Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздай


ТАТАРСТАН
ЮГАРЫ
СОВЕТЫНЫҢ
XIX
СЕССИЯСЕНДӘ
18 21 апрель көннәрендә Татарстан Ре-
спубликасы Югары Советынын XIX сессиясе
эшен яңадан дәвам иттерде Анын көн
тәртибенә «Татарстан Республикасы Прези-
дентының 1994 елга бюджет юлламасы ту-
рындашы. «Татарстан Республикасының
1993 елда республика бюджеты үтәлеше ту-
рындагы хисап хакында»гы. «Социаль ими-
нлек фонды чыгымнары хисабыннан түлән-
гән дәвалану һәм ял итү юлламаларының
хакыннан алынучы керем салымын түләүдән
физик затларны азат итү турында-гы I» б.
мәсьәләләр кертелгән иле
Аларнын һәркайсы буенча сессиядә эш-
лекле сөйләшү булды Югары Совет «1994
елга Татарстан Республикасы бюджет си-
стемасы турында «гы Закон проектын нигез-
дә кабул итте ТР Министрлар Кабинетына 25
майга кадәр икътисадны кризис хәленнән
чыгару буенча Дәүләт эш программасы тө-
зергә. шу пай ук бу елның беренче яртые л-
лык нәтиҗәләре буенча республика бюдже-
тын тәгаенләүдә тәкъдим нәр кертергә ку-
шылды
Сессия эшендә Татарстан Президенты М
Шаймиев катнашты Утырышларны Юг ары
Совет Рәисе Ф Мөхәммәтшнн алып барды
ЧУВАШСТ АНДА ОЧРАШУЛАР
1994 елның I апрелендә Чувашстан Рес -
публикасы Президенты Н. Федоров белән
Татарстан Республикасы вице-президенты В
Лихачевның очрашуы буны Яклар, үзара
икынсадый. мәдәни һәм фәнни- техник
мөнәсәбәтләрнең торышын тикшереп. Дус -
лык һәм хезмәттәшлек турында ике яклы
килешү төзү юлы белән, аларны ныгыту һәм
үстерү кирәклеге турындагы нәтиҗәгә
килделәр
ФИРКАНЕ ТӘГЪДИР ИТҮ БУЛДЫ
26 апрельдә «Казан» милли-мәдәни үзә-
гендә Россия бердәмлек һәм гатулык пар-
тиясенең (ПРЕС) Гаг аретан бүлеген тәгъ-
дир итү булды. Анда катнашу өчен Мәскә-
үдән партиянең лидеры. ПРЕСнын
Федерация советы рәисе. Россия хөкүмәте
вице-премьеры Сергей Шахрай килде
С Шахраи 1 Гукай һәйкәленә чәчәк
бәйләмнәре салды. рәссамнар бсрлсгснсн
күргәзмәләр залында II стар Ханов әсәрләрен
карады. Вахитов районы колхоз базарында
булды
ТАТАРСТ АННЫҢ
МИЛЛИ РАД ИОСЫ БУЛАЧАК
Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма
комитеты утырышында Татарстанда Ми г- ли
радио оештыру мәсьәләсе каралды. Бу эшне
хәл итүдә республиканың элемтә, мәдәният.
халык мәгарифе министрлары һ б катнашты
Башкарма комитет 1994 елның беренче
июненнән дә сонга калмыйча озын
дулкыннарда тапшырулар башлау турында
карар кабул итте. Журналист Рнмзи.т Вәли-
ев Милли радионың баш мөхәррире итеп
билгеләнде
Яна информация чыганагын д.>у ют фи-
нанслаячак
ТАТАРСТ АН —ХАЛЫКАРА Ж5 РИАЛДА
Рәсемнәр белән бизәлеп чыга торган «Яңа
дөньяга паспорт» исемле Россия Америка
журналының чираттагы саны нәшер ителде
Анлагы кызыклы язмаларның,
фоторәсемнәрнең зур күпчелеге Татарстан
Республикасына багышланган Дөньяның 100
дән артык иленә таралучы журнал җөм-
һүриятебезнең икътисадый. социаль һәм мә-
дәни тормышын кнн як тырта
ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ
Башка еллардан үзгә буларак быел Г.
Тукайның туган көне (26 апрель) Халыкара
шигырь бәйрәме итеп үткәрелде Бу бәйрәмгә
туганлаш Башкортстаннан халык шагыйре
Наҗар Нәҗми. Төркиядән Шәрәфе, дин
Айбарс. Төньяк Осетиядән Владимир
Царукаев. Кырымнан Диләвер Осман. Мә-
скәүдән Виктор Кочетков һәм башка кунак-
лар килгән иде
Шигъри митингны Татарстан Язучылар
берлеге идарәсе рәисе урынбасары шагыйрь
Зиннур Мансуров ачып җибәрде һәм Татар-
стан Республикасының Г.Тукай исемендәге
Дәүләт бүләген бирү турында Җөмһүрияте-
без Президенты Указын игълан итте Быелгы
лауреатлардан язучы Нурихан Фәттах,
рәссам Иллар Зарнпон. дирижер Фоат Ман-
суров исемнәрен мәйдандагы халык алкыш-
лап каршылады.
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рә-
исе Ринат Мөхәммәдиен исә быел I аяз Ис -
хакый исемендәге премиягә лаек булган На-
җар Нәҗмигә («Татар теле» шигыре өчен)
һәм Рахмай Хнемәту глинга («Кыйбла җиле»
китабы һәм одәби-нҗтнмаг ый чичәнлеге
өчен) махсус дипломнар һәм акчалата бүләк
тапшырды
Шигъри җыенда, ерак араларны якын
итеп килгән кунаклар белән бергә, фронтовик
шагыйрь Кави Латыйп. Әхсән Баян. Рахмай
Хисматуллин. Ренат Харис. Рәдиф Гаташ.
Разил Вәлиев. Мөдәррис Әгьләмов. Харрас
Әюпов. Флера Гыйззәтуллина. Салисә Гәрә-
ена. Лена Шагыйрьҗан. Фәүзия Бәйрәмова,
Шәмсия Җиһангирова. Эльмира Шәрифул-
лина. Газинур Моратов. Ркаил Зәйдулла.
Рафаил Газизов, Рифә Рахман һәм башкалар
ч ыгыш ясадылар.
Шит ырь бәйрәмендә халкыбызның ярат-
кан җырчылары, композиторлары, музыка-
нтлары. нәфис сүз осталары да катнашып,
нур өстснә нур өстәделәр
27 апрельдә бер төркем әдипләр һәм
кунак i.ip Арчадагы сәнгать мәк тәбендә һәм
Кыр I .ш тагы Тукай музеенда булдылар
ХАЛЫК ЯЗУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ
Язучыларның Г Тукай исемен йөртүче
клубында соңгы вакытта кызыклы очрашу-
лар еш булып тора. Апрель аенда, мәсәлән,
ике кичә татар халык язучылары — Татарстан
Республикасының Г Тукай исемендәге
Дәүләт бүләге лауреатлары Аяз Гыйләҗев
белән Әмирхан Еникигә багышланды.
Очрашулар барышында һәр ике әдипкә дә
күп санлы сораулар бирелде.
Ә. ЕНИКИ—ТӨРЕК ТЕЛЕНДӘ
Татар әдәбиятын төрек теленә тәржемә
итүдә әлегә кадәр очраклылык хөкем сөрә
иде Киләчәк тә бу зш тиешенчә жайга салы-
ныр кебек ниһаять, чын җәүһәрләребезгә лә
игътибар күрсәтә башладылар: «Төрек
әдәбияты» журналының быелгы апрель са-
нында Әмирхан Еникигә урын бирелде. Мо-
нда аның сурәте, тормышы һәм иҗаты ту-
рында белешмә, күләмле интервьюсы һәм
«Кем җырлады» хикәясе басылып чыкты.
Төркиядә әдәби басмалар күп. алар ара-
сында сурәтле, чагыш тырмача күп тиражлы
айлык фикер һәм сәнгать журналы «Төрек
әдәбияты» үзәк урынны алып тора.
Алга таба «Төрек әдәбияты» белән «Ка-
зан утлары- журналлары арасында ижади
хезмәттәшлек ныгыячак
ХУҖА ӘХМӘТ ЯСӘВИГӘ БАГЫШЛАП
29 мартта Татарстан Фәннәр Академиясе.
Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм
тарих институты, җөмһүриятебез Мәдәният
министрлыгы һәм Татар дәүләт фольклор
үзәге төрки халыкларның бөек шагыйре
Хуҗа Әхмәт Ясәви тууынын 900 еллыгына
багышланган фәнни конференция үткәрде
Анда күренекле галимнәребез, фән
эшлеклеләре. язучылар Әхмәт Ясәвинең
шәхесенең һәм анын иҗатының татар әдә-
биятына. тарихына йогынтысы хакында
сөйләделәр Шул ук көнне кичен К Тин-
чурин исемендәге драма һәм комедия театры
бинасында, ошбу олуг шәхесне гагын бер
мәртәбә зурлап искә алып, мөнәҗәтләр
кичәсе үткәрелде.
УФАДА ШАГЫЙРЬ КИЧӘСЕ
Март аенда Уфадагы төрки «Рамазан»
милли-агарту үзәге. Башкорт дәүләт уни-
верситеты. М Гафури исемендәге башкорт
дәүләт академия театры. «Нур» татар дәүләт
театры. Башкортстан Язучылар берлеге һәм
«Башэнергобанк» татар шагыйре һәм
драматургы Илдар Юзеевнсн ижат кичәсен
үткәрделәр Башкорт дәүләт опера һәм балет
театрында узган бу әдәби җыенда
Башкортстан театрлары И Юзеевнсн сәхнә
әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр, күренекле
эстрада җырчылары анын шигырьләренә
язылган җырларны башкардылар «Татар-
станның халык шагыйре» дигән мактаулы
исем бирелү уңае белән. И Юзссвие якташ-
лары-Янавыл районы вәкилләре. Башкор-
тстаннын халык шагыйре Наҗар Нәҗми,
күренекле шагыйрь һәм драматург Әнгам
Атнабаев. Башкортстан Язучылар берлеге
рәисе Диние Бүләков. Башкортстандагы та-
тар язучылары берлеге исеменнән академик
Рәиф Әмиров һ. б котлады
Башкортстан Президенты М Рәхимов
Указы белән. Илдар Юзссвкә Башкортстан
Республикасының Мактау язуы тапшы-
рылды.
КҮҢЕЛЛӘРДӘ —ГАЯЗ ИСХАКЫЙ
Халык депутатларының район Советы
сессиясе карары нигезендә. Сарманнын ма-
тур бер яңа урамына мәшһүр язучыбыз Гаяз
Исхакый исеме бирелде.
Г Камал исемендәге Татар дәүләт ака-
демия театрында Г Исхакыйнын «Алдым-
бирдем» пьесасы сәхнәләштерелде (ре-
жиссеры П Исәнбәт) 1—3 апрель көннәрендә
аның премьерасы зур уңыш белән үтте.
«ВАТ АН» ҖӘМГЫЯТЕНДӘ
Яңарыш чорында туган мөстәкыйль
«Ватан» җәмгыяте (президенты Дамир
Гыйсмстдинов) үзенең эшчәнлетен слдан-сл
яхшырта бара Ул чит илләрдәге милләт-
тәшләребез. андагы татар җәмгыятьләре
белән тыгыз элемтәдә тора.
Җәмгыятьнең март аенда узган конфере-
нциясендә башкарылган эшләр һәм алда то-
рган мөһим чаралар турында файдалы сөй-
ләшү булды.
Конференция әлеге абруйлы җәмгыять-
нең эшлекле әгъзасы Илдус Садыйковны ви-
це-президент итеп сайлады
АВСТРИЯ КУНАГЫ ДА КАТНАШТЫ
Мөселман дөньясы өчен иң изге саналган
Рамазан бәйрәме көннәрендә Казанның
мәдәният сарайларында «Ватан» җәмгыяте
һәм Казан шәһәр хакимиятенең мәдәният
идарәсе оештырган концертлар булып узды.
Анда Австриядән килгән кунагыбыз Вена
симфоник оркестрының атаклы пианисткасы.
Гран-при бүләгенә лаек булган профессор
Мариам ханым Джива Җения дә катнашты
Шунысын да әйтик. Мариам ханым
Көнчыгыш халыкларының сәхнә
йолдызларын яхшы белүче һәм биюләрен
оста башкаручы буларак та киң танылган
санга гь әһеле Җөмһүриятебез та-
машачылары анын һәр чыгышын уйнавын да.
биюен дә бик яратып кабул иттеләр.
-КИЛЕНБИКӘ ТАҖЫ» ИЯЛӘРЕ
20 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы
башкарма комитеты. «Ак калфак- Бөтента гар
хатын-кызлар ассоциациясе. «Сөембикә-
журналы Г Камал исемендәге татар дәүләт
академия театры бинасында «Киленбикә»
исемле тамаша-бәйге үткәрделәр Анда БДБ
мәмләкәтләреннән. Россиянен өлкә һәм
республикаларыннан, җөмһүриятебез
районнарыннан килгән ин булдыклы. ин
зирәк, ин сабыр, ин һөнәрле өч буын
вәкилләре үзләренен осталыкларын
күрсәттеләр.
Бәйгедә җөмһүриятебезнең Теләче рай-
онындагы Олы Нырсы авылыннан мөгал-
лимә. дүрт бала анасы Нурания Гыйльмст-
динова җиңүче дип табылды Икенче урынга
Мәскәү каласыннан Татар зыялылары клубы
директоры, язучы. 2 бала анасы Назифә
Керимова лаек булды Оченче урын Ташкент
каласында яшәүче мөгаллимәгә, өч оныгы
булган өлкән киленбикә Венера ханым
Латыйповага бирелде Аларнын һәркайсына
«Киленбикә таҗым Һәм кыйммәтле бүләкләр
тапшырылды
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ БӘЙРӘМЕ
12 апрельдә К Тинчурин исемендә! с те-
атр бинасында • Ялкын» журналының чы!а
баштавына 70 ел тулуга багышланган юбилей
бәйрәме булды Аны. кереш сүл белән,
журналмын баш мөхәррире — язучы Җәүдәт
Дәрзаман ачты Бәйрәмгә, котлау өчен. Та-
тарстан мәгълүмат һәм матбугат минис тры
Ислам Әхмәтҗанов. Татарстан Ю!ары Со-
ветыннан даими комиссия рәисе язучы Разил
Вәлисв. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе
рәисе Ринат Мөхәммәлнсв. Татарстан китап
нәшрияты дирек торы Харис Әш- рафҗанов
һәм күп кенә газета-журнал тар ный баш
мөхәррирләре килгән иле
Кичәдә журналның бик күп санлы бүген-
ге укучылары, ветеран журналис тлар, әдә-
бият һәм сәнгать әһелләре катнашты
КОТЛЫЙБЫЗ!
Әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен.
Татарстан Республикасы Язучылары берлеге
идарәсе рәисе урынбасары, шагыйрь Зиннур
Мөҗип улы Мансуровка һәм идарәнең
оештыру эшләре буенча сәркатибе. ш.н ыйрь
Мансур Әхмәг улы Шиһаповка «Татарстан
Республикасының атказанган сәнгать
эшлсклссс» дигән мактаулы исем бирелде