Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОТСЫЗ ЕЛЛАР КАЙТАВАЗЫ


Әдәбиятыбыз классигы Гаяз Исхакый мирасын барлау максаты белән профессор Ибраһим Нуруллин Төркиягә барган иде Кайтуга ук, минем янга кереп, юка гына бер китап сузды
Табышлар күп. Монысы синең өчен кирәклерәк шикелле.
Минем алда Икенче бөтендөнья сугышыннан элек Берлинда Гаяз Исхакый тарафыннан чыгарылган «Яңа милли юл» журналының бер саны иде. Риза казыйның рәсеме төшерелгән тышлыгында ук: «Әсәр төрек илләренең олугь мөфтисе Ризаэтдин бине Фәхретдин хәзрәтләренә багышланды», дип язылган 1936 елны, ягыш шул елның 12 апрелендә, Уфада вафат булган киң колачлы галимнең кабатланмас эшчәнлегенә. авыр тормыш юлына төгәл багышланган 7 8 номерлы куш сан -махсус матәм саны
Мөхәррир тарафыннан язылган әтрафлы баш мәкалә. Анда, объектив сәбәпләр аркасында, мәрхүм хакындагы мәгълүматларның тулы булмавы, ул елларда хөкем сөргән тәртипләр аркасында аларның тулы була алмавы да, шуңа күрә кайбер хаталарның да китү ихтималы ачык күрсәтелгән. Башка мәкаләләр дә шундый ук туры сүз, ихлас рух һәм эчкерсез кайгы белән язылганнар.
Әмма әлеге моңлы материаллар арасында миңа иң көчле тәэсир ясаганы, хәтта бөтен халәтемне тетрәтеп, күңелләрне әрнетеп жибәргәне — ул мәрхүм 1 Риза казыйның үз хатлары булды.
1933—1935 елларда Финляндиядә яшәүче Гыймадетдин Җамалетдинга адресланган бу биш хат журналның 34- 38 битләрендә басылган Автографлардан алынган фотокүчермәләр рәвешендә Алардан совет хөкүмәте тарафыннан эзлекле рәвештә барлык хокуклардан мәхрүм ителгән, шул юл белән мөфти дәрәҗәсендә торган килеш ярлылыкка, ачлыкка хөкем кылынган карт галимнең ни дәрәҗәдә авыр хәлгә, искитәрлек рухи фаҗигагә дучар ителүен күрергә мөмкин
Кытлык елларында Финляндиядән үзенә азык-төлек, киемлек тукымалар җибәреп торучы кешеләргә рәхмәт йөзеннән язылган бу хатларны һәм журналда басылган башка документларны җентекләп укып торгач, шул нәрсә дә ачыкланды: Риза казыйның Финляндиядәге адресатлары бер Гыймадетдин әфәнде белән генә чикләнми икән Димәк, аның безгә мәгълүм булмаган башка хатлары да табылуы ихтимал дигән сүз. Әгәр. Финляндиягә барып, Гыймадетдин Җамалет-динның шәхесен ачыклап, аның замандашларын, дус-ишләрен барлап, махсус эзләнә башласаң?!
Әмма, шундыйрак уй-ниятләр белән йөргән чакта, миңа төньяктагы Хельсинки! а түгел, бәлки бөтенләй икенче тарафка - Анкарага таба сәфәр чыгарга туры килде Төркия Тарих Җәмгыятенең (академия кебегрәк оешманың) XI халыкара конгрессына катнашу максаты белән. (Бу Җәмгыятьнең 1986 елгы X корылтаена махсус чакырылган булсам да, бары 1990 елның сентябрендә уздырылган җыелышына гына катнашу мөмкинлеге туган иде.)
Конгресс утырышларыннан бушаган сәгатьләрдә, бигрәк тә кичләрен. Төркн- ядә яшәүче кайбер кардәшләребез белән очрашыр! а. озак-озак әңгәмәләшергә насыйп булды. Аерата Истанбулдагы Мәрмәрә университетыннан доктор Надир әфәнде Дәүләт белән еш гәпләшергә туры килде. Ул мине күренекле тюрколог, профессор Әхмәт ага Тимер, җирле татарлар арасындагы мәгълүм җәмәгать эшлеклесе. үткен каләм иясе инженер Мәхмүт ага Таһир һәм яшь галимнәрдән Сәйдә ханым Арсланбәк, Фазыл әфәнде Агишлар белән таныштырды
Яна танышлар белән күңелле һәм файдалы әңгәмәләр вакытында мин Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең мирасы белән кызыксынуымны, аның бай һәм катлаулы эшчән.те!е, фаҗигале язмышы хакында бер китап та яза башлавымны әйттем. Мәҗлестәшләрнең кызыксынуларын күргәч. Риза казыйның Финляндия татарларына язган мәктүпләрен эзләвемне белдердем Моны ишетүгә Мәхмүт ага елмаеп куйды:
«Яңа милли юл»да басылган ул мәктүпләрнең үзләре хәзер миндә сакланалар...
Ачылып калган авызымны яба алмыйча тордым!
Ә
Иртәгә үк аларнын копияләрен китерермен, диде Мәхмүт ага. мине тынычландырырга теләгән төсле ашыгып.
Ксерокопияләр, чыннан да. Ризаэтдин хәзрәтнең автографларыннан эшлән- (гән иде Тик «Яна милли юл»да басылганнары түгел, бәлки башка мәктүпләр иде | болар 1922 1935 еллар арасында Вәлиәхмәт Хәким дигән кешегә язылган биш хатның төп нөсхәләреннән эшләнгән копияләр Алтынчы ксерокопия галимнен ч!926 елда мәгълүм жәмәгать эшлеклесе Габдерәшит казый Ибраһимовка (1853— 1944) язылган бер хатыннан эшләнгән өзек кенә булып чыкты. Җиденче копиянен ике ягында Диния нәзарәте тарафыннан 1923 елны Финляндия татарларына жибәрелгән тәшәккер {рәхмәт) язуы һәм бер рәсми документның күчермәләре теркәлг он иде.
«Алганга алты да аз» дигән хикмәт бар. Мин дә. шуңа муафыйкъ рәвештә, копияләрне «эләктерүгә үк», хатларның оригиналларын ышанычлырак шартлар- |да саклау, монын өчен аларны авторның үз ватанына кайтару зарурлыгы хакында «тугылый» башладым һәрхәлдә, икенче көнне, без кайтыр юлга жыенып яткан чакта, хушлашырга дип килгән Мәхмүт ага, Казандагы танышларына 'күчтәнәч итеп төрек чәйләрен, университет китапханәсе өчен «Казан» журналының, «Ерак Шәрекъ» гәзитенең төпләмнәрен әманәт итеп тапшыргач, чак кына 'уйланып торды Аннары, әллә ничек моңлы гына, шул ук вакытта ихласлы өмет | белән елмаеп, тагын бер конверт сузды
- Монысын да алып кайгыгыз. Сездә, бәлкем, чыннан да яхшырак сакланыр
Минем кулда Ризаэтдин Фәхретдиннең үз кулы белән язган хатлары иде!
Анкара аэропортыннан күккә күтәрелеп, илгә таба очкан чакта да. күп тә узмый, Америка Кушта Штатларын гизеп йөргән көннәремдә дә. мин еш кына Мәхмүт аганың әлеге моңлы елмаюын искә төшереп дулкынландым. Хәзер дә. Риза казыйның хатларын укып, күчереп, анализлап утырган вакытларымда да. шул хисләремне кабат кичерәм Еракларда яшәгән мөхтәрәм илдәшебез инде мәрхүм Мәхмүт ага Таһирның (1922 1991) ышаныч һәм өмет белән өретелтән әлеге серле елмаюында да, Ритаэгдин хәзрәтнең моң һәм сагыш белән тулы мәктүпләрендә дә мәгълүм бер уртаклык, аваздашлык барлыгын тойгандай булам
— ч ыймадегдин Җәмалетдинга адресланып. «Яңа милли юл» да нәшер ител- Н гәп биш хатка, шунда ук өзеге басылган, мәгәр Вәлиәхмәт Хәкимгә ■*" күндерелгән бер мәктүпкә. Анкарада миңа Мәхмүт Таһир биргән алты хатка, бер рәсми тәшәккер язуына, аннары шул истәлекләрне саклаучы тарафыннан «Азат хатын» журналында басылган /1990. № 12) янә бер хатны өстәсәк, безисн өчен яңа документларның гомум саны ундүрткә җитә (Кайбер хатларның һәм башка документларның эчтәлегеннән күренгәнчә. Р Фәхретдин тарафыннан бу елларда чит илләргә жибәрелгән мәктүпләрнең саннары болар белән генә чикләнми, әлбәттә) Аларнын җидесе Вәлиәхмәт Хәкимгә, бишесе Гыймадетдин Җамалетдинга, берсе Габдерәшит Ибраһимовка һәм соңгысы, гомумән. Финляндия татар җәмгыятенә адресланган. Хатларның эчтәлегенә күчкәнче, адресатлар хакында да берничә сүз әйтү кирәк булыр
Вәлиәхмәт Хәким(1882 1970) элекке Ссмбер губернасына (хәзерге Нижний Новгород өлкәсенә) караган Зур Рбишча авылында туган, төрле мәдрәсәләрдә белем алган, беркадәре вакыг Ханкирмән (Касыйм) шәһәрендә имам булып •7 торган. 1914 е гда Финляндиягә күчеп китеп. Хельсинкида яшәгән нижгарлы якташыбыз 1917 елда. Финляндия мөстәкыйль дәүләт булып яши башлагач. В Хәким шундагы гагар җәмгыятен оештыру эшенә катнаша Шактый вакытлар мәчеттә имам. Финляндия мөселманнары җәмгыятенең рәисе булып тора 1921 1922 елларда, безнең илдә махсус оештырылган коточкыч ачлык хөкем сөргән чорда, ачларга мәрхәмәт йөзеннән америкалылар төзегән АРА оешмасы белән актив хезмәттәшлек иткән, бәхетсезлеккә тарыган илдәшләренә ярдәм кылу юлында зур тырышлыклар күрсәткән шәхес («Казан» журналы. Истанбул. 1971, М : _’г> 27 66
ГьТймплстдЯн Җамалетдин Хельсинкига иң элек күченеп килүче татарлардан исәпләнә (туган һәм үлгән еллары хәзергә мәгълүм түгел) 1925 елда Финляндиядә Ислам җәмгыятен оештыручы һәм аны озак яшәтүче җәмәгать
•с< • a^j
Ризазтдин Фәхретдиннең Вә.шәхмәт Хәки.игә язган хатынын фопюкүчермәсе. 1922 ел. 10 август.
эшлеклсләреннән. Риза казый 1914 елны Финляндиягә барганда аның белән очрашуы, якыннан аралашуы хакында шаһитлек итүче бер фоторәсем сакланып калган (Сафия Әхсән Бүре. Имам Лотфи әл-Исхакый хәзрәтләре. Тампере. 1945 . 46 б I Гыймадетдинның хатыны Фатыйма (1883—1978) Актук авылында туган. Аларның кызлары Халидә ханым күренекле тюрколог галим, жәмәгать эшлеклесе Гомрр әфәнде Даһирның хатыны («Казаң», /jggfiL 23. 65 6j
Габдерәшит казый Ибраһимов (1853 1944) XIX йөз ахырында һәм XX гасыр башында зу'р активлык күрсәткән мәшһүр жәмәгать эшлеклесе. сәяхәтче. дин галиме һәм публицист, шул чорда кин колач жәйгән милли-азатлык хәрәкәтенең күренекле идеологларыннан берсе. Чыгышы буенча Себердәге Тара ягыннан. Белем алуын Якын Шәрекь илләрендә дәвам иттерер, иҗтимагый эшчәнлеген мөсещиан дөньясында күтәрелгән колониализмга каршы азатлык көрәше тәэсирендә башлап җибәргән шәхес 1895 1898 елларда Истанбулда «Чулпан йолдызы» исемле’ чуар эчтәлекле, корама телле брошюра-журналлар бастырып, аларны яшерен рәвештә Россиядә дә тараткан. 1902 елдан башлап Петербургта, аннары Казанда журнал тибындагы «Миръат» («Көзге»} альманахын (барлыгы 22 сан) 1907 елда Петербургта «Өлфәт» («Бердәмлек») гәзитсн аннары шунын дәвамы рәвешендә «Нәжаг» («Когылу») журналын чыгарган Болардан тыш, аның тарихи публицистика, сәяхәтнамәләр, тәрҗемәи хәл рухында язылган китаплары да бар.
Яңа дәвердә Россия мөселманнары арасында барлыкка килгән иҗтимагый һәм сәяси тенденцияләрне оста тоя белүе, шулар хакында эзлекле пропаганда алып баруы, айтуаль мәсьәләләр буенча җәмәгатьчелек фикере тудыра алуы өчен Галимҗан Ибраһимов аны берничә мәртәбә «тарихи кыңгырау» сыйфатында характерлый. Мөселман халыкларына чын азатлыкка чыгар өчен үзара берләшү Зарур дип инанган. Россиядә хөкем сөргән колониаль тәртипләрне кискен рәвеш- I.) кире каккан Габдерәшит казый 1917 етдан соң урнашкан большевистик гәртипләрне до кабу г гимн шуна күрә чиг и по һиҗрәт итә Гомеренең соңгы өлешен ул. элеккечә төрле илләргә сәяхәтләр ясавын дәвам иткән хәлдә. Төркн- ядә уздыра. Җыеп әйткәндә, Габдерәшит Ибраһимовнын да катлаулы һәм каршылыклы эшчәнлег е, гаҗәп бай әдәби-публнцистик мирасы әле бер до өй- рәиелмәгән. Мәгәр узган чор иҗтимагый тарихыбызны. бигрәк тә мил пГагаг- лык хәрәкәтебез тарихын әтрафлап белер, дөрес аңлар өчен аның шәхесе һәм эшчәнлеге аерата игътибарга лаек.
Анализлана горган хатларның күпчелеге ничек барлыкка килүен дөрес аңлар өчен тагын бер мәсьәләгә тукталу зарур. Ул АРА оешмасының эшчәнлеге. Моңарчы безнең әдәбиятта бу оешма хакында рәтләп бернәрсә дә язылмады. Янә телгә алынган хәлдә дә гел берьяклы һәм нигездә тискәре фикер әйтелеп килде Әмма аның 1921 1922 елларда СССРда. бигрәк тә безнең Идел буенда хөкем сөргән коточкыч ачлык чорында АКШ хөкүмәте тарафыннан хәйриялек, ягыш рәхим-шәфкатьлелек максатыннан барлыкка китерелгән, нәтиҗәле эшләт ән махсус гуманистик оешма икәнлеген икърар итмичә мөмкин түгел. (Әгәр иҗтимагый аңыбыздагы безгә хас гендециоз берьяклылык, әхлакый кыргыйлык, элементар әдәпсезлек имансызлык киләчәктә бераз кимемәсә. ихтимал, бу көннәрдә чиг илләрдән килүче ярдәмне дә без соңрак, бер хикмәт белән аякка бассак, шулай ук «империалистларның алдашуы», «хәйриялек битлеген кигән шпионлык казынулары» дип тә бәяләрбез, бәлкем?. )
Тарихи документлардан күренгәнчә. АРА оешмасының эшчәнлег снә чиг илләрдә яшәүче татарлар та актив катнашканнар икән Моның хакында шул елларда Финляндиядә горган тарихчы Габдулла Батталның (1883- 1969) бер мөһим истәлеге сакланып калган. Әлеге оешма ярдәмендә СССРда яшәүче илдәшләренә ярдәм кулы сузу мөмкинлеге тууга, алар, герле исемлек төзеп, азык-төлек җибәрә башлыйлар. Мәсәлән. 1922 елныц башында ук Казан. Уфа һәм башка шәһәрләрдә ачлыктан интегүче татар укымышлыларына да азык-төлек посылкалары җибәрәләр Посылкалар рәсми рәвештә Хельсинкидагы имам Вәлиәхмәт Хәким исеменнән җибәрелә Шундый исемлекләрнең берсендә түбәндәге шәхесләр атала: Җамалетдин Вәлиди. Мөхетдин Корбангали. Ризаэт- дин Фәхретдин. Галимҗан Баруди. Һади Агласый. Нәҗип Гасрый. Хәсәнгата Габәши. Мохлисә Буби. Фатих Әмирхан. Муса Җарулла Биги. Кәшшаф Тәр- жемани. Фатих Кәрими. Габдерахман Гомәри. Фатих Мортазин һ б (А Ь а т т а л - Та й м а с «Казанлы төрек мәшһүр /әреннән». I Ризаэтдин Фәхретдин угылы. Истанбул. 1958. 29 6.)
Истәлек ангорының әйтүенә караганда, тиздән посылкаларның исән-имин тапшырылуы хакында күпчелек очракта русча, ара-тнрә татарча язылган җавап
хатлары, рәхмәт-тәшәккер язулары килә башлый. Шулардай Г. Баттал китабында кайберләре басылган. Бу урында без Фатих Әмирхан хатын тулысыңча күчерүне лаек табабыз (аның өзеген М. Таһир «Азат хатын» журналының 1990 елгы соңгы санында бастырган). Чөнки Ф Әмирхан мәктүбе белән якыннан һәм тулысынча танышу безгә 1921 —1922 елларда хөкем сөргән ачлыкның дәһшәт- лелеген. чамасын дөрес күзалларга ярдәм итә Ниһаять. Риза Фәхретдин хат-ларының табигатен, хосусыятләрен дөресрәк аңлар өчен дә бу кырыс документның әһәмияте бик зур. Менә ул мөһим хат.
«Хөрмәтле В. Ә. Хәким әфәнде!
Бүген 29 мартта Сезнең АРА аркылы минем исемгә йибәргән бүләгеңезне алдым. Шәхсән мин Сезнең таныштырмы, юкмы — белмим. Чөнки АРАның мондагы шөгъбәсендә (бүлегендә — М. Г.) Сезнең тулы исемегезне әйтә алмаганлар, бары «В. А. Хәким» дип кенә әйткәннәр.
Көтелмәгән(дә), уйламаганда, өмет ителмәгәндә килгән бу бүләк мине шатландырды гына түгел, бәлки гаять көчле тәэсирләндерде: кайдадыр, ватанындан еракларда, бәлки дә шәхсән үзен белән таныш булмаган даирәләрдә сине искә алучы, сине кайгыртучы дустларыңның барлыгын белү, шуны хис итү, бу — рух күтәрмәслек бер нәрсә түгел. Бу хәзер, без аларны түзеп уздыра торган караңгы көннәрдә, якты, нурлы бер эз булып сызылып китә, киләчәккә өметле карашын китерә: инде арган-талган газапларга (...?) ял итәргә имкян бирә, күңелгә көч китерә—менә шул нәрсәләрне алып килде миңа Сезнең бүләгеңез. Менә шул нәрсәләрнең хасиле — җәмгысе өчен мин Сезгә, бөрадәр, үземнен самими тәшәк- керләремне гарыз итәм.
Ачлыкның соң дәрәҗәсенә нитеп килә торган Татарстанга елның иң авыр айлары йнткән вакытларда килгән бүләгенез минем өчен зур маддн йнңгеллек һәм уңганлык кигергәнлеген дә хосусый сурәттә әйтми китә алмыйм. Хәзер ул мәсьәлә Татарстанда гаять кискен һәм гаять өметсез бер хәлдәдер. Чын мәгънәсе белән ачлыктан шешенеп, урам уртасында үлеп ятулар, адәм мәетесе ашаулар, хәтта адәм суеп ашаулар монда инде гади бер эш дәрәҗәсенә килделәр.
Шулай, берадәр, искә төшерүеңез, кайгыртышуыңыз һәм маддн яктан зур уктайлык ясавыгызның барысы өчен мин Сезгә тагы бер кат рәхмәтләр укыйм.
Сәлам вә хөрмәт гарыз итеп:
Фатих ӘМИРХАН.
29.П1.1922.
Р. S. Вакытыцыз мосагыйд (мөмкин берәр — М. Г.) булса, үзеңезне миңа, бер ачык хат белән генә булса да, танытсаңыз—мәмнүн булырмын. Ф. Ә.»
Ф Әмирхан хатының соңгы өлешләрен укыган чакта ирексездән хәтергә Галимҗан Йбраһимовның «Адәмнәр» повесте килә. Ул повестьне моңарчы киң җәмәгатьчелектән яшереп маташуларыбызның да сәбәпләре аңлашыла төшә: чын дөреслек—кырыс тормышның үзе чагылган икән ул әсәрдә! (Киресенчә булса, меңләгән-меңләгән. кат-кат басылган соцреализм «шедеврлары» арасында аңа да урын табылган булыр иде. шәт...)
Әгәр хөкүмәт тарафыннан язучы сыйфатында рәсми рәвештә танылган, гражданлык хокукларыннан аерылмаган Фатих Әмирханга Финляндиядән килгән бер азык-төлек посылкасы шундый зур тәэсир ясаган икән, ул чакта рухани бул1 анлыгы өчен бөтен хокуклардан мәхрүм ителгән Риза казыйның чал сакалын күз яшьләре белән чылата-чылата рәхмәтләр укуы аңлаешлы инде...
♦ * *
иза Фәхретдингә беренче посылка 1922 елның 24 февралендә үк килгән була. Моны раслый торган хатның беренче өлешен алыйк:
«Хөрмәтле В. Ә. Хәким әфәнде!
Әссәләмегәләйкүм вә рәхмәтуллаһу вә бәрәкәтәһү.
Безнең исемебезгә күндерелгән посылкаңызны ошбу көн «АРА» складындан сәламәт алып, чәй, каймак берлә сыйландык. Халыкларның посылка алуларына кызыгып йөрсәк тә, үземезгә килүен өмид итә алмыйдыр идек. Өмид булмаган вакытта беренче мәртәбә Сездән ошбу нигъмәтләр килде,— бөтен ганләмез чиктән
Р
1ыш шатлануына сәбәп булдыныз. Сезгә нинди 1енә дога кылырга да белмим — тыела алмый егъладым. Инде Аллаһы тәгалә Сенә дөньяда вә ахирәт дә мөкяфат кылсын (әҗерләр бирсен М. Г.)».
Моннан сон xai авторы. Ф Әмирхан шикелле үк. посылка җибәрүченең кемле! ен белер! ә теләвем әйтеп, аның белән очрашу-очрашмау ихгималын сораша. Шул ук көнне мөфти Галимҗан Бару ди һәм казый Кәшшаф Тәрҗеманнлар- ның да гаиләләре өчен посылкалар килүен белдерә. Ниһаять, посылкада нәрсәләр булуын санап чыга: 56 кадак яхшы он. 27 кадак дөге. 3 кадак та 3 чирек чәй. 22 кадак куертылган сөт. 9 кадак май Бу саналган әйберләрнең бәясе Уфада ул көннәрдә «сәвит акчасы берлә 15 миллион берлә 20 миллион арасындабулуын беләбез.
Икенче посылка килү хакында Р Фәхретдиннең шул ук елның 5 июнендә язган мәктүбеннән белергә мөмкин (»Азат хатын-. 1990. Уд 2) Монда да хаг авторы посылка җибәрүченең төгәл исемен белми әле 10 августта, ягъни өченче посылка килгәч язылган хат та шулай ук «Хөрмәтле Хәкимсв әфәнде- дип башланган. Анын кемле:ен төгәлрәк белергә геләгән хат авторы болай яза: «Дөрест. дога кылу вә рәхмәт уку өчен мөфәссаль (тулы — М. Г.) адреслар, исемләр беленү лязым түгел, шулай булса да. ин мәшәкъкәтле вакытларымы зла ярдәмеме31 ә йитешкән һиммәт ияләренең кемләр икәнлекләрене беләсеме з килә».
9 сентябрьдә язылган дүртенче хаттан (гәрчә «Яңа милли юл» да аның өзеге генә басылган булса да), ниһаять. Риза казыйның посылка җибәрүче исемен төгәл белгәнлеген аңларга мөмкин Чөнки хатның стиле бераз гадиләнә төшеп, сами- мирәк рух алган. Моны хат авторының нечкә ирония белән бер гыйбрәтле вакыйганы искә төшерүе дә раслый «Бу кон Оренбург. Уфа. Труйский. Пегропа- вел байлары Финляндия мөселманларынын ипләренә миләргә. хәтта ариырып йнбәрергә 1Ә риза булмакчылар. Мәшһур байлардан беренең: «Әүвәлге байлы: ым кайтса иде. аегыма бер сырма, баш очыма бер мендәр алын калыр илем дә. шу план башкасымы тәмам вожүһе хәйратка (хәйрия чараларына—М. Г.) сарыф н!әр идем», дип. егълап жан биргәненә ишеттем» Моннан Риза казыйның злгәргс татар байларының күпчелегенә хас саранлык, вакчыллыкны искә төшерүен аңлавы чиген тү!ел. «Бу сүзләрне язудан максудым. дип дәвам игә автор. Финляндия мөселманларынын һиммәтләре өчен рәхмәт уку...»
Бишенче хаг: «Мөхтәрәм бөрадәр мелла Вәлиәхмәт әфәнде!» дип. төгәл адресат белән башлана (14 октябрь. 1922) Бу юлы «Гомәр әфәнде Галяэтдин аркылы йибәртән биш йөз фин маркасы» исән-сау тапшырылу раслана һәм мондый ярдәмне күрсәтүчеләргә рәхмәт укыла Хат ахырында кызы Зәйнәпнең Петербургта укуга керә алмыйча кире кайтуын язып. В Хәкимнән аның өчен артык борчылмавын үтенә. Димәк, моннан элек тә. Зәйнәпкә ярдәм күрсәтүне сорап язылган тагын бер хатның булганлыгы бәхәссез. Шулай булгач, киләчәктә Риза казыйның Вәлиәхмәткә адресланган башка ха 1 лары табылуы ихтимал икән.
1921 1922 елларда!ы ачлык чорында Финляндия татарлары Риза казый!а. яисә югарыда исемнәре аталган ун-унбиш кеше! ә генә ярдәм итү белән чикләнмәгәннәр. Түбәндә ютәл күчереләчәк рәсми документ моны тулысынча исбат итә.
«Тәшәккер»
1923 ел, 10—20 июньдә Уфада булган бөтен Русин мөселманларынын голяма вә мөтәвәллиләре җыелышында. Диния нәзарәтенен вәкиле казый Кәипиафеглин хәзрәт Тәржеманн тарафындан ясалган докладка караганда. Финляндиядә юручы мөселман карендәшләребезнен ач мөселман каренл.ниләре файдасына бик зур Һиммәт иткәннәре күренде.
Нәдүәдә (җыенда М Г ) хәзер булган голәма һәм мәхәллә вәкилләре бу эшләре өчен Финляндия мөселманнарына гәшәккер итәргә бер тавыштан карар бирде, бу зшне сезләргә ирештерүне һәйәте рнйасәгкә (рәис мр коллегиясенә— М. Г.) тапшырды.
Инде һәйәте рннасә: нәдәүнец бу тәшәккер вә рәхмәт укуын сез Финлян гня мөсслманларына ирештерә вә сезнен хакынызда хәер-догада каладыр.
1923 ел, 2? июнь. Диния нәзарәтендә рәис: Ризазгдин бине Фәхрст гнн.
Нәдүә рәисе: Габдерахман I омәрн.
Сәркятнп: Шәһәр Шәрәф».
(Имза-автографлар «Эчке Русия вә Себер мөселманларынын Диния нәзарәте» дигән ягучы түгәрәк мөһер белән расланган.)
Риза Фәхретдиннең моннан соңгы Финляндиягә язылган безгә мәгълүм хатлары 30 нчы елларга карыйлар. Ихтимал, 1921—1922 еллар кытлыгы узып. НЭП чоры башлангач, Финляндиядән азык-төлек жибәреп торуның артык кирәге калмагандыр. Ихтимал, 20 нче елларның икенче яртысына караган Риза казый мәктүпләрендә сүз башка мәсьәләләр буенча баргандыр, һәрхәлдә, киләчәктә табышлар өстәлә торса, мәсьәлә төгәлрәк ачыклана төшәр.
30 нчы елларга караган хатларның беренчесе Гыймадетдин Җамалетдинга адресланган һәм ул 1933 елның дүртенче сентябрендә язылган Сәламнән соң, туп-туры мәсьәләгә күчеп, хат авторы болай дәвам итә: «Тарафыныздан ихсан (б) юк—М. Г.) ителгән чәй, шикәр, дөге, он — ялларында язылгаша муафикъ вә дөрест рәвештә — почтадан тапшырылды. Безнен очен Кадер кичәсе вә гайд көне олугь бәйрәм булды. Аллаһы тәгалә Сезгә үз мәрхәмәтенә лаекъ рәвештә мәкя- фат (бүләк-әҗерләр— М. Г.) кылсын, мәтелек бәхет вә сәгадәт берлә Мөшәррәф итсен иде».
Ләкин посылканы алып, аның хакта рәхмәт хатын язып өлгергәнче бер сәеррәк вакыйга да булып ала. «Почтадан алганымдай сон бер сәбәп берлә адресыныз заигъ (юк—М. Г.) булды. Шунын өчен бу мәктүбемне йомышыбызны башкарырлык бер кеше аркылы йибәрергә мәҗбүр булдым».
Бу хатка һәм әле генә китерелгән өзеккә махсус игътибар итүнен сәбәбе шунда ки, НЭП чоры узып, индустриализация кампаниясенә һәм коллективлаш- тыру шаукымына тотынган Совет илендә тагын кытлык, ачлык башланган иде. Бездәге хәлләрне яхшы күзәтеп торган читтәге кардәшләр, хаттан күренгәнчә, карт галимгә тагын ярдәм кулын сузалар. Әмма Риза казыйның үз илендә исә аның хокукын чикләү, хәтта эзәрлекләү эше янә дә көчәя бара Адрес югалу хакындагы хәбәр шуның бер мисалы. Моның шулайрак икәнлеген шул ук елның 21 сентябрендә шул ук Г. Җамалетдинга язылган икенче хат тулысынча раслый: «Өч елдан артты чит мәмләкәтләрдә булган әхбабларымыз (дусларыбыз— М. Г.) берлә хәбәрләшкәнебез юк. Кыйсмәтемез (өлешебез, язмышыбыз—М. Г.) шу на мәҗбүр итте, урман арасында гомер итүче заһидлар (дәрвишләр, аскетлар— М. Г.) рәвешендә гомер сөрдек. Бәлки хәлемезгә шул эш мәслихәт булгандыр. Аллаһы тәгалә хөкеменә ризамыз».
Сүз уңаенда тагын бер кешедән «25 сум сәвит кәгазе» килгәнлеген әйтеп, посылка хакындагы повестканы алгач кичергән үз хисләрен тасвирлый «...әгәр башка вакытлар булса иде, посылка китап кына була керсен иде дип теләгән булыр идем; хәзер бу сәгатьтә ризык кына була күрсен иде дип, теләп торамын».
Автор бу хатында, форсаттан файдаланып. Уфада алтын-көмешкә һәм чит дәүләтләр акчасына сәүдә итүче махсус Торгцен магазиннары (безнең хәзерге валюта кибетләренең элгәрге «бабалары»!) эшли башлавын искәртә
Кинаяне дөрес аңлап алган Г. Җәмалетдин, яңа посылка белән тиз генә азык- төлек. кием-салымлык тукымалар җибәргән чакта, Америка долларларын да күндерә. «Җәмәгатем,— ди 19 нчы ноябрьдә язган хатында Риза казый.— үз-үзен тыя алмый шатлыгындан үксеп-үксеп егьлыйдыр... намазлыгы өстендә яшьләрен коеп утырадыр». Чөнки «бу нигъмәтләргә вә бу дәүләтләргә ирешү безнен хы- ялымызда юк иде... Без ул киемлекләрне унбнш елдан бирле кигәнемез. хәтта күрт әнемез дә юк иде».
Америка долларларының кыйммәте исә алтын хисабына 44 сум 78 тиенгә туры килгән «Безнен өчен,— ди хат авторы,— бу байлык Сөләйман гьәләйһес- сәлам байлыгыдыр. Рузане ничек үткәрермез?—дип борчылып йор|ән вакытымы- зда бу борчылудан тәмам котылдык. Иншалла, гомеремез булса, рамазан шәрнфне вә мөбарәк гайдләрне камил рәхәтлектә, мондан егерме еллар мөкъәддәм (элегрәк— М. Г.) вакыттагы рәвештә үткәрермез».
Посылка урынына чит ил акчасы җибәрүнең жайлылыгы беленгәч. Г Җамалетдин 1934 елгы бәйрәмнәр алдыннан да Р. Фәхретдингә алтын хисабы белән 46 сум җибәргән икән. 30 декабрьдә язган хатында Риза казый «Без инде шул акчадан ризык алып файдалана башладык», дип хәбәр итә
1935 елның 21 маенда Вәлиәхмәт Хәкимнән махсус посылка килеп төшә. Анда кием-салым өчең кирәкле тукымалар була Шул көнне үк язылган мәктүптә мондый сүзләр бар «Мәзкүр комачлар бүген 21 майда сәламәт тапшырылдылар... Мин бер генә төрле нәрсә дип зав (фикер—М. Г.) иткән идем. Анда ирләр вә хатынлар очен ярарлык горле нәрсә бар икән. Рәфикъәмез (җәмәгатебе з ■.— М Д'.) берлә икәүемез- нен, мондан сон юмеремез булса, ике сәнә мөддәтендә (ике ел дәва иыида—М. Г.) күлмәк-ыштан, кулъяулык кайгысы китте, ихтняҗымыз тәэмин ителде».
Уфадан 3 августта Вәлиәхмәт Хәкимгә җибәрелгән хатта Р Фәхретдин анар истәлеккә үз китапларын сала алмавы (китапларының төрле елларда таланып.
әрәм-шәрәм булып бетүе) хакында ачынып яза. Чөнки шул елның 7 июлендә Хельсинкидан язылган хатта галимнен басылып чыккан китаплары соралган икән Фикеремчә бу үтенеч белән В Хәким автордан ядкяр-истәлек алу теләгеннән генә түгел, бәлки олы галимнен хезмәтләрен чит илләрдә пропагандалау, мөмкин булса, яңадан бастырып чыгару ниятеннән дә мөрәҗәгать иткән булырга тиеш һәм мондый адым, ихтимал, бер В Хәким башында гына туган фикер нәтиҗәсе булмаса кирәк, (һәрхәлдә. 1945 елда Финляндиядәге Тампере шәһәрендә Р Фәхретдин кереш мәкалә язган «Гани бай» исемле китап латин хәрефләрендә басылып чыгу бу фаразны куәтли төшә дип уйлыйм )
Чит илдәге тагар зыялыларының үз туган илендә авыр шартларда интеккән карт галимнең мирасы, тормыш юлы белән кызыксынулары шактый эзлекле булганга охшый. Мәсәлән, 1935 елның 3 декабрендә Уфадан Гыймадетдин Җамалетдинга җибәрелгән хатта- Ризаэтдин хәзрәтнең моңарчы безгә мәгълүм нң соңгы хатында адреса гнын үтенечләренә жавап рәвешендә язылган түбәндәге моңлы һәм гыйбрәтле сүзләрне укыйбыз
«Үземез бер хәлдә көнләр у гкәреп торамыз. Бу кадәр озын гомерле булырмын дип фикерләмидер идем, һижри берлә 1275 ел жөмаднс-л-ахир 7 сендә дөньяга килгәнмен (милади берлә (искече) 1858 ел 31 декабрь— чңа стилы)ә 1859 ел 12 гыйнварда). Икенче анамдан дөньяга килгән кечкенә бер тутанымыздан башкалары (ү г анамдан лөньяг а килгәннәре) һәммәсе күчеп беттеләр. Замандашларым да калмады. Гомеремне язу вә бозу һәм дә аны төзәтү берлә үткәрәмен. Язган- ларымны укучылар булачакка өмидем юк, өмндкә урын да юк. Ләкин язу вә мотал.иа берлә шөгыльләнү сәбәпле, катылар онытыла вә гомер тынычлыкта үтәдер. Бу эш олутъ ганимәг. һәрхәлдә кешеләр кулларына йөк булмасам иде, Аллаһы тәгаләнең, мәрхәмәте берлә иманлы бәндәләрдән булып, нинеллек үзәрен- дә дөньядан күчсәм иде».
Моннан соң хат авторы Финляндиядәге танышларын, жөмләдән Гыймадетдинның бөтен гаиләсен Фатыйма ханымны, кызы Халидә белән улы Зәкине махсус атап, аларның һәрберсенә үзеннән «сәлам вә хәер-догалар» тапшыруын үтенә Бер сүз белән әйткәндә, бу хат үзенә күрә бер хушлашу, бәхилләшү хаты кебегрәк яңгырый. Сагыш та бар монда, тормышны өзелеп сөю белән бергә язмышка карата үпкә хисләре дә сизелә. Шушы сыйфаты ул хатны карт галимнен шул ук 1935 елның 5 февралендә академик А Н Самойловичка җибәргән моңлы бәхилләшү мәктүбе белән аваздаш итә (карагыз: М Госманов Үткәннән киләчәккә Кати. 1990. 65 —67 66).
Риза хәзрәт үз көннәренең санаулы калуын яхшы тойганга охшый. Киләсе елның язында. 14 апрельдә ул инде вафат була.
1922 1935 еллар арасында Уфадан Хельсинкига җибәрелгән, безнең өчен соңгы вакытларда гына мәгълүм булган моңлы, күңелсез һәм гаять гыйбрәтле хатларның эчтәлекләре менә шулардан гыйбарәт Сәлам хатлары гына түгел, әйтерсең лә коточкыч елларның кырыс кайтавазлары болар'
. атлар белән якыннан танышуга һәм бүгенге чынбарлыгыбызны искә төшерүгә, әллә ничек күңелсез, котсыз булып китә Ни өчен соң бездә кеше, кешенең белеме, аңы. акылы шул кадәре дәрәҗәсез, кадерсез'* Әгәр чынлап теләгән булса, татары һәм башкорты бергә биш-алты миллионны тәшкил иткән бер халык йөзек кашыдай кадерле галимен, чит илләрдән өзек-өзек килгән посылкаларга каратмыйча, үзе дә тәрбияли алмас идемени'' Ахыр чиктә сүз чит илләрдән килгән азык-төлек посылкалары ярдәмендә ачлыкны жинү хакында түгел Ара-тирә генә килгән ашамлык белән ач үлемнән котылып булмый Сүз игътибарда, бәла-каза вакытында хәлгә кереп, ярдәм кулын суза белүдә күңел җылылыгында, бәрәкә-берлектә.
Фикер, тәрем г өг әлрәк аңлашылсын өчен. Риза казыйның югарыда исеме аталган Габдерәшит Ибраһнмовка япан (7 март. 1926 ел) хатыннан бер өзек китерәм
«Киләсе май ЗОында ислам нәдүәсе (җыены. корылтш—М. Г.) җыелу өчеи хөкүмәт әзен (рөхсәт М. Г.) бирле. Көтелмәгән маншълар зоһур итмәсә. бәлки, җыелыр Ләкин бегнен үз халкымы».га фикер вә һиммәт, әхлак вә хәмийәт (Дт/хт.җ-ә IC ик—М. Г.) кьәбнлендән миләр иф.тас итте (юкка чыкты — М. Г.).
Арамыздагы ихтилаф вә ифтнракъ (талаш һәм тартыш — М.Г.) көндәй кон артып вә көчләнеп барадыр... Үзем нәдүә итү берлә, зара.пан рн зыкымны эзлән, бер тарафка юнәлмәк вә ятачак (күмеләчәк—М. Г.) урыным артыпдан йормәк фикерендәмен. Хәзерге хисабым Каннарга китеп, берәр мәдрәсәгә керү, табылса, балалар укыту, иман вә гыйбадәт үгрәтеп шөгыльләнү вә санаулы сулышларымны шунда тәмам итүдер. Башка урынга барырлык маддн нкъгидарым (кочса М. Г.) юк. Ихтимал, кабергә дә күчәрмен. Исән булсам да, ихтимал, бер ниргә дә йөри алмамын. Чөнки нхтиярым үземдә түгел».
Шулай, дәвамлы хөкем сөргән ачлык, ялангачлык өстенә. әсирлек тә килеп кушылган икән Үз илендә, үз ватанында да урмандагы дәрвиш кебек яшәгән икән Риза казый!..
Котсыз, шыксыз тормыштан туйган мизгелләрендә ул ерак Кытай жирендәге Кашгар мәдрәсәләрендә яки Әфган якларында бала укыту хакында хыялланган Бөтенләй түземе беткән сәгатьләрендә каләм тотып кәгазь өстенә иелгән Шулай, имеш, «кайгылар онытыла», шулай, имеш, күңелсез, котсыз «гомер тынычлыкта үтә»...
Ә бәлки мондый минутларда ул мөхтәрәм Закир әфәнде Рәмиевнең хикмәтле юлларын искә төшергәндер:
Каләм!..
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә. Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!.. Кара тупрак тулы мәзлум ниласы. Алар кемдер... Алар кемнәр фидасы?..
*-* осыфны сатып ни алтайлар?» — дип көрсенгән икән XIV йөз шагыйре // 1/1 Сәйф Сарай, Йосыф пәйгамбәрнең агалары тарафыннан коллыкка саты- ''-АА лу вакыйгасын искә төшереп Риза казый Фәхретдин ише кешеләрнең, туган халкының рухи пакьлеге, бәхете өчен гомерен биргән, сүзнең чын мәгънәсендәге гуманист олы затыбызны интектереп, без дә нинди казанышларга ирештек?1
«Бер ул гына ачыкмаган, башка миллионнар да...» — дип, акланырга ашыкмыйк Миллионнар дигәч тә, ул саннарның 20 һәм 30 нчы елларда репрессияләнеп. йөзләгән лагсрь-т өрмәләрдә, төрле себерләрдә башлары җуелган бихисап ватандашларыбызга күбрәк каравын да онытмыйк Минемчә, безнең бөтен бәла-казаларыбыз — хәзерге көндә кул сузып, дөньялар буйлап теләнеп йөрүләребез дә - ахыр чиктә миллионнарын санаган, шул миллионнарны «калкан» һәм «идеал» иткән хәлдә, аерым Кешенең, конкрет Шәхеснең кыйммәтен, дәрәҗәсен санга сукмаудан килә.
Аерым шәхесләрен, конкрет затларны хөрмәтли, ярата белмәгән кешеләр, теләсә нинди халыкны да олылый алмас. Үзенең эшчән, фидакарь улларын кадерли белмәүчеләр, халык буларак, башкалар алдында үзен раслый алмас, ихтирам казанмас.
Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдиннең ачы язмышы, фаҗигадә кичкән соңгы еллары. ниһаять, безнең бүгенге иҗтимагый чынбарлыгыбыз — матди мөмкинлек һәм ташландык рухи халәтебез моны тулысынча раслый шикелле
Ләкин еракларга таралган, кыйтгалар буйлап сибелгән илдәшләребездән кайберәүләрнең аның авыр көннәрен игътибар, рәхим-шәфкать, ярдәмчеллек җылылыгы белән күркәмләп җибәрү фактлары бу күңелсез, кырыс нәтиҗәләрне бераз йомшарта, шомарта төшкәндәй була.
Ихтимал, халкыбыз табигатенә ят булмаган андый тирән тамырлы изге сыйфатлар әле дә бетмәгәннәрдер. Бәлки алардан яңа үрентеләр үсеп чыгар Бәлки, шул үрентеләр ишәюдән, тимер көпчәкләр белән таптатылган, мазут- ланып пычранган рухи «кырларыбыз» яңадан яшәрер?
гәр югарыда китерелгән мәгълүматлар белән генә чикләнсәк, Риза казый Фәхретдиннең 1920—1930 еллардагы рухи халәте, эшчәнлеге хакында шактый берьяклы фикер калыр иде. Хәер, аның хакында моңарчы соңгы елларда барлыкка килгән үзгәрүләргә кадәр — бездә гел берьяклы фикер йөртү хөкем сөреп килде. Хәтта галимнең хезмәтләреннән файдаланган, эшчән- леген тәкъдир иткән хәлдә дә. аны «максатчан» тәнкыйть итмичә узылмый иде
Аның күпкырлы эшчәнлегенә, ипләнмәс диярлек дәрәҗәдәге бай мирасына беркадәре гаделрәк (бары бер кадәре генә!) бәя бирергә омтылулар да заманында «тимсрбстон» каршылыкларга очрады. Шуны күрсәтә торган бер гыйбрәтле вакыйганы искә гөшерү файдалы булыр сыман.
1967 елны Мөхәммәт Мәһдиев белән мәрхүм Мөхәммәт ага Гайнуллнннын «Татарская литература и публицистика начала XX века>- исемле китабына күзәтү ясаган идек («Казан утлар ы*. 1967. 7 сан Мәкаләдә, хезмәткә югары бәя бирү белән бергә, анда! ы кайбер ачык калган мәсьәләләргә, җөмләдән. Фатих Карими. Риза казый Фәхретдин эшчәнлегенен берьяклырак, таррак яктыртылуын күрсәтеп, андый мөнәсәбәтнең сәбәпләрен аңларга тырышкан идек Юл у наенда революциягә кадәр чыккан татарча гәзит-журналларга бездәге бәя бирүдә «тула- емлык» (мәсәлән, наширдән редакторны, монысыннан аерым авторны аера алмау кебек) гадәте хөкем сөрү дә күрсәтелгән иде. Мәкалә чыккач, китап ав торының әлеге күзәтүдән канә! ать калуын белдем: кин күңелле Мөхәммәт ага Гайнуллин, гадәтенчә рәхмәтләр әйтеп, минем белән шактый ачык әңгәмәләшкән. мәкаләдә куелган мәсьәләләр белән килешкән иде.
Әмма тукмаклар өскә икенче яктан ишелеп төштеләр Тәнкыйтьне 1968 елнын гыйнвар аенда уздырылган зур конференциядә Камил ага Фасеев башлап җибәрде.
Тарихны һәм элекке әдәби процессны яктыртуда соңгы вакытларда «җибәрелгән политик хаталарны» фаш итүгә багышланган озын доклад өлкә комитеты секретарьлары чыгышы кебегрәк яңгырады, һәрхәлдә, президиумдагы өлкә комитеты вәкиленең докладчы белән килешә-килешә баш кагып утыруын яхшы хәтерлим. Төп тәнкыйть безнең әлеге мәкалә кисәгенә юнәлгән иде («мәкалә кисәге» дим. чөнки анда әйтелгән фикерләр, соңрак «әтәч булып кычкыруларга» караганда, чеби кебек чүтелдәүдән ары узмаган иде әле. ) Янәсе, авторлар «буржуаз дин әһелен» идеаллаштыралар, янәсе «Р Фәхретдиневнси «Боек Октябрь революциясенә каршы булуын» күрмәмешкә салыналар, янәсе, буржуаз тәзит-жу риалларга бәя бирүдә «бердәм агым теориясенә» иярәләр, шунысы белән алар башка төрки халыкларның вәкилләрен дә дөрес юлдан яздыралар һ. б һ б. Озын сүзнең кыскасы, безне буржуаз милләтчелектә гаепләү иде бу
Җавап өчен сүз сорау нәтиҗә бирмәде институт директоры, бәйләнеп йөрмә әле дигәндәй, кулын гына селтәде. Бары икенче көнне, рәислек итүче мәрхүм Җәмил ата Гыйльманов кына, форсатын китереп, мине трибунага чакырды Ләкин, җавап никадәр дәлилле булмасын (һәрхәлдә, докладтан соң кичә юнә исәнләшмичә узып китүчеләр яңадан күренә башлаганнар иде. ) тәнкыйть дәвам итте Февральнең дүртесендә «Социалистик Татарстан» гәзите битләрендә «Әдәби хәрәкәтнең алгы сафына!» дигән зур редакцион мәкалә басылып чыкгы Аның тәнкыйть өлешендә шул ук таепләүләр. шул ук Риза казыйны битәрләү, шул ук «бердәм агым» карачкысы һ. б. Димәк. Р. Фәхретдин мирасын барлауга каршы юнәлгән хәрәкәт, әгәр моңарчы «Шура» журналына минем тарафтан төзелгән библиот рафия китабының корректурасы сүтелүен дә исәпкә алсан, сәяси кампания кыяфәтен ала башлаган иде
Әмма шунысы гыйбрәтле, әлеге тәнкыйть кампаниесе аны оештыручылар өчен тискәре нәтиҗә бирде Миңа исә файда гына китерде Беренчедән, шул шау-шулар тынып өлгермәгән хәлдә, үзләре дәшеп алып, мине Язучылар союзына кабул иттеләр Икенчедән, әлеге кабат «таяк ашаудан» сон мин сат рак кылана башладым Берәр яңарак фикер әйтергә теләгән чакта, мантыйк-логикага басым ясаган хәлдә, аны төрле яклап дәлилләү, фактлар нигезендә тугылый- тутылый раслау гадәтенә күнектем Өченчедән, баш тәнкыйтьчебез шуннан сон әдәбият тарихы мәсьәләләрен.! кагылмас булды Кыскасы. Сталин-Жданов рухындагы күсәкчеләр чоры, нигездә, уза башлаган иде инде
Шулай да минем үзем өчен хәл ителеп бетмәгән мәсьәлә дә бар иде әле Әйтик, тәнкыйтьчеләр тарафыннан гел кабатланган «Әгәр Риза Фәхретдинев чыннан да прогрессив кеше булган булса, ни өчен Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң ул мөфти булып торган’» ише сорау Күпкә кадәр мондый сорау минем баштан чыкмады Ләкин миндә ул чак кына икенчерәк редакциядә яңгырый иде мөфти буларак Риза казый халыкка, илгә нинди начарлыклар эшләде, нинди зарар китерде икән.’
Гадәттә. Р Фәхретдинне гаепләүчеләр, мөфтинең чит илләрдә таралган әллә нинди бер «васыятен» телгә алып, мәгънәле тенә баш кагып куялар иде Янәсе «Алып барган бит контрреволюцион пропаганда эшен!» Гаҗәп. Финляндиядәге татарлар арасында таралган ул «вясыяттә» нинди «крамола» бар икән ’
Ләкин Финляндия ерак, чикләр йозаклы!
1989 елның жәендә Финляндиядән килгән илдәшләребез Габдулла әфәнде һәм Өлкән ханым Алилар белән танышып, дустанә әңгәмәләшеп утырган чакта, мин баштан һич тә чыкмый йөргән әлеге сорауны кабатлап, кунакларга үтенеч белдердем:
- Шул васыятьнең копиясен табып булмас микән?!.
Ник булмасын.— диде Габдулла әфәнде Яхшы хәтерлим, андый нәрсә заманында кулдан-кулга йөргән иде.
Күп тә узмый, дөресрәге 1990 елның башында. Хельсинкидан пакет килеп төште.
Өлкән ханым тарафыннан язылган ачык хат белән бергә, «васыятьнең копиясе дә бар иде Шунда ук укып чыктым һәм аны телгә алып, мәгънәле баш чайкауларның оятсыз гайбәт, максатчан яла нәтиҗәсе икәнлеген аңладым. Минем алда әллә нинди серле ««сәяси васыять» түгел, бәлки гадәти вәгазь тексты ята иде Андый вәгазьләрнең, җөмләдән Р Фәхретдин тарафыннан язылганнарының да. археографии эзләнүләр вакытында әллә ничә мәртәбә очраганын хәтерлим Кулдан язылган текстның гектограф ысулы белән гадәти гәзит кәгазендә күбәйтелгән нөсхәләрен...
Шул ук вакытта Хельсинкидан килгән текстны бастыру белән дә ашыкмадым Беренчедән, элекке мирасыбызны гел каралту, җөмләдән Риза казый өстенә дә пычрак атулар чоры артта кала башлаган иде. Хәзер аның вәгазь-васыятен аклап маташу — ул ике икең — дүрт, яисә суны юеш дип раслау белән бер иде.
Икенчедән, вәгазь текстын галимгә багышланган китапта урнаштыру мәгъкульрәк булыр, дип уйладым
Өченчедән, мин шулай уйланып, китап өчен материаллар җыюны дәвам итеп йөргән чакта, вәгазьнең башкорт телендәге варианты. Риза казыйның чын васыяте белән бергә, басылып та чыкты (яАгыйде i 1990. 4 сан. Р. Үтәбай публикациясе).
Хәзер инде Риза Фәхретдиннең 20-30 нчы елларда язган хатлары, олуг галим һәм фикер иясе кичергән трагик халәт белән якыннан танышкач, укучыларга вәгазьнең документаль төгәл текстын да тәкъдим итү урынлы булыр дип уйлыйм. Аның эчтәлеген әлеге хатлар белән чагыштырып карау мөфти Ризаэтдин Фәхретдин өстенә элек бездә ташланган гаепләүләрнең никадәре ялган, никадәре оятсыз яла икәнлеген артыгы белән расласа кирәк.
Габдулла әфәнде Али күндергән копия Гыймадетдин Җамалетдин тәкъдиме буенча Финляндия татар җәмгыяте тарафыннан нәшер ителгән тексттан эшләнгән икән. Алар исә текстны «аны ватандагы Мәркәзе диниядән сары начар кәгазьдә» гектораф ысулы белән күбәйтелгән нөсхәдән алганнар. Копиянең сыйфаты әйбәт. Хельсинкида җыелган текст исә. вак-тояк хәреф хаталарын исәпкә алмаганда, канәгатьләнерлек дәрәҗәдә. Әйдәгез, аны бергә-бергә укып чыгыйк Текст, имлясы сакланган хәлдә, тулысынча китерелә (бары тыныш билгеләренә генә төзәтүләр кертелде; төп текстта, анализга җиңел булсын өчен, абзац башларына квадрат җәяләр эчендәге тәртип саннары куелды.
|0| «Мөселманларнын мәркәзи Диния нәзарәтенә к-apai ан барча ислам җәмә! а- тенә.
Дини вәгазь.
Бисмнллаһн — нррәхмән ир-рәхнм.
|1| Хөрмәтле дин карендәшләремез!
|2| Ошбу мөбарәк гайд көнендә, шушы сәгатьдә бәзен дөнья моселманлары мәсҗедләргә җыелалар: пакь йөзләрен йнргә куеп, саф күңелләре берлә дога кылып. Аллаһе Тәгаләдән Максудларын сорыйлар. Сезләр дә безен эшләрегезне куеп. Аллаһе Тә1аләнен рәхмәтендән өмид итеп, ошбу зрынга җыелгансыз. Бар- чамызны яраткан, һәртөрле нигъмәтләр белән тәрбия иткән, бөтен доньяны юктан бар кылган Аллаһе Тәгалә хәзрәтләренә бәндәчелек күрсәтү, дога кылып хажәт- ләреңезне сорау өчен килгәнсез. Аллаһе Тәгалә Коръәне Кәримдә әйтә: «Иннә- д-динә гъиндә-л-лаһе-Ислам»,—ди. Ягъни: «Аллаһ каршында мәкьбуль булган днн — Ислам дине».— ди. Безләр ошбу көндә. Әлхәмдулнллаһн. Ислам динендә яшимез. Аллаһе Тәгаләнен рәхмәте аркасында борынгы бабаларымыз Ислам динен кабул иткәнләр. безне дә шул юлга күндергәнләр. Ислам тәрбиясе бнрзән- ләр. мәңге бәхетле булуымызга сәбәп булганлар. Ошбу Ислам диненә нярүсмез өчен сөенерз ә. Аллаһе Тәгаләгә шөкер итәргә тиешлемез; Ислам динен кабул итүләре өчен борынгы бабаларымызга до!а кылыр! а бурычлымыз — барысы да Аллаһның рәхмәтендә булсынлар!
|3| Хөрмәтле кардәшләр!
|4| Безмен Ислам динендә булуымыз—Аллаһнын зур нигъмәте. зенезнен Аллаһ кашында1 Хөрмәтле булган Ислам динендә булуынызны онытмамы з! Пәй- гамбәремез Мөхәммәд Салаллаһу гъәләйһнссәләмнен р өммәтенә ирештергән вшазь-нәсыйхәгләрен хәтеренездән чьиарманыз— аларны исенезю төитеренез!
|5| Коръән-Хәдис күрсәтүе буенча «мөселмайлар бер-беренә дин карен имиләремдер. Шуның өчен бер-беренез белән яхшы юрыныз. кардәш.>әр рәвешендә яшәнез, дуслык, тынычлык, өлфәт вә мәхәббәз берлә гомер итәргә тырышыныз: үзенезгә сөйгән2 3 яхшылыкларны мөселман карендәшләренез өчен сөенез. үзенез өчен яратмаган нәрсәләрне мөселман карендәшләренез өчен дә яратманыз. Дин каренләшләренезне ронже!мәнез. a.iapia хыянә: и г у.тән, алдаудан сакланыныз! Кешеләр! ә яхшылык тели торган булыныз. бер-берене мә зарарлы булуны теләп торманыз, сүз йортмәнез, кешеләрнен араларын бозманыз. бер-беренезне чагып, мөселман кардәшләр!ә зарар игудән сакланыныз! Хранызда үпкәләшүләр, рәнҗетүләр булса—килешенез, бирәчәк бурычларымы зны кыямәткә калдырманыз — дөньяда вакытдарынызда ризалашыныз!
|6| Шәршатыә ка:ы рәвештә 1ые.пан нәрсәләрдән: исерткеч эчү. отыш уены уйнау, дөньяда кеше малына хыянәт кылу, урлау, фәхеш кылу, мөселманнар!a золым кылу, ялтан сөйләү, вәгъдәдә юрмау кебек начарлыклардан бар көченез белән сакланыныз!
|7| Aia-аналарынызны хөрмәт итенез! Сәламәт вакытларында хезмәтләрен кылын, догаларын алын калыр! а гырышыныз; үлгонләрендәя сон узләрен онытмамы з. алар өчен до:алар кылын, изгелекләр итен рухларына ба!ышланыз!
|Х| Хатыиларыныз берлә яхшы кон күренез: бер-беренез!ә шәфкатьле, мәрхәмәтле булыцыз, бер-беренезнен хәтерен калдырудан, каты сүз әйтүдән сакланыныз; бер-берене 3! ә ярдәмче—сердәш булып юрыныз. бер жан. бер тән кебек булып гомер итеңез; бер-беренез!ә юаныч булыцыз. шатлыкларымызны. катыларымы зны уртаклашымы з!
|9| Балаларынызны Ислам холыклары берлә холыкландырырт а әдәпле, инсафлы, днйанәтле4 итеп үстерергә гырышыныз. Ин башлап баларыныз өчен үзенез яхшы күчергеч булыцыз!
|10| Карендәшләренез. гирә-ку ршеләрене з белән тыныч юрыныз; карендәш- ләренезнен хәлләрен белен, сорашып. ка1нашын йөренез! Би: рәк ю кыз-хатын карендәшләрене3! ә ригяйәле5, шәфкатьле булымы з; картлар! а. карчыклар! а, ме- скенлөргә, ятимләргә ярдәмле булымы з!
|П| Диненез хакында ни>1ибарлы булыныз. дин-дийанәтенездән аерылмаска ■ ырышыныз! Фарыз намазларымызны калдырманыз. мәежедләренсзне яхшы iэрбия итенез. пакъ-пөхтә, җылы итеп тогыңыз. м.кже.тләренезне iai атьчыйбадәт тон мәхрүм итеп ютманыз! Мөмкин кадәр биш вакы> намама йөренез, җомга намазларымдай бер дә калмаска тырышыныз! Диннең һәм дини оешмаларның у име булган мәежедләренеэне—Диния нәзарәтен беренче дәрәҗәдә кирәкле белеп, ү зенезнен җаныцыз— нманыныз кебек күреп саклар!а 1ырышыныз. мәежедләренс з- дән — Диния нәзарәгендән аерылсамыз. днненезне саклый алмассыз, бу лине җиңелгә тенә санманыз".
|12| Дин хадимләрснез — имам вә модәррнсләренезне көченез ишкән кадәр яхшы юрбня итенез, сез аларнын дөньяларын каш ырышсаныз; алар куңел тынычлыгы берлә ссзнсн днненезне, ахирәтенезне каш ырмарлар—бу нәрсә хә1срене здән чыкмасын.
|13| Дөньяның гомере бик кыска, шул кыска гомеренезне заигт» кылмамы з. вакыгларыңызны бушка у гкәрмәнез. һәрвакыт га диненез. яки дөньямыз өчен хаҗәт булган нәрсәләр берлә мәшгуль бу лыныт, үзенезне яхшы исем берлә искә төшерерлек ипләр эшләп KHiopio гырышыныз! \ зенез төрле һөнәрләрне угрәненез һәм балаларынызны да һөнәр! ә үтрәтенез, һич вакы! га ялкау бу.тманыз. бөтен лиләрне тырышын эшләнсә, коры сүз кешесе булма! ыз— ли кешесе булыныз. Мөселманлыктамы зны лилеклелек берлә сүздә һәм эштә пгьрылык берлә курсә1енез!
|14| Гайд вә жом!а көннәрнең һәм башка бәйрәмләрнен хөрмәт,ырен сакламыз. Малынышы исерткеч, отыш уены кебек харам урынлар! а әрәм итүдән бөтен көченез берлә сакланыныз! Балаларынызны ла шул юлда тәрбия итенез — дөнья вә ахирәт бәхетле булырсыз. 2 Кашында янында, каршысында
1 Сөй юн тсләюн
1 Дийанәтле динле, дин тотучы
5 Рш айә (рнгаять) кайгыртучанлык, химая, ярдәмчеллек ’ Санманыз санамагыз
|15| Хөрмәтле мөселманлар!
|16| Сезгә соңгы сүз шул: һәммәңезгә мәгълүм, бер кеше дә бу дөньяга мәңгегә килмәгән, гомеремез кыска — үтә дә китә: һәркемгә үлем киләчәк, һәркем бу дөньядан күчәчәк. Үлем — ахирәткә керә торган бер канка, шул капкадан кергәндәй сон дөньяда эшләгән бөтен эшләреңездән җавап бирәчәк бер көн бар! һәр кеше бөтен мәхшәр халкы алдында, Аллаһе Тәгалә хозурында хисап бирәчәк! Ул көндә дөньяда булган малларның, бала-чагаларның, дуст-ишләр- нен—һичберсе файда итмәячәк. Ул көндә бары дөрест иман, изге гамәл, пакь күңел генә файда итәчәк. Менә шушы хәлләрнең башыңызга киләчәген оныт- маңыз— кыямә! көне өчен әзерлек күреңез, мөбарәк Ислам диненең күрсәткән юлы берлә йөренез!
117| Аллаһе Тәгалә хәзрәтләре күңелләремезне пакь, иманларымызны сәламәт кылсын!
118) Барчаңызга хәерле гомерләр, киң ризыклар насыйп итсен, дин вә дөньяңыз- ны төзек кылсын; үзләремезгә, балаларымызга һәм барча әһле Исламга тәү- фнкъ — һидайәт1 бирсен!
|19| Әҗәлемез йнтеп, бу дөньядан сәфәр кылсак, газиз иманымызны юлдаш итсен иде.
|20| Амин!
|211 Мөселманларның мәркәзе Диния нәзарәтендә рәис вә мөфти:
Ризаэтдин бине ФӘХРЕТДИН».
Бездә элек Риза казый Фәхретдин өстенә өзлексез гаеп ташлауларга, аны «совет чынбарлыгылның дошманы рәвешендә сурәтләүләргә нигез булган «документларның берсе, югарыда махсус күрсәтелгәнчә, «чит илләрдә таралган» «васыяте» иде. Хәзер, төгәл текст белән танышкач, аның чит илләргә махсус «җибәрелгән» сәяси документ түгеллеген белдек. Шулай аңлау һәм аңлатуның мәгълүм оешмалар тарафыннан таратылган максатчан ялган икәнлеге дә ачык күренеп тора. Димәк, большевик прокурорларның һәм аларга сукырларча иярүчеләрнең «васыять» тирәсендә хисләр куертуы бер дә гаҗәп түгел Кызганыч ки, шундый дөрес булмаган фикер Уфа публикациясендә дә кабатлана («сары төстәге кәгазьгә язылып. Финляндиядә яшәүче мөселманнарга күндерелгән»). Мондый раслаудан «васыять» мөһаҗир татарларга махсус адресланган кебегрәк тәэсир туа.
Әмма бу һич тә дөрес түгел. Автор мөрәҗәгать иткән адресатлардан күренгәнчә, вәгазь элекке СССРның РСФСР өлешендәге мөселманнарга тулаем адресланып сөйләнгән һәм шундагы мәхәлләләргә таратылган (тексттан 0, 2, 3. 14 һә.м 20 пунктларны чагыштырып карагыз). Кабатлап әйтәм, гектограф ысулы белән күбәйтелгән андый вәгазьләрнең, дөресрәге саргаеп беткән начар сыйфатлы гәзит кәгазьләренә басылган шундый текстларның берничәсен халык арасында кулъязмалар эзләп йөргән чакларда үземнең дә күргәнем бар иде. Аларны, гадәттә, авылларда муллалык итүчеләр саклый һәм үзләре вәгазь сөйләгән чакларда файдаланалар иде.
Икенчедән, укучылар үзләре дә күргәндер, вәгазъдә агымдагы сәясәткә кагылган бер сүз дә юк. Автор үзенең һәрвакыттагы идеалына абсолют рәвештә тугъры булып калган—ул сәясәттән аңлы төстә читтә торган. Аның барлык теләге кешеләрдә күркәм холык, рухи пакьлек, ихлас кешелеклелек, дөрес иман һәм табигый динлелек тәрбияләү.
Өченчедән, вәгазь текстында чит илләрдә яшәүчеләр хакында махсус бер сүз дә юк. Финляндия басмасының кереш сүзендә дә аның автор тарафыннан җибәрелүенә бернинди ишарә юк. Киресенчә, анда «кулымызга килеп төште, тарихы язылмаган, нә вакыт язылып таралдыгы билгеле булмаса да» кебек очраклылыкка ишарә итүче мәгълүматлар гына китерелә.
Соңгы өзектән вәгазьнең «тарихсыз» таралуы хакындагы фикер махсус игътибарга лаек. Өстәвенә текстта бернинди конкрет фактка, елы-көне, вакыты- чоры төгәл мәгълүм булган бер вакыйгага да ишарә юк Шулай булгач, гыйльми һәм фәлсәфи хезмәтләрендә, хәтта хосусый хатларында да документаль төгәллеккә эзлекле тугърылык саклаган галим өчен очраклымы икән мондый күренеш? Юк, әлбәттә.
Фикеремчә, безнең алда конкрет бер елгы гает бәйрәмендә генә укылу һәм таратылу өчен язылган вәгазь түгел. Игътибар итегез: анда нинди гает икәнлеге дә әйтелмәгән — корбан гаетеме, ураза гаетеме? Димәк, безнең алда 20
' Һидайәт — тугъры юл.
еллардан алып. ЗОнчы елларның урталарына кадәр кулланыла торган үрнәк вә!азь тексты
Әлбәттә, кайбер ачыклаулар кертеп (мәсәлән, нинди гаегикәнлегсн әйтеп), хаҗәте чыга калса,
бераз кыскартып, яисә өстәмәләр ясап сөиләр өчен җайлаш гырылган үзенчәлекле күчергеч
вәгазь Мөфти хәзрәтләре үзе дә аны. һичшиксез, үзгәртә төшеп, кабат-кабат сөйләгән аннан шул
еллардагы шәһәр һәм мәхәллә имамнарының да үрнәк алтайлыгында шик юк Ниһаять, әсәрнен
үзендә дә аның жанрына карата «дини вәгазь» дип ап-ачык күрсәтелгән
Шулай итеп, безнең алда гадәти генә конкрет вәгазь түгел, бәлки гаять үзенчәлекле, озын
гомерлелеккә исәпләнгән үрнәк вәгазь, хәтта махсус иҗат ителгән вәгазь-программа икән
Вәгазьнең программа югарылыгына күтәрелә алырлык сәләтен тәэмин итә торг ан бер
сыйфаты анын дөньяви мәнфәгатьләр белән охрави. ягъни ахирәткә бәйле омтылыш-
максатларны бергә кушып, үреп бара алуында Риза казый кайбер уртакул вәгазьчеләр кебек,
динлелекне дөньявилыкка каршы кунмый Аның инануынча, бары жир өстендәге дөрес гамәлләр
белән көтелгән тормыш аркылы гына кешеләр ахирәттәге бәхет-сәгадәткә ирешә алачак. Яки.
икенчерәк итеп әйтсәк, нурлы ахирәткә лаек булыр өчен адәм балалары жир өстендәге кыска
мөддәтле гомерләрен пакь иман, хәләл (хәзергечә әйтсәк намуслы!) хезмәт. дөрес ният, үрнәк
булырлык гүзәл әдәп-әхлакъ. гаделлек белән уздырырга тиешләр
Ихтимал, вәгазьнең нәкъ менә шушы сыйфагы - махсус программа югарылыгына күтәрелә
алуга сәләтлелеге. халык арасында киң таралуы, ел саен кабатлануы аңа карата булган
большевистик һөҗүмнәрне барлыкка китергәндер. Ихтимал, нәкъ шуның өчен чит илләргә
җибәрелгән «политик васыять идеясе дә махсус урыннарда әвәләнеп, «факт» рәвешендә безнең
күсәкле пропагандистларга. агач атеистларга тәкъди.м ителгәндер Әмма ләкин безнең сталинчыл
сугыш чан идеолог ларыбызның бу вәгазьгә карага дошманнарча кыланулары, шул юнәлештә
үҗәтлек күрсәтүләре аларның шыр наданлыкларын да. тәмам кешеле- кссзлекләрен дә шәррән
ярып фаш и г ге. Моның шулай икәнлеген исбатлар өчен бер генә эксперимент ясап карау да җитә.
Мәгълүм булганча, большевистик идеология дини тәгълиматларны тулаемы белән кире
кагып, дини әхлакның кыйммәтеннән йөз пропен гка баш тарту принцибын алга сөрде. Ягъни
тегендә ак булса, монда кап-кара. тегендә хак булса, монда гел ялган. Шушы принциптан чыгып,
вәгазьнең бер-ике җөмләсендәге хәбәрлек сүзләрен (вәгазьче киңәшләренең «үзәген») уңай
хөкемнән анын ук инкяр формасына яки киресенә күчереп карыйк Көтелмәгән нәтиҗә килеп чыга
Мәсәлән, бишенче абзацтан дүртенче җөмләне кабат укып чытыйк һәм әле генә әйтелгәнчә
үзгәртеп укыйк ••Кешеләргә яхшылык те.ги торган булмагыз, бер-берснсзг ә зарарлы булуны
телән горыгыз, сүз йөртегез. кешеләрнең араларын бозыгыз, бер-беренезне чагып, мөселман
кардәшләргә зарар итүдән сакланмаг ыз!..»
Шундый ук экспериментларны алтынчы, җиденче, сигезенче, унынчы һәм башка абзацлар
белән дә уздырып карарга мөмкин
Минем мондый алымым белән кгглешмәүчеләр. «гел бер якка каерып җибәрүдә»
гаепләүчеләр дә табылыр, бәлкем. Андыз! тәнкыйтьчеләремә гузыэынчы абзацны карарга киңәш
итәм һәм анын алдына шундый сорау куяр идем әллә без моңарчы, г у лаем алганда,
балаларыбызны динле, әдәпле. инсафлы, ниһаять, туган телле итеп тәрбиялән үстердекме?
Әгәр тәнкыйтьчем бу мисал белән дә канәгать булмаса. аңар унберенче абзац буенча тагын
бер сорау тәкъдим игәр идем гыйбадәтханәләрнең, җөмләдән мәчетләрнең йөздән туксан
тутыгын жимерсп, туздырып, пычратып бетермәдекме соң’! Шулай ук уникенче абзацны алыйк
Хәер, аңлаган, аңлауга сәләтле кеше өчен әйтелгән хәтлесе дә җитеп торыр сыман
Тагын бер ачыклый төшәсе мәсьәлә дә бар Ул анализлана торган истәлеккә ни өчен моңарчы
васыягь дигән исемнең тагылу сәбәбе
Васыять дип. гадәттә, берәүнең үзе үлгәннән соң анын кушуы, геләге буенча нәрсәләр
ипләргә тиешлеген игълан итә торган хосусый акт документының төренә әйтәләр. Васыягь хөкеме
мәрхүмнең балаларына, якыннарына, хәтта дуслары һәм танышларына адреслана Димәк, бер
кеше тарафыннан язылган ике-өч васыятьнең булуы да ихтимал
Васыять гелдән генә әйтелгән рәвештә игълан нтелергә дә мөмкин Әмма күп очракта ул
махсус документ рәвешендә язылып, әгәр эчтәлеге таләп итсә шаһит лар тарафыннан да раслаш
ан була Үзенең тиздән үләчәген сизгән, үлемнең реальлеген аңлаган айнык акыллы кешеләр
васыятьләрен, гадәттә, алдан ук язын
куялар. Ризазтдин хәзрәтнең дә шундый васыяте бар. Аны Р. Үтәбай тапкан һәм башкорт телендә
бастырып чыгарган иде. Югарыда әйтелгән һәм алда китереләчәк кайбер фикерләрем төгәлрәк
аңлашылсын өчен шул васыятьнең «Агыйдел» журналы буенча (1990. № 4. 137 б.)' татарчага кире
кайтарылган текстын укып чыгыйк
«Кәшшаф казыйга6 7 васыятем
Вакыт йитеп дөньядан үтсәм, башларына килгән беренче вакыйга булганлык тан, балаларым
дәһшәт зчендә калырлар вә ни эшләргә белми гажнз булып йөрерләр. Шуның өчен үземне дәфен
итү хезмәтен сезгә тапшырамын — Сез шуны тәмам башкарсагыз иде. Балаларга мөнасиб8
хезмәтләрен кушып торырсыз. Үзенә хас вазыйфасы булганлыктан җеназамны ахун Җиһангир9 10
укыр. Шуннан сон гәүдәмне чана белән булса да, арба белән булса да, каберлеккә кнлтерерсез.
Мөселманлар каберләре арасына дәфен кылу ижтиһадыны күрерсез®. Ләхет өлгер гәч, үзен
төшереп, шунда куерсын.
Дәфен тәмам булгач, Коръән укылыр. Шуннан сон халыкнын торып кайтып китүләре мәтлуб.
Хакымда иҗаби да, сәлби дә сүзләр булмасын иде. Әгәр дә иманы тәлкыйн ит үче булса рнзамын.
Ошбу дәфен хакында булган мәсрафны китапларым өчен мина шешле булып калган акчадан
сарыф нтсән иде. һәркем үзенен хәленнән мәмнүн булып калсыннар вә мина рәнҗемәсеннәр иде.
Дәхи Диния нәзарәтенә тапшырылган, берәр генә нөсхәдән гыйбарәт булган язма
әсәрләремнен мәхфүз булуларына дикъкәт итүеңне, заман мөсәгьәдә кылып, аларны бастыру
мөйәссәр булса, тәсхихләренә шътинаэ кылуыгызны сина таусыйә кыламын.
1336-1354 ел, 21 зөлхимүҗә—15 март11.
Мвфти Ризазтдин бине ФӘХРЕТДИН.
Күчермә асылына муафикъ.
Рәис наибе Кашшафетдин казый Тәрҗемани.
Шулай итеп, васыять дигән нәрсә үз үлеменең реальлеген яки якынлыгын икърар иткән
кешенең соңгы берәр ихтыярын, конкрет теләген игълан кыла торган махсус документ икән. Димәк
дини үгет-нәсыйхәт жанрында язылган, гектограф ысулы белән күбәйтелеп, нәзарәт
карамагындагы «барлык мөселманнарга» таратылган вәгазьне «васыять» дип атау, әгәр махсус
эшләнмәгән булса, элементар наданлыкның, мантыйксызлыкның да галәмәте икән. Бөтен бер
кавемгә (эчке Русия мөселманнарына), хәтта төгәл бер милләткә васыять әйтү ул бары
пәйгамбәрләр өчен генә мөмкин булган миссия! Риза казый исә үзен гадәти генә җир кешесе дип
белгән...
Минемчә, бу очракта, әлеге вәгазьгә карата «васыять» сүзе аңлы рәвештә махсу с,
кулланылган булырга охшый. Чөнки 20нче елларның башыннан алып.
6 Публикациядә документның ни рәвештә сакланганлыгы, күчермәнең кем тарафын нан.
кайчан эшләнүе төгәл әйтелмәгән Ләкин эчтәлеге һәм эслүб-стиле буенча аның Риза казый
каләменнән чыкканлыгы шик тудырмый
7 Кәшшаф казый — Кәшшафетдин Тәржемани (1877-1943). Диния нәзарәтендә озак еллар
казый булып торган кеше. Р Фәхретдиннең иң якын фикердәшләреннән Риза казый үлгәч
рспрессияләнгән, Вологда төрмәләренең берсендә ачлыктан үлгән.
8 Монасиб тиешле, муафикъ
9 Ахун Җиһангир — Җиһангир Абызгилдин — Уфадагы беренче мәхәллә мәчетенең имамы,
шәригать мәсьәләләре һәм астрономия буенча китаплар, дәреслекләр авторы; 1937 елгы
репрессия корбаны.
' Р Фәхретдингә кадәр үлгән мөфтиләр нәзарәт ихатасы эчендә күмелгәннәр. Риза казый
беренчеләрдән булып шул традицияне җимерә үзен гади халык күмелгән җиргә, гомуми зиратка
күмүләрен васыять итә. Арба-чананы телгә алу исә, мәетле табутны кешеләр үзләре күтәреп
мәшәкатьләнмәсеннәр дигән теләк тән гыйбарәт
• Ризазтдин хәзрәт шул елның 12 апрелендә вафат булган
Сүзлекчә мәтлуб таләп ителгән теләк; иҗаби да. сәлби дә сүзләр— уңай да. тискәре дә сүзләр
(ягъни мәет һәм кабер өстендә митинг сыман «сүз боткалары» оештырулар); иманы тәлкыйн—
яңа кабер тирәсеннән халык киткәч укыла торган иман, мәсраф - чыгым, тотылачык акча, мәмнүн
булу—риза, канәгать булу; мәхфүз булу- саклану. мосәгъәдә кылу -ирек бирелү, мөмкинлек булу;
мвйәссәр булу—җиңеллек булу. тәсхихләренә игътинаэ кылу төзеклегенә игътибар итү. таусыйә
— тапшыру
барлык гражданлык һәм кешелек хокукларыннан мәхрүм ителгән хәлдә, изоляцияләнеп яшәгән
«мөфти Ризаэтдин Фәхретдинен» хаким даирәләр тарафыннан үлемгә хөкем ителгән шәхес иде.
Физик рәвештә булмаса да. иҗтимагый җәһәттән үтерелгән кеше иде ул. Бездә элек кин таралган,
иске ан буенча хәзер дә кулланыла торган «политик мәет» дигән гыйбарәне искә төшерегез Ә
үлемгә хөкем ителгән ксшенен соңгы сүзе, соцгы ихтыяры, белгәнебезчә, васыять дип атала.
20 нче елларның беренче яртысында язылып, киң җәмәгатьчелеккә таралган вәгазь дә
безнен ул чаклардагы хаким катламнар тарафыннан васыять рәвешендә кабул ителгән Аның бер
нөсхәсе Финляндиягә барып эләгү факты исә эзәрлекләү һәм җәзалау органнары тарафынна н
совет дәүләтенә каршы коткы сыйфатында бәяләнгән. Васыять сүзе дә. бәлки, шул даирәләрдә
барлыкка килгәндер
Менә ни өчен галим үзе үлеп, тагын 20-30 ел үткәч тә Сталин күсәкчеләре әллә нинди «сәяси
васыять» хакында сүз куертуны дәвам иткән Менә ни өчен Гаяз Исхакыйнын 1954 ел. 12 апрельдә,
язучы вафатыннан өч ай элек. Хәлидә туташка җибәрелгән хаты да бездә гел «васыять» дип атап
йөртелгән .
Әйе. 20-30 нчы елларда мөфти Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре боль шевиклар
тарафыннан иҗтимагый рәвештә үтерелгән, иң кимендә шундый үлемгә хөкем ителгән шәхес иде
Соңгы вакытларда матбугатта кат-кат игълан ителгәнчә, үлү. ягъни тәннән җан аерылу процессы
кешенен караңгы туннельгә кереп китүе, аннары туннельнең икенче башындагы яктылыкка таба
омтылуы, елышуы кебегрәк була, имеш Ихтимал, соңгы унбиш-егерме ел тормышын «урман
эчендә гомер итүче заһидлар рәвешендә», ягыш большевизм төрмәсе караңгылыгында уздырган
Риза казый өчен дә икенче дөньяга күчү перспективасы «туннельинең теге башындагы яктылыкка
таба бару булып тоелгандыр
Аның каләменнән чыккан соңгы документлар— ихлас рухлы вәгазь дә. тыйнак табигатьле
васыять тә галим өчен караңгы туннельгә әверелгән чынбарлыкның ахырындагы яктылыкка
ышаныч ксбег рәк яңгырыйлар
Бер үк вакытта алар җир өстендәге тормышның соңгы өмет чаткыларын да. яшәүнең
мәңгелеген дә хәтерләтә