ГЫЙБРӘТЛЕ ШӘҖӘРӘЛӘР

Ьәр милләт шанлы тарихы, бөек ата- бабалары белен горурлана. Эне шундый тарихка һәм шәхесләргә ия булу, үз нәүбәтендә, халыкныи яшәү дәртен һәм дәрманын арттыра торган тизсез куәтне тәшкил итә. Менә ни өчен илбасар җиңелгән якның каршылыгын тәмам сындыру максатында аны нң әүвәл тарихи хәтереннән мәхрүм итәргә, асыл затларыннан аерырга тырыша. Без моны татар- урыс мөнәсәбәтләре көзгесеннән дә бик яхшы күрә алабыз.
Күп гасырлы колониаль изелү, җәберләнү шартларында яшәгән халкыбыз чьш гарнхын, милли барлыкны саклауга һәм ныгытуга хезмәт иткән каһарманнарын белүдән генә түгел, хәтта илбасарларга хезмәткә күчкән, аларның кодрө- тен-фәнев, мәдәниятен, тулаем дәүләтчелеген үстерүгә сәләтен дә, көчен дә кызганмаган шәхесләрнең тамырларын танытудан да тыелды. Чөнки алар әсир милләтнең, акыллы һәм эшлекле шәхесләр үстерә алуын тоеп, милли горурлыгын ныгытыр һәм, ихтимал, сәяси хыялларын да дөрләтер, днп хәвефләнде. Халыклар дуслыгын кайгыртуы хакында лаф орган, чынлыкта исә шовинизмга гына хезмәт иткән совет режимы, КПСС сәясәтенә урыс ятына чыккан татар ке- иәзләре һәм морзалары тормышы һәм эшчәнлеге бик шәп мисал һәм үрнәк буларак хезмәт итәргә тиеш иде югыйсә!
Ит юкта үпкә тансык, дигәндәй, халкыбызның сәләтле икәнлеген исбатлар өчен, чукынган ханзадәләр, бн-морзалар- ның урыс кенәзләре, патшаларына хезмәттә күтәрелүе дә гыйбрәтле, алар белән дә мактанырга мөмкин. Чөнки бәй- сезлегеп югалткан татарга соңгы гасырлар аеруча газаплы, михнәтле кил
де— аңа бай потенциалын бик күп өлкәләрдә үзе булып калып ачу мөмкинлеге беткән иде. Әмма дошманнарына хезмәткә күчкән, чукынган дүңгәләкләр тарихы белән яхшырак танышкан саен, аларның славян кенәзлекләрендә, Рәсәй- дә күтәрелүләре, зур дәрәҗәләргә ирешүләре туган кавем-кабиләләрен туктаусыз зәгыйфьләндерү, юкка чыгару, өзлексез сату бәрабәренә казанылуын күрәсең, кайчандыр сан ягыннан урыстан калышмаган татарның бүген инде нн өчен егерме тапкыр азрак калуын аңлыйсың. Чөнки һәр аксөяк яңа хуҗа карамагына йөзләгән, меңләгән «карасын» да алып киткән.
Сәләтле, тырыш, атаклы булсалар да, сатлыклар үз халкының горурлыгына әйләнә алмый. Сатылудан да әшәкерәк әхлаксызлык юк, әхлаксызлыкны исә бер генә халык та уңай бәяләми. Днмәк, сатылып дәрәҗә казанучылар безгә ничек яшәмәскә кирәклеген аңлауда гыйбрәт бирә ала.
Шөкер, татарның милли бәйсезлеге, шан-шөһрәте көчәюенә хезмәт иткән, шуның өчен гомерен дә кызганмаган чын каһарманнары — Бачман, Чура, Колшәриф, Батыршалары, Кол Гали, Сафагәрәй кебек сәнгать һәм дәүләт эшлек- леләре дә булган, алар безнең ихлас мәхәббәтебезгә һәм олылавыбызга лаеклы дип кенә әйтү аз — алар булмаса, без бүген татар халкы булып яши дә алмас идек.
Түбәндә тәкъдим ителәчәк язманы укыганда моны истә тоту аеруча урынлы булыр.
Т. РАМАЗАН.

Ерак чорлар авазы
_ әскәүнсң «Современник» нәшрияты 1991 елда ике томлык бик тә гыйбрәт- м ле бер хезмәт бастырып чыгарды, һәр томы утыз бишәр табак күләмендәге бу басма «История родов русского дворянства» дип атала һәм анын үзенчәлеге шунда ки — бүген генә туган хезмәт түгел бу 1986 елда Санкт- Петербургта. үз чорының мактаулы академигы булган П. Н Петров җитәкчелегендә бер мәртәбә дөнья күргән инде бу шәҗәрәлек Яңа нөсхә ике-өч битлек

кереш сүз белән баетылган һәм ниндидер күләмдә редакнияләнгән һәрхәлдә, бүгенге язылыш тәртибенә якынайтылган булса кирәк
Урыс дворяннарының борынгыдан килгән шәжәрәләрен тасвир иткән андый китаплар бездә герменме еллардан бирле басылмады гына түгел, хәтта патша заманнарында дөнья күргәннәре белән танышу мөмкинлекләре дә бнк-бик чикләнгән иде. Тарихи әһәмиятле андый хезмәтләрне бездә ике-өч йозак астында, төрле-гөрлс «тыелган фонд»ларда яшереп саклау гадәткә кертелгән иде Хәзер ул «саклагычиларнын ишеге беркадәр ачылды Ләкин хәзер дә әле «үтә яшерен» тамгасы сугылган тимер ишекләр артында ятучы андый тоткын китанларнын барлыгы җәмәгатьчелеккә мәгълүм Әйтик, беренче боек урыс револтоцн тнеры һәм демократы данын алган А Н Радищевка багышланган бер зур гыйльми хезмәтнең язмышы шундыйрак Украина тарихын һәм шуңа бәйле рәвештә ерак бабаларыбыз булган кыпчаклар һәм кырым татарлары белән Киев ке- нәзлекләре бәйләнешләрен «советча» тасвирламаган зур галим Михайло Гру- шевскийның да унөч том чамасындагы хезмәтләре шундый ук серле, гыголы сандыкларда сакланды Алар белән танышу ышанычлылыклары кат-кат тикшерелгән зур галимнәргә аерым очракларда гына рөхсәт ителә иде.
Хәер, злек болар гына түгел, Сталин тарафыннан тәнкыйть утына алышан совет чоры тарихчысы Покровскийның да, «мактаулы урыс тарихчысы» саналган Соловьевның да, урысның борынгы хәл-әхвәлен миссионерлар күзлегеннәнрәк карап бәян иткән чукынган татар морзасы Карамзинның да хезмәтләре шундый ук тоткын хәлендә булды
Байтак кына тарихи хезмәтләрнең совет чоры укучысына «килешмәгән», аның зиһененә кире йогынты ясардай дип уйларлык ике сәбәп бар иде. минемчә беренчесе аларда патшаларны, алпавытларны зурлап, данлап күрсәтергә ты- рышылган. Икенчесе, беренчсссннән дә куркынычрагы милли аң мәсьәләсенә кагылуы Якыннанрак баксаң, Рәсәй тарихы, ике горле онны кушып пешерелгән бер бетен ипи кебек, тамырыннан ук татарлар дөньясына бик нык бәйле Рәсәй дәүләтчелегенең шушы ике тамырдан үсеп киткәнлеге тарих чоңгылына чумган саен ачыграк күренә бара. Без белгән бүгенге Рәсәй дәүләтенең башлыча Мәскәү- Владимир кенәзлекләре җирлегендә барлыкка килүен һәркем белә. Ә менә аның шәҗәрә башында торучыларның тумыштан ук ярым гатар-кыпчак булганлыклары һаман яшерелә килде диярлек (Владилчир-Су чдаль кенәзлегенә ншч з салган Андрей Боголюбскийның анасы кыпчак, хатыны Болгар ханнары носе ченнән Галимнәр раславынча, ул «татар-монгол» кыяфәтендә булган Аны. ә злегрәк атачы Юрий Долгорукийны тәхеткә күтәреп утыртучы гаскәрнең num күпче и\ч шул ук кыпчак чар) Әйе, Грушевский, Карамзин. Вельяминов-Зернов һ. б олуг тарихчылар язган китапларда «явыз, килмешәк, баскын, надан, үз тарихи йөзе булмаган» татар халкына, ул халыкның бабалары төзегән нл-дәүләт. тәртә карага байтак кына җылы, матур сүзләр дә ычкынгалаган икән ләбаса Шу т исәптән бу халык тан чыккан мактаулы шәхесләр дә үткән тормышның нн алг ы сәхифәләрендә эз калдырып киткәннәр икән Боларны хәтта «История государства Российского» дигән күп томлы мактаулы хезмәтендә Н М. Карамзин да. гәрчә чорының дин башлыклары таләп иткән «кара» рухгарак язарга тырышса да һәр урында да татарларга бәйле тарихи фактларны каралтып бетерә алмаган. Моңарчы аның томнары да совет укучысыннан яшереп сакланды
Ә инде аерым шәхесләргә килгәндә, галимнәрнең берничә буыны тарафыннан әзерләнгән. СССР Фәннәр академиясенең «Академкнига» нәшриятында угы тынчы еллар урталарында нәшер ителгән «Александр Николаевич Радищев» китабының әле дә юкка чыт ын торуының тон сәбәбе, минемчә, әлеге дә баят ы «килмешәк, баскын iaiap»i а бәйле. Ничек инде ул шундый олуг шәхес, уз чорының нн тнрәк акыл иясе тумышы белән татар була алсын? Житмәсә әле. кайбер таман ташлары кебек татарлыгын яшермичә, шунын белән берникадәр масайсын да. имеш! Татар дигән кыргый халык телен үзе белү генә җитмәгән, ул телне, имеш, у.тларына ла өйрәтеп, алар белән татарча хатлар алышсын әле! Әлбәттә, бу хезмәт дөньяга чыгу белән үк Сталин. Суслов ишс «милли сафлыквны кайгыртучылар тарафыннан карашы сейфларга яшерелә. ә бәлки әле бодай да күп булмаган тиражының байтак олеше бөтенләй юкка да чыгарылгандыр.
Мәгълүм ки. Рәсәй дәүләте тарихы, европалы тиңдәшләре белән чатыш- гыртанда. бер «фәнни» тәртипкә шактый ук соң салына Ул тарихи китапның беренче авторы да Рәсәйдә яшәүче немец галиме була. Ләкин аерым төбәк- кснәзлскләрнсң үткәне шул төбәк монастырь кенәгәләренә теркәлеп барган Ә инде беренче шәҗәрәлек Мәскәү кенәзлете тарихында бөек кенәз Василий Дмитриевич таманында барлыкка килә. Ул «Степенная книга» дип атала
Долгоруков «Родословная »сын төзегәндә шул кенәгәдә китерелгән кайбер фактларга да таянган дип белдерелә. «Степенная книга»ны төзүче, язучы да көнбагыштан чыккан бер зыялы Византия җитәкчеләре тарафыннан ул башта Киев кенәзлеге митрополиты итеп җибәрелә Владимир-Мәскәү митрополиты үлеп. Мәскәү, Рязань. Тверь кенәзлекләре арасында зур ызгыш башлангач, күршеләреннән өстен чыгу максатында, митрополит Киприанны мәскәүлеләр үз якларына аудара һәм Владимир шәһәренә күчерүгә ирешә
«История родов русского дворянства» китабының ике томына 339 ин зур дәрәҗәле Рәсәй фамилияләренең килеп чыгышы. 150 ләп герб тасвирламасы һәм 32 шәҗәрә таблицасы урнаштырылган. Беренче том мондый аерым бүлекләрдән тора. 1. Кереш аңлатма. 2. Кенәз Романовлар шәҗәрәсе; 3. Бөек кенәз Михаил Чернигов варислары; 4. Бөек кенәз Владимир Мономах варислары Тармаклар: Смоленск кснәзләре. Ярослав кенәзләре. Владимир-Суздаль вә Мәскәү кенәз- ләре. 5. Литваның бөек кенәзе Гедимовичның Рәсәйтә бәйле варислары; 6. Шәҗәрәләре Европа дәүләтләренә бәйле өч токым; 7. Фин-угыр кабиләләреннән, татар һәм буряттан чыккан 14 токым; 8. Монгол-татарлардан чыккан кенәзләр: Казан. Әстерхан ханнары варислары, кыргыз-казакь. нугай морзалары токымнары; 9. Грузиннан чыккан кенәзләр.
Күренә ки. шәҗәрәләр Рәсәй дәүләтенә хезмәт күрсәтә башлау вакытына карап төзелгән. Угыр-фин токымыннан чыккан кенәзләрнен монгол-татар хан- морзалары варисларыннан алда китерелүе дә. грузин кенәзләренен ин соңгы буынга куелуы да шуны аңлата
Икенче томга тумыштан ук кенәз булмаган аксөякләр кертелгән. Дәрәҗәле исемнәр бирү Беренче Петр патша заманында урнаштырыла Шундый беренче указ 1707 елда чыгарыла. «История родов.. » басылганчы (1886 ел) узган йөз сиксән елда төрле патша Һәм императорлар тарафыннан 32 кешегә «кенәз» дәрәҗәсе бирелгән. 126 сы «граф» булырга лаеклы дип табылган Беренче Петр тарафыннан кенәз дәрәҗәсе иң беренче булып әшнәсе А. Д. Меньшиковка һәм Кече Русияне (Украинаны) Рәсәй карамагында калдырырга зур булышлык күрсәткән А А Безбородкога бирелгән. Граф титулы беренче булып Әстерхан «бунты»н бастыручы Борис Петрович Шереметьевка, өченче булып ике туган Апраксиннарга бирелә (болар очесе дә ту мыш лары белән татарга бәйле шәхес-ләр). Шул ук 1707 ел указы белән барон титулына да ике «шик»ле чыгышлы кеше яңарак чукынган яһүд Шафиров белән ярым-татар Строганов лаек булалар Әйе. Беренче Петр, кайбер риваятьләргә караганда, үзендә мукшы каны да булган патша, кешене кайсы токымнан булуына карап түгел, эштәге булдыклылыгыннан чыгып бәяләгән.
Икенче томда теркәлгән кенәз яки графларның күпчелегенең варислары бу титулларны кулланудан мәхрүм була. Дәрәҗә бирелү указында сирәк очракта «барлык варисларына күчә» дип өстәлгән Кайбер очракта исә «варисларының беренче буынына гына күчә», диелгән Ягьни. варислардан беренче туган ир- балалар титуллы булып, шул ук ата-ананың икенче, өченче уллары титулсыз калган. Түбәндә китереләчәк шәҗәрәләрдән икесе шундыйлардан указ ншезендә кенәз дәрәҗәсе алган Кочубейларнын бер тармагы тулы хокуклы, ә шул ук елларда, шундый ук рәвеш тә кенәз титулына ия булган f арковскийлардан фәкать беренче туган ир бала гына ул дәрәҗәне йөртә алган Титулның кыз буынына күчү очраклары да булгалагап Мәсәлән, нугай морзасы Йосыф шәҗәрәсен дәвам иттерүче буын өзелгәч. 1885 елгы император указы белән соңгы кенәзнең кызыннан туган Феликска кенәз дәрәҗәсе кайтарыла, һәм ул Йосыпов-Сумароков фамилиясен йөртергә тиеш була Шундый ук хәл өзелгән Тенишевлар шәҗәрәсе белән дә кабатлана 1875 ел указы нигезендә аларнын кыз буын варисына кенәз дәрәҗәсе кайтарыла Рәсәй тарихында андый берничә очрак теркәлгән
Укучыга шушы китаптан берничә шәҗәрә гәкьдим итәбез Аларның икесе беренче томнан — «тумыштан кенәзләр». икесе указ нигезендә бу титулга ирешкән шәхесләр. Боларның өчесенең дә бабалары ерак төрки-татар токымыннан
Ин әүвәл "История родов...оның беренче томында китерелгән ишле исемлектән төрки-татар фамилияле кенәзләрне күздән кичерик: Әбердиев (1690). Аинов (1690). Алачев (1640). Бангелдиев (1681). Бәхтехуҗнн (1690). Бш лов (1690). Булаев (1690). Булышев (1690). Гилдиев (1690), Давы IOB (1672). Дәүләткилднев (1690). Җансөеров (Стерев. 1658). Диниен (1690). Егупов-Черкасский (1627 һәм 1792). Енадаров (1690). Еналнев-Шш сров (1690). Енбарсов (1690). Енгнлднев (1690). Ешалычев (1690). Еннкиев (1690). Енодаров (1692). Заманов (1692). Илмәмәтов (1658). Ибер шев (1690). Ишеев (1690). Кил пипев (1690). Канбарон (1636). Кошасв- лар (1690). Кугушевлар (1658 һәм 1692). Крымским (1690). Кудашевлар (1690 һәм
1692). Кә.гынчаков (1690), Курмаг алии-Мансуров (1680). Ку гуев-к'у товлар (1658 һәм 1692), Мамаевлар (1627 һәм 1692). Мәмәгхуҗиннар (1690). Мәмәгов (1690). Мәмлиев (1680). Мангушев (1690), М ансы рев (1690). Мешерскни һәм Мөлкиев (1690), Моратов (1690), Мосгафнннар (1680), Облесимовлар (1690. гагарча Әб- ләсимнән булса кирәк), Сәеговлар (1627 һәм 1692), ( ембнкасв (1690). Семинеев (1690). Себер ( маиловлары (1627 һәм 1640). Сулышевлар (1627), Таншиннар (1676 һәм 1692), Тенишевләр (1658 һәм 1692), Тинеев (1690). Тугушев (1690). Томәнев (1690), Урмьннегевлар (1627 һәм 1692). \ рысов. Чегодаевлар (1690). Черкескнй. Черьяровлар (1690). Шәйләковлар (1627 һәм 1692). Шәисоповлар. Ширннскинләр. Шихмаговлар (1636 һәм 1692), Йосьиювлар (1627 һәм 1692). Ялымов (1690).
Шушы исемлектә 1690 ел белән теркәлгән 61 фамилиягә сотник дәрәҗәсе бирелә һәм хәрби хезмәт урыннары билгеләнә.
Әмма аларның күпчелете соңыннан «природный кенәз»ләр исемлегеннән төшеп кала. Кенәзлекне фәкать берничә фамилия генә саклый ала Мешерскнй. Чсркаский. Дондуков. Урысов, Иосыпов. Тенишев һәм тагын бер-ике кеше. Чөнки Петр патша 1816 елда бик тә усал бер указ чыгара кем дә кем динен алыштырмый, чукынмый шулар утар һәм жир биләмәләреннән генә түгел, элгәре бирелгән дәрәҗәләреннән дә мәхрүм ителә. Байтак кына токымнар капма- каршы якка бүленәләр. Әйтик, урыс кенәзләре Тенишевләр булган кебек, чукынмаган татар зыялылары «чабаталы морза» Тенишевләр да яшәүләрен дәвам иттергән.
Мещерский фамилияле кенәзләр
үчкәндә алган фамилияләре, башка урыс кснәзләренә хас булганча, яшәү урыннарына бәйле. (Әйтик. Смоленскида яшәсә Смоленский биләмәгә В/пьма шәһәре туры килсә Вяземский tap һ б i Бу кенәзләрнсн бабалары элекке урыс һәм мукшы җирләре чигендәге урманлы, саг-баткаклы төбәктә урысча «мещера» дип йөртелгән урыннарда яшәгәннәр. Шуннан инде «Менторский» булып киткәннәр. Аларның шәҗәрә башында Мөхәммәт атлы кеше торган Дин әһеле. Анын чыгышы болайрак аңлатыла: ул Зур Урдадан / ч.*вш< 1 зтын Урдадан) килеп төпләнгән Шуннан чыккан Ширинскийлар токымыннан имеш Мещерага килү елы 1298 исәпләнә. Килүенең максаты җирле халык арасында ислам динен тарату була
Монда ялгышлык бар бугай Безнеңчә, ул җирле халыктан чыккан Болгарда яшәгәндә ислам динен кабул иткәндер дә иленә кайтып шуны таратыр)а керешкәндер
Мещерский кснәзләрнен император Беренче Павел чорында (1798 ел) раслан- iaii герблары мондыйрак урыс монархлары бүреге астында)ы калкан дүрткә бүленгән Шуның беренче өлешендә (< улдан беренче) кара сызыклы мәйданда ике көмеш ярым ай яна ай сурәте. Икенче һәм өченче бүлекләрнең җирлеге күк Икенче бүлек i ә күк җирлектә көмеш калыа рәсеме, өченчедә ку тына кылыч тоткан атлы гаскәри. Дүртенче бүлемтәнен җирлеге ике төсле кара сызыклы һәм күк Шулар өстеннән көмеш таш күпер сурәте сузылган /яртылаш күк. яртылаш карасу җирлектә).
Алда аталган Мөхәммәтнең бер улы Бикләмеш була Шул Бикләмеш инде Михаил исеме белән христиан динен кабул игә һәм Мещерский кенәзларнең шәҗәрәсен башлап җибәрә Аның оныгы Юрий Федорович Мещерскиннын үз полкы белән бөек кенәз Дмитрий Донской ягында Куликов кырында сугышканлыгы мә) ьлүм. Оста сугыша (Лакин әле. алдан күренгәнчә Wacrof кенәзенә турыдан-туры буйсынмый Ягъни, i » Мәскәү һәм Рязань кенәз ик зәре арасындагы бер иостәкыйи, кенәз буза ) Мещераның мөстәкыйль соңгы кенәзе шәҗәрә багны оныгының улы Юрий Семенович була Ул. гуганы Василий, гуганнан- туганнары Константин һәм Иван Борисович Мещерскнйлар белән элекке үз биләмәләрен Мәскәүнең боек кенәзе Өченче Иван юкьдим иткән вотчиналарга алыштырып, күченә Шул вакыттан аларның Мәскәү ләү төтендә хезмәтләре башлана Юрий Семенович оныкларының воевода булып хезмәт игүләре мәгълүм Григорий Дмитриевич Мещерский 1506 елда Каган ханлыгына каршы оештырылган noxo.ua Зур полк белән җитәкчелек ию Константин Борисович Мещерский 1514 1520 е i гарда Мещерада, аннары Костромада воевода булып юра Григорий Дмитриевичның ике энесе аерым буын булып аерылалар Васи лие Киясларга. Михаи па Висковатыйларга нигез сала Бо зарның өчесенең дә у глары
К
ул чорда югары хәрби чинда булалар: төрле төбәк шәһәрләрендә (нигездә Мәскәү белән Казан ханлыгы аралыгында) воеводалар Алдарак телгә алынган кенәз Иван Борисовичның да онытынын улы Григорий Федорович Мещерский Казанны алу сугышларында актив катнаша, аннары 1556 елгача Свияжскида воевода була.
Соңрак та Мсщерскийлар гаярь сугышчылар. Михаил Романов патшалык иткән чорда алар токымыннан жиде кеше зур кала-биләмәләрдә воевода булып исәпләнә Иван Борисович Мещерский варисларыннан булган дүртесе: Богдан Матвеевич Острог шәһәре воеводасы (1626). Булат Михайлович — Бежескида башлык. Иван Афанасьевич - Торопец шәһәрендә һәм соңрак Мәскәүнең бер олешендә (1624), Никифор Яковлевич Серпуховта (1616) һәм Тулада (1624) воевода. Никифор Федорович Мещерский 1611 елда. Новгородта воевода булганда, шведларга каршы нык тора, тик соңрак әсир ителә. Шуннан котылгач та берничә шәһәрдә, шул исәптән Сургутта воевода була, шунда 1652 елда үлә. Семен Федорович Мещерский Беренче Петр заманында батырлыгы белән танылган полковник; ул Анна Ивановна патша вакытында генерал-поручик чинында үлә (1732). Улы Григорий Семенович Елизавета патшалык иткәндә генерал-поручик дәрәжәсенә ирешә. Шул ук дәвердә һәм шул ук генерал-поручик чинында Федор Васильевич Мещерский да мәгълүм (үлеме—1756 ел) Аның кызы кенәгинә Наталья Федоровна Николай Иванович Неплюевта кияүдә. (Неплюевның баштарак Төркиядә илче, соңрак Оренбург губернасын оештыручы губернатор һәм төрки халыкларның гореф-гадәтен, телен яхшы белүче булганы мәгълүм. Соңрак бу токым — күбесе шулай ук татар-торки морзалардан күтәрелгән — Карамзин һәм Чернышевлар, мәгълүм Татищевлар. Апраксин һәм Строгановлар белән аралашып бетә.)
Урысов кенәзләр
_ _ рысов кенәзләр токымы Алтын Урда ханнары һәм әмир Аксак Тимер Ат яраннарына барып тоташа. Шәжәрәләренең башы Батый хан оныклары * чорына туры килә. Батый оныгы Мәңге Тимер ханны Тудай Мәнге үтереп хан була. Ләкин тәхеттә озак утырмый, аны үтерелүченең улы. соңыннан үзе кыпчаклар ханы булган Тукта юк игә. Туктага каршы Мәнге Тимернең туганнары Талабуга белән Акбуга каршы чыгалар. Тукта Талабуганы, ә аның 1аскәр башлыгы Нугай икенче туган көчләрен җиңәләр. Нугай ике туганны да кылычтан уздыра һәм соңра, зур көч-куәткә ия булып. Тукта ханга (1290—1315) да буйсынмый башлый Оста гаскәр башлыклары Мамай белән Идегәй дә шушы Нугай варисларыннан була инде. Идегәй баштарак Аксак Тимер гаскәренә җитәкчелек итә Соңыннан Алтын Урда тәхетен дә яулап алуы мәгълүм. Менә шушы Идегәй варислары — Урысов кенәзләр («История. .. 391 бит).
Идегәйнең ике варисы була. Нуретдин белән Мансур. Нуретдин морза Василий Темный чорынача яши бугай. Ә аның бердәнбер улы Аказ боек кенәз Иван Өченченең замандашы була. Аның өч улы Муса. Ямгыржы һәм Арыслан морзалар— уналтынчы гасыр кешеләре Муса Рәсәй ватандашлыгын алмаса да. даими рәвештә аралашып, урыс дәүләтенә дус булып яши Аның сигез учыннан өченчесе. Җаекның аскы агымы һәм Каспий төбәкләрен биләүчесе, Иван Гроз- ныйның атасы Василий кенәз заманыннан ук урысларга даими булышлык итеп килә Аның исеме Котым морза була. Котым морзаны Герберштейн да истәлекләрендә челгә ала Шушы Котымнан Рәсәйдә кенәз Котымовлар шәжәрәсе башлана Мусаның бишенче улы булган Йосыф морзадан исә кенәз Иосыповлар нәселе китә. Мусаның җиденче улы Шәйдәк морзадай кенәз Шәйдәковлар токымы башлана.
Урысов кенәзләр исә шушы Муса морзаның соңгы, сигезенче улы варислары. Аның исеме Исмәгыйль була Аның бердәнбер улы Урыслан Мәхмәт Айдарович (шәҗәрәлектә ул Магмет Айдарович дип ялгыш язылгандырмы, әллә соң Исмәгыйльнең икенче аты Айдар булгандырмы, ачыкланмады). Шул нугай морзасы Р.юәйгә күчеп чыга һәм Борис Годунов 1600 елда Касимов шәһәрен биләмәләре белән шул Урыслаша (Арыслан) бирә Унҗиденче гасыр болганышы барышында Урыслан морза 1610 елда Самозванец тарафыннан Калуга шәһәрендә үтерелә. Ләкин тиздән тегенең үзен дә морзаның оньп ы —Акарыслан улы Петр Урысов дөмектерә, бабасының үчен ала.
Урысов кенәзләрнең гербы шактый катлаулы монархия бүреге астындагы калкан жиде өлешкә бүленгән. Дөресрәге, алтыга бүленгән калканның үзәк өлешенә тагын бер калкан уелган. Үзәк калканның җирлеге кызыл һәм урталыкта ярым ай тора, ай тирәсендә дүрт алты кырлы (борынгы төрки.юр билгесе) йолдыз. Ай да. йолдызлар да алтыннан. Алты бүлемтәнен сулдан беренчесендә — күк төсендәге җирлек, анда кулына ук тотып ак атта чабып баручы җайдак: икенчесендә көмеш төсендәге җирлектә кулына бөркет тоткан татар кешесе сурәте; өченчесенең җирлеге алтын, анда угы өскә каратылган уклы җәя: дүртенчесендә— яшел җирлектә алтыннан басып торган арыслан сурәте; бишенчесендә күксел җирлектә канатлы юха елан сурәте; алтынчыда исә — алтын җирлектә сарык тәкәсе рәсеме. (Күренә ки, бу кенәзләрнең гербында бер генә дә Рәсәй тамгасы юк диярлек, барлык гербларга хас Мономах бүреген һәм калканнарны эченә алган ас мехыннан тегелгән тунны исәпләмәсәң)
Урыслап-Магмет (Арыслан Мохәммәт) морзаның алты улы булган: Каһан. Ак Арыслан. Сатый. Байтирәк. Касыйм һәм Көбеш Шулардай беренче очесе Урысов кенәзләр булып кигәләр. Аларның беренчесенең дүрт улы була Курмыш. Ялдан. Бәй һәм Арыслан Курмыш морза бер ара патша хезмәтендә булып, үз гаскәре (оч мең чамасы) белән 1626 елда Әстерханда торса да. динен алыштырмый. Шунлыктан варислары да мәгълүм түгел. Яндай морза чукынгач Борис исемен ала. Мәскәү кенәгинәсе Татьяна Петровна Ахамушокора-Черкасскаяга өйләнә. Ләкин варислар калдырмыйча 1620 елда үлә. Хатыны шуннан монастырь! а китә, шунда озак кына яшәп үлә (1646)
Бәй морза чукыш ач Петр Канмурзич булып китә, патша Михаил Федорович Романов чорында стольник дәрәҗәсенә күтәрелә, патшаның икенче өйләнүе вакытында (1626) озатып йөрүчеләр арасында була. Арыслан морза хакында хәбәребез юк. Мөгаен, ул да мөселман динендә калгандыр
Ак Арысланның сигез улы була, шуларның өчесе христиан диненә күчә. Урак Петр Арысланович була. Зарбәк Александр Арысланович һәм исәп буенча дүртенче морза Янсох исә Иван Арыслановичка әверелә.
Монда Урыслан Мөхәммәт улы Сатый морза варисы Касыймны искә алу хәерле Чукынгач ул Андрей Сатысвич Урысов булып языла Р.кәй кенәзләре Урысовлар башлыча шушы Андрей варислары була. Чөнки Петр Арысланович ның бердәнбер улы кенәз Василий Петрович Урысов нәсел калдырмый Федор Алексеевич патшалык иткәндә ул стольник дәрәҗәсенә ирешә, кенә! инә Степанида Ивановна Репнина! а ойләшән була.
Сатый морзаның кенәз Андрей Сагыевичтан башка да уллары була. Шулардай Гали Сатеевич. Йоныс һәм Сөенче Сатеевич исемнәре Михаил Федорович һәм Алексей Михайловичлар патшалык иткән за.манда боярлар кенәгәсендә стольник һәм башка хезмәт башкаручылар исемле! ендә теркәлгәннәр. (Алар, могаен. чукынмагандыр, шунлыктан варис шры теркәлмәгән >
Андрей Сатысвич Урысов берничә ел Нижний Новгород воеводасы була. 1647 елда Мәскәүдә үлә Аның улы Семен Урысов Литва белән сугыш чорында дан казана һәм Брест каласында литва кенәзе Сапеганы 1655 елда әсир нтә Ике елдан соң үлә. дүрт улы кала, дүртесе дә бояр дәрәҗәсендә булалар Петр Семенович Степанида Строгановага өйләнә. 1686 елда нәсел калдырмыйча вафат була Минзәләдә воевода булган Юрий Семенович та 1684 елда нәсел калдырмыйча үлә Дүртенче улы Федор 1681 елда боярлыкка билгеләнә. 1684 елдан Новгород воеводасы вазифасын үти. аннары кабат Мәскәүгә алына. Тупчылар приказы башльн ы була. Аңардан бер кыз кала кенәжнә Мария Федоровна Беренче Петр паннаның Голландиядәге илчесе кенәз Борис Куракинга кияүгә чьи а
1679 елда бояр итеп билгеләнгән кенәз Никита Семенович, шулай ук Новгород воеводасы, нәселгә уңдырышлы: кенәжнә Евфимия Щербаюва белән икесенең биш улы туа. Беренче Петр патша сто.тыппы Алексей Никитович Урысовның оч улы була. Кенәз. генерал-поручик Григорий Урысов 1743 елда үлә. ике ул һәм ике кыз калдыра Кызлары Щербатов белән Гагарин кенәзләр!ә кияүлә чьпа Василий Алексеевич кенәжнә Прасковья Долгорукова! а өйләнә, аның варисларыннан улы ( epi ей Васильевич һәм кызы Екатерина Урысова бар Сергей Васильевич 1787 елда үлә Аның улы Дмитрийдан ике оныгы туа. Сенатор Никита Сер1еевич- ның шулай ук бер улы Сергей Никитович Урысов һәм кызы генерал С Е. Батурин кәләше була
Генерал майор, кенәз Александр Васильевич Анна Андреевна Волковага өйләнгән була, кызлары Софьяны гофмаршал барон А С Строгановка ярәшәләр
Полковник Алексей Васильевич Урысов (1722 1796) трафинә Екатерина Ше-реметьева! а ойләшән була АларНЫЦ Василий исемле уллары һәм икс кызлары
Анна белән Варвара туалар. Үз чиратында Василий Алексеевичның дүрт улы: Алексей, Александр, Николай һәм Петр кенәз Урысовлар туа. Аларнын токым- токыясы әлегә барланмаган
Кенәз Михаил Васильевич Урысов дворянка Алябьевага өйләнгән, ул булачак обер-камергер һәм Дәүләт советы әгьзасы кенәз Александр Михайловичның (1766—1853) атасы Александр Урысов Екатерина Татищевага өйләнә, аларнын сигез уллары була Шуларның өлкәне, генерал-лейтенант кенәз Михаил Урысов Нижний Новгородта губернатор, соңрак сенатор, аның хатыны Екатерина Энгельгардт.
Өченче туганнары кенәз Павел Александрович мәгълүм токымнан Александра Уваровага ойләнә, хәрби хезмәттә генерал дәрәҗәсенә ирешә. Алтынчы туганнары Петр Александрович патша карамагында камергер була. Кыз туганнарыннан Мария Александровна беренче мәртәбә Иван Мусин-Пушкинда. икенчесендә кенәз Александр Горчаковта кияүдә була Кенәжнә Софья Александровна кенәз Деопольд Радзивил белән ярәштсрелә. Кече кызлары Наталья граф Ипполит Кутайсовка кияүгә чыга.
Василий Александрович улы генәз Петр Урысов (1755—1803) Александра Салтыковага өйләнгән була, аларнын ике кызы һәм генерал-майор дәрәҗәсенә ирешәчәк уллары туа.
Икенче тармак Урысовлар шәҗәрәсенә күчсәк, боярин Никита Семеновичның улы Семен туа. дип әйтелгән иде. Семен Беренче Петр патша фельдмаршалы граф Борис Шереметьевның өлкән кызы Софьяга өйләнгән була Кайбер мәгълүматларга караганда, Шереметьевлар да тумышлары белән татар токымыннан һәм. имештер, чукынгач та әле дистә еллар буе өйләрендә мөселман динен тотканнар, шул максат белән сарайларында махсус яшерен бүлмә дә корганнар Боларның ике улы туа, шулардай кечесе Михаилдан нәсел калмый Василийдан өч ул туа: Сергей (1721—1755), Николай һәм Юрий Васильевич Урысовлар Сергейның ике кызы һәм нәселсез улы Никита туа. Бу җәһәттән кенәз Юрий Васильевич бик бәхетле — аның алты баласыннан өлкәне, генерал-майор кенәз Николай кенәжнә Хитровага (шәҗәрә башында шулай ук татар морзасы) ойләнә. аларнын ике улы һәм бер кызлары була. Сергей Николаевич Урысов (1816 елгы) Дәүләт советы әгьзасы, сенатор, император галижанәпләре канцеляриясенең II нче бүлеге идарәчесе. Кенәжнә Елизавета Трубецкаяга өйләнгән
Нугай Урдасыннан Рәсәйдә мәгълүм фамилияләр алтмышка якынлаша Шулардай Дәүләт Газый токымы Долотказиннарны. Чаадаевларны. Кара.мурзин. Еналиев. Янышев, Мурзалимов һәм бүтәннәрне атарга мөмкин («История родов ». II том. 390—398. 400—404 бб.)
Кырым ханлыгы бәкләре Кочубейлар
ерблары катлаулы. Төп калкан дүрт өлешкә бүленгән. Иң беренче өске ун кулда кызыл җирлектә алтын ике грек тәресе һәм алты кырлы (терки) йолдыз белән янәшә ярым ай (болар да алтыннан). Икенче һәм дүртенче бүлектә — Кочубейларга Беренче Петр патша тарафыннан тәкъдим ителгән билге йөрәк сурәте эченә алынган ике янәшә тәре. Бу ике бүлекчәнең җирлеге күк төстә, йөрәк сурәте җете кызыл, тәреләр алтыннан. Өченче бүлекчәнең җирлеге шулай ук кызыл, бүлекчәнең урталыгында көмештән бөркет канаты (парлы). аның өстендә алтыннан учак күренеше, иң аста — күтәрелеп килүче бал корты алтыннан Калканның сул ягында — сул «кулына» буздыхан (Кече Русич гетчаннары булавасы) тоткан арыслан басып тора Уң тарафтан калканга уң кулын куеп украина казагы басып тора. Билендә кылычы Аның сул кулындагы ту — гаскәри байрак Байрак уртасында кылыч сурәте, кылычның як-ягында ике ярым ай Калканның дүрт бүлемтеге бергә тоташкан урында Рәсәй патшалары гербы белән уратып алынган жирлеккә «Н» хәрефе чигелгән Бу инде кенәзлекне раслаучы патша исеменең баш хәрефенә ишарә Калкан астында шәҗәрә башлыгы исеменә Беренче Петр тарафыннан әйтелгән мактау сүзләренең латинча язылышы
Күренгәнчә, бу герб Кочубейлар шәҗәрәсенең барлык чорын, барлык үзгәреш- борылышларын эченә алган Рәсәйгә керү дәверендә генә дә Кочубейларга оч мәртәбә шушындый үзбилгеләр бирелгән Беренчесе, гади дворянлык билгесе, аларга Беренче Петр патша тарафыннан бирелә Император Беренче Павел заманында. Рәсәйдә илле өченче кеше буларак (1799 ел. 4 апрель) Виктор Павлович Кочубей граф дәрәҗәсенә күтәрелә Аннары император Беренче Нико-
Г
лай аны. Расой гарихында уникенче кеше буларак, токымлы кенәз итә (ягъни кенәзлек дәрәҗәсе парлык ир һәм кыз варисларына күчә торган дәрәҗә бирә Бу хәл 1831 елда. 6 декабрь указында билгеләнә
Кече Русия гетманнары тирәсендә пәйда булганчы Кочубейлар Киев кенәз- легенсн көнья1ында <Кырый хан зыгыныз/ төньяк тарафында Днестр елгасы буйларында тормыш иткәннәр булса кирәк Шәҗәрә башларында татар бәкләре торган 1787 елда Варшавада басылып чыккан һәм Таврия төбәге тарихына караган бер хезмәттә 83 биттә мондый юллар язылган Ольгерд (Литва һәм Киев кенә злеяләренең бөек кенәзе) туганы Кориятнын ухзары белән Подо лиягә һожүм и тә. Бу г аскәр дала яг ы бәрелешендә татарларның оч чирүен тар-мар итә Ул урда-төрксмнәр башында Квятубаха, Кочубей (Кече бәй һәм Дымейтек торган (XIV йөз)
Шул Кочубей бәй токымыннан берәү XVII гасыр тирәләрендә Кече Русия казаклары ягына чыга
Торки донья тарихында казакка чыгу мисаллары бик күп Әйтик, булачак әмир Аксак Тимер дә. атасы үлеп, үзенә тигән биләмә өлешеннән беркадәр читләштерелгәч, «казак» булып китә. Ягъни, тәхет-түрәлектә утырган агай-энегә буйсынмыйча, алар биләмәсенә барымта (барып талау) осшгыргалап. яу чапкалап берничә ел йөри Үз тирәсенә ишле генә гаскәр туплаганның соңында г ына берәм-берәм тәхетләр яуларга керешә. Аксак Тимер оньпы Заһретдин Бабыр белән дә шундый ук хәл кабатлана Ул да яшүсмер чагында агалары тарафыннан кыерсытыла һәм биләмәсез кала Берничә ел «казаклык»та йөргәч, көч-куәт туплагач, туган-үскән төбәге Фирганәдән китеп, Әфганстан тәхетен яулап ала. Киев кенәзлег енең коньяк өлешендә, Днепр «бусагалары» төбәгендә оешкан. «Запорожье казаклары» дип тарихка кергән казаклар да төрки тамырдан чыккан, урыс язмаларында Черные Клобуки дип аталган зур гына бер халыкның кыйпыл- чыклары Кыпчак һәм каракалпакларның бер өлеше христиан диненең Кече Азиядә һәм Кавказда таралган мәзһәбен Несториан динен үз игү сәбәпле, алар Кырым ханлыгының бер читендәрәк торып кала. Шул ук вакыгга алар баштарак Киев кенәзләре тарафдары да булып бетми ике чик арасында калып, ике як биләмәләрне дә галап кон күрәләр Алар төркеменә кырым ханлыгы ягыннан да. урыс-малорус биләмәләреннән дә канәгатьсезләр килеп кушыла тора Шул рәвешле казаклар саны арта Димәк. Кочубей бәк токымыннан да кемдер, үз яраннары һәм якыннары белән әлеге казаклар төркеменә килеп кушыла
Казак булып киткән Кочубей, чукыш аннын соң, Андрей исемен ала Запорожье казаклары тарихын яхшы белгән һәм хәтта бу хакта ярым фәнни бер әсәр дә язган Н И Гоголь «Тарас Бульба» романында тәгаен шушы Андрей язмышын да күз уңында тоткандыр кебек ) Андрейның улы Леонтий тиздән гетман Хмельницкий гаскәрендә уң кулга әверелә зур дәрәҗәгә ирешә 1650 еллар тирәсендә Леонтинның улы Василий туа Гетман шушы яшь Кочубейны (me t бе цен Аз истә тотып булса кирәк! 1675 елда әдернәгә төрек тәр белән килешү төзергә җибәрә Шуннан сон Василий Кочубсйның 1687 елларда гетман Мазепаның ун кулы баш кәтибе булганлыгы мәгълүм Аннары ул 1694 елда баш казый итеп билгеләнә 1700 елда Василий Кочубей Расой патшасы Беренче Петр тарафыннан стольник чинында раслана. Нәкъ шул вакытта Кече Рәсәй гетманы Мазепа белән Кочубейлар гаиләсе арасында ара бозыла г Бу хәл А С Пушкинның мәгъцм поэмасында да тасвир ите ы Мазепа әшнәсенең яшь кызын үзенә карата ■ Шул вакыйгалардан соң Кочубей гетманның кырын миләре. Рәсәй тәхетенә карага хыянәтчел адымнары гурында Беренче Петр ярдәмчеләренә хәбәр иткәлн башлый Ләкин патша станындагы түрәләр аны дөрес аңлап бетермиләр Ә Мазепа яклылары тиздән бу хакта гетманга да сиздерәләр Шуның нәтиҗәсендә Василий Кочубеи кулга алына һәм каты җәзалаулардан соң, 1708 е гнын 14 июлендә Белая Церковь каласы тирәсендәге бер авылда үтерелә Тик берникадәр вакыт үткәч кенә Кочубсйның хак булуына, аның ялгыш җәзаланганлыгына төшенәләр, үкенәләр Үтерелгән сто гьникның хатынына һәм балаларына тартып алынган жир биләмәләре һәм авыллары кире кайтарыла Беренче Петр патша аның хакын га «Үлеме белән бөеклеген раслаган инсан», дигән мәгыгәдәге латин мәка ген әйтә Шул җөмлә соңра Кочубейлар гербына теркәлә
Кочубейнсн Васи гий һәм Федор исемле ике улы һәм ике кызы кала Анна Ободовскинга кияүгә чыга, ә Мазепаның элекке сөяркәсе Матрена гетманның баш кәгнбе Чуйксвичка ярәшелә Василий Васильевич Кочубей якадан хезмәтен Полтава полкында no гковник дәрәҗәсендә дәвам иттерә \нын оч угы үсә Семен. Василий һәм Паве г. Семен Васильевич Кочубей Кече Русия гаскәрендә баш обозчы һәм баш тупчы дәрәҗәсендә хезмәт игә. Кече Русия белән
идарәчеләр коллегиясенә керә Аның кызы Надежда полковник Потемкинда кияүдә була. Улы Михаил Рәсәйдә действительный статский советник дә- рәжәсенә ирешә. Дворянка Бакуринская белән никахтан аның да фамилиясен дәвам иттерүче улы Николай туа.
Кочубейлар токымындагы оченче Василий (җәзалап үтерелүченең оныгы) гетман Разумовский туганының кызына— Марфа Демьяновна Оболенскаяга өйләнә. Үзе югары чинда дәүләт хезмәтендә эшли Аларның кызлары Елизавета Ив. А. Маркевичка кияүгә чыга. Уллары, шулай ук Василий исемле, Елена Туманскаяга өйләнә. Бу Василийның токымы бик ишле: аларның дүрт улы һәм бер кызлары туа. Өлкән уллары Василий (1784—1844) хезмәт юлын гайный советник дәрәҗәсендә тәмамлый. Ул Варвара Николаевна Рахмановага өйләнә. Аларның оч кызы һәм Василий исемле уллары туа. Олы кызлары Елизавета Васильевнаны икенче буын Кочубейлардан туган кенәз Лев Викторович Кочубей- га бирәләр.
Василий Кочубей белән Туманскаядан туган икенче ул — Демьян (1786—1859) Рәсәйдә хакыйкый яшереи советник дәрәҗәсендә, Дәүләт советы әгъзасы була. Аның энесе Александр Кочубей (1788—1866) шулай ук император җәнаплары каршындагы Дәүләт советы әгъзасы дәрәҗәсенә ирешә Кече энеләре Аркадий Кочубей (1790— 1878) сенатор була. Ул 1824 елда кенәгинә Мария Николаевна Вяземскаяга өйләнә. Бу никахтан өч ул туа Михаил. Василий. Николай. Василий Аркадьевич Кочубей кенәгинә Наталья Петровна Салтыковага, ә Николай Аркадьевич исә графинә Столыпинага өйләнәләр. Сеңелләре Елена Кочубей (1793 - 1863) действительный статский советник, император фәннәр академиясенең гамәли әгъзасы А В Маюровта кияүдә була. «История родов. » китабы 1886 елда нәшер ителгәнлектән, шәҗәрәнең дәвамы юк. Гражданнар сугышы дәверендә Төньяк Кавказ төбәгендәге атаклы «кызыл атаман» Кочубей бу шәҗәрәнең кайсыдыр тармагыннан булырга тиеш
Беренче Петр заманы стольнигы Василий Леонтьевичнын кече оныгы Павел Васильевич — Кочубейларның Рәсәй дәүләте хезмәтендәге икенче тармагы башында тора Павел Васильевич Кече Рәсәйнең баш казые, мәгълүм Андрей Яковлевич Безбородко кызы Ульянага өйләнгән була. Дәүләт эшендә үзе статский советник дәрәҗәсенә ирешә. Аларның ике кызы Аграфена бригадир (хәрби чин) А Фролов-Багреевта. Александра Павловна исә яшерен киңәшче Г П Милорадовичта кияүдә булалар Өлкән уллары Аполлон Павлович Кочубей император галижәнапләренен камергеры хезмәтен башкара
Бу токымның иң күренекле шәхесе Виктор Павлович Кочубейны (1768 —1834) әби патша егерме дүрт яшендә Төркиягә илче итеп җибәрә. 1798 елда исә император Беренче Павел сәләтле яшь Кочубейны вице-канцлер итеп күтәрә Өченче император - Беренче Александр Виктор Павловичны Эчке эшләр министры итеп билгели. Ул Дәүләт советы әгъзалыгына сайлана.
Император Беренче Николай заманында Виктор Павлович Кочубей Дәүләт советы рәисе һәм канцлер дәрәҗәләренә күтәрелә. 1831 ел 6 декбрь указы белән ул Рәсәйдә мөмкин булган иң югары хөрмәткә лаек була «нәселле кенәз» исемен ала. Ягъни. Рюрик, Мономах. Долгорукийлар токымыннан ук килүче «табигый кенәз»ләр белән тиңләшә.
Виктор Павлович Кочубей булачак кенәз токымыннан (1839 елдан) Мария Васильевна Васильчиковага өйләнә. Аларның бер кызы һәм дүрт уллары туа Өлкәне- действительный статский советник Лев Викторович Кочубей (1809 1886 елдан соң) Елизавета Васильевна Кочубейга. камергер Василий Викторович Кочубей (1811 1850) кенәгинә Елена Павловна Бибиковага. Михаил Викторович Кочубей (1813 елда туган) кенәгинә Мария Ивановна Барятинскаяга өйләнә, хезмәтендә гормаршал дәрәҗәсенә ирешә. Сергей Викторович Кочубей (1819 1880) действительный статский советник, Полтава губернасы дворяннары баш- ЛЫ1 ы була, граф Бенкендорф кызы Софья Андреевна Демидовага өйләнә Наталья Викторовна Кочубей граф Александр Григорьевич Строгановка кияүгә чыга (Бу күренекле сәүдәгәр һәй про.мышлинникларның да бабалары татар токы мыннан. )
Кочубейларның бу тармагыннан (унтугызынчы гасыр азагында) фәкать канцлерның улы кенәз Сергей Кочубей гына токымны дәвам иттер.) —аның ике улы бар. («История родов...». П том. 26—29 б.)

Реклама