Логотип Казан Утлары
Публицистика

X. ЯРМИНЕҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ


ФОЛЬКЛОР КҮГЕНДӘГЕ ЧУЛПАН
алык иҗатын жыю һәм өйрәнүне үзенең төп максаты итеп алган, профес сиональ татар
фольклористикасына нигез салган, олы шәхесебез бар. Дөресрәге, бар иде. Ул Хәмит ага
Ярми Май аенда ана 90 яшь тулган булыр иде.
Минем, халык ижаты дигән олы, сихри дөньяга аяк баскан чорда анын белән аралашкан,
фатыйхасын алган, үгет-нәсихәтен тыңлаган бер кеше буларак, бүген аның истәлеген
яңартасым, татар халкы өчен кылган изгелекләрен, олы хезмәтен икърар итеп узасым килде.
1970 елларда, Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында халык ижаты
буенча аспирантурада укыган чорымда, ул фольклор секторына еш килә иде; озаклап сөйләшеп
утырыр, киңәшләрен бирер иде. Сөйләшүләр ахырга якынлашып. «Йә, ярый бүгенгә. .» дип спай
таягын кулына ала башлауга, без. яшьләр, аны өенә озата бару өчен сикерешеп торыр идек
Шулай итеп, миңа да аны күп мәртәбәләр озатып куярга туры килде.
Ләкин бу һич тә олы яшьтәге кешегә хөрмәт күрсәтү билгесе генә түгел иде. Бу «сәфәрнең»
һәрберсе тормыш, халык ижаты. татар мәдәнияте турындагы «дәрес ләре» сыйфатында уза
торган иде. Хәмит ага ашыкмыйча атлый, дөресрәге ул үзен култыклаган борын төртеп килүче
фольклорчы белән берәр фәнни темага әңгәмә кора, йә булмаса күргән-белгәннәре турында
сөйли иде Миңа, бәхетемә каршы, шулай Хәмит агадан байтак кына «урам лекцияләре»
тыңларга туры килде.
Хәмит аганың үз тормышы турында сөйләгәннәре әле дә истә Ул —авыр язмышлы кеше
1904 елда хәзерге Төмән өлкәсенең Төмән районы Күрән Күл авылында Хөснетдин мулла
гаиләсендә дөньяга килгән. Хөснетдин мулланың язмышы да фажигале Мулла булуын сәбәп
итеп, аны совет чорында сөргенгә озаталар һәм ул шунда вафат була Хәмит аганың Гайшә
исемле бертуганы да шундый язмышка дучар ителгән.
Хәмит ага башта үзенең әтисеннән белем ала. Октябрь чуалышларыннан соң кибетче була.
1922—1923 елларда Төмән педагогия техникумында укыганнан соң, мөгаллимлек итә. «Искра
пролетариата» дигән губерна яшьләр газетасында, комсомол эшендә эшли.
1930 елда Казанга килеп педагогия институтына укырга керә. 1935—1936 елларда Язучылар
берлегенең жаваплы секретаре вазыйфасын башкара, аннан соң өч ел Татарстан китап
нәшриятында эшли. 1939 елда Казанда тел, әдәбият һәм тарих институты ачылгач, ул анда
фәнни хезмәткәр булып урнаша. Сугыш елларында әлеге институт белән җитәкчелек итә,
соңыннан халык ижаты секторы мөдире булып эшли,
Хәмит аганың фольклор белән кызыксынып китүе ерактан, яшьлек елларыннан ук башлана
1923 елда, әле Төмән педагогия техникумында укыганда ук, ул үзенең әдәбият укытучысы белән
(фамилиясе Вәлиев булып истә калган) Тура елгасы буендагы татар авылларына беренче
фольклор экспедициясенә чыга.
Х
«Фольклор чире», мөгаен, ана нәкъ менә шул унтугыз яшьлек егет чорларында ук йоккан
булгандыр. Соңыннан ул татарның беренче профессиональ фольклорчыс ы булып җитешә; Тел.
әдәбият һәм тарих институты секторы каршында татар халык иҗаты фондына нигез сала, аны
даими уздырыла торган экспедиция материаллары хисабына тулыландыра бара. Әйтергә кирәк,
әлеге фонд тулылана барып, хәзер Тел. әдәбият һәм тарих институты фәнни архивының олы
бер өлешен тәшкил итә. Ул республикада фольклор буенча чыгарыла торган китап ларның һәм
фәнни тикшеренүләрнең нигезе булып хезмәт итә.
Остазыбыз үз гомерендә утызлап фольклор экспедицияләре белән җитәкчелек иткән.
Себердә. Уралда. Идел буендагы биш йөзләп татар авылында булган Җыелган материаллар
нигезендә ул бик күп фәнни хезмәтләр, фольклор җыентыклары чыгарган, мәктәп балалары
өчен дәреслекләр, хрестоматияләр төзегән Илленче елларда Казан дәүләт университетында
студентларга татар фольклоры буенча дәрес биргән. Фән докторы. Татарстанның атказанган
фән эшлеклесе дәрәҗәсенә лаек булган. Кыскасы, остазыбыз, шул рәвешчә, чын-чынлап татар
фольклористикасын профессиональ нигезгә куйды һәм тагар фольклоры буенча галимнәр
хәзерләде, татар фольклорының фәнни мәктәбен тудырды Хәзер республикабызда татар
фольклористикасы өлкәсендә күзгә күренерлек хезмәтләр чыга икән, татар халык иҗаты
тупланмасы томнары һәм башка төрле җыентык лар әледән-әле басылып тора икән, бу
остазыбыз хезмәтенең дәвамы
Рәсемдә: «мальчишник» tap — X. Туфан. X. Ярми, Ш Маннур. I Ьашириь
Хәмит ага. минем белүемчә, чын-чынлап дуслыкның кадерен белүче, дуслыкка искиткеч
тугрылыклы кеше иде Мине җитмешенче елларда Хәмит аганың Хәсән Туфан. Шәйхи Маннур.
Гомәр Бәширов белән дуслыгы таң калдыра иде Хәмит аганың сөйләвенчә, алар (хәтта
хатыннарын да катнаштырмыйча) еш кына бергә җыелалар һәм озак -озак утырудан ләззәт, ямь
табалар моны алар шаяртып «мальчишник» дип атыйлар иде. Шушы көннәрдә генә мин Хәмит
аганың гомер иткән фатирына барып, истәлекләр яңартып кайттым Язмаларын, фотоларын
карап утырдым Документлар арасында шул «мальчишник -нын фотосы да килен чыкты Күңел
гүреннән «Йа. хода, җәнҗаллы, әрләш-талашлы замандашларга да шундый дуслык, мәрхәмәт,
мәхәббәт нурлары салсаң иде», дигән уй йөгереп узды Шунда Хәсән Туфанның якын дусты
Хәмит Ярминен 60 еллык юбилеена багышлап язылган шигырь дә сакланып калган икән
Фольклорыбыз рыцары — Туганыбыз Ярмигә. Алтмыш елы белән котлап.
Шигырь дә сәлам бирә Тура суы буендагы Туганнардан, Төмәннән Килеп
чыгып мәйданга син. Таудан түгел, түбәннән, Ил иҗаты күкләренә
Йолдыз булып калыктың Чын улы син. Хәмит туган. Күп миллионлы
халыкның. Насыйп булсын моннан соң да. Калкырга да. калкырга;
Фольклорның киң күгендә Чулпан булып балкырга.
Хәсән ага Туфанның бу сүзләре Хәмит Ярминең халкыбыз күңелендәге сурәтен дөрес
билгели шикелле Минем уемча, татар фольклористикасын профессиональ нигезгә куйган,
аның фәнни мәктәбен булдырган остазыбызның исеме чыннан да «фольклорның киң күгендә
Чулпан булып» калыр.
Хәмит аганың гомер иткән фатирыннан мин әсәрләнеп, уйга батып, күңелем белән гүя
кабат «урам лекцияләрен» тыңлый-тыңлый кайттым. Кызык бу тормыш дигәнең: әллә кайчан
үзең озатып йөргән, инде күптән мәрхүм булган кеше күңелдә кабат «терелеп», үзе сине озатып
йөри. Димәк, остаз яши. остаз безнең белән.