ЗАТЛЫ НӘСЕЛ УЛЫ

Гадәттә без революциягә кадәр татар
мәдәниятенә өлеш керткәй шәхесләрнең
рәсми органнар тарафыннан расланганнарын
гына атый ала идек. Ул чорда кайсыларынын
эшчәнлеге бер ике сүз белән генә билгеләнеп
үтеп, кайсыларын тамак ялында яман сү!еп,
кинәнеп яшәүчеләр бар иде Хәзер инде күп
исемнәргә хаксыз ягылган кара тап алынды.
Шундыйларның берсе — мәгърифәтче. чын
мәгънәсендә татар зыялысы Ибраһим
Вәлиулла улы Терегулов. Ул тагар
милләтенең асыл уллары— Шиһаб Мәржани,
Ризаэтдин бине Фәхретдин һәм шул чорның
атаклы рус галиме В Радловларның заманда-
шы Терег улов язучы-әдипләр арасында да үз
кеше була. Габдулла Тукай, Фа
тих Әмирхан кебек классиклар белән якыннан
аралаша
Ибраһим Терегулов 1852 елда Уфада
дөньяга килә Гимназия тәмамлаганнан соң, ул
Казанның ветеринария институтына укырга керә
һәм 1875 елда тәмамлап чыга Укыту сәләтенә
ия белемле егет студент чакта ук Шиһаб
Мәржани игътибарына юлыга һәм ул аны
үзенең мәдрәсәсенә рус теле-әдә- бияты һәм
биология фәнен укыту өчен чакыра Институтны
тәмамлаганнан соң Ибраһим әфәнде Терегулов
Казанның татар укытучылары әзерли торган
мәктәптә (учительская школада) укыта башлый.
Бу мәктәпнең татарлар өчен генә түгел, ә
Россиядәге бөтен мөселман халыклары өчен
әһәмияте гаять зур. Аны бетергән шәхесләр
арасында без зур сәяси эшлеклеләр. язучылар,
галимнәрне күрәбез Үз халкынуң горурлыгы
саналган мәртәбәле шәхесләрнең берничәсен Г
Исхакый. С Максуда. 3. Вәлида. М Солтан-
Галиев. Ф Туктаров. X Ямашев, Я Чанышсв-
ларны санап чыгу да җитә.
Казан университетында тагын физика-
математика белемен дә үзләштергән Ибраһим
Терегулов әлеге мәктәпнең алыштыргысыз
укытучысы остазы булып китә Аның әдәбият,
биология, физика һәм математика өлкәсендәге
белеме бик күп галимнәрне шаккагтыра. Гажәеп
эрудициясе аның кешелекле, ярдәмчел
булуына һич тә комачауламый Терегулов ха-
тын-кызлар! а белем бирүне җайга сала, ятим
балаларга ярдәм кулын суза, авыллардан ярлы
балаларын китертеп, үз хисабына укыта.
Мондый шәфкатьле эштә аңа хатыны Гайшә
ханым һәрчак иңгә-иң торып ярдәм итә.
Ул «Шәрекъ» һәм «Яңа клубвларга нигез
салып, театр сәнгатен үстерүгә \ үзеннән зур
өлеш кертә Ф Аитованың хатын-кызлар
гимназиясен ачуда башлап йөрүчеләрдән була.
Шулай ук Те- регулов мәгърифәт эшендә дә үз көчен
кызганмый, йөзгә якын китап тәржемә
кыла. Ялга чыккач та ул тынгысыз
җанына эш таба: Оренбурда һәм Мә-
скәүдә татар мәктәпләре ачуны жайга
сала.
1920 елда олуг укытучыны Сәмәр-
канд ның педагогия институтына про- ■
фессор итеп, биология кафедрасын җи-
тәкләргә чакыралар.
Ибраһим әфәнде һәм Гайшә ханы-
мның мәгънәле гомер юлы. инсафлык
үрнәге булып, балаларына да күчә
(аларнын биш кызы арасыннан) бүген-
ге көндә Рәбига һәм Хәлимә ханымнар
гына исән
Ибраһим Вәлиулла улы Терегулов
1921 елның 22 ноябрендә Сәмәрканд
шәһәрендә дөнья куя Татар халкының
бу асыл улы, кабатланмас акыл иясе
хакында без торган саен күбрәк мәгъ-
лүматлар ачарбыз әле.

Реклама