МӘГЫЙШӘТ

Укучыларга
Бу хикәя моннан уналты еллар элек бнк яшь вакытымда язылган бер есердер «МӘГЫЙШӘТ-
' м ә I ы й ш Ә г тормыш
II 111 I! н <» диалект, сойлош
’ 11 о м ү н ә үрнәк
1899 елда язылды. 1900 елда басылды Ул вакытта саф бер шивәдә' язылган милли әдәбият нәмүнәләре’ мәйданга чыккан юк иде
Мин төрки телләр арасында Казан шивәсенең дә бер әдәби тел булырга хакы булганына, бу телдә әдәбият ясалуның милли тәрәкъкыебезнең зур шарты, мөһим бер баскычы икәнен аңлаучылардан идем. Шул милли әдәбият бинасы нигезенә үз тарафымнан бер таш салу булсын дип. •Мәгыйшәт-не язарга җөсарөт' иткән идем. Ләкин бу «Мәгыйшәт-нең талигы’ бик кызык булды: өч мең нөсхәдән ике меңгә якыны Казанда 1902 елда вакыйгъ булган зур янгында янды.
Шул сәбәптән бу китап халык арасында яхшылап таралмыенча калды. Шуннан соң бу вакытка кадәр бастыру сәдәденө1 керә алмый тордым
-Мәгыйшәт- язылганнан бирле милли тормышыбызда байтак фикри һәм иҗтимагый үзгәрешләр булды. -Мәгыйшәт-нең мәзмуне' инде, табигый, искерде. Ләкин шулай булса да. бердән, милли тәрәкъкыебезнең бер дәверен, милләт эчендә акрынлап тәрәкъкый фикерләрнең зоһурын. милли әмәлләрнең тууын тугъры вә дөрест тасвир иткәнлеге өчен, икенчедән, саф Казан шивәсендә язылган милли хикәяләрнең тарихан беренчесе булганлыгы өчен. «Мөгыйшәт-нең һәрвакыт матбугат мәйданында булырга хакы булыр дип уйлыйм. -Мәгыйшөт-тө мин ни әйтмәкче булдым? «Мәгыйшәт-. реалист бер юлда язылса да. -фикер- тарату максады белән укучыда «өмөл-‘ тудыру фикере белән язылган бер әсәрдер.
Яшь мөхәррирнең милләт эчендә таратырга теләгән әмәлләре нидән гыйбарәт? Моны язып торырга хаҗәт юк. хикәяне укып чыккан һәркемгә бу заһир булачактыр Хикәянең каһарманы Фатих кечкенә угылы Рашиднең -галим, диндар, хәмиятле' дәүләтле милли бер кеше булып, милләткә вә дингә теле, фигыле, малы белән файда итәрлек бер адәм булуын Ходадан телидер-. Менә, унтугыз яшьлек мөхәррирнең милләте әфрадына теләгән әмәлләре, идеаллары моннан гыйбарәт. Бу идеал «Мәгыйшәт- мөхәрриренә хәзердә дә зур идеалдыр
Садретдин МАКСУДИ
Казан. 27 декабрь. 1914 сөнө
I
алид агай сату-алуга булганлыгы, алыш-бирешкә осталыгы аркасында картлыгына таба зур байлыкка ирешеп, тормышы иркенәйгән. эшләре юлына салынган иде. Аның төп сәүдәсе тире-яры илә булып. «К» шәһәрендә тире илә сәүдә кыйлучыларның иң бае һәм ул эшнең иң остасы иде.
Ул елларда «К» шәһәрендә тирече яһүди вә руслар да күп булмаганга. тире кәсебе бөтенләй мөселманнар кулында кеби булып, файдасы да бик яхшы иде. Шуңа күрә Халид абзый алтмыш яшьләренә килгәндә дүрт-биш йөз мең сумма иясе була алган иде.
Халид агай симез генә бәдәнле, түгәрәк йөзле, йонлачрак кына бер адәм иде. Бу яшьләренә килгәндә сакалы, чәче-мыегы һәрбере яртылай агарса да. йөзенең рәвешеннән, агармый калган төкләреннән әүвәлдә дә кара төкле бер кеше булганын белергә мөмкин иде. Халид абзыйның кыяфәте тугьры. тәкауви’. саф күңелле кешеләр кыяфәте иде.
һәм. вакыйган3 4 5 6 7 8 9 10. Халид агай мөрәүвәтле’. тугъры. юмарт табигатьле яхшы бер адәм иде. Бик зур дәүләт өстенә бу яхшы сыйфатлар җыелганга. шәһәр халкы арасында сүзе үтә торган игътибарлы кешеләрнең иң зурысы булып, кайда гына бер мәҗлес булса — Халид агай булыр, кайда гына бер сүз чыкса Халид катышыр иде.
Халид агай, яхшы күңелле булганга, кеше өчен кайгыручан. халык файдасына төшенүчән иде. Сүзе үткән кешеләргә һәрвакыт вәгазь-нәсихәттә иде. Халид агайның вәгазьләре, димләгән нәрсәсе искелек иде.
3 Җ ә с а р ә т батырчылык.
’ Т а л и г ь киләчәк, язмыш.
'Сәдәд максат, ният 6 М ә з м у н зчтәлек. идея 3 о һ у р барлыкка килү
’Әмәл өмет, ышаныч
8 Хәмиятле яклаучан. кешелекле.
’ Тәкауви диндар
* Вакыйган чыннан да
’ Мөрәүвәт кешелек
Дөньяда искелектән сөйгән нәрсәсе юк иде. һәр эштә искечә булуны, әүвәлгечә торуны ярата иде. Аның уенча, халыкның ярлылануына, азуына сәбәп, яңа чыккан нәрсәләр, имеш. Үзенең бу уен дөресткә чыг арырга төрле дәлилләр дә сөйли иде: әлбәттә, дәлилләре дә фикере төсле үк иде.
Халид агай үз фикеренә бик ышанган, үз гакылына бик инанган бер кеше булып, һәр эштә, һәр турыда үзенең фикерен дөрест. уен тугьры дип уйлый иде Шуңа күрә үзенең хәдде булмаган* эшләргә дә катышып киңәш бирү, мәслихәт сөйләү гадәте бар иде Баштан сәүдәгәр булганга, сәүдә хакындагы сүзләрен, мәслихәтләрен тугьры санарга яраса ла, башка турыларда күп сөйләшүе, белгечләнүе бик урынлы түгел иде
Хосусән2 мәдрәсәләр, укулар, укытулар хакындагы сүзләре бер көлке генә иде. Чөнки, үзендә аз-маз язу жырмаларлыктан артык гыйлем булмый торып, галим бер адәм (педагог) кеби. гыйлем эшләрен тикшерүе галим адәмнәргә бик кызыклы тоела иде. Халид агай үз мәхәлләсендәге мәдрәсәнең фәхри' мөдире (попечитель) булып, утын, керосин, кизүләрнең яллары һәрбере аның акчасы илә үтәлә иде. Мәдрәсәгә моннан башка рамазанда зәкят кертү, ашларга чакыру кеби күп яхшылыклар кыла иде Шуңар күрә шәкертләр Халид агайны яраталар иде. Яту-тору, ашау-эчү кеби эшләрдә мөмкин кадәр Халид агай теләгәнчә булырга, аңар каршы килмәскә тырышалар иде. Алай булса да. Халид агай илә шәкертләр арасында күбесенчә низагълар да булгалый иде Чөнки Халид агай, шәкертләрнең тормышлары үзе эстәгәнчә булуы илән генә канәгатьләнмичә. укуларының-укытуларының да үзенең надан фикеренә му- афикъ булуын гелидер иде. Барып котыртучы кешеләрнең сүзләренә карап, мәдрәсәгә барып, укуларын килештермичә, шәкертләрне төрлечә борчый иде.
Мәсәлән, бер шәкерт барып мантыйкны яманласа, иртәгесен барып: Кирәкмәс, мантыйк укымагыз, кирәк нәрсә түгел, күңел карал- гып-фәлән, дин шаулап йөри иде.
Берничә вакыттан соң берсе мантыйк яхшы гыйлем, кирәк нәрсә, фикер ача-фәлән дип макгаса;
Укыгыз, укыгыз мантыйкны, яхшылап укыгыз, мантыйк кешенең зиһенен ача. дигән булып, фонограф кеби. кеше сөйләгән сүзләрне сөйләп йөрер иде.
Халид агай һәрвакыт: «Мин надан кеше», дия иде Бу сүзне бер төрле һава илә зурайтып әйтә иде Гүя надан булу һәркемгә насыйп түгел, имеш Ләкин наданлыкны геле илә әйтсә дә. эченнән һич үзенең наданлыг ын белми иде. Чөнки күңеленнән наданлытына ышанса иде. надан кеше катышмаслык эшләргә тыгылмас иде
Бервакыт берәү барып куркыткач, мәдрәсәгә казыйны вә бантка зур пишкадәмнәрне җыеп
Ник сез зурларга әбҗәд илә иҗек укытмыйсыз? Ул нинди эш ул, мин сезгә утын бирәм. керосин бирәм. Хода риядан4 итмәсен! Әлхәм- делиллаһи. мәхәллә бас. сез минем сүзгә карышмаска гиеш иде. сез монда үзегез белгәнчә теләсә ни укын ятарга килдегезмени? Миңа кичә берегез барган иде Үзе гакаид укыйм, ди. әбҗәд илә иҗекне безгә өйрәткән кеше дә юк. ди Ул нинди эш ул. мәдрәсә булсын да. әбҗәд илә ггҗек укытылмасын!?. Хәлфәләр! Сезгә яхшылык илә әйтәм. үз белдегегез илә эш кыйласы булмагыз Мин надан кеше, алай булса да. дөньяны күн күргән кеше Мин белгән заманнардан бирле һәр җирдә әбҗәд-иҗек укыла килгән нәрсәләр. Менә мин үзем, әлхәмделлиллаһи. иҗек укып кына мәдрәсәдән чыккан кеше, әлхәмделиллаһи. дөньяда торамын, хәтта
' Холле булмаг IIH «чигеннан (үз лаирәссннон) чыккан» могънасснло
1 X о с у с •> и би1 рок та
' Фәхри мактау .ты
’ Р к я ялган.
6 .КУ»»’
язуны да сату итә башлагач алай-болай азапланып өйрәндем... Сез алай итү кирәкмәс иде. Мәхәлләнең бае булгач, рия булмасын, мәдрәсәгә шулкадәр акчалар тоткач, азрак зурлау да көтәсең,—дип ачуланганын, шәкертләр, дәрес укый торган зур шәкертләргә әбҗәд илә иҗек укыту кирәк булмаганын, әүвәлдән дә иҗек вакларга гына укытылганын никадәр аңлатырга тырышсалар да, аңлату мөмкин булмаганын бик көлеп сөйлиләр иде.
Аның фикеренчә. намаздан калмаган төркихан1 шәкерт галим иде. Намазга сирәк барган иҗтиһадлы хәлфә надан иде. Галимнәрнең түбән торып, наданнарның югары торуына гаҗәпсенә иде, һичбер төрле аңлый алмый иде. Урамда очраган кешесез фәкыйрьләрне, зәгыйфьләрне мәдрәсәгә кигерү—гадәте иде. «Бичара, алай-болай итеп тукланыр»,—ди торган иде. Ләкин аның болай мәдрәсәгә шәкерт булмаган адәмнәрне тутыруына шәкертләр бер дә разый түгел иде. Бәгъзе гакыллы шәкертләр:
- Халид абзый, ник бу кадәр суфыйлар, зәгыйфьләр тутырасыгыз? Мәдрәсә фәкыйрьләр ята торган җир, дарелгаҗизин11 12 түгел ләбаса. Мәдрәсә уку йорты, мәдрәсәбезнең һавасы шәкертләребезнен үзләренә дә җитми, кеше арткан саен шау-шуы арта, мондый бозык һавада, шау-шу арасында ничек гыйлем алмак кирәк? Уку өчен саф һава, тынычлык — беренче шарттыр. Әгәр дә сез фәкыйрьләрне кызгансагыз, аларга аерым бер йорт салдырыгыз. Аларны шунда тотыгыз,—диләр иде.
Ләкин Халид абзый, әүвәл, һаваның булуына ышанмый иде, булуына ышанса, бозылуына ышанмый иде. Мәдрәсәне уку йорты дип белми, «фәкыйрь, торырга җире булмаган адәмнәргә хаксыз йорт» дип белгәнгә, һаман шәкертләр сүзенә бакмый, туры килгәндә фәкыйрьләрне мәдрәсәгә тутырмакта иде.
Үзләрендә гыйлем булмаган бер төрле кешеләр Халид агайны бик галимгә санап йөриләр иде Андый кешеләрнең бу гөманнарына сәбәп шул иде Халид агай мәҗлесләрдә, аз-маз үзенең белгәнен чәчеп, меллалардан мәсьәләләр сораштырып утыра иде. Аның сораган мәсьәләләре бер-бер гыйбадәт рәвешен яки бер нәрсәнең хәрам йә хәләл икәнен сорау булмыйча, сорарга муафыйкъ булмаган, аңлаганнарны көлдерерлек сүзләр була иде Бер мәҗлестә байгураның берсе, мәсьәлә сорыйм дип: «Хәзрәт, Хуҗа Насретдиннан бирле ничә вә ничә буын?» — дип сорап бөтен мәҗлесне көлдергәне мәшһүрдер. Халид агайның сораган сүзләре дә шушы байгураның сүзләренә бик охшый торган сүзләр була иде.
Бердән, дәүләтенең зурлыгыннан, икенчедән, бая әйткәнемчә, юмарт, тәкауви булуыннан, шәһәр халкының күбесе, бер-бер мәслихәт булса, акыл алырга, киңәш өйрәнергә Халид агайга килерләр иде. Гүя аны бер акыл чишмәсе дип саныйлар иде. Дөрест, күп кеше арасында шәһәрдә Халид байга буйсынмаган бәгъзе яшь кешеләр дә булгалый иде. ләкин андыйлардан Халид агай ничек булса да бер җай чыгарып ачуын алырга, аларның алга киткән эшләрен юлдан чыгарырга тырыша иде. Тәкауви исемен күтәргән бер кешегә бу холык килешеп бетмәсә дә, башта гаеп буйсынмаучыларның үзләреннән булганга, мондый яшьләрдән ачу алу, дошман итү Халид агайга гаепкә саналу кайда калды, киресенчә. Халид- ны сөйгәннәр арасында: «Менә, фәлән. Халид агайга исе китмәгән булып, киңәшләргә килми йөргән буладыр иде. Халид агай үзен ни эшләтте?! Халид абзый ачуы булып, алмый каламы соң!»—дип, бер зур гыйбрәт итеп сөйлиләр иде. һәм дөресте дә, бер булганрак егет, Халидка бик иеләсе килмичә, үзалдынарак эш кылса. Халид шуңа ничек итсә итеп бер зарар тигерергә тырыша иде. Күбесенчә акча аркасында теләгәнен булдыра иде. Үзен яратмаганнардан ачу алуны, аларга зарар итүне
' Төркихан төркичә китап укый белгән шәкерт.
12 Дарелгаҗизин гаҗизләр йорты.
' М охал ь гайре табигый хол.
■ I» и I а йо кылу олылау, хермотлаү
Халид агай бер дә гөнаһка санамый, гүя тиешле бер җәза дип кенә уйлый иде
Чит кешеләр Халид агайны һәр яктан килгән дип мактасалар да. бик якыннары бер холкын бер дә килештермиләр иле. Ул холкы да — хатын- кызга артык һәвәслелеге иде.
Тугърысы. Халид агайнын бу холкы бер дә килештерерлек түгел иде. Бүтән эшләрдә никадәр үз-үзен тота белсә дә. хатын-кызга бик ваксыну* чан иде. Очраган хатын-кызга күз салмый китү Халид өчен мөхаль1 иде. Хәтта мәчеткә барышлый-кайтышлый юлыккан хатын вә кызга карау да бу карт байның гадәте иде.
Яше алтмышларга җиткәч, бала-чага атасы булгач. Халид агайның бу сыйфатта булуын кем ошатсын?
Кайсы кешеләр Халид агайның болай булуына сәбәп, җәмәгате Хәлимә абыстай илә ике араларында мәхәббәт булмаудадыр, дип уйлыйлар иде. Ләкин ялгышалар иде. Чөнки Хәлимә абыстай Халид агайны сөйгән кеби. Халид агай да Хәлимәне чын күңеленнән ярата иде. Халид Хәлимәне ни өчен сөймәсен?!
Хәлимә абыстай кыз вакытыннан ук яхшы холыклы, күркәм йөзле, җайлы сүзле иде. Халид агай Хәлимә абыстайга өйләнгән вакытта артык дәүләт иясе түгел иде. Хәлимә абыстай килгәннән соң һаман бәхете ачылып, эше алга китте. Чөнки Хәлимә абыстай күңелгә шатлык, җанга рәхәт бирүче җайлы йорт хатыннарының берсе иде
һәркемгә мәгълүм, бер кешенең тормышына, холкына хатыннарының бик зур дәхеле буладыр Күркәм холыклы, тәүфикълы. чибәр генә, эшендә булган яшь егетләр, өйләнеп, начар холыклы, инсафсыз кызларга тап булып, холыклары бозылып. Тәүфикъларыннан язалар. Шулай ук киресенчә дә, артык тәүфикълы да булмаган җайсыз егетләр, өйләнеп, җайлы, йомшак күңелле, мөлаем табигатьле кызларга очрап, холыкларын төзәтеп, тәүфикъка утырып китәләр.
Халид агай да. Хәлимә абыстайны алганда дәүләте ул дәрәҗә булмаганы кеби. тәүфигы да уртача иле Хәлимә абыстайны алуы илә. тәүфигы төзәлгән кеби. бәхете лә алга китте. Хәлимә абыстайның а (асы Халидка караганда күп бай иде. алай булса да Халидка кызын бирде, чөнки Халид егет вакыттан ук сату-алуга осталыгы, кеше белән эш кылырга булганлыгы илә мәшһүр иде
Хәлимә абыстай, атасына бердәнбер кыз булганга, атасының вафа- тыниан соң утыз мең акча, йорт-җирләр һәркайсы аның исеменә калган иде. Халид агайның ул вакытта суммасы җиде-сигез меңнән артык булмагандыр Шуның өчен, эшне зурайтасылары килеп. Хәлимәгә калган мирас акчасының азрагын банкка салсалар да. күбесен суммага кушып җибәргәннәр иде Асылда Халид агайның эшләре зураеп, сатуның җайга китүе шул көннән башланды. Юкса коры осталык илә дүрт-биш йөз мең суммаларга ирешмәк мөмкин булмас иде
Халид агай Хәлимәнең (әүфигына. эшләренең алга китүенә, зураюына сәбәп булганлыгын үзе дә беләдер иде К үп вакыт, тәмле сүзләр илә тәшәккер әйтә белмәсә дә: «Рәхмәт, сиңайтәм. минем бәхетем ачылуына син сәбәп булдың», дип әйткәлидер иде
Халид агайның, югарыда сөйләгәнемчә, хатын-кызга шулкадәр хирыс булып га. моңа кадәр яшь хатын алмый торуы бары шул. яшьтән яраткан, бәхете ачылуына сәбәп булган җәмәгате Хәлимәне ригайә кылып2 кына иде. Әүвәлдәрәк Халид, үзе никадәр яшь хатын алу исәбендә булса да. мөмкин кадәр ул фикерен йорт җәмәгатьләренә белгертмәскә тырыша иде. Мәхәббәтле җәмәгате Хәлимәдән ояла иде Ләкин бу уйлар, бу ригайәләр Халид агайның дәүләте ар 1 кан саен кимидер иде. Бу ахыр елларда ригайәләр бөтенләй күтәрелеп. Хәлимәнең үзен дә
күпвакыт: «Әйләнәм, разый буласыңмы'.’ Мин сине рәнҗетер өчен алмыйм ләбаса. Ник разый булмыйсың?» фәлән дигән кеби сүзләр илә борчый башлаган иде.
Чөнки бу елларда байлыгы кәмальгә җитеп', саф дүрт-биш йөз мең суммасы булган иде. Шуңа күрә Халид агай эченнән: «Аллага шөкер, байлыгым җитәрлек булды, инде байлыкның рәхәтен күрергә дә кирәк Дөрест, Хәлимә өстеннән өйләнү бик килешеп тә бетми. Ни эшләмәк кирәк. Хәлимәнең каргаюы хак бит, юкса мәхәббәтем юктан түгел. Ходай беләдер. Хәлимәнең миңа булган файдаларын онытасым юк. Ходай бу кадәр байлык биргәч, рәхәтен дә күреп калырга кирәк, гомергә бер хатын белән үткәрү минем кебек бай кешегә үзе килешеп бетми. Инде Хәлимәне ригайә кылам дип әле дә бик күп чыдадым, иншалла, мин бу эш өчен гөнаһлы булмасам кирәк», -дип уйлый иде.
Ләкин Халид агай уйлый белмидер иде ки: Ходай Тәгалә байлыкны өйләнү өчен генә бирмичә, кешегә зарары тими торган кәефләр илә рәхәтләнер һәм хәер эшләргә сарыф итәр өчен бирмештер. Хәлимәнең файдаларын онытмау аның яшь хатын алу илә булмый, бәлки аның илән калган гомерен бергә, яшь вакытларын сөйләп. Ходага гыйбадәт кылып үткәрүдәдер.
Халид абзый Хәлимәнең картаюы хак бит дип үзенә өйләнергә юл эзлидер. Белмидер иде ки, Хәлимә абыстайның картаюы хак булган кеби, Халидның үзенең картаюы да бик чын иде. Хәлимәнең картаюы илә Халидка яшь хатын алырга тиеш булса иде. Халид картаюы илә Хәлимәгә дә бер яшь егеткә китәргә тиеш булыр иде. Халид агай үзе Хәлимәнең аерылып бер егеткә китүенә разый булыр идеме13 һичбер юк. кайда ул разый булу! Халид агай ул турыда бик көнче бер кеше иде.
Ләкин Халид агай боларны уйлый белми иде. Моңа кадәр чыдап торганын да бик зур миннәт2 итәдер иде.
Акрынлап Халид агайның бу фикере чигенә җитте, һәрвакыт телендә өйләнү, яшь хатын алу була башлады. «Анагыз картайды, яшь хатын алам»,—дигән сүзләр илә. бара торгач. карт балаларын да үзеннән биздерә башлады Шуңа күрә боларның йорт эчләрендә ата-ана, балачага чүкердәшеп, сөешеп көн итүе юк иде. Боларның йортлары гүя хәсрәтле бер йортка әверелде. Ничек шулай булмасын?
Дөньяда бәхет, сәгадәт дигән нәрсә — күңел тынычлыгыдыр. Бу йорттагы кешеләрнең күңел тынычлыгы кайсында булсын?
Халид агай исәбендә булган бер эшне булдырырга уйлыйдыр. Ләкин, булдырса да, һәрвакыт чын күңеленнән, вөҗданән бу фигыленең ярамаганын аңлап эче поша, җаны газапланадыр
Хәлимә абыстай исә кырык ел әүвәл яшь күңелен, мал-милкен, җәма- лен фида иткән сөеклесенең бу көндә үзен ташлаячагын уйлап кайгырадыр. Әй, укучылар! Уйлап карасагыз ла. дөньяда син бер-бер кешене сөеп тә, ул кеше сине сөймәү яки ташлау кадәр авыр бер эш бар микән?!
Мәсәлән, бу бичара Хәлимә абыстай кыз вакытында кара кашлы, тулы битле, килешле гәүдәле бер кыз булган. Инсафлылыгы. сүзгә жай- лылыгы һәр күргәнне аңа рәгъбәт иттерә икән, бик сакланчак. бик гафифә бер кыз икән. Атасының дәүләте яхшы булып, бик кадердә, һичбер хафа күрми генә үскән Алай үссә дә. холкы гүзәл, табигате мөлаем булган, ахырында, кәмальгә ирешкәч. Ходаның тәкъдире буенча. Халид агайга кияүгә биргәннәр. Халид бик күркәм кеше булмаса да. Хәлимә шулкадәр матурлыгы илән дә Халидны кимсенми, үзенең насыйбына разый булып, бер-бер кешегә мәхәббәтеннән буш булган күңелен, һич гаепсез бөтен булган күңелен аңа фида иткән. Бар күңеле илә Халидка ярарга тырышкан, тырышу илә Халидка һәм ярап, ничә еллар аңа рәхәт гомер итешкән, бар кайгысы сөеклесе Халидның кәефен китерү.
' Кәмальгә жнтеп тулыланып.
’ Миннәт яхшылык, батырлык
аның күңелен шат тоту булган. Шул рәвешчә, утыз-кырык ел кичкәннән соңра Халид агай аның бу яхшылыкларына каршылык (мөкяфәт): өстеннән яшь хатын алмакчы буладыр. Шуларны уйлап карасаң. Хәлимә абыстайның вә башка шундый хатыннарның ирләре яшь хатын алуына разый булмавын бер дә гаеп итәргә урын калмыйдыр.
Халид картта бу уйлану фикере һаман үсте. Балаларының ялынычлары, җәмәгатенең хуп күрмәве — һичбере картны бу уеннан туктата алмады.
Берничә вакытлардан соң, бу вакытка кадәр уйда гына булган бу фикерен чынга чыгармакчы булып, халкыбызның гадәте үзрә, иң әүвәл бу мәсьәләне хәзрәткә киңәште. Хәзрәт ни дисен?
Хәзрәт һәр эштә Халид ягына ятып өйрәнгән иде. Эшнең алдын-артын уйламыйча, төрле төрки китапларында күргән кыйссаларны сөйләп, фәлән падишаһның фәлән кадәр хатыны булган, фәлән солтанның фәлән кадәр хатыны вә шулкадәр кәнизәге булган, дигән кеби сүзләр илә Халидка яшь хатын алуны, түгел мөмкин вә дөресткә. бәлки тиешле бер күркәм эш итеп чыгарды.
Гаҗәеп безнең иске хәзрәтләрнең фикере!.. Хатын күп алуны ислам динендә мактаулы бер эш дип саныйлар. Хәлбуки, ислам дине күп хатын алуны күркәм эшләрдән санап кушмыйча, зарурәт булса тыймыйча, рөхсәт кенә бирәдер.
Халид агай мулланың үзенә ягымлы сөйләгәнне күргәч, бөтенләй кайдан алырга кирәклекне үк сорый башлады. Кайда кыз барын, кайдан өйләнергә кирәклекне белү мулла эше булмаса да, Габделләтыйф хәзрәт моны аермыйдыр иде. Үзеннән ни генә сорасалар, җавап бирергә өйрәнгән иде. һәм аңа киңәшкә барган кешеләр дә аның һәрбер сүзенә ышана иделәр. Әле бу турыда Халидка: «Кайда кызлар барлыгын белмим, яучылардан соратырга, эзләтергә кирәк», диясе җирдә:
«Белмим» дигән сүзне күтәрә алмыйча:
Син, Халид, әлбәттә, өйләнгәч инде яшь кыз алырга тели торгансыңдыр? Әгәр дә чибәр кыз алыйм дисәң, тирече Хөсәен кызына яучы җибәреп кара. Безнең остазбикә бик мактый, төскә-биткә күркәм, укымышы да бик яхшы ди, дип, яучылык та итеп куйды.
Халид бай. хәзрәттән яхшы киңәш ишеткәннән соң, эшне озакка калдырмады. Ике көн соңра яучы хатын да җибәрде.
II
_ өсәен Тимерҗанов ai айларга һич уйламаганда бер көн Маһруй X яучы килеп керде. Хөсәен бай җәмәгате Латыйфа абыстай Маһруйны күрүе илә. кызлы кешенең гадәте билгеле инде, каушабрак кына өенә кабул итте. Сөйләшә торгач, Маһруй абыстай җайлап кына үзенең Халид ai айдан яучылыкка килүен белгертте. Латыйфа абыстай бу сүзне ишетү илә. кызыма бик бай кешенең угьлыннан яучы килде, дип шатланып:
Соң. ничек. Фатихны өйләндермәкче булалар микәнни? диде.
Моңа каршы яучы
Әле Фатихка өйләнү кая ни, кая?! Имчәк сөте авызыннан кипмәгән дигән кеби, әле аның сызыкка керүенә дә бер-ике еллап бар бугай. Юк! Фатихка түгел, агасы Халид агай үзе яшь хатын алмакчы була. дип. Латыйфа абыстайның яңа ялкынланган шатлык утын сүндерде.
Латыйфа абыстайның, кызына карттан яучы килүенә бик кәефе китсә дә. Маһруйга аны-моны сиздермәде:
Мин. Маһруй абыстай, үзеннән башка бер сүз дә әйтә алмыйм, ярый, әйтеп карармын Ай-Һай. бердәнбер кызыбызны картка бирергә разый булыр микән, дип җаваплады.
Шәһәребезнең яучылары нинди булганы билгеле инде: Алла сакласын, шайтаннан яучы булып килсәләр дә. күндерерлек итеп мактау гадәтләре.
Маһруй абыстай һәм шәһәр яучыларыннан, аларның да бигрәк оста теллеләреннән иде. Гадәте бер кешегә яучы булып килдеме, шуны булдырырга тырышу иде. Әмма кызның ул адәмне сөячәген, ахыры ничек булачагын, кыз илә кияү буласы бер-беренә тиңдәшме, түгелме — аларны уйлап та карамый иде. Шуңа күрә үз гомерендә байтак чибәр кызларның тиешсез урынга китеп гомергә вәйран булуларына сәбәп булган иде.
Маһруй абыстайның һәрвакыт бертөрле сөйләп теле күнеп беткән иде: «Халид абзый тәкауви, тәүфикълы адәм, бу чагында тәүфикълыны туры китерүе бик читен, бигрәк тә яшьләрнең ышанычлысы азайган, мондаен урынны кеше эзләп таба алмый, Хода биргән инде. Хөсәен абзыйга да киңәшеп кара. Ир — баш, хатын муен, диләр, күндерергә тырыш. . Кечкенә урын түгел, җайлап сөйләсәң, ул да күнәр».— дигән кеби сүзләр илә Латыйфа абыстайны алдамакчы булса да, «Ярый, әйтеп карармын»нан башка «иншалла, күнәр-фәлән» дигән кеби вәгъдәләр ала алмады.
Яучы китеп озак тормаенча Хөсәен агай кайтып, Латыйфа абыстай иренә Маһруй килгәнне сөйләгәч, араларында шушы сүзләр йөрде:
Латыйфа - Сиңайтәм, Маһруйның килүе Халид байдан кызыбызны сорап. Йа Рабби, ничек кешенең бердәнбер кызын оялмыйча сорыйлар?
Хөсәен: — Фатихны өйләндермәкче булалар микәнни?
— Түгел шул. Фатихка булса, мин дә бер сүз әйтмәс идем.
— Ха-ха-ха, Халид абзый үзе өйләнмәкче буламыни? Күптәннән исәбе бар иде аның.
— Әйе шул, үзе өйләнмәкче була, имеш, йа раббе Ходаем, ашын ашаган, яшен яшәгән, моңа кадәр гомер иткән карт көнендә бу эш нигә кирәк?!
— һәркем үз эшен үзе белә, синең ни эшең бар?!
— Анысы шулай ла... Бирүен бирмәбез лә, атасы, ул карт җүләргә?
— Алай ук өзеп бетерә алмыймын. Бик зур сөйләшергә ярамый, без әллә кем түгел, яучының килеп торуы үзе бер куаныч. Халид агай начар кеше түгел. Тәүфикълы, булдыклы кеше, яшь-елбагай чагы түгел, зурларга киңәшеп карарга кирәк әүвәл.
— Ай, атасы, алай дия күрмәсәнә, аның суфилыгы илән әллә ни эшләп
булмый, яшьләрнең дә картлардан тәүфикълысы буладыр Минем кызым алай кыю түгел көндәш өстеннән кияүгә барырга. Әллә нинди чая кызлар да, яшь хатын булып баргач, уңайсызлыклар чигәләр. Ходайга шөкер, кызыбызның аты-суы чыкмаган, яше узмаган. Алла насыйп итсә, үзе кеби яшьләр дә табылыр. •
Бичара, бала җанлы Латыйфа абыстайның бу энҗе кеби сүзләре Хөсәен агайга бер дә үтми иде. Чөнки Хөсәен агайда мондый күңелдән чыккан, калыптан ташыган матур сүзләрне аңларлык җан юк иде.
Хөсәен агай бик гаҗәп бер кеше иде. аның нинди кеше икәнен тиз генә белер хәл юк иде. Аны яхшы белер өчен байтак сынау тиеш иде. Шуның өчен күп кешеләр аны. тәмам сынап бетермичә, яхшы кешегә хисаплап йөриләр иде.
Хөсәен абзый бар күңеле белән баюга бирелгән бер кеше иде. Баю юлында никадәр читенлекләр күрсә— түзәчәк, никадәр авырлыкларга очраса күтәрәчәк иде. Үзе дә егерме-утыз мең сумма иясе булып, үз суммасыннан башка бәгъзе ышанычлар илә дә эшен зурайта иде. Иткән сәүдәсе. Халид агай кеби, тире-яры илән булып, ләкин аңар караганда эше күп кечкенә иде.
Хөсәен агайның өстенә кигән киемнәре, һәр көн базарда тире илән чуалганга күрә, шомарып-ялтырап беткән киемнәр иде Үзе юантык гәүдәле, чыгынкы корсаклы, ялтырабрак тортан битле, тәбәнәгрәк кенә
иде. Үз эшләрен яхшы йөртә белсә дә. халык илә катышырга осталыгы юк. iynac бер адәм иде. Анын көлгәнен бик сирәк күрер илен. Көлгән вакытында бик гажәп бер эш өчен булмыйча, үзенең баю фарызына муафикъ бер эш булса, шунда бик көлтәләп сөйләр иде Мәсәлән, бервакыт чамадан тыш табыш күрсә, яки алган вакытында берәүдән бик бәһане сыгып алса, ул көнне кич чәй янында көлгәләүчән иде
Хөсәен абзый акчадан башка нәрсәдән ләззәт тапкан кеби түгел иде. Мәсәлән, бәйрәмнәр булса, аның кашы-күзе коелыр, чырае сытылыр иде. чөнки бәйрәмнәр аның берничә хезмәтчесенең эшсез ашап ятканы өстенә. байгак кына акчасының чыгуына да сәбәп буладыр иде. Шуңа күрә ул бәйрәмнәрне, шатлык көн итеп куану кайда.— бер зур бәлагә санап хафалана иде. Ул бәйрәм ашы хакындагы сукранулары гажәеп иле Аның уенча, бәйрәм ашлары бер дә кирәк булмаган исрафлар. имеш. Мөселман кешегә ул кадәр кылынулар нигә кирәк, имеш
Хәер, бу бәйрәм ашы хакында хәзердә дә төрле кешеләр төрле сүзләр сөйлиләр. Күбесе Хөсәен фикерен уртаклашып, исраф булуына баралар. Ләкин минем уемча, монда һичбер исраф күренмидер Чөнки бәйрәм кешенең берничә вакытлар көтеп ала торган бер зур көннәредер. Башка көннәрдән аермалары киемдә, гыйбадәттә булган кеби. ашау-эчүдә дә һәм булырга тиешледер Дөрест инде, безнен шәһәребезнең бәйрәм ашлары ашала горган ук нәрсәләр булмыйлар һәр ни исә. табын ЗИННӘ1С булып, бәйрәм кон икәнен белгертерлек нәрсәләрдер Искедән милләтебездә гадәт булып килгәнлектән, ташлап ук бетерү мәгъкуль түгелдер.
Бер кавемнең гадәтләре бик кыйммәтле нәрсәләрдер
Бер гадәтне бетерү бик ансат, әмма таратуы бик читен Мөмкин кадәр милләтнең гадәтләре, ап-ачык зарури күренмәсә дә. ташланмаска тиеш Бер кавемнең гадәт вә холыклары (горефләре) аның бүтән кавемнәрдән аермасыдыр.
Гадәтләр ташлана-ташлана килеп, акрынлап бер кавем үзе дә башка кавемнәр арасында югалып китәргә мөмкиндер Бер кавемнең югалуы исә бик күңелсез бер эштер.
Тарихтан мәгълүмдер, ничә-ничә кавемнәр дөньяда торып, соңра исемнәре дә калмады Әлбәттә, бер кавемнең бетүенә гадәт ташлаудан башка сәбәпләр дә була, ләкин гадәт ташлау да бетүгә зур сәбәпләрнең берседер.
Халык бәйрәм ашы хакында теләсә ни дисен, әмма Хөсәен абзый аларны пешерүне бер дә мәгъкуль күрмидер иде Ләкин Хөсәен агайның бу фикере, бу замандагы бәйрәм ашларын исраф санаган кешеләр кеби. бәйрәм ашына тотачак акчаны фәкыйрьләргә тарату яки башка бер хәер лнкә сарыф игү өчен булмыйча, бары тик акчага артык мәхәббәт игүеннән иде.
Дөрестс дә. Хөсәен абзыйның акчага артык мәхәббәте камил иде Бар уйла! аны акчадан рәхәтләнүдән бигрәк, акчаны күбәйтү иде
Кайбер кешеләр Хөсәен абзыйны бик сәүдәгәр кеше дип мактыйлар иде Ләкин алар да. Хөсәен агай кеби. сәүдәгәрлекне ничек булса да акча алыр!а тырышу дип белгән кешеләр иде. Дөрест. әгәр дә сәүдәгәрлек, хәраменә. хәләленә бакмыйча, ничек кенә булса да үз файдасына тырышудан I ыйбарәт булса. Хөсәен агай бик сәүдәгәр бер адәм иде __
Мин сёзю мондый начар холыкларын гына сөйләгәч. Хөсәен абзыйны һәр холкы начар, һәр гадәте әшәке бер кеше, дип уйламагыз Аның яхшы холыклары да бар иде.
Хөсәен агайның игътикады1 төзек, иманы таза иде Ходадан бик курка иде Тәмут ька керүдән бик куркып, җәннәткә керәсе дә бик килә иде Шуңа күрә. никадәр эше күп булса да. биш вакыт намазны мөмкин
' И I ь т н к а л ышану. уй
кадәре әда итәргә1 тырышадыр иде. Күбесенчә мәчеткә дә барыр иде. Үзе. бичара, акчага мәхәббәте булганлыктан, акчалы яхшылыклар кыла алмаганга, тән гыйбадәтеннән бер дә эшне калдырмаска тырышадыр иде. Акчалы яхшылыклар кыла алмаганны Хөсәен агай үзе дә бик яхшы беләдер иде. Асылда, тән гыйбадәтләренә бу кадәр бәйле булуы шул кимчелеген тутыру өчен иде.
Хөсәен агай нәфел намазлары укучан, нәфел рузалары тотучан иде Ләкин кылган нәфел гыйбадәтләренең һәрберсен (күңеленнән) берничә сумлык акчалы яхшылыклар җиренә хисаплый иде.
Моннан башка Хөсәен абзыйның янә бер яхшы гадәте бар иде Аның һичбер вакыт акча сарыф итеп, эчеп-исереп йөргәнен күрмәс идең. Кайсы кешеләр аңың бу сыйфатта булуын тәүфигыннан түгел, акча кызгануыннан дип тә әйтәләр иде. Ләкин анысына без керешә алмыйбыз. Алай дигән кешеләрнең дәлиле шул иде:
Хөсәен агайның эчмәве тәүфигыннан булса, танышларына кунакка барганда да эчмәс иде. Хәлбуки, алыш-биреш иткән дустларына кунакка барып, кичләрдә кайтканда кып-кызыл булып, исереп кайтадыр. диләр иде.
Боларның сүзләре дә бөтенләй ялган булмаска кирәк, чөнки Хөсәен агайның корсагының ул кадәр үсүе тиккә түгел иде.
Хөсәен агайның төрле холыклары арасында бер бик кызыклы гадәте бар иде. Ул һәрвакыт шәкерт хәлен тикшерүчән, аларның эшләрен сораштыручан иде Хәтта мәхәлләсендәге зуррак шәкертләрне исемнәре иләп дә беләдер иде. Шәкерт хәлен сораштыручан дигәч тә. гыйлем кадерен аңлаган, шәкерт кадерен чикләгән бер кеше икән дип аңламагыз. Ул шәкертләрне дөнья ләззәтләреннән мәхрүм, бер җәзага мөстәхикъ14 15 адәмнәр кеби итеп уйлый иде, шәкерткә киенергә, көләргә, уйнарга, истирахәт16 итәргә ярамыйча, һәр вакытта тау тишегендәге заһидләр17 18 кеби гыйбадәт кенә кылып утырырга тиешле дип белә иде Бер шәкерт яхшы кием киенсә хәзрәткә ирештерер, ике шәкерт көлешеп чәй эчсәләр. муллага сөйләр иде. Бу эшне үзе бер дә сүз йөртүчелек, гайбәт, кимчелек, гөнаһлы бер сыйфат дип белми иде. Бер шәкертне хәзрәткә яманласа, гүя бер зур мөстәхәб’ эш кылган кеби эченнән сөенер иде. Яхшы әле дә. хәзрәт шәкертләре турысында зур дәүләте булмаган Хөсәен агай кеби кешеләрнең сүзенә бик карамый иде. Хөсәен агайның яманлаган шәкерте һәрвакытта мәдрәсәдәге иң тырышып укыган, ачык фикерле, өстен-башын яхшы йөрткән шәкертләр буладыр иде. Чөнки, аның акылынча, шәкерт кеше яхшы киенмәскә, ачык фикерле булып күп эшләр белмәскә тиеш иде. Хөсәен байның күп шәкерт арасында берничә яраткан шәкертләре һәрвакыт дәрескә ялкау, монафикъ19, риялы, надан, әхлаксыз, өстен-башын ертык-портык йөрткән шәкертләр буладыр иде.
Хөсәен агай шәкерт хәлен беркадәр җентекләп торса да. аларга ярдәм итү. фәкыйрьләренә сәдакалар бирү кеби эшләр исенә дә кереп чыкмый иле. Гомере буенда Габделлатыйф хәзрәт мәдрәсәсенә иткән ярдәме - бер вакытта су ташый торган атларының аягы сынгач, шуны мәдрәсәгә сәдака иткән иде. Ул да әүвәл сатмакчы булып та. егерме сумнан артык бирүче булмагач, алган бәһасен алтмыш сумга хисаплап. Хода юлына бирүне алдан күрүендә генә иде.
Бу шәкертләрне хур, фәкыйрь күрү, үзләрен аларга баш бер кеше санау, яки аларны бик усал бер халыкка хисаплау безнең Хөсәен абзыйдан башка да күп кешеләребезнең гадәтедер.
14 Әда итү үтәү.
' Мостах икь хаклы, лаеклы
’ Истирахәт ял итү
17 Заһид— дөньядан ваш кичкән.
' Мөстәхәб — яхшы, сабаплы
19 М о н а ф и к ъ— ике йөзле.
Мона сәбәп ни икәнен бик яхшы белмәсәм дә, занымча'. аларны фәкыйрь, мескен күрүгә сәбәп—шәкертләр арасындагы бәгъзе риялы, соранчык шәкертләр булып, усал, явызга санауга да сәбәп - кайсы үз дәрәҗәсен төшереп, тәүфикъны бозып йөргән мәхдүмнәр булса кирәктер. Ләкин моның өчен дә безгә аларны ң хәлен тикшерергә килешеп бетмидер. Чөнки шәкертләр киләчәктә милләтебезнең дин вә әхлак өйрәтәчәк бер зур кешесе булачак адәмнәрдер Аларны һәркайсыбыз зур күрергә тиештер. Без. кара халык, аларга әхлак өйрәтмик, киресенчә, алар безгә тугьры юл күрсәтергә тиешледер
Ни исә. без үзебезнең хикәябезгә килик
Хөсәен агай, җәмәгатеннән Халидтан яучы килгәнен ишетүе илә. бирер( ә уйлады. Хөсәен агайга Халидка якынаю, аның ышанычына керү бик кыйммәт торадыр иде. Чөнки Хөсәен агай Халид бай илә катышып китеп, үзенең җаныннан кадерле булган байлыгын тагын да арттыру ихтималы бар иде. Хөсәен агай күптәннән Халид илән дустланырга хәйлә таба алмыйча йөридер иде. Мондый. Ходай биргән җайдан (форсаттан) файдаланмый калу Хөсәен агайга мөмкин түгел иде. Әле яхшы, бу дустлану бер кыз биреп кенә мөмкин булды. Хөсәен агай ул дустлык өчен баладан кадерле бер нәрсәсе булса аны да бирер иде. Чөнки анда акча мәхәббәтеннән башка бер мәхәббәт юк иде. Бала мәхәббәте, угыл- кыз шәфкате кеби кальб* хисләре Хөсәен агайда күренмиләр иде
Бердән гадәт булганга, икенчедән хатынына җавап булсын өчен, бу эшне Хөсәен агай әүвәлдә хәзрәткә киңәште
Хәзрәт нең әйтәсе сүзе билгеле инде, баштан үзе димләп булдырган бер эшкә каршы килү ихтималы юк. Хәзрәт, Хөсәен эшне аңлаткач та:
Хөсәен, сораса бер дә аңа-моңа карама, замана бозылган. Тәүфикълы кеше табуы бик читен, яшь кешенең баена да ышаныр хәл юк. бүген болай, иртәгә тегеләй. Халид агай сыналган тәкауви адәм, төбәп сораткан икән, кайтарма, бир. Иншалла, уңарсың. Минем кинәшем шушы, дип Хөсәенне кыздырды
Хөсәен агай, хәзрәттән бу сүзләрне ишеткәч, күңеленнән бөтенләй бирергә уйлап, бирүне тиешлеге чыгарып, эченнән уйлаган серләре шулар булды: «Ис шул. бирергә кирәк, хатын-кыз ни белә. Латыйфа сүзенә карасаң, кулга төшкән җимештән коры калырсың. Ул хатын-кызлыгына бара, сату эшләрен белми, сәүдә хикмәтләрен сизми. Баю дигән нәрсә бик читен, һәрберсен уйласаң баю кайда, ачка үләрсең! Бүтән эшләрдә: «Сиңайтәм, зинһар, хәрам катышмасын ла. мин хәрамгә разый түгел», дип каршы килеп йөдәгә иде, менә инде бу кыз бирүдә хәрам катышмый, моның нәрсәсенә каршы килә инде? Баламны кызганам, имеш' Анда кызганырлык ни бар? Мал эченә бара, ни теләсә шуны кияр, ни эстәсә шуны җыяр дигән кеби Хикмәт, кайсы кеше байлык кадерен бер дә белмтт! Кызым картка китә ди дә үлә. Киявенең яшьлеген байлыктан да өстен хисапламакчы буладыр. Җәмәгатең булса да. бөтенләй үз акылына китереп, үз холкыңа ияләндереп булмый бит. Гомерем буенча байлык кадерен аңлатыр! а тырыштым, мөмкин булмады «Кызганам, килештермим, күңелсез булыр», дигән кеби сүзләр илә йөдәтте үземне. Аллага шөкер, үзем ир табигатьле булдым, андый вак-төяк нәрсәләрне күп белмәдем Нигә кешене кызганырга кирәк? һәркем үзен-үзе кызгансын, кеше акча түгел бит! Кызын картка биргән дин. мине кеше гаеп итәсе, имеш, итсен! Картка биргән, ярлыга бирмәгән Дөньяда кеше сүзеннән курыксаң, бер атларга хәл юк. әле дә мине кеше чәйнәми тормый, кайсы: гадел кеше гүгел, хыянәтче, дип сүгә: кайсы караңгы чырайлы, дип яманлый Гаҗәп халык! Шулкадәр эш кылып та хыянәт катышмый буламы соң? Безнең кеби сәүдәгәргә караңгы чырайлы булу да бер дә таен түгел. Минем кайчан якты чырайлы булырлык туйганчы файда
1 Занымча фаразымча, уйлавымча
1 Кальб йөрак. күңел (Кьолб).
иткәнем бар? Туйганчы табыш итеп тә караңгы чырайлы булсам, гаеп итсә дә итсеннәр иде инде Юк!.. Кеше сүзеннән котыла алмассың, тотарга да бирергә кирәк. Латыйфаның: «Кызыбыз рәнҗер, гомергә картка биргән өчен үпкә тотар», дигән сүзе дә юк сүз. Ата-ана разый булып биргәч, балада ни ихтыяр бар? Карт булса, ни була? Яшь яшьне теләр лә. әле Халид абзый карт булып та яшьне тели! һәр эш үзең теләгәнчә үк булып бетми шул. Кайчагында, үзең теләгәнне куеп, кеше теләгәнне кыласың. Менә ул яхшы бала булып, атасының ризалыгын аласы килсә, мин биргән урынга еламый-сыктамый барсын. Мин аңа дога кылырмын, баштанаяк бәхил булырмын.. Анасын күндерсәм, кызым карышмас иде лә!»
Укучылар, бу сүзләрдән Хөсәен абзыйның нинди фикердәге адәм икәнен аңладыңызмы?
Бичара, дөньяда байлыктан та газиз, дәүләттән кадерле бер нәрсә булуын аңлый алмыйча, үзеннән башка кешеләрнең бәгъзы эшләрен байлыктан алда тотуына гаҗәпсенәдер. Үзе, мескен, акчага мәхәббәте илә, кайчагында хыянәтләргә керә башлап, хатыны Латыйфа абыстай хәрам катышмауны үтенгәненә ачуы килгәнен белгертәдер.
Латыйфа абыстай, моның сүзләреннән аңлануынча. бик нечкә табигатьле. шәфкатьле, тормыш әдәпләрен белгән бер хатын булып, кайчакларда фәлән кешене кызганам, фәлән эшне килештермим, дигән кеби сөйләгәнне яратмаенча. үзендә андый кызгану, кешегә ярдәмле булу кебек эшләр булмавына куанып, үзем ир табигатьле булдым дип мактанадыр
Бичара Хөсәен абзый белмидер ки, кызгану, шәфкать кеби эшләрнең булмавы кешенең ирлегеннән булмыйча, бары бик каты күңелле җан табигатьле булуыннан гынадыр.
«Бу кадәр сәүдә илә эш кылып та, бер дә хыянәт катышмый мөмкин- ме?» — ди. Белмидер ки. дөньяда аннан ничә өлеш зур эшләр йөртеп тә. эшләрендә инә кадәр хыянәт катыштырмаска тырышкан кешеләр дә буладыр.
Үзенең якты чырайлы булмавын туйганчы табыш иткәне булмавыннан күрәдер иде. Бичара, сизмидер иде ки, андый хәсис' күңелле, малга хирыс кешеләр тәннәреннән җаннары чыкканга кадәр туйганчы бер эш тә кыла алмыйча дөньядан китәләр.
Бичара Хөсәен агай, аңласагыз, кызганырлык бер адәм иде.
Андый, малның файдасына, рәхәтенә кызыкмый, малның үзенә гашыйк булган адәмнәр, һичбер тынычлык күрми, бар гомерен хафада үткәреп дөньядан үтәләр.
Бер кешегә артык мал һавасы, акча гыйшкы төшмәсен. Ул адәм, ашау, киенү, көлү, шатлану—хасыйле җәмегъ2, дөнья рәхәтләреннән мәхрүм булган өс генә, гыйбадәтләренә дә кимчелек китереп, ахирәтеннән мәхрүм калуы ихтималдыр.
Сез минем бу сүземнән байлыкны яманлый дип аңламагыз! Юк, мин байлыкны дошман күрмим, байлыкны яратам, байлык бик шанлы бер сыйфаттыр. Байлык аркасында һәркем алда буладыр. Бай милләт дөньяда игътибарлы милләт буладыр.
Хөсәен агай кеби, дөньясын, рәхәтен онытып, шәфкать вә мәрхәмәт кебиләрне җуеп, хәтта үзенең кешелеген дә баюга сатып, акчага жүләр гашыйк булмыйча, бер яктан рәхәтләнеп, тагате гыйбадәт3 илә дөньяда торып, икенче яктан акчаның рәхәтенә, файдасына гына кызыгып баерга тырышу — һәркайсыбызга тиешледер.
Шулай итеп, кызын кияүгә бирүнең газиз баласына гомерлек иптәш табып бирү икәнен, шуның өчен кияү буласының үзенә килешүеннән бигрәк гомергә бергә торасы кеше кызының күңеленә ошавы лязем булганын аңламыйча, бара торгач үзенең сату эшләрендә файдалануына.
1 Хәсис пычрак, түбән.
1 Хасыйле жәмегъ—җыеп әйткәндә ’Тагате гыйбадө т — Аллага гыйбадәт кылу
акчалар алып тору мөмкин булачагына кызыгып кызын бирергә турысы, җария кеби. акчага кызыгып сатарга күңелен утыртты Хәзрәткә киңәш соңында җәмәгате Латыйфа абыстайга бирергә, вәгъдә куярга һәм әмер итте. Латыйфа абыстай, бичара, ни кадәр каршы килергә тырышса да, мөмкин булмады.
Ill
__ алид агайның Хөсәен бай кызы Рәбигага яучы җибәрүе бөтен йорт X җәмәгатьләренә хафа булды. Хәлимә абыстай, халык теленнән куркып, кеше гайбәт кылыр, «Хәлимә абыстай гомерен ире илә тату үткәрмәгән булырга кирәк, иргә ярый торган хатын булмаска кирәк, юкса Халид агай карт көнендә бу уйга төшмәс иде», диерләр дип кайгыра иде. Әткәсенең бу эше, бүтән йорт җәмәгатьләреннән бигрәк, Халид агайның җиткән угылы Фатихның кәефсезлегенә сәбәп булды
Рәбигага яучы барганны ишетүе илә Фатихның йөзләре күңелсезләнде, шатлыклары кимеде, һәрвакыт уйларга төшеп утыра башлады. Юкса, асылда, Фаз их көләч йөзле, шат күңелле, бер мәҗлесен күргән кеше икенче күрергә теләрлек бер егет иде. Тәүфигы камил, кеше илә мөгамәләгә оста иде Шул сәбәптән бу соң сәнәләрдә атасына бик зур ярдәмче булган иде. Халид абзый үзе гәзитәләр укып, дөньядан хәбәрдар булып торган бер кеше түгел иде, бая сөйләгәнемчә, иске табигатьле бер кеше иде. Шуңа күрә аның сату-алу эшләре дә искечә садәлек илә генә йөртеләдер иде. Үзенең эше шулкадәр зур булса да, язу-сызу эшләрен башкарган кешесе бер конторщик кына булып, эшләрендә күбесенчә чуалчыклар да булгалый иде. Халидның бер генә конторщик тотуы саранлыктан гына түгел иде. Бары тик ул кадәр язучыларның кирәклеген аңламаганлыктан гына иде. Бухгалтер-фәлән кеби нәрсәләрнең Халид агай, бәлки, исемен дә ишетмәгәндер. Ишетсә дә. яңа булганга, кабул изү ихтималы юк иде. Ләкин угылы Фатих бу турыларда бер дә азасына охшамаган иде.
Фатих, татарчадан башка русча укырга-язарга, сөйләргә белгән кеби, госманлыма да укырга-язарга бер дәрәҗә беләдер иде. һәрвакыт «Тәр- җеман»нан башка бер рус 1әҗите. бер госманлы гәҗите укып, дөньяда булган эшләрдән хәбәрдар булып торадыр иде Күп егетләр Фатихны, яратмыйча, аңгырага хисап изеп йөриләр иде. Ләкин мин сезгә дөрестең әйтим, Фатих бик төпле, бик акыллы бер егет иде. Аларның аны яратмаулары төрлесенең төрле тиешсез сәбәпләрдән иде. Кайсы егетләр аны «калпания» гә килми, мокыт дип сүгәләр иде.
Ләкин, боларга ияреп, безгә бер дә Фатихны начар дип уйларга ярамый, чөнки бу егетләрнең максудлары «калпания» дисәләр дә, «компания» димәк иде Ягыш, безнең илә компаниягә килеп кушылу, берничә сумнарны исраф итми дигән сүзләр иде. Йә инде, моның өчен Фатих гаеплеме? Кайда ул мондый вак эшләргә катышу? Фатих бик зур күңелле галиҗәнаб бер егет иде Аның морады башка, уйлары бүтән иде Аның башы тагын да зуррак эшләрне уйлау илә мәшгуль иде
Күп вакыт иптәшләре начар җирләргә, кабахәт урыннарга барыйк дип кыстасалар. Фатих, бик кәефе китеп, иптәшләренә шушы сүзләрне сөйли иле:
Әй, дустларым! Ни әчеп мине бу кадәр көчлисез’’ Мине шул эчеп исерүдән, кабахәтлектә гомерен кичерүче кызларның кылыттышларыннан кызык таба дип уйлыйсызмы? Юк. борадәрләрем, юк! Мин кайда андый эшләрдән үзем ләззәт табу, бәлки ботен адәм баласын ул хурлыктан коткарырга, кулымнан килсә, тырышыр идем Беләсезме, туганнар! Дөньяда исерткеч, спиртле эчемлекләр кадәр адәм баласына зарарлы нәрсә бармы? Акыллы-акыллы егетләр эчү аркасында кешелектән чытадыр, абруйлы гына кешеләр исерткеч җәфасы илә эштән дүнәдер. Исерткеч
бәласе илән бер милләт фәкыйрьләнергә, әхлакы бозылырга, хәтта бөтенләй мөнкарыйз булып (югалып) китәргә дә мөмкиндер. Бу заманда Европа халкы исерткечнең зарарлыгын акыл илә табып, исермәк дигән эшне азайтырга төрле чаралар эзләмәктәдер. Исерткеч истигъмален20 21 киметергә, спиртле эчемлекләрдән халыкны биздерергә тырышкан әллә никадәр җәмгыятьләр ачылмактадыр. Динебез ислам дине һәртөрле исерткеч истигъмален хәрам кылганга күрә, бу вакытларга кадәр безнең мөселманнар дөньяда исерткеч истигъмаль итмәүләре илә мәшһүр иделәр, һәрберебезнең бабаларыбыз исерткеч ни икәнен белмичә үлеп китмешләрдер. Динебез тыйган, акыл тыйган, бабаларыбызда гадәт булмаган бер начар нәрсәне истигъмаль итү безнең өчен бик зур кимчелек булачактыр. Моңа кадәр гадәт булмаган бер зарарлы нәрсәне халкыбызда гадәт итеп, халкыбызны бозып калдырсак, бик зур гөнаһлы булачакбыз. Бездән таралачак мөселманнарның яхшылары безгә бик начар дога кылачаклардыр. туганнарым! Күбесе ярлылык бәласе илә һәлакәт дәрьясына төшкән кызларның кыланышларыннан вә әгаюларыннан мин бер дә ләззәт таба алмыйм. Бәгъзы яшьләребезнең шул хурлыкта йөзүләренә бик кәефем китәдер. Бер милләтнең яшьләре ул милләтнең киләчәктә зур вә олугълары булачаклардыр Әгәр дә без яшьләр халкыбызның алга китүен, бетмәвен теләсәк, бабаларыбызда булмаган кыйтылыкларны гадәт итү кайда, аларда булмаган халыкка файдалы эшләр уйларга тиешлебез. Яшьлегебездә мөмкин кадәр картайгач үкенерлек, кайгырырлык эшләр эшләмәскә тырышырга тиешбез Яшь егеткә, картайгач үкенерлек бер эш тә эшләмичә, егетлек заманыннан узып китеп, картлыкта яшь заманнарны уйлаганда күңелне кырырлык. кәефне бозырлык бер эшкә дә очрамаслык булу кадәр кәмаләт* юктыр. Безнең ул хурлык юлына кергән кызлар янына китеп акчалар исраф итүебез, аларның башлаган эшләрен дә дәвам итүләренә вә башка берничә шундый яңаларының килеп чыгуына сәбәп буладыр Безнең яшь егетләребез, андый кабахәтлекләргә маилдән3 котылып, үзләрен яхшы йөртсә, килешмәгән эшләрдән тыелсалар иде. андый хурлыкта гомерен үткәрүче кызганыч кызлар да азаерлар иде Аларның күплегенә сәбәп: бары бозык кешеләрнең күплегедер. Безнең халкыбызның андый фисык-фәсад4 вә исрафларга мөбтялә булмыйча гына, үз-үзен саклавы да бик зур эштер. Чөнки безнең халкыбыз хәзердә һәр яктан бик артка Калмыштыр. Безгә ул кимчелекләребезне тутырырга, бүтән кавемнәр дәрәҗәсенә җитәргә байтак заманнар тырышырга, күп вакытлар чалышырга туры киләдер Безнең ачык фикерле яшьләргә андый хурлык җирләрендә ваксынып йөрү тиеш булмыйча, халкыбызга файдалы вә милләтебезгә кирәкле эшләр уйларга тиеш буладыр. Кешесез калган фәкыйрь балаларның, үсеп җиткәч, ирләре - кесәче’, кызлары фәхишә буладыр. Безгә шундый эшләрне уйлый белергә тиешледер Әгәр дә без һәм сезнең кеби дәүләтле кешеләрнең угыллары тырышып һиммәт итеп, акчалар җыеп, ул бичара ятимнәргә ятимханәләр ачсак, алар һичбере хурлык юлга китмәсләр иде һәрбере, тәрбия илә үсеп, бик гүзәл инсафлы берәр мөселман вә мөслимә булырлар иде. Безгә халкыбызның моның кеби эшләрен аңларга һәм белергә тиешледер. Моннан башка да халкыбызның җитмәгән җирләре бик күптер. Аларның кайсын без аңлый да алмыйбыз. Без наданнар, һич булмаса, үзебез аңлаган кадәресенә тырышыйк' дигән кеби сүзләр сөйли иде.
Ләкин ул бичара «калпания» эстәүчеләр бу алтын кеби сүзләрне аңлаудан ерак иде. Аларда андый нотыкларны аңларлык ми юк иде Булса да. кечкенәдән тиешле тәрбия күрмәгәнгә, бозылып беткән иде. Шуңа күрә ул бичаралар Фатихның сүзләреннән мәгънә ала алмагач. Фатихны жүләргә санап китәләр:
Мулла кебек безгә вәгазь сөйләгән була. Без синең кебекләрне күргән. Китап укый-укый рәтле сүз дә сөйли белми инде. Кигаптан башка нәрсә белми Ай. «уку батыр», ниләр сөйләгән була!» — дип гаеп итеп йөриләр иде
Хасыйле22. Фатихның тәрбиясе бик яхшы иде. Анда һичбер начар уйлар вә
'Истигъмаль куллану, файдалану.
* X а с ы й л с кыскасы
22 II и ш к а дом модросо курсын тәмамлаган шәкерт
* М о га лаг а уку. өйрәнү
бозык фикерләр күренми иде. Фатихның болай булуы соңгы хәлфәсе Камил әфәнде аркасындадыр. Фатих Камил әфәнде кулына төшмәгән булса иде. һич бу кадәр инсафлы, бу дәрәҗә мәгърифәтле булу ихтималы юк иде
Фатих Халид агайның картлыкка таба дөньяга килгән бердәнбер угылыдыр. Фатих, бердән, ата-анасының карт көннәренә кадәр балалары тормый килгәнгә бик угыл көтеп торган вакытта туган булуыннан, икенчелән, үзе дә кечкенәдән күркәм йөзле, мөлаем табигатьле булуыннан, кечкенә вакыттан ата-анасы вә кардәш-ыруларының һәрберсенең күз өстендә иде. Халид агай Фатихны җиде яшенә килер-килмәс мәдрәсәгә. Шакир исемле бер хәлфәгә бирде. Фатих үзе дә бик зирәк, тырыш бала булып, хәлфәсенең дә тырышып укытуы аркасында ике кыш тулганчы акрынлап төрки танып, укый башлаган иде
Бичара хәлфәсе Халид агайга Фатихны язу таныган итеп күрсәткәнче бик күп мәшәкать чикте, хәтта Фатих укый башлаган кыштан соң үзенең дәресләрен карарга да вакыты булмый башлады.
Фатих укый башлаганда Шакир хәлфә яңа пишкадәм2 булып, үзенең моталәгасе2 чыгып, тоткан гарәп китапларын аңларлык булса да. әле бөтенләй галим булып җитмәгән иде Бигрәк гә фикъһы4. тәфсир’, хәдис* гыйлемнәреннән гафил иде Дөнья фәннәренең барын да ишеткәне юк иде. Хәлфә үзе дә. эчтән моңа көенсә лә, үзенең укуларын, галим булуларын һәрберен Халид бай угылы Фатих өчен фида иткән иде. Чөнки ул Фатихның үзеннән укуына бик куана, аны бик зур эшкә саный иде. Фатих укый башлау Шакир хәлфәнең ата-аналарынын да бик сөенүенә сәбәп булды Алар да бу эшне гүя Хода тарафыннан җибәрелгән бер зур бүләккә санап. Ходага шөкерләр иттеләр Угылларына. Халид бай угылын үзенә китертерлек булган өчен, күп догалар кылдылар.
Шакирны Фагих хәлфәсе булуы илә мәдрәсәдәге иптәшләре дә көнчеләп. дошманлык каеды7 кыла башладылар Кулларыннан килгән зарарны кылырга тотындылар.
Шакир хәлфә Фатихның үзеннән укуына ник бу кадәр сөенә, ни өчен бу дәрәҗә шатлана иде?
Халид агайдан күп сәдакалар булгандыр дип уйламагыз Вазифасы* һәр кечатнада егерме тиен, ягъни айга сиксән тиен иде. Бу әлбәгтә. бик аз нәрсә Моны иң гади бер хезмәтче көнендә дә аладыр Шакир моңа мохтаҗ түгел иде.
Агасының дәүләте яхшы, тормышы иркен бер мулла иде Шакирның максуды. бер мөселман баласына дин танытып сәвап алу да түгел иде Шакирда бу уй булган булса иде. бүтән фәкыйрь балаларны һәм
‘ Ф и к ъ һ хокук гыЙльме
’ T о ф с и р Корьәннсн фәлсәфи аңлатмасы
* Холмс Мөхаммат пәйгамбәр сүзләре, jui-гамәлларе җыелмасы
’ К а с д (къәсл) явыз ният
'Вазифа хстмог хакы
тырышып укытыр идс. Хәлбуки, Фатих укый башлаганнан соң бичара егермеләп фәкыйрь балалар вә ничәләп дәрес укый торган шәкертләр яхшылап сабак та ала алмый башладылар.
Юк, Шакир хәлфә акчага да кызыкмый, савапны да уйламый иде. Аның кыйммәт санаган, зурга күргән эше — бердән атнада, бердән җомгадан чыгышлый ат илән Халидка ашка бару, икенчедән, «Халид бай хәлфәсе» дигән исем иде.
Бу Шакир хәлфә Халид бай мәҗлесенә бару илә Халид бай хәлфәсе дигән сүзгә бик кәефе килә иде. Гаҗәеп?!
Акчасына дисәң, мәҗлес сәдакасы бик аз бер нәрсә иде Бәлки, ат белән утырып бару бик кәефле булгандыр? Уйлап карасаң, ул да балигь- ка ирешкән, егермеләргә җиткән бер кешенең кәефен китерерлек бер эш түгел. Инде хәлфә боларга куансын да, шәрикләре1, бүтән пишкадәмнәр ни өчен бу кадәр кечкенә бер эшне зурга санап көнчелиләр иде? Монда акыллы кеше куанырлык, иптәшләр көнчеләрлек, безнең уебызча, бер эш тә күренмидер. Хәер, бәлки, без кара халык аңламый торган бер сер бардыр? Бәлки, халык көнчели дип Фатих шатлангандыр? Фатих шатлана дип халык көнчели дип Фатих шатлангандыр? Фатих шатлана дип халык көнчеләгәндер? «Холкына күрә холкы, иясенә күрә гадәте»,— диләр.
Ләкин Фатихның бу хәлфәсе, әткәсенең вафаты сәбәпле авылына мулла булырга туры килеп, мәдрәсәдә күп тора алмыйча чыкты.
Халид агай тәкауви, голяма кадерен белә торган кеше булганга, Шакир хәлфәнең Фатихка гиз заманда (ел ярымда) язу танытканын онытмады. Шакир чыккач та. авылының мәчете иске икәнен белеп, бер яңа мәчет салдырып бирде.
Шакир хәлфәнең чыгуы илә Халид агай Фатихны, хәзрәт кушуы буенча, Камил әфәндегә бирде.
Камил әфәнде укыта башладыгы белән Халидтан айлык вазифа тәгаен иттерүне үтенде. Хәлфә кешенең бу эше Халидка бик ярап бетмәсә дә. Латыйф хәзрәт тә: «Камилнең карар кешесе юк, сораса бирсәң дә зарар юк»,— диюе буенча, һәр айда биш сум бирәчәк булдылар.
Фатихның Камил әфәнде кулына төшүе үзенә бик файдалы булып чыкты. Чөнки Камил әфәнде бик зирәк, фәһемле бер шәкерт булып, голүме исламиядән яхшы гына мәгълүмат алган өстенә, үз һәвасе илә госманлы лисанын23 24 вә, бераз тәхсыйль1 итеп, рус әдәбиятын аңларлык бер дәрәҗәгә килгән иде
Шуңа күрә Камил әфәнде рус. госманлы һәм гарәп, Мисыр гәзитәләре укучан, дөнья әхвальләреннән ләззәт табучан иде.
Камил әфәнденең гәзитәләр укуын мәдрәсә халкы күбесе яратмый иде. Күп вакыт: «Гәзитәдән башка бер нәрсәдә ихласы да юк, һәрвакыт гәзитәләр карап утырадыр-фәлән»,— дип. хәзрәткә дә ирештерәләр иде. Хәзрәт ул юк нәрсәләр (гәзитә) илә шөгыльләнүенә бик кәефе килмәсә дә. бүтән яктан бер дә гаебе булмаганга, бер ул эш өчен ачуланмый иде Алай булса да. Камилнең гәзитәләргә ул кадәр ихласы булганны белгәч, шәкерт бирүдән, хосусән баерак кеше балаларын бирүдән тукталган иде.
Камил әфәнде Фатихны биргәнгә кадәр дә гәзитә карамый тормый иде. Ләкин аңа кадәр Камилгә иптәшләренең дошманлыгы булмаганга, бу эш хәзрәткә ирешми иде. Камил, гәзитәләргә ихласлы булса да, һәрвакыт гәзитә илә шөгыльләнми иде. Шәрикләренең һәрвакыт гәзитәләр илә утыра дигән сүзләре ифтира4 иде. Әгәр дә Камил әфәнде һәрвакыт гәзитәләр илә генә шөгыльләнсә иде. көнчеләүче иптәшләреннән һәр фәндә ничек өстен була алыр иде?
1 Шәрик — шәкерттәш
’ Л исан тел.
J Тәхсыйль игеп өйрәнеп, укып.
24 Ифтира ялган, яла ягу.
Көнчеләр ни димәс! Ләкин Камил әфәнде һич шөбһәсез фазыйль адәм иде
Фатихны Камил мәдрәсәдән чыкканга кадәр укытты. Халид баласы дип Шакир хәлфә кадәр үк исе китмәсә дә. укытуы аннан артыграк иде.. Дин, иман, игъмаль, гыйбадәт өйрәткән өстенә. җәгърафия. тарих, хисап кеби нәрсәләргә һәм мохтасарән25 өйрәтте. Камил әфәнде Фатихка бер яктан гыйлем өйрәтә, икенче яктан гүзәл гадәтләргә, күркәм холыкларга алыштырырга тырыша иде. Ләкин Камил әхлакка, инсафка өйрәтергә тырышкан кеби, әллә ни кадәр дәрес укымый, мәдрәсә тутырып яткан инсафсыз шәкертләр Фатих алдында төрле әшәке сүзләр, бала алдында сөйләргә ярамаган эшләр сөйләп. Фатихны бозарга тырышалар иде. Чөнки бу рәвешчә Фатихны әшәке юлга җибәреп. Камилне Халид күзеннән төшерергә ихтимал бар иде
Фатих үзе дә тумыштан мөлаем булган. Камил әфәнде дә туктамый үгет-нәсихәт итеп торганга. Фатих андый әшәке холыкларга, бозык гадәтләргә өйрәнми, бик тәрбия-адәп илән генә үсеп, мәдрәсәдән чыкты. Кайбер бала, мәдрәсәдән чыккач, төрле начар адәмнәргә ияреп, бозылып китәдер. Ләкин Фатих. Камил әфәндемен оста тәрбиясе аркасында, мәдрәсәдән чыккач та тәүфикъны. инсафны җуймады, һәрвакыт гыйлемнән ихласы, мәгърифәттән һәвәсе сүнмәде. Асылда, мәдрәсәдән чыгуына да Фатих разый булып, чыгасы килеп чыкмады. Халид агай көчләгәнгә генә, атасына каршы килмичә генә чыккан иде.
Фатих, мәдрәсәдән чыккач, әткәсеннән үтенеп, бер кыш чамасы русча укыды. Үзенең зирәклеге аркасында шулкадәр генә укуы илән дә русча бик аңлый башлады. Хәер, инде аңларга да. сөйләргә дә тиз остарып китүенә руслар илә күп кагышуы сәбәп булды. Эшләре зур. рус белән катышулары да күп иде. Фатих, русчасын арттыру һәвәсе илә. ничек булса да рус күрде исә сөйләшә, сөйләшкәндә дә һәрвакыт бер файда алырга тырышадыр иде Дөньяда тырышып булмый калган эш бик сирәк гер. Тырышу аркасында Фатих та эстәгәненә иреште Бара торгач, сөйләшүенә бөтен кеше гаҗәпкә кала башладылар. Чөнки Фатихның сөйләшүе дөрест русның нәхүенә (грамматикасына) муафикъ иде Әмма Фатихның сөйләшүенә гаҗәпсенгән кешеләр, русча беләбез дип йөр-сәләр дә, һәр сүзләре ялгыш, нәхү кагыйдәләреннән буш иде Шуңа күрә алар Фатихка: «Син господалар күк сөйләшәсең», диләр иде. Хасыйле кәлям1, Фатих бик мәгърифәтле, ачык һәм җайлы бер егет иде. Аның атасы Рәбигага яучы җибәргәнне белгәч, каралулар, күңелсезләнүләре кайгычан, тонык булуыннан булмас, башка бер сердән иде
Кешенең серен чишү килешмәсә дә. гыйбрәт алыну, акыл өйрәнелү ихтималы булганга. Фатихның кәефсезлегснең чын сәбәбен сөйлим
Фатихның кайгысы атасы өйләнгән өчен генә дә түгел иде. Агасының алтмыш яшендә ваксынып өйләнеп йөрүен килештермичә, анасына көндәш булуын эстәмичә бераз кәефе китсә дә. бу кадәр хафага төшүенә асыл сәбәп икенче иде. Ел ярымнан бирле Фатих Хөсәен кызы Рәбшаны сөядер иде Ике араларында бик каты бер мәхәббәт, аерылмаслык бер дустлык бар иде.
Фатих илә Рәбиганың бу мәхәббәт вә дустлыкларының сәбәбен, ни рәвешчә башланып китүен, әлбәттә, беләсегез бик килер Ләкин бу эш кешегә мәшһүр булып, кеше белеп булган эш түгелгә күрә, бу турыда мин дә бик аерып белмимен Алай булса да. белгән кадәремчә бу мәхәббәт нең башлануларын сезгә сөйлим
25 Мохтасарен кыскама
’ Хасыйле «елям- сүзкем кыскасы
'Рәзаләт хурлык, түбәнлек.
Мизан хатын, юлдаш ' Рәфыйка хатын, юлдаш.
IV
атих. мәдрәсәдән чыккач. Камил әфәнденең биргән вәгазьләрен, сөйләгән нәсихәтләрен онытмыйча, сату эшләренең тәмам җаен алып, атасына бик зур ярдәмче булып, гәүфигында гына йөри иде. Фатихның сатудан кала иң ихлас биргән шөгыле уку иде. Шулкадәр укуга бирелгән иде ки. аз гына буш вакыты булдымы, хәзер гәзитә. китап йә роман моталәгасенә ябышыр иде.
Кайчагында Халид агай, үзенең искелеге белән, бу кадәр укуга ихласы өчен: «Уку җене кагылдымы әллә? Бер туктамый кулыңда гәҗит тә китап!»—дип. Фатихны шелтәлидер дә иде. Ләкин бу шелтә тиешсез иде Чөнки Фатих, уку илә шөгыльләнсә дә. үзенең сәүдә эшләренә бер дә кимчелек китермидер иде. Бу китап уку. гәзитә карау илә шөгыльләнү Фатихка кызыклы булган кеби. Халид агайга да зарарлы бер эш түгел иде.
Халид бай бу турыда юкка гына үзенең акыллы угылын шелтәли иде. чөнки Фатих гыйлемгә һәвәс салып, укуга ихлас бирмәсә иде. кем белә, әллә нинди әшәке юлларга кереп китәр иде. Аның болай тәүфигында торуы бары уку аркасында гынадыр.
Мәдрәсәдән чибәр генә булып чыккан бай угыллары, белү ләззәте вә дөньядан хәбәрдарлык рәхәтен сизмәгәнгә, укуга һәвәс итмичә, төрле начар юлларга кереп китәләр. Бу бик сыналган эштер.
Дөньяда кеше һичбер тик торырга ярамыйдыр, шөгыльсез булдымы, адәмне эч пошу дигән нәрсә борчый башлыйдыр. Бу эч пошу бик начар бер авырудыр Аның дәвасы — бер нәрсәгә бик каты ихлас биреп, шуның илән шөгыльләнүдер. Безнең бай балаларының, һәркемгә мәгълүм, эшләре күп булмыйдыр. Шуның өчен аларның күбесе, балалыктан чыгып, уенчыклардан кызык тапмый башлагач, эчләре пошып, башка төрле кызыклы, бүтән төрле истирахәтләр эзли башлыйлар. Менә шушы вакытта бу егетләр гыйлемгә һәвәс салып укуга ихлас куйса, күп нәрсәләр белеп, зиһене ачылып, акылы киңәйгән өстенә. эч пошу бәласеннән һәм котылалар Әмма безнең күп егетләр уку ләззәтен белмәй. уку галәменә керә алмаенча калып, эч пошканын бетерергә, карлы басулардан чәчәк эзләгән адәм кеби. хурлык вә рәзаләт1 җирләреннән кызык вә җуаныч эзләргә башлыйлар.
Егетләрне Тәүфикъларында саклар өчен болай яшьлек мизаннары2 тигез вакытта, күбесенчә, өйләндерү дә бик файда итәдер. Ләкин өйләндерү. «кыз алып бирү» мәгънәсендә генә булмаеп. «иренә иптәш, сердәш булып, аның кайгыларын таратырга, эч пошканнарын бетерергә тырыша торган һәм ир булачак адәм яратырлык бер рәфыйка3 табып бирү» мәгънәсендә булырга тиешледер. Угыл эстәмәгән нинди генә булса да бер кыз алып бирү, угылны начар юлларга китүдән саклау булмаеп. бәлки, шул юлга китүенә иң зур бер сәбәп буладыр. Ләкин һәр нәрсәдән артык, кешене тәүфикъ вә инсафта саклый торган нәрсә — укудыр.
Менә Фатих беренче мисалдыр Аның илә бергә мәдрәсәдән чыккан егетләрнең күбесе бозык юлларга кереп киттеләр, әмма Фатих, кайда үзе бозылу, башкаларны да хурлык эшләрдән туктатырга вәгазьләр, үгетләр сөйлидер иде. Чөнки аның бик абруйлы, бик мактаулы шөгыле бар иде —ул һәрвакыт укучан иде. Фатихның укыган китаплары арасында төрле хикайәтләр. мәхәббәт һәм гыйшык романнары да очрап, өйләнү, мәхәббәт, гаилә сәгадәте кеби нәрсәләрнең нидән гыйбарәт икәнен ул яхшы аңлаган иде.
Үзе никадәр сату илә укуга ихлас биреп, һәрвакыт шулар илә мәшгуль булса да. фикереннән өйләнергә вакыт булганны, өйләнү һич үзенең сату
эшләренә зарарлы булмаячагын белен, өйләнүне бик соңга калдырасы килмәенчә йөридер иде.
«Аллага шөкер, минем дөньяда мәгыйшәт башлап җибәрергә чаралар эзләп йөрисем юк, эшләремез корылган, кәсепләремез юлына салынган, байлыгымыз да. шөкер, җитәрлек, һөнәр яки тиҗарәт' мәктәпләренә кереп укый алмадым исә дә, шул Ходай биргән байлыкны исраф итмәй, юлга салынган эшләремезне туктатмай тора алсам, шул үзе миңа бер кәсеп булыр инде. Хәер, мондаен мәктәпләрдә уку зарар И1мәс иде Дөньяда бездән дә бай кешеләр бар. алар да. үзләре ни эштә булсалар, шул эш яхшы укыла торган мәктәптә угылларын укыттыралар Тиҗарәт мәктәбендә (сату-алу гыйлеме укыла торган мәктәптә) укыган булсам, эшемсзне оста йөртергә, дәүләтемезне арттырып, халкымызга зур файдалар ясар! а мөмкин булыр иле. ләкин ул эш миңа мөмкин түгел инде. Минем әткәем рөхсәт бирү ихтималы юктыр. Адәм баласының гомере күп түгел. Шуның өчен өйләнүне соңга калдырмавым яхшы булыр.
Хәер, инде мәдрәсәнең пишкадәмнәре һәм универси!елның студентлары хасыйле, һәр укыган кешеләр егерме биш егерме җиде яшьсез өйләнмиләр, кайсылары утызларга да калалар. Ләкин аларга соңга калсалар да килешәдер. Чөнки алар укып калалар, уку бөтен адәм баласына файдалы эш булганга, алар үзләренең гомерләрен кызганмый, өйләнүләренең соңга калуына да кәефләре китми. Укуда үткәрүләре бөтен адәм балалары файдасына бик зур бер фидакярлекләредер Шуның өчен алар- ның соңга калып өйләнүләре кәмаләткә саналырлык бер эштер Әмма мин уку юлына китә алмадым инде. Минем өйләнүемнең соңга калуы кәмаләт булмаячак, бәлки бер ноксан2 гына саналачактыр Мөмкин булачак булса, тиздән өйләнеп, гаилә сәгадәте, мәхәббәт кеби мактаулы хисләрнең ниндәен нәрсәдән гыйбарәт икәнен белергә башларга тиешмен». дип уйлый иде
Фа!их тиз өйләнү кирәклеген, өйләнүдә гаилә сәгадәте, мәхәббәт кеби къәлб рәхәтләре булганны аңласа да. кайдан өйләнү хакында фикере бик тирбәнә иде. Шәһәрдә бай кешеләр булмаганнан түгел, шәһәремездә Фатихларга тиңдәш булырлык әллә никадәр байлар булып, күбесенең кызы һәм бар иде. Ләкин Фатих аларның һәркайсын сораштырып, төрлесенең төрле гаепләре булганны белгән иде. Ул кызларның косурлары’ төстә, җәмалда4 түгел иде Фатих җәмалга бик үк исе киткән кеше түгел иде. Кызларның косурлары әхлак, тәрбия, гадәг җәһәтеннән иде. Кайсы әдәпсезрәк, кайсы ка<ы сүзлерәк, кайсы тонык иде. Мондаен гаепләре берсе дә булмаганнары i ыйлемнән мәхрүм калган наданнар иде. «Кызы- мызның тосе-бигс күркәм, байлыгымыз ярыйсы, укымаса да алучы булыр. кызымыз муллага бармас», дип. укытмый калдырган агаларның кызлары иде.
Фатих матурлыкка исе китми дигәч тә. алачак туташының сукыр йә аксак булуын теләми иде. әлбәттә. Ләкин һәр ни исә. бик мат урлыкка гына ихлас куймасп, матурлыгы бер дәрәҗә булса да. әхлагы, җай- лылыгы бик гүзәл булуны телидер иде Чөнки Фатих, күп китаплар укып, «мәхәббәт бер матурлыкка карамаеп, әхлак вә инсафына каран булганга, бер матур әхлаксыз кыз алып, татсыз сүзләр, килешсез кыйланышларга чыдап гомер итүдән, матурлыгы артык булмаса да, яхшы әдәп вә инсафлы бер кыз илә рәхәтләнеп, сәгадәтле гомер кичерү мең дәрәҗә артык» икәнне белгән иде.
Сораш I ыру соңында үзләренә тиң баерак җирләрдә муафикь кызлар булма! анын белгәч. Фатих түбәнрәк җирләрдән үзенә охшаулы бер кыз эзләү фикеренә килде. Бер вакытта Фатихлардан түбәнрәк кеше кызлары
' Т и ж a р а т саүда.
1 Ноксан кимчелек, житсшсезлск
1 К о с у р кимчелек
* Җамал матурлык, чиборлск.
97
арасында Хөсәен кызы Рабиганы хатын-кызның яратып, мактап сөйләгәнен ишетеп, дөрестлеген бик беләсе килеп, сеңлесе Һәдиядән сораштырды. Чөнки Һәдия ундүрт яшьлек бер кыз булып. Рәбига илә бер остазбикәдә укыйлар иде.
Һәдия Рәбиганың әхлагын, гадәтләрен һәм төс-бигләрен бер-бер мактап сөйләгәч. Фатих Рәбиганы бик күрү һәвәсенә төште. Күп егетләремез: «Безнең халыкта күреп өйләнеп булмавы бик читен бер эш, үзең илә гомергә бергә торасы кешене һич бер күрми алырга ничек батырчылык кыйлмак кирәк? Мадам ки1, өйләнмәк өчен күрергә рөхсәт бирәдер, хәтта күп китапларда күреп алуны сөннәт дип әйтәдер, ни өчен күрмәскә кирәк0 һич булмаса. төсен күрсәң дә ярар иде», дип. халкымызда бер дә күрү юк дип белеп, халыкка үпкәләп йөрсәләр дә. төрле хәйләләр илә тырышкач. күреп алган кешеләр дә булгалыйдыр. Бигрәк тә сеңлесе булган егетләргә алачак туташын күрү бер дә авыр эш түгелдер. Кызлы йортта кызлар мәҗлесе булу шәһәремездә искедән калма бер гадәттер. Бу мәҗлестә алачак кызыңны күрергә түгел, әхлагын, сүзен, һәр кыйланы- шын сынарга, хәтта бүтән кызлар белән чагыштырырга да мөмкин буладыр. Дөрест. бу күрү дә бик ансат түгел, аерыбрак күрү өчен ишек яки шкаф арты кеби бер тыгыз җирдә тирләп-пешеп беткәнче торырга туры киләдер Ни исә. бер дә күрмәгәнгә караганда бер күрү дә бик яхшы Чөнки бер мәҗлес үткәнче, кешене бик күп сынарга мөмкин буладыр.
Сеңлесе Һәдия булганга. Фатихка Рәбиганы күрү читен булмады. Бер мәҗлес ясалып. Фатих та Рәбиганы эстәдеке кадәр күрде, теләгәне кадәр сынады. Рәбиганың матур тавышлары, җайлы сүзләре, нурлы йөзләре, ягымлы кыйланышлары. ирексез. Фатихны Рәбигага гашыйк итте
Бәлки, Халид агайларда моңар кадәр кызлар мәҗлесе булмагандыр да. булса да. Фатих илтифат итеп карап тормагандыр, һәр ни исә. Фатих бу вакыткача һичбер күп кызлар күргән, аларның гадәтләрен, мәҗлесләрен тикшергән бер егет түгел иде. Бу мәҗлестән соң Фатих. Рәбиганың һәр холкын вә гадәтләрен яраткач, бөтенләй күңел төшеп, алырга уйлап, гыйлеменең һәм ярыйсы булуын теләп, сораштырып карады Рәбиганың гыйлеме бик яхшы иде. Ул укыган остазбикә. бүтәнчә яучылык хезмәтен булдыра алмый башлагач, кызлар укытырга тотынган карчыклар җөм-ләсеннән түгел иде. Акылы ирешкәнчә үзе белгән кадәрен яхшы укыта торган иде. Күп остазбикә исемле карчыклар, үзләре язу белмәгән сәбәпле. бичара кызларны язу язмак кәмаләтеннән мәхрүм калдыралар. Ләкин Рәбиганың остазбикәсе. бер хаттат2 мулланың кызы булганга, язуга бик оста иде. Үзеннән укыган кызларга бик яхшылап язу өйрәтү гадәте иде Шуңа күрә Рәбиганың язуы һәм бик матур иде. Сеңлесе аркасында Фатих Рәбиганың язган язуларын һәм күрде.
Рәбиганың үзен дә яратып, гыйдеме вә язуы һәм яхшы икәнне белгәч. Фатихның эченнән уйлаган уйлары шулар иде: «Безнең халыкта инде моннан да һәр яктан килгән кыз 1абуы читен булыр. Әле язу яза белгәнен табып та булмас дип курка идем. Рәбиганың язуы күп ир кешеләрнекен- нән артыграк. Гадәтләре, кылынышлары да күңелемә охшады. Ходага тапшырып, шуны алырга кирәк инде.. Дөрест. гыйлеме әллә нинди түгелдер. Әлбәттә, инде ул җәгърафия. тарих, хисап кеби фәннәр белмәс, белмәве һәм гаеп түгел. Дин. гыйбадәт белеп, гүзәлчә язу язганы да бик зур эш. Безем кавемемездә андаен дин гыйлемнәренә дә, фәннәргә дә ашнән3 кызны ничек тапмак кирәк? Мөселманча да. русча да укыган, ислам тәрбиясе илә үскән бер дә булмас дип әйтергә ярамый, күп халык арасында, бәлки, бардыр да. ләкин мин таба алмам инде. Чөнки мин үзем, гәрчә күп нәрсә белсәм дә. тәртипле мәктәптә үк укыган кеше
' Мадам ки — чынлыкта.
'Хаттат китап күчерүче.
’ Ашнән мәгълүматлы, хәбәрдар
түгелмен. Русча гына белгән, бәлки, табылыр да иде. Ул тагы миңа мәгъкуль түгел, чөнки мин. укуым күп булмаса да, бик милләт сөйгән, халкымызны яраткан бер адәмдер. Үзем милләтемезчә торуны яраткан кеби, үземнең зәүжәмнеңXXVI дә милләт гадәтләрен белгән, халкымыз укыган нәрсәләрне укыган булуын телимен Миңа Рәбига бик тиң. бик мәгъкуль, Аллага тапшырып, шуны алыйм инде».
Фагих тиз өйләнергә, Рәбиганы алырга уйлап йөрсә дә. Халид агайда угылын өйләндерү уйлары бер дә юк иде.
Фатих, берничә вакытлар атасының өйләндерү уена керүен көтеп тә бернәрсә чыкмагач. Рәбиганың бүтән кешегә китүеннән бик курыкты Чөнки Рәбига тәмам өлгереп җиткән бер җимеш иде Аны алыр! а һәвәс итүче күп булачагы шөбһәсез иде. Фатих та тиздән өйләнәсе килгәнен. Рәбиганы алмак эстәдекен атасына белгертерлек кыюлык тагы юк иде. Рәбиганы башкага бирмәскә күп хәйләләр уйлый торгач, хәтеренә шул хәйлә килде: үзенең Рәбиганы чын күңеленнән яратканын вә һич шөбһәсез алачагын алдан белгертеп куярга уйлады.
Кешенең күңелендәген кеше яхшылап белгертә-аңлата алмас дип. Фатих үзенең серен Рабигага хат илә язып аңлатырга теләп, шушы хатны язды:
«Гыйффәтле гүзәл кыз!
Мәгълүмдер ки, дөньяда Хак тәгалә һәр нәрсәне чәффат (нар) итеп ярат мыштыр. Адәм баласының үзенә бер хәбиб2 тапматы табигый канун-нардандыр. һәркемгә үзенә муафнкъ бер яр табып, шуның илә мәс- гуданә3 мәгыйшәт итмәк тиешледер. Дөнья төзеклеге шуның иләдер. Мин дә күп вакытлар үземә муафнкъ бер зәүҗә эзләп йөреп, ахырында сезне таптым, һәр кылынышың. һәр килешен миңа бик ошады. Гафу боерыңыз, рөхсәтсез мнн сезнең тосенеше һәм карадым. Сораштыра- сораштыра холкыңызны да өйрәндем. Әхлакытыт. җәмалегет һәрберсе мине сезгә ташыйк итте. Разый булыр нсәңез. мнн сезнең нлә парланмак эстәр идем. Бу хатымны кабул итсәгез, мина хат нлә белдереңсз. Бу гутърыда оялмак кеби эшләр файдасыздыр. Эчеңдә ни булса, шуны яшерМ'Текэ кирәк буладыр. Кабул итмәячәк бу.тсаңыз, бу әдәпсезлетем өчен т афу итеңез.
Гашыйкыңы
Бу хатны Рәбигага ирештерү Фатихка бер дә уңайсыз булмады Сәбәбенә керешкәч, һәр эш буладыр. Дөрес т инде, бер-ике кеше сертә катышмый мөмкин булмады. Ләкин ул кешеләр катышсалар да. сер чыгачак кешеләр түгел иде.
Рәбига бу хатны алгач бик каушады. Бу хатны бер мыскыл итәр өчен язылган дип уйлап, бик ачуы килеп, ертып ташлаячак булды Күңеле бармады. Бер кабул итәргә дип уйламакчы булды Янә үз-үзенә ачуланып, һич кабул итәргә ярамый дип уйлады. Хатны кырык кат укыды, һәр укыганда төрле төсләргә килде: бер кызарып хурланган гөскә килде, бер көлемсерәп йөзендә шатлык әсәре беленде. Тиз генә бер якны да ихтыяр игә алмады. Берничә көн йөрде Күп уйлый торгач, бервакыт чатның күңелдән булуы өскә чыкты Хәтта берничә кеше хатның алдау икәнен килеп әйтсәләр дә. ышанмаслык бер дәрәҗәгә килде. Күңелдән күңелгә хәбәр бар дигән сүз бөтенләй юк сүз түгел!..
Рәбига Фатих кеби тәүфикълы, гакыллы, күркәм йөзле бер егетнең мондаен матур сүзләрен аңламаслык җүләр түгел иле. Бигрәк тә атасы тупас бер кеше булганга, бер начар урыша китеп, гыйлеменең һәм үзенең вәйран булуыннан куркып, Фатих кеби бер егет насыйп булу беренче
XXVI 3 в ү ж ө ирле хатын
' X о б и б сөекле. сөел! эн
' М а с т у д а н о бохстле рөветта.
теләге иде. Рәбигага Фатих ишетмәгән, күрмәгән дә бер егет түгел иде. Фатихның төсе-кыяфәте, тәүфигы, хәтта бәгъзе сөләгән сүзләренә кадәр Рәбигага мәгълүм иде Шуңа күрә Фатихның үзенә үк баруны өмет итмәгәнгә, һәркайчан Фатих кеби бер егеткә баруны Ходадан сорый иде.
Рәбига. хатны алгач күп уйлаганнан соң, ахырында бер җавап язу өстенә тиеш булганны аңлап, озын хат язарга оялып: «Хатыңызны кабул иттем», -дип бер язу җибәрде. Фатих бу «кабул иттем» дигән язуны алганнан соң, янә бер озын хат илән үзенең эчендәге уйларын тагы да яхшылап аңлаткач, бик оялса да, каршы язмый калу ярамаганын белеп. Рәбига шушы озын хатны язды.
«Гакыллы вә фәһемле егет!
Хатыңызны алдым. Әйе, дөрест, үсеп җиткәннән соң егетләргә кызлардан, кызларга егетләрдән күңеленә ошаган бер пар табып, шуның илә рәхәт мәгыйшәт итү ляземдер. Моны беләмен. Парлыкта зур бер сәгадәт булганлыгын да аңлыйм. Мин дә сезнең кеби һәрвакыт муафикъ бер пар насыйп булуын Ходадан теләмәктәмен. Сез муафикъны табып, эстәгәнеңе- зне алуда ихгыяр.тысыз. Әмма, үзеңезгә мәгълүм, безнең хатын-кызда теләгәнен сайлау, эстәгәненә бару ихтыяры юктыр.
Шуның өчен безгә алдан фараз итеп, муафикъны эзләп кую файдасыздыр. Минем бу көнгә кадәр сайлап муафикъ табып баруга уйлаган һичкемем юктыр. Хатыңыз тугърыдан исә, сез мине сайламышсыз. Бу нл- тнфатыңыз1а бик мәмнүн булдым'. Бик куанып, бердән зәүҗәнез, икенчедән хадимәңез27 28 булырга разыймын. Чөнки сезнең кеби егетләрнең хезмәтендә булу үзе бер зур сәгадәттер.
Бу хатыңыз күңелдән булса, нн өчен әдәпсезлек булсын?
Әгәр без хатын-кыз Таифәсенең29 йомшак күкеле илә уйнау гына булса, бәлки әдәпсезлек кенә дә түгелдер, анысы хакында күңелегездән (вә вөҗданыңыздан) сорап карарсыз.
Мәгълүмә...»
Менә, укучылар! Фатих илә Рәбига арасында дустлык, вәгъдәләр шушы хатлардан соң башланды, аерылмаслык мәхәббәтләр шул көннән урнашты. Араларында хатлар туктамады. Бер-берен күрмәк тә авыр эш түгел иде. Эстәдекләре вакыт күрешерләр иде. Ләкин, күрешсәләр дә, мөгамәләләре бик гафифанә30 иде. Фатих, гафил егет булганнан, элгәре күрешүдә үк Рәбигадан зәүҗә булырга разый булганын әйттереп, үзе һәм зәүҗ булганын сөйләп, бу вәгъдәләрне сергә катышкан ике егеткә ирештереп, шәргый31 бер килешү дә ясаганнар иде.
Фатих атасы Халид агай өйләндерә башлавын көтеп йөри иде. Атасы өйләндерә башлап кыз эзләсә, максуды Рәбиганы аласы килгәнне белгертергә иде.
Менә шулай ике яшь күңел тиздән никахлы, бер-беренеке булуларын көтеп йөргәндә Халид агай үзе өчен Рәбигага яучы җибәрмәсенме! Фагих бу эш өчен кайгыру-хафалану тиеш идеме? Түгелме? Әлбәттә, кәефе китми-хәсрәтләнми мөмкин түгел иде. Чөнки Фатих — Рәбиганы. Рәбига Фатихны бик яратып, бөтенләй бер-берен үзләренеке дип белгәннәр иде. Аерылышу күңелләренә килеп тә китми иде. Фатих вак-төяккә исе киткән бер егет түгел иде һәр эшкә бер тәдбир32 тапкан, һәр манигъка33 күкрәк куйган бер егет иде. Ләкин бу мәсьәлә башка булды. Фатихны бөтенләй
27 Мәмнүн булдым — шат булдым
1 Хадимә хезмәтче кыз-хатын.
1 Таифә төркем, жәмәгать.
30 Гафифанә саф. пак.
’ Шәргый —шәригатьчә.
* Тәдбир тиешле чара
’ Манигъ— киртә, тыю.
кауша г гы. Бичара Фатих, әткәсеннән Рәбигага яучы киткәнне белгәннән сон. бүлмәләрдә ялгыз калып «Аһ. Алла! Ни генә эшләмәк кирәк инде? Соң. әткәйгә әйләнү нигә кирәк? Бала-чагасы, яшьтән гомер иткән җәмәгате илә һәйбәт кенә горачак җирдә бөтен йортыбызның рәхәтен, тынычлыгын боза ләбаса! И Ходаем! Карап торырга акыллы гына кеше кеби. ничек бу фигыленең килешмәгәнлеген аңламый!? Яшьтән яхшы тәрбия күрмәгәнгәме бу? Гаҗәп, безнең иске картларның күбесе картлыгында бер яшь кыз алып, тол калдырудан кызык табалар! Инде өйләнә икән, өйләнсеннәр инде, холыкатькә34 каршы килергә адәм баласының куәте юк. Ходай тәгалә аларны шулай хатын-кыз һәвәслссе итеп холык иткәч, адәмдә чара юк. Ләкин алар үзләренең бер һәвәсен бетерү өчен бер кешенең бөтен гомерен вәйран итмәү кирәк иделәр. Үзләре карт булып та яшь кыз аласы килгән кеби. яшь кызлар бигрәк тә яшьрәк кешегә барасы киләчәген уйлау кирәк иде. Ләкин болай өйләнүчеләрнең күбесе бары бер кылангыч- лык булсын дип кенә өйләнәләр. Үзләренә бер хатын бик җигәдер. Әгәр чыннан ук хатын-кызга артык һәвәсле, фәүкыльгалә2 хирыс булып холык кылынган булсалар, ике түгел, теләсә өч хатын да алсыннар иде. чөнки күп хатынлы булу һәр вөҗһе’ илә гайре мәшругъ рәзаләттән4 алдадыр. Ләкин күп хатын алган кешеләр, үзе карт булса яшь кыз алмаеп. һәрвакыт бер керрә яшь ир күргән, разый булып килгән тол хатын алыр! a i иешледер. Хасыйле. һәр яшь кеше гомерендә бер яшь илә зәүҗәләнергә тиешледер.
«һай. әткәй, ничек сиңа бу эшләрне аңлатырга? Бөгеп йортыбызның тынычлыгын боза инде, мин һәм Рәбига гомергә үкенечкә калабыз. Йортыбызга Рәбига килеп йөри башласа, мин пичек торырмын’ Йа Раббе! Башымны алып китиммени инде? И Ходаем, үзең бер акыл, бер чара бир!
Җаным Рәбига ни уйларда икән? Бичарам' һич булмаса. яшьне алганда да Рабигадан башка кыз беткәнмени'’ Ничек шуңа гына каныктылар икән? Мулла котыртты шул. хәзрәт димләде. Ул димләмәсә. бәлки. Хөсәен абзый да бирмәс иде Гөнаһлы да булып бстәм инде. Ул хәзрәткә өйләнү кебек эшләргә катышу нигә кирәк'.’» дигән сүзләрне моңаеп кычкырып йөргәли башлады. Бу эшне туктатырга герле хәйләләр эзләде, ләкин таба алмады. Ахырында Рәбигага хат язарга исенә төшеп, шушы хагны язды
Сөекле Рәбиг ам!
Бу хатым бүтән вакыттагы кеби сөенеч хәбәрләр, матур сүзләр хаты түгелдер. Бу юлы сезгә бик хафалы, бик күңелсез бер мәктүб язамын. Гафу игенез. Бешен әткәй бу арада, үзе өйләнмәкче булып. хәзрәткә киңәшкән. Хәзрәт әткәйгә сине димләгән. Хәзрәт сиңа язчы да барган, имеш, Хөсәен абзый бирәчәк, имеш. Әнкәеңгә бик яхшылан сөйлә, рагын булмат аныңны бе.н ертерт ә тырыш!
Бу шт оят кебек күренсә дә, бер дә оялмаенча, ике арамыгда вәгъдә вә танышлык булганын белгертергә тиешсең, юкса мн узар. сөйгәнем!
һәр икемезнең мора тымы шың булуы шушы көннәрдә синең өстецә күтәрергә тиеш булган авырлыклар) а чыдавына багьлыдыр. Вәссәлам. Мәгълүмен...»
кс көн соңра Хөсәен байларга Маһруй яучы яңадан килеп керде Исәнлек-саулык сорашкач. Латыйфа абыстай илә ике араларында шушы сүзләр йөрде
34 X о л ы к а т ь кешенен үзгалегс, холкы
’ Ф а ү к ы л ь г й д а гадоттан тыш.
' Иаҗиһ матур, гүзал
* Гайре м a in р у г ъ разаләттан шаригатьча башка яманлыклардан.
— Ничек. Латыйфа, киңәштеңезме? Картың ни ди?
— Картымнан бер дә тоткар юк. Хәзрәткә дә киңәшеп караган, ул да бик мәслихәт күреп, бирергә димләгән. Аллага тапшырып, тәвәккәл- ләмәкче буламыз инде.
Бик яхшы, бик яхшы. Бу урынны инде Хода биргән.
— Шулай инде!.. Атасы разый булды. Юкса, Маһруй абыстай, мин үзем ул кадәр кайнеш. көндәш өстеннән бирүне бик җөпләмәгән идем дә Бигрәк инде, кызымыз да инсаф белән генә, юаш кына үскән... Аллага тапшырдык инде, насыйбы шулдыр.
— Әй. Латыйфа! Бер дә җәфаланма. Аллага шөкер, барасы җире байлыкның чигендә. Көндәш лиергә, Хәлимә илә бергә бер бүлмәдә торасы түгел, каенеш диярлек бүтән әллә кем дә юк инде. Һәдия җитеп килә, кызларның гомере күп түгел, күрмәй дә калырсың, кияүгә дә китеп барыр.
— Инде. Маһруй абыстай, язмышка каршы килер хәл юк. Ходаның үзенә тапшырдык. Зур кешеләр дә димләп торгач, иншалла, хәерле булса кирәк.
— Шулай, Латыйфа, бик дөрест. Кыз баланы вакытында тапшырган яхшы. Кызлар гөл кеби, гөл чәчкәле вакыт кадерле. Алайса, Латыйфа, мин билә-билә барып әйтим Шушы рәвешчә вәгъдә булсын. Ләкин Халид абзыйның исәбе озакка сузарга түгел бугай. «Мин яшь кеше түгел, миңа бер көн туй да булсын, шул көн кияү дә керергә булсын. Мин эшнең соңга калуын сизмим»,—ди.
Безнең өчен кайчан булса да бер. Әллә ни хәзерләнәсемез дә юк Булачак булгач, тиз булса ни, соң булса ни? Безгә бар да бер. Теләсә иртәгә туй итсен, улысында ихтыяр анда.
— Ярый, мин шул сүзләрне барып әйтим. Халид абзый ни әйтер. Туй кайчан булса да, мин соңрак бер әйләнермен. Ярый, хуш, сау булыңыз! — дип чыгып китте.
Бирергә вәгъдә куелганы Рәбигага ишетелде. Рәбига Фатихтан хат алгач та бик җәфаланган иде. Инде бөтенләй, бирергә вәгъдә куелгач, бичара кыз. бөтен кайгылары башына җыелган кеби бер зур җәфага төште. Бу җәфа Рәбиганың гомерендә иң беренче җәфа иде. Рәбига һич бер җәфа күреп үскән кыз түгел иде, аның уналты-унҗиде яшьлек бер гомере бик тыныч кына, бер төсле генә агып киткән иде. һәр көн бер төсле, ел бер рәвешле булып узган иде. Аларның йортында Рәбига шул яшькә җиткәнгә кадәр бер генә дә зур вакыйга булмагандыр. Кыскасы. Рәбиганың бу уналты-унҗиде еллык гомере һич мәшәкатьсез, гаваилсез35 кичкән, үсеп кеше булгач та хәтерләрдә саклана, сагыныла торган гомернең кадерле еллары иде.
Рәбига кечкенәдән бик матур иде. Аның кара кашлары, озын чәчләре, нәфис сөякләре, ак нурлы йөзе, тәмле сүзе, ягымлы кылынышлары һәр күргәнне сокландыра иде. Хөсәен агай кеби бер адәмнән бу илә гүзәл бер кыз тууы һичкемнең акылына килмәс. Ләкин ул Хөсәен агайга охшамаеп, анасы Латыйфа абыстайга охшаган иде Ачыклыгы, шәфкате, мөляемәте. төсләре — һәрбере Латыйфа абыстай холкы иде.
Рәбига җиде яшьләренә җиткәндә остазбикә абыстайга йөри башлады. Күп кеше, сабак өенә йөри башлагач, Рәбига бозылыр, әдәпсезлеккә үгрәнер дип курыкканнар иде.
Остазбикә абыстайлар, күбесенчә, карт булып, балаларын тыя алмаганга. теләсә ни сөйләп, теләсә ни кылынып. сабак өен балаларның шаяруы мәшһүрдер, һич тәрбия күрмәгән, начарлыкны кечкенәдән күреп үскән әдәпсез кызлар илә яхшы тәрбия илә үскән кәбаир2 кызларны бер җиргә җыеп, әхлакларын бозыштыру безнең остазбикәләремезнен Имтиязларыдыр1.
' II м г ию аерма, өстенлек
’ ХагЬнзә-сәхәбәсс «күнелдөн ятларга сәләтлс» мәгънәсендә
' Мөйәссәр — жннел. жинсл утәлешле
’ Ислях итсен үзгәртсен
Хәер, бу хакта абыстайларда гаеп юк! Алар ничек балаларның ни сөйләшкәннәрен, ни кылынганнарын карап өлгерсеннәр! Алар, шәрик итеп укытуның җаен белмәенчә, һәр баланы аерым-аерым укытканга, илле-алтмыш баланы чирегешәр сәгать кенә укытканда да ун-унбиш сәгать вакыт кирәк буладыр. Остазбикәләр баерак кеше кызларын чирек сәгать кенә дә укытмыйлар, күп көннәр була, фәкыйрь гаилә эчендә үскән кызлар сабак га ала алмаенча калалар. Шуңа күрә сабак өенә йөри башлат анда ни холыкта, ни дәрәҗәдә әдәпле булсалар, берничә еллар сабакка йөргәч тә һаман шул әдәптә булалар. Фәкыйрьлек сәбәпле вак. түбән халык арасында алган начар холык вә әдәпсезлекләрс бетмәй. һаман шул көенчә каладыр. Хәер, кайсы кызларның сабакка килә башлаган вакытка караганда башкалардан ишетү, күрү илә әдәпсезлекләрс байтак тәрәкъкый дә итәдер.
Ләкин. Ходаның рәхмәте, мөлаем Рәбига сабак өендә дә бозылмады. Кечкенә вакыттагы инсаф, әдәп һәрбере үскәнгә кадәре сакланды. Чөнки Рәбиганың остазбикәсе, кыз балаларны саклау, аларны инсафлы эшләр. әдәпле сүзләргә үгрәтү бик тиеш эш икәнне белгәнгә, үзеннән укыган кызларның тәрбия белән үсүенә кулыннан килгән кадәр тырышадыр иде. Рәбига үзе дә һәрвакыт инсафлы кызлар илән генә катышадыр иде.
Уналты яшьләренә килгәндә Рәбига Маһирә осгазбикәнсн укыта торган нәрсәләрен тәмам итте. Маһирә остазбикәнең укыта торган нәрсәләрен бик кечкенә дин уйламаңыз! Әлифба «Кисекбаш»тан алып «Ярым Алма» китабы. «Бакырган», «Йосыф». «Йәк хикайәт». «Хәмде Бихөдде», «Тәгьлимес-салават». «Сәгьлүк», «Мөхәммәдия». «Дәкаи- кыль-әхбар»га кадәр бара иде. Рәбига укыган нәрсәләрнең һәрберен бик белеп барды. Шулкадәр күңеленә беркетеп укыйдыр иде ки. ел үткәч, укыган гарәби ки тапларына дөрес т мәгънә бирергә әзер иде
Сез, бәлки, гаҗәпсенерсез: «Сарфы-нәхү укымаган кыз ничек гарәпчәгә дөрест мәгънә бирсен?» диярсез. Ләкин бу дөрест. Безнең халкымыз- ның хатын-кызлары арасында сарыф-нәхүсез, ишеткәнчә гарәпчә дөрест укырга белгәннәре бик күн очрыйдыр. Бу бер дә гаҗәп гүгел. Андаен кызлар артык зиһенле, ифрат куәтле хафизә сәхәбәсе2 булалар. Әгәр андай кызларга тәртип илә сарыф-нәхү укытылып, кирәге кадәр башка фәннәр дә белдерелсә иде. бик галимә һәм тәрбияле милләт аналары булырлар иде. Әмма тиешле тәрбия, тәртип тәгьлим әле безнең ир- ләремезгә дә мөйәссәр' булмаган. Хәлемезгә язык, мең язык! Ләкин ни кылырга кирәк’ Хода үзе ислях итсен4!
Укыган сабаклары арасында Рәбиганың «Мөхәммәдиямдә»! яратканы булмады. «Мөхәммәдиямгә шулкадәр күңел бирде ки. ипсез булдымы, шөгыльләнгән нәрсәсе, «Мөхәммәдия» уку иде Бу «Мөхәммәдия» уку Рабигага гаҗәеп килешә дә иде Чөнки Рәбиганың тавышы ачык, көмеш кебек шыңтырдавыклы. күңелгә якын бер тавыш иде Аның «Мөхәммәдия» укыганын бер ишеткән кеше һәрвакыг икенче тыңласы. икенче тыңласа, өченче ишетәсе килә торган иде Белмим нәрсәдер. Рәбигада кешене үзенә тарта торган бер куәт-җәзбәлек бар иде. Кирәк сөйләсен, кирәк тик торсын һәрхәлдә, Рәбига күрергә бик кызыгырлык бер кыз иде. Чибәр, шөбһәсез матур кыз иде. Бәгъзе, кеше таныган акыллы хатыннар: «Бу кадәр чибәр кыз. инсафлы бала, кайсы бәхетле егеткә насыйп булыр икән'.’ Моны алган кеше бик бәхегле кеше булыр», дип сөйлиләр иле Кара кашлы, озын чәчле, тулы битле булуы өстенә. яхшы киемнәр һәм киенеп, сайрый торган кошларны көнчеләтерлек матур
тавыш илә «Мөхәммәдия» укыганда йөзенә инсаф нуры таралып, гаҗәеп бер сурәттә була торган иде. Кайчагында оялып, укый торгач эсселәп- кызарып. битендә тир бөртекләре чыккач, чык төшкән кызыл алма төсле була иде. һай, шул вакытта рәсемен алырга!..
Ләкин Хөсәен агай кебек бер адәм йортында моның кеби акыллы, әхлаклы, җәмал иясе бер кыз булуы кем акылына килер?! Әй, бичара Рәбига. кем белер, тагы да яхшы т әгълим күргән булса, бу кадәр кабилияте1. бу кадәр гүзәл тавышы, көйгә-шигырьгә һәвәсе, уку-гыйлемгә ихласы иләп милләтемезнең беренче әдибә. мөхәррирәсе булган булыр иде. Ләкин ни эшләмәк кирәк? Әле болай укып калганына да бик шөкер. Чөнки күп кызларымыз гадәт әсире булып, түгел Рәбига кеби генә, бәлки җөзъәни36 37 мәгълүматтан, хәтта язу танымактан да мәхрүм булып, мәңге наданлык эчендә калмакталардыр.
Рәбига шулай үсте. Бар шөгыле уку. йортка бер интизам38 бирү, җыештырудан гыйбарәт иде Күңел ачкан эше дә кызлар мәҗлесенә бару илә кайчагында якын кардәшләренең кызларын кунарга чакырып куну иде. Дөрестән дә, Рәбигаларга кунарга кызлар килгән көн бик күңелле була торган иде. «Өч угълы булган карт» хикәясе. «Баласы булмаган падишаһ» хикәясе һәрбере бер кат сөйләнә иде. Аннан кала сүзләре киемнәр, зиннәтләр хакында була иде. Фәләннең энҗе калфагының яхшылыгы, фәлән бай кызының асыл күлмәгенең итәгенә тоткан нәрсәсе, туган кеше кызының камзулы, шәле, беләзек-йөзекләре. брошка, хәтта булавкасына кадәр бер кат сөйләнә иде. Бер күлмәк илә бер-ике җиргә кунакка барган кызларны бик гаеплиләр иде. Рәбигапың иптәш кызлары өсте-башы простойрак, бер күлмәк белән төрле мәҗлесләргә барган кызларны: «Шуны киеп йөрергә оялмый, фәлән», дип бөтенләй гаеп үк итә башлыйлар иде.
Ләкин Рәбига акыллы иде, андый кызларга ияреп ярлы кызларны яманламый, кешене киеменә карап үлчәми иде. Дуст кызлары шундый простой киенгән кызларны яманлый, кылыныл бизәнмәгән туташларны гаепли башласалар. Рәбига хәзер аларны гаептән туктатып, шундый акыллы сүзләр сөйли торган иде:
— Дуст туташларым! Ник болай. тәрбиясез кызлар кеби. халыктан көләсез? Күлмәк начар материядән булуның нәрсәсе гаеп? Дөньяда һәркем булса кияргә яратадыр Ул бичара сез әйткән кызлар ярлы кеше балаларыдыр. Чакырган җиргә бармый калмас өчен барын киеп килгәннәрдер. Сез кешенең әдәбенә, инсафына, сүзенә караңыз. Ул сез әйткән простой күлмәкле кызның киеме шулай гына булса да, әдәбе нинди иде?! Ул кызда бездәге шаркылдаулар, бездәге кылынышлар бар идеме9 Сез шуны уйлап караңыз! Ул кыз мәҗлестә үзен гүя бер зур абыстай кеби тотты, һәркем илә сөйләшүе ачык, сүзе җайлы, көлүе әдәпле иде. Киемнәренең бик кыйммәтледән булмавы, калфагының энҗе илә капланган булмавы гаеп түгел. Кыйммәтле киемнәр эчендә булып та. холкың, гыйлемең, әдәбең очсыз-тәкәллефссз39 киемнәр эчендәге кызлардан ким булуы бик оят. Кеше холкына, әдәбенә, гыйлеменә карап үлчәнергә тиешледер, ди торган иде.
Бәгъзе вакыт кыюырак иптәш кызлары кияүгә бару хакында да сүз чыгаралар иде. Бере берсеннән нинди кияүгә барасы килгәнне сораштыралар иде. Бу кияү хакындагы фикерләре төрлесенең төрлечә иде. Кайсы «Мин озын мыеклы кияү булса иде дип телим», кайсы: «Мин булган, русчарак киенгән егет булса иде димен». кайсы: «Мин егет сыманрак. тәмәке тарта торган кеше булса иде дип уйлыймын»,—ди торганнар иде. Ләкин бу турыда Рәбига күп сөйләшүне бик яратмый.
36 Кабилиятле сәләтле, булдыклы
1 Җ Ө 3 Ь ә и и - өлешчә.
’ Интизам тәртиплелек.
39 Тәкәллеф ясалмалык, кылану
' Парлакь якты, нурлы
' М о х з ү н — кайгылы, көенечле
1 С и р I үэбик
әдәпсезлек саный иде Алай булса да. иптәш кызлары һәрбере үз фикерен сөйләп бетергәч ахырдан гына ул да. елмаеп кына шушы сүзләрне сөйли иде:
А!.. Алайса сез бер дә кияүнең үзен уйламыйсыз икән, кайсыныз мыегын, кайсыныз тәмәкесен, кайсыныз өстендәге киемнәрен уйлыйсыз икән. Мин киемнәрен, мыекларын уйлап та караганым юк. Мин киявем булачак кешенең иң элек акыллы кеше булуын, моның соңында яхшы холыклы, йомшак күңелле булуын, аннан ары галим, тәүфикълы булуын Хода тәгаләдән телимен, ди иде.
Кыскасы, Рабиганың бу вакытка кадәрге гомере матур узды, һәрвакыт күңеле шаг, һәрнәрсәдән кызык табучан иде
Уналты яшьләренә килеп. «Мөхәммәдиямләрне укый башлагач. Рәби- гада бер зур үзгәрү күренде. Рәбига күпвакыт уйлаучан. көйләүчән була башлады. Гүя дөньяда бүтән бер кызык, башка бер юаныч эзли башлаган иде. һәрвакыт күңеленнән бер нәрсә көткән кеби тоела иде Бу һәркемдә була торган бер халәттер Балалыктан чыгып, уеннардан ләззәт тапмый башлагач, һәрбер яшь кешедә бу үзгәрү күреләдер
Бу хәлнең нидән икәне бик беленмәсә дә. һәрвакыт кеше парланганнан соңра югалып киткәне сыналмыштыр. Рәбига шул хәлдә вакытта Фатих илә мөнәсәбәт башланып китеп, ул уңайсыз эч пошулардан да котылган иде Фатихка бөтенләй күңел биреп, тиздән никахлы зәүжә улмакны көтеп тормакта иде
Менә Халид байдан яучы килүе, аталарының карт булса да бирергә вәгъдә куюлары Рабигага шундаен бер күңеле парлакь' өметләр эчендә вакытта иреште Бичара кыз. бу эшкә разый булмаганын анасына белгертеп каралы. Әнкәсе үзе дә эченнән бер дә бирергә теләми иде Ни эшләсеннәр?.. Бу эш Хөсәен агай ихтыярында иде Ана никадәр ялынсалар да. кабул итү ихтималы юк иде. Анасына сөйләп тә файда булма! ач. бичара кыз. тарын сөйләргә кеше тапмаенча. аулакларда калып үз-үзеннән сөйләнеп йөри иде.
«Ай Алла, шулай ук бәхетсезмени мин? Ничә еллардан бирле чын ихласым белән яратып, бөтен күңелем илә сөйгән Фатихыма барып гомер итүләр кая кит теләр?! Уф. Алла, ни генә эшлим? Кемгә генә серемне белгертим.’ Кияүгә бару дигәч, һәрвакыт өйләнмәгән яшь кеше уйлый идем. Бара торт ач Фатих илә вәгъдәләр бирешкәч, аны соя башлагач, аннан башка кешегә бару күңелемә дә килми иде И Ходаем, нй генә кыйлыйм? Мин ни эшлим’ Шулай ук мин Халид абзый хатыны булырмынмы инде? Аның илә ни сөйләшермен? Карт кешегә ни әйтермен? Миңа пи кызык булыр? Йа раббем. язма бу эшне' Әй. Халид абзый, сиңа минем кеби яшь кызны елатып ни була инде? Сезнең кеби картларга яшь кыз килеп куанып торыр дип беләсезме? Яшь күңелне бер карт илә канәгатьләндерү мөмкинме? Никадәр яхшы гафифә булса ла. алтмыш яшендәге бер картка барган яшь кызның күңеле бер яшь кеше уйлаудан туктамас! Мөмкин түгел!
Менә мин Халид абзыйга бардым дип Фатихымны онытырмынмы? Алла сакласын! Картлыкта яшь хатын алучылар бу турыны аңламыйлар микәнни'' Хатыннары үзләренә ихласлы булмавына эчләре пошмый микәнни?1
Картлар теләсә ни булсын иде Бичара яшь кызлар харап була! Гомере эчендә бер хатын күрмәгән бер яшь кешегә барып рәхәт гомер итүдән мәхрүм калалар Ай. Алла! Мин дә шулар кеби булырмын микәнни *' И Ходаем, язма бу эшне!»
Ул һәрвакыт шуның кеби кызганыч моңнарын сөйләп, уйлан йөрде. Бирү вәт ьдәсе куелгач, күп уйлаганнан, елаганнан сон Фатихка хат язарга исенә төшеп, шушы хатны язды
«Җаным, Фатихым!
Мөбарәк хатынны алдым. Бу көн тәмам бирергә вәгъдә куеп җибәрделәр. Безнең әткәйләр, башкалар әткәсе кеби, шәфкатьле, балаларының сәгадәткә нренцен теләүче түгелләр икән, һәр икемезнең гомергә рәхә- темезне җуярга сәбәп булалар, ахры. • Әнкәйгә разый булмаганымны белгертеп карадым, миһербанлы әнкәем, бичара, үзе дә бер дә бирәсе килми, ӘТКӘЙ1Ә җалынып карады, күндерү мөмкин булмады. Сөекле Фатихым, шулай ук аерылырмыз микәнни? һәрвакыт кайчан гына сиңа барын тора башлармын икән дип уйлый идем. Синең кәефен өчен һәр эшкә разый булачак бер яр булмакчы идем. Бәхетсез икәнмен, моңа кадәр генә дөнья мине бәхетле кеби итеп алдап горган икән. Газизем, миндә бер чара да юк инде. Ахыр өметем синдә калды. Сез, шаять, бу эшне тукгатырга бер чара табарсыз. Сез дә бер чара тапмасаңыз, хуш, сау бул, сөеклем! Безгә дөньяда рәхәт булмас инде, ахрысы...
Мәгълүмәң...»
Фатихка Рабиганың бу хаты бик каты тәэсир итте. Бирү вәгъдәсе тәмам булганны белеп, үзенең моңа кадәр һичбер чара уйламаганына эче бик пошты. «Мин бер егет булудан да бу эшкә бер чара тапмый, аңгыраеп калмак бик ояттыр. Бу эшнең зарары бер миңа гына түгел бит. бер бичара кызны гомергә үкенечтә калдырмак һич гакыл эше түгел. Моны һич инсаният күтәрми Мин моның өчен гөнаһлы булырмын Ни эшләсәм эшлим, бичарамны бу бәладән коткарыйм», дип уйлый иде. Фатих бу уйлардан соң. язу өстәленә утырып, өч хат язды Өмете шул хатлар илә эшне туктату иде. Ул хатларның берсе Рәбигага иде Рәбигага язган хат шушы иде:
«Рәбигам!
Хагың тапшырылды. Бирү вәгъдәсен белеп, бик мәхзүн1 булдым. Ләкин, сөйгәнем, бер дә хафаланма, ничек булса да мин бу эшне бетерергә тырышачакмын. Хатыңдагы «Хуш, сау бул, безгә моннан ары дөньяда рәхәт булмас», дигән сүзеңнән бик шикләндем. Алай-болай эш булыр дип белеп бер-бер эш кыйла күрмә. Мин ничек булса да бу эшне булдырмамын. Әгәр дә минем уйлаган чарам булмый калып, кияү керә башласа, ишекне бикләп сакланырсың. Эш ул дәрәҗәгә җитсә, мин дә синең ярдәмеңә җитешермен. Кияү керә башлаганчы мин уйлаган эш булмаса, үзем барып җитеп, ничек булса да сине котылдырырмын. Фатих».
Калган ике хатның берсе Хөсәен абзыйга иде. Берсе кемгә икәне мәгълүм түгел иде.
VI
_ әбиганы Халидка бирү вәгъдәсенең икенче көне иде
Бу көн кешегә фаш итмәй генә Рәбигага никах булып, кичкә кияү керәсе булганга. Хөсәен байлар йорты эчендә шау-шу. өстән караганда гүя шатлык иде. Бичара Рәбига бер бүлмәгә яшерелде. моңа да сәбәп акыллы яучы булды. Ул: «Мондаен вакытта котыртучылар күп була, кыз янына кеше кертергә ярамый», дип, Рабиганы һичкемгә күрсәтмәде.
Рәбига бичараның ялгыз бер бүлмәдә елаудан башка шөгыле юк иде. Керә-чыга йөреп рәхимле Латыйфа абыстай кызының бу хәлен игътибарга алды. Рабиганың ятып елаганнарын күреп, яучыга:
Ай-Һай. Маһруй абыстай, бу эш хәерле булыр микән? Кыз бик жылый бит! дигәч:
Яшь кызга җыламый китү үзе килешми. Латыйфа, мин бик күп туйлар, никахлар күрдем Инсафлы кыз җыламый китмәс Картка бирү илдә юк эш түгел. Бичара. Ташкент сартларына' кыз бирәләр әле Телен белмәгән, гадәтен үгрәнмәгән бер пычрак сарт белән гомер итәләр. Халид сарт түгел әле. картлыгы да чамасыз түгел. Үкенерлек эш юк. Латыйфа, жыласа җылар. Хәзер җыласа. кияүгә баргач көләр. Безнең әнкәй: «Кияү керәсе көн җылау киләчәктәге мәхәббәт галәмәте», дип әйтә торган иде. Бер дә борчылма, иншалла. хәерле булыр, дип. оста яучы Латыйфаны тиз туктатты.
Кияү керергә берничә сәгатьтән ары калмагандыр, ыгы-зыгы эчендә Фатихның Хөсәен абзыйга язган хаты Латыйфа абыстай кулына иреште Сонга калган калуын да... һәр ни исә. Латыйфа абыстай Хөсәенне бер бүлмәгә чакырып, кемнән килгәнне сөйләп, хатны Хөсәенгә бирле. Хөсәен хатны озак таный алмый тора торган иде. Шуның өчен Ла1ыйфа абыстайга укырга кушты. Хатта бодай язылган иде
«Хөрмәтле Хөсәен абзый, миһербанлы Латыйфа абыстай!
Гафу итенез, кызыңыз Рәбига илә елдан артык мөнәсәбәтебез булып, арамы «да бер-береме шеке булырга вәгъдәләремез дә бардыр...»
Хатны шул җирдә өзеп. Латыйфа абыстай
Сиңа әйтәм, харап булдык!
Хөсәен: Ни тилерәсең?!
Латыйфа: Аңламыйсыңмы юкса? Рабиганы харап иткәнмез!
Хөсәен Күп сөйләшмә, бетердеңме укып?
Латыйфа (укый):
«Бер кешенең вәгъдә вә гакыллы сөйюне ул кешенең әткәсенә шәрша- темездән дөрес түгелдер, Я1ънн Рәбнга минем зәүжәм бушаша, әткәй!ә аслап дөрест булмыйдыр. Шуның өчен тиздән әткәй! ә бу т у i ьрыны бе.нер- теңез! Юкса кызынышы харап итеп, өстенә гөнаһлы һәм буласыз.
Фатих А/тынбаев».
Хөсәен Аһ. оятсыз, шыпырт кына эченнән тынып калмастан. оялмыйча хат яза тагы, менә җүнсез!
Латыйфа: Яхшылап аңла, ник аны гаеплисең? Рәбига әткәйгә хәрам дигән ләбаса. Аны ник яшереп калсын'’ Хәрам була торып бирер иленме'.’ Хөсәен: Ни эшләп хәрам булсын? Юк сүз. юк! Аһ. оятсыз! Мин сине, атаң үземезнекс булып бетсә, ничек өйрәтергә белермен!
Латыйфа Сиңайтәм. ник ачуланасың’’ Яратышканнарына ышанмыйсыңмы?
Хөсәен Яратышсалар бер оят, оялмаенча ул эшне белгертү икенче оя1! Менә намуссыз!
Латыйфа (елап): Ничек бер дә беленмәгән соң? Шул Фатихны угь- лым кеби күрен ярата идем Насыйп кына булмаган икән! Никах булды шул инде Ай. газиз балам! Шундаен матур бер егеткә барырга уйлап йөргәндә без сине җәберләдекмени? Сиңайтәм. зинһар, әле кияү кермәгән. эшемез халыкка да фаш булмаган, хат җибәреп. Халил агайга белгертсәк ничек булыр икән?
Хөсәен: Менә сүз' Җылама да. жылавыңны кызганмыйм да. . Син баштан ук бу эшкә кире килеп бардың, бетсен! Әйтмә миңа шул сүзне' Бер малай сүзенә каран. Халид агайга кыз бирүдән каласы, имеш ”
Ла I ыйфа Атасы ник шулкадәр
Хөсәен Сөйләмә! Бетсен!
Хөсәен агай сүзне бик кыска тотты.
Кияүнең килер сәгатьләре җитте. Капка төбенә көтәргә кешеләр һәм куелды.
Рәбиганы көчләп киендереп, кияү керәсе бүлмәгә яптылар...
Менә бервакыт: «Кияү килде!»—дигән хәбәр булды Ләкин кияү көтүчеләр чалмасыз карт көтәләр иде, килгән карт чалмалы, төсе дә Халид агайга охшамый, кем белә, бәлки кияү булгач үзгәргәндер..
Кызның ишеген ачмакчы булдылар бикле булды. Дөбердәттеләр, файдасыз чыкты. Килгән карт кыз бүлмәсен сорамый. Хөсәен агайның үзен сорый башлады.
Ахырында беленде ки, килгән кеше кияү түгел, хәзрәт, имеш. Караңгылык белән яңлышканнар, имеш. Хөсәен чыкты.
Хөсәеннең чыгуына янә бер карт чабып килеп керде, монысы инде чыннан да кияү иде. Сачен ап-ак игеп китәрткән, мыегын җеп кеби итеп ике яклап нечкәрткән, камчат бүркен кыеклап башка алган, киң җакала- ры чыккан, бу Халид агай иде.
Хөсәен, хәзрәт, Халид агай ишек алдында бергә җыелдылар.
Хәзрәт Хөсәен агайга карап:
«Халидка. кияү булып кергәнче, әйтәсе сүзем бар. Безне бер аулак җиргә алып керсәнә!» диде.
Бүлмәгә керделәр. Ишек бикләнде.
Хәзрәт:
— Халид. Хөсәен, син дә тыңлап тор, мин сезгә бер нәрсә укыймын, дин. кесәсеннән бер язу чыгарып, укый башлады. Шулай язылган иде:
«Фазынләтле40 41 остазым! Сезнең кеби адимләргә хат язмак ни дәрәҗә әдәпсезлек ндекен белсәм дә, язачак мәсьәләм бик мөһим (кирәкле) булганга, сөкүт итеп* калу мөмкин булмады. Бу хатны язмасам, берничә кеше гомергә вәйран булачак вә берничә кеше гөнаһлы булачакка күрә, мөнәсәбәтсезлек булса да, язарга җәсарәт3 иттем. Гафу боерыңыз. Бу көннәрдә җәнабеңезнең димләве буенча әзкәмез алачак кыз Рәбига минем гакыдлы4 зәүҗәмдер. Бер адәмнең зәүжәсен башкага бирергә һичкемнең ихтыяры юктыр. Шәрш агемездә кызның ризасы иң бөек шарт булып та, никах вакытында аталар тарафыннан кыздан ник соралмый икән? Алма кеби яшь кызларны дөньяда бер кат торып бетергән картларга җәберләп бирерг ә шәригатемез куша микән? Остазым, бу мәсьәлә күптән каралып, хәл изелеп бетәргә тиеш иде. Ничә вә ничә кызлар мәймүн кеби картларга китеп дөньяда гаилә сәгадәте, зәүҗ мәхәббәте дигән нәрсәләрнең ни икәнен дә белмәенчә калдылар.
Бичара Рәбиганы да, әткәйнең дәүләтенә кызыгып, Хөсәен агай вәйран итмәк эсти, имеш. Үтенәмен, остазым, бу хатны алгач та, бу эшне ничек булса да бетерергә тырышсаныз ла? Хөсәен абзый да, әткәем дә синең сүзеңнән чыкмаслар иде. Эстәсәңез зәүҗәм уллыгын исбатка, гакыдымызда булган шаһигләремез дә әзердер. Рәбига минем зәүҗәм булгач, әткәй!ә һич дөрес булмаска тиештер. Сез шәригатьне миннән игълямсыз.
Фатих бине Халид Алтынбаев».
Фатихның без белмәгән өченче хаты шушы булды. Хәзрәт, хатны укып бетергәч. Халид илә Хөсәенгә карап:
— Аңладыгызмы. Халид агай, бу угълың Фатихның хаты! Эш ачык беленсен дип. бу хатны үзеңезгә укуны мәслихәт күрдем. Хөсәен агай кызы Рәбига илә ике араларында мәхәббәт булган булса кирәк...
' Ф а з ы й .1 о т — өстен, хөрмәтле.
41 Сөкүт и т ү — дәшми тору.
' Җәсарәт җөрьәт, батырчылык
4 Гакыллы кнлешүлс.
' II ж а б е кабул яраигү. ришлык
Хөсәен:— Хәзрәт, юк ул.
Хәзрәт: Тукта, мин сөйләп бетергәнче көт! Фатих Рәбиганы зәүжәм. ул минеке дигән, ике арамызда иҗабе кабул* гакыд булды, шаһит - ләремез һәм бар. дигән Алай булса. Рәбига Фатихның шәригый зәүжәсе. ягъни хәләл жәмәгате буладыр. Халид агайга аслан2 дөрест булмыйдыр. Менә «Мохтасарел-викайәдә» гыйбарәсе шушы рәвешчә: «Вә хәрәмә гәләлмәръа аслиһи, фәрәгаһә вә фәрәга аслиһил-кариб вә салибәти ас- лиһил-багыйд, үммү зәү-җәтиһи вә бинтүһа мәутуәт вә зәүжәти аслиһи вә фәрәгаһә». Безгә кирәклесе шул ахырдагы «вә зәүжәти аслиһи фәрәгаһә» дигән сүз. ягъни атасының, бабасының зәүжәсе. ягъни хатыны, никадәр югары китсә дә, угылының һәм угылының угылларының зәүжәсе. ягъни хатыны никадәр түбән китсә дә. ир кешегә никахланырга дөрест булмыйдыр. дигән сүз буладыр Хуш, инде килеп. Фатих Халидның угылы булгач, аның фәргасе буладыр Рәбига Фатихның хатыны булгач. Халид агаш а Рәбига «зәүҗәте фәрфәргиһи». ягъни угылының хатыны буладыр да. аслан дөрест булмыйдыр Аңладыңызмы? Менә сезгә ачык мәсьәләсен әйтеп бирдем.
Халид, башын түбән иеп. бик күңелсезләнеп: «Ай. Алла! һа. һа!» дип тик утырды
Хөсәен:
Хәзрәт, юк сүз ул, юк сүз! Мин үз кызымны үзем беләмен. Нинди шаһит булсын да, нинди гакыд булсын? Бар да ялган! Минем кызымда андый эш юк. хәзрәт, шул малай сүзенә карап эшне боза күрмәсәнә инде! диде.
Хәзрәт:
Юк. Хөсәен, бу эш булган булырга тиеш Мин кызыңызны да бик егълый дип ишеттем. Гакыллары, шаһитләре. бәлки, юктыр да. алай булса да. кыз илә егетнең күрешкән, ултырашкан булуында шик юк Күрешкән булгач. Халидка башка яктан да хәрам буладыр Эшне хурлыкка калдыруда файда юк. «Кирәк булса, шәһитләрне дә табармын», дигән. Ләкин алай хасиятсезләнүдә мәгънә юк
Бу сүзләрне ишеткәч. Хөсәен агай ишекне ныклабрак ябып, хәзрәткә актык сүз итеп:
Хәзрәт, булган эш булсын инде. Сәдакасыннан эш калмас Шәригать үз кулында, зинһар, бер жаен тапсаңыз ла! дип каралы.
Хәзрәт:
Ай. Хөсәен! Син наданлыкка барасың! Ярамагач ярамый инде. Синең әз-мәз сәдакаң илә кеше шәрига гь алмаштырамы соң?
Халид:
Юк инде. Хөсәен, бу эш булмады. Бу эш минем хурлыкка каласыма гына булган эш икән!
Хәзрәт:
Инде әле әллә ни булмаган. Әле яхшы, килеп өлгердем, гөнаһ шомлыг ы! Осгазбикә, эш бозылмасын дип. хатны бирми торган Сез шулай и генез инде: әле бу мәсьәлә халык арасына чыкмагандыр Бу »ш тиздән, яшертен булган эш Никах мәжлесснсздә ят кеше юк иде Мин хәзер Халидтан кызны аерыйм Фатихның зәүжәсе булган булса, никах вакыйгьдә42 булмаган буладыр Алай булса да аерыйк Иртәгә йә берсекөнгәме яхшылап туй ясап Рәбиганы Фатихка никахлыйк Халык эшнең ничек булганын сизми дә калыр
Халид:
Хәзрәт, мин ни әйтергә дә белмим.
Хөсәен Бу эш булмый юрган булгач, бик яхшы булыр иде. Кыз баланы барыбер тапшырасы. Халид абзый, шулай нтиклә алайса?
42 Аслан һич, һичбер
’ В а к ы й г ь д о чынлыкта
Хәзрәт: - Халид, син белмәгәч, кем белер? Угылыңны өйләндерү өстеңә фарыз. Өйләндер, өйләндер! Шушы Рәбиганы сөйгәнен алып бир! Бу эш өчен бер дә ачуланма. Бу яшьлек бәласе. Менә. Хөсәен, тиз-тиздән киңәшеңез дә, төгәлләңез. Бу көе калсаңыз, халыкка бигрәк көлке булырсыз. Фатихка алып бирсәнез, халык бүгенге йөрүләрне иҗабе кабул мәҗлесе дип кенә белер дә калыр. Менә мин аерыйм да китим. Халид, сез дә кайтыңыз, бүгенгә йоклап карыйк әле, иртәгә тагы күрешермез.
Шушы эшләрдән соң Рәбиганы Халидтан аергач, кияү булып килгән Халид агай, кияүне кертмәскә килгән хәзрәт һәр икесе кайтып киттеләр. Хәтәрсез, хәвефсез бичара Рәбига котылды.
VII
__ әзрәтнең һәр ике якны димләве, нәсихәтләп йөрүе аркасында шул X атна эчендә бик зур туй ясалып. Рәбига Фатихка никахланды. Халид ж агай никадәр разый буласы килмәсә дә, язмышка каршы килә алмады. Ниһаять, ике, адәм кулы тимәгән яшь чәчәк кеби пакь балалар бер-беренә кавыштылар, морадларына ирештеләр. Зөфаф кичәсендәге шатлыклар, куаныч вә сөенечләргә чик юк иде. һәр икесе Ходага ни рәвешчә шөкер итә белүдә гаҗиз иделәр. Рәбиганың, эш ахыр чиккә җитеп тә, Фатихның тәдбир табып эшне бетерүенә гаҗәпсенеп, куанып Фатихка әйткән тәшәккерләр. рәхмәтләр, бүсәләр1 чиксез иде. Фатихтан ахыр хат килгәч ни дәрәҗә куанганын, ишекне бикләп. Ходадан ничек булса да бу бәладән котылырга сораганын, ишек аркылы Халид киткәнен анасыннан тәгаен сорап белми ишекне ачмаганнарын һәрберен Рәбига Фатихка сөйләде. Куаныштылар, сөенештеләр... Гомер буена бик сәдака- тьле’.бик мәхәббәтле зәүҗ вә зәүжә булачакларына мең төрле вәгъдәләр куештылар.
Зөфаф кичләре кичте. Фатих һәр көн зәүҗәи мәхбүбәсе43 44 45 янына йөри иде, араларындагы мәхәббәт рабиты46 көннән-көн артмакта иде. Угълына яхшы, инсафлы кыз булуыннан Хәлимә абыстай, кызының Фатих кеби бер гакыллы егеткә китүенә Латыйфа абыстай һәрбере бик шат иделәр. Инде Хөсәен абзый да бу эштән бик мәмнүн иде. Халид агай карт кеше булып, берничә еллардан барча малы Һәдия илә Фатихка калачакмы, ниндәен бай бер кияве булачагын уйлап, Фатих яшьрәк тә булганга, Халидтән да артыграк файда итү мөмкин булганнарын аңлап, бик шатланган иде.
Рәбига илә Фатихның парлануыннан куанмаган бары Халид агай иде. Сакал-мыек төзәтеп, бүрекләрен кыңгыр итеп кияү булып барып та, кыз янына керә алмаенча кайтуына хурланганы күңеленнән китмәгән иде. Чөнки, никадәр халыкка фаш булмады дисәң дә. Рәбиганы башта Халид ала башлап та, соңра Фатихка туй ясалганын белгән кешеләр дә бар иде.
Фа I их кыз каз ына һәр көн йөрмәктә иде. Фатихның киенеп китүләре, шатланып кайтулары һәрбере Халид агайга үзен мәсхәрә итү өчен, аның ачуы килсен өчен йөргән кеби күренә иде. Шуның өчен Халид агай угылына һич сәбәпсез көннән-көн дошманламакта иде.
Халид агай яшь хатын ала башлаганчы ачучан, борчулы кеше түгел иде. Әмма шул өйләнә башлаганнан соң холкы бөтенләй бозылды. Бар эше ачуланып-сукранып йөрү була башлады. Хезмәтчеләрен һич гаепсез ачулану, йорт җәмәгатьләрен һич сәбәпсез орышу-тиргәү гадәте булып китте Йорт
43 Б ү с а үбешү, үбү
44 Сәлакатьлс дус, тугьрылыклы
' Мәхбүбә сөелгән, яратылган хатын
46 Рабиты бәйләнеше
' Ь ә һ а и о сылтау
' 3 а I«»н нигезлә
’ Дәхеле катнашуы
' С ә н а д документ.
1 Кабил тор. геркем
* С а я е с н л <• нигезенла. юлында
' Хобсс ТОТКЫНЛЫК
эчендә бигрәк ачуланган кешесе Фатих иде. Ул бичараны
шулкадәр тыгыз тота башлады ки. хәтта гәзитә карарга да рөхсәт бетте. Китап укыганын күрсә, буран чыгара иде.
Бичара Фатих бу кадәр ачуга, дошман тотуга һич сәбәп таба алмый иде. Күп уйлагач, яшь вакытта әткәсенә яхшы тәрбия күрсәтмәгәне өчен бабасына бик үпкәли иде Акрынлап бичара Фатихка үз атасының йорты нурсыз күренеп, ихтыярсыз үзе торган йортта торасы килми башлаган иде. Чөнки Халид абзыйның борчуы чиксез иде. Бәла өстенә бәла!
Бер көн Халид агай, Фатихны ачуланып-ачуланып сәүдә дәфтәрләрен тикшереп утырганда, почтальон сурәтле бер журнал («Нива») кигереп ташламасынмы’! Фатих шулвакыт, һич гаебе булмаса. билләһи, җиргә керертә разый булыр иде. Халид агайга эчендә саклялыгы ачуны, дошманлыкны чыгарырга җай чыкты. Гәзитә вә журнал алуны ул кадәр зарарлы бер эш дип белмәгән почтальон нахактан шулкадәр сүгелди ки. яхшы әле тиз генә чыгып котылды, юкса берничә йодрык та күтәрәчәк иде. Халид агай, бик ачуланып хәтта кулларын күтәреп.
Зачем такуй газет гашчиш? Муя сын ни урыс бит. такуй патрит руским ташчи' дип. русның артыннан кычкырып калды.
Бу йортка гәзитә кертүеннән шулкадәр эшләр чытасы хәтеренә дә килмәгән рус чыгып котылганына куангандыр . Бәлки, моннан ары картрак мөселман булган йортка гәзитә кертергә шикләнгәндер дә.
Рус котылды, әмма Фатих бичара бик авыр бер хәлдә иде Эшләгән гаепне, кабахәтне инкяр итмәк, ганымак мөмкин түгел иде Берничә көннәр әүвәл сурәтле «Нива» журналын аласы килеп сигез сум җибәрүе хак иде. Халид агай бу эш өчен угылы Фатихны гегәдеке кадәр сүкте, теләгәне кадәр гарьләде. Хурландыра торган сүзләрнең һичбере калмады. Кәефне җибәреп, күңелдән китми торган ямьсез сүзләр бар ла әйтелде. Читтән тыңлаган кешеләр бу кадәр сүгү, бу дәрәҗә орышуны һичбер т ыйлем арттырмак өчен гәзитә алганга дип белмәс иде. Ачулангандагы сүзләре гүя фәхешханәләрдә берничә мең сумнар исраф иткән угылын сүгә торган сүзләр иде
һай. бичара Фатих!.. Әле ярый юанычы сөекле Рәбигасы бар иде. юкса бичарага дөнья бигрәк кәефсез булыр иде Халид атайның бу орышуы гәзитә өчен булса да. асыл ачуның сәбәбе Фатихның өйләнүе. Рөбиганы алуы иде. Гәзитә ачуын алырга бер бәһанә* генә иде.
Халид агайның күптәннән эчендә тоткан дошманлыгының гәзитә мә-сьәләсеннән соң үче чыкты. Гәзитә вакыйгасыннан бер көн соңра өстендәге киемнәре илә генә Фатихка ата йортыннан чыгарга әмер булды. Туган йортта торырга рөхсәт бетте. Хәлимә абыстайның ялынуы да файда бирмәде. Затән2, Халид агайның хәзердәге мөгамәләсе Хәлимә абыстай илән дә бик суык иде. Халид агай мәгълүм вакыйгадан сон бөтенләй үзгәргән иде. Сүзендә, кыланышында, хәтта йөзендә дә бер үзгәлек күренә иде.
Фатих, бичара, кесәсендә булган берничә сумнар илә торган йорттан чыгып китте. Гаять авыр бер көннәр күрде. Шулай да түзде Үзен-үзе харап итмәде.
Аның кеби егетлек падишаһысы. яшьлек үрнәге бер егет харап булырмы? һич!
Фатихның әткәсе йортыннан чыгып берничә көн торгач, иң беренче шөгыле әнкәсе Хәлимә абыстайга бабасыннан калган йортта торырга бап кыла анасы исемендәге акчаны алын >ш йөргү булды. Хәлимә абыстайның әткәсеннән калган йорты илә Халид суммасына кушылудан калган алты мең сум акчасы үз исеменнән чыкмаганнар иде. Бу малларда Халид агайның дәхеле’ улмаеп. һәрбере Хәлимә абыстай ихтыярында
иде. Фатих кулына керү өчен аның угылына бирергә разый булуы житә иде.
Фатих әнкәсенә бу җайларны аңлаткач, Хәлимә абыстай газиз угылын эшсез, акчасыз урамда калдырып вәйран итәсе килмәде: Фатихның ничек булса да бер кеше булып эш кыла башлавын тели иде. Угылының эшсез калып бозылып китмәк ихтималыннан курка иде. Бу турыда, хатын булса да, фәһеме Халид агайдан артыграк иде. Шуңа күрә, ире Халид ачуланачагыннан да курыкмаенча, йортның һәм акчаның угылына булуына куанып разый булды. Бу кадәр акча угылы кулына калып, кызы Һәдиянең малсыз калу хәвефе юк иде. Чөнки Һәдиягә Халидтан калачак мал да җитәрлек иде. Бер көн Фагих, берничә еллар Хәлимә абыстайның сандыгында кузгалмый яткан йортның һәм акчаның сәнәдләрен1 алып, анасы илә нотариус һәм банкыга барып йортны һәм алты мең акчаны Фатих исеменә күчерттеләр.
Булганлыгы аркасында Фатих һәрберен рәтләде. Эстәгәнен булдырды. Тиешле урыннарга заявлениеләр биреп, ун-унбиш көн үткәнче алты мең сум акчаны кулына алып, анасы йортына кереп тора да башлады.
Фатих анасы йортына кереп, алдыгы акча илә үзенә күрә эш кыла башлагач та. һаман һәр көн кич Рәбига янына бара иде. Үз хәленнән үзе бик мәмнүн иде. Атасы йортыннан чыкканга кайгыру кайда, бәлки сөенә иде. Чөнки өйләнгәннән соң булган әткәсенең ямьсез мөгамәләләре, күңелсез кылынышлары, бертуктаусыз каһәрләүләре бичараны туйдырган иде.
Хәлид агай Фатихның болай үзалдына эш кыла башлавына бик эче пошты. Бердән, угылының газапланып йөреп-йөреп. яңадан керергә ялынмавына. икенчедән, Фатих чыкканнан соң сәүдә эшләренең тәртибе бозылганга бик кайгырды. Хәлимә абыстайга: «Фатихны димлә, килеп ялынсын, кертермен», дисә дә, файда юк иде. Чөнки Хәлимә абыстай, угылы кайтып керәм дисә дә. кермәскә димләячәк иде. Угылының моңа кадәр орыш астында чыдап торганын да бик кызгана иде. Йортта Фатих булмаганнан соң Халид агайның ачуын ала торган кешесе Хәлимә абыстай булып калды. Аның йорты белән акчаны киңәшми угылына биргәненә бик ачулана иде. һәрбер начар эшне Хәлимәдән күргән кеби. һәрбере өчен аны ачулана иде. Фатихның килеп керергә ялынмавын, керәсе килмәвен — һәрберен Хәлимәдән дип уйлап, аның өчен дә аны шелтәли иде. Чөнки Хәлимә абыстайның Фатихка барып йөрүенә дә эче поша, көнли иде.
Бервакыт Хәлимә абыстайга Фатихка барып йөрергә дә рөхсәт бетте. Рәхимле ана газиз баласына бармый, аның хәлен белми ничек түзсен? Көннәрдә бер кон Хәлимә, угылын бик күрәсе килеп, хәлен сораштырасы килеп. Халид өйдә юкта. Фатихка барган иде... Рөхсәт булмый торып баруына Хәлимә абыстай ахырдан үкенде, әмма эш үтте... Халид агай ерткыч хайван кеби булып Хәлимәгә ачуланды, тиргәде, хәтта гомердә булмаган эш берничә йодрык та эләкте, һай, бичара. Халид абзый бозылды! Ачуы илә белештермәй: «Тагы да Фатихка барасы булсаң, миннән талак»,— дип ычкындыра куйды. Бу «талак» дигән сүзе Хәлимә абыстайга бик авыр булыр дип уйлаган иде.
Кайда ул. бу сүз Хәлимә абыстайга авыр тоелу, хәтта «талак» дигән сүзне ишеткәч, шатланган кеби булды. Чөнки карт көнендә яшьтән сөйгән иреннән бу кадәр хурлаулар күрергә түземе калмаган иде. Иртәгесен. Халид өйдә юк бер вакыт га. Хәлимә абыстай угылы Фатихка күчмәсенме?!!
Халид агай бер секундта белештермәй үзеннән ычкындырган бу сүзнең ахыры нигә барганны белеп үкенде. Никах яңартачак булды. Әмма Хәлимә абыстай күнмәде. Хәзрәт димләп карады, файда булмады. Чөн
ки Хәлимә абыстай, яңадан килсә дә. Халиднын иске борчулары, сәбәпсез каһәрләүләре туктамаячагын белә иде. Халид агай да. Хәлимәнең риза булмаганын белгәч, бик ялынасы килмәде
Шул көннән башлап кырык елдан артык җәмәгать илә торып үгрәнгән Халид абзыйга ялгыз көн итәргә туры килде. Карт бер адәмгә зур йорт эчендә җәмәгатьсез көн итү ансат бер эш түгел. Бичара Халид агайның бу хәле кызганыч иде. Ике хатын илә кылынып. иркәләнеп гомер итәргә фарыз кыйлытт йөргәндә бер хатыннан да мәхрүм калмак. хәтта угылыннан да язмак бик авыр тоелды. Халид абзый баштарак сер бирмәскә тырышып йөрде Никадәр хәле читен булса да. угылына кайтып керергә әмер итмәде. Җәмәгатенә яңадан никах илә килүне яхшылап әйттермәде.
Ничә вакытлар шулай кичте. Никадәр сиздермәскә тырышса да. бу ялгызлыктан Халид агайның эче бик поша, җаны борчыла иде. һәрвакыт уйлаучап, сызгыручан булып киткән иде. Өйләнергә йөргән вакыгка караганда бик күп ябыккан ла иде. Берничә вакытлардан соң акыллы Фатих, әткәсенең хәле авыр булачагын белеп, газиз әткәсен кызганып, үзе һич кайтып керәсе килмәсә дә, үзен йортка кертергә үтенеп, анасын яңадан алырга димләп, әнкәсен күндерергә вәгъдә куеп, озын бер хат язып карады. Халид Агай күнмәде.
Кеше бер нәрсәгә ачуы килеп, яки үпкәләп, холкы бозылдымы, кечкенә генә үч алмак, яки ачуы килгән адәмне үкендермәк өчен үзенә тау кадәр зарарлар килә торган эшләрне эшләп ташлый да. үзенең кылганына һич үкенмидер. Халид агайның да эченнән, хәленә чыдый алмаенча. угылына кайтып керергә, җәмәгатенә никахланырга үтенергә уйлап йөргән вакытта, йомшак күңелле угылының атасына үгенергә урын калдырмый язган үтенүләрен кабул игмәенчә киреләнүе бу кабилдәндер'
Халид агай. Фатихтан хат алгач, бераз кәефләнеп китеп: «Менә шулай ялынырсың, алай көн игеп булмыймыни-фәлән». дип йөрде Бу хатны кабул итмәгәч. Фатих янә үтенеп язар дип уйлаган иде. Фатих кешенең фикерен каян белсен, у-л бер кәррә хат язып өстеннән бурычны төшергән иде. Әткәйнең кертү ихтималы ток икән дип. өметен кисеп, анасы илә бик рәхәт көн итүләрендә дәвам иттеләр.
Фатихтан яңа үтенүләр булмагач, иске мәгыйшәтләр кайгу өмете бөтенләй бетеп. Халид агайның хәле битрәк авырлашкан иде. Халид агай ялгыз ашар, ялгыз эчәр, ялгыз кунар иде. Чөнки кызы Һәдия дә әнкәсе белән бергә киткән иде. Аның кайтып торуына никадәр тырышса да. мөмкин булмады Кыз бала аталан бигрәк ананы якын күрүчән булуы һәркемгә мәгълүм. Анасыннан аерылып Һәдиянең дә киләсе килмәде.
Халид бигрәк тә ашаган-эчкән чакларда уйга китеп, моңаеп, ялгызлыктан җаны борчыла иде. Ашый-эчә торган бүлмәдә күкеле сәгатьнең тавышы, искедән Халид агайның яратып алган мысыр күгәрченнәренең гөрләүләре һәрбере Халид агайга: «Ай. мескен Халид, кая китте синең элеккеге тормышларың? Кадерен белмәдең! Инде сиңа бу байлык ни файда бирә?» дигән кеби тоела иде. Битрәк тә пар. матур тавышлы күгәрченнәрнең магур гөрләүләре «Гакылсыз карт, мәхәббәтле хатыныңны ташлап өйләнмәкче булдың? Бер күңелдә ике мәхәббәт җыймак мөмкинмс? Үзең адәм булып та. шуны аңламадыңмы? Син бездән гыйбрәт алу кирәк иде. Ничә еллар без бергә гөрелдәшеп яшимез. гөрелдәгән саен мәхәббәтебез арга, бер-беремез күңелемезгә утырадыр, шатлыгы- мыз бергә, кайт ымыз бергә. Бер-беребезгә мәхәббәтсез саясендә2 хәбестә- ге’ күңелсез мәгыйшәтемезнең үткәнен дә тоймый каламыз Без өчәү булса илек, бу рәхәт мәгыйшәгемез булмас иде Өченчемез ата күгәрчен булса аналар арасында, ана күгәрчен булса аталар арасында, шиксез. бер низать чыгар иде Бу рәхәт-тынычлык бозылыр иде Рәхәт.
тыныч мәгыйшәт — пар яшәмәктәдер. Без, кечкенә хайванчыклар, моны бсләмез. һәрвакыт икәү яшимез. син, зур хайван булып та. моны белмәдеңме? Әй. адәм! Син. һич булмаса, әтәч илә тавыктан гыйбрәт алу кирәк иде. Тавыклар илә әтәч арасында безнең арадагы кеби мәхәббәт, берлек бармы? Юк, юк! Мәхәббәт-рәхәт пар мәгыйшәттәдер!» — дигән кеби ишетелә иде. Кайсы бүлмәгә керсә- анда бушлык, кая барса анда тынлык, ирексез, картның күңелен йомшартып, хафасын зурайта иде. Хыялый адәм кеби, кинәттән куркучан, уйчан була башлады. Искедәге җәмәгате Хәлимә абыстай, угылы-кызы һәрбере бергә иткән мәгыйшәтләр, куанышып-сөйләшеп эчкән чәйләр Халид агайга төшендә генә күргән кеби уйлана иде. Ул вакытлар хәтеренә төшеп, бик сагына иде. Күбесенчә елый да иде.
Әмма ул вакытлар кичмеш иде. Халид агай күп сөйләшми башлады. Намазга барганда-кайтканда бик моңаеп кына йөри иде. Әүвәлге кеби хатын-кызга карап ваксынып йөрүләр беткән иде. Хәлимә абыстай .бар чакта намазга барганда чалмаларын биреп, кайтканда салдырып алган вакытлары исенә төшкәч, юк булып китә иде.
Хәлимә бикә аерылып, байтак вакытлар үткәч, Корбан гаете гугъры килеп, бу көн кадәр Халид абзыйга авыр тоелган көн булмаган иде. Гаеттән кайт кач, өйдә асраулардан башка кеше булмагач, башка Гаетләрдәге гаеттән чыгуга, хатыны көтеп, шатланышып-куанышып эчкән чәйләр исенә төшеп, үткән рәхәт гомеренең һәр елларын берәм-берәм, һәр көннәрен адым-адым искә төшереп, бүтән кешеләрнең намаздан чыгып шатланып утырганнарын уйлап, җаны борчылганга чыдый алмаенча, бик каты елады. Ярый әле. өметсезләрнең, бәхетсезләрнең ахыр юанычлары рәхимле күз яше бар! Бара торгач ялгызлыклар, үкенүләр Халид агайны акылга китерде. Үзенең бу хәлен, бу күңслсезлекнсң нидән килгәнен уйлап, сәбәбен эзли башлады. «Ай. Алла, мин ник картлыгымда бу кадәр хафага калдым? Атам-анамны да рәнҗеткән кеби түгел идем, сәдака-хәерсез дә тормаган кеби идем! Бу ни булды миңа! Минем бу кадәр үкенечкә калуыма сәбәп ни икән? Әлхәмде лиллаһи. байлыгым да бар. рәхәте юк ләбаса! Ай. кадерен белмәгән икәнмен! Дөньяның рәхәте балаң-чагаң, яшьтән алган яшь мәхәббәт, багъланган җәмәгатең илән тату тору, аларны рәнҗетмәенчә гомер игүдә икән! Бу байлык илә мин ни эшлим инде? һай. байлыгым кимрәк булсын иде дә. хәзер дә җәмәгатьләрем илә торсам иде. Бу кадәр малны җыйдым, инде миңа монда ни файда булыр? Тәмсезләнмәенчә. ахыр гомеремә кадәр үз угылымны үземдә тотын, малымны аның кулына тапшырып үлсәм, җаным рәхәт булыр иде. Бар да бар, малым угылыма кала, ләкин күңеллелек белән булмый. Уйлап карасаң, угылымның артык гаебе дә юк. Ни өчен мин үз баламны үзем хур итеп куып чыгардым?! Кеше балалары ашап-эчеп тә йөриләр. Әлхәмде лиллаһи, угылымда андый эшләр юк иде. Ни өчен чыгардым мин аны?! Угылымны үзем чыгарып җибәреп тә. аның өчен ник Хәлимәгә ачуландым? Аны ник аердым9 Ай. Алла, миңа ни булды?..»
«...Бу бер-ике еллар эчендә мин ниләр кылдым? Ник бу эшләрне эшләдем? Уф. Алла! Бозылдым мин, бозылдым Әллә ни булды миңа!.. Мин ник үкенәм? Бу үкенечкә сәбәп ни булды? Җәмәгатем Хәлимә илә рәхәт гомер итүләр ник бетте? Ай. яшь вакытларым! Ул вакыт исемә төшкән саен хәзерге хәлем читен күренәдер. Хәлимәгә кыз катына кергән көннәрем нинди кызыклы иде. Хәлимә бигрәк матур бер кыз иде! Икс арамызда бик куәтле бер мәхәббәт багъланмыш иде Мин Хәлимәгә мәхәббәтем булып, бик яраткач, гомеремдә синнән башка хатын күр- мәсәм иде, дип теләгән идем. Син сәламәт булганда гомеремдә өстеңнән һичбер вакыт xaibiH алмам дин вәгъдәләр биргән идем. Бер-беремезне шулкадәр ярага идек, болай ташлашулар күңелгә дә килми иде. Бу мәхәббәт, бу вәгъдәләр кайчан бозылды сон? Боларны кем бозды? Үзем боздым мин! Шулкадәр кызыклы яшь вакыттагы вәгъдәләрне мин оныт-
тым. Мин Хәлимәне ташлап, яшь хатын ала башладым. Вәгъдәмә хилафлык кыйлдым. Менә болай үкенечкә калуыма сәбәп шул. Шуның өчен Хода мине үкенеч җәзасы белән җәзалый икән. Гаеплемен Рәхәт вакытларның кадерен белмәдем, йорт рәхәтен чуалттым, иске вәгъдәләрне боздым. Җәзага тиешлемен. җәзага! .»
Халид агай шундаен уйлар илән кыйлган эшләренә үкенеп, бик еш елый да иде. Бу кадәр үкенгәннән соң. бәлки, яңадан Хәлимә абыстайны алып, рәхәт көн иткән дә булыр иде. Дөньяда булган рәхәт-сәгадәтнең кадерен вакытында бик белергә кирәк Дөньяда бер кителгән эш икенче төзәлгәне бик сирәк. Халид агай. Хәлимәне ничек итсә итеп яңадан алырга уйлап йөргәндә бик каты авыру эләгеп китеп, түшәккә егылды һай. дөнья! Ник син бу кадәр ышанычсыз?!
Әткәсенең авыруын ишеткәч. Фатих әткәсенә һәркөн икешәр килә торган иде. Һәдия бер дә әткәсе яныннан китмәде. Халид агайның авыруы көннән-кон катылатты. Әткәсе яхшы ук авырый башлагач. Фа1их та әткәсе яныннан рәтләп китми үк башлады. Ике баласы әткәләренең хезмәтенә әзер иделәр. Фа!их берничә докторлар да китереп карады. Файда күренмәде, һәрбер өмет булмавын сөйләделәр Фатихның эчкерсез булуына, тугырап хезмәт итәргә торуына Халид абзыйның күңеле бик йомшап, угылына кочаклап-кочаклап догалар әйтә иде.
Авыруының унберенче көне хәле бигрәк авыр кеби булды. Иргә торгач та Халид агай угылын чакырып, елап:
Угылым! Хәлем бик авыр, ахры, бу авырудан терелеп гомер итүләр булмас инде. Үлсәм үләрмен Ходай тәгалә иман илә үтәргә насыйп итсен. Ләкин бер эшкә бик эчем поша, күңелем кырыладыр әнкәң хәзер дә миннән аерылган көе горадыр. Бу эшкә минем бик эчем поша, күңелем борчыладыр. Акылым китеп, өстеннән өйләнергә йөрсәм дә. һичбер вакьп әнкәңезгә мәхәббәтем беткәне юк. Башыма киләчәк хафа булганга җилкенгәнмен. Хәлимәдә яшь мәхәббәтем бетәсе юк. кыямәткә дә үзем илә барачак Хода насыйп итеп, җәннәткә кергәч тә Хәлимә илә бергә булуны гелимен. Ләкин, угылым, никахымда калмагач, Хәлимә минем илә булмас дип бик куркамын Дөньяда күп торасым калмады, аның илә бәхилләшеп үтәр илем, кыямәттә дә бергә булыр идек. Әйтеп карасана, угылым, яңадан никахланырга күнмәс микән! диде.
Фатих, бу сүзләрдән соң күңеле бик йомшап, яшь тулган күзләре илә әнкәсенә барып сөйләде. Хәлимә абыстай күнмәү, разый булмау кайда, хәтта бу сүзләрне ишеткәч йомшап, эченнән куанып, елап, разый булганын сөйләде Никадәр җан бизгән кеби булса да. яшь мәхәббәт күңелдән китмәгән иде. Тол калса да, Халид агай никахында калуын калебе эсти иде.
Хәлимә абыстай тиздән Халид йортына килде Тиз генә хәзрәт килеп никахларын яңартып китте. Бичара, үлем түшәгендәге Халид агай илә Хәлимә абыегай бәхилләштеләр, елаштылар Халид агай васыятьләрен әйтте, хәленең авырлыгын сизеп, җәмәгате, бала-чагасына карап шушы сүзләрне сөйләде:
Вафат ым сәгатьләре якынайды Күңелем шулай сизәдер Үлсәм үләрмен, һич күңелсезләнмим Аллага шөкер, бик матур гомер иттем Алтмыш елдан артык бер гомер бик озын бер гомердер. Бу яшьтә пәйгамбәрләр, башка изге адәмнәр үләләр. Ходага шөкер, гомеремне фәкыйрьлек илән дә үткәрмәдем. Яшь вакытымда да. әлхәмде лиллаһи. һич үкенерлек лием юк, исерткеч, мутлык кеби нәрсәләрне белмәдем Ходага шөкер, гәүфигым камил булды. Тырыша торгач. зур дәүләткә дә ирештем. Дәүләтем илә кулымнан килгән кадәр хәер эшләр кылдым Бик бәхетле адәм икәнмен. Хода миңа мәхәббәтле җәмәгать бирде, зур дәүләт бирде Дәүләтем булып та. бала-чагам булмай дип хафаланган идем Ахыр!a >аба Хода тәгалә бала да бирде Мең шөкер! Дөньяны күрдем, гордым, туйдым Ничек шөкер итә белүдән гаҗизмен Инде
миңа Ходай тәгалә хәерле үлем насыйп итсен. Бу рәвешчә җәмәгатең, бала-чагаң кулыннан, мөселман тәрбиясе эченнән үтү олугъ бәхеттер. Мөселман адәмгә ислам динендә җаны рәхәт көенчә үлүдән артык сөенеч юктыр. Сөекле җәмәгатем Хәлимә! Разый бул. мин синнән мең кәррә бәхил. Дәүләтеңне, хезмәтеңне, үзеңне һичберен син миннән кызганмадың. Мин сиңа бу яхшылыкларны кайтара алмадым. Нанкүрлек1 иттем. Яхшылыкларыңны онытып, хәлта сине ташлый да башладым. Гафу ит. хата миндә булды. Ул рәвешчә хатын-кызга артык һәвәс бер азгынлык кына икәнен синнән аерылып торган көннәремдә белдем. Мин. үлгәндә никахымда калмый, җәннәттә бергә булмыйбыз дип. бик хафаланган идем. Әлхәмде лиллаһи. инде күңелемдә ул борчу да калмады. Хуш. сау бул. бәхил бул. мин разый, бәхил; җәннәттә бергә булсак иде. Мине догаңнан онытма. Бу ике бала әүвәл Ходага, соңра сиңа әманәт, һәрвакыт балаларыңны яхшылыкка димлә, бу —синең бурычыңдыр.
Угылым, миннән сиңа бик зур дога. Синнән бик разыймын. бу мал өчеңезгә исә дә, саклау, күбәйтү синең эшендер. Тәүфикъта бул. Дәүләтеңне арттырырга тырыш, дәүләтеңнән, бердән, үзең файдалан, икенчедән. бөтен мөселман файдалансын: хәер-ихсанлы2 бул. Рәхәт булырсың. тәүфигыңда бул. мохтаҗлык күрмәссең. Тәүфикълы бул. шәфкатьле бул. ярдәмле бул. тәвазыгълы3 бул. юмарт бул. яхшы бул. диндар бул, хуш. угылым, сиңа дога шушы.
Кызым, сиңа да бик күп дога. Күркәм холыклы, тәвазыгълы. акыллы бул. Сиңа беренче васыятем гыйффәтле булудыр. Хатын-кызга гыйффәттән кадерле нәрсә юктыр. Гыйффәтле кыз дөнья зиннәте, гыйффәтсез кыз дөнья бәһаседер. Гыйффәтеңне җаныннан артык сакла. Кызым, «пычак ярасы төзәлер, намус карасы төзәлмәс», хуш. кызым, дога сиңа
Халид шул рәвешчә һәрберенә васыятьләр әйтеп, бәхилләште.
Менә бервакыт акрынлап кич булды. Төн җитте. Бу төн Халид абзыйның авыруының уникенче төне, дүшәнбегә каршы төн иде. Ул төнлә һичбере йокламадылар. Хәлимә абыстай вә ике баласы һәрбере аталарының баш очында газиз аталарының актык сүзләрен тыңлап утырдылар. Халид агай таң ата башлаганчы телдән язмады. Таң ата башлаганда Халид абзыйның хәле начарланган иде. Халид абзый, үз хәлен сизеп, җәмәгатен, балаларын һәрберен берәм-берәм кочаклап елады, һәрберсенең күзе яшь илән тулган иде. Халид абзыйның шушы кочаклаудан соң теле нәсихәт сөйләүдән туктады, кәлимәи шәһадәт47 48 кенә әйтә башлады. Әткәсенең бу хәлен күргәч. Фатих, тәһарәт алып, елый-елый Ясин сүрәсен укырга башлады. Һәдия елап. Хәлимә абыстай да елый-елый иренең колагына яхшы сүзләр әйтеп тора иде.
Таң атты. Иртәнге намазга азан әйткән вакытта Халид абзый матур гына фани дөньядан китте. Алла рәхмәт әйләсен!
Хатимә5
__ алид абзыйның вафатыннан соң. Фатих әнкәләре илә бергә атасы X йортына күчеп тора башлады Баштарак уңгайсыз булса да. акрынлап аталары үлгән хафага да өйрәнделәр. Хәлимә абыстай, намаз арты саен Халид абзыйга дога кылып, җәннәттә бергә булуларын Ходадан сорый иде. Фатих әткәсе мәрхүм кабере өстенә бик матурлап чардуган (чәһардивар) кордырып. аның эченә агачлар утыртып, бер һәйбәт таш һәм яздырып куйды. Халид агай мәрхүмнең яшел рәшәткә илә
1 I I а н к ү р яхшылык кадерен белмәүче
' Ихсан ярдәм, изгелек
’ Тәвазыгълы тыйнак, түбәнчелек
48 Кәлимәи шәһадәт үлем сүзләре ’ Хатимә ахыр сүз. эпилог.
' К а т ы й ф ә хәтфә.
* Маркал кабер
' Г <> т а I з ы м л с олылаучы
* Истикамәт тутърылык
’ Зоһур булу килеп чыгу
* Си я р<> г конкурент, әхлакый сыйфатлар
чорналган кабер өсте яшәреп торган агачлары, катыйфә' кеби үләннәре илә бик моңлы бер рәвештә булган иле. Фатих әткәсенең бу мәркадән2 һәр җомга зыярәт итә иде Ходадан сораган догалары шул әткәсе кабере өстендә була иде. Чөнки зыяратның монлы рәвеше, бигрәк тә атасының каберенең яшәреп, мөкаддәсләнеп горуы хисле Фатихның күңелен бик йомшатканга, догасы да шунда мәкъбүл булыр кеби буладыр иде.
Әткәсе үлгәнгә алты ай тулганда Фатих Рәбиганы йортына китерде. Моңа кадәр барып кына йөри иде. Хәлимә абыстай угылы илә килененең бер-берсен сөеп, үзенә дә тәгаззымле2 булуларыннан бик куана иде Балаларының яхшылыгына куанып ире булмаган хафаны да тоймый иде Фатих сатуларны җайга салып җибәрде. Әткәсе фатихасында һәр эше алда иде Фатихның дәүләте яхшы, эше юлында булып, үзе һәр хәлендә бик шат булганга, йорт җәмәгатьләренең рәхәте, сәгадәте өчен дә жаны- тәне илә тырыша иде. Мөмкин кадәр сораган нәрсәләрен китерергә, эстәгән нәрсәләрен алып бирергә иҗтиһад итә иде. Рәхимле абзыйсы аркасында Һәдия дә бик шат иде Бигрәк тә Фатих илә Рәбиганын көннәре рәхәт иде Мәхәббәт вә дустлыклары ниһаятьсез иде Бер-берен күргән саен күрәсе, сөйләшкән саен сөйләшәселәре килә иде һич бербереннән туя алмыйлар иде. Көннән-көн мәхәббәтләре артмакта. яраты-шулары үсмәктә иде Гомерендә һич башка кеше күрмәй үскән ике чәчәк үзләренең сабыр, гыйффәт вә истикамәтләренең4 файда вә нәтиҗәсен тапканнар иде. Рәбига килгәннән соң Фатих. Зәүҗәсеннән остазбикәсен- нән өйрәнгән гыйлеме илә генә канәгатьләнми, һәрвакыт төрле нәрсәләр укыта иде. Рәбига дин. игьтикад мәсьәләләрен бер дәрәҗә белсә дә. динемезнен башлану, исламның ничек зоһур булуын’, пәйгамбәреме» Мөхәммәд (салиуллаһы галәйһиссөлам)нең сиярәтен6. исламдагы бүтән зур кешеләрнең тарихын, ничек дөньяда торганнарын бер дә белми иде Шуның өчен Фатих зәүҗәсенә бик яхшылап ислам тарихын, исламда булган адәмнәрнең ничек булганнарын, динемезгә. оммәтемезгә ниндәй файдалар китергәннәрен һәрберен өйрәтте.
Рәбига сөекле зәүҗенең гәзитә укыган кыяфәтен бик яратса да. гәзитә ни икәнне бик үк белми иде. Фатих зәүҗәсенә күп сүзләр сөйләп, сораган бер сүзләренә, бүтән ирләр кеби «Сезгә ни эшкә ул. хатын-кызга?» димәенчә. бик озын-озын бәяннар илә җавап биреп, көннән-көн Рәбиганын гыйлемен арттыра, фикерен киңәйтә иде. Гафифә кыз зәүҗенең бундаен йомшак мөгамәләләрен күреп көннән-көн шатлана. көннән-көн иренә мәхәббәте арга иде Фатих Рәбшанын укырга өйрәнеп китүенә бик тырыша иде. һәрвакыт яңа чыккан файдалы китапларны алып китерә иде.
Рәбига бәхетеннән, кирәкле китаплар, фикер ача торган риса.тәләр. аз булса да. һәрвакыт чыккалап тора иде Фатихның Рәбигата китергән китаплары һәрвакыт мәгыйшәтсмезгә катышлы, тәрбия вә әхлак өйрәнер! ә файдалы, хатын-кызга тиешле вазифаларны, ана булачак яшь ханымнарга кирәкле әдәпләрне өйрәткән китаплар буладыр иде Рәбига бу китапларны бик һәвәс илә укый, белмәгән сүзләр очраса. Фатихтан сорый иде Фатих бу сорауларга ачуланмый, бик куанып җавап бирә иде Рабиганың аналык вазифа вә әдәпләренә өйрәнүенә бер остаз кеби улын, җаны-төнс илә тырыша иде Фатихның һәрвакыт укытуы, һәрдаим төрле нәрсәләр сөйләве аркасында, берничә вакыт лардан соң Рәбига бик тәрбияле ханым булып киткән иде Башта Казан төркичәсенчә язылган китапларның да кайсын аңлый алмаган, гәзитә кеби нәрсәләр ни икәнен
белмәгән Рәбига. бара торгач, Истанбул әдәбиятын аңларлык бер дәрәҗәгә килеп, зәүҗе Фатих искедән яратып укыган Истанбул гәзитенең килеп җитүен бер зур интизар илә көтеп алып, килеп җитсә, бик зур ихлас илә укый иде. Укыган китапларында гыйбрәтле кыйссаларны, файдалы хикәяләрне Рәбига үзеннән кечкенә кешеләргә бик матурлап сөйли иде Рәбига, китаплар, гәзигәләр укуны бик яраткан кеби, үзенә тиешле булган хезмәтләрне дә бик яхшы үтәп, каенанасына, иренә - хасыйле, бөтен йорт җәмәгатьләренә яраклы, аларның рәхәтенә тырышкан бик тәрбияле бер йорт анасы булып киткән иде.
Кыскасы. Рабиганың күңеле шат. хәле рәхәт, җаны бик тыныч иде.
Фатихның эшләре дә бик алда иде. Дәүләте һаман арта иде. Дәүләтенең күплегеннән Фатих, бердән, үзе рәхәтләнә, йорт җәмәгатьләрен шатландыра, икенчедән, милләтенең кирәкле җирләренә сарыф итеп, халкымызны файдаландыра иде. Эшләре алда булып. Зәүҗәсеннән дә уңганга. Фатих бик шат иде. Бунлар һәр икесе, хәкыйкатен, бик бәхтияр вә мәсгуд1 иделәр. Ходай тәгалә бара торгач бу ике мәхәббәткә бер матур угылан багышлады. Фатихның искедән яраткан бер исеме бар иде. Угылы булса, Рашид кушмак уенда иде. Вакыйган49 50 51, уйлаган исемен куйды Фатих илә Рәбига кеби ата-анадан туган өчен генә дә кечек Рашид’ бик бәхетле бер бала булды. Чөнки Рашиднең киләчәге яхшы булмак өчен бер атасының галим, фикерле булуы гына да җитмәс иде. Рашиднең кечкенәдән тәрбияле булып, әдәпле эшләр күреп, яхшы сүзләр ишетеп, киләчәктә бер зур адәм булмагы өчен Фатихтан бигрәк Рәбига- ның галим, тәрбияле булуы бик шарт иде Фатих угылы Рашидне бик тәрбия илә үстереп, бик укыттырачак иде. Угылының бик тәрбия илә, ислам рухы илә үсеп, галим, диндар, хәмиятле52. милли бер кеше булып, милләткә, дингә теле, фигыле вә малы илә файда итәрлек бер адәм булуын Ходадан тели иде. Аның теләге моннан гыйбарәт иде: «Йа Рабби, угылым дәүләтле, диндар, хәмиятле, холыклы, галим бер адәм булып, халкымызга. өммәтемезгә53 файдалар китереп, милләтемезнең тәрәкъкы- енә тырышып дөньяда бик исем калдырачак, ахирәттә сәваплы булачак бер адәм булса иде».
Амин!
Бетте.

Реклама