Логотип Казан Утлары
Роман

МӨРТӘТ

Ә син. дус. кызганма мине. Без } лми торган халык' Бу змагач булмый икән ул. Халыкның җанын алып'
Рәшит ӘХМӘТҖАН
Беренче бүлек
ладивосток шәһәре Алтын Мөгез култыгы ярына җәелеп утырган Әлеге култык һаман саен киңәя барын. Япон диңгезенә чыга Аның башланган урыны Черек почмак дип аталган җирдә. Ул тирәләрдә балыкчы алачыклары, кораблар төзелә торган ачык кярханәләр урнашкан. Еллар буе диңгезләр, океаннар кичкән корабларны төпләренә ябышкан әкәм-төкәмнәрдән чистарту, яңартулар шунда башкарыла.
Сигез елга якын сузылган хәрби хезмәтемне миңа шушы якларда үткәрергә гуры килде. Ниһаять, туган Татарстаныма кайтып китәчәкмен* Бүген 1947 елның 10 марты. Инде хәрби билет тутырылган Япон. Охот, Бериш бугазы. Тын океан. Сары диңгезләр аша узылган сугышчан походлар арпа калды. Бүген-иртәгә демобилизация көтәм
Япон белән сугыш оставите ике ел була Әле һаман Ерак Көнчыгышта тынычлык урнашып бетмәгән. Көньяк белән Төньяк Корея тарткалаша Шуңа күрә Тын океан хәрби флоты һәрчак сугышчан әзерлеккә тора Демобилизацияне кичектереп iорулары да шул сәбәпле бугай Шулай ла. күп еллар хезмәт иткән өлкән диңгезчеләрне шәһәргә чыгаргалыйлар
Владивосток укытучылар институтында миңа читтән торып укырга мөмкинлек биргәннәр иде Соңгы имтиханнарымны тапшырып кайтып киләм
Корыч арканнар белән ярга тарттырылып беркетелгән крейсерның койрыгына киң гакталардан ипләнгән трап сузылган Шуннан күтәрелеп. вахтадагы офицерга жетонымны' тапшырып, яшәгән кубригыма таба атладым. ,
Егетләр инде кичке ашка да утырганнар. Кизү торучы миңа:
Сине кайтып җитмәс дип белдем, өлешеңне алмадым. Үзең барып алырсың, диде. Минем өчен кайгыртучанлыгы өчен рәхмәтемне әйтеп, өс-киемнәремне алыштыра башладым. Шулвакыт, кораб кизүе кубрикка төшеп, муенына аскан җиз чылбырлы муенсага беркетелгән сыбызгысын сызгыртты. Барыбыз да шул якка борылдык. Кемне булса да эзли ул. Бик кирәк булганда гына кизү кубрикка төшә торган иде.
— Өлкән матрос Бадыйкшанов. Сезне командирның беренче ярдәмчесе көтә, ашыгыгыз! — диде дә кизү, ничек гиз күренгән булса, шулай юкта булды.
Өс-башымны тәртипкә китереп, һич нәрсә уйламастан чакырган җиргә чыгып киттем. Чисталыгы белән ялт итеп торган югары палуба аша офицерлар яшәгән шкафут коридорына килеп кердем. Кораб командирының беренче ярдәмчесе каютасы янында ике кеше күренде. Болар да чакырылганнардыр, күрәсең, дип уйларга өлгермәдем, тегеләрнең берсе миңа таба атлады.
— Бадыйкшанов. Сезне мин чакырдым, әйдәгез минем каютама. диде ул. Ирексездән аның артыннан иярдем. Янәшәсендәгесе дә бездән калышмады. Миңа дәшүче офицерны яхшы беләм. ул безнең корабның оперуполномоченный булып эшләүче вәкиле. Моннан бер генә ай элек мине үзенең каютасына чакырып сөйләшкәне булды аның. Нинди китаплар укуым белән кызыксынды. Мин ана бер кызыклы китап та биреп торган идем әле.
Укырга теләге булгач, укысын. Китабымны кайтарып бирергә чакыргандыр. Ә менә аның белән янәшә атлаган майорны беренче генә күрүем.
Каютага килеп кердек Майор уртачадан калкурак, озынча яңаклы, тар маңгайлы, кысыграк күзле. Татар икәнлеген шундук абайладым. Сүзне беренче булып ул башлады.
— Шушы буламы безгә кирәкле кеше? Бадыйкшанов фамилияле башка диңгезче юктыр бит корабыгызда?
— Юк. берәү генә андый фамилияле.
Мин шөбһәгә төштем. Аңламыйм. Нәрсә булды бу? Ни өчен кирәк булдым әле мин боларга? Аптырашта калдым. Икесе дә миңа текәлеп, сөзеп карыйлар. Майор куен кесәсеннән озынча кәгазь чыгарды да:
— Сез кулга алынасыз, менә ордер, кулыгызны куегыз.— дип кулындагы кәгазен миңа сузды. Аптырап киттем. Беравык югалып калдым. Нәрсә дип әйтергә дә белми тордым. Аннары гына:
— Ни өчен? дип сорадым.
— Белмисезме?
— Башыма да китерә алмыйм!
— Шулаймы? Баргач белерсез...
— Кая баргач? һич тә аңламыйм.
- Әйберләрен китерегез, дип. майор янәшәсендә торучыга дәште. Тегесе шундук кулына телефон трубкасын алды.
Озак та үтмәде, минем старшинам белән ике матрос барлык мөлкәтемне каюта идәненә кертеп аудардылар.
— Башка әйберләре юкмы?—дип. майор старшинамнан сорады.
Барлык әйберләре шушында, урын-җирен китереп тормадык, аларын сорамадыгыз,— диде кыю гына.
Ярый алайса, барыгыз, башка сезнең кирәгегез юк. дип. аларга чыгарга кушты
Каютада без өчәү генә калдык. Мине тоткарлап торучылар диңгез капчыгымны чишеп, анда булган әйберләремне актара башладылар.
1 Хәрбиләрг> шәһәрдә вакытлыча йөреп кайту әчеп бирелә юрган рөхсәт билгесе.
Каюта бик кечкенә, һавасы бөркү, сулыш алуы вакыт үткән саен авырлаша. Моны капчык актарган майор беренче булып тойды бугай. Йөзенә, авыр эш башкарган кешенеке кебек, бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Бер генә кешелек тар каютада нибары ике генә иллюминатор бар. Аның берсе тышкы якка, диңгез култыгына икенчесе коридор ягына караган Җитмәсә алар ябылып, боргычлап куелганнар Ишек ябык. Өстәвенә пар торбасы идәне читеннән үтә. Мин бер генә адым читтә басып jорсам да, бик тә кайнар икәнлеген тоям. Кораб оперуполномоченные. һава җитмәвен сизеп, диңгез култыгына караган иллюминаторны ачарга кереште. Аны бу эшеннән майор шундук туктатты
Анысын ачма, коридор ягындагысын ачсаң дә җитә, тиде ул. бер кочак кулъязмамны диңгез чемоданымнан өстәлгә чыгарып куйды.
Кораб уполномоченные, кабаланып, коридорга караган иллюминаторны ачарга кереште
дәбият минем аерылгысыз юлдашыма әверелгән иде инде. Буш Ч. 9 вакытым булдисә. кулыма каләм алып кәгазьгә ябышам һич югында, көндәлек язарга керешәм. Бу минем каныма сеңгән. Шуннан ләззәт табам. Миңа моны хәрби хезмәткә китәр алдыннан Гадел Кутуй әйтеп калдырды. «Язучы буласың килсә, энем, көндәлек алып бар. киләчәктә алар сиңа кирәк булачаклар», дигән иде ул.
Менә хәзер гар каютада яг бәндәләр, еллар буена язып барган көндәлекләремне, кулъязмаларымны зур дикъкать белән актаралар, нәрсәдер эзлиләр Беләм, язмаларымда бернинди документ та яки хәрби серне ача торган, шуңа бәйләнешле нәрсәләрнең эзе дә юк. Кирәкмәгәнгә вакыт әрәм игәләр. Шулай да. минем йөрәгем әрни, ачуым килә. Талчыгып басып торганда, коридорга караган ачык иллюминаторга күзем гөште. Таныш диңгезченең башы күренә анда. Ул ку $.тәре белән миңа нәрсәдер әйтмәкче була. Аннары аның кулы күренде. Шундук ганыдым. Кораб пешекчесе икән. Кулында урталай киселгән ак икмәк, өстендә калын итеп ябылган ак май да бар Миңа суза бу. Тикшерүчеләр барлык игътибарларын өстәлдәге кулъязмаларыма биргәннәр Уйланып торырга вакыт юк. гиз генә бер атлап, миңа сузылган икмәкне алдым Коридордан чабып киткән аяк тавышлары гына ишетелеп калды Гикшерүчеләр шундук минем кулымдагы икмәкне күрен алдылар Майор шап игеп кулымдагы икмәккә ябышты.
Бирмим, мин кичке ашны ашамаган Миңа биргәннәр икән, димәк, ул минеке. Кеше өлешен алырга хакыгыз юк. дидем кыюланып
Шулвакыт икенче тикшерүче гиз генә ишекне ачын чыгын китте. Шундук әйләнеп гә керде Миңа икмәк бирүчене гөта а гмаган Ку целемнән сөенеп куйдым Тикшерүчеләр мине сленага терәп куйдылар Корал- фәлән бирмәделәр микән дип булса кирәк, өстемдәге киемнәремне баш- тан-аяк капшан гентеп алдылар. Шулай да. кулымдагы икмәкне тартып алып, аны икегә аерып, анда берәр нәрсә куелмаганмы икән дин. бармаклары белән төрткәләп карадылар Икмәк тчендә өч-дүрг калын гына акмай кисәгеннән башка бер нәрсә дә таба алмадылар
Кем тапшырды? Әйт. әйтмәсәң, үзеңә үпкәлә Барыбер әйтерсең, дин татарча әйтеп ташлады майор, тавышын күгәрә төшен (Аны га тар дип уйлаган идем, ялгышмаганмын икән.)
Йөзен күрми калдым, әйткән булыр илем, дидем, тыныч кына
Минем кулга алынуымны диңгезче дусларым белен алганнар. Чын күңелләреннән теләктәшлек белдереп соңгы бүләкләрен: икмәк белән май китергәннәр Пичәмә еллар бергә хезмәт игеп, тормышның ачысын- төчесен бергә кичерен, ерак походларда булдык, хәтәр операцияләрдә
катнаштык. Болар, әлбәттә эзсез генә калмагандыр. Крейсерда дусларым күп минем. Алар белән фикерләремне уртаклаштым, аралаштым, киңәшеп яшәдем...
Бер сүз дә ала алмауларына ачулары килеп, зәһәрләнеп миңа бераз карап тордылар да язмаларымның битләрен бер-бер артлы барлый башладылар. Майор кәгазьне катырак тартып бармагы белән «Кара шайтаннар» дип аталган зур күләмле повестемның бер битен яртылаш ертты. Минем бик тә ачуым килде. Түзмәдем:
— Нишлисез сез. ипләбрәк булмый мени.—дип әйтеп ташладым. Минем сүземә исе дә китмәстән майор:
— Язмаларың бүтән сиңа һичкайчан да кирәк булмаячак,— диде дә, кабат битләрне актарырга кереште. Язмаларымның берсендәге сүзләргә үтә игътибарын биргән майор,— табышын бүлешергә теләп булса кирәк, иптәшенә карап:
— Коллега, монда кара әле.—дип килбәтсез симез бармагы белән үзе укыган юлларга төртеп күрсәтте. Өстәлгә якын басып торганлыктан шунда мин дә күз салдым. «Хризантема чәчәгеннән дә гүзәл чәчәк юктыр, япон солдатыннан да батыр сугышчы булмас». - дигән юлларны күрдем. Менә нәрсәгә игътибар иткән икән ул. Бу җөмләне язучы Степановның «Порт-Артур» китабыннан күчереп алуым исемә төште. Япон самураеның нинди икәнлеген укучыма киңрәк аңлатып бирү өчен, үземә ошаган җөмләне алган идем. Әйдә, казынсыннар, мине барыбер моның белән генә гаепли алмаслар. Ватаныма сигез елга якын тугры хезмәт иттем, һәм. насыйп булса, калган гомеремә дә тап төшермәм...
Бик озак актарындылар алар. Көндәлекләремне җентекләп карап чыкты майор. Үзләре белән алып китәргә дипме, аларны өстәлнең бер чигенә өеп куйдылар. Капчыгымда башка әйберләр дә бар иде. Кечкенә күләмле «Моника» исемле язу машинкам майорны аеруча гаҗәпкә калдырды.
Ардылар, күрәсең, берсе сәгатенә карап алды. Аннары күкрәк кесәмнән партбилетымны тартып алмакчы булдылар. Мин:
— Сез бирмәдегез, алырга да хакыгыз юк.—дидем. Икесе дә җилкәләрен җыерып, бер-берсенә караштылар. Бераз киңәшеп тордылар да, мине политбүлек башлыгы Яков Гурьевич Почупайло яши торган каютага алып менеп киттеләр. Төнге уникеләр җитеп килә инде. Башта югары чинлы начальникны йокысыннан уятып, өлкән хуҗага керергә батырчылыклары җитми торды. Нишләргә? Мин партбилетны бирми торам. «Элек гаебемне ачып, җыелышта тикшерсеннәр, аннары алып китәрсез».—дип карышам.
— Иртәгәгә калдырыйк.—диде кораб вәкиле.
— Юк. тикшерүче көтә.— дип каршы төште майор.
Каютага кергәч, политбүлек башлыгы башта аңламый торды. Майор хәрби прокурорның мине кулга алырга санкциясе барлыгын әйткәч. Яков Гурьевич йомшак ягымлы тавышы белән:
— Билетыңны миңа бир. ачыклангач, үзеңә кайтарырмын.—диде.
Буйсынырга туры килде. Саубуллашып чыгып киттем. Яңадан кулъя-змаларым калган теге тар каютага төштек. Майор миңа җыенырга кушты. Кубрикка кайтып килим дисәм, кая ул. якын да җибәрмәделәр. Шинелем, бүрегемне дә старшинамнан китерттеләр. Язмаларымны җыеп бәйләделәр дә. аннары каютадан чыктык.
Корабта отбой булган, диңгезчеләр ял итә. Бары тик вахтада торучылар гына үз постларында. Минем дә бүген вахтага басасым бар иде. Көтелмәгән тоткарлык кулга алынуым, әлбәттә, хезмәттәшләремә дә уңайсызлык китерми калмагандыр...
Палубадан атлыйбыз, алдан майор бара, аның артыннан мин. сизәм, оперуполномочснныйның бер кулы кесәсендә, күрәсең ул пистолет тоткан. Моны мин борт буеннан үткәндә сиздем. Янәсе, суга сикермәгәем.
Корабтан төштек Беркадәр читтә бетонланган ярда җиңел кара машина тора иде. Шофер руленә башын куеп йокымсыраган. Без шнек ачуга, ул бик гиз уянды Шул кадәрле гомер безне көтеп, талчыгып беткән, күрәсең. Әйтергә генә ансат, минем чамам буенча дүрт-биш сәгать узгандыр Машинага кереп утыргач та, шофер хәтсез генә моторны кабыза алмый азапланды. Ниһаять, кузгалдык.
Ниндидер караңгы урамнарны үтеп, машина зур гына дүрт этажлы соры йорт алдына килеп туктады Бездән пропуск-фәлән сорап тор- мастан кертеп тә җибәрделәр. Паркет идәннән шактый атлагач, бер этаж өскә күтәрелдек Аннан яңадан түбәнгә төштек Тар коридорны үтеп, кечкенә тәрәзәле куе кызылга буялган тимер ишек янына җитеп туктадык. Шундук ишек ачылып, аннан дежур офицер килеп чыкты
Китердек!
Яхшы. Сезгә погоннар инде кирәк булмаячак.—диде каршылаучы офицер. Аларны тиз генә умырып йолкырга да кереште Бу эшен ул шундый тиз башкарды, мин сүз әйтергә дә өлгерә алмадым. Китерүчеләр аңа нидер әйтеп китеп тә бардылар. Офицер мине коридорга алып керде. Бик үк якты булмаса да, ул иркен иде Уң якта тагын берничә ишек күземә чалынды. Ходаем, коридор эчендә ничә бүлмә? Дежур офицер бер ишекне ачты.
- - Керегез!
Ирексездән ул күрсәткән бүлмәгә таба атладым Борылып сүз әйтергә дә өлгермәдем, ишекне ябып, бикләп тә куйдылар Камера икән бу Бер генә тәрәзәсе дә юк. Нибары ишек өстенә амбразура сыман уелып ясалган тишектән тонык кына яктылык төшә. Урындык та. өстәл дә. карават та юк Озынлыгы биш. киңлеге өч адым чамасы гына үзенең.
Гомеремдә беренче мәртәбә бик астына эләгүемә аптырап, берникадәр зиһенемне җыя алмый тордым.
Коридорда аяк тавышы гынды Күрәсең, дежур офицер ишек янындагы мин бая күргән өстәл янына барып утырган. Башымда бер генә уй ниндидер зур ялгышлык килеп чыккан, тикшерерләр дә, гафу үтенеп корабка кайтарып җибәрерләр. Анда иптәшләрем'
...Нинди гаебем бар соң? Хезмәтем крейсерда гына үтте. Озак елларга сузылган хәрби хезмәтем дәверендә, шәһәргә увольнением, барысын җыйсаң, бер ай чамасы чыкканмындыр. Сугыш башлангач, ялга чыгулар бөтенләй туктатылган иде. Ни өчен соң мине демобилизация алдыннан кулга алдылар? Йөрәгемне чәнчеп торган мең сораулы уйлар акылымны чуалтты Тар, һавасы бөркү, карашы камерада кулымны артка куеп арлы-бирле атлыйм да атлыйм
Коридорда аяк тавышлары ишетелде Шыгырдап камерам ишеге ачылып китте. Анда ике солдат иярткән офицер күренде
Әйдәгез, сорау алырга чакыралар, диде ул
Шул ук йортның мәрмәр баскычларыннан күтәрелеп, киң. якты коридорга килен чыктык. Ун якiагы зур тәрәзәләр урам якка карыйлар. Әле тышта караңгы икән. Шәһәрнең йокыда икәнлеген абайлап алдым Коридор бик озын, түшәмнең бер башыннан икенче очына кадәр ай сыман якты калпаклар асылган. Алардан төшкән яктылык күзләрне кисә, кайда икәнлегемне чамаларга, хәтта уйларга да комачаулый. Алдымнан штыклы винтовкасын тогын сакчы атлый, аның алдыннан офицер бара. Ә иң артта икенче солдат Офицер туктады Биек ак ишекне ачын башта үзе керде Аннары «Керегез», дип. мине чакырды
Алга таба уздым Идән уртасында баскан, уртадан калкурак буйлы, кара чәчле, ябык чырайлы нурсыз күзләре белән миңа сөзеп карап горган офицер киемнәрендәге берә\
Утырыгыз, дип миңа зур өстәл янына урын күрсәтте.
Исәнмесез, иптәш өлкән лейтенант, дидем дә аның белән аңлашырга фикерләремне туплый башладым
Миңа бүтән иптәш диясе булмагыз, сезнең иптәшләрегез Брянск урманнарында, аңлашылдымы?
һич тә аңламыйм, иптәш өлкән лейтенант.
Кабатлап әйтәм. мин сиңа иптәш түгел Гражданин өлкән лейтенант булам, аңлашылдымы?
Төшенә башладым, гражданин өлкән лейтенант...
Менә шулай, синең җинаять эшеңне тикшерергә билгеләнгән тикшерүче булам. Фамилиям Шумихин. Аңладыңмы?
Бераз төшенә башладым, ләкин бернәрсәне аңлап җиткермим әле?
— Нәрсәне?
Көнбатышта, шул исәптән партизанлыкта да йөрмәдем. Шулай булгач, сез әйткән Брянск урманнарында иптәшләрем юк минем...
Бөтенләй шыр тиле булып кыланма! Җитәр, эшкә керешик.
— Мин әзер, сорый башлагыз?
— Тартасыңмы? дип. өлкән лейтенант өстәлдә яткан «Казбек» папиросы тартмасын миңа таба этәреп куйды.
— Рәхмәт, тартмыйм.— дидем, аның тәкъдимен кире кагып.
Тынычлык хөкем сөрде. Тикшерүче өстәл тартмасыннан ак кәгазьләр чыгарды.
Йә. Бадыйкшанов, минем сорауларыма җавап биргәнче, үзең нәрсәләр беләсең, кемнәр белән аралаштың, ул кешеләр белән элемтәләрегез ничек башланды, ниләр эшләдең, барысын да тәртибе белән ашыкмыйча гына сөйли башла? Без ничек тизрәк аңлашсак, шулкадәр үзеңә дә җиңелрәк булыр. Йә. мин көтәм. башла!
Өлкән лейтенант Шумихин каләмен кулына алды, аны кара савытына тыгып күтәрде дә язарга ук хәзерләнде.
Аптырап калдым. Нәрсәдән башларга? Ниләр сөйләргә? Нәрсә, нинди ярамаган җинаять эшләп ташладым соң әле?! Башымны стенага таба бордым. Күзләрем сәгатькә төште. Төнге өченче ярты булып килә. Ике тәрәзәле зур бүлмәдә тикшерүче белән без икәү генә. Сакчылар коридорда. Моны мин күңелем белән тоям. Чөнки вакыт-вакыт итекләрнең паркет идәнгә бәрелүләрен ишеткәлим.
Йә. мине көттермә. Кабатлап әйтәм. сөйлә?
— Гафу итегез, аңламый торам, нәрсә сөйләргә?
— Белмисеңме?
— Бернәрсә дә белмим.
Тикшерүче кызып китеп, тавышын күтәребрәк кычкырды.
— Кызмагыз, гражданин өлкән лейтенант, мин Аллага шөкер, саңгырау түгел, шулай ук карак-угры да булмадым. Диңгезче мин. әйе. хәрби диңгезче! Япон самурайлары белән булган сугышта үземә йөкләнгән хәрби бурычымны намус белән үтәгән өчен медаль белән бүләкләнгән кеше булам.
Әле син. Бадыйкшанов. минем белән шулай сөйләшәсеңмени?
— Сез тавышыгызны күтәреп миңа җикерендегез!
Сөйләргә өйрәтәчәкмен әле мин сине. Синнән акыллырак кошчыкларны да сөйләргә мәҗбүр иткәнем бар!
Тикшерүче кызып китте, йөзе тагын да агара төште. Ул шунда кулын өстәл читенә куйды. Хәбәр итә торган кнопкасы бар күрәсең. Атылып бүлмәгә кораллы солдат килеп керле.
Камерасына озатыгыз!
Яңадан йортның аскы катындагы баягы камерага алып бардылар да шартлатып ябып куйдылар.
Нәрсә бу? Мин берни белмәгән хәлләр турында сөйләтмәкче булалар? Нинди җинаять эшләдем соң мин? Бары хәрби диңгезчеләр iурында гына, батырлыклары, намуслы хезмәтләре, сугышчан походлар, эчке дөньялары, мәхәббәтләре менә нәрсәләр турында яздым мин. «Кара шайтаннар» повестеннан башка, чистага күчерелгән унҗиде хикәям дә
бар. Аларнын берсен «Совет әдәбияты» журналына җибәргән идем Аны 1944 елгы бер санда басып та чыгардылар Иптәшләремә дә ошаган иде хикәям
Иөрәгсмнең әрнүен басар өчен, тикшерүче өлкән лейтенант Шумихин- ны вакытлы гына булса да онытып торырга телим Уйларга биреләм. Яшьлегемне, флотка киткәнче булган тормышымны күз алдына китерергә тырышып күзләремне йомам Бәхет кичергән матур еллар! Бик үк ерак та түгел әле алар. Кул гына сузасы ул елларга Менә шушы мизгелдә йолдыз булып атылып яшьлегемә кайтырмын сыман
Камерада озак уйланып йөрергә ирек бирмәделәр Янадан ишек ачылды.
Әйдәгез! диде дежур офицер.
Өлкән лейтенант Шумихин өстәл артында үз урынында удыра. Анын йөзе сүлпәнләнгән, күзләре тонык Миңа игътибар итмәгәндәй, ниндидер кәгазьләр актара Язмаларымны тикшергәндер, аңлый алмавына ачуы килгәндер инде. Каршысына килеп утырганчы башта стенадагы сәгатькә карап алдым. Иртәнге бишенче ярты икән Шулай булуга карамастан, йокым килми Тикшерүче арган, бик тә арган, ахры Йөзе көзге каен яфрагы төсле аның. Миндә нишләшер, бу кеше туберкулез белән интегә, дигән фикер туды Утырам, ул дәшми, әйтерсең, каршысында беркем дә юк Күп тартканлыгы беленеп тора Бүлмәдә тәмәке исе. югарыда куе төтен зәңгәрләнеп җәелгән, урыслар әйтмешли «балта эләрлек». Укшып алдым Шунда гына тикшерүче тонык күзләрен күтәрен миңа текәде.
Уйладыгызмы?
Нәрсәне?
Мин бит сине уйларга, тиешле нәтиҗәгә килергә җибәрдем, дип куйды ул. тавышын күтәрә төшен
Юк инде, иптәш... гафу итегез, гражданин өлкән лейтенант. Уйларлык. башымны ватарлык эшем булганын исемә төшерә алмыйм
— Алмыйсызмы?
Андый эшләрнең минем белән булганы юк!
— Бик астыртын кеше син!
Моны ничек дип аңларга инде?
Вакыты җиткәч аңлатырга да туры килмәгәе. .
Сүз көрәштереп горуның мәгънәсез икәнлеген аңлый башладым. Акрынлап үземнең КГБга килен капканымны сиздем
Тикшерүче өстәленең бер башында. «Казбек» папиросы белән янәшәдә генә, кечкенә хатын-кыз пистолеты яга. Мин аны килеп утыргач та күреп алган идем Яңадан күзем шунда төште Тикшерүче бик гә арган кыяфәт гә. күрәсең, мин камерада вакыт та ул башка тоткын белән шөгыльләнгән Аңар пистолет белән янагандыр, куркыткандыр, ә менә хәзер аның каршында мин утырам
Сүзләребез ябышмый Тикшерүче дә тавышын күгәреп бер сүз әйтми Тынлык хөкем сөрә. Тукта әле, Локман, пистолет синең өчен куелмады микән? Маҗаралы китаплар күп укыдым Куркыныч җинаятьчеләрне шулай өстәлгә патронсыз корал куен, үзләре игътибар итмәгәнгә сабышып. торып киткәлиләр Шулчак тоткын пистолетка ябыша. Тегенергә шул тына кирәк, кесәсендәге икенче корал белән һөҗүм итүчене атып үтерә. «Үзе ташланды», дип соңыннан үзен аклый Мондый алымнар безнең көннәрдә кулланыла микән? Юк. иптәш өлкән лейтенант, синең бу номерың барып чыкмас, дип әйтәсем килеп китте Тыелып калдым Сабырлыгымны миңа һич тә югалтырга ярамый Әле моннан биш-алты ай тына элек үзем белән булган бер вакыйга исемә төште
...Владивостокның хәрби портында инде күптәннән бирле хезмәт итүче С афар исемле таныш кешем бар минем Ул җәмәгате белән үзәк урамның кечкенә бер тыкрыгында, ике катлы йортның бер бүлмәсендә
яши. Флотка миннән берничә елга алданрак килгән. Еш кына очраша идек аның белән. Беркөнне эшеннән соң ул корабка килгән. Мине чакырып чыгардылар. Сафар мине сөендерерлек яңалык алып килгән. Миңа калын журнал суза бу. Карыйм — «Совет әдәбияты». Шатланырлык урын да бар шул. Журналда хикәям басылган. Бу очрашудан соң дуслыгыбыз тагын да ныграк кабынып китте. Менә шуларны искә төшереп, уйлар диңгезендә йөзгәндә, тикшерүче:
— Нишлибез, сөйлисеңме, юкмы?—дип куйды.
— Әллә чынлап та сез. гражданин өлкән лейтенант, мине җинаятьче итеп китергәннәренә ышандыгызмы?
— Безгә гаепсез кешеләрне китермиләр. Озак вакытлар артыгыздан күзәткәннәр, тәмам ышангач кына кулга алырга мәҗбүр булганнар.
— Алай икән...
— Кабатлап әйтәм, җинаять эшләрегезне ача башлагыз, югыйсә, тагын да начаррак булыр.
— Гаебем юк минем. Дөрес аңлагыз, гражданин өлкән лейтенант, борчылмагыз.— дидем кыюланып.
Тикшерүче нервалана. авызыннан папиросын төшерми.
Шулай кара-каршы тарткалашып утырабыз. Бервакыт аның түземлеге бетте. Җикеренә башлады. Ә мин салкын канлылык белән тыныч кына утырам. Кинәт өлкән лейтенант аягына басты. Башта әйтәсе сүзен әйтә алмый, миңа туп-туры күзләрен акайтып карап алды. Аннары зәһәр тавыш белән:
— Начар ысуллар белән сөйләтергә теләмим. Үзең сөйләп бирерсең дип өметләнгән идем. Син андый булып чыкмадың.
— Гражданин өлкән лейтенант, сез менә бу минутта, минем урында булсагыз, нишләр идегез?
— Сорауларны бу йортта мин бирәм.— дип, тагын да тавышын күтәрә төште тикшерүче.
Күрәм, ул соңгы сүзләренә аеруча басым ясап, миңа каш астыннан гына нурсыз акайган күзләрен текәгән. Сөйли башлар, дип өметләнә. Тизрәк минем белән эшен тәмамлап, хуҗалары кушканны җиренә җиткереп, миннән котыласы килә аның.
— Сораулар бирегез, бәлкем, чыннан да гаепләрем бардыр...
— Гыйффәтле кыз булып кыланма, бу сиңа бик тә кыйммәткә төшәчәк.
— Аңламыйм, һич кенә дә аңламыйм.
— Аңларсың. Сөйләргә теләмисеңме?!
— Телим дә бит, нәрсә сөйләргә кирәклеген белмим.
Тикшерүче миңа текәлеп карап алды да, иң кадерле нәрсәсен югалткандай, өстәл тартмасын тиз генә ачып, ниндидер кәгазьгә күз төшерде, аннары:
— Кабатлап әйтәм, дәшмәвең сиңа бернинди дә файда бирмәс. Тагын вакыт бирәм, уйла, барыбер сөйләтәчәкбез! —дип кулын өстәле астына сузып кнопкага басты.
Солдат килеп керде.
— Камерасына!..
Күп уйланудан башым тубал булган, йөрәгем әрни, берничек тә тынычлык таба алмыйм. Борчулы төнне үткәрсәм дә. йокы миннән качкан. Шулай стенага карап торганда, көтмәстән камера ишеге ачылды. Анда кулына алюмин кружка тоткан солдат күренде.
Килегез, иртәнге чәй китердем,—диде ул. Солдат кулыннан чәй, икмәк алдым да, аны камераның бер почмагына илтеп куйдым. Бер генә дә кабасым килми. Кичә төштән бирле авызыма ризык алганым юк. Ашыйсым килми. Кайнап торган диңгез тормышымнан аерып, ябып куюларына йөрәгем яна. Үземне һич кенә дә тынычландыра алмыйм. Тагын шыгырдап ишек ачылды. Офицерның колгадай буе күренде. Алы
шынганнар икән. Кичәгесе калын гәүдәле, урта буйлы лейтенант иде. Бусы тегенең капма-каршысы
Җыеныгыз, тикшерүчегә!
Өлкән лейтенант Шумихин үз урынында утыра иде Анын белән янәшә тәрәзәгә якын гына урта яшьләрдәге билгесез майор басып тора. Ул әледән-әле миңа карап ала. күрәм. өйрәнә бу мине Шумихин, бер сүз дә әйтмәстән. каядыр чыгып китте. Мина утырырга урын тәкъдим итмәүләренә ачуым килеп басып торам
Синмени әле ул. җинаять эшләреңне сөйләргә теләмәүче, тик-шерүчебезне җәфалаучы диңгезче?
Нәрсә сөйлим, сөйләрлек җинаять эшләрем юк минем.
Алай ярамый, бездә кешеләр белән гадел эш итәләр Никадәрле тартышсаң, шулкадәр үзеңә явызлык кына өстисең.
Дәшмим Күрәсең бу юлы икәүләп сөйләтергә уйлаганнар Башта дивардагы сәгатькә карап аллым: тугызынчы яртылар чамасы. Тышкы тәрәзәгә күз салдым. Көн болытлы Язгы һава форточкадан бүлмәгә керә. Мартның унбере генә бит әле. Шулай да тыштагы җылылыкны күңелем тойды Майор мина билгеләнгән тикшерүченең башлыгы булырга охшый Ул арада өлкән лейтенант Шумихин керде Башта минем әле һаман басып торуыма игътибар итте. Аннары, утырырга рөхсәт бирде. Үзе дә урынына барып утырды, алдына кәгазь чыгарып куеп ручкасын карага төртеп, язарга әзерләнде.
Йә, сөйли башла?
Нәрсәдән башларга?
Тикшерүче минем җавабымнан зәһәрләнеп
Сөйләрсең! диде дә. кнопкага басты. Солдат килеп керде.
- Алып чыгып китегез!
әрсә генә уйласам да. очына чыга алмыйм. Яңадан портта эшләгән Сафар күз алдыма килә Анын демобилизацияләнсп киткәненә алты айдан артык вакыт үтте. Соңгы очрашуыбыз искә төште. Шулай бервакьп, аның бүлмәсендә икәү генә утырабыз. Җәмәгате белән кызы каядыр чьпып киттеләр. Өстәлдә ризык мул. Башта берәр рюмка спирт эчеп алдык. Ашау-эчү яклары әйбәт булгач, мин исермәдем Сафар мине сыйлый да сыйлый Сөйләшеп сүзләребез бетми. Ул әңгәмәне күбрәк Татарстанга, тиздән минем өйгә кайтып китүемә бора Күп калмагандыр инде. — дидем.
Син аңлан бетермисен, хезмәтеңнең кайчан бетәсе билгесез. Көньяк һәм Төньяк Кореяда тынычлык урнаштырылмыйча, сезнең буынны тиз генә кайтармаячаклар, ди Сафар
Бу сүзләрен ул йомшабрак киткән вакытымны туры китереп әйтте Шулвакыт, игътибарымны юнәлтеп, тәрәзә янындагы язу өстәленең астагы шүрлеген ачты. Анын ымлавын аңлап мин дә утырган урындыгымнан күтәрелеп янына килеп бастым. Ни күрим өстәлнең шүрлеге эчендә пистолет, патроннар, өр-яңа тутырылмаган хәрби билетлар ята.
Нишләп бу нәрсәләр синдә, дип сорадым аңардан Ул болай да зур авызын ача төшен елмайды да:
Портта тентү вакытында берәүдән килеп чыкты Аларны ортан- нарга тапшырасым бар әле. күрсәтүемнең максаты сиңа кирәк булмасмы диюем иде. Телисен икән ал. пистолетын да, хәрби билетны да. Дүрт ятың кыйбла, китәсең дә барасың
Әллә мине ахмак дип белдеңме’ дидем аңарга Ул
Мин болай гына, җүри әйттем. Иртәгә үк тапшырам үзләрен.
дип куйды Сафар, өстәле тартмасын ябып
И
Хәтсез вакыт үткәрдем мин аның квартирасында Менә хәзер, шул соңгы күрешүебез күз алдыма килгәч, башыма да төрле-төрле уйлар килә башлады Миңа беренче тозакның салынуы Сафар белән шул соңгы очрашуыбыздан башланмады микән? Нигә әле миңа бу хакта органнарга әйтми калырга булган?
Уйларга вакытым күп. Акрынлап искә төшерәм. Кайда нинди ялгышлык җибәрүемнең очына чыгарга тырышам...
Хәрби хезмәтемнең беренче елында миңа ниндидер журналда инглиз матросының язмаларын укырга туры килде. Ун ел хезмәт и гә ул диңгездә. Дөньяның бик күп материкларын, атауларын күрә. Офицерлар белән дорфа сөйләшкәне, хәрби тормыш тәртипләрен бозганы өчен флотган сәяси яктан гаепләнеп куылуы турында язылган иде ул журналда. Мин дә аның кебек яшьлек елларымны флотка бирдем. Гомеремнең бер өлешен аңа багышладым Кайтыр вакытым җиткәч кенә, ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыгып, көтмәстән кулга алындым...
Шулай миңгерәүләнеп утырганда, камера ишеге ачылды, яшь кенә бер диңгезче килеп керде. Ишек ябылгач, башта ул ишек төбендә басып торды. Ярым караңгы камераның бар ягына да күзен йөртеп чыкты. Аннары
— Биредә кеше бар икән әле. дип куйды.
— Әйе, күгәрченкәй, кайсы яклардан очып килдең?
Әле генә флот экипажыннан китерделәр.
Мин хәрби корабтан, монда икенче тәүлегем Иптәш булырсың, якынрак кил?
Яшь диңгезче белән танышуыбыз әнә шулай башланды.
Яшь матросның күңеле бик тә төшенке. Ябылуына ышанып бетә алмый. Егетнең хәрби диңгез флотына килүенә нибары алтынчы гына ай икән әле. Уку отрядына эләкмәгән, эшче командага билгеләгәннәр. Үзе Себердән Кичләрен экипажның койма тактасын шудырып шәһәргә чыккалаган. Шунда япь-яшь кенә бер кыз белән танышкан. Бер-берсен яратышып та өлгергәннәр.
— Фәрештә диярсең ул кызны. Зур зәңгәр күзләр, нечкә сын. биленә җиткән куе калын чәчләр, төз аяклар —Егет дәртләнеп сөйли, ә минем үз кайгым, тыңламыйм Аның сөйләгәннәре бер колагыма керә, икенчесеннән чыга бара. Ярый сөйләсен, кайгысы беразга гына булса да онытыл ы п торыр...
Төшке аш керттеләр. Солдат кулыннан ризыкларны алып цемент идәнгә куйдык Икәү булгач, күңеллерәк булып китте. Яшь матрос ашый да башлады. Аңа карап минем дә ашыйсым килде.
Марусям мине эзли микән?—дип куйды ул.
— Булмас, башка диңгезче белән танышып та өлгергәндер...
— Моның алай булуы мөмкин түгел!
Ышанма син кызларга, хәзерге заманда Ромео белән Джульетта мәхәббәте юк ул...
— Син миңа караганда өлкәнрәк булсаң да. минем кебек кызлар сөя белмисең икән?
— Бәлки шулайдыр да.
Ә менә мин сөя белдем. Маруся да өзелеп ярага башлады.
Ничек таныштыгыз соң аның белән?
— Алгып Мөгез култыгы буенда, медуза тоткан чакны.
Аның сөйләве миңа ошап китте. Үзем дә сизмәстән бирелеп тыңлый башладым егетне Кайгыларымны онытып торыйм, йөрәгемнең әрнүе басылмасмы Икебез дә борчуларыбызны беразга гына булса да мәхәббәт маҗаралары белән сүндерик...
Нечкә тал чыбыгы белән су хәшәрәтен ярга чыгарып азаплана идем Кулы белән судан медузаны чыгарып, алдыма ук китереп тә куйды. Шундый батыр, тапкыр кыз булып чыкты ул. Исем-акылым китте
Шуннан, шуннан?
Маруся белән кинога бардык. Ул безнен Себер кызлары кебек эре сөякле гүгел. сөйкемле, күңелемә хуш килгән гүзәлне беренче тапкыр очратуым Башыма төшкән бәлагә дә анын аркасында юлыктым
Ачыклап сөйлә, юньләп белмәгән кыз өчен башыңны балта астына кую ярыймыни?
— Иң биек кыядан диңгезгә сикереп гөшәргә әзер мин анын өчен. Ничек инде ул алай?
— Менә болай. Экипажда төшке аштан сон. Маруся белән вәгъ-дәләшкәнчә. койма тактасын шудырып очрашуга чыгып киттем. Көткән ул мине Диңгез буе бакчасында озак кына йөрдек. Аерылышып флот экипажына кайтсам. кичке аш беткән. Ә минем эчтә бүреләр улый. Нишләргә? Экипажда ларек бар безнен. Шунда бардым Төреп алырга кәгазь юк. Тизрәк ка тармага кереп, аны-моны уйламастан, бер тумбочка янына килеп, стенадан күземә чалынган плакатны умырып алдым да. янадан ларекка чаптым Печенье, повидло кебек кирәк нәрсәләр алдым да казармага кайтып ашадым. Ротабызда берәү дә юк иде Ишек янында торган кизү генә кем беләкдер телефоннан сөйләшә Егетләр экипаж клубына кинога киткәннәр Караватыма сузылып яттым, хыялга бирелдем. Маруся белән бергә булган минутларны күз алдыма китереп, рәхәт-лек тойгылары кичерәм. Татлы йокыга гына киткән идем, кичке барлауга команда булды. Егетләр дәррәү кубып казарма уртасына тезелә дә башладылар Мин дә алардан калышмыйм, торып басгым да үз урынымны алырга ашыктым
— Күптән гүгел генә гадәттән тыш вакыйга булган ротабызда, дип игълан итте старшина, вольно командасы бирелүгә
— Нәрсә булды икән'’ диештек без. гаҗәпкә калып
— Рота кинода вакытта, минем тумбочкам өстендә эленеп торган иптәш Сталин портретын кемдер явызларча ертып ташлаган. Моның эзенә төшмичә отбой булмаячак. тип зәһәрләнеп сүзләрен чәчте ул
Рота политругы аның янына баскан, әледән-әле казарма уртасында тезелгән егетләргә сөзеп кенә карап ала Мин үземнең гаепле икәнлегемне әйтә алмый торам. Рота кизүе минем фамилиямне шундук старшинага әйтеп тә өлгерде Ә тегесе, җәһәт кенә караватым янына барып тумбочкамны ачгы да. аннан повидло төрелгән портретны гартып та чыгарды.
Отбой булуга, мине ашыгычлык белән рота кызыл почмагына, аннары моңарчы бер дә аяк басмаган экипаж политбүлек начальнигына алып киттеләр Нигә иптәш Сга.типны мыскыл итеп повидло төрдең, дип бәйләнәләр
-- Бәйләнерләр шул. Минем дә эш синеке шикеллерәк булырга охшый. кемдер өс темнәп язын биргән, күңелем шулайрак сизә, дидем яшь диңгезчет ә
Ризасызлык була инде ул. Экипажда эшче командада калдыруларына борчылып, кемнәрнедер сүккән идем Флотка мин эшче булырмын дип килмәдем, ә сугыш корабына, диңгезләр гизәргә, кызыл флотчы булырт а килдем
Яшь матрос, сөйләвеннән туктап нәрсәдер уйлап торды, аннары яңадан бәйнә-бәйнә Марусясы бе тән булган мәхәббәте турындагы хикәятен дәвам иттерде Аны тыңлап, үзем дә беренче тапкыр таптыйк булуымны искә төшердем. Зәй кызы иде ул А тай ук сөя а тдым микән мин? Сигез елдан артык вакыт үтеп тә киткән «Син кайтканчы мин олыгаермын, япь-яшь кызлар үсеп киләләр, күзен шу тарның берсенә төшсә, мин нишләрмен», дип язган хаты әле тә саклана миндә анын
Мәхәббәтемнең чынлыт ын аңларсың әле сип. тиде яшь моряк Маруся мине табарга тиеш. Күңелем белән гөям
Шулвакыт тимер ишек ачылды Сакчы солдатның кулында хатын-кыз сумкасы бар иде
— Әйттем бит,—әнә ул сумка минем Марусямныкы. диде дә егет ишеккә таба атлады. Ишек шундук ябылды да. Яшь диңгезче, авыр сумканы тотып минем яныма килде. Гаҗәпләнүемнең чиге булмады.
• Сөйләвенең дөреслеккә чыгуы башымны әйләндереп җибәрде. Матроска мин сокланып, кызыгып карап алдым.
— Табасына ышанган идем. Бу әле башы гына. Тозактан коткаручы да Марусям булыр әле. Күр дә тор...
Ул шунда сумкасының бер читенә торба итеп куелган гәзитне алып идәнгә җәеп куйды, бер-бер артлы күчтәнәчләрен тезеп куярга кереште. Ул гүя тоткынлыкта түгел, ә күңелле очрашуда иде.
Диңгезчеләр кыстамыйлар. Бер-берең өчен үләрдәй булып яшисең диңгездә. Яшь матрос әлегә диңгездә булмаган, хезмәте яңа гына башланган. Мин тозлы диңгез суында башым белән мең мәртәбәләр чумып чыккан булганлыктан, аның тәкъдимен кабул итеп, бабам кебек аякларымны бөкләп утырдым. Ләкин бер генә ризыгын да ашарга булдыра алмадым. Тамагымнан үтмәде.
— Бөтдн кешедә дә синеке кебек хыялый мәхәббәт булмый инде ул,—дип куйдым.
— Нишләп хыялый булсын. Күрәсең бит. һәммәсе дә үз урынында.
Яшь матросның исеме Игорь иде. Үзе белән бик дуслашып киттек. Кайда тууын, ничек үсүен, хәрби флотка килүен сөйләп алды. Үз нәүбәтемдә мин дә аңа тормышымның кайбер якларын ача башладым. Игорь миңа сокланып, игътибар белән карый. Диңгез тормышы аны бик тә кызыксындырды. Ике көннең ничек тиз үткәне дә тоелмады. Гүя. мин монда, бу подвалга командировкага гына килгәнмен дә яшь матрос белән сөйләшеп, аерылышыр алдыннан поезд көтәбез. Ә поездыбыз һаман килми дә килми генә...
Ял көне булгангамы, безне чакырып борчымадылар. Билгесезлек җанны кимерә Ярый әле янымда Игорь бар. Аның белән аз булса да җиңелрәк. Ул тиздән коткарылачагына бик ышана. Ике сүзенең берсендә:
— Мәхәббәтем мине монда кертте, моннан йолкып та алачак, ди Күрәсе иде аның Марусясын. Шулай ук бик тә гүзәл, ут кыз микәнни? Егет арыды, йоклап китте. Аңа ияреп мин дә шинелемә төренеп ятып карыйм — кая ул, йокы алмый. Башымда уянган меңнәрчә вакыйгаларның барысын да күз алдыма китерергә тырышам...
Майланмаган арба кебек шыгырдап ишек ачылуга сикереп тордым.
Түр идәнгә җәйгән шинелемә барып утырырга өлгермәдем, яңадан камера ишеге ачылды.
— Киен, төрмәгә китәсең, диде дежур офицер. Айга якын сузылган сорау алулардан, дөресрәге тинтерәтүләрдән соң тәүге мәртәбә ачык һавага алып чыктылар. Тышта апрель. Әнә. түбә кыегыннан тамган суда чыпчыклар коена. Алар ирекле. Нигә миндә дә кош җаны түгел, Татарстаныма очып кайтыр идем. Булмый шул. Дүрт ягымда таш дивар...
Киң тимер капка янында торган ябык машина янына китереп бастыр-дылар.
Бар. кереп урнаш,— диде сакчы ишек ачып Могҗиза! Фургон эчендә кеше кысылып кына сыярлык тар карцерлар Алар машинаның бер ягында дүртәү, икенче ягында тагын шулай ук. Барлыгы сигезәү икән. Кереп утыруым булды, янәшәдәге карцердан кемдер шакып та алды. Әһә, мин ялгыз түгел, димәк. Җавап бирмәдем. Камераның өске өлешендә тәрәзә сыман тар гына уелма бар. Ул да тимер челтәр белән капланган. Менә нинди кадерле кош икәнмен мин Янәсе, очып китмәгәем Кайчандыр машина белән хуҗасыз этләр җыеп йөргәннәрен күргәнем бар иде. Аермасы шунда: фургоны тәбәнәк аларның. Ә бу машинада карцерлар эшләп куйганнар. Безнең өчен, кешеләр өчен. Биеклеккә дә хәйран гына. Рәхмәт инде, ярый әле эттән аера беләләр. Эт җыючы фургонга тутырсалар. нишләр идең. Хәер, эттән кайсы ягыбыз белән аерылабыз соң без?..
Машина озакламый кузгалып та китте.
Кейгене кеше иткән дә. гүргә керткән дә тел. дигән сүзне ишеткәнем бар. Гаделсезлекне күрсәм, яки берәрсе ярамаган сүз әйтсә, усаллана торган идем Менә хәзер фургонда, анын эчендәге кечкенә тар карцерда кысылып борылырга куркып утырам. Сикәлтәле юллардан машина мине төрмәгә алып бара Курку дигән нәрсәнен мәгънәсен аңламый башладым. Кире алып кайтмый торган юлга чыктым! Тикшерүченең тонык күзләре, ак чырае күз алдыма килә. Ул мине һаман озата бара сыман. Җелегемә үтте, имансыз жан! Шөкер, жебеп төшмәдем. Алда ни күрәселәремне бер Ходай белә, сабырлыклар бирсен..
Машина каядыр килен туктады. Мин иң соңгысы булып жиргә төштем. Алгы кеше булганбыз икән Безне кызыл кирпечтән салынган зур йортларның берсенә таба алып киттеләр Кергәч, стенага йөз белән карагын бастырдылар Аннары төрмә надзирателе кемне кая кирәк шунда алып китә башлады Мине беренче каттагы төрмә карцерына керпеләр. Киңлеге ике метрдан да артмас, озынлыгы дүрт Meip чамасы үзенең. Сул ягында таш караваты, түшәмендә челтәрле калфак белән капланган тонык утлы электр лампасы да бар Түр стенаның түшәм белән гот ашкан җирендә беркайчан да юылмаган тимер рәшәткәле тәрәзә күренә Стеналары бөрчек-бөрчек күпереп торган известь кыйпы.тчыкла- ры белән чуарланган. Ишек янында бәдрәф урынына лакан Менә шушы тар салкын камерада миңа җиде көн. җиде гөн яшәргә туры киләчәк. Таш караватта урын-җир дигән нәрсәнен әсәре дә юк. Матроска уйлар диңгезендә йөзеп яшәргә ярамаган тагып. Шинелем белән бүрегемне үземдә калдырулары әйбәт булды. Болай булгач түзәрмен, түзмичә кая барасың
Күзләрем таш канчыкны капшый Түшәмнән сибелгән тонык яктылыкта, билгеле, әллә ни күреп булмый. Шулай да текәлеп карый торгач, юеш стенаның бер урынында ниндидер язу сыман сырларга күзем төште. «Смерть» дигәнен уку бәхетенә ирештем Ә икенчесен һич кенә дә булдыра алмадым. Ботинкамны салып таш стенага кунган известь кыйпыл- чыкларыннан арындырганнан соң гына бер хәрефен таныдым К хәрефеннән башланган сүз иде Ничек кенә зиһенемне җиксәм дә башка хәрефләрен ачыклый алмадым
Төрмә тормышының карцердан башлануы миңа яхшылык вәгъдә итми иде. Тышта апрель җиле исә Тәрәзәчекнең бер өлгесе ватылып төшкән җиреннән кергән саф һава агымының электр лампасы калпагындагы пәрәвез челтәрен тибрәтүеннән сиздем мин аны Күңелем белән тоям, җылы җил ул. Караватка басып, тышка карыйсым килде. Өскә үрелдем. Шулвакыт ишек кактылар һәм аның уртасындагы кечкенә тәрәзәчегеннән адәм йөзе күренде;
Төш аннан тизрәк! диде ул.
Цемент идәнгә сикереп төшкәч:
Әллә тышка да күз салырга ярамыймы? дип әйтергә өлгермәдем;
Яңадан тәрәзәгә үрелсәң, тагын да начаррак камерага күчерәм. дип. надзиратель мине кисәтеп тәрәзәчеген каты итеп япты
Вакыт бик әкрен үтте. Аякларым туна башлады. Дымлы камера идәне сап-салкын. почмакларында балык кылчыгы төсле вак бозлар, йөреп тормасаң туңа башлыйсың.
Икенче бүлек
смер чакта бик тиз үсәсе, өлкәннәр арасына керәсе килә Авыл мәктәбен тәмамлаганда нинди генә хыяллар килми егет башына' Өйрәнгән-укыган фәннәрнең нигезенә төшәсең, алай гынамы соң. шул фән буенча зур белгеч булып китәсең килә һәр мизгелең хыял белән
Ү
үтә. Мәктәптә укыган чагымда «Яшь ленинчы» газетасына язышып, үзара кайнар бәхәсләргә кереп, дәртләнеп яшәдем. Яраткан газетабызның актив хәбәрчеләрен, шагыйрьләрен, хикәячеләрен үзләрен күрмәсәм дә. исемнәре күз алдымда тора. Менә алар: Әгъзәм Камал. Җәвад Тәрҗсманов, Габдулла Галиев. Гарәфи Хәсәнов. тагын, тагын, бик күпләр күз алдымнан үтәләр. Хәтер дигәнең бик нечкә, садә, күкләрдә йөртә, йөрәкне телә, шуңа да кеше җанының үзәгедер инде ул. Менә шуларны тояр, аңлар өчен яши дә инде адәм баласы дөньяда.
Хәтер... Кил. кил син миңа. Бүген бар нәрсәдән дә кадерлерәк син миңа. Салкын камераның бөрештерерлек газабын җиңешергә кил Кайда нинди ялгышлык җибәрүемне аңларга ярдәм ит. Яшәү өчен көрәштә үземнең хаклы булуымны исбат итешергә кил!
Уйларым һаман саен яшьлек елларыма алып китә. Яшь каләм тиб-рәтүчеләрдән Шәрәф Мөдәррис күз алдыма килеп басты. Аның белән 1935 елның сентябрь башында очраштым. Шул көннән башлап флотка алынганчы аралашып яшәдем. Казан педагогия институтының Зур Кызыл урамында кайчандыр монастырь булган йортта тулай торак иде Без яшьләр, ял көннәрендә шунда җыелабыз. Әллә кайдан күренеп торган гөмбәзендә - клуб итеп җиһазландырылган зал. ул көнне яшь шагыйрьләр, һәвәскәр артистлар җыелган идс. Шунда дустым Шәрәф Мөдәррис «Самурай Сәйдүн» дигән шигырен сөйләде Янәшәдә студент дусларым: Бәян Гыйззәт. Габдулла Галиев. Шәрәф Әхмәдуллин. Хасан күле буендагы Ерак Көнчыгыш вакыйгаларына багышланган иде Шәрәфнең бу шигыре. Сөйләп бетерүенә, залны көчле алкышлар күмде. Шул күңелле кичәдән соң өч-дүрт көн үткәч. Шәрәф минем фатирыма килде. Ул борчулы. сөмсере коелган, үзе берөзлексез як-ягына карый. Нәрсәдәндер шикләнә сыман. Янәсе, квартирамда башка кеше күренмиме?
Комсомол өлкә комитетында эшләүче, мина туган тиешле Галим абый Мөхәммәтҗанов кулга алынган. Тирәмдәге иптәшләр кырын карый башладылар. Нишләргә дә белмим...
Шәрәфнең сүзләре шиккә салды. Мин яшәгән йорттан Татарстан авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Шәмсетдиновтты НКВД кешеләренең төнлә алып киткәннәре күз алдыма килә. Ә Шәрәф дустым усал телле, үз сүзен шундук әйтеп бирә. Аның бу ягын күптәннән белсәм дә. туганы өчен генә борчылмый торгандыр, тагын да берәр нәрсә борчый булыр.— дип уйлап:
— Абыең жәл, шулай да түземле бул. бәлки аны аклап чыгарырлар,— дигән идем шул вакытта аңар.
Торагыбыздагы тумбочкам өстендә язылып бетмәгән бер шигырем онытылып калган, шуны кайсыдыр кабахәте комсомол бюросына тапшырган, үземне чакырдылар, әле шуннан туры киләм.— дигән иде ул. Нинди шигырь икәнлеген сораганым исемә төште. Венгр шагыйре Шандор Петефидән тәрҗемәм дигәне күз алдыма килде. Җүләр син. шыр җүләр. дустым. Әнә Лермонтовның «Шагыйрь үлеменә» дигән шигырендә патшаларга каршы нинди генә юлларны укымадык. Тәрҗемәң басылмаган да бит әле. шуның өчен борчылып йөрисенме?
- Менә син аларга. шигырь безнең заманга карамый..- дип исбат ит —Җитди сөйләшүдән соң. кырт кисеп укуын ташлап китәргә уйлавын әйтте ул. Чигенә торган егетләрдән түгел иде. Бәлки, аның вакытлыча китеп торуы урынлы да булгандыр.
Дустым Шәрәф мин флотка китәсе елны яңадан Казанга кайтты, укуын дәвам иттерде. Беренче китабы чыкты. «Үскәндә» дигән исеме күңелемә сеңеп калган Шәрәф мине флотка озатты Озакламый Ерак Көнчыгышка аның хатлары килә башлады. Хат саен шигырь. Үзе миңа хикәяләр язып торырга киңәш бирә. Язам, сызам, диңгез тормышыннан иҗат иткәннәрен кат-кат эшләп, диңгезче капчыгыма җыям Исән-сау
туган якларыма кайтсам, китап итеп бастырып чыгарырга өметләнәм. Менә хәзер бу газаплы минутларда шагыйрь дустымның мина багышланган шигъри юллары исемә төшеп китте.
Монсу булма, туган, күрешербез. Вакыт житми — жиртә аумасак. Жәйг с гөлләр белән күмелербез. Язгы ташкын белән акмасак
Ватан сугышы башланыр алдыннан җибәргән иде миңа бу шигырен. Ул минем өчен җыр! Менә таш капчыкта көйләп йөрим аны Кем дә булса, күрсә иде минем хыял дөньясына чумып, рухымны төшермичә дәртләнеп җырлап йөрүемне!
Тавышымны күтәребрәк җибәргәнмен, күрәсең. Камера ишегенең кечкенә тәрәзәчеге ачылып китте.
Төрмә йоклый, ә син җырлыйсын, яп ипи шүрлегеңне! дип каты итеп кисәтте надзиратель. Ирексездән туктарга туры килде. Шундый маг ур истәлекле хәтирәләр биләгән иде күңелемне. Шундук барысы да чәлпәрәмә килеп бетте.
Сугыш Iа булдым, «язгы i ашкын белән акмадым». Әмма юлыма капкын куйганнар Мин шуның корбаны хәзер. Рәхимсез капкан тешләрен ача алырмынмы? Монысы инде, рухымның ныклыгына бәйле Табышмагымның иң мөһиме менә шул Игорь дигән яшь диңгезченең эше ничек тәмамланды икән? Коткарырга т иешләр аны. япь-яшь кешенең киләчәген җимермәсләр Дустым Шәрәф бу минуIларда кайларда йөри икән? Минем тозакка килеп капканымны сизә микән? Ул хатларын гел шигырь белән тәмамлый иде.
Көчле җилдә океан чайкалса да, Гадел иптәш, зинһар, тибрәнмә. Күрешкәнче сакал-мыек чалланса да, Без мәңге дус. һичбер шикләнмә!
Кадерле дустым, әйтелгән җылы сүзләрең йөрәгемдә күзләрем йомылганчы сакланыр! Мин аларны менә хәзер дә кабатлыйм әле. Күпме генә хатларыңны көтеп алып укымадым. Миңа җибәргән кочак-кочак «Фронт хакыйкате», «Суворовча кысу» дип аталган үзең чыгарышкан газеталарны Тын океан крейсерында үзем белән хезмәт иткән диңгезче татар яшьләре белән бергәләп укыдык Шул газетада басылган «Тупчы Ваһап» дип аталган поэмаң дастан ул. Минем өчен дастан! Салкын карцерда хәтер йомгагымны сүгәм. Көндәлек дәфгәрләремә язылганнарны күңелдән кабатлыйм. 1941 ел. Владивосток шәһәре Без. яшь диңгезчеләр, флот экипажында яшибез. Сугыш башлангач, шулай беркөнне, безне ерак атаулардан эвакуацияләнүче командирларның гаиләләрен портка килеп туктаган океан пароходларыннан каршы алырга алып бардылар Сахалин. Николаевск. Куриль якларыннан кайтучыларны дәүләт вәкилләре Себеркең ерак шәһәрләренә оешкан рәвештә озатырга килделәр. Без. яшь диңгезчеләр, китүчеләрнең мал-мөлкәтләрен пароходлардан тимер юл вагоннарына төядек. Күрәсең. Япония белән иртәме-соңмы бәрелеш көтелә. Японнар инде күптәннән безнең чикләребезгә хәрби көчләрен гуңлыйлар Алар Хасан. Халхин-гол сабакларын онытканнар
Искә гөшерәм: безне шул көннән башлап коры җир сугышларына да өйрә г ә ба п глады лар
Көнбатышта безнең кебек егетләр немец фашистлары белән сугыша. Шулай бервакыт сикәлтәле юлдан хәтсез баргач, Уссури тайгасына килеп кердек Тау елгасы янында туктадык. Безнең полигон шушында икән. Агу күнегүләре үтә башладык.
Буш арада якын-тирәдәге куаклардан кура җиләге, кызыл карлыган җыеп ашадык. Аннан соң парашюттан төшкән «десант»ны каршылау
башланды. Үрмәләп барып, «күкгән төшкән дошман»ны камап алдык. «Ура» кычкырып, аңа ташландык Өйрәнүләребезгә яхшы бәя бирделәр.
Төшке аш вакытында Казан егете, дустым Миргали Монасыйпов белән кәрзин үреп, елгада балык тоттык. Сай гына суда ярыйсы гына зур балыклар йөзә Тик аларны тотучылар гына юк. Уссури крае миңа бик ошый, суы тәмле, табигате матур. Туган авылым Әлмәткә. ямьле Зәй буена кайткандай булдым.
Кичкә таба яңгыр сибәләп китте Минем тормышымда бернинди дә үзгәреш юк әле. Төштән соң докка бардык. Ремонтны тәмамлап киләләр. Кораб палубасында Миргали белән очраштык.
Инструментальныйда Фәһимәне күрдем. Аның күзләрендә сөйкемле караш сизелә. Кем белә, бәлки ялгыша да торганмындыр. Кызның күңеле күтәренке. Бүгенге көнгә кадәр аның егете бармы, юкмы икәнен дә әйткәне юк. Иптәшләр күрмәгән арада гына аның яныннан үтеп китмәкче идем дә, Миргали сизде.
Төшкә кадәр киемнәребезнең пөхтәлеген тикшерделәр. Аннары мин сәгать бишләргә кадәр ял иттем. Тревогалар еш булганлыктан, болай рәхәтләнеп йоклау безгә бик аз эләгә. Сугышчан һәм политик белемне «отлично»га үзләштерүчеләрне бүген паркка алып баралар. Анда «Пограничниклар» исемле спектакль күрсәтәчәкләр. Бөтен уй, фикер театр карауда түгел, «кара күз»не күрергә өметләнүдә. Паркта кызны очратсам иде
Сәгать алтылар тирәсендә строй белән шунда юнәлдек. «Альбатрос» җыры бик матур яңгырый Җырлаган саен күкрәк киңәя, күңел күтәрелә бара Паркка да килеп җиттек. Безгә таралырга команда булды. Прожектор белән яктыртылган түгәрәкне үткәндә Фәһимәне күрдем. Аның янына ашыктым. Ни күрим, кыз янына бер матрос килеп баскан. Күрәсең, кызның танышы булырга тиеш. Нишләргә? Матроска да комачауларга ярамый, сабыр итим. Тизрәк агачлар арасына шылдым. Егег кызны үзенә карата ала икән, анысы аның үз булдыклылыгы. Фәһимә бүген кара костюмнан. Менә «кара күз» мине күреп алды. Матросны калдырып, яныма килде. Мине котеп торган икән. Без аның белән бик озак сөйләшеп йөрдек.
Тагын бер якташым бар Аның исеме Моталлап, фамилиясе Хөсәе- нов. Ул ла безнен яктан. Әлмәт районы Бишмунча авылыннан. Ул бүген минем янымда булып китте. Күзләремә туп-туры карап:
— Беләсеңме. Локман, диде.
- Бернәрсә дә белмим.
— Син оныт Фәһимәне...
— Ни өчен?
— Соңыннан үзең аңларсың.
Якташымның болай сөйләшүе бик сәер тоелды. Башта аптырап калдым. Күрәсең, ул Фәһимә белән миннән алданрак танышып өлгергән...
Кич кубрикта дневальный булып тордым. Нарядка китүчеләр таралгач, өлкән лейтенант Афзал Низаметдинов килеп керле. Устав буенча аңа рапорт бирдем. Ул бүлмәне тикшерә башлады. Бер тумбочканы ачты, анда тәртипсез аунап яткан кәгазь кисәкләренә күрсәтеп:
— Бу чүп нишләп монда?—диде.
Мин җавап бирмәдем. Бер читтә сөялеп куелган винтовканы күреп алды:
— Хуҗасы кем? — дип сорады. Мин дәшмәдем.
— Нигә анда калдырырга рөхсәт бирдең?
— Хуҗасы хәзер килеп җитәчәк.—дидем.
Дежурный Низаметдинов мине шелтәләде. Аның алдында шәм кебек басып тордым.
— Старшинаң кайда?
Ул арада булмады, кубрикка старшина да килеп керде
Чиратсыз ике наряд языгыз дневальныйга дип боерып, өлкән лейтенант чыгып кигте.
Бүлмәгә винтовка хуҗасы Моталлап килеп керде
Т-Л ичә чик буендагы Краскино поселогы тирәсендә егермедән артык япон солдаты чигебезне бозды Бәрелеш нәтиҗәсендә ике яктан да яраланучылар булды. Шайтан тавында булып узган бу хәлне «Боевая вахта» газетасында да язып чыктылар. Ә Америка газеталары зур бәрелеш булган дип күрсәтергә тырышканнар
Нәкъ шул көннәрдә көчле тайфун башланды Җилнең тизлеге секундына 26 метрга җитә. Таң белән торып, походка әзерләнлек Дишсз шауласа да. яр буенда, чатлама суык иде. Сәгать сигездә походка чыктык. Башта командирыбыз Алексей Васильевич Волков сөйләде
Бу сезнең өчен чыныгу булыр. Сугышта мондый походлар еш булачак. Диңгезчеләр дошманга өермәдәй ташланырга тиеш
Ул Балтика диңгезчеләренең немецларны ничек кыйнау лары турында мисаллар китерде.
Аннары старт бирелде. Чаңгылар белән диңгез култыгының көнчыгыш ягына ia6a киттек. Суык. Урап кайтканда музыка белән каршыладылар. Музыка тавышы тәнгә рәхәтлек, йөрәккә дәрг бирле Безнең взводтан оч кенә кеше артта калды. Дүрт сәгать егерме мину i зчендә илле километр араны үткәнбез.
Аннан кайткач, мине старшина чакырып аллы:
Сиңа сугышчан бурыч тапшырыла.
Үтәргә әзер! дидем мин.
Үзебез яшәгән казармалардан шактый ерактарак диңгез буенда яшерен пост бар Шунда нарядка кигкән бер диңгезче ипгэшебез каты авырган. Дустым Миргали белән шул диңгезчене носилкага салып алып кайтырга тиешбез.
Караңгы төшеп килгәндә, юлга чыктык Бурап Карга бага-бага атлыйбыз Диңгез шаулаганы аермачык ишетелә башлады Юлсыз җирдән бару бик тә авыр Үргә күтәрелеп гүбән төшкәндә, чәнечке ге тимер чыбык корылмаларына килеп төртелдек Күп уй ran тормадык. кулыбыздагы носилканы чыбык өстспә салып чыктык Дулкыннарның яр ташларына бәрелеп шаулаганы безнең күңелләрне күгәрә Ни әйтсәң дә яр буенда яктыра к. Көмеш су тамчыларының сибелүе безгә аермачык күренә. Көч-хәл белән «Яшен» постына килеп җиттек. Авыруны алып кайтырга туры килмәде. Хәле яхшырган. Бераз җылынгач, каравыл начальнигы безгә кайт ырга рөхсәт итте.
-уу ораб күптән ачык диңгездә. Вахтага басар алдыннан палубага чыгып, диңгезгә карап тордым. Бу тирәләрдән чираггагы гайфун инде үткән, шулай да диңгез әле һаман тынычланып бетә а гмый Еракта диңгез өсчемә кара төтен тасмасы сузылган. Без ана якынайган саен ул зурая бара Бераздан аларнын сугыш кораблары икәне беленде.
Шторм көчәйде, күңел болгана башлады, баш авырайды. Югыйсә, җиде-сигез баллы штормнарга гына бирешә горган кеше гүгел идем
Янымнан үтеп киткән матросларның да йөзләре агарган. Күрәм. алар да диңгез авыруы белән җәфалана...
Бу поход өч көннән артык дәвам итте. Татар бугазын үтеп. Камчаткага якынаюыбызны офицерлардан гына белдем. Диңгез бу тирәдә кара- кучкыл булып тора. Материк ярлары, дөя сырты сыман булып. Төньякка таба сузылган. Ярдан әллә ни ерак булмаганлыктан. мин барысын да аермачык күрәм. Менә нинди икән ул Охот диңгезе ярлары.
Тревога! Сигнал тавышын ишетеп, диңгезчеләр шундук сугышчан урыннарына килеп бастылар. Пулеметлар, туплар, торпедалар тизлек белән хәрәкәткә килде. Диңгездә дулкыннар шаулашып тәгәри. Җил дулкын тауларын ак күбеккә әйләндереп корабка сибә.
Озак та үт мәде. еракта зур гына бер шхуна күренде.
Сугышчан рубкадан:
— Тикшерү партиясе матросларына әзерләнергә! дигән боерык алынды.
Ашкынып көтә башладык. Шхуна белән безнең корабның арасы барган саен кыскарды.
— Нәрсә дип безнең суларга керде икән ул?
Төрлечә булгалый. Шторм курстан да яздыра. Усал ният белән дә су чикләрен бозалар. - диде старшина.
— Тукталырга!
Бу сигналга суднода игътибар итмәделәр. Ул үз юлы белән йөзүен дәвам итте. Шхуна ничек кенә тиз бармасын, без аны яңадан куып җиттек.
— Тукталырга!
Шхунадан монысына да җавап булмады.
— Кыланалар, ачуым килмәгәе...
Нептун патшалыгына китәселәре килгәндер.
Сигналга буйсынмагач, кисәтеп дежур туптан аттык. Шхуна янында су өстендә ак томан барлыкка килде. Шартлау яңгырады
Шхуна, кача алмагач, кечкенәлегеннән файдаланып, бөтен тизлегенә нейтраль суга омтылды. Без. якын ук килеп, аның белән янәшә бара башладык. Бортына терәлдек тә шхуна палубасына төштек.
Башларына киң эшләпә, өсләренә су үткәрми торган җиңел киемнәр кигән кешеләр, бер-берсенә сыенып, палубада хәрәкәтсез торалар иде.
Тикшерүләр вакытында шхуна капитаны:
Без — япон балыкчылары, көчле су агымына эләгеп, курстан яздык Гафу итегез, диде.
Япон шхунасының тикшермәгән җирен калдырмадык Штурман рубкасында СССРның Хәрби Диңгез базалары билгеләнгән топографик карталар, шушы тирәдә Ватаныбызның иминлеген саклап йөзүче сугыш корабларыбыз төшерелгән фотопленкалар таптык. Тикшерү партиясе җитәкчесе өлкән лейтенант Афзал Низаметдинов бу дәлилләрнең барысын да күрсәтеп акт язды. Аннары, кораб командиры Алексей Васильевич боерыгы буенча, шхунаны якындагы бер портыбызга борылырга мәҗбүр иттек.
рактан килеп туктаган сәүдә корабын бушатырга крейсердан кешеләр билгеләнде. Алар арасында мин дә бар. Без Америкадан яңа гына кайткан йөк корабына юнәлдек. Палубага аяк баскач, уйламаган җирдән, әле моннан алты гына ай элек корабтан киткән Куйбышев өлкәсе егете дустым Салих Шакиров очрады. Без кочаклашып күрештек. Ул озынча буйлы, аксыл йөзле матур кеше. Япон диңгезендә хезмәтне бергә башлап җибәргән идек. Салих эш беткәч, безнең стар
Е
шинадан рөхсәт алып, мине каютасына алып керде. Кунак итте. Шунда өстәл янында ашыкмыйча гына башыннан үткәннәрен сөйләп алды
Корабыбыз Архангельск портыннан ике сугыш корабы сагы астында Америкага юл тоткан иде. Баренц диңгезен үтүгә, безне инглиз кораблары каршы алды. Зур бер кәрван булып. Атлантика океанына чыкI ык Көзелмәгән җирдән фашист самолетлары һөҗүм итте. Озатучы сугыш кораблары һава пиратларына ут ачсалар да. кайбер судно тарга бомбалар эләкте Анда-санда ут көлтәләре күтәрелде, безнекенә дә бомба эләкте. Машинабыз сафтан чыкгы. Палубадагы тенит пушкасы кубарылып диңгезгә ауды. Үлүчеләр, яраланучылар булды. Ут астында корабның тишелгән урнын я.мадык.. Самолетларны куып җибәртәч. үзебезне буксирга алдылар. Көч-хәл белән генә Нью-Йорк портына барып җиттек. Анда докка ремонтка керттеләр
Ничек кайт тыгыз? дип сорадым мин аңардан
Өч ай дигәндә Панама каналы аша Сан-Францискога килдек Анда йөкләр кабул игеп, туган ил ягына юл тоттык.
Салихның башыннан күп нәрсәләр үткән, ул барысын ла кичергән Мин аны элек яхшы белгәнгә, сораулар биреп аптыратып бетердем Үзе белән элемтәне югалтмаска булып аерылыштык Менә бит ул төнья. Берәүләр ерак илләр гизә, ә мин сугыш корабында сугыш күрмичә гомер үткәрәм. Диңгез тормышы катгый, анда кешеләр зур чыныгу үтә. Хәрби тормыш авыр булса да. аның үзенә күрә матур яклары та бар Хезмәткә эләкмәгән булсам. Япон диңгезен кайчан гизгән булыр илем әле мин.
Иртән диңгез култыгына сет сыман аксыл томап җәелгән иле Кояш, табигатьне ямьләндереп, гөманны бик тиз тарага башлады Җыештыру эшләренә катнашырга югары палубага чыктым Эшләрне бетергәч, барыбыз да, механизмнарны тикшереп карарга дип. сугышчан урыннарыбызга бастык Кичә, диңгезгә чыгып, эре калибрлы туплардан агу күнегүләре үткәргән идек. Хәзер тупларны чистартабыз. Мине. Миргалине. Хөрмәте ярга такта алырга чыгардылар. Безнең кораб яр буеннан, читтән аеруча мәһабәт булып күренә. Диңгез култыгының уртасына кадәр сузылган Ачык диңгезгә чыгып китәргә әзер булып гора.
^-w- шыр болытлар йөзә Бер иртәдән алып кичкә кадәр яныбызга ЖШ килеп туктаган тимер баржадан снаряд бушат тык
Мин палубаны юа торган швабраны. бик искергән дип лиңгез- I ә ыргы I кан идем Боцман моның өчен чираттан т ыш өч наряд бирдер к Шәһәр борын төбендә генә булса да. теләгән вакытта чытып бу тмын Культпоходлар туктатылды. Палубада яңа кешеләр күреш әли башлады Мондый хәл сугышчан әзерлек кертелгән вакытта тына була торган и те Япон диңгезендә дә сугыш давылы кубарга тора, ахрысы
Кичке эшләр беткәч, дустым Миргали янына килдем. Ул альбомын ачкан да ерак Татарстандагы сөйгән кызы Мөршидәсенен рәсеменә карап утыра Мине күрүгә, үпкәләгән сыман:
Рәсемеңне нитә бирмисең инде, күрмисеңмени альбомымның бер бите буш тора Бирмәсәң, альбомыма керми калырсың, диде
Аның бу сүзләре миңа сәер булып тоелды.
Ә кичеп корабта чын мәт ытәсендә бәйрәм булды Безтә бөтен илтә данлыклы у «бәк артисткасы Тамара Ханым килде Күкрәтеп ю тенутат значогы Хөрмәт йөзештән корабыбызда дену тат флагы күтәреп каршы аллык Вахтадан бушагач, барыбыз да концертка бардык 1 омара Ханым СССР халыклары телләрендә русча, үзбәкчә, әзербайҗанча. әрмәнчә.
казакъча җырлады. Кул чабулардан кораб клубы гөрләп торды. Тамара Ханымның сугыш шартларында хәрби диңгез корабына килүе күңелләребездә онытылмаслык хатирә булып калды.
оцман Семиликов безнең артиллеристлар бүлекчәсенә корабның чылбыры белән запас якорен чистартуны йөкләде. Мавыгып кына эшләгәндә, рассыльный:
Тизрәк булыгыз, кубрикка җыелыгыз,—диде.
— Тикмәгә генә эш бүлдереп чакырмаслар, нәрсә булса да бардыр,— диде Миргали, мине ашыктырып. Без кубрикка килеп кергәндә, анда басар урып да калмаган иде. Түрдә озынча өстәл янына баскан артиллеристлар командиры безгә мөрәҗәгать итте:
Эшегездән аерып сезне монда җыю миңа да күңелле түгел. Шулай да мин моны кирәк дип тапгым. Ярты гына сәгать элек, безнең башняда хезмәт итүче Моталлап... приказ үтәүдән баш тарткан Аны зенитчылар белән эшкә җибәргән идек. Ул бармаган «Мин үзебезнең зур калибр башнясы кешеләре белән генә барам»,— дигән.
Командир Николай Герман янында Моталлап басып тора. Мин командирның сүзләрен тыңлаганда Моталлап өчен бик борчылдым. Аның шул мизгелдәге йөз хәрәкәтен күзәттем. Ул бер агара, бер кызара, күзләрен түшәмдәге электр лампасы калфакларына текәп, тын да алмый тора.
Моталлапның йөрәге тупасланганын, иптәшләренә һич тә ачылып бетмәвен, үз җаена гына карап яшәргә тырышуын мин моңарчы аңлап җиткерми идем. Менә хәзер барысы да ачылды. Аның бу хәлгә төшүенә кызганып карыйм. Информациядә Моталлап комсомол җыелышында тикшерергә һәм иптәшләр судына бирергә кирәклеге әйтелде. Мин аның нинди приказ үтәүдән баш тартуын соңыннан гына белдем. Ана кыргыч белән палубаны кырырга кушылган булган. Ул шуны үтәмәгән. Аның бу эше өчен нинди җәза бирелер, хәзергә әйтүе кыен. Уйламыйча эшләнгән тәкәбберлек дип карадым мин моны. Дустым Миргали дә бу фикер белән килеште.
Дөньям караңгыланды Мөнирә апа соңгы хатында бертуган абыемның Сгалинград фронтында һәлак булуын хәбәр иткән. Хаттагы кыска гына юлларны укыгач, нишләргә дә белмәдем. Кара кайгыда торганда, яныма дустым Миргали килеп җитте. Аңа хәсрәтемне әйттем. Ул миңа:
— Чыдам бул,— диде.
Әнә шул авыр хәсрәтемә ялганып көз килеп җитте. Әле күшән түгел генә яшеллеккә гөренгән табигать алтын төсенә манчылды. Кочак-кочак яфрак коела. Әйтерсең дә дөньяның матурлыгы коелган яфраклар сыман кими Бу хәләтне үзгәртердәй шатлыклы минутлар да булгалады. Корабка бүгенге почта «Тревога» газетасының берничә номерын алып кайтты Ерак Көнчыгыш политидарәсе Хабаровск шәһәрендә татар телендә газета чыгара башлаган Газетаның редакторы Бари Корбанов. Әле моңарчы ана телендә Көнбатыш фронтларындагы газеталарны гына укый идек. Үзебезнең газетабыз булуга да сөендек. Аның битләрендә авиациядә. диңгез флотларында хезмәт итүче якташларыбызның парчалары, репортажлары, мәкаләләре урын алган.
Мөнир Мазунов. Әдип Маликов, Хәниф Кәрим. М Савельев шигырьләре сан саен дип әйтерлек басылганнар. Шул ук атнада, редакциягә үзебезнең корабта хезмәт итүче татар яшьләренең хәрби белемне ничек үзләштерүләре турында очерк язып җибәрдем...
Диңгез өстенә аксыл куе томан җәелгән Кораб, вак шадра дулкыннарны борыны белән ярып, билгеләнгән якка юл тота.
Б
Диңгезчеләр һәрберсе үз эше белән мәшгуль. Тулы сугышчан хәзерлек» ә торабыз Эре калибрлы туп башнясында без утыздан артык кеше. Мин югарыга снарядлар биреп торам Янымда берничә булышчы да бар. Алар команда гына көтеп торалар.
Каушамаска! — дип куям мин аларга Снарядларны бәрми-сукты- рмый гына боҗра ялгашына урнаштырып, югары озату — безнең төп эшебез. Моның өчен күпме генә күнегүләр, өйрәнүләр үтмәдек.
Төшке ашны да постларыбызда ашарга туры килә
Диңгездә кем беренче булып ут ача — шул җиңүче. Сугышны минутлар түгел, секундлар хәл итә. Моны барыбыз да бик яхшы аңлыйбыз.
Беләсеңме. Локман, ди башня электригы Нәшһәт Киреев. — Әле генә мин югары палубада булдым. Эскадраны диңгез авиациясе саклап бара икән. Бик күп самолетлар күрдем
Бу минем өчен зур яңалык.
Кая таба юл тотабыз икән?
Куриль атаулары ягына булса кирәк
Шулвакыт югарыдан команда бирелде. Башня механизмнары дәррәү хәрәкәткә килде Мин җитәкчелек иткән боҗра яшен тизлеге белән бер әйләнеп алды Берничә снаряд уктай югарыга менеп тә китте. Минут үтмәгәндер, саңгырау гына шартлау тавышы башняны калтыратып алды. Егетләр стеллажлардан снарядларны яңадан әйләндерү боҗрасы ялгашына тәгәрәт теләр.
Берничә залптан сон отбой командасы яңгырады. Шулай да сугышчан постларны ташламаска дигән әмер бирелде. Матрослар башня эчендә калдылар.
Башня наводчигы Геннадий Очелков. буш вакыт булды исә. мине үз янына чакырып ала да өйрәтергә керешә. Бу юлы ла мин аның янына ашыктым.
Штурвалга кулымны куярга өлгермәдем, башня командиры өлкән лейтенант Николай Герман телефон трубкасын тоткан килеш
Бадыйкшанов. сине корабль командиры сугышчан рубкага чакыра. тиз бул. диде.
Артиллеристлар миңа карап куйдылар. Ышанырга да, ышанмаска да белмәдем.
Сиңа әйтәләр бит. дип. яңадан фамилиямне кабатлагач кына броня ишеккә юнәлдем.
Салкынча дымлы җил йөземә бәрелде Кораб әле бер якка, әле икенче якка авышкан күбекле дулкыннарны икегә яра. Аның ике ягында да эскадра миноносецлары чайкалалар. Күктә эскадрилья оча, самолетлар корабтан шактый ерак. Тик берсе генә безнең кораб өстеннән очын бара
Мин палуба буенча сугышчан рубка ягына таба тарттырылган бауга тотына-тотыпа ашыгам. Шкафугны үткәндә, зур гына дулкын бортка сикереп, мине юып алып китә язды.
Палубада күзәтүче матрослар гына постта тора. Мин югарыга күтәрелә башладым. Башка уй килә. «Командир ник чакырды икән9» Рубкада хәрби диңгез штабыннан килгән югары чинлы офицерлар Мин командир янына килеп:
Сезнең чакыру буенча, өченче башня кызыл флотчысы — дип рапорт бирдем
Күктә сезнең кемегез бар? диде командир
Беркемем дә юк. дидем кыю гына.
Сезгә очучы Бат галовтап радиограмма, ул кемегез була?
Салих Батталовмы? Ул күренекле татар шагыйре, дидем мин
Элемтә офицеры кулыма радиограмманы тоттырды
Салих абый белән өч ай элек Владивостокта. Җамал апа йортында очрашкан идек Энесе Фоат Батталов та шунда иде Ул минем кайда, ничек, кем булып хезмәт игүемне сораштырды. Аның диңгез
авиациясендә хезмәт итүе исемә төште. Мөлаем йөзле, коңгырт күзле, зур гәүдәле Салих Баттал күз алдыма килеп басты.
Командир миңа башняга кайтырга рөхсәт бирде.
Егетләрнең шагыйрьне күрәселәре бик килә иде. Алтын мөгез култыгына кайтып якорь салгач, командирдан шагыйрь Салих Батталны крейсерга кунакка чакырырга рөхсәт сорадым.
Ул теләгебезне үтәргә вәгъдә бирде...
Ике көн үтүгә, кораб палубасына зур гәүдәле, киң җилкәле хәрби диңгез очучысы Салих Баттал күтәрелде.
— Командирыгыз чакыруы буенча килдем.— диде ул.
Салих Баттал башта кораб белән танышып йөрде. Кичен диңгезчеләр клубында аның белән очрашу үткәрелде.
Унике яшь тулар-тулмастан Тигәнәле авылы болыннарына ат сакларга йөрүләрен искә алды, авиациядә хезмәт итүе, иптәшләре турында сөйләде. Шигырьләрен яратып тыңладык. Ул сугышчан походларда безнең эскадраны озата баруларын да әйтте.
Ай тулган, күгебезнең иң якты чагы сыман хәтердә калды ул очрашу. Кунакны зурлап озаттык...
* * *
угышчан поход иде бу. Эскадра Япон диңгезенең көньяк ягына озын юлга чыкты. Безне вак кораблар, миноносецлар, су асты көймәләре озата. Әллә нидә бер генә материк ягыннан авиация дә күренеп китә. Кышкы штормнар вакыты булганлыктан, җиле дә бик усал. Өстебездә кыска тун, башыбызда малахай бүрек булса да. вахтада торганда, суык капшый-капшый тәнгә үтеп керә. Зенитчыларга бигрәк тә читен. Алар салкын җил-давылда да һәр мизгел ут ачарга әзер торалар. Турбиналар нык эшләүдән безнең башня калтырап тора. Атуын атмадык әле, шулай да авиация һәм торпеда атакаларын каршыларга әзер торабыз... Мин Сормово шәһәреннән хезмәткә килгән дустым Оленькин белән янәшә наводка постында утырам. Ул да параваннар' кую командасына билгеләнгән. Сигнал бирүләрен көтеп кенә торабыз.
Тревога. Барыбыз да дәррәү аякка бастык. Параваннар куярга баш- нядан атылып чыгып киттек.
Диңгез өстендә иләмсез җил. Дулкыннар палубага ыргылып кына тора. Без, тарттырылган корыч бауга тотына-тотына, корабның урта өлешенә йөгерәбез Бик тиз генә үз урыннарыбызга җиттек. Оленькин тимер чыбыктан үрелгән бауны ыргагыннан ычкындыра башлады. Без дә койрык бауларын чишәбез. Тиз ычкындырдык. Оленькин генә нишләптер озаклады. Шулчак кинәт көтелмәгән хәл булды. Ычкынып киткән параван Оленькин- ны диңгезгә бәреп төшерде Бу шундый тиз булды ки, без абайлап та өлгермәдек. Зур тизлек белән йөзгән кораб Оленькиннан ераклаша барды.
«Борт артында кеше» сигналы бирелде. Дежур пушкадан да аттылар. «Харап кына булмаса ярар иде».— дип уйлап, тиз генә борт кырыена килдем дә, коткару бөятен йолкып алып, диңгезгә ыргыттым. Ләкин Оленькинга минем тәгәрмәч барып җитмәде. Диңгезгә моторлы көймәне төшердек. Бу эш белән боцман Семиликов җитәкчелек итте. Кораб батучыга таба чигенде. Оленькинның башы әле һаман күренә. Бозлы дулкыннар аны капларга тырыша. Бер коткару бөяте аның янына ук төште. Әмма ул монысын да тота алмады, жебеп авырайган киеме комачаулагандыр. Моторлы көймә якынайганда гына Оленькинның ба-шы күмелде. Матрослар багорлар белән тирә-юньне күпме айкасалар да, егетне таба алмадылар.
1 Параван — минага каршы корал.
С
Базага сон гына кайттык. Мин үзем белән пичәмә еллар хезмәт иткән Оленькинтгың һәлак булуына ышанырга да. ышанмаска да белми йөрдем Ләкин хакыйкатьтән качып буламы сон9 Дусны югалту бик авыр булды.
Командир кушуы буенча аның флот киемнәрен, козырексыз фуражкасын кораб исеме язылган тасмасы белән бергә посылкага салын әнисенә җибәрдек...
Өченче бүлек
у таш капчыкка юл кайчан, ничек башланды соң.’ Нинди ярамаган, законга сыймаган җинаять эшләп ташладым сон9 Хәтер йомгагымны сүтәм, кайда абынганымны табарга тырышам Юк шул. юк, берни дә исемә төшми
Камера акрынлап үзенең салкынлыгын сиздерә башлады Цемент табуттан торып басарга туры килде Аякларым шактый ук туңганнар икән Сабырлык белән генә идәнгә басып йөргәләргә керештем Үзем һаман уйлар дөньясында, һәр көнемне хәтерләргә тырышам Корабта бер генә дә кыек эшем булганын исемә гөшерә алмагач, сирәк кенә ярга чыккалаган вакытларымны күз алдыма кигереп бастырам Менә бит. 1944 елның 26 апрель киче исемдә уелып калган Владивосток шәһәренең Давыллар Борыны урамындагы Җамал Заһидуллиналар йортына Тын океан хәрби диңгез флоты һәм авиациясе бүлекчәләрендә хезмәт итүче бер төркем яшьләр җыелган иде. Аларның барысын да мин чакырган идем Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап уздырылачак әдәби кичәгә җыелган идек Приморьеның Сучан. Артем кебек шахтерлар яши торган җирләрдән килүче яшь кызлар да җитәрлек булды анда. Беренче сүзне Ерак Көнчыгыш авиациясендә хезмәг итүче шагыйрь Салих Батталга бирдек Ул Тукаебызның гормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Аннары без Тукай шигырьләрен яттан укыдык. Кичәдә яр буе оборонасында хезмәг игүче ганышым Сафар, диңгезче дус-ишләрем: офицер Афзал Низаметдинов. Солтан Ибраһимов. Миргали Монасыпов, Нөшһәт Кирсев. Хөрмәт Гыйльфанов. бертуган Галимҗан һәм Сабир Мөхәммәтҗановлар. Татарстанның Әлки районы Яңа Чаллы авылы егете Абдулла Билалов. Салих Шакиров Дусларым шактый күн килгәннәр иде Тукай шигырьләрен яратып тыңладылар һәммәсенең исләре кипе. Кичә барганда Сафар Сардаров сәгатенә карап алды да, радиоалгычны Мәскәү дулкынына куйды Йорт эче тып-тын калды. Башкалабыз бөек Тукай иҗатына багышланган тагар сәнгате осталары концертын тапшыра башлады. Мәшһүр жырчыларыбыздан Мәрьям Рах- манкулова. Хәлидә Зәбирова. Гөлсем Сөләйманова. Асия Измайлова. Разия Тимерхановаларның җырлауларын сокланып тыңладык
Ничек оештырдым соң әле мин бу күркәм кичәне? Акрынлап йомгакны сүтеп, елларны артта калдыра барам, һәм..
Безнең крейсер. Алтын Мөгез култыгында дәү алкалы колакчасыннан икс якка ла якорьларын суга төшергән дә. тыныч кына тора Мин караңгы төшкәнне түземсезлек белән көтәм Алдан сөйләшен куелганча, көймә көтәм. Озакламый ул мине алып китәчәк Крейсерның койрык өлешендә вахтага таныш булмаган офицер белән матрос баскан Алар мине ярга чыгарачак түгел. Бердәнбер чара үзем хезмәг иткән оруди- еләрнс борып, шуннан үрмәләп көймәгә төшәргә Боларнын барсы да алдан уйланып куелган Карашы төшкәнне генә көтәсе бар Наводчик дустым Геннадий Оче гков белән сөйләшелсп куелган Ул минем өчен үлеп тора Уку отрядыннан бирле без гел бергә хезмәт игәбез Серләребез киленгә, фикерләр уртак.
Көймә киләчәк Бездән йөз мет рлар чамасы гына еракта т орган йөзмә кран ягыннан килергә вәгъдә биргән иде минем танышым Дустым
Б
Геннадий инде күптән тупларны кирәкле юнәлешкә борып та куйган. Тирә-юньгә каранып алдым да, туп өстенә менәргә әзерләндем. Күзләрем үткен, карыйм, көймә дә килеп җитә язган. Мәче тизлеге белән тупка менеп атланып алдым да алга таба үрмәләдем. Уртадагысыннан шуышам. Билемдә манил арканы бар. Көймә килеп җигкәндә арканның бер башын туп очына чалып, көймәгә шуып төштем.
— Җитезлек тә бар икән үзендә.— дип куйды каршылаучы. Акрын гына йөзмә кранга таба иштек көймәне. Ярга чыгу белән, булышканы өчен танышыма рәхмәтемне әйтеп, порт сукмакларыннан Давыллар Борыны урамына элдердем. Ә инде кайтканда культпоход белән чыгучыларга кушылып кергәнемне сизми дә калдылар. Чөнки һәммәсе дә җиренә җиткерелеп уйланылган иде. Кичә генә башымнан үткән кебек хәтеремә төшкән бу вакыйганы, менә хәзер таш камерада күз алдыма китереп хәйран калам. Шул вакытта эләккән булсам, фронтка штраф батальонына җибәрелгән булыр идем. Әмма бу нахакка тинтерәтүләреннән мең мәртәбәләр җиңелрәк булыр иде...
1945 елның сентябрь ае. Крейсер ерак походтан кайтып Алтын Мөгез култыгына якорь салуга, яңалык ишеттек. Безгә хәрби журналистлар, язучылар Константин Симонов белән Борис Горбатов килә, диделәр. Мин читтә каламмы соң? Каршыларга, күрергә ашыктым. Аларның крейсерыбызда булулары минем өчен бәйрәмгә әйләнде. Борис Гор- батовның «Буйсынмаслар» дигән повестен «Правда» газетасыннан укыган идем. Үзен күреп бер-ике сүз алышасым килде. Бу минутны ничек көтеп алырга да белмәдем. Әдәби кичә крейсерның клубында үтәчәк. Очрашуны Константин Симонов башлап җибәрде. Очрашуның әдәби өлешендә алар үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. Тын да алмыйча тыңладык. Бик тә танылган язучылар иде алар ул чакта.
Нигә соң әле мин боларны исемә төшерәм? Төшерергә кирәк шул. Очрашу вакытында кемгә булса да ялгыш сүз ычкындырып куймадыммы9 Чөнки гадәтемне беләм. эчемдәге тышымда, күңелгә килгән сүзне әйтергә ашыгам. Әйтми калсам, яшәргә комачаулаган кебек ул миңа. Юк. юк инде, юк! Бер гаебем юк! Йә, Хода, нинди гөнаһларым өчен мондый җәзага тартасың?..
Камера буйлап арлы-бирле йөри-йөри шактый арылды, аякларым талды, хәлем бетте. Күзләрем стенага терәтелеп салынган таш табутка төште. Күрәсең ул тоткыннар өчен карават Вазыйфасын үти торгандыр. Аның өстендә бернәрсә дә юк. Шунда үземнең ничек ауганымны да белмәдем.
Күпме йоклаганмындыр белмим, үзәкләремә үткән салкыннан туңып уянып киттем. Башта кайда икәнлегемне чамаламый тордым. Бәсле стенага күзем төшкәч кенә төрмә карцерыңда икәнлегем исемә төште. Сикереп торып тимер ишекне кагарга тотындым
— Туңам, башка җылырак җиргә күчерегез!
Кечкенә тәрәзәчекнең ачылуын шактый көтәргә туры килде. Менә кып-кызыл йөзле бәндәнең башы күренде.
— Нигә дулыйсың? Басып кына тора торган камерага эләгәсең киләмени?
— Бик туңдым, кайнар су булса да бирегез, бераз җылыныр идем.
Ахыры бар