Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘВЕРЛӘР КАПКАСЫ

Яшь россам Равил Заһидулла тормышына беренче уңыш Г Тукайның 100
еллыгына багышланган сәнгать күргәзмәсе көннәрендә килеп керде Ул тәкъдим
иткән унбишләп миниатюра, ягъни «Кырлай сериясе» шагыйрь иҗатына
аһәңдәшлеге. аны барлыкка кигергән мохнтнын тетрәткеч хакыйкате, халык
алга сөргән традицияләрнең, гадәт-ырымнарнын гүзәл тотнаклыгы һәм.
ниһаять, рәссам пумаласының сихри кагылышыннан туган бөжәксыман
тапларның онытылмас яшел җанлылыгы белән күңелләрне биләде Энҗе
бөртегедәй саф. күләме буенча кечкенә, ләкин гаҗәп зәвыклы, зиннәтле итеп
башкарылган рәсемнәр һәрберсе озак вакытлар буенча җентекләп, игътибар
белән карауны таләп иттеләр. Тамашачы һәм тәнкыйтьче әсәрләрне сәерсенеп,
үзе сизмәстән бирелеп һәм йотлыгып кабул итте. Киндер тукымаларга олылап
иңдергән кин күкрәкле атлетлар, кешедән көлеп, масаеп басып торган
«тораташ» сыннар, колосслар хөкем сөргән бер чорда мондый самими, кешене
кеше итеп, кабартмый һәм парчаламыйча бозмын сурәтләгән вөҗданлы иҗат,
чынлап га. гаҗәпләнү уятырлык иле Инде бу елларда без үзебез дә шактый гына
дорфалашгык. пырекь миниатюраларының нәзакәтен. Леонардо да Винчи.
Рафаэль шедеврларының формат буенча бары тик китап кадәр генә булуын,
ләкин үзләренә никадәр нәфислек тойгылар байлыгы, камиллек туплаганын
онытып бара идек Шулай итеп, дистәләрчә исемнәр, алымнар, агым-
традицняләр һөкем сөргән катлаулы иҗат процессына Равил Заһидулла
әсәрләре ничектер сискәндереп, «яна сәнгать» чагы тышы булып килеп
керделәр Сәнгать белгечләре аларны иҗади ачыш, дип бәһаләде Мәскәү. Казан
журналлары, басмаханәләрс әсәрләрдән репродукцияләр басып чыгарырга
ашыкты Аксакаллар Равилга юл бирде СССРнын халык рәссаме X Якупов
нжаткярнс үзенең осгаханә- ссндә укырга чакырды: сәнгать патриархы Ь
Урманчс яшь остага рәссамнар берлегенә керергә рекомендация бирде Шулай
итеп, рәссамның сәнгать рингындагы тормышының җәмәгатьчелек һәм
тамашачылар тарафыннан кызыксынып күзәтелә башлаган икенче өлеше
башланып китте Милли ырым-ритуаллар. манзаралар. пейзажлар, колоритлы
Йөзләр-типажлар исәбенә үсеп, киңәеп киткән Тукай сериясе, авыл циклы һәм
соңыннан, гомумән табигатькә, тирә-юньгә, тормышның якты күренешләренә
багышланган ирекле бер жанрга әйләнеп китте «Июль ае». «Безнең әбиләр».
«Авыл». «Печән чабу». «Атлар коендыру». «Таллар арасында» дигән әсәрләр,
һичшиксез, өлгергән сәнгать җәүһәрләре тәсбихына әйләнде Сериядәге көмеш-
яшел. сөтсыман. фирәзә төсләрдән торган «хәтер көзгесе» гаммасы декоратив
палитра. якты төсләр балкышы, төрлелек чаралары («гөллелек») белән
алышынды Элек аерым-аерым урнашкан гәпкә-гәпкә таплар, импрессионистик
нокталар бер-беренә керешеп, треп. кыр-басулар. яшел алан, болын-
тугайлардан гыйбарәт булган тормыш фактурасын хасил иттеләр, болар өстснә.
рәссам чын профессиональ осталык белән күкссл-зәңгәр томан гыйбарәләре
өрде, ул һава агышы, катлаулы перспектива сыман авыр сәнгать мәсьәләләрен
чишәргә кереште Кечкенә формат тетрәп. Хәрәкәт гәнә баш таган кебек тоелды,
шулай игеп, күләмнәргә чыгу ихтималы туты «Детальләп, җентекләп гшләү»
стилен саклаган хәлдә, рәссам тарих темасына багышланган әсәрләргә
ургылды. Болгар. Казан манзаралары калкып чыкты Сөлгеләр, чигүләр белән
бизәлгән, ак киез эшләпә, чабаталар кигән йомры төзек гәүдәләр, бала-чага,
карт-коры, тәбәнәк көчле батырларның хәрәкәтләре тулы урман итәгенә
иңдерелгән, самими, менъехтарча тәрәккый иткән тыныч, ямьле ыруг ырымы
'сабантуй» барлыкка килде Аштан соң хыялы аны Казансуы янындагы
иңкүлеккә милли йөзләр, киемнәр, олаучылар һәм сәүдәгәрләр, гади халык
тулы, тир түгеп эшләп булдырылган. бәрәкәтле мал өелгән Ташаяк базары ыгы-
зыгысына алып кереп китте Мондагы агач һәм таги гыймарәтләр (пулатлар)
матурлыгы, мәчетләр өстендә тибрәлгән алтын айлар, урамнардан бөрке ген
юрган зәвыклы җанлылык, энергия, эш һәм бәйрәм күңел- .челеге катнаш
тормыш атмосферасы күңелләргә тереклек суы кебек тәэсир игә (XVI гасыр
Каганы)
Худяковларны. Мәржаннләрне укыган Равил Казанның илаһи матурлыгын
үзенчә, рус миниаютраларына. гагар халкының тарихи риваятьләренә таянып,
фил сөягеннән яки зур гәрәбә кисәгеннән уеп эшләгән затлы әйбер, үтә
күренмәле тылсым «тарих төпләренә киткән әкияти «Китсәк» (ул «китеш»
сүзеннән килеп чыккан) итеп сурәтләде Рәссамның «Казаннамәсснә» кергән «Шәһәр интерьеры» әсәрләрендә һәм күпсанлы пейзажларда рәссам үзе
татыган халыкчан тугры гүзәллек, хәрби һәм көнкүреш киемнәренең гүзәллеге,
таш һәм агач архитектураның йөз сыны, алардагы бизәкләр — антропология,
йөзләр үзенчәлеге— болар бары да зур осталык белән ниндидер сөю тулы
тылсымлы табигать, тирә-юнь фонына сеңдерелде. Халыкчан фәлсәфәгә
корылган «Ялгыз агач», күп фигуралы «Күчеп утыру» эпослары һәм, ниһаять.
«Төньяк илләргә күченү» дигән тарихи пейзаж әсәрләре калкып чыкты.
Әсәрнең алгы планында — убылып, балчыгы-комы актарылып беткән
калкулыктагы мәңге каракучкыл яшел, төз гәүдәсе биек-биек мәһабәт
чыршылар, яфраклары коелып беткән меңъяшәр шомлы кара өрәңгеләр, нарат,
юкәләр, ягъни, эченә тулы бер халык кереп югалырлык төпсез һәм караңгы,
бетмәс-төкәнмәс агачлар массивы- «кара урман». Уртада - шушы томанлы язгы
иртәдә, тәгәрмәч эзенә җыелган, узган яңгыр шарлавыгы буйлап сузылган
төньякларга, яңа сәүдә бәйләнешләренә алып баручы юл; шул юлларны ярып
барган олау-олау, арба-арба сәүдәгәрләр кәрваны. Алда атларга атланып,
камзол-бүрекләр кигән, ук-җәяләр белән коралланган җайдак-эзтабарлар.
Аларның җиңел гәүдә пропорциясе урманны очсыз- кырыйсыз караңгы
тирәлек, танылмаган байлык итеп күзалларга ярдәм итә. Җиргә түшәлгән яшел
хәтфә үлән, андагы утрау-утрау сары чәчәкләр, җир өстеннән күтәрелгән зәңгәр
томан, саф һава, иртәнге салкынлык һәм төз гәүдәле агачлар болар барысы да
шишкиннарча оста, чын реализм калыпларында сурәтләнгәннәр
Бу әсәрдә дымлы томан эчләреннән еракларга чакырып торган юл буйлап,
әле мәгълүм булмаган җирләргә курыкмыйча чыгып киткән ата-бабаларыбыз -
Америка «пионерлары» кебек—торгынлыкка сәйях, тәвәккәл кешеләр итеп
тасвирланган. Мәһабәт урман эченә осталарга иңдерелгән мавыктыргыч сәүдә
кәрваны,— хәрәкәт - тә-бәрәкәт фәлсәфәсен яшәү девизы итеп кабул кылган
борынгы ыругдашларыбыз,— чыннан да, яңа яшәү ысулларын, тәрәккый
итүнең яңа төрләрен, формаларын тудыручы прогрессив кешеләр итеп күз
алдына килеп баса. Шул рәвешле тарихның чын бөек романтикасы,
күләмлелеге ачыла
Инде хәзер төп сорау бер-бер артлы туып, сәнгать сөючеләрнең күңелен
һаман үзе белән әллә кайларга — чал тарих, табигать, гореф-гадәтләрнең
архаик төбенә алып кереп киткән Р Заһидулла әсәрләренең тәэсир итү сере
нәрсәдә соң? Равил эшләрендә нинди яшерен хикмәт, могҗиза ята? Ни өчен
алар чүлдә кызган комнар арасында җемелдәп торган кое кебек күңел
рәхәтлеге, иркенлек тудыралар, саф өметләр уяталар?
Медицинада ретрогипноз — «борынгылык белән дәвалау» дигән ысул бар.
Минемчә. Равил Заһидулла иҗатының асылында шушы күренеш ята Рәссам
сынлан- дырып биргән натураль-гади тормыш, табигатьлеккә, чиста самими
хисләр, гореф- гадәтләр, әһлак тирәгенә, яшәү органикасына, һәм чын тарихка,
борынгылыкка, гадел хакыйкатькә кайту — ялган сәясәттән, ясалмалылыктан,
урбанистик тормыш калыпларыннан, ул тудырган зәгыйфьлекләрдән,
чирләрдән арыну — дәвалану-савы- гу дигән сүз. Борынгылыкка кайту! Равил
өчен борынгылык Болгар чоры гына да. Казан патшалыгы дәвере генә дә, 18—
19 гасырлар да түгел. Ниндидер рухи чор. күңел чорыдыр ул. Кешенең әһлагы
белән тирә-юнь табигатьнең илаһи тәңгәллек ноктасы. Аларның моңы
тоташкан нокта... Болгар, Казан, Тукай, татар җыры, орнаменты — гали
мизгелләр!
Сәнгатебездә бүгенге чор — фикер һәм форма стереотипларыннан,
официаль- академик сәнгать калыпларыннан, тупас-примитив образлылыктан
һәм меңъеллар буенча халык практикасында үзен аклаган, кыйммәтен
җуймаган принципларның халкын, яңарып чьггу чоры.
Менә шушы чынлык һәм гаделлек атмосферасына, ата-бабана. анаңа.
Ватаныңа сине үстергән хәләл табигатькә, шагыйрьнең дәртле авазына чын сөю
сүзләрен әйтү ант эчү һәм табыну ул Равил Заһидулла иҗаты «Динамизм»,
«монументальлек», «гомумиләштерү» дигән сүзләргә капма-каршы яңгыраган,
узган елларда иҗат олавыннан ялгыш төшеп калган, халык әхлагында кайнаган
«сагыну», «олылау», «кадерләп карау» дигән мәгънәле төшенчәләрне - җил исү,
үлән тибрәнү, яфрак яру. бөре чыгару кебек тыйнак гүзәл хиссияләр аша
ассоциацияләр, торгызып бирү.