Логотип Казан Утлары
Хикәя

РОЗАЛИЯ АНА

Картнын әче җиле битләрне камчылый, хатыннар юеш тартмалар өстенә тезем-тезем итеп салынган суган, редиска учмалары, сарымсак, пион Һәм лалә чәчәкләре бәйләмнәре янында күшегеп басып торалар. Күк йөзе караңгылана башлады, автобусларга, трамвайларга төялеп кешеләр эштән кайта. Яшелчәле тартмалар яныннан узып киткән саен трамвай-автобуслар уты хәрәкәтсез басып торучы әлеге хатыннарның ап-ак йөзләрен әледән-әле яктыр-тып ала. Яңгыр килә дә ява. Ашыгып узган кешеләрнең нәфрәтлеме, битарафмы — аңлаешсыз, мәгънәсез карашлары чагылып китә. Кибетләрнең бушап калган витриналарына тонык, керле яктылык белән бергә әллә нинди шом кунган. Витрина каплавычларын төшерүгә әнә шул тонык яктылык, керле пыяла вә шом юкка чыгар кебек. Юеш урамнар бушап калганчыга кадәр бу халык ташкыны шулай дәвам итәр.
Салкыннан бөрешеп килгән хатыннар күшегеп беткән кулларын кая куярга белмиләр, кызарып туңган кулларын жылытыр өчен калын-тупас йоннан тегелгән бишмәтләре, кулдан бәйләнгән камзулларының кесәләренә тыкканнары да бар, бичараларның куллары һаман жылы табалмый интегә, алар ирексездән бөтен гәүдәләре белән калтырый. Кайсылары ике кулын күкрәге турысында кушырган, бәгъзеләре бармакларын тыны белән өреп җылытмакчы була.
«Болар беркайчан да хатын булмадымы икәнни соң. Тәңрем? Болар хушбуй исләрен, иннек-кершәннең ни икәнен белмиләр микәнни, йомшак-жылы ястыкларда изрәүнең, нәфислекнең, сөю-сөелүнең, мәхәббәт кайнарлыгының ни икәнен
күргәннәре юкмыни?» дип сорыйсы, кычкырасы килә Әмма бу хатыннарны аш пешер! әндә. җылы учак янында, бала-чагалары арасында күрергә кирәк Тавышлары диварлар арасына сыймас, ташып чытар, бердәнбер байлыклары - алтын тешләре елтырый, колак очларындагы ясалма ташлы алкалары елык-елык килә... Кыскасы, үз гаиләләре янында аларның куллары, йөзләре, бар кыланышлары хатыннарныкына охшый башлый.
Сата торган товарларыннан ук күренеп тора: болар бай түгел Чәчәк сабаклары өчәр-дүртәр булып бергә бәйләнгән һәм юлдан узганнардан кайберләре кызыл редискалар арасыннан ул чәчәкләрне күрмичә дә китә Шапкалы. йон башлыклар кигән кешеләр агыла да агыла, аларның йөзләрен хәтерләп калырлык түгел.. Яшелчә һәм чәчәкләр тезеп куяр өчен корылган кечкенә агач өстәлләрдәге сатасы нәрсәләр кими башлагач кына аларныц эченә җылы инәр. жан керер һәм алар бер-берләре белән сөйләшә башларлар
— Розалия түти, синен кыздан хәбәр бармы?
— Күптән түгел генә бер хат алдым. . Әйбәт дип яза...
— һай. жанкисәгем. бу кышны ничек чыгарсыз икән'’
— Аһ. бер кибетчек ачарга иде шушында Ашханә кеби бер урын .
Фәридә күрсәткән урам почмагындагы мал эч-башлары. эчәге-карын исе аңкытып торучы, тонык фонарьлар яктылыгына уранган кибетнең пыяла ишекләреннән канлы алъяпкыч бәйләгән адәмнәрнең кереп-чыгып йөргәннәре күренә иде. Әнә шул кибет урынында кечкенә генә чип-чиста бер чәбүрәк кибете калкыр, ул чәбүрәкханәнең тәрәзәләре яктылык балкытып торыр, аннан жылы пар бөркелер. тәрәзәләре боз зәңгәрлеге белән үзенә чакырып торыр берзаман
Бераз көт. җанкисәгем Фәридә Өйләребез корылып бетсен инде Менә тагын бер ел узды Кырым! а кайтканыбызга Кибет ачарга рөхсәт бирерләр, дип уйлыйсыңмы, җаным’
Розалия Ана өен исенә төшерде Ярым-йорты житкезелгән диварлары белән тәрәзәсез, ишексез кечкенә бер өйчек шунда. Зәңгәр, кызгылт дачалар кебек булмас инде ул өй. әлбәттә Аның өе туфрак өстендә үскән яз чәчкәләре кебек матур булачак
Кызыма бер йон башлык бәйли башладым әле кичләрен . Китәсе көненә житештеремен, Аллаһ боерса Мин анда да бездәге кебек кытлыктыр, дип уйлыйм «Энжснар кызым, юлыңа берәр нәрсә төреп тыгыйммы, юкса ач калырсың анда», дидем. Ул елмайды да әйтте: -Анда һәр нәрсә бик мул. син минем турыда борчылма», диде Дөрес микән? Ни эзләсәң, шуны табып була анда, ди Хәер, дөрестер шул. Энжснарым ялган сөйләмәс
Шулай, Розалия, шулай диләр.
Фәридәнең сүзләрен алагаем олы. пычрак каплаган трамвай тавышы каплап кипе. Шул җен арбасы узганда Фәридәнең итәгенә пычрак чәчрәде
Розалия чал учмалар катнашкан чәченнән шуышып төшкән йон шәлен рәтләп куйды да.
Җәй! ә Энженарым кайтачак, диде Ул кайтуга, бәлки, мин тәрәзәләрне дә куеп өлгерермен. Бакчамның бер почмагына җиләк утыртырмын Җиләк үстерәсем килә. Беркөнне кызым: «Әни. җиләк ашыйсым килә», ди. Ана кеше моңар битараф калырмы'.’ Киттем базарга Баксам, җиләкнең килосы йөз сум. Монда кешенең бер айлык хезмәт хакы өч йөз сум Җиләк сатучының кәрҗинс янында уйга калдым шулай Бер килосы йөз сум.. Алыргамы, юкмы1’ Юкса, өемнең диварларын ни белән җиткерермен? Өй төзү материаллары алтын бәясе тора. . Аккош кебек чибәр кызыма ул җиләкне алачакмын, дим Әмма Үз- бәгестанда мул иде базарда җиләк. Чүлмәге-чүлмәге белән ала идек, ашый идек. Хәзер шундый кысан көннәр килде. Үзбәгестанга безне сөргәннәр иде Монда безнең ватан Ватаныбызда ач булсак та түзәрбез, дим
Димәк. Энжснар Исганбулта укырга китте’ Синең кызың булдырыр. Розалия Ана. диде Сәкинә
Имтиханнарын яхшы тапшырды Минем кызым. Аллага шөкер, әйбәг Икс ел укыганнан соң нәрсә диярләр тагын? Тагын бер баскычка өскә күчәчәк
Алайса синең кыз профессор булырга ниятли
Шулай, диде Розалия Шулай, әмма безнең бу хәсрәтләребез бетмәячәк Кая барсак та. ул безгә ияреп йөриячәк. Сәкинә
Их заманалар диген. Розалия, күз ачып йомганчы вакыт узып китәчәк. Әнә. җәйгә кайтачак дисен ич
Кайтыр, иншаллаһ Хода насыйп итсә.
Заманасы Розалия өчен бигрәк ю рәхимсез булды шул Замана артыннан куып җитеп булмый инде Яшьлеге тегендә калды Бер поезддан кул болгый иде.
тыгыз итеп бәйләнгән яулыгы, тулы йөзе, моңсу күзләре, сагыш белән кысылган иреннәре Поезд дынгыр-дыңгыр итеп мамык тарлаулары буйлап бара да бара һәм соргылт туфраклы җирләрдә бер кара нокта гына булып кала Кайчан гына исенә төшерсә дә, аның яшьлеге шушында югалды...
Биредә ул туфрак-балчыктан ясалган чатыр-өйләрдә яшәүче кешеләр белән, күршеләренең юеш танаулы балалары белән бергә яши. Хәзерендә хатыннарга караганда ирләр азрак монда. Чөнки күбесе Үзбәгестанга бераз акча эшләргә китеп бетте, алачык кебек өйләрен сакларга, күз-колак булып торырга хатыннарга калдырып киттеләр. Табигый ки, иң күп мәшәкать Розалия Ана жилкәсендә дигәндәй «Апа. без Сәмәркандка китәбез Хатыннарыбызны, балаларыбызны сиңа тапшырып калдырабыз. Каралты-курага күз-колак булып торырсың инде Без китеп, кайбер нәрсәләребезне сатып, бераз мая тупларбыз. Өйләрнең түбәләрен ябар өчен акча кирәк Алла сакласын, тагын милицияләр килеп өйләребезне җимермәсеннәр», дип гозерләде алар.
Киттеләр Ион башлыклы, балчыкка буялган тупас итекләр кигән, кояш ашаган кызыл чырайлы бу ирләр киткәннән соң, хужасыз-иясез, ташландык шәһәрләр кебек бер тынлык иңде уртага... Розалия Ана өчен бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек. Ире Мостафа монда күченеп китәр алдыннан гына вафат булды Саргылт диварлы, җиткерелеп бетмәгән өен күрә алмады, мәрхүм. Шунысы кызыклы. Розалия Ана өенең төзелеп беткәнлеген үзе күрә алачакмы, юкмы? Төннәрен йокламыйча, тигез басу өстенә тезелеп урнашкан һәм караңгылыкка күмелгән өйләр ямансы бер тынлыкта утырган вакытта алар. Сәкинә белән, бер-берсенә эчке кайгыларын сөйлиләр Күченү, сөрелү, куылу Үзен-үзе белә башлаганнан бирле Розалия өчен кырлар, күкләр, сулар шушы күченү белән, сөрелү белән бәйле булды. Шуңа күрә ул һәрчак тирә-ягына ятимлек, житешмәүчәнлек тойгылары белән карый иде. Бала чакта да. хәзер дә Әмма Энженар. шатлык өчен яратылган кызчык, бу әче хәсрәтләрне белеп бетерми... Белсә, бөтен кеше белгән кебек үк мохтаҗлыкны татыган булыр иде Розалия Ана кызына шул мохтаҗлыкны күрсәтергә тиеш идемени соң? Юк Беркөнне Ана кызчыгы өчен йөз сумлык җиләк алырга акча кызганды, алмады. Бу әле һаман хәтереннән китми, эчен тырнап тора. .
— Димәк, җиләк үстерәчәксең бакчаңда9 Яхшы гына акча эшләрсең, бәлки, Розалия Ана? Синең эшләрең уңса, без дә җиләк утыртырбыз...
Әче җил хатыннарның соңгы сүзләрен алып китте Сатылмый калган чәчәк бәйләмнәрен киндер капчыкларга салып, тонык яктылыгы белән юлны яктыртып килүче ярымватык иске автобусны көтеп алдылар. Рәхәтләнеп бер җылынырга өмет итеп, ашыга-агыша автобуска кереп утырдылар һич сөйләшмәстән, боз булып каткан сөякләрен әкрен генә үтеп керә башлаган җылы иркенә куеп, рәхәтләнеп утыралар Бераз соңра Розалия Ана кырыс һәм катгыян тавыш белән, урысча:
— Олы юл буендагы чатырлар янында төшереп калдыр! диде.
Розалия Ана баштагы вакытларында бу сүзләрне шоферларга ничек тарсынып кына әйткәнлеген исенә төшереп, шарфы астыннан гына көлемсерәде. Иңсәләре төшенке, сары чәчле шофер көзгесенә карап, кайсы хатын мина шулай боера, дигәндәй эзләнә башлады Сәләмә киенгән, кыяфәтләре белән ирләргә охшаш һәм сүзсез хатыннар арасыннан шофер кем шулай каты тавыш белән боерганын аңламады
Автобустан төшкәч тә аларны бердәнбер сыек яктылыклы фонарь каршы алды Томан каплаган ай яктылыгында алар, сазга бата-бата, алачык кебек кечкенә өйләренә таба юнәлделәр. Тирә-якны этләр өргән тавышлар каплап китте. Розалия Ана Батыр Җан аккордеонының тавышы белән һәр ахшамны каршылый Кич җиттеме, аккордеон тавышы ишетелә башлый. Вә кышкы айсыз, йолдызсыз ямансу көннәрне шушы тавыш бераз җылыта-яктырта. Ай белән йолдызлар калыккач, әлбәттә, шатлык арта. Батыр Җан машинасын капка төбенә туктатып өенә керә, очлы фитыр эшләпәсе, нечкә озын гәүдәсе аннан- моннан төшкән яктылыкта чалына Ул кайтканда урам бала-чага тавышыннан шаулап тора, ул кайтканда караңгылык яктырып киткәндәй була Батыр Җан күп вакыт Розалия Ана яккан учак янында җылынырга килә Әйтерсең лә ул Розалия Ана янына килеп җылынуны үзенең бурычы саный.
— Атаңнан берәр хәбәр бармы, Батыр утлым?
Бу ай ахырында килер, дип уйлыйм инде. Розалия Ана Бераз кирәк-ярак алып киләчәк. Сәмәркандтан. Аллаһ боерса. Өйгә тагын бер тәрәзәле бүлмә белән тагын веранда корачакбыз..
— Бик яхшы булыр иде дә... Килен белән кайтып төшсә, кайда яшәтмәкче буласыз?
Розалия Ана өйләнү хакында сүз кузгатса. Батыр урыныннан торып китә торган иде
Розалия Ана монда учак ягуны бер йолага әйләндереп җибәрде Әйтерсең лә бу учак азатлык ялкыны иде Таш ташучы, өй җиткезүче адәмнәр, эш арасында аягөсте генә булса да Розалия Ана белән сөйләшәп-кинәшеп китәргә килгәннәр шушы учакта учларын җылытып, җаннарына да җылылык алып китәләр. Розалия Ана шул тирәдә азапланучы кирза итекле, йоннан бәйләнгән башлыклы ирләр! ә карап, минеке дә исән булса, шулай тырышыр иде. читән-киртә корган булыр иде шушы төшкә, дип уйлый.
Ялкыны бетеп, күмере төшкәч, ул кайнар көлгә бәрәңге, суган күмә, күрше- тирә балалары үз өлешләрен көтеп, аның янына җыела, түземсезләнеп көтәләр Берсенең борыны юешләнгән, икенчесе ыштанына жиффәргән. кайсысы юеш балагына ябышкан балчыкны учак җылысына куйган, шулай итеп, алар көлдә пешә юрган бәрәңгене көтә.
Үз ватаннарында чит-ят кешеләр икәнен һәрвакыт аңында белеп, күңелендә тоеп яши Розалия Ана. шулай да ул бала-чаганы үз янына туплап, аларны Салгыр елгасы буендагы бакчага алып китә Андый чакларда ул һәркөн кия торган тупас тегелгән киемнәрен салып, яхшылыкка саклаган киемнәрен кия һәм кызыллыгы уңган, әнисеннән калган, рәешкә генә тота торган башлыгын киеп чыга. Саеккан Салгыр ел< асының салкын-рәхәт суы белән кулларын, битләрен юар өчен алар белән яр буена килә Кайчандыр ярлары тулып гөлдер-гөлдер аккан бу елга, кемюдер үпкәләгән кебек, тыныч кына сызып ята.
Батырның атасы Тимерҗан сөйләгән иде без киткәннән сон бу җирләр әллә нишләгән. Үсемлеге, бәрәкәте калмаган бу туфракның...
Боларны искә төшергәндә аның карашы Батырларның тәрәзәсендә иде. Тәрәзәдә хәрәкәт күренми, өйдән һичбер тавыш ишетелми Бары тик жегетнең узган ел утыртып куйган казыклары, җилдә шаулаган камыш кебек, курай тавышлары чыгара иде. әйтерсең лә алар сызланганнан шулай ыңгыраша
Балам Голшаһ! Батыр Җан кайда икән?
Фәридәнең кызы
Белмим бит. Розалия Ана. диде Берәр эше чыккандыр
Розалия Ана аңа да күз-колак булырга тиеш түгел идеме? Әллә берәрсенә очрап, аракы эчәргә киттеме? Әнә теге зур кунакханәгә әхтәри сугарга киттеме, юкса?
Ни булса да. Кайтыр ул. Голшаһ балам...
Розалия Ана, әнә шул олы йортыгыз турында сөйлә әле. ә?
Әлеге зур кунакханә, элек Розалиянең атасы үзе корган йорт иде. исенә төшкән саен аның бәгырен талый ул хатирәләр.
Мин биш ЯШСМДӨ идем, әмма бик яхшы хәтерлим өебезне Олы сугыш вакытында безне моннан кудылар Менә кайттык, ләкин эченә кереп карый алганым юк әле... Хәзер анда урыслар яши.. Чыбык-чабык ягып, учагы янында җылына юрган идек Хәзер абзардан аермасы юк Безне ул кара вагонларга тыгып сөргән чакта мин биш яшемдә идем. Бер ай бардык юлда Юлларда үлем өстенә үлем булды. Голшаһ балам Үлгәннәрне, хайван үләксәсен аткан кебек, юл кырына ыргытып бардылар С аклап кал!ан җаныбызның кыйммәте-бәһасе шундадыр, кызым Соңра Самаркандка җиттек Әгине-әнине мамык басуларына эшкә кудылар. Сыенган урыныбыз кабердән артык түгел иде Җир аегына казып кергән куышларда яшәгәндә үпкәләребез, тиреләребез ябышып катты, бик күп халык кырылды бу шартларда Тере мәетләр кебек яшәдек без җир астында Бик озак яшәдек без шулай, бик озак вакытлардан соң гына чыктык без җир астыннан җир йөзенә, балам Җир астында яши-яши без шулкадәр нык үзгәрдек ки. тора-бара җир йөзеннән биздек ксби. холкыбыз, рәвешебез үзгәрде-алышынды сыман Артык җыламыйча. артык зарланмыйча яшьлегебез үтге китте Яшь идек, чибәр идек күнектек, хирысландык Адәм баласы шулай инде ул менә Аласын барыбер ала. җир йөзе нигъмәтләрен, дим. Менә шулай идек Сөргенлек әчесен, сөрген сызлану тарын бәг ырьләребезнен төбенә яшереп сакладык, кайчакларда ул әрнүләр тышка бәреп чыга торган иде. шул чакларда сыгылып егълый идек
Фәридә, бөеренә гаянтан килеш, алкаларын а гындыра-а i ындыра якынрак килде
Без дә көлә идек. Розалия Ана Нигә көлмәскә-уйнамаска? Үзбагыстан ул голееган. жаным Көлә идек без дә. Сөйдек тә. сөелдек тә
Фәридәнең берничә алтын теше кичке шәфәкъ шәүләсендә ялтырап китте, күзне чаг ылдырды Розалия исә
— Аһ. ул яшьлек.— диде Көлә идек, уйный идек, һәм мамык җыя торган хатыннарга әверелдек. Фәридәкәем. Әмма көлүебез сөргән көлүе, уеныбыз сөрген кешеләренең уены иде. Фәридә жаным.Боларны сөйләгәндә Розалия Ана кулдан эшләнгән камзул, тез аегыннан бәрелгән чалбар һәм тәңкәләр таккан калфагын киеп, бармакларын шартлатып, үзбәк кызлары биегәндәй итеп, бөтерелеп алды да сандыктан чыгарып, тагын көмеш путасын, матур башмакларын күрсәтте. Гөлшаһ:
— Розалия Ана. ул гүзәл башмакларыңны кайчан киярсең икән, әй,— дип сорады.
— Өем төзелеп беткәч тә, балам,—диде Розалия. — Батыр Җан аккордеонда уйнар, җырларыбызны җырлар, озелеп-өздереп җырлар. Без «Кайтарма» биюебезне рәхәтләнеп биербез. Аллаһ боерса
Ләкин җәйгә бетәчәкме ул өй төзелеп, әллә киләсе елгамы? Кайчан булыр ул бәйрәм Өенең кыегына тамгалы зәңгәр байракны элеп куйса, узган гомере кире кайткандай булыр. Багыр Җан «Үзем алып килеп ул байракны тагып куячакмын, Розалия Ана», дигән иде. һай. шәп булыр иде дә. Искән җилдә җилфердәп, данлы узган тарихыбызның байрагы кешеләрнең игътибарын тартып торыр иде. . Шул вакытта Розалия Ана. әйдә, уйнагыз, балаларым-җанкисәккәйләрем, мин биим, диячәк һәм яшьлек көннәрен искә төшерер, әлбәттә. Хәзерендә җылы күрмәгән кулларын учак ягып ялкынында жылытарак. коры тамырларындагы кан җылынып, гулып-ташып ага башласа, сирәк һәм дымлы керфекләре арасыннан ялкынга карап, кичергән әче көннәрнең хатирәләренә чумар..
— Розалия. Розалия Сиңа кем кушкан бу исемне9 — Беркөнне Батыр Җан кинәттән шулай сорады.
— Анам Разия исемен кушарга теләгән. Әбиемнең исеме Разия булган, имеш Ләкин документ тутыручы урыс Розалия дип язып куйган. Янәсе. Разиягә караганда Розалия матуррак исем Атам-анамның колакларына да хуш килмеш, ахрысы, мин Розалия булып киткәнмен
Батыр Җан
— Сиңа «Гөлчәчәк» дисәк булмасмы. Розалия Ана? — дип сорады
Розалиянең озынча ак йөзе тал бөресе кебек алсуланып китте:
— Була, әлбәттә. Батыр Җан. диде. —Була.. Ләкин мин үземне белә белгәннән бирле Розалия булдым... һәм Гөлчәчәк исеме миңа нигә инде?
Батыр Җанның машинасы балчыклы пычрак юлда бер сикереп, бер бәрелеп кайтып килә, машина йөртүенә караганда, ул ниндидер бер хәвефле хәбәр алып кайта булыр кебек «Батыр нигә болай ашыга?» дип аптырады кешеләр. Машина туктар-тукгамастан, ишектән Батыр Җан агылып чыкты Чыкты да:
— Розалия Ана. милицияләр безнең авылны җимерергә килә! дип кычкырды Розалия Ана ишексез, түбәсез, дүрт диварлы өйчеге янына атылып килде.
Аның йөрәге кысылды, аркасы тирләп чыкты Чатыр өйләрнең өстендәге тыныч кичәнең ачык зәңгәр күгенә бакты Тигез басуга урнашкан авылчыкның карал- ты-кураларына карап торды Ярсыган ана бүре кебек еш-еш сулап, ул үз өен әйләнеп чыкты Батыр Җанның болай да ябык гәүдәсенең җаны юк кебек күренә, аның гере икәнлеген бары г ик суьгрганда уты күренгән тәмәкесеннән генә белеп була иде.
Ярый. Батыр Җан. Хода ярдәмчебез булсын. Килсеннәр әйдә. Килсенггәр. җаным, күрәселәрен күрсеннәр. Хәзер әнә теге бензин бакларын монда китер..
Батырның күзләре ялкынланды. Розалия Ана анын каршысында төп-төз чыршы кебек басып тора иде
— Розалия Ана. диде Батыр Җан. анын тавышы усак яфрагыдай калтырый иде...— Әллә син үз-үзеңне яндырмак. яндырмак буласыңмы9
— Алда гомере булган бу адәмнең шашкынлыгына карагыз әле сез! Яшь шул әле син Розалия атлы хатын яшәгәне хәтле тагын яшәмәячәк ки Шушы кадерле өйләребез, йортыбыз Кырым өчен берәүсенең үзен фида иткәне яхшы булырмы, әллә начар булырмы9 Ә9 Шырпыңны бир. Батыр Җан Яңа туган бозау шикелле бакма миңа.. Шырпыңны бир. дидем. Җә!
Яшь жегет камзул кесәсенән шырпы кабын алды, ул шырпы кабы әйтерсең лә бер граната кебек иде. бу шырпы кабы аның уч төбен яндыра иде.
— Тизрәк бир шырпыңны. Батыр Җан!
Батыр бу катгый тавышка каршы килә алмады, шырпы кабын Розалия Анага сузды да:
— Розалия Ана яггсак. бергә яначакбыз.— диде — Көлебез шушында булыр, янган көлебезне жил. орлыкларны чәчкәгг кеби. шушы җирю тарихи ватаныбыз туфрагына сипсен. Шул колләр өстенә туганнарыбыз яңадан өй корыр
Бу сүзләр Розалия Ананың бәгырендәге әче хәсрәтне кузгатты. Чөнки Розалия Анадан үрнәк алып, барысы да үзләрен яндырырга карар кылганнары күренеп тора иде.
— Фәридә. Сәкинә, Гали, сез ни әйтерсез9 Бензин канистраларын монда ташып куегыз... Тиз булыгыз! Өсләренә Аюдаг аусын. Илаһем Килсеннәр Курыкмагыз, карагыз аны. коелып төшмәгез... Килсеннәр . Җанкисәкләрем. Розалия Ананы алар кол итә алыр микән9
Барысы да карашы юллар өстенә карап, ни булачагын белмичә, шомлы рәвештә көтә башладылар. Бераздан даланын карашы тынлыгы калтырана башлады, шомлы тынлыкны мотор тавышлары ярды Машиналарның бер янып, бер сүнеп килүче фаралары, сирена улаган тавышлар якынаю аннан-якыная иде, кочаман олы мамонтлар кеби бульдозерлар кечкенә генә алачык өйләргә габа ыргылдылар. Бәзен караш ы дала бу куркыныч яудан куркып калтырый, тетрәнә башлады...
Иң алда килә торган машинадан милиционерлар сикерешеп төштеләр дә урысча
-- Өсг ездән аласы әйберләрегезне алыгыз! — дип кычкырдылар
Татарлар таш дивар кеби өйләре алдына баскан Розалия бер адым алга чыкты
Сез иң башта кырык дүртенче елда бездән талап алган яхшы йортларыбызны кире кайтарыгыз яки хәзер үк моннан китеп олагыгыз! — дип кычкырды Розалия Ана Юкса, менә шушы канистрдагы бензинны остсмә сибеп, үзем яндырачакмын.
Аның артыннан Батырның, Фәридәнең. Сәкинәнең тавышлары яңгырады
Әйе, без дә үзебезгә бензин сибеп ут төртәчәкбез Өйләребез! ә якын килеп карагыз, күрерсез.
Йорг җимерергә килгәннәр бу сүзләрнең шаярып кына әйтел мәгәнлеген аңлап алды булса кирәк Алар тагын боерыкларын кычкырды Розалия Ана учындагы шырпыларны кыштырдап сөйләшкәннәрен ишетте кебек /Алар, сыз безне, як безне, яндыр үзеңне, тиз бул. диләр кебек иде.
Сызгырган гавыш чыгарып искән әче жил туфрак астындаг ы хан бабаларыбы- зның. аталарыбызның, аналарыбызның. вафат булган иренен сөякләре чыгарган авазларын алып килә кебек Әйтерсең лә тау-ташларың аңа дәшәләр иде. курыкма без сине ишстсп-күреп торабыз, синең бабаң, атаң. ИРЕҢ анаң синең ташларың бу. синең туфрагың бу. синең агачларын монда, жир-су барысы да синеке, курыкма .
Шушы мизгел бер гасыр кебек тоелды, карар мизгеле. Бераздан дала өстен моторлар гөрелтесе каплады. Шул ук мизгелдә йөрәкләр сөенеч белән тулды кебек Китәләр. Киттеләр... Аларны караңгылык йотты Күк йөзендә бер йолдыз калыкты
Кешеләр дә таралышты, ләкин Батыр Җан гына урыныннан кузгалмады, ул ни әйтергә, нишләргә белмәгәндәй басып тора иде
Әйдә. Багыр Җан. ашыңны аша . Алар кабат килмәсләрдер. Бу төн мин йокламыйча сакта торачакмын, бар, син кит инде
Батыр, Розалия Анага якынрак килеп, сүзсез генә аңа карап, ананың жегст- легеңә -бат ырлыгына сокланып торды да. чак ишетелерлек итеп
Рәхмәт... диде
Ул иелә төшеп Розалия Ананың кул аркасын үпте. Күктәге йолдызның шәүләсеме аның бигенә төште, бераз чиггәрәк елык-елык янып яткан учакның ялкыныннанмы алды ул кызыллыкны. Батырның чырае да кызтылг иде Батыр Розалия Анага элеккесенә караганда да олырак соклану вә мәхәббәт илә бакты Әйтерсең лә яшь-тәжрибәссз Батыр Җан юкка чыкты, аның урынында эченә борчу төшкән, дөнья күргән ир басып тора иде.
Розалия Ана
- Улым, жаным. дип әйтмәкче иде. ии гажәп. әйтә алмады... Батыр да аңа. Розалия Ана. димәде Соңра Батыр әкрен генә үз өенә таба атлады Тиздән Багыр өенең кечкенә тәрәзәсендә тонык яктылык күренде Байтак вакыттан сон тәрәзәдәге ут сүнде Тоне буе ул тәрәзәдән аккордеон тавышы ишетелеп торды Розалия Ананың күңелен ачар өченме, ана көч-куәт бирер өченме. Багыр Җан моңлы хәсрәтле көйләр уйнады, гүя ки ул Розалия Анага нидер аңлатырга тырыша кебек иде Розалия Ана. озыи-озак юллар йөреп алжыган ана бүре кебек өйләр арасында арлы-бирле йөренде һәм байтак вакыт узгач кына Сәкинә оенә керде Тоне буе кар зчендә йөрен арыгангамы, әллә тилертер дәрәжәдәге хуш исле чәчәкләрме аңа йокы бирми, йокыга киттем дигәндә генә уянып яга
торгач, ул Батырның үзенә сокланып карап торган күзләрен күрде һәм талгын гына йокыга китте
Иртәгесе көн иртүк торып, редис белән суган сатарга, шәһәргә китәр алдыннан Сәкинәнең диварга асылган ватык көзгесенә бакты һәм көзгедә чибәрләнеп киткән яшь бер чырай күреп аптырап калды. Көзгедән аның Сәмәркандта калган яшьлеге карап тора иде Хыялындагы яшьлек идеме бу? Соңра ул үзендәге бу үзгәрешнең сәбәбен ачыкларга тырышты. Ни булды бу9 Ни булды миңа9 Хыял куәтенең чагылышымы бу? Нәрсә бу? — дип ул таулардан сорады Мина ни булды?—дип агачлардан сорады ул. Ләкин ул ни булганын аңламады Даланың баткак юлында иртән иртүк чыгып киткән Батыр машинасының тәгәрмәч эзләреннән башка һич нәрсә юк кебек...
Ә Батыр Җанга ни булды соң? Шул көннән соң Батыр үзе утырткан багана- лар-терәкләре белән дә кызыксынмый башлады. Розалия Ана яккан учак янына җылынырга да килми торган булып китте, йөзеннән элеккеге елмаю да качты кебек, ул инде хәзер кешеләр күзенә бик сирәк күренә Хыял куәтенең көзгедәге чагылышымы бу, ә?... Әлбәттә, әлбәттә. Батыр Җан элеккеге шаталак Батыр Җан түгел инде, ул хәзер шашкын бер тәҗрибәсез жегет иде.Хыялларга уранган яшь Розалия ястыгында йоклый алмыйча яткан җиреннән кинәт кенә янәдән Розалия Анага әверелде Сәмәркандта калган яшьлегенең исерткеч җилләре исүдән туктады, хыял гөлләренең чәчәкләре коелды да бетте Хыял көзгесендәге зур күзле назик хыял юкка чыкты Аның урынына кирза итекләр, сырган куфайка кигән Розалия Ана торып калды.
Беркөнне Сәмәркандтан Батырның атасы Тимер белән анасы Шәфика кайтып төштеләр Алар юдда йөреп арган, әмма йөзләре мөлаем елмая. Розалия Ана алар шәрәфенә катыклы күмәч-чүрәк пешерде, балалар сөенечләреннән дала буйлап чаба-чаба чүрәк пешкәнне көтте.
Тимерҗан:
— Без бераз гына төзү кирәк-яраклары алып кайттык Өйнең теге бүлмәсен җиткезеп бетерәсе иде бит,—диде.— Җә, сөйләгегз әле, без киткәннән сон монда ниләр булды, ә? Милицияләр килгән икән, шулаймы. Розалия? Син аларга каршы чыккансың икән... Үзеңне үзең яндырмакчы булгансың икән, диләр...
— Шулай кирәк иде...— диде Розалия Ана
Ул кичне Батырлар гаиләсе Сәкинә йортында кунак булды... Батыр да шунда иде. Аның култык астында ниндидер бер букча бар иде Соңра ул букчаны Розалиягә сузды. Ул элеккеге Батыр иде Анасы, атасы янында ул кыюланып. Розалия белән гадәттәге кебек сөйләшеп утырды Букчаны биргәч, әйтеп куйды
— Сүз биргән идем, менә алып килдем,— диде
Розалия ике-өч мизгел эчендә букчаны ачты. Анда тамгалы зәңгәр байрак иде... Розалиянең йөрәге тоткан кебек булды, күңелендәге мәнге эремәс кебек тоелган бозлары эри башлады сыман.
— һай, йөз яшә. Батыр Җан Моны өемә кадап куячакмын Шунда җилфердәп торсын!
— Шулай булсын!—диде Батыр.
Иртәгесен Батыр, корык-колга тоткан бер төркем сабыйлар ияртеп. Розалия өе янына килде Балалар алып килгән колгага байракны бәйләп, өйнең бер янына беркетеп куйды. Байрак күк йөзенең зәңгәрдәге белән кочаклашкандай булды. Даланы сарган бала-чага арасында, чыр-чу килгән сабыйлар тирәсендә Батыр, мөстәкыйльлек игълан иткәнлегенә мәгърур кыяфәттә, арлы-бирле йөренә иде Соңра шушы байрак янында чатыр өйдә яшәүчеләрнең фоторәсемгә төшүләре бер матур йолага әйләнеп китте.
Бераз вакыт узганнан соң Батырның атасы Тимерҗан Розалия янына килде. Розалия базарга китәр өчен кәрҗиннәрен рәтләп маташа иде.
— Хәерле иртәләр, Розалия...
— Хәерле булсын, Тимерҗан...
— Ай-һай-һай. кәрҗин-кәржин редислар, лаләләр, суганнар — күз явыңны алыр, валлаһи...
Тимерҗан нидер әйтергә теләсә дә. төртелеп калды шикелле
— Миңа бер-бер әйтер сүзең бармы. Тимерҗан?
— Ие шул, Розалия сөйләшәсе сүзем бар иде
Ул күлмәк кесәсеннән тәмәке алып кабызды
— Безнең Батыр турында сөйләшмәкче булам, Розалия.
Розалиянең күңелендәге мәңге эремәс бозлары кыймылдап куйды кебек. Ул кәрҗиненә иеләрәк әйтте
— Ни булган Батырга?
— Берни дә булмаган Ләкин вакыт җитте дим. аны өйләндерергә кирәк, димәкче булам инде.
Розалия ак-сары лаләләрен матур гына чигелгән бәз белән каплап куйды. Тураеп басты да:
— Әлбәттә. Тимержан. вакыты бик житкән!—диде.
— Безнен теге Ризаның кызын алырга дигән идек тә. Базар көнне насыйп булса, яучыларга бармакчы идек тә өйләренә Батырнын анасы бик кыюсыз хатын бит. авызы бар. теле юк дигәндәй Безнен белән кыз сорарга бармассыңмы дим?
Риза дигәннәре шәһәргә якын бакчалы бер өйдә яши иде. Ул Кырымга иң беренче булып кайтканнардан Урыслардан сатып алган иске өйне жимереп. аның урынына яңа өй салып куйган Чөнки урыслар ул өйнең бакчасында еллар буена дуңгыз асраган икән. Ул өйгә дуңгыз исе сеңгән дип. Риза дуңгыз исен кырып-себсреп түкте. Шул Ризаның кызы үсеп, буйга житкән ләбаса
Шәфика белән уйлаштык та шул кызны сайлаган идек. Батырга да бу турыда әйттек. . Каршы килмәде.
Батыр Җан кызны күргәнме сон?
Әлбәттә. Розалия Ана. күрмәгән-белмәгән килеш булырмы9
— Машалла. Тимержан. Бергә барырбыз. Минем белән баруны хуп күргәнсез икән
Базар көнне Розалия яхшы көннәр өчен дип саклаган ачык кызыл төстәге башлыгын вә мантосын киеп. Сәкинәнең ватык көзгесенә карады, бу көзгегә ннчә айлар инде ул бакмады, кызыл башлыгы аның аксыл йөзен тагын да ачкан иде Маңгаена төшкән чаларган бер учмасы һәм ачык капкадан кергән жил уйнаткан, чытлык кыз толымнары кебек чәчләре асылынып төшкән Розалия теләгенә каршы пәйда булган толымнарны тиз генә башлыгы астына яшерде. Тышта Тимерҗанның хатыны Шәфика тавышы ишетелде:
— Розалия. Розалия күрше, син әзерме сон9
Соңра Багырнын учак ялкыны янында! ы кебек йомшак тавышы ана кушылды: Розалия Ана. Розалия Ана
Розалиянең йөрәге кайнар ана хисләре белән тулды Ул чыраен көзгедән каерып алгандай аерды Зур гына сумкасын кулына тотты. Калын кунычлы кара түфлиләрен киде.
Розалия Ана ашыга-ашыга өеннән чыкты Баеп баручы кояш нурлары дала өстенә төшкән иде. Розалия Ананы шул нурлар чолгап алды
Төрекчәдән
Рабит БАТУЛЛА
тәрҗемә итте.