Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Шипы елның 18 маенда шагыйрә ЭНҖЕ МӨЭМИНОВАГА 70 яшь тула.
Энже Һилалетдин кызы Мөэминова 1924 елнын 18 маенда Әлмәт районынын Яңа Кәшер авылында туган. Анын әтисе Әлмәтнен нәселдән килгән оста тимерчесе була, шу на күрә бу гаиләгә еш кына авьыдан авылга кү чеп йөрергә туры килә. 1931 елга кадәр алар Тымыз ык авылында яшн, аннан кабат Әлмәткә кайталар.
1941 елда Әлмәт урта мәктәбен тәма-млагач, Э. Мөэминова хезмәт юлын башлый. Ул башта Әлмәт районынын Югары Мактама мәктәбендә, аннан сон Мәмәт һәм Габдрахман авылларында балаларга математика фәне укыта. 1944 елда Казан дәүләт педат огия инс гитутынын физика-математика факультетына читтән торып укырга керә. Ике елдан Ташкент педагогия инет и ■ утынын көндезге бүлегенә укырга күчә һәм 1948 елны аны тәмамлап. Габдрахман авылына укытырга кайта. Шунда 1974 елга кадәр укытучы булып эшли. Энже Мөэминованын беренче китабы Татарстан китап нәшриятында 1961 елда басыла. Шуннан сон анын «Әниләргә һәм нәннләрт ә» (1964), «Шигырьләр» (1966), «Синен өчен язам», (1968), «Үрдәгем үпкәләде» (1969), «Бүләгем» (1970) һәм башка күпсанлы китаплары дөнья күрә. Шагыйрә өлкәннәр өчен дә һәм балалар өчен дә бердәй активлык белән иҗат итә. Э. Мөэминованын матбугатта сүз алган байтак каләмдәшләре анын әсәрләренең уңышлы якларын билгеләп үттеләр, укучы тарафыннан яратып кабул ителүен әйттеләр.
Шагыйрә хәзер дә тынгысыз ижат утында яна, үз укучыларына яңадап-яна әсәрләр бүләк итә.
«Казан утлары» журналы редакциясе шагыйрәне олы юбилее белән кайнар котлый һәм ана ижат уңышлары тели!

«Мин сине я — ра— там!»
Шагыйрьләр бит, бөтен гомерләре буе Китә алмый егет чагыннан.
Шагыйрәләр, җырларына кертеп һаман. Тәүге мәхәббәтен сагына.
Бик тиз генә кайтып килим әле мин дә Тәүге мәхәббәтем янына.

Оныклар бит әнә
«Сөйлә, сөйлә!» диләр.
«Мәхәббәт ул ничек килә?» диләр ... Беренче мәхәббәт була.
Була соңлаганы.
Табылып югалганы була. Җавапсыз калганы.
Минем өлешемә туры килде мәхәббәтнең Хәбәрсез югалганы...
Аның ни икәнен белми идем әле. Көтми идем әле Көтмәгәндә килде!
Бер көнне ул
Мин укыган класс бүлмәсенә Үзе килеп керде! һәм килде дә
Үзең генә укы. яме! — диеп Серле кәгазь бирде. Учымдагы кәгазь кисәгеннән Тәнемә ут капты. Йөгерә-атлый өйгә кайттым. Олы гаеп эшләгән бер кеше сыман. Кача-поса
Әлеге серле хатны ачтым!
Сүзләр җемелди! Хәрефләр сикерә! Өч кенә сүз иде анда!
Бары өч кенә! Өч кенә сүз иде Конверты да. адресы да булмаган ул хатта: «Мин
сине
я — ра - там!»
Шул минуттан башлап минем белән Әллә нәрсә булды!
Бар дөньям онытылды.
Күз алдымда ганыш шәүлә. Колагымда таныш тавыш Йорәгемдә әллә шатлык. Әллә сагыш.
Сүзләр йөрәгемә уелдылар
Ә сон хатны, хатың үзен кая куярга’! Ертыргамы"’ Юк. юк. кулым бармый! Иркен ойдә урын таба алмыйм Уч төбемә сыйган кош теледәй Шушы нәни хатны яшереп куярдай. Кайда гына куйсам да.
Аны кемдер табар сыман.
Йөрәгемнең изге сер сандыгын Ачып карар сыман.
Өйгә сыймас шушы изге хискә Җавап сүзен әйтер өчен. Чара таба алмый.
Янып-көеп йөргән көннәрдә. Хәбәр килде аңа китәргә! фронтка! Сугышка!
Озатып калдым аны.
Сөю катыш моңсу карашына Җавап итеп:
«Сау бул! Көтәм!...»—диеп кенә Әйтә алдым бары.
Ә ул, шулай китте дә, югалды...
Минем өчен мәңге онытылмаслык булып, Йөрәгемә уелып, әлеге өч сүз калды: «Мин
сине
я — ра—там!»
Аңа җавап сүземне мин,
«Мин дә сине бик-бик яратам!»—дип. Бар табигать ишетерлек итеп. Урманнарга әйттем, әйттем кырларга. Әйттем аны очар кошларга мин. Шигырь сүзе итеп яздым, Җырларыма керттем.
Инде менә, изге яуда хәбәрсез югалган Тәүге сөю сүземне мин, Сезгә сөйләп биреп бүген. Дөньяга фаш иттем!
Гомеремдә бик юүп хат укыдым мин. Укыдым да. күбесен оныттым. Ләкин менә бусын бүген дә әле Күңелемдә саклыйм —онытмыйм! Өч кенә сүз иде анда бары. Конверты да юк иде хәтта. Зур тормышка булган мәхәббәтнең Яралгысы иде ул хатта: «Мин сине я ра—там!»