Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


ТАТАРСТ АН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ
XII КОРЫЛТАЕ
3 июньдә Казанның Актерлар
йортында Татарстан язучыларынын XII
корылтае булып узды. Аны. кыскача
кереш сүз белән, әдәбиятыбызның
аксакалы, Татарстанның халык язучысы
Гомәр ага Бәширов ачты
Татарстан Язучылар берлеге
идарәсенең ике корылтае арасындагы
эшчәнлеге турында идарә рәисе Ринат
Мөхәммәдиен хисап тотты.
Язучылар корылтаенда Татарстан Пре-
зиденты М Ш Шаймиев чыгыш ясады Ин
элек ул Татарстандагы бүгенге сәяси һәм
икътисадын хәлләрне яктыртты. Аннары
Президент Татарстан белән Россия
арасында төзелгән Шартнамәгә һәм Б. Н.
Ельцинның Татарстанга визиты
йомгакларына кагылышлы фикерләре
белән уртаклашты. М Шаймиев үз
чыгышында татар телен дәүләт теле
буларак тормышка ашыру, татар
мәктәпләре һәм балалар учреждениеләре
санын арттыру, газета-журналлар нәшер
итү. китап бастыру, язучыларның матди
хәлләрен җиңеләйтү. аларга иҗат
мөмкинлекләре тудыру мәсьәләләренә дә
киң тукталды.
Корылтайда катнашучылар Татарстан
мөхтәсибияте сәркатибе Харис хәзрәт
Салихҗан вәгазен тыңладылар.
Аннары ревизия комиссиясе отчеты,
горле жанрлар буенча докладлар
тыңланды Фикер алышуларда Р
Файзуллин, күренекле рус язучысы С
Михалков (Мәскәү). Ә Баян. Ә Еники. Ф
Баттал. Г Ахунов. С Баттал. Т Галиуллин. Р
Хисмәтуллмн. М Нәзиров (Уфа). Р
Валиуллин. 3 Зәй нуллин. М Маликова. Т
Пулатов (Мәскәү). X Әшрафжанов
катнашты
Корылтайда Татарстан Язучылар
берлегенең төзелешен үзгәртеп кору
хакындагы декларация кабул ителгәч,
ачык тавыш бирү юлы белән яңа идарә
әгъзаларын сайлау булды Идарәгә 27
язучы кертелде Аннары идарәнең беренче
утырышы уздырылып, язучы Ринат
Мохәммәдиев аның рәисе. Зиннур
Мансуров нжат эшләре буенча. Мансур
Шиһапов оеш гыру ипләре буенча
урынбасарлар итеп сайландылар.
ТАТАРСТАН ЮГАРЫ С ОВЕТЫ
СЕССИЯСЕНДӘ
6 8 июнь көннәрендә Казанда Татар-
стан Реснуб гикасы уникенче чакырылыш
Югары СовстЫнын чира пан тыш XX
сессиясе бу ГЫП узды.
Сессиянең беренче көнендә Татарстан
Республикасы икътисадын
готрыкландыру буенча беренче чираттагы
чаралар планы турында ТР Премьер-
министры М Сабиров чыгыш ясады
Халыкны социаль яклауга кагылышлы
закон -проектлары блогы буенча доклад
белән Премьер-министр урынбасары Р
Моратов чыкты Алар депутатларның
күпсанлы сорауларына җаваплар
бирделәр.
Аннары бу мәсьәләләрне тикшерү
даими комиссияләрдә дәвам иттерелде
Сессиядә «Татарстан
Республикасында катлаулы социаль-
икътисадын хәл уңаеннан Татарстан
Республикасы Президентына өстәмә
вәкаләтләр бирү турын та-ты мәсьәлә дә
каралды һәм тулаем кабул ителде
Сессия эшендә Татарстан Президенты
М Шаймиев катнашты. Сессия утырышла-
рын Югары Совет Рәисе Ф Мөхәммәтшин
алып барды
ТОРКИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ БЕЛӘН
ОЧРАШУ
Төркия Президент ы Сөләйман Дәмирә
л 16 июньдә Әнкарада Татарстан
Республика сы Югары Советы Рәисе Ф
Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге
делегацияне кабул итте.
Очрашу барышында Казанда
Теркиянең генераль консуллыгын ачу
мөмкинлеге турында ла сүз барды
КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ОЧРАШУЛ АР
Татарстан Президенты М Шаймиев 10
июньдә Кремльдә Франциянең Дәүләг ки-
ңәшчесе. Европамын реконструкция һәм
үсеш банкына нигез салучы - аның
президенты Ж Аттали. компанияләр
группасы президенты С Варсано. фирма
тнрскторы II Серна, «Маримпекс»
фирмасы директоры В Шмидт әфәнде
герне кабул итте
Кунаклар республикабызның нкьтнеа
дый. финанс мөмкинлекләре белән кызык-
сындылар. Франция һәм Татарстан
арасында сәүдә-экономик мөнәсәбәтләр
урнаштыру өчен сөйләшүләрне дәвам
игәргә әзер торуларын белдерделәр
Татарстан вице-президенты В Лихачев
10 июньдә Финляндиянең иң эре сәүдә
фирмаларыннан саналган ••Стокман-
фирмасы вәкилләрен кабул итте
Сөйләшүләрдә әлеге фирманың халыкара
эшчәнлеге мәсьәләләре буенча директоры
И Арвола һәм директорның коммерция
мәсьәләләре буенча урынбасары Д
Бәлретднн әфәнделәр катнашты
Әнгәмә вакытында Татарстан белән
Финляндия арасында сәүдә-экономик.
фән
ни-мәдәни элемтәләрне тагын да ныгыту,
Татарстанда мәдәни үзәк ачу. ә алга таба
Финляндиянең консуллыгын булдыру
турында сүз барды.
СОГУД ГАРӘБСТАНЫНА ВИЗИТ
14—24 майда Согуд Гарәбстаны
Короле Фәхд ибн Абдель Азиз
Галиҗәнапләре һәм ил Хөкүмәте чакыруы
буенча Татарстан Республикасы
Президенты аппараты житә- кчесе, ТР
халык депутаты X. Низамов һәм Президент
аппаратының жаваплы хезмәткәре Т
Акулов Гарәбстанда булып кайттылар.
Очрашуда Согуд Гарәбстаны
Парламенты делегациясенең шушы ел
азагында Татарстанга визиты, шулай ук
ике ил арасында үзара файдалы
икътисадын, сәүдә һәм мәдәни
элемтәләрне җайга салу турында киле-
шүгә ирешелде.
ТАТАРСТАН ВӘКИЛЛЕГЕ
13 июньдә җөмһүриятебез Президенты
М Шаймиев Татарстанның Россиядәге Вә-
каләтле вәкиллеге турындагы Указга кул
куйды Шул ук көнне имза салынган икенче
бер Указ белән Россиянең Федерация эш-
ләре буенча дәүләт комитеты рәисе урын-
басары булып эшләгән Наил Гали улы
Әминев Татарстанның Россия
Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле итеп
билгеләнде.
ЭЛЕМТӘЛӘР НЫГЫЙ
13 майда Казан Кремлендә тантаналы
шартларда Татарстан Республикасы
Президенты М Шаймиев һәм Чуваш
Республикасы Президенты Н Федоров ике
республика арасында Дуслык һәм
хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул
куйдылар.
25 майда Кремльдә Омск өлкәсе, 17
июньдә исә Коми Республикасы белән шу-
ндый ук Кибешүләргә кул кую
тантаналары булды.
Бу Килешүләрнең әлеге өлкә-
республи- каларда яшәүче дистә меңнәрчә
милләттәшләребезгә мәдәни хезмәт
күрсәтүдә, татар мәктәпләре ачуда, татар
китаплары белән тәэмин итүдә уңай
йогынтысы булыр, дигән ышаныч бар.
КИЕВТА—ТАТАР КОНГРЕССЫ
11—12 июнь көннәрендә Киевта Укра-
ина татарларының беренче корылтае
булып узды Аны оештыруда Киев.
Харьков. Симферополь. Севастополь,
Львов шәһәрләрендә төрле исемнәрдә
барлыкка килгән татар милли-мәдәни
оешмалары җитәкчеләре һәм вәкаләтле
вәкилләре катнашты.
Казаннан исә бирегә Бөтентатар конг-
рессы башкарма комитеты рәисе,
университетның тарих факультеты
деканы, академик И. Таһиров, шул ук
югары уку йортының татар филологиясе,
тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты
деканы, профессор, язучы Т Галиуллин. Г
Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм
тарих институты директоры. академик М
Зәкиев килгән иде.
«СӘЛАМ»
«Идел - - Урал төрекләре культура вә
ярдәмләшмә дәрнәге». ягъни Торкиядәгс
милләттәшләребез җәмгыяте быел чыгара
башлаган бюллетень әнә шулай дип атала.
Ул кварталга бер мәртәбә басылачак Аны
җәмгыятьнең идарәсен тәшкил иткән
Аттила Көнтөз (рәис). Гөлтән Ураллы (рәис
урынбасары), Якуп Акчура (кәтиб), Илхан
Байкал. Габдулла Йәнәр (әгъзалар)
гамәлгә куйган. «Сәламииең беренче
санында Г. Тукайның «Туган тел», «Бәйрәм
бүген» шигырьләре, Бөтендөнья Татар
лигасы рәисе Гали Акыш, профессор
Надыйр Дәүләтнең котлаулары һ. б
мәкаләләр, хәбәрдар дөнья күргән.
ТАТАР-ТӨРЕК ЛИЦЕЕ БӘЙРӘМЕ
5 июнь көнне Казанның К Тинчурин
исемендәге театр бинасында Эртугрул
Гази исемендәге 1 нче татар-төрск лицее
бәйрәме булды Анда Татарстан халык
мәгарифе министры В. Гайфуллин, аның
милли мәктәпләр буенча урынбасары Г.
Садриев, академик Ә Кәримуллин, язучы Р
Батулла, шагыйрь Ә Рәшит, профессор Г
Даутов, җәмәгать эшлеклеләрс.
укытучылар, ата- аналар чыгыш ясады.
ЯКТАШЛАРНЫ ОЛЫЛАУ
Лениногорск шәһәре һәм районы хаки-
мияте шушы районда туып-үскән һәм эш-
ләгән якташлар белән очрашу уздырды.
Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә. Азнакай
шәһәрләреннән һәм башка төбәкләрдән
кайткан кунаклар Иске Шөгер сабантуенда
булдылар, Лениногорскида күренекле
язучы Шамил Бикчурин яшәгән йортка
мемориаль такта куюда һәм Тимәш
авылында шагыйрь, галим, педагог,
җәмәгать эшлеклесе Габдрахман Утыз
Имәни әл-Болгари каберенә мавзолей-
төрбә ачу тантанасында катнаштылар.
«ТАТАРСТАН ДУЛКЫНЫНДА»
4 июньдә, ниһаять, күптән көтелгән ва-
кыйга булды — читтә яшәүче
милләттәшләребезгә атап әзерләнгән
«Татарстан дулкынында» дигән тапшыру
эфир аша яңгырады. Аны Бөтендөнья
татар конгрессы башкарма комитеты
белән берлектә. Татарстан радиосының
әдәби-драматик тапшырулар бүлеге
х әзерләгән иде.
Бер сәгать тә ун минут барган әлеге
тапшыру вакытында татарлар яшәгән бик
күп төбәкләрдән кызыклы, мөһим мәгълү-
матлар бирелде, әдәбият-сәнгать
әһелләре, татар халкы мәнфәгатьләрен
кайгыртып йөрүче фидакарь затлар белән
әңгәмәләр үткәрелде. җырлар яңгырады.