Логотип Казан Утлары
Хикәя

СЕРЛЕ БҮЛӘК

Ашыгып килеп кергән Хәйбри Исламович секретарь кызның башыннан сыйпап узарга өлгерде Кабинетына кергәч, пальтосы белән бүреген утыргычка ташлады да телефоннан сөйләшә башлады Хәерле иргә. Мойсей Абрамович! Яхшы гына әйләнеп кайиын- мы? Әйе, шулайдыр: синен сәфәрләр уңышсыз буламы соң' Димәк, гозеремне дә үтәгәнсең? О-о. iаудай рәхмәт үзеңә, рәхмәт! Болай булгач, миннән бер коньяк инде Күп була дисенме’ Алай димә! Эш әйбернең зурлыг ындамыни кирәгендә би i Күрәсең. Сигезенче Март якын (ашып килә . Рәхмәт! Озакламам, үзем керен алырмын
Күңеле күтәрелеп кит кон башлык «Күбәләгем» көенә такмаклый-такмак- лый йөренеп алды да телефон аркылы өлкән мастер Афанасьевны чакырды.
- Эшләр ничек? дип каршылады ул аны
Үзебезнеке ярыйсы. Хәйбри Исламович, дип зарлана башлады сүзнең нәрсә турында барасын алдан ук белеп торган Афанасьев Тәмам бәгырьгә төште бу алкашлар Мифодейныц тәртибен цехкомда тикшергәш ә кайчан гына бит әле. Ай азагы җиткәндә генә гагын түбәгә суккандай ит ге. дуңгыз!
Тереләй суя алар безне. Егор Афанасьевич, тереләй! Исерүен күрүгә, кеше күзеннән читкәрәк яшерә белмисез үзен
Аны ләх чагында кеше күзеннән яшереп йоклатулар азмыни инде. Хәйбри Исламович чишенү бүлмәсе дә. электриклар мастерское да. баскыч аегындагы эмульсия склады да калмады бит хәтта!.. Башын өзәсеңмени, аңламагач'
Бераз тынлыктан соң, цех начальнигы
Нишлибез инде. Егор Афанасьевич? дин. өлкән мастерга гөбәл- де Әгәр Мифодейга биргән детальләрне бүген-иртәгә эшләп җыю цехына гапшырмасак, гагын премиядән колак ка)абыз Афанасьевның моны тыңлап торганда ук кашлары җыерылып, яңак мускуллары калтырана башлаган иде.
Белмим, кайчан бетәр бу томабашлар көен көйләп яшәү? диде ул. хәвефле тавыш белән — Мин фрезерчы түгел, өлкән мастер лабаса! У л атналар буе эчеп йөрсен, ә мин. участок начальнигы, сменадан калып, аның очен детальләр ясыйм, җитмәсә!.. Болай алган премияләр тамагыма аркылы килә башлады инде. Хәйбри Исламович.
Миңа җиңел дисеңме әллә?! Дөньясы, тәртипләре һаман шундый булгач, нишлисең?..
Алар белән нервы туздырып торырга түгел, куарга кирәк!
Хәйбриев үртәүле итеп кеткелдәп алды:
Анысы кыен эш түгел. Тик Мифодей булмаса. нишләрбез соң? Ни әйтсәң дә. эчмәгән көннәрендә, өегендә торып эшләтсәң, заданиене төгәл үтәп бара бит әле. Эх. гөрләп торган завод ни хәлгә төште күз алдында таркалып бара бит!.. Мифодейдан котылырга ашыкмыйк әле. Ни әйтсәң дә, шулар белән, чиләнеп булса да. заданиеләрне үгәп барабыз бит әле.
Алкашларның эштә ләх булып йөрүен яшереп, аларны гафу итү үзе бер җинаять, Хәйбри Исламович,— дип көрсенеп алды Афанасьев.
Заводның «Коллектив килешүе»ндә. «Цехта эчүчелек, хезмәт тәртибен бозу аркасында план үтәлмәсә, аның өчен цех җитәкчеләре һәм инженер-техник хезмәткәрләре премиядән мәхрүм ителә», дигән пункт булгач. нишләмәк кирәк?.. Оперативкаларда кадрлар җитмәүдән зарлана башладыңмы: «Сез дә җитәкчеләр бит, эзләгез, габыгыз үзләрен!» дип кырт кисә директор — Аптыраган бу алкашлар белән, баш каткан!.. - дип. борын тишекләреннән тәмәке төтене бөркеде Хәйбриев.
Күрәсез, минем үз эшем дә муеннан. Хәйбри Исламович! Көнозын чабып, эт булам. Алкаш өчен дә эшлә, җитмәсә. Булдыра алсам, карар- мап. һәрхәлдә, бу соңгысы булачак, дип. Афанасьев чытып кипе.
Әле генә күңелсез хәлләр турында сөйләшүгә карамастан. Хәйбри Исламовичның кәефе күтәренке иде. Ул техник укыту бүлегендә утыручы хатыны Дилбәр ханымга: «Бүген соң кайтам эш күп», дип шалтыратты ла тәэминат бүлеге башлыгы Мойсей Абрамовичка ашыкты «Шулкадәр үткер бу халык, теләсә, әйберне җир тишегенә кереп эзлән табар мәгәр' Я Һүдләр, без татарлар кебек, бер дус тапканчы унысы белән дошманлашмый шул. Аларның элемтәсе, дуслары булмаган җир юк! дип сокланып барды ул. - Эш. мәшәкатьләр белән вакыт узганы сизелми дә. хатын-кызлар бәйрәме җитәргә дә санаулы көннәр калып бара...»
Бу вакытта Дилбәр ханым иренең кабул итү бүлмәсенә килеп керде. Секретарь кызның болай да кыска күлмәк итәген күтәрә төшеп, ботларын ачын утыруын күреп, уңайсызланып китте. Чибәркәй, бизәнү әйберләрен өстәлгә таратып салган да. язу машинкасына сөяп куйган көзгегә төбәлгән хәлдә, чия гөсенә буялган озын тырнаклы бармак битләре белән чигәләренә кызыл йөгертеп маташа иде.
Хәйбри Исламович үзенмәде? — дип сорады Дилбәр ханым Юк иде шул.
Миңа фломастер кирәк иде. кереп алыйм булмаса
Алыгыз.—диде кыз. артык илтифат күрсәтми генә. Үзе бизәнүен дәвам итте.
Дилбәр ханым, фломастер эзләп, өстәл тартмаларын караганнан соң. гумбочканы ачкан иде — күз явын алырдай бизәкле пакетларны күреп, аһ итте! Икесендә ике төстәге япон косынка-бантлары ялт итеп тора' Ул, көзге кебек ялтырап торган кием шкафы каршына килеп, аларның башта берсен, аннары икенчесен муенына урап карады. Косынка-банглар. чыннан да. сок.танырлык матурлар иде. «Менә бу бүләк, ичмасам! Үзе белән унбиш ел гомер итеп, болай ук игътибар күрсәткәне юк иде әле Началь
ник булганнан бирле Хәйбриемнең күңел җылысы белән игътибары бермә-бер артты үземә, алланың рәхмәте. Вакыт белән исәпләшмичә эшләп, арып кайтуын белеп, үзен тәрбияләвем өчен шулай хөрмәт итәдер инде, җаныем. Бәйрәмнәр җиттеме, зуррак премия алдымы — бүләк кайтарып бирә. Ничек бу иргә җаның эремәсен?.. Минем мондый әйберләрне яратканымны белеп, берьюлы икене алдырган, җитмәсә Ярый, боларны күргәнне үзенә сиздермим әле Вакыт җиткәч, җылы сүзләрен дә әйтеп, үз кулы белән бирсен», дип уйлады Дилбәр ханым. Пакетларны кире урынына куйды да. фломастерны алып, кабинеттан чыгып китте
Аның шатлыктан түбәсе күккә тигән иде! Шул ук вакытта, секретарь кызның үзенә ихтирам күрсәтмичә, теләр-теләмәс кенә сөйләшкәненә ачуы да чыккан иде. «Аз гына сөйләшә дә белми. Әйтерсең эштә түгел, әнисе йортында утыра, ябалак күз! дип үртәлде ул. Кирәк бит. эш урынында шулай тугарылып утырырга! Кайткач. Хәйбриемнең колагына шыпшыйм әле, эшкә йөргәндә азрак тыйнаграк киенсен бу оятсыз».
Дилбәр ханым 8 Март көнен аерым бер түземсезлек белән көтеп аллы. Завод, бу бәйрәмне зурлап, мәдәният сараенда уздырырга әзерләнгән иде Кыска эш көне тәмамлануга, эшчеләр өс-башларын алыштырып килергә тизрәк өйләренә таралса да. болай да чиста, матур киенгән инженер-техник хезмәткәрләр ашыкмадылар. Алар, мәдәният сараена туры заводтан барасы итеп, иркенләп чәчләрен тарарга, өс-башларын карап, көязләнергә тотындылар. Дилбәр ханым ире бүләген япон ко- сынка-бантын тагарга әзерләнеп, иң матур, иң купшы күлмәген киеп килгән иле. Ул, башка хатын-кызларның бизәнүенә исе китмичә, эчтән генә: «Чак кына түзегез, мин сезне аһ иттерәм әле!..» дип. иренең шалтыратканын, чакырып бүләк биргәнен көтә. Тик. кичәгә китәр чак җитеп килүгә карамастан. Хәйбриеннән хәбәр юк әле. «Җитәкче кеше бит. берәр җитди эш чыгып, шуның белән чабадыр, мөгаен», дип. үзен тынычландырып, бәйрәм тантанасына китте
Мәдәният сарае балкып тора! Бөтенесе бәйрәмчә матур итеп киенгән, күңелләре күтәренке Ягымлы елмаю, котлау сүзләре. Мондый җирдә хатын-кызны иң затлы, иң модалы кием кем өстендә, кем ничек бизәнгән, кемнең буй-сыны, йөрешләре, кешеләр арасында үзен тотышы ничек шулар кызыксындыра бит. Ул гына түгел, соңыннан иркенләп гайбәт чәйнәр өчен, алар кемнең сөяркәсе бар һәм ул аны җәмәгатеннән ничек яшерә шуны да күзәтәләр. Дилбәр ханым арада кызыктырырлык матур киенгән хатыннарны күреп алган саен, эчтән генә: «Эх. хәзер муенымда теге, Хәйбри кайтарткан косынка-бант булса, барысының күзе миндә булыр иде!» дип. уфтанып ала.
Тантана башланыр вакыт җиткәнне белдереп кыңгырау шалтырауга, кешеләр залга агыла башлады. Фойедагы зур гөмбәзле абажур лампалары берәм-берәм «юкка» чыга бара. Бервакыт Дилбәр ханым иренең секретарен, аның муенында теге затлы бүләкне күреп, коелып төшмәсенме?!.. Тәненә утлы кырмыскалар сибелде, әйтерсең! Ул бер мәлгә гаҗиз булып, катып калды. Өстенә нәзек билен кысып юрган ялтыравыклы күлмәк кигән секретарь кыз башын ют ары чөеп, вак-вак адымнар белән өздереп атлап, залга кереп бара иде. Дилбәр ханым үз күзенә үзе ышанмыйча. тагын бер игътибарлап каралы шул ире бүлмәсендә күргән косынка-бант иде кызның муенында. Ул. зәһәренә чыдаша алмыйча, кичәне ташлап кайтып китте.
Өйдә беркем дә юк: иртәгә дәрескә барасы булмагач, балалары дәү әниләренә киткән иле. «Бәлки, юкка гына гөнаһланам, юкка гына ут йотамдыр? Казан тикле Казанда андый бүләкләрне кайтартучы бер Хәйбри генә дисеңме Алайса, нигә соң пичәмә йөз хат ын-кызның берсендә дә андый косынка-бант юк нишләп иремнең секретаренда гына?» дин баш ватып, тынычланмакчы булды Дилбәр ханым Юк. күңеленә төшкән шик белән йөрәгендә кабарган ачу болай гына бетәрлек түгел
иде. Шуңа да карамастан, ул үзен кулга алып, бәйрәм ризыклары әзерләргә кереште Башта, итнең шулпа өчен яхшы жирен генә салып, аш куйды. Аннары мәшәкатьле эш гөбәдиягә тотынды. Тик. ни генә эшләмәсен. йә кулыннан пычагын төшереп җибәрә, йә сукыр кеше кебек ишеккә килеп төртелә. Каударланмаска, җайлап кына эшләргә тырышуына карамастан, бәллүр рюмка идәнгә төшеп, челпәрәмә килде. Пыяла кисәкләрен җыеп алганнан сон. бераз эше көйләнеп, токмач кисә генә башлаган иде. үпсен пычак бармак очын уеп алды. «Бер дә болай булганы юк идс. бу хәерлсгә түгел, ахры Хыянәт итүе дөрес булса — үзенең дә. җелегенә төшеп, иманын укытам мәгәр!..»—диде Дилбәр ханым, бармак очындагы канны суырып.
Ул табынны тәмле ризыклар, эчемлекләр белән тутырып, матур итеп бизәп куйганнан соң, иңенә бәйрәмнәрдә, кунаклар алдында гына кия торган кысан билле ефәк халатын элеп, аякларына укалы чүәкләрен эләктерде. Аннары, трюмо алдына утырып, тырнакларын игәүләп лаклады. чәчләрен тарап-матурлап куйды, һәм, иреннәрен буяп, хушбуй сөртенде дә көзге каршына басты. «Йә. минем кай җирем ким ул буяуга батып, өстәл артында бот күрсәтеп утыручы ябалак күздән?» — диде Дилбәр ханым, билдән гүбән киңәеп киткән, санына сыланып торган халатын сыпыргалап. һәм шунда, ботлары күренебрәк торсын өчен, халат ының аскы төймәләрен дә ычкындырып җибәрде.
Өенә кайтып керүгә. Хәйбри Исламович икенче дөньяга килеп эләкте диярсең!
- Квартирымны бутамыймдыр ич?! Синме бу, Дилбәр? — диде ул, хатынының чибәрләнеп, яшәреп китүенә, өстәлнең аш-су белән тулып, балкып торуына таң калып, һәм бәхетле, татлы сәгатьләргә өметләнгән кайнар хисләрен киметмәс өчен, аның маңгаеннан үбеп алды:—Ничек шулкадәр яшәрдең дә. шулкадәр чибәрләнеп киттең бүген?! Тьфү, тьфү, күз тимәсен! Нинди уңайдан бу?
- Әйттең сүз! Үзең тантаналы кичәдән кайтып киләсең, үзең нинди уңайдан дип сорап торган буласың.— дип елмайгандай итте Дилбәр ханым, эчендәген чыраена чыгармаска тырышып. Бүген мин түгел, син мине шулай каршы алырга тиеш идең дә...
Шулай да бит. һаман нәрсә дә булса кырынлык чыгып тора шул, дип. ире кызу-кызу чишенергә тотынды.— Балалар юкта, аулакта яшьлекне искә төшереп, рәхәтләнеп бәйрәм итик әле бер!
Әйе шул.. диде Дилбәр ханым, елмайган булып.
Хәйбри чистарынып, эчке киемнәрдән генә калып, чачаклы пижамасын киеп җибәргәч, ниһаять, дипломатындагы косынка-бантны тартып чыгарды:
Исәнлек-саулык, бәхетләр телим! — диде, аны хатынының муенына салып Шуннан соң. шампан шәрәбен ачарга тотынгач кына Дилбәр ханымның:
Косынканың икенчесе кая соң?! — дигән тавышы яңгырап китмәсенме!
Хәйбри өнсез калды, беравык ни әйтергә белми торганнан соң гына исенә килеп:
Нинди икенчесе? —дигән иде. хатыны.
Менә шундый ук косынканың икенчесе! — дип. кунатакта белән иренең баш түбәсенә китереп тә тондырды. Хәйбри Исламович кулындагы шампан шәрәбенең бөкесе атылып китеп, күзләреннән очкыннар чәчрәде!
_ Ни булды, Дилбәр?!—диде ул. бер кулы белән түбәсен,, икенчесе белән эчемлеге ташып бетеп барган шешә авызын каплап.
Мә. монысын да себеркеңә бүләк итәрсең! — дип, косынканы иренең йөзенә ыргытты Дилбәр ханым. Мине юләргә саныйсың икән. Мин дә сиңа күрмәгәнеңне күрсәтәм болай булгач, күрсәтәм!..
— Ни булды, Дилбәр’ Ни өчен җенләнәсең?
Сиңа бот күрсәтеп, түшен ачып йөрүче яшь себерке кирәк икән - бар! Бүгеннән чыгып кит. эзен булмасын'
Шунда гына Хәйбри хатынының кабинетына килеп бүләкләрне күреп киткәнен, аның берсен секретарь кыз муенында күргәнен сизенеп алды
Кешечә әйтеп, аңлатып булмас идеме шуны?—диде
Дилбәр ханымның тынычланырга исәбе юк иде.
Дүрт ят ың кыйбла, хәзер үк чыгып кит! дип. авыз да ачтырмыйча ярсына бирде ул: Моннан соң начальник булып калырмын дип уйлама да директорыңа керәм. Ә себеркеңне, барып, чәченнән цехка сөйрәп чыгарам! Эшләмичә, бизәнеп-ясанып. ирләрне аздырып ятмасын анда, кәнтәй! Ю-ук' Мин моны болай гына калдыраммы сон'” Ике бала анасы булсам да. йөзем дә. ботларым да ул ябалак күзнекеннән ким түгел минем! Дилбәр ханым, канатландырып, халат чабуларын ачып җибәрде. Әнә. күрәсеңме нинди алар! . Синең ул пумала башың булса, минем яшь бөркет юй спортчым бар'
Җитте сиңа, елан! дип кычкырып җибәрде ир Үзең гаепле килеш, котырган эт кебек ташланган буласың тагы!
Нервыланудан куллары калтыранган Хәйбри аракы шешәсен тешләре белән генә ачып, фужерны тутырып салды да бер сулышта эчеп, бәллүрне идәнгә бәреп, челпәрәмә китерде
Иренә хыянәт итмәү генә түгел, чит ирләрне якын да җибәргәне булмауга карамастан, кайнарлыгы белән нинди ярамаган сүз ычкындырганын аңлап алгач. Дилбәр ханым тәмам коелып гөшкән иде. Күзләренә яшь бәреп чыкты.
— Җитте, чылатма күзләреңне, ул чын яшь түгел, юынтык су гына!.. дип җикерде Хәйбри. Бу исә ха тынын тагын да куркыта төште.
Йа раббым! Шулкадәр җансыз булырсың икән. Хәйбри' диде Дилбәр ханым, яшьләрен сөртеп. Ирләрнең кешелеклесе. сөяркәсе булса да. бүләкнең матуррагын үзе белән кайгы-шаглык кичереп тормыш игүче хатынына бирә. Ә син Ярый әле косынкаңны мина да биреп өлгермәгәнсең. Кичәгә тагып барып, адәм мәсхәрәсенә калыр идем. «Хәйбриев хатыны белән сөяркәсен берочтан киендерә икән», дип көләрләр иде.
Бүләкләрне сейфына яшерә белмәгәненә эчтән генә үкенеп. Хәйбри күбеп чыккан түбәсен ышкып алганнан соң. рюмкаларга аракы салды да берсен хатынына сузды
Мә. нервыңны тынычландыр да. ир артыннан тикшереп йөрүнең, аның эш урынына килеп өстәлләрендә актарынуның түбәнлек икәнен аңларсың, бәлки
Мин болай да яхшы аңлыйм, диде Дилбәр ханым, рюмканы ире кебек бер талпынуда бушатып Бәйрәм гәзите чыгарганда фломастер кирәк булмаса. килеп йөргән булыр идем, бар!
Алайса, югары белемле инженер буларак, әйт әле. коэффициентның нәрсә икәнен беләсеңме'.’
Пычагыма кирәте бар коэффициент ларын!
Сина шулай шул. үгез үлсә ит. арба ватылса утын Миңа исә коэффициент премияне хәл итә Ә премия акча ул. Ә син аша миннән ныграк яратсаң да. якты, җылы бүлмәдә генә утырганга, белмисең Хәйбри аракы салын, су кебек кенә эчеп җибәрде дә. ачынып, сөйләп китте Безнең цех начальникларының коэффициент артыннан чабып, кем әйтмешли, артларына кыл да сыймый!.
Иренең исерүен күреп куркуы арткан Дилбәр ханым, кыйнап ташламасын дипме, йомшарт аннан-йомшара бара иде
Хәйбри Исламович дәвам ит те
Мең гарык инде ул алкашлардан. мең гарык! Эштән куар идең үзләрен, алыштырырга кеше юк. Ә алар, шуннан файдаланып, теләгәнчә
эчә, заказларны вакытында үтәмиләр. Шуның аркасында коэффициент киселә — премия югала. Моннан үзең генә каза күрсәң бер хәл иде, коллективны кайгыртырга кирәк бит. Шуңа күрә ирсксездән алкашлар- ның эчеп прогул ясауларын завод җитәкчеләреннән яшерергә, табельләренә сигез сәгатьне куеп барырга мәҗбүр буласың. Ә мин, цех начальнигы, секретарьга ялган табель алып барырга куша аламмы? Әгәр ул моны завод җитәкчеләренә җиткерсә, минем баштан сыйпамыйлар бит... Шуңа күрә, телисеңме-теләмисеңме. үзен җайларга «авызына май каптырырга» туры килә. Синең җенеңне чыгарган бүләк менә шуның өчен ул, чүпрәк баш! Ә син, әллә нинди спортчылар белән саташкан килеш, миңа эт кебек бәйләнеп ятасың, җитмәсә. Болай гына үтмәячәк бу. белеп тор!..
Шунда Дилбәр ханым:
Ул — ачудан әйткән сүз генә. Гөнаһым булмагач, мине берничек тә гаепли алмыйсың — курыкмыйм. Ә мин секретарең белән кайларда нишләп йөргәнең төшерелгән фотоларны проходной каршына ябыштырып, бөтен заводка фаш итәм әле үзеңне! дип. ирен яңадан китереп кысмасынмы!
Хәйбринең т үбәсенә салкын су койдылар, әйтерсең! «Бу кадәр елан булыр икән! Минем кайларда нишләгәнне ничек фотога төшерде икән, җен?!» дип уйга калды, һәм шунда ирексездән күз алдына өйләнгәнче булган яшьлек мизгелләре килеп басты. Дилбәр белән ул — бер-берсенә атлыгып торган егет һәм кыз—еш кына. Идел. Казан елгасы буйларына чыгалар иде. Табигать кочагында хыялларының чиге юк! Сөйләшмәгән сүзләре калмый. Балалар кебек куышып, шаярып-уйиап алалар һәм шул вакытта матур-матур күренешләрне фотога төшерәләр иде. «Бу еланны су буйларында тырышып-тырышып фотога төшерергә өйрәтүләрем үз башыма булган икән», дип. эчтән генә уфтанып алды Хәйбри Исламович. һәм шундук әлеге хәлгә китергән сәбәпләрне дә исенә төшерде.
Көннәрнең берендә, айлык премиясез калу куркынычы тугач, секретарен чакырып:
Бу айнымас баш Мифодей белән нишлибез, гүзәлем? — диде ул, шаяргандай гына итеп.
Нишләп без аның аркасында акчасыз калырга тиеш. Хәйбри Исламович? Тотабыз да табеленә прогул көннәре өчен сигезлене куеп чыгабыз. Башка цехларда шулай итәләр бит,— диде кыз, аптырап калмыйча.
Начальник буларак, үзен гаепле күрсәтәсе килмәгән Хәйбри Исламо- вичка шул гына кирәк иде, әлбәттә.
Син — минем икенче канатым, таянычым, гүзәлем! Үзең кара инде алайса...—дигән булды.
Шуннан соң. секретаре, күзләрен уйнатып, бер алдына, бер артына төшә башламасынмы Хәйбри Исламовичның! Эштән соң көтеп алып, машинасына утырып кайта башлады хәтта. Башта җилбәзәк кызның кыланышларын кызыкка санаган Хәйбри Исламович, тора-бара, үзе дә мавыга башлады. Эштән кайтышлый сигарет өчен киоскага тукталдымы, кызыкайга туңдырма йә конфет алып бирә. Елмаешалар, шаян сүзләр сөйләшеп, көлешәләр. Әгәр бүгенге хәл килеп чыкмаса. ихтимал Хәйбри Исламович секретаре белән гөнаһлана да башлаган булыр иде. «Шушы хәлләрне күзәтеп, фотога төшереп йөргән икән, ә! Әгәр араны гизрәк көйләмәсәм. моның бөтен завод алдында хурлыкка калдыруы бар лаба- са»,— дип уйлады Хәйбри Исламович.
Ул һаман аңына килә алмагандай утырыр иде, хатынының:
Ник телеңне йоттың, әй тер сүзең калмадымыни? дигән сүзләреннән айнып китте.
Нәрсә әйтим?—диде Хәйбри. юк гаебен танырга мәҗбүр булып.
Дилбәр ханым: «Секретаре белән чуалмагае?» дип шикләнеп йөргән булса да. ире артыннан күзәтергә кирәк дигән уйны башына да ки гергәне
юк иде Шулай да «Фотоларны проходной каршына ябыштырып, бетен заводка фаш итәм әле үзеңне!» дип, кыек атып туры тидерде мәгәр. Моңа шатланырга да, көенергә дә белмәде ул.
Ничек намусыңны саклап калып булсын бу мәхшәрдә, тирә-юньдә бөтен нәрсә алдауга, бозыклыкка корылган бит! -дип ачына бирде Хәйбри Юк. булмый болай! Премияләренә төкерәм дә мин дә синең кебек тыныч эшкә күчәм. Кешегә ни миңа шул. Алган кадәр акчабыз җитәр: юрганыңа карап, аягыңны сузарсың..
— Юк инде, эшеңнән китмисең, ә менә гөнаһлы эшләреңнән ваз кичәсең! Ике балаңны үстереп аякка бастырасын барын онытма!
— Яшерми генә әйт әле. Дилбәр, теге спортчың булуы дөресме? диде үзенең дә күңелен көнләшү корты кимерә башлаган Хәйбри
Әй. юләр, юләр! Кызулык белән әйткән сүзгә ышаналармы’' дип, ачусыз гына тавышын күтәреп алды Дилбәр ханым Мин. ике бала анасы, алдымны-артымны уйламыйча, сиңа - унбиш ел гомер кичергән иремә хыянәт итәргә башыма тай типкәнме әллә?!
— Алайса, мине ничек фотога төшереп йөрдең, әйт әле? Безнең фотоаппарат та ватык түгелме соң?
Дилбәр ханым көлеп куйды:
— Үземне түбәнсетеп, ир артыннан күзәтеп йөримме соң. аллам сакласын! Ә бу серне беркайчан да белмәячәксең! Аннары ул үтемле итеп, өстәде: Син секретарең белән ялашып, премия ясасаң, мин хыянәт кылып, хезмәт хакымны арттырсам, тормыш буламы, Хәйбри9!
— Бетте, Дилбәр, башы-азагы шул!
— Юк. Хәйбри, мин сиңа болай гына ышанмыйм әле!
— Ничек ышандырыйм соң, алайса?
Ипи тотып ант ит!
Хәйбри исерек булса да. кулына ипи кисәген алганчы, кунатакта төшүдән күбеп чыккан түбәсен кашып, уйланып торырга мәҗбүр булды. Бары шуннан соң гына:
Мин генә түгел, икебез дә ант итәбез! диде ул, икмәкне алып
— Нишләп мин ант итәргә тиеш. Хәйбри, гөнаһым юк килеш?
— Син дә ант игәсең, Дилбәр Минем дә сиңа тәмам ышанасым килә
— һай. җаным, ышанмыйсын икән! диде Дилбәр ханым, һаваланып— Кая, бир, ант итәм!
Икесе дә:
Башы-азагы шул. Әгәр хәләл җефетемә хыянәт итсәм, шушы ипинең төсен күрмим! дип тәүбә кылганнан соң. Дилбәр ханым иренең күгәреп, кибән башы кебек очлаеп чыккан түбәсен ягымлы гына сыйпап алды.
— Кая, үзенә берәр герле май сөртим, булмаса
Шунда Хәйбри Исламович
— Маташма! Эштә: «Кухня ремонтлаганда түбәмә әйбер төште», дип, акланырмын Ярый әле кызулык белән синең күзеңә фонарь куймадым Югыйсә, икебез дә кеше күзенә күренә алмас идек' дип. беренче зөфаф кичендәге кебек кайнарланып, хатынын кочып алды