Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Рәхмәт, кәккүк!
Моңлы кәккүк!
Синнән сораганда
Күпме калды, диеп гомерем.
Өчне кычкырдың син, белдергәндәй Артык та һәм ким дө түгелен.
Өч ел гомер күптән узып китте Өермәле газап эчендә.
Ә мин әле һаман гел көрәштә Башкалар һәм үзем өчен дә Син бит миңа гомер санамаган. Санагансың даулы елларны. Тапталган хис. денем, телем өчен Узарсың дип авыр елларны. Рәхмәт, кәккүк!
Саташтырган өчен Гомерем белән көрәш кырларын. Ул кырларда халкым бәйсезлеген Мин алда да мактап җырлармын
Дөньясына нота
Ник кыерсыта дөньясы Мин аңа килгән көннән. Мин аңа килгән көннән лә. Язмышым иңгән көннән. Җәберенә киендергән Туган мизгелдән башлап. Китеп барган, авызыма Имезлекләрен ташлап Үрелгәнмен ач әнинең Сөт кипкән күкрәгенә. Кычкырганмын, елаганмын Зарланып күпләренә. Буй житкәч тә Дөнья мине Башымнан сыйпамады. Изге булырга теләдем,— Ул аңа ошамады.
Яхшылыклар кыла килсәм — Китердем ачуларын. Ташлады утлы давылга Үкертеп ярсуларын. Юаш. ятим дөреслеккә Кыюлыклар салганда. Кыйнады, туры килми дип. Бу эш синең заманга. Гаделсезлекләргә каршы Кылычлар уйнатканда. Якамнан тотып селкеде Этлеген чуалтканга. Калмас кара сакал кебек Иярле золымнары. Яшәрде генә, яшәрде Хәсрәтем болыннары... . .Дөньясын якадан алып. Туздырам золымнарын. Гаделлек белән берлектә Коямын корымнарын. Җиһанның пычрак мохитен Кысып алып учыма.
Кырам, чистартам, пакьлыймын. Чыга барып очына.
Кайгылар
Тәңребезнең кайсы фәрештәсе Җиргә сипте сезне, кайгылар. Яшәргә дә әле өлгермичә Сезнең кулда үлә сабыйлар.
Бу тормышның матур мизгелендә Гомер сөргән чакта юанып.
Кеше азмы көчен сарыф итә Газиз башы сездән чуалып.
Көтмәгәндә, яшен угы кебек. Кадаласыз йөрәк түренә. Күтәралмас йөккә әверелеп. Илтеп тапшырасы Күгенә.
Бу җиһанның ямьлелеген бик еш Каплап ала сезнең болытлар. Болытында тәмуг кайнарлыгы. Йә зәмһәрир салкын котып бар.
Кайгыларга чумган җанлы затлар һәрвакытта сынау астында. Бары кеше сезгә түзә ала.
Бары кеше җиңә барсын да.
Кеше олуг! Гомере кыскарса да. Сезнең белән көн дә көрәшеп.
Ул үзеннән калган буыннарга Шатлыкларын китә өләшеп.
Ул өләшә барлык җиңүләрен. Бәхетләрен, көчен өләшә. Туар чорда яшәүчеләр өчен Бүген дошман белән сөйләшә
Кайгылар, сез күпме килсәгез дә Күңелләргә безнең убрылып. Җир баласы үзен горур то га. Сезгә каршы бара томрылып
Кайгылардан миләр кайнаса да. Йөрәк янса утсыз-күмерсез. Тик шулай да
Гел рәхәттә яшәү туйдыра ул.
Кайгыларсыз була күңелсез
Бушлык урый бөтен җисемеңне.
Ә кайгылар бирә хәрәкәт.
Бер буш гәүдә булып сөйрәлүен Кайгылардан болай һәлакәт
Әй. кайгылар, безне телемнәргә Турый-турый җанны кыймагыз. Әнә күпме бушбугазлар йөри. Сез шуларны күбрәк кыйнагыз!
Тавышыңны кадерлим
Еллар аша тагы килде тавышың. Тынып калган хисне уятып. Тынып калган хисне уятып ла. Нечкә күңелемне елатып Кайтавазы булып яшьлегемнең. Яннарымнан көлеп үттең дә. Барлык тынычлыгым җилгә сибеп. Сихереңә күмеп киттең дә Елаулардан инде туйган илем. Сабырлыгым җәйде канатын. Нигә инде сабыр канатларын
Сындырырга иде. Канатым. Менә кабат айный алмый йөрим. Тавышың калды, әмма үзең юк. Гомер яртысында табар идем, Юллар күрсәтергә сүзең юк. Күпме вакыт җаннарымны кыеп. Аваз гына булып яшәрсең, Аваз гына булып яшәрсең дә, Аваз гына булып дәшәрсең. Нинди генә гөнаһларым өчен, Күкләр мине шулай җәберли. Үзең булмаганга, арган йөрәк Тавышыңны гына кадерли.
Әйләнеп кайт тәүге сөюеңә
Бөдрә каеннарга җилләр кунган, Серләшәләр уйнак яфраклар. Уйларымда сине иркәлимен, Искә төшкән саен яшь чаклар.
Кайтавазы булып яшьлегемнең, Юлларымда тагын күрендең. Сагынуымны толымыңа урап, Кайнар кулларыңа үрелдем.
Күзләреңдә күрдем моңсулыклар. Хыялыңда мине йөрткәнсең, Бәхетләргә төреп сөймәгәнне, Тормышыңа мине көткәнсең.
Каеннарны иеп җил ялгыша, Ялгышларсыз гомер аталмый. Әйләнеп кайт тәүге сөюеңә, Ул хыянәт булып саналмый.
Мин күкләрдән сине сорап алдым
( М-гә)
Җаным елаганга тезләндем дә, Мин күкләрдән сине сорадым. Күк йөзеннән якты йолдыз очты. Син киләсең диеп юрадым.
Юрауларым бушка китмәделәр, Йолдыз төсле килдең яктырып. Сөю газапларын, сагышын юып, Сөенечләремне арттырып.
Ярсулардан шашкан хисне тыеп. Йомшак нурлар сиптең яныма. Шифа булып кердең күңелемә. Дәва булып тамдың җаныма.
Мин күкләрдән сине сорап алдым, Яратырмын йөрәк талганчы, Бары сиңа гына табынырмын Күкләр безне үзенә алганчы.