Логотип Казан Утлары
Публицистика

САГЫНЫП КИЛДЕЛӘР, ЯРАТЫП КИТТЕЛӘР


Элегрәк елларда язучыларның шау-гөр килеп әдәбият көннәре уздыру еш була торган иде Без ул хакта газета-журналлардан укып, радио-телевидс- ниедән күреп-ишетеп кенә белә идек һәм кайчан безнен төбәктә дә шундый олы бәйрәм узар икән, дип кызыксынып уйлана идек
Чынлап та, язучы-әдипләр өчен «ак яклар», кунакчыл төбәкләр республикабызның көнчыгыш районнарында гына шикелле тоелгандыр Ә безнен Балык Бистәсе, ханнар табынына затлы балыклар куя алган, ямьле Кама буена урнашкан районыбыз башкалардан киммени?! Саный китсәң, халкыбызның горурлыгы саналырлык күпме әдипләр, күпме сәнгать әһелләре безнең жирдән чыккан лабаса! Районыбыз кешеләре эшчәнлек ягыннан да. кунакчыллык Я1 ыннан да башкалардан ким- хур түгел сыман. . Хикмәт нәрсәдә? Мәшһүр Казанга якын булып та нишләп әле без гел генә күләгәдә кала килдек. Безне үги итеп, гел читләтеп үтә тордылар Моңа этәргән күп сәбәпләрнең берсе — безнең район белән һәрчак читтән китерелгән кешеләр җитәкчелек итте. Андый җитәкченең. гадәттә, авызы район байлыгына. ә күзе еракка карый, монда эш күрсәткән булып, тизрәк олырак урынга күчүне кайгырта иде. Бу хакимнәр «өлкән туган» вәкиле буларак, җирле халыкның милли культурасына, мәнфә- бәйрәмебезне Сабан туен да район үзәгендә элегрәк уздыра алмыйча яшәдек
Ниһаять, соңгы елларда хәл үзгәрде. Безгә Казанның мәдәни нуры төшә башлады, әкеренләп үз асылыбыз) а кайтырга ышаныч артты Тарихта аерым бер шәхеснең роле хакында төрле фәлсәфи фикерләр, бәхәс-уйланулар бар Әйе. халыкны уятырга, аны яна эшләргә ымсындырыр) а. рухын күтәрер)ә бер шәхеснең үз вакытында очкын сала белүе жи)ә икән шу) Районыбызның хакимият башльны иген Хатыйп Фатыйх улы Газнзовны сайлап куйганнан сон без моңа гатын бер ка) инандык Туган җир язмышын үз бәгыре итеп той)ан. белемле, егәрле бу шәхес артыннан утка да. суга да керергә була! Иң мөһиме җитәкче буларак, ул халыкның эш-гамәлен генә түгел, күңел дөньясын да бердәй биеклеккә күтәрүне максат итеп куя Без моңа көннән-көн инана барабыз
Э
Балык Бистәсе районының хакимият башлыгы Хатыйп Фатыйх улы Газизов.
гатснә битараф иде. Без хәтта милли
зның матур бер кояшлы көне Районыбызда — бәйрәм рухы Ниһаять, безгә дә олы кунаклар — җөмһүриятебезнең күз-кашында торган язучылар киләчәк. Күңел ышанып та бетми әлегә. Тарихта күрелмәгән хәл бит бу! Туган төбәгеңә шушындый да матур көндә иҗади «десант» утыз язучы килеп төшсен әле! Менә районыбыз чигендә, рәшә уйнап торган кырда. Казаннан килеп төшкән автобуслар колоннасы тукталды. Чигүле күлмәкләр кигән, кулларына икмәк-тоз тоткан чибәр кызлар уртасында, районның хакимият башлыгы Хатыйп Газизов кунакларны сәламли:
— Балык Бистәсе районы җиренә аяк басуыгыз белән, туганнар'
X. Ф. Газизов Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ринат Мохәммәдиевкә истәлек бүләген тапшыра.
Үзара сәламләшүгә җыр яңгырады, кочаклашу күрешүләр, «тояк уйнатып» биеп алулар Мондый да эчкерсез тантанада өлкән язучылар да яшәреп, чын егетләргә әйләнделәр. Көтелгән олы бәйрәм, әнә шулай итеп. Хәсән ага Туфан әйтмешли, «башлана башлады»...
Әдәбият көннәренең эшлекле өлешен республикабызның халык депутаты. Хатыйп Фатыйх улы Газизов бәйрәм өстәле янында дәвам итте.
— Озак еллар буена милләтебезне, динебезне югалту кыйбласын тоттык,— дип башлады ул сүзен — Мисалга ерак китмик. Шәхсән минем үземә бер дәрес тә татар теле укырга насыйп булмады. Университетны инде әйткән дә юк Кызганыч, хәзер дә әле җыелышларны урыс телендә алып барабыз. Ләкин шунысы куанычлы, күпчелек татар халкын тәшкил иткән Балык Бистәсенең бүгенге җитәкчеләренең күбесе —тагарлар. Үткән елларга борылып карасаң, бәгырьләр өзелә. Бай Чулман. олы КамАЗ юлына урнашкан районга бер дә игътибар булмаган Җирләребезне кисеп әле Мамадышка, әле Питрәчкә кушканнар. Аннары, аласын алып, җелеген суыргач, мөстәкыйль эшләгез дип. үзен генә калдырганнар Шуның нәтиҗәсендә, башка районнар белән чагыштырганда без бик калоритлы күренмибездер. Бер генә мисал: күрше Мамадышта 50 урта мәктәп булса, бездә — 24 кенә Ялгышларыбызны төзәтә барабыз: авыллар ныгый. төпле җитәкчеләребез (нигездә, үз җиребез кешеләре) бар. Мәдәният йорт-лары белән бергә, һәр авылда диярлек мәчетләр төзибез. Без бүгенге көндә район хуҗалыкларын ваклау юлы белән ныгыту курсын алдык. Зурмы-кечкенәме — һәр авылның төпле хуҗасы булырга тиеш. Андыйларны читтән эзләмәдек, хөрмәткә ия булган шул авыл кешесен сайлап куйдык Олы эшләргә тотыныр алдыннан авыл картлары — аксакаллар белән киңәшләшәбез, дини бәйрәмнәрдә катнаша
быз Мин моны иманыбызга кайту дип бәялим Татар мәктәпләре күбәя бара, музыка, спорт мәктәпләре ачабыз Районыбызда табигать хозуры гажәп матур урыннар күп Бездәге кебек тәмле сулы чишмәләр жир йөзендә 1агын кайда бар икән! әнә шулай тәэсирләнеп, үз жиренен улы. патриоты булып сөйләде район хуҗасы!
Районның Мәдәният йортында үткен очрашудан бер күренеш. Алгы рөтте (сулдан уңга): Мидхәт Миншин, Әхәт Гаффар. Харис Әшрәфҗанов. Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, язучы Ринат Мөхәммәдиев әдәбияттагы яңалыклар, әдипләрнең бүгенге шартлардагы хәле турында ганыштырып китте
Сүз дә юк. без хәзер асылыбызга кайту юлларын эзли башладык Мондый үзгәреш, күгәренеш Балык Бистәсе районында да нык сизелә. Бу чорны әдәби әсәрләрдә чагылдыру язучыларның топ бурычы. Әлбәттә, мона рухи азыкны халык белән гурыдан-гуры очрашканда, аралашканда гына алырга мөмкин Без менә шундый элемтәне Балык Бистәсе районыннан башлап җибәрдек. Бу юкка түгел, чөнки бу төбәк республикага күп язучылар биргән бәрәкәтле як Шунысы куанычлы, өлкән, зур ягучыларның берсе дә Балык Бистәсенә бармыйм, димәде, барысы да бик теләп ризалык бирде. Ике арадагы элемтәләрнең нык булуын һәм озак дәвам игүен телим.
Танышу-әңгәмә вакытында язучылар беренче тәэсирләрен уртаклаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга эчкерсез жавап алдылар
Аннары Кунакларны ун төркемгә бүлеп, ун авылга озаттылар.
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов. Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзесв. Г. Тукан исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, прозаик Ринат Мөхәммәдиев. шагыйрьләр Шәмсия Җиһангирова һәм Хәйдәр Котлы Бөкәштә булып, халык белән очрашулар үткәрделәр
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары, шагыйрьләр Равил Фәйзуллин һәм Мөдәррис Әгьләмов. прозаик Мәдинә Маликовалар Ямаш авылы хезмәтчәннарс белән очраштылар Равил Фәйзуллиннын туган авылы Балтач (Юлсубино) мәктәбендәге кыска вакытлы әкгәмә дә укучылар күңелендә онытылмас тәэсир калдырды.
Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев. филология фәннәре докторы. язучы Гәлгать Галиуллин. Татарстан Язучылар бер теге рейсе урынбасары Мансур Шиһапов. «Ватаным Татарстан» газет асының бүлек мөдире Асия Юиы- сова Балыклы Чукай авылы белән таныштылар
Татарстанның халык ЯЗУЧЫСЫ АЯЗ ГЫЙЛӘЖСВ. шагыйрьләр Нияз Ахмадов һәм Газинур Морат Олы һлта авылындагы очрашулардан зур тәэсирләр белән кайт гылар
М Җәлил һәм Халыкара Андерсен бүләге лауреаты, шагыйрь Роберт Ми- ңнутлип һәм шагыйрә Эльмира шөрифуллинада Бисктау авылы мәктәбендә
очрашу, анда «Базар мунчасы» — күңел ачу бәйрәмен үткәрү онытылмас хатирә калдыргандыр.
Г. Исхакый бүләге лауреаты Рабит Батулла, шагыйрь Роберт Әхмәтҗановлар Күгәрчен авылында кызыклы кичә үткәрделәр.
Г Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Шәүкәт Галиев, балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман, Татарстан китап нәшрияты директоры Харис Әшрәфжанов Югары Тегермәнлектә, прозаик Вакыйф Нуруллин, шагыйрьләр Зиннур Мансуров, Лена Шагыйрьҗан Күки авылында булдылар
Прозаиклар Әхәт Гаффар һәм Әхәт Мушинский Олы Әшнәк авылы кешеләре белән әңгәмәләр үткәрделәр.
Рус авылы да читтә калмады. Танылган прозаиклар Михаил Скороходов белән Михаил Корчагинны Олы Көл авылы кабул итте.
Шулай итеп, язучыларыбыз мәктәпләрдә, клубларда, эш урыннарында дистәләрчә чыгыш ясадылар, сәясәттән туеп, җылы, җанга ятышлы сүзгә сусаган халык белән әңгәмәләр үткәрделәр Авылларның яңа төзелеш мәйданнарын, истәлекле урыннарын, музейларны карадылар.
Икенче көнне район үзәгендә мәдәният сарае халык белән шыгрым тулы иде. Бу онытылмас тантанада җыр-музыка, хикмәтле сүз тынып тормады. Сәхнәгә бер-бер артлы язучылар күтәрелә торды.
Равил Фәйзуллин:
— Бу безнең өчен тарихи көн. Ун-унбиш ел элек мондый очрашуны күз алдына китерү дә мөмкин түгел иде. Кайчандыр олы су — Идел. Чулман буйларыннан куылган безнең халык. Менә хәзер янәдән ерак офыклары булган киңлекләргә җыелабыз. Кайтабыз. Иманыбызга кайтабыз.
Тәлгать Галиуллин:
— Мондый яңача очрашулар бик кирәк Ул халыкның нинди уйлар белән яшәвен белергә ярдәм итә...
Илдар Юзеев:
Җырлап китәм Котлы Бөкәштән
Кайберәүләр, бәлки, уйлый булыр. Бөкрәйгән бу карт, бетәшкән... Мин тураеп, матураеп китәм, Җырлап китәм Котлы Бөкәштән. Син дә картайгансың, бөкрәйгәнсең.. Хөрмәт булмагандыр бик яшьтән. Тураерсың әле, зураерсың — Шуны көтәм Котлы Бөкәштән.
Мин дә бераз ярдәм итәр идем. Таныш булмаганмын ник яшьтән Яна Тукай. Яна Сәйдәш тусын Күпне котәм Котлы Бөкәштән Чал Чулманын сыман борынгы да. Киләчәген белән бик яшь тә...
Сагынып сөйләр конем, төнем кала.. Җырым кала Котлы Бөкәштә
Аяз Г ы й л ә ж е в:
Без сезнең якларга күңелләрегезгә жылылык өстәү теләге белән килдек Мине шунысы куандыра: Балык Бистәсе татар халкынын жыгы бер почмагы булып киткән. Мин гомерем буе үз халкым өчен куанып яшәдем Якты өметләр сезне ташламасын Күнсл нурыгыз беркайчан да сүнмәсен
Мәдинә Маликова:
Ямаш авылында мәктәп китапханәсендә булдык. Китапларым искергән. Димәк, укыйлар. Мин моңа шат
Лена Ш а I ы й р ь ж а if:
Күки авылында гомеремдә беренче тапкыр мәчет манарасына мендем
Җәүдәт Дәрзаман:
Тегермәнлек авылында хужалык. мәктәп, авыл Советы җитәкчеләре бер йодрык булып эшли. Алар авылны гаркагырга ирек бирмәс
Район үзәгендәге тантана берничә сә1ать буена дәвам итте. Язучылар берлеге рәисе Ринат Мохәммәдиев район мәктәпләренә ике томлык татар поэзиясе антологияләрен бүләк итте, истәлекле картина тапшырды
Бу онытылмас очрашуны безнең төбәк халкы әле тора-тора аңлар, рухи ижат чишмәләренең уянуына этәргеч биргән истәлекле көннәр хатирәсе күңелләрдә кабат-кабат яңарыр
Шәүкәт Галиев:
Сау бул. Балык Бистәсе!
Килер еллар-дәверләр Куәт-кодрәг өстәсен. Яшә. Балык Бистәсе! Базарлы бу заманда Бул син Барлык бистәсе. Шигърияткә. иманга Бул син Байлык бистәсе. Хезмәт дигән Чулманда шәп йөз һәрбер тармакта — Капма, Балык Бистәсе. Нужа ДИ1ӘН кармакка!
Бул базарлы. Булма зарлы. Бул илнең гөл бистәсе Сине котлап, йөрде хуплап Өч дистә тел бистәсе Сау бул. Балык Бистәсе'
Репортажда районның журналист тары И ИЛЬЯСОВ. Г ХАНОВ. И АМЕТОВ язмалары файдаланылды
Төрек әднбәсе Сәвннч Чокум Истанбул шәһәрендә туган. Башлангыч белемне Бишекташ мәктәбендә, урта белемне Кызлар лнсәсендә алган. Аннан сон ул Истанбул университетына укырга керә. Төрек теле һәм әдәбияты факультетында укый, әдәбия! укытучысы булып эшли. Хәзәрендә Сәвннч ханым кип танылган « Гөркия» 1әзитәсенең махсус хәбәрчесе булып эшли, ижат итә.
1991 елда Сәвннч Чокум ире Рифат бәй Чокум белән беренче тапкыр Казанга килде. Татар җиренә аяк баскач та анын әйткән сүзе будыр ки:
— Мәржани белән Тукай каберләренә зиярәт кыласым килә!
һәм сонра ул «Теркин» тәзитәсендә фоторәсемнәр белән Татарстан турында, Тукай, Мәржани һәм бүгенге сәяси мохит турында күп кенә мәкаләләр бастырды.
Сәвннч Чокум — күп кенә китаплар, романнар авторы. Шулар арасында Кырым татарларынын ачы язмышы турындагы тарихи әсәр — «һилял гөрүнән- чә» (Ай күренгәнчә) романы.
Сәвннч Чокумнын хикәяләр китабы 1993 елда Төркиядә үткәрелгән әдәби ярышта беренче урынны алды. Сезгә тәкъдим ителгән бу хикәя — шул җыентыктан.