлык әйберең юкмы?» дип сорады. Ачуым чыгып: «Йөрмә әле монда эч пошырып, дидем Бетемне сатсам гына инде...» «Бәген тәнне бет басты. Култык астыннан, бот араларыннан бетне учлап алырга мөмкин Әлеге әсирнең минем яннан китәргә исәбе юк иде. Ул минем өстемдәге күлмәккә төртеп күрсәтте, «һе. мондый акыл иясен очратканым юк иде әле. бик ансат кына мине ялангач калдырырга телисеңме?» Ул куен кесәсеннән гәмәке төпчеге чыгарды. «Меггә моны рәхәтләнеп бер суыруы ни тора». «Икмәк булса, тагын бер хәл иде. Кит моннан, йөрмә сасы тәмәкең белән кеше алдан». «Ике исәп, бер хисап, аларның бер бәһадә йөргәнен әллә белмисенме?». Никадәр геггә тәмәке тартасым килсә дә, мин аның тәкъдимен кире кактым Ул артык сүз озайтып тормады, мине кызыктыруның башка ысулын тапты. Тәмәке төпчеген авызына капты да, кесәсеннән чакма таш чыгарып, чүпрәккә өрергә тотынды. Аның кыланышын читтән күзәтеп торган газа гәүдәле бер әсир безнең арага килеп басты һәм әлеге мине котырткан кешене әрләргә тотынды «Син, хәшәрәт, ычкын моннан тизрәк' диде
катгый итеп.— Тапкансың кемне үчекләргә. Күреп торасың бит аның нинди хәлдә икәнен». Ул аны төрткәләп минем яннан куа башлады. Теге карулашырга тотынган иде. арт ягына типте, һәм теге бәндә атылып- бәрелеп бер кырыйга барып төште. «Аякка басарлык хәлең бармы? — дип сорады яклаучым миңа мөрәҗәгать итеп -Әнә анда көнлек паекны бирәләр, әйдә бергәләп барып алабыз». Ул мине җитәкләп, ишегалды уртасындагы кисмәк янына алып китте. Анда арыш онына нәрсәдер кушып пешерелгән, катып беткән икмәк бирәләр иде. Ун кешегә бер ипи. Паек алган әсирләрне ишегалдының икенче ягына күчерәләр. Бер тоткын качып калып, икенче кат чиратка килеп баскан. Аны бер полицай тартып чыгарып, рәхимсез рәвештә дөмбәсләргә тотынды.
Без ун кеше, кулыбызга икмәк эләккәч, бу тирәдән ераграк китәргә тырыштык. Икмәкне ничек итеп тигезләп бүләргә дип аптырап калдык. Арадан беребез, капчыгыннан үзе эшләгән үлчәү көянтәсе чыгарды. Аннан иске чалгыдан эшләнгән пәке белән икмәкне ун кисәккә бүлде дә, көянтәне ике ягына җеп белән бәйләп кисәкләрнең тигезлеген үлчәргә тотынды. Шулай итеп, кәгазь калынлыгындагы ун кисәкнең тигезлеген тикшереп чыкты. Ул икмәк үлчәргә тәмам остарып киткән иде. күрәсең. Арадан берәү аның осталыгына сокланып: «Әптиктә дә бу кадәр төгәл үлчи алмаслар иде», дип куйды.
Лагерьда кәгазьгә дә кытлык. Тәмәке төрергә кәгазь таба алмый интегәләр иде. Мин шигырьләремне күңелдә бикләп калырга тырышам. Шулай да берәр кәгазь кисәге кулга төшкәндә вак хәрефләр белән язып та куя идем. Икмәк бүлгәндә бер әсирнең кулында шактый зур картон күрдем. Аны ул бушка бирәчәк түгел, әлбәттә. Картон хуҗасы минем уемны сизде булса кирәк: «Бик өмсенеп карап торасың, сатам, ал»,— диде. Мин аңа нинди җавап бирергә дип аптырап калдым. Ул капчыгыннан тагын бер кисәк картон чыгарды. «Икесенә бер паек икмәк», - дип. картоннарны миңа сузды. Сүзгә бая мине сатып алырга маташкан спекулянтны куып җибәргән сакаллы әсир кушылды: «Син оят дигән нәрсәне беләсеңме? Әллә андый сүзне бөтенләй ишеткәнең юкмы?». Сорауны ошатмаган картон хуҗасы әрепләшергә тотынды. «Алмасын, мин аңа товарымны ирексездән бирмим ич». «Менә болай эшлибез.— диде сакаллы, картонны хуҗасы кулыннан тартып алып, вак кисәкләргә бүлгәләде һәм җилгә очырды. Башка мондый юк-бар әйбер белән сату итеп, кеше алдап йөрисе булма». Картон хуҗасы иң начар сүзләр белән сүгенергә, янарга тотынды. «Борыныңнан кыссаң, җаның чыгарга тора. Әле син янап маташасыңмы?!» Алар үзара чәкәләшүдән чак кына тыелып калдылар.
Мин бер читкә китеп утырдым. Күңелдә өметсез шигырь юллары туды.
Саргайды гөл. койды ал чәчәген.
Көзге көн килеп житәр-житмәс. Горур башымны идем тормышка. Алтын яшьлегем үтәр-үтмәс.
Ерак илтеп атты тормыш дулкыннары. Алтын яшьлегем яфрак күк саргая. Канаты сынган коштай сизәм үземне. Иң матур көннәрем үтә заяга.
Чәнечкеле тимер чыбык арасыннан Ымсынып-ымсынып карыйм да күккә. Кычкырам тилмереп: «Әйтегез, кем белә Чыгармын микән бервакыт иреккә?!»
Ул да түгел, нигә әле болай өметсезлеккә биреләм соң. дип. үз-үземне әрләргә тотындым. Чыдарга, чыдарга. Барлык кыенлыкларны җиңеп 12
чыгарга тиеш мин. Үләргә бервакытта да соң түгел. Теге дөньядан кире кайтып булса икән.. Бөек Гетенең: «Кем көн дә көрәшчеләр сафына баса, шул кеше генә яшәргә хаклы» дигән шигъри юллары исемә төште. Оригиналда ул, бәлки, башкачарактыр. Ә минем күңелдә шушы мәгънәдә сеңеп калган
Мин шулай уйланып утырганда: «Абтретен!» ягъни, сафка басарга дигән команда яңгырады Әллә шул кәгазь калынлыгы ипи кисәге хәл ксргегг җибәрде инде, торып аякка басканымны сизми дә калдым Бер чулак унтер ун кешене санап алып, капкага таба алып китте. Шулар арасына мин дә эләктем. Урамга чыккач, сулышым иркенәеп киткән төсле булды. Анда, тротуарда, безне күзәтеп торучы халыкның исәбе- хисабы юк иде. Барысы да дип әйтерлек хатын-кызлар. Немец солдатлары автомат түтәсе белән әткәләп, куып карыйлар, һич тә җиңә алмыйлар. Безне сафка тезелгән килеш каядыр алып киттеләр. Тротуардагы халык та безгә иярде. Алар ашык-пошык безгә төрле ашамлык ыргырга тотындылар. Җитезрәк әсирләр икмәк һәм дуңгыз мае эләктерде Мин дә бер тозлы кыяр һәм ике кукуруз чәкәнен кулга төшердем Өлешемә тигән көмешемә риза булып, күңелем күтәрелеп китте Мондый хәл озакка сузылмады. Ачыргаланып кычкырган бала тавышы кәефемне җибәрде Миннән ерак түгел сафлар арасында сары чәчле, җиде-сигез яшьлек бер кыз бала боҗыр кебек йөгереп йөри. Сакчы немец, куып җитә алмагач, мылтыктан атты. Белмим, пуля балага тигәндерме, юктырмы, бер хатын баланы күтәреп каршыдагы ишегалдына алып кереп китте. Шулай ыгы-зыгы килә торгач, гимер юл вокзалына барып җиткәнебезне сизми дә калдык. Анда безне товар вагоннарына төяделәр. Әсирләрне вагоннарга дыңгычлап тутырдылар. Төне буе юлда булдык. Поезд туктый-туктый бик әкрен барды. Сәбәбе: юлны рәткә салып өлгермәгәннәр иде әле.
Ташбака адымы белән үрмәли торгач, иртә белән Горловка шәһәренә килеп туктадык. Кырык бернең көзендә. Зопорожьедан чигенгәндә безнең полк бу шәһәр аркылы да узып киткән иде. Донбассның бу тирәләрен шәһәрләр оясы дип әйтергә була. Шулкадәр еш урнашканнар, берсе белән икенчесе тоташып беткән диярлек
Поездның моннан кузгалырга исәбе юк иде. ахрысы. Паровозны составтан өзеп, каядыр алып киттеләр. Шактый озак торганнан соң вагоннардан төшәргә әмер булды. Әсирләр лагере тимер юлдан ерак гүгел икән. Ул икс кат чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган Безне шунда алып керделәр Анда бүрәнәдән салынган ике катлы бараклар тезелеп киткән иде. Бу баракларда сугышка кадәр гаиләләре белән шахтерлар яшәгән булса кирәк Фронт якынаю белән, алар ашыгыч рәвештә эвакуацияләнгән булганнар Ашыгыч рәвештә дип әйтүем шуңа, үзләре белән бала бишекләрен алырга да өлгермәгәннәр
Минем хәл шәптән түгел иде Аягүрә басып тору читенләште. Аякларымны көчкә өстерәп, уртадагы бер барак эченә барып кердем. Андагы сасыга адәм чыдый торган түгел. Рәттән тезелгән өч катлы сәкеләргә карап тордым да. берсенең түбәнге катына арт ягымны төрттем Анда берничә әсир сузылып яткан иде. Мин түбәнчелек белән кырыйда ятучының әз генә эчкәрәк елышуын үтендем Җавап булмагач, соравымны кабатларга мәҗбүр булдым Никадәр ялынсам да. сәкедә ятучыларның берсе дә соравыма игътибар итмәде. Йоклыйлар дип уйлап, берсенең кулыннан тарттым, кул боз кебек салкын иде Мин корт чаккан кебек сискәнеп аягыма бастым Монда мәетләрне тезеп салганнар икән ләбаса! Ярый әле ишектән чыгып өлгердем Үлекләрне җыючы команда килеп, мәетләрне аякларыннан өстерәп ишегалдына ташырга тотынды Чыгып китмәгән булсам, шунда рәттән мине дә үлекләр белән бергә өстерәп алып чыгулары бар иде Алар өчен барыбер син кирәк Мәет санына каран хакын түлиләр. Хакы бер чүмеч баланда.
«Нәрсә шаккатып торасың? Әллә мәет күргәнең юкмы?» дигән тавышка сискәнеп киттем. «Монда менә эшләр шулай, озакламый безгә дә чират җитәр». — диде әлеге кеше, сүзен дәвам итеп. Ул \зеоезнең кызылармеец формасыннан иде. Аның мондый киемнән йөрүе миңа гаҗәп булып тоелды. «Ничек сине чишендермәделәр?» — дип сорадым. «Чишендерделәр. Ничек кенә әле. Менә дигән хром итегемне салдырып алдылар». Ул минеке төсле агач башмак кигән аягын күрсәтте.
«Юлдаши, хәзер үк бирегә килеп, сафка тезелегез!» — дигән команда яңгырады. «Нәрсә, белмис штоли. быстро, быстро. Хәзер мин сезгә, анагызны фәлән иткән аңлатам». Кулына камчы тоткан полицай иң начар сүзләр белән сүгенеп, берәм-берәм Урта Азия, Кавказ кешеләрен өстерәп алып чыгып стройга тезде. Аңа ярдәмгә тагын берничә полицай пәйда булды. Болары бигрәк тә рәхимсез кылана иде. Абайлап тормыйлар. бер гаепсезгә әсирнең теләсә кайсы җиренә камчы белән тондыралар. Җыя торгач, стройда халык шактый күбәйде. Мин күрми дә калдым, строй каршына куллары богаулы яшь бер егетне китереп бастырдылар. Кыяфәтенә караганда, үзбәк егете булса кирәк. Камчылы полицай да аның янына килде. Ул кулларын болгый-болгый сөйләргә тотынды. Анын сөйләвенә караганда, бу егет эшкә алып барган җирдән качкан.. Ерак китә алмаган, тотылган. «Мәрхәмәтле герман командованиесе әсирләрне лагерьдан чыгарып йөртеп, иркен сулыш алдырып кайтара иде. Менә шушы хәшәрәт кара йөз аркасында хәзер юл ябылды. Әсирләргә лагерьдән чыгып йөрергә рөхсәт ителәчәк түгел!» — диде полицай. Ул сөйләп кенә калмады, немецка ышанычлы кеше булуын исбат итәргә теләпме, үзбәк егетен камчы белән каезларга тотынды. Бер унтер аерып алмаса, тоткынны кара канга батырачак иде.
«Ахтунг —дикъкать!» —дигән команда яңгырады. Лагерь тынып калды. Капкада зур чинлы, чиста киенгән офицер күренде. Аны ике кеше озата. Алары тылмачлар икән. Немецчә «долметшер» дип йөртәләр. Офицер урындык өстенә менеп басты да немецча сөйләргә тотынды. Шактый озак сөйләде. Аның сүзләрен без долметшер тәрҗемә иткәч кенә аңладык...
Лагерь начальнигының әмере буенча, качкын үлем җәзасына хөкем ителгән. Ул асып үтерелергә тиеш. Хөкем карарын үтәү кара тәнле әсирләргә тапшырыла. Стройда басып торучылар арасыннан лагерь башлыгының әмерен үтәргә теләүче табылмады. «Теләмисез, димәк.— диде начальник янап.— ул вакытта болай эшлибез, стройдан санап, һәрбер унынчыны шушы әсир белән бергә дарга асабыз» Аның бу кисәтүе дә сафта басып торучыларга тәэсир итмәде. Халык арасыннан чепи күзле бер тоткын атылып чыгып, лагерь начальнигына мөрәҗәгать итте: «Сез аларга тәмле телегезне әрәм итмәгез, рөхсәт итсәгез, боерыгыгызны үзем үтим» «Нәрсә дип әйтә ул?» — дип сорады майор тылмачтан.
Немец үз кулы белән кара эшкә бик сирәк тотына. Ул андыйны башкалардан эшләтә. Мин булган лагерьларның барысында да полицайлар. палачлар тоткыннарның үзләре арасыннан сайланып алынган кешеләр иде. Мондый хезмәтне күбесенчә украин милләтеннән булган тоткыннар башкара. Мин ялгыш уйлыйм бугай, дип һаман үземне үзем битәрли идем. Ләкин алай уйлаучы мин генә булмаганмын икән. Бу турыда сүз чыкканда күпчелек әсирләр минемчә уйлауларын расладылар.
Дарга асылган үзбәк егетен тәүлектән артык элмәктән алмадылар. Ул мескенгә, күп дигәндә, егерме яшь булгандыр.
Шушы хәлдән соң бик озак вакыт мин үземә урын тапмадым. Үзбәк егетенең асып үтерелүе мине генә түгел, күпчелекне тетрәтте
Бер әсир иңбашыма төртте: «Әйдә, кереп ятабыз, нерваларыңны сакла, кирәк булыр. Әле башлана гына, алда тагын да фаҗигалерәк язмышлар көтә. Мин аңа ияреп, баракка кердем. «Бик ерак китмә, ишеккә якынрак урнашыйк». Нәрсәне күздә тотып болай дип әйткәндер,
аңлап бетермәдем, җавабымны көтмәде, җитез генә сикереп, сәкенең өченче кагына менде. Минем анда менәргә көчем җитмәде Астагы сәкегә сузылып яттым. Әле бу сәкедә миннән башка кеше юк иде. «Син нәрсә анда маташасың, минем янга мен». Хәлемне аңлагач, ул үзе түбәнгә төшеп минем белән рәттән сузылып ятты. «Син әллә яралымы?» Аннан минем нинди частьтән булуымны сорашты. Ул үзе тумышы белән Полтава өлкәсеннән икән. Сугыш алдыннан гына өйләнгән булган. Хатыны йөкле булып калган «Кайтып баламны күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем», диде өзгәләнеп. Ул үзе украинлыларга хас акцент белән сөйләшә. Фамилиясе — Кулиба икән Чын фамилиясен яшерә, дөресен әйтми, дип уйлаган идем, ул шуны сизгәндәй: «Нәрсәгә аны алдап торыйм, куркырлык бер эшем дә юк». — диде ул горур гына. Минем исемемне сорады. «Ярар, мин сине Анастас дип атап йөрермен», - диде. «Юк инде, син минем исемемне үзгәртмә, дус булырга теләсәң, дөрес итеп, Әнәс дип әйт», дидем. «Кызык кеше булып чыктың әле син»,—диде ул. һәм миңа якынрак елышты «Монда. Горловкада, мина туган тиешле кешеләр булырга тиеш. Әгәр шулар белән элемтәгә керә алсак, безнең эш пешәр иде», - диде яңа танышым. «Белмим шул, үзләре сине эзләп монда лагерьга килсәләр генә инде Башкача, ничек аларны очратырга мөмкин». «Бер рәте чыгар әле», диде ул, туганнары белән очрашудан өметен өзми иде, күрәсең.
Үзбәк егетен дарга асканнан соң атна да узмады, әсирләрне тагын шәһәргә эшкә йөртә башладылар. Тоткыннарны лагерьдан читкә алып чыгу тыела дип куркытыр өчен генә кисәткән булсалар кирәк
Кулиба ничек игеп булса да. эшкә йөрүче командага эләгү чарасын күрергә тотынды. Йөри торгач, теләгенә иреште дә Беренче көнне ул эштән күтәренке күңел белән кайтты. Алар командасын станциягә алып барып, вагоннардан кирпеч бушаттырганнар. Ул минем янга килеп утырды һәм иңенә аскан капчыгыннан алып миңа шактый зур бер чөгендер белән бер кукуруз чәкәне тоттырды. Тәүлектән артык авызыма бер тәгам ризык капканым юк. Ул көнне норма буенча каралган яртышар литр сыек баланданы да бирмәделәр. Кулиба: «Иртәгә мин сине үзем белән эшкә алып барам, сафка тезеп тикшергәндә үзеңне нык тотарга тырыш». диде
Шәһәр халкы әсирләргә җае чыккан саен азык-төлек белән ярдәм итә. Урамда сафта барганда, конвоирларның рәхимсезлегеннән куркып тормыйлар. төрле ашамлык ыргыталар. Бу эштә бигрәк тә хатын-кызЛар батырлык күрсәтә.
«Мин әле бер икмәк кисәге дә эләктергән идем, икмәкне үзем ашадым. боларын сиңа алып кайттым», диде Кулиба шапырынып
Кукуруз чәкәне белән пешмәгән чөгендерне мин минут эчендә юк иттем. Ничек кенә булмасын, ризыклангач, ачлык бераз басылып, йокыга китүемне сизми да калганмын. Иртәнгә кадәр бернәрсә белешми йоклаганмын. Кулиба мине аякларымнан өстерәп торгызды. «Үлгәнсең дип торам, исән икәнсең әле», диде шаярып Шул бер нәрсә белешми йоклауның файдасы гигәндерме, хәлем яхшырган иде. Кулиба белән бергә сафка чыгып басгым. Анда әсирләрне эшкә алырга килгән конвоирлар көтеп торалар иде. Нәрсәгәдер бик ашыгалар иде Минем бәхеткә күрә дип әйтимме, башка көннәрдәге шикелле җентекләп тикшертеп тормадылар. кырыйдан егерме кеше санап алдылар да, капкадан алып чыгып кигтеләр. «Бүген яхшы конвоирлар килгән, кичәгеләре булса, сине калдырулары да бар иде», диде Кулиба. Безне саклап алып баручы конвоирлар олы яшьтәге солдатлар иде. Кулларына мылтык тотып карамаулары күренеп тора. «Немец соңгы таянычын солдат яшеннән чыккан ирләрне җыя башлаган!» диде янәшәмдәге әсир, безгә генә түгел, аларга да сугышның гамен татый башларга вакыт» «Татырлар әле. га гырлар, сугыш башлана гына». Көн шакгый иртә булуга карамастан.
урам халык белән мыжлап тора иде. Бер кешенең дә кулы буш түгел. Күренеп тора, махсус, әсирләр белән очрашыр өчен урамга чыгалар. Алар бертуктаусыз, безнең сафларга төрле яшелчә, кукуруз чәкәне ыргыталар. Икмәк үзләренә дә такы-токы булса кирәк, бик сирәк күренә.
Конвоирлар урамдагы халыкка әлләни игътибар итми, күбесе алар- ның әсирләргә ризык өләшүен күрмәмешкә салына.
Безне тимер юл станциясенә китереп туктаттылар. Бөтен тирә-як җимерек Чигенгәндә үзебезнекеләр шартлатканнар. Берничә урында дамбаны яңа гына күтәреп рельс сузганнар. Шул урынга цемент төягән вагоннар китереп туктатылган иде. Безне цемент бушатырга алып килгәннәр икән. Килеп җитеп өлгермәдек: «Лаус-лаус. быстро-быстро!» — дигән фәрман яңгырады. Бөтенебезгә зур-зур көрәкләр, носилкалар тоттырдылар һәрбер вагон турысына әсирләрне саклап эшләтер өчен икешәр сакчы килеп басты. Мин. вагон эченә менеп, көрәк белән носилкага цемент төяргә керештем. Кулиба да минем белән иде. Бер носилканы цемент белән тутырып бетерешкә, манма тиргә батып, күз алдым караңгыланды. Кулиба минем хәлемнең авыраюын күреп борчыла башлады. Аның ничек булса да мине ял иттерәсе килә иде. Ул мина конвоирдан туалетка барырга рөхсәт сорарга тәкъдим итте: «Шунда озаклабрак утырырга тырыш, бераз ял итәрсең».—диде. Мин вагоннан җиргә сикереп төштем дә, конвоир каршына барып бастым Ул минем: «Пан. пан!» — дип өзгәләнеп мөрәҗәгать итүемә игътибар итмәде. Кемдер: «Син аңа арт ягыңны тотып күрсәт»,— дип кычкырды. Ниһаять, үтенечем аңлашылып, туалетка барырга рөхсәт алдым. Бәдрәф шактый читтә, анда ялгыз җибәрмиләр. Берничә кеше җыелгач, бер сакчы озата бара. Башка вагонда эшләүчеләр дә туалетка килгәннәр. Без килгәндә анда керер өчен чират иде. Озата килгән сакчы немец акыра. Бераздан шуны аңладым, аның тамагы ярылганчы кычкыруы туалеттагы тоткыннарны ашыктырудан да бигрәк, үзенең монда сакта торуын белдерү өчен икән.
Ачлык әсирләрне чиктән тыш хәлсезләндерде. Бөтенебез дә коры сөяккә калдык, тәндә чебен чукырлык та ит юк. Эш бик акрын бара. Конвоирлар акырып-бакырып приклад белән төрткәләргә тотындылар Тоткыннар арасында дезинтерия тарала башлаган иде. Бер әсир туалетка барырга сорап карады да. җибәрмәгәч, тәкатьсезләнеп (кысталып) хаҗәтен вагон эчендә үтәргә тотынды. Конвоир күреп, аның башына приклад белән сукты. Ул аңын югалтты. Аны вагоннан җиргә өстерәп төшерделәр һәм эш беткәнче шунда аунап ятты.
Минем хәлем дә мөшкелләнде. Кулиба мине вагон түренә илтеп утыртты да. калганнарга вагон ишеге төбенә басып, немецкә тырышып эшләгән булып күренергә кушты. «Шулай берәмләп ял итик, югыйсә харап булабыз», диде. Бу хәйлә конвоирны бераз тынычландырды. Ул күздән югалып торган арада, вагонга чит бер тоткын килеп керде. Бөтен көченә ыргылып түргә узды да, үзен шушында цемент белән күмәргә үтенде. Аның теләгенең серен иң элек Кулиба аңлап алды. Арадан бер әсир ризасызлык күрсәтеп, тавышлана башлаган иде, «Яп ипи шүрлегеңне!»— дип бер генә кычкырды. Читтән кергән әсирне минем яңга китереп муен тигентен цемент белән күмделәр дә. «Без эшне бетереп, вагоннан төшкәч, калганын үз кулың белән башкарырсың», диделәр.
Ул арада караңгы төште, эштән туктарга әмер булды Вагонда эшләүчеләрне саклаган конвоир, үзенә тапшырылган әсирләрне санап, лагерьга илтте. Шунда гына бер кешенең юкка чыгуы беленде. Безне төне буе баракларга кертмичә, ишегалдында бастырып тоттылар. Үз күзләренә үзләре ышанмагандай мең кат санадылар.
Кулиба бүгенге хезмәттән бик канәгать иде. «Бердәмлек кирәк, бердәм булсак, бернинди кыенлык та куркыныч түгел», диде шатланып.
Шушы хәлләрдән соң лагерьда тагын бер яңалык тудк. Һәр иртәдә әсирләрне сафка бастыралар да шәһәрдән килгән төрле дәрәҗәдәге
хәрбиләргә өләшәләр. Дөресрәге, алар сафлар буйлап күзәтеп йөреп, үзләренә ошаган кешене сайлап алалар. Бер көнне шактый олы яшьтәге бер фельдфебель мине һәм тагын өч үзбәк егетен сафтан чакырып чыгарды да үзе белән алып китте. Шактый озак бардык. Ул безне шәһәрнең икенче кырыендагы, бүрәнәдән эшләнгән ике катлы баракка алып керде. Баракның асты өскә китерелгән иде Идәннәрдә, баскычта кан таплары. Урыны-урыны белән стеналарга да кан чәчрәгән Бөтен бүлмәләр ватык савыт-саба, җимерек мебель белән тулган
Фельдфебель безгә чиләк, мунчала, себерке тоттырды: «Рейнмахен — җыештырыгыз», диде. Үзбәкләр идән себерергә тотынды. Мин су ташырга керештем. Суны чиләк белән шушы барак ишегалды кырыендагы коедан ташырга кирәк иде. Кое яныннан кукуруз кыры башлана.
Бераз эшләгәч, фельдфебель бөтенебезне бер бүлмәгә бикләп каядыр китеп барды. Ул озак йөрмәде, бидон белән аш алып килде. Күп итеп вермишель салып пешерелгән куе аш Күптәннән мондый ашны ашау түгел, исен дә иснәгәнебез юк иде Тамак ялгагач, күңелләр күтәрелеп китте. Бераз ятып ял итеп алырга теләсәк тә фельдфебель рөхсәт итмәде, тамак ялгатуын исәпкә алып булса кирәк, ашыктырып эшләтергә ютынды
_ Башыма хәтәр бер уй килде: качар өчен иң уңайлы вакыт түгелме соң бу? Бүген качып когылмасам мондый форсаг тагын кайчан булыр?! Коедан су алырга мин берүзем барам. Сакчы юк Баштарак фельдфебель мине күзәтеп маташты да юкка чыкты Ышаныч казандым, ахры
Мин бик ныклап тирә-юньне күзәттем. Кукуруз озын һәм куе булып үскән, иге-чиге күренми Кукуруз арасында эзне югалту асат булыр төсле тоелды. Күп баш вата торгач, катгый бер карарга килдем. Соңгы мәртәбә бер көянтә су алып кайттым да. тәвәккәлләдем! Чиләк-көянтә күтәреп барактан чыктым да. салмак атлап, кое янына килдем. Су алган булып чиләкләрнең икесен дә коега батырдым. Көянтәсен дә шунда тондырдым Тирә-якка карап алдым да. җан иясе күренмәгәч, кукуруз кырына кереп кызу-кызу алга ташландым Шактый җир киттем
Артымнан бозау кадәр овчарка куып җитүен сизми дә калганмын. Ул минем өстемә сикерде һәм муенымнан каптырып җиргә екты. Ул арада үзем белән бергә эшкә килгән әсирләрне ияртеп, фельдфебель дә килеп җитте. «Син анаңа нәләт нугай. » дип сүгенә-сүгенә үзбәк егетләре мине типкеләргә тотындылар. Аларның сүзләреннән шуны аңладым, имеш, мин фельдфебельнең яхшылыгын аяк астына салып таптаганмын «Ашка каршы таш аткан кешегә үлем җәзасы да аз...» Берсенең аягы колак төбенә эләгеп, борынымнан гөрләп кан китте Мине өс терәп баракка алып кайттылар һәм подвалга төшереп яптылар Подвал эче караңгы, күзгә төртсәләр дә күренә торган түгел иде. Күпме аунап ятканмындыр, хәтерләмим, лампочкага ут кабынгач, сискәнеп киттем Бераздан атылып фельдфебель килеп керле. Кулында пистолет. Мине, торгызып, стенага терәп куйды һәм пистолеттан атарга то1ынды. Шуны сизеп алдым, ул куркытыр өчен генә ата иде Агылган пуля мина тими, чыжылдап йә уң ягыма, йә сул ягыма барып керә. Татарчалап, урысчалап сүгенергә тотындым: «Үтер мине тизрәк хәшәрәт, үтер, менә монда төзәп ат!» дип күкрәгемне ачып күрсәттем Ни гаҗәптер, үзем үлем турында уйламадым. Пуля тисә, аңымны җуеп ятып торырмын кебек кенә булып тоелды. Немец атты-атты да. әллә пулясы бетте инде, чыгып китте Ул чыгып киткәч, хәлсезләнеп баскан урынымда җиргә_утырдым Бөтен тәнем ут кебек булып кызышты. Шактый озак утырдым Түшәмдәге лампочка бер сүнде, бер янды Мин аны күрмәс өчен күзләремне чытырдатып йомдым
Ишекне дөбер-шатыр ачып, ике солдат килеп керде Арт ягыма типкәләп торгыздылар да ишегалдына алып чыктылар Анда әрҗәсе каплаулы машина көтеп тора иле. Мине мәче баласы кебек бөтәрләп шунда ыргыттылар Үзләре дә яныма менделәр Немец солдатларының
үзара русча сөйләшүләрен ишетеп, бик гаҗәпләндем. Әллә саташам инде дип уйладым. Ничек инде немец солдатлары урысча сөйләшсен икән. «Әйтегез әле сез кем буласыз?» дип соравымны сизми дә калдым. Соравыма җавап бирүче булмады. Шактый вакыт үткәч кенә урысча сөйләшүче немец солдатларының кем икәнен белдем Фашистлар үз армияләренә көчләп совет кешеләрен дә мобилизацияли башлаганнар икән.
Кузовта, минем янымда бер агач мичкә бар иде. Кулымны шул мичкә эченә тыгып карадым. Мичкә кырыена ниндидер, йомшак масса сыланган иде. Учлап алдым да, нишләгәнемне сизмичә авызыма каптым. Май тәме килгәч, ни булса да булыр, дип ашыгып ашарга тотындым. Соңыннан белдем, мичкә маргариннан бушаган булган икән.
Машина чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган лагерь капкасы төбенә килеп туктады. Ләкин бу иртән мине эшкә алып киткән лагерь түгел, башка иде. Каравыл начальнигы булса кирәк, бер унтер мине кабул итеп алды. Авыз эченнән мыгырданып, башымнан аягыма кадәр күзәтеп торды да, мине капка төбендәге баракның подвалындагы кечкенә бүлмәгә кертеп япты. Өстемнән бикләп куйды. Бүлмә шулкадәр тар, борылырга да мөмкин түгел. Керү белән нәрсәгәдер сөртендем. Анда бер кеше чүңкәйгән иде. Аягым тию белән ул ыңгырашырга тотынды Миңа басып торырга туры киләчәк. Ике кеше утырып торырлык түгел. «Күптән монда утырасыңмы?» дип сорадым. Аның тавышы бик зәгыйфь, көч-хәл белән: «Икенче көн булса кирәк, мин исәпне югалттым»,— диде. «Нәрсә булды? Нишләп мондый хәлгә калдың?». Ул качкан булган, ерак китә алмаган, тотылган. Полицайлар аңын югалтканчы кыйнаганнар. Сөйләшә торгач шунысы аңлашылды: ул беркөн вагон бушатканда. Кулиба цементка күмеп калдырган әсир булып чыкты. Яшеренгән җиреннән төн урталары узгач кына торып чыккан булган. «Үзебезнең совет кешеләре немецкә тотып бирде, диде ул күз яшенә тыгылып.— шулкадәр рәхимсез булырлар икән».
Кинәт ишек ачылышка мин сискәнеп киттем Ишек төбендә бер солдат белән беләгенә ак чүпрәк бәйләгән әсир басып тора иде. Ул: «Котелокларыгызны бирегез, баланда китерәм»,-диде. Җавап булмагач «Нәрсә, телегезне йоттыгызмы әллә?»—дип акырды. «Котелокларыбыз булгач, бирербез»,- дидем мин. Алар артык сүз озайтып тормадылар, китеп бардылар. Бераздан тагын ишек ачылды. Бу юлы солдат үзе генә иде. Ул икебезгә бер котелок баланда калдырып китте. Мин аны иптәшемә 1әкъдим иттем. Баланда ашагач, хәле җиңеләймәсме дип уйладым. «Минем тамагымнан үтми, үзең аша».—диде ул.
Ул яшәүдән өметен өзгән иде инде. ахры. Үлем якынлашуын сизепмедер. васыятьләрен әйтә башлады: «Мин үзем Мокеевка кешесе.— Мине андый исемдәге шәһәрне белми дип уйлады, ахры, кыскача гына аңлатып үтте. Моннан ерак түгел ул шәһәр, янәшәдә генә. Анда минем Галина исемле хатыным, өч яшьлек Шурик атлы малаем калды. Бу җәһәннәмнән исән-сау котылсаң, минем кайда үлеп калганымны аларга хәбәр итә күр»,—диде. Адресын, фамилиясен, исемен, атасының исемен кабат-кабат әйтте. Фамилиясе әле дә хәтеремдә Канапий. «Бәлки сиңа, ходай насыйп итеп, шәһәргә чыгарга туры килер. Минем турыдагы хәбәрне берәр кәгазь кисәгенә язып, урамда ташлап калдыр. Адрес буенча эзләп табып, минем хатынга тапшырмый калмаслар...» Аны тынычландырырга теләп: «Өметсез булырга ярамый, әле үлмибез, яшибез. Фашистларны дөмектерми үләргә ярыймы соң?»—дидем «Рәхимсез рәвештә кыйнамаган булсалар, бәлки мин дә исән калган булыр идем. Аяк белән типкәләп эчәгеләремне өзделәр, ахры...»
Чолан ишеген ачып. «раус». дип акырдылар Анда ике немец солдаты басып тора иде. Канапийның аягына басарлык хәле юклыгын күреп, култыгыннан тотып, көчкә торгыздым. Ул зур газап белән миңа тотын-
ran килеш өстерәлеп кенә ишегалдына чыкты. Аны. утын пуләне кебек, шунда безне көтеп торган машина кузовына ыргыттылар. Канапий йөрәк өзгеч тавыш белән ыңгырашты да. кинәт тынып калды. Саклап баручы солдатның берсе, аның арт ягына аягы белән типте дә. җавап булмагач, «капут», «капут», дип кычкырды. Мин немец солдатының кыланышын күзәтеп, машинанын ике катлы таштан салынган бина каршына килеп туктавын абайламый да калдым. Бинаның урамга каратып эшләнгән ягында тәрәзә юк. тоташ кирпеч дивар.
Мине ишегалды аркылы үткәреп, икенче катка алып менделәр, дәү бер бүлмәгә кертеп җибәрделәр. Бүлмә эче җылы һәм чиста иде Түрдә өч кеше утыра. Өчесе дә күлмәкләреннән бет чүпли. Икесенең яше минеке чамасында. Өченчесе кара мыеклы, бездән күпкә олы күренә. Алар минем керүемә игъгибар итми, бет чүпләүләрен дәвам иттерделәр Мин аптырап бераз басып тордым да: «һич аңламыйм, әйтегез әле. нинди урын бу?» дип сорадым. Мыеклы сүзсез генә ишегалдына карап торган тәрәзәгә төртеп күрсәтте. Тәрәзәгә аркылы-торкылы тимер таяклар кагылган иде. Минем бернәрсә аңламый һаман аптырап торганымны күреп: «Нәрсә, әллә үз гомерендә төрмәдә булганын юкмы? Менә шулай дустым, бу дөньяга аяк баскан кеше, барысын да үз күзе белән күрергә тиеш». Аның, «дустым» дигән сүзе җанымны җылытып җибәрде. «Нәрсә, лагерьдан качтыңмы? Уйламый эшләсәң шулай була ул Бик тиз иреккә чыгарга ниятләгәнсең. Алай асат кына иреккә чыгын буламы соң? Акыл белән эш иткәндә генә иреккә чыгып була. Ярар, авызың бер пешкәч, киләчәктә салкын суны да өреп кенә эчәрсең» Ул миңа акыл сата төсле булып тоелды. Читкәрәк тайпылдым. Ул минем рухи халәтемне чамалап алды: «Ә-ә. дөресен әйгү ошамыймы. Туры сүзне аны беркем дә ошатмый». дип куйды
Иң кыска көннәр башланган иде. Караңгыланып, бүлмә эченә тәрәзәдән ай яктысы төште. Бүлмәдәшләрем күлмәкләрен киеп, идәнгә сузылып яттылар. Мин дә яттым. Кышкы салкыннарны шушы җылы бүлмәдә үткәрсәң, начар булмас иде дип хыялландым. Ничектер, күңелгә шигырь юллары килде:
Тәрәзәдән тулган айга карыйм. Ай да карый болыт арасыннан Күз алдымда әнкәй Рәнҗи микән. Игелек күрмичә баласыннан
Әйтче, ни хәлләр бар ул җирләрдә0 Безнең турыдан, ай. үтәсеңме? Әллә кара болытларга күмелеп. Күрмәмешкә салышып китәсеңме?
Минем өзелеп-өзелеп ашыйсым килә иде Онытырга, онытырга. Хәзер ашау г урында уйларга ярыймы соң? Нәрсәне, нәрсәне, ашауны оныту мөмкин түгел икән Менә мин үзем теләгәнчә аякларымны сузып ятып торам. Күптән болай рәхәтләнеп ятып торганым юк иде. Ачлык кына үзәкне өзә. Монда җылы. Ә тышта кыш ишек шакый Минем исә җиңнәре аерылып төшкән, кайчандыр Бельгия солдаты киеп йөргән френч юн башка киемем юк Шулай уйланып ятканда түшәмдәге лампоч- Kai a ут кабынды Яктылык күземне чагылдырды Уйларым бүленүгәме, кәефем кырылды Камерага хәрби кисм кигән бер кеше керде. Бүлмәдәшләрем артларына ут капкандай ашыгып, сикереп торып, аягүрә бастылар. Мин мондый гәртипне белмәгәнлектән яга бирдем Немец «Ауф мали- баман!» дип ая!ы белән типкәч кенә сикереп гордым. Безгә ашарга кер!көннәр иде Ул кәгазь калынлыгы итеп киселгән 50 грамм чамасы икмәк белән бер стакан судан 1ыйбарәт иде Тоткыннарга пыяла стакан бирер!ә куркалар иде күрәсең Су салган савыт тимерме, керамикамы.
аера торган түгел. Мин икмәкне кулыма алу белән авызыма каптым һәм озак чәйнәп маташмадым, йотып та җибәрдем. Мыеклы кеше күзәтеп тора икән: «Ай-яй, син, егет ничек кабаланасың, бер тәүлеккә бирелгән паекны бер кабуда юк иттең.—диде. Болай булсаң, бик тиз аягыңны сузарсың. «Шунда гына аңладым, 50 грамм чамасы икмәк белән бер стакан су — тоткыннарга бирелә торган көнлек норма икән.
Мыеклы минем исемемне сорады. Әнәс исемле мин дигәч, гаҗәпсенеп: «Син нәрсә, юлдашмыни?» дип сорады. Минем шулкадәр ачуым чыкты, җавап бирергә сүз таба алмый тордым «Димәк, кара күт... Ләкин төсең белән бер дә аларга ошамагансың». Ниһаять, мин телгә килдем: «Ә син үзеңне кемгә саныйсын? Кай җирең алардан артык. Әллә алар кикригеңне кистеләрме?» Ул мондый җавапны көтмәгән иде күрәсең. «Кара, кара, ничек чәпчи. Чәпчемә, без сине урыныңа утыртырга да күп алмабыз». «Көч сынашыргамы исәбең. Кил әйдә, чамалашып карыйк». Сер бирәсем килмәде, хәлем булмаса да, аягыма бастым. «Василий Иванович, син аның белән шаярма, ул кара күт түгел, Казан татары»,— диде, әлегә кадәр сүзгә кушылмый утырган тоткын. Ул элеп киптергәндәй ябыгып, өрәк кыяфәтенә кергән. Василий Иванович минем яңга килде: «Гафу ит. миң синең Казан татары икәнеңне белмәдем»,—дип кулын сузды.
— Мин мондый кара эчле шовинист белән туалетта да янәшә утырырга теләмим,- дидем. «Йә. инде, юкка үпкәләшмик. Мин шаярттым гына бит. дуслыкка ни җитә. Исемең Анастас дисеңме әле?» Аның болай сөйләшүе тагын авырткан җиремә тиде. Үземнең исемемне бозучыга карата булган нәфрәтем турында әйтеп тә тормыйм, урыска ярарга тырышып, мулла кушкан исемнәрен үзгәрткән милләттәшләремне дә җенем сөйми. Без шулай тарткалашып торганда, надзиратель камера ишеген ачып: «Айн ман — бер кеше, быстро!»—дип кычкырды. «Саша, синең чират»,— диде Василий Иванович. Саша тиз генә коридорга чыкты Мин үземнең: «Кая алып киттеләр аны?» дип соравымны сизми дә калдым. Көн саен бер кешене чакырып коридорга чыгаралар да идән юдырталар икән һәр тоткын анда чыгып эшләп керергә атлыгып тора Хикмәте шунда, анда эшләгәндә көнлек нормага өстәп тагын бер паек бирәләр икән.
Василий Иванович миңа төрттереп сөйләвен нигәдер дәвам итте. Ул мине бөтен эшне дә үз белдегем белән эшләүдә гаепләде. «Син иптәшләрең белән киңәшми лагерьдан качкансың. — диде.— Андый хәлиткеч адымны ялгыз эшләргә ярыймы соң?» Аның ачы сүзләрендә хаклык бар иде. әлбәттә. «Алай бик акыллы баш булгач, үзең нигә монда читлек эчендә утырасың?» —дип сорадым. «Мине бер хохол сатты. Әгәр шул хохол юлыма аркылы төшмәсә, мин күптән үзебезнең якта була идем».— дип җавап бирде ул. Аннан: «Хохоллар алар бар да сатлыклар!»—дип сүгенергә тотынды. Сүзен исбатлар өчен әсирләр лагерендагы полицайларның күпчелеге украин милләтеннән булуын мисал итеп китерде. «Мондый кара эчле шовинистны беренче мәртәбә күрәм.— дидем мин. Урта Азия халыкларын кешегә исәпләмисең. Хәзер менә украиннарны тоташтан мыскылларга тотындың. Синеңчә, руслар гына кеше була мыни?! Әгәр мондый уйда икәнеңне белсә. Гитлер сине күптән үзенә киңәшче итеп яллар иде». Барыбыз да кычкырып көлдек. Василий Иванович үзе дә безгә кушылып көлгәндәй итте. Бәхәсне бүтән сузарга туры килмәде, мине надзиратель чакырып алды.
Мине кире әсирләр лагерына илтеп тапшырдылар. Бу шул безне фельдфебель эшкә алып киткән лагерь иде
Төрмәдә утырганда сорау алып теңкәгә тиярләр дип шикләнгән идем. Сорау алу булмады. Соңыннан шундый нәтиҗә ясадым. Алар, ахры, мине үзләре өчен куркыныч кешегә исәпләмәделәр. Тышкы кыяфәтем белән мин партизанга охшамаган идем. Коры сөяккә калган гәүдә. Айдан артык инде бит-кул юылмаган Кулның һәр буыны саен
яра. Алданын нинди рәхмәте төшкәндер, беренче качуым шулай артык катлауланмыйча тәмамланды.
Мин төрмәдә утырып чыккан арада халык саны күзгә күренерлек булып кимегән иде. Бараклар бушап калган Бердән-бер танышым Кули- баны эзләп киттем. Ләкин таба алмадым. Кичкырын эшкә алып киткән әсирләр кайтып базар оештыралар Мин шул базар була торган урынга чыгып утырдым Озак көтәргә туры килмәде, төркем-төркем булып шәһәрдән кайта да башладылар. Бар да шукадәр йончылган, өрәккә охшап калган Аягын өстерәргә аз-маз хәле булган әсир, шушы базар була юрган мәйданга килә һәркайсы үзенең товарын чыгарып, сәүдә игәргә ютына. Сатыла торган товар пешмәгән чөгендер, кишер, тәмәке төпчеге, кукуруз чәкәненнән гыйбарәт Сирәк-мирәк паекка бирелгән икмәк тә күренгәли
Бер әсирнең кулында ике тәмәке төпчеге бар иде. Төпчекләре шактый зур күренә. Ул шул «хәзинә» сенә бер паек ипи яки бер кукуруз чәкәне сорый. Аның янына төртсәң аварга торган озын буйлы бер әсир килеп басты. Ул тәмәке төпчеге белән сату итүчегә беренче мәртәбә күргән шикелле карап торды да: «Ә-ә. бу син икәнсен әле», дип аның кулындагы гәмәке төпчекләрен җиргә сугып төшереп, аягы белән таптарга тотынды. «Җәмәгать, бу кешегә ышанмагыз, ул алдакчы, тәмәке дип, кәгазьгә үлән төреп сата!» дип кычкырды Ул арада икесе якалашырга да тотындылар. Минем кебек кызыксынып карап торучылар арасыннан бер кеше чыгып, аларны үгетли башлады. Бу кеше минем танышым Кулиба иде. Якалашучылар: «Синең бездә ни эшең бар. кит! Йөрмә буталып», дип аңа ташландылар Аларга тагын берничә әсир килеп кушылды. Китте сугыш.. Мин Кулибаны кулыннан тартып читкә алып чыктым. «Әйдә, киттек тизрәк», дидем Ул мине күреп, гаҗәпкә калды. «Син ничек монда?» дип сорады. Аңа яхшы ук тондырып өлгергәннәр Борыныннан кан саркый. «Ачлык белән газап чиктерү генә җитмәгән, өстәвенә юк-бар өчен үзара тукмашырга гына калдык».
Кулиба миннән соң икенче баракка күчкән икән. «Минем янда бер буш урын бар, шунда урнашырсың», дип. мине үзе белән алып китте.
Без баракка кергәндә Кулиба яткан сәкедә буш урын калмаган иде инде Аның үз урынында да сакаллы бер әсир ятып юра иде Кулиба аны аягыннан тартып торгызды да; «Сукыр түгелсеңдер бит. урынның буш түгел икәнен күрсәткән билгене күрмәдеңмени'’ Ул идәннән рельс кисәге алып әлеге кешенең борын төбендә уйнатты. Менә моны мин сәкегә куеп калдырдым, син аны идәнгә алып ыргыткансың» Сакаллының урынны бушатырга исәбе юк иде. Ул ачы игеп сүгенергә тотынды. «Хәзер үк тук га. югыйсә ипи шүр тегеңне җимерәм». диде Кулиба аны кисәтеп. Теге бәндә тәртә кебек озын куллары белән кизәнергә тотынды «Әһә, әле син яхшылык белән әйткәнне аңламыйсыңмыни’» дип. Кулиба аның кулларын артка борып тотты һәм типкәләп ишек янына илтеп ыргытты. Сакаллы дуңгыз тавышлары чыгарып чинады Миңа ул кыз- г аныч булып тоелды. «Алай рәхимсез булырга кирәк түгел иде», дидем «Кацапны аны башкача җиңен булмый. Алар үзләрен бөтен җирдә хуҗа игеп сизәләр Хуҗа булмый гына торсын әле Әйдә утыр», диде Кулиба, мине үзе янына сәкегә утырырга чакырды. Капчыгыннан зур бер чөгендер белән ике кукуруз чәкәне чыгарды: «Ал. ал. диде чәкәнне миңа сузып, ашагач хәл кереп китәр». Мин күзләремнән кайнар яшь атылып чыгуын сизми дә калдым Аның шәфкать.гелеге мине тан калдырды Мин аңа кем? Очраклы бер таныш Нужа бабай таныштырды Шул уртак язмыш туганлаштырды. Кулибага фронтта озак булырга туры ки гмәгән Армиягә алыну белән, ул хезмәт иткән полкны Изюм-Барвенково юнәлешендә маршал Тимошенко җитәкчелегендә барган сугышларда барлыкка килгән канчыкка китереп тыкканнар. Алар бөтен армияләре белән
шул капчыкта ябылып калып, әсир төшкәннәр. Ул украин телендә нинди начар сүз бар, шуларны кат-кат әйтеп, маршал Тимошенкове сҮгә „ R
Кулиба үзенең сугышка кадәр кем булып эшләвен әйтеп оетерми. Шактый укымышлы кеше икәне һәр сүзеннән аңкып тора. Аның күңелендә Гитлерның җиңеләчәгенә шик, шөбһә юк иде. Ул аны беренче адымнарында ук ялгыш җибәрүдә гаепләде. «Акыллы булса, ул Советлар Союзына сугыш башламас иде. Немецларның ике фронтта сугыш алып барып авызлары бер пеште бит инде. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан үз генераллары язып калдырган кисәтүгә колак салмады. Дөрес, хәзергә аның уңышлары зур. Мәскәүгә барып җитте. Идел буенда, Төньяк Кавказда сугыш алып бара. Украина тулысы белән аның кулында. Әйтергә кирәк, колхозчыларның күпчелеге аны көтеп алды. Халык колхоз строеннан тәмам гарык булган иде бит инде. Әмма Гитлер крестьянның өметен акламады. Колхозларны таратып, җирне крестьянга бирү турында уйлап та карамый. Аның исәбе, сугыш беткәч, җиңү яулап алган солдатларның колхозларга хуҗа итеп китереп утырту булса кирәк Тот капчыгыңны. Үзенең жилкә чокырын күрә алмаган төсле, җиңүне дә күрәчәк түгел ул. Әсирләр белән нәрсә эшли? Аларны ач тотып үтереп бетерергә чамалый. Юк, ул безнең илгә яхшы ният белән килмәгән. Син безнең украинада утыз өчтә Сталин оештырган ачлык турында белмисең, мөгаен. Ул елны ачлыктан күпме халык кырылды Күпме икәнен бары бер Алла белә. Исән калганнарын бер гаепсезгә Себертә сөрделәр. Үзем барып күргәнем юк. Себердәге лагерьлар турында сөйләп карыйлар анда!... Төйгән уйлаганда Сталины да аның Гитлердан артык түгел Икесе дә бер чыбыктан сөрелгән...
Аның Сталин турындагы сүзләрен ишеткәч, чәчем үрә торды. Ничек курыкмыйча мондый сүзләр сөйли икән, дип уйлап куйдым. Ул вакытта әле минем өчен Сталин изге кеше иде. Аңа тел тидерүне иң зур гөнаһлардан саный идем. Кулиба сүзен дәвам итеп: «Безнең армия дөньяда ин көчле армия дип күпме лаф ордык. Чынбарлык нәрсә күрсәтте? Немец танкларына каршы коры кул белән сугышырга туры килде. Кадровый армиядәге күпме яшь җан кырылды, һәлак булмаганнары әсирлектә газап чигә».
Мин үз чиратымда Кулибага төрмә хәлләре хакында сөйләдем. Ул минем төрмәдән ансат котылуыма гаҗәпләнде: «Ничек инде сине сорау да алмыйча чыгарып җибәрделәр?»— диде. Аңа үземнең кышны төрмәдә үткәрү турында хыяллануым турында да әйтеп үткәрдем. Ул хәлемне яхшы аңлый. Көннәр шактый салкынайды. Озакламый кар да төшәр. Ә минем җылы киемем юк. Җиңе аерылган френчтән күренеп торган иңбашыма кулын куеп: «Ничек итеп булса да шинель кисәге җүнәтергә кирәк»,— диде ул. «Бетем белән сатып алыйммы?» — дидем өметсезләнеп «Бигрәк инде бала-чага кебек фикер йөртәсең,—диде ул мине әрләп.— Көн саен монда хәзер күпме халык теге дөньяга китә. Карап йөре, мин дә күз-колак булырмын. Үлгән әсиргә шинельнең кирәге юк». Уңайсызланганымны сизеп: «Миннән әйтү, калганын үзең кара», — диде ачуы килеп.
Без шулай гәпләшә-гәпләшә йокыга китүебезне дә сизми калганбыз. Бик туңып уянып киттем. Тыштан салкын җил өрә. Баракның тәрәзәләре ватык, ишеге каерылып алынган. Кинәт салкынайган булса кирәк. Барак эче әле караңгы иде. Кулым белән капшап. Кулибаны эзләдем. Ул минем янда юк иде. Гомумән, сәке өстендә халык сирәгәйгән иде. Бар да каядыр чыгып тайган. Мин дә торып ишегалдына чыктым. Анда халыкны сафка тезеп маташалар иде. Шунда бер сафның артына барып сыендым. Мине немец аннан өстерәп чыгарды да, арт ягыма тибеп, икенче кырыйга җибәрде. Бу сафта аның үзе сайлап алган әсирләр басып горалар икән Сафка тезелгән әсирләрне ашыктырып лагерьдан алып чыгып киттеләр.
Соңыннан сөйләүләренә караганда, немецлар таза, сәламәтлеге нык булган ют кыннарны сайлап алып, каядыр хәрби корылмаларга эшкә җибәргәннәр. Кулиба да шул төркемгә эләкте булса кирәк, без башкача очрашмадык.
Шул ук көнне лагерьга яңаларны китерделәр. Бу төркемдә барысы да дип әйтерлек аякларын көчкә өстерәп йөриләр иде Алар үзләре белән дезинтерия авыруы алып килделәр Әсирләр кырыла башлады. Лагерьда карантин игълан ителде. Тоткыннарны лагерьдан эшкә алып йөрү туктатылды. Яшәү шартлары тагын да кыенлашты. Таза әсирләр шәһәргә чыгып эшкә йөргәндә аз булса да азык-төлек кайта иде
Ишегалдында шәһәрдән килгән немец солдатларының үзләре ошаткан тазарак әсирләрне сайлап алуларын карап бераз басып тордым да, туңып баракка кердем һәм сәкегә сузылып яттым. Минем янга бите-кулы кара корымга капкан, тәбәнәк гәүдәле бер тоткын килеп утырды. Аның сөйләшерлек тә хәле юк. Авызыннан сүзе ишетелер-ишетелмәс кенә булып чыга. Сораша торгач, шуны аңладым: ул минем якташ булып чыкты. Безнең авылдан өч чакырым ераклыктагы Яңа Җөлби кешесе. Минем Кушлавыч авылыннан икәнне белгәч, йөзе яктырып китте. Бөтен көчен җыеп. Харьков шәһәрендәге бер лагерьда безнең авылның Әхмәтҗан атлы бер кешене очратуын сөйли башлады. «Ул анда үлде. Гәүдәсен мәет күмүче команда өстерәп алып чыгып киткәнен үз күзем белән күрдем Исән-сау авылга кайтсаң, туганнарына кайда үлгәнен әйтерсең. Онытма. Чыпчык Әхмәт-җаны»,— диде. Истә калдырыр өчен җайлырак булсын дип, күрәсең, исеменә авылда халык арасында таралган кушаматын да өстәп әйтте. Кабат-кабат сорасам да, ул миңа үзенең исемен атамады. Әллә курыкты инде. . Баштагы елларда, әсирләрнең күпчелеге, алдагы көнне уйлап булса кирәк, исем-фамилияләрен яшерергә тырышалар иде.
Якташымның хәле көннән-көн начарланды. Әсирләргә көн саен бирелә торган бер чүмеч сыек баланданы алыр өчен чиратка чыгып басарлык та хәле калмады. Чын күңелдән аны савыктырасым килә иде. Шул исәп белән аңа үземә бирелгән баланданы тәкъдим иттем. Ул катгый рәвештә баш тартты. «Минем язмышым хәл ителгән инде, син үзеңне яхшырак кара», диде. Кичкә таба ул аңын югалтты. Төн урталарында аяк-кулы салкынайды. Иргә белән әсирләр арасында «капут команда» дип атап йөртелә торган мәет җыючылар мәрхүмне алып чыгып киттеләр Шулай итеп мин күрше авыл Яңа Җөлби егетенең исемен дә белми калдым. Әмма аның сурәте мәңге онытылмаслык булып хәтеремә уелган. Ул көннәрдән бирле ярты гасырга якын вакыт узуга карамастан, һаман күз аллымда тора.
һава шактый салкынаеп, кар явып китте Мин әле һаман бер кат ергык френч тән йөри идем. Безнең халыкта: «Ходай бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына», дигән мәкаль бар Минем белән дә тулаерак килеп чыкгы. Беркөнне аягына басып торыргаләле булган әсирләрне барактан мәет ташырга мәҗбүр иттеләр. Шунда гаҗәп бер хәлне сиздем Бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр, мәетнең гәүдәсе чиктән тыш авыр була икән Бер үлекне күтәрергә теләп җан-фәрманга гырышып маташканда, бер полицай минем көчсезлегемне күреп, читке этеп җибәрде Күзалдым караңгыланып бер кырыйга барып чүңкәйдсм Шунда утырганда минем аяк очына бер шинель ыргыттылар Тегенди-мондый гына түгел, совет солдаты шинеле. Соңыннан шулай уйладым, полицайлардан кайсыдыр, минем бер кат френч юн генә булуымны күреп, шунда, каршыдагы сәке өстендә аунап яткан мәеттән калган шинельне минеке дип уйлаган булса кирәк Ишектән чыкканда бер полицай аяк аегында яткан шинельне күреп «Нәрсә, әллә җәйгә чыктыңмы Тапкан шинель салып утыра торган вакыт!» дип акырды Мин шинельне алып
өстемә киюемне сизми дә калдым. Ул шактый зур гәүдәле үлектән калган булса кирәк, итәкләре минем тубыктан иде.
Халык көннән-көн күбрәк кырыла. Мәетләрне җыярга өлгерми башладылар. Тәүлектән артык бер үлгән әсир янында ятып вакыт үткәрдем. Мәетне алып чыгып киткәч, урынына кечкенә гәүдәле, җитен кебек сары чәчле бер әсир килеп ятты. Без аның белән башта русча сөйләштек. Кем икәнемне белгәч, ул татарчага күчте. Исемен сораган идем, ул: «Татарча исемем Миңнебай, документларда Михаил дип язылган».—диде. Аның туган җире — Башкортстан, милләте—мари икән Ләкин марича бер сүз дә белми. Авылларында бар да татарча гына сөйләшәләр, балаларын да татар телендә укыталар икән. Тагын шунысы кызык, егетнең сөйләвенә караганда, аларның авылларында бөтен кеше ике исем йөртә, бала тугач та, исем татарча кушыла. Читкә китеп, паспорт алырга туры килсә, исемнәре урысчага алмаштырыла. Егетнең фамилиясе Бикметов иде. Минем яшьтәш. Чираттагы чакырылыш буенча армиядә хезмәт иткән. Сугыш башланганда ул хезмәт иткән полк Ерак көнчыгышта, Кытай чигендә торган. Аларны кырык икенче елны ашыгыч рәвештә Харьков юнәлешенә фронтка китергәннәр. Юлда барганда барысының да винтовкаларын җыеп алып, фронт сызыгына җитәрәк яңаны бирергә вәгъдә иткәннәр. Алар төялгән эшелон төнлә бер разъездга килеп туктый. Сугышчылар бар да йокыга талган була. Шулвакыт эшелонны пулеметлар, автоматлар белән коралланган немец солдатлары чолгап ала. Әллә белеп, әллә белмичә, эшелонны дошман кулындагы разъездга китереп керткәннәр икән Мин бик гаҗәпләнеп: «Әллә бер мәртәбә дә атмыйча әсир төштегезме?» — дип сорагач, ул: «Коры кул белән баштанаяк коралланган дошманга ничек каршылык күрсәтәсең?» — диде. «Бездән рядовойлардан винтовкаларны җыеп алганда, командирларның шәхси кораллары үзләрендә калдырылган иде Комиссар минем алда үз-үзен атып үтерде. Хәер, аңа башка чара да калмаган иде. Ул милләте белән яһүд булганлыктан, исән-сау килеш немецкә бирелсә, аны тагын да газаплырак үлем көтә иде. Акылы җитте», —диде Миңнебай комиссарны мактап.
Миңнебайга да эч китү чире эләкте. Тамагыннан бер тәгам ризык үтмәде. Хәлсезләнеп берничә көн аунап яткач, үлеп бетмәгән килеш мәет күмүчеләр барактан өстерәп алып чыгып киттеләр. Мин: «Кая алып барасыз? Ул әле исән!» дип әйтеп караган идем. «Артыгын белмә!» — дип бер полицай резин таяк белән аркама тондырды.
Миңнебайның авыруы коры эч китү генә булмаган, соңыннан беленгәнчә. лагерьда корсак тифы таралган икән Бер атна эчендә сәкеләр бушап калды.
Лагерьда суга да кытлык иде. Юыну турында әйткән дә юк. эчәргә дә бик кыенлык белән су таба идем. Минем инде өч айга якын бит- кулымны юганым юк иде. Кул бармакларының буыны саен шеш чыкты. Алар тишелеп яра хасил булды. Үзәккә иң үткәне бет иде. Йон үскән җирләрдән бетне учлап алырга мөмкин иде. Шунысы гаҗәп: үлгән кешедән бет кача икән. Карап торганым бар, үлгән кеше тәненнән чыккан бетләр сафка тезелеп читкә китәләр. Идән, сәке өсте кап-кара бет белән мыжлап тора. Мин шешенеп авырый башладым. Аеруча җилкәм бик каты шеште. Шешенгән җиргә кул белән катырак бассаң, суы чәчрәп түшәмгә тия иде Шеш тишелүдән барлыкка килгән җөйләр тәнемдә хәзер дә бар әле. Авырып поликлиникага баргач, врачлар нинди җөй дип сорыйлар.
Лагерьда чакта шешенеп авырганда иң курыкканым аңымны югалту иде. Әгәр аңымны югалтсам, шәфкатьнең нәрсә икәнен дә белмәгән мәет күмүчеләр алып чыгып китәсен көт тә тор. Үзем күрмәдем, лагерьненарт ягында ике чокыр бар, берсендә биш. икенчесендә өч мең әсир ята дип
сөйләделәр. Чокырларның өсте ябык түгел, көн дә мәетләр өстәлеп тора. Табигый инде, шушы яшьтән анда барып керәсем килми иде.
Миңнебайдан бушаган урынга ике татар килеп урнашты. Шактый олы яшьтәге кешеләр. Башта мине урынымнан куарга теләде болар. Татар икәнемне белгәч, мәрхәмәт күрсәтеп, кешечә сөйләшә башладылар. Хәзер мин аларның исемнәрен хәтерләмим инде. Шунысы истә калган: сөйләүләренә караганда, икесе дә Сталинград өлкәсендәге бер татар авылыннан иделәр. Сталинград өлкәсендә татар авылларының барлыгы турында ишеткәнем дә юк. Әлеге татарларның берсе, мине сүгә үк башлады: «Кирәк бит шулкадәр надан булырга?»—диде Кайчандыр Идел буенда урысларның эзе дә булмаган, төрки халыклар яшәгән. Хәзерге Сталинград урынында бөтен дөньяны тетрәткән Алтын Урда дәүләтенең Сарысу исемле шәһәре урнашкан. Революциягә кадәр, аннан соң да әле аны руслар Царицын дип атап йөрткәннәр. »
Тора-бара без өч гатар дуслашып киттек. Алар әле күптән түгел әсир төшкәннәр. Шактый нык иделәр. Минем дә хәлем яхшыра башлады. Шешләрем бетеп, температурам нормальләште булса кирәк. Тамагыма каба башладым. Берничә көн элек баланданың исен дә исни алмый идем, укшыта иде.
1943 елның февраль башында, безне, үз аягы белән йөри алучы әсирләрне сафка тезеп, лагерьдан алып чыгып киттеләр. Шәһәр урамнарын тутырып хәрбиләр йөри, машиналар, авыр туплар өстерәп йөрүче тягачлар туктап тора. Гигант «бөкеләр» барлыкка килгән. Артка да. алга да китә алмыйлар Тротуарда ат җигелгән олаулар тезелеп, җәяүлеләргә юлны япканнар. Аякларын көчкә өстерәп баручы безгә - әсирләргә юл ачарга теләп, йөкләрне ишегалларына куып кертә башладылар Бу йөкләр барысы да румын армиясенеке иде.
Без чигенгәндә немецләр шушындый «бөкеләр»не сагалап кына торалар иде. Тәрәзә рамына охшаган самолетлары, сәгате-минуты белән килеп җитеп, гаскәр тупланган урынның төгәл координатын кирәкле урынга хәбәр итә. Менә шуннан соң башлана инде мәхшәр.. Җир тишегенә керерлек була идек. Безнекеләр нигә йоклап ята? һаман әле бездә самолетлар юк микәнни соң? һавадан һөҗүм итеп, дошманның күпме гаскәрен сафтан чыгарырга була монда. Мөмкинлектән файдалана белмиләр Йөрәк ачыйгысы белән мин шул турыда уйлап баш ваттым
Безне тимер юл кырыена алып килеп, җиргә утырттылар. Димәк, ашыгыч рәвештә кая да булса күчерәләр. Фикеремне раслап, күршемдә утыручы әсир сүз башлады: «Сталинградта фашистларның арт сабагын укытканнар Күзләренә ак-кара күренми, драпают», - диде. Ул соңгы сүзләрне зур горурлык белән әйтте. «Хәзер безнең урамда бәйрәм» Мин бернәрсә аңламыйча күршемә карап тора башладым. Аның күзләре генә ялтырап тора. Башын ияк астыннан урап, иске киндер кисәге белән бәйләгән. Минем ул сөйләгән яңалыкны ишеткәнем юк иде. «Аңлатыбрак әйт әле, ничек арт сабагын укытканнар?» дип сорадым Ул арада без ут ырган турыга товар вагоннарыннан төзелгән состав килеп тук гады. Әсирләрне ашыктырып, вагонга төяргә тотындылар. Шулкадәр ашыктыралар, вагонга менәргә хәле булмаганын атып үтерәләр. Бертуктаусыз мылтык шартлый. Актык көчемне җыеп вагонга үрмәләдем. Анда утырып торырлык урын калмаган иде, аягүрә баскан килеш бер-берсенә тотынышып кына торалар. Мин вагонга соңгы кеше булып мендем. Ишек шартлап ябылды, аркам белән шул ябык ишеккә терәлдем Күп тә үтмәде, поезд кузгалды. Вагоннар бер-берсенә бәрелеп, башыбыз түшәмгә тиярлек игеп сикертте. Тынны кысып, сасы ис таралды. Эче китеп авыручылар баскан урыннарында хаҗәтләрен үтәргә тотындылар
Поезд бик акрын бара. Еш кына тукталып тора. Бер тукталышта вагон ишеген ачып, өшегән чөгендер бирделәр «Кеше башына берәр чөгендер, артыгын алмагыз», дип кисәттеләр. Бу вакытта күпчелек
әсирнең өшегән чөгендерне ашау түгел, кулына тотып i орырлык та хәле юк иде. Мин чөгендер кулыма эләгү белән кимерергә тотындым. Чөгендер баллы иде. Ашауны озаккарак сузу теләге белән мин аны конфет кебек суырып маташтым. Чөгендернең бетүен сизми дә калдым. Тамак туймады, әлбәттә. Тагы да ныграк ашыйсы килә башлады.
Миңа тотынган әсирнең басып торырлык хәле калмады, егылды. Аягына бастырырга теләп, кулын тоттым. Кулы боз кебек салкын, ул дөнья белән исәп-хисапны өзгән иде инде.
Кичкә таба үлүчеләр саны тагын да күбәйде. Алар берсе өстенә берсе егылып, басып торырлык урын калмады. Мин мәет өстенә утырып торырга мәҗбүр булдым. Тирә ягым үлекләр һәм аңын югалтып, хәлсезләнеп ятучылар белән тулып, сөйләшерлек кеше дә калмады. Беләм, минем аяк астында аунап яткан берничә кеше әле үлеп җитмәгән. Өзгәләнеп эндәшеп карадым, җавап булмады.
Поезд ташбака адымы белән бара. Бик еш туктап тора Кайчагында тышкы якта сөйләшкән тавышлар ишетелә. Ләкин нинди телдә сөйләшүләрен аерып булмый иде. Без бик озак бардык. Минем исәбемчә, кимендә биш көн үткәндер. Юлда барганда немец үзләренә хас булган төгәллеккә тугры булып калды. Көн саен вагонга 80 данә өшегән чөгендер ыргыттылар. Бу сан Горловкадан киткәндә вагонга ничә кеше утыртылган, шуңа тәңгәл килә. Әмма вагон әһелләренең күбесенә чөгендернең кирәге калмаган иде инде. Тик мин генә аларның чистарагын сайлап, кимереп маташтым. Ничек кенә булмасын, чөгендер капкалагач, котырып ризык сораган ашказаны бераз тынычланган кебек була иде.
Ниһаять, юлга чыкканга бер атна чамасы вакыт узгач, эшелон нарат урманы эченә килеп туктады. Тәүлеккә якын безнең белән кызыксынучы булмады. Мин шушында, салкын вагон эчендә җан бирергә җыенган идем инде. Көтмәгәндә шатыр-шотыр килеп ишек ачылды һәм, раус — чыгарга, дигән команда яңгырады. Ваган эчендәгеләрдән беркем дә урыннан кузгалмады. Бары мин генә үлекләр өстеннән үрмәләп, ишек кырыена килеп егылдым. Аягымнан өстерәп җиргә төшерделәр. Хәтерем алдамаса. вакыт март урталары иде бугай. Кояшлы көн иде. Мин өмсенеп тирә-якны күзәттем. Безнең эшелон туктаган урын чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган иде. Шунда гына ике катлы бүрәнәдән эшләнгән бараклар тезелеп киткән. Алар тирәсе аерым, үр-мәкүч оясы кебек иттереп чәнечкеле тимерчыбык белән уралып беткән. Калганнарның тавыш-тыны юк иде. Башка вагоннарда да шул безнеке кебек хәл иде. һәркайсында, күп дигәндә, биш-алты адәм исән калган. Аягына басып тора алучыларны бергә җыеп санадылар да ишегалдына куып керттеләр. Яңа китерелгән тоткыннарны күреп булса кирәк, берәм- берәм барактан чыга башладылар. Минем яныма, тырпаеп торган кызыл мыеклы, күзләре тонып эчкә баткан, бөкересе чыгып кечерәеп калган бер кеше килде. Аның башындагы пилоткасы яртылаш янган Шул янган турысын тимер-чыбык-белән эләктереп куйган. Ул беренче сүзе итеп безне кайдан алып килүләре турында сорады. Урысчаны ватып-сын- дырып сөйләшә иде. Мин аннан: «Син татармы әллә?» дип сорадым. Аның йөзе яктырып китте. Татар икәнемне белгәч, туганын очраткандай шатланды. Өстәвенә, якташлар да булып чыктык Ул Әтнә районының мари кырыендагы Ары дигән авылыннан иде. Исмәгыйль исемле Минем әтием дә чыгышы белән шулар күршесендәге Яңа Шимбер дигән авыл-дан бит. Арыда безнең туганнар бик күп. Ел саен, җәй көннәрендә без ул авылга кунакка бара торган идек. Ары табигатьнең матур җиренә —урман кырыена урнашкан. Авыл уртасында зур күл бар. Бабай -әтиемнең әтисе Арыда туып, Кышкар мәдрәсәсен тәмамлагач, Яңа Шимбергә имам итеп тәгаенләнгән. Минем әтием Олы Мәңгәр мәдрәсәсендә укып. Кушлавыч авылына мулла булып килгән. Яңа Шимбердә әтиемнең бер
туган энесе Зәки, Арыда бертуган сендесе Галиянең ире Кашиф тә мулла булып хезмәт итә иде Кашиф җизни безгә азрак туган тиешле дә иде. Яңа танышым Исмәгыйль абый минем туганнарны белә булып чыкты. Хәтта минем бабам Яңа Шимбер мулласы Мөхәммәтгали хәзрәт белән аралашып яшәгән Бу лагерьга Исмәгыйль абыйны ел башында Харьковтан китергәннәр икән. Ул әсирлеккә кырык беренче елны Запорожье шәһәре өчен барган сугышларда эләккән Без аның белән бер тирәдәрәк сугышып йөргәнбез. Аның сөйләвенә караганда, кырык беренче елны әсирләргә бөтенләй ашарга бирмәгәннәр. Билгеле бер урынны чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алганнар да, ачык һавада тотканнар Ул бик бетерешкән, бармак белән төртсәң егылырга тора. «Мин озак яши алмам, диде ул авыр сулап,- исән-сау илгә кайтсаң, безнең авылга барып, хатыныма, кызыма Славута лагеренда бергә булдык дип сөйләрсең. Минем кызым авыл советында налог агенты булып эшли.» Хагыны- ның, кызының исемнәрен дә әйткән иде. хәзер инде хәтерләмим. Мин бик теләсәм дә, Исмәгыйль абыйның әманәтен үти алмадым. Заманы шундый иде. Әгәр, Исмәгыйль абыйның әсирлектә булуын хәбәр изсәм, аларга зыян китерүдән курыктым Шулай итеп, Исмәгыйль абый алдында бурычлы булып калдым.
Славута лагерында без Исмәгыйль абый белән айга якын бергә яшәдек. Монда хәрби шәһәрчек булган. Ул күптән патша заманында ук корылган. Бараклар, гаскәр тотар өчен, бөтен җаен китереп эшләнгән. Немецлар бу хәрби шәһәрчекне әсирләр лагерена көйләгән. Ул төрле зоналарга бүленеп беткән. Зоналар бер-берссннән чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндерелеп алынган һәм электр тогына тоташтырылган. Өстәвенә, койма буйлап бозау зурлыгындагы овчаркалар йөреп тора. Бу кадәр каты режим урнаштыру кемгә кирәк булгандыр, анысын белә алмадым. Безне китергәндә, мондагы әсирләр аякларына көчкә басып торалар иде. Тагын шунысы да әйтеп үтәргә кирәк: көн саен эшелон белән әсирләр килә һәм, шул эшелонга төяп, мәетләр алып китәләр. Аларны кая илтеп ыргыта торганнардыр, белүче юк иле. Халык бертуктаусыз кырыла. Адым саен үлгән адәм баласы аунап ята.
Лагерьда күсе бик күп иде. Баракта, ишегалдында көтүләре белән чабып йөриләр Халык арасында кайбер әсирләр күсе тотып ашыйлар икән дигән хәбәр таралды. Хәтта бер тоткынга бармак белән iөртен күрсәттеләр. Булса да булыр, ул үзенең кызыл чырае, көр тәне белән башкалардан аерылып тора иде.
Беркөнне татар милләтеннән булган әсирләргә сафка тезелергә әмер булды. Аннан кат-кат санадылар да урман эчендәге аланлыкка алып чыктылар. Башка зоналардан да татарларны сафка тезеп, шушында китерделәр Бөтенесе йөзг^ якын кеше җыелдык. Алан уртасында берничә хәрби әтәч кебек кукраеп басып торалар иде. Әллә инде әсирләрнең хәлсезлеген күреп, теләгән кешегә чүгәләп җиргә утырырга рөхсәт ителде. Халык тынычлангач, бер чулак фельдфебель карлыккан тавыш белән нәрсәдер сөйли башлады Тылмач аның сүзләрен тәрҗемә иткәч шул аңлашылды: безне монда йөгертеп карарга алып чыкканнар икән. Бу хәбәр күңелләрдә шөбһә тудырды Яшен тизлегендә йөгерергә хәле булмаган тоткынны аталар икән дигән хәбәр таралды Ярты чакрым чамасы җир йөгереп үтәргә кирәк иде Без Исмәгыйль абый белән бер-беребезгә тотынышып сафка бастык Бер унтер акырып-бакырып безне аерды «Ферботен!» диде, ягъни тотынышып йөгерү тыела Көч- хәл белән дүрт-биш метр җир узгач, артыма борылып карадым Исмәгыйль абый бер-ике адым атлаган да йөзтүбән капланган иде Аны күтәреп торгызырга чамалап кире борылуым булды немец артыма типте Күзалдым караңгыланып, чак аякта басып калдым Исмәгыйль абыйга ярдәм игәргә рөхсәт булмаслыгын аңлап, алга теркелдәдем Мең жәфа
чигеп билгеләнгән араны узгач, борылып Исмәгыйль абый ятып калган урынга карадым. Ул анда юк иде инде. Аны гере килеш мәет ыргыта торган чокырга ташлаган булулары бик ихтимал... Мин Исмәгыйль абыйдан ничә яшьтә булуын сорарга өлгермәдем, кыяфәтенә караганда илле тирәсенә якынлашып килә иде булса кирәк. Шулай итеп, якташым сөекле хатынын, бердәнбер кызын күрә алмый Славута хәрби шәһәрчеге янындагы нарат урманы эчендә ятып калды. Ул көннәрдән соң ярты гасыр гомер узуга карамастан, тырпаеп торган кызыл мыегы, уйчан серле күз карашы һаман күз алдымнан китми.
Безне, ягъни йөгереп уза алган әсирләрне, урман эчендәге юл белән җәяүләп алып киттеләр. Озак бармадык, урманны чыккач, алда кечкенә шәһәрчек күренде Шул шәһәр кырыендагы лагерьга китереп яптылар. Лагерь зур түгел. Тоткыннарны бертуктаусыз алыштырып торалар икән. Без килгән көнне дә бер төркем әсирләрне каядыр озаттылар. «Монда озак тотмыйлар!» дип алар әйтеп калдырды. Соңыннан беленгәнчә, монда үзенә күрә пересыльный пункт булып чыкты. Шәһәрчек Шепитов- ка дип атала, 1имер юл станциясе дә шул исемдә.
Лагерьда, башлыча, Урта Азия халыклары — үзбәкләр җыелган иде. Алар төркемнәргә бүленеп утырганнар да отыштан карта уйныйлар. Банкка паекка бирелгән икмәк, тәмәке төпчеге салына. Карталар кулдан ясалган. Банкирга картаны кулга тотарга рөхсәт ителми. Колода өстәл өстенә куелган Уенга катнашучы картаны шуннан берәмтекләп тартып ала. Сөйләүләренә караганда, уенда катнашучыларның кайберләре бармаклары белән чослап нинди карта килесен белергә сәләтле, имеш. Мин бик кызыксынып, көне буе карта уйнаучыларны күзәттем. Гади генә күзәтү түгел, уенга кушылырга теләп күзәттем. Ләкин банкка салырлык бер нәрсәм дә юк иде.
Икенче көнне, паекка бирелгән кәгазь калынлыгы икмәккә карап тордым да. ни булса да булыр дип. уенга утырдым, гаҗәпләнүемә каршы, ота башладым. Биш мәртәбә рәттән очко булды. Үзбәкләр хафага төштеләр һәм миңа кырын күз белән карый башладылар. Мин бәладән башаяк дип, үземнең хәләл бер паек икмәгемне калдырдым да отып алган ун паек икмәккә суктым. Тагын очко Бусы инде бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Минем алда бөтенесе ике бөтенгә якын икмәк җыелды. Уеннан чыгарга гына кирәк югыйсә... Ярамый. Шулай да. откан икмәкне капкалап алырга рөхсәт ителә икән. Мин тиз генә бер паек икмәкне бөгәрләп авызга тыктым. Миңа нинди юл белән булса да тизрәк уеннан чыгып ычкынырга кирәк иде. Үч иткән шикелле һаман очко җыела. Уенчылар кызып, нишләргә белми башлады. Бертуктаусыз карта колодасын бутап бактылар, нәтиҗәсе булмады. Отаммы, отам Негр төсле кап-кара йөзле бер үзбәк мине сихерчелектә гаепләргә маташып карады. Аңа ирек бирмәделәр. Банкротларга уенны дәвам иттерер өчен әҗәткә икмәк, тәмәке төпчеге биреп торуым белән халыкның симпатиясен яуладым булса кирәк, барысы да минем яклы иде. Уенны карап торучы берәү миңа яхшылык теләп: «Шашынма, шашынма, нугай. Кулың китә, күр дә тор. Отыш тан карез бирү ярамас». Аның киңәше бер колагымнан керде, икенчесеннән чыкты. Елмайдым гына. Миңа тизрәк уеннан чыгарга кирәк иде. Киңәш бирүче хаклы булып чыкты. Төштән соң мин оттыра башладым. Беренче алган картаның нинди булуына карамастан, банктагы барлык «байлыкка» сугып, оттырып та бетердем. Әҗәткә тараткан икмәк, тәмәке төпчекләрен сорап тормадым, иркен сулап, урнымнан тордым һәм ишегалдына чыктым. Чәнечкеле тимерчыбык аша тышкы якны күзәттем. Анда, гадәттәгечә, тормыш кайный. Тимер юлдан бертуктаусыз хәрбиләр төялгән эшелоннар үтә Шулай дөньямны онытып, урамны күзәтеп юрганда, лагерь капкасыннан бер төркем әсирләрне алып керделәр. Бар да яхшы киенгән, тазалар Аркаларына күтәрә алган кадәр капчык асканнар. Арадан берсе туры минем янга килеп басты «Әнәс, бу син түгелме соң?» Сорау мине аптырашта калдырды. «Мин Иске Җөлбинен
Таһир булам. Көрәшче Хөббулла малае». Искә төшерә алмавымны сизеп, ул сүзен дәвам итте: «Өммегөлсем белән Югары Сәрдәдә бер класста укыдык. Ул миңа синең шигырь китабыңны бүләк итеп биргән иде» . Өммегөлсем минем бертуган сеңлем. Әйе. ул да Югары Сәрдәдә укыды шул. Авылда чакта Таһирның үзен күргәнем юк иде. Ә атасы Хөббулла абыйны яхшы беләм. Арслан кебек таза ир. Хәтта әнисен дә хәтерлим. Иске Җөлби белән Кушлавычны инеш кенә аерып тора, икесе бер авыл дип әйтерлек. Яше-карты бер-берсе белән аралашып яшиләр. Мин дә Иске Җөлби халкының барысын да беләм дип әйтерлек. Сөйләшә торгач. Таһирны да искә төшердем. Ул миннән ике яшькә кече — егерме икенче елны туган.
Таһир мине читкәрәк алып китте. «Әйдә, утырма бу адәм актыклары янында, диде җитди кисәтеп.— Миңа бер үзбәк сөйләгәне бар Алар халкында отышка карта уйнау модада икән. Кайсы берләре чүлгә кигеп. айлар буе карта сугып яталар, ди. Хәтта картага хатыннарын да оттырып кайтучылар бар икән». Таһир, капчыгын чишеп, бер бөтен икмәк һәм сало чыгарды. Икмәкнең хуш исенә башым әйләнеп, егылып китә яздым. Ул зур бер телем икмәк кисте дә миңа сузды. Мин алырга да. алмаска да белмәдем. Монда, лагерьда шушы икмәктән дә зур байлык юк иде. Авылдашым булуына карамастан, шундый иң кадерле әйберне бушка тоттыруына ышанып бетә алмадым. Ул пәке белән сало турады: «Аша, аша, гөнаһ дип торып булмый, бу шундый җир. нәрсә туры килсә, шуны авызга мүкләргә туры килә» . Күренеп тора, Таһир без күргәннәр-не күрмәгән иде әле. Мин аны яңа гына әсирлеккә эләккән дип уйладым «Ничек анда, безнең якта хәлләр?» дип сорадым. Ул минем соравымны аңлап бетермәде. «Шуңа әйтүем, син бу якта күптән түгел, минемчә...» Ул елмайды да, кыскача гына башыннан үткәннәрен сөйләп бирде Кырык бердә. Белоруссиядә әсирлеккә төшкән. Берничә армия чолганышта калган. Бәхетенә дип әйтимме, аңа әлегә кадәр әсирләр лагсрында яшәргә туры килмәгән. Аларны Латвиядә яшәүче немец крестьяннарына таратканнар. Хезмәт җиңел булмаган, әлбәттә. Бер таңнан, икенче таңга кадәр камчылап эшләткәннәр. Әмма ач та булмаганнар. «Немецнең Сталинградта арт сабагын укытканнар.» диде Таһир шатланып. - Хәзер бөтен фронт буйлап сыпырталар Шуңа күрә. менә, ашыгыч рәвештә крестьянга таратылган әсирләрне җыялар. «Таһир Кызыл Армиянең тиз арада безне азат игүенә чын күңелдән ышана иде Аның бөтен теләге, армия сафына басып, дошман белән көрәшне дәвам итү икәне әллә каян күренеп тора.
Безнең сүзебез сөйләшеп кенә бетә торган түгел иде Авыл, анда яшәүче кешеләр шулкадәр сагындырган, урамның бер башыннан кердек, икенче башыннан чыктык, яңа туган балаларга кадәр искә төшердек. Әңгәмәнең үзәгендә, авылыбыздан өч чакырым ераклык!агы. үзебез укыган Югары Сәрдә мәктәбе булды Без анда, яңгыр димәдек, буран димәдек, өч ел буена көн саен барып йөрдек Җиленче сыйныфны тәмамлап, кулыбызга өлгергәнлек аттестаты алдык. Укытучыларыбызиы шулкадәр хөрмәт итә идек, безгә алардан да акыллы, алардан да белемле кеше дөньяда юктыр кебек иде. Үз чиратларында алар да укучыларын чын күңелдән олылап, бар белгәннәрен безгә бирертә тырышалар иде Күбесенең махсус педагог белемнәре дә булмаган, мәдрәсә тәмамлагач укытучы булып эшли башлаганнар югыйсә Шактый еллар үткәч, педаго- I ия институтын бетереп эшкә керешкән укытучыларның эшен күзәтеп, мин шундый нәтиҗәгә килдем минем укытучыларым практиклар һәм педагогиканың бөтен нечкәлекләрен белеп балалар тәрбиялиләр, белем дәрәҗәләре ягыннан да хәзерге педагогларга бирешә торган түгелләр иде. Без аларга үзебезчә. саф татарча «абый» дип мөрәҗәгать итә торган идек. Фамилияләрен сорау турында башыбызга да килеп карамады
Әхмәт абый. Сапый абый, Хөҗҗәт абый — сонгысы безнең як кешесе түгел, шуңа күрәдерме, исеме бераз ят тоела иде. тора-бара ияләндек тагын. Алтынчы сыйныфта укый башлагач, Казан педагогия техникумын тәмамлаган Әнвәр абый. Хәсән абый һәм Абдулла абыйлар укытучы булып килделәр. Болары үзләрен бөтенләй башкача тоталар һәм картлардан аерылып торалар иде. Абдулла абый керәшен егете иде. Чын исеме ничек булгандыр, белмим. Әнвәр абый татар теле һәм әдәбиятыннан дәрес бирә иде. Ул минем Такташ шигырьләрен яттан сөйләгәнне ярата һәм башка балалардан да минем кебек итеп сөйләгәнне таләп итә иде. Югары Сәрдә авылы клубында концерт булганда, мине үзе белән шул концертка алып кереп. «Мокамай»ны сөйләтә иде. Бу турыда Таһир да белә икән. «Без синең шигырь сөйләгәнеңне сокланып тыңлый торган идек», диде Тагын авылга кайтып булырмы, дип өзгәләнде ул. Бераз алгарак китеп булса да әйтим, Таһир авылга кайтты. Миннән соңгарак калып кайтты. Мин кайтканда әти-әниләре улларының язмышын белмиләр иде әле. Мин әсирлектә аны күргәнемне әйтергәме-әйтмәскәме дип куркып йөрдем. Шушы очрашудан соң аерылгач, башыннан үткәргәннәрне белми идем. Исән калгандырмы, юкмы. Әгәр, исән булмаса, аның белән очрашуымны сөйләп, төзәлә барган яраларын яңартудан курыктым.
Шепотовка лагерында Таһир белән бер генә кич бергә кундык. Безне—Славута лагереннан алып килгән әсирләрне - станциягә алып барып, товар вагоннарына төяделәр. Иң сәере шул булды: вагонга утыртыр алдыннан һәр тоткынга тугыз йөз грамм консерваланган икмәк, яртышар кило булыр, какланган тозлы ат ите һәм өчәр сигарет бирделәр. Шушы ашамлыкларны кулыбызга тоткач, күзләребезгә ышанмадык. Котыртыр өчен генә биргәннәрдер, менә-менә кире җыеп алырлар төсле тоелды. Кемдер күңелебездә туган шикне дөрләтеп: «Җәмәгать, биргән чакта ашап калыгыз, немецкә аңа ышаныч юк», дип кычкырды. Күбебез аның киңәшенә мохтаҗ түгел, нәрсә эшләргә икәнен белә идек. Минут эчендә икмәк белән тозлы ат итен юк иттердек. Газабы озак көттермәде. Эчәсе килүнең ачлыктан да яманрак икәнен шунда гына белдек. Вагонда суның тамчысы да юк иде. Әсирләр нишләргә дә белмәде. Күрше вагоннарда да шул ук хәл икән. Бөтен эшелон буйлап, су сорап ишек дөбердәтергә тотындылар. Озата баручы сакчылар һавага атып җавап бирделәр. Көн азагына таба вагон эчендә аңын югалтып, хәлсезләнеп ятучыларның исәбе юк иде. Кайберәүләр бәвелләрен эчәргә теләп, тышка чыгарга тырышып карадылар. Бөтен кешенең эче кипкән иде. Минем дә хәлем бик мөшкелләнде. Ничек кирәк алай ишек янына елыштым. Андагы ярыктан поезд барган уңгайга җил өреп, бераз хәл кертә иде. Төнлә, безне төягән эшелон, ниндидер станциягә килеп туктады. Паровоз, эшелонны калдырып, китеп барды Иртәнгә кадәр әсирләрне вагонга бикләнгән килеш тотылар Ниһаять, таң атып көн яктырды. Мин ишек ярыгыннан, станциядәге бер бинаның почмагына эленгән вывесканы күреп алдым. Анда латин хәрефләре белән «Ирина» дип язылган иде.
Бикле вагоннарда тилмерүче тоткыннарның аһ-зарына игътибар итүче булмады. Ниһаять, көтә торгач тышкы якта сөйләшкән тавышлар ишетелде. Шатыр-шотыр вагон ишекләрен ача башладылар. Безгә дә чират җитте. Вагоннан үз аягы белән бары унлап кеше төшә алды. Без вагоннан төшкән турыда колонкалар тезелеп киткән иде. Халык этешә- гөртешә шунда ябырылды. Минем мунчала белән бәйләп билгә асып йөри торган, күгәреп бөткән ике литрлы калай котелогым бар иде. Шуның белән тутырып өч котелок су эчкәнемне хәтерлим, башкасы исемдә калмаган, аңымны югалтып егылганмын. Шактый озак җирдә аунап яткан булсам кирәк, күземне ачканда кояш югары күтәрелеп, төш вакыты җитеп килә иде инде. Минем кебек аңын югалтып, җирдә аунап
ятучыларның исәбе-хисабы юк иде. Аягына баса алучыларны акыра- бакыра сафка тезделәр дә, станциядән алып чыгып киттеләр Зур су кырыена урнашкан, калын таш коймалы, сәер корылма янына алып килделәр. Койма өстеннән чәнечкеле тимерчыбык сузылган. Вышкаларда автомат белән коралланган сакчылар тора. Койма буйлап, ике-өч метр ара калдырып, җирдән дә чәнечкеле тимерчыбык үткәрелгән Безне тимер капка янына бастырып кат-кат санадылар да эчкә алып керделәр. Ишегалды шактый киң һәм зоналарга бүленгән Яңа китерелгәннәрне күреп, андагы әсирләр чәнечкеле тимерчыбык коймага ябырылдылар. «Казаннар бармы? Кемнәр Уфадан? Әстерханнан кем бар?» һәм башка шундый татар күбрәк яши торган төбәкләрнең исемнәрен атап кычкыра башладылар, һәркайсы яңа килүчеләр арасыннан якташын эзли һәм туган җире турында нинди булса да яңалык ишетергә тели иде. Минем үзебезнең нинди җиргә килеп эләгүебезне беләсем килде. «Бу нинди ил? Лагерьның исеме ничек?» дип кычкырдым. Телгә ятышсыз, «Демблин крепосте» дигән сүзне ишетеп аптырап калдым. Әйе, безне еракка, үзебезнең илдән читкә алып чыгып киткәннәр. Демблин крепосте Висла елгасы буенда. Польша җирендә. Урта гасыр корылмасы. Шундый итеп төзегәннәр, янына килеп җитмичә күренми, һәр ягыннан Висла суы белән чолганган, җир өстеннән бер ничек тә якын килү мөмкин түгел. Урта гасыр феодаллары крепость төзү өчен урынны белеп сайлаганнар. Ишегалдына чуер таш җәелгән. Теләгән кешегә утырып торырга рөхсәт бирелде. Мин көчкә басып тора идем, һаман сусаганым басылмый, эчем яна. Утырып биш минут та үтмәгәндер, тәнемне нәрсәдер тешли башлады. Карасам, бөтен җиремне борча сырып алган. Борча тешләгән урыннар бүртеп чыга, шундый авырга, чыдар хәл юк. Кайда ул утырып тору, үрле-кырлы сикергә. Ишегалдында озак тотмадылар, каршыдагы ике катлы таш бинага алып керделәр Анда ярым җимерек, икешәр катлы сәкеләр тезелеп киткән. Бинага керү белән күзем штукатурланган стенага төште. Стена төрле язулар белән чуарланган, күрәсең, монда булган тоткыннарның һәрберсе үзенең автографын калдырырга тырышкан Язмаларның ниндиләре генә юк. Димәк, монда төрле милләт халыкларына интегергә туры килгән. Тора-бара белдем, әле дә бездән шактый читтә уң якта, бер зонада француз әсирләре тотыла икән. Кызыл Хач җәмгыяте аша посылка алганлык ган, аларның тормышлары шактый иркен, немец биргән ашны ашамыйлар, бәрәңгеләрен койма аша совет әсирләренә ыргыталар иде.
Бина эчендә халык берән-сәрән генә, ишагалдына чыгып йөрергә хәле булмаганнар гына ягып калганнар Мин дә хәлсезләнеп сәке кырыена барып утырдым. У г ыруым булды, тагын борча тешләргә тотынды. Борча белән чәбәләнгәнемне күрешерме, яныма ике егет килде Берсе сүз башлап: «Нәрсә, сикертәләрме?» дип сорады Мин җавагг бирмәгәч, икенчесе: «Безнең халык гүгел бугай ул, татарча аңламый торгандыр», диде. Чыннан да. мин тыгггкы кыяфәтем белән татар кешесенә охшамаган идем. Билгә җиткән кызыл сакал, өстемдәге сәләмәләр карачкыны хәтерләтә. Башымда бер кырые янган пилотка, өстә ялан тәнгә кигән кендектән генә калган шинель-и төкләрен берничә мәртәбә кисеп кукуруз чәкәненә алмашкан идем Ертык чалбарымнан тез башлары күренеп гора. Аякларымның берсендә агач колодка, икечесендә Донбасс шахтерлары эшкә кия торган резин галош. Йөргәндә төшеп калмасын өчен алар аякка гимер чыбык белән беркетелгән. Кулларым җир кебек кап-кара. Эчәргә дә су такы-токы булганлыктан, әсир төшкәннән бирле юынганым юк Бармакларымның буыны саен шеш. Ниһаять, мин телгә килеп: «Аңлыйм, аңлыйм, татар мин», дидем. Аларның өс-башлары чиста, сакал-мыек- лары кырылган, куллары да минеке төсле шешле түгел, кыскасы, бар да кешечә... Сөйләшә торгач шуны ачыкладым, бу егетләр икесе дә Саба ягыннан иде. Берсе Мәлик, икенчесе Хәлим исемле. Әсирлеккә Изюм-
Барбенково юнәлешендә эләккәннәр. Шактый вакыт Чонстахов шәһәре янындагы лагерьда булганнар. Монда шуннан китергәннәр. Икесе дә минем кебек, сугыш алдыннан чираттагы чакырылыш белән алынып, кадровый армиядә хезмәт иткәннәр. Яшьтәшләр булып чыктык. Мәлик исемлесенең битендә әзрәк шадрасы бар. Җор телле. Уен-көлке ярата. Әтисе оста тегүче икән Иген эшләре тәмамлангач, кыш көннәрендә авылдан авылга йөреп тегү теккән. Мәликне дә үзе белән ияртеп алып йөргән Ул тормышның эчендә кайнаган, һәм бик күп мәзәк хәлләр белән якыннан таныш иде. Хәлим киресенчә, бөтен гомерен туган авылында, ата-анасы янында үткәргән. Җиде сыйныфны тәмамлагач, артык укырга туры килмәгән. Сәбәбе, якын тирәдә урта мәктәп юк икән. Ул үзенә күрә түгел, бик җитди, һәр сүзен үлчәп сөйләшә.
Монда, Демблин лагеренда, тормыш чагыштырмача бераз яхшырак икән. Ашарга көн саен 4 кешегә 900 граммлы икмәк һәм кабыклы 4-5 бәрәңге бирәләр. Бу ризык ачлыкка интеккән тоткыннарның тамагына да йокмый иде, әлбәттә. Тагын шунысы, суны күпме телисең, шулкадәр эчәргә мөмкин. Хәтта, юынырга да була... Озак кына суга күнегә алмый алҗыдым. Бер бизгәч, суның һәр тамчысы тәнгә тию белән энә кадалган кебек итеп авырттыра икән.
Безне, бер төркем әсирләрне бәрәңге чүпләргә алып йөри башладылар. Бәрәңге базы крепостьтан читтәрәк. тимер юл станциясе кырыенда иде. Эшкә ике немец солдаты саклап илтә, саклап алып кайта. Соңгы вакытта үзләренә ярдәмгә берничә полицайны ияртә башладылар. Моны шуның белән аңлаттылар: бәрәңге чүпләргә барган җирдән ике тоткын качкан. Полицайлар артка борылып карарга да ирек бирмиләр, овчарка кебек ыжгырып кына торалар. Бәрәңге чүпләргә тоткыннар теләп йөри иде. Чөнки эштән кайтканда ыштан бөрмәсенә берничә бәрәңге кыстырып кайтып була. Ләкин бәрәңге пешерергә һич җай юк иде. Кишер, чөгендер, шалкан һәм башка яшелчәне чи килеш кенә ашыйсың. Бәрәңгене пешерми авызга да алып булмый. Уып. өстенә көн дә бирелә торган кайнар баланданы да салып карадык. Алай да ашарлык булмады.
Ишегалдында, без яши торган бина кырыенда бер чокыр бар иде. Бу чокырга Мәлик игътибар итте. «Әгәр шунда төшеп бәрәңге пешерсәк, ничек булыр икән?»—диде ул. Бу фикер барыбызның да күңеленә хуш килде. Өстән караганда чокырның төбе күренми. Кырыена асылынып аякны сузып карадык, төбенә тимәде. Чокырга бауга тотынып төшеп карамакчы булдык. Бау таба алмагач, өстән күлмәкне салып, җиңнәреннән бер-берсенә бәйләдек. Ике күлмәк белән генә эш барып чыкмагач, дүртне бергә ялгарга туры килде. Тәвәккәлләп, чокырга мин төштем. Чокыр эче караңгы, күзгә төртсәләр дә күренә торган түгел. Сизәм, аяк астында төрле чүп-чар бик күп. Чакма таш белән мамыкка ут үрләтеп, коры чырага кабыздым. Өстән тиз генә мин ябышып төшкән бер-берсенә тоташтырып бәйләнгән күлмәкләргә беркетеп бйрәңге тутырылган котелокларны бирделәр. Аларны дөрләп янган чүп-чар өстенә куйдым. Чокыр эче яктырып, тирә-як ачык күренә башлады. Ләкин мин басып торг ан җирдән бушлыкның чиге күренми иде. Ул сөзәкләнеп һаман аска төшә. Мине чокырның төбе кызыксындырды. Төшкән килеш барысын да ачыклап менәсем килде һәм түбән таба үрмәләдем. Шулвакыт өстемә шаулап су коела башлады, кырыйга тайпылдым. Су мин төшкән җирдән, чокыр авызыннан сибелә иде. Ут өстенә куелган котелоклар, чүп-чар белән бергә каядыр, очтылар. Нишләргә белми аптырап калдым. Ничек бу тозактан котылырга? Кулым белән цемент стенаны капшап карадым. Ул шундый шома итеп штукатурланган, тотынып өскә менү турында уйларга да мөмкин түгел. Шактый озак калтырап басып тордым. Ярдәм сорап кычкырмакчы булдым. Моннан, җир астыннан кычкырган тавышны кем ишетер икән соң? Шулай да иптәшләремнең ярдәм кулы сузуыннан өметемне өзмәдем. Ялгышмадым. Өстән: «Әнәс!» дигән тавыш
ишетелде. Мәлик мине чакыра иде. Ул арада җиңнәремнән бер-бсрсенә бәйләнгән күлмәкләр дә төшеп җитте. Шуңа тотынып, бар көчемне җыеп, өскә үрмәләдем. Менеп тә җиттем, мине ашыктырып читкә алып киттеләр Без чокыр авызыннан китеп кенә өлгердек, бер ефрейтор ике тоткынны ияртеп килеп, чокыр тирәсен чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алды. Соңыннан шуны белдек, бәрәнге пешерер өчен яккан утның төтене комендант бүлмәсенә кереп тулган. Комендант утырган бүлмәдән бина астына юл булгандыр, шәт. Крепостьтан качкан тоткын тотылса, шушы бина астына кертеп ябалар икән.
Комендант, кем дә булса чокырга тәмәке төпчеге ыргыткан да андагы коры-сарыга ут капкан дип уйлаган һәм сүндерергә янгын машинасы җибәргән Минем бәхеткә, янгын сүндерүчеләр чокыр эченә төшеп мәшәкатьләнеп тормаганнар, өстән сиптереп эшне бетергәннәр. Язмыш мине караңгы җир астында ачтан интегеп үлүдән коткарып калды. Шушы хәлдән соң без бәрәнге пешерү турында сүз кузгатмадык. Төрле юллар белән бәрәңге чүпләргә барудан котылырга тырыштык Ник дисәң, көне буе юеш подвалда утыру ансат түгел!
Көн дә иртән сәгать биштә тоткыннарны сафка тезеп тикшерү үткәрәләр Анда үрә басып, ким дигәндә сәгатькә якын каңгырап торырга туры килә. Тикшерүне немец солдаты белән полицайлар үткәрә. Бер көнне шулай, тикшерү беткәч, бер полицай мине үзе белән алып китте. Бу полицай тышкы кыяфәте белән башкалардан аерылып тора иде. Озын гәүдәле, киң җилкәле, күзләре ут уйный. Башына кубанька бүрек киеп йөри. Аякларында хром итек. Өстендә ярым хәрби кисм -Кызыл армиядә комсоставка бирелә торган гимнастерка белән галифе. Аның белән немецлар дә исәпләшәләр. Башка полицайлар кебек, алар алдында ул үзен бик түбәнсетми. Башкалардан аерып сафтан чакырып чыгаргач, мин шикләнә калдым. Нинди гаебемне таптылар икән дип курыктым. Алар юкны бар изәргә бик оста. Полицай мине үзе яши торган бүлмәгә алып керле. Аңа түрдәге өч катлы таш бинаның ярым подвалыннан кечкенә генә бүлмә биргәннәр дә, ул мине бүлмәсен җыештырырга алып кергән икән. Эшне тиз тоттым. Әллә үзем, әллә эшем ошады, полицай өстәлгә литрлы шешә белән бимбер-поляк самогоны чыгарып куйды Закускага ярты бөтен икмәк һәм кабыгы белән пешерелгән бер чиләк бәрәңге бар иде Ул ике стакан тутырып бимбер агызды да берсен миңа тоттырды Бимбер икебезнең дә телен ачты. Без аның белән якташлар булып чыктык. Башта ул минем кайдан икәнемне сорады. Кушлавыч авылыннан икәнемне әйткәч, аның минем белән кызыксынуы тагын да артты «Димәк, син Тукай туган авылныкы», диде серле итеп. Авылда аны күреп белүчеләр бармы?». «Бар әлбәттә. Минем әтием дә аны күреп белә. Авылның каргырак кешеләре әнисен дә. әтисен дә яхшы хәтерли», дидем Сүз артыннан сүз китеп, мин аның үзе турында сораша башладым Исеме Абдул, фамилиясе Гайфуллин икән Туган җире Дөбъяз районының Чувашиле авылы Аның сүзләренә бик ышанып бетмәдем Күпчелек то г кыннар кебек, ул да аллаша торгандыр, дип уйладым Алдамаган икән Бу турыда алдарак әйгеп үтәрмен. Гәпләшеп утыра торгач, без бер литр бимберне эчеп бетергәнне сизми дә калдык Абдул тагын бер шешә чыгарды. Мин башка эчмәдем, күбрәк ашарга тырыштым Икенче литрны башлагач. Абдул бөтенләй изелде. Ул миңа йокыга киткән төсле булып тоелды. Шуннан файдаланып, кызу-кызу бәрәңгене сыпырдым Нәрсәдер, бимбер мине алмады, тамчы да исермәдем Ә чиләк i*»ie бәрәңгене ашап бетердем Әйтергә генә ансат: бер чиләк бәрәш с! Корсаг ым кап кебек булып, көчкә сулап утыра башладым Ә гамагым туймады. Өстәлдә аунап яткан ярты бөтен икмәккә күзем төпне Тәкатьсезләнеп аны да ашап бетердем Абдул йокламаган, иркәләнеп кенә яткан икән Ул әсәрләнеп сикереп торып утырды Бите комач булып кызарган, күзләре мәченеке гөсле ялт-йолт килә «Чебен
кермәдеме?» — дип сорады ул. Монда немецләрне үзара татарчалатып «чебен» дип атап йөртәләр иде. «Хәзер минем янга «чебен» керергә тиеш. Күргәннән күрмәгәне артык. Тай тизрәк. «Күзләре чиләккә төшеп: «Бәрәңге кайда?» — дип сорады. Мин аңа корсагымны тотып күрсәттем. Ул ышанырга да. ышанмаска да белмәде. «Харап буласың бит Шаштыңмы әллә сиң?!» Ул өстәлдәге икмәкне эзли башлады: «Аны да син ашадыңмы? «Тиз генә тумбочкасыннан икмәкнең икенче ярлысын алып миңа тоттырды да: «Бар. тай тизрәк. Бүген авызыңа ризык каба күрмә».
Минем хәл авырайган иде. Көчкә үзебезнең баракка кайтып, сәкегә түндем. Яныма Мәлик белән Хәлим килеп утырды: «Нәрсә булды сиңа? Көчкә сулыш аласың?» Мин аларга Абдул биреп җибәргән икмәкне суздым. Икмәкне күргәч, алар аптырашта калдылар. «Бер нәрсә аңламыйм».—диде Мәлик, бик гаҗәпләнеп. Башын кашып миңа карап торды да: «Сак бул, сине берәр эшкә җигәргә йөрми микән ул», диде серле итеп. «һей. җиккән ди! «Кашын-күзең өчен биргәндер дип уйлыйсыңмы бу икмәкне сиңа. Әләкче итәргә телидер әле!». «Тотсын капчыгын. анысы булмас инде». «Биргәннең бигенә бакма дигән сүз бар безнең халыкта. Әйдә капкалап алыйк әле диде Хәлим, алда тагын күз күрер». «Белергә кирәк, армиядә кем булып хезмәт итте икән. Безнең кебек гади солдат түгелдер...»
Мин Абдул янында булып кайтканнан соң бер-ике көн узгач, төнлә безнең барактан өч тоткын юкка чыкты. Аларның берсе—Попов Әхәт атлысы очучы дип сөйлиләр иде. Ул, минемчә. Попов та. Әхәт тә түгел, үзе уйлап чыгарган исем-фамилияне йөрткән булса кирәк. Озын буйлы, киң җилкәле егерме биш яшьләр тирәсендәге егет. Күпчелек тоткыннар аның белән якынаерга тырыша иде. Ләкин ул үзен бик сак тотты Булыр-булмас кеше белән элемтәгә кермәде. Имеш, ул икенче мәртәбә әсирлеккә эләгә. Икесендә дә Варшаваны бомбага тотарга килгәч һәлакәткә дучар булган. Парашут белән сикереп исән калган. Тоткыннар арасында таралган бу хәбәр күпмегә дөрестер, анысын раслый алмыйм Бер мәртәбә дә үзе белән сөйләшергә туры килмәде. Мин аның полицай Абдул белән дә сөйләшеп торганын күргәләдем.
Попов белән тагын ике егет юкка чыкты. Алары да бик зәһәр егетләр иде. Немецлар юкка чыккан әлеге әсирләрнең урын-җирләрен кат-кат тикшерделәр. Алар белән янәшә яткан әсирләрне комендатурага чакырып сорау алдылар. Чакырылган кешеләрнең берсен, комендатурада ни турыда сорауларын белергә теләп сөйләштереп караган идем, әйтмәде.
Безнең баракта беренче катта бәдрәф бар иде. Бәдрәф шакшысы шома итеп цемент белән катырылган канау белән Вислага агып киттә. Ул крепость корганда, урта гасырларда ничек эшләнгән булса, шулай үзгәрешсез сакланган. Канау шактый кин һәм биек, мүкәйләп кеше йөрерлек. Ул көндезләрен су белән тулып тора. Төнлә, билгеле бер вакытта суны җибәреп, канауны чистартып алалар. Мин бәдрәфкә кергәндә. Мәлик бик әсәрләнеп, шул канауны күзәтеп гора иде. «Әллә мәрткә киттеңме?» — дидем мин аңа. «Хәлләр бар монда».— диде ул серле итеп. «Теге егетләрне шушы кану аша чыгып сызганнар, дип сөйлиләр. Ничек уйлыйсың, моннан чыгып китеп булырлыкмы?» Мин башымны чайкап, үземнең берни дә әйтә алмавымны аңлаттым. «Син игътибар иттеңме, юкмы икән, элек төнне канаудан суны җибәрәләр иде. Хәзер тәүлек буе тулып тора». Бу соравына да җавап булмагач, мине шелтәләргә тотынды. «Бигрәк ваемсыз инде син! — диде авыр сулап, кешеләр әнә безнең кебек йоклап гомерне әрәм уздырмыйлар, һәрбер мөмкинлектән файдаланып калырга т ырышалар»
Беркөнне иртәнге ашка кабыгы белән пешерелгән бишәр бәрәңге бирделәр. Башка көннәрдә өчәрне генә бирәләр иде.
«Ни гаҗәптер, немец юмартлана башлады әле»,— диде Хәлим- Әллә теге егетләр шикелле безне дә качып китәрләр дип куркалар инде. Черек бәрәңге ашатып кулга ияләштерергә маташалар бугай»
Төш вакыты җитәрәк, барлык тоткыннарны ишегалды уртасына алып чыгып җиргә утырттылар. Таш җәелгән каты җирдә, коры сөяккә калган тоткыннарга утырып тору җайлы түгел иде. Өстәвенә, борча сарып алып рәхимсез рәвештә тешли. Аягүрә басарга рөхсәт ителми. Мин чыдар хәлем калмагач, чүгәләдем. Полицайнын резин таяк белән иңбашыма тондырганын сизми дә калдым. Без шулай полицай белән ызгышкан арала, мәйдан уртасына бер төркем халык чыгып басты. Бар да чиста киенгәннәр: кара костюмнан, галстук такканнар, башларында эшләпә. Араларында чалма кигән мулла да бар. «Берлиннан килгән агитбригаданың концертларын башлыйбыз», дип татарча әйтелгән сүзләрне ишеткәч, үз колакларыбызга ышанмалык. Ничек инде Берлинда, фашистларның оясында татарның концерт бригадасы булырга мөмкин'’ «Хәзер, татар дәүләт филармониясе артисты Әмиров «Сәлам хат» дигән җырны башкара». Без кинәт тынып калдык. Шулкадәр тын. чебен очканы да ишетелерлек иде Моңлы булып җыр агыла башлады. Күзләремнән яшь атылып чыкты. Күз яшен һич туктатыр хәл юк. Чишмә кебек ага да ага. Үземнең кайда утырганымны онытып, хыялымда туган авылыма кайттым Диңгез кебек киң иген кырлары, чәчәккә күмелгән болыннар буйлап йөреп чыктым. Тирә-юньдә авылым болынында үскән чәчәкләрнең хуш исе аңкыган төсле булды. Алай гына да түгел, җаным-тәнем белән шул хуш исне сизеп утыра башладым. Шулвакыт Һади Такташның «Мокамай» дигән шигырен шагыйрь Бап ал сөйли дип игълан иттеләр. Сискәнеп киттем. Шагыйрь Салих Батталнын үзен күргәнем юк иде. Бары кайбер шигырьләре белән генә таныш идем. Мин аны ничек тәкъдим ителгән, шулай кабул иттем. Сурәте исемлә калмаган, йөзенең нинди булуын тасвирлый алмыйм, шунысын ачык итеп әйтә алам, башкаларга караганда озын буйлы иде. «Мокамай»ны зур дәрт белән укыды, бөтенебезгә дә бик ошады. (Мин ул вакыгга зур дәрт белән шигырь сөйләгән егетнең Салих Батталнын энесе Габдулла Баттал икәнен белмәдем, әлбәттә.) Тагын җыр. гармоньда. скрипкада тагар көйләрен уйнау башланды. Кайбер номерларны кат-кат сорап башкарттырдык. Туган халкыбызның моңнарына бик сусаган идек шул.
Соңыннан Берлинда оештырылган «Идел-Урал» татар комитетының рәисе Шәфи Алмазга сүз бирелде Ул тышкы кыяфәте белән башкалардай бик нык аерылып тора иде. Киеме энә-җептән генә төшкән булса кирәк, өр-яңа. Көмеш төсендәге макинтыш кигән, башында шундый ук төстәге эшләпә. Аягындагы туфлиләренең дә төсе шулар белән пар Йөзенең нинди булуы исемлә калмаган. Ул шактый озак сөйләде. «Ал- ман халкының даһи юлбашчысы Адольф Гитлер безгә, татарларга гасырлар буена килгән теләгебезне тормышка ашырып, үз дәүләтебезне төзергә мөмкинлек тудырды. Шул максат белән Берлинда комитет төзелде. Ул «Идел-Урал» дип атала. Комитет алдында, беренче чиратта, әсирләр лагерында ачлыктан интегүче тоткыннарны азат итеп, аларны үлемнән коткару бурычы тора Аннан бергәләп дүрт гасыр буена урыслар кул астында газап чигүче туган илебезне татар илен азат итүгә бөтен көчебезне юнәлтәчәкбез» диде Шәфи Алмаз.
Ул сөйләп бетергәч, әсирләргә татарча китаплар һәм «Татар әдәбияты» исемле журнал белән «Идел-Урал» дигән гәзит тараттылар Кулыма эләгү белән мин дөньямны онытып гәзит укый башладым. Гәзит зур форматта, алты битле, латин хәрефләре белән басылган. Анда кызыклы материаллар бар иде Мине бигрәк тә «Татар опера театры» исемле мәкалә кызыксындырды. Аның башы узган саннарда булуы һәм дәвамы барлыгы хәбәр ителгән иде Мәкалә азагында М Гомәр дип имза куелган. Мәкаләне күздән үткәрү белән шунысы аңлашылды, татар опера театрының хәлен бодай яхшы белеп, бары шул тирәдә кайнаган кеше генә язарга мөмкин иде Мәкаләнең гәзиттә басылган бу өлешендә, театрның тантаналы шартларда ничек ачылуы тасвирланган иде Бик
таныш күренеш иде бу! Чөнки мин үзем дә беренче спектакль «Качкын» операсын карау бәхетенә ирешкән идем. Гәзитнең баш редакторы минем белән бер фамилиядә— Галиев дигән кеше икән'. Бу фамилия баш редактор булып кул куйган кешенең чын фамилиясе булгандырмы, анысын әйтә алмыйм. «Татар әдәбияты» журналы һәм китаплар да латин хәрефләре белән басылган иде. Китапларның берсе Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повесте, икенчесе Һади Такташның шигырьләр җыентыгы иде. Болардан башка тагын ике шигырь җыентыгы бар иде. Авторлары миңа таныш түгел, хәзер фамилияләре истән чыккан. «Татар әдәбияты» хәзерге «Татарстан» журналы форматында, хәтерем алдамаса. 140—150 битле иде бугай «Баш редактор профессор Солтанов». дип кул куйган иде. Журналның күп өлешен Туран дигән кешенең романы алып гора иде. Иң гаҗәпкә калдырганы тагын шул булды: әсирлеккә төшкән та гар-башкорт солдатларыннан «Идел-Урал» дигән легион оештырылган, алар каядыр. Радом шәһәреннән ерак түгел. Едлино дигән тимер юл станциясе янында өйрәнүләр үтәләр һәм тиз көндә Көнчыгыш фронтка җибәреләчәкләр икән. «Идел-Урал» гәзитендә легионерларның сурәтләре дә бар иде. Аларга немец солдаты формасы кидергәннәр. Башкалардан шуның белән аерылып торалар: киемнең уңъяк җиңенә Идел елгасы—фонында җәя белән ук төшерелгән эмблема тегелгән.
Демблин крепостына көн саен дип әйтерлек, әсирлеккә төшкән «Идел-Урал» регионында яшәүче чуваш, удмурт һәм мукшы милләтеннән булган халыкларны китереп торалар иде. Тора-бара. моның сере дә ачылды. Немецлар татар-башкорт «Идел-Урал» легионы исеме белән армия төзеп, аны Советларга каршы сугышка кертергә исәпләгәннәр. Кемнән генә сорама, барысы да дип әйтерлек легионга язылырга риза түгел. Ләкин беркемнән дә ризалык сорап тормадылар...
Хәлне ачыкларга теләп, мин полицай Абдул белән элемтәгә керергә тырышып карадым. Аны беркайда да очрата алмадым. Юкка чыкты. Колакз ан-колакка: «Абдулны кулга алганнар икән».— дигән хәбәр таралды. Күпмегә дөрестер, имеш ул. канализация чокыры аша качкан әсирләргә булышкан. Бераз алга китеп булса да әйтеп үтим, мин аның язмышы белән туган илгә кайткач та кызыксындым. Махсус. Чувашиле авылы кешеләрен күреп сораштым. Ул чыннан да. шушы авыл кешесе икән. Кырык алтынчы елның язында кайткан булган. Кичен кайткан, иртә таң белән чыгып сызган. Шул ук көнне артыннан эзләп килеп тә җиткәннәр. Үзен электерә алмагач, туган-тумачаларын каһәрләгәннәр. Шуннан соңгы язмышын белергә туры килмәде.
Җәй урталарында крепостьтагы әсирләрнең тазаларын сайлап, каядыр алып киттеләр Мәлик белән Хәлим дә шул төркемгә эләкте. Мин аякларын көчкә өстерәп йөрүче авыру әсирләр белән крепостьта калдым. Безне дә монда озак тотмадылар. Бушка ашатып ятудан файда юк дигәннәрдер. Кабыгы белән пешерелгән черегән бәрәңгене санап кына бирсәләр дә. өләшә торгач шактыйга җыела бит. Немецтә азык-төлек мәсьәләсе көннән* көн кискенләшеп, үзләренең дә хәлләре мөшкелләнә бара иде.
Безне Ирина станциясенә алып килеп, эшелонга төяделәр. Мин чиктән тыш кызыксынып, беренче мәртәбә монда килеп төшкәч, су эчеп аңымны югалткан колонкаларны күзәтеп тордым. Вагонга төялү белән тоткыннарга берәр кисәк тозлы селедка өләштеләр. Күрәсең, моның үзенә күрә ниндидер сере бар. Югыйсә. Шепотовкадан монда килгәндә булган хәлне кабатламаслар иде. Тоткыннарны суга тилмертеп, тизрәк алардан котылырга чамалыйлар булса кирәк Мин үземнең өлешемне кулыма тотып та карамадым. Янымдагы бер әсиргә бирдем, һәм башымнан үткән хәлне сөйләп бирдем. «Берүк, комсызланып юлда барганда ашый күрмә».— дип кисәттем. Безне кая алып баруларын белүче юк иде. Хәер, кая алып барулары белән кызыксынмадык та. Немец армиясенә эләкмәвебезне аңлап, шатлыгыбыз эчкә сыймады.
Икенче көнне бер шәһәр кырыена килеп туктадык. Тышкы якта сөйләшкән авазлар ишетелде. Анда украин телендә сөйләшәләр иде. Димәк, безне, кире үзебезнең илгә алып кайтканнар. Билгесезлектән түземлегебезне югалттык. Кемдер, тышта йөрүчеләргә мөрәҗәгать итеп: «Нинди жир бу?» - дип кычкырды Озата баручы сакчы автомат түтәсе белән ишекне дөбердәтергә тотынды: «Руз менш—тавышланма!» Алай да сорау җавапсыз калмады, тышкы яктан:«Львив!»—дип кычкырдылар. Монда без тәүлеккә якын туктап тордык. Ниһаять, таң беленгәч без төялгән вагонны аерып алып икенче бер составка тоташтырдылар Озак тормалык, кузгалып та киттек. Көн яктыргач, ишек ярыгыннан мин юлны күзәттем. Юл таулар арасыннан үргә менә иде Як-якта урман, тирә-юньдә авыллар да. шәһәрләр дә күренми. Тагын шунысы, юл бер генә яклы. Бик еш полустанкаларда туктап, каршыга килгән эшелоннарны уздырып җибәрәбез. Бар да товар төягән эшелоннар. Немеңләр Украинаның байлыгын Германиягә ташыйлар. Бер урында безнең эшелон кырда туктап торды Якында тына атышкан тавышлар яңгырады. Алга барган саен атышлар көчәйде. Кемнәр арасында сугыш бара бусы безгә караңгы иде. Шулай да безнең күңелләрдә шатлыклы өмет уты кабынды. Кемнәрнеңдер үзебезне азат итүләрен өмет иттек. Соңыннан юкка өмет ләшэнебез беленде. Сугыш украин милләтчеләре белән немец- ләрнең җәза отрядлары арасында бара икән Фашистлар аларга каршы бер дивизия гаскәр җибәргәннәр Тагын шунысы бар украин милләтчеләре немеңләрнс ла. русларны да бер үк дәрәҗәдә дошман күрәләр
Шулай итеп, мине язмыш Карпат таулары итәгенә илтеп ыргытты. Беркөнне ир тә белән Станислав шәһәренә килеп туктадык Хәзер ул Ивано-Франко дип атала. Безне вокзалдан җәяүләп шәһәр кырыена алып чыктылар. Тирә-ягы чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган дүрт катлы йорт та сакчылардан башка җан иясе күренми иде Бәлки йорт эчендә кем дә булса бардыр дип. барыбыз да шунда ябырылдык. Югары катка алып менә юрган баскычта кан таплары күреп югалып калдык. Шунда ук канга баткан хатын-кыз, балалар киемнәре аунап ята иде Ют ары менгән саен канлы киемнәр күбәя барды. Барлык бүлмәләрнең ишекләре каерып алып ташланган. Савыт-саба ватыкларын ерып йөрерлек түгел. Шулай иснәнеп бүлмәдән-бүлмәгә йөргәндә «ахгунг!» дигән команда яңгырады. Ачы тавыш белән акырып пыяла күзле ефрейтор барыбызны бергә җыеп, сафка бастырды да «Рейнмахен». дип бүл-мәләрне, баскыч һәм коридорны җыештырып, бөтен җирне чистартырга әмер бирде. Без гсләр-геләмәс кенә эшкә тотындык. Эленке-салынкы йөрү ефрейторга ошамады әлбәттә, кизәнә башлады
Мин сул яктагы бүлмәгә керен, балта белән туракланган мамык түшәк, матрац калдыкларын җыярга тотындым Монда кеше каны мамык түшәкне генә буяп калмаган, идәнгә агып, оешып каткан иде Караватка җәелгән канлы җәймә астыннан кул сәгате килеп чыкты Ул шундый кечкенә, биш тиенлек бакыр акча зурлыгында гына Моңа кадәр минем андый сәгать күргәнем юк иде әле. Сәгатьне кая яшерергә белми аптырап калдым Хәтта аны үзебезне саклаучы сукыр ефрейторга тап- шырмакчы да булган идем Кире уйладым. Бер җәймәнең каша буялма! ан җирен ертып алып сәгатьне шуның белән төрлем дә ыштан бөрмәсенә яшердем Сәгатьнең корпусы сары металлдан эшләнгән Кулга бәйли юрган чылбыры да шундый ук төстә Мин а.тарны алтын дин уйлатан идем. Юк. алтын түгел икән Ярты ел чамасы яшереп йөрткәннән соң. Кассель шәһәрендә заводта эшләгәндә, ышанычлы иптәшкә күрсәтеп, нинди металл икәнен ачыкладым. Ул вакытта ук инде Германиядә сәгать әлләни кыйммәт түгел иде. Без аны бер титрлы банкага тутырылган дуңгыз итенә алмаштырдык
Бер атна чамасы вакыт узгач Станиславка, безнең янга тагын бер төркем тоткын китерделәр Алар арасында гатарлар юк иде. Барысы да
дип әйтерлек. Урта Азия халыклары: үзбәкләр, казакьлар. төрекмәннәр иде. Бик еш ызгышып, бер-берсен тукмашалар. Ызгыш карта уйнаганда чыга. Элек ишеткәнем раска чыкты: алар халкында отышлыга карта уйнау тәмам китмәс чиргә әйләнгән икән. Уен паекка бирелгән икмәкне банкага салып башланып китә. Шул барлы-юклы икмәген оттырган тоткыннарның хәле бик мөшкел иде.
Әсирләрне эшкә алып йөри башладылар. Урман кисәргә. Монда. Карпат таулары арасында, урман кисеп, сал агызу нык җәелгән. Эш авыр, тоткыннар аяктан егыла башлады. Авыруларга бернинди медицина ярдәме күрсәтелми. Бәхеткә дип әйтимме, минем үземә урман кисәргә йөрергә туры килмәде. Тырыша торгач, кирәкле сүзләрне немецча өйрәнеп алган—идем. Ун кешедән торган безнең команданы саклап йөртүче пыяла күзле ефрейторга кайбер немец сүзләрен белүем ошады. Ул мине «долметшер-тылмач» дип атый башлады. Аңа еш кына вак-төяк йомыш беән шәһәргә чыгып йөрергә туры килә. Ул үзе белән мине ияртеп йөри иде. Берәр әйбер алып кайтырга туры килсә, миңа күтәртә. Лагерь администрациясе карамагына—йөк ташыр өчен машинаны әйткән дә юк, ат та бирелми иде. Барысына да тоткыннарны җигәләр. Атнасына бер-ике мәртәбә тимер юл кырыендагы складтан азык-төлек алып кайтырга туры килә иде. Азык-төлекне кул арбасы белән мин тартып алып кайтам. Ефрейтор арттан каравыллап кына йөри Үргә арба тартып менәргә туры килсә, булышкан да була тагын үзе. Тора-бара мин аның ышанычын яуладым. Ул ялгызымны гына калдырып, үз йомышы белән китеп тә йөри башлады. Беркөнне тимер юл кырыендагы склад без килгәндә әле ачылмаган иде. Ефрейтор сүгенде, сүгенде дә каядыр китеп барды. Мин. арбага утырып, юлдан үтүче товар төягән эшелоннарны күзәттем. Алар немецкә хас төгәллек белән ун минуттан ун минутка үтеп торалар. Вагоннар дыңгычлап тутырылган. Шуңадырмы, паровоз аларны көчкә өстери. Кайсыбер эшелон шундый әкрен бара, вагон тамбурына сикереп менеп кунак.Гарга мөмкин. Мондый хәл бик күптәннән кызышкан күңелемне җилкет гс. Уйлап-уйлап тордым да тагын бер мәртәбә бәхетемне сынап карарга булдым. Бер вагонның тамбурына сикереп мендем дә кеше күзенә чагылмас өчен сузылып яттым. Бәхеткә, мин менү белән поезд тизлеген арттырды. Башымда төрле уйлар кайный башлады. Шундый фикергә килдем: миңа бу эшелонда озак тоткарланырга һич ярамый, бераз җир китү белән төшеп калырга кирәк. Югыйсә киләсе станциядә тикшерү булырга мөмкин, һәм мине бик тиз эләктереп алачаклар.
Мин яткан көйгә өмсенеп-өмсенеп тирә-юньне күзәттем. Юл буенда тыз-быз чабып йөргән солдатларны күреп, эчем жу итте. Җитмәсә, тагын барысы да СС формасында. Күрәсең, шушы СС солдатлары бу тирәдә кайнашканга эшелонны саклап озатучылар да юктыр. Донбасстан Сла- вута лагерына күчергәндә үз күзем белән күрдем, анда юлда баручы товар төялгән вагоннарны пулеметләр белән коралланган солдатлар озатып йөри иде. Мин очраклы рәвештә юлымның уңышлы башлануына сөенеп бетә алмадым. Соңыннан гына аңладым: болай дуамал качып китү ахмаклыкның башы гына булган икән!
Эшелоннан төшеп калыр өчен җайлы урын эзләп, тирә-юньне күзәтә бирәм. Поезд шактый текә үргә менә башлады һәм тизлеген киметте. Як-якта куе агачлык башланды, кеше-кара күренми. Мин, Аллага тапшырып, җиргә сикердем. Нәк мин килеп төшкән җирдән ерганак башлана икән. Шул ерганак буйлап шуышып барып тимер юлдан читкәрәк тайпылырга тырыштым. Ерганак алга киткән саен тирәнәя иде. Шул ерганак белән шактый озак баргач, елга ярына килеп чыктым. Елганың аргы ягында зур бер авыл күренә иде. Мин турыдан-туры авылга барып керергә кыймадым, камышлыкка яшеренеп, кич җиткәнне көтәргә булдым. Камышлык куе һәм җиргә яткач мине, кеше күрерлек түгел иде.
Корырак урын сайлап коры камышларны сындырып җәйдем дә. сузылып яттым. Ята торгач, йокыга киткәнмен. Онытылып, бер нәрсә белми йоклаганмын. Күпме йоклаганымны хәтерләмим Мин уянганда, кояш батып, көн караңгыланып килә иде. Ни булса да булыр дип. авылга барып, бу тирәдәге хәлне ачыкларга геләдем
Авыл халкы йокламаган иде әле. Чиркәү тирәсендә ниггер шаулашалар. Иң кырыйдагы саман кирпечтән салынган йортның ындыр ягына килеп бастым. Өйнең акшары коелган, бер кырыйдан түбәсен җил кабарган. Ишекне бер карчык ачты. Ул мине күреп, артка чигенеп куйды һәм ашыгып ишеккә бастырык салды. «Бабуся, курыкмагыз. курыкма Мин үзебезнең кеше». «Зинһар, китегез, минем ишегалдыннан, харап итмәгез». «Бер генә минутка чыгып керегез, сорыйсы сүзем бар». «Алла хакы өчен харап иттермәгез. Әгәр сине минем ишегалдында күрсәләр, икебезне дә тотып асачаклар».
Сүзне дәвам итәргә мөмкинлек калмады Карчыкка ялынып эш чыкмаслыгын аңлап, китәргә җыендым Урамга чыккач, ул мине кире чакырып кертте һәм чалбар белән шактый таушалган пиңҗәк тоттырды. «Мә, тиз генә сәләмәләреңне алмаштыр ичмаса, өс киемең кеше күзенә күренерлек түгел. Эренләшеп, бәхәсләшеп тормавым карчыкка ошады булса кирәк, миһербанлылыгының төп сәбәбе шундыр. дип уйладым Ул минем китәсе килми терәлеп торганны сизеп: «Бар. бар. юлыңда бул. бу тирәдән ычкын тизрәк, авыл тулы герман солдатлары», диде. Мин килгән юлым белән кире елга арьягына чык iым. Сәләмәләремне салып сазлыкка ыргыттым да. карчык биргән киемне киеп, баягы урыныма барып утырдым. Төн уздыру авыр булды. Нәрсәләр генә уйлап бетермәдем. Никадәр тырышсам да. йокыга китә алмадым
Көн яктыра башлау белән гимер юл кырыена юнәлдем Юл үргә менгәнлектән, поездлар монда тизлеген киметәләр. Исәбем, ничек иген булса да товар вагонының тамбурына эләгеп, бу тирәдән ераграк китү иде. Барып чыкмады Юл кырыена килеп җигү белән патрульгә очрадым Автомат белән коралланган солдатлар тогын алдылар Шунысы гаҗәпләндерде, бу солдатлар үзара украин телендә сөйләшәләр иде Хәтта аларның СС солдаты булуына шикләнеп куйдым Чөнки СС армиясендә хезмәт итәргә немецларны генә алалар дип ишеткәнем бар иде. Аларның да әле чиста канлы чын ариең булганнарын гына. Мине арт ягыма гибә-тибә. җилтерәтеп авылга алып киттеләр Авыл эче машиналар, обозлар белән тулы, солдатларның исәбе-хисабы юк Бу авылда украин милләтчеләреннән оештырылган «Галичина» дигән СС дивизиясе дислокациялектән икән.
Минем белән сөйләшеп вакыт уздырып тормадылар, машинага утырттылар да каядыр алып кит теләр. Артта, алда автомат белән коралланган сакчы утыра Шундый почет, машинаның як-ягына көйләнгән көзгеләрдән һәрбер хәрәкәтне күзәтеп баралар Бик озак юлда булдык. Юл буендагы күрсәткечләрдән күренгәнчә, мине Варшавага алып баралар иде. Ниһаять, шәһәргә килен җиттек һава һөҗүменнән шәһәр шактый зарарланган. Бомба төшеп җимерелгән йортлар бик күп Борма- борма гар тыкырыклардан узып, зур елга кырыендагы биш катлы бина яяына килеп туктадык. Озата баручы унтер мине сакчылар карамагына калдырып, эчкә кереп китте. Ул немец иде «Галичина» СС дивизисе украинлылардан оештырылган булса да. офицерлар бар да дип әйтерлек немец милләтеннән икән Унтер шактый озак торып чыкты Ул мине үзе белән эчкә алып кереп китте. Гаҗәпләнүемә, өскә күтәрелмәдек, бетон баскыч белән аска гөштек. Монда аста, үзенә аерым бер дөнья Почмак саен пост куелган. Бертуктаусыз документ тикшерәләр. Мине зур бер бүлмәгә алып керделәр. Анда, түрдәге өстәл артында көмеш погонлы, кара төстәге материядән тегелгән кием кигән офицер удыра иде Унтер мине аның каршына китереп бастырды Офицер сәерсенеп карап торды
да: «Малиба... зие зинд айн юде!» — дип кычкырып җибәрде. Мин бу сүзнең мәгънәсен моннан чыгып лагерьга алып килгәч кенә аңладым. Офицер мине яһүд кешесе дип белгән икән Еврейгә ошатуга билемә җиткән кызыл сакал сәбәпче булгандыр. Ярый әле өс киемнәремне алыштырып өлгергән идем. Әгәр, кызылармеец икәнемне белгән булсалар, шунда ук бер пуля белән эшне бетерерләр иде. Яһүд милләтеннән булган кызылармеецлар белән күп сөйләшеп тормыйлар иде. Менә, язмыш юк диген син...
Бала чакта мин ут кебек янып торган кып-кызыл чәчле идем. Иптәш-ләремнән оялып, көн аралаш, ялына-ялына әтиемнән чәчемне кырдырта идем. Чәчем тимерчыбык кебек каты булганлыктан бик авыртса да түздем. Ул елларда үткән пәкесе дә юк иде бит әле аның. Чәч кырыр өчен пәкене иске чалгыдан ясыйлар иде.
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, яшь чагымда сакал-мыегым да кызыл иде. Ни гаҗәптер, еллар үтү белән чәчемнең дә, сакал-мыегымның да төсе үзгәрде. Әллә большевизм чоры бүләге кызыл бөртекләр коелып бетте инде?..
Әсирлеккә төшкәч, сакал-мыегымның төсенә игътибар итүче булмады. үзем дә аңа әһәмият бирмәдем. Сакалым билгә җитәрлек, озын булып үсте. Гестапо офицеры озын сакалымны күреп, мине яһүд дип кабул иткән Күп сөйләшеп вакыт уздырмадылар, мине Варшавадагы атаклы яһүдләр лагерена озаттылар. Лагерьга килгәч, бер еврей авызыннан ишеттем, чиста канлы яһүд кызыл чәчле, кызыл сакаллы була икән, ул тумышы белән дәрәҗәле нәселдән килгән кешеләргә генә хас сыйфат дип сөйләде. Ишетмәсәң ишет!
Бик өзгәләнеп, үземнең яһүди милләтеннән булмавымны исбатларга тырышып карадым. Барып чыкмады. Өстәвенә, тагын тегеләргә охшаш бер әгъзамны таптылар. Яһүдләр дә балаларын сөннәткә утырталар икән бит. Ул вакытта сөннәткә утыртуның бөтен нечкәлекләре миңа әле мәгълүм түгел иде. Аларныкы нәрсәсе беләндер мөселманнарныкыннан аерыла да икән. Соңыннан бу турыда миңа бер татар карты сөйләде.
Лагерьга яһүдләрне бөтен гаиләләре белән җыйганнар иде. Ире- хатыны, яше-карты, бала-чагасы — барысы да бергә. Монда тәртип әлегә кадәр мин булган лагерьлардан бөтенләй аерылып тора иде. Иртән сәгать биштә йокыдан торгызалар. Алар теле белән әйтсәк, тору белән «водная процедура» башлана. Ишегалды уртасында сасыган сулы бассейн бар Шушы суны йөзеп чыгарга кирәк. Су кырыена китереп тезәләр дә, йөзәргә теләмәгән кешене төртеп төшерәләр. Өстәвенә иртәнге аштан мәхрүм итәләр. Ишегалдының уңьяк кырыенда агач кисмәкләр тезелеп тора. Иртәнге ашны шул кисмәкләрдән тараталар. Бассейнны йөзеп чыккан кеше кисмәк янына барып җитәргә ике йөз метр ара калгач мүкәләргә тиеш. Болай гына түгел, җырларга мәҗбүр итәләр. «Вир синд юден, унтлюк фүр ганце вилд» дип җырлаталар. Мәгънәсе: «Без яһүдләр бөтен дөньяның бәхетсезлеге». Уйлап чыгарырга кирәк бит. Дистә еллар үтүгә карамастан, бала-чага, хатын-кызның йөрәк өзгеч ачы тавышы белән шыңшуы һаман әле колагымда чыңлый сыман. Карачкыга охшаган шәүләләре күз алдымда. Үлгәндә дә оныта алмам төсле...
һәрбер кисмәк янында үгез төсле ике ир кеше басып тора. Шунысы аяныч, аларның күбесе украин милләтеннән. Кисмәк янына килеп җитүгә белән берсе кулга калай җамаяк тоттыра, икенчесе чүмеч белән кайнар баланда сала. Баланда шулкадәр кайнар, салу белән җамаяк кулны яндырып ала. Ирексездән җамаякны төшереп җибәрәсең. Аеруча балачага кулы пешүгә чыдый алмый. Чүмеч тотып торучы кулдан җамаякның төшеп китүен көтеп кенә тора. «Ә-ә, сиңа герман ашы ошамыймы?— дип. кая туры килде, шунда чүмеч белән тондыра.
Минем хәл чиктән тыш кискенләште. Нинди юл белән булса да, үземнең яһүд милләтеннән булмавымны исбат итү турында баш вагам.
Бәхеткә көтмәгәндә, бер СС солдаты мина игътибар итә башлады. Ул үзе милләте белән урыс булса кирәк иле. Немецча бөтенләй сөйләшә белми диярлек. Бер көнне уйга батып ишегалдында басып торганда: «Әй, син тегеләй ителгәнен җитмәгән нәрсә, ничек монда килеп эләктең? Сукыр да күрерлек, син бит яһүд түгел! — дип эндәште. «Мин үзем дә хәзер кем икәнемне белмим», дидем мин дорфа гына. «Әле син сөйләшергә дә теләмисеңме? проклятая татарская морда ..» Ул резин i аяк белән аркама китереп тондырды. Күземнән яшь атылып чыкты Авыртудан түгел, кимсетеп җәберләнүдән «Нигә миңа тик торганда сугасыз? Гаебем булса, тел белән әйтергә ярамыймыни9» — дип сукрандым мин. Бөтенләй көтелмәгән җавап ишетеп, гаҗәпкә калдым «Син Казан татары булсаң кирәк, мин сине ничек тә моннан коткарырга тырышырмын». Ул шулай дип әйтте дә китеп барды Мин аның сүзләренә ышанырга да. ышанмаска да белмәдем, йөрәгем әрнүгә чыдый алмый, өйгә кереп, бер почмакка чүңкәеп утырдым. Ихтыярымны җыеп, онытылырга тырыштым.
Соңгы вакытта авыр минутларда онытылып торып бераз тынычланырга күнегеп килә идем. Кирәк бит. ничәнче мәртәбә инде ахмаклык эшлим. Әсирлеккә төшүемнең ахмакларча килеп чыгуын әйтеп тә торасы юк! Тәҗрибәсез дияр иде. тәҗрибә җитәрлек, кирәгеннән артык. Хак. тәҗрибәгә нигезләп тиешле нәтиҗә ясарлык акыл гына юк! Бер мәртәбә качып авызым пеште бит инде. Тагын шуны кабатладым. Беркем белән киңәшми-нитми, ялгызым качтым. Ялгыз килеш лагерьдан качып эш чыгарып булмаслыгын белеп качтым Минем кемгә кирәгем бар’ Шушы кыяфәтем белән мин кая бара алам? Хәзер менә үземнең яһүд икәнемне исбатларга кирәк Язмыш, язмыш. Нигә соң. син минем белән болай шаярасың? Чукынып китсен бөтен дөньясы' Онытырга, барысын да онытырга. .
Онытылу өчен иң асат юл шигырь язу Бәхеткә, илһам килеп китте Күңелдәге уйларым шигырь юлларына тезелә башлады
Язын үскән эт эчәгсседәй Яшь гомремә хәсрәт уралган Олы диңгездә! с ялгыз ишкәкче күк Бәхет эзлим, белмим, кайда югалган Шат кешене күрсәм мин дә келтән булам. Күзләремнән канлы яшьләр аксада. ЯI им калган ялгыз кош баласы кебек. Оя эзлим әрем үскән бакчада Озын юлга чыккан ялт ыз сәфәрче мин. Ягмыш мәҗбүр итте монда туктарга Канлы хуҗа сизә безнең караганны Көнчыгышта гөрләп янган утларга Бу талган жеп төсле хәзер безнең тормыш Белмим, кемнәр габар аның очларын. Кайта калсак, кабул игәр микән илем Тимер читлектә интеккән кошларын?
Әйе, туган илгә кайтудан өмет өзелмәгән иде әле. Иң зур теләк сугышның ахырын күрү. Моңа кадәр гарихта булмаган шушы мәхшәрнең азагын күреп булса дөнья белән хушлашырга да мөмкин. Уйлар, уйлар Ничек кенә юрама, үләсе килми Шул вакыт немецның, урыс сүзләрен бутый-бутый миңа эндәшкәнне ишетеп, сискәнеп киттем «Ауф тегеләй ителүе җитмәгән татарин. Нәрсә, чукракландыңмы әллә? Лаус, лаус, мепш. Гиз. тиз! » Мин аягүрә басып, үрә каттым. Әле күптән түгел генә резин гаяк белән тондырган СС солдатын күреп, чирканып куйдым Ул мине үзенә ияртеп, капка төбенә үк алып китте. Анда бераз басын юрт аннан соң комендатурага алып керделәр Бүлмәдә СС капитаны ялгыз, бүлмә буйлап марш атлап йөри иде Ул дикъкать белән мине
башымнан аягыма кадәр күзеннән үткәрде дә нидер лыгырдарга тотынды. Сүзләреннән шул аңлашылды: «Еврейгә якын да килми, типик славян. Күзләре чыкмаган булса, аңлаган булырлар иде. Ни шайтаныма монда китергәннәрдер!». Ул мине партизанлыкта гаепләргә теләде. Әмма мескен кыяфәтем белән һич кенә дә партизанга ошамаган идем шул... Озата килүче сүзгә кушылып, нәрсәдер аңлаткач, мине Украинадан Германиягә көчләп эшкә җибәрелгәндә эшелоннан качкан кешегә санадылар булса кирәк, туган җирем турында сораша башладылар. Ул чорда халыкны Германиягә озату кызу төстә бара иде. Кайда эшкә мобилизовать ителүемне сорагач, бераз аптырап калдым калуын, ләкин сиздермәдем. Телемә беренче килгән сүзне такылдарга тотындым. Армиядә хезмәт иткәндә, бер иптәшем Киев өлкәсе. Белая Церковь районы. Шкаровка авылыннан иде. Мин шул адресны әйттем. Озата килүче ялганымны сизде сизүен, ләкин сүзгә катнашмады. Аның тарафыннан күрсәтелгән мәрхәмәтне ничек аңларга да белмәдем. Ходам мәрхәмәте булгандыр, дидем. Чыраенда рәхимлелекнең әсәре дә булмаган СС солдатының мондый мәрхәмәтен тагын ничек аңлатырга мөмкин иде соң?
Начальник телефоннан шалтыратып, бер солдатны чакырып кертте дә мине алып китәргә кушты. Солдат шактый олы яшьтә иде. Күптән түгел госпитальдә ятып чыккан булса кирәк Бераз аксый.
Бара торгач без елга буена килеп чыктык Зур елга. Висла елгасы. Әйе. Варшава Висла елгасы буена урнашкан. Шул вакыт гаҗәеп бер хәл булып алды. Трамвайны туктатып, шатыр-шотыр атышырга тотындылар. Солдат тиз генә мине бер ишек алдына алып керде, һәм без кирпеч койма артына яшерендек. Атыш шактый озакка сузылды. Әйе. поляклар йоклап ятмый икән. Алар көпә-көндез Варшава урамында оккупантларга каршы сугыш алып баралар Кинәт бөтен дөнья тынып калды, һәм без урамга чыктык. Анда берничә канга баткан кеше аунап ята иде. Араларында хәрби киемдәгеләр дә бар. Солдат: «Ферфлюхте. криг шайзе — ләгьнәт 1 өшсен. сугыш начар!» дип сүгенде дә. тизрәк мине бу тирәдән алып китәргә ашыкты. Без зур күпер аша Висланы үтеп, бер агачлык кырыена килеп туктадык. Анда тимер юл сузылган һәм юл буйлап лабазлар тезелеп киткән иде. Бер төркем халык, зур-зур әрҗәләрне лабаздан алып чыгып, товар вагонына төйиләр.
Солдат мине лабазлар артындагы бер катлы таш бинага алып керде. Озын коридор буйлап түргә узды һәм бер бүлмәгә кереп китте. Бераздан •мине дә чакырып алдылар. Анда, өстәл артында СС офицеры утыра иде. Алар миңа игътибар итмичә, солдат белән мин кергәнче башлаган сүзләрен дәвам иттеләр Күптәнге танышлар булса кирәк, бер-берсеннән хәл-әхвәл сораштылар Ниһаять, бераздан сүз миңа күчте. Офицер текәп карап торды да. русчалатып: «Германиягә эшкә кайдан мобилизовать ителгән идең?»—дип сорады. Минем җавап бирергә аптырап калганны күреп: «Туган җирең кайда?»—дип өстәде. Мин аңыма килеп, яһүдләр лагерында уйлап чыгарылган кыйссаны кабатладым. Ул минем нигә качуым турында төпченә башлады. «Туган илдән китәсем килмәде»,— дип җавап бирдем. Җавабым ошадымы, бу турыда башка сүз озайтып тормады. Өстәл кырыендагы кнопкага басып, бер кешене чакырып кертте: «Менә сезгә тагын бер качкын.—диде, әгәр тагын качып китсә, башың белән җавап бирәсең» Утыз яшьләр тирәсендәге, өстенә сырма, аякларына кирза итек кигән бу бәндә мине теләмичә генә кабул итеп алды. Ул нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачкан иде. сүзен дәвам итәргә офицер ирек бирмәде, коры гына: «Юлыгызда булыгыз!»—диде.
Таш бинадан чыгу белән теге бәндә минем кем булуым турында сораштыра башлады. Минем исә бу хакта һич тә сүз кузгатасым килми иде. «Син сорама, мин әйтмим!» дидем коры гына итеп. «Теләсәң — теләмәсәң кем булуың турында сөйләргә туры килә. Офицерның нәрсә әйткәнен үз колагың белән ишеттең бит. мин синең өчен башым белән
җавап бирәм». Мин аның үзе турында төпченергә тотындым «Элек сез әйтегез: үзегез кем буласыз?» Ул беравык уйланып торды да: «Син нәрсә, миннән сорау алмакчы буласыңмы9 Монда синнән башка да сорау алучылар җил әрлек»,— диде үпкәле тавыш белән. «Сорау алмыйм, бары үземнең кемнәр янына килеп эләгүемне генә беләсем килә», дигәч, җайлап сөйләшергә тотынды. «Безне Винница өлкәсеннән Германиягә эшкә мобилизовать иттеләр, диде ул ярым русча, ярым украинчалап.— менә син нинди командага килеп эләктең» «Германиягә үзегез теләп барасызмы?» дип сорадым, гәрчә көчләп алып баруларын белсәм дә. «Әйе. үзебез теләп барганга күрә, сак астында тоталар», диде ул агулы елмаеп. Мин аның җавабыннан бик канәгать булдым. Димәк, әсирләр лагерыннан качып китүем юкка булмаган Ничек кенә сакламасыннар, бу инде әсирләр лагере түгел. Германиягә алып барулары начар начарын, ярар, алда тагын күз күрер әле. Мин әлеге кешенең соравына, үземнең кем булуым турында югарыла әйтелгән легенданы кабатларга тотынган идем, ул беренче сүздән үк ялганны тотты: «Нәрсә күзгә карап алдыйсың? -диде җитди генә Син бит кацап, кацап та түгел бутай әле...» Мин аны бүлдем: «Каян беләсең?» дип сорап куйдым. Ул бераз уйланып торды да. катгый итеп: «Синең кем булуыңны тикшерү минем эш түгел, так и быть, молодец, фашистның башын әйләндерергә кулыңнан килгәч, син хлопец, что надо булырга кирәк. Ләкин, кара аны. тагын качарга уйлый күрмә. Минем синең өчен башымны кистерәсем килми». «Язмышым хәзер сезнең кулда, сез генә мине коткара да. батыра да аласыз. Рөхсәтсез бер адым да читкә атламаска сүз бирәм». дидем мин. Җавабым ошады булса кирәк, йөзе ачылып китте Без шулай гәпләшеп тупикта торучы товар вагоннары янына килеп чыктык.
Вагон эчендә кемнәрдер акырып-бакырып нәрсәдер бүлешәләр, тавы-шлары еракка ишетелә. «Ах. черти поласатые». диде мине ияртеп алып килүче тешләрен кысып, һәм: «Зарецкий!» дин кычкырды Җәядән аткан ук кебек вагон ишегеннән бер егет җиргә сикереп төште дә «Нәрсә бар. дядя Степа?» дип безнең каршыга килеп басты. «Менә бу хлопец сезнең вагонда барыр ..» Зарецкий аны бүлдерде: «Безнең вагонда утырып торырлык та урын юк. шыплап тутырылганны беләсең бит. » «Мин аны кая куйыйм? Кызлар яның урнаштырыйммыни? Әйткәнне тыңла син Зарецкий бәхәснең файдасыз икәнен төшенеп, кулын селтәде һәм мине вагон эченә алып керде. «Менә сиңа шушын да сыенырт а туры килер», диде ул ишек яныннан урын күрсәтеп Ул арада икс катлы сәкедә ятучылар урыннарыннан төшеп, мине уратып алдылар. Зарецкий аларны куарга тотынды: «Таралыгыз, тарал, аю түгел, сезнең кебек кеше» Минем монда китерелүем бик гиз күрше вагондагыларга да мәгълүм булды. Вагон ишеге төбенә бер төркем хатын-кыз килеп бөялде. алар эчкә үрелә-үрелә мине күзәтә башладылар Барыннан да бигрәк, аларны минем сакал кызыксындырды булса кирәк. Колактан-колакка нәрсәдер пышылдарга тотындылар. «Хлопцы, бу карачкыны кеше кыяфәтенә кертергә кирәк», диде бер кыз ягымлы тавыш белән. Ул зур зәңгәр күзле, чәчен толымнарга үреп күкрәгенә төшергән. «Ничек рәткә кертәсең мондый шөкәтсезне?» - дип сорады аның янына килеп баскан икенче бер кыз. «Вакытсыз картаеп йөрмәсен, һичьюгында сакалын кырырга кирәк» Сакал үземнең дә эчне пошыра иде. Сакалдан котылу теләге туды. «Берәрсендә кайчы юк микән?» дип сорадым сары чәчле егеткә мөрә- җәгагь итеп. «Нишлисең кайчы белән?» Мин сакалымны тотып күрсәттем Ул сәке астыннан тактадан эшләнгән чемодан тартып чыгарды һәм аны ачып кайчы алды. Мине каршына бастырды да. тиз генә сакалны гәбеннән үк кисеп ыргытты Бар да эчләрен тотып көләргә тотындылар Аларга минем мондый кыяфәттә керүем сәер тоелды булса кирәк. «Хлопцы. аның йөзе ала-кола кыркылтан сарык тиресенә ошап калган Бритва табыгыз » Сакаи: белән эшне бетергәч, ашау турында кайгырттылар
Үзем авыз ачып бер сүз әйтмәсәм дә минем хәлне аңлап өлгергәннәр иде инде. Алар өйдән шактый запас белән чыкканнар Ашау-эчүне иркен тоталар. Миңа сало белән зур бер телем икмәк кисеп бирделәр Ризыкны күз ачып йомганчы юк иттем. Сары чәчле егет мине үз янына чакырып алды: «Исемен ничек?» — дип сорады Ни булса да булыр дип. дөресен әйттем «Әнәс» дигән җавапны ишеткәч, ул урыныннан сикереп торды. «Син татармы әллә?» Мине башымнан аягыма кадәр күзеннән үткәрде дә кочаклап алды «Ә син?» «Минем төп чыгышым Воронеж өлкәсе. Усман районы». «Әллә Воронеж өлкәсендә дә татарлар бармы?» «Дөньяда безнең татар булмаган җир бар микән?» Ул татарга охшамаган иде. Зәңгәр күз. дулкынланып торган сары чәч, кылыч борын . Сөйләшүе дә безнең Казан татарларыннан үзгәрәк, ничектер катырак телле. «Воронеж өлкәсендә берничә татар авылы кысылып калган, диде ул сүзен дәвам итеп.— дөресрәге кысылып калмаган, кысырыклаганнар. Фактта кайчан-дыр Дон буе безнеке — татарларныкы булган. «Мин аның исемен сорадым. «Чыны Гыйлаҗетдин, руслар мине үзләренчә Гриша дип атап йөртәләр».
Гыйлаҗетдин да минем кебек сугыш алдыннан чираттагы чакырылыш буенча армиядә хезмәт иткән Аларның полкы кырык беренче елның башында чик буена, Тернополь шәһәреннән ерак түгел урнашкан лагерьга күчерелгән. Беренче көнне үк сугышка кереп, чолганышта калганнар. Озак каршылык күрсәткәннәр. Ахыры әсиргә төшү белән тәмамланган. Сөйләвенә караганда. Гыйлаҗ әсирләр лагерында озак булмаган, качкан. Йөри торгач. Винница өлкәсендәге бер авылга барып сыенган Шактый иркен тормышлы бер хатын аны кабул иткән. Ирен армиягә алгач, ул җитеп килә торган кызы белән генә кала. Иренең хәлен белми, киткәннән бирле хәбәре юк. Гыйлаҗ бик тиз хуҗд хатынның кызы Галя белән дуслашып, бергә тора башлый. Билгеле, башта ул яшеренеп яши. Әниләре авыл старостасын көйли һәм бераздан аңа тел-теш тидерүче булмый, үз кешегә әйләнә. Ләкин аларга аерылырга туры килә. Гыйлаҗны ирексезләп Германиягә эшкә алып китәләр. Галя йөкле булу сәбәпле, вакытлыча анда барудан котыла.
Мин килеп бер кич кунгач, без төялгән товар вагоннарын пассажирлар йөртә горган поездга тактылар. Озатучы немецлар йомшак вагоннарга күчеп утырдылар. Эшкә мобилизовать ителүчеләрнең үз араларыннан һәр вагонга өлкән итеп бер кеше тәгаенләнгән иде. Бөтенесе өчен шул кеше җаваплы: халыкны чәчми, түкми Германиягә алып барып җиткерергә тиеш Безнең вагонда өлкән Зарецкий фамилияле кеше иде. Исеме Николай. Авылда өйрәнелгәнчә аны дядя Микола дип атап йөртәләр. Ул яше белән безгә караганда олырак, сүзен бик үлчәп сөйләшә, юкка-барга катнашмый. Шуңадырмы, бар да аны хөрмәт итәләр. Гыйлаҗның сөйләвенә караганда, Зарецкийның авылда карт анасы һәм ике яшь бала белән хатыны калган Үзе моңарчы башлангыч мәктәптә укытучы булып эшләгән Нинди сәбәп белән армиягә алынмый калгандыр. Гыйлаҗ ул турыда белми иде.
Поезд Варшавадан кич кырын^ кузгалды. Мин утырган килеш йокыга китүемне сизми дә калганмын Йокы дигәч тә. чын йокы түгел инде, изелеп утыру. Ничек кенә булмасын, әгъзалар-ял итә.
Поезд ташбака адымы белән бара һәм бик еш туктап тора. Бер тукталышта «Лицманштадт» дигән сүз ишетелде. Минем бервакытта да мондый исемле шәһәрне ишеткәнем юк иде. Мактанып әйтүем түгел, географияне яхшы белә иде. Кайсы кыйтгада нинди илләр, аларның баш калаларын, баш калаларын гына гүгел, андагы эреле-ваклы шәһәрләрнең исемнәрен, зур елгаларның кайдан башланып, кайсы диңгезгә коюларын биш бармагым кебек хәтерли идем. Ә инде. Европа илләрендәге атамалар турында әйтеп тә торасы юк «Бу нинди дә булса берәр полустан- кадыр». дидем мин Гыйлаҗга. «Юк. брат, бик зур шәһәр булса кирәк.
Әнә. кара, күп катлы йортлар тезелеп киткән Завод трубаларын санап бетерә торган түгел». Безнен вагон ишеге төбенә кызлар килеп басты. Алар барысын да төпченеп, нинди җиргә килеп туктавыбызны белергә дә өлгергәннәр. «Хлопцы. Лодзе шәһәре, нәрсә йоклап ятасыз?» дип кычкырды берсе Әйе. Лодзе Польшаның текстиль промышленносте үзәге. Монда гуку фабрикалары бик күп. Сугышка кадәр Лодзе шәһәрендә эшләнгән тукымалар бөтен дөньяда мактала иде. Гитлер әмере белән шәһәрнең исемен үзгәрткәннәр. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында һәлак булган кайзер генералының исемен кушканнар Күрәсең, безнең илдән үрнәк алганнар. Бездә дә бит, кирәккә дә. кирәкмәскә дә. күпме торак пунктларының атамаларын үзгәрттеләр.
Лодзсда озак тоткарланмадык Паровозны алмаштыру белән кузгалып та киттек Аннан соң Позен дигән шәһәргә килеп җиттек Немецлар «Познань» шәһәрен үзләренчә шулай Позен дип атый башлаганнар. Әйе. алар Польшаның күп өлешен Германиягә кушып, исемнәрне үзгәртеп бетергәннәр иде.
Познань шәһәреннән соң озак бармадык. Алман җиренә килеп кердек Юл буйлап тезелеп киткән вак-төяк шәһәрләрнең, авылларның иге-чиге юк. Бар да гөзек. зәвык белән салынган таш йортлар яшеллеккә уралган Полыпа белән чагыштырганда аерма җир белән күк арасы кадәр. Менә Одер елгасы буена урнашкан Франкфурт шәһәренә дә килеп җиттек. Шушында калдырмаслармы дип өмет иткән идек Юк. барып чыкмады. Калдыру турында исләрендә дә юк. поезд Берлинга юнәлде. Шәһәргә якынайган саен җимереклекләр күбрәк күзгә чалына башлады. Без килеп кергән якта Берлинның кайбер кварталлары җир белән тигезләнгән иде. Бу күренеш күңелләрдә аңлашылмый торган хис уятты. Бәлки, ярый торган уй да түгелдер, сезгә дә чират җиткән икән, дин □татландык без. Сугышның газабы гәмам үзәккә үткән иле шул.
Берлинга килеп туктау белән безне, ашыгыч рәвештә вагоннардан төшереп, шәһәргә алын киттеләр. Үзебез белән бернәрсә дә алдыртмадылар Халыкның үзләре белән юлга алып чыккан әйберләре вагонда калды Җимерек йортлар арасыннан әйләнеп-тулганып йөри горгач, зур мәйданга килеп чыктык. Бу данлыклы «Александрплац» иде Монда да тирә-юнь җир белән тигезләнгән иде. Әле дә күз алдымнан китми, җиде катлы бер йортның арткы стенасы, нинди могҗиза беләндер җимерелми калган һәм күңелдә дәһшәтле хис уятып тора иде
Безне монда ашагыч рәвештә җимерекләрне җыеп юл ачарга алып килгәннәр икән Шунда кирпеч, пыяла ватыклары арасында йөргәндә язулы бер тактага күзем төште. Анда эре хәрефләр белән бу йортың подвалында биш йөз кеше күмелеп калды дип язылган иде Әйе. «фюнф һундерт ман» тере килеш күмелгән. Бу йортның биш йөз кеше сыйдырышлы подвалы һава һөҗүме вакытында төшеп яшеренер өчен көйләнгән булган Аның өегенә Американың оча торган крепостьларыннан ыргытылган берәр тонналы бомбалары эләккән Без баштарак, болар бар да безнең авиация эше. дип уйлаган идек Юк. безнең самолетлар бу тирәдә оча алмаганнар икән әле шул. Союзниклар чын-чынлап эшкә керешкәннәр Көн саен әллә ничә мәртәбә һавадан һөҗүм итәләр Гадәттә. һөҗүм төнлә башлана. Башта берничә йөз самолет китеп яндыра торган бомба ыргыта. Бөтен шәһәргә ут кабып, җир өсте шундый яктыра, энә табарлык була. Шушы гигант учак яктылыгыннан файдаланып. самолетларның икенче гөркеме төрле авырлыктагы бомба яудырырга ютына. Күпмегә дөрестер, бишәр тонналы бомбаларда бар. дип сөйлиләр иде.
Немецлар үзләре башлат ан сугышның чын мәт ыгәссндә тәмен г .11 ый- лар Бүгенге көн биеклегеннән караганда, бәлки, килешеп тә бетми юргандыр, мондагы җимерекләрне күреп, миндә шигырь язу теләге туды һәм күңелгә гүбәндәге nnti ьри готлар килде
Гигант каберлеккә охшый Берлин.
Үлем йөри күзгә күренеп. Барлык халык сукыр тычкан төсле Көн үткәрә җиргә күмелеп.
Тынны кыса һавадагы сөрем, Кинәт шунда тынлык бозыла. Акыралар усал сиреналар, һәм кайдадыр бомба сызгыра.
Дәвам итә шулай көннәр буе, Түккәнкүз яшьләре файдасыз. Тынычлык юк Гитлер бар чагында. Озакламый, бәлки, аңларсыз.
Аңла, фашист, көтмә мәрхәмәтне, Ярларына сыймый безнең үч Ни булса да еламадык, түздек. Бүген сиңа чират, син дә түз!.
Безне Александрплацка ничек ашыктырып китергән булсалар, шулай тыкырдатып алып та киттеләр. Без моннан алып китүләренә шатланып - бетә алмадык. Җәһәннәмнең җиденче катын хәтерләткән Берлиннан тизрәк котыласыбыз килде.
Александрплацтан үзебезне төяп алып килгән вагоннар янына кайтып җиткәнче ике мәртәбә һава һөҗүме башланачагын игълан иттеләр. Сиреналарның коточкыч тавыш чыгарып улавын шәһәр эчендә беренче мәртәбә ишетүебез иде әле. Шуңадырмы, алар безгә бик начар тәэсир итәләр иде. Беренчесендә һава һөҗүме булмады, бик тиз отбой бирделәр. Икенчесендә озак көттермәде, күктә кояшны каплап, исәпсез-хисапсыз «оча торган креспотьлар» пәйда булды. Сөйләүләренә караганда, алар бик югарыда — ун мең метр биеклектә очалар. Имеш, зенит тупларыннан аткан снарядлар андый югарылыкка барып җитми. Аларның бернәрсәдән курыкмыйча, шундый югарылыкта иркенләп очып килүләре күңелдә сәер горурлык тудыра иде. Дөньяда фашистларга каршы торырлык көч бар икән әле, дип шатлана идек.
Безне сарык көтүе кебек куып, бер җимерек йорт ишегалдына керттеләр дә шундагы подвалга төшерделәр. Аны һава һөҗүменнән сакланыр өчен эшләнгән махсус бункер дип сөйләделәр. Бункерда бик озак, сәгатьтән артык утырдык. Монда аяк басар урын да юк иде. Карт-коры, бала-чага чыкмыйча тоташ шунда ята булырга кирәк, бөтен тормышлары шуңа көйләнгән. Йокларга карават куелган, ризыклары, эчәр сулары яннарында. Без бункердан чыкканда күк йөзе ачылган, ләкин тирә- якта шартлаулар дәвам итә иде әле. Соңгы вакытта америкалылар акрынлык белән ярыла торган бомбаларны күбрәк тондыра башлаганнар Алар якын тирәдә җан иясенең пәйда булуын көтеп кенә торалар икән Шартлаулар берничә тәүлек буена дәвам итә. Берлиндагы хәлләр дини китапларда тасвирланган мәхшәрдән яманрак иде. һавадан һөҗүм ясалмаган бер генә көн дә юк. һөҗүм итү көнгә бер генә мәртәбә булса, түзәр дә идең, кайсыбер көнне оча торган крепостьлар сәгать саен диярлек бомбаны ташып кына торалар. Даими рәвештә яшәүчеләр игълансыз да аларның очып килү вакытын минуты белән төгәл әйтеп бирә алалар. Шунысы кызык: һава һөҗүме, күрәсең, ниндидер бер расписание белән башкарыла. Америкалылар расписаниене немецларның үзләренә хас төгәллек белән, үзгәртмичә үтиләр.
Берлинның кайбер районнары тәмам җир белән тигезләнгән булса да, бомбага тоту һаман дәвам итә иде. Фашистлар промышленность предприятиеләренең байтагын җир астына төшереп өлгергәннәр. Эшчеләр көн-төн җир астыннан чыкмыйча, ябылып эшләп яталар. Сөйлә
үләренә караганда, жир астына яшерергә өлгермәгән заводлардагы станокларны Берлин <ирәсендәге урманнарга күчергәннәр һәм алар шунда ачык һавада эшләрен дәвам итәләр. Мин андый урман эчендә көйләнгән станокларны поездда барганда үз күзләрем белән күрдем.
Бәхеткә дип әйтимме, безгә Берлиндә озак тоткарланырга туры килмәде. Килеп туктауга өченче тәүлек дигәндә алып та киттеләр Шул тулы булмаган өч тәүлек тә өч ел кебек озын-озак тоелды.
Безнең поезд көнбатышка юл тотты. Берлинны калдырып киткәч озак бармадык, таулар арасына килеп кердек. Тау кырыйлары иге-чиге булмаган урман белән капланган. Ярымачык вагон ишегеннән бик сокланып тирә-юньне күзәтеп бардым Андагы күренеш әкияттәге сыман иде Тау башларына менгереп салынган замоклар бик еш күзгә чагыла. Гыйлаҗ да шуларны күзәтеп бара икән. Минем артка килеп басты: «Ма гур бит, ә?» диде. Мин сүзләренә игътибар ит мәгәч: «Әллә чукракландыңмы?» дип сорады. «Кем белә инде аны. Читтән караганда матур да. эчендә ничектер биз. Минемчә, болар бар да кеше сөяге өстенә төзелгән Аларны эшләгәндә һәлак булган бәндәләрнең исәбе-хисабы юктыр. Кирәк бит шулкадәр биеккә менгереп төзергә Ул вакытларда бар да кул көче белән башкарылган лабаса. «Әйе. диде Гыйлаҗ авыр сулап, шулай килгән дөнья инде Җир өстендәге барлык корылмалар да кеше сөяге өстенә салынган». Миңа аның фәлсәфәсе ошамады, сүзне икенчегә борырга уйлап: «Бөтенесе таулары, замоклары, урманнары үзләренә булсын. Туган илебезгә ни җигә?» дидем. «Кем сине анда кайтара'.’ Кайту юк инде ул безгә.» «Нигә алай өметсезләнәсең әле. Ил каршында гаебең юктыр ич?» «Юк та бит. Армиягә алынгач ант иткәнеңне хәтереңә төшер!» «Кул күтәреп әсир төтмәгәнсеңдер ич?»
Мин ничек итеп булса да Гыйлаҗның күңелендә өмет уты кабызырга теләдем: «Юкка син туган илгә кайтырга куркасың, дидем, әсирлектә булган халыкны тикшерерләр, тикшерми беркемне дә җәзаламаслар Без би I монда миллионнар Бу инде күбебезнең гаебе булмавын ачыклый «Мин Гыйлаҗга бу сүзләрне әйттем әйтүен, тик үз сүзләремә үзем ышанмадым.
Көнбагышка киткән саен поезд йөрешен тизләтте. Бик күп вак һәм эре шәһәрләрне арт га калдырып, Кассельгә килеп туктадык. Килеп туктауга бөтен булган әйберләребезне үзебез белән алып вагоннардан төшәргә боердылар. Димәк, шушы шәһәрдә туктап калабыз. Монда тирә-як га безнең күз күнекмәгән күренеш иде. Иң элек чисталык күзнең явын ала. Бөгеп җирдә тәртип, кешеләр әдәпле, хәтта бер-берсе белән кычкырган сөйләшмиләр дә. Ә бит дөньяда моңа кадәр күрелмәгән сугыш бара. Безне сафка тезеп, урамга алып чыктылар Анттан бик озак җәяү барганнан сон. шәһәрнең икенче кырыена килеп чыктык Шәһәр әле бөтен килеш сакланган иде. беркайда да җимерекләр күренми Монда халык һава һөҗүменең дәһшәтен үз җилкәсендә тагын өлге-рмәгән иде әле.
Без чын мәгънәсендә шәһәрне кисеп уздык. Урамда ир-ат күренми диярлек Күренгәне дә карт-коры йә сугыш инвалидлары Бар да безне игътибар белән күзәтә, барган юлларында тукталып, безнең сафларны күздән югалганчы карап торалар
Ниһаять, бара горгач. тирә-ягы таш койма белән әйләндереп алынган корылма янына килеп туктадык. Безне шунда алып керделәр. Анда бараклар тезелеп киткән Алар буш, беркайда да кеше-кара күренми Ишегалды чиста игеп җыештырылган, түтәлләрдә күзнең явын алырлык, төрле төстәге чәчәкләр үсеп угыра. Күрәсең, аларны махсус карап үстерүчеләр бардыр
Соңыннан беленгәнчә, монда хәрби часть торган. Аларны без килер алдыннан гына фронтка озатканнар.
Кызыл кирпечтән салынган баракның бер башына хатын-кызларны, икенче башына безне — ирләрне урнаштырдылар.
Тын алырга да ирек булмады, икенче көнне таң белән эшкә алып киттеләр. Без, «И. Г Фарбениндустри» концерны карамагына тапшырылганбыз икән. Бу гигант трестның Кассель шәһәрендә химия комбинаты һәм машина төзү заводлары урнашкан иде.
Беренче көнне завод ишегалдына килеп туктаган вагоннардан кәгазь бәйләмнәре бушаттырдылар. Аларны кәгазь дип атау бик дөрес үк булып бетмәс. Агачтан эшләнгән, кәгазьгә ошаган, бармак калынлыгындагы ак масса. Ул билгеле бер үлчәүдә тигез итеп киселеп, нык итеп төреп бәйләнгән, һәр кисәкнең авырлыгы 50 килограмм. Аны Германиягә Финляндиядән чимал сыйфатында җибәрәләр икән. Ишегалды бик зур, берничә эшелон шунда тезелеп, бушатканны көтеп тора. Халыкны унарлап төркемнәргә бүлделәр дә эшкә куштылар, һәр төркемне немец карап эшләтә. Безнең төркемне шактый олы яшьтәге бер немец кабул итеп алды. Җайлы кеше туры килде. Артык кумый да, тик торырга да ирек бирми. Сәгать саен эштән туктатып ял иттерә. Ул безнең белән сөйләшергә тели, ләкин беребез дә аның телен юньләп аңлый алмыйбыз. «Крит шайзе» дигән сүзен генә төшенәбез. Димәк, ул сугыштан риза түгел. Әйе. сугыш бөтен халык өчен начар Немецка да, русларга да әйтеп бетерә алмаслык зыян китерә.
Ял иткән минутларда, немец берәм-берәм безнең белән танышты. Иң элек һәр кешенең исемен сорап блокнотына язып куйды. Минем исемне ул кат-кат сорады Мин саф татарча итеп «Әнәс дигәч «интересант» диде, ләкин ни өчен «интересант» икәнен әйтмәде. Ул минем исемне үзебезчә итеп «ә» белән әйтте. Немец телендә безнекенә — татарныкына охшаш авазлар күп икән. Без аның үзе белән дә таныштык. Вильгелем исемле икән, һер Вильгелем. Мин ул нәрсә әйтер икән дип. «һер Вильгелем Пик»,—дидем. «Нейн, нейн!» — диде бармак янап немец, ләкин ачуланмады, шуның белән бетерде. Мин эчемнән генә. Вильгелем Пик исемен аңлагач, бу кеше немец коммунистлары турында азмы-күпме белә икән, дип уйлап алдым.
һер Вилем -без аны, аларның үзләренчә, шулай кыскартыбрак атый башладык, безгә аңлаешлырак итеп әйтү теләге беләнме. сүзләрен гади-ләштеребрәк сөйләшә иде. «Варум фиеле лойте гештребен — ни өчен шулай күп халык һәлак була?» — дип сорый да, җавабын да бирә, аңлап кына бетермибез.
Төштән соң һава һөҗүме игълан иттеләр. Ямьсез тавыш белән бертуктаусыз сиреналар үкерергә тотынды. Тиз генә бөтенебезне урамга алып чыгып, бункерга куып төшерделәр. Кайчан эшләп өлгергәннәрдер, ун метр тирәнлектә, берничә йөз кеше сыярлык зур бункер Уты. суы үзендә, һава һөҗүменнән сакланыр өчен һәр урамда шундый бункерлар бар икән.
Җир астына төшеп кенә өлгердек, якында гына бомбалар шартлый башлады. Шартлаулар шундый көчле, бетон белән ныгытылган түшәмнән тузан коела. Кисәк-кисәк ут сүнеп тора.
Өч сәгатькә якын җир астында утырып торырга туры килде. Без чыкканда тирә-якта бернәрсә күренми, күкне кара сөрем каплаган иде.
Безне кире завод ишегалдына алып барып, вагоннарны бушатып бетерттеләр. Ярты төнгә кадәр эшләргә туры килде Баракка килгән юл белән кайтмадык, аннан үтә торган түгел, диделәр.
Ике-өч сәгать эчендә самолетлар шәһәрнең промышленность биналары урнашкан ягын юк иткәннәр. Исән калган халык исерек кеше кебек кая басканын, нәрсә сөйләшкәнен белми.
Без баракка кайтып кергәндә көчкә аякка басып гора идек. Ишектән керү белән ятакларыбызга түндек. Мин бик озак йокыга китә алмадым.
Иргә гаң белән уятып, безне шәһәрнең икенче кырыендагы химия комбинатына алып киттеләр, һава һөҗүменнән соң аның исеме генә калган иде. Ул берничә мең гектар җирне биләп тора Хәзер асты өскә килгән. Аның бинасы тимер каркаслар ярдәмендә корылган. Безне завод терри юри ясен җимерекләрдән арындырырга алып килгәннәр икән. Бу ансат кына башкарыла торган эш түгел иде. Бинаның өске катын тотып торган юан-юан чуен баганалар шартлап сынган. Шул баганалар өстенә көйләнгән бетоннан катырылган түшәм җимерелеп, кыйммәтле химик эшкәртүләр башкара торган көйләнмәләр чүп астында калган.
Без Гыйлаҗи белән бергә эшләргә вәгъдәләштек. Гыйлаҗи эретеп ябыштыру һөнәрен белә икән, тиз генә сварка аппараты сайлап алды. Миңа да бер аппарат тоттырды. Минем икеләнеп торганны күреп: «Курыкма, курыкма, үзем өйрәтәм», диде. Безнең сварка аппараты тотып торганны күреп, карап эшләтүче немец яныбызга килде һәм тантаналы тавыш белән: «Зие зинд швейсер?»- дип сорады. «Йа. йа. их зинд сварщик», диде Гыйлаҗи ярым немецча, ярым русчалап. Безнең арада Гыйлаҗидан башка эретеп ябыштыру һөнәрен белүче юк иде Шуңа күрә безнең сварка аппаратына тотынуны немец хуплап кабул итте Чөнки мондагы җимерекләрне, чуен баганаларны сварка аппараты белән турамыйча. җыеп алу турында уйларга да мөмкин түгел иде
Тырышкан борыны белән таш тишкән, дигән борынгылар. Куркып кына тотынсам да. Гыйлаҗи ярдәмендә, сварка аппаратының хикмәтенә тиз төшендем. Бу эш чуен багана кисәкләрен, тимер-беюн ватыкларын күтәреп тышкы якка ташуга караганда күп мәртәбә җиңелрәк иде Карап эшләтүче немец баштарак минем эштән ризасызлыгын белдереп мырлап маташкан иде. җан-фәрман тырышканны күреп, килешергә мәҗбүр булды.
Безнең эш яхшы ук шома бара иде. Төн җиткәндә җимерекләрне цехтан чыгарыр өчен юл ачып өлгерттек Шунысы кызык, хуҗалар үзләре дә мәҗ килеп безнең белән бергә эшләп йөриләр иле. Безнең арада кайнашкан, атныкы кебек зур башлы, чандыр озын гәүдәле бер немецне химкомбинатның иң зур хуҗасы диделәр.
Төштән соң һава һөҗүме игълан иттеләр Якында гына, урамга чыгып, бер чатны борылгач та. һава һөҗүменнән яшеренер өчен махсус эшләнгән бункер бар икән, барыбызны да шунда куып төшерделәр. Бункер бик зур. Берничә бүлектән тора. Алар җир астыннан борма- борма юллар белән тоташтырылган. Минем шул юллар белән йөреп карыйсым килде. Гыйлаҗины да үзем белән бергә барырга чакырган идем, теләмәде. «Арыдым, йөрер хәлем калмады», диде. Минем дә аруым тәмам җиткән иде Шулай да үҗәтләнеп, җир асты юлы белән алга кинем. Эчкә узган саен халык азаеп, бара торгач, бер ялгызым калдым Ни булса да булыр дип. юлымны дәвам иттем Шактый баргач, алдарак мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышлар ишетелде. Мин шунда таба юнәлдем. Бераздан сөйләшү аермачык ишетелә башлады. Колакларыма ышанмадым. Әллә төш күрәм инде, әллә саташам, кайдадыр тагарча сөйләшәләр иде. Кармаланып аерым бүлмәгә килеп чыкi ым Түшәмдәге лампочкадан тонык кына яктылык сибелә. Өч кеше, почмакка посканнар да бик кызып гәпләшеп утыралар. Берсенең кулында шешә-рейнвин. алмадан эшләнгән шәрап. Соңыннан бу эчемлекне татып та карарга туры килде, көчле булмаса да градусы бар. эчкәч башка китә Әлеге кешеләрнең өстендә ярымхәрби кием. Немец солдатларыннан калган булса кирәк. Чалбарларының тез башларына ямау салынган Ни гаҗәптер, элек күзем шул тез башына салынган ямауга төште Мин аларның каршына килеп бастым да сүз башларга кыймыйча аптырап калдым Мине күрүгә. «Ни кирәк икән бу карачкыга?» диде аларның берсе Ниһаять, минем дә телем ачылды «Сез га i армы әллә?» дип сорадым Аларның минем сорауга җавап бирергә исәпләре юк иде «Кара. кара, әллә татарча
сөйләшә инде?» —диде икенчесе, миңа игътибар итмичә генә. Алар шешә авызыннан чиратлап рейнвенны эчеп бетерделәр дә тәмләп тәмәке тартырга тотындылар. Шактый вакыт узгач: «Утыр. - дип урын тәкъдим итте берсе, нәрсә үрә катып торасын?». Болай дорфа сөйләшү кытыгыма тисә дә. сер бирмәскә тырышгым: «Савап булсын, элек күрешик әле»,— дидем кулымны сузып. Алар «еләмичә генә кулларын бирделәр. «Болай килешеп бетми, исемнәрне әйтеп сөйләшик әле», дидем мин «Белер иде бугай?!» «Нәрсәгә аны яшереп торырга? Менә мин Әнәс исемле». Җитди тон белән сүз башлау әңгәмәдәшләремне кинәт үзгәртте. «Ничек син монда килеп чыктың әле?» «Минем монда килеп чыгуымны бер-ике сүз белән генә аңлату мөмкин түгел, озаклап сөйләргә кирәк». Шулай да. кыскача гына булса да узган юлымны сөйләп бирергә туры килде.
Бу өч кешенең икесе минем якташлар булып чыкты. Гаян исемлесе Питрәч районыннан, ә Хәмит Саба ягыннан, Сабай авылында туган. Өченчесе Нурмый исемле—Башкортстаннан. Авылын да әйткән иде, исемнән чыккан, хәзер хәтерләмим. Алар өчесе дә хәрби әсирләр. Кырык бернең көзендә Запорожье өчен барган сугышларда әсир төшкәннәр икән. Мин дә ул сугышта катнашкан идем. Аларга ул турыда сөйләп торуны кирәк тапмадым.
Хәрби әсирләр лагеренда булган кешенең хәле әллә каян күренеп тора, бик йончыганнар, бигрәк тә Гаянның хәле начар. Йөзенә зәгъфран сарысы төшкән. Бертуктаусыз йөткерә. Җитмәсә, үзе тәмәке пыскыта.
Гәпләшә торгач, без тирәнгә кереп киттек. Мин ал арга күңелемне кытыклап торган сорауны бирдем: «Сезгә ничек боларны киерттеләр?» — дидем, өсләрендәге ярымхәрби киемгә күрсәтеп. «Син сорама, без әйтмибез». диде Хәмит кулын селтәп. Нурмый сүзгә кушылды: «Безне немец армиясенә алмакчылар иде.—диде авыр сулап. Алла саклады, котылдык». «Ничек?» — дип сорадым мин. гәрчә аларның немец армиясеннән ничек котылулары яхшы таныш булса да. Кырык беренче елны әсирлеккә төшкән солдатларның хәле аеруча аяныч иде. Алар чебен кебек кырылдылар. Бик сирәге исән калды. Исән калганнары да тиз генә аякка басарлык түгелләр иде. Болар да минем кебек сәламәт булмаулары аркасында немец армиясендә хезмәт итүдән котылып калганнар. Башка лагерьларда ничек булгандыр, әйтә алмыйм, мин булган лагерьда ризалык сорап тормыйлар иде. физик яктан таза тоткыннарны аерып сафка тезәләр дә әйдә киттек, берәр милли легионга, яки Власов армиясенә - РОАга эләгүләрен үзләре дә сизми калалар иде. Без кызып, берберебезнең хәлен сорашып яхшылап таныша башлагач кына, сиреналар ачы акырып, һава һөҗүменең бетүен игълан итте. Теләсәк-теләмәсәк тә таралышырга туры килде. Соңыннан, бер ял көнендә әлеге егетләр үзләре мине эзләп таптылар. Аларның командасы шушы без яшәгән хәрби шәһәрчектән ерак түгел, икенче бер аерым баракта урнашкан икән. Монда килгәнче шактый вакыт Франциядә яшәгәннәр Анда аларны немецларның «атлантиквал» дигән корылмаларында эшләткәннәр. Күчерүнең сәбәбе шул, сәламәтлеге яхшы булган тоткыннар күпләп француз партизаннары ягына кача башлаган. Әйтүләренә караганда, болар да качарга җыенганнар, ләкин партизаннар белән элемтәгә керергә өлгер-мәгәннәр. Качкан булсалар да. бу чирләшкәләр әлләни эш кыра алмаслар иде Хәмиткә бер хатынга өйләнеп Франциядә калырга мөмкин булган. Бер көнне шулай алар яшәгән лагерьга урыс милләтеннән булган егетләрне күреп сөйләшергә теләп, бер карт марҗа килә. Тоткыннар яңа гына эштән кайтып, ашханәдә ашап утырган вакыт була. Лагерь начальнигы марҗаны үзенә ияртеп шунда алып керә Марҗа ашап утыручыларга мөрәҗәга1ь итеп: «Кемнәр бар монда урыс милләтеннән?» —дип сорый. Беркем дә җавап бирми Немец аптырап калмый, марҗаны Хәмит ашап утырган өстәл янына алып килеп: «Менә бу урыс кешесе»,—
дин тәкъдим итә. Марҗа аны: «Ник син милләтеңне яшерәсең’» дип табалый башлагач. Хәмит: «Мин милләтем буенча урыс түгел, татар», дигән. «Россия кешесе булгач, миңа барыбер».— дип, марҗа Хәмитне өйләренә алып киткән. Ул череп баеган җирбиләүче бер алпавыт икән Шактый зур утары бар. бик күп хайван асрый егермеләп сыеры, берничә баш ат, дуңгыз, тагын вак хайваннар тота.
Марҗа беренче эш итеп Хәмитне байлыгы белән таныштыра. Йорт- җир менә дигән, бар да төзек Кырда иген эшләрен башкарыр өчен тракторы да бар. Гаражында йөк машинасы, җиңел автомобиле Йөртә белсәң, утыр да кит. Китапханәсендәге китапларны да күрсәтә. «Менә шушы йорттагы байлыкка хуҗа буласың киләме’»- дип сорый марҗа. Көтелмәгән бу сораудан Хәмит югалып кала. Аны үчекли дип уйлый Бактың исә ул чын-чынлап сөйләшә икән. Эш шунда, күптән түгел генә ирен җирләгән. Алар сазаеп килә торган кызы белән икесе генә калганнар. Ул турыдан-туры Хәмиткә кызына өйләнергә тәкъдим итә. «Мин хәзер картайдым, туган илем Россиягә кайту турында уйларга да мөмкин түгел. Кызым үзенә кияү табачак, ул турыда шигем юк. әмма ул безнең кеше булачак түгел. Берәмтекләп, күп көч куеп җыйган байлыгымны үзебезнең кешегә калдырасым килә. Ничек кенә булмасын, син үзебезнең ил кешесе. Әгәр кызыма өйләнсәң, йорг-җиремне. бөтен байлыгымны синең исемгә яздырам», дип әйтә. Мондый тәкъдим Хәмитнең башын әйләндерә әйләндерүен, шулай да ул өзеп җавап бирми, уйлап карармын». ди. Марҗа аңа күп уйлап баш ватмаска киңәш итә. «Кызыма өйләнсәң, минем немец властьлары белән сөйләшеп, сине әсирләр лаге- реннән азат иттерергә мөмкинлегем бар», ди «Мин бөтенләй югалып калдым, дип сүзен дәвам итте Хәмит, ярый өйләнерсең, байлыкка да хуҗа булырсың, ә иман, гореф-гадәт, ул хатын мөселман булса тагын бер хәл иде. марҗа бит. Ничек инде мин. әниемнең күкрәк сөте белән гәнемә сеңгән иманымны, изге гадәтләрне сатыйм? Күз алдыма, авылыбызда тилмереп мине көтеп торучы әнием килеп басты. Хәбәрем булмаса да. аның мине көтүенә чын күңелдән ышанам. Әгәр өйләнеп монда төпләнеп калсаң, беркайчан да миңа туган илгә кайту насыйп булачак түгел. Бәлки дөньялар үзгәреп, туган илгә кайту мөмкинлеге дә туар, әгәр монда әйләнәм икән, мин анда барыбер чи1 кеше булачакмын. Юк. чит-яг илдә калу мөмкин хәл түгел. Икенче көнне үк марҗаның тәкъдименнән баш тарттым» «Җүләр син. диде Нурмын очынып, очрамады бит миңа шундый бәхет. Ике дә уйламас идем, өйләнеп шушында калыр идем». Нурмый бик яхшы сәүдә! әр иле. Ул немецлар белән теттереп сәүдә итә. Аларның телен дә ярыйсы гына үзләштереп алган. Дөрес, аңа зурдан кубып сәүдә итәргә мөмкинлек юк. Аның товары вак-төяктән тора Иң үтә торган товар тәмәке, азык-төлек Ана товарны немецлар яшерен рәвештә китереп торалар. Нурмыйның уңышлы сәүдә итүе күзгә күренә башлады Кешелеккә кияргә аерым кием юнәтте. Таушалган булса да. чиста костюм-чалбар. агачтан алынган тукымадан ак күлмәк, күзнең явын алырлык галстук. Мәгәр, миңа гына шулай күренгәндерме, бу киемнәр аңа бер дә килешми иде Эш шунда, аның тәнендә чебен чукырлык та иг юк Кигән киеме элеп куйган шикелле асылынып тора Тәмәке тарга да бумаланып йөткерергә тотына Әйгеп үтәргә кирәк, тәмәкенең менә дигәнен, хуш ислесен генә тарта Каян юнәтә торгандыр, күбесенчә пөхтәләп, көмеш төсле кәгазьдән ясалган капка салынган, төрек сигареты була, һәр кабында бары алты данә
Аның бармаг ы саен балдак Араларында кыйммәтле металлдан эш-ләнгәннәре дә бар иде бугай. Ул алар белән дә сату итә Бармакларында! ы балдаклар бер күбәя, бер азая, саннары гел үзгәреп тора
Гаян да сату итә Ул холкы-фигыле белән Нурмыйның капма- каршысы Йөрер!ә яратмый Дөресрәге, эштән сон йөрерлек хәле калмый. кайту белән караватына егыла Урында ятып торган килеш сату-
алуны башкара. Аның товары иске-москы кием. Аңа аларны немецлар китерә һәм арзанга гына биреп китәләр. Гаянның яратып сату итә торган товары аяк киеме. Ул аларның кайсы берсен каккалап-суккалап булса да кеше кызыгырлык иттерә
Хәмит иптәшләренең берсенә дә охшамаган. Ул аларның сәүдәгәрлеген яратып та бетерми. Шулай да икесен дә чын күңелдән хөрмәт итә. Безнең икебезнең өс-баш киемнәре бертөслерәк. Аннан-моннан табып кигән иске-москыдан гыйбарәт.
Хәмит берничә төрле һөнәргә ия. Төп һөнәре буяучы, мәгәр Саба ягы кешеләренә хас булганча, яхшы тегүче дә ул. Тегенди-мондые гына түгел, җиренә җиткереп тегүче. Аның да, минем дә баш киемнәре бик хөрти иде. Ул тиргә катып каешланган пилотка киеп йөри. Минем башта Станиславтагы лагерьдан качкач авыл карчыгы бүләк иткән иске фуражка. Мин Хәмитне баш киеме тегәргә димли башладым. Ул башта үзенең бервакытта да баш киеме теккәне булмавын сәбәп итеп, бу эшкә тотынырга теләмәде. «Бөтен тегүче дә баш киеме тегә алмый, аңа махсус өйрәнергә кирәк», -диде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, газапланып кепка тектереп ятмаска, әзер баш киеме табып кияргә дә мөмкин булыр иде. Минем үзебезнең илдә киеп йөри торганга охшаганны киясем килде. Ялынып сорый торгач, Хәмит кепка тегәргә тотынды. Тегү машинасы юк-югын. аңа кепканы кулдан тегәргә туры килде. Нурмый безгә киелгән солдат френче табып бирде. Сүтеп чистарткач, аннан ике кепка тегәрлек материал чыкты. Хәмит иң элек миңа тегеп бирде. Ул теккән кепканы барыбыз да ошаттык. Мактау сүзләрен ишеткәч, Хәмит канатланып китте һәм тиз генә үзенә дә кепка тегеп киде.
Эш авыр, ашау такы-токы. Минем хәл көннән-көн хөртиләнеп, юк сәламәтлегемнән дә яздым. Төннәрен йоклый алмыйм, манма тиргә батып ятам. Барлы-юклы ризык та тамактан үтми башлады. Температурам күтәрелеп, бөтенләй аяктан егылдым. Бер көнне фельдшермы, врачмы. кем икәнен белмәдем, температурамны үлчәде. Градусникны алгач, әллә күзләренә ышанмады инде, тагын куеп карады. Температурам гадәттән тыш югары күтәрелде, ахры, бөтен тәнем ут кебек янып, бернәрсә сизми башладым. Күземне ачканда аерым бүлмәдә ята идем. Изоляторга урнаштырганнар икән.
Нишләргә белмичә, ут кебек кызышып ятканда минем янга өсләренә ак халат киеп, җиңнәренә кызыл хач сурәтле ак тасма бәйләгән ике хатын килеп керде. Үзара сөйләшүләреннән шул аңлашылды: аларның берсе врач, икенчесе шәфкать туташы иде. Врачы шактый олы яшьтә, шәфкать туташы баласымак бер кыз. Врач мине чишендереп, бик озаклап күкрәгемне тыңлады. Аннан яткырып, сул як кабыргама озын энә тыкты. Мин энә аша аккан суны күреп шашып калдым. Бик күп су акты Врач эшен бетереп чыгып киткәч, хәлем җиңеләеп, йокыга киткәнмен. Күпме йоклаганымны хәтерләмим, уянганда бөтенләй икенче кеше идем инде.
Эштән кайткач. Гыйлаҗи белән Хәмит минем хәлемне белергә керделәр. Алар күчтәнәчкә алып кергән, маргарин ягылган калын бер телем икмәкне бик яратып ашадым.
Миндә плеврит дигән авыру башланган икән. Мондый исемдәге хаста 1 урында беренче мәртәбә ишетүем иде. Күкрәктә сары су җыелып, үпкәне кыса һәм температура күтәрелә Тагын берничә мәртәбә үпкәмнән су суырттылар. Шуннан соң гына бераз рәтләнеп, эшкә йөри башладым Немецләрнең үзләрен тотышы сәерләнеп китте. Бездән - чит илдән китерелгән эшчеләрдән яшереп үзара сөйләшәләр. Җиңү турында серләшкәндә тавышлары бик көр чыга иде. хәзер, мөгаен, телгә яңа сүзләр кергәндер.
Көннәр, айлар үтә торды. Без яңа кырык бишенче елны зур өметләр белән каршыладык. Алда фаҗигале язмыш көткәнне беребез дә күз
алдына китерә алмый идек. Дөресрәге, ул турыда уйларга да теләмәдек, бары тик туган илне кайтып күрү теләге белән генә яна идек
Яңа елдан сон болай да халык белән кырмыска оясы кебек мыжлап торган Германия тагын да тарайды Фронт якынлашкан тирәләрдән халык ташкыны һаман Германиянең үзәгенә агызды.
Көнбатышта союзниклар Рейнны кичте, көнчыгышта безнекеләр Пруссиягә бәреп керде.
Яңа елдан соң хәлем тагын да мөшкелләнде, бик еш температурам күтәрелеп, аппетитым бетте. Бертуктаусыз ютәл газаплады. Буылып йөткергәндә авыздан кисәк-кисәк куе кан килә башлады
Марг урталарында мине тагын изоляторга илтеп тыктылар. Анда миннән башка тагын ике кеше бар иде. Берсе латыш егете Степпе Петр, икенчесе украинлы Перловский Микита Алар да кан төкерәләр. Безне изоляторда озак тотмадылар, йөк машинасына утыртып алып киттеләр. Машина агач шакмаклар ягып йөрергә көйләнгән. Чөнки Германиядә күптән инде бензин кытлыгы башланган иде. Аның үз жирендә нефть табылмый, башка илләрдән китерү мөмкин түгел, союзниклар блокада оештырган Күпмегә дөрестер, самолетларга ягулыкны ташкүмердән алалар дип сөйлиләр иде Билгеле булганча, немец жирендә ташкүмер җитәрлек.
УI i.ipi ан машинабыз бик акрын кыймылдый. Безнең кебек үк бертук-таусыз «йөткерә, төчкерә» Агач шакмаклар янганнан барлыкка килгән кара төтен, җил уңаена машина әрҗәсе өстенә тарала, тынны кыса Ярый әле юл яхшы, бетон плитәләр өстеннән машина салмак кына бара. артык селкетми Югыйсә, безнең илдәге кебек сикәлтәле юл булса, үпкәләребез өзелеп төшәр иде.
Безне Кассельдән халык эштә вакытта алып киттеләр. Иптәшләрем минем китүемне белми калды Гыйлажи белән мәңгегә аерылдык, аның белән башка очрашырга туры килмәде. Язмышын да белмим Юлла озак булдык. Берничә мәртәбә машина ватылып, аны рәтләделәр. Ниһаять, кич кырын, чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган ике катлы бина янына килеп туктадык. Гадәттәгечә, шәһәр кырые юк. Шәһәр зур түгел, бер ягыннан икенче ягы күренеп тора
Чәнечкеле тимерчыбыкны күргәч, эчем жу итте Тагын тоткыннар лагере! Шулай ук миңа сугышның ахырын күрергә насыйп булмас микәнни? Капканың төбенә кадәр ачык булуы һәм анда сакчыларның юклыгы бераз тынычландырды. Безне өстенә ак халат кигән карт немец кабул игеп алды Врач. Димәк, хастаханә сыман урын
Врач безнең белән озак маташмады, берәм-берәм күзеннән үткәрде дә бер хатынга тапшырды Бусы шәфкать туташы булса кирәк Шактый олы яшьтә, төксе генә сөйләшә. Ул безне проходнойдан шактый чит- гәрөк. бер бинага кертте. Бүлмәдә озын гәүдәле урыс егете ялгызы ята иде Исеме Вася. фамилиясе Русских икән Хәл-әхвәл сорашкан арада Мәскәүле булуы белән шапырынып алырга да өлгерде. Сүзен дәвам итеп: «Сездә, димәк, ачык формадагы гбц, диде, югыйсә, минем янга теләсә-кемне я I кырмыйлар Авыруым йогуыннан шикләнәләр»
Аның сүзләренә әллә ни игътибар итмәдем һаман әле. ачык формадагы үпкә авыруының кеше тормышы өчен куркыныч булуы аңыма барып житми иде Бу больницага үлә алмыйча газапланучы, ачык формадагы үпкә авырулы чит илдән көчләп китерелгән эшчеләрне җыялар икән. Шәһәр һерборн дип атала. «Монда немецләрнең үзләре өчен зур госпиталь бар. диде Вася. кулы белән тәрәзәгә ымлап: Әнә ул теге якта, тау башындагы урман эчендә. Анда үпкә авырулы хәрбиләр дәвалана Безнең халыкны ул тирәгә якын да китермиләр»
Икенче көнне зонага бүленгән ишегалдына чыгып әйләнеп кердем Безнең якта йогышлы-ачык формадагы үпкә авырулылар. ә икенче якта савыга баш таучылар ята Бер зонадан икенче зонага йөрү катгый
рәвештә тыела. Больницада ашау-эчү такы-токы иде. Шулай да. әсирләр лагерендагы белән чагыштыра торган түгел. Җан сакларлык.
Килеп берничә көн узгач, латыш егете аяктан егылды. Без аның белән яшьтәшләр идек. Ул минем татар кешесе икәнемне белгәч, бик кызыксынды. Немец һәм урыс сүзләрен бутап, Латвиядә дә татарлар яшәвең аңлатты.
Степпе Кызыл Армия һөҗүмгә күчеп Латвиягә килеп җиткәч, туган иленнән качкан. Германиядә шәһәрдән шәһәргә күчеп йөри торгач, Кас- сельгә килеп чыга, һәм заводка эшкә урнаша. Тик эшләргә генә туры килми, үпкә чире эләктерә.
Перловский тумышы белән Көнбагыш Украинадан — Львов шәһәре тирәсендәге бер авылдан иде. Атасы таза хәлле крестьян булган. Ике үгез, берничә сыер, күпсанлы дуңгыз һәм вак хайван асраган. Ул Совет строен җаны-тәне белән сөйми иде. Сәбәбе — колхоз. Алар хуҗалыгын колхозга да алмаганнар. Милекләрен конфискацияләп, үзләрен Себергә озатканнар Микита Себергә китүдән качып котылган. Башта Карпат таулары итәгендә урманда качып яшәгән. Анда да куркыныч тугач, Полыпага күчкән Иң куркынычы чик аша үтү булган Тырыша торгач, әмәле табылган. Кеше аягы басмаган сазлык аша үтәргә туры килгән Ул озын таяклардан аяк ясаган. Тирәнгә батмас өчен таякның җиргә тия торган башын тактага беркеткән. Шулар ярдәмендә Польшага чыгып ычкынган. Перловский тасвирлаган агач аяклар миңа бик таныш иде. Авылда, бала чагында без дә таяктан аяк ясап уйный торган идек Без аны күтәрмә дип атый идек. Күнеккәч, йөрүе кыен түгел.
Колхозлар турында сүз чыкса. Микита агарынып китә һәм калтырана ук башлый. Ул каһәр суккан колхоз аркасында туган иленнән качарга мәҗбүр булган. Шулай да аның һәрбер сүзеннән туган авылын өзелеп сагынуы сизелеп тора иде. Ләкин анда кайтып кеше күзенә күренү мөмкин түгел. Иң яхшы очракта, аны тотып, ата-анасы янына Себергә озатачаклар иде.
Микита белән безнең гәп килешә иде. Күп сөйләшә торгач шул аңлашылды: аның туган авылы мин Станиславадан качып киткәч, каң- гырап йөргән тирәдә булып чыкты Ул укымышлы егет иде. Күп китапны күңеленә бикләгән. Шевченко. Иван Франко шигырьләрен яттан белә. Хәле көннән-көн начарланып, Степпе урыныннан тора алмас хәлгә килде. Аңа ашауны палатага кертәләр иде. Ләкин аның тамагыннан аш үтми башлады. Безнең палатага Урсула исемле шәфкать туташы хезмәт күрсәтә иде. Ул җитен кебек сары чәчле, урта буйлы. Диңгез суы кебек зәңгәр күзләре өздереп карыйлар. Авыруларның берсен дә чит итми, һәркемгә тигез карый. Урсула дежур торасы көнне без түземсезлек белән көтеп ала идек. Аңа алмашка эшләүче шәфкать туташы Мария шактый олы яшьтә, сытык чырайлы, бер мәргәбә дә елмаеп дәшкәнен хәтерләмим, үзен бик олы сымак тота, немец милләтеннән булган кешене, холкы белән нинди булуына карамастан, якын күрә. Кыскасы, милли социалистлар рухында тәрбияләнгән хатын иде.
Берничә көннән Степпе телдән калды. Ул шулай өч-дүрт көн үлә алмый газапланды. Күзләре ачык, сөйләшергә аңы юк. Без Микита белән чиратлашып төнне баш очында саклап утырдык. Бал кашыгы белән авызына су салдык Авызыннан су үтми башлады. Чиктән тыш газапланып бик озак җан бирде. «Бу адәмнең Алла каршында бер гөнаһысы да калмагандыр инде,—диде Микита.— кирәк бит шул кадәр газапланырга!»
Степпе яткан карават озак вакыт буш тормады. Бер көнне ишегалдында һавада йөреп кайтып керсәм, Степпе яткан урында Хәмитне күреп, үз күземә үзем ышанмадым Миннән соң аңа да озак эшләргә туры килмәгән, кан төкерә башлаган. Җимерекләрне җыеп бетерү белән халыкны җир асты цехларына күчергәннәр. Анда Финляндиядән килгән кәга
зьләрне төрле химикатлар ярдәме белән эшкәртергә тотынганнар. Халык. ач. эш агулы күп кеше бик тиз аяктан егылган. Хәмитнең сөйләвенә караганда, нәрсәләр генә ясамаганнар казаннарда эшкәртелгән ул кәгазь массасыннан. Ул елларда Германиядә бөтен кием-салым, армияне дә исәпкә алып, агачтан эшкәртелгән массадан барлыкка килгән тукымадан тегелә иде. Эчке кием, костюм-чалбар. ефәккә охшаган ялтыравыклы материядән тегелгән хатын-кыз күлмәкләре бар да агачтан дип сөйлиләр иде. Аяк киеме, бил каешы һәм башкаларның агачтан эшләнгән синтетик күннән икәне гади күзгә дә күренеп тора иде. Башканы әйткән дә юк. автомашинага ягулык та агачтан алына иде.
Хәмит минем белән бер палатага туры килүенә бик шатланды «Нурмый белән Гаян да монда.— диде ул. өчебезне бергә алып килделәр. Аларны икенче бинага алып кереп киттеләр. Әзрәк хәл алгач, бергәләп эзләрбез. Алла теләсә...»
Хәмит шул аерылып торган аз гына арада танымаслык булып үзгәргән иде. Йөзенә зәгъфран сарысы чыккан Йөткергән саен авызыннан сыек кан килә. Цехның агулы һавасы аны тәмам эштән чыгарган.
Ниһаять, фронт безнең гирәгә дә килеп житте Артиллерия канонадасы колакны тондыра Хәтта пулеметтан, автоматтан аткан тавышлар да ишетелеп гора. Немец гаскәрләре күптән китеп беткән булса да. америкалылар шәһәргә кермәделәр Ләкин шәһәр тирәсен утка тотуны дәвам иттеләр. Көн-1 өн күктән самолетлар өзелмәде Алар шулкадәр түбән төшен очалар, миңа кулны югарырак күтәрсәң, самолетка тияр кебек гоела иде. «Алар үз кешеләрен ничек сакларга беләләр, диде Хәмит авыр сулап, безнекеләр кебек күрә торып ут эченә илтеп тыкмыйлар.»
Бер атна чамасы вакыт узгач. Америка солдатлары безнең больницаны урагын алды Авыруларның аягына басарга хәле булганы капка төбенә ыргылды. Хәлем чикгән тыш авыр булса да. мин дә чыктым Солдатлар бар да машинага утырган. Бер солдатка бер «Виллис». Кар- шыларына килеп баскан авыруларга ашау ризыгы өләшергә тотындылар. Ак күмәч, колбаса, сыр. шоколад, тышына дөя сурәте төшерелеп. «Кэмел» дип язылган кәгазь каплы сигарет. Сигаретны мин дә бер суырып карадым Шундый каты, үтеңне сытарлык Ләкин хуш исле Күмәчләре сөт кебек ап-ак һәм йомшак, йомарлап тотсаң, бер бөтене учка сыя.
Ул көнне без больница ашын ашамадык. Алдагы көннәрдә дә Америка солдатлары биргән ризык житеп барды. Хәер, безгә монда озак торырга туры килмәде. Тау башындагы госпитальгә күчерделәр. Ул махсус үпкә чире белән авыручылар өчен оештырылган «Дойче һаупте һоспиталь» дип атала Җимеш бакчасы эчендә ике катлы акка буялган биналар тезелеп киткән. Корпуслар бер-берссннән шакгый ара калдырып корылган Бөтен җирдә чисталык. Саф һава.
Без монда да Хәмит белән бер нала гага эләктек. Өч урынлы палата ятып торыр өчен йомшак ятаклар Баш очында шәхси әйберләрне саклар өчен тумбочка бар. Урын-җирнсң пөхтәлеген әйтеп бетерә юрган түгел.
Хезмәт күрсәтүче персонал бар да немецлар. Хәрбиләр. Погоннарын да салмаганнар. Элек нинди формада булсалар, шул хәлдә йөриләр Бары җиңнәренә кызыл гәре төшерелгән ак тасма гына бәйләгәннәр Алар безне яхшы кабул иттеләр. Дошманлык, чит кеше игеп карау сизелми иде.
Күчеп килгән көнне үк мине врач карады. Ярты гасыр вакыт узуга карамастан, врачның дәрәҗәсе һәм фамилиясе истән чыкмаган Шгаб- сарц һаргман Ул мине бик озаклап тикшерде. Арттан, алдан яткырып үпкәләремне тыңлады. Тәнем чиктән тыш ябык, кабыргаларым берәмләп санарлык булып тырпаен тора. Тикшереп бетергәч, подвалга алып төш- ie Аида шактый зур бүлмәдә рентген аппараты бар икән, моңарчы
күргән нәрсәм булмагангамы, озак кына аппаратка көйли алмый алҗыдылар Күкрәгемне рентген нурлары белән яктыртып, врач шәфкать туташына нәрсәдер әйтеп яздырды. Мин ул әйтеп яздырган сүзләрдән «ленкс, лунге каверно!» дигән сүзләрне абайлап калдым. Рентген аппараты артыннан чыккач, күршедәге икенче бүлмәгә алып керделәр, һаман подвалдан алып чыгарга исәпләре юклыгын сизеп, шикләнеп куйдым. Бу бүлмәдә миңа кушеткага сузылып ятарга боердылар Аның янында тагын ниндидер аппарат тора иде Штабсарц итчеләрнеке кебек иләмсез зур кулы белән сулъяк кабыргамны сыйпап алды да. энә кертеп җибәрде Аннан аппараттагы пыяла приборны күзәтеп, шунда басып торучы шәфкать туташына «лангсам. лангсам» дип ниндидер күрсәтмәләр бирде. Кинәт йөрәгем урныннан купкан төсле булып, бөтен гәүдәм куырылып килде. Аягымны көзән җыера башлады. Врач мине тынычландырырга теләп, нидер сөйләнде. Процедура шактый озакка сузылды. Подвалдан үз аягым белән чыга алмадым. Носилка белән күтәреп алып менделәр.
Беренче көнне урынымнан кузгала алмадым. Әз генә кыймылдасам да. тәнем меңләгән энә кадалган төсле булып чәнчеште. Соңыннан белдем: минем сулъяк үпкәмне өрдерткәннәр икән, һава белән үпкәне кыстырып, кавернаны яптырганнар. Ике-өч көннән әгъзаларым үпкә кысылганга ияләнеп, хәлем яхшыра төште. Хәтта торып йөри башладым Аппетитым ачылды. Башта, хәтерем алдамаса. үпкәне көн аралаш өрдерттеләр. Бераздан өр дертү-сирәгәйтелде.
Нурмый белән Гаян бездән шактый ерак, бакча түрендәге бинага урнаштылар. Хәмитнең дә үпкәсен өрдерттеләр. Гаянның үпкәсе кабыргасына ябышып үскәнлектән спайка — өрдертергә ярамый, диделәр.
Госпитальдә озак иркенләп яшәргә туры килмәде. Бертуктаусыз авырулар агылды. Безнең палатага ике өстәмә карават куйдылар Берсенә— Кинҗәгалиев фамилияле казах егетен, икенчесенә Фролов фамилияле урыс кешесен яткырдылар. Алар икесе дә үзләрен бик серле тоталар, сүзгә катнашмаска тырышалар. Кинҗәгалиевнең хәле чиктән тыш авыр, тамагына бер тәгам ризык капмый. Авызыннан кан килә. Мин татарча эндәшкәч, ул ачылып китте. «Нугаймы сән?» дип. хәле бул- маса да сикереп торып утырды. Ул миңа караганда яшьрәк бары унтугыз яшендә генә иде. Армиягә кырык дүртнең башында алынган. Варшава тирәсендә барган сугышларда әсир калган Ике ай чамасы әсирләр лагеренда газап чиккәч. «Төркстан» легионына эләккән. Әсир калган Урта Азия халыкларыннан оештырылган бу хәрби берләшмәдән ул үпкә авыруы белән чирләп котылган. Хәзер аңа бернинди дәва ярдәм итәрлек түгел иде инде. Мин аның тумышы белән кайдан булуын сорарга да өлгерми калдым. Бер төнне бик газапланып җан бирде. Ул үләр алдыннан әнисе белән саташты. Өзелеп-өзелеп әнисеннән ярдәм сорады. Бөтен сүзләрен аңлап бетерә алмадым, әлбәттә. Аның һич тә үләсе килми иде. Туган иленә кайтып җиткәнче генә булса да яшәргә тели иде...
Тора-бара Фролов Петр Иванович белән дә уртак тел таптык. Ул ак офицер. Подполковник. Уфа губернасы. Минзәлә өязендәге авылларның берсендә туган. Татарстан. Башкортстан дигән атамаларны ишетергә дә теләми Ул үзенең чыгышы белән шапырынырга ярата: «Сез. сез генә түгел күпчелек, революциядән соң Россияне байлар гына ташлап китте дип уйлый Менә мин үзем ярлы крестьян малае. Бабам крепостной булган. Әтием гомере буе алпавыт утарында эшләгән. Дөрес, аңа җир биргәннәр Эшкәртергә хәленнән килмәгән. Минем кебекләр монда миллионнар Бер Франциядә генә әллә ничә йөз мең урыс эмигранты яши». Аның башыннан үткәргән хәлләрне язып та. сөйләп тә бетерә торган түгел иде Фаҗигале дә. мәзәк тә. Петр Иванович урыс-Япон сугышында катнашкан. Аннан алдарак Порт-Артурда хезмәт иткән Кытай халкы белән якыннан аралашкан. Аларның безгә ят күренгән кызыклы гореф-
гадәтләрен сөйләп, эчне катырып бетерә торган иде. Гражданнар сугышы елларында ул башта Деникин, аннан Врангель армиясе сафларында булган. Кызыл Армия Кырымны алгач, алар Төркиягә эвакуацияләнгәннәр. Аннан Югославия, Франция Россиядә аның хатыны, баласы калган. Шуннан соң өйләнмәгән, буйдак булып гомер үткәрә икән. Никадәр тырышса да, гаиләсе белән элемтәгә керә алмаган. Фролов монархист. Патшадан башка Россияне күз алдына китерергә дә теләми. Сөйләвенә караганда. Гитлер ак эмигрантлардан армия төзеп. Советларга каршы Көнчыгыш фронтка җибәрер!ә җыенган. Монархистлар аның бу тәкъдимен кабул итмәгәннәр Имеш, сугыштан соң, Гитлер планы буенча Украина Германиягә кушылырга тиеш булган. Россия Украинасыз Россия түгел!» ди Пе1р Иванович катгый рәвештә.
Фроловның яше алтмыштан узган иде инде Ул һаман туган илгә кайтудан өметен өзми иде әле. Аның уйлавынча Германия җиңелгәч. Америка белән Россия арасында сугыш башланырга тиеш Бу бәрелешнең Америка файдасына тәмамлануына һич тә шиге юк иде. Аннан соң инде телиләрме, теләмиләрме большевиклар эш башыннан китәргә тиеш булачак
Язга таба Германияне әйләндереп алган боҗра кысылганнан кысылды. Гитлерның иң якын иярченнәре аны ташлап кача башлады. «Золдатен цайтунг» гәзитендә санын хәтерләмим, рейхесмаршал Ге- рингның Берлиннан юкка чыгуы турында кечкенә генә бер мәкаләсе урнаштырылган иде Шул ук номерда Сталинның улы Яков Джугашвили турында да хәбәр бар иде. Анда язылганча, ул кырык беренче елны әсир төшкән. Артиллерия полкында дивизион командиры булган «Хәзерге көндә каядыр Альп тауларында бер СС ротасы сагы аегында яши», дип язылган иде. Бу хәбәрне мин үз күзем белән укыдым. Күп еллар узгач ачыкланганча, хәбәр дөреслеккә туры килми иде. Ул вакытта Яков Джугашвили үтерелгән булган инде Ә халык туган илгә кайту хәстәрен күрә башлаДБ!. Кем кая юл таба! Бер көнне Фролов юкка чык!ы. Эзне югалтырга чамалый булса кирәк Перловский да каядыр китеп барды. Саубуллашканда «Украинага кайтырга исәбен юкмы?» дип сораган идем, ишетергә дә теләмәде «Анда кайтып большевикларга кол булып яшисем килми әле», диде Бик даулаша торгач Хәмит, Нурмый һәм Гаян да госпитальдән китеп бардылар. Палатада мин бер ялгызым калдым Шулкадәр ямансуладым, үземне кая куярга урын тапмадым Чирдән бигрәк мине иптәшләремнән аерылу аяктан екты Нигә соң әле мин качып булса да шуларга ияреп китмәдем, дип өзгәләндем. Казанга кайткач мин Хәмит белән Гаянны очраттым, ә Башкортсган егете Нурмый белән күрешергә туры килмәде Бу турыда соңрак искә төшереп үтәрмен әле Мин һартманга ялынам: «Җаен табыгыз, илгә кайтарып җибәрегез!» тип үтенәм. Ул миңа ашыкмаска киңәш итә иде: «Сиңа дәвалануны өзәргә ярамый. Хәлен рәтләнү белән, мин сине бер минут та тотмам Күпкә түзгәнне азга түз. Хәзер өрдергүне туктатсак, үпкәләрең кабыргаңа ябышып үсәчәк Аннан сон нәрсә буласын күз алдыңа китерә аласыңмы?» дип сүзен тәмамлый иде. Мин аңа «Ни күрсәм дә үзем күрермен, сезгә үпкәләмәм Туган илемне кайтып күрсәм, үләр! ә дә риза», ди юрган идем Ниһаять, ялына торгач теләгемә прением Май азаклары иде бугай. Капка гөбене бик күн санитар машиналар килеп туктады Тау кырыенда! ы урындыкка утырып, шул машиналарны күзәтеп торганда, мине шәфкать iуташы эзләп ташы. «Лаус. iayc. шнель», дип җилтерәтеп үзем я!кан корпуска алып керде Анда ду-чаг килеп авыруларны озатырга әзерләнәләр иде Мин дә шул җибәрелергә тиешле кешеләр исемлегенә кертелгәнмен икән ләбаса' һартман үз кулы белән һәр авыруга авыру тарихын тапшыра Минем авыру тарихы шактый калын, аңа рентген сурәтләре дә теркәлгән
«Ашыгасың, юнге.—диде ул миңа авыру тарихын тоттырганда.— сиңа әле дәваланырга да, дәваланырга кирәк». Шәфкать туташы ишегалдына кадәр озата чыкты. Анда безне санитар машиналары көтеп тора иде. һәр машинага дүртәр авыруны утырттылар. Хәле авыр кешегә- ятып торырга да мөмкин. Машина каплаулы, шулай да тәрәзәләреннән тирә-як ачык күренә. Мин менеп утырганда анда өч кеше бар иде инде. Моңа кадәр аларны госпиталь тирәсендә күргәнем юк иде. Өчесе дә украинлылар. Сүзгә бик сараннар. Сораша торгач, мин аларның Полтава өлкәсеннән икәнен белдем. Кырык өченче елны көчләп Германиягә эшкә җибәрелгәннәр. Шуны сиздем: алар туган илләренә кайтырга куркалар иде. Сөйләшә торгач сәбәбе дә аңлашылды. Сугыш алдыннан чираттагы чакырылыш буенча Кызыл Армия сафында хезмәт иткәннәр. Полклары сугышның беренче көнендә үк фронтта булып чолганышта кала һәм тар-мар ителә. Дошман тылында каңгырап йөри торгач, туган авылларына кайту бәхетенә ирешәләр. Кайту белән аларны полиция күзәтү астына ала һәм бераздан Германиягә эшкә озатылалар. Өчесе дә минем кебек үпкә авыруы белән газапланалар иде. Әйе. үпкә авыруы начар тормыштагы кешенең аерылгысыз юлдашы. Барабыз, колоннаның бер башыннан икенче башы күренми. Ничә машина булгандыр, өзеп әйтә алмыйм.
Юл тулы халык. Бөтен Германия халкы сәфәр чыккан дип уйларсың. Күмәкләшеп болай кая агылалар, үзләре дә белеп бетерми торганнардыр, ахры. Кайсы арба тарткан, кайсы күтәрә алган кадәр йөген иңбашына аскан. Юл кырыеннан баручы колоннаның иге-чиге күренми. Соңыннан белдем: алар бар да Көнчыгыш Пруссиядән, Силезиядән куылган немецлар икән. Мин әле һерборнда госпитальдә дәваланганда ук игътибар иткән идем, немец халкының барысы яше, карты җиңелү фаҗигасен искиткеч авыр кичерде. Дөресен әйтергә кирәк, милли социалистлар— алар үзләрен шулай атыйлар — кыска гына вакыт эчендә немецларга яхшы яшәү шартлары тудырган. Бөтен бәла шунда, яхшы шартлар басып алган илләр хисабына, бары немец халкы өчен генә... Башка милләт халыклары кол булып яшәргә тиеш булган.
Мин үз уйларыма чумып, мәрткә киткән кеше кебек утыра идем, каршымда утыручы юлдашымның: «Нюреиберг!» дип кычкыруына сискәнеп киттем. Без зур бер шәһәр кырыеннан уза идек. Әйе, алда Гитлер тарафыннан оештырылган милли социалистлар, фашист партиясенең бишеге Нюренберг шәһәре. Алар үзләренең тантаналы җыелышларын шушы шәһәрдә үткәрә торган булганнар. Шулкадәр тиз барабыз ки, күз ачып йомганчы шәһәр артта калды. Тагын бик күп авыллар, эреле ваклы шәһәрләрне читләтеп узып киттек. Ниһаять, агаклы Лейпциг. Бу вакытта әле ул америкалылар кулында иде. Ләкин озакламый, ниндидер килешү буена Лейпциг шәһәре безгә — Советларга күчә, аның өчен америкалыларга Берлинның бер өлешен бирәләр икән, дигән хәбәр таралган иде.
Безне шәһәр уртасындагы зур бакчага китереп бушаттылар. Шәһәр уртасындагы урман кебек мондый зур бакча барыбызны да гаҗәпкә калдырды. Көн кичкә авышкан иде. Авырулар чиктән тыш талчыккан, күбесенең аякка басарлык та хәле юк. Әйтергә генә ансат, бер көн эчендә биш йөз чакрымнан артык юл үткәнбез.
Бакча эче репатриантлар белән мыжлап тора. Энә төшәрлек тә урын юк. Безне, авыруларны бакча кырыендагы буш урынга җыеп утырттылар. Озак тоткарланмадык, алырга машиналар килеп тә җитте. Шунысы кызык, бу юлы машина йөртүчеләр бар да кара тәнлеләр иде Лейапиг шәһәреннән демаркацион линия башлана, һәм безнең белән ике арадагы юл кара төплеләрдән оештырылган дивизия кулында икән. Бу юлы безне солдатлар төяп йөртә торган йөк машиналарына утырттылар Машинага менәргә хәле булмаган авыруларга санитарлар булышты. Озак бармадык. урман эчендәге бер аланлыкка илтеп төшерделәр. Каршы якта
безне кабул итеп алырга килгән совсг офицерларын күреп шанлыгыбыз эчкә сыймады. Минем әлегә кадәр погонлы совет хәрби кешесен күргәнем юк иде. Шуңадырмы, алар миңа ят булып тоелды. Мин әсир төшкәндә, кырык икенче елның сентябрендә безнең армиядә әле погоннар юк иде. Хәтта, офицер сүзе дә хезмәт халкын изүче сыйныф, капиталист алпавытларга тугры хезмәт итүче патша армиясен сүккәндә генә телгә алына иде.
Кабул итеп алучылар безне сафка тезеп санадылар да. урман эченә алып кереп киттеләр. Алдан, арттан автомат белән коралланган конвой чорнап алды. «Шире шапгдигән усал команда яңгырады. Күбебезнең аяк атлар хәле дә юк «А еще вы Симулируете?! Не выйдет! Бегом предатели?! Командага буйсынмый кара. Сафлар алга сөрлекте Берничә минуттан авызыннан кан ки ген. йөзтүбән капланган адәм баласы белән бөтен юл тулды. Мин хафага төштем. Шулай ук туган авылымны, анда калган карт әтием белән әниемне күрү насыйп булмас .микәнни дигән уй үзәгемне өзде.
Бераз баргач, урманны чыктык Асфальт юл башланды Алда зур елга һәм шул елга кырыена урнашкан кечкенә бер шәһәр күренде Күп санлы күрсәткечләрдән шәһәрнең исемен дә белдек. Шәһәр Зорау дип атала иде. Хәзер инде хәтерләмим, аның Берлиннан, Лейпцигтан тагын башка зур шәһәрләрдән ничә километр ераклыкта икәне дә язылган иде.
Безне, ниндидер могҗиза белән әсирлек тәмугында янмый калган совет солдатларын, америкалылар кешегә санап, үзебезнең ил властьларына машинага утыргып алып килеп тапшырганнар иде дә биi . Монда хөрмәт белән кәгеп тормаганнар икән шул. Алай гына да түгел, тизрәк үтереп бетереп, котылырга телиләр иде бугай. Сәбәбен күп еллар узгач кына аңладым. Сталин һәм аның иярченнәре Ауропада яшәүче халыкның тормышын үз күзе белән күргән адәмнәрдән курка икән. Чөнки аларда кеше өчен яшәү шар i ларының аермасы безнеке белән чагыштырганда җир белән күк арасы бит. Алар тарихтан сабак алып эш итте. Наполеон белән сугыш 1ан соң Ауропаны күреп кайткан офицерларның декабристлар хәрәкәтен оештыручы булуларын белә иде Хәзер дә шундый берәр хәл килеп чыгудан котлары очкандыр, күрәсең
Сафка тезеп юлга алып чыккан халыкның Зорау шәһәренә яртысы да килеп җитмәде. Безне бер йортның ишегалдына алып кереп, җиргә утырттылар. Күбебезнең утырып торырлык та хәле калмаган иде. асфальт өстене аудык. Монда госпиталь булган. Сугышта яраланган немец солдатлары дәваланган. Аларны каядыр озатканнар. Хәзер безне үпкә авырулы совет кешеләрен китереп тутырдылар
Утырып торган килеш каг-кат санадылар да. ике катлы бинаның подвалына алып төштеләр Подвал шактый киң. Монда фильтрация пункты урнашкан Берәм-берәм аерым бүлмәгә алып кереп, сорау алу башланды Миннән бер капитан белән бер лейтенант сорау алды. Дөресрәге. сорау алуны лейтенант башкарды Капитан өстәмә сораулар тына бирде. Туган көнемнән алып бүгенге көнгә кадәр башымнан узганнарны сөйләп бирергә туры килде. Ничек Украинадан Германиягә көчләп ипкә җибәрелгән кешеләр арасына килеп эләгүемне кат-кат сөйләттеләр Сизеп торам, һәрбер сүздән гаеп табып, буташтырырга тырышалар Озак тинтерәттеләр Ниһаять, лейтенант «кул куй» дип минем җаваплар язылган кәгазьне сузды Мин бик нык йөткерә башладым Авызлан кан чәчрәп кул куярга тәкъдим иткән кәгазь чуп-чуар булды. Капитан ишеккә карап: «Уберите его!» дип акырды Ике санитар керен, мине бүлмәдән җитәкләп алып чыгып кит теләр.
Палатада сап-сары чәчле, битенә бераз сипкел төшкән шәфкать туташы каршы алды Ул боҗыр кебек җитез хәрәкәтле, яшь кенә немец кызы. Әлегә мин монда беренче авыру Палата бик чиста Бәген нәрсә җитешле Хезмәт күрсәтүче персонал бар да немецлар дип әйтерлек
Начальниклар гына совет хәрбиләре. Соңгылары алар белән бик дорфа кыланалар. Авыз-борын майлап сүгенү кирәк дисеңме. Берсе дә калмый.
Шәфкать туташы мин ятасы караватка ак җәймәләр түшәп урынны көйләде дә кулымнан йомшак кына' тотып яткырды. «Майн наме Анна».— дип тәкъдим итте ул үзен. Җавап булмагач: «Ферштейн зи дойтеш?»— дип сорады. «Этвас — аз-маз»,— дидем мин. «Гут, гут. Вас һайсен зи- исемең?» «Әнәс». Кыз минем исемемне ничек әйткән, булсам, шулай «Ә» авазы белән кабатлады. Аның тавышы да үзе кебек матур һәм ягымлы иде.
Шушы минуттан мин совет госпиталендә дәвалана башладым. Эва-когоспиталь номеры 2466. Икенче көнне канны, бәвелне һәм какырыкны анализга алдылар. Анализ шуны ачыклады, мин ачык ТБЦ-туберкулез белән авырыйм. Авыруым йогышлы булганлыктан, озак вакыт минем янга башка кеше кертеп яткырмадылар.
Врач Евгения Ивановна атлы марҗа иде. Медицина хезмәте капитаны. Үзен бик олы сымак тота. Бер сорауга да җавап бирми. Авыруым турында информацияне шәфкать туташыннан сөйләтә идем. Сулъяк үпкәмдәге каверна ябылган. Барыбер өрдертүне дәвам итәргә кирәк булган Ләкин хәзер өрдертү мөмкин түгел. Үпкәмдә спайка — кабыргага ябышу барлыкка килгән. Өрдертсән алар өзелеп, кан китү башланачак.
Анна бик еш минем янга кереп утыра. Күзләре, гел яшьле була. Ник һаман елыйсың дип сорагач, болыт астыннан чыккан кояш кебек елмая да «Игътибар итмәгез, без хатын-кыз шулай инде» дип. елмаеп куя Тора-бара ,ул саран гына үзенең язмышын чишә башлады.
Аннан Бреслау шәһәреннән. Ата-анасының язмышын белми Шәһәрдән немецларны куганнар. Хәтта исеме дә алыштырылган. Кайчандыр аны поляклар Броцлав дип атаганнар, шул исемне кире кайтарып, шәһәрне Польшага кушканнар. Миллионга якын немецны гуган-үскән җиреннән кууны Анна һич башына сыйдыра- алмый иде. Өзелеп ата- анасын сагына. Күзләренең гел яшьле булуы шул сагыну нәтиҗәсе икән
Алар шактый иркен тормышта яшәгәннәр. Әтисе сугышта яраланып, бер аяксыз калган. Терелгәч өенә кайткан, һәм бер сәүдә фирмасына эшкә урнашкан. Үзләренең машиналары булган. «Ах. ауто-дип өзгәләнә иде Анна.— утырасың да җаның теләгән җиргә барасың». Ул машинаны үзе йөрткән. Әнисе беркайда да эшләмәгән. Аның җилкәсенә өй хуҗалыгы белән идарә итү йөкләнгән. Хуҗабикәнең өйне ташлап эшкә йөрүен Анна күз алдына да китерә алмый Катгый рәвештә: «Хатын-кыз. иң беренче чиратта, бала тәрбияләргә тиеш!»—дип кырт кисә. Аны Зораудагы госпитальгә университетның медицина факультетыннан алганнар. Теләге—сугыштан соң укуын дәвам итеп, врач булу.
Минем янга да авырулар кертеп тутырдылар. Анна белән бер-беребезгә ияләшеп җиткәч кенә юл ябылды Шулай да ул юк-бар сәбәп табып, палатага кергәләп йөрде.
Бер көнне минем янга өлкән шәфкать туташы кереп утырды. Ул ничек әсир төшүем турында сорашты. Мин әсир төшүем хакында сөйли- сөйли арып беткән идем инде. Аның сорауларына теләмичә генә җавап бирдем. Болай төксе сөйләшүем ошамады, әлбәттә. «Сез татар булсагыз кирәк»,—диде ул серле итеп. «Әллә сез дә татар хатынымы?» дип сорадым мин. Ул елмаеп җавап бирде Мин татарчага күчтем. «Ул вакытта нигә соң сезне Антонина Григорьевна дип атап йөртәләр?». «Дөреслектә мин Тәүхидә Гыйлаҗсвна. урысларга әйтергә читен», «Мулла кушкан исемне үзгәртү килешә торган эш түгел инде».
Тәүхидә тышкы кыяфәте белән татар хатынына охшамаган. Сары чәчле, зәңгәр күзле. Тамбов өлкәсендәге бер татар авылында туган Минем белән бер елгы — яшьтәшләр. Аны армиягә медицина училищесыннан алганнар. Ярый әле фронтка җибәрмәгәннәр, госпитальгә эләккән.
Минем хәл яхшы якка үзгәрә башлады. Соңгы мәртәбә анализ ясаганда микроб табылмады Күңелем күтәрелеп, үземне бөтенләй таза кеше кебек итеп хис итә башладым.
Палатага озын гәүдәле, куна кебек кин җилкәле урыс егетен салдылар. Фамилиясе Галактионов, исеме Терентий. Без аның белән бик гиз уртак гел таптык Ул китап укырга ярата, бигрәк тә шигырь китапларын яратып укый Госпитальдә китапка кытлык иде. Хәтта, гэзиг-журнал да күргәнебез юк Терентий шәһәрдә ниндидер бер ташландык китапханәгә очраган. Ул җае чыкканда качып кына шул китапханәгә барып кайта. Бер көнне ана ияреп мин дә киттем Зорау шәһәре Эльба елгасы буенда. Китапханә елганың ары ягында иде Эльба аркылы салынган тимер күпер шартлатылган Шактый өстәрәк вакытлыча корылган агач күпер бар. Терентий бу күпердән: «Нәкъ безнеңчә, урысча эшләнгән», дип көлә иде Күпер субай сугып салынган. Анда авыр йөк машиналары белән керергә дә куркыныч.
1 еренгий мине шул күпер аша елганың аръягына алып чыкты. Монда кемеңчә, пөхтә итеп, җиренә җиткереп салынган йортлар тезелеп киткән, һәр йорг янында җимеш бакчасы. Бөтен җирдә үлем тынлыгы. Кергән- чыккан кеше күренми. «Безнекеләр йорт хуҗаларын куып, андагы байлыкны теләгәнчә талаганнар», диде Терентий, тынлыкның серен аңлатып. Ана монда бар да таныш, кирәкле бинага гуп-туры алып барып керде.
Китапханә ярым җимерек хәлдә, уку залындагы өстәл, урындыкларны ишегалдына чыгарып, җимереп бетергәннәр Китапларны шүрлек тән идәнгә алып ыргытканнар.
Керү белән бөтен дөньябызны онытып, идәндә аунап яткан иксез- чиксез хәзинәне актарырга тотындык Мине бигрәк тә шигырь китаплары кызыксындырды, һейне томнарын күргәч, күзләремә ышанмадым. Угыз өченче елны аның шигырь китапларын фашистлар Берлин мәй ган- нарында утта яндырганнарын ишеген белә идем Күрәсең, тыю безнең илдәге кебек кагы һәм эзлекле булмагандыр. Бездә бит тыелган китапларны сәгате-минуты белән китапханәләрдән җыеп алып, мичкә яктылар. һәрхәлдә, әле без китаплар актарып йөргән китапханә өчен, Гитлер- ның фашистларга ошамаган авторларның китабын укуны гыю турындагы фәрманы кәгазьдә генә калган, тормышка ашырылмаган Монда урысчадан тәрҗемә ителгән әсәрләр дә шакгый иде.
Китаплар белән мавыгып, без вакытның узганын сизми дә калганбыз. Терентий бик әсәрләнеп вакытны сорады. Ул минем сәгатем юклыгын белә иде. әлбәт гә. Кайда инде ул миңа, ике елдан аргык лагерьдан лагерьга күчерелеп, газап чиккән әсиргә сәгатьле булу. «Кичүдән кичке алгыга кадәр генә үткәрәләр. Госпитальгә ничек кайтырбыз икән'*» диде ул хафаланып Без китапханәдән чыгып, кичүгә юнәлгәндә кояш багарга якынлашып бара иде инде. «Кичүгә бармыйбыз», диде Терентий катгый рәвештә, анда безне тотып, комендатурага алып китәчәкләр. Аннан соң нәрсә буласын үзең беләсең». Безгә монда кунып калырга да ярамый иде. Әгәр кайтмасак, госпитальдә гауга күтәреләчәк. Күп уйлап вакыт уздырмадык, җимерелгән күпергә юнәлдек Аның тар-мар китерелгән корыч балкаларына тотына-тотына, аргы якка чыгып китәргә тәвәккәлләдек Югыйсә, караңгы төшкәч ул җимерек күттер аша да чыгу мөмкин булмаячак Китапханәдән алган китапларны калдырырга гуры килде. Мин һейне томын гына үзем белән аллым. Аны чалбар каешыма кыстырдым. Тышы путаллы хәрефләр белән бизәлгән бу җыйнак шигырь томын үзем белән Казанга кадәр алын кайттым. Хәтта андагы берничә шигырьне немеңчәдән турыдан-туры татарчага тәрҗемә итеп. «Кыен юл» исемендә әсирлектә язылган шигырьләрем тупланган китапка да керттем. Мин үземнең тәрҗемәмне, урысча текст белән чагыштырып
карадым. Шундый нәтиҗәгә килдем, урысча тәрҗемәләр бик ирекле ясалган, икенче төрле итеп әйткәндә, мәгънә нык кына үзгәртелгән иде.
Без госпитальгә кайтып кергәндә караңгы төшкән иле инде. Анна шелтәләп каршы алды: «Сезне эзлиләр, лаус-тиз. чишенеп урыныгызга ятыгыз».
Бу минем беренче мәртәбә, үз белдегем белән госпитальдән рөхсәтсез читкә китеп йөрүем иде әле Ярый, бәхеткә, зыянсыз тәмамланды, гауга чыкмады.
Минем дөньядагы, илдәге вакыйгалар турында хәбәрем юк иде. Тәүхидәдән иске гәзитләр сорап алдым. Шуларны укып көн уздыра башладым. Тәүхидә палатага кереп минем карават кырыена килеп утырды да: «Үзеңнең әсирлектән котылып чыгуың турында туганнарыңа хәбәр иттеңме?»- дип сорады. Җавап бирергә аптырап калдым. «Ах, син оятсыз, нигә туганнарыңа хат язмыйсың?»—дип шелтәли үк башлады Тәүхидә. Ашыгып чыгып китте дә кәгазь, карандаш алып керде. «Мә. хәзер үк хат яз!» диде боерып. Мин уйга калдым: әти-әниемнең күптән инде бер хәбәр дә алганы юк. Соңгы хатымны кырык икенең сентябрь башларында язган идем. Алганнардырмы, юктырмы. Чөнки, . без төньяк Кавказда дошман чолганышында калган идек инде. Хәзер дә җибәргән хатымның бөтен сүзләрен хәтерлим. Аларны тынычландырырга теләп: «авыр сугышлар бара, миннән тиз генә хат көтмәгез, ләкин борчылмагыз», - дип язган идем ул хатка. Алар мине үлгән дип исәпли, әлбәттә. Ул көннәрдән бирле күпме вакыт узды бит инде. Бәлки хәзер йөрәк яралары төзәлеп килә торгандыр. Оныткан килеш онытсыннар. Әллә кайтып җитәм, әллә юк. - дип уйладым мин. Шул турыда Тә- үхидәгә сөйләгән идем, ул мине ачулана ук башлады. «Нишләп кайтып җитмәскә ди? Ата-анаңны шатлыктан мәхрүм итәргә хакың юк»,— диде. Ул янымда карап торып, хат яздырды:
«Исәнмесез әти. әни»...
Үземә-үзем ышанмадым. Дөньяда шушы иң хөрмәтле, иң кадерле ике кеше белән хат алышыр көнгә кадәр яши алуыма ышанмадым. Хатны озын язмадым, үземнең исәнлегемне хәбәр итү белән генә чикләндем. «Калганын кайткач иркенләп сөйләшербез», дип тәмамладым. Соңыннан кайтып җитүемә ышанып җитмәсәм дә, тиздән, бик тиздән бергә булырбыз, дип өстәдем.
Авылга кайткач сөйләделәр, хатны китерүче хат ташучыга әнием өстендәге бердәнбер күлмәген салып биргән. Почта йөртүче хатын: «Абыстай, үзең ялангач каласын, алмыйм».—дип каршы килеп караган, әнием аның сүзен ишетергә дә теләмәгән. Көчләп актык күлмәген биреп җибәргән Үзе кырык ямаулы иске күлмәк белән калган.
Шушыннан соң миңа яңадан озак хат язарга туры килмәде. Дөресрәге. мөмкинлек булмады Август азагында аягында йөри алучы бер төркем авыруларны демобилизацияләделәр Кулга бирелгән кәгазьдә «СССР Верховный Совет Президиумының 25 июнь. 1945 елгы Указы нигезендә демобилизацияләнә»,— дип язылган иде. Шул кәгазьгә өстәп, авыру тарихын, фильтрация узганлыгын күрсәткән белешмә тоттырдылар...
Ахыры бар

Реклама